• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Заһид Мәхмүди

    Әхлаклылар каласы

    (фантастик хикәя)

    Җир парламентында

    3001 елның 19 августы иде. Җир парламентының көн тәртибенә күренекле галим Ибраһим Аныкачыкның кешелек дөньясын әхлакый яктан яңарту турындагы тәкъдимен тикшерү мәсьәләсе куелды.

    — Ап-ачык ки, әдәбият һәм сәнгать белән генә адәм баласының табигатен матурайту һәм югары әхлаклы яңа буын тәрбияләү турындагы тәгълимат үз-үзен акламады, — диде галим, нотыгын төгәлләп. — Шуңа күрә дә инде бу гасырда ук иң акыллы, иң тәртипле кешеләр яши торган аерым бер шәһәр булдыру мөһим.

    Сенаторлар ошбу тәкъдимне төрлечә кабул итте. Алай да күпчелек аны хуплау һәм тиз арада тормышка ашыру ягында тора иде. Ләкин мондый каланы кайда төзергә? Ул нинди булырга тиеш? Сенаторлар өч төркемгә бүленде. Берәүләр әхлаклылар шәһәрен, цивилизациядән читтәрәк булсын өчен, гөлстанга әверелгән Сахара чүлендә, икенчеләре инде эреп беткән Төньяк полюстагы Тукай материгында төзергә кирәк санаса, өченчеләре аны төзү бик кыйммәткә төшәчәк дип, тәҗрибә максатында зур булмаган берәр шәһәрне, мәсәлән, Идел-Урал дәүләтендәге ЯрЧаллы шәһәрен бушату ягында торды.

    Алдан ук шуны әйтеп узарга кирәк, нәкъ 150 ел элек иксез-чиксез биләмәләргә ия булган Россия Федерациясе Америка Кушма Штатлары тарафыннан оештырылган “оранжевая” революция нәтиҗәсендә берничә дәүләткә – Ерак Көнчыгыш, Якут-Саха, Идел-Урал, Мәскәү һәм Көнбатыш Русия мәмләкәтләренә бүленгән иде. Америка акрын-акрын гына Франция, Германия, Испания, Австрия кебек дәүләтләрне дә ваклап-бүлгәләп, күпмедер вакыт бөтен Җир шарына хуҗа булып торды, алардагы җир асты байлыкларын талады. Ләкин бу нибары илле еллап кына дәвам итте. Ак йортка президент булып килгән демократик партия җитәкчесе Дҗек Диксон хәрбиләр ярдәменә таянып, АКШта диктатура урнаштырды, Конгрессны һәм аның курчагына әверелгән Берләшкән милләтләр оешмасын таркатты. Тагын ике-өч елдан Дҗек Диксон бетмәс-төкәнмәс канлы бәрелешләрдән, ачлыктан, михнәттән интеккән дәүләтләр дә бәхетле тормышка лаек дип, илләр арасындагы чикләрне бетерүгә һәм Җир парламентын булдыруга иреште. Шул рәвешле планетадагы барча илләр дә дәүләт атрибутикаларын, армия һәм полициясен саклап калган хәлдә, үзенең чикләрен ачарга мәҗбүр булды. Планетадагы һәрбер адәм баласына Җир гражданины дигән биометрик паспорт тапшырылды.

    Бәхәсләр таңга кадәр дәвам итте. Иртәнге сәгать җидедә парламент иң югары әхлаклы кешеләр яшәргә тиешле урын итеп Идел-Урал дәүләтендәге Сембер шәһәрен сайлады. Ник дигәндә, ул табигый бәла-казалар күзлегеннән караганда, җир шарының иң тыныч географик төбәкләреннән санала Ягъни анда моңа кадәр көтелмәгән җир тетрәүләр, су басулар, цунамилар һәм вулкан атуларның булганы юк.

    3002 елның 2 мае

    Май аенда Сембер каласы халкын көчләп-мәҗбүриләп башка төбәкләргә күчерү башланды. Үзәк мәйданда полиция белән халык арасында канлы бәрелешләр булып алды. «Җир сулышы » дигән бөтендөнья гәзите бу турыда болай дип язып чыкты:

    « Әхлаклылар каласын булдыру әхлаксызлыктан башланды. . Полиция белән бәрелеш вакытында ике йөздән артык семберле һәлак булды. Җир парламенты гаеплеләрне җавапка тартырмы?»

    Парламент та, җирлеләр дә әлеге фаҗигане тыныч кабул итте. Әхлаклы буын булдыру турындагы мәсләк Андромеда томанлыгына астронавтлар очыртуга караганда да популяррак вакыйга булып чыкты.

    Семберлеләрне башка төбәкләргә күчерү тәмамланганнан соң, бушап калган шәһәргә иң тәртипле, иң кешелекле гаиләләр төпләнә башлады. Шәһәр башлыгы итеп Ибраһим Аныкачык үзе билгеләнде. Парламент анда хокук саклау органнарын булдыруга каршы чыкты. Әхлаклылар каласында армия һәм полиция булгач, ул нинди әхлаклы кала инде, янәсе.


    3003 ел, 30 май

    Бу көнне Сембер шәһәрендә дөньякүләм әһәмияткә ия гаҗәеп мөһим һәм кызыклы тәҗрибә башланып китте. Шәһәр халкы һичбер нинди җитештерүчәнлек белән шөгыльләнмичә, спорт, фән, әдәбият һәм сәнгать белән генә мавыгырга тиеш иде. Югары әхлаклылар үз телевидениесен, газета-җурналларын булдырды. Акча дигән нәрсә онытылды: кибетләрдә җаның теләгән бар нәрсәне дә бушлай алырга мөмкин..

    3010 ел, 14 июль

    Әхлаклылар каласында ике яшүсмер бер мәче баласын ерткычларча җәзалап үтерде. Яшь җинаятьчеләр гаиләсе белән шул ук көнне шәһәрдән куылды. Медицина экспертизасы аларның икесен дә психик яктан сәламәт дип тапты.

    3011 ел, 18 август

    Әхлаклылар каласында дистәдән артык кеше үтерү очрагы теркәлде. Бу уңайдан «Җир сулышы» газетасының беренче битендә « Әхлаклылар әхлаклыларны суя» дигән мәкалә бастырып чыгарды.

    « Галимнәр аптырашта, — дип яза мәкалә авторы. — Шушы елның 25 августында Җир парламенты әхлаклылар каласындагы тәҗрибәне туктату мәсьәләсен караячак».

    3013 ел, 11 июль

    «Җир сулышы» газетасы үз гаиләсен һәм үз-үзен үтергән шәһәр мэры, галим Ибраһим Аныкачыкның хатын бастырып чыгарды.

    « Ун елдан артык шушы каһәр суккан шәһәрдә яшәү дәверендә мин кеше табигатенең чын асылын аңладым, — дип яза күренекле психолог. — Адәм баласы кансыз яши алмый. Иң әхлаклы дип саналган кешеләр дә башкаларның әшәкелеген һәм кансызлыгын күреп, шулар турында даимән рәвештә укып барганга күрә генә кешелек сыйфатларын саклап кала ала. Берәүләрнең кансызлыгы аларның аңы астына яшеренгән хайвани ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Бу хакта адәм баласы үзе белми. Чөнки аңа моны белергә язмаган. Менә мин дә башкача булдыра алмадым. Кемнеңдер коточкыч җинаятен күрү-белүдән мәхрүм калгач, мин үземнең хатынымны һәм ике улымны үтердем. Минем әле моңа кадәр шундый рәхәтлек тоя алганым юк. Аһ, нинди татлы ул кан исе! Хәзер мин үз-үземне җәзалап үтерәм. Үз-үзеңне җәзалау да рәхәтлек бирә икән. Әле генә мин ике күземне чокып чыгардым. Сызланасы, үкерәсе урында илаһи рәхәтлек хисе кичереп елмаям. Һомо сапиенсны иманга китерү турында хыялланган кеше иң ахмак адәм ул.

    3013 ел, 2 октябрь

    Җир парламенты Сембер шәһәрендә башлап җибәргән тәҗрибәне туктату турында карар чыгарды. Шуның белән бергә сенаторлар, дөньядагы җинаятьчелекне киметү максатында, криминаль рухтагы телевизион тапшырулар, нәфис фильмнар, газета-җурналлар санын арттыру турыда тәкъдим кертте.

    Заһид Мәхмүди
    фантастический рассказ на татарском языке.
  • Заһид Мәхмүди:
  • Ак болыт (повесть)
  • Серле кунак (повесть)
  • Белмим (повесть)
  • Сары каеш – сары сагыш (повесть)
  • Мәхмүдиләр
  • Юморескалар
  • Фәлсәфә дәфтәреннән
  • Имтихан (фантастик хикәя)
  • Эзләмә (фантастик хикәя)
  • Җен тыкырыгы (фантастик хикәя)
  • Соңгы очрашу (фантастик хикәя)
  • Тәмуг чәчәге (фантастик хикәя)
  • Ахырзаман шаукымы (фантастик хикәя)
  • Мунча (фантастик хикәя)
  • Җансызларга - җан (фантастик хикәя)
  • Югалган ачыш (фантастик хикәя)
  • Айваз — Болгар улы (фантастик хикәя)
  • Ул җирне сагынган иде (фантастик хикәя)
  • Табип Бәйтулла (фантастик хикәя)
  • Профессор Мияугөл (фантастик хикәя)
  • Йолдызларга — йодрык (фантастик хикәя)
  • Җиңелү (фантастик хикәя)
  • Әхлаклылар каласы (фантастик хикәя)
  • Серле кеше (фантастик хикәя)
  • Шомлы гасыр (фантастик хикәя)
  • Яхшыга юрыйк, Мингол (фантастик хикәя)
  • Соңгы роман (фантастик хикәя)
  • Әче балан (повесть)
  • Елак агач (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх