• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Заһид Мәхмүди

    Җиңелү

    (фантастик хикәя)

    Дүрт иярченле кечкенә яшел кояш шәмәхә болытлар артына кереп югалгач, инде болай да бихисап күлләвекләр белән чуарланган шәһәр урамнарында яңгыр коя башлады. Шундук мәрмәр тротуарларда, магнитоплан тукталышында гаҗәеп чуар һәм матур зонтиклар мозаикасы барлыкка килде. Ә шаян гөрләвекләр, бездән алай гына котыла алмассыз дигәндәй, яңгырдан качып бер-берсенә сыенган шәһәрлеләрнең аяк араларыннан юл салып, алларны бертуктаусыз әле монда, әле тегендә сикергәләргә мәҗбүр иттеләр.

    Тәрәзәдән урамга карап торган Ак үз планетасы башлыгы Орг Ман, Һава торышы үзгәрүдән сызлый башлаган сул иңен уа-уа, яңадан өстәл артына утырды. Алтмыш яшьлек бу картның тирән җыерчыклар белән сырланган киң маңгаендагы зур кызыл күзендә канәгатьсезлек сизелә иде.

    — Димәк, СПИД вирусы үзен акламады? — дип сорады ул, кабат, караңгы чырай белән.

    — Әйе, акламады, — диде, каршыдагы сары кәнәфидә утырган Эмили . Утыз яшьтә генә булуына карамастан, ул планетаның иң абруйлы генетикларыннан санала иде. — Җирлеләр без уйлаганча ук ахмак булып чыкмадылар. Эпидемия тулысынча туктатылды.

    — Кызганыч, бик кызганыч, — Орг Ман уйчан кыяфәттә өстәлдә бармакларын биетеп алды. — Ә мин сиңа ышанган идем, Эмилия. Кояш системасындагы фикер һәм хис тупланмасы үзенең иң биек ноктасына җитте. Җирлеләрне тиз арада юк итә алмасак, безне фикер үтерү җайланмасы гына коткармас: барыбыз да бозылып бетәчәкбез. Син мине аңладыңмы?

    — Аңладым, бик аңладым, Ман әфәнде. Ләкин...

    — Бер генә минут, — диде планета башлыгы, аны бүлдереп. Һәм өстәлдә яткан фонарь сыман озынча түгәрәк җайланманы алып, Эмилиянең баш очына кызгылт нур юнәлтте. Черт иткән тавыш ишетелүгә үк, ул тирән көрсенеп:

    — Менә күрдеңме, болай яшәп булмый, Эмилия. Бу бүлмәдә мин көн саен диярлек йөзгә якын җирлеләр фикерен үтерәм, — диде.

    — Ә минем баш очымда очып йөргәне нинди фикер иде? — диде Эмилия, чәчләрен сыпырып.

    — А, бик кабих фикер, җанкисәгем, — Орг Ман, әллә күңеле болганудан, әллә болай гына, тач-точ итеп әфлисун таблеткасын суыра башлады.

    — Теге ни, мәхәббәт турындагысы. Бигрәк җирәнгеч бу кешелә. Ике биологик затның бер-берсенең селәгәен ялаудан да ямьсезрәк нәрсә бар микән дөньяда? Әле, ярый, бездә хатын-кызлар җил белән аталаналар, юкса...

    — Эшләр болайрак барса, безгә дә үбешә башларга туры килмәгәе, — диде Эмилия, аның сүзләрен җөпләп.

    Бу вакытта инде Орг Ман стереовидеотелефон янында очып йөргән фикерләрне үтерү белән мәшгуль иде.

    — Үбешергә генә микән? — дип мыгырдады ул, тешләрен кысып. — Күр, күпме фикер очып йөри минем бүлмәдә. Революция, коммунизм, фашизм, гомосексуализм... А, бик авырга туры килер, ахры, безнең оныкларга. Дәвалау бирелми торган күпме чир көтә бит үзләрен.

    Бүлмәдәге фикерләрне үтереп бетергәч, планета башлыгы, Фүҗ (Фүҗ — фикер үтерү җайланмасы) җайланмасын өстәлгә томырып, чәчәкле кулъяулыгын тирләп чыккан такыр башына куйды.

    — Кичә безнең планетада үбешкән өчен егерме дүрт ир-ат һәм хатын-кыз кулга алынды. Тиздән мәхәббәт эпидемиясе башланачак.

    — Мәхәббәт авыруына каршы без нәфрәт вирусы уйлап таптык, — диде Эмилия. — Хәзер аны күпләп чыгаруны гына җайга салырга кирәк.

    — Нәфрәт? Нинди нәфрәт?

    — Бу вирус җенси тормышка нәфрәт уята.

    — Бик шәп, ә ул җилгә дә нәфрәт уятмасмы соң?

    — Юк, әлбәттә. Тәҗрибәләр уңышлы узды.

    — Афәрин. Тик менә революция, коммунизм, путч кебек авыруларга каршы да иммунитет булдырырга кирәк. Тырыша күп инде, Эмилия. Сиңа һәм син җитәкләгән фәнни-тикшеренү институтына зур өметләр баглап торабыз.

    — Тырышырбыз, һичшиксез тырышырбыз, Ман әфәнде. Әгәр зур җыелыш җирлеләрне юк итү фондына яңадан дүрт йөз мең тикара (Тикарә — Аккүз планетасындагы акча берәмлеге) күчерсә, безнең эшләр бик тиз алга китәчәк.

    — Ярый, бу мәсьәләне без шушы атнада ук хәл итәрбез. Хәзерге вакытта галәмдәге фикер экологиясен саклап калудан да мөһимрәк нәрсә юк.

    Алар кул кысыштылар. Нәкъ шул мизгелдә Эмилиянең чак кына киселгән баш бармагына мәхәббәт турындагы фикер килеп кунды. Канга эләккән очракта, аннан котылу мөмкин түгел. Ул мәңгегә лептондулкын кырына — җанга кереп утыра.

    — Уңышлар телим сиңа, Эмилия! — диде планета башлыгы, аны аркасыннан сөеп.

    Галимә хатынның күңелендә сөер бер үзгәреш барлыкка килде. Ул комач кебек кызарды һәм, үзе дә сизмәстән, Орг Манның иреннәрен үпте.

    — Мин сине яратам, Орг, — диде ул. Аның тавышы искиткеч йомшак һәм назлы иде. Ә маңгаендагы асман кебек зәп-зәңгәр күзе исә оялып кына читкә карады.

    — Мин дә, — дип пышылдады планета башлыгы, рәхәт калтырый башлаган кулы белән аның сары чәчен сыйпап. — Беләсеңме, кичә мин авырый башладым бугай. Тик бу турыда әйтергә генә кыенсынган идем.

    — Алайса, мине үзеңнеке ит, хәзер үк, ишетәсеңме?! — Эмилия үзенең күлмәк сәдәпләрен чишә башлады.

    — Әйе, — диде Орг, галимәнең ярым шәрә күкрәгенә иренен тидереп. — Син — минеке. Мин сине яратам!

    — Миңа уңайсыз, Ман.

    — Төкер барысына да. Иң мөһиме — без бергә.

    — Ә җирлеләрне юк итү? Галәмдәге фикер экологиясен саклау? Нәфрәт вирусы?

    — Шөкер дидем бит инде.

    — Без бозылдык. Безгә кичекмәстән нәфрәт таблеткасы эчәргә кирәк.

    — Маташмыйк. Миңа рәхәт. Нинди татлы бит бу бозыклык!

    Кинәт тәрәзә ачылып китте дә бүлмәгә, нечкә алтын җептән тукылган озын өрфия штораларны кабартып-җилфердәтеп, дымлы җил бәреп керде.

    — Көнләшә, — диде бәхетле Орг, елмаеп.

    — Кем көнләшә бездән, сөеклем?

    — Кем булсын инде, җил, әлбәттә.

    Бераздан адәм һәм һава киемендә генә калган Орг белән Эмилия бер-берсенә кайнар мәхәббәт сүзләре пышылдый иде...

    Заһид Мәхмүди
    фантастический рассказ на татарском языке.
  • Заһид Мәхмүди:
  • Ак болыт (повесть)
  • Серле кунак (повесть)
  • Белмим (повесть)
  • Сары каеш – сары сагыш (повесть)
  • Мәхмүдиләр
  • Юморескалар
  • Фәлсәфә дәфтәреннән
  • Имтихан (фантастик хикәя)
  • Эзләмә (фантастик хикәя)
  • Җен тыкырыгы (фантастик хикәя)
  • Соңгы очрашу (фантастик хикәя)
  • Тәмуг чәчәге (фантастик хикәя)
  • Ахырзаман шаукымы (фантастик хикәя)
  • Мунча (фантастик хикәя)
  • Җансызларга - җан (фантастик хикәя)
  • Югалган ачыш (фантастик хикәя)
  • Айваз — Болгар улы (фантастик хикәя)
  • Ул җирне сагынган иде (фантастик хикәя)
  • Табип Бәйтулла (фантастик хикәя)
  • Профессор Мияугөл (фантастик хикәя)
  • Йолдызларга — йодрык (фантастик хикәя)
  • Җиңелү (фантастик хикәя)
  • Әхлаклылар каласы (фантастик хикәя)
  • Серле кеше (фантастик хикәя)
  • Шомлы гасыр (фантастик хикәя)
  • Яхшыга юрыйк, Мингол (фантастик хикәя)
  • Соңгы роман (фантастик хикәя)
  • Әче балан (повесть)
  • Елак агач (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх