• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Заһид Мәхмүди

    Серле кунак

    (повесть)

    Авыл капкасыннан килеп кергәч, кызыл "Мерседес" тузан туздыртып күтәртелгән таш юл читенә килеп туктады. Эчтән бөтен дөньяны яңгыратып чит ил музыкасы яңгырый. Ә авыл эче буп-буш, барысы да эштә, чөнки кызу урак өсте.


    — Хәерчеләр,— дип мыгырдады Исмәгыйль, кара күзлеген салып. — Яшәргә язмасын монда ходай. Юлы юл түгел, газ да кермәгән. Имәләр авылны.

    Мәскәүдән Казанга кайтып төшкәч, ул "аһ!" иткән иде. Шәһәр ун ел эчендә танымаслык булып үзгәргән. Нинди генә төзелешләр бармый анда, хәтта метро да казый башлаганнар. Ә Өшендә барысы да элеккечә. Әйтерсең, вакыт туктап калган.

    Ул шулай уйланып утырган бер мәлдә, машина янына тугыз-ун яшьләрдәге ике малай килеп басты. Икесе дә кап-кара, күтләрендә — иске джинса балакларын кисеп ясалган шорта. Телләре белән шартлата-шартлата бертуктаусыз сагыз чәйниләр. Юл читендә "Кока-кола" суы, "Толстяк" сырасы балоннары, "Аполлон", "Магна" каплары аунап ята. Заманында авыл мондый чүпле түгел иде. Көнбатышның чүбе дә череми, шул череми торган чүп өемнәре белән дә ул үзенең илгә хуҗа булуын гел искәртеп тора кебек.

    "Колбаса кирәк булды халыкка, — дип уйлады Исмәгыйль, балаларны күзәтеп. — Укалы кәнфитләр, сагызлар кирәк булды. Шуның белән сатып та алдылар үзен. Мөртәт халык. Кызганырлык җире юк".

    — Кемнекеләр буласыз? — диде Исмәгыйль, ниһаять, малайларга мөрәҗәгать итеп. Тавышы никтер бөердән чыкты. Хәтта үзенә уңайсыз булып китте. Гел "блатнойлар" белән аралашу галәмәте инде бу.

    Малайларның өлкәнрәге борыныннан агып төшкән сары маңкасын "лышт" итеп тартып куйды да, кызыксынулы күзләрен уйнатып, әйтеп куйды:

    — Чыпчыкныкылар без.

    — Чыпчыкныкылар? — Исмәгыйль көлеп җибәрде — Хафизның шундый зур балалары да бармыни? Ну дает!.. Исемең ничек?

    — Ваучер.

    Серле кунак гаҗәпләнеп башын селкеп куйды.

    — Атаң белән анаң бик грамотный кешеләр икән, — Ваучерның нәрсә икәнен беләсеңме?

    — Юк.

    — Ярый, үскәч белерсең әле. Ә энеңнең исеме ничек?

    — Ленар.

    — Ыһм, Ленин армиясе булып чыгасың инде, алайса.

    Исмәгыйль, бордачоктан Мәскәү Кремле сурәте төшерелгән сары пакетны чыгарып, балаларга сузды:

    — Мәгез, әтрәк әләмнәр, сыйланыгыз! — Бу юлы аның тавышы йомшаграк, ягымлырак яңгырады.

    Малайлар, рәхмәт тә әйтмичә, ызгыша-ызгыша пакетта булган шоколад кәнфитләрне бүлешә башлады. Исмәгыйльгә бу кызык тоелды. Ул авызына калын сигара кабып, үзенең балачагын искә төшерде. Исмәгыйль дә менә шундый кап-кара борынлы бер авыл малае иде, авылга килгән чит кешеләрне менә шулай кызыксынып күзәтә иде. Ләкин ул чакта "Мерседес"ны кинода гына күреп була иде. Бу малай-шалайларның өйләрендә хәзер төсле телевизор, видик бардыр. Ә Исмәгыйль үскәндә бөтен авылга юньле-рәтле бер магнитофон да юк иде. Заманча яши авыл, тик хәерче яши. Элекке вакытларны кайтарырга мөмкин булса, төкерер иде ул бу видикларга. Рәте китте дөньяның.

    Исемне дә куша белми бу татар кешесе. Ваучер, имеш. Альфонс, Адольф, Эльсларны инде әйтеп тә торасы юк. Башка милләтләрдә балага мондый исемнәр кушу юк. Французлар әнә балаларына бер дә татар исеме кушмый.

    Хафиз... Бу әрекмән колак класста малайлардан иң кечкенәсе, иң шугы иде. Күрше Сәрби әбинең кәҗәсен бергә саудылар. Әҗәл ягындагы ерганакта ташландык көчекләрне ашатып ятканнар иде. Килеп капкач, күрсәттеләр күрмешне. Мәктәп линейкасында бастырып сүктеләр, пионердан чыгардылар. Юри генә инде. Соңыннан тагын кабул иттеләр. Әтисе хуҗалык рәисе иде Исмәгыйльнең, районда да абруе зур иде. Хәер, ул чакта теләсәң дә, теләмәсәң дә, барыбер октябрят, пионер, комсомол итәләр иде шул. Матур вакытлар иде. Элек бала-чага урамда трай тибеп йөри алмый иде. Ә хәзер Мәскәүдә, Казанның үзендә булсын, ятим балалар хәер сорашып йөри. Шул да булдымы демократия! Электричкаларда әнә бер генә киштә дә, бер генә тоткыч та калмаган. Тукталышлардагы урындыклар да юк. Барысын да төсле металл итеп тапшырганнар. Сугыш вакытында да булмаган мондый мародерлык. Хокукый җәмгыять төзиләр, имеш. Төзерсең Рәсәйдә хокукый җәмгыять. Ашыкмагыз, НАТО дигәннәре инде итәгегезгә басып килә. Шундый ул Көнбатыш демократиясе. Көннәрдән бер көнне бомбага да тота башламагайлары. Ә Көнбатышның максаты бер генә: Рәсәйне таркату, аны өченче илләр өммәтендәге колониягә әверелдерү. Әверелсен соң, Мәскәү барыбер татарның кеше булуын теләмәячәк. Шулай булгач, булмаган ватаныңны америкалылар басып алды ни, французлар басып алды ни.

    Сигезенче классны тәмамлагач, Исмәгыйльләр гаиләсе Казанга күчеп китте. Шәһәр тормышы авыл тормышы түгел, анда барыбер кызыграк. Магнитофоны да, төсле телевизоры да, мотоциклы да булды Исмәгыйльнең. Нык күтәрделәр аның әтисен. Башта зур гына бер заводны җитәкләде, аннары Социалистик Хезмәт Герое исемен бирделәр. Дөньялар үзгәреп китмәгән булса, Кремльгә кадәр юл ярган булыр иде. Коммунистлар модадан чыкты, хезмәт алдынгыларына да рәт бетте. Илдә демократия башланды. Дөресрәге, кем күбрәк талый, шуңа мәдһия! Җәмгыять икегә — байларга һәм хәерчеләргә бүленде. Ни гаҗәп, барысы да коммунистларны сүкте, һәм бөтен җитәкче урыннарга шул ук коммунистлар менеп утырды. Берәүләр талаганда, икенчеләре кул кушырып утырмас бит. Кулында власть булмаганнар байлык-акча дигәннәрен үзенчә туплады: куркытып, үтереп, афера, шантаж-монтаж ясап. Исмәгыйльнең яшьтәшләре инде күптән кабердә. Кайсын гомерлеккә төрмәгә тыгып куйдылар, кайсын атып үтерделәр, кайсы бүген дә хәбәрсез югалганнардан санала. Әтисе исән булса, ул да бер фирма ачып җибәргән булыр иде, ул да кайберәүләр кебек Гавай һәм Канар утрауларында хатын-кызлар белән типтерер иде. Дөрес башланмады яшьлек. Буталчык, куркыныч булды ул. Башта үзенең яшьтәшләре белән Вахит районындагы коммерция киоскаларын куркытып тотты, алардан акча сыкты. Аннары төркем башлыгы, авторитет Валераны муенына таш бәйләп Зәңгәр күлгә ташладылар. Шул ук районда оешкан "Сигезлеләр" төркеме эше булды бу. Исмәгыйльләргә рәт калмады, алар типтергән рестораннарда, кафе-барларда хәзер башкалар типтерә, алар кочаклап, назлап йөргән чәчбиләрне башкалар иркәли башлады. Күп акча һәм күп матур хатын-кыз күргән кеше башкача яши алмый, ул яңадан үзенең йогынтысын торгызырга тырыша. "Сигезлеләр" авторитеты « Ленка трактор» ны манчу бурычы төркемнең иң яшь әгъзасы Исмәгыйльгә йөкләнде. Бәя — ун мең доллар. Башта ул бу эштән баш тарткан иде, ләкин Галиябануга хуҗа булу теләге көчлерәк булып чыкты.

    Галиябану — Казан кызы. Аның белән ул кыз авылга җәйге каникулларга кайткач танышты. А, ул матур төн, ул айлы төн һаман истә. Кое янында үбештеләр. Исмәгыйльнең беренче үбешүе иде бу. Шул ук төнне аның күңелендә беренче үбешү кебек үк саф, чиста, ихлас шигырь юллары туды.

    Күзләреңнән шомырт исе килә,
    Бал кортыдай шуңа үреләм.
    Салкын көзләр генә кара чәчең
    Сөеп узган инде, бер генәм.

    Нигә салкын көз? Яшь иде бит әле алар. Рифма өчен язган, күрәсең. Хәер, аннары кызның чәче чыннан да агара башлады. Күңеле белән нечкә хатын иде ул. Күрәсең, ресторан чәчбие булу, көн дә шау-шулы компанияләрдә утыру, җае туры килгән саен клиентлар алыштыру аның намусын борчыгандыр. Ә ул чакта үзенә багышланган шигырьне ишеткәч, Галиябануның башы күккә тигән иде. Салкын көзнең һәм минем чәчләрнең монда нинди катнашы бар дип тә сорамады, елмаеп куйды да, озын кара керфекләре астыннан туры карап, Исмәгыйльнең ирененнән үбеп алды.

    Бакчаларда гөлләр инде сулган,
    Шомыртларны төргән ак томан.
    Көзге яңгыр елап, ахры, арган,
    Язлар булмас инде яңадан.

    Тиле яшьлек. Аңа матур шигырь генә кирәк булган. Нигә язлар булмас инде дип тә сорамаган бит. Ә Исмәгыйль бу шигырьдә, үзе дә сизмәстән, алдагы кара һәм сагышлы язмышын сурәтләгән икән.

    Казанда яши башлагач, алар берничә тапкыр очраштылар. Соңыннан, Галиябануның ресторан кызы икәнлеген аңлагач, Исмәгыйль аны ташлады. Ләкин мәхәббәт ул серле нәрсә дигәннәре дөрес икән. Нинди генә матур кызлар белән типтерсә дә, Галиябануны оныта алмады, аны һәрбер минут, һәрбер секунд яратып, сагынып яшәде. Тик соң иде, ул Казан авторитеты "Ленька трактор"ның сөяркәсе булып киткән. Ә андыйлар үзләренең сөяркәләрен саклап кына тора.

    Исмәгыйль "Ленька трактор"ны өч көн сагалады, һәм аны дүртенче көнне "Чулпан" ресторанында әшнәләре белән күңел ачып утырган җирендә "Вальтер"дан чәпәде. Галиябану аның тезендә утырган хәлдә чәпәде. Шуннан бирле Исмәгыйль Мәскәүдә яши. Башка паспорт белән, башка исем астында.

    Кемнәрнең генә гомерен өзмәде ул шушы вакыт эчендә! Милиция аны инде эзләп арган булыр. Ә ул һаман исән, һаман иректә. Ләкин боҗра кысылганнан-кысыла бара. Мәскәүдә инде аның эзенә төштеләр, бүген-иртәгә бу боҗра барыбер ябылачак. Әшнәләре һәм дошманнары аңа "Бүре" дигән кушамат такты, һәм бу бүре, нык эзәрлекләнү аркасында, әнисен күмәргә дә кайта алмады. Рәнҗегәндер, бәгырь. Улының тайгак юлда йөрүе өчен дә рәнҗегәндер. Юкса, нинди өметлар баглаган иде ул үзенең улына. Шагыйрь булыр минем улым, дип әйтергә ярата иде. Әйе, шактый күп шигырьләр язган иде ул чакта Исмәгыйль. Аларның берничәсе хәтта республика матбугатында дөнья күрде. Башкисәр түгел, мәхәббәт шагыйре булырга тиеш иде егет. Бу шигырьләрнең барысын да ресторан чәчбиенә, фахишә, "Ленька трактор" сөяркәсе Галиябануга багышлаганын белми иде әле ул.

    "Ленька трактор"ны әшнәләре Самосырово зиратына күмделәр. Андый һәйкәлне Совет власте мәшһүр революционерларга да куймаган. Өч метрлы кара гранит ташка чукылган рәсемгә карасаң, ниндидер бер зур дәүләт эшлеклесе портретына карыйм дип уйларсың. "Ленька трактор"ның чырае үтә дә җитди, эшлекле, авызында — тәмәке трубкасы. Аны күмгәндә Галиябануның елаганын күрсәң! Әйтерсең, гомер буе яратып яшәгән законлы ирен югалткан. Юкка гына хатын-кызның чәче озын, акылы кыска дип әйтмәгәннәрдер. Тиз тынычланды чәчби. Ләкин рестораннарда йөрүдән туктады. Исмәгыйль аны юмалап, курыкытып булса да әнисе янында калдырды, акчага интекмәссең, дөньялар бераз тынычлангач кайтып җитәрмен дип Мәскәүгә чыгып сызды.

    Мәскәүдә кеше үтергән өчен шәп түлиләр. Әнисенә һәм Галиябануга ай саен диярлек дүрт-биш мең доллар акча җибәреп торды. Сирәк кенә булса да Галиябануга телефоннан да шылтыраткалады. Әнисе, бу эшләп алган акча түгел, дип акчаның тиененә дә кагылмаган. Телефоннан аның үзе белән сөйләшергә курыкты. Чөнки әнисенең елавын ишетсә, Исмәгыйль үләр дәрәҗәгә җитә. Ана сүзе гипноз кебек бит ул, үтерә дә ыргыта. Ә Галиябану белән барысын да сөйләшергә була, ул аны аңлый иде. Ләкин барыбер дә аңлап бетермәгән икән. Әнисен җирләгәч, телефоннан Хәлил исемле Өшен егетенә кияүгә чыгарга теләве турында әйтте. Хәлилне яхшы белә Исмәгыйль. Югары очта тора иде ул, аннан бер генә класс түбән укыды. Йомыкый гына бер малай иде шунда. Каян эләктергән ул Галиябануны? Пацан! Механизатор! Рәсеме мактау тактасында торадыр әле. Ашарына гына юктыр. Авылда хәзер берәр ел хезмәт хакы түләмиләр. Тиле Галиябану! Ресторан чәчбие! Ничек каршыларсың икән син бүген Исмәгыйлеңне?!

    Исмәгыйль, иренен пешерә башлаган сигараны читкә болгап, кәнфит ашап утырган малайларга сүз катты:

    — Әй, чыпчыклар, әтиегез кайда эшли?

    — Ул хәзер авылда участковый милиционер, — дип җавап бирде малайларның берсе.

    Исмәгыйль өчен бу яңалык иде. Ул гаҗәпләнүдән хәтта сызгырып куйды.

    — Милиционер? Да, кызык бу дөнья дигәннәре.

    — Ә сез кем буласыз, абый?

    — Минме? — Серле кунак, бордачоктан "Вальтер" пистолетын чыгарып, агулы тавыш белән генә мыгырдап куйды. — Ә мин, энем, синең әтиең белән куышлы уйный торган кеше булам инде.

    Малайлар гаҗәпләнеп әйтте:

    — Ничек инде ул куышлы?

    — Ә менә шулай. Сезнең Ленька Пантелеев турында кино караганыгыз бармы?

    — Ие, әле кичә генә караган идек.

    — Менә бүген, алла бирсә, киноның икенче сериясен карарсыз.

    — Ул киноның дәвамы юк бит, абый, программада язылмаган.

    — Димәк, онытканнар. Ә аның дәвамы бүген һичшиксез булачак, — Исмәгыйль кара галстугын бушатып куйды, пиджак кесәсеннән бер пачка акча чыгарып, тәрәзәдән ыргытты. — Бусы миннән әтиегезгә күчтәнәч. Исмәгыйльдән диерсез. Шундый шәп егетләрне милицинер акчасына гына үстереп булмый.

    Малайлар йөгереп килеп акчаны санарга кереште.Үзара гапьләшәләр:

    — У-у, долларлар!

    — Нигә үзеңә генә аласың, бир миңа да!

    — Кагылма, безнеке түгел бу, әтигә дип бирде ич!

    "Мерседес" хуҗасы моңсу гына елмаеп аларны күзәтте дә, үзенең Галиябануга багышланган шигырен көйли-көйли югары очка юл тотты.

    Шомыртыбыз тагын чәчәк атар,
    Таң җилләре безне көтәрләр.
    Йолдызларны башка ярлар санар,
    Чәчкәләрне безнең өзәрләр

    Югары очта да бер генә җан әсәре юк иде. Инде сәгать икеләр чамасы булыр. Кояш дигәннәре кыздырганнан-кыздыра бара.

    Исмәгыйль, урам башында туктап, героин иснәде, тирә-юньне күздән кичерде. Урамның теге башында аның туган йорты. Авыл сәвите рәисенең улына сатып киткәннәр иде. Хәзер анда барып җанны кузгатуда мәгънә юк. Дөнья аның өчен болай да сагышлы. Әнә теге яшел калай түбәле таш йорт Хәлилләрнеке булырга тиеш.

    — Кино дәвам итә, — дип мыгырдады Исмәгыйль, каһкаһәле елмаеп. — Ничек каршы алырсың икән мине Галиябану?

    Әфьюн тәэсиреннән тәмам исәрләнгән егет, шактый тирән сикәлтәләр белән дә исәпләшмичә, "Мерседес"ын үрле-кырлы сикертеп урыс капка янына килеп туктады, берничә тапкыр сузып-сузып сигналга басты. Чыгучы юк. Исмәгыйль, тагын да ачуы чыгып, машинаны артка чигерде дә, газга басып, капка баганасын ук сөздерде. Җиргә шыбырдап фара пыялалары коелды, машина хуҗасы үзе дә рульгә бәрелеп иренен ярды. Хәзер инде капкада кем дә булса күренергә тиеш. Хәлил өйдә булмас. Механизатор мондый кояшлы көнне басудан кайтып керми. Ә Галиябану? Бер-бер эшкә урнашмаган булса, өйдә булырга тиеш. Ярый, кайда гына булса да, ул аны барыбер эзләп табачак. Кайнар булачак бу очрашу!

    Шул мәлне капка ишегендә куркынган бер карчыкның татарча итеп ак яулык бәйләгән башы күренде.

    — И аллам, әллә исерекме син, энем? — диде ул, Исмәгыйльне танымыйча. Аннары ачуына чыдый алмыйча чәрелди үк башлады. — Капкага китереп бәрдермәсәң, багана беткән идемени сиңа авылда, иблис токымы!

    Хәлилнең әбисе Гафия апа икән. Кычыткан Гафиясе! Авылда аны берәү дә яратмый. Сугыш елларында бригадир булып эшләгән ул. Бер уч борчак урлаган өчен, ике хатын-кызны төрмәдә черткән. Районнан килгән кызыл муенлы инспекторлар гел шунда кунып кала торган булганнар. Абыйсы сугыштан кайткач, хурлыгына чыдый алмыйча, чыбыркы белән кыйнап, кычыткан арасына ыргытып киткән. Ире сугыштан кайтмаган. Дөрес булса, Сталинград янында һәлак булган.

    Хәлил уйнаштан туган бала. Әнисе колхоз бухгалтериясендә кассир булып эшли иде. Моннан берничә ел элек яман шеш белән авырып дөнья куйды.

    — Исәнме, Гафия әттә!— диде Исмәгыйль, машинадан чыгып. — Галиябану өйдәме?

    — Тукта, син нигә дип Галиябануны эзләп йөрисең әле, исерек тәре? Аның ире бар ич! — дип һаман чәрелдәвен белде карчык.

    Исмәгыйль кулындагы "Вальтер"ы белән "шарт-шорт" итеп һавага атып җибәрде.

    — Булса соң. Галиябану кайда дим мин сиңа!

    Гафия карчык, коты ботына төшеп, чүгәләп үк куйды. Таныды тәки Мияссәр баласын. Хак булса, уголовный розыскада дип сөйләгәннәр иде. Кеше үтерү дә нипачум икән үзенә. Ә әтисе нинди зур кеше иде. Мияссәр дип янында гына биеп торалар иде.

    Агарынган әби чыелдап кычкырып җибәрде:

    — Үтерәлә-ә-әр!

    Ул арада капкадан башына зәңгәр яулык каплаган, өстенә җиңелчә генә кызыл халат кигән Галиябану йөгереп чыкты.

    — Ни булды, әби?!

    — Үтерәлә-ә-р! — Карчыкның күзләре каядыр читкә карый, битләреннән юл-юл булып яшь ага.

    Исмәгыйльне күргәч, Галиябануның кулындагы савыты шапылдап җиргә килеп төште. Кура җиләге җыйган мәле булган икән. Аптыраган хәлдә яулыгын салды, тирләп чыккан маңгаен сөртеп куйды. һаман да матур, каһәр! Мондый салынып торган чем кара чәчләр Актаныш кызларында гына була. Ә тамыры белән ул Актаныш якларыннан.

    — Син?— диде ул, таш кебек катып калып. Ләкин шундук үзен кулга алып, карчык кешене торгызырга азаплана башлады.— Ә, син бар, өйгә керә тор, мин үзем сөйләшермен.

    Исмәгыйль шундук карчыкны якасыннан эләктереп алды.

    — Кермичә торсын әле, — диде ул, ыжылдап. — Бар, карт тиле, участковыйга чап. Мияссәр малае Исмәгыйль киленебезне заложник итеп алды диген.

    — Залужник?.. Нинди залужник?

    — Үзе аңлар. Ашык, юкса, кызган башлай әппәр итеп куюым бар. Авыл халкы миңа моның өчен рәхмәт кенә әйтәчәк.

    — У-у, кара йөз! — Карчык абына-сөртенә, акыра-бакыра түбән очка чапты. —Үтерәлә-ә-әр! Киленемне залужник итеп алала-а-ар! Коткарыгы-ы-ыз!

    Галиябану йөзе белән капка ишегенә капланып елап җибәрде.

    — Нишләвең бу синең? Мин кияүдә, ишеттеңме?!

    — Беләм кияүдә икәнеңне, шуның өчен килдем дә инде, — Исмәгыйль Галиябануның беләгеннән эләктереп алды. Тагын да блатнойрак кыланырга теләп, черт итеп җиргә төкерде — Принц кайда?

    — Нинди принц?

    — Яшь кияүне әйтәм.

    — Ә-ә... Ул басуда.

    — Бик һәйбәт. Әйдә, өйгә керик!

    — Өстерәмә мине! — Галиябану чәбәләнә башлады, хәтта ялгыш кына Исмәгыйльнең битен тырмалап алды. — Сине эзлиләр, кач, әле соң түгел!

    Янында башка бер хатын-кыз булса, Исмәгыйль аны инде күптән типкәләп ыргыткан иде. Ләкин бу юлы түзде, нәфрәте ташып чыкса да, ярату дигәннәре үзенекен итте. Алай да йомшарырга ярамый, катырак торырга кирәк.

    — Тиз бул, ана мачы! — Ул тешләрен шыгырдатып "Вальтер" көпшәсен Галиябануның чигәсенә терәде. — Тагын бер сүз, һәм син дөньяда юк, аңладыңмы?!

    Өйгә кергәч, Исмәгыйль ишекне эчтән элеп куйды, тәрәзәләргә мендәр өйде. Ул арада һаман качу ягын караган Галиябануны да яңаклап өлгерде.

    — Сабан туе балачак бүген урамда, — диде ул, ниһаять, "Вальтер"ны өстәлгә куеп, һәм кара пиджагын караватка ыргытты. — Уф, эссе. Нәрсә карап каттың? Бар, чәеңне куй!

    — Нишләвең бу синең? — Галиябану тупсага утырып мышкылдый башлады.

    Исмәгыйль аның халат итәгеннән күренеп торган матур каракучкыл аякларына игътибар итте. Нинди матур бу хатын! Үтерергә дип кайткан иде бит ул аны. Юк, бу матурлыкка тырнак белән дә кагылмаячак ул. Яңаклап та дөрес эшләмәде. Кызыбрак кителгән, каһәр.

    — Мине кунакка килде дип сана.

    — Кунакка? Син нәрсә, тилердең мәллә? Монда тиздән милиция булачак!

    — Булса соң. Күрмисеңмени, мин аларны да каршы алырга әзер.

    Галиябану йөгереп барып Исмәгыйльне кочаклап алды.

    — Тиле! Мин бит сине яратам!

    — Яраткан кеше башка кешегә кияүгә чыкмый.

    — Безнең киләчәгебез юк, Исмәгыйль. Син моны үзең дә бик яхшы беләсең. Минем балалар үстерәсем килә.

    — Без бергә үләчәкбез.

    Галиябану кычкырып көлеп җибәрде.

    — Мин инде күптән яшәмим.

    — Шигырь юллары белән әйттең, — диде Исмәгыйль, уйчан тавыш белән. — Чәй куй , кибектем бик каты.

    Ни гаҗәп, сүз ара сүз чыгып, Исмәгыйль дә, Галиябану да кинәт тынычланып калдылар. Элек аларның бер дә болай тартышканнары юк иде. Дөрес, "Ленька трактор"ны үтергәч, Галиябану бераз киреләнгән иде киреләнүен. Әллә янау, әллә ярату үзенекен итте, барыбер Исмәгыйльнең сүзеннән чыкмады, аның фатирына күчеп килде.

    — Әни ничек үлде? — диде Исмәгыйль, тамагына төер тыгылып.

    — Сине бик күрәсе килде.

    — Минем дә аны бик күрәсем килгән иде ... Аракың бармы?

    — Бар.

    — Нинди?

    — Мензәләнеке.

    — Шәп аракы... Хотя, хәзер анысын да бозып бетерделәр. Китер!

    Бер стакан аракыны каплап куйгач, егет үз-үзе белән сөйләшкәндәй, ишетелер-ишетелмәслек кенә мыгырдап куйды:

    — Менә шушы шайтан суы җитә инде татар башына. Милләт, имеш. Тәрәккыять, имеш. Икенче борылып карасаң, аракы өстәлдә, татарлар — идәндә. Урысның үзе булуы да кирәк түгел.

    — Син бер дә үзгәрмәгәнсең, Исмәгыйль.

    — Ишекне ач, мендәрләрне дә урынына куй!

    Галиябану йөгереп барып ишекне ачты, мендәрләрне өеп куйды. — Димәк, син биреләсең?

    — Юк. Бирелүдә мәгънә күрмим. Барыбер вышка, яисә гомерлек төрмә булачак, — Исмәгыйль тутырып-тутырып сөйгәненең чөм кара күзләренә карады. — Мин бит сине яратам, күгәрченем! Мин шундый көнләштем, хәтта...

    Галиябану, еларга җитешеп, башын иде.

    — Беләм.

    Исмәгыйль караватта яткан пиджак кесәсеннән калын гына дәфтәр чыгарып, Галиябануга сузды.

    — Бусы сиңа Мәскәү күчтәнәче. Бу дәфтәрдәге бөтен шигырьләр сиңа багышланган. — Укы.

    — Булдыра алмыйм, минем елыйсым килә.

    — Елама, — Исмәгыйль янә хатын янына килде, аның кара чәчләрен сыйпады, нәкъ беренче тапкыр үбешкәндәге кебек, кайнар иреннәрен аның колагына тидерде. — Ә мин аларны яттан беләм.

    — Алайса, сөйлә, — дип пышылдады хатын, аны ирененнән үбеп. — Безнең вакытыбыз бик аз. Мин синең шигырь сөйләвеңне телим.

    — Дөрес әйтәсең, безнең вакытыбыз бик аз. Син бит беләсең, минем язмышым гына түгел, шигырьләрем дә кешечә түгел. Мин аларны һичбер дүртьюллыкка сыйдырмыйча, буеннан-буена язам. Тыңла!

    Синең өчен кулга каләм алдым, синең өчен аны сындырдым. Раббы биргән бүләк иде бит ул, һәм мин аны җиргә тондырдым. Тик син гөнаһлырак, син ул төндә шигыремне минем яндырдың. Күпме хисләр көлгә очты шулчак, ятимлектә мине калдырдың.

    Яшьлек чыннан да юләрлек ул, ялгышларны төзәтми. Ай-йолдызлардан башка, аңа берни дә кирәкми.

    Синең өчен кулга каләм алдым, сиңа гүзәл бер җыр тудырдым. Раббы биргән бүләк иде бит ул, тик мин аны синнән качырдым. Еллар узып, китәр чак җиткәндә, ул ялгышлар җанны тырныйлар. Мин гөнаһлы, хәзер бу рифмалар шул елларны сагынып елыйлар.

    Галиябану елады да, елады. Әллә шушы самими, якты шигырьләр елатты аны, әллә үзен, әллә Исмәгыйльне кызганып елады. Берни дә белми ул, берни дә аңламый. Чөнки дөньясы шундый буталчык, чөнки язмышлары шундый сәер.

    Ә Исмәгыйль инде шешәнең төбенә төшеп бара. Бөтен дөньясын онытып, һаман шигырь сөйли. Сөйләсен әйдә, "Вальтер"ы гына телгә килмәсен. Аны кулга алсалар, Галиябану көн дә төрмәгә барачак. Исән генә булсын! Хәзер ул Исмәгыйльне генә яратканын белә. Аңа башка бер кеше дә кирәкми. Аңа Исмәгыйльнең менә шушы якты, матур, назлы, татлы шигырьләре генә кадерле бу дөньяда.

    — Галиябану-у! — Ишегалдында менә шундый өзгәләнеп кычкырган тавыш ишетелде.

    — Кем ул? — диде Исмәгыйль, сискәнеп.

    Хатын ияге белән кулына таянган хәлдә битараф кына җавап бирде:

    — Хәлил.

    — Нәкъ спектакльдәге кебек. Хәлил, Исмәгыйль, Галиябану... Шәп сцена булачак, — Исмәгыйль өстәлдә яткан "Вальтер"ны кулына алып, ишеккә турылады.

    Ул арада ишектән кулына ау мылтыгы тоткан Хәлил атылып керде. Үзенә төбәлгән пистолетны күргәч, ул чак кына чайкалып куйды.

    — Галиябану!

    — Нәрсә булды? — Хатын бу сүзләрне ачу белән әйтте. — Нигә шулай акырып керәсең?!

    — Соң, теге ни... Басуда ук күрдем мин аның машинасын. Бербер хәл булмагае дип йөгереп кайттым. Аннары нигә аның кулында пистолет?

    — Бик дөрес уйлагансың, кияү, — диде Исмәгыйль. — Кем беренче ата?

    — Мондый пистолетттан чыпчыкны гына аталар, Исмәгыйль, ә минеке кабан дуңгызын да бәреп ега, — дип ыжылдады хуҗа, төкереген чәчеп. — Галиябану, син читкәрәк кит, бәгърем!

    — Китмим! — Хатын Исмәгыйльне кочаклап алды. — Кит, зинһар, Исмәгыйль, кит!

    — Башта менә бу балачак дустым белән сөйләшеп бетерергә кирәк, — диде егет, аны этеп. Аннары мыскыллы гына елмаеп Хәлилгә мөрәҗәгать итте. — Ничек, рәхәтме авылда?

    — ...

    — Нигә дәшмисең?.. Кол булып яшәү рәхәтме дим мин сиңа! Хуҗалык рәисегез әнә нинди өч катлы коттедж салып куйган, ә синең бәдрәф салырлык та акчаң юк. Чөнки син кол! Берәү синең өеңдә аракы эчеп утыра, хатыныңны кочаклый, син анда да бер сүз әйтә алмыйсың. Татарлыгың беткән чөнки. Мескенлегең көчлерәк чөнки!

    — Кем, минме мескен? — Тәмам мәсхәрәләнгән Хәлил, гасабиланып, басып торган җирендә бии үк башлады. — Хәзер күрсәтәм мин сиңа мескенеңне!

    Бөтен йортны тутырып "шарт!" итеп мылтык аткан тавыш яңгырады. Өстәл артында утырган Исмәгыйль, чайкалып, йөзе белән өстәлгә капланды. Галиябану, "аһ!" итеп, Хәлилнең кулыннан мылтыкны суырып алды, түтәсе белән аның аркасын төя башлады.

    — Ник аттың, кабәхәт! Ник аттың!!!

    Исмәгыйльнең күкрәк читлегеннән шыбырдап аккан кан башта идәнгә агып төште, аннары Хәлил белән Галиябануның аяк астына ага башлады.

    Бераздан кычкырыш-елаш тавышлары, каһәрләү, үкенү сүзләре ишегалдына күчте. Исмәгыйль боларның барысын да ишетте, әмма тора-бара тавышлар һаман саен ерагая барып, тәмам ишетелмәс булды, бөтен дөньяны әллә нинди сәер ап-ак төс биләп алды. Әнә кемдер үкси-үкси башын аның күкрәгенә куйды, берсеннән-берсе назлы сүзләр әйтеп, маңгаеннан, иреннәреннән үпте.

    — Исмәгый-и-ль!

    ... Авыл халкы бу вакыйганы бик озак оныта алмады. Хәтта кемдер "Исмәгыйль" бәетен язгач, ул шактый вакытлар телдән телгә күчеп йөрде.

    Дөп-дөп, дөп итеп тибә йөрәк,
    Кәккүк мәллә тәрәз артында?
    Сулып барам, саный кошкай,
    Саный мәллә минем башыма?

    Мин урамда үскән малай,
    Әфьюн иснәп йөрдем кайларда?
    Яшьлегемнән көлдем шулай,
    Шикле кызлар керде куенга.

    Дөп-дөп, дөп-дөп тибә йөрәк,
    Әҗәл мәллә тәрәз артында?
    Әнкәй, миңа дога кирәк,
    Укы инде тизрәк барсын да.

    Мин урамда үскән малай,
    Мин төкердем гомер таңына.
    Кәккүк санап торды, шулай
    Мин кададым агу тамырга.

    Дөп-дөп, дөп-дөп тибә йөрәк.
    Болыт мәллә тәрәз артында?
    Әнкәй, миңа дога кирәк
    Яшәү белән үлем чатында.

    Бу дөньяда берни дә мәңгелек түгел, бөтен нәрсә дә онытыла. Яшьләр инде бәетне яттан белми. Ә Хәлил белән Галиябану җиде бала үстерделәр. Аларның кайберләре инде Казанда яши, балалар үстерә. Авыл зиратындагы сәер кабер ташын карарга килүчеләр саны гына кимеми. Чөнки анда яшьләй харап булган егетнең исеме дә, фамилиясе дә, үлгән елы да юк. Кабер ташына нибары җан тетрәткеч бер сүз чокып язылган: "Вот и все". Инде анысы да кар һәм яңгырлар, вакытның үзе тарафыннан акрын гына юылып бара. Күрәсең, аны татарча яза белмәгән Казан кызы, кара күзле, кара кашлы Галиябану үзе чокып язгандыр. Һәр елның җәй ахырында бу кабергә бер хатын-кыз килә һәм аның үкси-үкси елаганын бөтен авыл ишетеп ята, дип сөйләгәннәре бар. Ул зиратта мин дә булдым. Шушы чордашыбызның фаҗигале язмышын сурәтләп гыйбрәтле әсәр язасым килде. Эпиграф итеп язган шигырем дә бар иде. Ләкин бераздан карарымнан кире кайттым. Нигә язарга? Безне барыбер укымыйлар. Язылганны укый, язылганны аңлый ала торган кешең булмагач, нигә дип әле сабый күңеледәй саф, чиста, пакъ кәгазъ битен интектерергә? Карандаш белән булса да кабер ташына шундый юллар язып калдырдым:

    "И бала, елама, ник елыйсың? Нәрсә, кем сине шомландыра? Аһ, бала, син дөрес сөйлисең, бу дөнья тиз туйдыра.

    Кемнән курыктың, нарасый? Җиргә үкенеп тума. Күр, балалар кар ашый — анда Кар кызы туа.

    Дөнья матур, дөнья киң ул, гел кара төстә түгел. Син - КЕШЕ һәм гел КЕШЕ бул, гел йолдызларга үрел. Ә без инде соңарганбыз, бик чиста түгел күңел. Без инде нык тапланганбыз, без инде КЕШЕ түгел!

    Заһид Мәхмүди
    повесть на татарском языке.
  • Заһид Мәхмүди:
  • Ак болыт (повесть)
  • Серле кунак (повесть)
  • Белмим (повесть)
  • Сары каеш – сары сагыш (повесть)
  • Мәхмүдиләр
  • Юморескалар
  • Фәлсәфә дәфтәреннән
  • Имтихан (фантастик хикәя)
  • Эзләмә (фантастик хикәя)
  • Җен тыкырыгы (фантастик хикәя)
  • Соңгы очрашу (фантастик хикәя)
  • Тәмуг чәчәге (фантастик хикәя)
  • Ахырзаман шаукымы (фантастик хикәя)
  • Мунча (фантастик хикәя)
  • Җансызларга - җан (фантастик хикәя)
  • Югалган ачыш (фантастик хикәя)
  • Айваз — Болгар улы (фантастик хикәя)
  • Ул җирне сагынган иде (фантастик хикәя)
  • Табип Бәйтулла (фантастик хикәя)
  • Профессор Мияугөл (фантастик хикәя)
  • Йолдызларга — йодрык (фантастик хикәя)
  • Җиңелү (фантастик хикәя)
  • Әхлаклылар каласы (фантастик хикәя)
  • Серле кеше (фантастик хикәя)
  • Шомлы гасыр (фантастик хикәя)
  • Яхшыга юрыйк, Мингол (фантастик хикәя)
  • Соңгы роман (фантастик хикәя)
  • Әче балан (повесть)
  • Елак агач (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх