• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Заһид Мәхмүди

    Йолдызларга — йодрык

    (фантастик хикәя)

    Хатынны әнисе янына кунакка — Тимер йодрык галактикасына озатып җибәргәч, эчем поша башлады. Ары сугылдым, бире сугылдым, уемда гел ул. Нинди генә чибәр егетләр очрамас иксез-чиксез җиһан киңлегендә. Беркем белми, беркем күрми — теләсәң нәрсә эшлә.

    Сакланганны Ходай саклар дип, мин дә юлга чыгарга иттем. Себеркегә атланып очып булмый бит инде, кораб эзләп “Космопрокатка” чаптым. Сайлый-сайлый мием череп бетте: берсенең элемтә блогы бозылган икенчесенең двигателе эшләми, өченчесенең... Кыскасы, бер генә төзек очкыч та калмаган.

    Киттем Хәбир янына. Кайчандыр бик якын дуслар идек, корабын бирмичә калмас, янәсе.

    Мин кергәндә, ул шифоньерда актарына иде.

    — Нәрсә эзлисең? — дим.

    — Нәрсә булсын, — ди теге, көрсенеп, — башның сызымын инде. Әллә кая куйдым, тәрене. ТОСИ*дан (* ТОСИ — терек организмнарны сипләү институты.) алып кайткан кебек идем үзен.

    Дустымның крокодил кабырчыгыдай кытыршы баш капкачын, иләмсез озын колакларын күргәч, ирексездән елмаеп куйдым.

    — Елмай, елмай, — дип мыгырданды Хәбир, авызын турсайтып. — Үзең шундый хәлгә кала күрмә. Берәр мәймүн башы ясап бирсәләр... — Аннары ул дустанә рәвештә аркамнан сөеп алды. — Йә, ярый, кофе эчәсеңме? Атнакич өлкән кызым Венера планетасыннан җибәргән иде. Ул анда хәзер балаларга татар теле һәм әдәбияты укыта.

    Шундый эссе көнне кем баш тартсын инде тәмле эчемлектән.

    — Бик һәйбәт булыр, тик каты итеп ясама. Беләсең бит, кан басымым югары.

    Хәбир, гәүдәм тирәли кулын йөртеп, сәламәтлегемне тикшерә башлады.

    — У-у, беткәнсең син, ахири. Башыңны яңасына алыштырырга кирәк. Йөрәгең дә дан түгел.

    — Синекен алыштырганнары да бик җиткән, — мәйтәм, кул селтәп. — ТОСИда крокодил башы ясатканчы, башсыз йөрүең яхшырак.

    — Бик дөрес. Башка Ходай ташы төшмәгән булса, ТОСИга якын да киләсе кеше түгел идем мин. Нинди матур башны харап иттеләр. Син дә шулар аркасында борынсыз йөрисең бит.

    Мин кайчандыр борын булган җиремне күлмәк җиңе белән сыпырып куйдым.

    — Йөрисең инде, башыңа төшкәч.

    — Кем тешләп өзде дисең әле?

    — Солярия планетасында су коенганда инде, ерткыч балык тешләде. Әллә кайко, әллә...

    — Син, ахири, яңа борыннан баш тартма. Әрмән борыны булса да, чүтеки борынсыз йөрү түгел бит.

    — Үзләренә булсын.

    — Мин Тимер Йодрык галактикасына очага дип торам әле, — диде Хәбир, кайнап чыккан кофены кечкенә касәләргә агызып. — Дөрес булса, андагы белгечләр кеше әгъзаларын бик оста ясыйлар икән.

    Шатлыгымнан чак кына кычкырып җибәрмәдем. Димәк, безгә бергә очарга да була!

    ...Өч-дүрт көннән Хәбирнең ике урынлы корабы белән антидөньяга юл тоттык. Аның нәрсә икәнен беләсегез килсә, бер башы ватылган тавык йомыркасын күз алдына китерегез. Йомырка кабыгы — һичбер кораб үтеп керә һәм чыга алмаслык гравитация дивары, йомырка сарысы — Тимер Йодрык галактикасы. Антидөньяга дивар йомылып бетмәгән урыннан гына керү мөмкин.

    ...Җиде ел җиде көн кебек үтте дә китте. Бер парсеклык юл калгач, Аждаһа планетасының иң затлы рестораннарында атна буе үрмәкүчкә охшаган ун аяклы, ун куллы чәчбиләр белән типтердек. Дөрес, айныгач бик уңайсыз булды. Исерек чакта уйламыйсың бит ул, кеше булды ни, аеры коерык ни...

    Без тагын юлда. Тирә-юньдә йолдызлар ара-тирә Җиргә су алып кайтучы кораблар, җиһан буйлап бер баштан бер башка сәфәр кылган дәрвиш астероидлар һәм метеоритлар очрый.

    Берничә көннән Тимер Йодрык галактикасына якынлаштык. Ләкин йомылып-тоташып бетмәгән ике гравитация кыры арасына килеп кердек кенә дигәндә, корабта сәер күренеш барлыкка килде: приборларның теле нульдә, баш очында сәер утлы шарлар очып йөри. Нидер үтереп-үтереп чигәләрне кыса. Һәм очкыч та туктап калды.

    Шулай аптырап утырганда, Хәбир йодрыгы белән идарә пультына китереп сукты.

    — Каһәр, гравитация кыры йомылган! — дип мыгырдады ул.

    Бу сүзләрдән эчем суынып китте.

    — Бөтенләй үк йомылып беткән микәнни?

    — Мең елдан соң гына ачылачак. — Хәбир башын диварга төя-төя елап җибәрде. — Миңа яңа баш кирәк, баш! Мин крокодил башлы булып калырга теләмим!

    — Тынычлан, — дим тегеңә, — мин менә хатынсыз да калдым әле.

    — Хатынны алыштырып була, ә башны...

    — Алыштырып була, имеш. Бик беләсең килсә, бу хатынны ун башка да алыштырмас идем мин. Ул янымда булса, аның гарешкә ашкан сеңлесенең оча торган җиңел машиналар эшләп чыгаручы корпорациясе президенты булачак идем, каһәр. Хәзер барысына да туганнан туган апасы хуҗа булачак инде.

    — Сызымын тап та, яңаны ясат.

    — Барыбер файдасы юк, бездә хатынның төп нөсхәсе генә гамәлдә санала. Бюрократлар! Аннары аның сызымын төшертергә дә онытканмын әле мин.

    — Бусы начар, — диде Хәбир, мине чын күңелдән кызганып.

    Җиргә кайткач, чормадан хатынның унсигез яшьлек чагындагы сызымын эзләп таптым да ТОСИга заказ бирдем. Гаҗәп бит, бу юлы аны элеккесенә караганда да матуррак итеп ясаганнар иде. Тик иртәрәк сөенгәнмен икән. Үзгәртеп күрсәткәннәр дә соң сызымын! Бер көн маташтым, ике көн, һич кенә дә сызымнар туры килми. Озак яши алмадык, аерылыштык.

    Хәзер мин аяз төннәрдә тормышымны бозган йолдызларга карап йодрык күрсәтәм.

    Заһид Мәхмүди
    фантастический рассказ на татарском языке.
  • Заһид Мәхмүди:
  • Ак болыт (повесть)
  • Серле кунак (повесть)
  • Белмим (повесть)
  • Сары каеш – сары сагыш (повесть)
  • Мәхмүдиләр
  • Юморескалар
  • Фәлсәфә дәфтәреннән
  • Имтихан (фантастик хикәя)
  • Эзләмә (фантастик хикәя)
  • Җен тыкырыгы (фантастик хикәя)
  • Соңгы очрашу (фантастик хикәя)
  • Тәмуг чәчәге (фантастик хикәя)
  • Ахырзаман шаукымы (фантастик хикәя)
  • Мунча (фантастик хикәя)
  • Җансызларга - җан (фантастик хикәя)
  • Югалган ачыш (фантастик хикәя)
  • Айваз — Болгар улы (фантастик хикәя)
  • Ул җирне сагынган иде (фантастик хикәя)
  • Табип Бәйтулла (фантастик хикәя)
  • Профессор Мияугөл (фантастик хикәя)
  • Йолдызларга — йодрык (фантастик хикәя)
  • Җиңелү (фантастик хикәя)
  • Әхлаклылар каласы (фантастик хикәя)
  • Серле кеше (фантастик хикәя)
  • Шомлы гасыр (фантастик хикәя)
  • Яхшыга юрыйк, Мингол (фантастик хикәя)
  • Соңгы роман (фантастик хикәя)
  • Әче балан (повесть)
  • Елак агач (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх