• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Заһид Мәхмүди

    Профессор Мияугөл

    (фантастик хикәя)

    Эдик белән мәктәптән кайтып килә идек.

    - Айрат, мин вакыт машинасы уйлап таптым,— дип колагыма пышылдады ул. Аннары, тынлап тормыйлармы дигәндәй, як-ягына каранып алды.

    - Хыялый инде син,— дидем мин, ышанасым килмичә, бәлкем, космик кораб та ясагансыңдыр әле?

    - Ник, ышанмыйсынмы әллә? Әйдә алайса безгә киттек. Мин сиңа аны якын дус итеп кенә күрсәтә алам. Тик бу турыда беркем дә белмәсен, яме. Әгәр берәр галим ул машинаны кулына төшерсә, аны мин уйлап тапканга берәү дә ышанмаячак.

    Эдик физика белән математиканы су урынына эчә. Узган төсле телевизор җыеп, бөтен мәктәпне шаккатырды, укытучылар да аның белән кул биреп исәнләшәләр. Мнәнинди зур кеше ул, минем дустым Эдик!

    Өйләренә кайткач, без анын бүлмәсенә уздык. Эдик суыткычка охшаган бер әйбергә төртеп күрсәтте. Мин кычкырып көлә башладым.

    - Ә-ә, шәп суыткыч ясагансың икән!..

    - Син үзен суыткыч,— диде дустым, үпкәләп.— Вакыт машинасы ул. Төгәл эшләми бугай әле ул. Кичә мәчебезне икенче вакытка җибәргән идем, кире кайтара алмадым. Киләчәккә барамы ул, үткәнгәме — анысын әйтә алмыйм.

    — Әкият сөйләмәсәнә? Нинди вакыт машинасы булсын ди инде бу!!!

    — Алайса, әйдә, кабинага кереп утыр,— диде Эдик, гарьләнеп.— Кара аны, киләчәктә яисә үткәннәрдә калсаң, миңа үпкәләмә. Кабат әйтәм: дөрес эшләми бугай ул.

    — Нигә кермәскә, керәм! — дидем мин, «уйлап табучының» алдаганлыгына һич тә шикләнмичә.

    Эдик мине кочаклап алды.

    — Бәлки, без соңгы тапкыр очрашабыздыр. Әти-әниеңә нәрсә тапшырырга?

    — Юк белән башны катырма,— дидем мин, борынымны җыерып.— Бу суыткыч белән абзар артына да китеп булмый.

    Юкка әтәчләнгәнмен икән! Эдикның сүзе дөрес булып чыкты. Кабинага кереп утыруга чак кына сизелерлек сызгыру ишетелде. Ярдан ыргытылган таш кебек, ниндидер төпсез упкынга төшеп киттем. Бүтән берни дә хәтерләмим.

    ...Кояшлы матур көн иде. Күк йөзе зәп-зәңгәр. Ниндидер бер ял паркында эскәмиядә утырам. Җир өстеннән ике-өч сантиметр биеклектә очып йөрүчеләр арасында бер генә карт-коры да күренми — барысы да зифа гәүдәле, яшь, матур кешеләр. Бәс, мин утырган эскәмия дә һавада эленеп тора икән! Агачлар пластмассадан ясалган (тотып карадым), ботактан ботакка кунып, чут-чут итеп сайраган кошлар да робот кына булып чыкты.

    — Абый,— дидем мин, янымнан узып баручы бер,ир кешене туктатып,— мин ничәнче гасырга эләктем икән?

    — Вакытдромда белешергә зиһенең җитмәдемени, энекәш? — диде ул, мине оялтып.— Син утызынчы, гасырда, Казан шәһәрендә.

    Аның киеме егерменче гасыр модасыннан әллә ни аерылмый иде. Шул ук костюм-чалбар, күлмәк, галстук.

    — Рәхмәт,— дидем мин, чөгендер кебек кызарып,— моннан соң һәрвакыт игътибарлы булырмын.

    — Сиңа ничә яшь?

    — Унике.

    — Сәер, бик сәер,— диде танышым, баш чайкап.— Вакытдромда унсигез яше тулмаган балаларга билет бирү тыела бит. Хәер, компьютер да ялгыша күрәсен.

    — Нигә тыела?

    — Моннан илле ел элек бер яшүсмер таш гасырыннан утыз беренче гасырга мамонт алып кайткан иде. Мамонт, бу сәер мохитны күреп, вакытдромнын астын-өскә китергән. Хәзер балаларга вакыт машинасында сәяхәт итү катгый тыела. Ярар, мин бик ашыга идем, бабамнын бабасы янына — егерме сигезенче гасырга барып кайтырга кирәк. Ул — Цефей йолдызлыгы-нын Юлбарыс планетасында безгә охшаш акыллы затлар яшәгәнлеген исбат иткән атаклы галим. Анын легендар сәяхәте турында күбрәк беләсе килә. Ә аягындагы кроссовканны салып ыргыт, юкса штраф чәпәүләре мөмкин.

    — Нигә?

    — Гафу ит, энекәш, вакытдромга соңга калам,— диде дә танышым бик тиз күздән югалды.

    Шулай аптырап утырганда, яныма чәченә ак бантик бәйләгән бер кыз килеп утырды. Кыяфәтенә караганда, ул минем яшьтәш булырга тиеш.

    — Син ничәнче класста укыйсын? — дип сорадым мин, юри кызыксынып.

    — Безнен гасырда мәктәпләр юк,— дип җавап бирде ул, минем кроссовкамнан күзләрен ала алмыйча.— Кешелек туплаган белемне безнең баш миенә тууга ук яздыралар. Көндәлек информацияне без шәһәр урамнарына куелган компьютерлардан беләбез.

    — Алайса, син күп беләсен инде,— дидем мин, аннан көнләшеп.

    — Бездә барысы да күп беләләр.

    — Ә син Тукайны беләсеңме?

    — Ул минем иң яраткан шагыйрем.

    — Татармы соң син?

    — Без барыбыз да җирлеләр.

    — Ә нигә син татарча сөйләшәсең?

    — Син бит үзең шушы гүзәл телдә сөйләшергә теләк бел дердең,— диде кыз, минем ахмаклыгыма шаккатып.

    — Белдерүләр, урамдагы тамгалар нинди телдә языла?

    — Эсперантода билгеле. .

    — Нигә бу каеннар пластмассадан ясалган, кошлар да чы түгел?

    — Кешеләр табигатьне саклап кала алмаганга күрә.

    — Мин үзем егерменче гасырдан. Әйт әле, Өченче бөте1 дөнья сугышы...

    Шулчак шәһәр өстендә кыр казы кебек каңгылдап очкг зур аккош күренде.

    — Нинди кош бу? — дип сорадым мин, исем китеп.

    — Безнең заман очкычлары ул. Аларны күптән юкка чы кан кошларга охшатканнар. Бик беләсең килсә, бездә киел род махсус фабрикаларда ясала.

    — Күп сорау биргәнемә ачуланмагыз,— дидем мин уңа сызланып.— Ни өчен сездә кешеләр очып йөри?

    — Элек урамнар бик пычрак булган. Шуңа күрә без хәз телепатия идарә итә торган микроочкыч башмаклар киеп йөр без.

    Мин бармагым белән кызыл мәрмәр түшәлгән юлны сып рып карадым. Шаккаткыч, бер генә тузан әсәре дә юк. Ул ар да каршыбыздан ап-ак күсе йөгереп узды.

    — Ә менә егерменче гасыр урамнарында күселәр йөгер йөрми,— дидем мин мактанып.

    — Ул гап-гади робот, җиргә төшкән чүпне җыеп йөри диде кыз, урыныннан торып.— Ярар, миңа китәргә вакыт. С бул, егерменче гасыр!

    Ул күздән югалгач, аяк астымда урала-урала бер мәче сырпалана башлады. Әһә, Эдикларның Мияүгөлләре бит бу!

    — Кил монда, кил, пес-пес-пес!

    Мәче үрсәләнеп битемне яларга кереште.

    — Мин сине беләм, Айрат. Син Эдикның классташы. Тирә-юньгә күз салдым — бер генә җан әсәре дә күренми.

    — Айрат, дим!

    Йа! Моны инде могҗиза дип кенә булмый — мәче кешечә сөйләшә! Хәлемнең начарлануын сизгән Мияугөл ашыга-ашы-га сөйләргә кереште:

    — Мин бер шаян малай кулына эләктем. Ул, кызык ясыйм дип, кешелекнең бар белемен минем мигә яздырды. Шуннан соң кеше кебек уйларга, борчылырга, яратырга өйрәндем һәм теләсә нинди телдә сөйләшә алам.

    Мияугөл елый иде.

    — Елама,— дидем мин, аны тынычландырырга тырышып,— егерменче гасырга кайткач, мәчеләр өчен гомуми урта белем бирү мәктәпләре, югары уку йортлары ачарбыз. Миңа да математикадан булышырсың, юкса минем ул фәнгә көч җитми.

    — Их, Айрат, мин бит профессор булуыма шатланып еламыйм. Чын мәче буласым килә минем, ишетәсеңме?!

    Кинәт таныш сызгыру ишетелде. Күз алларым караңгыланып китте, гәүдәм авырайганнан-авырая бара, чытырдатып күзләремне йомдым.

    Күзләремне ачсам, Эдикның вакыт машинасында утырам икән мин.

    — Айрат, чык тизрәк! — дип кычкырды дустым бар көченә.— Чык, дим! Юкса, бу каһәр суккан машина сине палеозой эрасына алып китәчәк.

    Мин урынымнан кузгалмакчы булдым — селкенерлек тә хәлем юк. Эдик якадан өстерәп чыгармаса, эшләр харап иде.

    — Уф! — диде дустым, маңгай тирен сыпырып.— Исән-сау кайтуыңа һич ышанып булмый. Их син, күчтәнәч тә алып кайтмагансың, ичмаса.

    — Утызынчы гасырга барып кара, күчтәнәч турында уйлар лык вакытың булыр микән,— дидем мин, акланырга теләп.-Анда, малай, чәчләр үрә тора. Хәер, бер күчтәнәч бар бары да... Мияүгөл професс...

    Мәче шундый усал итеп карады, хәтта тәнемнән электр тс гы узгандай булды. Шунлыктан авызны йомарга туры килд<

    — Күчтәнәч, имеш! — диде үпкәләгән дустым, борыны «лышт» итеп тартып.— Туа туганнан мәче халкын яратмыйк алып кит, үзеңә булсын!

    Хәзер миңа математикадан бирелгән эшләрне Мияугөл ген эшли.

    Заһид Мәхмүди
    фантастический рассказ на татарском языке.
  • Заһид Мәхмүди:
  • Ак болыт (повесть)
  • Серле кунак (повесть)
  • Белмим (повесть)
  • Сары каеш – сары сагыш (повесть)
  • Мәхмүдиләр
  • Юморескалар
  • Фәлсәфә дәфтәреннән
  • Имтихан (фантастик хикәя)
  • Эзләмә (фантастик хикәя)
  • Җен тыкырыгы (фантастик хикәя)
  • Соңгы очрашу (фантастик хикәя)
  • Тәмуг чәчәге (фантастик хикәя)
  • Ахырзаман шаукымы (фантастик хикәя)
  • Мунча (фантастик хикәя)
  • Җансызларга - җан (фантастик хикәя)
  • Югалган ачыш (фантастик хикәя)
  • Айваз — Болгар улы (фантастик хикәя)
  • Ул җирне сагынган иде (фантастик хикәя)
  • Табип Бәйтулла (фантастик хикәя)
  • Профессор Мияугөл (фантастик хикәя)
  • Йолдызларга — йодрык (фантастик хикәя)
  • Җиңелү (фантастик хикәя)
  • Әхлаклылар каласы (фантастик хикәя)
  • Серле кеше (фантастик хикәя)
  • Шомлы гасыр (фантастик хикәя)
  • Яхшыга юрыйк, Мингол (фантастик хикәя)
  • Соңгы роман (фантастик хикәя)
  • Әче балан (повесть)
  • Елак агач (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх