• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Заһид Мәхмүди

    Табип Бәйтулла

    (фантастик хикәя)

    Космодромда Бәйтулланың кәефе бик тиз кырылды. Бил кассасы янында шыгрым тулы халык иде. Җитмәсә, билетл инде күптән сатылып беткән. Ә Галлей кометасы койрыгы кад чират һаман озыная бара. Адәм заты шундый сәер бит ин ул: ахыргача нәрсәгәдер өметләнә, нинди дә булса могҗи көтә. Ә Бәйтулла үзен алдарга яратмый, һәрвакыт аек ак1 белән эш итә. Нишләргә? Гыйфрит планетасына килесе ре икенче атнада гына булачак. Бәхете киредән тегелгән инде ань Әллә нигә бер курортка барырга дип юлга чыга, анда да б тен планнары чәлпәрәмә килә. Башын кашып торды-торды

    Бәйтулла, төкерим әле билетыгызга дип, «Җир — Гыйфрит» корабы торган платформага юнәлде. Болай да утыра ул, янәсе. Кесә тулы акча, кем әйтмешли.

    Кораб ишеге янында чибәр генә бер стюардесса басып тора иде. Чибәр дип, әллә ни чибәр дә түгел инде. Чөнки мондый өч аяклы, өч куллы Гыйфрит кызларын ямьсез дияргә дә мөмкин. Ә менә бөтенгаләм аларны иң сылу, иң матур кызлар дип саный.

    Бәйтулла стюардессаны үгетләп тә, куркытып та карады. Әмма һичничек уңышка ирешә алмады. Киребеткән кыз иде бу: «Билетсызларны утыртып, премиядән колак кагасым килми әле»,— дип өзә дә куя. Күндәмнәрме дисәң, болар җирлеләрдән шактый калышалар икән. Безнекеләрне, ичмаса, акча төртеп булса да, күндерергә була.

    Ахыр чиктә, Бәйтулла, тәмам өметен өзеп, читкә барып басты. «Дөрләп яна инде болай булгач путевка! — дип уйлады ул, сыкрап.— Көне килеп җиткәч кенә отпускы биргән директорны әйтер идем... Урам себерүче робот проектын эшләп бетермичә аяк та атламыйсың дип тоткарлады бит».

    Кораб очып китәргә ун минут калгач, бәхет дигәне елмаеп куйды тагын. Стюардессаның баш түбәсенә әчтерхан чикләвеге кадәр ходай ташы килеп төште.

    «Күкне тишкәләп бетергәч шулай була инде ул,— дип мыгырдады Бәйтулла, тирән канәгатьләнеп.— Метеоритлардан да саклый алмый башлады безне атмосфера».

    Аның сүзләрендә бераз хаклык бар. Чыннан да, ул яшәгән шәһәрдә, башына ходай ташы төшү сәбәпле, көненә ике йөзгә якын кеше больницага эләгә.

    Платформага такта кебек сузылып яткан бичара стюардесса янында кайнаш купты. Ике-өч минуттан, сиренасын улатып, ашыгыч ярдәм магнитопланы килеп туктады.

    Форсаттан файдаланып, шыпырт кына ишектән кереп барганда, Бәйтулла тач шундый ук стюардесса белән маңгайга-маңгай сөзешеп алды. «Их,— дип ыңгырашты ул, кабартма кебек ка барып чыккан маңгаен уып,— кай арада килеп чыктың соң әле син, башыңа Уран планетасы төшкере нәрсә!» Стюардесса җир леләр телен аңлый иде булса кирәк. Әдәпсез пассажирга ачуь чыккан кыз, өч кулын да .йодрыклап, аның өстенә ташланды

    Шушы күңелсез хәлдән соң илле яшьлек картның тәмам кәефе кырылды. «Ничек җаен табарга икән моның?» — дип уйлады ул, катлаулы кроссворд чишкәндәй шабыр тиргә батып

    Тырышкан ташка кадак кагар, дип юкка гына әйтмәгәннәр борынгылар. Баш вата торгач, Бәйтулла да әмәлен тапты. Хәй ләкәр карт кулындагы алтын балдакны бер гыйфритле егетнеь кырык ямаулы, өч җиңсәле пиджагы белән өч балаклы чалбарына алмаштырып алды. И гаҗәпләнде инде космос сарыгы. Алдадым бит җирлене дип уйлагандыр инде ахмак. Алай гына алдап булмый шул Җир аферистларын. Күр дә тор, берничә минуттан Бәйтулла да йомшак креслода җәелеп утырачак. Ә балдакны аны, боерган булса, яңадан сатып алабыз.

    Пиджак белән чалбарны киде дә Бәйтулла, йә баш, йә Maj дип, туп-туры стюардесса янына атлады. Кардәшлек хисләрен дә уйнап карый янәсе, инвалид булып килә бит, кызганмы* калмас, шәт иншалла.

    — Ни булды сезгә, якташ? — дип сорады стюардесса, Бәй-тулланың бер аягы һәм бер кулы юклыгын күреп.

    — И, сеңелем,— диде карт, күзләреннән яшь чыгарып,— бер сабыйны магнитоплан астыннан коткарганда харап була яздым мин. Елдан артык больницада аунап яттым, Гыйфрит планетасын төшләремдә күреп интегә идем. Хәзер менә кайтырга дип чыксам, кесәдә сукыр бер тиен дә калмаган.

    — Борчылмагыз, абый,— диде стюардесса, аны чын күңел дән кызганып.— Өченче блокка узыгыз, анда буш урыннар бар

    Лифтта өченче блокка күтәрелгәч; Бәйтулла иллюминатор янындагы йомшак утыргычка барып ауды. «Аллага шөкер,— дип уйлады ул, куанып,— тәки ышандырдым бит».

    ...Кораб Кояш системасыннан чыкты, Бәйтулла исә, бераз черем итеп алырга теләп, кул сәгатенә көйләнгән йокы аппаратының маҗаралы төшләр күрсәтә торган блогындагы төймәгә басты.

    Төш Казан мафиясе турында иде. Имеш, Бәйтулла үтә зиннәтле ресторанда утыра. Берсеннән-берсе матур, нечкә билле хур кызлары аның тирәсендә йөгерешеп йөриләр. Кинәт һич көтмәгәндә, комиссар Кәрами атылып килеп керә. Әмма ул Бәйтулланың мишень кебек зур маңгаена бер-ике ядрә чәписе урында никтер киерелеп төчкереп җибәрә. Тукта, төш программасында мондый нәрсә булырга тиеш түгел бит, ниткән төчкерү ул тагын?

    Бәйтулла уянып китте. Аның янында изелеп беткән эшләпә кигән кылыч борынлы, күлмәк төймәседәй кечкенә яшел күзле бер бөкре карт утыра иде. «Кешеләр хәзер әдәпсез,— дип уйлады ул, ачуы чыгып.— Шулай каты итеп төчкермәсә дә була иде бит бу адәмгә». Авызын зур итеп ачып бер иснәнеп алгач, Бәйтулла иллюминаторга күз салды.

    И серле инде бу галәм дигәннәре! Ул шушы бөек чиксезлек алдында һәрвакыт югалып кала. Үзен шундый көчсез, шундый мескен җан итеп тоя ки, хәтта ирексездән үзенең ни өчен яшәве турында уйлана, чиксез материя диңгезендә үзен тузан бөртегедәй хис итә. Ахыр чиктә, төпле бер фикергә килә алмыйча, минем яшәвемдә дә бер мәгънә бардыр инде, юкка тудыр-маганнардыр дип, нәтиҗә ясарга ашыга.

    Йокыдан тәмам айныгач, Бәйтулла стюардесса китергән ике шешә буза белән бер бутербродны сыйпап куйды. Аннары ул иллюминатор астындагы автоматның дүртпочмаклы кызыл төймәсенә басты.

    — Тыңлыйм сезне, хөрмәтле пассажирыбыз,— диде автомат, тимер тавыш белән.

    — Миңа «Кичке Казан», «Космос яңалыклары», «Яңа ачышлар» газеталары кирәк.

    Автомат астыннан шуып чыккан алтын тартмада газеталар күренде, Бәйтулла дөньясын онытып газета укырга кереште.

    Газеталарның иң кызыклысы «Космос яңалыклары» иде. Ник дисәң, аның икенче-өченче битләрендә коллар сәүдәсе белән шөгыльләнүче космос пираты турында язылган. Игътибар белән фоторәсемен карасаң, юлбасарның кечкенә яшел күзләрендә коточкыч бушлык һәм зәһәр салкынлык сизәргә мөмкин.

    Мәкаләнең ахырына җиттем дигәндә, Бәйтулла сискәнеп куйды. Кемгә шулай бик охшаган соң әле ул? Кайдадыр күргәне бар аның бу кешене. Валлаһи күргәне бар!

    Шулчак аның күршесе яңадан төчкереп куйды. «Тәңрем! — дип уйлады Бәйтулла, имәнеп.— Бер тамчы су кебек юлбасарга охшаган бит бу карт!»

    Пират, аның калтырап төшкәнлеген күреп, усал елмаеп куйды.

    — Таныдыңмы, микроб? — диде ул, каралып беткән сирәк тешләре арасыннан ысылдап.

    — Ә?.. Әйе, таныдым,— дип җавап бирде Бәйтулла, куркудан башы әйләнеп.— Юк, юк, сезне һич танып булмый.

    — Тыныңны чыгарасы булма! — диде пират, пистолетын Бәйтулланың касыгына терәп.— Холкым бик начар, шушы уенчык белән маңгаеңа таракан сыярлык кына тишек тә ясап куюым бар.

    Бәйтулла, берсүзсез буйсынып, креслога сеңде. Бераздан блокта камыш сабагы юанлыгындагы кырык аяк-ы, кырык куллы ревизор күренде. Маңгаенда елтырап торган зур зәңгәр күзе, идәнгә тикле салынып төшкән кып-кызыл мыегы аның Циклоп планетасында туганлыгын күрсәтеп тора иде.

    — Хөрмәтле пассажирлар,— диде ул эсперанто телендә, хатын-кызларча чәрелдәп,— билетларыгызны әзерләгез!

    Ниһаять, ревизор алар янына килеп басты.

    — Сез Гыйфрит планетасыннан мәллә? — дип сорады ул Бәйтулладан, аның буш пиджак җиңсәсе белән чалбар балагын күреп.

    — Ә... ә... әйе...— дип җавап бирде Бәйтулла тотлыгып.

    — Нәрсә булды соң сезгә?

    — Җирдә бер баланы коткарганда магнитоплан астына эләктем.

    Ревизор билет сорамады. Бераз уйланып торгач, ул оятсыз елмаеп утырган юлбасарга мөрәҗәгать итте:

    — Билетыгызны күрсәтегез, гражданин!

    Пират, ишетмәмешкә салышып, авызын кыйшайтты һәм битараф кына, кесәсеннән марихуана чыгарды.

    — Гражданин, билетыгызны күрсәтегез,— диде ревизор, тавышын күтәрә төшеп.

    Азаулы юлбасар, ачудан агарынып, куен кесәсенә качырыл-ган пистолетын аның корсагына китереп терәде.

    — Әгәр дә хәзер үк тешсез авызыңны йоммасаң, мин менә шушы уенчык белән харакири ясыйм үзеңә,— дип ысылдады ул, төкрекләрен чәчеп.

    Циклоп бер мәлгә катып калды. Аның түгәрәк итләч йөзе куе яшел төскә керде. Ул. ике кулын да өскә күтәрде.

    — Акылыгызга килегез, гражданин! — диде ул, ярым пышылдап.

    — Йом, дим, авызыңны, галәм ишәге!

    Ревизор, ачы кычкырып, блокның икенче башына ташланды. Бу бөкрене шактый каушатып җибәрде. Ләкин ул бик тиз исенә килде һәм пистолет көпшәсен ревизорның аркасына төбәде. Куллары нык калтыраганлыктан, пират туры тидерә алмады. Лазер нуры, циклопны урталайга аермыйча, аның әрекмән яфрагыдай зур колак яфрагын кисеп төшерде. Яраланган ревизор үрсәләнеп лифт ишегенә ташланды. Җиңелергә күнекмәгән пират акыра-бакыра аның артыннан ташланды.

    Пассажирлар арасында кычкырыш-елаш китте.

    «Ниләргә дип мине юлга чыгардың, нинди зыяным тиде сиңа, тәңрем?!» — дип сыкрады Бәйтулла, курортка путевка алган көнен каһәрләп.

    Беравык вакыт узгач, репродуктордан пиратның карлыккан галибанә тавышы яңгырады:

    — Әй сез, амебалар, кораб минем кулда. Галәм киңлегендә ходай ташларыдай адашып йөрисегез килмәсә: минем әмердән башка урыныгыздан кузгаласы булмагыз. Ха-ха-ха!

    Бәйтулланың йөзе агарынып китте. Тиздән кол булачагыңны аңлаудан да авыр, җирәнгеч нәрсә бар микән? Шушы коточкыч сүзне ишетмәс өчен, ул төпсез галәм киңлегендә калырга да риза иде. Ул берничә тапкыр иллюминаторны ачарга, ватарга омтылып карады. Аннан, берни дә барып чыкмагач, тәмам хәлсезләнеп креслога сеңде. «Күпмегә сатарлар икән мине? — дип уйлады ул.— Бушлай гына бирерләр, ахры. Миндәй пенсия яшенә җиткән картлар нәрсәгә ярасын ди?»

    Нәүмизләнеп утыра торгач, Бәйтулла черем итеп алырга булды. Коллыкта йокы тимәячәген ул яхшы аңлый иде.

    ...Кораб зәңгәр тупны хәтерләткән планета атмосферасына кергәндә, уянды Бәйтулла. Менә алар, ап-ак болытлар аша узып, иксез-чиксез океан уртасында яткан шәһәр-утрауга төшә башладылар. Аста шырпы кабы кадәрле ап-ак биналар күренде. Кояштан берничә тапкыр кечкенә дүрт игезәк күк җисеме офыкка якынлашканнар иде.

    Кораб комлы грунтка төшеп утырды. Пассажирлар этешә-төртешә иллюминаторга ташландылар. Тәрәзәдән карасалар, авыр коралланган рыцарьларны хәтерләткән бихисап тимер роботлар гаскәре тезелеп тора иде.

    Ниһаять, лифт ишегендә бөкрегә ияргән өч тимер кеше күренде. Соңгы икесе гаскәр башлыклары иде булса кирәк. Чөнки аларның гына күкрәкләрендә зур зәңгәр билгеләр бар иде.

    — Шыңшымагыз!—дип акырды юлбасар, аяк тибеп.— Холкым бик начар, чебен урынына да күрмәм. Операция уңышлы тәмамланды, мин барыгызга да ирек бүләк итәм. Әмма менә бу аферистка,— диде пират, Бәйтулланың пиджагы белән чалбарын салдырып,— бу аферистка бездә бераз кунак булырга туры килер.

    — Минем бит сезгә бернинди дә зыяным тимәде, пират әфән де,— дип кычкырды ярымшәрә Бәйтулла, җан ачысы белән.— Харап итмәгез мине, алла хакы өчен җибәрегез!

    — Кулга алырга! — дип боерды пират, аның сүзләрен ишетмәмешкә салышып.— Каршылык күрсәтсә, профилактика өчен муен тамырына да бирергә була.

    Каршысына роботлар килеп баскач, Бәйтулла урыныннан торды. «Сау бул, Җиркәй! Сау бул, Казан! Сау бул, хатын!» дип уйлады ул, аздан гына елап җибәрмичә.

    Корабтан чыккач алар, тимер сугышчылар арасыннан узып, кызыл мәрмәр трибунага күтәрелделәр. Бу Бәйтулланы гаҗәпкә калдырды. Чөнки кол кеше өчен бу кирәгеннән артык зур дәрәҗә иде.

    — Исәнмесез, минем батыр сугышчыларым!—дип сәламләде аларны бөкре.— Мин сүземдә тордым: сезгә балчыктан яралган табип алып кайттым. Иртәгедән башлап, ул сезнең барыгызга да үзгәрешләр кертәчәк.— Юлбасар Бәйтуллага күз кысты: — Шулаймы, микроб?

    — Шу... шулай,— дип җавап бирде Бәйтулла, нәрсә турында сүз барганлыгын аңлап.

    — Ура! — дип кычкырдылар роботлар.— Юлбашчыбыз Кара Пәригә дан!

    — Ә хәзер сүзне минем маршалга бирик. Рәхим ит, Тор! Тимер кеше кызыл ут уйнап торган күзләрен гаскәр өстенә төбәде. Аннан соң зыңгылдавык тавыш белән боерык бирде:

    — Тигезлә-ән! Үрә-ә кат!

    Роботлар, буш консерв банкаларыдай шакылдап, сафларын тигезләделәр һәм таш кебек катып калдылар.

    — Сугышчылар! Ходай безнең кулга галәм язмышын тапшырды. Шушы кечкенә утрауда бөек Кара Пәри тәгълиматы белән коралланган тимер кешеләрнең данлы тарихы башлана. Без, үзләрен роботлардан да өстен санаган мактанчык җир-леләрне, гыйфритлеләрне һәм циклоплыларны юк итеп, галәмдә

    80 роботлар империясе төзергә тиешбез. Шакшы балчыктан әвәләнгән менә бу адәм заты сезнең баш миегездәге хәтер модулен алып ыргыткач, сез барыгыз да курку белмәс сугышчыларга әвереләчәксез. Кара Пәригә дан!

    — Дан! Дан! Дан! — дип акырдылар роботлар, маршалның чыгышыннан әсәрләнеп.

    — Мин инде илле ел роботларның азатлыгы турында хыялланам,— диде тәэсирләнгән Кара Пәри, яңадан сүз алып.— Адәм калдыклары, гыйфритлеләр һәм циклоплылар сезне мескен урам себерүчеләр иттеләр. Ә мин сезгә галәм хуҗалары булырга, йомшак тәнле акыл ияләренең үзләрен кол итәргә тәкъдим итәм.

    — Яшәсен Кара Пәри! Яшәсен азатлык! Яшәсен феррум сапиенс! — дип акырды гаскәр.

    Митинг беткәч, Бәйтулланы, күзләрен кара яулык белән бәйләп, ниндидер очкычка утырттылар.

    — Минем резиденциягә! — дип әмер бирде пират, алда утырган очучыга.

    Очу аппараты самверт иде булса кирәк, чөнки ул кунаклаган урыныннан ук һавага күтәрелде.

    — Кәефләр ничек? — диде бөкре, Бәйтулла җилкәсенә ку лын куеп. Бу сүзләрне ул шактый йомшак әйтте. Шунлыктаь әсир бераз батыраеп китте һәм сорауга сорау белән җавап бир де:

    — Әгәр дә мин сезгә эшләүдән баш тартсам?

    — Башта ике колагыңны кисәбез, аннан...

    — Җитте, җитте, санамагыз, мин риза,— диде коты алын ган Бәйтулла.— Бүтән белгечләр юк идемени? Мин бит инд карт һәм авыру кеше.

    — Әлегә без синдәй тәҗрибәле белгечләрне белмибез,— ди де пират.— Синең курортка китәсе көнеңне бик зарыгып көттек

    — Шымчыларыгыз яхшы эшли икән.

    — Аллага шөкер, зарланып булмый.

    — Робот үзен иҗат иткән акыл иясенә кул күтәрергә тиен түгел. Рәхмәт хисе булырга тиештер бит? — диде Бәйтулла, һаман үҗәтләнеп.

    — Рәхмәт хисе? Ә һомо сапиенс үзен яраткан табигатькә рәхмәт әйтә алдымы соң? Юк шул, юк! Ул, үзен табигатьтән дә көчлерәк, акыллырак һәм бөегрәк затка санап, аны буйсындырырга, мәсхәрәләргә, таларга кереште.

    — Акылыгызга килегез, сез бит үзегез дә кеше!

    — Мин кеше түгел, мин — робот!—диде пират, горурланып.— Мине моннан алтмыш ел элек Савалеевка авылында яшәүче бер карт — инженер-конструктор ясады. Мин ун елдан артык аның ялчысы булып яшәдем. Кер юдым, ашарга пешердем, идән себердем. Холкы бик начар иде. Кечкенә генә гөнаһым булса да, эт итеп кыйнады һәм мыскыл итте. Ул югында мин аның китапханәсендәге фәнни әдәбият белән танышып бардым.

    Ә беркөнне, ул мине китап укып утырганда тотты. Үләр хәлгә җиткәнче кыйнады ул мине! Урам этләрен дә шулай мәрхәмәтсез кыйнамыйлар. Шул ук төнне мин аны йоклап яткан урынында сөлге белән буып үтердем, һәм адәм затларын күралмый башладым.

    Бу хәлдән соң миңа Җирдә калырга ярамый иде. Космодромдагы корабны урлап, галәм киңлегенә очтым, һич көтмәгәндә кочагын җәеп каршы алган ирек мине тәмам исертеп җибәрде. Шулай галәм киңлегендә адашып йөри торгач, мин кешеләрнең котын алырлык мәрхәмәтсез космос юлбасары булырга ант иттем.

    Еллар уза торды. Ә мин исә төрле планеталардан Җиргә алтын-көмеш, якут-җәүһәр ташучы корабларны таладым, аларның экипажларын Үрмәкүч планетасы колбиләүчеләренә саттым. Таланган малны мин Елан планетасының бердәнбер коры җире булган шушы утрауда саклый идем.

    Тора-бара мин череп баедым. Ни эшләргә? Бу байлыкны кая куярга? Роботлар дәүләте төзергә кирәк, дидем мин үз-үземә. Аннан соң Җирдәге мафия ярдәмендә алты йөз меңлЕ робот юнәттем.

    Хәзер минем утрау казармалардан гына гыйбарәт. Хәрби дә ләт бу, табип.

    — Гаҗәп! — диде Бәйтулла, таң калып.— Сезне мин hv тә робот дип уйламас идем. Ялгышмасам, безнең планетада р< ботларны адәмгә охшатып ясый алмыйлар иде.

    — Монда шаккатырлык нәрсә юк. Мине иҗат иткән микрс гаҗәп талантлы кеше иде. Бөтендөнья фәннәр академиясең! дошманнары күп булу сәбәпле, ул кешегә охшаган робот пр< ектын яклый алмады.

    — Ә нигә ул сезне-карт чырайлы һәм — гафу итегез!-бөкре итеп ясады?

    — Ул мине ялчы буларак кына түгел, декоратив җиһаз ите тә асрый иде.

    — Фаҗигагезне яхшы аңлыйм,— диде Бәйтулла, аның б лән уртак тел табарга тырышып.— Шулай да сез куркынь планнарыгыздан баш тартсагыз иде.

    — Нәрсә? — дип акырды бөкре, кинәт үзгәреп.— Үземне планнардан...

    Ул уң кулын йодрыклап, Бәйтуллага кизәнде. Инженер-таби күзләре яулык белән бәйләнгән булуга да карамастан, аның с; гарга теләгәнен аңлап, бөрешеп куйды. Әмма пират сукмад

    — Ха-ха-ха!—дип көлде ул, аның дер калтырап утырг нын күреп.— Күрдеңме инде үзеңнең нинди камырдан ясалг ныңны? Кайнар канлы барлык мәхлуклар да шундый курка булалар. Инстинкт комачаулый сезгә. Ә робот куркуның ни ик; нен дә белми. Аңа кувалда ни дә, чүкеч ни. Шылдымы, микроб

    — Шылды,— диде Бәйтулла, аңа каршы әйтүнең күңелсе тәмамланачагын аңлап.

    Очкыч җиргә төшеп утырды.

    — Килеп җиттек,— диде юлбасар, әсирнең күзләренә бә1 ләнгән кара яулыкны чишеп.

    Бәйтулла ялгышмаган иде. Очкыч атом-төш энергиясе белән эшли торган өч кеше сыярлык 4-12 маркалы кечкенә сам-верт булып чыкты. Мондый үтә җайлы очкычлар Алабуга шәһәрендәге заводларның берсендә эшләнә.

    Кабинада шактый якты булса да, тышта караңгы иде. Тәрәзәдән җем-җем итеп балкыган таныш түгел йолдызлар күренә. «Шул арада кич булган бит, ә,—дип уйлады Бәйтулла аптырап,— биш минут узмады югыйсә».

    Самверт туктаган урынга һәр ун адым саен айбалталы тимер сугышчылар тезелгән. Шуннан алар текә алтын баскыч буйлап океан ярындагы кыяга күтәрелә башладылар. Кыя түбәсендә конус сыман кызыл бина кукраеп тора иде. Сугышчылар югарыга табан: «Бөек Кара Пәри кайта!» дигән хәбәр тапшырдылар. Хәбәр кайтаваздай кабат-кабат иясенә кире кайтты.

    Ярты юлны узгач, гыж-гыж килә башлаган Бәйтулла, хәл алырга дип, туктап калды.

    — Җегәрең бетте мәллә? — диде пират, аның маңгаеннан шаулап аккан тирне күреп.

    — Уф! — диде Бәйтулла, баскычка лапылдап утырып.— Бөек Кара Пәригә үз резиденциясенә күтәрелер өчен бер лифт ясап кую әллә ни кыйммәткә төшмәс иде төшүен.

    — Акыл өйрәтмә, чебеш!—диде бөкре ысылдап.— Балчыктан яралгансың икән, физкультура белән шөгыльләнергә кирәк. Әйдә, тор, кадалмассың әле.

    Менеп җитәрәк, ишек төбендә басып торган ике робот чалыштырып куйган айбалталарын аердылар.

    Калын таш диварларында дөрләп торган күпсанлы факеллардан гайре шәрә, иркен бина эчендә алмаз тәхет кенә иде. Хәер, роботлар моңа мохтаҗ түгел ләбаса. Алар ял итмиләр, чөнки армыйлар, шуңа йокламыйлар да һәм, әлбәттә, ашамыйлар.

    Сарай хуҗасы белән әсирне робот каршы алды.

    — Исәнмесез, галиҗәнаб! — диде ул, кулындагы көмеш касәне бөкрегә сузып.— Юлда сусагансыздыр, тамак чылатып алыгыз.

    — Сәлам, сәлам, Hop! — диде пират, аның аркасыннан сөеп— Миннән башка күңелсез булмадымы? — Ул касәне алып йотлыга-йотлыга андагы сыеклыкны эчәргә кереште.— Ну тәмле дә соң бу машина мае! Рәхмәт, Hop! Боерган булса, роботлар империясен төзегәч, мин сиңа эчке этләр... Тфү! Эчке эшләр министры портфелен ышандырачакмын.

    — Ышанычыгыз өчен зур рәхмәт, галиҗәнаб. Табипне кая урнаштырырга кушасыз?

    — Минем тәхет янында — идәндә йоклар. Пычак та булмас, хәсрәтләнмә. Бар, аңа да салып бир әле машина маен. Ул да сусагандыр инде.

    Бәйтулла куырылып куйды. «Менә сиңа күрәселәрең булса,— дип уйлады.— Мышьяк тәкъдим итәселәре генә калды хәзер».

    — Гафу итегез, галиҗәнаб, ул бит машина мае эчә алмый,— диде робот, Бәйтуллага ярдәмгә килеп.

    _ Дөрестән дә, ничек бу турыда уйламаганмын икән мин?

    Аның бит әле ашыйсы да килә булыр.—Пират колак артын кашып куйды.— Сусаса, төче су бар барын да... Тәк, тәк, тәк... Безнең утрауда үсә торган үсемлекнең исеме ничек әле?

    — Шайтан таягы.

    Пират Бәйтуллага таба борылды:

    — Ул — бездә үсә торган бердәнбер үсемлек. Сиңа берникадәр вакыт шайтан таягы белән тукланып торырга туры килер инде. Вегетариан буласың, димәк. Әлегә башка берни дә тәкъдим итә алмыйм.

    — Кара Пәри әфәнде,— диде Бәйтулла, агарынып,— кай да күргәнегез бар адәм затының шайтан таягы белән туклан ганын? Аны бит хәтта хайваннар да читләтеп уза.

    — Әлегә башка төрле азык тәкъдим итә алмыйм. Безне! планетада яшәеш микроблар һәм бактерияләр рәвешендә генә башланып килә, ком ашарга, мәрмәр кимерергә теләсәң, рәхим ит, хет хәзер үк нәфесеңне канәгатьләндерә аласың.

    — Алай булгач, шайтан таягы каян килеп чыкты?

    — Мин аны Җирдә үк бик ярата идем. Тик менә исемен генә гел онытам. Склероз шайтан. Аны миңа туган көнгә сугышчыларым бүләк итте. Кораб талаганда бер хатын-кызның чәчәкләр букетыннан килеп чыккан. Саргаеп кибеп беткәч, орлыгын юри генә җиргә чәчкән идем — климат килеште, ахрысы — бөтен утрауны басып алды.

    — Кара Пәри әфәнде, мин бер атнадан артык ач тора алмыйм,— диде Бәйтулла протест белдереп.— Мөмкин кадәр тизрәк адәм заты ашарлык азык-төлек юнәтегез.

    — Эш күрсәтсәң, бездән калмас, алдыңда патшалар ризыгы гына торыр,— диде бөкре.— Әгәр дә начар эшләсәң, чамала...

    Юлбасар, Бәйтулланы Hop карамагында калдырып, тәхеткә менеп утырды.

    Пират уң кулы белән үзенең эченә басты. Шулчак йөзе мәетнеке төсле агарынып калган бөкре чүпрәк курчак кебек шәлперәеп төште. Робот әнә шулай энергиягә экономия ясый иде.

    Бәйтулла мәрмәр идәнгә сузылып ятты. Ул да шактый арыган иде. Йөрәген сагыш хисе теткәләгән карт гүзәл планетасын, сөекле Казан каласын, хатынын искә төшерде. Үтереп йокысы килсә дә, һич йоклап китә алмады. Таш идән боз кебек салкын иде.

    Беркадәр яткач, теше-тешкә тими башлаган Бәйтулла җылынырга теләп торып утырды. Сакта утырган Hop, адәм затының үтә хәйләкәр булуын искә алып, аңа кире ятарга кушты. Салкыннан сөякләре сызлый башлаган карт, сукрана-сукрана, яңадан салкын идәнгә ауды. «Каһәр суккан утрау! — дип уйлады ул, ачуы чыгып.— Эт түгел бит мин таш идәндә йокларга!»

    Бәйтулла төне буе саташып чыкты.

    ...Кемдер җиңелчә генә итеп борынына чиертеп алгач, ул көч-хәл белән күзләрен ачты. Аның алдында бөкре басып тора иде.

    — Нәрсә ашыйсың килә, табип? — дип сорады ул бик кәефле тавыш белән.

    Бәйтулла төчкереп куйды.

    — Әппитит юк, Кара Пәри әфәнде,— диде ул карлыккан тавыш белән.— Авыртам, ахрысы. Чәй булса... Әпчеһи!

    — Җаның ни теләсә, шул бар. Бүген төнлә Mop дружинасы азык-төлек корабын талап кайтты.

    Бер чокыр чәй эчкәч, бичара картның кәефе күтәрелеп кш- те.

    — Менә хәзер бераз гына хәл керде кебек,— диде ул, тамак кырып.— Кертә башлагыз сугышчыларыгызны.

    Табип унга якын роботны кабул иткәч, аның эшеннән канәгать бөкре яраннары белән ерак сәфәргә чыгып китте. Норны ул күзәтүче итеп калдырды. Пиратка Циклоп планетасыннан Җиргә өч йөз робот алып кайтучы корабны кулга төшерергә кирәк иде.

    Бәйтулла роботларның хәтер модульләренә кечкенә генә үзгәреш кертергә булды. Роботлардагы шовинизмның «ш» хәрефе дә калмаячак. Алар әле бүген генә үзләре галиҗәнаб дип атаган Кара Пәригә каршы баш күтәрәчәкләр. Башка роботлар белән беррәттән күзәтүче итеп калдырылган Норга да реконструкция ясаячак иде.

    Шулай бер атна вакыт узды. Ләкин сугышчылар арасында бернинди дә фетнә купмады. Ник берсе генә булса да Кара Пәрине сүгеп карасын! Юкса, ике меңгә якын робот узды бш Бәйтулланың кулыннан.

    ...Бәйтулла бүген дә кәефсез уянды.

    — Hop! — диде ул яңа гына ишектән атылып кергән роботка.— Каты итеп чәй яса әле, баш авырта.

    — Үзең яса! — дип җавап бирде Hop, кырт кисеп. Аның сүз ләрендә янау, ачу һәм нәфрәт сизелә иде.

    — Ни булды сиңа, Hop? — диде Бәйтулла, аның дорфалыгына гаҗәпләнеп.

    — Син — кабахәт! Мин сине күрәлмыйм! Мин сине үтерергә килдем! — диде робот, аңа таба атлап.

    — Ә?.. Hop, акылыңа кил! Нигә шулай дисең әле син?

    — Чөнки син — Кара Пәри кешесе, чөнки син һәр роботтан хиссез, мәрхәмәтсез үтерүче ясыйсың.

    «Аллага шөкер! — дип уйлады Бәйтулла, шатланып.— Димәк, минем хезмәтем әрәмгә китмәгән».

    — Мин сездән яхшы күңелле роботлар ясарга тырыштым, Hop. Аңла, мин роботларның язмышына битараф түгел, ә хәзер мине тынычлыкта калдыр. Минем башка роботларны да кабул итәсем бар.

    Hop гөрселдәп идәнгә егылды. Роботның аркасында өзелгән тимерчыбыклар тырпаеп тора иде.

    — Hop! — дип акырды Бәйтулла, аңа ташланып.— Кем сине шулай итте, Hop?

    Тимер кеше эндәшмәде. Бәйтулла, үзен-үзе белмәс хәлгә җитеп, тышка йөгереп чыкты. Анда, мәйдан уртасында, буш чиләкләр кебек дыңгырдап, роботлар сугыша иде. Арада таныш түгел роботлар барлыгын күргәч, Бәйтулла Кара Пәринең дә шул тирәдә булганлыгын аңлады. «Мин реконструкция ясаган роботлар үзләренең хуҗалары алып кайткан роботларга сугыш ачканнар,— дип уйлады ул, борчылып.— Кайсы як җиңәр икән?»

    Сугыш кызганнан-кыза барды. Әнә бер роботның башы җиргә тәгәрәде.

    Менә иң уртада бер сугышчы белән бугазга бугаз килгән

    Кара Пәри күренде. Сугышчы, балык кебек тыпырчынган бөкрене баш очына күтәреп, җиргә томырды.

    ...Кичкә карасу төтен йөзгән яу кырында үле тынлык урнашты. Бәйтулла, гарипләнгән тимер мәетләр өемен күзәтеп, бик озак уйланып торды.

    Заһид Мәхмүди
    фантастический рассказ на татарском языке.
  • Заһид Мәхмүди:
  • Ак болыт (повесть)
  • Серле кунак (повесть)
  • Белмим (повесть)
  • Сары каеш – сары сагыш (повесть)
  • Мәхмүдиләр
  • Юморескалар
  • Фәлсәфә дәфтәреннән
  • Имтихан (фантастик хикәя)
  • Эзләмә (фантастик хикәя)
  • Җен тыкырыгы (фантастик хикәя)
  • Соңгы очрашу (фантастик хикәя)
  • Тәмуг чәчәге (фантастик хикәя)
  • Ахырзаман шаукымы (фантастик хикәя)
  • Мунча (фантастик хикәя)
  • Җансызларга - җан (фантастик хикәя)
  • Югалган ачыш (фантастик хикәя)
  • Айваз — Болгар улы (фантастик хикәя)
  • Ул җирне сагынган иде (фантастик хикәя)
  • Табип Бәйтулла (фантастик хикәя)
  • Профессор Мияугөл (фантастик хикәя)
  • Йолдызларга — йодрык (фантастик хикәя)
  • Җиңелү (фантастик хикәя)
  • Әхлаклылар каласы (фантастик хикәя)
  • Серле кеше (фантастик хикәя)
  • Шомлы гасыр (фантастик хикәя)
  • Яхшыга юрыйк, Мингол (фантастик хикәя)
  • Соңгы роман (фантастик хикәя)
  • Әче балан (повесть)
  • Елак агач (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх