• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Заһид Мәхмүди

    Ул җирне сагынган иде

    (фантастик хикәя)

    Кораб Кояш системасына кергәч, Тимерхан җиңел сулап куйды. Уйлап карасаң, Казан космодромыннан шушы иксез-чиксез галәм киңлегенә очып киткәнгә ун гасыр бит. Күпме югалту, күпме хәсрәт, күпме сөенеч кичерде ул шушы вакыт эчендә. Тимерханга мең бер йөз дә егерме биш яшь. Шулай да ул төскә-биткә аз гына да картаймады, чөнки яктылык тизлегеннән дә уздырып оча торган корабта вакыт туктап тора. Җирдә хәзер өч мең дә егерме алтынчы ел бара, Казанда җәй урталары булырга тиеш. һәм менә ул яңадан Җиргә кайта, үз Җиренә! Исән-саумы син, Җир? Рәнҗетмиме сине утыз беренче гасыр кешеләре? Алар нинди, синең матурлыгыңның кадерен беләләрме? Сагынды сине Тимерхан, бик җирседе... Читен-сенмичә генә ничекләр кайтып аусын икән ул синең кочагыңа? Аны инде Җирдә әти-әнисе дә, сөекле уллары Ренат белән Рафис та, хатыны Зөһрә дә, туган-тумачалары да, дуслары да көтми, билгеле. Алар юк, барысы да яшәешләрен ерак оныклар канында дәвам иттерәчәкләр. Ходаем, әгәр уйлый башласаң... Юк, үкенми Тимерхан, үкенүдән ни файда? Үзе риза булды, үзе сайлады мондый язмышны. Даны бөтен дөньяга шаулаган В-12 галактикасы аңа барысыннан да кадерлерәк булган, кү рәсең. Юләр яшьлек, дан-шөһрәттән башка берни дә кирәк түгел иде шул аңа! Янәсе, ул Киек Каз йолдызлыгыннан кешеләргә яшәрткеч үлән алып кайта, барысын да шаккатыра, т мөһиме — исемен бөтендөнья астронавтларының Мактау кенә гәсенә алтын хәрефләр белән яздыра. Ләкин ничә еллар үзен; магнит кебек тартып торган ерак планетага очып килгәч, аньп баш әйләндергеч хыяллары чәлпәрәмә килде. Башка планета лардан килгән тереклек ияләре яшьлек үләнен инде күптән ута] бетергәннәр. Бу турыда Киек Каз йолдызлыгында яшәүчеләрне] риваятьләреннән белде ул. Аның каравы, Тимерхан Җиргә те ләсә нинди металлны хәтта алмазны да кимерергә сәләтле э алып кайта. Болай ул пудельгә охшаган. Аны Тимерханга Кы зыл Кояш планетасының зәңгәр кешеләре бүләк итте. Этне1 иң яраткан ризыгы — урман чикләвеге (ул планетада урма] чикләвеге җитәрлек). Җиләк-җимешне дә бик яратып ашьи ул, әмма итне күралмый. Әлеге планетада тереклек ияләр үсемлек белән генә тукланалар. Иң кызыгы шул: Кызыл Кояг планетасы эте никтер пыяланы кимерми. Моның сәбәбен аны туган планетасында да әйтә алмадылар. Әнә ул пыяла читлеи тә утыра, озын матур танавын ике тәпиенә куйган да моңсу ка рашын яңа хуҗасы Тимерханга төбәгән. Туган планетасын сг гына, күрәсең. Сагыш хисе бит ул хайваннарга да хас нәрс; Тимерхан бу хайван белән бик тиз арада дуслашып өлгерд һәм аңа, кар кебек ап-ак төстә булганлыктан, Акбай дип исе кушты. Акбайның тагын бер һөнәре бар: ул кешеләрчә сөйләш белә. Алай гына да түгел, җырга-моңга бик маһир. Карлыкка тавыш белән: %

    ...Картаямыни соң йөрәк, Маңгайлар сырланса да...— дип җырлап җибәрсә, көлә-көлә эчләрең катып бетә. Чын а; тист инде менә! Бик күп җыр белә Акбай. Аларны аңа Тимерхан үзе өйрәтте. Исән-сау Җиргә кайтып җитсәләр, Тимерхан аны, һичшиксез, Казан циркына бирәчәк. Шаккатырачак әле Акбай Казан тамашачысын.

    ...Кораб ике сәгатьтән Җир атмосферасына керергә тиеш иде. Тышкы кыяфәтне тәртипкә китерергә вакыт җитәрлек. Ләкин Тимерхан кечкенәдән үк ашыкмаска, кабаланмаска күнеккән. Башта юынды, кырынды, чистарынды; аннан соң, көндезге ашны китергән өстәл-роботны мактый-мактый, тамак ялгап алды.

    Ниһаять, кораб Җиргә якынлашты. Тимерхан Казан космодромы белән элемтәгә керер өчен рациягә үрелде.

    — Мин — «Идел-89», мин — «Идел-89»... Җавап бирегез! Ниһаять, наушниктан эсперанточа сөйләшүче кеше тавышы ишетелде:

    — Гафу итегез, без сезнең корабны шактый озак таный алмыйча азапландык. Җирдә сезне инде һәлак булган дип уйлыйлар.

    Тимерхан эсперанто телен шактый яхшы белә иде. Шунлыктан ул югалып калмады һәм чип-чиста эсперанто телендә җавап бирде:

    — Зыян юк, галимнәрнең исәпләүләре буенча, мин Җиргә инде ике йөз ел элек әйләнеп кайтырга тиеш идем бит. Космодромга төшәргә мөмкинме?

    — Космодром ачык, рәхим итегез!

    ...Корабтан чыккач, астронавтны сап-сары йөзле, тешсез һәм чәчсез журналистлар, репортерлар һәм фотокорреспондентлар сырып алды. Алар барысы да ак комбинезоннан иделәр. Сулар һава коточкыч пычрак иде, астронавтның тыны буылды, күзләре әчетә башлады. Ике арага зәңгәр челтәр элгәндәй, өч-дүрт адым ераклыкта инде берни дә күренми иде. Тимерханның әйткәннәрен яздырырга унбишләп диктофон сузылды, һәркем үз газетасы өчен тизрәк интервью алырга тели иде.

    — Сез телләрнең юкка чыгуын кешелек өчен югалту Д1-саныйсызмы? — диде утыз яшьләр чамасындагы агарган сир; кашлы, ябык сары йөзле бер хатын.— Җирлеләрнең тулысы ча эсперанто теленә күчүләре ялгышлык түгелме?

    Бу сораудан астронавтның йөзе тартышып куйды.

    — Фаҗига,— диде ул кәефсез генә.— Туган телен сакл; кала алмаучылар мескеннәр алар. һәр тел гаять камил, гүз; сәнгать әсәре ул. Әй, дөнья, сез бит, туган телне онытып, җы сыз, моңсыз калгансыз! Ә алардан башка кеше кеше буль кала ала микән соң?

    — Белгәнебезчә, сез татар бит. Үз туган телегездә бер; сүз әйтә алмассызмы, ничек яңгырый икән ул тел?

    — Рәхим итегез,— диде Тимерхан боек тавыш белән.— Ән ипи, Казан!

    — Нинди матур тел, нинди йомшак тел! — диештеләр б рысы да таң калып.— Башка телләрдә дә берничә сүз әйтә а массызмы?

    Тимерхан рус, инглиз һәм немец телләрендә дә берни сүз әйткәч, утыз беренче гасыр кешеләре «аһ» иттеләр. Ал өчен бу сенсация иде. Шулчак барысы да: «Доктор Гай Keep* Доктор Гай Ксеркс!»— дип пышылдаша-пышылдаша, са] комбинезон кигән өч кешегә юл бирделәр. Башка җирлел барысы да яшел комбинезоннан иделәр.

    — Без сезне Җиргә исән-сау әйләнеп кайтуыгыз белән к< лыйбыз,— диде аларның иң карт чырайлысы.— Таныш бульп мин доктор Гай Ксеркс булам. Өч елдан бирле шәһәр мэ! вазифаларын үтим. Шул ук вакытта фәннәр академиясен җитәкләргә вакыт табам.

    Киң маңгайлы, чем-кара күзле бу кешенең тавышыннан гаҗәеп тыйнак һәм ягымлы икәне сизелеп тора иде. Шуңа кү! дерме, ул Тимерханның күңеленә бик хуш килде. Мең елл гомере, тормыш тәҗрибәсе булган Тимерхан бик сирәк ялг ша. Ә менә доктор Рамай Рум белән профессор Микай Уэлс исә беренче сүз алышуда ук ошамадылар аңа. Беренчесе бераз бөкресе чыгып торган ачәрвах бәдәнле, кысык соры күзләрен яшерүчән кеше булса, икенчесе шактый олы гәүдәле, бүлтәеп торган калын иренле, үзенә һич тә килешми торган неп-нечкә тавышлы кеше иде.

    Бераздан барысы да егерменче гасыр Казан циркын хәтерләткән очкычка юнәлделәр. Җирлеләр аны «Икар» дип атыйлар икән. Мондый очу аппаратлары космодромда шактый күп иде.

    «Икар»да һава бераз чистарак булып чыкты. Тимерхан барлык җиһазларның да урта гасырлардагы яңарыш чоры стилендә эшләнгәнлекләренә игътибар итте. Ул арада баш очында ап: ап канатлы, бөдрә чәчле бер сабый пәйда булды. Ул, һавада күбәләк төсле вальс әйләнеп, табынга озынча кәнфитләр һәм тюбиклар китереп куйды. Аннан соң җырлап җибәрде:

    Мин Җирне шундый сагындым...

    Җыр эсперанточага тәрҗемә ителгән иде.

    — Бу — борынгы римлыларның мәхәббәт алласы Купидонга охшатып ясалган робот-официант,— диде доктор Гай Ксеркс.— Ә алдыгыздагы тәгам безнең деликатеслар. Кызылы — күркә итен, сарысы — бәрәңгене, сорысы алманы алмаштыра.

    Доктор Рамай Рум белән профессор Микай Уэлсон исә һаман тыйнаклык саклыйлар иде. Тимерхан моны үзенчә бәяләде. Аның фикеренчә, бу тыйнаклык доктор Гай Ксерксның шәһәр мэры һәм зур абруйлы галим булуы, аларның аны бүлдерергә кыймауларыннан иде. Доктор күңелле әңгәмәдәш булып чыкты. Коллегалары белән нинди проблемалар өстендә эшләүләре, Киек Каз йолдызлыгындагы Сагыш планетасына очар өчен татар телен яхшы белгән астронавтлар хәзерләргә кирәклеге турында сөйләде, ара-тирә кайсыдыр чит планета кешеләреннән ишетеп калган ике-өч мәзәк тә кыстырып куйды.

    Ниһаять, доктор Гай Ксеркс өстәлдә торган шешәләрнең бер сеннән алтын бокалларга эчемлек агызды.

    — Нәрсә өчен күтәрәбез? — диде ул, урыныннан торып.-Сезнең сәламәтлегегез өчен, Булат улы Тимерхан.

    Бокалдагы сыеклыкны татыгач, кунак кеше аптырап китт Гап-гади су иде бу! һәм түзмәде:

    — Су ич бу,— диде ул, гаҗәпсенеп.

    — О, гафу итегез безне, зинһар,— диде доктор Гай Ксерк уңайсызланып.— Без егерме беренче гасырда тостка шампа] ский күтәргәннәрен онытып җибәргәнбез икән. Бик кызганы әмма мондый эчемлекләр турында без китаплардан гына укь беләбез. Хәзер Җирдә иң кадерле кунакларны чиста су бел; сыйлыйлар. Утыз беренче гасыр кешеләре өчен иң затлы эче! лекләрдән санала. Бездә су махсус фабрикаларда эшләп чыг рыла.

    — Ә җир асты сулары, күлләр, елгалар кая китте? — ди Тимерхан, өнсез калып.

    — Алар инде күптән кибеп беттеләр. Диңгезләр, океанн, белән дә шул ук хәл. Алар булган урында тоз таулары гьи утырып калды. Безнең планетада, кешедән кала, бер генә тере лек иясе дә калмады.

    «Мескен планета! — дип уйлады Тимерхан, каны суынып. Менә нинди мирас калдырганбыз икән без оныкларга. Тере тергә иде хәзер узган заманнарда яшәгән түрәләрне, күрсәте гә иде аларга таланган, мәсхәрә ителгән Җир-ананы! Сукыр t ла шул ана мәхәббәте. Барысына да шәфкатьле, барысын үзенә сыендыра».

    Ашап-эчеп туйгач, галимнәр Акбай белән кызыксына ба ладылар. Аның хәтта алмазны кимерә алуы турында белг; доктор Гай Ксеркс алмаз тарагын читлеккә салды. Эт, тарг ны чикләвек төшен ваткандай, кечкенә кисәкләргә ваклап < терде. Аннары, ул профессор Микай Уэлсонның алтын сәгг чылбырын, доктор Рамай Румның кесә телевизоры футляр чәйнәп бетерде. Бу галимнәр өчен баш әйләндергеч могҗиза булып тоелды.

    — Шаккаткыч,— диештеләр алар, баш чайкап,— бу бит сенсация!

    Эт белән уйнап арыгач, доктор Гай Ксеркс очкычта Казан күге буйлап кечкенә экскурсия ясарга тәкъдим итте. Тимерхан моңа бик теләп риза булды. Туган шәһәрендә булган үзгәрешләр аны бик кызыксындыра һәм борчый иде.

    Шәһәр панорамасы яшькелт экранда күренеп барды. Доктор Гай Ксеркс экскурсовод ролен үтәде. Экскурсия өч сәгатькә якын сузылды. Шәһәр тормышы турында күбрәк белгән саен, Тимерханның кәефе кырылды.

    Элеккеге матур иске Казан биш катлы шәһәргә әверелгән иде. Шәһәрнең дүрт катында кешеләр ясалма яктылык кулланалар. Өстә алты йөз метр биеклектә тоташ бетон түбә сузыла, аның өстендә шәһәрнең икенче каты урнашкан — һәм шулай бишенче яруска кадәр дәвам итә. Шуңа да карамастан, барлык катларда да тормыш кайнап-гүләп тора: бормалы трассаларда магнитопланнар хәрәкәт итә, тротуарларда, юл чатларында тыз-быз килгән халык агымы күренә. Шәһәрдә йөзләгән кислород фабрикалары эшли, миллиардлаган ясалма яктылык лампалары яна. Хәер, боларның берсе дә табигый һаваны, табигый яктылыкны алмаштыра алмый. Кояшлы бишенче катта яшәү хокукы элитага гына бирелә. һәр объектка комментарий биреп барган арада, доктор Гай Ксеркс чәчләр үрә торырлык нәрсәләр сөйләде. Аларның иң тетрәткече — егерме сигезенче гасыр урталарындагы робот культы.

    Инде егерме икенче гасырда һомо сапиенсларның көндәшләренә әверелгән роботлар парламентка ук үрмәлиләр. Алар үзләрен иң намуслы дәүләт эшлеклеләре итеп таныталар. Ниһаять, егерме сигезенче гасыр урталарында, Парие исемле робот җирлеләр дәүләте президенты итеп сайлана. Әлбәттә, робот кимчелекләрдән азат дип уйлаганнар җирлеләр. Ләкин б тенләй киресе -килеп чыга. Тора-бара мин-минлелек чире и гылган робот феррум сапиенсларны иң югары раса дип игъл итә, һомо сапиенслар арасыннан чыккан иң талантлы дәүл; әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләрен, күренекле галимнәрне £ лияләр планетасы шпионнары булуда гаеплиләр. Астырал; аттыралар, төрмәләргә ябалар. Кырык ел эчендә күп кенә уникаль архивлар һәм китапханәләр яндырыла, тарих һәм архит< тура истәлекләре вәйран ителә, барлык дөнья халыкларь: да көчләп эсперанто теле тагыла.

    Ниһаять, цивилизациянең коточкыч һәлакәткә таба тә рәвен аңлап алган җирлеләр баш күтәрәләр. Азатлык хәрә! тен батыр йөрәкле профессор Рәгъде Галәветдин җитәкли, айдан артык сузылган гражданнар сугышында һомо сапие лар җиңеп чыга. Ләкин кешелекне роботлар изүеннән котк ган юлбашчының язмышы бүгенге көнгә кадәр билгесез. Т ле имеш-мимешләргә ышанганда, роботлар авыр яраланып ә< төшкән профессорны ниндидер бер планетага акыл ияләренә тып җибәргәннәр.

    — Кем ничектер, ә мин адәм затын ахмак дип caHbiftiv диде доктор Гай Ксеркс, экскурсияне йомгаклап.— Чөнки тарихи тәҗрибәсе булуга карамастан, бер үк ялгышны берн тапкыр кабатларга ярата. Хәзер бездә яңадан робот кул! башланды. Моннан ун ел элек җирлеләрнең дәүләт презид ты итеп робот Фарис сайланды. Дәүләт аппаратында робот, саны елдан-ел арта бара. Армия, төрмәләр тулысынча а. кулына күчте. Кичә мин Тоткыннар мәйданында робот куль на каршы чыгыш ясаган идем. Ә бүген мине президент үз я на чакыртып алды. Әгәр дә син тагын бер тапкыр феррум пиенсларга каршы агитация эше алып барсаң, мин сине үз к ларым белән буып үтерәм, диде. Менә шулай, Тимерхан, онытабыз шул, каһәре.

    Экранда песнәк, карга, күгәрчен кебек кошларга охша ясалган роботлар күренә торды, Тимерханга тагын да моңсу иде. Гаҗәп, адәм заты гыйфрит көченә ия булган куркыныч сугыш кораллары, куәтле очкычлар уйлап тапты, төпсез галәм киңлекләренә үтеп керде. Әмма амеба кебек бер күзәнәкле тере организмнарны иҗат итә алмады, үзенең табигать каршында көч-сезлеген, мескенлеген тойды. Уйлап карасаң, яфрак өзсәк тә еларга тиеш идек бит без. Йә әйтегез, кайсы рәссам, кайсы галим тере яфрак ясый алган? Әлегә җирдә мондый галим юк, әлегә җирдә мондый даһи тумаган. Безгә инде егерме беренче гасырда ук — юк, тагын да иртәрәк — һәрбер үсемлекне, һәрбер тереклек иясен күз карасыдай кадерләргә, яратырга, сакларга кирәк булган. Кызганыч, бик кызганыч, алар инде барысы да егерме тугызынчы гасыр ахырына кырылып беткәннәр. Хәзер бу үле, шыр ялангач планетада тере таракан, тере чүп үләнен очрату да чиксез бәхет, баш әйләндергеч могҗиза булыр иде.

    ...«Икар» шәһәрнең бишенче катында урнашкан күпкатлы мәһабәт йорт өстенә төшеп кунаклады. Кызгылт иллюминатордан кичке шәфәкъ тагын да кызылрак булып күренә иде.

    Доктор Ксеркс Тимерхан күңелендә нинди өермә купканлыгын яхшы аңлый иде. Шуңа күрә сорау биреп аптыратмады аны. Сүзсез генә стенадагы сары төймәгә басты: идән уртасында кеше сыярлык кына тишек пәйда булды.

    — Экскурсия дәвам итә мәллә? — дип сорады Тимерхан, докторның нәрсә эшләргә теләгәнен аңламыйча.

    — Хәзер без, шушы люк аркылы лифтка кереп, кунакханәнең тугыз мең дә тугыз йөз туксанынчы катына төшәбез,— дип җавап бирде галим, хәйләкәр елмаеп.—"Сезгә ял итәргә кирәк. Иртәгә иркенләп сөйләшербез.

    — Өстән аска төшкәнче, астан өскә күтәрелү күңеллерәк булыр иде, минемчә.

    — Кунакханә янында очкыч төшеп утырырлык башка мәйданчыклар юк,— диде доктор, кулларын җәеп.— Безнең шәһ дә йорт түбәләре аэродром хәзер.— Аннары ул үзенең кол галарына мөрәҗәгать итте: — Хөрмәтле коллегалар, әгәр сез ачуланмасагыз, кадерле кунагыбызны мин үзем генә о тыр идем.

    — Без һич тә каршы түгел, доктор,— диде профессор / кай Уэлсон.— Без сезнең тәкъдимгә бик теләп кушылабыз. I тәгәгә кадәр эшләп бетерәсе эшләр бар иде.

    Доктор Рамай Рум исә бер сүз дә дәшмәде. Ләкин ai ач яңаклы йөзендә һәм соры күзләрендә ниндидер үҗәт кыз сыну, мәкер барлыгы сизелә иде.

    — Ә сез нигә бер сүз дә дәшмисез? — диде доктор

    Ксеркс.

    — Минме? — диде Рамай Рум, каушап калып.—Мин каршы түгел. Ләкин, теге ни... минем Булат улы Тимерх; бер сүзем бар иде.

    — Кызык кеше сез, коллега,— диде доктор, авызын мыс лы кыйшайтып,— ул сүзне әйтергә никадәр вакытыгыз бар бит. Гомумән...

    — Зыян юк, мин сезне тыңлыйм,— диде Тимерхан, аныь зен бүлдереп.

    — Сез, үлемсезлек үләнен алып кайта алдыгызмы?

    — Юк, кызганычка каршы, алып кайтып булмады, хө| ле доктор.

    — Алайса, тыныч йокы сезгә. Хушыгыз!

    Доктор Рамай Румның бу сүзләре янау кебегрәк яңгы] Ләкин Тимерханнан кала моны бер кеше дә сизмәде. Me лык тормыш тәҗрибәсе булган бу кешедән бернәрсәне дә реп булмый иде.

    Җирән келәм җәелгән тимер баскычтан төшеп, кызыл ташлар белән бизәлгән лифтка кергәч, доктор Гай К кычкырып көләргә тотынды.

    — Ни булды, доктор? — дип сорады Тимерхан, уңа ланып.

    — Игътибар итмәгез мин карт юләргә,— диде доктор, ниһаять, җитдиләнеп.— Сез аларның роботлар икәнен сизмәдегез мәллә?

    — Юк.

    — Микай Уэлсон хәрбиләр башлыгы, ә Рамай Рум ran -гади шпион. Иртәгә җирдә моңа тикле күрелмәгән канлы төн булачак, Тимерхан. Феррум сапиенслар һомо сапиенсларны кырып бетерәчәкләр.

    — Коточкыч,— диде Тимерхан, өнсез калып.— Ә сез каян беләсез?

    — Президент Фарис үзе әйтте.

    — Бәлки бу ялгышлыктыр? Мин моның дөреслегенә бик шикләнәм. Чөнки бу турыда сезгә — һомо сапиенска әйтү шыр тилелек.

    — Мин бит үзем дә — робот.

    — Сез алдашасыз, доктор.

    — Юк, алдашмыйм, дустым,— диде Гай Ксеркс, моңсу гына.— Мин — робот. Ләкин мин кешелеккә каршы беркайчан да бармаячакмын. Мин кешеләр яклы, Тимерхан.

    — Алайса, без кичекмәстән җирлеләрне кисәтергә тиешбез, доктор!

    — Без соңга калдык, дустым. Ул мәхшәр иртәнге сәгать дүрттә башланачак. Митингта ясаган чыгышымда мин бу турыда әйткән идем инде. Ләкин миңа бер кеше дә ышанмады.

    Лифт ишеге ачылгач, алар иркен коридорга чыктылар. Доктор каршыдагы диварга беркетелгән блоктагы алты йөз мең алтмыш икенче номер сугылган төймәгә басты. Идәндәге тасмаларның берсе хәрәкәткә килде. Алар метродагы сыман коридор буйлап шуып киттеләр. Бер ишек янында тасма туктап калды.

    — Килеп җиттек,— диде доктор,— әгәр дә бу автоматика булмаса, монда адашуы берни түгел.

    — Доктор, без юк эш белән шөгыльләнәбез,— диде Тиме хан,— безгә качарга кирәк!

    — Бер дә борчылмагыз, сезнең рәхәтләнеп ял итәрлек дү сәгать вакытыгыз бар. Ә калганын мин үзем җайлый торырмь

    — Ярый, ләкин соңга кала күрмик.

    — Бу этне үзегез белән алып китәсезме? — ДИде докт Гай Ксеркс, читлек алдына чүгәләп.— Сөйкемле хайван.

    — Әйе, мин аны үзем белән алып китәчәкмен.

    Алар диварлары асылташлар белән бизәлгән иркен бүлмг уздылар. Нечкә көмеш чыбыклардан тукылган тәрәзә пәрдә, рен, электрон стена сәгатен, пластмасса идәндәге төрле геом рик сызыкларны искә алмаганда, бүлмә буп-буш иде. Бу 1 мерханны гаҗәпкә калдырды. Әмма доктор барысын да тә силләп аңлатып, күрсәтеп биргәч, монда яшәү өчен бөтен уңг лыклар барлыгын белде ул. Әйтик, тәрәзә төбенә беркетелг блоктагы карават рәсеме төшерелгән төймәгә бассаң, идәнд; турыпочмаклы сызык өстендә — күренми торган магнит ка{ ват, өстәл рәсеме төшерелгән төймәгә бассаң, түгәрәк сыз өстендә — магнит өстәл, телефон рәсеме төшерелгән төим; бассаң, стенада стереовидеотелефон барлыкка килә.

    — Ә хәзер мин сезне беразга калдырып торам,— диде д< тор.— Космодромдагы дусларга шылтыратып алырга кир Иртәнге сәгать икедә без юлда булырбыз дип уйлыйм.

    — Космодромга моннан да шылтыратып була бит.

    — Мондагы телефоннарны тыңлыйлар. Автоматтан mi тырату кулайрак.

    Доктор чыгып киткәч талчыккан астронавт магнит ка] ватка менеп ятты. «Бичара планета,— дип уйлады ул, мәэ! ләнеп.— Сулыйм дисәң, һавасы юк, эчим дисәң, суы юк», минутта аңа шушы ак дөнья* буш һәм мәгънәсез булып то ды.

    Бераз йоклый алмыйча боргаланып яткач, Тимерхан, Каз да чыга торган газета-журналлар белән танышырга теләп, « зү» дип язылган төймәгә басты.

    Ике-өч минуттан ишектә йонлач гәүдәле робот-җен пәйда булды.

    — Бусы нәрсә инде тагын? — диде астронавт, сискәнеп.

    — Мин — кизү,— диде җен.— Бу кунакханәдә мин егерме ел эшлим. Ни йомыш, хөрмәтле кунагыбыз?

    — Миңа Казанда чыга торган газета-журналлар кирәк. Робот бик тиз генә шырпы кабы зурлыгындагы кечкенә тартмачык алып керде.

    — Монда Казанда чыга торган бөтен газета-журналлар да бар,— диде ул, кап эчендәге кызыл бөкеле пластмасса капсулаларны күрсәтеп.

    — Искиткеч!—диде астронавт, тел шартлатып.— Бу газеталарны ничек укырга соң?

    — һәр капсуланың кызыл бөкесен тартып алуга ук, сезнең кулыгызда газета яисә журнал пәйда булыр.

    Робот чыгып киткәч, Тимерхан тышына батынкы хәрефләр белән «Роботлар Казаны» дип язылган капсуланың бөкесен суырып чыгарды. Эчтән, зонтик кебек җәелеп, ак резина газета килеп чыкты. Ул башка бер ягы белән дә егерме беренче гасыр газеталарыннан аерылмый иде.

    Арада мәгънәсез мәкаләләр шактый күп иде. Ә менә журналист Марат Хисмәтовның «Космостагы яшь пиратларга каршы ничек көрәшергә?» дигән мәкаләсен ул кызыксынып укыды. Анда җиде яшүсмернең, үзләре ясаган корабта галәм киңлегенә чыгып, Жираф йолдызлыгыннан Алтын балык планетасына чәчәкләр алып кайтучы кораблар кәрванын талаганлык-лары турында язылган иде. Кулга алынгач, җинаятьчеләр бу җинаятьне фәкать тере чәчәк күрергә теләгәнлекләре белән аңлатканнар. Космоста яшь пиратлар саны елдан-ел арта бара икән.

    Шулай газеталар карап яткан җирдән Тимерхан йоклап та китте. Матур, ләкин бик сәер төш күрде ул!

    Имеш, Тимерхан хатыны белән ап-ак каенлыкта җиләк Җ1 еп йөри.

    — Әти, әни, монда килегез! — дип кычкыра кинәт алты яш лек Рафис— Менә мин нинди зур чикерткә тоттым.

    — Җибәр син аны, энем,— ди аңа бишенче класста уку» Ренат,— ул да җан иясе, аның да яшисе килә.

    Ничек шулай тиз бетте соң әле бу? Ул инде бетон платфо ма буйлап зәңгәрсу корабка таба атлый. Тимер киртә арть да кул болгап калган Зөһрә һәм ике улы һаман ераклаша б ралар. Ә аның нидер әйтәсе килә. Нәрсә әйтергә теләде соң ә ул? Искә төшерергә кирәк! Әйе, әйе, чикерткә турында, ахр сы. Җибәрде микән аны Рафис? Сорарга кирәк! Бәлки ул « керткәнең исәнлеге киләчәктә чикерткәләрнең булу-булмау. рын хәл итәдер?

    — Улым! Син чикерткәне җибәрдеңме?

    — Җибәрдем, әти, җибәрдем!

    Тимерхан төшнең иң кызыклы өлешендә уянды. «Сәер т* бик сәер төш,— диде ул, үзалдына мыгырдап.— Хәер, нәр се сәер булсын, ди? Чикерткәгә тикле сагындырган бит!»

    Аны төшеннән Гай Ксеркс аерды.

    — Булды, барысы да җайланды,— диде ул, керә-кереь кояш кебек балкып.— Кораб өч сәгатьтән әзер була!

    — Рәхмәт, доктор,— диде астронавт.

    Кинәт төбенә кадәр ишек ачылып китте. Анда тәлинкә ь ле, җиргә тикле салынып торган озын мыеклы соп-соры е башы күренде. Аның тетрәткеч һәм җирәнгеч кыяфәтеннән aci навтның чырае бүз төсенә керде. Хәшәрәтне күргәч, док Ксеркс, ике кулы белән йөзен каплап, ачы итеп кычкырып бәрде:

    — А-а! Качыгыз, Булат улы Тимерхан!

    Көтүче чыбыркысы кадәр озын мыегы белән докторның касын камчыларга кереште хәшәрәт. Бичара робот, яшен < кан кешедәй зәңгәрләнеп, гөрселдәп идәнгә егылды. Аның решкән гәүдәсе күз ачып йомганчы дөрләп яна башлады. Тирә-юньгә эрегән пластмасса исе таралды. Бу коточкыч тамашаны күзәтеп торган Тимерхан да, көчле электр корылмасы тәэсирендә тартышып, утырган урынында ук сыгылып төште. Мондый авыртуны, мондый сызлануны аның әле беркайчан да тойганы юк иде.

    ...һушына килгәч, астронавт каршыдагы магнит урындыкта җирәнгеч хәшәрәтнең башын сыйпап утыручы шымчы Рамай Румны күрде.

    — Сез тарихи минутлар кичерәсез, Булат улы Тимерхан,— диде ул, мәкерле елмаеп.— Бүгенге төн тарихка иң канлы төн булып кереп калачак.

    Тимерхан, үтереп чатнаган башын ике кулы белән тотып, чайкала-чайкала, аягүрә басты. Бүлмә уртасында эрегән пластмасса күлләвеге җәйрәп ята иде.

    — Әй, сез утыз беренче гасыр инквизиторы,— диде астронавт, җан ачысы белән,— моның өчен җавап бирерсез әле!

    — Кибәк очыртмагыз, һомо сапиенс,— диде үтерүче, авызын мыскыллы кыйшайтып.— Биш минуттан мин сезне дә доктор артыннан теге дөньяга олактырачакмын.

    — Димәк, сез һомо сапиенсларга каршы сугыш ачтыгыз?

    — Әйе, бүген Җир шарында роботлар империясе барлыкка киләчәк.

    — Доктор Гай Ксеркс та феррум сапиенс иде бит. Нигә сез аны үтердегез?

    — Ул сатлык җан артык озын телле булды. Без аның телефоннан сөйләшкәнен дә тыңлап тордык. Сез бергә качарга җыендыгыз, шулай бит?

    — Әйе, без качарга җыенган идек,— диде Тимерхан, теш арасыннан гына.— Каян таптыгыз сез бу җирәнгеч хәшәрәтне?

    — О, мондый сөйкемле хайван бүтән бер кешедә дә юк,— диде шымчы, һаваланып.— Мин аны Кабан сазлыгыннан тапкан идем. Ул төрле калдык химик матдәләр синтезы нәтиҗәсен барлыкка килгән. Сез, кешеләр, һәрвакыт табигатьне пычр; тыгыз. Ә табигать сездән үч алмый дип уйлыйсызмы? Бу хән рәтнең тәненнән бүленеп чыккан тир составында терекөмеш б; Парга әйләнгән терекөмеш һаваны агулый. Әгәр дә без Kapi чыкмасак та, сез кешеләр ун елдан кырылып беткән булыр и. гез. Чөнки мондый хәшәрәтләр гаҗәеп тиз үрчиләр.

    Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Тимерхан тәмам ббрч; төште. «Акбайны читлектән чыгарсаң, ни булыр икән? — i уйлады ул, котылу юлларын барлап.— Юашлыкка юаш ин шулай да бәлки мине яклый алыр?» Әгәр Кызыл Кояш пла тасы эте бу җирәнгеч хайванны бугазлый алса, Тимерха чирләшкә роботның муенын борырга әллә ни зур көч ки булмаячак. Соңгы ышаныч Акбайда.

    Икеләнә торгач, астронавт тәвәккәлләргә булды. Чөнки зерге минутта аның өчен моннан да яхшырак юл юк иде.

    — Акбайның кичәдән бирле ашаганы юк,— диде ул, һаять, хәйләгә керешеп.— Аңа ашарга бирергә мөмкинме?

    — Мөмкин,— диде шпион, ата каз кебек ысылдап.— Ә моңа гына карап, оҗмахка эләкмәссез дип куркам.

    Тимерхан читлек ишеген ачты. Акбай, тәвәккәл адым ал нан икеләнгәндәй, бермәлгә катып калды. Аннан соң, һич ламаганда, ырылдап хәнҗәрдәй үткен тешләрен шымчының чагында иркәләнеп утырган хәшәрәтнең бугазына батырды. < ле җан иясе гырылдый-гырылдый идәнгә тәгәрәде. Ул берн дәр вакыт тыпырчынып ятты һәм соңгы бер мизгелдә эл< корылмасын эшкә җикте. Бер-берсенә чытырдап ябышкан гәүдә- күз алдында кара күмергә әверелделәр.

    Кылы бушап калган шымчы бар көченә ишеккә ташла Әмма Тимерхан ике атлауда аның юлына аркылы төште.

    — Кая ашыгасыз, инквизитор әфәнде? — диде ул, ир белән.— Бераз кунак булыгыз инде!

    Коты очкан робот, бер сүз дә әйтмичә, кызу-кызу т; янына атлады.

    — Ахмак мин, ахмак! — дип акырды ул, йодрыклары белән узенен башын төеп.— Кабахәт һомо сапиенс!

    — Сез мине космодромга озатып куймассыз микән...— диде Тимерхан тыныч кына.

    — Нәрсә?!—дип пышылдады шымчы, күзләрен акайтып.— космодромга дисезме? Менә сезгә, менә!

    — Синең психика модулең сафтан чыккан. Шулчак шымчы тәрәзә тупсасына сикереп менде.

    — Күралмыйм! Күралмыйм! — дип акырды ул бар тамагыча һәм, тәрәзәне ватып, урам якка сикерде.

    Коридорда ачы сирена тавышы яңгырады. Бүлмәгә башы-<үзе акайган робот атылып керде.

    — Нәрсә булды монда? — диде ул, чәлпәрәмә килгән тәрәзәне, идән уртасында тәгәрәп яткан хайван гәүдәләрен һәм 1ластмасса күлләвеген күреп.

    — Борчымагыз мине, чыгып китегез, зинһар! — диде астронавт, барысына да битараф рәвештә кул селтәп.— Мин арыдым! Лин бик арыдым, ишетәсезме?! Мин туйдым бу шәһәрдән! — /л сулкылдап еларга тотынды. Аннан, роботка кулларын су-$ып, саташкан кешедәй ялвара ук башлады.— Әллә мин куркыныч төш күрәмме? Бәлки, мине уятырга кирәктер? Уятыгыз мине, уятыгыз, дим!

    — Тынычланыгыз! Хәзер хәрбиләр килеп җитәчәк.

    — Качарга, тизрәк качарга! — дип пышылдады астронавт, акылына килеп.— Сау бул, мескеннәр һәм тилеләр дөньясы. Мин китәм!

    — Мин сезне беркая да җибәрмим! — диде робот, ишеккә аркылы басып.

    Гаҗизләнгән Тимерхан роботны юлыннан алып атты. Аяк, мөгез, колак ише әгъзалары чәчелеп киткән җен шапылдап идәнгә тәгәрәде. «Юкка гына егерме ел эшлим дип мактанмаган икән,—диде астронавт, аны кызганып.—Тузган инде, би-ра, ремонтка җибәрергә вакыт».

    ...Тышта шактый яктырган иде. Күзләреннән мөлдерәп яшь аккан астронавт чак кына күренеп торган магнитоплан трассасына таба йөгерде. «Каһәр суккан шәһәр! — дип сукранды ул.— Ничек сулыйлар икән болар мондый шакшы һаваны?»

    Платформага күтәрелгәч, ул, космодром кайсы якта икән дип, баш ватарга тотынды. «Ярар, магнитопланда берәрсе очрамый калмас әле, шулардай сорашырмын»,— диде ул, ниһаять, төпле бер фикергә килеп.

    Озакламый ун-унбиш вагон таккан очлы борынлы ак магнитоплан килеп туктады. Менә ишекләре дә ачылды. Тимерхан йомшак сары кәнәфиләр тезелгән якты вагонга узды һәм аргы башта ни турындадыр кызып-кызып бәхәсләшкән ир белән хатын янына атлады. Кызыл комбинезонлы мосафирны күргәч, алар дәшмәс булдылар.

    — Магнитоплан кая бара? — дип сорады астронавт, алар янына килеп җитәрәк.

    — Ә сезгә кая кирәк? — диде теге хатын, мөлаем гына.

    — Миңа космодромга кирәк.

    — Сез дөрес утыргансыз. Өченче тукталыш сезнеке.

    — Рәхмәт! —диде күңеле күтәрелеп киткән астронавт, алар янына утырып.— Сәгать ничә икән, әйтә алмассызмы?

    — Нәкъ дүртенче ярты,— диде хатын, кулындагы яшькелт пластинкага карап.

    — Ярты сәгатьтән шәһәрдә мәхшәр кубачак.

    — Нинди мәхшәр? — дип сорадылар пассажирлар, гаҗәп ләнеп.

    — Роботлар бер төндә бөтен кешеләрне юк итәчәкләр. Пассажирлар әңгәмәдәшләренә шикләнеп карадылар һәъ> урыннарыннан тордылар.

    — Әйдә, Карл, икенче вагонга китик,—диде хатын юлдашы на.

    Алар да киткәч, Тимерханны сагыш хисе биләп алды. Баш та ул ялгызлыкны болай ук авыр кичерми иде. Хәзер аның Ак бае да юк. «Мескен Акбай,— дип уйлады ул,— хәзер минем белән туган телдә кем сөйләшер, кем генә «Карурман»ны җырлап минем күңелемне юатыр? Мәрхүм доктор сөйләгән Сагыш планетасы кайда икән? Анда яшәүче кабиләләр татар телендә сөйләшәләр, ди бит. Димәк, алар минем өчен газизләрем кебек».

    Космодром Тимерхан төшкән тукталыштан ерак түгел иде. Биш минут узды дигәндә, ул гигант мәчет манараларын хәтерләткән мәһабәт кораблар арасыннан атлый иде. Әнә зәңгәр кораб аныкы. Анда аның үз китапханәсе, Казан шәһәренең тарихи урыннары, әти-әнисе, хатыны, балалары, туган-тумачалары төшерелгән киноленталар бар. Күп нәрсә бар аның корабында. Анда ул мондый ук мескен, мондый ук ятим булмаячак.

    Корабка кергәч, Тимерхан ашханә бүлмәсенә узды. Монда бар да үз, бар да кадерле һәм якын аңа. Йа раббым, ничек кадерле хәзер аңа бу очкыч. Тимерханны егерме беренче гасыр белән фәкать ул гына тоташтыра бит.

    Кайнар чәй эчә-эчә бераз киноленталар карап утыргач, карт астронавт терсәге белән өстәлгә таянган хәлдә йокыга талды.

    — Булат улы Тимерхан, кичекмәстән корабтан чыгыгыз! — дигән тавыш аны сискәндереп җибәрде.

    Астронавт, пилот бүлмәсенә узып, иллюминаторга күз салды. Аста хәрбиләр башлыгы Микай Уэлсон тора иде. Янында бил каешларына чукмарлар аскан бер төркем робот-сугышчы-лар тезелешеп баскан.

    — Нәрсә кирәк сезгә миннән? — дип кычкырды Тимерхан, иллюминаторны ачып.— Юкка алып килгәнсез бу консерва банкаларын, ике минуттан мин космоста булачакмын.

    — Шаяртмагыз, яхшылык белән бирелергә теләмәсәгез, минем баһадирлар космик корабны җимерә башлаячаклар. Сез барыбер очып китә алмаячаксыз. Моннан биш минут элек күктә көчле магнит калкан булдырылды.

    Роботлар кораб ишеген җимерә башладылар. «Котылу ioj юк,— дип уйлады Тимерхан, канаты сынган кош сыман бөр шеп.— Күктә — магнит калкан, җирдә — канга сусаган роб( лар. Пластмасса вәхшиләр кулыннан һәлак булырга кайтт мыни ул Җиргә? Юк, Тимерхан мондый хурлыклы үлемгә б< кайчан да риза булмаячак! Ул — кеше, ул — астронавт, шайт алгыры! Бөркеткә бөркет үлеме! Бары шулай гына була ал;

    Астронавт, тиз генә каләм белән кәгазь алып, ашыга-аш га язарга кереште:

    «Кем таба — шуңа!

    Мин Кояш системасындагы Җир планетасында туып-кән соңгы һомо сапиенс. Кеше кешене яратмады, кеше һәр> кыт табигатькә каршы барды. Шуның өчен ул үзен-үзе саклап i ла алмады. Үтенәм, бер-берегезне яратыгыз, табигатькә каршы бармагыз! Шулай иткәндә, сез барыгыз да бәхетле һәм мерле булырсыз...»

    «Кичер мине, Җир-ана! — дип пышылдады Тимерхан 9 аралаш.— Мин сине бер генә минутка да ташлап китәргә ti түгел идем. Кабул итмә мине үз куеныңа! Мин — сине ха иткән миллионнарның берсе! .

    Бераздан космик кораб иллюминаторыннан кечкенә рак күтәрелде. Аны бернинди дә көч туктата алмаячак, хәтта ь нит калкан да.' Чөнки ул Урта Азиядә генә ачык космоска чь чак. Ул бөтен җиһанга SOS сигналы таратачак. Иртәме-( мы җирлеләр фаҗигасе турында бөтен галәм белер.

    Ракета артыннан ук, Җирне кочарга теләгәндәй, ике ку канат итеп җәеп, Булат улы Тимерхан гәүдәсе аска томырылды.

    Заһид Мәхмүди
    фантастический рассказ на татарском языке.
  • Заһид Мәхмүди:
  • Ак болыт (повесть)
  • Серле кунак (повесть)
  • Белмим (повесть)
  • Сары каеш – сары сагыш (повесть)
  • Мәхмүдиләр
  • Юморескалар
  • Фәлсәфә дәфтәреннән
  • Имтихан (фантастик хикәя)
  • Эзләмә (фантастик хикәя)
  • Җен тыкырыгы (фантастик хикәя)
  • Соңгы очрашу (фантастик хикәя)
  • Тәмуг чәчәге (фантастик хикәя)
  • Ахырзаман шаукымы (фантастик хикәя)
  • Мунча (фантастик хикәя)
  • Җансызларга - җан (фантастик хикәя)
  • Югалган ачыш (фантастик хикәя)
  • Айваз — Болгар улы (фантастик хикәя)
  • Ул җирне сагынган иде (фантастик хикәя)
  • Табип Бәйтулла (фантастик хикәя)
  • Профессор Мияугөл (фантастик хикәя)
  • Йолдызларга — йодрык (фантастик хикәя)
  • Җиңелү (фантастик хикәя)
  • Әхлаклылар каласы (фантастик хикәя)
  • Серле кеше (фантастик хикәя)
  • Шомлы гасыр (фантастик хикәя)
  • Яхшыга юрыйк, Мингол (фантастик хикәя)
  • Соңгы роман (фантастик хикәя)
  • Әче балан (повесть)
  • Елак агач (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх