• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Заһид Мәхмүди

    Айваз — Болгар улы

    (фантастик хикәя)

    Кояш шәһре Болгарның каравыл манарасы белән тиге: ләшкән иде. Офык ягы торган саен караңгылана барды. Больп да бер-берсен уздырып чикерткәләр җыр суза, җилбәзәк күб ләкләр әйләнә, кемне тешлим икән дип, усал кигәвеннәр очь йөри иде әле. һәркайсының үз шөгыле, үз мәшәкате...

    Яр буенда аякларын салындырып утырган Айвазны бөте ләй икенче нәрсә кызыксындыра иде. Дулкыннар өстендә бөт релгән елак акчарлакларны көннәр буе күзәтеп утыра ала у Әллә никадәр биеклектән бармак буе балыкны да күрә ала Их, күзләрең менә шундый үткер булсын иде ул!

    Якында гына утлап йөргән Алмачуарның пошкыруына А ваз сискәнеп куйды. Көтү кая китте соң әле? һәй, бу сары ларны! Туймас тамаклар!

    — Әйдә, кил монда, кил, Алмачуар,— диде Айваз.— Көтү ка тыр вакыт җитте, ашыгырга кирәк.

    Тик шулчак урман авызында торган кешеләрне күреп, мал өнсез калды.

    Өчәү иде алар. Өсләрендә балык тәңкәсе кебек елтыр торган әллә нинди көмешсу кием.

    Айваз капланып җиргә ятты. Дошманнар түгелме икән? |һәрдә күптәннән имеш-мимешләр йөри иде... Әмма бераз этеп яткач, малай бу уеннан кире кайтты. Яннарында су-ц кораллары да күренми. Юк, илбасарлар түгел бу. «Урман [әредер әле,— дип уйлады Айваз.— һич адәм затына охша-аннар бит».

    Урман ияләре, Алмачуарны күреп булса кирәк, Айваз ят-җиргә борылдылар. Малайның коты ботына төште. Кая арга? Кальгага кадәр ерак — куып җитәчәкләре көн кебек [К. Бердәнбер чара — елгага сикерү.

    Малай, ике дә уйламыйча, суга сикерде. Өскә калыккач, ул нең бишмәт якасына ябышкан яшел чырайлы кешене күр-Аның киң шыксыз йөзе, мәченекедәй соры күзләре, сарык авыдай очлаеп киткән ияк сөяге теләсә кемнең котын алыр-: иде.

    Коты очкан малай, билбавына кыстырылган хәнҗәрен чы-ып, үкерә-үкерә селтәнергә тотынды. Көтелмәгән һөҗүм яшел [ене куркытыр дип уйлаган иде ул. Алай булып чыкмады, и нидер кычкырып, өч бармаклы кулы белән аның нечкә белә-1дн эләктереп алды. Малай куркуыннан аңын югалтты. ..Айваз күзләрен ачканда, күктә эре-эре йолдызлар җе-W иде. Ул башын күтәреп, әйләнә-тирәгә күз салды. «Раб-, бигрәк куркынычлар инде!» — дип уйлады малай, баш нда утырган урман ияләрен күзәтеп.

    — Кем сез? — диде ул, бизгәк тоткан кешедәй калтырап.— гар ханлыгын вәйран итәргә килгән булсагыз, шуны беле- бездә хатын-кызлар да юлбарыс кебек сугыша. Сез җиләксез!

    Урман ияләре елмаешып куйдылар.

    - Курыкма, без юлбасарлар түгел,— диде аларның картрак айлысы, болгар телендә.— Күктән төшкән кунаклар без. Си-ia, Болгар ханлыгына да начарлык теләмибез. Йә, таныш лйк: минем исемем — Ку, бусы — Зи, ә тегесе — Ши.

    — Сез күктән төштегезмени?! Белдем, сез газраилләр!

    — Юк, энем, без ерак йолдыздан очып килдек. Безнең планетада атмосфера бик пычранды, шуңа күрә озак яшәүчән яңа вируслар барлыкка килде. Без моны абайламый калганбыз... Ике елдан артык котырган коточкыч эпидемиядән соң исән калган туксан дино сапиенс галәм буйлап төрле галактикаларга таралышты, һәм, менә без алтау ике мең ел чамасы җиһан киңлекләрен айкый торгач, Кояш системасына килеп чыктык. Безнең кораб һиндстан ярымутравына төште. Кирәкле азык таблеткалары әзерләгәч, без яңадан очып китәчәкбез. Монда калырга ярамый, чөнки теләсәк тә, теләмәсәк тә, җирле халык белән бәрелешергә, кеше үтерергә мәҗбүр булыр идек. Бездә бит бөҗәк үтерү дә зур җинаять санала.

    — Ә бездә кеше кадәр кешене чебен урынына кыралар,— диде Айваз, исе китеп.

    — Элек бездә дә шулай булган. Вакыт үтәр, сез дә безнең кебек булырсыз әле.

    Аннан соң Ку үзләре яшәгән планетаның яшел тәнле кешеләре, аларның гореф-гадәтләре турында сөйләде. Ул арада Ши белән Зи, урман авызыннан корыган чыбык-чабыклар җыеп, учак кабыздылар.

    — Үзебездә чакта, без дә менә шулай учак яга идек,— дип дәвам итте сүзен баш кунак, моңсу гына елмаеп.

    Айваз тәмам тынычланды.

    — Ку абый, нигә сез яшел?

    — Монысын инде Зи абыеңнан сора,— диде Ку.— Ул — биолог, бу сорауга яхшырак җавап бирер.

    Яшь чырайлы Зи ялындырмады:

    — Җирлеләр маймылдан азганнар,— дип сөйләп китте ул,— ә безнең борынгы ата-бабаларыбыз — стенонихозаврлар.— Ике аяклы кәлтә еланнар. Акрынлап алардан безгә охшаган дино сапиенслар барлыкка килгән.

    Авыз ачып тыңлап утырган Айваз боларны шаяру дип уй- и лады. Янәсе, көлмәкче булалар, адәмнең балчыктан яралганын яхшы белә лә ул. Әмма яшел кешенең йөзе бик җитди иде. Малай аптырады: ни ышанырга, ни ышанмаска белмәде.

    Кайдадыр еракта сузып-сузып бүре улаганы ишетелде:

    — Харап булдым!—диде Айваз, кымыз төсенә кереп.— Сарыкларны бүреләр ботарлаган булса, Канак бай мине этләргә ыргытачак.

    — Борчылма,— диде Ку, аны юатып,— байгураларга бил бөгәсең килмәсә, безнең белән очып кит.

    — Канатсыз ничек очып булсын ди?

    — Без апеорда очып китәчәкбез. Ул безнең телдә «канатлы кашык» дип атала.

    — Кашык? Булмас ла...

    — Кашыкка охшаган очкыч ул,— диде Ку, малайның аркасыннан сөеп.— Соңрак барысын да аңларсың. Йә, ризамы безнең белән очарга?

    — Риза. Тик әткәм-әнкәм белән хушлашырга иде.

    — Ә алар кайда яши?

    — Күктау авылында.

    — Еракмы?

    — Йөз чакрым булыр.

    — Безгә бүген Җирдән очып китәргә кирәк,— диде Ку, беләгендәге аксыл пластинкага карап.— Безнең карамакта өч сәгать вакыт бар. Ул арада Күктауга барып кайтырга өлгерербез, дип уйлыйм. Әйдәгез, апеор яшерелгән урман аланлыгына киттек!

    — Сабыр итегез әле,— диде Айваз, нидер исенә төшкәндәй.— Алмачуарны куып кайтарып җибәрим. Канак бай мине бүреләр ботарлаган дип уйласын.

    Яшел кешеләр елмаешып куйдылар.

    ...Төнге юлаучылар түм-түгәрәк аланга килеп чыктылар. Уртада кашыкка охшаган ап-ак мәһабәт очкыч күренде. Аның эченә Канак байның алты йөз баш сарыгын да сыйдырып булыр иде, мөгаен.

    Айваз шаккатып торган арада, апеор һавага күтәрелде һәтилгән кебек әйләнеп яңадан Җиргә төшеп утырды.

    — Менә бу оча торган кашык була инде,— диде Ку, ма лайның башыннан сыйпап.— Күктауга Ши белән очарсың. Tat атканчы әйләнеп кайтырсыз.

    Очкычның ишеге майда тәгәрәгән бәрәңгедәй шома гын; ачылды.

    — Бу ишек җанлымы әллә? — диде Айваз, аһ итеп.

    — Юк, ул кысылган һава ярдәмендә хәрәкәтләнә. ...Очкыч инеш буендагы Күктауга җиткәндә, таң белене килә иде. Бизгәк тоткан кешедәй калтыранган Айваз, юл бу тын алырга да куркып, ике куллап утыргыч тоткасына ябышы барды. Менә-менә җиргә килеп сыланырлар кебек тоелды аңг Очкыч җиңелчә дерелдәп, авыл кырыена кунаклады.

    — һе, безнең бакча башы бит бу! — диде малай, шатль гыннан балкып.

    Яшел кеше малайга йодрык кадәрле авыр металл кисәге сузды:

    — Тот, алтын бу.

    — Менә рәхмәт! — диде Айваз, башы күккә тиеп.— Бола булгач, минем әти дә атлы-тунлы булачак!

    Айваз бакча буйлап салам түбәле кечкенә йортка таба а лады.

    «И куанырлар инде өйдәгеләр,— дип уйлады Айваз, иш турысына җитәрәк.— Канак байга ялланганнан бирле, өч е күрешкәнебез юк бит. Әни дә, улым кайтты дип, сандык төбеннән кипкән җиләген, шомыртын чыгарыр...»

    — Каравыл! Иблис төште, иблис!

    Көтелмәгән шау-шудан Айваз сискәнеп, шып туктады. О кыч уты яктысында яшел кеше белән кемдер әүмәкләшә ид Тавышы һадикол абзыйныкы лабаса!

    — Каравыл, үтерәләр!

    Ул арада бакча башында кулына балта тоткан бер карт күренде.

    Айваз шул якка ташланды. Үзенә куркыныч янаганын абайлаган яшел кеше, һадиколның артка каерылган кулларын ычкындырып, апеорга ыргылды. Ләкин соң иде инде. Нык бәдәнле болгар карты балтасын аңа төбәп ыргытты. Яшел кеше чайкалып торды да гөрселдәп җиргә егылды.

    — Хуш...— диде ул әллә Айвазга, әллә инде ерактагы туган планетасына. Аннары, бик көчәнеп кенә, түшендәге шәмәхә төймәгә үрелде.

    Яшен суккан агач кебек дөрләп яна башлаган гәүдәне күргәч, болгар картлары, җиргә йөзтүбән капланып, бар белгән догаларын укырга керештеләр.

    — Иблиснең дә иблисе бу! — дип пышылдады һадикол, башын күтәргәч, йодрык кадәрле соры көл өемен күреп.— Оядагы баласын күрәсеңме? Син теге ни...

    — Ярар, ике тапкыр үләсе түгел,— диде балталы карт, башындагы түбәтәен рәтләп, һәм апеорга таба юнәлде.

    Шунда очкыч, тере кеше төсле, калтыранып куйды һәм сызгырып һавага күтәрелде. Ишек никтер ябылмады. Яшел кешенең фаҗигале үлемен күреп очкан малай ишек янына килеп басты, шунда гына балта тоткан кешенең әтисе икәнен танып алды.

    — Бәрәкәт! — дип кычкырды әтисе, Айвазны күреп.— Минем малайга охшаган бит бу!

    — Тәүбә диген күрше, тәүбә диген!

    — Әти-и!

    — Улым! Аһ, алып китә! Улымны иблис алып китә!

    Апеор тизлеген арттырды. Ишектән ургылып кергән көчле һава агымы инде болай да хәлсезләнгән Айвазны аяктан екты. Шулчак идарә пультында кызыл ут кабынды. Көчле тавыш яңгырады:

    — Хәзер мин идарә итәм.

    Малай тирә-якка күз салды, әмма бер кеше дә күренмәде

    — Тыныч бул, мине эзләп аптырама. Мин — очкычның мие Ниһаять, ишек ябылды. Малай тәрәзәгә капланды.

    Апеор шәһре Болгар өстеннән оча иде. Шәһәр уч төбендәг кебек күренә. Әнә тегесе җәмигь мәчете, тегесе хан сарае, ән мунча... Кальга сакчылары, җәяләрен киереп, иблис кашыгы на ук яудырдылар. Чуар шәһәр халкы, җиргә баш ора-ора, саж дә кылырга тотынды.

    ...Очкыч урман аланлыгына кунаклады. Айваз, ишек ачылу га, аны-моны уйламыйча, җиргә сикерде. Мондый саксызлы аңа бик кыйммәткә төшә язды.

    Агач араларыннан кәкре кылычларын болгап һәм «ура» кы1-кырып атлы гаскәр килеп чыкты. Килеш-килбәтләренә карг ганда, алар болгарлар түгел иде.

    Малай кире апеорга үрмәләде. Тегеләрнең аны тереләй ал* сылары килә бугай. Юкса, Айваз алар өчен менә дигән мишен иде.

    Апеорга керүгә үк баягы тыныч һәм көйле тавыш яңгыр* ды:

    — Тыныч бул!

    Менә ишек ябылды! Очкыч калтыранып һавага күтәрел башлады.

    Бераздан Айваз тәрәзәгә карады. Урман шактый еракт калган иде.

    — Мин — «Комета», мин — «Комета»... Җавап бирегез! Зәңгәрсу экранда көмештәй комбинезонлы яшел кеше сур: те пәйда булды. Яшел кешеләрне бер-берсеннән аеру хәйрг читен иде.

    Ми кабат телгә килде:

    — Экипаж һәлак булды.

    Экрандагы кешенең чырае караңгыланды. Аның янында т; гын ике астронавт пәйда булды. Алар бераз гәпләшеп алдь

    iap. Аннан соң аларның берсе чак кына сизелерлек акцент бе-[ән болгар телендә сүз катты:

    — Исәнме, Җир улы! Ми безгә барысын да сөйләп бирде. Ул телепатик дулкыннар ярдәмендә синең психикаңны өйрәнгән. Безнең өчен син ачык китап, Айваз. Робот биргән мәгълүматларга караганда, син яхшы күңелле... Без сиңа ышанабыз.

    — Кем сез? — дип сорады Айваз, батырая төшеп.

    — Без — Ку белән бергә очып килгән астронавтлар. Ул си-[а безнең турыда сөйләгәндер. Без хәзер һиндстанда.

    — Әйе,— диде яшүсмер, башын кашып.— Тик менә ерак 1индстандагы кешеләрнең минем каршыда сөйләшеп утыру-[ары һич аңлашылмый.

    — Син безнең сурәтне күрәсең,— диде яшел кеше елма-:п.— Айваз, сиңа «хәтер» камерасында йоклап алырга кирәк. Ан-[ары, без бик җиңел аңлаша башларбыз. Зәңгәр ишекне кү-•әсеңме? Шул бүлмәгә уз да, элгечтәге башлыкны киеп, реслога утыр. Бераздан син йокыга китәрсең. Безнең планета уплаган белемнең бер өлеше сиңа да күчәр.

    ...Йокыдан уянгач ул, камерадан чыгып, экран астындагы :ызыл төймәгә басты. Экранда янә яшел кеше күренде.

    — Мин сезне беләм,— диде Айваз.— Сез, Кассиопея йолалыгыннан профессор Па Ной Найман.

    — Менә шәп булды, Айваз. Хәзер син укымышлы кеше ин-,е...

    — Рәхмәт, Па абый! Минем белемемнән хәзер Якуб ибн 1огман, Хәмит әл Болгари кебек галимнәр дә көнләшерлек... Оулкадәр күп беләм мин хәзер! Җирнең шар икәнен дә, атом өзелешен дә...

    — Хәзер син һиндстанга очарсың, балакай. Компьютер сезнең координаталарны белә.

    — Бу мөмкин түгел, Па абый.

    — Ни өчен?

    — Болгарга яу килә. Мондый авыр чакта мин илемне ташлап китә алмыйм.

    — Алайса, сине апеор кире Болгарга илтеп куяр.

    — Мин аны дошманга каршы сугышта файдаланачакмын. Астронавтның йөзендә аптырау, үпкә тойгылары чагылды.

    — Апеорны сугыш максатларында файдаланып булмый. Аның вөҗдан модуле сафтан чыгачак һәм син һәлак булачаксың.

    — Булсын!

    — Акылыңа кил, Айваз! — диде Па Ной, тавышын күтәрә төшеп.— Син — хәзер җирлеләрнең барысыннан да белемлерәк кеше. Син яшәешнең табигыйлегенә коточкыч зыян китерәчәксең. Кирәгеннән артык күп белү һичшиксез фаҗигагә илтәчәк. Аңла, җирлеләр әлегә сабый бала кебек. Аларга ук белән җәя дә бик җиткән... һәр нәрсәнең үз вакыты бар, вакытны ашыктырма. Фән һәм әхлак чагыштырмача тигез барырга тиеш. Тәҗрибә шуны күрсәтә.

    — Мин барыбер Болгарда калам, Па абый!

    — Без төзәталмаслык ялгыштык,— диде яшел кеше, хәсрәтләнеп.— Чөнки яңа белемнәреңне «сөрткәндә», син шәхесеңне югалтачаксың.

    Па Нойнын сурәте сибелгән борчактай таралып китте. «Үпкәләде,— дип уйлады Айваз, уйга чумып.— Саубуллашып та тормады». Ләкин үзенең хаклы булуына ул чиксез ышана иде.

    — Болгар шәһәрендә янгын!

    Минең шомлы хәбәре Айвазны сискәндереп җибәрде. Шулай да Айваз моңа инде күптән әзер иде, чөнки кыргыйлар белән булган беренче очрашуда ук ул Болгарга авыр буласын аңлады.

    Шәһәрне камап алган гаскәр' шуның кадәр күп иде, хәтта аларны санап бетерер өчен бер дистә хисапчы да аз булыр сыман.

    — Ми! — дип кычкырды Айваз, кулларын йодрыклап.— Шәһ-ре Болгарны камаган дошманга һөҗүм ит!

    — Мин үтерүче түгел.

    — Үтенеп сорыйм!

    — Минем вөҗдан модулем сафтан чыгачак, аннары логика )ЛОгы... Безне һәлакәт көтә.

    — һәр минут кадерле икәнен беләсеңме син, тимер әрҗә?!

    — Мин явыз була белмим.

    — Шулаймы?! — дип җикеренде Айваз, үзен-үзе белешмәсен.— Хәзер мин синнән тимер-томыр өеме ясыйм алайса! Мин инсез дә җиңәм аларны!

    Малай күн итеге белән идарә пультына типте.

    Компьютерның хисләр блогы хәрәкәткә килде. Электрон ми, (өҗдан модуленең каршылыгына карамастан, малайга ярдәм тәргә булды. Елга булып адәм каны коелган бу планетада аның юдуле шактый үзгәрде бугай.

    — Мин буйсынам,— диде электрон ми.

    — Түбәнгә! — дип әмер бирде Болгар улы.

    Җир өслегенә якынлашкач, апеор шәһәренең көньяк дива-ына үрмәләгән дистәләрчә вәхшине бәреп төшерде. Аннары апе-р баш очларында кәкре кылычларын уйнатып, сөңге очларына •әйләнгән ат койрыкларын җилфердәтеп чапкан җайдаклар өркемен туктатты.

    Айваз тантана итте. Шулчак апеор эченә көек исе таралгы. Төтен компьютердан чыга иде. «Мине вөҗдан борчый, мине өҗдан борчый»,— дип бертуктаусыз кабатлады машина. Оч-ыч көймә кебек чайкалды да гөрселдәп җиргә барып төште.

    ...Караңгы күктә йөзгән кургаш болытларга дөрләп янган 1әһәрдән ут шәүләсе төшкән һәм алар канга манчылган тутый ош каурыйларын хәтерләтә. Тирә-юньдә мәетләр аунап ята, ралыларның ыңгырашкан, нәләт укыган авазлары ишетелә, бүзләргә, тын юлларына ачы төтен тула...

    Айваз, авыр ыңгырашып, бияләй кадәр шешкән иреннәрен лап куйды. Кайда ул, ни булды аңа? Күз кабакларын җилем-әп куйганнар диярсең—көчкә ачылалар! Чү! Баш очында

    Bf кәкре кылычларын кайрап кемнәр утыра ул? Әсир төшкән, димәк... Инде нишләргә?

    Әсир янына алпамша кадәрле атлы сугышчы килеп туктады. Аны күрүгә, ахахайлап утырган сакчылар, дәррәү торып, олылау сүзләре әйттеләр. Айвазның колагына «Естрафий баһадир» дигән сүзләр кереп калды.

    Естрафий тәкәббер генә атыннан сикереп төште. Юлында торган сакчыларның берсен тибеп еккач, ул Айваз янына чүгәләп, малайның маңгаен капшарга кереште. Иблиснең мөгез, койрык ише әгъзаларын таба алмаган гаскәр башлыгы, гаҗәпләнеп, җилкәләрен сикертте.

    — Утта яндырырга! — дип әмер бирде ул.— Юлбашчыга бер тамаша булыр.

    ...Айвазны яр буена утыртылган имән баганага бәйләделәр. Ул, читлеккә эләккән кош кебек, ярсып тыпырчынырга тотынды. Тик моннан ни файда? Барыбер алда тәмуг газабы көтә.

    Менә аяк астына коры чыбык-чабык ташый башладылар. Яшүсмер, үзен коточкыч үлем көткәнлеген аңлап, хәлсез күз кабакларын йомды. Яндырсыннар, ләкин ул һичкайчан мәрхәмәт сорамаячак. Ул куркак җан түгел.

    Ниһаять, тупырдап торган атларга атланган биш-алты җайдак, кулларында факеллар уйнатып, әсир бәйләнгән баганага ыргылдылар. Бер башына сумалалы чүбек урап кабызылган таяклар һавада фырылдап коры-сары өстенә барып төштеләр.

    — Вәхшиләр...— дип пышылдады Айваз, тигез сафка тезелгән жәяүле һәм атлы сугышчыларны күздән кичереп.

    Төнге җылы җил аннан башка да тиз үрләгән ялкын телләренә куәт бирде. Әйтерсең лә табигать бу газапны озакка сузмаска тырыша һәм малайны кызгана иде.

    Айваз, акрын гына аякларына үрләгән зәһәр ялкын телләрен күрмәс өчен, карашын болытлар артына поскан тулган айга төбәде.

    Шулчак күктә гүләгән тавыш ишетелде. Вәхшиләр арасында кайнаш купты. Дөрләп янган учак өстендә оча торган кашык күренгәч, атлылар да, җәяүлеләр дә, коралларын ташлап, кайсы кая кача башладылар. Айваз куе төтен аша алтынсу комбинезонлы кешене абайлады. Ул, һичшиксез, аны коткарырга ашыга иде.

    Яшел кеше дөрләп янган учакка сикерде, һәм малайны күтәреп алды.

    — Хәлең ничек, Айваз? — диде астронавт, аны йомшак үлән өстенә яткырып.

    — Аяклар, аяклар пеште,— дип ыңгырашты яшүсмер.

    — Түз, дәваларбыз.

    — Сез мине ничек таптыгыз, Па абый?

    — Апеор һәлакәткә юлыккач, ми координаталарны хәбәр итеп өлгерде.

    — Кичерегез мине,— диде Айваз.— Сезнең сүзне тыңлаган булсам...

    — Ярар, узган эшкә салават, Айваз!

    — Сезнең апеорның да вөҗдан модуле бардыр бит!

    — Юк, без вөҗдан модулен аерырга тиеш булдык. Югыйсә, бу вандалларга каршы ничек көрәшәсең?

    Ул арада апеор җиргә кунаклады. Ишек ачылгач, минең көчле тавышы яңгырады.

    — Дошман чигенде. Җирдә ятып калганнар тиз генә аңга килә алмаячаклар, иртәгә генә аякка баса алырлар.

    — Ә мин кайчан аякка басармын икән? — дип ыңгырашты Айваз.

    — Бераз гына түзәсе булыр,— диде Па, кытыршы кулы белән Айвазның битен сыйпап.— Регенерация комбинезонын кигәч, син ике сәгатьтән сау-сәламәт булырсың. Ләкин...

    Айваз аңын җуйган иде инде. Дино сапиенс малайны йомшак креслога илтеп салды да аның кара күмергә әйләнгән балакларын, җиңнәрен кисеп ташлады, тәненә нидер сөртте. Аннары регенерация комбинезоны кидереп, аның шнурын электр челтәренә тоташтырды. ш...

    Тирә-юньгә озон исе таралды. Бераздан Айваз, ыңгырашу дан туктап, тигезрәк сулый башлады.

    ...Ике сәгать узуга ул аңына килде. Астронавт Паны күр тәч, малай елмаеп куйды.

    — Хәзер безгә һиндстанга очарга кирәк,— диде Па, белә гендәге аксыл пластинкага күз салып.— Без иртәгә Җирдә китәчәкбез.

    — Мин монда калам. Мин бөтен белемемне эшкә җигег мондагы вәхшилеккә каршы көрәшәчәкмен.

    — Юк,— диде шул чакны ерак цивилизация вәкиле.— 1СҺ Айваз, син биредә кала алмыйсың. Сине монда һәлакәт көтә.

    — Мин туган җирем өчен шәһит китәргә дә риза! Астронавт Па авыр көрсенеп куйды. Аннары,. Айвазны ку лыннан тотып, пәрдә белән капланган көзге каршысына алы килде. Килде дә. ефәк кебек кыштырдавык пәрдәне бер' читк шудырды. Көзгедән Айвазга... яшел т-әнле дино сапиенс кара тора иде!

    — Әтекәем! Кем бу?! — диде коты очкан малай, бер ады артка чигенеп. Шул ук мизгелдә көзгедәге зат та чигенеп ку{ ды.

    — Син үзең бу,— диде малайга астронавт Па, гаепле кеи сыман башын аска иеп.— Башкача мөмкин түгел иде, Айва һич мөмкин түгел иде, ышан миңа! Синең тәнеңнең кимеңд дүрттән өч өлеше утта янган булган. Ә бу үлем белән бер. О не фәкать яшьлегең һәм ихтыяр көчең коткарды. Мин сине тән күзәнәкләреңне яңартырга мәҗбүр булдым. Дөресен rei әйткәндә, терелерсең дип уйламаган идем. Чөнки регенер; ция комбинезоны яшел тән күзәнәкләре үстерүгә генә исәплә гән. »

    — Кирәк түгел иде! — дип кычкырды Айваз, күз яшьләре! буылып.— Мин яшел тәнле булырга теләмим! Теләми-им!

    — Егет бул! — диде астронавт, малайны юатып.— Мин ci нең хәсрәтеңне яхшы аңлыйм. Бүтән юл юк иде, ишетәсеңм* Син яшәргә тиеш!

    — Яшәргә? Ничек итеп яшәргә? Гомер буе кеше күзенә күренергә куркыпмы? Мин әтине, әнине сагындым. Минем Күктауга кайтасым килә!

    — Син Җирдә кала алмыйсың... Кайгырма, безнең галимнәр сине үз кыяфәтеңә кайтару өчен барысын да эшләрләр. Аннан соң син яңадан Болгарга әйләнеп кайтырсың.

    Айваз хәлсез адымнар белән иллюминатор янына килеп басты. Җир белән саубуллашу минуты инде ерак түгел иде. Анда, яшел кешеләр яши торган ерак йолдызда, ул шушы елганы, шушы сусыл чирәмне, шушы ап-ак болытларны сагыныр. Чөнки алар анда юк, алар фәкать җирдә генә!

    Заһид Мәхмүди
    фантастический рассказ на татарском языке.
  • Заһид Мәхмүди:
  • Ак болыт (повесть)
  • Серле кунак (повесть)
  • Белмим (повесть)
  • Сары каеш – сары сагыш (повесть)
  • Мәхмүдиләр
  • Юморескалар
  • Фәлсәфә дәфтәреннән
  • Имтихан (фантастик хикәя)
  • Эзләмә (фантастик хикәя)
  • Җен тыкырыгы (фантастик хикәя)
  • Соңгы очрашу (фантастик хикәя)
  • Тәмуг чәчәге (фантастик хикәя)
  • Ахырзаман шаукымы (фантастик хикәя)
  • Мунча (фантастик хикәя)
  • Җансызларга - җан (фантастик хикәя)
  • Югалган ачыш (фантастик хикәя)
  • Айваз — Болгар улы (фантастик хикәя)
  • Ул җирне сагынган иде (фантастик хикәя)
  • Табип Бәйтулла (фантастик хикәя)
  • Профессор Мияугөл (фантастик хикәя)
  • Йолдызларга — йодрык (фантастик хикәя)
  • Җиңелү (фантастик хикәя)
  • Әхлаклылар каласы (фантастик хикәя)
  • Серле кеше (фантастик хикәя)
  • Шомлы гасыр (фантастик хикәя)
  • Яхшыга юрыйк, Мингол (фантастик хикәя)
  • Соңгы роман (фантастик хикәя)
  • Әче балан (повесть)
  • Елак агач (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх