• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Заһид Мәхмүди

    Югалган ачыш

    (фантастик хикәя)

    I

    Рәнис кайтып кергәндә, шәһәрдә яңа көн туып килә иде «Әле кайчан гына яз гөрли иде, ә хәзер тышта июнь чәчәк ата Ай-һай бу вакыт дигәннәре»,— дип уйлады Рәнис, тыз-быз кил гән трамвайларны күзәтеп.

    Ул төне буе лабораториядә эшләде. Уңышлар күзгә күренеп арта: кешелек дөньясына билгесез хрони-хроартос авыруының серенә төшенә башладылар инде. Бу авыруның космик корабка ияреп кайткан хрони-хроартос вирусларыннан барлыкка ки лүе турындагы гөман үзен раслый бара. Куркыныч авыру ул ике сәгать дәвамында кеше телсез кала, сукырая һәм ишетмр башлый, галлюцинация белән тилмерә.

    Рәнис чишенмичә генә караватка сузылып ятты. Электро1 стена сәгате көндезге унны күрсәтә. Инде күзләрен йомам ди гәндә генә өстәлдәге кәгазь кисәген күреп алды. Бик иренсә д; торып укыды.

    «Рәнис!

    Тиз генә кайтып җитмәм. Югославиядән туристлар килгән нәр. Болгар ханлыгы тарихын сорашалар. Алар белән озак йө рергә туры килер, ахры. Ашны үзең җылытып аша.

    Луизаң»

    Алты ел Сак белән Сок кебек яшиләр алар. Луиза кайтып керә — Рәнис өйдә юк, Рәнис кайтып керә — Луиза чыгып киткән була. Берсе хрони-хроартос белән, икенчесе туристлар белән мәшгуль. «Их,— диде Рәнис, авыр сулап,— алты ел буена Киек Каз йолдызлыгының Өч кояш планетасында яшәүче туганнарга да барып кайта алганыбыз юк. Вакыт җитми. Ул авыруга каршы көрәшү серләрен белик әле, аннан соң... Тфү! Шулай үз-үзеңне юатып, гомер үткәнне дә сизми каласың, ахры. Бүген бер проблема, иртәгә — икенчесе».

    Кинәт телефон шылтырады.

    — Тыңлыйм... Ә, исәнме, Монс. Кил дисеңме? Төне буе йокламадым. Иртәгә кереп чыгарга тырышырмын. Килүем бик мөһим, алайса? Иһм, ярар, хәзер киләм.

    Рәниснең күңеле нидер сизә иде. Монсның хыялы тормышка ашкан бугай. Кабалана-кабалана сөйләште, димәк, нәрсәдер бар. Монс ялга чыкканнан бирле күренми бит.

    II

    Рәнис звонок төймәсенә басты. Ишекне чал чәчле, битен тирән җыерчыклар ермачлаган бер карт ачты.

    — Гафу итегез,— диде Рәнис, бүлмәдән бөркелеп чыккан төтенгә чыдый алмыйча йөткереп,— мине Монс чакырган иде. Сез аның кеме буласыз?

    — Шаярырга вакыт юк әле монда,— диде карт, аңа кулын биреп.— Сәлам, Рәнис, әйдә, түргә уз!

    — Ни булды сиңа? Тавышыңны ишеткәч кенә таныдым.

    — Аңламадым.

    — Синең йөзең җитмеш яшьлек картларныкы төсле.

    — Юкны сөйләмәсәнә.

    — Ышанмасаң, көзгегә кара.

    Монс үзенең квартирасын лаборатория иткән иде. Кая карама, пробиркалар, китаплар, приборлар аунап ята. Әмма бер генә йорт җиһазы да күренми.

    — Әйе, картайганмын шул,— диде Монс, кечкенә ватык көзге кисәген табып йөзенә китергәч.— Димәк, гомостром белән амостром препаратларын тапканда, безгә мәгълүм булмаган газлар бүленеп чыккан.

    — Үстерә һәм кечерәйтә торган препаратлар турында сөйлисеңме син?

    — Хәтер шәп үзеңдә, Рәнис. Инде әллә кайчан сөйләгә! идем бит сиңа бу турыда.

    Монс өстәл тартмасыннан ике таблетка тартып чыгарды Аларның берсе — шәмәхә, икенчесе зәңгәрсу төстә иде.

    — Менә алар. Шәмәхәсе кечерәйтә, зәңгәре үстерә.

    — Аларның шундый үзлеккә ия булуларын тикшереп кара дыңмы соң?

    — Әйе, тәҗрибә ясап карадым. Менә,— диде Монс, шырш кабы белән лупа сузып.

    Рәнис шырпы кабын сак кына ачты. Анда... анда борча зур лыгындагы эт йөгереп йөри иде.

    — Искиткеч! — дип кычкырды ул, үз күзләренә ышанмы? ча.— Бөек ачыш бит бу!

    — Хәзер амостром препаратының көчен кара,— диде Монс карават астыннан зур фанер тартма чыгарып. Анда ярты мет чамасы зурлыктагы чикерткә утыра иде.

    — Амостромның үзлеген бөҗәкләр ярдәмендә тикшерер гә туры килде. Бөҗәкләрдән кала, теләсә нинди организмг эләксә дә, ул акылны зәгыйфьли. Амостромны эчкән кеше ис боерыкны гына үти торган егерме метр озынлыктагы гига* роботка әверелә.

    Бераздан Монс чәй кайнатып китерде. Алар чәй эчәргә утыр дылар.

    — Син, һичшиксез, егерме беренче гасырның иң бөек хим гы,— диде Рәнис, дулкынланып,— искиткеч, баш әйләндерп ачыш бит бу!

    — Дөрес әйтәсең,— диде Монс, һаваланып,— мин бөек химик!

    — Бу препаратларны кайда кулланырлар икән?

    Рәнис сүзен әйтеп бетерә алмады, көтмәгәндә башы әйләнеп китте дә шапылдап идәнгә егылды. Тик кемнеңдер шашып көлгәнен генә ишеткәндәй булды.

    Күзләрен ачса, Рәнис үзенең ниндидер гигант кеше кулында ятканлыгын абайлады.

    — Ха-ха-ха, тишек борын син, Рәнис. Йә, ничек, чәеңә салынган гомостром тәмле идеме? Күптән көткән идем мин бу минутны. Хәзер син минем кулда. Луиза минеке булачак! һаман да шашып яратам мин аны, ишетәсеңме?! Луиза сиңа кияүгә чыккан көннән бирле, мин сине дошман итәм.

    Хәзер серне ачсам да була, ахрысы. Мин Мәскәү мафиясе белән элемтәгә кердем. Ул минем ачышымны миллиард сумга сатып алырга ризалык бирде. Иманым камил, гомостром ярдәмендә мафиянең көче бермә-бер артачак. Чөнки бер сантиметр озынлыктагы адәм заты алдында фантастик мөмкинлекләр ачыла. Ул теләсә нинди серле учреждениегә үтеп керә ала. Шунысы кызганыч: гомостромның тәэсире нибары бер тәүлек дәвам итә, аннан соң кеше үз хәленә кайта. Хәер, шушы вакыт эчендә әллә ниләр эшләп өлгерергә була бит. Ә Луиза барыбер минеке булачак!

    Амостром да илбасарларга файдалы препарат. Ул басып алынган дәүләт халыкларын гигант роботларга әверелдереп эшләтү өчен кирәк булачак. Бу гигантлар боерыкны гына үтиләр, баш күтәрмиләр. Аларга үзләрен бәхетле хис итү өчен ипи белән су җитәчәк.

    Син үләргә тиеш, Рәнис! Мин сине сытмыйм, тәрәзәдән машиналар йөри торган асфальт юлга ыргытам. Рәниснең аркасына салкын тир бәреп чыкты. — Их син, Монс, Монс! — диде ул, әрнеп. Монс аның тавышын бөтенләй ишетмәде.

    Тәрәзәдән ыргытылган Рәниснең йөрәге «жу!» итте. «Үләм ахры...» — дип уйларга гына өлгерде ул. Асфальт юлга кадәр төшәргә туры килмәде: бер чыпчык аны беләгеннән эләктереп алды. Нәни кеше ычкынмакчы булып тыпырчынды, газапланды. Кош күп тапкырга көчлерәк булганлыктан, Рәнис селәүчән кебек бөтерелүдән ары берни дә эшли алмады.

    ...Аңына килсә, бишектә ята икән ул. Бишек дигәне — әрекмән яфрагы икән. Авырткан кулларының, сыдырылган гәүдәсенең сызлавына түзә алмыйча, ыңгырашып куйды Рәнис. Тирә-юньдә җәйрәп яткан сәер урман да, бу әрекмән яфрагы да аңардан күп тапкырга биегрәк иделәр. Күккә ашкан мәһабәт биек йортлар, коточкыч машина һәм трамвай тавышлары аның башын әйләндерә иде. Ул, түзә алмыйча, ике бармагын да колакларына тыкты. «Кадерле Луизам, кадерле дуслар,— дип пышылдады Рәнис,— Монс үзенең мәкерле планнарын тормышка ашыра, ә мин аны фаш итә алмыйм. Көчсез лилипут шул мин! Тукта, бер тәүлектән соң кеше үз хәленә кайта, диде түгелме соң? Төшенкелеккә бирелергә ярамый. Кая килеп эләктем соң мин, каһәр суккан чыпчык кая илтеп ташлады икән мине?.. Ура! Монслар өе янындагы ял паркы бит бу. Әнә һәйкәл, әнә фонтан... Дүртенче трамвайга утырасы да, Суконный тукталышында төшәсе.» Ул урыныннан тормакчы булды, ләкин хәлсезлек аны әрекмән яфрагына ябыштырып куйган иде.

    Таң аткач, Рәнис әрекмән яфрагыннан шуып төште. Аннан, бик нык сусаганлыгын абайлап, дымлы чирәм сабакларын ялады.

    — Ә хәзер Монс янына китәргә кирәк, фаш итәм мин аны! — дип кычкырды ул бөтен җиһанга.

    Чирәм урманыннан бару җиңел түгел иде. Каршыга әллә нинди куркыныч хәшәрәтләр очрый.' Чынлап торып карасаң: алар йә күбәләк, йә чикерткә, йә таракан кебек бөҗәк кенә дә бит

    Бара торгач, һич көтмәгәндә, аның каршына кырмыска ки леп чыкты. Ул табышына ташланырга әзерләнгән пантерань хәтерләтә иде. һәм яшен тизлегендә Рәниснең уң кулын тешләп тә алды. Аннары, оста көрәшчеләр кебек, аны җиргә сузып та салды. Рәнис җиңелде, чөнки ул кырмыска янында бәп-бәлә-кәй тузан бөртеге иде. Бичара Рәнис тыпырчына-тыпырчына акырып яткан арада яңадан берничә кырмыска пәйда булды.

    Ill

    ...Кырмыскалар аны шактый озак вакыт ниндидер караңгы коридорлар аша өстерәп бардылар. Аннан соң, тынчу бүлмәгә <ертеп ыргыттылар. Тоткынның кара көймәгән һәм сызламаган урыны юк иде. «Зиндан бит бу! — дип уйлады ул, бераз исенә килгәч, Рәниснең эченә шомлы салкын йөгерде: — Димәк, кырмыскаларда аң бар!» Шулай уйланып, борчылып яткан арада, гәненә тимер кебек салкын бер нәрсә орынып китте. Бу — кырмыска мыегы иде. Караңгыда ул аның ничек кергәнен дә абай-тамыйча калган икән.

    — Сине бөек Амут көтә. Минем арттан атла!

    Әлеге боерыкны аңа эчке бер тавыш ирештерде. «Галлюци-шция,— дип уйлады ул, күзләрен уып.—Юк, куркыныч төш!»

    — Бу төш түгел, кеше,— кырмысканың бу сүзләре дә күз идына язу рәвешендә килде.— Без яхшы телепатлар. Минем фттан атла!

    Зинданда кабер караңгылыгы хөкем сөрсә, коридорда бераз яктырак иде. Ун адым саен коридорның ике ягына да эленгән юсфорлы рәсемнәр аны гаҗәпкә калдырды. Рәсемнәрдә атом-өш сугышы күренешләре һәм кара күмергә әверелгән кырмыс-алар сурәтләнгән иде. Биш минут чамасы бер аска, бер өскә лткән озын коридорлар буйлап баргач, алар зур гына бер ти-лек турысына килеп чыктылар. Анда басып торган сакчы кыр-[ыска аларны мыегы белән капшап чыкты һәм читкә тайпылып >л бирде.

    — Узыгыз! — диде ул, хәрбиләргә хас кырыс тавыш белән. Әлбәттә, бу сүз дә Рәнис аңына язу рәвешендә иреште.

    Тишектән кергәч, ярым караңгы, әмма иркен мәгарәгә килеп чыктылар. Аның түшәменнән сүрән яктылык сирпелә, чөнки ул фосфорга буялган иде. Уртадагы биек ташка мәгърур кырмыска утырган, ә аның каршында, ярым ай ясап, башка кырмыскалар өнсез калган. Аннан соң алар арасында соклану һәм гаҗәпләнү катыш шау-шу башланды.

    — Кырмыскалар атасы, мондый кечкенә кешеләр була микәнни?

    — Хи-хи-хи, беренче тапкыр шундый кеше күрәм.

    — Ялгышасыз, ул кеше түгел, ул — кешегә охшаган бөҗәк.

    — Гаҗәпләнерлек урын юк, дөнья могҗизаларга бай.

    Биек ташта утырган кырмыска мыекларын селкетеп куйгач, калганнар шып туктадылар.

    — Әсир, сезнең алда бөек Амут! — диде, ниһаять, Рәнисне озатып килгән сакчы кырмыска. Аннан соң ул хәрәкәтсез калган Рәнисне кырмыскаларның коридорына этеп җибәрде. Тоткын кыю гына юлбашчы каршысына атлады.

    — Могҗиза,— диде юлбашчы, Рәнисне баштанаяк карап чыккач.— Син нәрсә, айдан егылып төштең мәллә? Беренче тапкыр мондый кечкенә кеше күрәм.

    Рәнис башта ничек лилипутка әверелүен сөйләмәкче иде, әмма үзе дә сизмәстән бөтенләй икенче сүзләр әйтте:

    — Кырмыскаларда аң булу минем өчен дә могҗиза.

    — Көлмә, кечкенә кеше,— диде юлбашчы, җитди генә.— Җирдә кайчандыр бик аңлы кырмыскалар яшәгән. Монда мин бернинди дә көлке күрмим.

    — Мине коридордагы рәсемнәр гаҗәпләндерә,—диде Рәнис,—кем ясады аларны, каян таныш сезгә атом бомбасы?

    — Бөек җырчыбыз һәм әдибебез Фанфай «Соңгы сугыш» бәетен башкаргач, син безнең фаҗигабезне аңларсың, дип уйлыйм. Бу бәет кабиләбездә кояш чыкканчы, төшке аш вакытында һәм кояш баегач җырланыла. Буыннан-буынга күчүче бу бәет безнең намазыбызга әверелде.

    Менә Амут янына бөкре кырмыска чыгып басты. Ул шактый олы яшьләрдә иде. Чак кына паузадан соң йөрәк өзгеч бәет янгырады. Аңлашылмаучанлык килеп чыкмасын өчен, бу бәетне дә Рәниснең аңына язып ирештерделәр.

    Сонгы сугыш булды җирдә, Үлде кояш, үлдек без дә...

    Рәниснең күзләренә яшь тыгылды.

    Кайчандыр җир йөзендә (аның төгәл датасын бер кырмыска хәтерләми) Ико һәм Сумико дәүләтләре арасында атом-төш сугышы башлана. Күк йөзен корым болыты каплый. Кояш нурлары үтеп керә алмый. Биосфераның температурасы алтмыш градуска кадәр төшә. Җирдә тоташ кыш башлана. Кырмыскалар радиациядән, ачлыктан һәм салкыннан кырылалар. Өч триллион кырмыскадан нибары ике меңе генә исән кала. Космик эрага атлаган цивилизация таш гасырына әйләнеп кайта. Бераз исләренә килгәч, кырмыскалар алты йөзгә якын галим кырмысканы тереләй өзгәлиләр. Исән калганнар бәет язалар. Фән үсә-үсә үтерүчегә әверелә, ди бәет. Шуңа күрә сәләтле кырмыскаларны вакытында юк итеп барырга һәм прогресстан ваз кичәргә дигән васыять әйтелә. Тора-бара кайчандыр алыптай зур гәүдәле кырмыскалар ике миллиметрлы бөҗәкләргә әвереләләр. Әйтерсең табигать алардан үч ала!

    Бәетне тыңлап бетергәч, күңеле тулган тоткын юлбашчыдан сорый куйды:

    — Мин сезнең бәетне ихлас күңелдән тыңладым, борынгы цивилизациягез турында күп нәрсә белдем. Ул соңгы сугыш кай-4ан булды соң?

    — Күптән, бик күптән,— диде юлбашчы, көрсенеп.— Аны 5ерәү дә хәтерләми.

    — Шулай да мин бәеттә әйтелгән кайбер фикерләр белән килешмим,— Рәнис бу сүзләрне куркып кына әйтте, чөнки бә-iT алар өчен изге нәрсә булып исәпләнә иде. Ә фанатиклар моный әдәпсезлекне гафу итмиләр.— Сәләтле кырмыскаларны юк теп, прогрессны туктату гамәлгә сыймый. Аңлагыз, фән авантюристлар кулында гына үтерү коралына әверелә.

    — Фән — тереклекнең дошманы! — диде юлбашчы, тоткынны бүлдереп.

    — Дошман! Дошман! Дошман! — дип тәкрарлады кырмыскалар.

    — Моннан утыз ел элек безнең кабилә ике лагерьга бүленде,— диде юлбашчы, бик кайгырып.— Уас котырткан бер төркем кырмыскалар сәләтле кан-кардәшләребезне үтерүгә каршы чыктылар. Хәзер алар безгә туктаусыз һөҗүм итеп торалар, балаларны, хатыннарны һәм ирләрне коллыкка алып китәләр. Алар табигый кырмыска кислотасыннан ун тапкырга көчлерәк суин сыеклыгы уйлап таптылар. Уасның бер сугышчысы безнең өч сугышчыга тора. Минем кабиләмдә хөррият хөкем сөрсә, Уас кабиләсендә колбиләүчелек чәчәк ата. Менә прогрессның чын йөзе! Прогресс сугышсыз яши алмый. Алар борынгы ата-бабаларының изге васыятен җиргә салып таптадылар. Нәләт аларга!

    — Нәләт! Нәләт! Нәләт!

    Мәгарәгә алпан-тилпән килеп кергән яралы кырмысканы күргәч, барысы да сискәнеп киттеләр.

    — Бөек Амут! — диде яралы кырмыска, еш-еш сулап.— Хыянәтче Уас безгә сугыш белән килә!

    — Напо! — дип кычкырды юлбашчы, хәвефләнеп.

    — Тыңлыйм, бөек Амут!

    — Гаскәрең белән көньяк тишекне капла!

    — Буйсынам!

    — Лами!

    — Тыңлыйм, бөек Амут!

    — Төньяк тишеккә ашык!

    — Буйсынам!

    Мәгарәдәге кырмыскалар барысы да гаскәр башлыклары булып чыктылар. Рәнис белән икәүдән-икәү генә калгач, бөек Амут уйга калды.

    — Без җиңеләчәкбез, кеше.

    — Сез бит юлбашчы. Сугышчыларыгыз да шулай уйласа, ни диярсез?

    — Алар бездән көчлерәк.

    Рәнис, кул селтәп, караңгы коридорга йөгереп чыкты. Йөз метр чамасы баргач, бәетче Фанфайны кысрыклаган берничә юлбасар кырмыскага юлыкты.

    — Нык бул, Фанфай! — дип кычкырды Рәнис,— Бирешмә! Шулчак аның өстенә зәһәр кислота яңгыры ява башлады.

    Ул, тәмам миңгерәүләнеп, ике кулы белән йөзен каплап җиргә егылды. Бу бөек Амут әйткән суин сыеклыгы иде.

    IV

    Рәнис зәңгәр күктә йөзгән сөттән дә ак болытларга күтәрелеп карады. Күр, Уас кабиләсендә инде эшафот һәм элмәк ясарга өйрәнгәннәр. Димәк, прогресс дәвам итә. «Нинди мәгънәсез үлем! — дип сыкрады кечкенә кеше, еларга җитешеп.— Луиза Монс кулында. Сөекле Луизам, гафу итәрсең микән син минем мескенлегемне?» Бераздан Рәнисне дә, бөек Амут белән бичара Фанфайны да дар агачына асачаклар.

    Күпмедер вакыт узгач, эшафотка өч җәллад менеп басты. Зур гәүдәле ундүрт кырмыска исә, эре-эре атлап, корыган имән агачы ботагына күтәрелделәр. Болары юлбашчылар иде, күрәсең.

    — Җиңүчеләргә дан! — диде, ниһаять, аларның берсе, бихисап гаскәргә мөрәҗәгать итеп. Бу имансыз һәм каргалган Уас иде булса кирәк.

    — Ура-а!

    — Сез,—диде Уас, сүзен дәвам итеп.—Амут кабиләсен тар-мар иттегез, прогресска юл ачтыгыз. Галимнәребез моңарчы күрелмәгән куәтле сугыш кораллары уйлап тапкач, без бөтен Җир шарын яулап алырбыз. Мин — бөекләрнең биеге Уас моның шулай булачагына тамчы да шикләнмим.

    Шулчак Рәнис янына бер сары күбәләк килеп кунды. Тоткынның йөрәге «жу!» итте. «Менә дигән очкыч бит бу! — дип уйлады ул, куанып.— Мине генә күтәрерлек көче бардыр әле». Шулай дип уйлады да Рәнис күбәләкнең тәпиенә барып ябышты. Ә күбәләк дерелдәп һавага күтәрелде. Бу көтелмәгән хәлдән югалып калган кырмыскалар, нәрсә эшләргә дә белмичә, һавага күтәрелгән әсирнең кайсы якка очып киткәнен күзәтеп тора бирделәр.

    V

    Хәлдән тайган күбәләк асфальт юлга төшеп кунгач, Рәнис аның аякларын ычкындырды. Күбәләк шуны гына көткәндәй яңадан очып китте. Узгынчы бер машина җиле Рәнисне җан-фәрманга себереп алып китте. Бәхеткә каршы, ул нәкъ җәяү-леләр юлына килеп төште. Аның инде тәмам дәрманы беткән иде. Көчкә-көчкә генә булса да Рәнис юл аркылы чыгучы бер кешенең башмак бавына ябышты. Тротуарга җиткәч, кызган асфальтка сикерде. Тротуарда халык тыз-быз килә иде. Аңа юл кырыйлап кына үрмәләргә була иде. Әле алай да уйнап-си-кереп йөргән бала-чагалар чак кына сытып китмәделәр үзен.

    ...Эңгер-меңгердә Рәнис Монс яшәгән йортның өченче катына менеп җитте. Квартира ишегендә таракан сыярлык та тишек юк иде. Йозак тишеге аркылы кермәкче булган иде, аңа да сыймады. Кәефе бик кырылды Рәниснең.

    Аста аяк тавышлары ишетелде. Почтальон икән, рәхмәт яугыры. Ул Монсларның звонок төймәсенә басты.

    — Сезгә телеграмма бар.

    — Рәхмәт!

    Монс почтальон белән сөйләшеп торган арада, Рәнис бүлмәгә узды. Аның артыннан ук Монс та әйләнеп керде.

    Телефон шылтырады. Монс трубканы алды. — О, исәнме, Луиза! Ни хәлләрдә яшәп ятасың? Рәнис кайтмады, дисеңме? Ыһм, Луиза, син аны эзләмә, ул бүтән беркайчан да кайтмаячак. Каян беләсең, дисеңме? Кичә үзе шулай дип әйтте. Карале, Луиза, безгә ныклап сөйләшергә кирәк иде. Нәрсә турында дисеңме? Рәнис хакында инде... Килештек... Хәзер, килеп җитәм.

    Йөзе май кояшыдай балкыган Монс, әллә нинди борынгы көйгә сызгыра-сызгыра, Луиза белән очрашуга әзерләнде. Хатыны өчен борчылудан Рәниснең йөрәге кысылды, тезләре калтырады. «Ничек коткарыйм сине, Луизам? — дип пышылдады ул.— Өч-дүрт сәгатьтән син дә минем кебек кечкенә кешегә әвереләчәксең. Юк, күз алдына китерүе кыен. Тәнемдә җан бар чакта мин моңа юл куймаячакмын!»

    Юлда Рәнис Монсның бөтен кесәләрен актарып чыкты. Кечерәйтә торган препарат Монсның түш кесәсендә иде. Пыяла савытка салынган матдә шактый авыр булганлыктан, ул аны тотып ыргыта алмады.

    VI

    Луиза ни эшләргә дә белмәде. «Ни әйтмәкче икән Монс Рәнис хакында? — дип аптырады ул.— Рәнис сине ташлап китте дипме? Юк, юк, ул мине ярата. Алайса, нигә кайтмады? Кайда ул?» Күпме баш ватса да, Луиза төпле бер фикергә килә алмады. Рәниснең өйгә кайтмавы бик сәер иде аңа.

    Озакламый Монс Луизаларга килеп тә җитте.

    — Ышаныгыз миңа, Луиза, Рәнис сезне ташлап китте. Ул кичә минем янга килгән иде, мин Луизаны яратмыйм, диде. Бу турыда сиңа әйтмәскә кушкан иде дә, ләкин...

    Луизаның күзләреннән мөлдерәп яшь чыкты.

    — Юк, аңа нидер булган. Алдыйсың син мине, Монс, алдыйсың! Бәлки, аның югалуында син үзең дә гаепледер әле.

    — Аллам сакласын! Ул чыннан да, китәм дигән иде, Луи-

    70 а.— Мич кебек агарынган Рәнис костюм якасы астыннан чыкты. «Их,— диде ул, тешен кысып,— оста ялганлыйсың шул, төлке».

    — Рәнисне оныт! Юньле кеше булса, ул сине болай мәсхәрәләмәс иде,— диде Монс һәм стакан тотып су краны янына ашыкты.

    — Синең нервыларың какшаган, Луиза,— диде ул, кесәсеннән гомостром препаратын чыгарып.— Хәзер мин сиңа салкын су бирәм.

    «Тизрәк, тизрәк! — дип уйлады Рәнис, коты очып.— Ни эшләргә? Борынын тешләсәм, чебен урынына сытачак, корсагын кытыкласам да булмас... Колагына керсәм, ни булыр икән?» — Күп уйлап тормастан, Рәнис аның колагына кереп китте.

    — А-а! — дип акырды Монс, күзләрен шакмакландырып.— Колакка таракан керде!

    Препарат салынган сулы стакан идәнгә төшеп ватылды.

    — Бездә тараканнар юк!

    — А-а! Луиза, тизрәк ашыгыч ярдәм машинасы чакырт!

    Колак эчендә кысан һәм тынчу иде. «Авыртамы! — дип уйлады лилипут, тыпыр-тыпыр биеп.— Күрмәгәнеңне күрсәтермен әле мин сиңа!»

    VII

    Доктор Монсның колак эчен яхшылап тикшереп чыкты. Әмма ул бернинди дә шикләнерлек әйбер тапмады.

    — Сезнең колагыгыз сәламәт.

    — Сәламәт? Ә колакта нәрсә кыбырдады, алайса?

    — Галлюцинация булмагае дип куркам. Сез кем булыг эшлисез?

    — Биохимик.

    — Сезгә ял кирәк. Вакытлыча акыл хезмәтеннән читләше торыгыз.

    Больницадан чыккач, Рәнис яңадан Монсның колагына кереп китте. Теге, шөпшә чаккандай үрле-кырлы сикереп, яңадан доктор янына йөгерде.

    — Доктор, тагын колакта кыбырдый башлады.

    Рәнис Монсның колагыннан костюм якасы астына күчте.

    — Тагын туктады! —диде пациент, күзләрен акайтып.

    — Сездә галлюцинация, кайтып ял итегез. Аптекага кереп дару алыгыз,— диде доктор, рецепт сузып.

    Больница ишегеннән чыкканда, Монс тәмам шабыр тиргә баткан иде.

    — Сәер... Доктор янында авыртмый, ә аннан чыккач авырта башлый.

    Рәнис яңадан аның колагына кереп утырды.

    — Менә бит,— диде теге ыңгырашып,— яңадан кыбырдый башлады.

    Квартира ишеген ачып эчкә узгач, Монс таш кебек катып калды. Арсланга охшаган, әмма аннан берничә тапкыр зуррак бер җанвар елтырап торган яшел күзләрен аңа текәгән иде.

    — Мияу-у!

    «Мәче амостромны эзләп табып ашаган!» — дип уйлады Монс һәм ишеккә ташланды. Әмма гигант мәче очлы тырнакларын аның аркасына батырып өлгерде.

    — А-а! — дип үкерде Монс, идәнгә тәгәрәп.— Үтерәлә-әр! Хәшәрәт, тычкан тоткандай, аны идәндә тәгәрәтеп уйный башлады. Гадәти булмаган мәче тавышын һәм Монсның акырганын ишеткән Рәнис эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алды. Колак эчендә утырса, ул бер-ике минуттан мәченең ашказанына эләгәчәк иде. Кечкенә кеше, Монсның колагыннан сикереп чыгып, тәрәзә пәрдәсенә үрмәләп менде, аннан җепле энәне суырып алып, мәченең сыртына сикерде.

    Мәче котыра-котыра бөтерелә башлады. Бүлмә диварлары ишеләм-ишеләм дип дерелдәп куйдылар. Ниһаять, яраланган хайван, чыгырыннан чыгып, тәрәзәдән урамга сикерде.

    Ул бер сикерүдә ун метр чамасы юл үтә иде. Мәченең озь йоннары арасында утырганлыктан, Рәнис тирә-юньне генә т гел, зәңгәр күк йөзен дә көч-хәл белән аера алды.

    VIII

    ...Дүрт-биш сәгать чамасы акны-караны аермыйча чапк; мәче җиргә сузылып яткач, Рәнис җиңел сулап куйды. Аның j үтереп йокысы килә иде.

    ...Рәнис уянганда, җирне төн пәрдәсе каплаган иде. Күк бихисап йолдызлар җемелдәшә. Куенындагы мәчене күргәч, аптырап китте. «Ничек болай булды әле бу? — дип уйлады ул аның башын сыйпап.— Төш күрдем, ахры. Юк, юк, бу чынбалык, мин үз хәлемә кайтканмын». Үз башыннан кичкән маҗралар аңа хәзер куркыныч әкият булып кына тоела иде. Аңл кырмыскалар, бөек Амут һәм бичара Фанфай, гигант мәче Иртәгесен серле гигант мәче турында бөтен җир шары бә иде. Моны күргән 112 кешенең йөрәк авыруы белән больнга эләгүе турында хәбәр итте радио-телевидение.

    Заһид Мәхмүди
    фантастический рассказ на татарском языке.
  • Заһид Мәхмүди:
  • Ак болыт (повесть)
  • Серле кунак (повесть)
  • Белмим (повесть)
  • Сары каеш – сары сагыш (повесть)
  • Мәхмүдиләр
  • Юморескалар
  • Фәлсәфә дәфтәреннән
  • Имтихан (фантастик хикәя)
  • Эзләмә (фантастик хикәя)
  • Җен тыкырыгы (фантастик хикәя)
  • Соңгы очрашу (фантастик хикәя)
  • Тәмуг чәчәге (фантастик хикәя)
  • Ахырзаман шаукымы (фантастик хикәя)
  • Мунча (фантастик хикәя)
  • Җансызларга - җан (фантастик хикәя)
  • Югалган ачыш (фантастик хикәя)
  • Айваз — Болгар улы (фантастик хикәя)
  • Ул җирне сагынган иде (фантастик хикәя)
  • Табип Бәйтулла (фантастик хикәя)
  • Профессор Мияугөл (фантастик хикәя)
  • Йолдызларга — йодрык (фантастик хикәя)
  • Җиңелү (фантастик хикәя)
  • Әхлаклылар каласы (фантастик хикәя)
  • Серле кеше (фантастик хикәя)
  • Шомлы гасыр (фантастик хикәя)
  • Яхшыга юрыйк, Мингол (фантастик хикәя)
  • Соңгы роман (фантастик хикәя)
  • Әче балан (повесть)
  • Елак агач (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх