• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Заһид Мәхмүди

    Җансызларга - җан

    (фантастик хикәя)

    Төне буе котырган буран иртәнге якта тагын да көчәя төште. Тәрәзә каршындагы авам-түнәм дип торган черек баганада бертуктаусыз чайкалып торган асылмалы электр лампасының тешкә тиеп шыгырдавы процедуралар бүлмәсендәге кушеткада ял итеп яткан Сәриянең бөтен йокысын алды. Әле бер, әле икенче якка боргаланып ята торгач, кыз күңеленә бернинди сәбәпсез шом керде. Башка вакытта ул ике генә сәгать булса да черем итеп ала иде, ә бүген керфек тә какмады.

    Коридорда кемдер йөткереп куйды. Сәрия, кушеткадан торып, ишектән башын тыкты. Хәйдәр икән. Аңа да йокы керми, ахрысы, ике кулын артка куеп, әрле-бирле йөренә. Йөзе бик уйчан.

    — Нигә йокламыйсың? — диде Сәрия, ярым пышылдап.— Марш палатаңа!

    Ә чынында ул аның кереп китүен теләми иде. Бераз ләчтит сатып утырсалар, аңа да, Хәйдәргә дә күңеллерәк булыр иде. Бәхеткә каршы, авыру аның сүзләрен колагына да элмәде һәм уйчан кыяфәттә арлы-бирле йөренүен дәвам итте.

    Кыз аңа кабат дәште:

    — Йокы керми мәллә, Хәйдәр?

    — Мин саташам, сеңлем,— дип җавап бирде авыру, йокылы тавыш белән.— Гаҗәп кызык төш бу!

    — Юкны сөйләмә әле, энекәш,— диде кыз, эреләнеп.— Бик беләсең килсә, мин синнән нәкъ бер яшькә олы.

    Ул аны шаярта дип уйлады, әмма егетнең йөзе бик җитди иде.

    — Бик чая кыз бугай сез? Мин сездәй матур кызны беренче тапкыр күрәм. Әмма бу гап-гади төш. Их, чынбарлыкта булсагыз иде сез. Мин сезне алтын-көмешкә күмәр идем!

    — Бар, йокла, Хәйдәр!—диде үпкәли үк башлаган Сәрия.

    — Кем дидегез? — Егетнең сүзләрендә гаҗәпләнү тойгысы яңгырады.

    Кыз чыгырыннан чыкты. Мондый шаяру аңа ошамый и/

    — Хәй-дәр, ә нигә? — диде кыз аптырап.

    — Сез ялгышасыз, мин — Рим Мортазин!

    — Таныш исем. Белмәгән идем шундый зур түрә икәнещ

    — Валлаһи, кызык төш бу! Әгәр дә сез чынбарлыкта бу сагыз, мин сезгә бүген үк өйләнер идем.

    — Ә мин сиңа кияүгә чыкмас идем.

    — Ярар, матур кызларга болай сөйләшү килешә торг эш инде ул,— диде авыру, сагышлы тавыш белән.— Уянг; мин сезне бик сагынырмын, матур кыз. Үле җаннар плане-сы турындагы төш кенә бүтән керә күрмәсен иде.

    — Нәрсә?!

    Кыз, сәерсенеп, игътибар белән Хәйдәрнең йөзенә кара; «Юк, шаярткан кеше мондый җитди була алмый,— дип ; лады ул сагаеп.— Әллә акылдан язган инде? Баш мие селке уен эш түгел, шулай тиле-миле калган бәндәләр аз мәллә дөн да?!»

    Хәйдәр белән сөйләшкән саен, Сәрия үзенең хаклыгына ьп на барды.

    — Син авырыйсың бугай,— диде ул, егетне кызганып.

    — Мин саташам.

    Сәрия егетне култыклап алды.

    — Әйдә, палатаңа озатып куям!

    — Рәхмәт!

    Авыруны палатага кертеп яткыргач, кыз чыгып кит? әзерләнде. Нияте — дежур врачны чакыру иде. Ләкин курк ган Хәйдәр, аның халат итәгенә ябышып, ялвара ук башла

    — Китмәгез, мин куркам! Бераз гына янымда утырып то] гыз иде!

    Сәрия буйсынып аның аяк очларына килеп утырды. : — Сезнең турыдагы төшне күрер алдыннан мин бик кыныч төш күрдем,—диде егет, хиссез генә.— Имеш, мин җаннар яши торган планетада очып йөрим. Бервакыт к; яшел кешеләр очып килде. Алар, үле җаннарны пыяла табутларга салып, оча торган тәлинкәләр белән каядыр озата башладылар. Үзләре бертуктаусыз бытыр-бытыр сөйләшәләр. Телләре безнекенә охшаган, һәр очкычка кызыл буяу белән махсус номер сугылган. Бу мине гаҗәпкә калдырды. Минемчә, алар барысы да планета исемнәре иде.

    Ниһаять, миңа да чират җитте. «Йә, шакшы җан, сиңа да беренче планетага очарга вакыт,— диде яшел кешеләрнең берсе, мине пыяла табутка салып.— Галәм-ана синең җаныңны мәче тәненә күчерә. Син быел Бразилиядә туачаксың».

    Минем рухымны, оча торган тәлинкәләрнең берсенә алып кереп, кеше башы сөяге рәсеме төшерелгән зур кызыл сандыкка салдылар. Минем янда тагын берничә җан бар иде. Алар төрлесе төрле төстә иделәр. Берсе кызыл, берсе кара, берсе сөттән дә ак. Минем төсле ала-кола булганнары да күренгәләде.

    Озакламый очкыч һавага күтәрелде. Сандык эчендә ятканлыктан, мин бөтенләе белән дөньядан аерылган идем. Шактый озак очтык кебек. Берзаман көчле шартлау яңгырады. Мин үземнең оча торган тәлинкә ватыклары һәм берничә табут белән бергә болытлар арасыннан төшеп барганымны абайладым, һич көтмәгәндә, мин яткан табут ачылып китте һәм минем җаным яңгыр болытыдай күк йөзендә эленеп калды. Аста ап-ак басу-кырлар, урманнар, шырпы кабы кадәрле йортлар күренгәч, шатлыгымнан кычкырып елап җибәрдем. Аһ, ничек сагындырган иде мине Җир!

    Кичкә таба буран кузгала башлады. Мин шушы больница түбәсендәге морҗа башына төшеп кунакладым. Бик озак үземнең вакытсыз гүргә кергән тәнемне, бай банкетларны сагынып елап утырдым. Берникадәр тынычлана төшкәч, үзем дә белеш-мәстән, форточкадан очып кереп, менә шушы караватта йоклап яткан егет янына сузылып яттым. Аның тыныч татлы йокысы миндә әйтеп бетергесез көнчелек һәм нәфрәт уятты. Мин бу егетнең җаны белән сугышырга булдым. Бәхеткә каршы, минем лептодулкын кыры (җанны яшел кешеләр шулай атыйлар) аныкыннан көчлерәк булып чыкты һәм мин япь-яшь тәнгә кереп утырдым.

    Сәрия китәргә дип урыныннан торды. «Саташа,— дип уйлады ул, хафага төшеп.— Кичекмәстән Надир Искәндәрович-ны чакырырга кирәк!»

    — Китмәгез! — дип ялварды егет, аңа таба кулларын сузып.

    Кыз, ашыга-ашыга, ишеккә таба атлады. Процедуралар бүлмәсеннән дежур врачка шылтыратты. Озын гудоклардан соң, йокылы ир-ат тавышы ишетелде:

    — Тыңлыйм!

    — Надир Искәндәрович, беренче палатадагы Хәйруллин бик нык саташа.

    — Соң, уятыгыз, алайса!

    — Ул йокламый!

    — Ялгыш сөйләшә мәллә?

    — Үзен Рим Мортазин дип атый.

    — Ул инде биш ел элек атылып үлде.— Дежур врачның өстәлдә бармакларын биетеп алганы ишетелде.— Бик зур кеше иде. Ярар, ике минуттан мин шунда булырмын.

    Палатага Сәрия куркып кына керде. Хәйдәрнең йөзе ап-ак иде Ул, бизгәк тоткан кешедәй калтырый-калтырый, тәрәзәгә таба төртеп күрсәтте:

    — Анда... анда яшел кешеләр! Алар минем арттан килделәр!

    — Тынычлан, бәгырем!—диде шәфкать туташы, сөлге белән аның маңгаена бәреп чыккан эре тир тамчыларын сөртеп.— Хәзер дежур врач килә.

    Шулай ярты сәгать чамасы вакыт узды. Дежур врач юк та юк.

    — Мин хәзер киләм,— диде түземлеге беткән кыз,— Надир Искәндәровичны...

    Хәйдәр җан ачысы белән кычкырып җибәрде:

    — Зинһар, берүземне калдырмагыз!

    — Егет бул, Хәйдәр!

    — Мин Хәйдәр түгел! Мин Рим Мортазин! — Егет елый-елый йодрыклары белән мендәрне төя башлады.— Юк, бу төш түгел! Бу — чынбарлык! Минем мәче буласым килми! Минем кеше буласым килә-ә-ә...

    Сәрия кинәт сискәнеп китте һәм тыныч кына йоклап яткан авыруларны күздән кичерде. Шундый тавышта пәһлеваннардай йоклыйлар бит, ә!

    Ул палатадагы утны кабызды. Йоклыйлар, ник берсе тын чыгарсын! Кыз ишек кырыендагы караватта йоклап яткан картның җилкәсенә төртте:

    — Шәмсетдин ага! Шәмсетдин ага, дим! Уян, укол кадарга кирәк!

    Карт эндәшмәде. Аптырашта калган шәфкать туташы әле бер, әле икенче авыруны уятырга кереште. Әмма уянучылар булмады. Коты алынган Сәрия, яна-пешә, беренче катка йөгерде.

    Надир Искәндәровичның кабинеты ишеге шыр ачык иде.

    — Уяныгыз! — дип кычкырды ул, йомшак кәнәфидә җәелеп йоклап утырган дежур врачка.— Пациент авыр хәлдә!

    Ләкин бу юлы да шул ук хәл кабатланды: дежур врач үлек кебек йоклый иде.

    Кыз, үксеп елый-елый, икенче катка күтәрелә башлады. Менеп җиттем дигәндә, кемдер йөрәк өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрде. Сәрия Хәйдәр яткан палатага ташланды. Ләкин берничә адым ясауга, тез буыннары йомшарып, туктап калды. Анда ят кеше тавышлары ишетелә иде.

    — Бездән качып котыла алмассың! Моу, капчыкны китер!

    — Саграк кылан, качып китә күрмәсен!

    — Аягыннан тот!

    — Хәзер!

    — Булды, ул безнең кулда! Күтәр капчыкны!

    — Ашыкма, егетнең пульсын тикшереп карарга кирәк.

    — Борчылма, аның җаны кайтты инде.

    — Безне теге кыз тыңлап тора!

    — Ул йокыга китмәдемени?

    — Үзем дә һич аңламыйм!

    — Акылсыз кыз! Безгә аның лептодулкын кырын алырг туры килер, мөгаен.

    — Бу галәм-ана алдында җинаять!

    — Юк, җинаять түгел. Аның җанын без берәр ана карынын да яткан балага күчерербез. Бир капчыкны!

    — Алай булганда, тизрәк эшкә керешик!

    Моны ишетеп торган кыз, үзе турында сүз барганлыгы аңлап, чигенә-чигенә, баскычтан төшә башлады. Әмма соң ид инде. Ул, кинәт агарынып, идәнгә тезләнде һәм, тыныч кын ыңгырашып, стенага терәлде, күзләрен йомды.

    — Булды.

    — Мондый керсез, саф күңелле кешеләр бик сирәк очрьп Җаны да, тәне дә матур 6v кызның!

    — Ашыгыйк, әле һәлак булган кардәшләребезне эзләргә кирәк!

    Үз эшләреннән канәгать калган кәрлә кешеләр, капчыкш аркаларына салып, тәрәзә пыяласы аша чыгып, буран котыр ган больница ишегалдында югалдылар.

    II

    ...Хәйрулла җигүле ат белән басу уртасында торган сал; кибәне янына килеп туктады. Буран тагын да көчәя төшкә лектән, карт ачу белән мыгырдап куйды:

    — Шулай була ул хатын сүзен тыңлап йөрсәң! Мондый б; ранлы төндә этне дә тышка чыгармыйлар. Язга кадәр җитә] лек печән дә бар югыйсә. Ну бу хатын-кызның нәпсесен! Ә61 зәтелне калхузныкын таларга кирәк!

    Алгы аягы белән кар көртен актарып торган Алмачуар, аның сүзен куәтләгәндәй, каты итеп пошкырып куйды. «Менә бит, хайван да аңлый белә, ә хатын аңламый!» — дип уйлады Хәйрулла.

    Карт махра кабызып, гыжлый-гыжлый, төтен суырырга кереште. Тәмәкесен тартып бетергәч, ул толыбын салып, чанага салам төйи башлады. Ләкин шулчак күзләре акайган Алмачуар, борын тишекләрен киңәйтеп, кешни-кешни читкә ыргылды.

    — Чү! Тукта, малкай! — дип кычкырды карт һәм чак кына чана артына ябышып өлгерде.— Тр-р-р! Хуҗаңны шыр ялангач басуда ташлап калдырмакчы буласыңмы?

    Атка бу тамчы да тәэсир итмәде. Ул кар көртләрен ера-ера җан-фәрманга чабып китте. Үзе дулый, үзе кешни! Артыннан кар тузаны гына күтәрелеп кала! Чана артына чытырдап ябышкан Хәйрулла, берникадәр өстерәлеп бара торгач, көч-хәл белән чанага менеп егылды һәм, дилбегәне кулына алып, бар көченә артка каерды.

    — Тр-р-р! Тукта инде, малкай!

    Күпмедер вакыт акны-караны аермыйча котырып чапкан ат, ара башлагач, адымнарын акрынайта төшеп, үзеннән-үзе дилбегәгә буйсына башлады.

    — Ярар, саламы качмас, иң мөһиме — баш исән булсын,— диде Хәйрулла, читкә төкереп.— Тиккә котырмагандыр инде, якын-тирәдә бүре-мазар бардыр, мөгаен.

    Ниһаять, бара торгач, авыл йортларының тәрәзә утлары да күренә башлады. Шулчак Хәйрулла, астында нидер кыбырдаганын тоеп, читкә шуышты. Нәрсә булыр бу?

    — Әй, кем син? — диде карт, коты очып.

    Салам арасыннан йодрык кадәрле яшел кеше башы күренде.

    — Җен! — дип ухылдады карт, күзләрен акайтып.— Әйттем мин хатынга, төнгә каршы картыңны юлга чыгарма дип!

    Җен, күз ачып йомганчы, аның куенына кереп утырды. Хәйрулла тотлыга-тотлыга, мыгырдап куйды:

    — Менә күрәселәрең булса! Әстәгафирулла!

    — Курыкма миннән, игелекле адәм заты,— диде кәрлә, тонык тавыш белән,— минем сиңа зыяным тимәс.

    — Кем син? Җен, димме соң?

    Җен, тавышын йомшарта төшеп, болай дип җавап бирде:

    — Мин Үле җаннар планетасыннан килдем.

    — Кайдан? — Хәйрулла колагын кәрләнең авыз турысына ук китереп куйды.

    Кәрлә көлеп җибәрде:

    — Үле җаннар планетасыннан димт абзый!

    — Ә, аңладым, теге дөньядан, димәк? Нинди йомышың төш те? Җан аулап йөрисеңдер инде? Син шәһәргә бару ягын кар; инде, агайне. Автобус сәгать сигездә китә. Авылда болай да ке шеләр аз, панимаешь, ә шәһәр җирендә эшлексезләр җитәрле*

    — Мин җан аулап йөрмим,— диде кәрлә, хатын-кызларнь кыдай нечкә тавыш белән.— Бүген көндез безнең очкычка раке та эләкте. Көчле шартлау булганын гына хәтерлим. Аңыма кш гәндә менә шушы басуда торган салам кибәне өстендә ята идег

    Карт башын чайкап куйды:

    — Азды адәм заты, ходай илчеләренә дә һөҗүм итә башл; гач...

    — Мин ходай илчесе түгел,— диде яшел кеше, аның сүз< бүлдереп.— Без кешеләрнең күккә ашкан җаннарын төрле пл неталарга озатып йөрибез.

    Моны ишеткәч, Хәйрулланың чәчләре үрә торды.

    — Нүжәли? — диде ул, йөрәге чыга язып.— Булмас, аг; не, ышанмыйм!

    — Анысы синең эш инде, адәм заты! — дип кеткелдәде к лә.

    — Ул җаннарны нишләтәләр соң? — Хәйрулланың та шы калтырап чыкты.

    — Бозык җаннарны — беренче, гүзәл рухларны икенче номерлы планетага ташыйбыз.

    — Берсе тәмуг, икенчесе оҗмах була, алайса?

    — Гүзәл җаннарны без әледән-әле яңа тәнгә күчереп торабыз. Алар мәңге кеше булып туып торалар һәм камилләшә баралар. Ә бозык җаннарга, кылган җинаятьләренә карап, төрле хөкем карарлары чыгарабыз. Берәүләрне — еланга, икенчеләрне нинди дә булса бөҗәккә әверелдерәбез — һәм мәңге шулай. Син бу атның кем булганын беләсеңме?

    — Соң, ат ат була инде,— диде карт, колак артын кашып.

    — Ул заманында урыс патшасы Иван Грозный булган. Кылган явызлыклары өчен, галәм-ана чыгарган хөкем карары буенча, аның җаны сенбернар токымыннан булган эт гәүдәсенә күчерелде. Тауларда кар астында калган кешеләрне коткарганда күрсәткән батырлыклары өчен, аның җаны ат гәүдәсенә күчерелде. Ат буларак та үзен аклый алса, ул яңадан кеше булып туачак.

    — Менә әкәмәт! — диде Хәйрулла, хәле китеп.— Менә могҗиза!

    Авыл капкасына җитәрәк, кәрлә болай диде:

    — Бүген мин синдә йоклармын. Мине эзли чыкканнардыр, бәлки. Түбә кыегына яшел чүпрәк элербез. Шуны күрсәләр, бик шәп инде. Хатыныңа бу турыда ләм-мим, аңладыңмы?

    — Аңладым, бик аңладым, агайне,— диде карт.— Барысы да син әйткәнчә булыр.

    Авылга кергәч, төнге юлаучылар сөйләшмичә бардылар. Ниһаять, ат кечкенә агач йорт янына килеп туктады. Карт, чанадан төшеп, атның дилбегәсен җилкапка баганасына бәйләп куйды да, каты итеп тамак кырып, берничә тапкыр тәрәзәгә чиертте.

    — Хәдичә! Хәдичә, дим! Мин кайтып җиттем, ач ишекне! Тәрәзәдә хатын-кыз чырае күренде:

    — Бик тиз әйләнеп кайттың. Саламың кайда? — диде ул caj кыннан бөрешеп беткән Хәйруллага.

    — Буран котыра бит,— дип акланды карт.

    — Эшлексез! — дип чәрелдәде хатын, тәрәзә тупсасын йодрь гы белән төеп.— Сыерга нәрсә ашатмакчы буласың? Әнә, ч> лак Хәтимәнең ире машинасы белән алып кайтып аударды, син ике сәнәк салам алып кайта алмагансың!

    Хәйрулла кулын селтәде дә ипләп кенә капка төбендәге э< кәмиягә килеп утырды.

    — Яшь хатын алсаң, шул була инде ул,— диде карт, за| ланып.— Тагын мунчада йокларга туры килер, ахрысы. Юкс төне буе колак итен кимерәчәк бу җен карчыгы!

    Яшел кеше аның куеныннан чыкты.

    — Яхшы,— диде ул, берни дә булмагандай,— мунчада йо; лау дөресрәк булыр. Мондый хатын белән бер өйдә төн чыга] га куркыныч.

    Хәйрулла берникадәр вакыт сүзсез утырды. Аннан соң кә ләнең колагына пышылдады:

    — Карале, агайне, минем хатында кем җаны утыра икә!

    — Бик беләсең киләмени?

    — Ие.

    — Элекке райком секретаре җаны утыра анда.

    — Энекәйчем! Әйтәм аны гел боерык бирергә ярата! — Кар черт итеп карга төкерде.

    Кәрләнең үз кайгысы кайгы иде.

    — Бишмәтең яшел төстә икән,— диде ул.— Аны түбә кы гына беркетеп куйыйк та, кеше-кара күргәнче, мунчага кер< китик!

    Карт, бишмәтен салып, кәрләгә сузды. Теге, аны сәнәк б шына элеп, җәһәт кенә түбә кыегына беркетеп төште.

    Мунча бакча башында урнашкан. Сукмакка кар өйгәнле тән, баруы бик читен иде. Күлмәкчән генә калган Хәйрул-бата-чума өч-дүрт адым ясагач, аның муенына атланган кә лә катгый гына кисәтеп куйды:

    — Саграк бар, адәм заты, ега күрмә! Юкса, болай да бөтен сөякләр сызлый.

    — Курыкма,— диде карт, аны тынычландырып,— сине генә күтәреп йөрерлек көч бар әле миндә!

    Шулчак сузып-сузып әтәч кычкырганы ишетелде.

    — Кем әтәче бу? — дип сорады кәрлә, колакларын үрә торгызып.

    — Күршенеке,— диде хәлдән тая башлаган Хәйрулла, гыж-гыж килеп.— Нәрсә, әтәч ите ашыйсың килә башладымы әллә?

    — Юк, таныш әтәч ул.

    — Берәр падишаһ җаны утыра мәллә үзендә?

    — Анда синең бик күп авылдашларыңны харап иткән НКВД начальнигы җаны утыра.

    — Нәрсә-ә-ә? — карт лып итеп карга утырды.

    — Аның җанын без әтәч тәненә күчергән идек. Ләкин һаман акылга утырмады. Таң туа башлады исә, халык дошманнарын репрессияләргә чакыра башлый. Бәхеткә каршы, адәмчә сөйләшә белми, кикрикүк дип кычкырудан ары уза алмый.

    Мунчаның җылысы чыгып бетмәгән иде әле. Туңып беткән кәрлә ләүкәгә сузылып ятты һәм рәхәтләнеп киерелеп куйды:

    — У-ух! Оҗмах рәхәте монда!

    Хәйрулла йокларга җыенмый иде. Ул мунча чоланыннан искереп беткән гармунын алып керде. Күрәсең, аңа монда шактый еш йокларга туры килә иде.

    — Җырлыйбызмы? — диде карт, гармунын шыңгырдатып.

    — Минем сәләт юк,— диде кунак, авыр сулап.— Син җырла, мин тыңлармын.

    Хәйрулла моңлы тавыш белән җырлап җибәрде:

    Үләм инде, үләм инде, Үлсәм кала күлмәгем, Кызганыч түгел күлмәгем, Рәхәт көннәр күрмәдем.

    — Шәп җырлыйсың,— диде кәрлә, тел шартлатып.— Си] дә, малай, ниндидер бер танылган җырчы җаны утыра.

    — Җырчы, имеш! — диде карт, үпкәләп.— Бу нигездә mi нем җиде бабам яшәгән. Хәзер мин яшим. Кендеге белән җи] гә береккән гап-гади крәстиян мин, вәт!

    Тау буйлары уймалы, Басып торып булмады. Туып-үскәч кеше булдым, Рәхәт күреп булмады.

    Аны тыңлап торган кәрлә картны кызганып куйды.

    — Күпне күрергә туры килгән, ахрысы, сиңа,— диде у картны кызганып.

    — Сөйләмә дә инде,— диде карт, яшьле күзләрен сөртеп. Ниләр генә күрергә туры килмәде сугыш елларында! Өч тапю яраландым, бер тапкыр контузия алдым. Гитлерны дөмектер* авылга кайткач та җиңел булмады. Бөтен авылга дүрт мужи Эшләмәгән эш калмады, агайне. Калхуз персидәтеленнән алы балта остасына кадәр булдык. Аннан соң инде, тора-бара, караучы булып калдым. Хәзер менә төннәр буе баш ватып ята Нәрсә өчен сугыштык. Нәрсә өчен кан койдык? Баксаң, елл. буе аңгыраланып яшәгәнбез икән. Сталин мөртәт булып чыкт Башка җитәкчеләр дә юньле кеше булып чыкмадылар. Ал булгач, Микулай нәселең корыту нигә кирәк булды? Бүге иртәгә коммунизмга керәбез дип ышанып, алданып яшәгән i шеләр бит без. Шуңа йөрәк елый, агайне, вәт!

    Хәйрулла тынып калды. Аннан соң, махра төреп, шырпы ; ләргә кереште. Караңгыда берничә тапкыр абынып-сөртен егылгач, ул утны кабызды. Шунда аның ут яктысыннан чекр; гән күзләре почмакта тәгәрәп яткан симез күсегә төште.

    — Нәрсә, дөмектеңме инде? — диде ул, канәгать калып Шулай була ул, Хәйруллага зыян салып йөрсәң!

    — Кем белән сөйләшәсең анда? — диде кәрлә, йокылы тавыш белән. ,

    — Тегеңә әйтүем,— карт күсегә төртеп күрсәтте,— кичә агу куйган идем, шуны ашаган, ахрысы.

    Яшел кеше урыныннан торып карт күрсәткән якка карады һәм гаҗәпләнеп кычкырып җибәрде:

    — Җыен мөртәт җыелган икән синең йорт-кураң тирәсендә! Бу бит өченче ел җаны күккә ашкан Шәкүр Мирсәетов!

    — Безнең калхуз персидәтелеме?

    — Анысын ук белмим, әмма өченче ел без аның җанын күсе баласына күчергән идек. Акыл кермәс ахры үзенә, һаман караклыкта йөри икән.

    — Дөрес иткәнсез,— диде карт, елмаеп,— ул болай да күседән ким түгел иде. Калхуз акчасын үзләштереп хан сараедай ике катлы йорт салды, ел саен машина алмаштырып торды. Ул китергән зыянны бернинди дә бизмән күтәрә алмас иде. Көтүлек өчен яраклы булган менә дигән болыннарны сукалатты, Суксу инешен буып, Изгеләр чишмәсен су астында калдырды, һәй, санап бетереп буламыни барысын да! Күрсәтте инде күрмәгәнне, җан кыйгыч! Бер нахаксызга ничәмә-ничә кешене өтер-мәдә черетте, кабахәт!

    Яшел кеше инде күптән гырылдап йокыга китсә дә, Хәйрулланың күзенә йокы кермәде. Кем белә, бәлки, бу кәрлә аның йокыга киткәнен генә көтеп торадыр? Әстәгафирулла, әллә нишләтеп куюы бар. Юк, Хәйрулла бүген керфек тә какмаячак.

    Ниһаять, боргаланып ята торгач, ул яшел кешенең кабыргасына төртте:

    — Карале, ахири, минем кызда кем рухы утыра икән?

    — Йокла, абзый, мин бик арыдым! — дип мыгырдады кәрлә.

    — Әйт инде, ахири! — дип ялварды карт, һаман үҗәтләнеп.

    — Аның үзен күрмичә мин берни дә әйтә алмыйм.

    — Алайса, минем икенче соравыма җавап бир: Гитлер, Сталин, Пиночет кебек залимнарның рухларын нишләттегез?

    — Анысын син белергә тиеш түгел, абзый, мин инде сиңа болай да кирәгеннән артык күп сөйләдем,— диде кәрлә, кырт кисеп.— Йокла!

    — Хет исемеңне әйт инде.

    — Boy булам мин.

    — Ә минеке Хәйрулла.

    Карт теләр-теләмәс кенә икенче якка борылып ятты да, үпкәләгән сабый бала кебек, беркавым сүзсез ятты. Шуннан ни булса, шул булыр дип, авырайган күз кабакларын йомды. Ул да бик каты арыган иде шул.

    Таң алдыннан кемдер әкрен генә ишек дөбердәтте.

    — Кем бар анда? — диде Хәйрулла йокы аралаш. Ишек артында берәүнең нечкә тавышы яңгырады:

    — Ач ишекне, игелекле адәм заты!

    — Сезнекеләр! — диде карт, кәрләне уятып.— Ачыйммы?

    — Үзем ачам!

    Кәрлә җәһәт кенә ләүкәдән сикереп төште дә ишекнең келәсен күтәрде. Мунча эченә бөркелеп кергән салкын һава агымына ияреп, ике яшел кеше пәйда булды.

    — Сәлам, Boy! — диде аларның берсе, аркасындагы зур үтә күренмәле капчыкны идәнгә куеп.— Без сине инде һәлак булгандыр дип уйлый идек.

    — Галәм-анага шөкер! — дип җавап бирде тегесе, дуслары белән кочаклашып. Аннан ләүкәдә яткан Хәйруллага төртеп күрсәтте.— Әнә, аңа рәхмәт әйтегез, ул — минем коткаручым.

    — Безгә аның җанын алырга туры килер, мөгаен,— диештеләр күктән төшкән кунаклар.— Ул безнең турыда кирәгеннән артык күп белә хәзер.

    — Шул да булдымы рәхмәтегез? — диде карт, кулына чүмеч алып.— Ах сез, тәмуг мәчеләре!

    Ул арада Хәйрулланың ахирие сүзгә кушылды:

    — Аптыратмагыз инде картны. Ул — минем коткаручым!

    — Бу адәм затын монда калдырырга ярамый,— дип кырт кистеләр аның сүзен иптәшләре.— Аның җанын без Ленинград шәһәрендә берәр музыкант гаиләсендә туачак бала гәүдәсенә күчерербез. Анда бит җырчы рухы!

    — Әйттем бит инде мин сезнең дустыгызга, гап-гади крәс-тиян мин дип,— кычкырды карт, тәмам кызып китеп.— Тимәгез миңа, зинһар, үләсем килми бит...

    Яшел кешеләр куркышып, ишеккә таба елыштылар. Үзара пышылдашып алгач, аларның берсе ләүкәдә күзләрен акайтып утырган картка тәкәббер тавыш белән сүз катты:

    — Хуш, адәм! Яңадан йөз ел яшә! Ләкин безнең турыда бер кешегә дә сөйлисе булма. Юкса...

    — Сезнең турыда ләчтит сатарлык вакытым да юк,— диде карт.— Калхузда болай да эш җитәрлек.

    Шулчак идәндә торган капчык эчендә нидер тыпырчынырга тотынды.

    — Ничә җанны эзләп таптыгыз? — дип сорады Boy, капчык авызына бәйләнгән бауны ныгытырга керешкән иптәшләреннән.— Әллә бөтенесен дә шушы капчыкка тутырдыгызмы?

    — Әлегә берсен генә эзләп таптык,— дип җавап бирделәр тегеләр, авыр сулап.— Рим Мортазинның җанын аулаганда район үзәк больницасында эшләүче яшь кенә бер кызның леп-тодулкын кырын да алып китәргә туры килде.

    Моны тыңлап торган Хәйрулла, корт чаккандай, ләүкәдән сикереп төште.

    — һай, аллам,— диде ул тилмереп.— Минем оныгым да шунда эшли бит, чишегез капчык авызын!

    Boy аның кулыннан тотып алды:

    — Тынычлан, абзый! Хәзер чишәрбез!

    Яшел кешеләр капчык авызын чишкәч, аннан ап-ак болыт төсле бер нәрсә йөзеп чыкты һәм, бер мизгелдә сылу кыз рәвешенә кереп, Хәйруллага таба йөзеп килә башлады. Бу — Сәрия- ең җаны иде. Моны күреп телсез калган карт, күз аллары ка-аңгыланып, шапылдап идәнгә егылды.

    Яшел кешеләрнең үзара сөйләшкән сүзләре аңа бик ерак-ан ишетелгәндәй булды.

    — Нишлибез?

    — Кызның лептодулкын кырын яңадан үз гәүдәсенә урнаш-ырыйк мәллә?

    — Ләкин бу карт, кызның юклыгын күреп, тавыш чыгара-к.

    — Хафаланма, хәтерен сөртербез.

    — Карт кешенең хәтерен сөртеп булмаганны син яхшы бе-әсең ич.

    — Сүзең хак, нишләргә соң, алайса?

    — Кызны, хәтерен сөртеп, авылга кайтарып куярга һәм аның ңына ялган хәтер яздырырга кирәк. Әйтик, ул әбисе белән ба-асына кунакка кайттым дип уйласын.

    — Әйе, безгә нәкъ шулай итәргә кирәк!

    — Ә бу картның аңын беразга томалап куйыйк. Кодны ни-ә сәгатькә салабыз?

    — Өч сәгатькә җитәр.

    ...Мунча эче инде яп-якты иде.

    — Бабай, бабай, дим!

    Хәйрулла, таныш тавышны ишетеп, күзләрен ачты һәм, алында тезләнеп торган Сәрияне күргәч, гаҗәпләнеп куйды:

    — Бәрәч, нигә елыйсың, кызым? — диде ул, аптырап.— Әбиең белән бер-бер хәл булды мәллә?

    Кыз елмаеп борынын тартып куйды:

    — Без бит әби белән сине инде ярты сәгать уятабыз. Берәр нәрсә булгандыр, дип котыбыз очкан иде.— Сәрия бабасын битеннән үпте.

    — Менә әкәмәт,— диде карт, тәрәзәдән төшкән яктылыктан чекрәйгән күзләрен читкә алып, һәм, башын кашый-кашыи урыныннан торып утырды.— Кичә кем беләндер төне буе сөйләшеп чыктык, тик менә кем икәнен генә хәтерләмим. Ярар, узган эшкә салават. Ә син кайчан кайттың?

    — Бер сәгать чамасы булыр.

    — Әти-әниең ни хәлләрдә?

    — Исән-саулар.

    — Ярый, алайса,— карт тәрәзәгә күз салды.— Сәгать ничә?

    — Ун тулып китте.

    — Әстәгафирулла! — Хәйрулла урыныннан сикереп торды.— Үз гомеремдә болай озак йоклаганым юк иде. Боерган булса...

    Ул да булмады, мунчага Хәдичә атылып керде.

    — Уф! — диде ул салкыннан калтыранып торган Хәйрулланы күргәч, җиңел сулап.— Аллага шөкер, исән икән әле! Бөтен авылны аякка бастырдым синең аркада. Бишмәтеңне кая куйдың?

    Хәйрулла җилкәләрен сикертеп куйды:

    — Белмим.

    — Аны сәнәк башына киертеп түбә кыегына беркетү нигә кирәк булды инде сиңа?

    Моны ишеткәч, карт сискәнеп китте. Аның күз алдыннан бербер артлы төнлә булган хәлләр йөгереп узды.

    — Сәрия кайда? — дип куйды ул, үзе дә сизмәстән.

    — Каршыңда тора ич! — диде Хәдичә, күзләрен акайтып.

    — Ә, син мондамыни? — диде Хәйрулла, Сәриянең аркасыннан сөеп һәм, үзенең уңайсыз хәлдә калганын аңлап, башын иде.— Син берни дә хәтерләмисеңмени, кызым?

    Сәриянең йөзендә гаҗәпләнү тойгысы күренде:

    — Нәрсәне хәтерләргә тиеш соң мин, бабай?

    — Бүген төнлә...— карт, нидер исенә төшкәндәй, туктап калды.— Йә, ярар, барыгыз, керә торыгыз. Мин үзем кереп җитәрмен.

    Мунчада берүзе генә калгач, карт үзалдына мыгырдап куйды:

    — Бик авыр эшкә алынганнар бу ходай илчеләре. Адәм затын алай гына акылга утыртып булыр микән соң? Хәер, нәрсз эшләгәннәрен үзләре беләләрдер инде, файдасы булмаса болай азапланып йөрмәсләр иде.

    Заһид Мәхмүди
    фантастический рассказ на татарском языке.
  • Заһид Мәхмүди:
  • Ак болыт (повесть)
  • Серле кунак (повесть)
  • Белмим (повесть)
  • Сары каеш – сары сагыш (повесть)
  • Мәхмүдиләр
  • Юморескалар
  • Фәлсәфә дәфтәреннән
  • Имтихан (фантастик хикәя)
  • Эзләмә (фантастик хикәя)
  • Җен тыкырыгы (фантастик хикәя)
  • Соңгы очрашу (фантастик хикәя)
  • Тәмуг чәчәге (фантастик хикәя)
  • Ахырзаман шаукымы (фантастик хикәя)
  • Мунча (фантастик хикәя)
  • Җансызларга - җан (фантастик хикәя)
  • Югалган ачыш (фантастик хикәя)
  • Айваз — Болгар улы (фантастик хикәя)
  • Ул җирне сагынган иде (фантастик хикәя)
  • Табип Бәйтулла (фантастик хикәя)
  • Профессор Мияугөл (фантастик хикәя)
  • Йолдызларга — йодрык (фантастик хикәя)
  • Җиңелү (фантастик хикәя)
  • Әхлаклылар каласы (фантастик хикәя)
  • Серле кеше (фантастик хикәя)
  • Шомлы гасыр (фантастик хикәя)
  • Яхшыга юрыйк, Мингол (фантастик хикәя)
  • Соңгы роман (фантастик хикәя)
  • Әче балан (повесть)
  • Елак агач (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх