• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Заһид Мәхмүди

    Мунча

    (фантастик хикәя)

    Кышның чатнама суык бер төне. Ай яктысында җемелдәп яткан ап-ак кар яңа акча кебек шыгырдый. Бу шыгырдау салкын һава аша һәр тарафка шундый нык ишетелә иде ки, гүя бүген бөтен авыл ике еллык хезмәт хакын алган да сөенә-сөенә акча санау белән шөгыльләнә. Кызганычка, гап-гади кар шыгырдавы гына инде бу. Әнә авыл башыннан, җырлый-җырлый, ике кеше кайтып килә. Бер-берсен бүлдереп, кычкыра-кычкыра сөйләшеп кайтуларыннан, аларның шактый исерек икәннәрен аңларга була. Һәр тарафта һау-һау килеп, этләр өрә, этләрнең кинә болай шау-шу куптаруларыннан котлары алынган мәчеләр багана башына үрмәли. Йортларда ут бер кабына, бер сүнә. Клубта кинә күрсәтмиләр, артистларның инде күптән килгәне юк, яшьләр дә кичләрен гармун шыңгырдатып йөрми. Шуңа күрә мондый кызыкны берәүнең дә ычкындырасы килмәде, барысының да күзе тәрәзәдә булды.

    Исерек дигәннән, әйдәгез, иң әүвәле алар белән танышып алыйк. Берсе аның өстенә кыйммәтле тун, башына чәшке бүрек кигән, аркасына иске мылтык аскан Иблис, икенчесе — үзенең иске бишмәте белән колаксыз иске бүрегеннән башка яши алмаучы Җәмил карт. Юк, Иблис дип мин шаяртмадым. Аның белән, чыннан да, Иблис үзе кочаклашып бара.

    Капка төпләренә килеп җиткәч, Җәмил карт Иблис суырып үпте.

    — Син миңа ошыйсың, бр-рат! Кем син?

    Теге читенсенеп кенә җавап бирә:

    — Иблис мин, туган, Иблис!

    Җәмил, гаҗәпләнеп, бүреген тагын да батырып куйды.

    — Менә бу исем ичмаса! Мин сине яратам. — Ул Иблисне тагын кочаклап үпте. — Безнең күршедә Трактор да бар. Быел илле яшен тутырды. Узган айда түбән очта Ваучер да туды. Кайсы авылныкы син? Чурайданмы, Мултаннанмы? Юк, безнең якныкы түгел син! “К”ны нечкәртеп әйтәсең. Чистай мишәре мәллә?

    Иблис мут елмаеп әйтте:

    — Мишәр түгел мин, туп-туры тәмугның үзеннән килдем. Командировка!

    — Ә-ә. — Җәмил карт аны шаярта дип уйлады булса кирәк, һәм җиңеннән өстерәде. — Киттек, кызык итик әле хатынны, пәриләр барына ышанмый иде ул.

    Тәмуг кунагының хәтере калды.

    — Ничек инде ышанмый? Минем барлыгыма ышанмыймы? Ышандырабыз без аны, кирәк булса! Киттек!

    Капкадан кереп болдыр янына килеп баскач, Иблис сак кына сорап куйды:

    — Хатының явыз түгелме?

    — Явыз булмаган кая, уклау белән менә болай гына кундыра. Җәмил карт, мавыгып китеп, ялгыш кына тегенең танавына китереп сукты.

    Иблис карга мәтәлде, чәшке бүреге читкә тәгәрәп китте.

    — Син мине кыйнарга алып кайттыңмыни? — диде ул, елак тавыш белән.

    — Гафу ит, бр-рат, сугам дип сукмаган идем. — Җәмил карт, Иблиснең мөгезен күреп, аны капшарга кереште. — Нәрсә бу?

    — Нәрсә булсын, мөгез, кәнишне. Шуның белән генә сөзәм мин кире бәндәләрне.

    — Алай икә-ән... Хатының утырттымы?

    — Тумыштан ук бар инде ул миндә.

    — Шулай, шулай, тумас борын куя хәзер яшьләр мөгезне. Безнең баш агрономның да шундый мөгезе бар. Бер генә түгел, берничә, Хатыны көн дә берне куеп тора. Бичараның башы инде бүреккә сыймый башлады. Шаяртмыйча гына әйт әле, кем син?

    Иблис, үпкәләп, авызын турсайтты:

    — Син миңа ышанмыйсыңмыни? Әйттем ич, Иблис дип!

    — Ышанам, нигә ышанмаска, оча торган тәлинкәләр барлыгына да ышанам, хәзер бөтен нәрсәгә дә ышанырга була. — Хуҗа кеше йодрыгы белән ишек дөбердәтә башлады. — Мәчтүрә, ишекне ач, мин бу!

    Ишек артында хатын-кыз сукранганы ишетелде:

    — Тагын исергән, чукынчык! Ачмыйм! Әнә мунчада йокла! Сагынгандыр инде пәриләрең!

    Карт, авыр сулап, болдыр баскычына килеп утырды да, Иблискә сүз катты:

    — Бар, утын алып кил! Мунча ягабыз хәзер.

    Теге, берни дә аңышмыйча, колагын якынрак китереп куйды:

    — Нәрсә алып кил дисең?

    — Утын, дим, тәмуг сарыгы!

    — Нәрсә соң ул?

    — Көләсең мәллә? — диде карт, ачуы чыгып. — Тегендәге әтрәк әләмнәрне казанда кайнатканда нәрсә ягасың?

    — Газ.

    — Шыттырасың, газ сезгә түгел, безгә дә күптән түгел генә керә башлады әле. Безнең йортка кадәр килеп җиттеләр дә, фәлән юк, төгән юк, дип туктап калдылар. Брежнев исән булса, мич башында гына ятасы кеше идем мин. Әйткән диләр аны, мин үлеп бер биш ел узгач, артымны үбәрсез әле дип. Ә без аны, давай, хурларга, мыскылларга.

    Аны игътибар белән тыңлаганнан соң, Иблис моңсу гына әйтте:

    — Коммунистлар властьта вакытта, мин дә мондый ятим түгел идем.

    — Син менә хәзер Брежневның артын үбәр идеңме?

    — Үбәр идем. Кайда ул? Китер аны монда! Хәзер үк үбәм! — Тәмуг кисәве Җәмилнең битен үбеп алды. — Тфү! Ә битен үпмәс идем. Теләсә кем белән үбешә иде бит ул, заразы!

    Җәмил карт инде хыял диңгезендә йөзә:

    — Сездә газ ягалар, дисең, алайса?

    — Таптың шаккатырлык нәрсә. Африкадагы кебек бездә, малай. Йөрисең шунда казаннар арасында, негр кебек.

    — Алдашасыңдыр син, брат.

    — Валлаһидыр, таллаһидыр, агайне! — Иблис чукынып куйды. — Ә хәмер елгаларының, хур кызларының исәбе-хисабы юк.

    Җәмил куен кесәсеннән чәкүшкә белән стакан чыгарып куйды.

    — Кил, утыр, бераз эчәкләреңне җылытып ал.

    Тәмуг кунагы, мылтыгын баскыч баганасына терәп, аның янына килеп утырды.

    — Син нәрсә, керәшен мәллә? — диде карт, стаканны Иблискә сузып.

    — Нигә шулай дисең?

    — Чукынганга әйтәм.

    — Ә-ә... — Иблис бүтән анык кына берни дә әйтмәде.

    — Ярый, урыс ни, керәшен ни, миңа барыбер. Иннокентий дип эндәшсәм, үпкәләмәссеңме?

    — Эндәш сана, начар исем түгел бит. — Салкын аракыны эчеп куйгач, Иннокентий калтырый ук башлады. — С-суы-ык!

    Җәмил карт көлде генә:

    — Сездә җылы дисең инде, ә?

    — Җ-җылы, би-ик җ-җылы!

    — Казаннарга су кайдан агызасыз?

    — Краннан.

    — Рәхәт яшисез икән. Ыслышуй, таныш-белешлек белән генә миңа да шуннан су кертеп булмыймы?

    — Өч көнлек дөнья мәшәкатьләре белән башыңны катырма, агайне. Син алгарак карап яшәргә өйрән. Безгә килгәч тә рәхәтләнерсең әле суга. Аерым җиз казанга салырбыз үзеңне.

    — Теләгең изге икән, — диде карт, каш астыннан карап. — Мин инде ничек тә булса күктә урын табарга тырышырмын, Иннокентий.

    Ишектә иңнәренә иске шәл салган хуҗабикә күренде. Тыңлап торган, димәк.

    — Ачуланма инде, хатын. — Җәмил бу сүзләрне йомшак, назлы итеп әйтергә тырышты. Ләкин исереклек үзе үк дорфа бит инде ул, тавыш барыбер бөердән чыга. — Хәзер мин сине Иблиснең үзе белән таныштырам! Бүген урамда таныштык.

    Мәчтүрә, Иннокентийны күздән кичереп, каһкаһә белән әйтте:

    — Охшаган, би-ик охшаган! Ә син Хозер Ильяс инде, име?!

    Җәмил күкрәген киерде.

    — Нәрсә, охшамаган мәллә? Кеше талаганым юк, эчсәм дә, чистны яшим!

    — Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла!

    Җәмил шундук Иннокентийның колагына пышылдады:

    — Утчыствың ничек әле синең?

    — Нәрсә дисең?

    — Ух, әбиеңне алгыры, бабаңның исеме ничек, дим?

    — Миңа тегендә Иблис дип кенә эндәшәләр.

    — Надан! — диде карт, кул селтәп. — Нишләп кенә ятасыз икән сез тәмугта! Газ, имеш!

    Иренең кыланмышыннан туйган Мәчтүрә, башын чайкый-чайкый, сукранып куйды:

    — Эчә-эчә саташа башлагансың инде, исерек чирмеш!

    Җәмил аңа ялвара ук башлады:

    — Керт инде, хатын! Туңып үләм бит. Ант итәм менә, бүтән исен дә иснямәячәкмен!

    — И-и, тукран тәүбәсе, күпме антлар иттең бит инде-е! Юк инде. Юк, бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый. Картлый көнемдә бер терәк булыр дигән идем, булмады. Бәхетем киредән тегелгән, күрәсең. Нинди хатлар яза иде бит Воркутадан!.. Ярый, шул кирәк миңа, бер аягың белән кабергә баскач, кияү эзләп йөрмәссең.

    Җәмил картның йөзен болыт каплагандай булды, исерек булса да, хатының сүзләрен бик авыр кабул итте ул. Шулай да җавапсыз кала торганнардан түгел, әйтәсе сүзен әйтте:

    — Син дә шул ук оялчан, ипле, назлы Мәчтүрә булып тоела идең хатларыңда. Болай мунчада йоклатып интектерәсеңне белсәм, эземне дә басмый идем авылга.

    — И-и, әшәке җан, мәктәптә укыганда ук өмет өзгәннәр иде бит инде синнән!

    — Арттырасың, хатын, арттырасың.

    — Нигә, дөрес түгелмени? Укытучы Хәмит абыйны мәчеткә кем бикләде?

    Җәмил, елмаеп, дүртенче класста ук булган вакыйганы Иннокентийга сөйли башлады:

    — Хәмит абый чәчемне кыркымакчы иде, мин качтым. Ә ул, давай, минем арттан. Мәчеткә кадәр куып барды. Ә мин бик тере малай идем ул чакта. Ишек артында качып калдым да шалт тегене йозакка!

    Бер кулын Сталинградта өздергән иде, мәрхүм. Иртән бирер инде кирәкне дип куркып кына килдем мәктәпкә. Юк, тырнак белән дә кагылмады. Тик чәчне барыбер кыркыды. Озын чәч үстерергә рөхсәт итмиләр иде ул чакта. Нигә кирәк булгандыр инде миңа ул чәч, белмим. Аннары үз бүлмәсенә алып кереп, кызыл билле прәннек белән сыйлады. Тәмле булды инде. Сугыш вакыты бит, күргән нәрсә түгел.

    Мәчтүрә, елмайгандай итеп, әйтте:

    — Әле аларын да хәтерлисең икән.

    — И көнләштегез инде миннән! — диде Җәмил, аны котыртып.

    — Көнләшмәскә ни, андый прәннек безгә бәйрәм көннәрдә генә эләгә иде ич. — Карчык авыр сулап куйды. — Ач заманнар булса да, тәртип бар иде ул чакта. Авылда исерекләр булмады, булганы да синең кебек үрмәләп йөрмәде.

    — Шулаймыни? — диде Иблис, гаҗәпләнеп. — Ә мин кайда булдым икән ул чакта?

    Җәмил карт аны ишетмәде. Күңелен яшьлек хатирәләре биләп алган иде. — Карчык, син бит Кәбиреңне мәктәптә укыганда ук ярата идең, әйеме?

    — Кит, ул чакта нинди ярату булсын ди? — диде Мәчтүрә, оялып.

    — Ярата идең, ярата идең, — диде карт, бармак селкеп. — Үчекләп тә йөрделәр әле үзегезне.

    Карчык тагын авыр сулап куйды.

    — Үчекләсәләр дә, үчекләмәсәләр дә, барысы да үткәндә калды инде, картым. Кайтмады Кәбир, Сталинградта һәлак булды.

    — Кайтмады шул, кайтмады-ы, — диде Җәмил карт, кайгылы чырый ясап. — Җиде йөздән артык селектәй таза ир кайтмады.

    Аннары моңсу тынлык урнашты.

    — Карчык, мин бит сине яратам, — диде Җәмил, күңеле тулып.

    — Күрсәттең инде яратканыңны. — Мәчтүрәнең дә тавышы калтырап куйды. — Яраткан кеше болай кыланмый ул. Эчмәгән көнең бик сирәк, күршеләрдән оялыр идең ичмаса.

    — Мин дә яратам! — Исерүдән башы эшләми башлаган Иблис, хисләнеп китеп, Мәчтүрәне үпмәкче булды. Ләкин Җәмил аны шундук карга төртеп екты.

    — Тик тор, тәмуг кисәве, әйләндереп җибәрмәгәем тагын!

    — Гафу ит, агайне, — диде күзләре кылыйланган Иннокентий һәм, үрмәләп килеп, янә болдыр баскычына кунаклады.

    Җәмил, аның дөньяда барлыгын онытып, хатынына мәхәббәттә аңлаша башлады:

    — Яратам мин сине, аппагым, яратам! Төрмәдән чыгып, авылга кайтуга ук тәкъдим ясарга уйлаган идем мин сиңа, тик ул һаман Кәбирне көтә, диючеләр булгач кына җөрьәт итмәдем. Аннары син кем идең дә, мин кем идем ул чакта? Син — коммунист, агитатор, активистка, ә мин...

    Мәчтүрәнең күзләре яшьләнде.

    — Җитте, картым, җитте. Ул чакларны искә төшерсәм, йөрәк авырта башлый. Кер, әйдә!

    Инде барысы да җайланды кебек, ләкин ул арада телгә янә шайтан суы хуҗа була. Җәмилдә тагын кирелек уянды.

    — Кермим әле менә, — диде ул вәкарь белән. — Мин мунчада йоклыйм. Туңып үләм шунда!

    Хуҗабикә ишекне шап итеп ябып кереп киткәч, Иннокентий борын астыннан гына мыгырдап куйды:

    — Юләр син, агайне!

    — Ие, юләрнең дә юләре икән шул, — диде Җәмил, акылына килеп. — Хәзер чыннан да мунчада йокларга туры килә инде.

    Иннокентий, утырган җиреннән көч-хәл белән торып, баскыч баганасына терәтелгән мылтыкны аркасына асып куйды да, калтырана-калтырана әйтте:

    — Ки... киттек му... мунчага!

    Җәмилгә мылтык бик таныш булып тоелды.

    — Кая алдың бу нәмәрсәне? — диде ул, күзләрен чөкерәйтеп. Аннары эчтән генә уйлап куйды: “Бик мут күренә бу Иннокентий, бер-бер карак булып чыкмагае”. Кытай Мансурының мылтыгы ич бу!

    Иблис гаҗәпләнеп сорап куйды:

    — Каян белдең?

    — Белмәскә ни, безнең авылда мылтык бер анда гына ич. Бабасыннан — гражданкадан калган мылтык. Элек аны чыпчык Мансуры дип йөрттеләр. Аракы эчсә, чыпчыкларны чүпли башлый иде. Мин чыпчыкныкы түгел, бүреләрнеке мин, дип гаярьләнә. Әүвәле аның нәселен чыннан да бүренекеләр дип йөрткәннәр бугай. Менә шул революционер бабасыннан башланган инде чыпчыклар нәселе. Бүтәкә кадәр генә булса да, күгәргән мылтыгы белән бөтен авылны дер селкетеп торган. Бәләкәй кеше явыз була бит ул. Батрактан сразу авыл сәвите итеп куйганнар тегене. Мансурында да, йөз грамм кабуга, бабасы каны уяна. Кошлардан издевательства өчен утыртып та караганнар үзен, юк, барыбер үзенекен итте. Авылдагы бөтен чыпчыкларны кырып бетермичә туктамады. Шуннан бирле моңа Кытай шпионы дигән кушамат тагылып калды. Ул елларда Кытайда культур революция бара иде ич. Анда да чыпчыкларны бик каты кырдылар.

    — Булды андый заманнар, булды, — дип елмайды Иннокентий.

    Җәмил карт кинәт сагаеп калды.

    — Тукта, син каян белдең әле анда мылтык барын?

    — Белмәскә ни, көздән бирле аулап йөрим ич үзен. Тәмугта янсам янам, тющаны барыбер атып үтерәм дип кычкырып йөрде-йөрде дә, үтермәде. Ә мин тиле, ышанып, аңа тәмугта иң кайнар, иң зур казанны сайлап куйган идем. Шул кытай шпионы аркасында, план да үтәлмичә калды. Тегеләй дә өйрәтәм, болай да котыртам, юк, һич кенә дә тәвәккәлли алмый. Соңыннан бу, киек казлар дип, су буенда кеше казларын атып йөрде. Хәзер менә, рәхәтләнеп кайнар казанда ятасы урында, сары йортта ята.

    — Бер генә ятуы түгел инде. — Җәмил карт, кул селтәп, махра кабызды. — Соңгы тапкыр чыкканында шәһәргә барып, коммунистлыкка язылган иде. Кызыл көннәрдә, түбәгә менеп баса да, “Интернационал”ны җырлый башлый.

    Шул мәлне авылның икенче башында берәүнең “Интернационал” җырлаганы ишетелде.

    Кузгал, уян, ләгънәт ителгән

    Коллар һәм ачлар дөньясы!..

    Җәмил кеткелдәп көлеп җибәрде.

    — Ишеттеңме? Тагын кайтып җиткән. Аның тавышы бу. Бабасы бик идейный кеше иде. Дөрес булса, Смульныйда Ленинның үзе белән кул биреп күрешкән, диләр.

    — Булмас, — диде иблис, вәкарь белән. — Мин андый кеше белән күрешкәнем юк.

    — Синең турыда сүз бармый бит әле, Ленин белән күрешкән, дим мин сиңа.

    — Ә син мине кем дип белдең? — Иннокентий ишегалды уртасына басты, бер кулын кесәсенә тыкты да, икенчесен югарыга күтәреп, бөек юлбашчы рәвешен китерде. — Товалищи матлосы и клестьяне!.. Таныдыңмы инде?

    Алай карады карт, болай да карады, аптырагач, башын кашып, әйтте:

    — Охшаган да, охшамаган да. Тукта, портретын алып чыгыйм әле.

    Җәмил мунчага кереп китте. Иблис, ничек басып торса, шулай басып тора бирде. Әртистлек талантын күрсәтергә теләпме, инде Брежнев булып сөйли:

    — Дорогие товарищи, прежде всего, позвольте выразить чувство высокой благодарности за вашу...

    Ул арада култык астына Ленин портретын кыстырган Җәмил карт пәйда булды. Мөкиббән китеп, тегене күзәтә.

    — Ну әртист! Хәзер Брижнив булдың инде, ә?

    — Ә нигә булмаска? — диде Иннокентий, эшлекле кыяфәт белән тамак кырып. — Йә, ничек анда портретта?

    Җәмил бер портретка, бер аңа карап, өйрәтергә тотынды:

    — Кулыңны югарырак күтәр... Булды... Хәзер күкрәгеңне алгарак чыгар... Менә шулай... Вәт, хәзер коеп куйган юлбашчы булдың инде. Юк, барыбер нидер җитеп бетми.

    Шул мәлне мунчадан чын Ленин килеп чыкты! Ике кулы да, нәкъ портреттагыча, кесәдә, йөзе җитди, хәтта ачулы дип әйтергә мөмкин. Иблис тирәли бер-ике тапкыр әйләнде дә, аның күтенә тибеп, Җәмилдән портретны тартып алды.

    — Күтеңне туңкайтма, иптәш! — диде ул, теш арасыннан сыгып. — Хәер, революция ясагач, барыбер туңкайтырга туры киләчәк.

    Юлбашчы янә мунчага кереп китте. Тегеләр икесе дә шаккатып басып тора бирде.

    Бераздан Җәмил пышылдап кына сорап куйды:

    — Кем булды бу?

    Иблис тә кычкырып сөйләшергә базмады, чак кына ишетелердәй итеп әйтте:

    — Үзе!

    — Охшаган, бик охшаган.

    Иннокентий куркып кына мунча ишеге янына килде, башын эчкә тыгып карады.

    Юлбашчыга дәшә:

    — Иптәш Ленин! Иптәш Лени-ин!

    — Да, брат, власть алмашына бугай, — диде Җәмил карт, башын чайкап. — Теге тиле бүген юкка гына ,Интернационал”ны җырламаган икән. Капкага тизрәк кызыл әләм элеп куярга кирәк.

    — Аны хәзер генә каян табасың? — Шулай диде дә Иблис, сагаеп, бармагын ирененә куйды. — Тс-с!

    Авылның икенче башында янә җырлаган тавыш ишетелде.

    Җимерик дисәң коллык, җәберне,
    Яулыйк дисәң син барын да,
    Дөрләт утны, тизрәк тимерне
    Сугып кал утлы чагында.

    Иблискә шул гына кирәк тә, куен кесәсендәге блокнотны ботарлады да, аны ишек төбенә куеп, шырпы белән ут төртте. Моны күреп, Җәмил яна башлаган кәгазьләрне тибеп очырды, һәм сүгенә-сүгенә, тегенең танавына китереп сукты.

    — Нишливең бу синең, мәлгунь?!

    Иблис, шыңшып, читкә барып утырды.

    — Соң, учак дөрләтегез, ди ич!

    — Дөрләтермен мин сиңа, анаңны еккан нәрсә!

    — Чү! Кызма әле син, туган, — диде Иннокентий, аны юмалап. — Кызыл әләм элеп куярга кирәк капкага.

    Җәмил әләм артыннан мунчага кереп киткәч, ул, Ленинча кыланып, бер кулы белән бөеренә таянды.

    — Һаман да таң атмаган икән әле бу Рәсәйдә, — диде ул, тел шартлатып. — Нигә шулай бик караңгы монда, ә?

    Бераздан, мунчадан кеше башы сөяге төшерелгән кара әләм күтәреп, Җәмил килеп чыкты.

    — Анархистлар байрагы ич бу! — диде Иннокентий, йөзен сытып.

    — Тфу! — Җәмил карт янә мунчага юл тотты.

    Ә тәмуг кунагы, мылтыгын аркасына асып, инде маршировать итә:

    — Ать-два, ать-два...
    Дошманга каршы сугышка
    Ленин чакырган безне.
    Татбригада атка менде
    Сакларга илебезне.
    Ат-два, ать-два...

    Җәмил карт озак тормады, мунчадан чыккан уңайга, кулындагы кызыл әләмне югары күтәреп, Иблис белән маршировать итә башлады:

    — Ать-два, ать-ва...

    Ниһаять, тавышка уянып, Мәчтүрә карчык килеп чыкты.

    — Нәрсә, революция башланды мәллә? — дип кычкырды ул, исерекләрне оялтырга теләп.

    Җәмил белән Иннокентий һаман маршировать итүләрен беләләр:

    — Чык, хатын, иреңне сугышка озатасың хәзер!

    Мәчтүрә куркып калды. Ул йоклап ятканда, радиодан бер-бер яман хәбәр бирүләре дә ихтимал бит.

    — Һай, Ходаем, ул нинди сугыш тагын?

    — Безнең сугыш, хатын. Ленин терелде. Путин бәреп төшерелде. Ать-два, атә-два... Хәзер председательнең калхузны талап салган өч катлы коттеджын тартып алабыз, аннары...

    Мәчтүрә, болар аракы эчеп юләрләнә башлаганнар дип уйлап, сукранырга тотынды:

    — Тиле дип уйлаган идем мин сине, тик мондый ук шыр тиле дип белмәгән идем!

    Революция белән тәмам мавыгып киткән Җәмил аны ишетмәде, терсәге белән кабыргасына төртә-төртә, Иннокентийны өйрәтүен белде:

    — Турырак атла, тәмуг сарыгы!.. Ать-два, ать-два... Менә шулай!

    Аннары Җәмил янә Мәчтүрәгә дәште:

    — Ышанмасаң, хатын, әнә мунчага кереп кара, анда Ленин үзе утыра. Атакыны шушыннан башлыйбыз, диде. Бар, бар, күзеңне акайтып торма, кереп хәлен бел. Партбилетым һаман да матрас астында, сине бер генә минутка да онытып тормадык, Хрущев, Горбач, Ильцин вакытларында да би-ик идейный кешеләр булып калдык, диген. Гомерең буе китапханәдә эшләп җыйган теге хәерче мең сумыңны кассада яндырган Гайдарны нишләтәбез дип сора!

    Тамаша күпме дәвам итәр иде, белмим, әмма әтәч кычкырып җибәргәч, Иннокентий җиргә сузылып ятты.

    — Нәрсә, һава һөҗүме башланды мәллә? — диде Җәмил, аптырап.

    Иблис тотлыга-тотлыга әйтте:

    — Ә-әтәч кычкыра.

    — Кычкырса соң?

    — Кайтып китим мин булмаса, агайне. — Курыккан Иннокентийның тавышы бик мескен чыга.

    Җәмил аны шундук якасыннан өстерәп торгызды, сүгенә-сүгенә яңакларга кереште:

    — Тор, анаңны еккан нәрсә! Революция башланмас борын качарга җыенасыңмы?! Дезертир!

    Ачуы чыккан Иблис тырнакларын аның бугазына батырды:

    — Кычкырма, карт тиле, бөтен авылны аякка бастырасың бит!

    Җәмил инде ярдәм сорап акыра:

    — Иптәш Лени-и-ин, революцияне буала-ар!

    Иннокентий җиргә төртеп еккач кына тынды карт. Аннары торып, өстендәге карны каккалый-каккалый, гасабилы тавыш белән мыгырдап куйды:

    — Бар, кит, көчләп тотмыйм! Түлке, кара аны, мылтыгыңны миңа биреп калдырасың!

    Тәмуг сарыгы мылтыкны Җәмилгә сузды:

    — Мә, сагынганда, шуңа карап искә алырсың. Тик миннән башка бу революция җиңеп чыга алмаячак.

    Коралны кулына алуга, Җәмил көпшәне Иблиснең корсагына терәде:

    — Революцияне сатмакчы булдыңмы?! Киттек мунчага — Ленин янына!

    — Нишләтмәкче буласың? — Иннокентий мылтыкны биргәненә үкенеп куйды. Ышанасың икән бу картка, ике дә уйламыйча чакмага басачак.

    — Анысын революцион трибунал хәл итәр, иптәш дезертир!

    Трибунал дигән сүзне ишеткәч, Иннокентий, ычкынып китеп, акыра ук башлады:

    — Кем, минме дезертир?! Бик беләсең килсә, мин — коммунист, мин — Социалистик Хезмәт Герое! Ә син кем?! У-у, деревня!.. Колхоз!

    — Күтәр кулыңны!..

    Иннокентий тагын да катырак әйтмәкче булган иде, ләкин картның акайган күзләрен күргәч, буйсынырга булып, кулларын өскә күтәрде.

    — Менә шулай, — диде Җәмил. — Ә хәзер мунчага юл тотыйк.

    — Ярый, исән булсак, бер күрешербез әле, агайне. Мин сине кыямәт көнгә тикле казанда кайнатачакмын! — Иннокентийның йөзе бер агарды, бер яшелләнде.

    — Атлавыңны бел!

    Шул мәлне революция каһарманының кулына күктән кәгазь бите килеп төште. Ашыгыч телеграмма иде бу, Җәмил, як-якка шикләнүле караш ташлап, укырга тотынды.

    “Иптәш Әлмиев!

    Сез иң булдыклы агентны кулга алгансыз. Аны кичекмәктән иреккә чыгарырга әмер бирәм.

    Мәскәү, ВЧК, Джержинский, 1919 ел”.

    Телеграммага Иблис тә күз салып өлгергән иде.

    — Ышандыңмы инде минем важный кеше булуыма? — диде ул, тантана итеп.

    Җәмил, һичбер нәрсә аңламыйча, колак артын кашып куйды.

    — Тукта, тукта, нигә унтугызынчы ел әле ул?

    — Сиңа барыбер түгелмени? ВЧК дип куелганмы?

    — Куелган.

    — Пичәте бармы?

    — Бар.

    — Шулай булгач, сиңа тагын ни кирәк?

    — Соң, без ике меңенче елга кердек бит инде.

    — Керәсе соң, димәк, почтада озак яткан.

    — Ә Әлмиеве кем?

    Иблис, гасабиланып, кул гына селтәде.

    — Белмим, белергә дә теләмим! Бир мылтыкны!

    — Ашыкма, агайне, Трибунал башлыгының фамилияседер бу. Күтәр кулыңны!.. Менә шулай!.. Мунчага атла! Нишләтергә икәнен Әлмиев үзе хәл итсен.

    Арестант, башын горур күтәреп, шигырь белән җавап бирде:

    Без бүгеннән дошман!
    Дуслыгымны саклар өчен,
    Йөрәгемдә бер хис тапмадым.
    Бел!
    Бүгеннән соң,
    Син һәм синең кебекләргә
    Пуля саклап йөри башладым.


        (дәвамы)
    Заһид Мәхмүди
    фантастический рассказ на татарском языке.
  • Заһид Мәхмүди:
  • Ак болыт (повесть)
  • Серле кунак (повесть)
  • Белмим (повесть)
  • Сары каеш – сары сагыш (повесть)
  • Мәхмүдиләр
  • Юморескалар
  • Фәлсәфә дәфтәреннән
  • Имтихан (фантастик хикәя)
  • Эзләмә (фантастик хикәя)
  • Җен тыкырыгы (фантастик хикәя)
  • Соңгы очрашу (фантастик хикәя)
  • Тәмуг чәчәге (фантастик хикәя)
  • Ахырзаман шаукымы (фантастик хикәя)
  • Мунча (фантастик хикәя)
  • Җансызларга - җан (фантастик хикәя)
  • Югалган ачыш (фантастик хикәя)
  • Айваз — Болгар улы (фантастик хикәя)
  • Ул җирне сагынган иде (фантастик хикәя)
  • Табип Бәйтулла (фантастик хикәя)
  • Профессор Мияугөл (фантастик хикәя)
  • Йолдызларга — йодрык (фантастик хикәя)
  • Җиңелү (фантастик хикәя)
  • Әхлаклылар каласы (фантастик хикәя)
  • Серле кеше (фантастик хикәя)
  • Шомлы гасыр (фантастик хикәя)
  • Яхшыга юрыйк, Мингол (фантастик хикәя)
  • Соңгы роман (фантастик хикәя)
  • Әче балан (повесть)
  • Елак агач (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх