• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Заһид Мәхмүди

    Ахырзаман шаукымы

    (фантастик хикәя)

    Шәүлә

    Шәфи ташу аша калын тросслар белән тартырылган асылмалы күпергә аяк басканда көн кичкә авышкан иде. Дөнья бик киң булып тоела башласа да, кулындагы зур чемодан белән ике яклап тарттырылган трос арасына килеп кысылуга, ул күпернең иллә дә тар икәнлеген аңлады. Җитмәсә, аяк астына түшәлгән такталарның күбесе черек, урыны-урыны белән гәүдә сыярлык тишекләр бар. Чемоданны әле болай, әле тегеләй боргалый торгач, Шәфи аны ике кулы белән кочаклап күпергә атлады. Атлавы булды, әле кичә генә хатыны алып кайткан свитерын тросның чәйнәлгән бер урынына эләктереп, иң турысыннан умырып чыгарды. Ләкин бу аның кәефен кырмады.

    Аста шарлавыктай шаулап аккан сары балчык төсендәге су башны әйләндерә. Күпер дә уңга-сулга айкалып, бала бишеге сыман тирбәлергә тотынды.

    —Миллионер колхоз иде бит, — дип мыгырдады ул, еш-еш сулап. —Дуңгыз асрап дөнья сасытканчы адәм рәтле бер күпер салган булсалар... Чучка бугы агыза-агыза, көмеш сулы Нурминкәгездә балык түгел бака да яшәми хәзер.

    Шулай диюе булды, Шәфи бер аягы белән тактасы купкан тишеккә чумды. Бу юлы аның бүген генә район үзәгеннән сатып алган дҗинса чалбарының арты да ертылып чыкты.

    —Алла! — Кайсы да да булса әгъзасын авырттырган адәм баласы һәрвакыт Аллаһны искә ала. Ләкин Шәфи бу минутта аның турында түгел, чемоданның исәнлеге турында уйлады. Искелеккә иске инде үзе, ә менә эченә күз салсаң... — Ю-ук, күпер җимерелеп төшсә дә ычкындырмыйм мин сине, бәхетем. Шушы юләр ташуга чапылдап килеп төшсәм дә ычкындырмыйм.

    Күпер озын, башка әллә нинди уйлар килә. Уртага җитәрәк, ул, ниһаять, Аллаһны искә төшерде:

    — Рәхмәт сиңа! Инде беттем дигәндә генә кеше иттең бугай! Кайтып җиткәч кенә харап итә күрмә инде. Кем әйтмешли, әле хатынны сөендерәсе, авылны шаккаттырасы бар. Белерсез хәзер Шәфинең кем икәнен!

    Җенле күпер бу. Ун ел чамасы элек «Әкрен» Вәли яңа машина сатып алган көнне менә шушы күпердән егылып муенын сындыра язды. Бик әкрен кеше. Ул бер җөмләне әйтеп бетергәнче күзгә йокы керә башлый. Хәзер әнә икенче группа инвалид булып йөри, өч мең сум акча ала. Андый акча кемгә тәтегән авылда? Кызык бу дөнья дигәннәре, авылда хәзер инвалид яхшы яши дә, пенсионер яхшы яши. Чөнки дәүләт акчаны вакытында бирә. Пенсионерлар туйдырмаса, күпчелек хәер эстәргә чыгар иде. Авыл җирендә әби-бабаң яисә карт әниең һәм әтиең булу зур бәхет санала. Колхозда эшләүчегә ни тия? Председательдән акча даулый башласа, кәҗә тоягы гына күрсәтәләр. Узган ел сабантуйга дип йөз тәңкә акча бирделәр бирүен. Хуҗалык таралгач, инде анысын да бирүче юк. Ун елга бер акча күрү бәхетеннән бөтен авыл эчеп егылды. Эчә татар авылы, урыстан калышмыйча эчә.

    Нәрсәдә калды әле? Әйе, күпер турында иде бит уе. Телсез Әхтәм төнлә район үзәгеннән кайтып килгәндә ташуга тәгәрәп, кинәт телле булып китте. Алай гынамы? Дивар аша күрү сәләте барлыкка килде үзендә. Башта халык ышанмады. Өченче ел фермада хатынын авыл сәвите рәисе белән тоткач, ышандылар тагын. Дөрестерме, юктырмы, түбәдән кар төшергәндә күзәтеп торган. Дивар аша! Ара — ярты чакрым! Кеше ышанмаслык хәл. Ахыр заман якынлашамы? Әллә кемнәр бар дөньяда. Америкада яшәүче бер кеше әнә күз карашы белән кашыкларны бөгә, кадакларны сындыра. Шушы хәлдән соң бөтен авыл киенеп йокларга гадәтләнде. Шәрә килеш күрмәсен янәсе. Узган ел телсезне Америка Кушма Штатларына чакыртып алдылар. Ниндидер бер фәнни институтта тикшерәләр икән. Хәзер ЦРУ аны безнекеләргә бирергә теләми , ди. Исән-имин кайтып җитә алырмы — белгән юк.

    Чемоданны суырып үпкәч, Шәфи тагын атлавын белде. Ә күпер үч иткәндәй һаман чайкала, астагы ташу да башны әйләндерә. Болай булганы юк иде әле. Кинәт килгән бәхет тә нык әйләндерә иде башны. Дулкынланудан йөрәге шартламагае. Булмас димә!

    — Миллионер колхоз, янәсе, — Шәфи тагын колхозны сүгәргә кереште. — Ә хәзер нинди көнгә калды? Дуңгыз да юк, колхоз да юк. Бөтен авылга бер комбайн калган иде, анысын да сатып җибәрделәр. Председательләр шәп иде шул. Берсе, дуңгызларны сатып, калада зур гына супермаркет ачты. Икенчесе, үзен алыштырачакларын белгәч, фермер хуҗалыкларына ярдәм итәм дигән булып, мең төрле хәйләләр белән авыл хуҗалыгы техникасын бертуган энесенә яздырып куйды. Өченче председатель килгәндә калхузның бер комбайны белән бер дуңгызы гына калган иде. Аларын да, хуҗалыкны банкрот дип игълан итеп, берәр айдан юк иттеләр. Хәзер председатель халыкка пай итеп бирелгән җир биләмәләренә алдап-йолдап хуҗа булырга маташкан «Кызыл шәрек» сыра заводы вәкиле булып йөри. Халык юләр түгел ул, меңне белә. Белә торып алдануы да гаҗәп түгел. Үз җирең булып нәрсә кырасың? Техника юк, запчасть һәм ягулык-майлау материаллары кыйммәт. Ат җигәм дисәң, аны да ашатырга кирәк. Бензин ашлыктан арзан булган илдә авылны баетып булмый.

    Шәфи, авыр чемоданын куеп, киерелеп алды. «Кулга күп акча кергәч баш шәрифләре дә икенче төрле эшли икән, — дип уйлады ул, тел шартлатып. — Менә бу инеш, бу күпер, менә бу һава, менә бу таллыклар, болынлыклар — барысы да минеке булачак инде! Сатып алам барысын да!»

    Икенче ярга чыгып күпер баскычыннан төшеп килгәндә, Шәфи, үз аягына абынып, чемоданын кочаклаган хәлдә сазга капланды.

    —Анаңны... — Кабердә яткан анасын искә төшереп, сүгенмәскә булды. Аннары, күпердән исән-сау чыга алуына сөенеп, уфылдап куйды.

    Торып баскач, ул куллары, тезләре, чемоданы пычранганга игътибар итмичә, тагын хыялга бирелде. « Нәрсәдән башларга?.. Кибет ачам...Тапкырлау таблицасын оныткан килеш растрата ясаргамы?.. Бу бармый... Фермер хуҗалыгы оештырып җибәрсәң, бөтен акча җилгә очачак. Банкрот калганчы ук үз авылдашларыңның кулак дип йә ут төртеп, йә үтереп китүләре бар. Кеше булдым дигәндә генә аяк сузасым юк әле! Авылда көнчелек һәм хөсетлек җитәрлек... Чыннан да, нәрсәдән башларга? Авылда берәү дә эшләп баемаган. Үзегезгә булсын басуыгыз! Күперегез дә, инешегез дә, болыннарыгыз да үзегезгә булсын! Тимер сыер алам! Һи, шәп исем таптым бит уен автоматына. Аңа печән дә, башак та кирәк түгел. Розеткага тыгып куясың да, акчаңны гына җыеп алырга иренмә.»

    Тезгә кадәр менгән саз-пычракны ерып «Әртист» Нургалиләр тыкырыгына борылгач, иске мунча бурасында утырган тиле Кәбир, апарага баткан Шәфине күреп, телен чыгара-чыгара көләргә тотынды.

    —Ха-ха-ха! «Чучка» Шәфи кайта!

    Шәфи килеп җитәрәк, тиле, көлүдән хәле китеп, бура эченә тәгәрәде. Бу кушамат аңа унбиш еллар элек сабантуйда күлләвектән шампан шешәсен эзләгәне өчен тагылып калган иде. Әйе, шундый көнгә калган чаклары булды аның.

    Илле яшенә кадәр карт анасы пенсиясенә яшәп, гел эчүдә булды Шәфи. Әнисе үлгәч кенә акылына килде. Баксаң, инде гомер узып киткән, йорт та чергән, капка да аварга гына тора. Яшь вакытта шәп кенә механизатор иде. Исерек килеш трактор белән берсенең мунчасын төрттергәч, фермага каравылчы итеп куйдылар. Озак эшли алмады, тәмәке тарткан килеш йоклап, терлекчеләр йортын көлгә очырды.Шуннан соң берара вакыт салудан туктап торган иде, яңа мәктәп түбәсен шифер белән япканда егылып төшеп умыртка сөяген гарипләде. Шактый вакытлар таякка таянып йөрде. Гарип һәм исерек булгач, кызлар да карамады. Ничә еллар үзеннән ике яшькә кече Илсөяргә гашыйк булып йөрде, ләкин аңа бу турыда әйтерлек көч тапмады. Мәктәп елларында Илсөярнең коедан су алганын карап торыр өчен күрше бакчасына кергәч, чак кына бал кортлары чагып үтермәде Шәфине. Умарта угыннан йөзе атна ярым туп кебек кабарып йөрде, шуннан бирле аңа үсеп җиткәнче «Туп Шәфи» дигән кушамат тагылып калды.

    Илсөяр кияүгә чыгып Казанга киткәч, ул, хәсрәт утында янып, айнымады да диярлек. Кыз өч-дүрт елдан аерылып кайтты. Элекке чибәрлегеннән инде берни дә калмаган. Иләмсез юанайган, тавышы да тупасланган кебек. Тәмәке тартудан инде. Урыс иреннән өйрәнгәндер. Тезенә кадәр асылынып торган чәч толымнарыннан да җилләр искән. Сарыга буялган ирләрнеке сыман прическасы ошамады Шәфигә. Хатын-кыз берничә ел эчендә шулай үзгәрергә мөмкин микәнни?

    Ярату хисе онытылгач, Шәфигә тәвәккәллек иңде: Илсөярнең әнисе фермага киткән арада, аларга кергәләп йөрергә гадәтләнде. Башта сөт сатып алырга дип, аннан болай гына. Бераздан, инде йөгереп йөри башлаган кыз баланы Шәфи алып кергән мәче баласы белән алдандырып, яратышып та алдылар. Илсөяр дә табигать баласы бит, ирсез яшәү аңа да кызык түгел иде. Шәфи аны элек үлеп яратканын бер дә сиздермәде. Нигә? Моны ул үзе дә белми. Ире турында сүз чыккач, Илсөярнең: «Чит кан кызыграк булып тоелган, ахры, шуңа чыкканмындыр урыска» —дигәне бер дә онытылмый. Кызык өчен, башкаларны шаккаттырыр өчен чыгалар шул. Аннары ятим балалар барлыкка килә. Бергә яши башлагач, үз күлмәгең тәнеңә яхшырак ятканын аңлый башлыйсың.

    Берничә елдан дөньялар үзгәреп китте. Илсөяр Төркиядән чүпрәк-чапрак ташый башлады, шәп кенә җиңел машина сатып алды. Район базарында дүрт точкасы бар иде. Көннәрдән бер көнне шул машинага бер әрмән мужигын утыртып алып кайтты да ике-өч көннән читкә чыгып китте. Элегрәк җәй саен кайтып йөриләр иде, әниләре үлгәч, йортны Үзбәкстаннан килгән бер кешегә сатып, бөтенләй күренмәс булдылар. Әйтерсең, авылда Илсөяр исемле хатын яшәмәгән дә. Чит кан белән кызыграк тоелганга чыктымы?.. Бусын инде алла гына белә.

    Шәфи дә ялгызлыктан гарык иде, шәлчеләр ягы — күрше Өскебаштан кияүгә чыга алмыйча картайган чатан Хәтимәсен алып кайтып утыртты. Хатыны колакка да катырак икән. Булса соң, яшәр өчен матур хатын кирәк түгел. Яратышып өйләнешкәннәр инде күптән аерылышты.

    Кызык бу ярату дигәннәре. Бер матурга бер ямьсез, бер әшәкегә бер яхшы, дип юкка гына әйтмәгән борынгылар. Икең дә матур, икең дә яхшы булса, кайчан да булса әбизәтелне аерылышырга туры киләчәк. Әллә андыйлар тора-бара бер-берсенә кызык булмый башлыймы? Бөтен авылны аякка бастырып сугышып ятканнар исә һаман яши бирә.

    «Тимер» Шәйморат малае Кәбир белән белән «Песи» Җомагыл кызы Исламияне генә ал. Берсе гомере буе колхозда атлар карады, икенчесе рус теле һәм әдәбияты дәресләрен алып барды. Кәбир исерек килеш хатынын кыйнап төрмәдә дә утырып кайткан иде. Үтерәм дип китте дә, кайткач чөкердәшеп яши башладылар.

    Җенле Фәррах малае Насих белән кәтүк Асылбикә кызы Саимәне ничек яшәде? Мәктәптә укыганда ук яратышып йөрделәр. Насих районда поссовет председателе, Саимәсе тегү фабрикасында бухгалтер булып эшләде. Икесе дә күз яуларын алырдай чибәр, ипле нәрсәләр иде. Аннары ни булды? Насих хатынын эш бүлмәсендә баш инженер белән тотып, принтер белән икесенең дә башын ярды. Инженер дигәннәре Насихның борынын тешләп өзә язган. Борынын теккәннәр тегүен. Ә инженер тиле-миле булып калды. Хәзер урамда аркасына капчык асып шешә җыеп йөри. Саимәгә берни дә юк, берар ай сырхауханәдә ятып чыккач, эшкә чыккан. Бик каты гуляйть итә, ди. Насихны җиде елга утыртып куйдылар. Ул әле дә утыра булыр.

    Бәхетеңне керпе тешләмәсә, болай гына да кушылып яшәргә мөмкин. Шәфи дә яратып өйләнмәде бит. Аның каравы, кешедән ким-хур яшәмиләр. Клубка концерт, театр карарга чыкканда гына бераз уңайсыз. Барысының да күзе уңга-сулга кәкерәеп атлаган чатан Хәтимәдә.

    Узган шимбәдә дә шулай булды. Коцерт башланыр алдыннан артта утырган ике хатынның пышылдашкан тавышы ишетелә:

    —Алкаш иде бер, хатыны кеше итте. Күр, нинди ак күлмәк киеп йөри.

    — Һаман өйдә ятамы?.

    — Хатыны туйдыргач, нигә эшләсен ди ул?

    — Калхузда эш юк ич.

    — Эшлисе килгән бәндә таба ул. Синеке әнә гастрбайтер булып йөреп тә акча алып кайта.

    — Әстәгъфирулла, нинди гастрбайтер булсын ул? Апасында пропискада тора минем ирем, бик беләсең килсә. Кулы алтын аның, эретеп ябыштыручы булгач, метростройдан чакыртып алдылар.

    — Минеке дә булдыксыз түгел. Элекке фермаларны таштан кем салды дип уйлыйсың? Минем ирем салды. Сәламәтлеге беткәч кенә беркемгә дә кирәге калмады.

    — Җә, җә, үпкәләмә. Беркөнне санап яттым: беләсеңме бездә күпме буйдак ир барын?

    — Санаганым юк.

    — Кырыктан артып китә.

    — Булмас... Хәер, саный башласаң, чыннан да шулай булып чыга, ахры.

    — Алар нигә өйләнми дип уйлыйсың?

    — Соң, хатыннар юк ич.

    — Әйттең сүз, гәзиттә әнә өч хатынның берсе аерылган дип яздылар. Шулай булгач, хатыннар җитми мени? Ә кияүгә чыкмый калганнарын исәпкә алсаң? Бер көнне аларын да юри санап утырдым. Безнең урамнан гына дүрт кыз шәһәргә китеп кияүгә чыга алмыйча картайды. Шуннан сана инде: авылда ничә урам?

    — Әллә тагын... Җидәү иде бугай.

    — Җидене дүрткә тапкырлале?

    — Егерме сигез була.

    — Шул шул... Бай егет эзләп шәһәргә китеп баралар да...

    — Дөньясы шундый бит.

    — Узган ел беренче сентябрьдә мәктәпкә бер генә бала да килмәде.

    — Уф! Кыямәт көн якынлаша.

    Чепи күз» Фаиле Наиләсе белән « Елан» Тәүфик Нәгыймәсе ләчтит сата инде. Кеше булып сөйләшеп утыралар бит, әй. Берсенең ирен колхоз атын урлап тотылган өчен егерме дүрт сәгать эчендә авылдан кудылар. Икенчесенеке район үзәгендә яши торган сөяркәсенә барган җиреннән инвалид булып кайтты. Командировкага киткән ире кайтып кергән, дип сөйлиләр. Таңга кадәр шкаф артында басып торган да, хуҗа иртә белән тамбурга тәмәке тартырга чыккач, турая алмыйча, куркуыннан дүртенче кат балконыннан чумып, бот сөяген сындырган.

    Алгы рәттә утырган хатыннар да пәрдә ачылганчыга кадәр көнбагыш ватып ләчтит сата:

    — Узган ел бу сәхнәдә бер халык язучысы чыгыш ясаган иде. Тел бетеп бара, милләтне сакларга кирәк, ди. Ә үзенең баласы чеп-чи урыс.

    — Каян беләсең?

    — Коридорда кәрәзле телефон аша кызы белән сөйләшкәнен ишеттем. Как дела дученька, ди. Ни волнуйся, скуры буду в Казани, ди.

    — Менә күрәселәрең булса!

    — Нигә үзеңнең балаңны татар мәктәбенә бирмисең дип, сәхнәдән өстерәп төшерәсем килде үзен.

    — Өстерәп төшерәсең калган.

    Залда Шәфидән кала ирләр юк. Алар кичләрен арзан бәягә техник спирт сата торган шинкар Наилә йорты бусагасын таптый. Хәтимә, башкаларны көнләштерергә теләпме, башын иренең җилкәсенә куя. Бу көязлекне өнәп бетермәсә дә, түзә Шәфи. Туйдыручысы бит. Ансыз ачтан үлә иде ул. Эшчән хатын эләкте аңа. Элек колхозда дуңгызлар карады, ул таралгач, бәйләү эшенә алынды. Хәтимәнең өрфия шәлләре күрше районнарда да яхшы үтә.

    Тиле Кәбир инде бура астыннан кычкыра:

    — Чучка Шәфи кайта! Ха-ха-ха!

    Шәфи аңа ачуланмады. Тилегә нәрсә әйтәсең? Болай да алла тарафыннан кимсетелгән нәрсә. Узган-сүткән чакларда кәнфит булса да биреп китә иде ул аңа.

    — Мәймүн булдың тәки! — Тәмәке көйрәтергә чыккан «Әртист» Нургали бура астында маймылланып яткан Кәбирнең колагыннан борып алды. — Үзең дә чучкадан ким түгел инде хәзер. Бар, өйгә кереп киемеңне алыштыр!

    Кәбир, шундук шып туктап, төкереге белән тез башлары ямалган чалбарын чистартырга кереште.

    — Чалбар пычранган, — диде ул, бабасына карап һәм борыныннан асылынып төшкән сары маңкасын суырып куйды.

    — Соң, җирдә аунагач пычрана инде. Әле ничек башыңны ярмагансың? Бар, кер, әбиең алыштырып бирер.

    Кәбир, еламсырап, маңгаен тотты.

    —Авырта, — Тиле булса да, һәр сабыйга хас булганча, кызгандырырга тырышуы инде.

    — Маңгаеңны авырттырдыңмыни? — Нургали карт, чүгәләп, баланың маңгаен караштыргаларга тотынды. — Кабарып чыккан шул. Зур өйнең тәрәзә тупсасында тимер акча бар, шуны куеп торсаң бетер, алла бирсә.

    — Колак та авырта.

    —Колагыңа берни дә булмас, аны катырак борырга кирәк әле.

    Сабыйга шул гына кирәк, әбисе ишетсен, кызгансын, дип, авызын бүрәнкә итеп, елый-елый капкага юнәлде.

    Кәбир — Нургалиләрнең бердәнбер оныклары. Яшьтәшләре бишенче сыйныфны тәмамласа да, килеш-килбәткә ул җиде- сигез яшьлек бала кебек. Ике ел элек шәһәрдә яши торган әнисе кайтарып ыргытты аны. Чечнядан кайткан бер майорга кияүгә чыккан дип сөйләделәр. Кәбирне күрсәтергә хурланган инде. Авылга да кайтканнары юк. Яз җиттеме, Нургали карт, үтне сытардай тәмәкесен кабызып, капка төбенә чыгып басар. Кызы белән кияү кешене көтә инде. Узган ел бәрәңге утыртырга кайтырга тиешләр иде, тагын кайтмадылар. Инде менә ничә еллар бакчаларында алабута үсә. Әле ярый хатыны белән ташка гына үлчим булса да пенсия алып тора.

    — Уф!— Шәфи, чемоданын бура янындагы зур ташка утыртып куйды һәм инде кереп китәргә җыенган «Әртист» Нургалигә эндәште. — Нихәлләрең бар, Нургали абый?

    — Ярыйсы гына, — диде карт, аңа шикле караш ташлап. — Нишләп йөрисең әле син монда чемодан күтәреп? Бик авыр күренә, төсең дә качкан... Таш тутырдың мәллә?

    — Тиле түгел ич мин таш җыеп йөрергә. Ике миллион доллар ята анда, бик беләсең килсә.

    Нургали карт, күзләрен чекерәйтеп, каһкаһә белән көлеп куйды. Үзе эчтән генә:» Шизик! Сиңа кергән илле сум акча да әтәч булып кычкыра. Ике миллион, имеш. Тоттыралар сиңа әбиеңнең долларын!»— дип уйлады.

    — Ярый, керергә кирәк, — диде ул, китәргә әзерләнеп. — Тавыкларга тары боткасы пешергән идем.

    — Ышанмыйсың, ызначит?

    — Әкият сөйлисең, күрше.

    — Ә син әкияткә ышанмыйсың инде, ә?

    — Ышанмыйм, кәнишне. Бәйләнмәле миңа, бар, үз юлыңда бул!

    — Ачып күрсәтимме?

    — Үзеңнекен ачып күрсәтсәң генә инде, — Карт, корак-корак йөткереп, гыҗылдый-гыҗылдый көләргә тотынды. —Вакытыңны әрәм итмә, шаярырга вакытым юк минем, тавыкларым ач.

    Үртәләнгән Шәфи, кызарынып-бүртенеп, аны җиңеннән эләктереп алды.

    — Тукта, тукта, бераз сабыр бул син! Алдашмаган булсам ни диярсең?!

    — Бәйләнде тәки! — Нургали карт, тәмәкесен күнитек белән изеп, кул селтәде. — Инәңне... Кит әле моннан! Нинди акча булсын ди анда?

    Шәфи чемоданны ачып куйгач, андагы шыплап тулган яшел акча капларын күреп, картның тез буыннары калтырап куйды.

    — Ялган акча мәллә?

    — Ялган акча мондый буламыни?! — диде Шәфи, хихылдап, һәм бер капны аңа сузды. — Иснәп кара, чын доллар бу!

    — Ие шул, доллар булырга охшаган, — Акчага карап туйгач, хәле киткән Нургали, күзләрен түгәрәкләндереп, Шәфигә карады. — Нигә шуның кадәр күп? Берәр банкны бас-тың мәллә?.. Әһә, идрит кудрит, күзләреңнән күреп торам, баскансың шул. Качырыйк тизрәк, миңа да бераз процентын чыгарырсың.

    — Юләр син, — Шәфи, чемоданын ябып, китәргә җыенды. Дөресрәге, китәргә җыенмый иде әле, бераз мактанасы килде. — Лотореяга оттым мин аны.

    — Лотореяга?.. Нинди лотореяга? ...Лотореяга шуның кадәр акча отып буламыни?... Нигә доллар әле ул?... Шунысы аңлашылмый бит. Ә-ә, Америка агенты, ызначит? Тикмәгә генә еллар буе өйдә ятмыйсың икә-ән. Рация артында утырасың, димәк. Әйтәм аны авыл өстендә НЛОлар очып йөри. НЛОлар түгел, Америка разведчиклары эленеп тора икән өстә! Бир процентыңны! Сатмыйм, валлаһи, сатмыйм!

    — Нинди агент, нинди рация?

    — Ә-ә, аңграга салынасың, ызначит? Күршегә кереп ФСБга шылтыратсам ни диярсең?

    — Сиңа тагы, — диде Шәфи, ачуы чыгып. — Телефоннан район үзәген дә җыя алмаган башың белән чәйнәлеп торма ичмаса!

    — Җә, җә, кызма әле син. Яхшылык белән аерылышыйк. Күп сорамыйм мин синнән. Чумаданда ике миллион дидеңме? Бер меңен бирсәң, мин канәгать. Кем әйтмешли, бүре дә тук, сарык та исән.

    Шәфи саклык кенәгәсен чыгарып күрсәткәч кенә ышанды Нургали карт. Процентсыз каласын төшенгәч, пышылдап кына сүз башлады:

    — Сине бүген төне буе сакларга туры киләчәк инде, энем, — Борчылган кыяфәт ясап сөйләшә. — Шуның кадәр акчаны өйдә саклыйлармыни? Кем белә, бәлки инде сине өеңдә үк көтеп утыралардыр?

    — Хатыннан башка кем көтсен ди мине өйдә?

    — Телевизор карамыйсың икә-ән... Башкисәрләр, рекэт заманында яшибез бит. Район үзәгендә әнә салым инспекциясе начальнигын өенә кереп талап чыкканнар. Малаен үтергәннәр, каршысында хатыны белән кызын көчләгәннәр.

    Шәфинең йөзе агарынып китте.

    — Хак сүзләр. Хәзер миңа нәрсә эшләргә?

    — Акчаңны алгансың инде, хәзер тән сакчысы турында уйларга кирәк.

    —Кирәк шул, — диде Шәфи, иренен тешләп. — Аны хәзер каян табасың?

    Нургали карт янә гыҗылдый-гыҗылдый көлеп куйды.

    — Мине ал.

    — Карт инде син.

    — Картлыкта мени эш? Кулыңда мылтык булса, йодрык болгый белү кирәк түгел.

    — Сиңа тагын мылтык.

    — Мылтык чепуха, миндә граҗданкадан калган пулемет та бар әле.

    — Ярый, иртәгә күз күрер, — диде Шәфи, чемоданны күтәреп. — Китим инде мин.

    Нургали карт черт итеп җиргә төкерде дә, миңа барыбер дигәндәй, әйтеп куйды:

    — Иртәгә башыңны карават астыннан эзләргә туры килмәгәе диюем генә. Үзеңә кара... Дурак син!

    «Әртист» капкасын шап итеп ябып кереп китте. Ишегалдында да сүгенеп алырга онытмады:

    — Инәңне!.. Дурак, настыяший дурак!

    Ун-унбиш адым ясадымы, юкмы, Шәфигә артта кемдер эндәшкән кебек тоелды. Борылып бакса, тыкырык башында бер шәүлә тора. Нургали карт белән лыгырдаган арада караңгы да төшеп өлгергән икән. Кем булыр бу? Кунак дисәң, атна уртасында алла тарафыннан онытылган авылга кайту кемгә хәҗәт? Юллары да юл түгел, язгы чорда трактор белән дә кереп булмый. Берәресе коедан су алырга чыккандыр дисәң, кулында чиләк тә юк кебек.

    —Әй, син, табигать ялгышлыгы! — Ялгыш ишетмәгән, аңа эндәшәләр.

    Шәфи тагын артка күз салды. Шәүлә һаман саен якыная бара. Яшь кешегә охшаган, бик җилдереп килә.

    —Сез миңамы?

    Шәүлә дигәннәре таза гына гәүдәле егет булып чыкты. Күн куртка изүеннән ак күлмәк якасы һәм кызыл галстук күренә.

    — Сиңа, сиңа, кәмшек танау!

    Таныды аны Шәфи. Саклык банкыннан чыгып килгәндә күзгә-күз очрашканнар иде. Арттан ияреп килгән, димәк. Шактый гаярь кылана.

    — Кем, минме кәмшек танау?— Шәфи дә төшеп калганнардан түгел. Чемоданын куеп, чакырылмаган кунакның йөзенә ормакчы иде, теге кинәт башын читкә алып куйгач, берничә бөтерчек ясап, йөзе белән сазга капланды.

    — Хәзер... — Шәфи билен авырттырган иде. Чыраен сытып турая башлауга, башкисәр, кесәсеннән «Макаров» пистолеты чыгарып, аның янтыгына төртте.

    — Сугыша белмисең, абзый, — диде ул, әтәчләнеп. Таза беләкле икән, муены юан, тавышы да Левитанныкы кебек. — Чемоданыңны миңа биреп торасың инде.

    «Тиле мин, — дип уйлады Шәфи, коты очып. — Шуның кадәр акчаны чемоданга тутырып кайт инде. Хатынны, авылдашларны шаккаттырам, имеш. Әле ничек күпердә куып җитеп төртеп төшермәгән? Ятар идең ләмдә үлгән тавык кебек күзләреңне акайтып. Әйткән иде Нургали карт. Нигә аны тыңламадым икән? Ничек котылырга? Үтерәләр дип кычкырсаң, берәү дә йөгереп чыкмаячак. Пожар дип кычкырырга кушалар иде бугай мондый очракларда. ».

    — Кара аны, мин күздән югалганчы селкенәсе булма!—.диде әзмәвер, чемоданны кулына алып. — Юкса маңгаеңа чебен сыярлык кына тишек ясап куюым ихтимал.

    Тавышын җуйган Шәфи шул мәлне кычкырып җибәрде:

    — Пожжа-ар!

    —Ашамагансың син бүген, абзый! — Башкисәр, күзләрен алартып, кинодагы мафиозилар кебек сүгенә-сүгенә, пистолет түтәсе белән аның маңгаена кундырды.

    Авыртудан Шәфинең күз аллары караңгыланды. Маңгайдан бите буйлап ниндидер җылы сыеклык агып төшә башлады. Канмы?

    Ул инде төпсез кара упкынга оча. Тирән-юньдә әллә нинди зур-зур йолдызлар җемелди, шул йолдызлар арасында йөзеп йөргән иске чемоданнан яшел акчалар коела.





        (дәвамы)
    Заһид Мәхмүди
    фантастический рассказ на татарском языке.
  • Заһид Мәхмүди:
  • Ак болыт (повесть)
  • Серле кунак (повесть)
  • Белмим (повесть)
  • Сары каеш – сары сагыш (повесть)
  • Мәхмүдиләр
  • Юморескалар
  • Фәлсәфә дәфтәреннән
  • Имтихан (фантастик хикәя)
  • Эзләмә (фантастик хикәя)
  • Җен тыкырыгы (фантастик хикәя)
  • Соңгы очрашу (фантастик хикәя)
  • Тәмуг чәчәге (фантастик хикәя)
  • Ахырзаман шаукымы (фантастик хикәя)
  • Мунча (фантастик хикәя)
  • Җансызларга - җан (фантастик хикәя)
  • Югалган ачыш (фантастик хикәя)
  • Айваз — Болгар улы (фантастик хикәя)
  • Ул җирне сагынган иде (фантастик хикәя)
  • Табип Бәйтулла (фантастик хикәя)
  • Профессор Мияугөл (фантастик хикәя)
  • Йолдызларга — йодрык (фантастик хикәя)
  • Җиңелү (фантастик хикәя)
  • Әхлаклылар каласы (фантастик хикәя)
  • Серле кеше (фантастик хикәя)
  • Шомлы гасыр (фантастик хикәя)
  • Яхшыга юрыйк, Мингол (фантастик хикәя)
  • Соңгы роман (фантастик хикәя)
  • Әче балан (повесть)
  • Елак агач (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх