• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Заһид Мәхмүди

    Ахырзаман шаукымы

    (фантастик хикәя)

    Хыянәт

    Сырхауханәдән чыгып авылына кайткан көнне үк, Шәфи Нургали картка иң беренче эш итеп капкага кызыл буяу белән: «Намус ломбарды. Иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр эшли. Акчага мохтаҗ бәлигъ яшьтәге граҗданнардан закладка намус кабул ителә. Бәя килешү буенча» дигән игълан яздыртып куйды. Гомере буе шигарьләр, транспорантлар, афишалар, игъланнар язган элекке клуб мөдире өчен бу чүп кенә инде. Ул арада Шәфи үзе, капкага кассир тәрәзәчеге һәм аңа кечкенә ишек ясап, эчке яктан йозак элде. «Бусы клиентлар белән алыш-биреш итә торган урын»,—дип уйлады ул, сөенеп.

    Иренең шул рәвешле акча таратачагына тәмам ышангач, Хәтимә, булган киемен төенчеккә төйнәп, туган авылы Өскебашка — туксан яшьлек анасы янына кайтып китәргә җыенды. Шәфи аны берничә тапкыр үгетләп тә, юмалап та карады, ләкин хатын-кыз аңламаса аңламый инде, үзен сакларга дип куелган Нургали карт бәдрәфкә чыгар өчен комган эзләп йөргән арада, Иблис бүләк иткән лоторея билетын стенадагы сәгать астында эленеп торган календарьга энә белән эләктереп, тәрәзәдән чыгып качты. Өстәлдә язу да язып калдырган. Шәфи бер иш юлларны елый-елый укыса, икенче ишенә күчкәч, сүгенүдән тыела алмады.


    « Шәфи, картым!

    Син лотореяга акча отканчы, без бәхетле яшәдек. Акча безгә бәхетсезлек китерде. Башта синең башыңны ярдылар, аннары мин китеп бардым. Китмәс идем, җилгә акча таратканыңны күрәсем килмәде. Синең урында булсам, мин ул акчага колхозны күтәрер идем. Халык та эшсез интекмәс иде. Ничә еллар тик ятып, ул инде эчүгә сабышып бара. Күзләреңне ач, фермалар ишелгән, басуда алабута үсә. Эшле булса, яшьләр дә кайтыр иде. Җиңел акчаның кадере юк, синнән акча алган кешеләр дә аны җилгә таратачак. Акча беткәч нәрсә эшләрсез? Сау бул!

    Сине кызганып һәм ачуланып, хатының Хәтимә дип белерсең.

    24 июнь, 1999 ел.


    — Тиле! —диде ул, күз яшьләренә буылып. Аннары, дулап, кәрәзле телефоныннан Хәтимәнең номерын җыярга кереште. Үзе белән алып китмәгән икән, тәрәзә төбендә зыңгылдап ята.

    Шул ук көнне Шәфи үзенең тән сакчысын Өскебашка —хатынын алмага җибәрде. Нургали буш кул белән әйләнеп кайтып керүгә, ул өстәлдә хәлвә белән чәй эчеп утырган җирендә:» Кайтырсың, үрмәләп кайтырсың! «—дип, чынаякны стенага томырды. Мондый гадәте юк иде әле. Баш ярылу галәмәтеме? Шулай дип акырынуы булды, хәлвә ялгыш юлга китә язып, хуҗа йөткерергә, «ыһы-ыһы!» килеп гыҗылдарга, төкеренергә тотынды.

    Нургали карт, сикереп торып, аның аркасына суккалый.

    —Хатын-кыз җитә адәм башына, —диде ул, лимон капкандай йөзен сытып. —Кайтыр, алла боерса. Принцесса түгел, әллә кая китмәс. Халык дигән булып гомер иткән картыңны ташлап кит инде, ә! Капкасыннан да кертмәде бит. Бүтән күземә күренмәгез дип кычкыра.

    Бу юлы тән сакчысы дөресен әйтергә кыймады. Шундый йомшак, шундый ипле Хәтимә ничек кычкыра алсын? Капка аша мышык-мышык елаганы гына ишетелеп торды. Ләкин авызыннан бер сүз дә чыкмады. Нургали капка турысындагы киртәдән дә сикереп менмәкче иде, ничә еллар бөерендә йөрткән ташын кузгатып, каз бибиләре чирәм чеметеп йөргән җиргә сырты белән кадалды. Хәзер менә турая алмыйча, биленә шәл бәйләп йөри. Алдашуы да Шәфи тагын алмага җибәрмәсен өчен иде. Сызлаган бил белән тездән пычрак ерып сигез чакрым уз әле! Кайтыр юлда чак кына йөрәге тотып егылмады. Яшь вакыт түгел, үзе чапсын хатыны артыннан. Капиталистлар өчен җан бирәсе юк.

    Шәфи аңа ышанмады.

    — Арттырасың, — диде ул, үз ялганыннан куркып бөрешеп калган тән сакчысына. — Хәтимәдән андый сүз чыкмас!

    —Соң, булмаганны сөйләмим инде, — Нургали карт, хуҗасын ышандырыр өчен, мескен генә итеп карап куйды.

    Шикле бәндәләр күренмимме дип, көчә тураеп, обрезын аркасына салган хәлдә каралты-кура тирәсен әйләнеп кергәч, тән сакчысы ухылдый-уфылдый караватка сузылып ятты. Эче поша иде аның.

    —Әллә Хәтимә дөрес әйтә микән? Юкка акча таратып ялгышмыйбызмы без?

    Очына түгәрәк резина кисәге кадакланган таяк белән чебеннәрне үтереп йөргән Шәфи кул гына селтәде.

    — Син дә хатын сүзен сөйләп тормале! Закладка ике миллионлык намус ала алсак, киләсе елны Иблис безгә дүрт миллион тоттырачак.

    — Без закладка җыйган һава белән нәрсә эшләргә уйлый икән ул?

    —Һава? Нинди һава?

    — Соң, һава булмыйча нәрсә булсын инде? Намусны тотып карап та, ашап та булмый. Рәхәтләнә инде хәерчеләр... Ышанмыйм мин Иблискә. Аннары теге дөньяга барып җавап тотасы да бар бит әле.

    — Иртәгесе өчен ишәк кайгырган. Җирдә яшәп калырга кирәк, аннары күз күрер. Бу илдә шайтанга ярарга тырышучылар бер без генә мени?

    — Теге дөньяда казанда кайнап ятасы килми бит... Хәер, акча түләсәләр, кемгә хезмәт итсәң дә барыбер түгелмени? Гайдарның оныгы, әнә, әби-бабайларның үлемтеккә җыйган акчаларын да тартып алды. Намусымны җуйдым, дип бер дә балавыз сыгып ятмый, телевизордан көн дә яңа программалар белән чыга. Карале, әллә миңа да намусымны закладка калдырырга микән? Акчаны таратып бетергәч, тагын сохари кимереп утырырбызмы?

    — Сиңа ярамый.

    — Ничек инде ярамый?

    — Намусы булмаган тән сакчысына ничек ышанырга кирәк?

    Нургали карт, күз кырые белән генә чумадан яткан сандык ягына күз салып, төкереген йотты. Әллә нинди тәмле әйберләр сатып алыр иде ул бу акчага. Ә бу капиталист хәлвә белән чәйдән, прәннектән ары берни дә алмый. Шушы минутта ук авылдап чыгып качар иде. Очар иде берәр тарафка самолетка утырып. Беткән мени кеше яшәми торган диңгез-утраулар? Яшәр иде шунда бөкре хатыны һәм тиле оныгы белән рәхәтләнеп. Диңгезне дә телевизордан гына күрә ич ул. Ә бу тиле тагын хәерче калачак. Дүрт миллион, имеш. Һавадагы торнага ышансаң... Баш түбәсенә менеп төшкәч, саташа башлагандыр.

    ... Икенче көнне тән сакчысын җир йоткандай булды. Баксаң, ул төнлә ишеген дә бикләргә онытып, хатыны һәм оныгы белән авылдан чыгып качкан икән. Сандыктагы ике миллион долларның бер миллионыннан җилләр искән. Дөрес, язу язып калдырган, аңа скрепка белән квитанция корешогын беркеткән.

    Кадерле Шәфи Илмасович!

    Талап качты дип уйлап калма. Намусымны закладка калдырырга минем дә хокукым бар. Гомерем буе намусым чиста булды, берәүне дә рәнҗетмәдем, аракы эчмәдем, кеше әйберсенә кагылмадым. Кырык биш елдан артык сиксән тәңкәгә намус белән клуб мөдире булып эшләп, юньле-рәтле кием кимәдем, тамагым да туймады. Шуңа күрә мин үземә бик кыйммәткә төшкән намусымны арзан бәягә тапшыра алмыйм. Бер миллион хәзер синең өчен әлләни зур акча түгел. Әйтүең хак булса, киләсе елны син тагын дүрт миллион доллар отачаксың. Рәнҗеп, гаеп итеп кала күрмә.


    Сәламәтлек һәм бәхет теләп: «Әртист» Нургали.


    Ул килешкә, күрше-күлән Нургалинең аклы-каралы телевизорын, Сталин заманыннан калган радиоалгычын, савыт-сабасын, урындыкларын һәм тагын әллә нәрсәләрен ташып бетергән иде. Шәфине күрүгә, өйдә калган соңгы борынгы сандыкны өстерәп чыгып килгән ике яшүсмер үкчә ялтыратты. Элегрәк берәү дә санга сукмый иде аны, хәзер хәтта куркалар кебек. Чөнки акчасы күп! Ә акчалы кеше бөтен нәрсәгә хуҗа.

    Шәфи кайтырга чыккач, юлда очраучылар аны урап узарга тырышты. «Мичкә» Шәмсия әнә, бер сыер түшкәсе кебек авыр булса да, капкасы бикле булгач, киртә аша теге якка сеңде. Капка төбендә утырган карт-корысы да, күрмәмешкә салышып, йөзен читкә бора. Кинәт баеп киткән кешене яратмыйлар авылда.

    Артта коедан су алып кайтып килүче ике хатын пышылдаша:

    — Йөри бит әллә кем булып. Хатынын куып чыгарган диләр. Әллә Казанда, әллә Мәскәүдә яшәүче бер зур начальник кызын алырга җыена, ди.

    — Аңа тагын. Каклаган каз кебек кибеп беткән ич инде.

    — Акча дигәндә, шайтанга да кияүгә чыгалар хәзер. Карамадың мәллә телевизорны, туксан яшьлек бер миллионерның унҗиде яшьлек кызга өйләнеп маташканын күрсәткәннәр иде.

    —Иман калмады хәзер адәм баласында.

    —Кара син аның тәккәбер йөрешләрен! Нинди зур начальник икән дип уйларсың. Акчасы булса да, хәерче киемнән үзе. Акча күп булган саен, кеше җадныйлана башлый дигәннәре дөрес икән.

    — «Әртист» Нургалинең котын ничек алга-ан! Төнлә такси чакыртып, хатыны һәм оныгы белән чыгып сызган ди. Ә Хәтимәне ни эшләткән? Үтереп базга салмакчы булган икән. Тегесе, вакытында сизеп алып, тәрәзәдән чыгып качкан.

    — Акча котырта кешене. Кесәң калын булгач, чатан хатын күзгә төртеп тора башлый шул.

    Шәфи бик кәефсезләнеп кайтты. Тик ятып акылдан язасы килмичә, сарык абзарын чистартты, ишегалдын себерде. Шулай буталып йөри торгач, капкада элекке парторг Әнәс карт күренде.

    Күрештеләр. Хәл-әхвәл белешүгә, карт читләтеп кенә сүз башлады:

    — Мылтыклы кешең кая китте?

    — Нинди мылтыклы кеше ул?

    — Шәфи Нургали картны тән сакчысы итеп алган дип бөтен авыл шаулый. Мылтык асып капка төбендә басып торганын күргәннәр. Бүген тагын бер хәбәр ишетәм: имеш, төнлә Нургали карт гаиләсе белән авылдан чыгып сызган. Өенә такси чакырткан, ди. Сыеры белән сарыклары көне буе урамда йөри, ач тавыклары бөтен бәрәңге бакчасын тырмап-актарып бетергән. Кертеп яптым инде әлегә. Бер-бер нәрсә эшләп ташламагандыр ич?

    — Белмим мин аның кая киткәнен, — Нургалинең исемен дә ишетәсе килми иде Шәфинең.

    Тынлык урнашты.

    — Шундый хәлләр, —диде кунак, тамак кырып. — Без монда син югында халык белән әмәл-такыл иттек тә, Шәфи энем, «Яңарыш» авыл хуҗалыгы кооперативы оештырырга булдык. Нургалинең сыеры белән сарыгын экспроприацияләргә рөхсәт итсәң, сыерлы һәм сарыклы да булырбыз, Алла боерса. Район үзәгеннән килгән бер түрәгә, үлсәк үләбез, әмма килмешәкләргә җирне бирмибез, дидек. Пай җирләрен дә тартып алырга маташалар. Ике бәндә, атна буе йорттан йортка кереп, ниндидер кәгазьгә кул куйдырып йөрде. Ниндидер дип, пай җирләрен арендага алу турындагы килешү кәгазе инде ул. Имеш, алган уңышка карап, халыкка дивидент түләячәкләр. Беләбез без ул капиталистларны. Ике-өч ел элек күрше хуҗалыкта да шулай кыланганнар иде, сукыр бер тиен дә биргәннәре юк. Ә нәфес дигәннәре һаман үсә. Инде зәңгәр күлне таш койма белән әйләндереп алганнар дип ишеттем. Казанда яшәүче бер зур түрә кәттиҗ салырга җыена икән. Озакламый Күке урманынан да колак кагачакбыз. Анда да дачалар булачак. Бөтен халык белән күтәрелсәк, җиңә алмаслар алуын. Моның өчен безгә кооперативны аякка бастыру кирәк. Халык, Шәфи акча белән булышса, аны кооператив рәисе итеп куяр идек, ди. Тернәкләнеп китү кирәк, аннары сине үзебезнең округтан депутат итеп сайларга да күп сорамабыз. Телевизордан йоклап утырган депутатларны күреп йөрәк әрни. Безнең район хуҗасы әнә узган сессиядә генә шәрә хатыннар рәсеме төшерелгән газета укып утыра иде. Андый кеше җир кешесе турында уйлыймыни?

    Картны тыңлап бетергәннән соң, Шәфи битараф кына әйтеп салды:

    —Юк эш белән маташасыз, Әнәс абый. Җир эшкәртеп кемнең рәхәт күргәне бар?

    — Ачка да үлмәдек бит, —диде парторг, елмайгандай итеп. — Сугыш вакытында бәрәңге кәлҗемәсе ашап булса да исән калдык.

    Шактый озак сөйләштеләр. Шәфинең булачак кооперативка бер тиен дә акча бирмәячәген аңлагач, Әнәс карт:»Хәерче баемасын, исерек айнымасын икән!» —дип үзалдына мыгырдап китеп бара башлаган иде, капкага ябыштырылган игъланга хәзер генә күзе төшеп, сорап куйды:

    —Ломбард ачмакчы буласың, значит? Аның нәрсә икәнен беләм кебек үзе. Закладка намус кабул ителә дигәне генә аңлашылып җитми.

    —Нәрсәсе аңлашылмасын аның? Закладка намус кабул ителә дигәнне турыдан-туры аңларга гына кирәк.

    — Намусны закладка калдырып буламыни?

    — Закладка калдырып кына түгел, сатып та була, Әнәс абый.

    — Мин сине җитди кеше дип уйлаган идем, — диде карт, көрсенеп. — Һаман да акыл кермәгән икән үзеңә. Ярый, кылан инде шунда.

    Аннары үзенчә уйлап куйды: « Әллә тилегә салынамы? Нургалине дә хатыны һәм оныгы белән җыештырып куйган булмагае. Ниемә дип төнлә чыгып качарга тиеш әле ул? Утсыз төтен булмас, участковыйга хәбәр салырга кирәк.»

    ... Шушы сөйләшүдән соң тагын өч көн узып китте. Халык ломбардка килергә уйламый да. Берәүләре моны үзенә күрә бер шаярту дип кабул итсә, икенчеләре ычкыну галәмәте дип уйлады. Башы ярылган бәндәдән нәрсә көтәсең, янәсе, сәламәт вакытта да акылга таманрак иде бит. «Яңа гасыр» телевидениесе кызык шоу оештыра, ломбардка алыш-биреш итәргә килгән кешеләрне яшерен камера белән төшерәчәкләр икән, кебек имеш-мимешләр дә таралып өлгерде. Кыскасы, кемдер ачуланды, кемдер көлде, кемдер бу хәлгә бөтенләй дә битарафлык күрсәтте.

    ... Ниһаять, көннәрдән бер көнне Шәфигә тәрәзә шакыдылар. Йокысызлыктан интеккән хуҗа, Нургали карттан калган обрезны мендәр астыннан чыгарып, пәрдә кырыеннан гына урамга күз салды.

    — Кем бар анда?

    — Монда закладка намус кабул итәләр дип ишеткән идем, — Исерек Галиулла икән. Иске фураҗкасын батырып кигән килеш, сары тешләрен ырҗайтып көлеп тора. — Мин бу, Шәфи туган. Бу кадәр юморист икәнеңне белмәгән идем, малай.

    — Нәрсә кирәк? Йомышыңны әйт!

    — Кара, кара, ничек сөйләшә! Капиталист булдым дигәч тә... Син нәрсә, сабантуйда минем кебек апарада шампан эзләп йөзеп йөргәнеңне оныттыңмы?

    — Җә, җә, телеңә салынма. Нинди йомыш белән килдең дим?

    — Намусымны закладка калдырырга килдем әле менә, — Галиулла, кулларын җәеп, җырлый-җырлый биергә тотынды.


    Җан авырта, баш авырта,
    Хәлләремне белмисез.
    Нигә икән яннарыма
    Шешә белән килмисез?

    —Ломбард сигездә генә ачыла.

    — Кирәк иде миңа синең ломбардың!.. Шинкар Наиләгә барып килдем, троярның бәясен күтәргән, кабахәт. Элек унбиш сум ала иде, хәзер утызны сорый. Әҗәткә унбиш сум биреп торале?

    Шәфи, тәрәзәне ачып, кәгазь белән авторучка сузды.

    — Әҗәткә бирмим. Рөхсәт юк. Менә бу кәгазьгә, йөз долларга намусымны ломбардта закладка калдырам, дип яз. Залог срогы бер ай.

    — Йөз?.. Мин бит унбишне генә сорадым... — Шәфинең юмартлыгына шаккаткан Галиулла читкә карап кына көлеп куйды. —Ха-ха-ха! Акчасын җилгә тарата. Ярый, йөз булсын. Бир кәгазеңне! Тик кара аны, тиз генә кайтара алмам.

    — Анысын үзең карарсың иде, кайтармасаң да була.

    Галиулла, эчендәге кытыгына чыдый алмыйча, тагын көлә башлады.

    — Ычкынган, валлаһи ычкынган!

    Шәфи йөз долларны тоттыруга, исерек, акчаны кире алмагайлары дип, абына-сөртенә югары очка йөгерде.

    Шинкар Наиләдән трояр алып баш төзәткәч, Галиулла көне буе долларларын селкеп, авыл буйлап мактанып йөрде. Исереккә ышануы кыен булса да, хәерчелек үзенекен итә — аңа юлында очраган ирләр, хатыннар, артыннан иярә-иярә, кат-кат сораштыруын белә:

    — Закладка нәрсә калдырдың?

    — Нәрсәне булсын, намусны инде. Ха-ха-ха!

    — Шыттырасың, тиле бәрән орлыгы ашаган нәрсә! Намусны ничек закладка калдырып булсын ди?

    — Ышанмасагыз, үзегез барып карагыз.

    — Күпме бирә?

    — Күпме теләсәң, шуның кадәр. Ә мин, ахмак, йөз долларга биреп калдырдым.

    —Соң, акчаңны кире кайтаргач, тагын калдырырсың әле.

    —Хәзер, кайтарам менә, көтеп торыгыз! — Галиулла башта үзенекен чыгарып күрсәтергә теләде, ләкин сәдәфен чишә алмыйча азаплангач, кәҗә тоягын күрсәтү белән генә канәгатьләнергә итте. — Менә аңа!

    Галиулланың җирәнгеч кыланмышыннан гарык булган карт-коры, җиргә төкереп, белгәннәрен укый-укый, Шәфи ломбардына ашыкты. Бушлай акча тараталар икән, нигә аны барып алмаска? Тотып карап булмаган нәрсәне закладка калдырып булмаган кебек, намусны да закладка калдырып булмый янәсе. Аннары аны закладка калдырганыңны кем белә дә, кем күрә? Ә Аллаһы бу гамәлне бер шаяру дип кенә кабул итәр.

    Галиулла артыннан бала-чага да иярә.

    —Безгә дә закладка калдырырга ярыймы?

    Исерек исерек булса да, сары мыегын тырпайтып, җитди генә әйтеп куя:

    —Сезгә ярамый әле.

    —Нигә ярамый?

    —Чөнки башыгыз яшь. Намуссыз булсагыз, берәү дә яратмас.





        (дәвамы)
    Заһид Мәхмүди
    фантастический рассказ на татарском языке.
  • Заһид Мәхмүди:
  • Ак болыт (повесть)
  • Серле кунак (повесть)
  • Белмим (повесть)
  • Сары каеш – сары сагыш (повесть)
  • Мәхмүдиләр
  • Юморескалар
  • Фәлсәфә дәфтәреннән
  • Имтихан (фантастик хикәя)
  • Эзләмә (фантастик хикәя)
  • Җен тыкырыгы (фантастик хикәя)
  • Соңгы очрашу (фантастик хикәя)
  • Тәмуг чәчәге (фантастик хикәя)
  • Ахырзаман шаукымы (фантастик хикәя)
  • Мунча (фантастик хикәя)
  • Җансызларга - җан (фантастик хикәя)
  • Югалган ачыш (фантастик хикәя)
  • Айваз — Болгар улы (фантастик хикәя)
  • Ул җирне сагынган иде (фантастик хикәя)
  • Табип Бәйтулла (фантастик хикәя)
  • Профессор Мияугөл (фантастик хикәя)
  • Йолдызларга — йодрык (фантастик хикәя)
  • Җиңелү (фантастик хикәя)
  • Әхлаклылар каласы (фантастик хикәя)
  • Серле кеше (фантастик хикәя)
  • Шомлы гасыр (фантастик хикәя)
  • Яхшыга юрыйк, Мингол (фантастик хикәя)
  • Соңгы роман (фантастик хикәя)
  • Әче балан (повесть)
  • Елак агач (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх