• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Заһид Мәхмүди

    Тәмуг чәчәге

    (фантастик хикәя)

    Төн уртасы иде. Кемнеңдер үҗәт күз карашын тоеп, куркып уянып киттем. Ни күзем белән күрим, аяк очымда тәлинкә кадәр күзләрен елтыратып, йонлач бер җан иясе утыра. Тәрәзәдән төшкән зәңгәрсу ай яктысында аның шадра бите аеруча шыксыз булып күренә иде.

    — Таныдыңмы, Хикмәт? — диде ул, кылыч тешләрен ыржайтып.— Иблис булам мин.

    Тамагыма төер килеп тыгылды. Гаип кунакның юньлелек белән йөрмәгәне көн кебек ачык. Кара төндә кеше өенә йә таларга, йә үтерергә генә керәләр. Җебеп төшмәдем, аның беренче әтәч кычкыруга ук юкка чыгачагына өмет итеп, хәйләгә керештем.

    — Алай икән... Юлда бик йончыгансыңдыр, чәй куеп алыйм булмаса.

    Иблис, хәйләмне сизгәндәй, стена сәгатенә күз салды да коры гына әйтеп куйды:

    — Таң атарга күп калмаган инде. Чәйне Ходай бакчасында эчәрбез, энекәш. Тәһарәтеңне ал да...

    «Үтерергә килгән, ләгыйнь»,— дип уйладым мин, көл төсенә кереп. Аннары, аның йонлач кулларын үбә-үбә ялвара башладым:

    — Мәрхәмәтле бул, харап итмә, алтынга күмәрмен үзеңне, и кодрәтле вә гыйззәтле Иблис әфәнде!

    — Алтын минем үземдә дә җитәрлек,— диде Иблис, вәкарь белән.— Нигә шулай бик курыктың? Синең ишеләргә хәзер барыбер якты көн күрсәтмиләр бу вафасыз дөньяда. Көн дә тикшерү, көн дә ревизия, ачуым килмәгәе. Кайчан койрыкка китереп басарлар икән дип, төннәр буе юрган астында калтырап ятканчы, Ходай бакчасында типтереп яшәүгә ни җитә? Ә безгә синең ише төзүче-инженерлар муеннан кирәк.

    Озак котыртты Иблис. Башта аяк терәп каршы торсам' да, хур кызлары, затлы исерткеч эчемлекләр белән вәсвәсәли башлагач, үзем дә сизмәстән, муенына менеп атландым. Җир хатыннары белән җитәрлек типтердем индеянәсе, оҗмах кызларын да татып карарга кирәк, аларга, синең белән урманга барып кайткан өчен, затлы алка-муенсалар, балдаклар, чүпрәк-чапраклар да аласы юк. Җаның теләгәнне сайла — барысы да бушка! Кемгә тигән мондый бәхет?

    — Әйдә, очтык алайса!—дим.— Ләүхелмәхфузыңа шулай дип язылган булгач, каршы килүдән ни файда?

    Вәсвәсәче очарга ашыкмады.

    — Миңа синең җаның гына кирәк, Хикмәт,— диде ул.— Агуың бармы?

    — Юк.

    — Ярый, мин сине кисмәктә дә тончыктыра алам. Әйдә, аракы эчик тә тизрәк эшкә керешик!

    Маңгаема салкын тир бәреп чыкты. Кемнең кисмәктә' тончыгып үләсе килсен ди?! Әмма, нишләмәк кирәк, ризалык инде бирелгән.

    — Аракысыз гына булмыймыни? — дим, күңелем сыкрап.

    — Аек башлай кеше үтереп булмый бит, туган.— Иблис уйчан кыяфәттә йонлач колак артын кашып куйды.— Әйдә, чыгар аракыңны!

    Суыткычтан бер шешә урыс әчесен чыгарып, өстәлгә-куйдым. Мәңгелек рәхәт тормыш вәгъдә иткәч, анысы гына жәл түгел, янәсе.

    Иблиснең йөзенә нур керде. Ул әйтте:

    — Ашыгыйк. Ике сәгатьтән әтәчләр кычкыра башлаячак.

    Эчә торгач, Иблис гармун сузып җибәрде. Иллә дә моңлы уйный икән, чукынчык. Күңелем тулып, күз яшьләремне сыга-сыга җырлый башладым:

    Безнең ындырның артында Кыр казлары тезелгән. Без еламый кем еласын. Безнең өмет өзелгән.

    — Их, тончыктырасы да килми башлады үзеңне,— диде Иблис.— Син бит бөтен ягың белән дә миңа охшагансың. Ходай әмере булмаса...

    Мин, хисләнеп китеп, аның йонлач битен үптем.

    — И Иблис, синең өчен башны кисмәккә генә түгел„ тәмуг миченә дә тыгарга риза мин.

    — Рәхмәт, бик рәхмәт, сине гарешкә ашырганда куллар калтырамас инде болай булгач,— диде җәһәннәм сарыгы, күзеннән сарымсак суы сыгып. Аннары, гармунын читкә куел, өстәлдә яткан пычакны сузды.— Әллә суеласың гынамы? Кул бармый, валлаһи, кул бармый менә!

    Ачуым чыгып, шартлатып әйтеп салдым:

    — Син мине тавык дип белдең мәллә? Кәҗә тоягы күрсәтсәм, ни диярсең, ә?!

    Үтерүче бер мәлгә югалып калды һәм, йон уңаена сыпырып, астан ут йөртә башлады:

    — Ишегалдына чыгып көйрәтик тә хушлашыйк булмаса. Чорт с ним, яшә, Хикмәт туган!

    — Тамбов бүресе туган сиңа, вәт! — дип ысылдадым мин, һаман кыза барып.— Кунак булсаң, тыйнак булырга кирәк, лышпырдык борын!

    Бу сүзне мин телгә башка төрле мыскыллау сүзе килмәгәнгә әйтмәдем. Аның борыны, чыннан да, бозау борыныдай, юпь-юеш иде. Күңелендә гарасат купса да, Иблис үзен гаҗәеп тыныч тотты — Гали кылычыдай үткен тешләре генә чак кына ишетелерлек итеп шакырдап куйды.

    Ава-түнә ишегалдына чыктык. Күк йөзе шактый яктырган. Күпмедер вакыт бер кәлимә сүз дә сөйләшмичә тәмәке көйрәттек. Ниһаять, Иблис төпчеген җиргә салып таптады да башын сулы кисмәккә тыгып алды.

    — У-ух, шәп булды бу! — диде ул судан чыккан эт кебек кагынып һәм миңа эндәште.— Нәрсә моңаеп утырасың, сиңа да башыңны юешләп алудан зыян итмәс!

    Мин чирканып кына макмырдан чатнаган башымны кисмәккә тыктым. Шуны гына көткән тәмуг мәчесе, келәшчә кебек куллары белән ике аягымнан эләктереп, мине кисмәккә томырды. «Алдады йон тубалы! — мәйтәм, тыпырчынып.— Инде хәзер «вә иләйһи торҗагун» дисәң дә була.

    Рухым гәүдәмнән аерылгач, Иблис мине муенына атландырып күккә ашты. Изге китапта асман җиде катлы итеп сурәтләнсә дә, мөгаен бик кызу очкангадыр, мин һичбер нәрсә күрә алмадым.


    II

    Шул ук көнне мин Тәңре хозурына килеп бастым. Укучым мине гафу итәр, аның илаһи матурлыгын һәм бөеклеген каләм белән генә сурәтләп булмаганлыктан, мин безнең арада булган сөйләшүне бәян итү белән чикләнәм.

    — Исәнме, минем юлдан язган бичара колым!—диде ул, моңсу тавыш белән.— Гамәл дәфтәреңне вәземләп карап чыктым. Якты дөньяда баш киткеч гөнаһлы эшләр кылгансың икән. Хөкем карарын тормышка ашыруны мин бераз кичектерергә булдым. Чөнки бу гөнаһларда син яшәгән җәмгыятьнең дә гаебе зур. Шуны исәпкә алып, язмышыңны бераз җиңеләйтер өчен, сиңа үзеңнең нинди дә булса эшкә яраклы булуыңны күрсәтергә бер мөмкинлек бирәм. Әйтик, син элекке төзелеш тресты директоры буларак, җәннәтне яңарту эшләрен җитәкли алыр идең. Әлеге эшне башкарып чыга алсаң, хәлеңне бераз җиңеләйтергә тырышырмын.

    «Бер шешә урыс әчесе бәреп кенә оҗмахка эләгеп булмый икән шул,— дип уйладым мин, көрсенеп.— Иблис сүзенә ышанып йөргәч шулай була инде ул. Чеби абзары гына төзергә кушмый лабаса. Алынуын алынырсың да, барып чыкмаса ни эшләрсең? Аннан-моннан гына өеп куйган биналарны монда якты дөньядагы кебек банкетлар оештырып кына файдалануга тапшырып булмас. Беткән баш беткән, мәйтәм, тотарга да дөресен әйтергә кирәк».

    Икеләнә торгач, гамь чигеп, тотлыгып кына җавап бирдем:

    — И Раббем, мин бит институтка танышлык белән генә кердем. Дипломны да танышлык белән генә алдым. Булдыра алмам мин бу эшне.

    Җиһан хуҗасының нурлы чырае кара көйде.

    — Вәт тибә раз, Ибрай таз! — диде ул.— Шундый аңгыра булгач, төзелеш трестын ничек җитәкләдең соң син, вәкыф козгыны?!

    И хурландым инде шушы сүзләрдән. Начар эшләгәне өчен гомере буе партия һәм хөкүмәт тарафыннан иркәләнеп, орден-медальләр белән бүләкләнеп яшәгән минем кебек адәм заты өчен бу Хиросимада шартлаган атом бомбасыннан да болайрак иде.

    — Минем өчен урынбасарларым эшләде, Ходаем,— дидем, күзләремнән яшь чыгарып.

    Ходай исе китеп сорау алуын дәвам итте:

    — Хет нәрсә дә булса эшләгәнсеңдер ич инде, солсыз сорнай?! Егерме ел тик утырып булмый ләбаса!

    — Әлбәттә, эшләдем. Әйтик, көннәр буе озын-озын нотыклар тотарга, тантаналы утырышлар, банкетлар үткәрергә бик һәвәс идем.

    Тәңре башын чайкый-чайкый селектор төймәсенә басты һәм шундук минем язмышымны да хәл итеп куйды:

    — Иблис, минем янга ике гыйфритне җибәр!

    «Их!» дигәнче, бүлмәдә яңа гына мөгезләре төртеп чыккан ике гыйфрит баласы пәйда булды. Тышкы кыяфәтләре белән алар кәҗә бәтиләрен хәтерләтәләр иде.

    — Кем җибәрде сезне монда? — диде җиһан хуҗасы, гаҗәпләнеп.— Миңа бишектән генә төшкән мәми авызлар кирәк түгел.

    Гыйфритләр мөҗем затлар булып чыкмадылар. Алар икесе дә мөталәгасе чыккан сәләтле шәкертләр иде. Мөкиббән китеп тәңренең аякларын үпкәч, гыйфритләр чалт итеп җавап бирделәр:

    — И кодрәтле вә гыйззәтле Тәңребез, олы гыйфритләр мәрхүмнәр белән кети-кети уйнап калдылар. Шунлыктан Иблис әфәнде безне укудан аерып, сезнең карамакка тапшыруны мәгъкуль күрде.

    Алла әйтте:

    — Тәмугка кире кайтып җитә алырсызмы соң?

    — Хафаланмагыз, без тәмуграфия гыйлемен бишле билгесенә үзләштердек,— дип җавап бирделәр гыйфритләр бертавыштан.

    Ходай, канәгать калып, бармагы белән миңа төртеп күрсәтте:

    — Алайса хәзер үк менә бу бозык бәндәне алып китегез!

    Гыйфритләр чытырдатып ике колагымнан эләктерделәр дә, мине җан-фәрманга очыртып алып киттеләр. Колакларда җил генә сызгырып тора. Алар шундый зур тизлек белән очтылар ки, хәтта мин күкнең җиденче катыннан җиде кат җир астына ничек төшеп китүебезне дә абайламыйча калдым.

    Тәмугта пәйда булгач, каршымдагы коточкыч тамашаны күреп, күзләрем шакмакланды. Тәмуг дигәннәре тач шәһәр мунчасы инде менә! Ут булып янган кып-кызыл күзле гыйфритләр барысы да миңа текәлделәр. Ул да булмады, арадан бер алпамша кадәрлесе мине мөгезе белән сөзеп ләүкәгә чөеп ыргытты. Кечкенә вакытта үгез сөзгәннән бирле мондый авыртуны тойганым юк иде әле минем.

    Чыелдап акырып җибәрдем:

    — Корсакны ярасың ич, мур кыргыры нәрсә! Бу бит издевательство, панимаешь, бу бит... Мин ООНга хәтле барып җитәчәкмен, мин...

    Гыйфрит минем лаф оруыма игътибар итмичә ләүкәгә менеп утырды, аннары, әллә нинди кыргый авазлар чыгарып, табан астымны кытыклый башлады. Башта бик ачуым килсә дә, соңыннан кытыгым килә башлагач, тәгәри-тәгәри көлергә тотындым. Шундый рәхәт, гомерем буе куркып яшәлгән, көлүнең нәрсә икәнен дә онытканмын ләбаса.

    Күпме вакыт узгандыр, хәтерләмим, ләкин гыйфрит тәмам хәлсезләнеп ләүкәгә сузылып яткач, ризасызлык белдереп чыелдап җибәрдем.

    — Нигә туктадың? Кытыкла, юкса Ходайга шикаять язачакмын!

    — Бераз хәл алыйм инде,— диде йонлач гәүдәсеннән әче тир исе аңкып торган гыйфрит, еш-еш сулап.— Ә син фани дөнья турында сөйли тор. Рәхәттер инде анда, ә?

    — Элек эшләмичә дә тамак туйдырырга була иде, ә хәзер эшләп тә тамак туйдырып булмый.

    Ул хәл җыеп яткан арада репродуктордан карт гыйфрит тавышы яңгырады.

    — Хикмәтне Иблис бүлмәсенә китерегез!

    — Нишләтмәкче булалар инде тагын,— мәйтәм, хафага төшеп.

    — Сине повышениегә бара дип сөйлиләр,— дип җавап бирде гыйфрит ярым пышылдап.— Якты дөньяда кылган бөтен этлекләреңне дә белгәч, Иблис, көнләшеп, ике атна урын өстендә авырып ятты.

    «Миндә шундый көндәш күргәч, хәлләр алай ук мөшкел түгел икән әле»,— дип уйладым куанып. Күбрәк сүз тартып чыгару өчен, ышанмаган кыяфәт ясап, гыйфриттән •янә сорап куйдым:

    — Каян белдең?

    — Гыйфритләр шулай дип гайбәт тегермәне тарттылар.

    — Яхшы сүзең өчен рәхмәт,— дидем, мәмнүн калып, һәм каршымда пәйда булган таныш гыйфрит балалары белән тәмугның беренче катына аштым. Бу юлы алар мине никтер затлы ефәк тукыма белән тышланган йомшак мендәргә утыртып алып киттеләр. Хөрмәт итә башлаганнар, димәк!


    III

    Иблиснең кәефе яхшы иде. Текемләп мине бер кат күздән кичергәч, ул йомшак кына тавыш белән болай диде:

    — Тәмугта ягулык бетү сәбәпле, гөнаһлы бәндәләрне кытыклап җәзаларга мәҗбүрбез. Мин ягулык эзләп сәфәргә чыгып китәм. Бераз гына адәм затларын юлдан яздыру белән дә шөгыльләнеп алырга исәп. Якты дөньяда сине Иблис дип йөрткәннәр. Шуңа күрә тәмуг директоры вазифаларын вакытлыча сиңа йөклим, Хикмәт. з

    Монда да үсеп була икән, дип башым күккә тиде. — Ышанычыгызны акларга тырышырмын, Иблис әфәнде! — дидем мин, аның аякларын үбеп.

    Шуннан соң минем өчен рәхәт вакытлар башланды, өннәр буе Иблис бүлмәсендә нечкә билле хур кызлары елән типтереп ятам. Ә ләббәйкә гыйфритләрем оҗмахтан мыштым гына әлүән нигъмәтләр, исертә торган затлы, чемлекләр ташып торалар.

    «Тәмуг чәчәге» дигән сәрхушләр җәмгыятен оештырач, тәмугыбыз фитрәт елларындагы җәннәткә охшап калды. Гыйфритләр белән төннәр буе акчага әхтәри ярабыз, мичкәсе белән хәмер чөмерәбез, тәмуг диварлары ишелерлек итеп, әче тавышлар чыгара-чыгара кыргый биюләр оештырабыз. Металлистларың, брейкерларың, чортларың бер якта торсын. Бу өлкәдә гыйфритләр безнең яшьләрне инде күптән уздырганнар.

    Ике атна чамасы вакыт узгач маңгаема ике мөгез үсеп чыкты, тәнне иләмсез йон басты, шәп кенә койрык та бар. Урта Азиядә таҗиклар белән үзбәкләр арасында суеш оештырып яткан Иблис телефоннан шалтыратып тәмугтагы хәлләр белән кызыксынган вакытта, гыйфриткә охшап калганлыгыма зарланган идем, син инде кеше түгел,, син — Иблис урынбасары, дип сүгеп ыргытты.

    Сират кичеп Фирдәвестә утыргандай кәеф-сафа корып яткан бер мәлдә, һич көтмәгәндә-уйламаганда, Иблис кайтып керде. Шухырда торган гыйфритләрне әйтер идем, биш йолдызлы коньяк эчеп исерешеп егылганнар. И котырды инде тәмуг сарыгы! Гыйфритләрне ботларыннан түшәмгә асып куйгач, ул мине йон урынына очырып йөртте дә, койрыгымнан урап алып, маңгаем белән таш диварга сылады. Ник үлгәнемә үкенеп куйдым хәтта. Аннары мөгезләремне суырып алды, койрыгымны чабып өзде, чәчтараш гыйфритләрне чакыртып, үтми торган совит лезвиясе белән акырта-бакырта гәүдәмдәге йонны кыркытты. Гыйфритләрем оҗмахтагы затлы җиләк-җимеш агачларын гарипләгәннәр, көмеш сулы күлләрдә йөзгән алтыв кошларны, үрдәкләрне ботарлаганнар. Әйтәм аны макмырдан тилмергән вакытЛарында алтын косып йөрделәр!

    Җәннәткә әверелгән тәмуг яңадан элекке хәленә кайтты. Тик бу юлы инде мәрхүмнәр белән бергә гыйфритләрнең диварларны тетрәтеп ыңгырашулары аңа тагын да гүзәлрәк төс бирә иде.


    IV

    ...Иртәгесен тәмуг сакчылары, муеныма ләгънәт камытын киертеп, мине Иблис бүлмәсенә китерделәр. Аның макмырдан шешенгән йөзендә тәмуг очкыннары чәчрәп тора иде. Күзләрендә моң барлыгы сизелә, мөгез төбе дә бераз йомшара башлаган кебек.

    — Җәннәттән урланган ун яшник аракыны кая яшердең? — ди бу, авызыннан аккан селәгәйне беләге белән сыпырып.— Бер генә шешәсен булса да бир әле. Якты дөньяда эчәкләрем кибеп бетә язды. Анда, малай, квас белән лимонадтан башка берни дә юк.

    Авызымны турсайтып ачу белән аның мыжысын куыра башладым:

    — Акылың котмы? Син миңа этлек эшлә, ә мин сиңа яхшылык кылыйммы?! Якты дөньядан алдап алып китүең дә җитеп торыр.

    Нәфес колының чырае караңгыланды. Аны намус борчый иде.

    — Миңа нөктә саклама, туган. Көнләшү галәмәте инде бу. Мин сине хәйран уважайть итәм. Тәмугта да кәкре кулларың тураймагач, син безнең бәндә инде. Ничә еллар тәмугта эшләп, минем оҗмахны талый алганым юк әле. Синең кебек дан казанган бозыклар миңа бугаздан кирәк. Бүгеннән'башлап минем урынбасарым булырсың.

    — Менә бусы өчен рәхмәт,—мәйтәм.— Болай булгач, мин сиңа ун яшник тә куярга риза.

    Оҗмах җимешләре белән авыз итеп бер шешәне тәхилләп куйдык. Нечкә күңелле Иблис, әллә хәмер тәэсиреннән, әллә инде чынлап, елый ук башлады.

    — И ахири, рәхәт булды дисең мәллә миңа сине теге вакытта тончыктыруы? Бертуган энемне үтергәндәй ике ай буе хәсрәттән кара көеп йөрдем. Бәхетле кеше син! Гарешкә ашуың булды, артыңнан милиция дә килеп җитте. Намусы борчыгандыр, шуңа дөмеккән ахры, дип сөйләнделәр.

    Иблис белән тәмам туганлашып беттек. Өченче шешәнең төбенә төшеп барганда, йонлач туганым өстәлгә йөзе белән капланып нәвам базарына китеп барды. Айныгач сүзеңдә торырсың микән, ә? Хәер, башың авыртмый калмас әле. Мине казанга салсалар, кем белән баш төзәтерсең соң син?


    V

    ...Иблис сүзендә торды: икенче көнне үк тәмугта җыештыручы булып эшләүче гыйфритне тунап, аның тиресен миңа кидерде. Бүлмәсен минем карамакка тапшырды. Хәзер инде аңа охшар өчен бер генә форсатны да ычкындырырга ярамый иде. Йонлач туганыма ярарга тырышып, аның диварларын якты дөньядагы иң танылган җинаятьчеләрнең, наркоманнарның, күтләкләрнең һәм фәхишә-ләрнең фоторәсемнәре белән бизәп чыктым. Әлбәттә, Иблиснең иң сәләтле шәкертләре Сталин һәм Берия кебек залимнәрнең фоторәсемнәрен дә ябыштырырга онытмадым.

    Беркөнне шулай тәмуг идәнен себереп йөрим. Ишектә* Иблис күренде. Чырае кояш кебек балкый үзенең.

    — Әзер бул, Хикмәт, иртәгә адәм затларын юлдан яздыру максаты белән якты дөньяга сәфәргә чыгабыз,— диде ул, аркамнан сөеп.

    — Сездә шундый сәфәрләр дә буламыни? — дим, күзләремне түгәрәкләндереп.

    Иблис шунда ук авызымны каплады. Кычкырып сөйләшкәнне ул һич тә яратмый.

    — Тс-с! Кычкырма, дивана! Моны бер без генә белергә тиешбез.

    Тәвәккәл эшкә алынуыбызны аңлап, елак тавыш белән мыгырдап куйдым:

    — Ә Ходай белсә ни дип әйтер?

    — Белмәс, анысы өчен борчылма.

    Мин, буйсынып, җилкәләремне сикерттем. Нишлисең бит, нәчәлниккә каршы килеп булмый. Юкса, катырак ачуын китерсәң, казанга салып куюы да бар.


    VI

    ...Иртәгесен без япь-яшь егетләр кыяфәтендә Казан каласының Бауман урамында пәйда булдык. Икебез дә көдрә Карачәчле, чем-кара күзле, төз гәүдәле, өстебездә ыспай гына костюм-чалбар, күлмәк-галстук, аягыбызда зур түрәләр кия торган импортный ботинка.

    Бетмәс-төкәнмәс кибетләр һәм киосклар тезелеп киткән таныш урамны, тыз-быз килеп чапкан машиналарны, тротуарлар буйлап арлы-бирле агылган бәхетле адәм затларын күрү минем башымны әйләндереп җибәрде, «йа раббем, нинди матур бу якты дөнья,— мәйтәм, еларга җитешеп.— Әгәр яңадан туарга мөмкин булса, мин гомерем-

    1f нең соңгы көненә кадәр менә шушындый шау-шулы урамнарда йөрер идем. йөрер идем дә йөрер идем рәхәтләнеп. Сокланып яшәр идем шушы матурлыкка».

    Иблис үткән-сүткән хатын-кызларның кояшта кызынган сыгылмалы матур аякларына карап көрсенеп куйды:

    — Ай-яй, нур өстенә нур, малай. Хур кызларың бер якта торсын. Бигрәк сөйкемле бу тере кызлар!

    Түземлегемне җуеп, җиңнәремне сызгана башладым. Нәфес уразасыннан соң тере кызларга бик каты дәрт кузгалган иде.

    — Кайсысын бозабыз? — дим, ниһаять, ләззәтле күзаллаулардан шаша башлаганымны тоеп.

    Иблис кулын җилкәмә куйды.

    — Ашыкма, бөтен бозыклык та аракыдан башлана. Иң башта безгә аракы табарга кирәк.

    Шәраб кибете янында бер-берсен таптап-изеп ишеккә ыргылган гавамны күргәч, без шаккаттык. Ахирием мәз бетеп тел шартлата-шартлата әйтте:

    — Үлеп яратам шундый мәхшәрне. Парижда булдым, Истамбулда булдым, ләкин мондый да сөйкемле тәртип-сезлекне күргәнем юк иде.

    Миндә якташларым өчен чиксез горурлык хисе уянды.

    — Үзгәртеп кору башланганнан бирле шундый хәл, Иблис әфәнде,— дигән булам.

    Тәмуг мәчесе аракы сатып алу турында уйламый иде, ахрысы. Ул мут елмаеп чираттан кысырыклап чыгарылган сакал-мыеклы сәрхушкә бармак изәде. Сәрхүш масаеп кына каршыбызга килеп басты да авызындагы чәйнәлеп беткән «Беломор» төпчеген Иблиснең аяк астына төкерде.

    — Нәрсә кирәк, кеша? — диде ул «лышт» итеп борынын тартып.

    Мондый мыскыллаудан соң аның ипи шүрлегенә менеп төшәргә кирәк булса да, вәсвәсәче ачуын йөзенә чыгармыйча тыныч кына сүз башлады:

    — Атың ничек, энекәш?

    — Паспорт буенча Мирвәли, ә дуслар Вася дип йөртәләр,— дип җавап бирде теге дәрәҗәле кыланып.— Ә син кем?

    — Минме? — Иблис башын кашыды.— Мин... мин Иннокентий булам.

    Моның яшерен эш йөртү йөзеннән эшләнгәнен мин бик яхшы аңладым. Чөнки инде болай да оча торган тәлинкәләр, фатирлар талау белән шөгыльләнүче, күренми торган кешеләр, бораулау скважинасы тарафыннан табылган серле җәһәннәм кебек искитмәле хорафатлар белән чуар яанып беткән газета-журнал битләрендә безгә дә урын табылуы ихтимал. Ә адәм затлары безнең Казанда кылган этлекләребез турында белә калсалар, бу иртәме-соңмы Ходай тарафларына да барып ирешергә мөмкин.

    Сәрхүш саргайган тешләрен ыржайтып бөеренә таянды:

    — Керәшен мәллә?

    — Нигә шулай дип уйлыйсың?

    — Соң, Иннокентий исемле булгач, керәшен булып чыгасың бит инде.

    — Ә-ә, син аны әйтәсеңмени? — Иннокентий елмаеп куйды.— Йе, чыкырдап торган керәшен егете булам мин, парин.

    — Сез, керәшеннәр, аерым бер җөмһүрият төзергә җыенасыз дип ишеткән идем. Дөресме ул, юкмы?

    Иннокентий сүзне икенчегә борырга ашыкты:

    — Кем белгән инде аны, апаем. Син менә минем сорауга җавап бир. Нигә син үз-үзеңне мәсхәрә иттерәсең!

    — Бу дөньяда мине мәсхәрә итә алырлык кеше юк, кеша,— диде Вася, теш арасыннан гына җиргә черт итеп төкереп.

    — Алайса нигә әнә теге бәндә сине чираттан кысырыклап чыгарды? — дип котыртты аны Иблис.— Бар, иманын укыт шуның!

    Иблис әмере үзенекен итте. Вася, сүгенә-сүгенә, гөжләп торган гавам өстенә ташланды. Бу минутта ул кайсы ягы беләндер Иблиснең үзен хәтерләтә иде.

    — Ах ты, чмо!—дип акырды ул, көтелмәгән һөҗүмнән тыҗыраеп калган корбанының ике колагына ябышып, һәм бар көченә аның борынын чәйни башлады. Вася аны шундый тәмле итеп чәйни иде ки, хәтта тамагы ача башлаган Иблис моңсу гына төкереген йотып куйды.

    Борынсыз калган әзмәвер, ике кулы белән йөзен каплап ыңгыраша-ыңгыраша, асфальтка тезләнде, ярдәм сорап бөтен урамга сөрән салды:

    — Карау-ул! Убиваю-ут!

    Аның акыруы һичкемгә тәэсир итмәде. Мондый хулиганлык күренешләренә казанлылар инде күптән күнектеләр. Борынсыз калу зур фаҗига түгел янәсе, монда башсыз калучылар да булгалый әле. Өч-дүрт ел элек ниндидер җанкисәрләр Америкадан килгән бер миллионерның алтын тешләрен суырырга иренеп, башын гына алып киткәннәр, ди. Шушы хәлдән соң бөтендөнья күләмендә Казан каласы җинаятьчелек буенча Лос-Анджелес шәһәреннән соң икенче урында булып санала.

    Аскы иреннәремне тешләп, бу эшнең нәрсә белән төгәлләнәчәген көтә башладым.

    Борынны лач итеп җиргә төкергәч, кан исеннән башы әйләнеп киткән Вася, кырмыска оясыдай гөжләгән чиратка йодырыкларын болгап гайрәт чәчә башлады:

    — Кто следующий? Подходи по одному! Ул да булмады, халык арасыннан берәүнең:

    — Чаво орешь, дур-рак! Счас как дам по башке! — дип янаганы ишетелде.

    Мәгълүм ки, дошманны җиңү өчен әллә ни зур көч кирәк түгел. Моның өчен нибары марксизм кануннарына буйсынып, беренче булып һөҗүм — иң яхшы оборона, димәк. Вася да шулай итте: тирән итеп сулыш алды да, сөзәргә җыенган үгез кебек, күзләрен акайтып, зур-зур адымнар белән бурзай бәндә каршысына килеп басты.

    — Ах ты, гад! — дип акырды ул, тешләрен ыржайтып, һәм эт кебек ырылдый-ырылдый, тегенең борынын чәйни башлады.

    Йодрык сугышы кызып киткән бер мәлдә, һич көтмә-гәндә-уйламаганда, чаттан выжылдап милиция машинасы килеп чыкты. Машинадан сикереп төшүгә, милиционерлар борын чәйнәү белән кирәгеннән артык мавыгып киткән Васяны гөрзиләр белән төя-төя дуңгыз баласыдай чыелдаган бичара бәндәдән араларга керештеләр.

    Иблис сокланып әйтте:

    — Нинди гүзәл хулиган безнең Васябыз! Прәме талант!

    — Ие,— дидем мин, килешеп. Аның батырлыгы чыннан да сокланырлык иде.

    Ниһаять, курку белмәс хулиганыбызны асфальтка сузып салдылар. Ләкин Вася күңелен төшермәде, һәм тәртип сакчыларын җыр белән җиңәргә булды:

    Сижу я за решеткой И думаю о том, Как рыжему мильтону Заехать кирпичей.

    Теленә Хәзер төкергән танышыбызны кулларына тимер беләзекләр кидереп алып киткәч, Иблис, үз эшеннән тирән канәгатьләнеп, минем колагыма пышылдады:

    — Эш эшләнде, Хикмәт, бер кешене төрмәгә тыктык, ике кешене борынсыз калдырдык. Шәп эшлибез бит, ә?

    Нәрсә генә димә, Васяның батырлыгында Иблиснең һич кенә дә катнашы юк иде. Тук торгынлык елларында үзенең кеше ашаучылары булган калада бер килограмм итнең бәһасе йөз унбиш сумга хәтле күтәрелгән чакта мондый каннибаллык күренешенә тап булу мине һич тә гаҗәпләндермәде.

    Канатланып киткән Иблис борын астыннан гына әфсен әйтте. Без, күз ачып йомганчы, кибет эчендә пәйда булдык. Монда аяк тыгарлык та урын юк иде: гавам шаулый, сүгенә, ыңгыраша, борынга күңел болгаткыч тир һәм макмыр исе килеп тыгыла. Суларлык һава булмаганлыктан, мин, чыраемны сытып, укшый башладым. Әмма бер-нишләр хәл юк: аракы кирәк! Ансыз Казан тарихында эз калырлык бозык эшләр майтару турындагы хыял тол әмәл генә булып калачак.

    Этешә-төртешә кибетче турысына килеп җиттек дигәндә, муенына тәре аскан бер гренадер, Иблиснең бугазына ябышып, акырып җибәрде:

    — Нигә чиратсыз керәсең, морда?! Үтерәм! Гыж-гыж килгән Иннокентий югалып калмады. Ут уйнап торган күзләрен акайтты да, тегенең башын икенче якка борып, шаркылдап көлә башлады. Ул һәрвакытта-гыча үз-үзеннән канәгать иде. Ләкин тантана итәргә иртәрәк булып чыкты: янда гына басып торган чалыш авызлы бер яшүсмер кастет белән аның ике күз арасына кундырды. Ул шуның кадәр каты сукты ки, хәтта йонлач туганым, күзләрен кылыйландырып, тавыш-тынсыз гына идәнгә тәгәрәде. Мине дә нәүмиз калдырмадылар: Иннокентийны күтәреп алам дигәндә генә, кемдер, «киа-а!» — дип акырып, касыгыма китереп типте. Беләләр шул, каһәре, кайсы җиргә тибәргә икәнен. Ике төймә бер җептә, ике тирәк бер төптә дигәндәй, ухылдап начальнигым өстенә аудым.

    — Китик,— дип ыңгырашты күзләре пәрәвезләнгән Иблис,— бозыклар болай да җитәрлек монда...




        (дәвамы)
    Заһид Мәхмүди
    фантастический рассказ на татарском языке.
  • Заһид Мәхмүди:
  • Ак болыт (повесть)
  • Серле кунак (повесть)
  • Белмим (повесть)
  • Сары каеш – сары сагыш (повесть)
  • Мәхмүдиләр
  • Юморескалар
  • Фәлсәфә дәфтәреннән
  • Имтихан (фантастик хикәя)
  • Эзләмә (фантастик хикәя)
  • Җен тыкырыгы (фантастик хикәя)
  • Соңгы очрашу (фантастик хикәя)
  • Тәмуг чәчәге (фантастик хикәя)
  • Ахырзаман шаукымы (фантастик хикәя)
  • Мунча (фантастик хикәя)
  • Җансызларга - җан (фантастик хикәя)
  • Югалган ачыш (фантастик хикәя)
  • Айваз — Болгар улы (фантастик хикәя)
  • Ул җирне сагынган иде (фантастик хикәя)
  • Табип Бәйтулла (фантастик хикәя)
  • Профессор Мияугөл (фантастик хикәя)
  • Йолдызларга — йодрык (фантастик хикәя)
  • Җиңелү (фантастик хикәя)
  • Әхлаклылар каласы (фантастик хикәя)
  • Серле кеше (фантастик хикәя)
  • Шомлы гасыр (фантастик хикәя)
  • Яхшыга юрыйк, Мингол (фантастик хикәя)
  • Соңгы роман (фантастик хикәя)
  • Әче балан (повесть)
  • Елак агач (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх