• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Заһид Мәхмүди

    Тәмуг чәчәге

    (фантастик хикәя)

    VII

    Кибеттән көч-хәл белән үрмәләп чыккач, китап нәшрияты каршындагы эскәмиягә килеп утырдык. Иблис, кан саркып торган ярасына кулъяулыгын куеп, зарлана башлады:

    — Минем никадәрле азаулы һөнәр иясе булып та халыкны шундый дәрәҗәгә җиткереп аздыра алганым юк. Нинди гүзәл кансызлык күрсәтәләр бит монда яшүсмерләр, көнләшеп үләрсең! Артта калганмын инде мин, бу калага безгә алдынгы тәҗрибә белән танышыр өчен генә килергә кирәк. Ходай боерса, тәмуг филиалы да ачыд җибәрербез әле Казанда.

    — Тәңренең «Амин» дигән сәгатенә туры килсен инде,— дим, авырткан муенымны уып. Ә күңелдә: «Бәлки, эш күрсәтә алсам, Иблис мине шул филиалның мөдире итеп тә билгеләр әле»,— дигән якты хыял уянды. Өметсез шайтан гына диләр ич.

    Зарланып туйгач, Иблис яныбыздан узып баручы сән-җереп беткән бер абзыйдан тәмәке сорады. Ул, иелгән башын күтәреп, теләр-теләмәс кенә пиджак кесәсеннән тәмәке чыгарды.

    — Бик кайгылы күренәсең, апаем. Кем син? Бер-бер-хәсрәтең юктыр ич? — диде Иблис, утлы сулышы белән тәмәке кабызып. Төтен никтер аның авызыннан түгел, ә колак тишекләреннән чыга иде.

    Абзый кеше, авызын бәлешләндереп, моң-зарын чәчә башлады:

    — Яшь язучы булам мин, энем. Китап нәшриятына кергән идем, кулъязмамны тагын бордылар. Инде кырык ел китап чыгара алмыйча интегәм.

    Иблиснең авызы ерылды.

    — Пүчтәк бит бу! Бир әле монда кулъязмаңны! Язучы шикләнеп сорап куйды:

    — Ә аны сезгә бирүдә ни файда?

    — Файдасы зур булачак, абзый, үкенмәссең.— Тәмуг мәчесе, печән ашаган бозау кебек, «һәфтияк» калынлыгындагы кулъязманы шундук чәйнәп йотты.

    Аның кыланышын күреп исе-акылы киткән язучының күзләре түп-түгәрәк булды.

    — Сез күз буучы мәллә? — дип сорады ул, гаҗәпләнеп.

    Иблис тамагы туйган кешедәй кикереп соры бинага күрсәтте:

    — Күз буучылар кайда утырадыр, ә мин эшне җиренә җиткереп эшләргә яратам. Әйт, тиражын күпме итәбез?

    — Нәрсә дидегез?

    — Ярар, бер мең җитеп торыр,— дигән була Иблис.— Кирәк булса яңадан сорарсың.

    — Нәрсәне?

    — Кәбестә белән кәлшәне,— Иблис чәрт итеп асфальтка төкерде.— Кәли мәли ләли...

    Менә берзаманны каршыбызда бер өем китап пәйда булды. Кеше ышанмаслык хәл иде бу! Күзләремне уып, аларның берсен кулыма алдым. Иманым кафир китсен, ул Казан китап нәшриятында чыккан басмага һич тә охшамаган иде. Үзе ап-ак затлы кәгазьдән эшләнгән, бизәлеше дә теләсә кемне таң калдырырлык. «Тукта, нигә дип яхшылык эшләргә булды әле ул аңа? Бозык эшләр майтарырга килдек бит якты дөньяга. Ярар, нәтиҗә чыгарырга ашыкмыйк. Монда нинди дә булса бер хәйлә булырга тиеш».

    — Әстәгъфирулла! — дим.— Мондый сәләтең барлыгын белмәгән идем, Иблис... э-э-э... Иннокентий.

    Начальнигым авызын чалшайтып кәттә генә җавап бирде:

    — Без дә юкәдән тегелмәгән, Хикмәт туган. Язучының хәле исә мөшкел иде.

    — Минем китапларым! — дип пышылдады да, мич кебек агарынып, мунча ташыдай кызган асфальтка сузылып ятты.

    Кабалана-кабалана аның изүен чиштем, һәм, күкрәгенә колагымны куеп, игътибар белән тыңлый башладым... йөрәк тибеше ишетелми иде.

    — Җан тәслим кылды,— дим. кайгырган кыяфәт ясап.— Үз китабының рәхәтен дә күрмичә китеп барды, бичара.

    Ә үзем шатланып уйлап куйдым: «Ну башлы да соң бу Иблис! Шатландырып та үтерә белә кешене!»

    Иблис бер сүз дә дәшмичә утлы тәмәкене кабып йотты да, кулына бер кап тәмәке төкереп, болай диде:

    — Инна лиллаһи вә инна илайһи раҗигун. Бу абзый бәхетле әле, кайбер язучылар үзләренең китапларын күрмичә дә үлеп китәләр. Китик, юкса безгә милициядә шаһит буларак аңлатма язып утырырга туры киләчәк.

    Яныбызга халык җыелганын күреп, без тиз генә үкчәләрне ялтыраттык. Юкса, Иблис әйтмешли, бөтен сәфәребез хөкем юлын таптап узачак.

    Шактый күп этлекләр эшләдек без ул көнне. Ленин бакчасы янындагы сыраханәдән чыгып килүче бер сәр-хүшне трамвай астына салдык, урамда кая барып бәрелергә белмичә дырадакланып йөргән унөч-ундүрт яшьлек өч кызны ун долларга СПИД белән авыручы Африка студентына сатып җибәрдек, алты яшүсмерне анаша белән сыйлап, шартлап баеган бер кооператорның квартирасын талап чыгарга котырттык.

    Ниһаять, көн кисәүләп калды. «Чулпан» рестораны яныннан узып барганда, без ишек янында таптанып басып торучы Гуля һәм Фая исемле иллә дә матур, Гөләндәм кызлар белән таныштык. Алар үзләренең университетта укулары турында әйттеләр. Бәхетеннән оҗмах кошыдай сайрый башлаган чәчертән Иблис исә мине дә, узен дә чәчәкләр белән сәүдә итүче әрмәннәр дип таныштырды. Моны ишеткәч, кытыклары качкан сары билетлар безнең белән җәһәннәмгә китәргә дә әзер икәнлекләрен белдерделәр. Хилаф эшне ресторанда утырудан башларга булдык.

    Өстәл бик мул иде. Күзләр майлангач, чәчбиләребезне тезләребезгә утыртып, колакларына назлы сүзләр пышылдарга, ялкынлы вәгъдәләр әйтергә тотындык. Матди булмаган хур кызлары, ирдәүкә гыйфрит хатыннарыннан соң тере кызлар белән кочаклашып утыру иллә дә рәхәт иде.

    Ләх булып исергәч, хәзинәдар Иблис үзенең муенына асылынган Фаяның күлмәк итәгенә алтын акчалар төкерә башлады. Ә тегесе аны һаман саен котыртып, бертуктаусыз башыннан сыйпый, суырып-суырып чупылдап үпкән була.

    Юк-бар кешеләр түгел икәнлегебезне аңлауга, барлык официантлар да, үзләренең клиентларын онытып, бәрелә-сугыла безнең өстәлгә хезмәт күрсәтә башладылар. Ресторанда утыручылар исә уклау йоткандай күзләрен шак-макландырып безне күзәтәләр.

    Гөнаһ шомлыгына каршы, көнчелеге кузгалган минем Гулям да аяк терәп алтын төкерүемне таләп итте. Бер төкердем, ике төкердем, ләкин төкерегем алтынга әверелмәде. Ахыр чиктә, ул да начальнигымның муенына сарылды.

    Беркавым вакыттан соң Иблис масаеп китеп музыкантларга учлап алтын акча ыргыта башлады. Ә алар, ярарга тырышып, дәртләнә-дәртләнә әрмән көйләрен сыздыралар. Эчәбез дә биибез, эчәбез дә биибез, агайне. Әрмәннәрдән һич тә ким биемибез икән. Ә менә татар бию көе яңгырагач, барыбыз да аптырап туктап калдык. Биеп кенә булмый бит, каһәре. Ресторанда утыручы башка кешеләр дә, татарча бии алмасларын аңлап, үз өстәлләренә юнәлделәр. Ә без, барысына да кул селтәп, татар көенә грузинча биергә тотындык.

    Шулай кәеф-сафа кора торгач, хәлдән таеп, икебез дә йокыга киткәнбез. Менә кемдер мине уятырга кереште:

    — Егет, уян, ресторан ябылды!

    Чатнаган башымны көч-хәл белән күтәреп, уятучы кешегә күз салдым. Официант кыз икән. Елмайган була тагын. Күрәм, ресторан буп-буш, өстәлләрне дә җыештырып бетерә язганнар. Ә кызлардан җилләр искән. Алданган лыгыбызны аңлап, бүрәнә тарттырып яткан начальнигымны җилтерәтә башладым:

    — Тор, Иннокентий, безгә китәргә вакыт! Иннокентий чытырдатып ботымнан эләктереп алды.

    — Мин сине алтынга күмәм, оҗмах җимешем! — ди бу, винегрет тәлинкәсеннән башын күтәрә алмыйча.— Аякларың иллә дә шәп синең!

    — Ач күзеңне, чучка! — дип кычкырам, аны тагын да катырак җилтерәтеп.— Мин Фая түгел. Алар безне талаганнар!

    — Нәрсә дидең? — Иннокентий сикереп торып йодрыгы белән өстәлгә сукты һәм чәчләрен йолкый-йолкый акыра башлады: — Каравыл, талаганнар!

    «Җимерә хәзер бу ресторанны,— дип уйлыйм, эчем пошып.— Тизрәк эзне суытырга кирәк».

    — Тынычлан, Иннокентий! — мәйтәм.— Еракка китә алмаслар, барыбер эзләп табарбыз. Син бит чемпион этләрдән дә болайрак исне сизәсең!

    Күзләрен кан баскан Иннокентий мине ишетерлек хәлдә түгел иде. Ул тәмам акылын җуеп, акыра-бакыра өстәлдәге тәлинкәләрне кыра башлады. Идәннәр генә селкенеп тора. Куркынган офиицанткалар, ыгы-зыгы килеп, колак пәрдәләрен ертырлык итеп, ачы тавыш беләН: «Ми-лиция-ә!» дип кычкыра башладылар. Тизрәк чыгып таймаган очракта рестораннан тимер беләзекләр белән чыгып китүебез дә ихтимал иде. Шуны уйлап, инде официантлар өстенә рюмкаларны томыра башлаган Иннокентийны ишеккә таба өстерәдем.


    VIII

    Урамда салкынча иде. Караңгы күктә кургаш болытлар йөзә. Асфальт юлны юешләп өлгергән энә күзедәй вак яңгыр биткә килеп сылана.

    Арттан милиция килмәгәнгә шатланып, ялт-йолт карана-карана, туры атлый алмаган Иннокентийны җир асты юлына алып төшеп киттем. Баскычтан төшеп барганда, ахирием, бер кулы белән муеныма асылынып, тешләрен шакырдатты.

    — Таладылар,— диде ул, елак тавыш чыгарып.— Алла боерса, «инна лиллаһй»ларын укытам әле мин аларга!

    Җир асты юлыннан чыккач, кая барырга да белмичә туктап калдык. Кайда йокларбыз икән, дип сорагач, Иннокентий каршыдагы тугыз катлы «Татарстан» кунакханәсенә ымлады.

    — Әфсен әйтәбез дә люкс-номерда пәйда булабыз,— диде ул, ике дә уйламыйча.— Тыңла: микула вәли мәли кәли...

    Хәтерен кәҗә ашаган исерек Иннокентийның буталуы аркасында без медицина айныткычында пәйда булдык.

    — Хәлләр кәкәй, Иннокентий,— дим, эскәмияләрдә утырган сәрхушләрне, аларны берәм-берәм камераларга озатып торучы милиционерларны күреп.— Әфсенеңне искә төшерә алмасаң, безгә шушында йоклап чыгарга туры киләчәк.

    Күпме генә тырышса да, Иннокентий кирәкле әфсенне әйтә алмады. Ул арада айныткычка китерелгән бәндәләр турындагы мәгълүматларны махсус кенәгәгә теркәп утырган карт сержант аңа сораулар яудыра башлады:

    — Документыгыз бармы?

    — Юк.

    — Исем-фамилиягез?

    Иннокентий әтәч кебек күкрәген киерде.

    — Иннокентий... э-э-э... Травкин Иннокентий булам.

    — Туган елыгыз?

    — Хәтерләмим.

    — Минем шаяртып утырырлык вакытым юк, гражданин Травкин,— сержантның ачудан борын тишекләре киңәйде.

    Иннокентий вәкарь белән башын артка каерып әйтте:

    — Мин туганда Ходай Адәм белән Хәваны да ясый башламаган иде әле, балакаем.

    — Соңгы тапкыр кисәтәм, әгәр алга таба да сүздән аркан ишеп утырсагыз...

    — Яхшы, сезнеңчә булсын. Мин 1631 елда тудым.

    — Нәрсә?

    — Ой, гафу итегез! — диде Иннокентий башын кашып.— Мин тудым... ым-м-м... мин тудым 1960 елда. Димәк, хәзер миңа утыз яшь була, шулай бит?

    — КПСС әгъзасымы?

    — Сездә коммунистлар да булгалыймыни?

    — Телегезгә салынмагыз, гражданин Травкин!

    — Әйе, әйе, мин аңладым сезне, иптәш сержант. Кызганычка каршы, коммунист түгел шул мин. Беләсезме, мин инде күптәннән коммунистлардан көнләшәм. Алар һәрвакыт алда. Моннан җитмеш еллар чамасы элек, мин һәр эштә беренчелекне саклап килә идем, ә хәзер...

    Сержант аны ишетмәмешкә салышты.

    — Кайда, кем булып эшлисез? — диде ул дорфа тавыш белән.

    Иннокентий түшәмгә ымлады. Кыска тәртәле сержантның йөзен кызыл тимгелләр басты.

    — Кайда эшлисез, дим мин сезгә, шайтан алгыры?! Иннокентий ихтыярсыздан алга таба да алдашырга мәҗбүр булды:

    — Утызынчы заводта. Токарь.

    — Кайда яшисез?

    — Вахитов районы, Овражная урамы, 40 нчы йорт, беренче квартира.

    Сержант каш астыннан гына карап көлемсерәп куйды.

    — Вахит районында андый урам юк. Мин үзем шул районда яшим.

    — Ә-ә, шулаймыни? — диде Иннокентий үзалдына.— Ярар, истә калдырырбыз.

    — Нәрсә дидегез?

    — Юк, болай гына.

    — Димәк, кайда яшисез инде?

    — Овражная урамында дидем ич инде.

    — Алайса, сезгә бераз тоткарланырга туры килер, гражданин Травкин,— диде сержант, һәм кенәгәне шап итеп ябып куйды.

    Сүзе җилгә китүен аңлаган Иннокентий, ни булса да шул булыр дип, өстәлгә өр-яңа акча төкерде. Акча чак кына тәгәрәп барды да сорау алучының кулы турысына килеп туктады. Бу тамашаны күреп, сержантның исе авып китте. Ул әле бер сәрхушнең авызына, әле акчага карады. Күзләрен челт-челт итеп йомып алгач, сабый бала кебек елмаеп сорап куйды:

    — Сез күз буучы мәллә?

    — Юк, Иблис булам мин, энекәш,— Иннокентий бу сүзләрне тәмуг хуҗасына гына хас вәкарь белән әйтте.

    — Иблис? Нинди Иблис?

    — Менә мондый,— Иннокентий ике бармагын маңгаена куйды,— әйдә акчаны ал да чыгарып җибәр инде син мине, апаем. Хәзер бер хезмәт хакына гына яшәп була торган заман түгел. Тормыш бик кыйбатланды. Кая карама—кооператив әйберләр. Базар экономикасы борын төбендә генә. Ичмаса, хатыныңа берәр юньлерәк аяк киеме алып бирерсең. Нәрсә шулай карыйсың? Алтын ул, ышан-масаң тешләп кара! Аз дисәң, тагын берне бирә алам. Килештекме?

    Иннокентийның тел төбен хәзер генә аңлап алган сержант, һава шары кебек кабарынып, өстәлгә китереп сукты.

    — Син нәрсә, сатып алмакчы буласыңмы мине?!—дип акырды ул, аның якасына ябышып.

    Мөшкел хәлдә калган ахирием, гыж-гыж килеп, киная белән әйтте:

    — Сине инде күптән саттылар, Татарстаның белән. Ә үзләре... үзләре дә инде күптән Мәскәүгә китеп бардылар.

    — Кайда калган акчаң? — Сержантның күлмәк төймәседәй кечкенә күзләре тагын да кечерәеп калдылар.

    — Нинди акча? — дип җавап бирде Иннокентий, берни аңламагандай кулларын җәеп.— Миндә бернинди дә-акча юк.

    — Юләр сатма! — дип үҗәтләнде сержант.— Кайда калган алтының?!

    — Гөнаһсызга рәнҗетмәгез.— Нинди алтын булсын ди миндә?

    Сорау алучы өстәлдә яткан акчаны аның борынына китереп төртте.

    — Ә менә бу нәрсә?

    — Нәрсә булсын, гап-гади тимер акча!

    Акчаның алтын түгеллеген күргәч, каушап калган сержант «лап» итеп урындыкка утырды.

    — һы, чыннан да гап-гади акча,— дип мыгырдады ул, гаҗәпләнеп.

    Йонлач туганымның җитезлегенә сокланып, җиңел генә сулап куйдым. Алтын 'белән каптырсалар, эшнең зурга китүе дә ихтимал иде. Акчаны зурайта торган пыяла аша текемләп тикшереп чыккач, сорау алучы, бераз тынычлана төшеп элекке сөйләшүгә әйләнеп кайтты:

    — Тәк, кайда яшим дидегез инде?

    — Җанымны саумагыз! — дип җавап бирде тәмам гаҗиз булган Иннокентий гайрәте чигеп.— Сез миңа бу сорауны инде өченче тапкыр бирәсез!

    Күзгә кибәк очырып утырган сәрхуштән сержант инде үзе дә гарык булган иде. Авторучка башын кимерә-кимерә бераз уйланып утыргач, ул тимер рәшәткәле ишек янында басып торган хезмәттәшенә кычкырды:

    — Әхмәт, алып кит бу кешене! Бүтән алдашмасын өчен, муен тамырына биреп алсаң да ярый.

    — Ярар, очрашырбыз әле, ходай язган булса,— тәмуг хуҗасының күзләрендә чиксез нәфрәт күренде.— Аннан сон инде мәрхәмәт көтмә, агайне. Мин сине кыямәт көненә чаклы казанда кайнатачакмын. Мин сине...

    Ул сүзен әйтеп бетерә алмады, таза гәүдәле милиционер, аны, күтенә тибә-тибә, камерага алып кереп китте.

    Нинди илаһи көчкә ия булып та шушы түбәнсетүгә каршы тора алмаган ахириемне мин чын күңелдән кызганып куйдым. Бу минутта ул миңгерәү сарык бәрәненә охшап калган иде. Ә барысына да урыс әчесе гаепле.

    Ниһаять, миңа да чират җитте. Иннокентийны үтмәс пычак белән телгәләгән текә холыклы сержант инде элеккечә гайрәтле түгел иде. Кайвакыт бит тәмуг дигәннәре теге дөнья барлыгына ышанмаган бәндәләрне дә куркытып куя. Сержант, күтәрелеп тә карамыйча, арган тавыш -белән сораулар яудыра башлады:

    — Документыгыз бармы?

    — Юк.

    — Исем-фамилиягез?

    — Хәлилов... Хикмәт Хәлилов булам.

    — Туган елыгыз?

    Үзем утыз бишенче елгы булсам да, кыяфәтем артык яшь булу сәбәпле, яшемне шактый киметергә туры килде.

    — Бер мең тугыз йөз дә алтмышынчы.

    — КПСС әгъзасымы?

    — Ие, бер мең тугыз йөз дә илле сигезенче елдан бирле.

    — Сез нәрсә, туганчы ук партия сафларына кердегезмени?

    — Ие... Тфү! Гафу итегез, чак кына каушап киткәнмен. Бер мең тугыз йөз дә алтмыш бишенче елда димәкче булган идем,

    — Биш яшьтә партия сафларына алмыйлар, гражданин Хәлилов.

    — Нигә шулай дисез?

    — Алтмышынчы елда тугач...

    — һай ходаем,— дим,— бот чабып,— баш мие тәмам шулпаланып беткән, каһәре. Аракы галәмәте, иптәш сержант, аракы галәмәте... Бер мең тугыз йөз дә сиксән биштә кердем мин партия сафларына, вәт!

    — Кайда эшлисез, кем булып?

    Тәмуг мөдире урынбасары дип әйтеп булмый ич инде, ык-мык килдем дә, тәвәккәлләп, элекке эш урынымны әйттем.

    Сержант башын чайкап куйды.

    — Шундый зур эштә эшлисез, ә үзегез гап-гади саннарда буталасыз. Кайда яшисез?

    Исән вакытта яшәгән адресымны әйтүгә, ул, хәзер тотам мин синең ялганыңны, дигәндәй, кирәкле номерны җыеп, карлыккан тавыш белән трубкага дәште:

    — Алло!

    — Тыңлыйм сезне! — бу хатын-кыз тавышы иде.

    — Фәлән урамда, фәлән номерлы йортта шундый-шундый кеше яшиме?

    — Бер генә минут.

    Сержант, акрын гына сызгыргалап, җавап көтә башлады. Ә мин бер-ике минуттан фаш ителәчәгемнән котым очып, кечкенәеп, бөрешеп калдым.

    Ниһаять, телефонда таныш хатын-кыз тавышы яңгырады:

    — Ул йортта инде өч елдан артык бер кеше дә яшәми. Сез әйткән кеше инде күптән вафат булган. Йорты дәүләт тарафыннан конфискацияләнгән.

    Телефон трубкасын куйгач сержант:

    — Моннан болай алдашма инде син, парин,— дип ике күз арама кундырды.

    Шапылдап идәнгә килеп төштем. Торып бассам яңадан китереп сугарлар, дип, аңымны югалткан булып кыланам. Ә монда бик тиз аңга китерәләр икән. Арт ягыма шундый итеп китереп типтеләр ки, хәтта: «Әни-и!»— дип чыелдап җибәргәнемне дә сизми калдым.

    Исән икәнлегемә инангач, мине ике ботымнан өстерәп хәбесханәгә алып кереп киттеләр.

    Хәбесханәдә тынчу һәм күңелсез иде. Тонык электр яктысы, йодрык сыярлык кына тимер рәшәткәле тәрәзә, диварга беркетелгән җылыткыч торбадан тамып торган су тамчылары һәм дерматин белән тышланган салкын шәрә эскәмия, җанны тынгысызлап, күңелдә шомлы уйлар уята. Әллә шушы күңелсез тынлыкны бозарга теләп, әллә макмырдан тилмереп, сәрхүшләр лач-лоч төкеренә-төкеренә сүгенеп ятуда булдылар. йокыга китә алмыйча тилмереп яткан Иннокентий ачу белән кычкырып җибәрде:

    — Әй сез, кәмшек танаулар! Әгәр хәзер үк тынмасагыз, мин сезнең тоякларыгызны сындыра башлаячакмын!

    Куркытырсың сәрхушләрне. Хихылдап куйдылар да:

    — А ху-ху не видал?! — дип акырырга керештеләр.

    Йодрык уйнатырлык дәрте калмаган Иннокентий тегеләргә ләгънәтләр яудыра-яудыра куркыныч әфсен әйтә-башлады. Ә мин фәүкелгадә бер эш көтеп тынымны кыстым. «Иманнарын ала инде бу боларның»,— дип шатланам үзем.

    Чү! Нәрсә бу? Камера эче яктырып китте. Барыбыз да сафа-кроватьларда ятабыз. Тирә-юньдә пальма, банан агачлары үсеп утыра, чут-чут итеп кошлар сайрый.

    -Уртада менә дигән түгәрәк бассейн. Шоколад төсендәге •удан коньяк исе бөркелеп тора. Бассейн тирәли җилдә тибрәлгән камыш сабаклары кебек сыгыла-сыгыла шәрә хурилар биеп йөри. «Тагын буталды Иблис тәресе! — мәйтәм,— Ләгънәт җибәрәсе урында оҗмах рәхәте җибәрде кызыл танауларга!»

    Иннокентий яңадан әфсен әйтте. Хәлбуки, барысы да үз урынында калды. Аптырагач, ул бу ялгышны төзәтә алмаячагын аңлап, сәрхушләргә мөрәҗәгать итте:

    — Менә сезгә-хур кызлары! Менә сезгә биш йолдызлы коньяк бассейны! Лыкынганчы эчегез, туйганчы зина кылыгыз, әмма алла хакы өчен йокларга гына ирек бирегез!

    Кеше күзе күрмәгән, кеше колагы ишетмәгән манзарадан сәрхушләрнең башлары әйләнеп китте. Барысы да кыргый авазлар чыгарып бассейнга чумдылар. Хәлдән тайганчы йөзә-йөзә коньяк чөмергәч, сәрхүшләр дуңгыз абзарында гына ишетеп була торган мыркылдау авазлары чыгарып, хур кызларының куеннарына үрмәләделәр.

    — Үзең растрата дисең, ә үзең һаман юмартланасың, Иннокентий,— дим, канәгатьсезлек белдереп.— Кизү килеп керсә баштан сыйпамас.

    — Борчылма,— дип җавап бирә ахирием,— мондагы әйберләрнең берсе дә чын түгел. Болар барысы да безнең күзгә генә күренә.

    Бераздан барысы да юкка чыкты. Хәбесханәдә .сәрхушләрнең гырылдап йоклаган тавышлары гына ишетелә. Тик мин генә, Иблис вәсвәсәсенә бирелеп, якты дөньяны ташлап киткән көнемне каһәрләп, бик озак йокыга китә алмыйча азапланып яттым.




        (дәвамы)
    Заһид Мәхмүди
    фантастический рассказ на татарском языке.
  • Заһид Мәхмүди:
  • Ак болыт (повесть)
  • Серле кунак (повесть)
  • Белмим (повесть)
  • Сары каеш – сары сагыш (повесть)
  • Мәхмүдиләр
  • Юморескалар
  • Фәлсәфә дәфтәреннән
  • Имтихан (фантастик хикәя)
  • Эзләмә (фантастик хикәя)
  • Җен тыкырыгы (фантастик хикәя)
  • Соңгы очрашу (фантастик хикәя)
  • Тәмуг чәчәге (фантастик хикәя)
  • Ахырзаман шаукымы (фантастик хикәя)
  • Мунча (фантастик хикәя)
  • Җансызларга - җан (фантастик хикәя)
  • Югалган ачыш (фантастик хикәя)
  • Айваз — Болгар улы (фантастик хикәя)
  • Ул җирне сагынган иде (фантастик хикәя)
  • Табип Бәйтулла (фантастик хикәя)
  • Профессор Мияугөл (фантастик хикәя)
  • Йолдызларга — йодрык (фантастик хикәя)
  • Җиңелү (фантастик хикәя)
  • Әхлаклылар каласы (фантастик хикәя)
  • Серле кеше (фантастик хикәя)
  • Шомлы гасыр (фантастик хикәя)
  • Яхшыга юрыйк, Мингол (фантастик хикәя)
  • Соңгы роман (фантастик хикәя)
  • Әче балан (повесть)
  • Елак агач (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх