• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Заһид Мәхмүди

    Ак болыт

    (повесть)

    Өнемме бу, төшемме? Мин—ак болыт. Нигә болыт? Мин бит кеше идем әле. Җирдә берәү дә көтми мине, берәү дә күрергә теләми. Күргәннәре дә: «Кысыр ич ул»,—дип көләләр. Таныш каһкаһә. Болыт булып та ярамадым. Мин үпкәлим сезгә, кешеләр! Дөресрәге, мин сезне кызганам. Надан сез, мескен сез, куркак сез, көнче сез! Аңламыйм мин сезне, сез дә мине аңламыйсыз. Ярый, аңларсыз әле бер. Җил генә хәлемә керде, юатты мине. Нәм әйтте: — Киттек, моңда сиңа рәт юк!

    Мин киттем. Нигә киттем? Монда минем йортым, хатыным, балаларым, монда минем туган җирем. Дусларым юк, алар инде күптән үзгәрделәр. Алар хәзер түрә. Ә мин язам да язам, язам да язам... Шулай яза торгач, көннәрдән бер көнне үлеп тә китәрмен. Соңыннан әйтер берәү: «Нигә язган, нигә черәшкән? Барыбер Куприн, барыбер Исхакый була алмаган». Их, дусларым, Куприн булудамыни хикмәт? Үзем генә беләм иҗатның нинди татлы, нинди газаплы шөгыль икәнен. Мин беркайчан да Куприн, Исхакый, Толстой булырга омтылмадым, мин үзем булып яшәргә, үзем генә булып калырга теләдем дөньяда. Шуңа күрә дә япа-ялгыз болыт мин хәзер. Ләкин мескен түгел. Чыннан да, кайчан болыт булдым соң әле? Төштер бу, уянырга иде тизрәк. Юк, уянып булмас, ахры, дөньяң уянырга теләмәгәч, бер син уянуда ни файда? Кайсыбыз саташа: улмы, минме? .. Белмим. Аһ, Җил, кай тарафка иссәң дә барыбер сиңа. Син—бәйсез,син—ирекле. Мин дә бәйсез... Тик миңа кай тарафка йөзсәм дә барыбер түгел. Мин бит кеше. Җирдә кылган һәр гамәлем өчен җаңап тотам. Адәмнәр, оныклар, Алла каршында. Миңа барыбер түгел...

    Мин—юлда. Җил—минем юлдашым. Аста—таныш түгел басу-кырлар, күл-елгалар, авыллар. Ерак-карак киткән саен, җирсү хисе җанны тырный. Әллә кайтып китим микән? Яңгыр булып елар идем, явар идем җиргә. Тик нинди җиргә? Аны инде күптән чүп үләне баскан. Кирәк түгел мин анда.

    — Кайтма,—диде Җил.—Диңгезгә барып яу. Диңгездә син—диңгез, үз ягыңда—күлләвек.

    — Син дөрес сөйлисең, Җил... Чү! Мин дулкыннар шавын ишетәм!

    — Бу—диңгез.

    Диңгез... Нинди бөек,нинди кодрәтле син! Иркен далада шашып чапкан йөгәнсез акбүз юртак кебек күбекләнә җитез дулкыннарың. Бәйсез җан син, көчле, горур, буйсынмас! Кабул ит мине, инкяр итмә!

    Мин диңгезгә явам. Аһ, ничек рәхәт! Һәр тарафта тереклек. Барысы да тук, бәйсез, ирекле! Һичкем мактанмый, һичкем уфтанмый. Нәркайсының ' үз шөгыле. Ә адәм баласы мактанчык. Ул табигать хуҗасы. Имеш! Хуҗа булып кара син бу диңгезгә!

    Чү, мин дә бит адәм баласы. Димәк, мин дә мактанчык. Әйе, шулай шул, кан үзенекен итә.

    — Әй, сез, ишетәсезме мине? Мин—иң акыллы хайван! Мин югары гакылга ия!

    — Шапырынма,—дип пышылдый Җил.—Маймыч акылы да юк синдә.

    — Миндәме? Карап карыйк!

    Дулкыннар өстендә кечкенә генә маймыч пәйда була. Көлә:

    — Ахмак син, кеше. Баш мием борчак кадәр генә булса да, океан кадәр океанны кичәм, Җир шарының барча материкларын урап, туган сулыкларыма исән-имин әйләнеп кайтам мин. Ә син Казан урамында да адашасың. Иге-чиге күренмәгән зур суда кайда җылы, кайда салкын агым булуын, кайда туктап хәл алырга, кемнән куркырга, кемнән сакланырга икәнен дә яхшы беләм. Сиңа боларның барысын да белү өчен ун гомер дә җитмәс.

    — Инстинкт йөртә сине. Кеше галәмгә космик кораблар очыра, куәтле атом электр станцияләре, күккә ашкан йортлар сала. Кирәк икән, ул океанны киптерә, Төньяк полюсны эретә, Җирдәге барча тереклекне юк итә.

    Маймыч уйга калды. Аннары әйтте:

    — Үтерә белү югары акыл билгесемени? Без, маймычлар, бер-беребезне ничек юк итү турында баш ватмыйбыз. Ә сез көн дә кан коясыз. Безгә зур-зур йортлар төзи белү дә кирәк түгел. Бер-берегездән курыкканга, бер-берегездән туйганга күрә саласыз сез ул йортларны. Диңгез безнең йортыбыз. Монда тереклек итү өчен бөтенесе дә бар. Без Табигать белән тату яшибез. Ә сезнең суларга саф һавагыз, эчәргә чиста суыгыз калмады. Шуңа күрә дә Җиргә сыймыйсыз. Галәм киңлекләренә космик кораблар, спутниклар очырып, сөт елгалары, кесәл елгалары ява торган дөньялар эзләү сезнең шөгыль. Инде хәзер җавап бир, кеше: кайсыбыз Табигатьне күбрәк сөя—сезме, безме? Кем аңа якынрак тора? Маймыч, әлбәттә. Ә Ходай дигәнебез шул Табигать үзе инде. Мин бирелмим:

    — Маймычлар саный, куша, тапкырлый, фәлсәфә кора, фикер йөртә белмиләр.

    — Нигә санарга? Нигә кушарга? Нигә бүләргә? Та-бигатьтә барысы да исәптә. Бу дөньяны исәп-хисап ясап кына киметеп тә, арттырып та булмый. Табигать ул—Җир, Кояш, бетмәс-төкәнмәс йолдызлар, иксез-чиксез галактикалар. Аны санап бетерү мөмкин түгел, аны сакларга, аңа сокланырга гына мөмкин. Хәер, адәм баласы үзен хуҗа дип саный бит. Хуҗа булгач, барысын да санарга, барысын да үзенә хезмәткә куярга ашыга. Санамагыз, барыбер санап бетерә алмассыз. Сезгә кадәр дә булган, сездән соң да булачак Илаһи көчкә хуҗа булырга омтылу тилелек түгелмени?

    — Без күк йөзендә ничә галактика, Җирдә күпме кош-корт, хайван, атом төшендә ничә нейтрон, ничә протон барын беләбез. Без...

    — Син һаман саныйсың, кеше. Алайса әйт, менә бу диңгез төбендә ничә ком бөртеге ята?

    — Аларны санап тору кемгә кирәк? Мәгънәсез шөгыль!

    — Акча санауга караганда мәгънәлерәк. Санарга өйрәнү—комсызлыкның, явызлыкның башы ул. Санамагыз, сезгә кадәр үк саналган дөнья. Табигать— бөек хисапчы. Ул бер генә нәрсәне дә юкка-барга әрәм-шәрәм итми. Җир тетрәүләр, су басулар һәм. су китүләр дә очраклы хәл түгел. Бу—Илаһи затның сезгә җавабы. Ул сезне үгетли, сезгә ялвара. Ә сез аны аңларга, ишетергә теләмисез. Үз анасының кара кан тамырын тешләгән вампир кебек, сез аның каюнын суырасыз, бәгырен актарасыз. Нефть—Җир ананың кара каны ул. Адәм баласы гына бара мондый хыянәткә.

    Маймыч дулкыннар арасында юк булды. Хак сүз әйтә, һаман искә килә алмыйм.

    — Син канәгатьме,—ди Җил.

    — Мин буталдым.

    — Сез инде күптән буталдыгыз. Тик бу маймычны бутап булмый. Ул Табигать ягъни Ходай белән тату яши. Хәдисләрне искә төшер: син ничек ашасаң, мин шулай ашармын, син ничек утырсаң, мин шулай утырырмын. Ьәр тереклек иясенең үз алласы бар. Ләкин ул алла рухи яктан шундый ярлы, шундый ямьсез, адәм баласы көннән-көн ахмаклана, ерткычлана бара. Оя казыган йомран киләсе язда елга суының ничә карышка күтәреләсен, эт кайчан җир тетрәячәген, умарта корты чүлнең кай тарафында су ятканын белә. Могҗизамы бу? Сезнең өчен могҗиза, ә алар өчен юк. Чөнки үз аллалары белән килешеп яшиләр кош-кортлар. Адәм баласы исә гел киресен эшли. Табигать белән тату яшәргә кирәк. Шулай иткәндә, сез Ходай телен аңлый башларсыз. Ул формулалар белән сөйләшми, ул мәхәббәт теле белән сөйләшә. Үзегездәге кечкенә алланы уятыгыз һәм ул Чын Алла, Зур Алла белән аралаша башлар. Ул сезне гафу итәр. Аның мәрхәмәте чиксез.

    — Алайса, нигә җир тетри, шәһәрләр җимерелә, нигә адәмне яшен суга?

    — Нишлисең бит, тел белән әйткәнне ишетмәгән чукракның янтыгына төртмәсәң, ул сине күрмәячәк. Ана телен оныткан маңкорт кебек сезнең аллагыз. Ул Чын Алланың, Зур Алланың телен аңларга теләми.

    — Хак Тәгалә чыннан да булса, ул безне кылган гамәлләребез өчен һичкайчан гафу итмәячәк.

    — Ходай камил зат. Камил икән, аның мәхәббәте дә, мәрхәмәте дә чиксез. Ул сезне үзе кебек камил булырга чакыра.

    — Бәлки, адәм баласы камил булырга теләмидер?

    — Бу теләк аның канында. Камиллеккә омтылма-са, ул җырлар, шигырьләр, рәсемнәр иҗат итмәс иде. Камил булырга теләмәсә, ул йолдызларга да төкереп кенә карар иде.

    — Бармы соң ул Алла?

    — Сәер сорау. Син үзеңне бар дип саныйсыңмы?

    — Синең белән бәхәсләшәм икән, димәк, бар.

    — Ходай да синең белән бәхәстә. Шулай булгач, ул—бар.

    — Минем аны күргәнем дә, аның белән бәхәсләшкәнем дә юк.

    — Синең Илаһи көчнең барлыгына шик белдерүең бәхәс түгелмени? Син аның белән гел бәхәстә. Син завод-фабрикалар саласың—һава агулана, син атом-төш кораллары сыныйсың—күктә озон ертыгы барлыкка килә, син сазлыкларны киптерәсең—урманнар корый. Адәм баласы, адашкан бала кебек, күрә торып, белә торып, яктылыктан, Ходайдан ерагая. Ул сезне чакыра, сезгә юл күрсәтә, ә сез ишетмәмешкә салышып, һаман эчкәрерәк кереп барасыз. Хак Тәгаләдән ерагаюның чиге булса да, аңа якынаюның чиге юк.

    Җил тынып калды. Диңгез дулкыннары ашыга-ашыга ярга чаба. Якынаерга, ерагаерга... Ерагаерга, якынаерга... Мәңгелек бәхәс! Бәлки, хакыйкать-тер? Әйе, бу адәм җанына, адәм канына кереп оялаган Иблиснең Ходай белән тартышуыдыр. Адәм җаны өчен көрәш бара җиһанда. Бу көрәш күпме дәвам итәр? Кайсы җиңәр: Алламы, Иблисме? Өчен-че көч юк, Иблис дигәннәре адәм үзе була инде. Ышану, ышанмау... Ышанмау, ышану... Күңелебез Һәм иманыбыз да дулкын кебек безнең. Тизрәк якынайсын иде аралар. Ерак ярга аяк басып, безне фаткан, безне үлеп сөйгән, безне кызганган Бөек Атабыз алдында тезләнеп, гафу сүзләре әйтсәк иде. )йе, ул безне ярата. Яратмаса, бу кадәр түзеп тора алмас иде.

    Тиз генә якынаймас кебек аралар. Берәүләр якыная, икенчеләре ерагая. Ходаем, син—бар! Мин сиңа ышанам! Башка адәмнәр дә тизрәк ышансын сиңа. Адәм баласының сүзенә, мәхәббәтенә генә ышанма. Дулкын кебек тиктормас һәм вафасыз ул. Бер карасаң, табына, икенче карасаң, котыра: бер карасаң, Сине зурлап корбан малы чала, икенче карасаң, Сиңа ләгънәт яудыра. Мин яратам Сине, Аллам! Шуңа күрә дә үз ярыма—Синең яныңа ашыгам. Мин дә Ходай белән Иблис арасында яшәдем. Күңелдәге үпкә-ачу-ны басам дип, хатын-кызлар белән чуалдым, урыс әчесен чөмердем. Мин дә башкалар кебек үк бер күзәнәкле җан булганмын. Бу дөньяда ятим кеше юк, Илаһи Атабыз өчен без һәркайсыбыз күз карасы. Йоклаганда да безнең белән ул. Төштә кан күрсәң, туганың килер, тизәк күрсәң, кулга акча керер, тимер акча—хәсрәт. Бу—аннан килгән хәбәр. Ул безне шулай тирги, шулай мактый, шулай кисәтә. Мин инде. ярда. Исәнме, Атам, кабул ит адашкан улыңны! Син күренмисең, ләкин син минем янда. Син—һәркайда! Җылы сулышыңны, назлы кулларыңны тоям. Саумы, Илаһи Атам!

    Чү! Нәрсә бу? Мин—Җир читендә. Тирә-юньдә бихисап йолдызлар. Каршымда—башына түбәтәй, өстенә ак күлмәк-ыштан кигән бер бабай. Әйтә булыр:

    — Ничек хәлләр, улым?

    — Ярыйсы инде болай. Канәгать түгел мин үз-үземнән. Миңа нидер җитми.

    Шул мәлне күктә утлы боҗра пәйда була. Эчендә төрле төстәге йолдызлар җемелди. Аптырап карап торам.

    — Бабай, нәрсә бу?

    — Аңламыйсың, алайса? —Көрсенә карт.

    — Аңламыйм шул, һич аңламыйм.

    Керфек кагарга да өлгермим, серле бабай, һавага күтәрелеп, эт, бүре, ат, аю кыяфәтләренә керә дә яңадан җиргә төшә.

    — Аңладыңмы инде? —ди.—Бер дәкыйка эчендә әллә ничәгә төрләнәсең. Төпле иман юк синдә.

    Оялып башымны иям. Хак сүз сөйли бабай. Уңышка ирешкәндә Ходайга шөкерана кылам, уңыш-сызлыкка дучар булганда, Аны сүгәм. Соңгы тапкыр кайчан мәчеткә барганымны да хәтерләмим. Төштә үлгән дус-ишеңне күрсәң,садака бирергә кирәк. Ә минем беркемгә дә садака биргәнем юк. Юкса, бергә уйнап үскән Фәрит тә, бергә эшләгән Сәмигулла абый да, шагыйрь дустым Әкрәм дә кергән иде төшкә. Иң гаҗәбе шул: алар янында һәрчак ике япь-яшь егет. Нигә ике? Нигә өч түгел? Фәрештәләр, ахры, алар. Берсе начар, икенчесе яхшы гамәлләрне теркәп бара. Бу карт та гади адәм түгел. Пәйгамбәрме? Белмим. Тәвәккәлләп, тагын сорау бирәм:

    — Бабай, миңа күпме яшәргә калды? Картның йөзе җитди.

    — Егерме ел дисәм, куркып калмассыңмы?

    — Юк, мин хәзер үк үләргә риза. Туйдым мин бу тормыштан.

    Ул юк булды. Үпкәләде, ахры. Кандагы Иблис үзенекен итә. Тормыштан туйдым, имеш, Илаһи Атам биргән иң зур бүләктән туйган кебек булып китте. Юк, яшик әле бераз. Тик бу яшәү минем өчен бик газаплы булыр. Мәгънәсен тапмыйм яшәешнең... Аһ, миндә тагын Иблис уяна. Мин—язучы, мине танымыйлар, имеш. Ялган, барысы да ялган. Бар нәрсә ә бетә, бар нәрсә дә яна. Кәгазьгә хәреф төшереп [әгънә эзләүче тиле, ахры, мин. Чын Мәгънә кайда? Ул нинди? Ходайга якынаюмы? Аны ярату аша үзең ебекләрне яратумы? Ә аларны нигә яратырга? Алар-ың яратырлык җирләре юк, аларны яратып бул-ый!

    Уянырга кирәк миңа. Ләкин уяна алмыйм. Дөресрәге, уянырга теләмим. Әнә, ерактан, бик ерактан дөбердәп яшенле яңгыр килә. Тирә-юньдә томан, гел томан. Ә артында әллә нинди куркыныч шәүләләр биешә.

    — Бу нинди томан? —дим үзалдыма. Тавыш:

    — Ул—синең киләчәгең.

    — Алайса тарат аны, киләчәгемне күрсәт миңа! Тынлык. Томан таралмый да таралмый. Күңелдә— шом. Киләчәгем томанлы бит. Хәтта тегендә дә белмиләр. Уйлыйлар булыр. Күзләремне чытырдатып йомам. Колакта янә диңгез тавышы. А Аллам, мин— юк, мин—диңгез. Һәр тарафта су да су. Караңгы күктә бихисап йолдызлар күз кысыша. Алар бәхетле, алар бәхет эзләп йөрмиләр. Ә мин бәхетсез, икеләтә бәхетсез. Миңа Мәгънә кирәк, Бәхет кирәк! Диңгезгә явып диңгез булдым, тик... Мәгънәсен тапмыйм. Диңгез дә кибә, югала. Кайда Мәгънә? ! Таң...

    Саумы, Кояш, бир кулыңны! Мине яңадан ак болыт ит, кайтыр юлга чыгыйк булмаса. Ардым мин, бик ардым. Үз-үземне эзләп йөдәдем, үз-үземне эзләп үземә сукмакны югалттым. Кем мин? Нәрсә өчен мин? Мин каян киләм, кая барам, кайда югалам? Белмим. Мин—ак болыт.

    — Кайтыйк, Җил, сагындырды туган җир.

    — Аңа яңгыр кирәк иүгел. Анда гел чүп үләне.

    — Булсын, кайтыйк, әйдә!

    Без—юлда. Аста таныш түгел авыл. Кайсы ягы беләндер минем авылга охшаган. Шундый ук инеше, куе әрәмәлекләре, тирән ерганаклары бар. Яңгыр явып узган монда. Урамнарда гөр-гөр килеп гөрләвекләр ага. Сөйләшәләр:

    — Әй, яшьти, кая агасың?

    — Инешкә. Инештән елгага, елгадан—диңгезгә.

    — Ә син?

    — Мин—дуңгыз абзарына. Бәхетле син, ә мин... мин бәхетсез.

    — Ә миңа инде тумас борын чокыр казып куелган,—ди икенчесе.—Канауга агам мин.

    Адәм баласының да язмышы шундый. Тамырында бертөсле кан акса да, берәү—президент, берәү— балта остасы, берәү—сукбай, берәү—үтерүче, берәү— корбан. Кемгә дә, нәрсәгә дә булса бәйле адәм язмышы. Аңа без хуҗа түгел, аңа башкалар хуҗа. Лотерея уены кебек ул дөньяга туу. Ничәмә-ничә миллиард елга җирдә тәүге һәм соңгы тапкыр, шуның өстенә кеше булып туу искитмәле бәхет, могҗиза түгелмени? Дөньяга килгәнче дә, килгәч тә күпме куркыныч яный адәм баласына. Булачак атаң белән анаң сине тудырмаска теләсәләр, синең булу-булмавың, нинди булуың, кем булуың аларга бәйле. Әгәр ата-анаң наркоман, эчкече булса? Карында ятканда да, аннан чыкканда да үлем сагалый сине. Тудыра алмаса, акушер кулыннан төшереп җибәрсә? Ка-рыннан ерак картлыкка кадәр меңнәрчә куркыныч яный сиңа.

    Әйе, дөньяга кеше булып туу зур бәхет. Яктылык белән караңгылыкны гына аера торган бер күзәнәкле амёба, бүген-иртәгә сугымга озатылачак сыер, сарык, тавык булып туу ише түгел. Әмма гаҗәп, адәм баласы үзенең гомерен чүп урынына да күрми. Машина

    багына теләсә нинди бензин салудан курка, ә корсагына нәрсә туры килсә, шуны тутыра. Эчә, симерә, агулана, үз-үзенә кул сала. Тимер-томыр кадерле, гомер—кадерсез. Гомер машина түгел, аңы сатып алып булмый, ул бер генә тапкыр бирелә. Барысыннан да өстен булырга теләү, дан-шөһрәткә сусау, байлык артыннан куу җитә адәм башына. Нигә өстен булырга, нигә баерга, нигә танылырга? Барыбер үләбез, барысы да җирдә кала. Батырлык өчен медаль дә, даһи роман да, исем дә, һәйкәл дә. Син исемеңне тарихка кертеп калдырдың, ди. Наполеон да тарихка кереп калган бит. Әгәр ул Жан Валье булган булса, Мәскәүне Жан алган дияр идек. Наполеон инде юк, «мин»е калмаган аның җирдә. Буе, авырлыгы, холкы, тәрҗемәи хәле мәгълүм, әмма кыяфәте, килеш-килбәте төрле портретларда төрлечә. Шулай булгач, Наполеон булдың ни, Жан Валье ни! «Мин»ең Җирдән киткән, син инде юк!

    Мин дә төннәр буе язам. Ни өчен? Мин-минлек чире инде. Бөек әсәр иҗат итәм, дөньяны шаккатырам, имеш. Үлгәч, синең исемеңне телгә алсалар да, алма-салар да барыбер түгелмени? И Ходаем, бер хикмәт бар бу адәм баласында. Нигә ул тиздән туфрак буласын белә торып, маңгай тирен түгә, тырмаша. Теге дөньяда яшәргә әзерләнүеме аның бу? Без нигә кирәк? Кемгә кирәк? Нәрсә өчен? Сорау артыннан сорау. Башка сыймаслык уйлар бораулый миемне. Бәлки, Илаһи Атабызның җиде көнлек хезмәтенә бәя бирү өчен кирәктер без? Ул бит һәр яктан камил. Ә камил нәрсә мактауга, бәя биреп торуга мохтаҗ түгел. Бәлки, Ул юктыр? Канда тагын Иблис уяна. Дөрес әйтте теге карт, төпле иман юк миндә. Бер карасаң, болай, икенче карасаң, тегеләй. Миндә ике «мин» көрәшә. Икесе дә үҗәт, димәк, камил түгел... Ходайныкы түгел... Иблиснекеме? .. Шулайдыр.

    — Әйтче, Җил, Ходай үзе күтәрә алмый торган ташны ясый аламы?

    Җавап:

    — Ясый ала. Аның кулыннан килмәгән нәрсә юк.

    — Үзе күтәрә алмый торган ташны ясый алгач, нинди Алла була инде ул?

    — Теләсә, күтәрә, теләмәсә, күтәрми.

    — Син сүз уйнатасың.

    — Ә син уйнатмыйсыңмыни?

    Җитте, кирәк түгел бу фәлсәфә. Камил сорау түгел, камил җавап түгел. Димәк, Иблиснеке! Уянырга кирәк. Ә уянуда ни мәгънә? Чын дөнья да камил түгел, чын дөнья да саташа!

    Гөрләвекләргә карап җирсү хисен басам.

    Берәү зарлана:

    — Бура булырга теләдем—йомычка иттеләр, мичкә кереп йомычка булырга теләдем—себереп капка төбенә түктеләр. Хәзер мин беркемгә дә кирәк түгел. Мин—чүп!

    Гөрләвек аны юата:

    — Борчылма, бура булсаң, син—кол, учак булсаң, син—көл. Чүп булуыңа сөен. Син беркемгә дә бәйле, беркемгә дә бурычлы түгел. Ә мин сине инешкә, инештән диңгезгә алып чыгам.

    — Йомычка кайда да йомычка инде ул.

    — Йомычка булсаң да, анда таптамаслар. Ә монда син башта йомычка, аннары чүп, ә аннары пычрак. Пычрак булганчы йомычка булып калуың хәерлерәк ич.

    — Мин матур, таза йорт булырга теләдем.

    — Үз җиреңдә солтан булып булмый. Кемдер бура булсын өчен, кемдер йомычка булырга тиеш.

    Адәм язмышы инде бу. Берәүләр дан-шөһрәттә коенсын өчен, икенчеләре яу кырында баш сала; берәүләр дан-дәрәҗә алсын өчен, икенчеләре тир түгә. Шулай булган, шулай булачак!

    Мин—ак болыт. Шәһәр өстеннән очам. Урам чатларында сукбайлар хәер сораша. Берәү тимер чыбык белән ач маэмайның сөяген тартып алмакчы. Эт ырылдый, ул да ырылдый.

    Аһ син, адәм баласы, кемнәр генә юк синең араңда: йомычкалар, чүпләр, пычраклар... Кешенең асылы үзгәрә башлаган заман бу. Этләр дә хәтта үзгәрә. Минем юаш маэмаемны урам этләре көчләде. Рәхәтләнгәннәр, ә аннары ботарлаганнар. Койрыгын гына эзләп таптым бичараның. Бу кадәр үк явыз түгел иде алар. Бездән күрәләр, бездән өйрәнәләр. Буталды, болганды дөнья. Үгез үгезгә, тәкә тәкәгә менеп атлана, микроблар дару, көя корты нафталин ашый. Тегендә ике башлы кеше, монда дүрт күзле бозау туа. Санкт-Петербургта бүре кыяфәтле убыр, Мәскәү метросында дуңгыз кадәр күсе күрәләр. Һәр тарафта гибрид үсемлекләр, гибрид кошлар, гибрид хайваннар. Берәүләре табигатьнең үче булса, икенчеләре—кеше кулы.

    Мин—ак болыт. Күз яшьләрем җиргә тама. Тып та тып, тып та тып...

    Менә үлән, менә йорт, менә тәрәзә. Анда нинди тавыш, нинди бәйрәм? Гәпләшәләр:

    — Бетә татар, бетә...

    — Ну бу урысны!

    — Бәйсезлек өчен күтәр!

    — Милләт өчен!

    — Яшәсен милләт!

    — Без—көчле халык! Без көчлерәк!

    Тынлык. Нәрсә булды? Карыйм. Йә Ходам, «Распутин» өстәлдә, татарлар—идәндә.

    Тамчы булып тамам. Тып та тып, тып та тып... Уянырга иде. Юк, уянмыйм. Бөтен дөнья йоклагач, син уянудан ни мәгънә? Аһ, уяна күрмәгез! Мескенлегегезне күрмәс өчен, бер-берегезне күреп, куркып үлмәс өчен!

    Тамчы булып тамам. Тып та тып, тып та тып...

    Менә пәрәвез, менә—үрмәкүч. Пәрәвездә чебен безелди. Безелдәмә, язмышыңа күн, син—корбан, дөньясы шундый: берсе бетә, берсе бетерә. Йә, нинди уйлар хәзер синең башыңда? Исән калу? Котылу? Уя-ну? .. Юктыр, югалудыр бу, югалудыр. Бер генә көнгә түгел, бер генә елга түгел. Мәңгегә! Җирдән бүтән китмәс өчен, җиргә бүтән килмәс өчен!

    Чү! Бу чебеннәр монда нишләп йөри? Ялваралар:

    — И Үрмәкүч, харап итмә, азык итмә безнең ырудашны. Җаның ни теләсә, шуны бирер ыру башы. Бердәнбер кызы ул аның.

    Күнми Үрмәкүч. Ничек баш тартсын ул мондый табыштан? Ул—аучы! Ул—җиңүче! Аңа башка берни дә кирәкми. Зиннәтле әйберләр дә, әлүән нигъмәтләр дә... Нинди рәхәт, нинди татлы шөгыль ул үтерү! Башка берни дә кирәкми.

    Ә чебеннәр үҗәт:

    — Җибәр инде, җибә-әр!

    Нәрсә булды? Икеләнә башлады Үрмәкүч. Әллә оялды, әллә...

    — Алып китегез! Күземә күренмәгез! —Тавышы дорфа, калтырый.

    Без-без килде чебеннәр. Рәхмәт әйтүләре инде:

    — Яшәсен Үрмәкүч! Дан-шөһрәт аңарга! Көт безне, иртәгә иртүк килербез. Әлүән нигъмәтләр белән сыйларбыз үзеңне. Ыру башы үзе килеп сиңа баш ияр.

    — Кирәк түгел миңа бүләк! Бар, китегез!

    Киттеләр. Анда сугылды Үрмәкүч, монда сугылды—күңеле тыныч түгел. Ашарга теләде, ашый алмады, йокларга теләде, йокы кермәде. Уйлый булыр: «Үз-үземә хыянәт иттем бит. Нигә кызгандым? » Төне буе шулай йөреп чыкты бичара. Аннары ятты да үлде.

    Иртән иртүк чебеннәр килде. Гаҗәпләнделәр. Үлгән бит Үрмәкүч! Сөенделәр бик каты. Без-без килеп биештеләр, сөйләштеләр, киңәштеләр.

    — Без—без инде ул! Без—без инде ул! Ыру башы Үрмәкүчне капшый.

    — У-у, залим, хәзер син безнеке. Тәмле азык син, тансык азык!

    Ашадылар. Мәҗлес шаулап узды.

    — Дан-шөһрәт ыру башына! Яшәсен ыру башы!

    Шундый ул дөнья. Син кызгансаң, сине кызганмаслар. Болар—бөҗәк. Без бит кеше. Безгә бер-береңне сөю, Аллага якынаю кирәк. Тик бу шикләндерә: әллә Ул бар, әллә Ул юк? Бүре ач булганда яман, кеше тук булганда куркыныч. Тук аучы! Тук үтерүче! Тук ялган! Яман аучы! Яман үтерүче! Яман ялган!

    Тирә-юнем томан. Бу мин үзем инде, мин үзем. Кая барам? Алга? Артка? Өскә? Аска? Берни дә күрмим, берни дә белмим. Аһ, Миләүшәм, яратмыйсың мине, дидең. Туктале, ашыкма, үз-үземне яратырга өйрәним бераз. Үз-үземне эзлим, үз-үземә сукмак салыйм. Кая көзге, күрим әле үз йөземне. Юк, берни дә күрмим. Мин—бар, мин—юк. Җирдә бугай үзем, йөзем генә әллә кая киткән. Әллә булган, әллә булмаган. Булгандыр ул, булгандыр. Дөньяга килгәндә, әнкәем сөйгәндә... Юк минем йөзем! Сез дә карамагыз көзгегә. Сезнең дә йөзегез юк. Үз йөзем булмагач, телем дә юк минем, үз телем булмагач, илем дә юк минем, үз илем дә булмагач... Үз йөземне, сезнең йөзне күреп сөенерменме бер? Белмим.

    — Кем ми-и-ин? ! Тавыш:

    — Син—ул мин, мин—ул си-и-ин...

    — Кем шаяра? Туктатыгыз бу уенны!

    — Тирә-юнең томан, тома-ан...

    — Бирегез көзге!

    — Ул ватылган инде, ватылга-ан...

    Мин—ак болыт. Җирсү хисе күңелдә. Сагындырган инде, ай-һай сагындырган.

    — Киттек, Җил!

    — Кая?

    — Туган җиргә.

    — Анда син кирәк түгел. Аны чүп үләне баскан.

    — Булсын, киттек, әйдә! Тавыш:

    — Тома-ан... Тирә-юнең тома-ан... Син югалдың инде, бала-ам. Бала-ам...

    Кемдер көлә:

    — Ха-ха-ха! Эзләсеннәр чүп арасыннан! Мин—ак болыт. Тәрәзләргә сарылып явам.

    — Күрегез мине, күреге-ез...

    Юк, беркем дә күрми мине. Сезне дә күрмиләр.

    — Мин чүп өстенә ява-а-ам! .. Эзләрсез мине чүп арасынна-ан! .. Эзләсеннәр безне чүп арасынна-ан! ..

    Заһид Мәхмүди
    повесть на татарском языке.
  • Заһид Мәхмүди:
  • Ак болыт (повесть)
  • Серле кунак (повесть)
  • Белмим (повесть)
  • Сары каеш – сары сагыш (повесть)
  • Мәхмүдиләр
  • Юморескалар
  • Фәлсәфә дәфтәреннән
  • Имтихан (фантастик хикәя)
  • Эзләмә (фантастик хикәя)
  • Җен тыкырыгы (фантастик хикәя)
  • Соңгы очрашу (фантастик хикәя)
  • Тәмуг чәчәге (фантастик хикәя)
  • Ахырзаман шаукымы (фантастик хикәя)
  • Мунча (фантастик хикәя)
  • Җансызларга - җан (фантастик хикәя)
  • Югалган ачыш (фантастик хикәя)
  • Айваз — Болгар улы (фантастик хикәя)
  • Ул җирне сагынган иде (фантастик хикәя)
  • Табип Бәйтулла (фантастик хикәя)
  • Профессор Мияугөл (фантастик хикәя)
  • Йолдызларга — йодрык (фантастик хикәя)
  • Җиңелү (фантастик хикәя)
  • Әхлаклылар каласы (фантастик хикәя)
  • Серле кеше (фантастик хикәя)
  • Шомлы гасыр (фантастик хикәя)
  • Яхшыга юрыйк, Мингол (фантастик хикәя)
  • Соңгы роман (фантастик хикәя)
  • Әче балан (повесть)
  • Елак агач (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх