• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Мөхәммәт Мәһдиев

    КЕШЕ КИТӘ — ҖЫРЫ КАЛА

    Повесть

    2 булек


    ...Чолганышта калган яралы Хисмәт Фин култыгы буендагы нарат урманы эченнән озак шуышты. Ничә сәгать? Ничә көн? Моны ул белмәде. Беренче көнне шуышканда кая таба барганын белмәде. Беренче бомбежка, беренче курку, беренче мәет күрү барысын да оныттырган иде. Аларның батальонына каршы диңгез буеннан танклар һөҗүм итте. Снаряд кыйпыл-чыгы Хисмәтнең тез башын чәлпәрәмә китерде, иптәшләре белән йөгереп барган Хисмәт нарат астындагы чокырга гөрселдәп барып төште. Иптәшләре яр буендагы зур валуннар артына йөгерделәр, Хисмәт алардан чокырда аерылып калды һәм бераздан аңын югалтты. Аңына килгәч шуышты да шуышты. Сугыш тавышы бөтенләй ераклашкан иде. Кара тәреле самолетлар нарат башларына тияр-тимәс кенә очып йөрделәр. Аларга атучы булмады. Димәк, фронт линиясе чигенгән. Төн узды. Икенче көнне Хисмәт валуннар арасыннан шуышып диңгез буена килде. Диңгез тыныч кына чупылдап утыра. Ләкин бу ни хәл? Хисмәт үз күзләренә ышанмады. Дулкын белән чыгарылган иске камына чүпләре арасында йөзләгән фуражкалар, бескозыркалар чайпала иде. Йа Алла! Күз күреме җирдә шулай баш киемнәре чайпала. Ә диңгез акчарлаклары берни дә булмагандай чиелдыйлар, уйныйлар.

    Хисмәт тешләрен кысты. Сүгенде. Флягасыннан бер йотым су эчте. Бүгенгә җитәрлек су бар. Ничек тә алга, үзебезнеке-ләргә таба шуышырга кирәк. Кояш чыккан як үзебезнеке.

    Ул көнне кич кояш бик кызарып батты. Диңгез буенча алтын күпер сузылды. Биек наратларның эре ылыслары алтын төсенә керделәр. Тукта, бу кайсы ай? Август ахырымы? Сентябрь башымы? Урман эче салкыная башлады. Тәнне дерелдәү басты. Бераздан эссе булып китте. Аннан төн җитте. Урманда ниндидер бер кош: төне буе кычкырды. Ул гел Хисмәт өстендә генә кычкырды. Бу кошның тавышы бик таныш иде. Бу кош... Бу кош... Бу — козгын. Хисмәтләрнең авылында ул мәчет аена кунып кычкыра иде. Камали карт шул козгын кычкырса бөтен тынычлыгын югалта, «мәет өмет итә ул, каһәр» дип, мәчет ишегалдына кереп, козгынны куркытып йөри иде. Тукта... Бу — Фин култыгы түгел, Атҗабар икән бит... Менә хикмәт. Менә мин сезгә сөйлим әле беренче бомбаның ничек төшкәнен...

    Хисмәттә гангрена башланган иде.

    Шул төнне ул аңын җуйды. Иртәгесен аны чолганышта калган ике сугышчы табып алдылар. Хисмәт аңына килеп күзен ачты. Саташам дип уйлады — күзен йомды. Тагын ачты. Ләкин саташмый икән. Аның авызына су тиереп торган сугышчыларның берсе Кара Чыршының Хәкимулла иде. Хисмәт ут кебек кызган куллары белән аның кулын кысты. Аннан зур пилотка кигән ябык кына рус егетенең кулын озак тотып ятты. Мондый вакытта сугышчылар берсен-берсе ташламыйлар — димәк, хәзер үлмәскә генә кирәк. Болай булгач булды.

    Көндез кыймылдарга ярамый иде. Чокырга урнаштылар да кичне көттеләр. Хәкимулла белән рус егете ботаклар җыеп носилка ясадылар. Бил каешларын өстерәү өчен көйләделәр. Хисмәтнең күңел күтәрелде. Рус егетенең әйтүенә караганда, фронт линиясе ун чакрым чамасы ераклыкта иде. Бу сүз күңелләрне җылытты. Көн озын булды, өч сугышчы комлы чокырда, нарат башларына карап, үткән тормышны искә алдылар. Хисмәт төштән соң кызыша башлады. Күзен йом-галап ятты. Иртәнге дәрте сүрелгәндәй булды. Берничә тапкыр үлем турында сөйләшеп алды.

    — Минем,— диде ул,— Миңнисамның ике айлык кызы бар. Зөлфия исемле. Син исән-сау кайтсаң — безнекеләрне күр. Безнең авылга бар. Ташлытауга да бар. Минем ничек үлгәнемне сөйлә.

    — Ә син теге вакытлар өчен бер дә оялма. Минем олы кыз Миңниса үзе чая булды. Мин сиңа ачу тотмадым. Теге көнне генә әтиең белән сүзгә килеп алдык та... Минем кыз чая булды. Үземә охшаган.

    — Мин бай күңелле булдым. Үлсәм дә үкенмим — теләгәнчә яшәп калдым. Сабантуй саен батыр калдым. Әти юаш, фәкыйрь күңелле кеше иде мәрхүм. Әни үткен хатын — мин шуңа охшаганмын. Мин усал булдым. Җыен чибәр кыз минеке булды. Бер кунак кыз янына кем барасына бәхәс чыккач, мин җиңдем. Үзебезнең авылның урамын чатнама суык көнне көпә-көндез кем яланаяк әйләнеп чыкса, шуңа була, дидек. Мин чыктым. Кунак кыз моны ишеткән дә хурланып елаган. Ә кичен мине күргәч һушсыз була язды. Чибәр идем. Мин җырлаганда карт-коры елый иде. Кунак кыз шул кичне үк үзе башлап чоланда суырып үпте. Егет булса шундый булсын, Диде.

    Икенче вакыт тагын шулай бәхәсләштек. Безнең авыл егетләре шундый, үзең беләсең. Бездә йорт саен бер шундый ташбаш. Чистай мишәрләреннән бер дә ким түгел. Анысында читтән кайткан алтын тешле бер укымышлы кыз иде. Анысы революция булгач. Бу юлы да мин җиңдем. Кем бер сарык бәрәнен ашап бетерә, кыз шуңа була, дидек. Бетердем. Алтын тешле кыз кич очрашкач рәхәтләнеп көлде. Син, егет, миңа бик ошыйсың, ну, сиңа укырга кирәк, диде. Шуның сүзе белән курсларда йөреп кайттым. Витсанитар булдым. Ул вакытта байтар дип йөртәләр иде.

    — Әти мәрхүм юаш кеше иде. Табак Камали дип йөрттеләр үзен. Уникенче елны безнең Атҗабарны кызыл әтәч ялап алды. Бөтен кешенең диярлек йорт-җире янды, әтинеке чит-тәрәк булгач зыян тимәде. Халык күрше-тирә авылларга чыгып китте. Халык ярдәм итә — Атҗабарлар урамга килеп керү белән кайсы он, бәрәңге, кайсы балта, пычкы, киез итек чыгарып бирә. Әти мәрхүмнең эче пошып ята. Беркөнне ул да тәртә башларын күмерләндерә дә Кара Чыршыга китә.

    — Кайсы авылдан? — дип сорыйлар.

    — Атҗабар,— ди бу, күзләрен сөртеп. Шуннан тегеңә бер табак биреп кайтаралар. Шул көннән башлап прозванҗә бирделәр. Үлүе дә кызык булды мескеннең. Бездә колхоз оештырырга килгән бер шәһәр егете фатирда торды. Көн саен иртән бәкегә төшеп су коена теге. Әти карт тегеннән сорый:

    — Нәрсәгә кирәк бу хикмәт? — ди. Егет әйтә, минем, ди, озак яшисем килә, ди, коммунизмны күрәсем килә, ди. Әти үлүдән бик курка иде — гомерен озынайтырга теләгән, күрәсең — беркөнне бу да бәкегә төшеп чумган. Йөгереп кайткан хут белән мич башына менеп яткан. Шул ятудан тормады мәрхүм...

    — Юк, мин алай яшәмәдем. Колхозда минем кадәр хезмәт көне эшләгән кеше булмады. Бәйрәмдә кунак җыймыйча

    калмадым. Минем әрдәнәгә өйгән ике еллык каен утыным гына калды. Ә син безнекеләрне күр. Минем карт әнине күр. Мин аның яраткан улы идем. Син чыгарсың... Чыгарсың...

    Кояш батар алдыннан Хисмәт саташа башлады. Яман сүгенде.

    — Ну, бу Алла да нәрсә карый икән, ә? Миңа бит нибары кырык дүрт яшь. Әнә безнең авылның Габделхәер карт әле дә яши — революциягә кадәр үк карт кеше иде инде. Беркеме юк. Үлем көтеп яши. Ник мине үтерә бу Алла, ә? Миндә ни дәхеле бар аның, тиомать! Ну теге дөньяга баргач чукынып үлсәм үләм, Гитлерны эзләп табам. Сукыр тәре! Әле минем җырлап яшәр вакытым бит! Едва ли ул исән калыр миңа эләксә. Едва ли... Едва ли...

    ...Сапер көрәкләре белән юеш комны казып, Хисмәтне күмделәр. Кабер өстенә нәкъ тегермән ташы төсле түгәрәк бер валунны шудырып бастырдылар. Караңгы төшкән, көнчыгышка таба барырга вакыт иде.

    Ә теге кош нарат башында һаман кычкырып калды...

    Миңлегалинең Гарәбстанда йөргәне күренә...

    Кырык беренче елның көзе кар бик иртә яуды да бөтен ашлык чүмәләләрен күмеп калдырды. Шомлы көз иде ул. Каз-үрдәкләрнең яшь карда тәпиләре алсуланып, гомер беткәнне сизеп адашып-аңгыраеп йөри башлаган көннәрендә кисәк кенә җылытты да куйды. Бер көн эчендә басу ала-тилә булып калды. Хәбирә карчыкның нәкъ шундый ала төстәге карт сыерын шул көнне кич әвеслек янында бүре буып китте. Иртәгесен, куе авыр томан таралгач, аны карарга халык җыелды. Карт иде инде. Җәйге кичләрдә мөгрәп кайта иде. Хәбирә карчыкның җил капкасы ачык булмаса, «өйдәләр-ме-е?» дигән сыман, зур күзләрен тәгәрәтеп, селәгәйле танавын капкага төртеп ыңгырашып тора иде. Ә хәзер... Комсыз бүре аның арт санын талаган, бугазын сыткан, хәтта сырт сөяген урталай өзәргә маташкан. Никадәр газаплангандыр сыер...

    — Сугыш хикмәте инде бу, ярман җиреннән әллә ниткән яллы бүреләр килгән, безнең бу тирәдә туп шартламагач, аларга тыныч инде, фәлән инде, төгән инде...— дип, бу хәбәрне ул көннәрдә авыл буенча Хәбирә карчык таратып йөрде. Имеш, узган атнада таң белән базарга баручылар елга буенда әллә нинди зур бозау кадәр өч бүре күргәннәр, үзләре яллы, үзләре аксыл-соры, ди...

    Бу хәбәр җитә калды. Тагын әллә кемнәр андый бүреләрне урман аланында чүннек янында да, имәнлек кырында да күргәннәр. Язгы ябагасы коелып бетмәгән ач бүренең эшләгән бу җинаяте бик күп имеш-мимешләрне өстерәде, җепшек көндә әвәләгән кар шикелле, әйләндергән саен үсте дә үсте. Ул ел әллә нинди тынгысыз, шомлы булды. Бер куркыныч хәбәрне икенчесе бастырып кына барды.

    Ул елгы кадәр зәһәр салкын кыш булганы юктыр. Иртә көн тудымы, карчык-коры хәл белешергә керешәләр.

    — Сугыштагы бәндәләрне кыру өчен инде бу суыклар, йа Хода! — дип авыр сулыйлар. Шуннан китә хәбәрләр... Германнар, имеш, Мәскәүдә икән инде. Аларны яклап төрек патшасы сугышасы, ди. Алдагы рамазан гаетенә Казан каласында чәй эчмәсәм, иманым кяфер булсын дип әйткән, ди анысы. Мин сугышсам, дин өчен сугышам дип әйтә, ди. Сугыш башларга түбәтәем селкенеп кенә тора дип әйтә, ди. Хәбәр артыннан хәбәр — берсе икенчесеннән куркынычрак. Калада төнлә кисәк кенә тригүбә ясыйлар, әллә ниткән утлы көлтәләр һавада йөриләр, ди. Калада картларны да сугышка җибәрәләр, ди. Тагын әллә ниләр, әллә нәрсәләр бар, ди. Аргы як Хәлиулланың да хаты килгән, ди. Кайда сугышканыбызны әйтергә ярамый, хатны пүләвәй почтага гына язасы, дигән. Ходаем, бөтен дөньясын пүле баскандыр инде. Мичкә киптерергә куелган кура җиләге ничек кимеп чыкса, сугыштан .без дә шулай чыгабыз дип әйткән, ди.

    Төннәрен урам тын була, утлар сүндерелә. Соңгы төннәрдә Фәхерниса карчыкның гына тонык ут яктысы күренә. Кышның шул зәһәр көннәрендә аның карап торган бер улы Миңлегалинең үлгән хәбәре килде. Күрше авыл егете: «Миңлегалине үз кулым белән җирләдем, немец минасына шартлап харап булды, әнисенә әйтегез»,— дип язган иде. Ләкин ул хат килгән көнне Фәхерниса карчыкка биш-алты юллык кына кара пичәтле кәгазь килеп төште. Атларга кичке башак биреп кайтканда — ул Миңлегали урынына ат караучы булып калган иде — хат ташучы аңа шул кәгазьне тоттырып чыгып китте. Язу танымаса да, ана йөрәге аның нәрсә турында икәнен сизде, тез буыннарының җегәре китте, ләкин күзенә яшь килмәде. Ул икенче көнне, Миңлегалинең яратып җигә торган бурлы атына башак биргәндә, атның башын кочаклап озак елады, ул көнне бурлыга онны бер соскычка күбрәк сипте. Шуннан соң аның йокысы качты, гел төнлә белән Миңлегали кайтып кергән кебек була: капка-койма шыгырдап алса да, салкыннан өй бүрәнәсе шартласа да ул күзен ача, ишеккә озак карап тора, кысып куелган бишле лампаның филтәсен күтәрә төптә, ләкин Миңлегали юк, ишек кырыенда, кәтүктән эшләнгән чөйдә аның пальтосы гына эленеп тора.

    Фәхерниса карчык гомер буена эш яратты, малаем кешедән ким булмасын дип, тол көенчә тырышып карап үстерде. Дин тотмады, юк-барга ышанмады, ләкин әйтеп бетермәслек кайгы аны какшата язды, ул беркөн эштән кайтышлый Хәбирә карчыкның карындык тәрәзәсен какты. Тышын таракан кимергән Коръәнне карчык озак актарды, бер аятен гарәпчә мыгырданып, корышкан бармагы белән йөртеп чыкты да тамак кырып тезде:

    — Вау килсә бәхетле булыр, халык арасында кадерле булыр, капкадан кергәндә зәхмәт җиле кагылган булган, сул ягында бер авыруы булган, анысы бер усал хатынның күзе төшкәннән. Үлмәсә әле дә исән буласы икән, исән булса Гарәб-станда җимешлектә йөрүе күренә,— дип, эшлекле кыяфәт белән Коръәнне киштәгә алып куйды.

    ...Таң атканчы Фәхерниса карчыкның уты шулай яна, ә салкын төн сорылана башлагач, ана зирәк йокыга тала, ләкин нәкъ шулвакыт, әкрен генә ишек ачылып, Миңлегали килеп керә дә йомшак тавыш белән:

    — Әни, әни, мин атларга башак бирергә соңга калганмын бит,—• дип, әнисенең баш очына килеп юрганына кагыла, Фәхерниса карчык ниндидер бер йөрәк рәхәте белән җылынып сискәнеп уянып китә, күзен ача — аһ, ул Миңлегали түгел, юрган өстенә аның бердәнбер иптәше — әдрәс мәчесе сикереп менгән икән. Стена сәгате авыр герен идәнгә таба өстерәп тектек килә, тын өйдә аның тавышы «юк-юк» дигән кебек булып ишетелә. Фәхерниса карчык урыныннан тора, «юк шул, бәбкәм, юк» дип авыр сулый, кемдер йөрәккә салкын су коя, йөрәк туктагандай итә, баш шаулый... Ул акрын гына ат абзарларына таба атлый, эш вакытында ачы хәсрәт онытылып
    тора. Менә ул ат абзары янындагы инешкә аркылы салынган күпер өстенә кергәч туктый, күпер канатына сөялеп хәл ала, тагын уйга кала... Миңлегали сугышка чыгып киткәндә ул баш өянәге килеп авырып ята иде. Улын төн йокламыйча әзерләде, иртәнге чәйдән соң, баш чатнавына чыдый алмыйча, ян сәкегә менеп ауды. Иптәшләрен белешергә дип чыгып киткән Миңлегали бераздан кызмача кайтып керде. Бичара бала! Аның үз гомерендә кызмача көе әнисенә күренгәне юк иде... Ана белән ул икәүләп елый-елый капчык тутырдылар, улы әнисен урынына яткырды да ике кулын биреп күреште һәм читкә карап кына:

    — Әни... күрешә алмасак ни... яме... бәхил булышыйк...— дип, нәрсәдер бутады, капчыгын җитез генә күтәреп, кулъяулыгы белән күзләрен сөртә-сөртә чыгып китте. Капка төбендә шөлдерле атлар ярсып тыпырдаша, аргы як егете Миңлегалинең кызыл чәчәкле сатин белән эшләнгән тальянын өзелердәй итеп тарта, бер эт җиргә чүгә-чүгә күккә карап елый иде. Тимер ходлы арба менә шул күпергә килеп кергәч, Миңлегали, дилбегәне үз кулына алып, атларны кисәк кенә туктатты да кепкасын салып арбага ыргытты һәм туры тау башына, әнисе янына йортка таба йөгерде. Килеп керүгә әнисе яткан сәке янына тезләнде һәм, карт ананы күкрәгенә кысып, күз яшенә тыгыла-тыгыла җырлады:

    Без китәрбез ахырыдай Чуен юллар аркылы шул, Чуен юллар аркылы. Өстемдәге ак күлмәгем ,

    Кәфен булыр, ахры.

    Шулай җырлады да йөгереп үк чыгып китте, өйдә коточкыч шомлы тынлык урнашты, тик мәче генә ишек яңагына үрелә-үрелә тырмаша иде. Яңгыр булыр ахрысы, яңгыр. И бала, бала... Арбада утырган иптәш егете алты айдан соң аның кулларын, аякларын җыеп күмәчәген ул чакта кем уйлаган... Юньле бала иде Миңлегали. Үләренә бер атна кала гына командирларыннан Фәхерниса карчыкның үз исеменә хат килгән иде.

    — Әби,— дигән иде командир,— бик батыр ул үстергәнсең, командование сиңа кат-кат рәхмәт укый, андый егетләр белән бу сугышта без һичшиксез юлбасарларны дөмектерәбез.


    Ул көнне Фәхерниса карчык мичкә мул якты, кәрзин сандык төбеннән күптән салып куйган меңенче чәйнең почмагын китеп алды да, лепердәп кенә самавыр кайнагач, күрше-күләнне чәйгә дәште. Күңелле иде ул көн! Әй гөнаһ шомлыгы Гитлер, муеның чыксачы, актык минутларыңда авызыңа су тидерүчедән мәхрүм булсаңчы! Ярабби, дөньядан имансыз үтсәңче! Шулвакыт әче таң җиле исеп китә, еракта карның таң кызыллыгы белән тоташкан җирендә ниндидер шөбһәле тавыш ишетелеп куя:

    — Та-та-та, та-та-та,— дип көйли. Ул тавыш, әллә ничек шунда, сугыш кырыннан килгәндәй тоела, бәлки, чыннан да, тын куыра торган җил ул тавышларны монда сугыш кырыннан ук алып киләдер.

    — Та-та-та, так-так-так...

    Бәлки ул сугыш тавышы да түгелдер, күрше колхозның төнге сменадагы молотилкасы тавышыдыр, ләкин нигәдер ул тавыш бик шомлы, бик куркыныч булып ишетелә... Шул тавыш колакка килеп кергән саен кар өстенә бер кеше егыладыр, кар өстенә кып-кызыл булып кан саркыйдыр кебек тоела...

    Тишек чиләгенең суы агып беткәч, җиңеләйгән кое сиртмәсе авыр шыгырдап икенче якка авыша, коры агач тавышы салкын төн тынлыгын кистереп-кистереп еракка яңгырый:

    — Шулайдыр, шулайдыр,— дигән кебек ишетелә. Чорма тәрәзәләрен алландырып таң сызылганда, Фәхерниса

    карчык ат абзарларына барып җитә.

    Игеннәрне кем җыяр?

    Бер әвеннән утыз пот чамасы арыш чыга...

    Әвен киптерәләр, чабагач белән суктыралар, аннан суырып Ташлытау элеваторына озаталар. Халыкның күңел көрәя — теше таза булган кеше арып: башагын уып ашый, эштән кайтышлый янгын сарае янындагы агач мичкәгә ятып су эчәләр. Карт-коры гына хәлсез.

    Курск сугышында яраланып госпитальдә ятканнан соң, гвардия өлкән сержанты Тимерхан авылга кайтып төште. Титак-титак атлап бөтен авылны йөреп чыкты, басуларны әйләнде, амбар-ат абзарларына сугылды. Көннәр бик кызу тора, игеннәр дә ярыйсы гына. Тик халык ач — бөтенесенең күзендә нур беткән, уен-көлке, җыр ишетелми. Эссе көнне ачлык аеруча яман хәл. Ачлыкның шундый бер вакыты җитә, инде ашыйсы килми, ә берөзлексез сусата. Янгын сараенда каравыл торган Шәйхи карт Тимерханга үзләренең хәлен аңлатты: карчыгы бүген, он капчыгын кайчы белән турап, аш салырга калган.

    Партия райкомында военкоматка учетка баскан көнне үк Тимерханга әйтеп кайтардылар: кайтуга колхозыңны кабул ит, теге карт бик тырышып эшләде, дәүләткә икмәк тапшыру буенча Кара Чыршы колхозы районда беренче булды, ләкин яшьрәк кеше кирәк иде, диделәр. Идарә утырышында Шәях-мәт колхозның эшләрен тапшырды. Амбарда бер бөртек ашлык юк; подвалда бер бөртек бәрәңге юк; җигү атлары бөтен колхозына тугыз баш; эш үгезләре — таналары — унике баш. Халык ач һәм башкалар...

    Икенче көнне үк Тимерхан, әвеннән чыккан арышны тарттырып, халыкка аванс бирде. Хезмәт көне мул булган кешеләрдән алтышар кило он алучылар булды. Өченче көн иртән сәгать дүрткә Тимерханны райком бюросына чакырдылар. Тимерхан гимнастеркасын үтүкләде, орденнарын, медальләрен кадады. Яңа председатель буларак, беренче мәртәбә бөтен формасын туры китереп күренергә уйлады. Сугыш башланганда беренче секретарь булып эшләгән яшь кеше әле дә монда икән. Ләкин аны өлкә комитеты пленумына чакырганнар. Бюроны икенче секретарь алып бара.

    Бу кеше — Тимерханга танып:. Зур башлы, зур борынлы. Фамилиясе — Хәйруллин. Утызынчы елларда берничә авылда избач булып эшләп йөргән иде. Аның исемен дә, фамилиясен дә белүче булмады, «ызбач» дип кенә йөртәләр иде. Фамилиясен белгән кешеләр дә, һәрвакыт башка Хәйруллиннар белән бутамас өчен, «баш» Хәйруллин дип йөртәләр иде. Сугыш башлангач ук Хәйруллинга бронь биргәннәр дип сөйләделәр. Тик-томал зур борынлы кешенең «бронь» алуы халык арасында мәзәгрәк яңгырады. «Ызбачка борын биргәннәр» дип исләре дә китмичә сөйләп йөрделәр ул вакытта...

    Хәйруллин зур борынына күзлек элеп куйган да кешеләргә күзлек өстеннән карый. Алдында ике-өч пачка «Беломор». Өстендә китель. Полковник дип белерсең!

    — Иптәш Вәлетдинов...

    Тимерханның күзен кан басты, ул калтырана башлады. Менә бер секундка хәтер тау кадәр әйберне актарып алды. Менә кырык өченче елның июль киче рота командиры тран-шеяда коммунистлар белән сөйләшә, һөҗүм сәгате якынлаша, иптәш коммунистлар, ди. Коммунистлар исеменнән рота парторгы Вәлетдинов сөйли. Тырышып, дулкынланып сөйли...

    — Өйдә калган аналарыбыз, сабый балаларыбыз хакына актык сулышыбызга кадәр көрәшербез...

    Ә аннан таң атканда тревога булды. Тимерхан күзен ачканда күк йөзе үкерә, көнчыгышны горизонт артындагы кояшның нурлары кып-кызыл төскә керткән, җир гүли иде. Бу — бөтен дөньяга мәшһүр Курск һөҗүме башланган минут иде...

    Каяндыр салкын, җансыз тавыш ишетелде.

    — Партбилетыгызны куегыз, иптәш Вәлетдинов... Тимерхан кинәт кенә озын өстәлне этеп җибәрде. Өстәл

    кырындагы лар сискәнеп киттеләр.

    — Партбилетымнымы? Партбилетмы сезгә, иптәш Хәйрул-лин? — ул үз тавышын үзе танымады.— Минем партбилетым кирәкмени сезгә, тыл герое? Менә сиңа, Хәйруллин, менә... Кулыңны башта «Гөлҗиһан»* сабыны белән ю!.. Менә сиңа, күрдеңме?

    ...Райком коймасына бәйләп куйган атына сикереп менгән Тимерхан Ташлытауны ничек чыгып киткәнен белмәде. Җылы яңгырдан соң ялт итеп кояш чыккан, урамда пычрак, җан-фәрманга чапкан ат тоягыннан чәчрәгән сыек балчык әллә кайларга оча иде.

    * Егерменче елларда Казан химкомбинаты чыгарган исле сабын. Аның кәгазендә бик матур татар кызы рәсеме булып, «Гөлҗиһан» дип исеме дә бирелгән иде.

    — Йә,— диде ул, Тимерханның эше турында бюро членнарыннан бер хатын-кыз сөйләп биргәч,— йә, аклану өчен нәрсә әйтә аласың?

    Тимерханның үпкәсе тамак төбенә күтәрелде. Мөмкин кадәр тыныч булырга кирәк иде.

    — Беренчедән,— диде ул,— мин суд каршында тормыйм, ә үземнең партиядәшләрем янында басып торам.

    Хәйруллин аңа мыскыллы караш ташлады:

    — Нәрсә, икенче сүзең дә бармыни?

    — Әйе бар, иптәш секретарь. Мин ике ел ут астында йөрдем, минем белән Жуков һәм Рокоссовский сөйләшкәне бар, ләкин алар да миңа «сез» дип дәштеләр.

    Хәйруллин нервланып папироска ябышты:

    — Йә, йә син... Сез... бик остармагыз монда. Сез нәрсә, әллә фронттан кайттым дигәч тә, теләсә нәрсә эшләп йөреп булыр дип уйлыйсызмы? Җинаятегез турында сөйләгез! Сезгә кем рөхсәт бирде аванс өләшергә? Безнең указаниене ни өчен көтмәдегез? Шулмы сезнең фронттагы иптәшләрегезгә ярдәм итүегез? — Хәйруллин, калтыранып, пышылдауга күчте.— Коммунист, понимаете ли...

    Ул берөзлексез папиросын чәйнәде:

    — Кара Чыршы колхозы председателенә бюро членнарының сораулары бармы?

    Тимерханның эше турында сөйләп биргән хатын тамагын кырды. Бу —районның прокуроры Улибаева икән.

    — Сораулар юк,— диде ул, карандашын өстәлгә бәрә-бәрә,— мәсьәлә ачык. Вәлетдинов Тимерхан партиядә кала алмый. Йомшак күңелле булуны партия безгә гафу итмәс. Карарбыз, алдарак ничек эшләр.

    Урындыклар шыгырдап куйды.

    Ачык тәрәзәдән тышта коеп яңгыр ява башлаганы ишетелде. Барысы да тышка таба борылдылар.

    — Да-а, кызыл обоз киләсе көн иде бит бүген,— диде Хәйруллин, папиросын чәйнәп,— болай булса эш харап.

    Улибаева кулындагы карандашын өстәлгә бәрде.

    — Алласын да тотып... фәлән итәргә...— Ул яман сүгенде.

    Тимерхан тетрәнеп китте. Алай икән... Болар сугыш вакытында шулайрак өйрәнгәннәр икән... Хәзер хатын-кызлар да сүгенә икән. Ләкин яңгыр бик кирәк иде бит әле. Бәрәңгеләр көеп ята иде. Анысын ник уйламыйлар?

    Хәйруллин сәгатенә карады:

    — Ярар, иптәшләр, башка фикерләр юкмы? Кем дә кем... Бертавыштан. Иптәш Вәлетдинов, партбилетыгызны куегыз.

    Тимерханның күз аллары караңгыланды. Тукта, бу бик таныш картина бит. Кайда булды соң әле мондый хәл? Әһә, госпитальдә ятканда ул «Күтәрелгән чирәм» дигән романны укыган иде. Анда да партбилетны чыгарып салырга әйтәләр...

    Әһә,әһә...

    Ул көнне идарәдә әвенне тәүлегенә ике тапкыр куярга дип карар кабул ителде. Шәяхмәт әвен киптерүче итеп билгеләнде. Элеккеге председатель өчен яңа тормыш башланып китте. Ул төнлә мич яга, әвен ташы өстеннән башакларны җыеп ала, мичкә ут җибәрә.

    Әвен өеп бетергәч, кайвакытта аның янына янгын сараенда торучы абыйсы Шәйхи карт та килеп утыра.

    — Пожар-фәләннән берүк үзе сакласын, чамалап эшлә,— дип, башта кырыс кына сөйләшә. Әвенне бер кат әйләнеп чыга, мич алларын тикшерә. Мич каршына утырып, гадәт буенча сугыш хәлләре турында сүз куерта башлыйлар.

    Шәйхи карт сугыш башланганнан бирле Германия турында гына сөйли.

    — Ярманда түлке машина күп инде анда,— ди.— Батырлыкка безнең солдатка чыкмый инде чыгуын, әмма ләкин тегеләр машина күп булу белән алдыралар. Аларның бит тегендә-монда барганда карты-карчыгы да бисәпилкегә генә утырып чаба.

    Мичтә ак чыршы утыны шартлап яна, ике туган берсен-берсе бүлдермичә генә сугышка кадәрге тормышны, мул ризыкны, рәхәт көнне, тыныч төнне искә алалар. Шәйхи карт матур сөйли. Аның бик кызык бер гадәте бар: ул чиктән тыш арпа коймагын ярата, хәзер шуны сагына. Сүзгә керешсә, шуны телгә алмый калмый.

    — Нәй Алла, эштән кайтышыңа һәйбәт такта чәй пешеп, табада арпа коймагы чыжлап утырсын иде,— ди. Әйтүен дә ул аны үзенчә, «арпы» коймагы дигән төслерәк итеп әйтә.— Менә бу тормыш нәрсә инде? Ашарга утырсаң, мин сиңа әйтим, алдыңда кычыткан ашы. Ә бүтән нәрсә юк. Иллә мәгәр, күзе чыккыры Гитлерны әйтәм, җимерде тормышны, дәргаһтан сөрелгән. Сугыш беткәч, менә әйткән иде диярсең, иртәнге чәйне кайнар арпа коймагыннан бантка эчмәм.

    Ут янында утырып, Шәйхи картның буыннары йомшый. Җитмешне узган картка каланча башына менеп сәгать сугуы көч җитмәслек эш булып тоела.

    — Бар, улым, вакыт җиткән булса, берәрне бәреп төш әле,— дип, ул аны җае килгәндә янындагы малай-шалайга куша. Төннәрен ул зирәк була, әмма иртәнге якта аны йончыта, вата башлый. Кайчакларда аны сәгать исәбен дә буташтыргалый дип сөйлиләр. Имеш, унбер, унике тирәсенә китсә, астагы кешеләргә санап торырга әйтеп менеп китә икән. Шулай берчак җитте дип кычкырырга онытканнар да, ул берне артык суккан.

    — Җитте, артык булды,— дип кычкырулары булган, Шәйхи карт чигереп алам дип тагын берне суккан. Барлыгы әллә 14, әллә 15 булган. Ләкин коры, җилле көннәрдә каланча башыннан аны чакырып та төшерә алмыйсың. Әле бер якка, әле икенче якка борыл галап, ул акрын гына көйләп утыра:

    Атландым атның биленә, Киттем Ярман җиренә. Ярман җире яшел үлән— Әллә кайтам, әллә үләм.

    Янгын сараендагы атларның фураж аз булу аркасында бик ябыкканнарын ул әрнеп сөйли. Солыны — җиз кадак, онны — тузан, бәрәңгене йомры дип атый.

    — Җиз кадак белән тузан кермәсә, ат — ат булмый инде ул, йомры — ат ризыгы түгел,— ди.

    Таң алдыннан мич янып бетә, Шәяхмәт кисәү төяргә түбән төшеп китә. Шәйхи карт сәгать сугарга каланчага таба атлый. Карт-коры бүген аеруча борчулы: яше җиткән иң таза егетләр иртән торуга сугышка китәргә тиешләр. Моның кадәр игеннәрне кемнәр җыяр? Кемнәр эш итәр?

    ...Приемда каралып кайткан егетләр авылда нибары ике көн ял иттеләр. Хәл кадәренчә кунакка йөрештеләр, кибеттән һәрберсенә исемлек белән берәр чирек аракы сатып бирелде. Яңа гына мыек тибә башлаган яшь чырайлы бумадайларның бүген-иртәгә ут эченә барып керәчәгенә ышану бик кыен иде. Хәер, алар үзләре дә егет булып әллә ни кыланып йөри алмадылар, бар ятканнары ат абзарлары тирәсе булды. Үзләренең атларын яшь малайларга тапшырдылар, атларның холык-гадәтләре турында тәмләп сөйләделәр, сбруйларын караштылар. Бары тик иртәгә фронтка китәсе кичне генә түбән очта Әхмәтзарифны туры китереп, кайсыларыдыр дөмбәсләгән. Нәрсә өчен булган ул, тегенең туган елын үзгәртеп сугыштан калганы өченме, әллә башка сәбәп беләнме, моны берәү дә белә алмады.

    Иртәгесен бөтен халык кырда вакытта рекрутлар, атка төялеп, бер тапкыр урам әйләнделәр. Аларның күбесе әле

    урамнан гармун белән үз гомерендә беренче тапкыр җырлап узгандыр. Шуңадыр, ахрысы, тавышлары бик сыек ишетелә иде. Ничектер, аларның тавышы сентябрь башында кычкыра бантлаган яшь әтәчләр тавышын хәтерләтте ул көнне.

    Аларның ак кулъяулыклары арыш басуы эченнән шактый вакыт күренеп барды. Әвен янында Шәяхмәт, кулын каш өстенә куеп:

    — Хәерле юл, балакайлар, сугышны бетереп кайтыгыз,— дип, озак карап торды. Каланча башында Шәйхи карт, яшьләр киткән юлга карап, шактый моңаеп утырды. Ат дугасы күмелерлек арыш эченнән яшьләрнең соңгы җырлары ишетелде:

    И алма бит, алма бит, Алма битләр кала бит. Алма битләр калмас иде — Военкомат ала бит.

    Авылда кемдер өздереп-өздереп тальян тартты, ераклашып барган тальян тавышы белән ул тавыш бергә кушылып тыныч замандагы Сабантуйны хәтерләтте. Ишегалларында, капка төпләрендә нәселсез авыл этләре күккә карап еладылар, шыңшыдылар. Көн бөркүләнде, иген басуы эчендә чумып утырган авыл тагын да ятимләнеп, моңаеп калды. Дөньяны авыр тынлык басты.

    Мәйсүфә карчыкның башы шаулады...

    Күрәчәгең булса күркә сөярсең, дигәннәр.

    Тимерхан бөтен күрәчәкне инде Сталинград белән Курск дугасында күреп бетердем дип уйлаган иде. Менә монда икән ул тормышның чыны... Фронтта, ичмасам, ашау кайгысы булмады: армия тук иде. Өс-баш Сталинград сугышы алдыннан бик шәбәйде. Фронт нормасы — йөзәр граммга кадәр бирәләр иде. Бөтен куркыныч шунда: үлем синең күзеңә текәлеп карап тора. Син аның сулышын сизәсең. Үлем куркынычы сиңа һәр минут кайнар сулышын өреп тора.

    Ә монда... Монда үлем үзе читтәрәк. Ул каядыр басу артыннан салкын гына карап тора. Ул акрын килә. Әмма ышанычлы килә. Фронттагы үлемне бер минут эчендә читкә куып була, самолетлар эскадрильясы күтәрелеп, танклар алга барганда яки бик көчле артподготовка барганда үлем чигенеп

    Госпитальдән Хәкимулла кайтып төште. Ике култык таягына арык гәүдәсен салган, бер аяксыз, күзе бәйләүле. Пуля колак яныннан кереп бер күзне, яңак сөяген, борынны, теш казнасын җимереп чыккан. Юлда очраса танырлык түгел. Яраланып яткан урынга якын гына бомба төшеп ярылган. Кеше җаны — эт җаны икән. Контузия алган — шулай да исән калган. Арык, сөякчел. Үгез җигеп элеваторга ашлык илтә барган малайлар аны Васфикамал капкасына кадәр утыртып алып кайттылар. Беренче көнне сүз күп булды. Хәкимулла кисәк кенә начарланып китте. Күрешергә кергән Тимерханны танымады. Дер-дер калтырап:

    — Менә мин шушылай булдым инде, старшой,— дип, сыңар күзеннән яшь коя бантлады.

    Васфикамал белән Зәйнәб түти йөгерешеп өс-баш хәзерләделәр, юк ризыкны бар итеп нәрсәдер пешерделәр, мунча яктылар. Каенатасы Заһри кичен бер ярты күтәреп килде. Бер стакан салгач, Хәкимулла бөтенләй саташты. Аракының калганын җыеп куйдылар.

    — Йә улым, ниләр күрдең, кайда яраландың,— дип, Зәйнәб түти белән Шәяхмәт гарип улларының ике ягына утырдылар. Хәкимулла калтырый башлады.

    — Менә мин шушылай булдым инде, братцы,— дип елап җибәрде. Өйдәгеләр тешләрен кысып читкә борылдылар, яшь сыктылар.

    — Мин Харьковны беренче алганда иң беренче звут белән кердем,— диде Хәкимулла, бераз аңы кайткач.

    — Йә, йә, шуннан...

    — Шуннан...— Ул тагын башын дерелдәтте...— Шуннан самолетлар килде... И на фиг... Мин шуннан соңгысын белмим.

    Васфикамал аның тезендәге улы Нәриманны саклык өчен үз алдына алды.

    — Куркыныч булдымы? — диде ул, күз яшьләрен алъяпкыч итәге белән сөртеп.

    — Куркыныч. Башта куркыныч. Беренче көнне бернәрсә белмичә ятабыз. Тып-тын. Анысы Фин култыгында. Кисәк

    тора. Монда исә ул кояшлы көнне дә, яңгырлы көнне дә теш ыржайтып басу читеннән авылга карап тора. Салкын сулышын өрә... кенә самолет — и бах... На фиг... Гитлерның җанын фәлән итим... На фиг...

    Йортта ашарга юк иде. Хәкимулланы, көн саен арбага утыртып, Васфикамал борчак җиренә алып йөрде. Үзе борчак чаба, Хәкимулла борчак чүмәләсе янында кузак ярып ашый. Янына килгән кешеләргә сугыш хәлләрен сөйли.

    — Мин Харьковны беренче азат иткәндә беренче звут белән кердем,— ди.— Шуннан самолетлар килде дә, мин шуннан соңгысын белмим...

    Кырда эшләгән берничә карчык ураза тотып маташалар. Сәхәргә алабута кушылган арыш оныннан талкан болгаталар да көне буе кырда ачка кибегәләр. Шәйхи карт боларны бик кызгана.

    — Арыш белән бодай башы уып ашаганнан ураза ачылмый,— ди ул, халык янына килгәч.— Иллә мәгәр инде тоз белән таракан җимешен авызга да алырга ярамый. Алар инде уразаңны чәнчелдереп кенә куялар...

    Бу мәсьәләдә борчылырлык урын юк — тоз да, җимеш тә сугыш башланганнан бирле күренмиләр иде.

    Заһри да ураза тотты. Беркөнне авыл аркылы узучы хәрбиләр машина белән туктап аларда әбәд ашадылар.

    Арадан берсе татар егете иде.

    — Мә, абзый, тот безнең хөрмәткә бер стакан,— дип, өлкән лейтенант уразалы Заһриның кулына аракы бирде. Заһри, бисмилласын әйтеп, стаканны алды да, өстенә кәгазь каплап, шкафка яшерде.

    — Мин, энекәш, ураза шул,— диде ул, төкереген йотып.— Ну, кич белән авыз ачкач җиббәрәбез аны, боерган булса, җиббәрәбез...— Хәер, Заһриның уразасы да кешенеке төсле түгел иде.

    Август урталарында Тимерханны өлкә комитетына чакырдылар. Юлда барганда Тимерхан борчылмады. Чөнки беренче секретарьның бу эш өчен Хәйруллинны кыздырганын, гомумән, бу эшне ашыгыч рәвештә әвәләп ташлаган өчен бюро членнарына ризасызлык белдергәнен ишеткән иде. Тик озак тотмасалар гына ярар иде. Шушы атнада арыш эскертләүне хәл итәргә кирәк. Эскертләгән арыш — яртылаш амбарга кергән арыш. Бер көндә эшне бетерсәләр ярар иде... Бюро башланырга ике сәгать кала аны ак чәчле бер хатын-кыз чакырып алды. Буфетта ашарга талон бирде. Комиссиядә өчесе дә өлкән

    яшьтәге кешеләр, берсе кителенә өч рәт орден шакмаклары таккан, сыңар куллы иде.

    — Йә инде иптәш Вәлетдинов, нигә алай җитәкче работникны мәсхәрә итәсез? — дип сүз башлады сыңар куллы.— Сезнең белән безгәме соң инде алай кыланырга? Кайсы участокта булдыгыз? Алтмыш икенче армиядәмени? Ну, ну, генерал Родимцевның штабында булгаладым. Менә бит кайда йөргәнбез. Аванс мәсьәләсенә сез нәкъ менә коммунистларча эшләгәнсез. Шулай. Һәрнәрсәнең чиге бар. Без өлкә комитетында ул турыда сөйләштек. Безнең өчен бүген һәр колхозчы — фронтовик. Ә Хәйруллинны оскорбить иткәнсез. Теге действиегез — мальчишество. Без бит — фронтовиклар. Маркаңны төшермәскә иде...

    Өлкә бюросында эшне шушы сыңар куллы аңлатты. Тимерхан интек катында күзлеген ялтыратып пуфылдап утырган кешене танып алды: Хәйруллин икән. Өлкә комитеты секретаре түрдә үк иде, Тимерхан аның йөзен ныклап күрмәде. Бюро членнарыннан ул бер-ике генералны гына күреп алды. Калганнары күз алдында бөтенесе бергә кушылдылар. Барлыгы өч минут вакыт үтте.

    — Аңлашылды,— диде өлкә секретаре.— Аңлашылды. Иптәш Хәйруллин! Без сезне өч ел өйрәттек — бер файдасы да тимәгән, күрәсең. Йә, сез нәрсә дип анда патшачык булдыгыз? Сез нәрсә, Людовик шикелле «Государство — это я» димәкче буласызмы әллә? Үзегезнең коммунистыгызны шул посту-покка кадәр җиткерү — бу нәрсә? Кадрлар белән эш итә белүме? Бу — тәрбияме? Кайтыгыз, иптәш Вәлетдинов, эшләгез. Икмәкне дәүләткә күбрәк бирегез. Ләкин колхозчының да ашказаны барын онытмагыз. Әйе, әйе. Колхозчының да нәкъ беренче секретарьныкы кебек ашказаны бар. Ләкин нервларны авызлыклый белергә дә өйрәнегез...

    Суга төшкән тавык кебек калтыранган, агарынган Хәйруллин кием элгечләре янында Тимерханның җиңеннән тартты.

    — Слушай,— диде ул,— слушай, Вәлетдинов. Син ир кеше, мин ир кеше, давай баба булмыйк. Онытыйк без моны. Безгә киләчәктә дә бергә эшлисе бар. Әйдә поездга кадәр берәр җиргә кереп утырыйк. Ирләр булыйк. Бергә яшисе бар...

    Тимерхан каршы килмәде. Ләкин ресторанга кереп утырып тәмәке кабызгач та сүз ябышмады. Тимерхан элек-электәннән бу кешене яратмый иде. Әле кырыгынчы елларда ук бу кеше

    Кара Чыршыга килеп лекцияләр укып йөргән иде. Бер килгәндә ул «Ислам дине һәм хатын-кыз» дигән темага лекция укыса, икенчесендә «Дуңгыз — ит фабрикасы» яки «Воро-шиловча төз ату — оборона куәтенең нигезе» дигән темага укый иде.

    Калын муенлы таза ир, җилкәсенә ак сөлге салып, өстәл янына килеп басты. Колак артына карандаш кыстырган, кызыл битле, оятсыз карашлы. Шулвакыт Тимерханның башына бер хәтәр план килде. Менюны карап чыкты да ул шунда булган бөтен нәрсәгә заказ бирде.

    Официант гаҗәпләнмәде. Фронттан кайткан гимнастеркалы егетләр арасында мондый заказчиклар очрый иде Ул ашыга-ашыга язды.

    — Так. Бер литр коньягың — ике йөз илле тәңкә. Ике тавыгың — йөз егермешәр тәңкәдән — ике йөз кырык тәңкә. Бер кило алмаң...

    ...Кыздылар. Ни район бюросы турында, ни өлкә бюросы турында ләм-мим сүз булмады. Хәйруллин сугып: вакытында курортка бару мәсьәләсенең бөтенләй кыенлашканын сөйләп утырды. Ул күп чөмерде, исерде. «Без тегеләй иттек, болай иттек»,— дип, үзенең тылдагы хезмәтен мактады. Иң авыры бездә булды, диде. Сездә нәрсә ул, орден тагып кайтучыларның складта сабын биреп торып сугышны уздырганнары да бар, дип Тимерханның йөрәгенә тоз салды.

    Тимерхан сәгатенә карады. Поезд китәргә бер сәгать вакыт бар иде. Ул урыныннан торды.

    — Ну, ярый, иптәш Хәйруллин,— диде ул,— гаеп итештән булмасын. Мин хезмәт көненә эшлим, үзегез беләсез. Расчет мәсьәләсен онытмагыз,— дип, җил-җил чыгып китте.

    ...Ахырдан, Ташлытауга кайткач, тар бер мәҗлестә Хәй-руллинны хурлыгыннан үкереп-үкереп елаган дип сөйләделәр. Хәер, ул вакыйгадан соң бер атна үттеме-юкмы, аны секретарьлык эшеннән азат иттеләр. Күп тә үтми, ул тишекле бер тиен кебек, Кара Чыршыга лекция белән килде. Ике көн рәттән кичен лекция укыды. Беренче көнне «Башка планеталарда тереклек бармы?» дигән темага-лекция укыды. Көндез уракчылар янына барып, «Төшкә ышанырга ярыймы» дигән темага нәрсәдер сөйләп кайтты.

    Китәсе көнне командировочный кәгазенә кул куйдырырга Тимерхан янына керде. Берни дә хәтерләмәгәндәй, зур авызын ерып елмайды, киң каеш белән буып куйган гимнастеркасын артка таба җыя-җыя күреште.

    — Менә мин монда да килеп чыктым әле,— диде. Тимерхан дәүләткә ашлык тапшыруның барышын өйрәнеп

    төтенгә чумып утыра иде, аңа күтәрелеп карады, кашларын җыерды.

    — Әйе, иптәш Хәйруллин,— диде ул,— сез нәкъ ачлык афәте кебек: бөтен җирдә дә бар...

    Әйе, башка планеталарда тереклек мәсьәләсенә кадәр Кара Чыршыдагы тереклекне сакларга кирәк иде. Кичә ферма көтүчеләре шешенгәннәр. Бүген ал арга аванс он бирмичә ярамый. Хәкимулла авыр хәлдә ята. Аңа каяндыр бодай оны юнәтергә кирәк. Бал суырткач бер кило бал җибәртмичә булмас. Әйе, үз планетаңны рәтләргә кирәк. Ипи мәсьәләсе — уен түгел...

    ...Шәйхи карт бүген ач. Беркөн алган авансның соңгы бөртек оны кичә кичке ашка тугланды. Бүген иртән карт келәт буеннан кычыткан җыеп алып керде. Карчыгы аны кайнар суда пешекләде, аннан соң аны чапкыга салып балта белән турадылар. Сугышка кадәр бу чапкыда сарык ите турала иде... Әй, язмыш, тагын ниләр күрсәтәсең бар икән? Бүген бөтен колхоз клевер җыя, яңгырга киткәнче эш итәргә кирәк, югыйсә Тимерхан оланга бик авырга киләчәк. Юк, Шәйхи карт мондый вакытта өйдә утыра алмас! Каравыл торып көч чыкмый, ни битең белән шундый көндә ял итәргә кирәк?

    Ул, арык җилкәсенә сәнәген салып, ындыр артыннан гына ат абзарларына таба атлады. Бригадирның кереп аерым рәвештә үзенә эшкә әйтмәвенә бераз гына гарьләнде. Йә, ярый, тегендә баргач күрсәтер әле ул куәтне, бригадир үзе дә үкенер әйтмәгәненә, нибуч... Менә тик ипи ашасаң иде. Тик бер генә телем арып: ипие булса иде хәзер.

    Басу юлыннан клевер төягән бер ат килә. Йөк өстендә Заһриның олы улы Әхмәтзариф. Ул аякларын салындырып утырган да берни хәсрәтсез кыяфәт белән җырлап кайта. Тукта, бу нәрсә әле? Ничек? Көн уртасында шундый таза егет колхоз аты белән үз хуҗалыгына клевер ташыймы? Бүгенге көнне моннан да оятсыз эш булырмы? Нәрсә, болар әллә өй эчләре белән безне мыскыл итмәкчеләрме?!

    Шәйхи карт ат башына ничек ябышканын үзе дә сизми калды. Ул сәнәген ташлады. Аның күзен кинәт кенә ниндидер элпә каплады. Шул элпә аркылы ул үзенең каршында ниндидер дошман, ерткыч дошманны күрде. Бу дошман — саргылт мыек типкән, сары кашлы, шома битле Әхмәтзариф. Моны бетерергә кирәк, һич югында рәхәтләнеп бер дөмбәсләргә кирәк, шунсыз күздәге пәрдә ачылмаячак...

    — Төш, имансыз! — Карт үз тавышын танымады.— Төш диләр сиңа, көзән баласы! — Ул Әхмәтзарифның чалбар балагына сөякле бармаклары белән чытырдатып ябышты да бөтен көче белән аны аска өстерәде. Менә йөк янында алар икәүдән-икәү кара-каршы бастылар. Җитмештән узган карт каршындагы егетнең итләч битенә карап алды һәм шүрләде: бу бер этеп җибәрсә, карт мәңге аякка басмаячак. Шулай да ул Әхмәтзарифның халат чабуын кулына чорнап тотты.— Хәзер үк пожарныйга илтеп бушат йөгеңне, Алланың нәгъләте төшкере!

    Тагын нәрсәдер әйтмәкче иде карт, ләкин нәкъ шулвакыт аның борынына ипи исе килеп керде. Әйе, әйе, җылы арыш ипие исе. Ул, мөгаен, кәрәз кебек күзәнәкледер, аның аскы ягы бераз гына көлледер... Менә ул ипи кисәге картның авызыннан бер вершок кына ераклыкта, ул менә шушы шома битле, йомшак сары мыеклы егетнең халат кесәсендә, гәзиткә төргән... бир син аны картка, ярты телемен генә бир, шуны ашаса ул бер үзе бер бригада өчен эшләр бүген. Картның тамагы кибеп китте, юк, юк, менә тамак төбен җыерып әллә каян гына авызга су тулды, борын тишекләре киңәйде. Ләкин бер-ике секундтан карт айныды. Тап-таза егетнең бер сүз әйтмичә куркынып үзенә карап торуын күргәч, ул ипи исен онытты. Каршыдагы егет аңа үзенең шомалыгы һәм елтыр күзләре белән нигәдер бурсык сыман тоелды. Карт халат чабуын ычкындырды һәм, тын ала алмыйча газапланып:

    — Хәзер үк... илтеп... бушат йөгеңне, Алланың ачы каһәре суккыры! — дип гыжылдады. Ул егәрсез аяклары белән үз юлына таба атлады, Әхмәтзариф исә атын кирегә таба бора калды.

    Бу — карт белән Әхмәтзарифның соңгы очрашулары иде. Икенче көнне Әхмәтзариф сугышка китте. Шәйхи картның да аяк астыннан гына әллә нинди бәла-каза чыкты.

    Бәла дигәнең агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри бит. Беркөнне кайсыдыр юньсезе ындыр артында Шәйхи
    картның киртәсенә тавык үләксәсе элеп куйган. Элеп кенә түгел, муенына элмәк киертеп аскан да тәпиенә шәмәхә кара белән язылган бер кәгазь кыстырган. Кемнәрдер моны күргәннәр, язуны укыганнар, бу язу каядыр барып җиткән. Ә анда менә мондый сүзләр булган:

    Җонымны алалар — түзәм, Итемне ашыйлар — түзәм, Налогымны түли алмыйм — Асылынам да үләм.

    Ташлытаудан килгән уполномоченный Улибаева Шәйхи картны төн уртасында идарәгә чакыртып озак сорау алды, өстәл сукты, ниндидер кәгазьгә кул куярга кыстады.

    — Син, фәләнеңне фәлән итим, немец шпионы, теге сугышта да немецка хезмәт иткәнсең,— дип, картны бик гарьләде. Төн буе йөдәткәч, картны кисәтеп кайтарып җибәрде, ләкин шул көннән соң Шәйхи карт кисәк кенә кәгәеп китте.

    Җәйнең эссе көннәрендә авылга тагын бер афәт килде. Инде арыш башагы уып ашап тернәкләнеп килгән генә көннәр иде. Инде аяк йөзләрендәге, күз төпләрендәге шешмәкләр бетеп бара иде. Ләкин нәфес — шайтан, диләр бит. Арыш башын уып табада кыздырсаң — ашап туйгысыз бер ризык була. Моны бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Арыш урагына төшкәнче төрлечә кыланып карадылар. Көн саен бер яңа ризык табыла торды. Имеш, ак чәчәкле дару үләненең башын кыркып ашка салсаң, нәкъ тә ак оннан җәйгән токмач була икән. Бу хәбәр таралгач, бакча башларындагы ак чәчәкле үлән бер көн эчендә ялап алынды, ләкин ярты авылны эч китү авыруы аяктан екты. Ул ара да булмады, яңа хәбәр таралды: юкәлектә үсә торган сары эчле җир гөмбәсен ашка салсаң, нәкъ тә инде тавык ите тәме килә икән... Икенче көнне гөмбә ашы белән күпме халык аяктан егылды. Әмма иң ышанычлысы арыш башагы булды. Дөньяда нәрсә булса да булыр — арыш бөртеге кадәр туклыклы бүтән ризык булмас. Андагы көч, андагы егәр, андагы куәт... Аны уып ашагач, көненә егерме биш сотыйны кул белән урып чыгу — ике тиен бер акча. Әгәр инде өеңә алып кайтып табага берәр каптык сөт өсте тамызып куырып та җибәрсәң — башка ризыкларың бер якта торсын. Шәйхи картның Мәйсүфәсе нәкъ шуның белән харап булды. Исәбе — кичкә учак ягып, таба өстенә каймак тамызып арыш куыру иде. Аннан соң бәлки кеше төсле сусап бер утырып чәй эчәр идең.

    ...Ыштан бөрмәсенә кыстырган иске күлмәгенең тирән кесәсен әйләндереп амбар янында бушаттырганда Мәйсүфә карчык нәрсәләр күрәсен башына да китермәде. Йә, тотылды, тентеделәр, уган арыш өч йөз грамм килде. Алып калдылар. Тик менә картына нәрсә ашатырга бүген? Бу районнан килгән хатын да явыз булып чыкты. Шулай капшап кеше тентиләрме соң инде? Шуны күрмәмешкә салынса нәрсә була, бер-береңә шулай торырга ярыймы соң инде. Хәер, зерәгә генә пыркарур итеп куймаганнардыр шул...

    Ә прокурор Улибаева эшне тирәнгә җибәрде. Тимерхан Мәйсүфә карчыкны порукага алырга көн чапты, төн чапты, файдасы тимәде. Судсыз мөмкин түгел, диделәр. Көндезге смена тәмамланып төнге сменага чыкканчы, халыкны клубка җыйдылар. Судья да, секретарь да, утырышчылар да хатын-кызлар иде. Улибаева судта үзе катнашты.

    — Мин,— диде ул, папиросын кабызып,— бу утырышта уполномоченный булып түгел, ә как прокурор катнашам.

    Шуннан китте, шуннан китте. Озак сөйләде. Мәйсүфә карчык иң алгы рәттә кара хәсрәткә батып утырды: чолан баганасына ул җәймә белән эремчек асып киткән иде. Эремчек инде саркып беткәндер, җитмәсә карты да монда утыра, күршеләрнең эте кереп җәймәгә үрелсә, нихәл итәрсең... Тизрәк бетерсен иде инде. Ләкин Улибаева аны яман сүзләр белән мәсхәрә итәргә тотынды. Моңарчы сөйләгәне ярый иде. Әйе, фронтка икмәк кирәк. Өч йөз грамм ипи белән бер сугышчының гомерен саклап була. Пыркарур дөрес сөйли. Әгәр, ди ул, көн саен һәр колхозчы өчәр йөз грамм арыш урласа, безнең илдә илле-алтмыш миллион колхозчының һәрберсе көн саен шулай урласа... Бу урланган арышны бер эшелонга төясәң... Моның белән бөтен бер армияне унбиш-егерме көн туйдырып булыр иде. Чыннан да, нигә соң бу ягын уйламаган Мәйсүфә карчык? Менә бит укыган кешедәге зиһен... Әмма Улибаева болар белән генә калмады.

    — Син җүнсез,— диде ул, ак значок кадалган кара берет-касын арткарак шудырып.— Әйе, җүнсез син. Иманың юк синең. Денең юк синең. Денсез син. Син, җүнле булсаң, бүгенге көндә безнең сугышчыларыбыз үлмәсеннәр, сугыш тизрәк бетсен дип, кичен эштән кайткач намаз укыр идең. Ә сиңа алтмыш бер яшь. Денсез син. Синнән бүген Кара Чыршы колхозының бөтен халкы йөз чөерә, алар синнән баш тарталар, безгә мондый кеше кирәк түгел дип әйтәләр. Белдеңме, син нинди кеше?

    Мәйсүфә карчыкның башы шаулады. Нәрсә сөйли инде бу мишәр хатыны, ә? Моның авызы әйткәнне колагы ишетәме, юкмы? Мәйсүфәме соң инде динсез? Ичмасам аның карты Шәйхине әйтсен иде ул. Ни белеме бар, үз гомерендә намаз укымады. Улмы имансыз? Гомере буе колхозда талкы талкыган, тары утаган, ясле балаларына аш пешергән, амбарда капчык ямаган Мәйсүфә ничек имансыз булсын? Шулай ук бүген халык аннан баш тартамыни? Бу ни хәл бу? Арыш башын югыйсә шыпырт кына бөтен кеше әз-мәз уып өенә алып кайт-калый иде.

    Аннан судья ниндидер озын бер әйбер укыды.

    Мәйсүфә карчык өзек-төтек кенә җөмләләрне мие белән тотып карады, ләкин аңламады.

    — Властьны яисә хезмәт урынындагы хәлләрен явыз куллану, ягъни хезмәт урынындагы шәхеснең бары тик хезмәттә тоткан урыны аркылы гына алган һәм хезмәт вазифасы кушуы буенча булмаган яраксыз хәрәкәтләре нәтиҗәдә ачыктан-ачык учреждение яисә предприятиенең тигез эшләп барышын бозу яисә аңа матди зарар китерү, яисә җәмәгать тәртипләрен бозу, яисә аерым гражданнарның Закон белән саклана торган хокук һәм мәнфәгатьләрен бозу кебек эшләр тудырса, һәм мондый хәрәкәтләр хезмәт урынындагы шәхес тарафыннан өзлексез рәвештә яисә хирыслы уй белән башка төрле шәхси мәнфәгатьләрне күзәтеп эшләнсә, гәрчә аның бу хәрәкәтләре авыр нәтиҗәләр тудырмаса да, ләкин хезмәт урынындагы шәхескә авыр нәтиҗәләр тудырулары мөмкин булганлыгы мәгълүм булса, РСФСР җинаять кодексының 109 нчы маддәсе буенча алты айдан ким булмаган мөддәткә нык аерым тотып иректән мәхрүм итү кулланылыр. Ләкин дә шул җинаять кодексының 96 нчы маддәсенә туры китереп, дәүләт яисә җәмәгать милкен урлау юлы, үзләштерү, әрәм-шәрәм итү, хезмәт урыныннан явыз ният белән файдалану яисә вөҗдансызлык белән башкарылган вак караклык, әгәр ул җинаятьне башкарган шәхескә хәлләрнең торышы аркасында иҗтимагый тәэсир

    итү ысулларын куллану мөмкин түгел икән, бу шәхес алты айга кадәр ирегеннән мәхрүм ителүгә яисә бер елга кадәр хезмәт белән төзәтү эшләренә тотылуга, яисә илле сумга кадәр штрафка тартылуга хөкем ителә. Шул ук җинаять, әгәр ул кабат эшләнсә, яисә элек дәүләт яисә җәмәгать милкен, яисә гражданнарның шәхси милкен гамәлдәге кодексның 89, 93, 144—147 нче маддәләрендә каралганча урлаган шәхес тарафыннан эшләнсә — ике елга кадәр срокка ирегеннән мәхрүм ителүгә яисә йөз сумга кадәр штрафка хөкем ителә...

    Бу бер сәгатьләр дәвам итте.

    Аннан бер милиционер Мәйсүфә карчыкны Заһрига тапшырды да, атка утыртып, районга озатты.

    ...Мәйсүфә карчыктан кеше аркылы язган бер хат килде. Хатта ул Пановка колониясендә сыер караучы булып эшләгәнлеген, тамагы тук булуын язган иде. Тик бераздан аны каядыр озаттылар булса кирәк, хат-хәбәр тукталды.

    Шуның белән Мәйсүфә карчыкның эзе югалды...

    Чоры шундый, бабай, аңла...

    Улибаева агач мәчет өстендә таш манара сыман булды. Кеп-кечкенә колхозга бу явызны ничек турылап җибәргәннәр, диярсең. Йә ул Тимерхан белән кара-каршы утырып сөйләшми, ни ул киңәш кормый, ни сүзгә колак салмый. Төп эшне эшлисе урында гел җинаять эзли. Менә колхозда эшче көчләр җитми. Атлар җитми. Парга сөрү буенча Тимерхан чак-чак кына каты шелтә алмый калды. Ярый әле, җае чакты. Әллә каян әллә кая узучы ике ташбаш солдат Кара Чыршы урамына гөрелдәп танк белән килеп туктадылар. Авылда исән-имин булган бөтен кеше бу могҗиза янына җыелды. Солдатлар бер бөтен ипи чыгарып, шуны аракыга алыштырмакчы булдылар. Шулвакыт алар янына Тимерхан килеп чыкты. Алар өчәүләп, басу капкасы янындагы каен төбенә утырып, тәмәке көйрәттеләр дә бераздан кул сугыштылар...

    Авылдагы бердәнбер тракторның подшипникларын эреткәннәр иде. Башнясын артка таба борган танк трактор сабаны белән йөз илле гектар җирнең астын өскә китерде. Районга шул көнне мәгълүмат китте, Тимерхан да, Ташлытауда бюродан чыккач парикмахерга кереп, кәефләнеп кайтты...

    Киез катасын ышкый-ышкый атлап, янгын сараеннан Шәйхи карт килде. Чирек литрлы шешәдәге сода суын куен кесәсенә салып, корык-корык йөткеренгәләп, Заһри килде. Сул кулын кендек турысыннан салындырып, Борһан килде. Ул яраланып кайтканнан бирле җиңел эшләргә генә йөри иде. Тагын исемлектән әллә кайчан төшерелгән ике карт килде. Идарәнең алгы бүлмәсенә тәмәке исе сеңгән. Стеналар сары, мүкләр сары. И дөнья! И бу дөньяның колхоз идарәләре, алар-ның стеналары, ал арның мүкләре! Сезнең телегез булса, сез ниләр сөйләмәс идегез! Элек бу бүлмәгә сыймаслык булып ирләр җыела иде. Кырын ятып тәмәке көйрәтәләр иде. Монда төннәрен тегенди-мондый мутлык эшләп кайтучы егетләр тукталалар иде. Бүлмә уртасындагы озын агач өстәлгә кырын ятып кайсы тирәдә ниләр эшләп, ниләр күреп кайтуын кешегә сөйләү-сөйләмәү хокукы үзендә генә булганга, горурланып шушы өстәлдә кырын яталар иде. Иренмәсәң — пәкеңне чыгар да өстәлнең бер җиренә чокып яз. Истәлек булып калыр. Бәлки син бүген үз гомереңдә беренче тапкыр җаның теләгән кызны үпкәнсеңдер... Бәлки син үз гомереңдә беренче тапкыр салкын капка төбендә торганда яшь кызның жикет төймәләрен чишеп, кайнар кочагына чумып басып торгансыңдыр. Нигә ул көнне пәке очы белән шушы өстәлгә билгеләмәскә? Бәлки син үз гомереңдә беренче тапкыр бүген... Хәер, өстәл

    Ул арада чәчү башланды. Чәчү машинасына атлар юк иде. Булган атларның барысы да задание тапшыралар. Нишләргә? Кул белән чәчәргә ярамый. Хәер, кул белән чәчәрлек ирләре дә юк бит әле аның... Ә чәчәргә кирәк. Чәчәргә бик кирәк. Киләсе җәй, әгәр сугыш дәвам итсә, иң авыры булыр... Сугыш бетсә дә, алдагы җәй бик авыр булыр. Кешеләрнең бураларында он заты юк. Көзен бирелә торган уңыш елдан-ел кими. Кешеләр ябыктылар, хәлсезләнделәр. Йөрәкләрдә май бетте. Сугыш алҗытты. Ничек тә чәчәргә кирәк. Йә рота парторгы, тагын бер тапкыр ут эченә кереп чык...

    Улибаеваны ниндидер ашыгыч эшләр белән районга чакырганнар иде — Тимерхан кичен идарәгә картларны, өлкәннәрне җыйды. Алар килгәнче, Шәяхмәт белән икесе генә киңәш корып алдылар. Карар ителде: колхозны киләсе елгы ачлыктан ничек тә коткарырга. Шушы атна эчендә арыш чәчүне төгәлләргә.

    өсте болай да тулы. Кайда сез, монда эзләрегез калган егетләр? Сезнең кайсыларыгыз исән? Кайсыларыгыз бүген дошман өстенә ут яудыра? Кайсыларыгыз дошман лагерьларында тоткынлыкта, кайсыларыгызның инде сөякләре туфракка әйләнә? Ә идарә бүлмәсе өчен әйтерсең тарих туктаган, сугыш башланмаган. Аның стенасында сугышка кадәрге үк картина. «Бүреләр — авыл хуҗалыгы дошманнары. Аларны бетерегез»,— дип язганнар да үлгән бүре өстерәп кайтучы бер аучы рәсемен ясаганнар. Ах, авыл хуҗалыгына зарар китерүчеләр әгәр дә шул дүрт аяклы мәхлуклар гына булса! Әгәр дөньяның явызлыгы шул дүрт аяклы соры койрыкларда гына булса! Билләһи, барысын да җыеп, Тукай әкиятендәгечә, итле ботка гына ашатып асрар идең! Менә сугыш башланасы елны төшерелгән карта. Колхозның туфрак картасы. Тыныч вакытны хәтерләтеп, әле дә эленеп тора. «Туфрак төрләре» дип язылган. Аннан процентлар белән күрсәтелгән.

    Типик көчле һәм уртача көчле кара туфрак. Көлсу уртача көчле һәм көчле кара туфрак. Көлсу һәм аз көчле кара туфрак. Кара-кучкыл соры урман туфрагы. Соры урман туфрагы. Көрән-соры урман-дала туфрагы. Кәзле-карбонатлы көрән-соры туфрак. Ачык соры урман туфрагы. Кәзл.е көлсу туфрак.

    Ах, бу фән кешеләрен! Кара син аларны, халык өчен бары тик «җир» дигән сүз генә бар иде, болар нишләтеп ваклап бетергәннәр! Кәзле-карбонатлы, имеш! Менә алай бүлгәләп өйрәнеп торырга вакыт юк хәзер! Чәчәргә кирәк, вәссәлам! Шулай да бу картадан тыныч заман исе килә. Әйе, бар иде шундый заманнар. Бар иде, туфрагын да, чишмә суының составын да өйрәнә башлаган тыныч еллар бар иде...

    Түр стенада гына кешене айнытырлык, бүгенге көнгә кайтарырлык бер кәгазь бар: бу — татар халкының фронтовик сугышчыларга язган хаты. Шул кәгазь ябыштырылмаган булса, сугыш икәнен беләсе дә түгелсең...

    Тиешле кешеләр җыелып беткән иде. Тимерхан уйларыннан айнып киткәндәй булды.
    Борһан дуңгыз башта шактый аяк чалып маташты.

    — Шту син, иптәш Вәлетдинов, кул белән чәчү упшым да тыелган эш бит...

    — Анысы синең эш түгел,— дип бүлдерде аны Тимерхан.— Җаваплылыкны мин үз өстемә алам. Киләсе ел уңышы турында сүз бара, аңлыйсыңмы, юкмы?

    Борһан бирешмәде.

    — Анысы,— диде ул,— хөкүмәтнең амбары киң. Безгә инде уңыш булса да — өч йөз грамм, булмаса да — өч йөз грамм. Менә мин үзем ранный кеше...

    Тимерхан аны туктатты:

    — Синең ничә балаң бар? Дүртәүме? Әнә шуларны киләсе елга хәер сорашырга чыгарырга ризамы син, юкмы? Шулар алдында нәрсә дип җавап бирербез, әгәр бер сеялкага ышанып ятсак? Син беләсеңме районнан телефонограмма килгәнен? Бер атнадан яңгырга китәчәк.— Тимерхан тавышын үзгәртте: — Борһан абый, сүземне тыңла. Минем хәлне дә аңла. Мин хөкүмәт алдында, партия алдында да җаваплы кеше. Минем шушы колхозның сугыштан кайтачак ирләре алдында җавап бирәсем бар. Мин шушы колхоздагы бөтен карт-коры, хатын-кыз, бала-чага алдында җаваплы. Их, әгәр дә минем кулымнан

    килсә...

    Борһан биреште.

    — Ну, ярар,— диде ул,— мин әле тегеннән-моннан түгел, әтвитственность ягыннан гына әйтәм. Миңа нәрсә — мин партийный түгел, гулый баш — сам знаш...

    Иртәгесен, ак тула оек өстеннән чабата киеп, алты кеше йомшак кара җир өстенә бастылар. Бу арык ирләр нәкъ торналар төсле күренәләр иде. Иң беренче учны Шәйхи карт сибеп, көйгә генә атлап җир өстенә кереп китте. Аннан Шәях-мәт. Аннан Заһри кода. Анысының үз гомерендә муенына тубал кигәне булдымы икән? Аннан карсак буйлы Борһан, тагын хәлсез генә ике карт. Тырыс-тырыс... Учтан сибелгән ашлык тубал кырыена бәрелеп шундый тавыш чыгара. Арттан каргалар йөри. Тырыс-тырыс...

    ...Улибаева дүрт көннән соң гына әйләнеп кайтты. Шәһәрдә киңәшмәдә булган икән. Тимерханнан көзге чәчүнең барышы турында мәгълүмат сорады. Чәчү тәмам иде. Уполномоченный ниндидер хәл булганын сизенде булса кирәк — ак значоклы кара башлыгын арткарак шудырып тәмәке кабызды. Берәр кискен сүз әйтер алдыннан ул һәрвакыт шулай башлыгын арткарак шудыра.

    — Нәрсә, Вәлетдинов, монда да танк коткардымы? Тимерхан да тәмәке кабызды.

    — Юк, иптәш Улибаева, көн чәчтек, төн чәчтек, танктан башка гына. Ә теге солдатлар басу капкасыннан чыгып киткәндә Шәйхи абзыйның киртәсен эләктереп җимереп киткәннәр... Анда борылырга бик җайсыз шул.

    — Йә, дөресен әйт, кул беләнме?

    — Ну, шту сез...

    — Дөресен әйт, кул беләнме?

    — Юк, дим, юк. Сез нәрсә, ул хәтле минем башыма тай типкән дип белдегезме?

    — Ну, хәзер кырга барып тикшереп тотсам, мин сине тре-пакага бастырам. Дөресен әйт, үзеңә җиңел булыр ахырдан.

    Улибаева кырда озак йөрде. Басуга буеннан-буена юл-юл булып чәчкеч эзе сузылган иде. Бу Вәлетдинов җендер... Ничек эшли алган ул уполномоченныйдан башка моның кадәр эшне? Гаҗәп. Нигәдер халык ярата үзен. Тамаклары ач, ә сүзен тыңлыйлар. Райком секретаре да ярата. Үзенә инде ике кисәтү бирделәр, ә барыбер секретарь шуның белән дус. Белмәссең...

    Улибаева юлдан эчкәрәк керде. Кинәт кенә аның үпкәсе бугазына күтәрелде. Юлдан ун-унбиш адым кергәч чәчкеч эзләре күренми иде. Әһә... Аңлашылды... Барысы да ачык. Тизрәк районга хәбәр итәргә. Яраткан председателегез хөкүмәтне алдый, дияргә. Тизрәк комиссия җибәрсеннәр... Зур җинаять... Кара Чыршы колхозында зур җинаять ачылды. Җинаять эшләре кодексында әйтелгәнчә...

    Идарәдә тын гына, тәмле генә әңгәмә бара иде. Борһан, сүнгән тәмәкесен авыз кырыена кыстырган килеш, хисапчы өстәлендәге чут төймәсен шалт-шолт салып, үзенең кичә ниләр күргәнен икенче берәүгә сөйли, алар янында йомыш белән килгән тагын бер-ике карт таякларын кочаклап утыралар иде.

    — Юк,— ди Борһан иптәшенә,— синең белән аерылышкач, әле мин Әбрарга кердем. Ул, ызначит,- чыгарып куйды бер ярты, аны сындырдык.— Чут төймәсе «шалт» итте.— Аннары кайтышлый Сәүбән очрады. Бу әйтә, минем, ди, слушай, ди, җыеп куйган берәү бар, ди. Бераздан аны да салганбыз— менә булдымы өченче ярты.— Ул чут төймәсен тагын «шалт» итеп китереп салды, канәгатьләнү белән елмайды.— Инде кайтыйм дип кенә тора идем, бервакыт — Әбрар янәдән килеп...

    Шулвакыт, баласын югалткан юлбарыстай ыжгырып, идарәгә Улибаева килеп керде. Ул ачу белән портфелен өстәлгә ыргытты. Борһанның өченче яртыга салынган соңгы төймәсе әле әйләнеп тора иде.

    — Бу картлар катып бетмичә, кул белән чәчүдән котыла алмыйбыз инде без,— дип, яман сүгенү сүзе әйтте. Картлар чәчрәп киттеләр дә шыпырт кына таю ягын карадылар. Борһан чутны үз урынына этеп куйды.

    Уполномоченный председатель бүлмәсенә узды. Сүзне Улибаева башлады.

    — Йә, нәрсә, тотылдыңмы, разгильдяй?

    — Юк, иптәш Улибаева, тотылмадым, котылдым. Әнә күк йөзен карагыз. Әле генә телефонограмма алдык: бүген төнлә явым башланачак. Августның ахырына кадәр аязуы икеле.

    — Район алдында ни дип җавап бирерсең?

    — Халык алдында ни дип җавап бирсәм, район алдында да шуны әйтермен. Булмаган атны, булмаган тракторны көтеп ятсам, җирне кысыр калдырсам — менә ул вакытта җавап бирүе кыен булыр иде. Ә җавапны, кирәк булса, бәлки сезгә дә бирергә туры килер. Сез дә күктән төшкән кеше түгел.

    Тимерханның зур кара күзләре елтырап китте. Аның сүзләре Улибаеваны телсез калдырды. Чыннан да, ни карадың? — диярләр.— Шәһәрдә идем, белмәдем.— Ә алдан нинди чаралар күрдең? — Берни дә... Бернинди...— Ә партбилетың барын онытмадыңмы? Колхозга без сине ни өчен җибәрдек?

    Улибаева башлыгын салып куйды. Шул башлыгын салып куйса, тәмәке тартмаса, сүгенмәсә, уполномоченный булмаса, чибәр генә хатын булыр иде, каһәр.

    Беренче тапкыр Тимерхан аның йомшак тавышын ишетте.

    — Менә нәрсә, иптәш Вәлетдинов. Ничек дип әйтергә? Безнең юриспруденциядә болай була: гаепләнүче кеше судта «мин гаепле, фәлән-төгән» дип җебеп утырса, защита өчен бик кыен була. Син инде тегеннән-моннан тикшерү килсә, үз сүзеңнән кайтма. Чәчкеч белән икән, чәчкеч белән, чурт с тобой. Ләкин чигенмә. Сүзеңне үзгәртмә.

    Тимерхан елмаеп тик утырды... Шул секунд эчендә Улибаева бу кара битле, зур кара күзле авыл егетеннән үзенең җиңелгәнен сизде. Прокурор башың белән. Ул башлыгын алып киде. Тавышы калынайды.

    — Ә, вообще, Вәлетдинов, ужасный кеше син. Сине берни белән дә не прошибешь... Синең үз кирелегең кире. Терпеть не могу...

    Улибаева, гомумән, табышмак кеше. Дүрт көн буе шәһәрдә ятканда Мәйсүфә карчыкның язмышын хәл итеп йөргән. Карчыкны табып, аннан кассация яздырткан, тегесен күргән, бусын күргән. Тимерхан белән ызгышып алгач, ул, кызу-кызу атлап, янгын сараена китте. Күк йөзе болытлап тора, урман ягыннан дымлы җылы җил исә иде. Шәйхи карт, буыннары сызлаганга үзен кая куярга белмичә, сарай әйләнәсендә каз-үрдәкләрне куыштыргалап йөри иде. Ялгыз калгач ул, гомумән, өенә бик сирәк — тамак ялгап алырга гына кайта торган булды. Менә бүген буыннар бик тә сызлый, кул аркаларындагы тамыр юллары бүрткәннәр. Бер явып җибәрсә кана...

    Улибаева белән ул авырдан гына исәнләште. Тегесе исә, берни дә булмагандай, «Тәмәке тарту урыны» дип язылган почмакка килеп, эскәмиягә утырды һәм папирос кабызды. Аннан читкә караган килеш акрын гына сүз башлады.

    — Ә син, бабай, миңа алай кара янып йөрмә. Берәр атнадан карчыгың кайтыр — көт тә тор.
    Шәйхи карт дерелдәп китте:

    — Ничек кайтыр? Озаккамы?

    — Юк, бөтенләйгә.

    Карт читкә карап борынын бушатты, һаман да берни дә аңышмады.

    — Ничек, үзебезнең колхозга күчертеп буламы әллә?

    — Йә син такылдадың бер сүз: ничек тә ничек... Бөтенләйгә котылып кайта и все! Нәрсә, әллә кайтканын теләмисеңме? Әллә яшь солдатка алырга исәбең бар идеме? Булыр, булыр ул картлардан...

    Картның күзләре яшьләнде.

    — Суң бит, кызым... Ни бит...— Аның борыны йомшады.— Карчыкның башын үзең ашадың бит. Шуңа күрә аптырап кына әйтүем.— Ул Улибаева янына килеп утырды, кулындагы себеркесен кочаклады.

    Прокурор авыр сулады.

    — Син,— диде ул картка,— үзең турында, үз өеңнең җылысы турында гына уйлыйсың. Менә син минем өемдәге җылы белән кызыксынганың бармы? Ә? Менә шул шул. Беләсең килсә, минем ирем сугышның беренче аенда ук үлде. Ташлытау военкоматына иң беренче үлем хәбәре минем ирем турында килде. Ә мин дүрт бала белән тол калдым. Аларны хәзер җитмештән узган анам карый. Ә син беләсеңме, ул балаларга көненә күпме икмәк бирелә? Ике йөз грамм! Бер сынык ипи ул! Олы кызым быел унынчыга керә. Унсигезенче яшенә китә. Ә шул балага ике йөз грамм! Ләкин мин берәүгә дә үпкәләмим. Ике йөз грамм ипи — ипи ул. Әгәр минем балаларым бүген ач утыралар икән, мин моңа бары тик фашизмны гына гаеплим. Ә син миңа үпкәлисең...

    Кичке эңгер-меңгер вакыт җитә иде — әңгәмә сузылды. Шәйхи карт җанланып герман алпавытларының ындыр табаклары, ашлык сугу тәртипләре турында сөйләп алды.

    — Менә мин,— диде прокурор хатын,— шушы колхоз амбарына кереп: «Ягез әле, миңа гаиләмә алып кайтырга бер-ике кило борчак бирегез»,— дисәм, һичшиксез бирәчәкләр. Шуны алып кайтсам, минем анам һәм балаларым көне буе тук булачаклар. Ишетәсеңме, бабай, бер көн буе! Ләкин мин аны эшли алмыйм. Намусым кушмый. Әгәр сезнең амбарыгызга кереп бер кило он алып чыксам, мин ни битем белән сезнең каршыга килермен?

    Караңгы төшеп, кешеләр кырдан кайта башлагач кына Улибаева урыныннан торды. Портфелен кулына алды. Берет-касын салып, чәчләрен рәтләде. Шәйхи карт ,шул вакытта прокурорның да нәкъ үзе кебек авыр хәлдә, ялгызлыкта газап чигүче гап-гади бер хатын икәнлегенә ышанды. Аның күңелендә бу хатынга карата энә очы кадәр дә үпкә калмаган иде.

    Улибаева аерылып китәр алдыннан картны бөтенләй телсез калдырды.

    — Мин әгәр шул суд эскәмиясендә үз әнием утырса,— диде ул,— нәкъ шундый ук чыгыш ясар идем. Кәм бер дә икеләнмичә җәза бирүләрен сорар идем. Вакыты шундый, бабай... Аңла, кырыс чор — кырыс закон. Ну, ярый, озак сөйләштек. Өеңне җыештырып куй, карчыгың берәр атнадан кайтыр.

    ...Икенче көнне иртән яңгыр ява башлады. Вак яңгыр, тоташ яңгыр. Көнбатыштан җылы җил исә торды, куе соры
    болытларны ишеп-ишеп авыл өстенә куа торды. Кырдагы арыш чүмәләләре инде кибәнгә куелган, чәчү тәмамланган иде. Тик сабан ашлыгын гына җыеп аласы бар. Бүген колхозчыларга аванс бирергә кирәк. Бер хәл алсыннар. Аннан соң Тимерханның үзенә дә бер мунча кереп чыгарга, киемнәрен алыштырырга һәм бер төн кеше төсле йоклап карарга кирәк... Яу, яңгыр, яу. Тик озакка гына сузма. Менә берничә көннән арыш шытып чыгар. Башта ул кызгылт юка элпә генә булып тишелер. Арыш уҗымы тишелгән вакытта шәмәхә кызгылт була. Моны крестьян гына белә. Ә Улибаева ишеләр аны яшел дип уйлыйлар. Юк, син, арышны чәчкәч, өч көннән соң килеп җиргә иелеп кара. Әгәр аны чәчкәннең соңында менә бүгенгедәй җылы яңгыр да явып узса, бөгел дә туфракка кара. Черки канаты кебек кенә юка, шәмәхә-кызгылт кыяк күрсәң, шул арыш уҗымы була. Тормышның бөтен терәге әнә шул кызгылт элпәләрдә. Аны күрергә нибары ике-өч көн калды... Ә җавапка тарту... Анысы инде арышның тишелгән көнендәге төсен белмәүчеләр эше. Ни булса да булыр...

    Солдат итеге белән басу балчыгын изеп, Тимерхан кырны иңләп-буйлап гизде. Вак яңгыр аның киемнәрен, чәчләрен чылатты. Җирдән җылы һава күтәрелде. Ничава, ничава... Болай булса, исән-имин җиңеп чыгабыз. Инде фашистларны үз җирләрендә бөтенләй бетерү турында сүз киткәч, җиңү турында ышанып сөйләргә була...

    Председательнең нервлары ял иткән сыман булды. Авыр уйлардан бушанып, ниндидер бер эчке рәхәтлеккә талып, акрын гына авылга таба атлады. Иртәнге көнгә наряд бирергә дә, чыннан да, бер кич ял итеп карарга кирәк...

    Ләкин идарәдә Улибаева быжгып йөри иде. Ул инде шундый кеше. Бөтен эшеңне көйләп бетердем дисәң дә, ул бер хикмәт эзләп таба. Бүген дә шулай булган.

    ...Кара Чыршы зиратыннан ярты чакрым түбәндәрәк, су буенда, ялгыз бер кабер тора. Чардуган эченә борынгы хәрефләр белән чокылган таш утыртылган. Ташның кайчан утыртылганын белгән кеше юк, Шәйхи картның бабасы да моны кем куйганын белмәгән. Халык археология белән шөгыльләнми, элек-электәннән бу каберне туп-туры изге кеше кабере дип килә. Шәйхи карт үзенең бабасы сөйләгән бер әкиятне хәтерли. Имеш, Кара Чыршы авылы борынгы замандагы зур бер авылның чиге генә икән. Болгар заманында монда Олы Кыр дигән авыл булган икән. Бу базарлы авылда йорт-җир, капка-койма бик төзек булган. Яңа килгән яшь килен судан кайтканда йортын тапсын өчен, капкага кызыл башлы сөлге бәйләгәннәр. Әнә шул авылда бер байның Чуар бабай исемле хезмәтчесе булган. Шәфкатьсез бай бу хезмәтчене көн эшләткән, төн эшләткән. Калын кара урманнан бай моңа бүрәнә, утын ташыткан. Чуар бабай «ә» дигәнче йөген төйи дә кайта икән. Бай моның бу хикмәтеннән шикләнеп урманга шымчылар җибәргән. Тегеләр агачлар арасында качып торганнар да кайтып байга сөйләгәннәр.

    — Без карап шаккаттык. Чуар бабай кулларын бөеренә таянган да басып тик тора, аның йөге үзе төялә,— дигәннәр. Шул көнне Чуар бабай авырып киткән.

    — Мине,— дигән,— барыбер Олы Кыр зиратына күммәссез, мин фәкыйрь кеше. Васыятем шул: авыл читенә чыгам да чыбыркымны ыргытам. Чыбыркым кай җиргә төшсә, шунда күмегез...

    Чуар бабайның васыятен үтәгәннәр. Шул заманнан бирле бу кабер изге булып исәпләнә. Читкә киткән егетләр элек-электән нәзер әйтәләр иде: баеп кайтсам, Чуар бабай каберенә чардуган ясар идем, дип. Шулай итеп, бер яхшы чардуганны икенчесе алыштырды, кабер төзәтелгәләп торды. Сугыш вакытында бу кабергә килеп дога кылып утыручы картлар-карчык-лар күренгәли башладылар. Чуар бабай, догамны кабул ит! Улым исән-сау кайтсын! Чуар бабай, сүземә колак сал! Балаларымның балалары капчык асып илгә чыгарга язмасын! Сугыш тизрәк бетсен! Еллар имин булсын... Гитлер дөмексен... Чуар бабай боларның барысын да тыңлады.

    Улибаева узып барышлый әнә шул кабер янында дога кылып утырган бер карчыкны тотып алды. Карчык, юеш үлән өстенә капчык җәеп, иреннәрен кыймылдатып утыра.

    — Син, картлач, кайсы авылныкы? — дип, Улибаева папиросын кабызды. Карчык сабыр гына як-ягына борылып сәлам бирде, намазын бүлде. Бер дә исе китмичә генә Улибаевага күтәрелеп карады.

    — Синнән сорыйм: кайсы авылның бездельнигы син, карт тәре!

    — Абау-абау норсыз,— дип мыгырданды карчык,— син нәрсә, әллә кешегә җүнләп сүз ката белмисеңме? Син үзең кем? Нәрсә дип син әле минем каршыда кәпрәясең, ә? Мин, бик беләсең килсә, Атҗабарның Камал и хатыны булырмын...

    — Йә Камали хатыны, син монда нишлисең?

    — Минме? Мин менә монда нәрсәгә килдем. Минем улым Хисмәтулла сугышның өченче аенда — август числасының егерме сигезендә хәбәрсез югалды. Шуннан бирле бер хәбәр юк. Хисмәтулланың дүрт сабые бар. Әнә шул сабыйларның әтисенә дога укырга килдем мин. Исән булса — исәнлегенә, үлгән булса — рухына булсын, дидем. Менә белдеңме инде! Бүген килен өйдә тора, яңгырлы көн, бер барып дога кылыйм, дидем. Син, кызым, пуртәфиль тоттым дигәч тә, миңа җикеренмә, яме. Мин данлыклы Камали хатыны булырмын... Мин, беләсең килсә, утыз өченче җылда калхузчылар съездына дили-гәтке булып барган кеше. Син әле ул вакытта мич алдында күмер ашап утыргансыңдыр. Инде мин шушында килеп Хисмәтуллам белән бер сөйләшеп әчемне бушатам икән, мин аны берәүдән дә куркып эшләмим, белдеңме инде? Син теге пуртәфиль тоттым дигәч тә...

    Улибаева юньләп аны тыңламады, сүгенә-сүгенә язулы ташны урыныннан кузгатырга маташты. Карчык исә кызды. Урыныннан торып капчыгын җыештырды, яулыкларын, күлмәкләрен рәтләде, үзе дугага килгән кигәвендәй Улибаеваның бер алдына, биш артына чыкты.

    — Син нәрсә әле монда кәпитән куразы шикелле бүксәңне киереп торасың? Килер бер көн, боерган булса, менә шул сугышта шәһит киткән кешеләргә бөтенесенә зур бер ак таш куярлар. Минем кайгымны бер Чуар бабай гына тыңлап бетерә алмый хәзер, белдеңме шуны? Булыр бер көн, әнә шул зур таш янына килербез. Хисмәтуллам белән сөйләшергә килермен. Шулай, шулай диярмен, балаларың үсте, инде хатының да олыгаеп бара диярмен. Һ.и-и-и... Арыслан күк егетләр әрәм була шул, арыслан күк. Югыйсә синең ише ирҗәнкәләрне басу түреннән үк уздырмас иде минем Хисмәтуллам...

    Улибаева аны тыңлап бетермәде, кызу-кызу атлап авылга таба китте. Авыл кырына җиткәндә, камыл арасыннан ялгыз кабергә таба кызыл чәчәкле шәльяулык бөркәнгән тагын бер бөкре карчыкның атлаганын күрде.

    Янгын сарае янына кайтып, Улибаева Борһанга ат җиктерде һәм, көрәк-лом салдырып, кабер янына алып барды. Чардуган янындагы ыгы-зыгыны авыл кырындагы яңа өй тәрәзәсеннән Васфикамал да күзәтеп тора иде. Ул да, яңгыр булганлыктан, бүген эшкә чыкмаган, мунча яккан һәм бәрәңге пәрәмәче пешереп йөри иде. Чардуган янына атлы арба килеп туктагач, Васфикамал шомланып куйды. Бу зерәгә түгел, ниндидер бер хикмәт ясарга йөриләр, дип уйлады. Иренә әйтеп тормады, башына арыш капчыгы бөркәнде дә юеш клевер басуын ярып чардуган янына йөгерде.

    Ул килеп җиткәндә, Борһан лом белән чардуган такталарын каерып ята иде. Васфикамал бер мәлгә тынсыз калды. Йөрәге сикерә башлады. Иренең коточкыч гарип булып кайтуына, сугышның аларның бәхетен җимерүенә һәм дөньяның башка бик күп җәбер-каһәренә ачудан аның йөрәгенә күптәннән инде кара кан укмашкан иде. Кинәт кенә әнә шул кан таралып китте. Әһә, дөньяның бөтен гаделсезлеге менә шушында икән! Васфикамалның күзен кан басты, борын яфраклары дерелди башлады. Әһә, дөньяның бөтен гаделсезлегенә гаепле кеше Борһан икән! Васфикамал җан ачысы белән Борһанның кара сатин күлмәге изүеннән чорнап тотты. Борһан югалып калды.

    — Яле, яле, тилердеңме әллә? — дип елмаймакчы булды, әмма күлмәк изүеннән чытырдап сәдәпләр очкач, моның уен түгеллегенә тиз төшенде. Шуңа күрә ул, ачылып калган йөнтәс күкрәген аерылган күлмәге белән каплый-каплый, аты янына таю ягын карады. Йөгән сабагын дугага күтәреп бәйләгән арада мыгырданды:

    — Иреңә баш булдым дигәч тә... Миңа да баш булмакчы икәнсең, фәлән итим... Кара син аны, ә? Атаң булырлык кешегә кул күтәрергә...— дип сөйләнде, үзе һаман ат башы тирәсенә шыкайды.

    Васфикамал ул арада инде Улибаева каршында басып тора иде. Улибаеваның бу авылда үзенә каршы эндәшкән бер генә кешене дә күргәне юк иде әле. Шуңа күрә ул да югалып калды: Борһанның күлмәк якасын күз ачып йомганчы тетеп салган хатынны, ихтимал, өркетүе авыр булыр... Ләкин Васфикамал һөҗүмгә үзе күчте. Тик тамак төбенә менеп җиткән үпкәләре генә аңа тын алырга ирек бирмәде.

    — Синең ни хакың бар каберне мыскылларга? — дип кычкырды ул, Улибаеваның битенә якын ук килеп.— Халык белән шаярырга ни хакың бар синең, әҗәткана, ә? Сиңа кем кушкан кабер актарып йөрергә? Сине районнан шуның өчен дип җибәрделәрмени, килмешәк? — Васфикамал үкереп елап җибәрде.— Әнә минем ирем бүген-иртәгә гүр иясе булырга тора, ярты авылның ирләре сугышта кырылдылар. Син безне шулай мыскыл итсен дип кан койдылармыни алар, ә? Ник йөрәгемә тоз саласың син...— Ул, алъяпкыч итәге белән битен каплап, ярсый-ярсый елады.

    Улибаева йомшады. Кинәт кенә ул үзенең каршында басып торган ябык тәнле үткен күзле бу чибәр хатынның хаклы икәнлеген аңлады.

    — Сеңлем, кызма әле син, кызма,— диде ул.— Кызма. Менә бүген ярты көн инде шушы тирәдән кеше өзелми. Мине сезнең колхозга вәкил итеп җибәрделәр. Үзең уйлап кара: белергә тиешме мин монда в чем дело или юкмы? Нинди урын бу? Ник монда карт-коры килә? Почему алай кадерле булгач аны зиратка күчермисез? Колхоз басуында бу нинди музей, пони-маете ли...

    Ләкин Васфикамал тынычлана алмады:

    — Суң менә үзең уйлап кара,— диде ул, күз яшенә буылып,— ирем ярты-йорты сәламәтлеге белән әле ун-унбиш көн элек кенә шушы чардуганны рәтләп кайтты. Ә син районнан килгән башың белән... Их, син... Болай булса, син зиратны җимерергә дә күп сорамассың. Адәм көлкесе бит, адәм көлкесе...

    Васфикамал, үзенең җиңүенә һич кенә дә шикләнмичә, кубарылган такталарны таш алып каккалый башлады. Елый-елый сөйләнде:

    — Сиңа уч төбе хәтле кәгазь җитә...

    — Икмәк җыюны оештырасы урында кабер сүтеп йөр, адәм көлкесе...

    — Бәхетең, авылда ир-ат заты юк инде. Күрсәтерләр иде алар сиңа кабер сүтүнең нәрсә икәнен...

    Улибаева юеш клевер басуын ярып идарәгә кайтканда әллә ниләр уйлап бетерде. Бер яктан, үзенең чыннан да артык кызып киткәнлеген сизде: кабер җимереп йөрү, чыннан да, прокурор эше түгел. Икенчедән, тиктомалга, шаһит алдында гап-гади бер хатыннан җиңелү шулай ук җитәкче иптәшкә хас нәрсә түгел. Шуңа күрә ул кичен идарәдә активистларны эт итеп сүкте.

    — Борын төбегездә, колхоз басуыгызда хаҗ кылалар, ә сез күз йомып ятасыз, бездельниклар,— диде.— Үзең ач бул, үзең хаҗ кыл, понимаете ли...

    Моңа каршы Тимерхан берни дә әйтә алмады. Моңарчы бу ташның колхоз тормышына бер зыяны да юк иде кебек. Бу Улибаеваның бер начар ягы бар: ул һәрвакыт кешенең җанын каһәрли. Карчыклар белән сугыша торган заманамы соң әле? Бер атнадан бәрәңге җирен бүлеп бирергә кирәк, кеше саен икешәр гектар туры килә. Ничек кенә җыеп аласы? Дәүләт каршындагы йөкләмәне ничек үтисе? Салкыннарга кадәр башкарып чыгып булырмы? Их, Улибаева, бер генә көн тынычлап хәл алырга мөмкинлек бирмәдең. Ни дип әйтсәң дә вай инде сиңа...

    Контузиясе булмаса, ни әйтер идең?..

    Кара Чыршыдан сугышка киткән кешеләрнең иң соңгысы Әхмәтзариф та инде Германия җиренә кадәр барып җиткән. Хәер, Әхмәтзариф булмаса, Германиядә ниләр барын Кара Чыршылар каян белерләр иде! Менә ничә ай инде Заһриларга герман җиреннән бер-бер артлы посылка ява. Германның кара ипие дә чытырдавыклы кәгазьгә төрелгән, ислемайларының да исе бер җир буе ераклыктан килә. Ә беркөнне Заһри бөтен авылны сыйлады: Әхмәтзариф нәкъ мең ярым данә юан сигара җибәргән. Берсе-берсен ике көн тарт, өч көн тарт, чәч араларың зәңгәрләнгәнче тарт! һәрберсен бишәр сумнан ике көн эчендә сыпырып алдылар. Кичләрен Кара Чыршыда гел хуш исле төтен генә торды. Шәйхи карт та сигараны бер суырып карады һәм, ютәленә буылып:

    — Бу ярманнарның үз тәмәкесе түгел, аларның үзләрендә үсми ул, ^өрәкләрдән алган тәмәке бу,— дип, кешеләрне ышандырды. Шәйхи картның соңгы вакытларда кәефе гомумән әйбәт иде: ел буе эшләгән хезмәт көненә көзлектә азмы-күпме уңыш тиде. Умачтан өзелмәслек булды. Инде сугыш та бетүгә таба бара. Улибаеваның да сүзе дөрес булып чыкты: Мәйсүфә карчык котылып кайтты. Тик, Улибаева әйткәнчә, бер атнадан түгел, ә кыш кергәндә. Язулар шактый озак йөргән.

    Улибаеваны белмәссең. Үзе тотты, үзе утырттырды, үзе коткарды. Күңеленең әллә кай төшендә генә ниндидер кырыс дөреслек бар шул явызның...

    Язның җылы, парлы көннәреннән берсе иде. Авылга Берлин шәһәрен алу турында телефонограмма килде. Райком кәгазе кырдагы колхозчыларга бу шатлыклы хәбәрне җиткерергә тәкъдим итә иде. Кәгазьнең эчтәлеген иң беренче булып каланча янында кояшта җылынып утырган Шәйхи карт белде. «Берлин» сүзе картны яшен суккандай сискәндереп җибәрде. Аның күзләре яшьләнде, тез буыннарына каяндыр көч килде, беләкләренә ниндидер могҗиз куәт тулды. Тиз генә каланча башына үрмәләде. Аның үз гомерендә бер тапкыр да каланчага болай тиз менә алганы булмагандыр. Карт басу түрендәге халыкка күз ташлады... Менә чәчүлек басуында бригадир, карт-коры, хатын-кызлар... Алар әле берни дә белмиләр. Түзегез, җаннарым, түзегез, тагын бер генә тын алсын Шәйхи бабагыз. Менә-менә калтыраган кул түбә астына кыстырып куйган арба кендеген эләктерде, тыны буылган уч төпләренә төкерде дә аякларын киң җәеп басты.

    — Йа Хода, мәдәт бир!

    Авыл өстендә кинәт кенә чаң тавышы ишетелде, капкалар ачылды, урамда ыгы-зыгы башланды.

    — Кайда яна?

    — Безнең авылдамы? Күренәме? — дип, халык йөгереште. Ул арада чәчүчеләр янына ат атланып Тимерхан чыгып

    чапты. Басу түрендә бер мәлгә эш тукталды. Чаңны Кара Чыршыда бары тик янгын булганда гына сугалар иде. Карт үз гомерендә беренче мәртәбә бүген аңсыздан тәртип бозды. Ләкин бу тәвәккәллек аңа искиткеч зур рәхәтлек бирде, һәм аның шатлыктан тонган күзләре инде бернәрсә дә күрмиләр иде. Карт үзен-үзе белмичә арба кендеге белән рельс кисәген кыйнады. Рельс кисәге елады да елады, аның саен карт селтәбрәк суга бирде.

    Биш минут эчендә шатлыклы хәбәрне авылның бөтен кешесе белеп өлгерде. Ә төшкә таба Шәйхи картны каланча башында үзенең әйләнмәле урындыгына сеңеп күзләрен йомган килеш таптылар. Аның җансыз битендә ниндидер канәгатьләнү хисе бар сыман иде.

    ...Кабер тирәсен кәсләр белән рәтләп, көрәкләрне өстерәп зираттан чыкканда ук Заһри кода тәкелдәп кайтты:

    — Карт кода кемгә генә әйтеп калдырды икән инде?

    — Кайсыбызга әйтте икән карт кода?

    Заһрига җавап бирүче булмады — авыл башына кергәч, көрәкләрне җилкәгә алдылар.

    Ә Шәйхи карт бер дә әллә кемгә түгел, үз нәселләренә әйтеп калдырган икән. Сигезенче май көнне иртән Хәкимулла начарланды. Инде авызына бер ризык та капмый иде. Көне буе саташты, ниндидер командалар бирде, сүгенде, җырлады. Кечкенә малайны бабасы Шәяхмәт йортына алып киттеләр. Кояш батар алдыннан гына авыру аңына килде һәм әтисен, әнисен, хатынын янына чакырды.

    — Әти, әни,— диде ул буыла-буыла,— Васфикамал! Малайны үстерегез. Миңа рәнҗемәгез. Васфикамал! Әтиләрдән аерылма. Яхшы. Шулай әйбәт. Шулай...

    Кем чакыруы беләндер килгән Хәбирә карчыкның сәке буеннан искергән, карлыккан тавышы ишетелде.

    — Ясин... вәл коръәнил хәким. Иннәкә ля минәл мөрсалинә галә сирател мөстәким...

    ...Кояш батканда Хәкимулла өзелде.

    Иртәгесен миллионнар көткән җиңү хәбәре килде.

    Ул көнне Тимерханның язгы җилдә ярылып кубалакланган, күптәннән елмаю белмәгән бите көләчләнеп яктырган иде. Ул идарә алдына өелгән бүрәнәләр өстенә менеп баскан да сөйли, аның тамагы карлыккан, ул кыска җөмләләр белән өзек-өзек сөйли. Май кояшында аның күкрәгендә «Дан» ордены ялтырап ала.

    Аның сүзләре кул чабулар, әллә каян китереп җиткерелгән тальян тавышына, шатлык дулкынына күмелә, ул тотлыга. Кышын-язын кыр эшендә йөреп битләре каралган киленнәр, җиңгиләрнең күзләрендә яшь бөртекләре ялтырый, кулларын артка куеп бөкрәеп йөргән бабайлар турырак басып торырга тырышалар. Бөтен кешенең йөзендә шатлык, карт-корының җыерчыклары ачылган, һәм ул җыерчыклар коңгырт битләргә ак сызыклар булып сузылганнар. Бары тик Заһри гына халык төркеме артында саргылт йөзен җиргә текәп басып тора. Ул бөгелгән, һәм юл-юл күлмәкләр, сырган телогрейкалар арасында аның немецтан килгән кара ефәк жилеты сөлек сырты кебек ялтырый иде.

    Тимерханның сүзләрен ул көнне күпереп яткан кара җир дә, клуб бакчасындагы купшы каеннар да, койма өсләреннән башларын салындырган көяз шомыртлар да тыңлаган кебек иде.

    Җиңү бәйрәме көнне төштән соң Хәкимулланы җирләделәр. Үлем шулай Кәлимулланыкылар тирәсендә уйнады. Өйдән мәетне озатканда хатын-кыз капка төбендә җыелып калды. Васфикамал эченнән генә бөтен дөньяны каргады. Юк, гәзитләрдә язганча ук булмады. Ярты үлек ире кайтып кергәч, ул теге мәкаләләрдә язылганча шатланмады. Андый кеше идемени аның ире! Болай газапланганчы, әлбәттә, үлгәне артык иде. Контузиясе булмаса, ни әйтериең! Булмады, бәхет булмады. Яңа өйдә малай үстереп, колхозда парлап эшләп, гөр килеп яшәп булмады. Каһәр суксын дөньясын, сугыш башлаучы явызларның муеннары астына килсен!

    Мәетне кабергә төшергәнче, кечкенә Нәриман чыркылдап көлеп кызыл балчык өстендә уйнады. Тик ак марляга төрелгән киңчә гәүдәне иңдергәндә генә кычкырып елый башлады:

    — Эттә! Эттә! Монда мен! Монда мен!

    Хәкимулла үлеп, бер-ике көн торгач, аны Хәбирә карчык төшендә күрде.

    — Ләхетемне тар алдылар, әйләнеп ята алмыйм,— дип зарланган, имеш. Бу хәбәр карчык-коры арасында козгын кебек шом салып йөрде...

    Шуның белән Атҗабар Хисмәтнең соңгы минуты турындагы сер мәңгегә җиргә күмелде. Бичара Хәкимулла аңы ачыкланган саен Хисмәтне күмүе турында сөйләмәкче була, һәм һәрберсендә припадкасы кабатланып, бу вакыйга томан эчендә кала иде.

    «Хәбәрсез югалган» Хисмәттән исә Атҗабарда карт анасы, хатыны һәм балалары һаман да хат өмет итәләр иде...

    Беркөнне шатлык Шәяхмәтнең дә ишеген тапты.

    Нургали сугыш беткәннән соң бер-ике ай Көнбатыш Украинада хезмәт итте. Авылга көн саен дип әйтерлек шатлыклы хәбәр килеп торганда, Нургалинең дә үзен көткәндә, аннан бер карточка килде. Ул рәсемдә Нургалиләр взводы стройга басып төшкән, алдан икенче булып күпме кешене яшь түктергән, җәфа-хәсрәт чиктергән Нургали басып тора, ул элеккегә караганда олырак чырайлы, калынайган, әйтерсең лә зур кара күзләрен әтисенә текәп әйтеп тора:

    — Менә, әти, мине гафу иттеләр, мин хәзер чорма тузанында ятучы куркак Нургали түгел, ә фашистларны кыйнап кайткан батыр сугышчы, менә мин ничек иптәшләрем белән бер сафта басып торам,— ди.

    Зур шатлык Шәяхмәтне урамга куды.

    — һе, кара син аны, безнекен әйтәм. Гернадирмени! Икенче генә бит, ә! Мин үзем дә стройда өченче булып баса идем. Стало быйть, паруда шундый. Эре сөякле. Солдатка егетнең ни җит-тесен алмыйлар аның,— дип сөйләнә-сөйләнә, рәсемне күрсәтеп йөрде.

    Ул көнне чәй янында сүз Нургалинең велосипедын чистартып кую турында гына барды. Изүне чишкән Шәяхмәт кәрәзле балны китеп каба-каба, чәйне күп эчте, сүз эчкәрәк кереп китте:

    — Сәвит хөкүмәте диләр аны беләсең килсә, агайне. Тәки кеше иттеләр бит малайны, әй. Әнә элекке заманда ничә еллар кәтер китүдән куркып дезертирлыкта йөрүчеләр була иде. Ә безнеке кичерде, безгә ярдәм кулын сузды. Сәвит хөкүмәте диләр аны. Башка заман булса нитукмышты... фәлән-төгән, дип озак сөйләнде, соңгы дүрт ел эчендә генә агарган мыек бөртекләренә тир бәрде, муенын, битен тастымал белән сөрт-кәләп, самавырны саркытканчы эчте дә эчте. Исәбе — чәй эчеп бетергәч тә, Нургалигә хат яздыру, аннан кичкә таба зиратка барып Рәмзия каберен төзәткәләп, чәчәкләренә су сибеп кайту иде.

    Шәһитләр каны — изге кан...

    Ташлытау станциясенә товар поезды килеп керде. Урта вагоннарның берсеннән ак керфекле, җыйнак гәүдәле бер солдат сикереп төште, перрондагы эскәмиягә менеп басты да кулындагы җиз быргыны иреннәренә терәп, башын горур рәвештә артка ташлады.

    Станция артындагы куе имән урманы ят тавышны тәгәрәтә-тәгәрәтә еракка озатты:

    — Ту-ту-ту-ту-у-у!

    Бу сихерле тавыш товар вагоннарын хәрәкәткә китерде. Эшермәле зур авыр ишекләрдән җиргә шыбырдашып берьюлы йөзләгән, меңләгән солдат коелды. Бер минут эчендә урман янындагы тын станция танымаслык булып үзгәрде. Берәүләр, котелокларын тотып, кайнар суга йөгерделәр, икенчеләр су алып яткан паровоз янында билдән чишенеп юынырга, төртешеп су чәчрәтергә тотындылар. Бөтерелеп килгән мыеклы, киң җилкәле мәһабәт бер сержант сыра сатучы кыз янында сүз куерта башлады, күз ачып йомганчы яңа мичкәнең бөкесен эчкә төртеп төшереп, насос киертеп бирде. Икенче берәүләре ларек эчендәге кызлар тирәсендә кайнаштылар, ал арны үзләренең вагоннарына чакырдылар... Уен-көлке, җыр, бию, этеш-төртештән станция мәш килде. Вокзал алдындагы тарлыкта берсе кызыл сөяктән коелган аккордеонда вальс уйнап җибәрде.

    Бары тик бер генә солдат уен-көлкегә катышмады. Кайшалып дулкынланган кара чәчле, кылыч борынлы, гимнастерка якаларын чишеп җибәргән бу егет перрон буйлап ары-бире йөренде дә борчулы кыяфәт белән үз вагоны янына килеп туктады. Кулындагы кечкенә төенчекне вагон эченә ыргытты, бераздан яңадан алып чыкты. Ул кемнедер көтә, эзли иде. Сөт сатучы кызлар да, яшел суган белән төеп пешерелгән кайнар бәрәңге сатучы марҗалар да бу егетнең Кара Чыршы Шәяхмәт улы Нургали икәнен танымадылар.

    ...Кырык беренче елгы мутлыклары Нургалигә гомерлек сабак булды. Бәрелешеп алган көнне кич белән Шәяхмәт карт ат җигеп кайтты. Төн уртасында гына Ташлытау юлына сәфәр чыктылар. Райком секретаре Искәндәрен төнге уятуларга, чакыруларга инде күнегеп беткән иде, шуңа күрә капка төбенә ат бәйләп яткан кешене күреп гаҗәпләнмәде. Таң аткан иде. Ишегалдына Кара Чыршы колхозы председателе Шәяхмәт карт килеп керде. Янында киңчә гәүдәле бер егет тә күренде. Карт сәлам бирде.

    — Авыр вакытта үземә килерсең дип әйткәнең бар иде, менә килдем әле, иптәш Искәндәрев,— диде.

    — Йә, ни булды, бабай? — диде секретарь, свитерын кия-кия.— Янгын-фәлән булмагандыр бит? Мин төн уртасында гына өлкә комитетыннан кайттым.

    — Колхоз исән-имин әлегә. Әмма ликин үземнең эшләр хөрти.— Карт, кулъяулыгын чыгарып, авыз-борынын сөрткә-ләгәндәй итте. Аннары тавышын әкренәйтеп, башын чоланга табарак сузды.— Минем кече малай начар юлга басты бит,— дип, янында торган егетнең җиңеннән тотты. Искәндәрев шул вакытта гына егетнең кыяфәтенә игътибар итте, сакал-мыек баскан чандыр гәүдәле егетнең куллары каеш аркалык белән артка каерылып бәйләнгән иде. Шәяхмәт карт хәлне сөйләп бирде, егет дәшмәде.

    — Хөкүмәтнең туры хөкеменә тапшырам,— диде карт.— Әле сиңа килүем дә малайны йолып калырга ярдәм соравым түгел, киңәш кенә соравым: судны халыкка белдертмичә генә ясап булмыймы? Кеше күзенә мин ничек күреним? Колхозга ничек баш булыйм? Менә шуңа синең баскыч төбенә килдем мин, иптәш секретарь энем.

    Нургалинең ФЗОдан качуы турындагы хәбәр әле Ташлытау милициясенә килеп җитмәгән икән. Иртән сәгать унда Искән-дәревнең чылтыратуы буенча Кара Чыршы колхозы председателен хәрби комиссар кабул итте. Тагын бер сәгатьтән исә Шәяхмәт карт биштәрләгән арыш капчыгына салган ярты ипине арбадан алып, военкомат коридорына алып керде. Коридорда чәч-сакалларын кырган Нургали утыра иде. Карт кулъяулыгына төргән биш тәңкә акчаны улына бирде дә читкә карап кына күреште.

    — Бәхетең инде, юньле кешеләр ярдәм кулын суздылар,— диде.— Югыйсә ФЗОдан качкан өчен биш ел төрмә икән. Инде солдат булгач үз юлыңны үзең кара. Күрешә алмасак — хәерле булсын. Әмма ләкин җанымны каһәрләдең, әйтергә дә юк...

    Шәяхмәт картның өстеннән таулар төшкәндәй булды. Кара турыны авылга кайтып кергәнче куды да куды...

    Менә дүрт ел гомер узды да китте. Иркә малайны армия кеше итте. Акрынлап картның рәнҗүе дә бетте.

    ...Июль ахырлары иде. Нургали хезмәт иткән гвардияче дивизияне кинәт кенә Көнчыгышка күчерергә дигән әмер булды.

    Сигезенче көн үткәндә товар поезды, дивизияне Идел күпереннән уздырып, Уралга таба ашыкты. Эшелон Ташлытау станциясеннән узачак булганга, Нургали телеграмма бирде. Ләкин ни өчендер Мәскәү бик ашыктырды, эшелон Нургали чамалаганнан ярты көн алда килде. Әле поезд станциягә кергәнче үк Нургали ишек янына басты. Менә ул үз авылларын күрде. Авыл ниндидер зәңгәр рәшә эчендә утыра. Менә бу җирләрдә кырык беренче елның җәендә борчак чәчелгән иде. Быел да борчак икән. Әнә басу уртасындагы юлдан бер атлы чаба. Арбасына яшел клевер салган, ак күлмәктән, киез эшләпә кигән татар карты.

    Хыялга чумган Нургали станциядәге тавыш, уен-көлкене ишетмәде. Их, бер генә минутка әтисен-әнисен күрә алса иде ул! Аның хыялын теге, чандыр гәүдәле, ак керфекле солдат бүлдерде. Ул яңадан, мәгърур бер кыяфәт белән башын артка ташлап, җиз быргысын кычкыртты. Нургалине туган туфрагыннан аерып алып китү әйтерсең лә аңа бер канәгатьләнү бирә иде. Команда тавышы станцияне яңгыратып урманда йотылды:

    — По ва-һо-на-а-м!

    Соңгы минут җитте. Өмет киселде. Нургали соңгы солдат булып җирдән аягын алды, тормоз баскычына менеп басты. Перрон белән ике арага каршы яктан тимер рәшәткәле вагоннар, брезент белән капланган платформалар таккан хәрби эшелон килеп керде. Һәр вагонның баскычында кызыл кырыйлы фуражка кигән, карабин аскан солдатлар тора иде. Кинәт Нургалинең күз алды алмашынгандай булды: станция алдында өтәләнеп арлы-бирле аның әтисе йөри иде. Нургали шул вакытта барысын да онытты. Үзенең солдат икәнен дә, паровозның инде пошкырып тормозларны ычкындырганын да истән чыгарды. Ул үз вагонына җәһәт кенә сикереп керде дә, күз ачып йомганчы төенчеген алып чыгып, ике состав арасыннан вокзалга таба йөгерде. Каршы яктан килгән состав озын иде, шуңа күрә ул баскычлы вагон аркылы чыгу исәбе белән әле бер якка, әле икенче якка кабаланып йөрде. Ләкин баскыч очрамады. Нургали брезент ябылган платформага сикереп менмәкче булды, әмма брезент өстендә карабинын кочаклап утырган кызыл погонлы, кысык күзле кара егет:

    — Әй, әй, ни падхади! — дип сикереп торды һәм карабинын күтәрде. Ул арада дивизия төялгән эшелон кузгалды, Нургали паровозның ухылдаганын ишетте. Аңа нибары бер секунд кирәк иде, һәм ул брезентлы платформа астына ыргылып керде. Ләкин кай төшедер нәрсәгәдер бәрелде, һәм нәкъ шул секундтан буферларын чаңгылдатып авыр состав кузгалды. Буферлар тавышы состав буенча барып эссе һавада еракка тәгәрәде. Кемнәрдер солдатлар төялгән эшелонның туктату кранына бастылар. Вагоннардан шашкан кыяфәттә солдатлар коелды, нәрсәгәдер зарланган сыман паровоз сузып-сузып кычкыртты, пошкырып тормозларын уйнатты. Нәрсәдер булды, нидер булды, сөйләп бетергесез хәвефле хәл туды! Капма-каршы якка кузгалган ике эшелон да ухылдап туктадылар, пар чыжылдады.

    Шәяхмәт карт шпал өстендәге мәһабәт солдат янына килеп тезләнде. Гаҗәп! Ата шатланып куйды: бу бит Нургали! Менә ул хәзер аңына килер, торыр, ата белән ул кочаклашырлар. Йә, кай төшеңне бәрдең, улым? Ач күзеңне, ач! Ачмый... Тукта, бусы нәрсә тагын? Нургалинең орденнары, медальләре канлы. Карт хәвефләнеп улының башын кочаклады. Аның борынына одеколон исе, таза, сәламәт ир кеше исе бәрелде. Ләкин бу кан нәрсә? Малай дәшмәде, авыр итеп бер ыңгырашты да күн итек үкчәсе белән шпал арасындагы шлакка тирән итеп сызды һәм тынып калды. Кинәт... күк йөзендәге кояш дерелдәп китте. Менә ул икегә бүленде, аннан ул кисәкләр тагын балаладылар. Күк йөзе вак кояш белән тулды, һава бөркүләнде, суларга һава бетте. Юк, һава бетмәгән, менә бугазга бер төен утырган икән. Хәзер шул ычкындырса, рәхәт-рәхәт булачак. Хәзер, солдат, хәзер, әнә шул төен ычкындырса, синең әтиең торыр, аннан сез бергәләп, печәнле арбага утырып, авылга кайтып килерсез. Командирыңны да чәйгә чакыр, әниең каймаклы катык белән сыйлар икегезне дә... хәзер, хәзер.

    ...Вокзал бакчасындагы кызыл балчык өеме өстенә гвардияче ун солдат менеп басты. Автоматларын күккә караттылар. Кырыс тавыш урмандагы бөтен кош-кортны урыныннан кузгатты. Җир шары яралганнан бирле бәлки бу урында мондый ят тавышның ишетелгәне булмагандыр. Каешын, фуражкасын салган старшина Шәяхмәт картны кабер яныннан читкә алып китте. Ләкин шулвакыт:

    — Тимәгез... Улы белән хушлашсын атакай. Җибәрегез! — дигән калтыравыклы тавыш ишетелде. Бу — эшелон начальнигы, карчыга борынлы, юан гәүдәле, ак чәчле, алтын йолдыз таккан полковник иде. Аның бер күзе пыяла, ул берөзлексез ап-ак кулъяулык белән күзен сөртә. Әллә пыяла күздән коела ул яшь, әллә сәламәт күздән... Агарынган станция начальнигы өченче мәртәбә инде аның янына йөгереп килде, аның кулында бу юлы да радиограмма. Мәскәү ашыктыра, хәрби составны тоткарлаган өчен полковникны инде кисәтәләр иде.

    Тагын биш минут — һәм бакча эчендәге сирень куаклары төбендәге кызыл балчык өеме өстендә бер такта хасил булды. Күз яшьләренә буылган яшь солдат, борынын тарта-тарта, карандаш очын теленә тидергәләп, тактага нәрсәдер язды, шулвакыт өзек-өзек итеп тагын паровоз сызгыртты. Челтәрле тәрәзәле вагоннар таккан состав көнбатышка таба кузгалды, брезентлы платформа өстендә кысык күзле солдат берни булмагандай басып тора иде. Тагын ярты минуттан бер солдатка кимегән дивизия дә Көнчыгышка таба кузгалды. Паровоз соңгы мәртәбә сузып-сузып кычкыртты, бу тавыш басулар аркылы Кара Чыршыга килеп җитте, улын көткән Зәйнәб җиңги самавырына күмер өстәде, үзенең һаман да уң кашы тартты, нәрсәгәдер шатлык катыш шомланды.

    Дивизия төялгән эшелон чыгып китүгә, аның артыннан ук бастырып станциягә танклар төялгән авыр состав шуышып керде. Дәһшәтле танкларның көпшәләренә авыр чехоллар киертелгән, бөтен платформаларда ниндидер бер шомлы тынлык хөкем сөрә иде. Кайдадыр Көнчыгышта ниндидер зур вакыйгалар булырга тора, Җир шарының кайсыдыр почмагы кан сорый. Җир шарында әле тынычлык урнашып бетмәгән. Җир үзенең улларын әнә шунда чакыра. Ул үзенең куенына әле генә килеп кергән бер улын йоклату белән мәшгуль. Станция аркылы Көнчыгышка таба узган авыр вагоннар тыкылдавы көенә Җир үзенең улын тирбәтә.

    — Йокла, бала, йокла... Син барыбер шәһит киттең. Шәһитләр каны — изге кан,— ди. Җир-ана яңа кабер турысыннан бер вагон узган саен бу сүзне кабатлый:

    — Изге кан, Изге кан, Изге кан,— ди.

    Әхмәтзариф кызыл утызлык чыгарып бирде

    Сугыш беткән елны Заһриның фани дөньяга дәрте сүнә башлады. Сугыш кырыннан кайткан агайлар белән сөйләшергә ничектер сүз тапмады. Кичен капка төбендә тәмәке тартып, фронт хәлләрен сөйләшеп утырган ир-ат арасында ул үзен чит кеше итеп сизә иде. Сугыш вакытындагы доходлар да кимеп китте: инде бәрәңге сатып, кием алыштырып баеп булмый.

    Шәйхи кода әйтә иде: дөнья куласа ул, әйләнә дә бер баса, дип. Дөрестер, ахры. Герман маллары да тиз тузды. Ал арның кайсы ясалма ефәк булып, бер юуга сыпылып чыкты, икенче бер төрлесе иләктәй сидрәде. Шулай да бер-ике әйберне Заһри үз кулында саклап калды. Аның берсе ялангач хатын гәүдәсенә эшләнгән зажигалка иде. Бу бик уңай әйбер булып чыкты: күкрәгендәге бер төймәгә бармак башыңны тидерүгә, оятсыз хатын бер аягын күтәреп җибәрә дә, әллә каян гына ялт итеп ут кабына. Дөрес, соңга таба Заһри моны кешегә күрсәтмәс булды. Чөнки бик тәкъваланып китте: йорт эшеннән ваз кичеп, намаз-нияз дигән булып йөри башлады. Әллә каян гына колак аппараты эшләтеп алды. Ул хәзер таякка гына таянып йөри, һавадан козгын-фәлән узса да, туктап, кулын

    каш өстенә куя һәм:

    — Әссәламегаләйкем, хәерле хәбәр! — дип кала. Зират тирәсенә бозау аркайларга барганда да кемнәргәдер дәшә. Зират киртәсенә килеп таяна да:

    — Әссәламегаләйкем, дарелкаумен мөэминин!1 — дип сәлам

    бирә.

    Тәкъва Заһри шулай итеп фани дөнья белән мәшәкатьне әкренләп өзә барды. Соңгы елларда йөрәге бик начарланды. Ахрысы, кырык беренче елда тәмәке суын күбрәк әчеп ташлагандыр. Тәмәке суы, тәмәке суы... Моны искә алырга бераз гына у җайсызрак иде. Заһри дигән даның була торып, бер карчыкның кулына үзеңнең сәламәтлегеңне тапшырдың... Син бит инде яңа шартларда да Заһрича яшәргә җай тапкан идең. Йә, ярар, егерме бишенче елда Шәкүр эләккәч эшләрең чуалды, ди. Ә маклерлык? Маклер кешегә кайсы власть булса да начар түгел бит! Йә, ярар, сугыш башланып эшне бозды, ди. Сугышта да бит бөтен кеше үлеп калмады. Берәр ат җиктереп складка кием-салым, сабын ташырга куйган булсалар? Менә бер-ике медаль тагып, бүгенге көндә «фронттан» дип авылга кайтып төшсәң? Мондый сәламәтлек белән аяк өстерәп җир йөзендә йөрүеңнән ни файда? Казан арты базарларында җир селкетеп йөргән Заһри бер надан карчыкның сүзе белән шушы хәлгә төшсен әле! Булмады, тормыш ул дигәнчә булмады. Кырык беренче елның июненнән соң барысы да кирегә китте.

    1 Мөселманнар кавеме яши торган йортка сәлам!


    Булмасын иде аның бер аягы, булмасын иде аның бер кулы... Бер күзе булмасын иде. Ләкин иң кирәге — Заһрилыкның бөтен сыйфатларын үзенә җыйган бер генә нәрсәсе — йөрәге сәламәт булсын иде. Юк бит, шул иң кирәге аксый.

    ...Шәйхи кода, герман җирендә молотилкада эшләгәнлектән, машинаның көен тавышыннан белә иде. Тузан болыт эчендә ду-чат килеп гөрелдәтеп ындыр сукканда Шәйхи карт читтән тыңлап тора да:

    — Туктатыгыз әле,— дип, барабанщикка ишарә ясый иде һәм беркем дә сизмәгән бер кәйсезлекне эзләп табып рәтли иде. Заһриның да йөрәге хәзер әнә шундый хәлдә. Әгәр чит кеше аның күкрәгенә кулын куйса, һичшиксез, йөрәкнең ватык молотилка шикелле тигезсез, ритмсыз эшләгәнен сизәр иде. Дөп-дөп-дөп! Дөп... дөп... Дөп-дөп-дөп! Дөп... дөп... Ләкин бу — молотилка түгел. Моны инде берәү дә рәтли алмаячак. Болай ук кистереп әйтүче юк, әмма Ташлытау докторы бүген аның йөрәген тикшереп карап шаккатты.

    — Ерак юлга чыкма, үзеңне тыныч тот, моңа дәва шул гына,— диде. Заһри бүген генә бөтен фаҗигане аңлады...

    Ләкин чыкмаган җанда өмет бар, ди. Заһри яшь вакытта авыруның нәрсә икәнен белмәде. Тегенди-мондый чир эләгә бантласа, аның дәвасы билгеле иде: бер стакан аракы. Шайтанны күптән авызга алган юк. Нишләргә? Бәлки бу ватык арбаны бераз рәтләп җибәрер ул?

    ...Вакыт соң иде инде, капка-ишекләр ябылган, кояш батыш ягы нигәдер кызарып тора. Йә давыл чыгарга, йә яңгыр килергә тиеш иде. Менә салкын җил исеп китте, кибетче Бор-һан, керле халатын салып, кибет тәрәзәсен ябарга дип урамга чыкты. Ишек төбендә арык, сары йөзле Заһри тора иде. Бор-һанга бу кеше ничектер кызганыч булып тоелды.

    — Кәеф-хәтерләр ничек, күрше? Әйдә кереп чык эчкә таба, аннан бергә кайтырбыз,— дип, Заһрины кибеткә алып керде. Чүлмәкләр, сүс баулар арасыннан бер шешә тартып чыгарды да кырлы стаканга мөлдерәтеп аракы салды. Заһри башта бик нык каршы торган булды.

    — Кирәкми, энем Борһанетдин, гөнаһ була, безнең ише авыру кешегә килешми ул,— диде.— Теге вакытларда ярады.— Ул авыр сулап куйды.— һәй Алла, бар иде заманалар. Гомер үтте дә китте. Теге чак исеңдәме? Уңышка ярты пот бодай алганыңны әйтәм... Ну, кызык иттең син ул чакта. Ә гомер узды. Әйе, әйе, узды...

    Борһан, гадәт буенча, эш бетәр алдыннан шактый ук төшереп алган иде, сөйләшерлек кеше очравына гомумән шатланды. Кызып, тормышта яшәүнең мәгънәсе турындагы фәлсәфәгә

    кереп китте.

    — Менә, пример, бүген эштән кайтышлый миңа кереп бер шофер салып чыкты,— диде ул.— Күреп торам, кызмача бу. Тагын йөз иллене сорый. Тәк. Менә мин нишлим? Тагын йөз иллене салса исерә бу, аннан көт тә тор бер хәлне. Йә ул урамдагы каз-үрдәкне сытып уза, йә үзен харап итә. Или өенә кайтып хатынын җәберли бу. Йөз иллене салган кеше азрак җәбер күрсәтәме хатынына, йөзнеме? Әлбәттә, йөзне. Менә шунда инде Борһанетдин энең йөз иле урынына йөз тирәсен бирә тегеңә. Кәнишне акчаны йөз илледән алам. Нәкъ ул дигәнчә. Йә, нәрсә, начарлык эшлимме мин, әллә яхшылыкмы? Безнең инде синең белән алган медальләр юк, нихәл итәсең. Ә шулай да яши белергә кирәк. Менә мин үзем кырык беренчедә өч ай дигәндә әйләнеп кайттым. Анысы — минем эш. Синең кияү кайтып үлде. Анысы — аның эше. Әйе... Менә мич башыннан егылып төшүнең шулай рәте бар аның...

    ...Төн урталары иде инде. Заһри ишектән килеп керде дә гөрселдәп агач караватына барып егылды.

    Иртәгесен йокыдан торгач, Фәгыйлә җиңги бер хәрәкәтсез яткан Заһрины күреп имәнеп китте: аның күзләре пыялаланган, авызы ачылган, ияге төшеп киткән, иреннәре сап-сары булып каткан иде.

    Заһриның гәүдәсен докторлар районнан ике көннән соң гына биреп кайтардылар. Кәгазендә «Йөрәк параличыннан үлгән» дип язылган иде.

    Заһрины бөтен күршеләре җыелышып җирләделәр. Күмеп кайтканда нигәдер бер кеше бер авыз сүз әйтмәде. Һәркайсы сүзсез генә үз капкасына кереп китте, һәркемне әллә нинди тойгы, кайгыга охшамаган авыр тойгы баскан иде.

    ...Бер елдан соң Әхмәтзариф та кайтып төште. Ул өс-баш, ул кыяфәт — генералмыни! Әхмәтзарифны Ташлытау автоколоннасының шоферы «Студебеккер» белән станциядән Кара Чыршыга китерде. Җәйнең матур көннәреннән берсе иде — Заһриларның капка төбенә машина килеп туктауга, халык җыелды. Авыр чемоданнарны, сумкаларны, фонарьлы велосипедны шофер кузовтан аска биреп торды. Мундир кигән, ак ефәк перчаткалы таза сержант Әхмәтзариф аларны саклык белән генә чирәмгә куеп торды. Урамнан узып баручы берничә кыз машина янына җыелды. Болар Ташлытаудан концерт белән килгән агитбригада кызлары иде. Әхмәтзариф шоферга кызыл утызлыкны чыгарып бирде дә саубуллашты, аннан кызлар белән сүзгә кереште. Авызына сигара капты да боҗралы, хуш исле төтен сибеп сөйләнә башлады.

    — Ә мин узган ел отпроситься итә алмадым. Ишеттем, что папа үлгән. Без Потсдам янында гына тордык — особое положение. Ә авыл юлын онытканмын. Адашып йөрдек. Через Атҗабар кайтырга туры килде...

    Кибеттә чират торган Фәгыйлә җиңги йөгерә-йөгерә кайтып җитте. Бер сүз әйтә алмыйча тынына буылып, Әхмәтзарифның күн каешлы биленә сарылды да калтырап елый башлады.

    Күпне күргән Фәгыйлә җиңгинең битләре җыерчыкланган, таушалган иде. Әхмәтзариф затлы кызлар барында бу хәлдән бераз гына кыенсынды һәм үзенең ялтыравыклы каешыннан әнисенең кытыршы, ярылган кулларын аерып читкә этәрде.

    — Подожди, мама, өйгә кергәч поговорим,— диде. Әхмәтзариф кайткан атнада авылга тагын җиде-сигез егет

    кайтты.

    Тормыш акрынлап үзенең кысасына кереп бара иде.

    Атлар атламас инде...

    Шәйхи карт сөйли торган иде: имеш, Агыйделнең бер ягында берәү чиләк ясый, икенче ягында икенче кеше шул чиләккә капкач ясый, дип. Кара Чыршыда бу хәл бик күп гаиләгә туры килә иде. Әмма туры килмәгәннәргә дә Шәйхи картта халык сынамышы бар иде. Аллаһы Тәгалә, дип сөйли иде Шәйхи карт, кешеләрне парлаганда көйли-көйли, борын эченнән генә мырлап парлаган.

    — Бер явызга — бер яхшы!

    — Бер яхшыга — бер явыз! — дип көйли дә утыра икән. Ихтимал, монысына туры килүчеләр дә Кара Чыршыда аз түгелдер...

    Хәер, Шәйхи картның сөйләгән әкиятләреннән тагын берсен халык хәтер түрендә саклап калган иде. Борын-борын заманда, кешеләр әле агачка, ташка табынган чорда, бер адәм аудан кайтышлый тимердән ясалган бер хикмәтле әйбер табып ала. Бу әйберне хатынына алып кайтып бирә. Хатыны бу тимерне әйләндереп-әйләндереп карый да, бер дә рәтенә төшенмәгәч, авызына каба. Калтырап торган тел сыман бер нәрсәсенә чиртә дә өрә башлый. Шуннан көй чыга. Баксаң — бу кубыз икән. Шуны уйнап җибәрүе була — ире шатлыгыннан бии башлый. Әнә шул заманнан бирле ирләр хатыннарның кубызларына бииләр, ди...

    Шәйхи картның үлгәненә инде егерме елдан артык вакыт үткән, инде аның кабере өстендәге чардуган череп җимерелгән, ләкин сөйләгән сүзләре әле дә Кара Чыршыда яши бирә.

    Алар нәселенең каберләре бер аумакта. Каберлек тирәсендә куе булып чәчәкле үлән үскән, кич белән анда чикерткәләр чурлый, чәчәкләрдән бал исе тарала... Зират янында гына клевер басуы. Кайшалып үскән клевер басуы урман полосасына кадәр тоташ диңгез булып җәелеп яткан. Кояш батып килә иде...

    Кара Чыршы урамыннан, тузан туздырып, эсселектән әлсерәгән сыерлар узды, борыннарыннан селәгәй агызып, башларын салындырган сарыклар узды — көтү кайтты. Чык төште, авылга сыер исе, сөт исе таралды, келәтләрдә сепараторлар гүелди башлады. Зират буендагы юлдан чатыр чабып килгән бер ат йөге халык күренде. Яшьләр икән. Клевер басуына таба атларын бордылар да арбадан коелып чырылдаштылар, көлделәр, тәмәке кабыздылар — ду килделәр. Егетләр җиңнәрен сызганып җибәргәннәр. Кара чалбар эченә тыгып ак күлмәк кигәннәр, кызлар кыска җиңле күлмәктән, барысының да беләгендә сәгать. Егетләрдән берсе, арба астыннан чалгы алып, клевер чаба башлады, икенчесе җәһәт кенә зират коймасын сикереп керде дә бер көлтә чәчәк җыеп чыкты. Зират тирәсе яшьләрнең шат тавышына күмелде — көянтәдәй бөгелеп очларын җиргә тидергән нәзек озын каеннар дәшмәделәр. Тып-тын калган карт наратлар дәшмәделәр. Зират үзенең бөтен тынлыгы белән әйтерсең лә бу чыркылдык яшьләрдән сорый иде:

    — Юлчылар, сез кайдан киләсез?

    — Без Атҗабардан киләбез!

    — Юлчылар, сез кая барасыз?

    — Без туйга барабыз!

    Өенә кайтырга соңга калган бер козгын коңгылдап очты. Зират өстеннән кичке соңгы җилнең дулкыны узды.

    — Кем өйләнде соң, балакайлар?

    — Ха-ха-ха! Кара Чыршыда бүген туй була! Васфикамал Нәриманы туй ясый! Ха-ха-ха! Без ашыгабыз! Безнең бүген туйны уздырып, иртәгә Ташлытау Сабан туена барасыбыз бар! Без ашыгабыз! Син инде үзеңнең карт наратларың, көянтәдәй кәкре каеннарың белән гомер буе шулай тик торасың... Безнең яшисебез бар! Безнең бүген җырлап биисебез бар! Безнең иртәгә Сабантуйга барасыбыз бар! Ә син, картлач, гел бер урында. Син яшәүнең кызыгын белмисең, синдә тынлык... Син бүген безне тыңла...

    ...Туй бара. Чәчләре, сакал-мыеклары ап-ак булган Шәях-мәт почмак якта Васфикамал белән каз түшкәсе турый. Ике-өч көн инде аның ял күргәне юк: Васфикамал, өйдә туй вакытында хуҗа булырсың дип, ялгыз картны үзенә китертте. Карт тегәрҗеп белән беркеткән күзлеген борынына элгән дә тозлы каз ите турый... Бер кисәк, ике кисәк, өч кисәк. Бер ел, ике ел, өч ел... Юк, ун ел, егерме ел, утыз ел... Менә шулай, дөрес. Унарлап санасаң гына гомерне дөрес исәпләп була. Менә бу өйне салганга ике дистәдән артык. Әйе, кырык беренчедә иде. Нәриман туганга — ике дистәдән артык. Карчыгы Зәйнәбне җирләгәнгә — бер дистә чамасы. Елларны шулай дистәләп исәпләргә кирәк. Гомер — ит кисәге түгел. Үзенең пенсиягә чыкканына да киләсе елга унбиш ел була икән. Персональный диделәр. Кая барсаң почет — бөтенесе хәлеңне сорый. Картаеп буламы? Сызланмыйсыңмы? Кәефләр ничек? Мәктәп балалары пионер сборына чакырмый калмыйлар. Сайлау вакытында һәр елны аны урналар янына утырталар. Бер сайлаучы — бер нокта, ике сайлаучы — ике нокта. Биш нокта — биш кеше тавыш биргән. Сайлау саен Шәяхмәт шуны эшли. Хәзер рев-комиссиягә дә чакырмыйлар. Анда, управлениедә, әллә ниткән тар юбкалы югары белемле яшь кызлар исәпләү машинасын гына борып утыралар... Шәяхмәттән 'башка да була хәзер. Хәер, ул гына түгел, Тимерханнан башка да авыл хуҗалыгы бара икән. Аның да шул югары белеме юк иде. Тимерхан хәзер

    Ташлытау педучилищесында хуҗалык мөдире булып эшли. Аның да чәчләре агара башлаган. Элеккеге гайрәт, куәт кимегән. Димәк, тормышның законнары шундый, яшьлек, эш, куәт — барысы да бер вакытлык кына. Бер төрле кешеләр, бигрәк тә яшьләр, Шәяхмәттән туп-туры:

    — Ничәдә инде син? — дип сорыйлар. Кайберәүләре, ике дә уйламыйча, ул барында «фәлән кеше үлгән, картаеп үлгән» диләр. Баксаң, ул кеше әле Шәяхмәт карттан яшь булган икән. Картлык, картлык...

    Олы яктагы яшьләр кыздылар. Тәрәзәләр ачылды. Хромка гөрләде. Килен ягыннан килгән яшьләрнең берничәсе шәһәр егетләре иде. Алар чыбык тарттырып магнитофон, фотоаппарат, пластинкалар белән матавыкландылар. Җылы кичке һавага ачык тәрәзәләрдән җыр таралды:

    Нигә яшьлек — янмагач та, көймәгәч тә, Яшьлек уты йөрәгеңне өзмәгәч тә; Нигә яшәү, нигә гомер, нигә хисләр — Яшьлек гомерен сөя-сөя кичмәгәч тә.

    Бүлмә ишегеннән Шәяхмәт олы якка күз салды. Бер якта Нариманның дуслары — барысы да диярлек шоферлар, тракторчылар. Кара беләкле, таза егетләр. Әнә берсе — көрәшче. Иртәгә ул Ташлытауда көрәшергә тиеш. Кызып алган — унлап кеше өчен өстәлгә әзерләп куйган балыкны тәлинкәсе белән тартып китерде дә җимереп ашап бетерде. Яшь килен өстәл шәһәрчә булсын дип бик тырышкан иде... Шәһәрчә булсын дип сөйли-сөйли тост күтәрәләр. Тракторчылар телгә әллә ни оста түгел икән. Барысының да сүзләре чама белән бер тирәдә

    әйләнә.

    — Ике яшь матурның тигез мәхәббәте өчен шушыны эчеп җибәрик...

    — Өстәлгә килгән иткә керешкәнче, берәрне астына салып куйыйк...

    — Тигез мәхәббәтле ике яшь матурның...

    — Яшь матурлы ике тигез мәхәббәтнең...

    Стенада зурайтып эшләнгән рәсемдә Хәкимулла белән Васфикамал. Хәкимулла үз гомерендә кимәгән яхшы пиджактан. Танысаң таны, танымасаң — юк.

    Ул зур күзләрен өстәл янындагы кунакларга текәгән дә әйтерсең лә аларга дәшә:

    — Әй сез, безне хәтерлисезме? Дөньяда без дә бар идек. Сез — безне дәвам итүчеләр. Кайвакытта безне дә искә алыгыз,— дип әйтә кебек.

    Васфикамалның гына карточкадагы киеме тормышта булганча. Чәчәкле маркизет күлмәге ияк астыннан ук түгәрәкләнеп муенын каплаган. Муенында ике рәт эре гәрәбә. Чәч юлы кыл уртадан ярылган. Киерелгән кыйгач кашлар. Яшь, чибәр. Утыз алтынчы елның җәендә яшькелт ящик күтәргән бер кеше Кара Чыршыда йөргән иде. Шул вакытта төшелгән рәсем. Теге кеше капкага корылган ак җәймәгә сөяп утырта иде дә, ящиктан чыккан бер чыбыкның башын тотып, иреннәрен кыймылдата иде. Кара Чыршы халкы моны сихер укый дип белә иде. Әнә шул кеше төшергән рәсемне Нәриман быел зурайтып эшләтте. Ә чибәр Васфикамал менә мич алдында паштет турый. Каенатасы гына түгел, ул да картайган. Ирсез үткән тормыш аның канын киптергән. Арык иңбашлары, кара янган арык яңаклар. Ярылган куллар. Дәрт чаткысы сүнгән күзләр. Борчу, борчу. Нәриман авыр чорда туды. Кырык өченче елда, Васфикамал кырда бәрәңге алган вакытта, тәрәзә тупсасына ятып йоклап чирләде.

    Васфикамал эштән кайтканда бала телсез калган иде. Тәрәзә суыгы... Шуннан озак вакыт теле булмады. Кышлар, язлар узгач кына, җәйнең матур бер көнендә телгә килде. Кич тә көтмәгәндә. Урамнан йөгереп керде дә ашка кычыткан турап яткан әнисенең тезен кочаклап чырык-чырык көлә-көлә бер сүз әйтте. Ахрысы, урамдагы олырак малайлар өйрәткәннәрдер. Васфикамал, шатлыгыннан ни эшләргә белмичә, аны күтәреп төп йортка йөгерде.

    — Әткәй, әткәй,— дип кычкырды ул капкадан йөгереп кергәндә,— Нәриман ... дип әйтте!

    Әйтергә ярамаган сүз ул көнне бөтен нәселне шатландырды.

    — Нәриманның теле ачылган!

    — Нәриман сөйләшә башлаган!

    — Нәриман фәлән дип әйткән!

    Бу хәбәр Шәяхмәтләрнең бөтен нәселе буенча йөгерде.

    Аннары сугыштан соңгы авыр еллар. Васфикамал — ферма мөдире. Көн-төн эштә. Кичен соң гына кайтканда капка төбендә малае утыра. Зур солдат фуражкасы күзенә үк төшкән, борын аслары юеш, балчыкка каткан тез башлары, чебиләнгән тәпиләр. Үзенең күлмәгендә һәрвакыт әнисенең сугыш вакытындагы хезмәте өчен алган медале булыр. Нәриман ул медальне укырга кергәнче бер дә күкрәгеннән төшермәде.

    ...Ә хәзер Нәриман киң җилкәле бер ир булып өстәл башында басып тора. Кулында стакан. Ул эчәргә яратмый — Шәяхмәтләр нәселендә андый кеше гомумән булмады. Ләкин бүген ул кызган. Шатлыктан. Кыз авырлык белән эләкте. Ничә тапкыр Ташлытауга мотоцикл белән төнлә барып карады — кызның күрше егете аяк чалды. Узган ел Сабантуйда бер авыз сүз сөйләшеп булмады — шул күрше егете күзәтте. Кыз белән сөйләшү өчен мөмкинлекне тормыш үзе ясады. Ә галимнәр могҗиза юк дип сөйлиләр. Ышан син аларга. Пычагымны беләләр. Бәхетле дуңгызның борын очында ... азык булыр, диләр. Бәхетең генә булсын.

    Узган ел совхозга бер путевка килде — Ленинградтан чыгып китеп, Балтыйк диңгезе буенча йөрисе иде. Рабочкомда моны Нәриманга бирергә дигән карар чыгарылды. Еллык күрсәткечләр буенча ул узган ел совхозда беренче урынны алган иде. Нәриман Ленинград турбазасында Зөлфияне күреп шаккатты. Болар Татарстаннан икәү генә иде. Шәһәрләрдә йөргәндә Нәриман экскурсоводларны җүнләп тыңлый алмады — күңелендә гел Зөлфия булды. Тик Фин култыгының бер урынында гына ул экскурсоводны йотлыгып тыңлады — сары чәчле, зәңгәр күзле, озын буйлы эстон кызы бик матур акцент белән кырык беренче елда бу тирәдә барган канлы сугышлар турында сөйләде. Нәкъ тегермән ташы төсле бер чуерташ өстенә басып экскурсоводны тыңлаганда, Нәриман үзенең учына Ташлытау кызының кулын алды. Тегесе моңа кулын кысып җавап бирде. Шуннан соң бу куллар бер-берсен ычкындырмадылар. Эстон кызы бу җирләрдә барган авыр сугышлар турында сөйләгәндә, нарат башында берөзлексез козгын очын-галады. Оча-куна коңгылдады. Бәлки, аның шул тирәдә генә оясы бардыр. Козгын, бәлки, эстон кызы сөйләгән канлы сугышларны үз күзе белән күргәндер. Козгынны бит өч йөз ел яши, диләр...

    Зөлфияне Ташлытаудан алып кайтуы җиңел булмады. Моңа сәбәпләр шактый иде. Иң беренчесе — булачак кияүнең әнисен кызга яманладылар. Бөтен Кара Чыршыны дер селкетеп торган Васфикамал, диделәр. Кыз Нәриманны Ташлытауга чакырды.

    — Күч тә кил, ике көн эчендә СМУга урнашырсың,— диде. Бу хәбәр ниндидер юллар белән Васфикамалга ишетелде. Тол хатынның йөрәге телгәләнде. Ярсыды.

    — Минем кешегә бирергә дип үстергән малаем юк,— диде ул, тынына буылып. Бу хәбәр дә Кара Чыршы белән Ташлытау арасын ике-өч көн эчендә әйләнеп чыкты.

    — Минем кешегә бирергә дип үстергән малаем юк! Аннан — эш мәсьәләсе. Зөлфия китапханәче иде — Кара

    Чыршыда китапханәче урыны юк. Бөтен булган китап, бильярд, волейбол тубы, уку йорты — барысы да егерме биш тәңкәлек ниндидер чирек штат белән бер апа кулында. Ә Зөлфиянең китапханәче дигән дипломы бар. Эшсез калсаң, нихәл итәрсең?

    ...Васфикамал бәлеш майлый.

    Васфикамал каенатасы белән кече якта стаканнарга компот сала. Бер стакан, ике стакан, өч... Узган гомер... Бер ел, ике ел, өч ел. Аның гомерен еллап санарга кирәк. Бу нигезгә чыкканына егерме ел. Бу авылга килгәненә утыз елга якын. Хәкимулла эшчән, намуслы егет иде. Аның белән узган алты ел хәзер алты көн дә күк тоелмый. Теге якта яшьләр гөж киләләр. Ник кенә берсе Хәкимулланы искә алсын. Хәер, аларның берсе дә Хәкимулланы белми. Ә кодагый туйга килмәде. Йөрәк ярасы.

    — Хисмәт Миңнисасы туйга килмәгән!

    — Теге вакытта Хәкимуллага килеп киткән икән ул! Авылда шундый хәбәр йөрде.

    — Хисмәт Миңнисасы кызын Нәриманга бирми икән! Аларның нәселдән килгән дошманлыклары бар икән!

    Монысы кыз алып кайтыр алдыннан таралды. Йа Алла, нинди дошманлык булсын соң? Сугыш барысын да җимерде. Хәкимулла шулай итеп берәүгә дә калмады: Васфикамалга да, Миңнисага да. Миңниса да бәхетсез булып чыкты. Мануфактура кибетендә эшләгән егет шулай ук сугышта югалды. Бөтен булганы — Миңниса бер кыз баласы белән Ташлытауда ипи карточкасы алып яшәп калды. Гомер үтте дә китте. Инде шулардай соң да дошманлашып торыргамы?

    Нәриман кызны алырга бер барды — булмады. Кыз әнисен рәнҗетүдән курыкты. Икенче барды — кинодан чыкканын көтеп торды да урлап диярлек алып кайтты. Беренче төнне сөйләшеп тамаклары карлыкты.

    — Ичмасам, теге килүеңдә авызымны томалап урлый да белмәдең,— дип, кыз елап алды. Аннары кайнар беләкләре белән Нәриманның муенына чорналды. Шуннан дөнья әйләнеп китте... Иртән ишегалдында көлә-көлә бер-берсенә су сибешеп уйнаган яшьләрне күреп, Васфикамалның йөрәге әрнеде. Малай шулай ук кешегә ычкындымыни? Әни кайда? Аңа дигән җылы сүз хәзер Ташлытау кызынамыни? Кем үстерде соң бу гөрнәдир күк егетне?

    Тол хатын карасына катты.

    Беренче чәйдә үк ачуы тышка бәреп чыкты.

    — Менә мине кыстагыз,— диде ул ярсып, малай белән киленнең берсен-берсе кыстап утыруларына чыдый алмыйча.— Менә мине кыстап ашатыгыз! Мин шушы егетне үстергән ана булырмын!

    Килен чоланга чыгып шунда ук елап керде. Каенана явыз дигәннәр иде — рас сүз икән...

    — Улым,— диде Васфикамал, күзләрен яшьләндереп,— улым.— Килен суга киткән иде.— Менә әйтер сүзем шул: үз урыныңда тора бел — хатыныңны узындырма. Мунчала булма. Баланы яшьтән, хатынны баштан, дигәннәр борынгылар. Катырак тор. Бозау булма.

    Ләкин... Ах, бу баланы! Нәриман мунчада Зөлфиягә моның бөтенесен сөйләп ташлаган...

    — Шулай, шулай дигән, әни каты торырга куша, дигән... Яшь килен дә мунча чыгуга җае белән каенанасына шырпы ланып алды.

    — Нәрсәгә дип безнең араны бозасың? — диде. Аннан... Бер атна узуга, килен аерылып китте. Нәриман

    аны барып алды. Ике атнадан тагын китеп барды.

    — Барып йөрмә,— диде Васфикамал улына.— Алай узындырма. Үзе килсен. Икенче китмәс. Алай ияләндермә.

    Ләкин ялгыз калгач малай бозылды. Әнисе белән сөйләшмәс булды. Юк кына җирдән тавыш чыгарып, әнисенә каты сүз әйтте.

    — Безнең әти,— диде ул,— бик начар кеше булгандыр. Васфикамалның йөрәге селкенеп алды.

    — Ник алай дисең, улым?

    — Шәп кеше булса, ул сине алмаган булыр иде...— Ана телсез калды.

    Икенче бер вакыт салган баштан Ташлытауга барырга дип мотоциклын кабызды. Васфикамал ишек бусагасында юлына аркылы төште:

    — Улым, йөрмә, егылып харап булырсың, тыңла сүземне,— дип ялынды. Ләкин хатыны киткән кешенең холкыннан Алла үзе сакласын.

    — Әни, мине төрмәгә кертәсең килмәсә, юл өстеннән кит,— диде малай. Ничек сөйләшә бит!

    Яшь килен машина белән үзе килде. Әнисен дә ияртеп килгән иде. Хисмәт Миңнисасы дигән үткен хатын шул икән... Бер мәлгә ике кодагый дәшмичә бер-берсенә карап тордылар. Әйтәсе сүзләр күп иде — һәр икесенең бугазына төер утырды. Ташлытау кодагые кулындагы җәймәсен идәнгә салды да ду күчереп шкафтан савыт-сабаны төйи башлады. Килен карават өстендәге урын-җирне бик әкренлек белән генә сүтәргә кереште. Шулвакыт комбинезон кигән Нәриман өйгә кайтып керде. Керде дә майлы киеме белән түргә узды һәм Зөлфияне кочаклап алды. Зөлфиянең өстендә җиңсез ак күлмәк иде. Кодагыйлар телсез калдылар.

    — Минем җибәрергә дип алган хатыным юк! — диде Нәриман, Зөлфияне кочаклаган килеш. Ташлытау кодагые аптырап калды: Зөлфия дә, Нәриманның күкрәгенә сыенып, аны кочаклап тора иде.

    — Мин дурак! Мин тиле! Синең сүзең белән йөргән мин җүләр! Канчак марҗа! — дип, Хисмәт Миңнисасы кызын тиргәде.

    Килен торып калды. Ә Нәриман, имеш, кибетче хатынга елый-елый сөйләгән.

    — Хатынсыз тору күңеллеме? — дип сораган тегесе Нәри-маннан.

    — Юк,— дигән Нәриман,— сиңа гына әйтәм, апай җаным, әти үлеп әтине дә болай юксынмаган идем...

    Килен торып калгач, кибетче хатын Нәриманны туры китереп тагын сораган, имеш.

    — Хатыныңны яратасыңмы? — дигән. Нәриман ике дә уйламыйча җавап биргән:

    — Көннән-көн катырак яратам, апай җаным. Көннән-көн катырак яратам...

    Килен шулай торып калды. Каенана белән ике арада артык сүз чыкмады, тик бер генә тапкыр килен үзе сүз башлады.

    — Мине килеп алмаска малаеңны котырткан булгансың икән,— диде. Васфикамал авыр сулады, бер сүз дә дәшмәде. Менә шулардай соң кодагый туйга килмәде. Ләкин, Зөлфия утырып калгач, Нәриман әнисе өчен өзелеп тора башлады.

    Ә мәҗлестәге яшьләр җырлыйлар да җырлыйлар. Инде тышта яктырып килә, инде килен чоланга чыгып ике тапкыр елап керде. Нигәдер күңеле китек. Каенана белән берсе-берсен яратыша алмасалар, нихәл итәрсең? Эш урыны табылмаса, нихәл итәрсең? Болар нигә бик каты җырлыйлар соң? Ә, әйе... Болар моның яшьлеген җырлый-җырлый озаталар. Аларның бер кайгысы да юк. Сау бул, яшьлек! Хушыгыз, гөнаһсыз, борчусыз вакытлар.

    Гармунчы инде тиргә баткан.

    Яшь килен почмак яктан ризык ташый. Ризыкны үз вакытында, тәртибе белән генә бирергә кирәк. Башта кем алдына куясы, аннары кем алдына... Монысын олылар әйтеп тора. Кунак сыйлау уен эш түгел. Туй алдыннан Васфикамал унбиш көн йокламады. Унбиш көн салкын түшәктә йокысыз аунады. Хәер, түшәкнең суынганына тиздән утыз ел була... Ә яшьләр бу турыда белмиләр. Аларга җыр булсын.

    Ах, шул назны мин дә сөеп кочар идем, Кочмас идем, канатланып очар идем. Әгәр яшьлек ике тапкыр килсә икән, Икесен дә сөя-сөя кичәр идем...

    Васфикамал баскычка чыгып басты. Ишегалдында коляскалы мотоцикллар, капка төбендә йөк машиналары, лапас астында печәнле арба.

    Кызарып таң ата. Әнә Ташлытау юлы. Ташлытау юлы өстендә быел да арыш басуы. Шул юлдан чатыр чабып, таң атканда, Васфикамалны алып кайтканнар иде. Ул кара туры атны Васфикамал хәтерләп калды. Ул ат очраган саен, Васфикамал, яшь вакытындагы шул бәхетле таңын хәтерләп, авыр сулап сагыш эченә чума иде. Кара туры сугыш вакытында

    — Әни, тәбрик ит мине,— дип, Васфикамалга кулын бирә. Васфикамалның сагышлы йөзенә елмаю чыга.

    — Зөлфия! Тәбрик ит мине! Минем бүген иң шатлыклы көнем. Бу, беләсезме? Бу — гомергә бер килә. Зөлфия, син дошман сүзенә карама. Дошманнар бервакытта да мактамаслар. Әйбәт яшәрбез. Минем узган елдан калган уналты капчык бодаем гына бар. Дошман сүзенә карама. Безнең әнинең теле үткен булса да, гадел кеше ул. Син аны белмисең. Ул сугыш вакытында районда беренче уракчы булды. Әни! Кил монда, тәбрик ит мине...

    Яшьләр Шәяхмәтнең сөйләвен үтенделәр. Стаканнар хәрәкәткә килде. Шаулаштылар.

    — Шәяхмәт кода сөйләсен!

    — Бабай нәрсә әйтер икән...

    — Сорыйбыз, үтенәбез. Тост әйтсен!

    Шәяхмәтнең күптән инде сөйләгәне юк иде. Стаканына шыпырт кына ижевский су салып кулына алды. Шул мизгелдә бөтен гомере күз алдыннан узгандай булды. Аның бөтен гомере шушы Кара Чыршы колхозына багышланды. Колхозга иң беренче радиоалгычны ул алып кайтты. Халык ышанмады, ящик эчендә кеше бар дип хыялландылар. Бераздан аны шәһәр радиокомитетына чакыртып сөйләттеләр. Ул көнне

    ачлыктан егылып күтәрәмгә калды. Аннан соң аны суеп фермадагы төлкеләргә бирделәр... Бу юлдан кырык беренче елда Хәкимулла чыгып китте. Аның киң җилкәсе арыш басуында шактый озак күренеп барды. Аннан аны үгез арбасына утыртып кайтарып куйдылар. Бу юлдан Васфикамалны «урлашкан» каенесе Миңлегали чыгып китте. Миңлегалине дә теге кара туры белән озатканнар иде... Инде бу юлда арба тәгәрмәченең эзен дә күрмәссең. Аннан инде машиналар гына чаба. Бу юлдан атлар беркайчан да атламас инде...

    Яшьләр түр башына Шәяхмәт картны да чыгарып утыртканнар. Нәриман исә һаман басып сыйлый. Инде бераз исерә дә төшкән. Җае чыккан саен Зөлфиянең әле аркасыннан, әле беләгеннән сөеп ала. Шатлыгы эченә сыймый. Зөлфиянең ялангач беләкләре кара янган, үзе ак күлмәктән. Мәҗлестә аннан да чибәр берәү дә юк.

    — Дәү әти, тәбриклә мине,— дип, Нәриман бабасына кулын

    бирә.

    Кара Чыршы халкы, идарә янына җыелып, Шәяхмәтне тыңлады. Тамагын кыра-кыра, Шәяхмәт радио аркылы авылдашларына эндәште.

    — Фәхерниса, Гыйльметдин, мине ишетәсезме? Мин Шәяхмәт, шәһәрдән сөйлим. Әйе, мин радио комититендә утырам. Мине ишетәсезме?

    Анда да ышанмаучылар булды. Борһан, идарәгә кереп, шкаф эченнән Шәяхмәтне эзләп йөрде.

    — Шушында гына ул, шәһәрдә түгел,— дип теш ыржайтты. Ә туйдагы яшьләрнең кичәсендә генә транзистор бар. Чөй саен элеп куйганнар.

    Сугыштан соң колхозда беренче электр станциясен салдырганда да Шәяхмәт карт зур эш эшләде. Идарә, станцияне эзләп-эзләп тә таба алмагач, Мәскәүгә кеше җибәрергә булды. Бер центнер бодай сатып, шуның акчасына Шәяхмәтне Мәскәүгә җибәрделәр. Колхоздан алган бер кәгазь белән йөри-йөри, ул Верховный Советка килеп җитте. Шверник янына керде. Шверник белән алар кордаш булып чыктылар. Шуңа күрәдерме, Шәяхмәт каушамады. Иркенләп сөйләште. Ул Мәскәү-дән кайтып, ун көн уздымы-юкмы, Ташлытау станциясенә йөк килеп туктады. «Кара Чыршы авылы, Кәлимуллинга» дип язылган иде. Шверникның өстәлендәге календарьга Шәяхмәт-нең исеме, авылы язылды ул вакытта. Кара Чыршы колхозын Шверник белә иде ул чакта. Ә хәзер... Кара Чыршы дигән сүз инде бетеп бара. Хәзер инде ул «Дружба» совхозының «өченче әтдилиниесе» дип кенә йөртелә. Хәзер инде директорның исемен белүче дә аз. Кечкенә «әтдилиние»дә ул бөтенләй булмый. Утызынчы елларда салынган яхшы амбарларны сүттереп, үзәк усадьбага ташытты. Тегермәнне сүттереп алып китте. Хәзер совхоз үзәгендә электр тегермәне. Бу бик уңай, ләкин шуларны сүтеп алып киткән саен Шәяхмәтнең йөрәге әрни. Ә яшьләр моны аңламыйлар. Нәрсә, әллә шул турыда бер-ике сүз әйтергәме? Юк, аңламаслар...

    Шәяхмәтнең фикерен стенадагы репродуктор бүлдерде. Анда «өченче отделение»нең бригадиры сөйли иде:

    — Иптәшләр, Сабантуйга киткәнче сыерларны туйдыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәк булыр. Әгәр шуны эшләмәсәк, яхшы булмас, иптәшләр. Галимулла, син арба тагып аръяк басуга клеверга чыгарсың. Нариман, сиңа да, тракторыңа арба тагып, фермага вика илтеп кайтырга кирәк булыр. Мөмкинлек бирмәдек түгел, бирдек, инде өч көн кунак җыясың, туй итү ул, кәнишне, яхшы эш, но үзеңнең төп эшеңне онытырга ярамас. Иптәшләр, һава хәлләре бу арада әйбәт тора, шуннан файдаланып, безнең «өченче отделение»дә эшлисе эшләрне төгәлләргә кирәк... Шуларны эшләмәсәк, яхшы булмас, иптәшләр.

    Шәяхмәт карт торып басты.

    — Оланнар,— диде ул, тамагын кырып,— балалар! Мин бик озак яшәдем. Әйе, озак. Инде мин олы кеше буларак үземнең гомеремдә алган тәҗрибәдән чыгып бернәрсә әйтмәкче булам: дөньяның төрле вакыты була. Әйбәт чагы эләгә, менә бүгенге төсле күңелле була. Авыр вакыты була — теш кысып яшисең. Кеше үз гомерендә туларның икесен дә күрә, кичерә. Әмма ликин, шуның кайсы күбрәк эләгә дигәндә, минемчә, авыр вакыты күбрәк була. Әнә шунысында сынатмаска кирәк. Шунда ир була белергә кирәк. Әнә шул арны күтәрә белергә кирәк. Мин үзем шул арсың барысын да үттем. Арысландай ике малай үстердем — беттеләр. Нариманның әтисе гарип булып кайтып үлде. Сезнең кебек чибәр тагын бер егетем бар иде — сугышның соңгысына — япон сугышына барганда бетте. Алар гомере миңа калды. Әмма ликин безне бөтенләй бетерә алмады сугыш. Без яшәрбез әле. Без диюем — менә балаларым Нәриман белән Зөлфия. Әле мин Васфикамал килен белән бергә аларның балаларын җитәкләп йөрермен дип уйлыйм...

    Барысы да кул чаптылар.

    Шәяхмәт карт, рәвешен китереп, стакан белән суны күтәреп эчте дә мыекларын сыпыргалап ишегалдына чыкты. Өйдә аягүрә баскан килеш Нәриман җырлый иде. Ул Зөлфия ягыннан килгән егетләрнең берсенә кулын биргән, сузып-сузып җырлый:

    Биек тауның башларыннан

    Атлар атламас инде;

    Сине миңа, мине сиңа

    Ятлар мактамас инде.

    Авыл тып-тын. Карт урамга чыкты. Көн инде яктырып килүгә карамастан, багана башындагы электр лампочкалары җемелдәп утыралар. Хәзер электр ерактан килә шул, кызганып тотмыйлар!

    Дөнья тын.

    Авыл башында клевер калгып ята. Ул басу зиратка барып терәлгән. Зиратта әле яктырмаган. Анда Хәкимулла ята. Анда Шәяхмәтнең хатыны Зәйнәб, туганнары Шәйхи карт, Фәхер-ниса яталар. Анда Нариманның бабасы Заһри ята. Анысы ничек түзеп ята диярсең. Яшь чагында мәҗлестә җырлап утыру өчен аннан да шәп кеше булмагандыр. Арыш басуы артыннан поезд тавышы ишетелде — Ташлытаудан иртәнге дачный киләдер... Анда Нургали ята. Ә Нәриман инде Зөлфияне бер дә кулыннан ычкындырмас. Шуңадыр инде, ул теге җырны кабат башлаган.

    Атлар атламас инде лә, Атлар атламас инде...

    1958—1968



    ← назад   ↑ наверх