• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Обучение татарскому по Скайпу

    Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Мөхәммәт Мәһдиев

    КЕШЕ КИТӘ — ҖЫРЫ КАЛА

    Повесть

                Атасы үлмәгән кем бар?
                Баласы үлмәгән кем бар?

                Халык әйтеме

    Хисмәт кода судлашып йөрмәде


    Бәхетеңне сыер сөзсә — көтү көткән акчаңны да ала алмассың, диләр. Өйләнүнең бәла-казасы Шәяхмәт агайның нигезеннән килә. Аларның өй бурасында әйләнмәле бер бүрәнә бар. Хәбирә карчыкның әйтүенчә, бөтен бәхетсезлекнең башы шуннан. Шәяхмәтнең беренче кат өйләнүе ундүртенче елда булды. Ләкин сугышның бу мәсьәләгә зыяны тимәде диярлек. Хикмәт анда булмады. Никахтан соң нәкъ кияү булып керәсе көнне генә кыздан хәбәр җибәрделәр: үлсәм үләм, Шәяхмәт бозауны куеныма кертмим дип әтисенә елап тавыш чыгарган. Кызның әтисе кияү төшерәсе көнне, кара кайгыга батып, карт хәзрәт янына килде.
    — Хәзрәт, кыз чыгымлап тора, нишлибез? — диде.
    Карт хәзрәт кәҗә сакалын сыпырып аптырап калды. Соңгы елларда кызның ризалыгыннан башка никах укыган өчен бер-ике мулланың указы ычкынган иде. Бу мәсьәләне «Йолдыз» гәзитәсе бик күзәтеп бара, аның һәр санында муллаларның кыңгыр эшләрен чеметкәләп торалар. Өйлә намазына дип тәһарәт яңарткан хәзрәт үзенең фамилиясен шул секундта «Йолдыз» битендә итеп күз алдына китерде. Алла сакласын, Алла сакласын...
    Шәяхмәт урынына келәткә карт хәзрәт үзе керде. Келәт ишегенең аратасын тыкты да идәндәге түшәктә тәгәрәп елап яткан буй җиткән кыз янына утырды.

    - Асыгыз, кисегез, мулла абзый җаным, яратмыйм шул
    уҗым бозавын,— дип, кыз калку күкрәкләрен калтыратып
    елады. Хәзрәт ике ут арасында калды. Кыз чыннан да кыз
    ганыч иде. Икенче яктан караганда — ак келәт, ап-ак җәймә
    җәелгән йомшак урын, Шәяхмәт тә — төскә-биткә ярыйсы
    гына егет. Йә, нәрсә була инде киреләнмәсә?
    - Минем хакка гына,— диде хәзрәт, кызның кул аркасын
    сыйпап.— Әйе, минем хакка гына. Әгәр син хәзер кирелән
    сәң — мине харап итәсең. Никах укыган өчен мине указсыз
    калдыралар. Балаларым күп, үзем карт. Минем хакка гына...
    Бер дә булмаса, ике-өч атнадан аерылырсыз. Зинһар, дип
    әйтәм...
    Хәзрәт әйткәнчә, ике атнадан Шәяхмәтнең хатыны аерылып китте. Йортка килен кирәк иде, аннан соң чын җылы түшәкнең дә нәрсә икәнен беләсе килә иде, егет икенче хатын алу турында исәп йөртә башлады. Юаштан юан чыгар, диләр. Сугышка китәр алдыннан Шәяхмәт күрше авылдан ире хәбәрсез югалган солдатканы ияртте дә кайтты. Бу юлы инде кияүләп йөрисе түгел иде — хәзрәтне чәйгә алып киләсе дә күз алдында никах кына укытасы.
    Хәзрәт, бик кәефләнеп көйли-көйли, тәһарәткә әзерләнеп йөри иде.
    Даре дөнья хуптыр, әмма
    Ахры — мәүте улмаса,
    Даре гокба хуштыр, әмма
    Шиддәте нар улмаса...1
    Шулвакыт аны никах мәҗлесенә чакырдылар.
    Ит исе чыккан тәбәнәк өйгә килеп кергәч, хәзрәтнең күзе чыбылдык артындарак посып, бәлеш майлап йөргән яшь киленгә төште. Һай, бу Шәяхмәт! Йөр син аны юаш дип! Нинди сылу яшь солдатканы эләктергән бит! Яшь киленнең тәнендәге куәт, дәрт ике-өч адымнан сизелеп тора иде. Менә бәхетле бу Шәяхмәт... Ләкин авызыңа керергә язмаган ризык булса, юк инде. Аркан белән тартсаң да керми.
    — Иреңнең үлгәнлегенә белешмәң бармы? — диде хәзрәт,
    кулларын кызыл башлы сөлгегә сөртеп. Моны башта әһәмиятсез сорау дип белделәр. Үлгәнлеккә хәбәр юк иде... Хәзрәт чөйдәге бишмәтенә үрелде.

    1 Дөнья йорты, әгәр аның ахыры үлем булмаса, бик әйбәт; ахирәт тә әгәр анда куәтле ут булмаса әйбәт...


    — Ьичничек булдыра алмыйм, җәмәгать,— диде ул, авызын
    ачып катып калган Шәяхмәткә һәм карт-карчыкка карап.—
    Әйе, булдыра алмыйм. Аның өчен мөфти хәзрәтләренең фәт
    васы бар: ире сугышта үлгәнлеккә белешмәсе булмаган хатын
    нарга никах укымаска. Әнә бүген генә гәзиттә күрдем: Бөре
    өязендә бер мулланың шуның аркасында указы ычкынган.
    Мине дә кызганыгыз: үзем карт, алты кызым бар. Указсыз
    мин нишлим? Ә? Ире исән-сау кайтып минем өстән мәхкәмәгә
    шикаять бирсә, мин нишлим? Алла берүк үзе сакласын...
    Чыбылдык артыннан мышык-мышык елаган тавыш ишетелде. Яшь хатын да, Шәяхмәт тә кызганыч булып тоелдылар. Ләкин нихәл итмәк кирәк?

    ...Еллар үтеп, заманалар үзгәреп, соңгы хатыныннан бербер артлы ике бала тугач та, Шәяхмәт:
    — Ну, хәзрәт, шулкадәр күңелем кергән иде теге солдат
    кага, бер генә кич булса да рөхсәт итмәдең,— дип, берничә
    тапкыр карт муллага чын-чыннан үпкә сүзен белдерде.
    Өйләнү хикмәтләре нәсел буенча шулай дәвам итәр дип кем уйлаган? Хәкимулла тыныч вакытта, яңа заманда өйләнде, мулланың инде кирәге юк иде, шулай да шау-шулы булды, борчулы булды.
    Мокыт кына егет иде өйләнгәнче, зерә генә бер-ике әкәмәт ясап ташлады. Утыз бишенче елның кышы килде — ел авыр иде. Районда икмәк начар булды, халык иписез калды. Кешеләр Ташлытаудагы крахмал заводыннан бәрәңге бардасы ташыдылар. Район оешканнан бирле анда РИК рәисе булып эшләгән Сәмигуллин шул елны гына озак авырудан соң дөнья куйды. Район гәзитендә аның рәсемен, кара рамкалар эченә алып, беренче биткә бастылар. Усал телләр колхозның икмәксез калуын шуңа бәйләп теш ыржайтып көлделәр. Имеш, Сәмигуллин үләр алдыннан аның урынбасары, больницага кереп:
    — Синнән башка нишләрбез, иптәш Сәмигуллин? — дип
    борчылып киңәш сораган.
    Тегесе, имеш:
    — Бу елга түзегез, бар да булыр,— дигән. Аның урынына
    калган урынбасар, имеш:, шуны «барда булыр» дип аңлаган...

    Бераздан атлар кырыла башлады. Яшьләр икмәк биргән җирләргә чыгып киттеләр. Күрше егетләре лесхоздагы ЧТЗ тракторларына чүрки турарга киттеләр. Ләкин анда да туйганчы икмәк эләкми икән. Кайсыдыр бер шаян телле күрше егете өенә хат язган да ахырына бер җыр өстәгән:
    Хәкимулла, Нургалиләр Нишләп монда килмиләр? Кая барсаң да бер кояш: Туя икмәк бирмиләр.
    Шәяхмәт исә малайларын читкә чыгармады. Хәкимулланы ат карарга урнаштырды, аның артыннан буй үсеп килгән Нургалине Ташлытау ТБУМына йөртеп, ничек кенә булмасын, укымышлы кеше итәргә теләде. Нәкъ шул авыр көннәрдә Хәкимулла ат җигеп кичләрен бер-ике тапкыр Атҗабарга барып кайтты. Малайның исәбе йомры иде — әтисе каршы килмәде. Актык куәс ипине салган көнне Хәкимулла төн уртасында, кар шыгырдатып, ат белән ишегалдына килеп керде. Ишек пары белән өйгә мамык шәл бөркәнгән, кыска жикет кигән, битенә мул итеп вазелин сөрткән кыйгач кашлы кыз килеп керде. Йортка кершән исе, салкын һава исе таралды. Зәйнәб җиңги самавырын өстәлгә китереп утыртты да, хәл-әхвәл сорашып чәй эчкәч, карты белән ак мунчага кунарга кереп китте.
    Урын үзгәләпме, ниндидер йокысыз төн кичерделәр. Бигрәк тә Шәяхмәт агайның эче пошты. Бу авылда өйләнүнең нәрсә икәнен аның кадәр кем белә соң? Зәйнәб җиңгинең уң кашы өзлексез тартты...
    Каһәр суккан нигез! Тагын нинди борчулар күрсәтәсең бар икән? Иртән алар йортка кайтканда, яшь киленнән җилләр искән иде. Моның хикмәтен Хәкимулла белән бергә кыз алып кайткан нәселдәш егет Миңлегали сөйләде. Хәкимулла имеш алданган:
    — Күземә күренмә, син мине хур иттең,— дип, төнлә җәнҗал чыгарган.
    Йа Алла! Моны күрше-күлән белсә, нихәл итәрсең? Идарәгә ишетелсә ни хурлык?
    Ләкин монысы әле башы гына булган икән. Кояш чыгып көянтә буе күтәрелүгә, Атҗабардан кода белән кодагый килеп җиттеләр. Биек якалы толып кигән кода дигәне өйгә кереп коры гына сәлам бирде. Кодагый сәкегә утырып дога кылды.
    - Хәерле бәрәкәт бирсен йортка, исән-сау торамсыз? —
    диде. Кода да, кодагый да як-якка каранып кыз белән кияүне
    эзләделәр. Шәяхмәт абзый белән Зәйнәб җиңгигә шул вакытта
    җир тишеге генә кирәк иде! Ләкин аңлашмыйча булмый. Авыр
    тынлыкны коры кода бозды.
    - Йә, безнең кыз сездәме? Кеше төсле эшләргә ярама
    ганмыни? Сорап алып китәргә ярамаганмыни? Аның, шөкер,
    атасы-анасы бар! Зинадан тумаган бит ул, тиомать!
    Шәяхмәт дер-дер килде.
    Шул минутта йортка Хәкимулла килеп керде. Түбән карап кына эшне аңлатты:
    — Миңниса үзе тавыш чыгарды... Таң алдыннан чыгып
    китте... Үзе гаепле. Кая киткәнен әйтмәде. Зерәгә пырдым
    сызланды...
    Монысы коры коданы бөтенләй чыгырдан чыгарды. Ул таза йодрыгын әле Шәяхмәт, әле Хәкимулланың авыз тирәсендә уйната башлады:
    — Әле сез шулай иттегезмени? Алай икән... Тәк, тәк...
    Моның өчен, беләсезме, нәрсә?
    Хатыннар елап җибәрделәр. Коры кода калтырана башлады:
    — Не смей сез кеше баласын алай страм итәргә! Менә мин
    сезне хөкемгә тарттырам! Имейте виду, әгәр сезне падсуд тор-
    гызмасам! Сез минем кем икәнне белмисездер әле, тиомать!
    Атҗабарның витсанитары Хисмәт булырмын мин! Сезне судья
    алдына бастырмасам, я буду собака!
    Алар кызу-кызу җыенып чыгып киттеләр. Капкадан атны борганда, Хисмәт кода зур йодрыгын тагын бер селкеде.
    — Әгәренки кыз өйгә кайтып кермәгән булса, аталы-уллы
    авылдан сөрдерәм мин сезне, тиомать!
    ...Көн уртасына таба буран котырды. Хәкимулла ат җигеп Хисмәтләрнең күрше авылдагы туганнарына китте. Кыз аларга кермәгән иде. Кайтышлый адашты. Маяктан маякка ат җитәкләп йөрде, яшь ат юл катысын таба белмәде. Озак җәфалангач, маяк төбенә утырды да тезгенне кулында тоткан килеш үкереп-үкереп елады. Бераздан маяклар арасыннан толып киеп атка утырган бер адәм килеп чыкты. Бу — Миңлегали иде.
    — Әйдә, Хәкимулла абый, борчылма, тегенең әзенә төштем мин,— диде.— Ташлытауга апаларына барып кергән. Әйдә, буран басыла, авылга таба барып карыйк...
    Хисмәт кода судлашып йөрмәде. Күп тә үтмәде, аның кершәнле кызы Ташлытаудагы мануфактура кибетендә эшләүче бер егеткә ябышып чыкты. Авыл халкы бу вакыйганы артык куертмады. Тик Хисмәтнең туйда бөтен кешедән артык эчеп тә теле бәйләнмәгәнен шаккатып сөйләп йөрделәр. Имеш, кодалар ат туарган арада ул кызыннан бер кадак май белән ярты каз сорап алган да, лапас астына кереп, шуларны сыпыр-тып чыккан. Ахырдан никадәр генә сыйласалар да, Хисмәт коданы берәү дә исертә алмаган.
    Шулай да Хисмәт, туйдан кайтышлый, Шәяхмәтләр капкасы яныннан чанада җырлап узды:
    Биек тауның башларында Тезелеп үскән әнисләр; Тезелеп үскән әнисләр күк, Яшәсен коммунистлар.
    Сәнәк күтәреп ат абзарыннан кайтып килгән Хәкимулла, туй чанасына юл биреп, читкә карап калды. Хисмәтнең елтырап торган үткен карашы белән очрашасы килми иде аның...
    Син миңа ачуланмыйсыңмы?
    Яз мул сулары, җылы яңгырлары белән бик кинәт килде. Болгаушинья1 яңгырларыннан соң ике көн эчендә елгалар бүртте, юллар бозылды. Шәяхмәтнең абзасы Шәйхи хәлфә календарь битен карады. Көннең озынлыгы унөч сәгатьтән узып бара иде.
    — Сигездә сикертә, тугызда туктата,— диде ул идарә янында яңгырга хозурланып торган ирләргә.— Унда уйната, унбердә — күк табан, уникедә — бук табан, унөчтә — җик сабан. Димәк ки, көн озынлыгы сигез сәгать вакытта адәм чыдамаслык салкыннар була — сикергәләми хәлең юк. Тугызга киткәндә чана табаны ябыша. Атыңны туктата. Унда басу өстендә буран уйный. Унбердә чана эзе күкселләнә. Уникедә юлдагы ат тизәге күренә башлый.


    1 Благовещение — христианнарның 25 мартка туры килгән дини бәйрәмнәре. Татарлар тоткан ислам динендә бәйрәмнәр күчеп йөри. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы эшләренең вакытын татарлар христиан бәйрәме буенча исәпләп йөрүне гадәт итеп алганнар.

    Ташлытаудан ипи ташу бик кыенлашты. Шәяхмәтнең кече улы Нургали ТБУМнан язгы каникулга кайтты. Нургали гаиләдә шук малай иде: кайткан көнне үк хикмәт ясады. Хәбирә карчыкка кереп: «Кызың утыз ике кирпеч ипие белән Ташлытау үзәнендә чыга алмыйча калды, каршысына килергә кушты»,— дип сөйләде. Хәбирә карчык, кулына озын таяк алып, күтәрмәле чабаталарын киеп, Ташлытау юлына чыгып китте. Төн уртасында, муеннан батып, зерәгә күпме җирне әйләнеп кайткач кына исенә төште: бүген искечә беренче апрель икән... Чын күңелдән рәнҗеп, ул Нургалине каргады. Карт кешене рәнҗеткән өчен бугазы өзелсен дип теләк теләде. Барысына да түзеп була, әмма шушы яз җитсә, хайван каһәрли башлыйлар. Каян башларына килә шул? Март кояшының җылысына рәхәтләнеп кенә утарда сикерешеп йөргән кырыкмышларны печә башлыйлар. Нигә тияргә? Айгыр көенчә үссәләр җигеп булмыймыни? Нигә җан каһәрләргә? Бичаралар, әле кайчан гына кояшка калыгып бер-берсенең муеннарын саргылт эре тешләре белән кырт-кырт кашыйлар, уйнашып иркәләнәләр иде. Бүген әле берсен, әле икенчесен, канга батырып, аерым бүлмәләргә алып кереп биклиләр. Абзарлар янында йөрәк өзгеч ат кешнәгән тавыш. Юк, бу кешнәү түгел, атлар елавы. Пычак астына барып кергән яшь атның өзгәләнеп кешнәвенә карт атлар кушылып ярсыйлар, кычкырыналар... Инде элекке елларда ук печелеп, дөньядан күңеле кайткан, тәртә арасына кергәндә дә, яшь бия яныннан узганда да бер үк төрле төссез караш белән уза торган алашаларга да бу тавыш әллә ничек тәэсир итә. Алаша миенең әллә кайдагы томанлы бер почмагыннан ниндидер дәртле тормыш чаткысының бер нуры чагылып үткәндәй була. Бу тавышлар хәтәр... Бу тавышлар яман бер хәлне искә төшерәләр... Әнә шул яман тавышларның теге ягында ниндидер икенче төрле дәртле тормыш бар иде бугай...
    Бүген бөтен колхоз ирләре ат абзарлары янында ду-чат килделәр. Тимерчелектә эш кайнады. Юл өзеге бетүгә РККАга дигән атлар комиссия торырга тиешләр иде. Районнан килгән ветврачлар атларны шул комиссиягә хәзерләделәр. Монда да кансыз булмады. Ал арның дага саны нинди хезмәткә билгеләнүенә карап йөри иде. Кара турының арт аякларын дагалау аерата авыр булды. Таза ат, гадәт буенча, ал аякларын тыныч кына тотты, монысы инде ел саен эшләнә торган эш иде. Әмма арт аякларга рашпиль тотып әле берәүнең дә үрелгәне юк иде. Кара туры монда бер хәвеф сизде. Болар бүген көне буе аның нәкъ үзе төсле ак кашкалы малайларын акыртып каһәрләгәннәр иде, мөгаен, шуны эшлиләрдер дигән шик керде. Нәкъ шул секундта дага кадагы кыек китеп тояк астындагы иткә кагылды. Кара туры җан ачысы белән алга ыргылды, корсак астындагы бияләй яссылыгы брезент түшлек шартлап өзелде, шуннан бөтен гәүдәгә коточкыч куәт килде: тагын нәрсәләрнедер шытырдатып өзеп, ул өстәге аратага сырты тигәнче арт санын күтәрде дә бушаган арт аяклары белән бөтен куәте дөньяга таралырлык итеп тибеп җибәрде. Дагалау станогының астагы каен аратасы, ике җиреннән шартлап сынып, ярты җир буе ераклыкка очты. Станокның баганалары дер селкенеп алды. Кеше өстенә кеше егылды, кара туры актык тавышы белән җир селкетеп кешнәп җибәрде...
    Ат абзары янында исә бу тавышны ишетмәделәр. Анда икенче бер яшь айгырны комиссиягә әзерлиләр иде. Анысының урт тешләре өстенә бер артык теш үсеп чыккан да авыз эчен бозган. Шул тешне алырга кирәк иде.
    Бу атны бөтен күрше-тирә колхозларда таныйлар. Чөнки төсе бик кызык: бер ягы ак, икенче ягы кызыл ямаулы. Мондый төс табигатьтә бик сирәк очраганлыктан, бу яшь айгыр кайда гына күренмәсен, моны «Кара Чыршы» колхозыныкы дип белеп торалар иде. Инде бу таза, куәтле яшь айгырны абзар янында саламга егып салганнар. Өстенә алты-җиде кеше атланып утырган, сүс дилбегә белән аякларын боргычлаганнар. Авызын зур итеп ачып шакмак тыкканнар. Районнан килгән фельдшерларның берсе терсәк буе имән чөйне атның теге артык тешенә терәп куйган да җан көченә чөйнең башына агач чүкеч белән суга. Яшь айгыр ыңгыраша, бөтен гәүдәсе белән дерелдәп тартышып куя. Фельдшер, кансыз бәндә, аның саен кизәнеп суга. Ат авызыннан «доңк» иткән тонык тавыш чыга, ургылып кара кан бәрә, җир селкенә... Ул инде пошкырмый да, кешнәми дә, ыңгыраша гына иде. Ах, бу яз көнге комиссияләрне... Бераздан кара канга аралашып теш ватыклары чыкты, ямаулы айгырны чиштеләр, торгыздылар. Башын салындырган килеш ул берөзлексез дерелдәде. Аннары кайсыдыр, идарә чутына яздырып, кибеттән бер шешә аракы алып килде, яма'улы айгырның башын югары күтәрттеләр дә борын тишегеннән аракы койдылар. Атның авыз кырыеннан саламга аккан аракыга фельдшер кызганулы караш: ташлады.
    — Чурт та булмый аңа, бер сәгатьтән башак бирерсез,—
    дип, инструментларын җыештыра башлады. Яныннан кешеләр
    киткәндә ямаулы айгыр, чыннан да, башын җиргә иеп, үз
    астында уылган саламнарны иснәштерә калды.
    Апрель ахырларына җир кипте, җылы көннәр башланды. Бөтен сынамышлар буенча уңыш мул булырга тиеш — халык җиң сызганып кыр эшенә тотынды. Шәяхмәтне куян фермасына куйдылар: авылда куян асрауның рәтен белгән кеше бары тик ул гына иде. Бераздан Нургали дә, каникулга кайткач, атлы "эшкә тотынды. Председатель Тимерхан көзгә хезмәт көненә уңыш өч килодан да ким булмаячак дип күңелләргә дәрт өстәде.
    Бушап калган бураларны тутыру өчен бик нык эшләргә, бик күп хезмәт көне җыярга кирәк иде. Хезмәт көне, хезмәт көне... Әнә шул күп булганда гына Ташлытау юлыннан ипи ташудан котылып булачак. Әнә шул булганда гына Хәкимулланы башлы-күзле итеп булачак, шул булганда гына Нургалигә җиде класс белем алдырып булачак...
    ...Арыш серкәләнгән көннәр иде.
    Шәяхмәт кичке аштан соң баскыч төбенә чыгып утырды. Катык каткан, яшел суган тураган арыш умачы ашаганнан соң һавада утыру аеруча ләззәтле була. Аның янына бераздан Хәкимулла да чыкты. Җылы, сөремле кич. Кайдадыр яңгыр ява булса кирәк, йомшак кына гөлдерәү ишетелеп ала. Мондый вакытта киләчәккә план кору уңай. Ата кеше җай белән генә сүз бантлады:
    — Йә, син күпмегә хәтле болай галахлыкта йөрергә уйлый
    сың? Ни ултара, ни пултара дигәндәй...
    Хәкимулла сүзнең төбен тиз аңлады.

    — Авыр ел бит, әти. Кешедән оят. Ә тегесендә минем гаеп булмады, әти. Аны әнигә генә сөйләп булмый...

    — Йә, ярар, булган эш булган, буявы сеңгән. Мин өйләнгәндә синең күк кенә күрмәдем нужаны. Әмма быел уракка төшкәнче берәр чара кылып карарга кирәк. Акыллы кеше яз өйләнә. Хезмәт көне дә бер ояга җыелыр. Күзең төшкән берәрсе бармы?

    Хәкимулла дәшмәде.

    — Менә шул: борыныңны салындырып йөрисе юк. Бүген мин келәтне чистарттым. Бер капчык чамасы арып: чыкты. Яңага җитәр. Кара җиргә аяк баскач, шәт иншалла, яңага барып җитәрбез инде. Җитмәсә тагын, аптырама, илдә чыпчык үлми... Тик бу юлы уйлабрак инде. Җитте. Безнең нигез өйләнү мәсьәләсендә болай да кыңгыраулы булып чыкты...

    Хәкимулла икенче көнне Миңлегали белән Ташлытау базарына китте. Исәпләре — Ташлытау ашханәсендә җыештыручы булып эшләгән Миңлебикәне күреп сөйләшү иде. Бу юантык кына көләч кыз, ничектер бер көнне Ташлытау урамында очрап, Хәкимулла белән шаяртып сөйләшеп торды. Аннан соң, Ташлытау кызлары элек-электән Кара Чыршы авылына убылып кына кияүгә чыгып баралар иде.

    Базар көнне ничек кенә булса да Миңлебикәне очратырга кирәк иде. Ләкин ничек тик торганда бер кызга: «Әйдә, минем хатын буласыңмы?» —дип әйтәсең. Монда бит зур кыюлык кирәк. Нишләргә?

    Андый чакта Миңлегали — мең кешегә биргесез егет.

    — Икебезгә бер ярты,— диде ул, чыбыркысын сиртмәдәге вика астына яшереп.— Аннан син күр дә, мин күр. Синнән булмаса, үзем сөйләшәм.

    Ләкин базарда аракы табуы бик җиңел булып чыкмады. Базар кайный, дегет чиләгеннән башлап тимерле сандыкка кадәр алып килгәннәр, әмма аракы юк. Коры законны гамәлгә керткәннәр икән. Базарның урта бер җирендә зур фанерга ач яңаклы, таза беләкле кеше рәсемен ясап куйганнар. Ул күзләрен киң итеп ачкан да базардагы кешеләргә нәрсәдер әйтә сыман. Әһә, рәсемнең астында — аракы шешәсе. Теге кеше бармагы белән шуңа төрткән. Шунда ук зур хәрефләр белән язып куелган:

    «Аракы — летуннар, рвачлар дусты.

    Аракы — пролетариатның дошманы.

    Аракыга каршы көрәш — һәр кәсептәшләр союзы әгъзасының бурычы».

    Базар тулы спекулянтлар. Берәү җырлый-җырлый алма сата:

    Есть яблоки — алма бар, Кому надо яблоки? Таких яблок не найдете, Весь город обойдете.

    Икенче бер чөгендер борынлы кеше кызыл башлы шырпы сата. Анысы да көйли:

    Спички есть — кому надо? Шырпы бар — кемгә кирәк?

    Бер почмакта билле толстовка, ак киез эшләпә кигән таза бер адәмне ике милиционер тоткан. Аларны халык чорнаган. Тегеннән-моннан ишетелгән сүзләрдән шул аңлашылды: Таш-лытауның иң эре спекулянтларыннан берсе икән. Салган баштан, имеш, базарда җырлап узган:

    Колхоз тарала микән, Колхоз казала микән?

    Хәзер исә тырышып-тырышып милиционерларга аңлатып маташа.

    — Юк,— ди,— мин ничек андый сүз әйтим. Тем более, ГПУ кешеләрен күрә торып. Мин әйттем: колхоз тары ала микән, колхоз каз аламы икән, дидем. Шту сез, егетләр?

    Ташлытауның ат карагы, кызыл муенлы Заһри кем белән-дер бәхәскә кергән. Ул кызып-кызып сөйли:

    — Менә безнең мөселман диненә чыкмый ул, мин сиңай-тим... Беркөнне ат дуктыры Чтапанов белән бәхәсләштек. Менә, мин әйтәм, бәхәскә китсә, дим, мин ыштанымны чайкыйм да эчәм... Птамушто, безнең мөселман тәһарәтсез йөрми, дим...

    Заһри — Кара Чыршыларга таныш кеше, авыз күтәреп йөргән Хәкимулла белән Миңлегалине тиз таныды.

    — Зәмзәм суымы? — диде ул шыпырт тавыш белән.— Соң бит аны моннан эзлисе түгел. Ә-әнә кайда була ул...

    Заһри теге плакат янын күрсәтте. Чыннан да, егетләрнең шунда килүе булды — ике-өч кеше, күз кыскалап, куен кесәсеннән сургучлы шешә башларын күрсәтте.


    Миңлегали сүзе дөрес булып чыкты. Кешене яшь димә, атасыз димә. Башы гына эшләсен. Миңлегали эшне, гомумән, җиңел кулдан эшли. Аның белән эчүе дә күңелле. Аның кулы җиңел.

    Миңлебикәләр Ташлытауның ындыр арты урамында, тар тыкрыкта торалар икән. Кызның беркөн сөйләшүе, чыннан да, зерәгә булмаган, бу спекулянтлар оясыннан туйган, авылда яшисе килә икән. Тик әти-әнисе ялгыз калырга риза булырлармы? Аннан соң, алар тыкрыгында егетләр бик елдам, күрә торып, тыныч кына кыз биреп җибәрмәсләр... Урлый алсагыз гына... Әйе, әти-әнидән дә, күрше егетләреннән дә.

    ...Вәгъдә буенча, алдагы базар көнне төнге сәгать уникеләрдә тар караңгы тыкрыкка акрын гына атлап сиртмәле тарантас җигелгән ат килеп керде. Миңлегали Ташлытауга кергәнче арыш арасында калды. Ул, андый-мондый тавыш чыга калса, бакча яктан гына ярдәмгә килергә тиеш иде.

    Тик... тик берәүнең дә ярдәме кирәк булмады. Бер генә секундка болыт астыннан ай калыкты. Шул чакта тыкрыктан кулына ак төенчек тоткан, жикет кигән, шәльяулыкка төренгән бер кыз килеп чыкты да, йомылып йөгереп, Хәкимулланың тарантасына килеп ауды. Хәкимулла йөрәгенең дөп-дөп типкәнен ишетте. Сыртына кинәт кенә чыбыркы төшкән ат кисәк алдырып чабып китте. Арыш басуыннан йөгереп килеп чыккан Миңлегали дә чак кына тарантаска эләкте. Колхозның кара туры нәсел айгыры җир селкетеп арыш арасындагы юлдан Кара Чыршыга таба чапты.

    Таң атканда гына Шәяхмәтнең тар ишегалдына килеп керделәр. Атның эче селкенә, борын тишекләре киңәеп, анда кызыл кан тамырлары калыккан иде. Тарантастан төшеп тузаннарны кагынганда, урланган кыз да шәльяулыгын салып какты. Шулвакыт Хәкимулланың күзеннән ниндидер кыршаулар коелган сыман булды. Кызый — Миңлебикә түгел иде...

    ...Болар нәселләре белән үткен кешеләр исәпләнәләр иде. Заманында якын-тирәнең атларын кырыштырып йөргән Заһри, эшләр чуала бантлагач, Ташлытауга күчеп утырды. Ташлытау базары калын була, Заһри шикелле үткен кешегә анда да маклер булып көн итәрлек җай чыга торды. Заһри бик хәтәр юлларда йөрде, әллә ничә тапкыр ГПУ кешеләренең борын төбеннән качты. Берсендә, кышкы кичтә, Заһриның артыннан чыктылар. Егерме чакрым җан-фәрманга чапкач, аның аты арды. Уйлап торырга вакыт юк, җиңел чаналы ГПУ кешеләре арттан җитәләр иде. Заһри авылга җиткәндә генә атын кире якка борып зират капкасына бәйләде дә үзе, койма буена тезләнеп, кычкырып Коръән укый башлады. Аның тавышы бик көчле иде һәм мондый чын тавыш белән Коръән укып утыручының ат карагы булу мөмкинлеге берәүнең дә башына килмәде.

    Заһриның аты турында да әйләнә-тирәдә әкиятләр йөрде. Имеш, куучылар, артыннан җитеп, атына «тпру» дип дәшеп караганнар, ат аның саен элдереп чаба икән. Ахырдан гына белгәннәр: Заһриның аты «тпру» дигәндә чабарга, «на» дигәндә туктарга өйрәтелгән булган. Икенче бервакыт Заһриның артыннан куган яшь милиционер аның атын эләктергән. Имеш, Заһри үзе арыш арасына кереп элдерткән, ә яшь егет аның чабып барган атына менеп утырган. «Тпру» диюгә ат йомылып чаба башлаган, егет, ни чара кылырга белмичә, шулай әллә ничә чакрым җәһәннәм арбасында барган. Бер таудан төшкәндә башым бетә дип үкереп елый башлаган.

    — Ай-яй, үлемем шушы икән,— дигән.

    Нәкъ шул секундта ат дүрт аягын терәп катып кала, камыты күзенә килә. Монысының да хикмәтен соңыннан беләләр: Заһриның аты «ай-яй» дигәндә туктарга өйрәтелгән икән.

    Заһри һәм аның дус-ишләре турында Кара Чыршы тирәсендә коточкыч әкиятләр сөйлиләр иде. Аның туктый торган фатирларыннан берсе шул авылда иде. Имеш, Заһри үзенең дус-ишләре белән кәеф-сафа корып утырганда Ташлытау юлыннан милиционер килгәне күренсә, авылның мөәзине манарага менеп азан әйтә икән. Милициядә эшләүче егетләр арасында керәшен егетләре байтак кына — азанның кайчан әйтеләсен алар белми иде. Азан тавышын ишетүгә, Заһриның мөритләреннән берсе тиз генә басу капкасын яба, аннан озак кына торып ат каршына чыга, капканы ача, исәнләшә, сораштыра, ә ул арада Заһридан инде җилләр искән була.

    Заһри капкынына эләгеп, волостьның, кантонның күпме начальнигы харап булды. Җае чыккан саен, туры килгән саен ул аларга якты чырай күрсәтә һәм чиреге белән көмешкә, табагы белән ат ите утыртырга күп сорамый иде. Егерме дүртенче елны Заһри судка да эләкте. Ләкин дәлилләре көчле булды.

    — Миндә,— диде ул,— канткомның иң зур ләчәннигеннән башка бөтен кеше кунакта булды...

    Судья югалып калды...

    Шәкүр карак эләккән елны Заһри, русский гармунын колак янына күтәреп, мехларын өзәрдәй итеп мәҗлесләрдә җырлады.

    Шәк-күр кар-рак зам-манындай Бик күп атлар урлаган шул, Төрмә тәр-рәз-зәләрен-нәй Ут-тырган да-й ел-лаг-ган...

    Моның махсус көе дә бар, һәм мәҗлестәге агай-эне арасында бу җырдан соң яшь сыккан кеше аз булмый иде. Үз хатынына Заһри каты булды.

    — Хатын-кызга,— дип сөйли иде ул,— бервакытта да уч төбеңне күрсәтмә...— Шуны әйткәндә аның куллары йодрыклана иде. Хатынының тормыш вак-төякләре белән борчыганын да ул бер дә яратмады. Нәрвакыт өстәл янында мыекларын сыпырып уйланып утыра иде ул. һәм хатыны берәр сүз әйтеп аның уйларын бүлдергәндә, үткен карашларын аңа чәнчеп:

    — Миндә атаң кайгысы, синдә ... кайгысы,— дип, әшәке сүз белән кырт кисә иде.

    Атҗабар тегермәнчесенең сеңлесе Заһридан бала табып, яр буена чыгарып күмгән дип тә сөйлиләр иде. Нәрхәлдә, Атҗа-барның яшьләре көзге төннәрдә яр астында яшь бала тавышын ишеткәннәр дип ышанучы аз түгел иде.

    Шулай да Заһри бер тапкыр нык кына эләкте. Эшләр бик начар иде — җиденче август карары буенча хөкем ителсә, ким дигәндә алты ел бирәчәкләр иде. Ташлытауның агач КПЗсын-да утырганда, Заһри ишекне ачтырып йомышын үтәргә чыкты. Хатыны кыздырган ит китергән иде — шуны ашагач эче авырта башлавын җае белән дежур милиционерга кичтән үк әйтеп куйды. Шуңа күрә аның озаклап йомыш юлында йөрүенә тегесе игътибар итмәде — җәйнең җылы таңында йокы аеруча татлы була — яшь милиционер йокымсырап китте. Уянгач кына кобурасының җиңеләйгәнен сизде... Шул ук көнне яшь милиционерның үзен конвой белән шәһәргә озаттылар...


    Илләт якларыннан, Апаз базары тирәсеннән урап, Заһри эшен төгәлләде. Тиешле шаһитлар белән сөйләшенде. Өч көн узып таң беленгәндә, ул револьвер тотып КПЗга килеп керде. Дежур милиционер — олы яшьтәге мыеклы керәшен — урыныннан сикереп торды. Заһри исә револьверны аның өстәленә китереп куйды.

    — Санап ал, нәкъ алты патрон,— диде.— Берсенә дә тимәдем. Ялгышымны аңладым, инде камерама кертеп утыртыгыз.

    Төп эш буенча шаһитлар булмады, ә качкан өчен Заһрига нибары бер ел Пановка колониясендә көтүче булып йөрергә генә туры килде.

    Заһриның бердәнбер кызы Васфикамал да үткен булып чыкты. Ташлытау артындагы кечкенә урамда бөтен малайларны кыйнап үсте, күрше-тирәнең көнбагыш башларын, кыярларын авыз иткәләде. Тик уналты яшенә җиткәндә генә, Ташлытау егетләре аңа күз сала башлагач кына, бу гадәтләрен ташлады. Кап-кара ике толымлы, кыйгач кашлы бу кыз бер җәй эчендә үсте дә китте. Карасалар — үткен күзле, коңгырт битле бу кыз Ташлытауның иң чибәр кызларыннан берсе икән. Ашханәгә аш пешерүче булып урнашкач та, аны ГПУда опер булып эшләүче Нәбиуллин күреп алды. Берничә тапкыр алар Заһриның бакча башында яшерен генә очраштылар, кайнар тәнле бу кызый аны беренче кичне үк үбеп алгач, Нәбиуллин аяк астындагы җирнең кинәт чайкалганын сизде. Шул көннән башлап ул төш күргән кебек кенә яшәде. Берничә җинаятьчене ычкындырды, өстеннән аноним хат килде, опер булсаң, опер бул, ат карагы кызына кызыгып йөрмә, диделәр... Егет ике ут арасында калды. Ә беркөнне ашханә кухнясында эшләүче хатыннар Нәбиуллинның шәһәрдән өйләнеп кайтуы турында сөйләделәр. Васфикамал сыек май кыздырган табасын ялгыш әйләндереп чуен плита өстенә аударды. Кухняны зәңгәр май исе басты... Васфикамалның кайнар мәхәббәте, башка беркемгә карата да, беркайчан да уянмаячак кайнар хисләре плита өстендәге сыек май белән бергә чыжылдап яндылар. Күз яшьләрен барысыннан да яшерде, тик ике-өч көн узгач, эштән кайтканда, күршесе Миңлебикә алдында гына чишелде.

    — Малай җаным, нишлим, киңәш: бир,— диде.— Мин,— диде,— шуны ишеткәннән соң әллә нинди томан эчендә яшим.

    Мин утлы күмер өстенә яланаяк басып йөрим. Көндәш белән торган шикелле бит ул. Бер урамда бит, бер урамда... Хатыны белән урамнан узганын мин ничек карап калыйм? Поезд асларына керимме, нишлим? Башларымны канларга алып качыйм?

    Ләкин Миңлебикәнең дә үз хәсрәте хәсрәт икән. Ул да серне чиште. Кара Чыршыдан Хәкимуллага вәгъдә биргәнен дә, карт әти-әнисенең ялгыз калабыз дип, авылга кыз бирүгә бик нык каршы килгәннәрен дә, Хәкимулланың бер мәртәбә хатын аерган даны булуын да сөйләде.

    — Вәгъдә көне иртәгә бит, мин нишлим? Егетне алдадым бит, ничек итеп аны рәнҗетмәскә? Аш хакы бар бит,— дип, ул да яшь түкте. Ике кыз капка төбендә озак-озак серләштеләр...

    Икенче көнне Васфикамал су буенда кер чайкады. Аның күзләре кызарган, карашлары моңлы иде. Юылган керне каты-каты итеп сыкты. Бу — хәсрәтне оныттыра икән. Үзе берөзлексез җырлады. Бер җырны хәтта ике-өч тапкыр җырлады:

    Уйлый күңелем, уйлый күңелем, Уйлый күңелем барсын да. Уйлама, күңлем, барсын да — Бәлки син шашарсың да.

    Һай, бу кыз баланың хәлләре! Чыннан да, бу — беркем дә җиңеләйтә алмаслык йөрәк хәсрәте иде...

    Ярый инде, җае чыкты. Югыйсә Нәбиуллинның шәһәр хатыны белән Ташлытау урамыннан узганын ни хәлләр итеп карап калыр идең...

    Васфикамалның күзендә Хәкимулла кызгандыргыч моңсу караш күрде. Кызарып кояш чыгып килә иде — авыл тып-тын. Бары тик Миңлегалинең генә ат абзарлары тирәсендә шыгырдатып ишек ачканы, ат карап йөргәне ишетелә.

    Сүзне Васфикамал башлады:

    — Син миңа ачуланмыйсыңмы? Син миңа ачуланма, яме? Мин сине бервакытта да кеше алдында кызартмам. Мин колхоз эшеннән курыкмыйм. Ачуланма, әйдә гөрләтеп бер тормыш корыйк. Тик ачуланма гына. Мин сине бер дә читен хәлгә калдырмам...

    Хәкимулла телгә килде. Хәер, ул нәрсә сөйләгәнен белмәде. Кызның кайнар кулларын үзенең бирчәйгән уч төпләренә кысты да пышылдап нидер сөйләде.

    Ела, Васфикамал, ела! Кояш чыкканда елаган күз яше — изге яшь. Кеше нигезенә килеп төшкән кыз баланың беренче тапкыр түккән күз яше — изге яшь...

    Барысы да җайланды. Иртәнге көтүне куганда, Шәяхмәт-ләр морҗасыннан май исе катыш сыек төтен чыкты. Яшь килен, көтү куып кайтучы бөтен хатыннарны телсез калдырып, көянтә-чиләк белән су буеннан Шәяхмәтләр капкасына кайтып керде.

    Тик сәгать иртәнге тугызлар тирәсендә генә Шәяхмәтләр-нең өенә итәкләрен бөрмәсенә кыстырып күтәргән бер хатын җәһәт-җәһәт кенә килеп керде. Туп-туры түргә узып, сәкегә утырды. Бу — кодагый иде. Моны Кара Чыршыда бик яхшы беләләр иде. Такта чәй, ситсы, галош кебек әйберләрне Кара Чыршыга шыпырт кына шушы хатын торгыза иде. Бер мәлгә өйдә тынлык урнашты. Кемдер сүз бантларга тиеш иде. Моны Ташлытау кодагый башлады. Хәер, сүз дип сүз' түгел, әллә нәрсә. Ул күзләрен ямьсез итеп Васфикамалга текәде дә кинәт кенә дерелди, калтырана башлады.

    — Уф-фу-фу-фу-фу...

    Иреннәрен ялап алды да тагын калтыранды.

    — Уф-фу-фу-фу-фу...

    Шулай диде дә кинәт башын сәкегә чырык итеп бәреп ауды. Өй эчендәгеләр каушап калдылар. Тик Васфикамал гына моңа борчылмады. Күзен ал артып яткан анасы янына килеп аның баш астына мендәр салды.

    — Бер дә исегез китмәсен, безнең әнинең шундый гадәте бар аның, үтә дә китә ул,— диде. Зәйнәб җиңги, куркудан нишләргә белмичә, Шәйхи хәлфәне алып чыкты. Шәйхи хәлфә

    — Мин сине күптән күреп йөри идем. Ташлытауга барган саен... Тик бервакытта да сине миңа карарсың дип уйламадым. Син бит чибәр... Син бит яшь. Синең бит нинди чибәр егетең бар иде. Начальник кеше. Син китмә, яме. Кал. Әйдә, өйгә кер. Рәхмәт, Васфикамал, билләһи, рәхмәт. Гомерем буе бу яхшылыгыңны онытмам.

    Васфикамал бу сүзләрне ишетмәде.

    Чолан баганасына сөялгән килеш, ул елый иде. Хәкимулла аның җилкәсенә бер кулын куйган да, тагын ни әйтергә белмәгән килеш, бер кулындагы чыбыркы сабын әйләндерә дә

    әйләндерә.

    тегеләй дә, болай да тартынып карады, әмма өшкерергә бик нык кыстагач баш тартмады.

    — Мин өшкерүен өшкерәм, әмма духтырга күрсәтергә кирәк,— диде.

    Бераздан Ташлытау кодагый торып утырды, йорт эченә күз салды. Дөбердәтеп эшләп йөргән кызын, кенәгәләрен тотып колхоз исәп-хисабы белән утырган коданы һәм телсез-тешсезгә охшаган кодагыйны күргәч, бераз тынычлангандай итте. Кызыл шәльяулыгына битен каплап елады-елады да урыныннан кузгалды.

    — Ярар, алды-арты хәерле булсын, сандыгыңны әтиең кичкә китерер,— дип, ничек тиз керсә, шулай тиз чыгып та китте.

    Шәяхмәтләр өендә икенче тормыш башланды...

    Мондый авыруга сүз ярамый

    Ташлытау станциясе булмаса, тормышны ничек алып барыр идең?

    Ташлытау станциясе җирнең үзәге икән... Аннан башка тормыш, яшәеш мөмкин түгел икән... Авылдан берәү чыгып китсә — Ташлытауга. Авылга берәү кайтып керсә — Ташлы-таудан. Көзге пычракта утыз алты пот бәрәңге заданиесен шундагы крахмал заводына илтеп тапшырасы. Бәрәңге тапшыру — зур эш. Челтәрле үлчәүдә тавык йомыркасыннан кечерәк булган бәрәңге аска коела — анысы исәпләнми. Ат йөге белән килеп кергән күпер — үзе үлчәү. Имеш, карандаш салып караганнар, үлчәү сизгән. Язын ипиең бетсә, Ташлытауга барып, йә заготзернода, йә типографиядә төнге сменада эшләргә мөмкин. Гәзит баса торган машинаны кулдан бер төн әйләндерсәң — бер бөтен түгәрәк ипи. Агитбригада килсә — Ташлытаудан. Әле көз башында гына килеп, мәктәптә сәхнә ясап, пыр туздырып тәнкыйтьләп киттеләр. Куян фермасын урман буена салдыру планына каршы килеп, су буена салдырган ферма мөдире Шәяхмәткә барыннан да катырак эләкте. Тигез итеп киселгән кыска чәчле ике кыз сәхнәдә чәт-чәт килеп такмак әйттеләр:

    Кәлимуллин Шәяхмәт — Вредитель калдыгы. Ул куяннарның фермасын Су буена салдырды.


    Болар Ташлытау кызлары иде...

    Шәяхмәт юаш кеше булып исәпләнә иде — иң алгы рәттә утырган җиреннән торып, клубтан чыгып китте дә, өенә кайткач, җиделе лампасын яндырып, төне буе Ташлытаудагы зур кешеләр исеменә гариза язып утырды. Язды-сызды. «Мин, түбәндә кул куючы...» «Мин, түбәндә имзамны күрсәтүче, үтенәмен сездән шул хакта...» Нәрсә хакында? Моны ул үзе дә белми иде. Тик күңел нахак сүзгә бик нык рәнҗегән иде, гарәп хәрефләре белән тулган кәгазь күңел ярасына шифа була алмады.

    Ике төн үтмәде, Ташлытауга задание илтергә киткән улы Хәкимулла юлда атын үтереп кайтты. Колхоз аты юлда үлгән... Шәяхмәтнең тәбәнәк өен кара кайгы басты. Аның өе мәктәпкә әйләндерелгән мәчет янында гына иде, манарага «Әлвидаг» әйтергә менделәр. Хәер, бу инде уразаны озатудан бигрәк клуб юклык хикмәте иде. Егетләр манара башына фонарьлар, тальян гармун алып менгәннәр, авызларында тәмәке. «Әлвидаг»ның элек мондый бер җыры бар иде:

    Хәсәнатлар тәбдил улып Җөмләдерлү сәйеат...

    Телләренә шайтан төкергән яшьләр! Хәкимулланың Ташлытау юлында үтергән аты күрше Хәсәннең утызынчы елда колхозга тапшырган аты иде. Манара башыннан әлвидаг көенә бөтен авылга җыр таралды:

    Хәкимулла Хәсән атын Заданиедә үтергә-ә-ә-н... Әлвидаг, Әлвидаг, Хәкимулла Хәсән атын...

    Бу җыр Шәяхмәтнең йөрәк бәгырьләрен телгәләде. Шул уңай белән гаиләдә рәт китте.

    — Колхоз идарәсендә син юаш торасың, үзеңне вредитель дип җырлыйлар, малаеңны манарадан торып мыскыл итәләр,— дип, килене Васфикамал ярага тоз салды.

    Дөньяда ике явыз булса — шуның берсе Васфикамалдыр... Ни әйтсә — зәһәр чыга, ни сөйләсә — ярага нашатырь сибә. Йортка Васфикамал килгәннән бирле күрше-күлән белән алыш-биреш бетте. Гомер буе ипи, он, тоз, керәчин алышып яшәгән күршеләр белән Васфикамал бер ел эчендә исәп-хисапны өзде. Шәяхмәтнең «Наданнар өчен уку китабы» дигән каты тыш эченә салган бурыч кенәгәсен күз алдында учакка атты. «Шәйхиләрдән алачак ипи: өч кадак, ике чирек, бер әчмуха, бер кайчы, бер йозак авырлыгы... Хәдичәгә бирәсе солы оны: сигез кадак, бер чирек, бер богау йозагы» дигән чуарланган дәфтәр бөгәрләнеп янды. Васфикамал вәгъдәсендә торды, колхоз эшен сытып эшләде. Уракта — беренче. Кеше киленнәре изелеп-елап ун-унике сотый урганда, Васфикамал арышның иң куе җиреннән егерме өч сотый урып килде. Иллә мәгәр, ни бригадир, ни башкалар, Ташлытау килененең теленнән куркып, аңа сүз катмыйлар иде. Шәяхмәтнең абыйсы, гомер буе авылда киңәш-табыш биреп йөргән Шәйхи хәлфә дә, Васфикамалның ачы теленә бер эләгеп карагач, капкасыннан чыкмас булды. Васфикамал урман буена утауга киткәч кенә, ул, бәрәңге бакчасының киртәсенә сөялеп, беркөнне энесе Шәяхмәткә мәзәк сөйләде:

    — Ходаның бирмеш бер көне, сәхабәләрнең берсе теленә шайтан төкергән шундый бер хатынга өйләнгән. Теге сәха-бәнең иманын суырган бу явыз. Сәхабә кипкән, ябыккан, саргайган... Әйе... Ходаның хикмәте, бер кичне ачуы чыгып, батыраеп китеп, теге мәлгунәнең аяк-кулын бәйләгән дә авыл читендәге ташландык коега алып барган. Әйе... «Мин синең белән ун ел җәфа чиктем, моннан ары түзәр чамам юк»,— дигән дә коега ыргыткан. Кайтып тәһарәт яңартып ясигъ намазын укыган бу. Әйе... Шуннан Коръәннең ясин сүрәсен укып, сабый баладай йокыга тала бу. Тынычлап йоклый. Анадан кабат тугандай була. Бервакыт, Ходаның бирмеш бер көне, тәрәзәсен бик каты кагалар моның. Шәмен кабызып тәрәзәсенә килсә, әстәгъфирулла, тәүбә, җиде башлы дию пәрие моның тәрәзә астында җир селкетә, ди. «Теге явызыңны тизрәк алып кит, кырык ел яшәгән коемнан куып чыгарды»,—дип җиде пар күзеннән яшь коя, ди. Әйе...

    Мәзәкнең дәвамы булгандырмы, юктырмы, нәкъ шул вакытта бакча ягында баш түбәсенә чүмәлә кадәр печән утырткан Васфикамал күренде. Аның җир бетереп иртәрәк кайтуы икән. Шәйхи хәлфә җәһәт кенә мунча артына сызды, Шәяхмәт, әле генә кайткан булса да, куян фермасына тайды.

    Сугышның иң зурысы шул көнне чыкты. Хәер, аның кайсын иң зурысы дип әйтергә дә белмәссең. Инде шактый күрелде. Дөньяның нәрсә икәнен беләсең килсә, йә тар аяк киеме ки, йә өйлән, диләр бит. Васфикамал явызлыкка явыз, әмма акылы — хикмәт. Хәкимулла ничә тапкыр кичен өеннән чыгып китеп карады. Кайтмыйм, көтмә, дип китеп карады.

    Юк бит, акыллы хатынны аның белән җиңеп булмый икән. Берсендә кичен елый-елый капка янында аерылышты.

    — Йә, ярар, Васфикамал,— диде ул, күз яшенә тыгылып,— бәхил бул. Төрле вакыт булгандыр. Бәхил бул, яме? Мин тегермән суына төшәм... Бәхил бул...

    Караңгы булып килә иде. Васфикамал иңенә шәлен салган килеш баганага сөялеп калды.

    — Ярый, ярый, бәхил, бик бәхил.— Үзе шунда ук өстәп куйды: — Бар, бар, озак йөрмә, иртәгә эшкә киткәнче печәннәрне печәнлеккә мендерәсе булыр.

    Теге һаман киреләнде:

    — Ярый, көтмә мине, бәхил бул.

    Ә бераздан Миңлегалиләр капка төбендә ике тәмәке уты күренде. Кичке тынлыкта Хәкимулланың мыдыр-мыдыр сөйләшкәне ишетелә иде.

    — Без инде иртәгә эшкә киткәнче печәнне мендерик. Васфикамалга авырга туры килә. Чүтки хатын-кызга авыр күтәрергә ярамый... Иртүк кер инде син.

    ...Кич көтү кайткан вакыт иде, Хәкимулла сәнәк күтәреп эштән кайтып керде. Сүзне Васфикамал башлады:

    — Кешенең ирләре ир төсле — ат җигәләр, ә син хатын-кыз арасында печән җыеп йөрисең! Хурлыгы ни тора!

    Шуннан барысы да буталды. Шәяхмәт, кеше-кара кермәсен дип, капкага арата салды. Васфикамал моны күреп тагы да ярсыды:

    — Әле сез малаегыз белән бергә капка бикләп мине кыйна-макчы буласызмы? Менә кыйнатырмын мин сезгә! Колхозның беренче ударницасы мин, белдегезме шуны? Сез әле капка биклисезме?

    Шәяхмәт тә, Хәкимулла да ык-мык иттеләр. Кая инде Васфикамалга кагылу, үзе тимәсә... Шәяхмәт тәмле тел белән тынычлык урнаштырмакчы булды:

    — Килен, сабыр, зинһар сабыр. Нишләп без сиңа кул тидерик, ди? Аннан башка да борчулы вакытыбыз. Менә ат түләтәбез дип торалар. Бүген генә идарә утырышы булды. Сабыр, дим...

    Ат түләтү турындагы хәбәр Васфикамалны чыгырыннан чыгарды.

    — Әһә-ә-ә, алаймыни әле? Әле сез минем бер караңгыдан икенче караңгыга эшләгән белән ат түләмәкчемени! Тотмый торыгыз әле, яме!.. Тәгәрәп үлсәм үләрмен, сез уҗым бозауларын рәткә салырмын! Биетәм әле мин сезне исән булсам, биетәм... Адәм көлкесе бит, адәм көлкесе, Ташлытаудан доктор язуын да көтүче юк бит, түләргә әзер торалар...

    Шәйхи хәлфә, больницага киткән карчыгының озак торуына эче пошып, Ташлытау юлын күзәтергә манарага менгән иде, Шәяхмәтләр ишегалдындагы ыбыр-чыбырны беткәнче тыңлап торды.

    Бераздан, карчыгы белән чәй эчеп утырганда, аның чоланын Шәяхмәт какты. Шәйхи хәлфә, катасын киеп, чоланга чыкты, энесенең сәламен алды.

    — Хәкимулланың хәле начарланып китте, авызыннан ак күбек килә,— диде Шәяхмәт читкә карап кына.— Кереп карап чыксана...

    Шәйхи хәлфә хәйләкәр елмайды:

    — Берәр ярамаган ризык капмагандыр бит Ходай бәндәсе?

    — Юк, бер дә аны-моны ашамады. Эштән кайтты да сәкегә сузылып ятты. Шуннан — телсез-авызсыз. Син кереп чыга күр инде. Әллә нәрсә булуы бар,— дип, Шәяхмәт эшнең асылын яшерде.

    Шәйхи килеп кергәндә, чоланда зәһәрләнеп килен елый, Хәкимулла күзләрен йомып йортта чалкан ята иде. Аның маңгаена юешләп сөлге япканнар, әни карчык умач уганда онга буялган куллары белән Хәкимулланың аяк киемнәрен салдырып маташа. Васфикамал, күзләрен тутырып, зур өметләр белән Шәйхи хәлфәгә карады.

    Шәйхи шул вакытта бу йортта тынычлык мәсьәләсенең кинәт кенә үз кулына килеп кергәнлеген сизде.

    — Барыгыз да чыгып торыгыз,— диде ул вәкарь белән генә. Шәяхмәт белән карчыгы, алар артыннан, теләр-теләмәс кенә, Васфикамал да чоланга таба атладылар.

    Шәйхи хәлфә ишекне эчтән элде. Сәкегә килеп утырды.

    — Йә, ач күзеңне, энем Хәкимулла. Курыкма, бу мин, берүзем.

    Хәкимулла шикләнеп кенә күзен ачты. Башын күтәреп йорт эчен күзәтте, берәү дә юклыгына ышангач:

    — Уф-ф-ф,— дип авыр сулап куйды. ш — Йә, энем, нихәл, нәрсә булды?

    Хәкимулла иреннәрен ялап алды.

    — Үләм, дәү абый, үләм. Нишлим, киңәш бир! Кычыткан белән бер бит Васфикамал.

    — Соң, энем, ниме?.. Ниме дип инде, син аны яратасыңмы соң?

    Хәкимулла тагын бер уфылдады, кипкән иреннәрен тагын ялады.

    — Сүзнең дөресе кирәк, дәү абый, яратам шул мин аны. Миңа дөньяда бүтән бер кеше дә кирәк түгел. Ну, теле бит, теле...

    Шәйхи хәлфә урыныннан сикереп торды:

    — Йом күзеңне, энем. Менә шулай. Инде телеңне дә бераз чыгарып тешләп куй. Бер ярты сәгатьтән айнырсың.

    Ул барып ишек келәсен ычкындырды. Ишектән атылып Васфикамал килеп керде. Аның артыннан картлар... Килен күзләрен Шәйхигә текәде:

    — Йә, ничек, Шәйхи абый җаным, ни булган? Шәйхи ашыкмады. Вәкарь белән генә тамагын кырды.

    — Менә нәрсә, җәмәгать,— диде ул.— Мондый авыруны беләм мин. Без Кышкар мәдрәсәсендә укыганда,— дип, бер тарих та сөйләп алды.— Инде килеп дару мәсьәләсен әйтсәгез — моңа дару бер генә: өйдә тынычлык кирәк. Мондый авыруга сүз ярамый. Келт итеп өйдә бер җайсыз сүз чыктымы — бу егыла. Икенчесендә бөтенләй борып куюыгыз ихтимал. Өйдә тавыш чыгара күрмәгез, тавыш...

    Шул минутта, чыннан да, өйдә җылы тынлык урнашты. Васфикамал, көләч елмаеп, күзләрен сөртә-сөртә, Шәйхи хәлфәне ишек ачып озатты. Шәйхи артыннан Шәяхмәт, аннары карчыгы һәм бераздан килен дә, чоланга чыгып, баскычка утырдылар. Ташлытау ягыннан дымлы җил исә, күктә гөрелдәгән тавышлар ишетелгәләп куя. Карачкыл күк йөзен тел-гәләп-телгәләп еракта яшен ялтырап ала, һавага өлгереп килгән арыш исе — бал катыш яшел башак исе таралган. Арыш басуы иртәгә кияү куенына керергә тиешле җиткән кыз кебек дулкынлана, тигезсез сулый, үзенең яшьлеге белән саубуллаша.

    Бу — арыш камчылаган кич иде.

    — Арыш камчылый, Хозыр галәйһиссәлам камчысын селти,— дип сөйләнеп, Хәбирә карчык ул кичне, бисмилласын әйтеп, морҗаларын ябып йөрде. Аныкын белмәссең, ул Хозыр белән дус. Имеш, узган ел арыш камчылаган кичләрнең берсендә аңа бер карт кергән.

    — Әссәламегаләйкем,— дип сәлам биргән.

    — Безнең өйдә ир кеше юк, сәламеңне ала алмыйм, түргә уз,— дигән карчык. Тегесе ап-ак сакаллы, ак күлмәк-ыштаннан, кулында таяк, ди. Бер тастымал җәяргә кушкан. Хәбирә карчык сәкегә ак тастымал салган.

    — Рөхсәтең булса, Коръән укыр идем,— дигән. Карт укыган арада Хәбирә карчык тастымал өстенә ике йомырка китереп куйган. Карт укып бетергән дә:

    — Рәхмәт, килен, сәдакаң кирәк түгел, фикереңне сынар өчен генә кергән идем,— дип чыгып киткән. Өйалдына чыккан, ишегалдына чыкмаган, шуннан юк булган.

    Сезнең колхоз дигән нәрсәгездән...

    Урамда адәм аякланмаслык пычрак.

    Менә өч көн инде сыек пычрак өстенә җепшек кар ява. Каз-үрдәкләрне суярга да көн юк, туңдырмаган көе мал-туарны уҗымга чыгарып булмый. Кичләрен куе томан төшә, әвеслек тирәсенә урманнан бүреләр килә. Шуны сизеп, авылда төн буе этләр елый. Һәрберсе оясына кереп, баскыч астына кереп моңлы итеп елый. Әвеслек тирәсендә кайтырга соңга калган казлардан иртәгесенә юеш мамык кына калган була.

    Никадәр генә пычрак булмасын — Октябрь бәйрәмендә урам йөрергә чыкмыйча булмый. Муенга юеш кар ява, аяктагы галошны пычрак суыра, ә урамда йөрмичә ярамый. Ничә ел күргән ачлыктан соң, бу — беренче туклык бәйрәме. Келәтләрдә ашлык, өй астында бәрәңге. Колхозчының күңеле көр.

    Урам буйлап халык төркеме килә. Иң алдагы рәттә гармун тоткан Миңлегали. Ике таякка кызыл ситсы тарттырганнар, аңа изелгән акбур белән лозунг язганнар. Гармун көенә алдагы рәттә җырлыйлар:

    Очрадым таң җилләренә —

    Бәрелде җиңнәремә. А Колхоз-совхозлар төзибез СССР илләрендә., Җырны бөтен халык күтәреп ала: , Г

    Ленинград-Москва — Урамнары таш кына,

    Яшь йөрәгем капиталны Бетерергә ашкына.

    Җиңенә кызыл бәйләгән кеше — авыл Советы председателе — берәүнең капка төбендәге эскәмиягә басып лозунг әйтте:

    — Яшәсен бөек юлбашчыбыз даһи Сталин! Бөтен халык «ура» кычкырды.

    ' Аннан кызыл ситсылар белән бизәлгән мәктәп йорты янына җыелдылар. Җиңенә кызыл бәйләгән колхоз председателе карават шикелле бернәрсәгә менде. Аның ике ягына ике яшүсмер килеп басты. Икесенең дә муенында кызыл галстук. Берсе авызына җиз торба капкан, икенчесе барабан аскан. Барабан асканы — Шәяхмәтнең кече улы Нургали иде. Халык гөрләде, ябалак-ябалак юеш кар яуды. Председательнең өзек-төтек тавышлары ишетелде.

    — Ханова Маһруйбикә, корсаклы булуына карамастан, йөз сиксән биш хезмәт көне эшләде. Колхоз идарәсе аны бер центнер бәрәңге белән бүләкли...

    Торба кычкырттылар, барабан суктылар.

    — Кәлимуллин Шәяхмәт, өлкән яшьтә булуына карамастан, өч йөз хезмәт көне эшләде...

    — Кәлимуллина Васфикамал, колхозда туып үсмәгән булуына карамастан, җәйге урак өстендә искиткеч күрсәткечләргә иреште. Колхоз идарәсе аны ике метр ситсы белән бүләкли...

    Халык кул чаба. Бераздан яшүсмерләрне бүләкләү китте. Җәйге сезонда колхозда актив эшләгән мәктәп балалары арасында Нургали дә бар иде. Аны теш щеткасы белән бүләкләделәр.

    ...Авыр еллар, ахрысы, шулай артта калдылар. Берничә көннән салкыннар китте, җир туңды. Каз өмәләре башланды, авыр елда өйләнә алмый калган егетләр дә кыймылдый башладылар. Келәтләргә мул итеп ашлык салынды, бераздан авыл кар эчендә калды. Кыска көннәре белән тыныч, тук кыш башланды.

    Рәхәт гомер тиз үтә. Нужалы көннәр генә озакка сузылып башыңны гаҗиз итә. Декабрьнең соңгы көннәрендә колхозда ревизия комиссиясе эшли башлады. Шәяхмәтне комиссиянең председателе итеп куйдылар — ул көн-төн кәнсәләрдә ятты. Төн уртасында гына киемнәренә тәмәке исе сеңдереп кайта торган булды, өендә дә кенәгәсен ачып, күзлеген тегәрҗеп белән борынына элеп, кенәгәләр актарып төн уздырды. Рев-комиссиянең эше тәмамлануга, колхозда уңыш бүлү башланды. Хәкимулла, каникулга кайткан Нургали, күрше Миңлегали, атлар җигеп, флаглар элеп уңыш таратып йөрделәр. Һәр йортта ал арны аш-су белән каршыладылар, ара-тирә почмак яктан гына чынаяк чокырына салып, ачы бал бирүчеләр дә булгалады. Буралар, капчыклар тулды. Председатель Тимерхан лодырь чутыннан йөргән Борһанга да хезмәт көненә тиешле ярты пот бодайны кызыл олау белән илттерде. Борһан эшнең ничек булачагын белгән иде булса кирәк, капка төпләрен көрәгән, капканың аратасын алган иде.

    Ишегалдына шөлдерләр, тәңкәле йөгәннәр белән бизәлгән өч ат килеп керде. Миңлегали тальян гармунын үкертеп алды. Кызмача Хәкимулла белән күкрәгенә КИМ значогы таккан Нургали җырлап җибәрделәр:

    Ударниклар тиз сизәләр Әйле-шәйле кешене; Кара такталардан төшми Ялкауларның исеме.

    Атлар төз лапас астына кереп буталдылар. Чоланга киез итектән, күлмәк изүләрен ачып җибәргән кызгылт йөзле Борһан килеп чыкты. Аның теле телгә йокмый иде:

    — һу-у, күршеләр килгән икән, түрдән рәхим итегез,— дип, ярты пот бодайны кадерләп кенә кулына алды. Пар чыгып торган ярым ачык ишектән өйдәге мәҗлеснең тавышы ишетелде:

    Барын тар-мар китерик тә, Сатып эчеп бетерик тә, Читкә таярбыз... Кайгырма ла, Сәрбиҗамал, Баш сау булса, малның җаен Үзебез табарбыз...

    Егетләр бераз каушап калдылар. Ул арада Борһан, этеп-төртеп дигәндәй, аларны эссе өйгә кертеп тә җибәрде. Түрдәге сәкедә таныш түгел ике кеше чәй чокыры белән ачы бал чөмереп утыралар иде. Йөзләре чөгендердәй кып-кызыл, күзләре майланган, таза беләкле куәт иясе кешеләр. Миңлегали белән Нургали читенсенеп ишеккә таба чигенделәр. Хәкимулла, бераз гына төйдереп алса, үгез кебек куәтләнә һәм үҗәтләнә иде — ул түргә узды. Кызыл йөзле адәмнәрнең берсе карлыккан тавыш белән җыр башлады:

    Сезнең колхоз дигән нәрсәгездә Туя икмәк ашап булырмы? Шундый матур сүзгә генә ышанып Аерым хуҗалыкны ташлап булырмы?

    Авызы ерылган икенчесе тамак төбе белән генә кыска көйгә җырлап җибәрде:

    Хатын-кызлар уртак, Маңгайларга...

    Бу җырны егетләрнең моннан биш-алты ел элек ишеткәннәре бар иде. Бу — яңа нәрсә түгел. Нишләргә? Председатель Тимерхан бит аларга, ишегалдына кертеп бирегез дә чыгып китегез, диде. Башкасын ул әйтмәде. Нишләргә? Шулай уйланып торган арада Борһан почмак яктагы аралыктан ашъяулык япкан зур яшел табак күтәреп чыкты. Чаршау ачылып киткән арада морҗага ышыкланып качып торган кешене күреп, Хәкимулла телсез калды. Почмак якта шыкаеп торган кеше — Васфикамалның әтисе — каенатай Заһри иде. Алай икән...

    — Әйдә, сыйдан рәхим итегез,— дип, Борһан егетләрне сәке кырына утыртты. Табак өстендәге ашъяулыкны ачып, егетләргә мыскыллы караш ташлады. Табакта... әле генә абзардан алып кергән туң сыер тизәге иде. Иң башта Хәкимулла сикереп торды.

    — Син,— диде ул, йодрыгын Борһанның борын төбенә терәп,— син! Мин сине нишләтергә белермен! Мин синең...— Ул яман сүгенеп җибәрде.

    Борһан көчле кулы белән борын төбендәге йодрыкны сабыр гына урынына төшерде. Мыскыллы елмайды:

    — Йә күрше, син нәрсә, Борһан абыең сине сыйлый, ә син аңа кул күтәрәсең. Кешегә кул күтәрү — хатын алыштыру түгел ул. Шту син...

    Кызыл йөзлеләрнең берсе, авыз тутырып елмаеп, Хәкимуллага дәште.

    — Йә син, калай әтәч, әйтеп бирче: сезнең колхозыгыз атамы ул, анамы?

    Хәкимулланың күзләре урыныннан купкан иде.

    — Ата,— диде ул, җиңеннән өстерәп маташкан Нургалине читкә этәреп.— Ата. Ну, ул синең ише ырвачларны, беләсеңме, нишләтә? — Хәкимулла бер сүз әйтте.— Әнә шуңа күрә ата ул, белдеңме шуны! Мин сине нишләтәсен белермен...

    Ишекне «дык» итеп ябып егетләр чыгып киттеләр. Атларның сыртына берәрне чиртеп, амбарга таба юырттылар.

    Ул кичне эштән кайткач Хәкимулла Васфикамал белән сөйләшмәде.

    Йомры башлы, кәкре аяклы ир бала

    Инде ул көннәр артта калдылар.

    Инде бишенче ел киткәндә, бөтен авылга «кысыр» дип даны таралган Васфикамал күрше урыс авылыннан тозлы кыяр алып кайтты. Ташлытауда иртәгә Сабантуй буласы иде. Ачы бал үкереп утырган, яңа тарттырган бодай оныннан келәт эчләре ап-ак булган, суелган тәкәләрнең тиресен киереп чормага элгән көннәр иде.

    Васфикамал келәткә он иләргә кергән җиреннән, авыз суын йота-йота, эче бушаган кыярны суырды. Моны әле беркем дә белми иде. Хәерлегә булсын... Көтү кайткан вакыт иде, Таш-лытау Сабан туена чакырырга дип әтисе килеп керде. Почмак яктагы мичкәнең бөкесен дың-дың китереп бәреп ачтылар. Өйгә ачы бал исе тулды. Колхоз эшләреннән бераз бушаган вакыт иде, бер уңайдан күрше-күләннең ир-атын да дәшеп алдылар. Мондый мәҗлесләрдә бик сирәк була торган Шәйхи хәлфә дә бүген кыстатып тормады. Бер чокырны җибәрүгә, аның теле ачылды, көтмәгәндә үзенең яшь вакытларын тәмләп сөйли башлады.

    ...Шәйхи солдат әсирлектән кайткан елны ике көн эчендә бөтен авылны шаккатырырлык ике эш эшләде. Атлары үлгән вакыт иде — әтисенең җыйган акчасын чәлдереп, Теләче базарыннан чем-кара бия алып кайтты. Солдат ике көн югалып торгач, картлар борчылдылар — Шәйхи солдат, төн уртасында гына шыпырт кайтып кереп, кара бияне лапас астына бәйләде. Өйгә керде.

    — Кайда йөрдең, дуңгыз? — диде әтисе.

    — Мин,— диде Шәйхи,— нәкъ син эзләгән бияне таптым, түшәк эчендәге акчаңны алып, Теләчедән кара бия алып кайттым.

    — Борчактыр инде синең,— диде әтисе мәрхүм.

    — Борчакмы, брохмы,— диде Шәйхи,— чыгып кара әле. Әтисе чыгып караса, лапас астында колакларын шомартып

    кара бия басып тора.— Ну задур егет икәнсең,— дип, карт нишләргә белми сөенде. Ә икенче көнне егет, кара бияне җигеп, күрше авылга китте. Анда әсирлектә бергә булган дус егете Әхмәдулла бар иде. Төн уртасында Әхмәдулланың капкасына атны бәйләде. Аларга шул көннәрдә генә ике кунак кыз килгән иде — Әхмәдулла Теләче базарында шуның берсен Шәйхигә димләмәкче булды. Келәтләренә барып керделәр, шырпы сыздылар. Чәчәкле ястык өстендә ике кунак кыз белән Әхмәдулланың сеңлесе чайрап йоклап яталар.

    — Кайсы синеке? — диде Әхмәдулла шыпырт кына. Түшәк кырыенда, ике озын толымына чорналып, калку күкрәкле, кыйгач кашлы берсе ята иде...

    — Менә,— диде Шәйхи,— шушысы.

    Солдат ялгышмады. Әйе. Керәсе ризык теш сындырып керә, диләр.

    Яшь чакта Шәйхи хәлфә бик күп мәзәкләр эшләде. Бервакыт шулай авылга килгән кунак кызны озатып куйды. Төз лапас астында тордылар. Тышта салкын, бозгак, каз суйган вакыт. Төз лапас ышыгына сөялеп кенә торганда хуҗа хатын комганын күтәреп чыкты. Нәкъ егет белән кыз янына килеп утырды. Кунак кыз дер-дер килде. Шәйхи дә эчкәрәк шыкай-макчы иде — салам кыштырдады. Шуннан син күр дә, мин күр. Теге явыз сикереп тә торды:

    — Бу кемнәр була тагын, оятсызлар,— дип тавыш чыгарды. Шәйхи бишмәтен башына бөркәде дә чыгып йөгерде. Арттан шалтырап комган очты...

    Шулай да әсирлектән кайткан елны бер карчыкны кызык итте. Германнан электрик фонаре алып кайткан иде. Ул

    вакытта андый фонарь юк — кешегә күрсәтсәң, аны җен дип беләләр. Чоланда качып торды, исәбе — тегенең кызы янына керергә. Кызы өйалдындагы бүлмәдә йоклый иде. Ни хикмәттер, монда да шул ук хәл чыкты. Кызның әнисе кич ятар алдыннан бисмилласын укый-укый комганын алып чоланга чыгуы булды — Шәйхинең аягына сөртенде.

    — Каравыл! — дип кычкырып та җибәрде. Шәйхи дә, аңышмастан, тегенең күзенә электрик фонарен гына төбәде... Мәрхүмә ничә көннәр түшәк өстендә ятты, куркылыклар койдырды.

    Ачы балдан авыз иткәләп, Шәйхи карт шул арны сөйләде.

    — Ә минем яшь чакта андый хәлләр аз булмады,— диде ул, кызып.— Уникенче елны җәй көне укудан кайттым, карт хәзрәт авырып ята — әле берсенең ире еракка китә, әле берсенең баласы туа. Хәзрәтнең дога кылып сәдака алырлык та чамасы юк. Менә бервакыт хәбәр тарала: Кәлимулла малае — янәсе мин — зур, укыган кеше, дип сөйли башлыйлар. Менә бер карчык бер тәлинкә ясмык оны күтәреп килә — сыеры чирләгән. Икенче берсе тегүгә чыга — юл сәдакасына тагын бер тәлинкә ясмык оны. Мин авырсынып кына дога күндерәм — анысы була, әмма егет кеше бит, миңа ясмык оны ни чуртыма. Атна-ун көн узмый, төшереп алган яшьтәшләр бер базарда сүз ыргыталар.

    — Без,— диләр,— сине туйдырабыз, сорыкорт син,— диләр. Миңа шул җитә калды. Кызган баштан чатыр чабып, атны күбеккә батырып, авылга кайтып кердем дә урам уртасында тавыш чыгардым.

    — Кемгә бер тәлинкә ясмык оны бирәсем бар, килеп алыгыз,— дип, базарда бодай саткан акчаны урамга бич чәчеп бетердем.

    Дөрес, урамда кызмача баштан күренүем шул бер генә булды. Әти дә бик тәртипле крәстиян иде, аннан соң мин — авылда бердәнбер укымышлы кеше. Унөченче елда Кара Чыршыда балалар укытып йөрдем. Безнең халык бик кара иде — мин балаларны бер ел эчендә әдрис язарга, хат язарга өйрәтмәкче булдым. Картлардан бер-ике куштан каршы килә генә бит. Берсе — Гайфулла куштан иде — Ташлытау базарыннан кайтышлый мәктәп ишеген кагып мине чакырып чыгара. Толып якасын торгызган, авызыннан котырган сыер сөте исе бәрелеп тора.

    — Синме,— ди,— минем малайга хәрендәш алып килергә куштың?

    — Әйе,— дим,— мин куштым.

    — Ә аңа хәрендәш нәрсәгә?

    — Мин аны язарга өйрәтәм. Хәрендәш — шуңа.

    — Аңа нишләп акча әрәм итим мин? Яза белми ул, яза белмәгән кешегә хәрендәш нәрсәгә?

    — Соң бит,— дим,— әнә шул яза белмәгәнгә күрә хәрендәш кирәк.

    Теге һаман үзенекен тукый. «Яза белмәгән кешегә хәрендәш алырга мине кем дип белдең син? Әллә миндә әндри казнасы бар дип белдеңме?» — дип бәйләнә үк башлады. Мин дә кыздым. Мин әйтәм, әле син исерек баштан килеп монда мәптекне мыскыл итмәкче буласыңмы? Толып якасыннан учлап тотып үземә таба суырып алдым да, ярабби, берне ияк астына җиббәрдем... Теге бөтерелеп баскычтан очып төште. Икенче вакыт авыл җыенында миңа бәйләнеп ята: беләм мин сезне, ди, укыган кеше — чукынган кеше ул, ди. Сез, ди, үзегез өйдә чәйнек борыныннан гына эчеп ятасыз, безнең кара халык шикелле түгел, ди.

    — Менә,— мин әйтәм,— ту-ты шул,— дим,— сез дә менә тегенди-мондый кирәге, җае булганда шулай чәйнек борыныннан гына эчә торган булыгыз,— дип сүгәм тегене.

    Чокырдан бер йотым авыз иткәч, Шәйхи хәлфә мактана ук башлады:

    — Ә миңа кешедән куркырга ничу! Гомер буе крәстиян хезмәтендә булдым, Кара Чыршы колхозында лабогрейканы миннән башка берегез дә көйли алмый. Миннән башка яшәп карагыз, ничек булыр икән. Ә мин күпне күргән кеше... Әйе. Әсирлектән кайтышлый, мин сиңайтим, Мәскәүнең Сало-манский циркында Ярославскийның үзен тыңлаганым бар минем. Әсирләрне җыеп митинг ясадылар. Ә сезнең әле аның үзен күрү түгел, ишеткәнегез дә юктыр. Ту-ты. Ә менә Галимҗан Ибраһимов дигән язучы бар иде шундый, мин бит аны да күрдем шул җыелышта. Ул Мәскәүдә зур эштә иде. Ул да сөйләде. «Сезнең,— диде ул,— теге якта гомерегез әрәм үтте. Инде уйлап карагыз, хөкүмәт үзебезнеке, хезмәт ияләренеке,— диде.— Менә,— диде,— шул үзебезнең хөкүмәтне, үзебезнең влачны дошманнардан сакларга кирәк...» —Менә кемнәрне күргән кеше ул абзагыз.

    Бераздан, тальянын күтәреп, Миңлегали килеп керде. Миңлегали — Шәяхмәтнең апасы Фәхерниса малае — яшьли әтисез калып, һәрвакытта да нәселдә ирләр мәҗлесе булганда олылар чутыннан йөрде. Кызыл чәчәкле сатин белән эшләнгән тальянын тез башына гына утыртып, карт-корыны җыр дөньясына алып кереп китте. Мәҗлес хуҗасы Шәяхмәт, кулына чынаяк чокырын тоткан килеш, үзе җыр башлады. Зәйнәб җиңги ике тәлинкә белән майга чыжылдаган коймак чыгарып утыртты. Шәйхи хәлфәнең күзләре нурланып китте һәм тамагын кырып әкрен генә ул да җырлап җибәрде:

    « Мохтасар »ның дәресендә Караганым « Җамигый », Сезнең белән мөгамәләм Булса иде даими.

    Заһри кода да ярыйсы гына кызып алган иде, чират үзенә җиткәч, кыстатып тормады. Шәйхи хәлфәнең җыры тәмам булуга, ул: «Әйт шуны, кода» — дип күтәреп алды да елтыр кара күзләрен бит җыерчыкларына яшереп елмайды һәм егетләрчә куәтле тавыш белән башлап җибәрде.

    Васфикамал зур самавырны өченче мәртәбә күтәреп чык--канда инде төн уртасы авышкан, мәҗлес кызган, асылмалы лампаның керосины бетеп, филтәсе күмерләнә башлаган иде. Миңлегали һаман да әле тез башына утырткан тальянын теркелдәтә, ирләр исә бөтенесе бер булып «Күбәләгем-түгә-рәгем» көенә сиптерәләр иде.

    Шәфәкъ алсу нурга төренгәндә, унлы лампа гөлт-гөлт килде дә сүнде. Баксаң, аның инде күптән кирәге дә юк, июньнең кыска төне әллә кайчан таңга авышкан икән. Кунаклар таралыштылар. Аягын ышкый-ышкый Шәйхи хәлфә койма буйлап кына кайтып китте. Миңлегали өенә кайтып тормады — Нургали белән икесе печәнлеккә менеп киттеләр. Заһри кодага сәкедә зур чәчәкле ястык салдылар. Хәкимулла белән Васфикамал төз лапас астындагы тимер ходлы арбага чыгып яттылар. Арбага кичтән чабып салынган солылы вика, клевер түшәлгән иде. Сабантуйга барырга әзерләп тәртә арасына куйган яхшы сбруйдан күн исе чыккан, ул яңа чапкан печән исе, ат, сыер абзары исе белән аралашып ниндидер башны әйләндерә торган җәйге җылы төн исе хасил иткән иде.

    Кызарып кояш чыкканда барлык кеше тирән йокыда иде. Өйдәге сәкедә, иске тубал теккәндәй гырылдап, Заһри кода йоклый, аның бугазыннан әллә ниткән авазлар чыга. Печәнлектә, бөтен фани дөньяның мәшәкатен онытып, сабый балалар йокысы белән ике яшь егет мышныйлар. Арба кырыена башын асылындырып, Хәкимулла ыңгыраша-ыңгыраша йоклый. Ул төш күреп елмая, төшендә ниндидер йомры бантлы, кәкре аяклы матур гына бер ир баланы алдында тотып утыра, имеш. Васфикамал аңа үзенең күрше урыс авылына барып килгәнлеген йокы алдыннан гына сөйләгән иде — шул минуттан башлап Хәкимулла өчен бөтен дөнья, аның бөтен кануннары үзгәрде. Аның өчен хәзер дөньяда бернәрсә дә куркыныч түгел, ул җиңә алмаган авырлык дөньяда бөтенләй юк сыман иде^..

    Йә, борыныгызга чирттеме хәзер Хәкимулла абыегыз? Югыйсә кеше арасында сөйләшерлек хут калмаган иде. Әле узган көз генә Шәйхиләрдә сыер суйган көнне ирләр мәҗлесендә сүз чыгарып алганнар иде. Ни чыкмаса, шул Борһаннан чыга инде. Мәҗлестән таралганда аралыкка, мич башы кырыена эленгән, өелгән киемнәр арасыннан Борһан үзенең бүреген эзләде. Караңгыда ялгыш Хәкимулла бүреген алып кия язды.

    — Ах-ха-ха,— дип кешнәде шул чакта Борһан,— ах-ха-ха! Харап кына булыр икән кеше! Хәкимулла бүреген кисәң — беттем диген инде. Әле минем хатынның бер малай үстерәсе килә. Юк, энем, үзеңә булсын, мә, мә... Ах-ха-ха!

    Барысы да рәхәтләнеп көлделәр дә бер минуттан оныттылар һәм караңгы чоланда тәмәке кабыздылар. Тик Хәкимулла гына юк булды. Аны бераздан Шәйхи абзасы лапас астыннан алып чыкты. Хәкимулла гарьләнеп үксеп-үксеп елый иде.

    ...Шулар исенә төшкәч, Хәкимулла анадан яңа тугандай булып китте. Менә бетте, узды ул вакытлар... Не смей сез хәзер теш ыржайтырга!

    Акрын гына иртәнге җил исеп куйды. Ул тәмле йокыдагы кешеләрнең өй түбәләрен сыйпап узды. «Йоклагыз, адәм балалары,— диде ул гүя,— йоклагыз! Бу — сезнең тыныч иртә-ләрегезнең соңгысы. Татлырак итеп төш күреп калыгыз — бу татлы төш шулай ук соңгысы. Йоклап калыгыз, сезне зур сынаулар, кара хәсрәт көтә. Нык булыгыз, адәм балалары!»

    Бу җил, күп юллар узып, көнбатыштан килә иде. Кара Чыршы авылы өстеннән ул үткәндә канатларына кара тәре ясалган самолетлар үлем төяп көнбатыштан көнчыгышка юл алганнар иде инде. Төз гәүдәле, озын сыйраклы, пөхтә киемле герман армиясе фельдмаршаллары, генераллары танкларын, тупларын тыныч йокыда җәелеп яткан Россия кырларына кертә башлаган минутта Кара Чыршы авылы, чыннан да, татлы йокыда иде әле.

    Кайтулар булмас инде...

    Кырда иген чайкала, иген чайкала...

    Бу — елына бер генә тапкыр килә торган атна. Ул атнада көннәр эссе дә, болытлы да булмый: кырда ниндидер зәңгәр дулкын йөгерә, арыш басуы яшелле-күкле булып сөрем эчендә кайный. Көр басуның шулай дулкынлануына карап торуы рәхәт тә, моңсу да. Менә җәйнең иң кыска төннәре җитте, моннан соң инде көн кыскара башлар. Арыш басуы саргаер, ул инде дулкынланмас. Аны урып алырлар, борчак җиреннән кайтышлый ял итәргә чүмәләләр арасына торналар төшәр. Көз җитәр... Ьай, бу гомернең бәрәкәтсезлеге. Әле генә бит, әле сабан тургайлары яшел уҗым өстендә ук булып атылып сайрыйлар иде. Ә хәзер — арыш басуы өстеннән җил йөгерә — сагыш арта...

    Арыш басуы уртасындагы тузанлы юлдан кара-туры атында чатыр чабып Ташлытауга таба Тимерхан чыгып китте. Аның сиртмәсенең тавышы үзе күмелгәч тә басу түреннән ишетелеп торды.

    — Запас пирвый категори,— диде Шәйхи хәлфә аның турында.— Аларның законы буенча егерме дүрт сәгать эчендә воянкум янында булырга тиешләр.

    Сугыш, сугыш...

    Сугышның нәрсә икәнен авылда Шәйхи хәлфәдән башка кем белсен? Шәяхмәткә сугыш: нибары ярты ел эләгеп калды. Ә менә аның өлкән абыйсы Шәйхигә кирәгенчә эләкте. Гум-бинен янындагы каты сугышта әсирлеккә төшкән Шәйхине эчке Германиягә озаттылар.

    Шәйхи солдат шул вакытта Ноһенцоллерннарның җәнүби Ал маниядәге язгы сарайларын күреп телсез калды. Дөньяда һоһенцоллерннар да яшәгән, Кара Чыршының Кәлимулла Шәйхие дә яшәгән! Бу сарайның һич тә тарантас лапасы, мүкле абзар, Кәлимулла карттан калган иске келәт белән уртаклыгы юк иде. Тау башына таба сузылган мәрмәр баскычлар. Мәрмәр баскычлар кырына асылынып үскән әллә ниткән җимешләр... Салават күперенең бөтен төсен чагылдырган түшәмнәр, күтәрелеп карасаң, бүрегең төшәрлек манаралар. Аяк астында им өчен бер шырпы кисәген тапмассың... Бераздан исә ул Вюнс-дорфка күчерелде.

    Сугыш бетте, ләкин Вюнсдорфтагы татар әсирләрен өйләренә кайтару мөмкинлеге күренмәде. Шәйхи хәлфәнең мәдрәсәдә алган белеме монда кирәк булып чыкты. Аны әсирләр өчен чыгарыла торган татар газетасына эшкә алдылар, алар әсир шәкертләр, мөгаллимнәр белән баракларда спектакльләр куеп йөрделәр.

    Герман профессоры Готһольд Вайль әсирләр арасында татар җырларын язып йөрде. Шәйхи солдат монда да кирәкле кеше булып чыкты. Ул мәдрәсәдә ятлаган «Тәндә җаным»ны профессорга җырлап күрсәтте. Профессор боларны җыеп китап чыгарачагын тылмач аркылы сөйләде. Апрель аенда Вюнс-дорф кырында алар Сабантуй да ясадылар. Шәйхи солдат шул вакытта Кара Чыршы авылында беркем дә күрмәгән һәм күрмәячәк хәлләрнең шаһиты булды. Сабантуйда алар татарча көрәш, капчык сугышы кебек милли уеннарны күрсәттеләр. Аннан герман атларын җигеп җир сөрделәр, ат җитмәгән сабаннарга үзләре җигелеп йөрделәр, тубал белән орлык чәчеп күрсәттеләр. Шәйхи солдат җир буенча беренче булып барды, тубалдагы бодайны «бисмилла» әйтеп герман җиренә чәчте... Германның кара-көлсу туфрагына бодай бөртекләре белән тавык йомыркасы сипте. Татар йоласы! Орлыклар шулай эре булсын! Әйләнә-тирәдә шакмаклы чалбар, цилиндрлар кигән Берлин байлары, муеннарына ак челтәр чорнаган озын күлмәкле көяз хатыннар шау-гөр килеп кул чаптылар, «Гут-гут, татариш зольдатен гут!» дип шауладылар. Әсирләр акчасына ялланган герман солдатлары җиз торбаларда «Каз канаты»н уйнады. Аннары җилкәсенә ниндидер аппаратлар асып, авызына юан сигара капкан берәү нәрсәгәдер кычкырынгалап йөгереп йөрде. Моны Америкадан килгән гәзит мөхбире диделәр. Гәзитнең исеме «Чикаго трибюн» икән. Кара Чыршы
    авылының крестьяны, Шәйхи Америка корреспонденты алдында тубал асып, рәсемгә төште. Аннары әсирләрнең җитәкчесе булган бер укымышлы кеше нотык сөйләде. Шәйхи солдат аның нәрсә сөйләгәнен аңламады, ак якалы, кара казакилы, кара биек эшләпәле бу татар егете саф немецча сөйләде. Ләкин ахырдан татарча да өстәп куйды:

    — Без үземезнең ватанымызга безне кемнәр кайтарырга теләмәгәнен беләмез. Көнбатыш илләре безнең татар әсирләрен изге ватанымызга, мөкатдәс анамызга каршы көрәштермәкче булдылар. Ләкин берни дә барып чыкмас. Безнең егетләремез, иншалла, үз ватаннарына каршы көрәшмәсләр. Большевик Литвинов инде безне герман әсирләренә алыштырып илемезгә кайтару турында Яуропа мәмләкәтләре белән мосахәбә алып бара. Кызганычка каршы, Яуропа мәмләкәтләренең берсе дә безнең илемездәге хәлләр турында безгә хакыйкый мәгълүмат бирми. Без үз мәмләкәтемездә чыга торган яңа гәзит-журнал-лардан мәхрүмбез. Ләкин күп тә үтмәс, без үз туганнарымыз белән күрешермез! Ул көн ерак түгел, кадерле ватандашлар!

    Герман армиясенең нәрсә икәнен, Пруссия алпавытларының Рәсәй халкына карашсын Кара Чыршы авылында Шәйхи карттан да тирәнрәк аңлаган кеше кем генә бар икән? Вюнсдорфка эләккәнче, Шәйхи солдат бер немец алпавытында эшләде. Яшь алпавыт Лейпциг университетының философия факультетын тәмамлаган культуралы кеше иде. Хатынын рус князьләре нәселеннән диләр иде. Алпавыт Шәйхиләргә яхшы мөнәсәбәттә булды, ормады-сукмады, хәтта бер тапкыр бәйрәмдә кечкенә генә бүләкләр дә бирде. Әмма крестьян Шәйхи бернәрсәне бик нык төшенде: философ һич тә бу әсирләрне кешегә исәпләми, аларны эш хайваны дәрәҗәсендә күрә иде. Аның өч ел буе бер көн дә ялгыштырмыйча боларны нәкъ сәгать биштә уятуы, бер минутка да ялгыштырмыйча нәкъ төнге унбердә утларын сүндерүе, өч ел буена ашау-эчү тәртибенә бер генә төрле дә үзгәреш кертмәве Шәйхине җәберсетте. Аның иртән кырга килеп әсирләр белән елмаеп исәнләшүе, нәкъ бер үк сәгатьтә, бер үк минутта һәр көнне болар торган йортка кереп тикшереп йөрүләре егетләрнең күңелен җәрәхәтләде. Бу — салкын исәпкә корылган герман төгәллегенең кешене изү өчен аерым бер ысулы иде. Шул ук вакытта Шәйхи солдат немец алпавытларының сугыш тәмен бик нык яратуын, башка бер халыкта да булмаганча боларда чит илләрне басып алу дәртенең көчле һәм нык икәнлеген күрде. Шуңа күрә сугыш башланган көнне беренче тапкыр урамга чыгу белән ул бер генә сүзне кабатлады:

    — Ярманда машина күп, җәмәгать,— диде ул,— Аллага тапшырдык. Батырлыкка безнең халыкка чыкмый чыгуын, иллә мәгәр тегеләрдә корал таза. Аларның карчыклары да базарга барганда бисәпилкегә генә утырып чабалар. Уйнама син алар белән...

    Ул көнне беркем бернәрсә аңламады. Ирләр эштән иртәрәк кайттылар, чат саен җыелышып көйрәттеләр. Чыннан да, нәрсә икән ул сугыш? Ни өчен бу вакытта? Сабантуй итеп булмады бит. Аннан печәнгә төшәсе, игеннәрне урып-җыясы бар иде. Ни өчен шулай вакытсыз башланды? Хәкимулла шушы көннәрдә башка чыгарга тиеш иде — морҗачы гына килеп җитмәгән иде. Ничек инде ул шундый кызу эш вакытында сугыш башлыйлар? Башында мие бармы бу германнарның? Ичмаса, морҗа чыгарганны гына көткән булсалар...

    Авылда иң беренче повестка Тимерханга килде. Тимерхан моннан берничә ел элек яшел фуражка киеп кайткан егет иде, аны беренче категорияле запастагы пограничник дип йөртәләр иде. Шуңа күрә аңа повестка килү берәүне дә гаҗәпләндермәде. Беренче категория икән беренче инде, нихәл итмәк кирәк? Барсын, күрсен, бәлки ул арада германны әле бәреп тә чыгарырлар. Инде бит соңгы ун ел эчендә никадәр көчәйдек. Клуб сәхнәсендә үз җиребезне саклау турында күпме матур җырлар җырланмады! Аннан күпме егетләрнең күкрәгендә БГТО, ГТО, МОПР значоклары бар! Ә осовиахимчылар? Добра-химчылар дип йөрткәннәр иде үзләрен башта. Алар сөйлиләр иде, имеш, иптәш Ворошилов бер чакрымнан атып инә күзенә тидерә, дип. Әгәр ворошиловча төз атучылар чик буена барып бассалар, германың түгел чуртым да чыдамас! Бер карыш та бирмибез дип әйттек бит моңарчы.

    Шулай тагын ике көн узды.

    Менә беркөнне кичен көтү кайтканда авыл дерт итте. Колхоз кәнсәләренә бер пачка повестка килгән иде. Моңарчы күз авыруы белән солдаттан калып килгән Хәкимулла да машинкада басылган кош теледәй кәгазьне кулына тоткач әле аның чын мәгънәсенә төшенмәде. «Кружка, кашык, җылы кием, өч көнлек ризык, паспортны алырга. Чабата кимичә күн аяк киеме белән килергә тырышырга». Башка бер сүз дә юк. Авылга шундый утыз кәгазь. Кеп-кечкенә авылга утыз кәгазь.

    Ул кичне утлар озак янды, кемнәрдер төн буе гармун белән йөрделәр. Капкалар шыгырдады, келәтләрдә он тузгыды, морҗадан төтеннәр үрләде. Кыз-кыркын ашыгыч рәвештә ак оекбашлар бәйләде, һавада майлы күмәч исе аңкыды.

    Сугыш шулай башланды.

    Кешеләрнең әле бүгенгә кадәр өйләнешү, туй ясау, кунак җыю мөмкинлекләре бар иде — бүген ул бетте. Моңарчы әле ир белән хатын, килен белән каенана талашалар, бер-берсенә җәбер сүзләре әйтәләр иде — хәзер алар бетте. Үпкәләп сөйләшми йөрүче егетләр-кызлар була иде — үпкәләүләр бетте. Сугыш дөньяның вак-төяген оныттырды. Бүгенгә кадәрге бөтен тормыш бер төш күрү генә булган икән.

    Хәкимулла кичен үзенең яңа йортында Миңлегали белән сөйләшеп утырды.

    — Шушы йортта Васфикамал белән бер генә кич куна алмадым бит, энем җаным,— дип өзгәләнде.— Васфикамалга ярдәм ит, туганым, яме. Морҗаны коелы итеп чыгарсын. Әти белән аларның борчаклары бик пешеп җитми, син күз-колак бул. Их, туганым! Син әле монда каласың, Нургали белән синең яшь кергәнче сугыш бетәр. Нургали бик наян булды. Әти белән әни аны боздылар. Аннан соң, беләсеңме, туганым, нәрсә? Мин инде сиңа гына әйтим, бер кеше дә белми торган серем бар бит. Хәтерлисеңме, Атҗабар Хисмәт кызы Миңниса белән ниләр күргәнне? Монда бит мин сине алдадым. Кызның яман исеме бармы-юкмы, мин бөтенләй белмәдем. Мин ул төнне аның белән сөйләшеп тик яттым. Ә ул елап бәйләнде. Дулады. Синең ирлегең кайда, сөйләшеп ятар өчен генә алдыңмыни мине, дип чәчләрен йолкып елады. Марҗа кебек — чәчен йолкый. Шуннан, калганын син беләсең. Матур кыз иде бит ул. Ә Васфикамалны яратам. Теле зәһәр зәһәрен, әтиләре дә бик җәберләде баштарак. Ну, яратам... Эшкә бик булган бит.

    Миңлегали исә үз кайгысын сөйләде. Ул ике елдан бирле Зөләйха исемле бер кыз белән йөри иде, сугыш башланган көнне төшендә Зөләйханы күргән.

    — Яңа салган өй бурасы янында йомычка җыеп йөри җанашым,— дип, Миңлегали башын тотып яшь түкте.— Бура

    керсә — бетте диген инде. Йә мин үлеп калам, йә мин кайтканчы Зөләйхага бер хәл була. Төштә бура күрү — тәгаен генә үлем инде ул...

    Төн уртасы авышкач кына, юрган-мендәрләр күтәреп, Васфикамал белән Хәкимулла морҗасыз өйгә йокларга килделәр. Моңа өндәүчеләр Шәяхмәт белән карчыгы Зәйнәб булды.

    — Барыгыз, бар,— диде Зәйнәб җиңги аларны озатканда,— барыгыз. Бер кич булса да үз нигезегездә кунып калыгыз. Бисмилла әйтеп ятыгыз. Барыгыз, балаларым. Йа Алла, хәер-рәхмәтеңнән үзең ташлама... Үзеңә тапшырдык.

    Ләкин сагыз исе килеп торган яңа өйдә күзгә йокы кермәде. Хәкимулла белән Васфикамал таң атканчы серләштеләр. Аларның тора башлаганнан бирле мондый итеп сөйләшкәннәре юк иде. Васфикамал Хәкимулланың кытыршы, сөялле кулларын үзенең яңагына куеп яшь сыкты, берөзлексез сөйләнде.

    — Без яши белмәдек, әй дим, синең белән. Тормышның кадерен белмәдек. Күбрәк мин узындым. Юкка-барга сүз чыгарып синең җаныңны каһәрләдем. Шуның киялеге бу. Сугыштан исән кайтсаң, яши белер идек. Иң матур вакыт-ларыбызның юк-бар сүз белән кадерен җибәрдек. Без яши белмәдек...

    — Малай туса, ни исемле кушарсың? — диде Хәкимулла, авыр сулап.— Мин, нишләптер, малай булыр дип уйлыйм.

    Васфикамал аңа тагы да ныграк елышты:

    — Малай булса Нәриман, кыз булса Сәрия куябыз. Тик син генә тизрәк кайт.

    Хәкимулла авыр сулады:

    — Их шушы төнне зур күсәк белән терәтеп торырга,— диде ул, ачынып...

    ...Таң атты, кояш чыкты. Ат абзарлары тирәсендә тимер ходлы арбаларны көйли башладылар, дугаларга кыңгыраулар тактылар. Авыл ыгы-зыгы килде. Әле берәү дә еламый, берәү дә шауламый. Бары тик йөгерешәләр генә. Мунча кергән, кырынган кызмача ирләр бер-берсенә йөгерешеп керәләр, кызу-кызу тәмәке суыралар. Кайдадыр гармун тарткан тавыш ишетелә. Бу мәшәкать сәгать уннарга кадәр шулай барды. Повесткада сәгать сигездә Ташлытауда булырга диелгән иде. Сәгать ун тулды, кемнеңдер әмере булгандай, капка төпләрендәге әсәрешкән атлар, башларын селки-селки, урамга борылдылар. Халык Ташлытауга чыгып китә торган юл чатына агылды. Күперне чыккач, бер арба ирләр җыр башлады:

    Ал кисәргә, гөл кисәргә ! Үтмәс кайчыларыбыз;

    Киләсе ел бу вакытта :

    Булмас кайсыларыбыз?..

    Капка асларында койрыкларын кәкрәйтеп йөргән этләр күккә карап елаштылар. Тальян, шөлдер тавышына эт заты чыдый алмый... Койрыкларын җиргә терәп утыралар да капка төбеннән китмичә генә күккә карап елыйлар. Бу тавыш күңелләргә шом сала. Нәрсәдер бар, дөньяның кай төшендәдер гаделсезлек бар... Эт күңеле сизгер, ул зерәгә генә алай шыңшымый. Хәер, этләр генә түгел. Шөлдер, гармун тавышына атлар да борчыла. Әсәренгән атлар, борын тишекләрен киңәйтеп, башларын чайкый-чайкый, басу капкасына таба атладылар. Түбән очтан да шундый бер йөк ирләр күренде. Басу капкасы төбендә чуптарларын түбән иеп ялгыз каен тора. Юлга чыгасы атлар шул каен төбенә җыелдылар. Ике-өч гармун тавышы бергә кушылды. Болар өчесе өч төрле көйгә уйныйлар иде. Мондый буталган көйләр күңелләргә тагын шом салды. Чыннан да, бу сугыш дигәннәре әллә нинди куркыныч нәрсә икән! Хатын-кыз елаша башлады, атлар тыпырчынмады... Күпер аркылы тагын ике арба ирләр күренде. Болар — эре сөякле, озын гәүдәле Атҗабарлар иде. Атҗабарлар элек-электән гаярь халык: базар, станция тирәләрендә эшне ялт та йолт әйләндереп килделәр, базар көннәрендә шактый кызып төрле хикмәтләр дә ясыйлар иде. Аларның атлары да каен төбенә килеп туктады, ирләр арбалардан коелдылар. Тавыш-елаш көчәйде. Атҗабарларның печән салган арбасына кылыч борынлы, үткен күзле, муены-бите кара янган ак күлмәкле берәү менеп басты.

    — Җәмәгать,— диде ул тимер тавыш белән,— җәмәгать! — Гармуннарны шул минутта ук туктаттылар.— Җәмәгать! Мин сезгә менә нәрсә әйтмәкче булам.— Ул, ап-ак кулъяулыгын чыгарып, авыз кырыйларын сөртте. Шулвакыт Хәкимулла бу кешене танып алды. Сөйләүче кеше Атҗабарның Хисмәт иде. Халык аңа таба борылып катып калды.

    — Бәхил булыгыз, туганнар, дуслар... Без кая барганыбызны беләбез. Безгә кайтулар булмас инде. Әйе, кайтулар — едва ли. Сугышның нәрсә икәнен мин беләм. Фин сугышын күрдем. Бусы фин сугышы гына түгел. Герман армиясе бик кабахәт армия ул, тиомать. Безгә кайтулар — едва ли. Бәхил булыгыз. Тату яшәгез. Кара Чыршылар! Миңа үпкәләүчеләр бардыр арагызда. Заманында җир селкетеп йөрдек. Үпкә-сапкагыз булса — онытыгыз. Безгә кайтулар булмас инде. Әйе, едвали...

    Хисмәт шактый исерек иде. Арбага баскан килеш ак кулъяулыгын болгый-болгый ул җырлап җибәрде:

    Агыйдел сулары кебек Зур сулар булмас инде шул, Зур сулар булмас инде, Минем йөрәктәге кадәр Ярсулар булмас инде.

    Хисмәт арбадан төште. Басу капкасы төбендәге халык төркеме бер секунд эчендә бердәм авыр уфылдап кинәт кенә елый башлады. Моңа балалар чинаганы өстәлде. Шулвакыт Кара Чыршылар арбасы өстенә Тимерхан менеп басты. Аның тамагы карлыккан иде — халыкны чак тынычландырды. Ул кыскача гына речь сөйләде.

    — Иптәшләр,— диде ул,— бу сугыш канлы, корбанлы булыр. Ә сез җебеп төшмәгез. Колхозны үзебез төзедек, шуны саклагыз. Бер-берегезгә ярдәмле булыгыз. Дөрес, безнең барыбыз да кайта алмас. Ләкин кайткан кешеләр алдында кызарырлык булмагыз. Сау булыгыз, әгәр председатель буларак ачуыгызны китергән чакларым булган икән — гафу итегез. Колхозны аяктан екмагыз, иптәшләр, сау булыгыз...

    Кешеләр күз яшьләрен сөрттеләр. Атларны бора башларга кирәк иде, ләкин берәү дә үзе башлап басу капкасына атын бормады. Арбаларның күчәр башлары эләгеп матавыкланганда, Шәйхи карт коймасы буеннан сәер генә тавыш ишетелде. Шашкан халык төркеме шунда таба борылды. Монда — картлар икән. Күбесе киез итектән, кайры тун кигәннәре дә бар. Инде сиксәнне узып, соңгы ун елда капка төбеннән узмаган картлар да җыелганнар. Тип-тигез өч рәт булып сафка басканнар, кулларын колак янына күтәргәннәр, күзләрендә

    ялварулы аяныч караш. Картлыктан нурлары беткән күзләрен яшьләндереп, тешсез авызларын ачып, Ташлытау юлына карап торалар. Бер карт яшелләнеп муртайган, казыклары авышкан киртәгә сөялгән. Әрекмән арасыннан аның манган иске киез итеге күренә. Өстендә кызгылт-сары иске тун. Башында беләүләнгән түбәтәй. Аның күптән дөньяга чыкканы булмагандыр, ахры, чепи күзләре кояшка чагыла, үзенең авызында сүз чынлыгы өчен бер теше юк. Ул, кипкән иреннәрен шапылдатып, ямьсез авызын киң ачып, корышкан кулларын колакларына күтәреп азан әйтә:

    Әшһәде әнлә илаһә иллялла-а-аһ!

    Вә әшһәде әнлә Мөхәммәде рәсүлулла-аһ!

    Аның тавышы кабердән чыккан кебек тонык иде, ул кал-тырый-калтырый көйләде. Бу тавыш үлемне искә төшерде. Картларның өметсез аяныч карашлары, азан тавышы халыкка яшен төсле тәэсир итте. Тагын елаш, үкереш башланды. Нәрсә бу? Ни өчен? Моны берәү дә уйламады. Басу юлына төялеп чыгып киткән ирләр шул ук юлдан исән-сау кайтырга тиешләр иде. Боларның берсе дә үләргә тиеш түгел, үләргә хаклары юк иде... Әнә шуңа ирешү өчен эшләнгән барлык чаралар да бүген урынлы тоела иде.

    Инде атлар кузгалдылар...

    Авыл мәет чыккан йорттай тын калды.

    Бары тик карчык-коры гына ул көнне Хәбирә карчыкка йомырка илтте. «Шушы йомырка кебек бөтен көе кайтсыннар »,— дип, Хәбирә карчыкның ян сәкесендә ул көнне бик күп дога укылды.

    Кичен күк йөзен болыт басты. Күптән яумаган яңгыр Ташлытау юлындагы тузанда тимер ходлы арба эзләрен тигезләде. Икенче, өченче көнне дә тоташ яңгыр булды.

    — Бәндәләр күз яше бу,— дип, юеш тәрәзә пыялаларына битләрен терәп, киленнәр, аналар, карт-коры яшь койды. Яңгырга кушылып Васфикамал да өч көн рәттән елады. Бары тик Шәяхмәт кенә еламады.

    — Көненең дә... ачуым килмәгәе, чисти... фәләне... канады,— дип сукранды ул. Чөнки, идарә әгъзасы буларак, колхоз председателе вазифасын гомуми җыелып! җыйганчы аңа тапшырганнар иде.

    Яңгыр тоташтан койды...

    Урамнар йомшарды, кырда арыш башаклары сыгылып төште. Яңгыр Хәкимулланың морҗасы чыгарылмаган өенең түбәсенә койды — аннан яңа такта исе таралды. Басудагы игеннәргә койды — аннан баллы ис, юеш салам исе таралды. Ташлытау военкоматының түбәсенә койды, залының түшәменә үтте дә стенасын чылатты. Сугышка киткән егетләрнең штукатуркага карандаш белән язган соңгы эзләре җебеде. Атна буе яуган яңгыр Шәйхи картның өйалдына үтте, яңгыр үткән урыннарга ул табаклар, ләгәннәр тезде.

    Бетмәс-төкәнмәс мәшәкате белән авылда сугыш чоры тормышы башланды...

    Ат җиккәндә үзең җик

    Сугыш җан өшеткеч бер хәл икән.

    Кара Чыршылар гомер буе җыр белән көн иттеләр. Кичләрен урамда да, кечкенә генә мәҗлестә дә, клубта да җырлап рәхәтләнәләр иде. Якын-тирәдә Кара Чыршыларның җырчы халык икәнлеге мәгълүм иде.

    Инде җыр тукталды. Кешеләр үз эчләренә яшеренделәр. Тоз, керәчин, шырпы, сабын... Гасырлар буенча килгән саклану рефлексы кешеләрне шуңа этәрде. Мөмкин кадәр сак булырга, мөмкин кадәр исәп белән тотарга. Табарга, тупларга кирәк. Тоз, керәчин, шырпы... сабын... Әйтерсең герман солдатлары сабын белән тоз ашап, кәрәчин эчеп яшиләр.

    Кешеләр үзгәрделәр. Көн саен көтелмәгән бер хәл була башлады. Сугыш башланып ике атна үтүгә, Ташлытаудан гаиләсе белән Заһри күчеп килде. Хуҗасы читтә яшәгән бердәнбер йортны сатып алган икән. Заһриның план йомры иде: илдә чыпчык үлми. Кара Чыршы — ил ул. Егерме биш сутый бәрәңге бакчаң булганда исән калырга мөмкин.

    Шул көннәрдә Васфикамал да башка чыкты. Картлар авыр чорда бергә торыйк дип ялынып карадылар, файдасы тимәде.

    Васфикамал әдәп саклап кына сөйләште.

    — Бер-беребезгә ярдәм итәрбез, бәрәңге бакчасы әрәм була,— диде.— Сезнең белән торсам, бакча бирмәсләр. Кайгырмагыз, сез мине ташламасагыз, мин ташламам...

    Нургали, райондагы зоотехниклар курсын ташлап, күрше-тирә авылларга кино куеп йөри башлаган иде. Дулкын-дулкын кара чәчле, кылыч борынлы, калын җилкәле бу чибәр егеткә күзләре төшеп төн йокысыз калган кызлар аз булмады. Якын-тирә авыллардан бер Нургалидә генә велосипед бар иде, Кара Чыршы кибетеннән теш порошогы белән вакса, ислемай һәм «Пушки» папиросы кебек әйберләрне Нургали генә ала иде. Ләкин сугыш башлангач, бу рәхәтлек челпәрәмә килде: Нургалине мәҗбүри рәвештә ФЗОга алдылар, өстенә кара гимнастерка, башына кара драп фуражка кидерделәр. Аларны паровозларга утын хәзерләү өчен урман эшенә җибәрделәр.

    Сугыш барысын да үзгәртте.

    Моңарчы басудан келт-мелт каз куып йөргән Шәйхи хәлфә янгын сараена каравылга килде. Элек тегенди-мондый мәзәк хәлләр сөйләнеп йөрергә яраткан карт кинәт кенә бик җитдиләнде. Германия белән таныш булуы халык арасында аның абруен күтәрде. Хәзер аны Шәйхи хәлфә дип түгел, Шәйхи карт, Шәйхи солдат дип йөртә башладылар.

    Шәяхмәт берәр атнадан председательлекне кешегә тапшырырмын дип йөргән иде — барып чыкмады. Райкомга чакырдылар да кыска гына сөйләштеләр:

    — Ничә яшеңдә?

    — Алтынчыны тутырып маташу.

    — Грамотаң бармы?

    — Гарәпчә, латинча бераз сукалыйм. Теге узган ел керткән хәрефләре белән булып ук бетми әле...

    — Менә нәрсә, иптәш Кәлимуллин. Колхозның иң җаваплы постларында эшләгәнең безгә мәгълүм. Билгеле, ялгышларың да булгандыр. Ләкин сезнеке шикелле кечкенә колхозга без әллә каян председатель эзли алмыйбыз. Вакыты шундый — эшли тор. Алдагы бюрода расларбыз. Үзеңне фронтта дип бел. Синең өчен фронт — иген басуы.

    «Ялгышлар» дигәннән Шәяхмәт бернәрсәне хәтеренә төшерде. Мөгаен, яшь чырайлы бу егет элегрәк булган бер хәлне ишеткәне бардыр. Коммуна төзелгән еллар иде. Коммунаны авылда Шәяхмәт оештырды. Кыр станына чыктылар. Шунда яшәделәр, шунда эшләделәр. Дөрес, һәркем үз гаиләсе белән аерым бер почмакта йоклады. Тоташ юрган булмады. Менә бер көнне корбан гаете килеп җитте. Нишләргә? Коммуна әгъзалары арасында ураза тотучылар, Хәбирә карчыкка фытыр сәдакасы бирүчеләр байтак иде. Гаеткә бер көн кала болар быжгый башлады. Авылга кайтабызмы? Гает укырга ярыймы? Бәйрәм ризыгын кем пешерә? Боларны авылга кайтару — коммунаның абруен төшерү дигән сүз иде. Шәяхмәт төн буе кыр станындагы салам түшәгендә йокысыз ятты да иртәгесен коммуна ашханәсендә гомуми чуттан кабартма пешертте. Гает кабартмасы тәмле булды — Шәяхмәтнең шул көннән соң халык арасында дәрәҗәсе күтәрелеп китте. Ләкин бу хәл волостька ишетелеп, өч көн үткәндә аны, кыр станыннан алып, авылга кайтардылар. Бераздан коммуна да таралды...

    Райком ишегеннән чыкканда ул шул көннәрне хәтерләде.

    Шәяхмәт Ташлытаудан икенче кеше булды да кайтты. Кешенең эчендә ни барын кем белсен?

    Ул тегәрҗеп белән эләктергән күзлеген хәзер борыныннан бер дә салмас булды. Сөйләгәндә русча сүзләр кыстыра башлады. Кырысланды. Ләкин эчтән сызды, көйде. Чыннан да, колхоз белән идарә итәрлек сәләт чамалырак иде. Моны ул үзе бик яхшы аңлый иде. Зәйнәб җиңги дә халык арасында сөйләп йөрде:

    — Безнең Шәяхмәтнең белеме зур, грамоты гына юк,— диде. Нәрсә дигән сүз бу? Моны, белсә, Зәйнәб җиңги үзе генә белгәндер.

    Ләкин иң катлаулысы бюрога хәзерләнү булды. Шәяхмәт колхоз турында да, өйдән чыгып киткән малайлары турында да түгел, әнә шул раслану турында уйлап йокысыз калды. Сакал бөртекләре агарды. Йә инде, Шәяхмәткәме соң шундый зур йөкне өстерәү? Аның уйлавынча, колхоз председателе ул яшь кеше булырга тиеш. Председатель кеше бервакытта да башын ватмый. Аның өчен дөньяда аңлашылмаган бер генә мәсьәлә дә юк. Җитәкче кеше ул, Шәяхмәт шикелле, төннәрен йокысыз кичерми. Ул көне буе оештыру эшләрен алып бара да төнлә тәмле итеп йоклый. Ә Шәяхмәт нәрсә? Олы малае ике тапкыр өйләнде. Бертуган абыйсы Шәйхи — герман пленында булган кеше. Җитмәсә, сугышка киткәнче авылда бер ел балалар укытып йөргән. Хәлфә дигән исеме калган...

    Шәяхмәт аштан язды. Саргайды, кипте. Юк, яңа кеше тапканчы колхоз белән бәлки ул җитәкчелек итә дә алыр.

    Саргайган кәгазьле кечкенә форматтагы колхоз уставын Шәяхмәт көн ятлады, төн ятлады. Хатыны белән сөйләшмәс булды. Уракчылар янына кырга барганда да уйлап барды.

    Эчтән сөйләнде: «Авыл хуҗалыгы артеленең төп нигезе... артельнең төп фондлары...»

    Иртәгә бюро дигән көнне Шәяхмәтнең сабыр канаты сынды. Юк, болай булмый бит инде... Адәм баласының да сабыр итүенең бер чиге бар.

    — Йа Алла! Ничә еллар буе сине телгә дә алганым юк иде.— Шәяхмәт ирексездән шулай уйлый башлады.— Инде ярдәмеңне салып, иртәгә бюрода мине коткарсаң— актык сулышыма кадәр кешеләргә яхшылык эшләр идем, үзем турында уйламас идем. Йа Хода! Гафур рәхим...

    Кич белән ул, карчыгыннан яшереп, келәт идәненә җәймә җәйде.

    Ләкин намаз укымаганга егерме еллар чамасы икән шул. Бөтенесе бергә буталды.

    — Әгузы билләһи минәш-шәйтан ирраҗим. Бисмиллаһи рахман ир-рәхим. Илаһи ният кылдым кичке намазга... Үзеңнең төп бурычыңны нидә күрәсең?.. Фронтны икмәк белән тәэмин итүдә!.. Авыл хуҗалыгы артеленең нинди фондлары була?.. Йөземне юнәлдердем кыйбла тарафына... Колхоз милке дип нәрсәгә әйтәбез?..

    Шул кичтә крестьян Шәяхмәт, ак җәймә өстенә утырып, гомере буе халык мәнфәгате өчен көрәшергә, бу юлда актык тамчы канын кызганмаска ант итте. Актык тамчы кан... Кашыклы кан... Бу — кайдадыр ишетелгән сүз. Кайда икән? Әһә, утызынчы елларда Ташлытаудан агитбригада килгәч, кыска чәчле ике кыз сәхнәдә: «Коммунистлар кемнәр алар? Алар безнең быратлар, кашыклы канга калганчы көрәшергә ырадлар»,— дип җырлаганнар иде. Алай икән... Юк, әгәр иртәгә аңа шундый зур эш йөкләсәләр, Шәяхмәт кашыклы канга түгел, ә актык тамчы канга калганчы халык өчен эшләр, көрәшер...

    Ләкин иң гаҗәпләнерлеге бюро утырышында булды. Шәяхмәт белгән бөтен нәрсәне күңеленнән барлап бетергән иде инде — аны чакырып алдылар. Билен шөпшәдәй кысып буган сары чәчле бер хатын Шәяхмәт карт килеп керүгә, папкасын тотып, нәрсәдер укый башлады.

    — Кәлимуллин Шәяхмәт, чыгышы крестьян, фәлән елгы, фәлән елда коммуна оештырган, партиясез, чит партияләрдә тормаган, чит илдә туганнары юк...— Беткәнче шуның ише.

    Колхоз турында ләм-мим. Ник кенә бер сорау бирелсен. Ул арада тавышка да куйдылар.

    — Расларга дигән тәкъдим бар,— диде кемдер.

    — Кем дә кем... Бертавыштан.

    Картның гаҗәпләнүенә чик-чама булмады. Ул шулай аңгырайган көе кайтып китәсе иде, ярый әле райкомның беренче секретаре — Искәндәрев фамилияле шәһәр егете — Шәяхмәтне бюро утырышыннан озата чыкты. Тәмәкесен кабызып, тар коридорда картның җилкәсенә кулын куйды.

    — Син, иптәш Кәлимуллин, зур йөкне өстеңә алдың. Менә яшь кешенең киңәшен тыңла. Халык алдында бервакытта да үзеңнең көчсез икәнеңне күрсәтмә. Халык алдында җебеп төшмә. Сөйләгәндә ышаныч белән генә сөйлә. Аерым кешеләрне масса алдында сүкмә. Масса алдында күбрәк мактарга тырыш. Сүгәсе кешең булса — аерым сөйләш. Ат җиккәндә үзең җик — кешедән җиктермә. Халык кара куллы җитәкчене ярата. Көчең җитмәс лодырь белән бервакытта да кеше алдында бәхәсләшмә. Без ярдәм итәрбез, ләкин үз башың — үзеңдә. Ну, бывай...— Карт шунда гына аңына килде.

    ...Председатель булып расланып кайткан көнне Шәяхмәт колхозның гомуми җыелышын җыйды. Үз гомерендә беренче мәртәбә җыелып! ачты. Мөмкин хәтле русча сүзләр кыстырырга тырышты.

    — Давайте, иптәшләр, алгарак узыгыз. Бик серьезный әйберләр турында сөйләшәсе бар,— диде, клубка җыелган хатын-кыз, карт-корыга дәшеп.— Менә икенче атна сугыш бара. Колхозчылар җанын фида кылып тырышалар, иптәшләр. Әмма ләкин безнең колхоз членнары арасында эшкә салкын караучылар бар. Кайбер эштән турыдан-туры баш тартучылар — откащиклар бар. Эштән отказ бирү — бүгенгесе көндә җинаять эше. Сткащикларга рәхим-шәфкать булмаячак. Эшкә чыгып та, адәм рәтле эшләмәгән иптәшләр юк түгел. Алар белән мин аерым сөйләшермен. Кайберәүләр уйлыйлар, шту мин үз кеше, малограмотный дип. Юк, җәмәгать, алты сукканга бер атлаган ала бия кебек йөрүчеләргә миннән пущады булмаячак. Птамушто, фронтка икмәк кирәк... Иптәшләр, белеп торыгыз,— дип сүзен тәмамлады ул,— безнең Кызыл Армия герман армиясен барыбер җиңәячәк, сугыш бөтәячәк. Колхоз яңадан элеккечә булаячак...

    Бу — беренче тапкыр чиркәнчек алу иде.

    Шулай да элеккеге Шәяхмәттән арынып председатель Шәяхмәткә әйләнү бик авыр барды. Менә, мәсәлән, телефоннан сөйләшүне генә ал. Тимерхан стенадагы телефонны бора иде дә, бугаз тамырларын бүрттереп, райондагы әллә кемнәр белән кычкырып сөйләшә иде. Шәяхмәттән анысы булмый. Ләкин районга көн саен кич бер чылтыратырга кирәк. Телефон бик начар эшли, шуның өстенә бер линиядә биш авыл. Тегеннән дә, моннан да тыгылалар. Һәр авыл кичке алтыда районга мәгълүмат бирә. Бу— бик авыр эш.

    — Ташлытау! Ташлытау, дим! Әлү, әлү, Ташлытау! — Шәях-мәтнең кичләре әнә шулай газаплы уза.— Чү, кайсыгыз өрә анда? Өрмә, өрмә, Алланың әче каһәре суккыры! Ташлытау! Ташлытау! Өрмә, дим, анда, кайсы авылныкы син? Өрмә, чукынчык, барыбер кем икәнеңне беләм синең. Хисмәт чукынчыгы бит син. Ташлытау... Әлү. Әлү. Өрмә, дим, баллың беткере... Бусы кайсы авыл килмешәге тагын? Барыбер кем икәнеңне белермен. Сводка соңга кала бит. Ташлытау, Ташлытау, өф, өфф...

    Председатель булуның әнә кай яклары да бар икән. Болары инде кырдагы эшне оештыруга караганда да авыррак иде...

    ...Көзге якта караңгы төннәр башланды.

    Кәр көн үзе белән бер яңа мәшәкать, һәр төн куркыныч алып килә. Кайдадыр, кемнәрдер сугыштан качып дезертирлыкта йөриләр, ди. Кайдандыр, кемнәрдер Кара Чыршы басуына чыгалар да, бодай уып ашап, урманга кереп китәләр, ди. Ташлытаудан Нәбиуллин килеп, әллә ничә мәртәбә урам каравылчыларын тикшереп китте. Элеккеге тыныч тормыш бетте: элек, каравылга чыккач, урамны бер-ике әйләнә идең дә каравыл өенә кайтып әкият сата идең... Хәзер төне буе урамда йөрергә кирәк, тәрәзәләрдән ут күренсә барып шакырга, кисәтергә кирәк. Күпердән узучыларны тикшермичә җибәрмәскә. Кем ул, кая бара, ни эзли? Боларның барысына да председатель җаваплы.

    — Син монда,— диде аңа участковый Нәбиуллин,— гарнизон начальнигы. Смотри, бөтенесе өчен башың белән җавап бирәсең...

    Нәбиуллин еш кына төн уртасында килеп каравылчыларны тикшерә иде — бер төнне үзен дә тоттылар. Каравылда Борһан икән. Борһан сугышка менә китәм, менә китәм дип, гел

    военкоматтан борылып кайта иде. Колхозда да рәтләп эшләмәде, бүген-иртәгә сугышка китәсе булгач, аңа эш кушучы да булмады. Соңгы тапкыр ул урам каравылына шактый салып чыккан иде, тәмәкесен учына яшерде дә күпер кырыендагы тал төбенә утырды. Авыл тып-тын. Эт тә өрми. Тик Ташлытау юлыннан гына тарантас тавышы ишетелә. Борһан колакларын сагайтты. Тарантас авылга таба килә иде. Менә бервакыт җан-фәрманга чабып күпергә яхшы ат килеп керде. Борһан мәче тизлеге белән тал төбеннән сикереп чыкты да атның башына асылынды. Ат өркеп ал санын күтәрде һәм ачы тавыш белән кешнәп җибәрде. Тарантас эчендәге кеше очып ат артына — тәртә арасына барып төште. Авылда этләр өрә башлады, атның дилбегәсе чорналды, ал арба борылып тарантас ауды. Тәртә астыннан, ат аяклары арасыннан сузылып килеп чыккан кеше Нәбиуллин икән. Ул караңгыда Борһанны чамалап алды:

    — Борһан, син нишлисең?

    — Ә мин каграз дезертирларны тотам.

    — Җибәр атны, син нәрсә, мине танымыйсыңмы әллә?

    — Тануын таныйм, но җибәрә алмыйм. Мин бүген каграз дежур.

    — Соң дежур булсаң бул, мин бит — Нәбиуллин. Син бит исерек, җибәр атны!

    — Ие, мин исерек, но мин каграз дежурыем.

    — Борһан, мать честная! Җибәр, дим, атны, син бит ләх исерек...

    — Ие, мин исерек, но мин каграз дежур бүген. Каграз мин дезертирлар тотам. Пчаму син фронтта түгел? Ә? Менә мин дежур бүген...

    Нәбиуллин чак-чак кына бу бәладән котылды. Урамда тавыш ишетеп, күпер янына Шәяхмәт төшкән иде, ат башыннан Борһанны шул гына аерып алды.

    Берничә көннән Борһан сугышка чыгып китте.

    Ашау белән генә түгел

    Сугыш башлангач та Заһри башта үзен кайгыртты. Улының әле сугышка яше керми иде. Райондагы таныш-белеш-ләренә берничә түшкә сарык озатып карады, аннан шыпырт кына районга ике йөк каен утыны илтеп кайтты. Ләкин комиссиягә чакырудан туктатмадылар. Тән, теш, күз таза — нәрсә дип сугыштан калырга кирәк? Тукта, исәп кирәк, хисап кирәк, унике пот арпа онына ничә ат кирәк, диләрме әле. Берничә сарык һәм ике йөк утын эшли алмаган эшне ике такта чәй әйләндереп чыгарды. Дөресрәге, Хәбирә карчыкның дәвасы коткарды.

    — Менә, күрше, синең үзеңә генә өйрәтәм,— диде карчык,— шушы гөмбә череген кич ятканда колагыңа өрдер. Бер көн өрдер, өч көн өрдер, җиде көн өрдер. Колагың саңгырауланыр. Мичкә тәгәрәткән бәрәңгедән башка ризык ашама — йөзең саргаер. Иртән йокыдан торгач, бер чокыр тәмәке суы эч — йөрәгең кагар. Комиссиягә барасы көнне ике чокыр эч. Инде бик тә каласың килә икән— үз тизәгеңне аша. Сугыш беткәч, боерган булса, өемне сипләп бирерсең.

    Ул көннәрдә Хәбирә карчык Заһрилар белән ике арада күп чабулады. Кара Чыршының МТСта шофер булып эшләүче бер егет әйткән, имеш:

    — Ну, шушы Хәбирә карчыкның ботына счетчик куяр идем, көненә күпме җыяр иде икән? — дип. Чыннан да, аның эше авыр иде: өрлек кадәр Заһрины чирлегә чыгарырга кирәк иде.

    Атна-ун көн үтүгә Заһри саргаеп кипте, күрше-күлән белән сөйләшкәндә колагына кулын куеп тыңлый башлады. Халык арасында төрле хәбәр таралды. Имеш, комиссия вакытында военком үзе килеп кергән дә Заһри чыгып барганда аның янында гына идәнгә чылтыратып акча төшергән. Заһри ялт итеп борылып караган, ди. Ләкин врачлар, йөрәген тыңлап, әлегә калдырып торганнар, ди. Шулай да кодасы Шәяхмәт аны кызык итте. Бернәрсә ишетмәгәнгә салышып йөргән көннәрдә ул Заһрига хәл белергә керде. Хәл-әхвәл сөйләшеп утырган уңайдан ул Заһриның кече кызы Гөлфияне янына чакырды да әкрен генә сораша башлады. Төнлә белән кемдер эскерттән бер ат йөге салам урлаган иде. Шулай, шулай диде Шәяхмәт, әтиең төнлә салам алып кайттымы, аны кая куйдыгыз диде. Заһри күзләрен елтыратып сәке буенда утыра, Гөлфиягә нәрсәдер әйтмәкче була, һәм сабый узган төнне булган хәлне сөйли башлый. Шуннан Заһри түзми:

    — Гөлфия, бар, дуңгыз, сабагыңны кара,— дип әйтергә мәҗбүр була...

    Ахырдан Гөлфиягә эләгә эләгүен, ләкин бу хәбәр халыкка фаш була. Шул көннән башлап халык белән Заһри арасында ниндидер салкын сугыш башлана, мөмкин кадәр аның белән очрашмаска, сәламләшмәскә тырышалар. Ләкин төп мәсьәлә инде хәл ителгән иде, Заһри сугыштан калып торды. Ул арада өлкән улы Әхмәтзарифның да срогы җитте. Монысын инде икенче төрлерәк юллар белән коткарырга кирәк бит, каһәр. Дөрес, Заһри күптән инде авыл Советы секретаре Мәрхәбә белән чамадан тыш яктырып сөйләшсә башлаган иде.

    — Най сеңлем, чибәр дә кыз инде үзең, сугыш вакыты булмаса, күземне йомып, үземнең Әхмәтзарифка димләр идем сине,— дип, җае белән бер әйтеп тә салды. Мәрхәбәнең егет сайлаудан яше чыгып бара иде — Заһри кызның иң нечкә кылына чиртте. Ул ара да булмады, Ленинград марҗасыннан бер пот бәрәңгегә алыштырган кара йон күлмәк, Заһриның сандыгыннан чыгып, Мәрхәбә өстенә күчте...

    Яшьтәшләре беренче мәртәбә каралырга киткән көнне Әхмәтзариф ат җигеп көлтә кертергә чыкты: авыл Советындагы метрикада нибары бер сан үзгәргән иде.

    ...Бер көнне кич Заһри идарәдән кайтканда Шәяхмәтне сагалап торды да:

    — Әйдә, кем, кода, кодагыең бик әйбәт сарык итеннән аш пешереп калды, колхоз-район хәлләрен сөйләрсең, кешесенә күрә генә берәр «төрек малае» да табылыр,— дип кыстый башлады. Шәяхмәт риза булды. Өрмәгән җиргә утыртмадылар председатель коданы. Өстәл артыннан гына чиреге белән аракы да чыгарылды. Бераздан Заһри шунда утырган җиреннән түнде; Шәяхмәт ашын ашап, бик рәхмәт, дип кайтып китте. Икенче көнне кич, нәрәт биргәндә, Заһри кода икмәк тапшырасы атларны төнгә бүрәнә өмәсенә сорый килде. Ләкин шул минутта Шәяхмәтнең пружинасы ычкынды. Ул ачуланып өстәлгә сукканда Заһриның бите шәмәхә кара белән тулды.

    — Күземә күренәсе булма, син мине кода гына дип белдеңмени? — дип, ул аны бөтенләй куып ук чыгарды.

    Гомер буенча авылда дошмансыз яшәгән Шәяхмәт өчен бу хәл бик авыр тоелды. Әмма нишләмәк кирәк? Шуның өчен дә сугыш вакыты бит ул. Ләкин бу Шәяхмәт өенә килгән күңелсез л ек л әрнең баглы гына иде әле...

    Хәер, Шәяхмәтнең өенә хәсрәт килгәнгә инде берничә көннәр иде. Моны әле тик бу йортта белмиләр генә иде. Кара

    хәсрәт, борчак басуыннан торып Шәяхмәтнең нигезенә керәм-керәм дип, һәр төнне канатын җилпи иде...

    . . .Аяз төннәрнең берсе иде — Шәйхи картка басуны бер әйләнеп кайтырга куштылар. Борчак җиренә килеп җиткәч, карт анда ниндидер бер чүмәләчекнең кыймылдаганын күрде. Шуннан, ни булса — шул, язмыштан узмыш юк дип, таягына таянып карт шунда атлады. Артык курыкмады. Мин изге милекне саклыйм, шаять Ходай Тәгалә ярдәм бирсә кирәк дип, тегенең башына имән таягы белән берне томырыйм дигәндә генә... теге чүмәләчек әкрен генә аягүрә басты да:

    — Сау-сәламәт кенә яшисеңме, дәү абый, — дип кулын бирде. Шәйхи картның шунда егәре китеп, теле тотлыкты. Ни күзе белән күрсен, каршысында энесе Шәяхмәтнең улы Нургали басып тора иде. Өс-башы таланган, билгә кадәр кара сакал, яланбаш. Башта: безнекеләр нихәлдә, фәлән-төгән дигән булып сорашты. Дәү абзый, диде, мине күргәнеңне бер кешегә дә әйтмә. Урман эшенә чыдый алмыйча ФЗОдан качкан идем, менә хәзер ерткыч хәлендә калдым, барып җәвит итәргә дә куркам, диде. Шәйхи карт телсез калды.

    ...Сугыш вакытында кемнең генә йортында кайгы-хәсрәт булмый? Кемнеке үлгән, кемнеке хәбәрсез, кемнеке аяксыз-кулсыз госпитальдә ята. Ләкин халык, гадәт буенча, берсе өстенә килгән кайгыны бөтен ил белән күтәрә, берсен-берсе юата:

    — Ил белән күрәбез, ил белән. Шунысын уйласаң гына бераз күңел җиңеләеп китә, — дип, күрше-күлән кайгыларын уртаклаша тордылар. Тик Шәяхмәтләр өенә килгән хәсрәт кенә ил хәсрәтенә бер дә охшамаган, үзенә бертөрле, эчтән кимерә, төн йокысын, ашның тәмен качыра торган хәсрәт иде. Ни булса да булыр, әмма үзенең улы дезертирлыкка чыгар дип, карт һич кенә дә уйлап карамаган иде. Шуның өчен үстергәнмени, шуның өчен дип укытканмыни ул аны? Ничек болай булып чыкты соң әле бу? Кай төштән башлана соң бу афәтнең башы? Колхозда ярыйсы гына тормыш корган Шәях-мәт кай төштә ялгышты соң? Бу сораулар аның үзен дә, Зәйнәб җиңгине дә эштән чыгардылар. Әллә үземә охшаган дип иркәләбрәк үстердеме ул Нургалине? Улы турында шундый яман хәбәр чыкканнан бирле, бергә көн иткән агайлар, аңа сәлам бирмичә, күрмәмешкә салынып узалар, карчык-коры йортка йомышка керми. Ул — председатель генә. Моңа нихәл чыдамак кирәк? Ә бит унсигезенче елда аны авыл халкы комбед председателе итеп сайлап куйган иде. Шуннан бирле гел җитәкчелек эшендә булды Шәяхмәт. Чүкеч кебек таза егет вакытында бай атларын карап уздырган көннәрен уны белән, йөзе белән кайтарды ул. Колхозның беренче елында ук аны ферма мөдире итеп куйдылар. Хезмәт көне мул булды: йорт-җирне рәтләде. Кышлык утынны Сабан туе җиткәнче турап әрдәнәгә өеп куя иде. Бәйрәмдә кунак төшерми калмады. Авылның ичмасам бер генә кешесе белән дә сүзгә килмәде, аны халык олылады. Нургалине укытты. Әйдә, рәхәтләнеп үссен, кемнеке — Шәяхмәтнеке дигәндә, белеп торсыннар, диде. Нургали ФЗОга чыгып киткәч, атна уздымы, юкмы, Шәяхмәт исеменә беренче һәм соңгы хат килде. «Бик читен, йокы аз, урман эчендә землянкада ятабыз, адәм чыдый торган түгел»,— дип язган иде аның кече улы. Үз гомерендә күпне күргән Шәяхмәт башта ярсыды: малаеның зоотехниклар курсын ташлавына аның бик нык ачуы килгән иде.

    — Һе, шулаймы, читенме, малакасус! Сугыш вакыты диләр аны! Сугышның үзенә эләккәч күрерсең әле! Әле нитукмышты иртә уяту, өчәр тәүлек ат өстендә барган вакытлар була анда,— дип җикеренде, ләкин — ничә әйтсәң дә бала бит — эченнән Нургалине кызганды. Шулай да күңел йомшаклыгын берәүгә дә сиздермәде. Ә беркөнне кичкырын аларның капкасыннан таякка таянган Шәйхи карт кереп:

    — Әссәламегаләйкем! — дип сәлам бирде...

    Шул төн эчендә Шәяхмәт ун еллыгын картайды. Йөзенә сары коелды. Яңак сөякләре очлаеп калды. Иртәгесен кырга чыгарга җегәре юк иде.

    ...Ул көнне көн буе йортта киңәш-табыш барды. Шәяхмәт бер генә нәрсә теләде: кайтып кына керсен иде җир бит тизрәк! Корт анасын япкан күк келәткә ябар иде дә туп-туры районга чабар иде. Юк, курыкмас иде дөресен сөйләргә Шәяхмәт. Шул төннән башлап ул йокыдан калды, ишек шыгырдаса да, капка-койма шалтырап алса да, өй почмагыннан мәче үрмәләп менеп китсә дә Нургали кайткандыр кебек тоела:

    — Син, син, карале, дим, ишетәсеңме? — дип, болай да йокламаган карчыгының кабыргасына төртә торган булды.


    Ә Нургали алар көткән төндә түгел, чиләкләп яуган яңгырлы, әллә ниткән давыллы-хәвефле бер төн узганда, таң сорылыгы беленеп килгәндә тәрәзә чиртте. Шул көннән башлап авыл читендәге зәңгәр тәрәзәле йорт кара кайгы, ачы хәсрәт эченә чумды. Келәткә өстерәп чыгарып бикләргә картның тәвәккәллеге җитмәде.

    — Бик кәектең әле, энекәш, әллә утыз икегә кыстырырга саегып барамы эшләр? — дип, аны бер көнне Шәйхи карт дәшеп туктатты. Авыру булсаң — хастаңны, ашарыңа бул-маса — югын әйтер идең, эчең бушар иде. Юк бит, кешенеке төсле түгел.

    — Ашарга-эчәргә дә әле ярыйсы гына, абый. Әмма ашау белән генә булмый икән әле. Менә мин өч ел буе байда ат карадым, бай атларына гәрәбәдәй солы бирә торган идем. Менә син атны гел ашатып тор, түлке кабырга арасына башак таягы белән төрткәләп җанын кыйнап тор. Тазарамы ул ат? Кәнишне, юк. Стало быйт, минем дә хәл шул чамадарак. Кеше сүзен ишетмиммени мин?

    Шәйхи карт «ә» дип тә, «җә» дип тә җавап бирмәде, тамагын кырып каланчага таба китеп барды.

    Бер көн кичке аштан соң, һәр көнге аһ-зарлар чыгып, «оятсыз», «әрәмтамак» кебек сүзләр барысы да әйтелеп беткәч, Шәяхмәт бугазына әллә ниткән генә бер төеннең утырганын сизде. Сүз әйтим дисә — тавышын калтырата, тын алыйм дисә — тамак төбен буа иде ул төен.

    — Менә, билләһи, картаймыш көнебездә адәм рисвае итте бит, урамга чыгарлыгыбыз калмады, нәселебез черде,— дип өзгәләнеп урыныннан торды да ишек янындагы чөйгә элгән кызыл башлы сөлгегә туры барып битен каплады. Ак күлмәк астында җилкә сөякләре беленеп торган чандыр гәүдәсе калтырана, дерелди иде картның. Әйтерсең лә аның дерелдәвеннән бөтен өй селкенә, төнге давыл белән койма-капкалар шыгырдап куя, гүя алар да картны кызганалар:

    — Аһ яман, сөйләп бетергесез яман сезнең хәлегез,— дияләр кебек. Нәкъ шул вакытта чыпчык эзләп менгән мәчене куркытып, чорманың әллә кай җиреннән йөрәк өзгеч икенче бер тавыш ишетелде. Ул тавыш үзе әллә каян, җиде кат җир астыннан чыккан төсле тонык, кызганыч иде. Бу — ун көн буена качып, чорма тәрәзәсеннән төшкән җәйге кояшның саргылт нурында саргайган, хәлсезләнгән, сакал-мыек баскан, тәмам өметсезлеккә бирелгән Нургали тавышы иде. Ниндидер серле җеп аның йөрәген әтисенең йөрәге белән бергә бәйләде, кемдер шул җепне бер үк вакытта тартты, бер үк вакытта икесенең дә күңелләрен кузгатты. Менә ул ирек: ул беркемгә дә кирәк түгел, кайтканнан бирле аңа әнисенең «улым» дип дәшеп караганы юк, аны иртән йокысыннан да уятмыйлар. Ул үзенең беркемгә дә кирәк түгеллеген тәмам аңлады, һәм күз яшьләре үзеннән-үзе коелдылар, аның саен Нургалигә куркынычрак була башлады...

    ...Нургали хыялы белән рәхәт, дәрәҗәле көннәрен күз алдына китерде. Менә ул авыл клубында кино куя. Аппарат телсез — Нургали яңгыравыклы тавышы белән үзе аңлатып бара. Халык «томанный»га әле ияләнеп бетмәгән, аңлатмыйча булмый. Әле фильмда берәр сугып: картинасы күренсә, барысы да: «Безнекеләрме?» —дип борылып сорыйлар. Малайлар магнето әйләндерәләр — бер пәрдәне әйләндерергә бер малай кирәк — аларны билетсыз кертәсе. Качмасыннар өчен бүрекләрен җыеп аласы. Ә алар мышкылдый-мышкылдый әйләндерәләр. Аппарат чытырдый, тузанлы клубта электр яктысы көлтә булып түргә уза, малай-шалай бармаклары белән экранга сурәт төшерә. Кино лентасыннан тәмле ис килә, соңгы рәтләрдә, аппарат янында гына, мул итеп вазелин яккан, бит урталарын кызарткан кызлар утыра. Җае килгәндә мутраклары Нургалигә карап күзләрен елтыратып алалар — ә ул сихерче — кеше аңламастан аппаратны үз кулында уйната... Ах, ул кичләр... Нигә генә башланды соң бу'сугыш? Кем уйлаган шундый егет чормада качып ятар дип?

    Авыл читендәге зәңгәр тәрәзәле йорт эчендә давыллы, караңгы төндә үксеп-үксеп аталы-уллы ике ир елый иде. Каты давыл басылып, өй түрендәге тополь яфраклары әкрен искән таң җиле белән яңгыр тамчыларын койганда гына Шәяхмәт йокыга талды һәм искиткеч матур төш күрде.

    ...Ялт иткән кояшлы көн, имеш. Ниндидер асфальтлы юлдан строй белән баралар икән. Юлның ике як читендә бөгелеп-сыгылып утырган чияләр, алмагачлар, тагын нәрсәләр — барысы да кардай ап-ак чәчәктә. Шәяхмәт ике-өч адым алда стройга борылып баскан да арты белән бара. Үзе кулларын җәйгән дә аяк басу уңаена «айт-два, айт-два» дип команда бирә. Япь, таза, бөтерелеп торган мыеклы, өстендә постау френч, имеш. Ә алда, беренче рәттә, гармунда марш уйнап барганы — Нургали, ул да яшел гимнастеркадан, ялтыравыклы итектән. Үзенең күзләре гел әтисендә генә, әтисе «айт-два» дигән саен гармунын катырак тартып куя, алгы рәттәге солдатлар барысы да әле Шәяхмәткә, әле Нургалигә карыйлар. Ә ул аның саен дәртләнеп кычкыра, җитезрәк атлый:

    — Айт-два, айт-два!

    Шатлык дигәннең нәрсә икәнен оныткан Зәйнәб җиңги сыер савып кергәндә картының елмая-елмая нәрсәдер русчалап сөйләнгәнен күреп көлемсерәп куйды. Аңа да ничектер бераз җиңел булып китте.

    ...Табигать ул көнне көне буе дулады. Ул нәрсәгәдер риза түгел. Кешеләрдән нәрсәдер сорый кебек. Аның җир йөзенә тагын нидер күрсәтәсе килде, һәм кичкә таба кояш кызарып батты. Бу инде бер дә юньлегә түгел иде.

    Авыл халкы элек-электән урман ягыннан килгән болыт хәвефле була дип ышанып яши иде. Бүген дә шулай булды. Кичен, мал-туарны ябып ут алуга, имәнлек ягыннан аксыл -зәңгәр болыт күренде. Якынайган саен читләре каралды, дымлы җил исеп китте. Кешеләр тәрәзә капкачларын, морҗаларны яптылар.

    — Йа Хода, хәвеф-хәтәрдән үзең сакла,— дип, Зәйнәб җиңги дә морҗа ябарга чормага менде. Чорма тәрәзәсе янындагы сандык өстендә киң арык җилкәләрен калкытып Нургали утыра иде. Яшен яшьнәде, һәм шул яктылыкта ана улының ач яңакларын, зур түгәрәк күзләрен шәйләп алды. Малай әнисенә борылды.

    — Әни! — диде ул.— Мин сезгә шактый борчу ясадым. Миңа рәнҗемәгез, мин сезгә моннан соң тырнак очы кадәр дә борчу салмам. Әни җаным! Минем йөрәгем уйный. Зинһар, соңгы үтенечемне тыңла: миңа бер стакан, бары тик бер генә стакан аракы табып бир. Шул яхшылыгыңны гомергә онытмам, әни! Бу көнгә каласымны төшемдә дә күрмәгән идем.

    Кинәт яшен чытырдады, җир дерелдәде. Тәрәзә пыялалары зыңгылдады. Кайдадыр ачы тавыш ишетелде. Чиләкләп яңгыр коя башлады. Давыл бәбкә-киштәләрне чытырдатты, өй түрендәге топольнең ботакларын сындырып күккә күтәрде. Зәйнәб җиңги үзе белгән бердәнбер догасын кат-кат укыды:

    — Ләхәүлә вә лә куәтә илля билляһи галиел газим... Ләхәүлә вә лә куәтә...

    Шулай ди-ди, әле уң, әле сул култык астын сыпыра-сыпы-ра, ул сәке буенда утырган Шәяхмәт янына керде. Ләкин аның яшенгә исе китми, бүген аның Нургалидә дә эше юк. Иртәнге якта гына кортчылар умарталарны карабодай басуына күчергәннәр иде. Менә бит...

    Ә карабодай басуы үзәнлектә. Бу давылга умарталар чыдармы, аумаслармы? Үзәнгә су төшсә, нәрсә булыр?

    — Син, карале,— диде ул Зәйнәб җиңгигә, кисәк кенә урыныннан торып.— Бар, бөркәнергә бер капчык алып кил әле. Умарталар башына бу, җүнлегә түгел. Бар икән күрәселәр, монда бит тагын мин гаепле. Кеше күзенә ничек күренерсең. Ун еллык хезмәт бит. Менә билләһи...

    Шәяхмәтне туктатып булырлык түгел иде. Капчыгын бөркәнеп таякка таянды да, яшен яктысында пычтырдап, урман якка таба атлады.

    Авыл уртасындагы инештән шарлап аккан ташу тавышына кемнеңдер ачы авазы кушылды:

    — Ярдәм итегез! Агабы-ы-ыз...

    Бу аваз адәмнәрнең йөрәкләренә үтеп керде, капкалар ачылды, фонарьлар, таяклар тоткан кешеләр су буена таба йөгерештеләр.

    .4 Бары тик Нургали генә боларны ишетмәде. Аракы аның миенә тиз йөгерде, батырлык кертте! Бер мәлгә ул үзенең үткән бөтен тормышын күз алдына китерде: барысы да ялгыш иде. Җитте! Менә хәзерге минутта ул икенче кеше. Иртәгә ул военком каршына басачак. Шулай, шулай, мин гаепле, диячәк. Димәк, иректә бүген соңгы төн. Иректә? Тфү! Тукта... Мин гаепле. Хәзер, хәзер мин синең яныңа барам...

    ...1940—1941 уку елында Кара Чыршыга укытучы булып Рәмзия исемле чибәр бер кызый килгән иде. Халык Нургали белән Рәмзия арасында ниндидер серле, ни өчендер, бик тә яшерен мөнәсәбәтләр булуын сөйләде. Рәмзия яшьли ата-анасыз калып балалар йортында үскән һәм аннан соң педтех-никум бетергән чибәр генә кызый иде. Быел җәй башында Рәмзиянең бик нык үзгәргәнлеген сизделәр. Мендәренә капланып күп тапкырлар яшь сыкканын күрүчеләр булды. Моңа Нургали дуңгыз гаеплеме әллә?

    Халыкта әле Нургали кайгысы да, Рәмзия кайгысы да юк иде, ләкин кызу арыш урагы өстендә Рәмзияне, гәзит тотып уракчылар янына барган җирдән, атка салып, Ташлытауга озаттылар. Больницада өч көн аңсыз яткан Рәмзия үле бала тапты. Үзе дә озак тормады. Кан эчендә бер көн газапланып ятты да җан бирде. Аны Кара Чыршыга алып кайтып күмделәр. Хатын-кыз үзара:

    — Бичара, кешедән оялып гел эчен буып йөргән шул, шуның белән генә харап булды,— дип сөйләнде.— Тапса гына ярыйсы булган да бит...

    Ләкин Кара Чыршының тарихында әле атасы билгесез бер баланың да туганы юк иде шул...

    Рәмзиягә кабер казыганда, Шәяхмәт тешләрен кысып эчтән яшьсез елады, күтәрелеп кеше күзенә карый алмады... Хәер, Нургали ул вакытта боларны белми калды. Ә бүген... Рәмзия... Гафу ит, җаным. Мин гаепле. Хәзер, хәзер мин синең яныңа барам. Хәзер без күрешәбез, таң атканчы, туйганчы сөйләшербез. Ләкин мин озак тора алмыйм, яктырганчы мин синең яныңнан китәм. Хәтереңдәме, син миңа «Сак-Сок» бәетен укыган идең? Син шул вакытта еладың, ә мин көлдем. Менә Сак белән Сок берсе мин ул... Хәзер, җаным, хәзер.

    Зират астындагы басмадан Нургали йөгереп чыкты. Текә таудан менгәндә бер егылды, бер тәгәрәде. Ләкин аның бөтен тәненә искиткеч җиңеллек, куәт тулган, анда хәзер әллә нинди тауларга менәрлек көч бар. Менә яшен бөтен дөньяны ап-ак итеп яктыртты, күршедәге берничә авылның тегермәннәре, зиратлары ялт итеп бер секундка күренеп алдылар. Шул ак яктылыкта зират читендәге кабер өстендә ап-ак сын күренде. Бу — Рәмзия кабере өстендәге ак таш иде. Нургалигә ул Рәмзиянең үзе булып күренде. Кичен Рәмзия нәкъ шул ап-ак күлмәген кияр иде дә, аның бүлмәсеннән Нургали чыгып киткәндә, толымнарын сүтеп көзге алдында басып калыр иде... Җаным, исәнме... Син мине гафу итәсеңме? Туктале, син нигә салкын? Туңдыңмы, җаным! Тукта, мин сине җылытыйм... Хәзер, хәзер, җаным, син аракы исен яратмыйсың бит. Нишлим соң? Ләкин мин аны актык мәртәбә эчтем. Сиңа монда күңелсездер, юешләнгәнсең дә. Ник дәшмисең, Рәмзия? Мин бераз гына елыйм инде, күз яше кешене җиңеләйтә. Син мине көт, яме, сугыштан кайткач, мин сиңа чәчәкләр алып килермен. Хуш, җаным, мин яктырганчы китим инде...

    Нургали зират тавыннан аска таба шуышып төшкәндә басманы ташу алып киткән иде. Ул ярдан төшкән уңайга су эченә таба атлады. Су өсте тулы ап-ак балык иде. Нәрсә бу, саташумы? Каян килгән балык? Нургали аның берсен тотып кесәсенә салды, аннан икенчесен, өченчесен... Туктале, әти-әнине бер сөендерим. Бу арада ит ашаганнары юк. Әти мескен ябыгып беткән. ...Шулай ди-ди үзе ярга таба үрмәләде, абынды, су йотты, тончыкты, үзе ике кесәсенә дә балык тутырды. Галифе кесәсенә шактый керә икән бит...

    Су буе бакчасының капкасыннан пычракка баткан Нургали килеп кергәндә, олы капкадан Шәяхмәт тә күренде. Ата белән ул беравык бер-берсенә гаҗәпләнеп кара-каршы басып тордылар. Яңгыр, давыл басылган, инде яктырган иде. Шәяхмәтнең кара тамырлы куллары шешенгән, сакал бөртекләре баскан бугаз төене зәңгәрләнгән, бите-маңгае буялган. Нургалинең исә чәч араларына, колак тишекләренә ком тулган, өстеннән су, чалбар кесәләреннән ташлы ләм ага, күзләре пыялаланган. Ата да, ул да дәшмәделәр. Бу минутта ата өчен мондый көтелмәгән очрашу инде артыграк иде. Кеше дигәч тә, аның да сабырлыгының чиге була бит... Шәяхмәтнең сабыр канаты сынып китте.

    — Йә, син нәрсә шамакай шикелле гурлаңны киереп торасың, авызыңа төкерим! — дип, Нургалинең юеш бугазыннан учлап тотты да төз лапаска таба этеп җибәрде. Нургали, сөрлегеп, абзар кырыендагы сыер тизәгенә авызы белән барып төште. Ул тончыга-тончыга чайкалып әтисе каршына яңадан килеп басты. Нәрсәдер әйтергә теләде, ләкин авызын ачып телен әйләндерә алмады. Тавышка Зәйнәб җиңги йөгереп чыкты. Ләкин болар барысы да башы гына икән әле. Шулвакыт капкадан Заһри кода килеп керде.

    — Ярамый, ярамый, кода, айнысын, тимә малайга,— дип, Шәяхмәтнең арык беләгеннән тотты. Шуннан соңгысын карт аңышмады. Аңа хәзер кемнедер тукмарга кирәк иде, менә тукмардай кешеләр аның каршында берьюлы икәү...

    — һай Алла, чурт! — дип, сөякчел кулы белән Заһриның саргылт иреннәренә сугып җибәрде.— Син генә кирәгиең
    монда, авызыңа төкерим, ат карагы! — Күзен тондырып килгән Нургалине дә шул уңайдан бугазлап алды һәм яман көч белән селтәде. Нургали нәкъ баягыча сөрлегеп шул ук урынга яңагы белән барып төште.

    Авыл очыннан көтүченең быргы тавышы ишетелде, кояш чыгар алдыннан исә торган җил яфрактан тамчылар койды. Хәсрәте һәм шатлыгы белән дәһшәтле елның тагын бер көне туды.

    ...Яңгыр бик каты яуганлыктан, ул көнне көлтәләр сугарлык булмады. Карт-коры давылда кузгалган салам әскерт-ләрен рәтләп йөрде, тик алар янына бүген председатель генә килмәде. Кичкырын аның үзенә беркетелгән туры атны янгын сарае янында сиртмәгә җигеп ятканын күрделәр, әмма төнгә таба кая барырга җыенганлыгын берәү дә белә алмады.

    Миңа бит нибары кырык дүрт яшь...

    Хисмәт белән Хәкимулла бер батальонда сугышка керделәр. Батальон беренче бәрелештә үк кырылып бетә язды. Алар Суслонгердан килгәннәр иде. Суслонгер лагеренда бер ай агач кистеләр, землянка казыдылар да бер төнне кинәт кенә, товар поездына төялеп, фронтка чыгып киттеләр. Суслонгер кешеләрне бик йончытты. Ашау-эчүнең рәте булмады, мунчалар салып аларны рәтләгәнче керләнеп беттеләр. Хәрби кием алганчы шактый гомер узды. Аяк киемнәре тетелеп бетте. Болай да йөрәге селкенеп кенә торган Хисмәт бу хәлләргә түзмәде — бер көнне политинформация вакытында үзен фронтка җибәрүләрен сорап тавыш чыгарды. Икенче көнне, землянкада төн утырып, ул үзенә чабата ясап киде. Взвод командиры булган грузин егет моны күреп шаккатты. Шуннан соң хәрби обмундирование алганчы Хисмәт бөтен взводка чабата ясап торды.

    Инде Хисмәт үлем белән тартышып ята.

    Бар иде дөньяның йөрәкле, таза чибәр бер егете. Аны Атҗабарның Камали Хисмәте дип йөртәләр иде... Инде ул җан бирә алмыйча ята.

    Кан тама, нарат ылыслары белән аралашкан дымлы комга Хисмәтнең каны саркый. Менә ул, кырык дүрт ел буе аңа куәт биргән нәрсә, тамчылап әрәм була. Атҗабар басуындагы арыш ипиен, бодай күмәчен ашап ясалган кан Фин култыгы буенда тама. Кешенең бөтен матурлыгы — канда. Кешенең бөтен яхшылыгы — канда. Җан дигәннәре шул кандыр ул. Тукта, җаным, тукта, акма. Тамма, каным, мине сакла. Аһ, бу кый-пылчыкны! Каян килеп эләкте соң бу! Ичмасам, бер генә фашистны да терәп атып булмады бит. Сугышка килеп йөрүеңнән ни файда?

    2 булек



    ← назад   ↑ наверх