• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Нурания Көбәш

    Мутантлар

    (роман)

    1 кисәк

    1 нче бүлек

    Айсинә район үзәгенә өч кенә чакрым булган авылда үсте. Дүртенчедән аны рус сыйныфына йөртә башладылар. Төштән соң музыка мәктәбендә дә укыганга, кызчык әнисе белән (анысы район кулланучылар җәмгыятендә склад мөдире булып эшли иде) өйләренә кичен генә кайтып керә. Алар шулай әниле-кызлы көннәр буе район үзәгендә, әле ярый кайтуларына әбиләре аш-су әзерләп, өйне җылытып тора, авыру әтиләре (аның тыны бетә, ул гыж-гыж килеп, көчкә сулыш ала, төннәрен бума ютәл белән җәфалана) көндезен мал-туарга су, печән бирә. Сыерга башак биреп саву, мал асларын алыштыру иртәле-кичле әнисе җилкәсендә. Ял көнендә дә әнисенә тынгылык юк: әле агитатор дип, берәр эш кушалар (беркөнне ферманың каравыл өен обойлап кайтты, кичә шуңа стена гәзите чыгарды, аннан алда гына агитаторлар, чиләк тотып, өй саен кереп, йомырка җыеп йөргәннәр иде), я җыелыш була, ә һәр дүшәмбедә партия укулары. Җыелыш, утырыш, партия укуы булмаган кичләрдә әнисе идән юа, морҗа агарта, кер юа. Кышка утын, печән хәстәрләү дә аның җилкәсендә. Бигрәк тә утын әзерләү авырга килә. Әнисе Иш буендагы әрәмәдән гөбе юанлыгы диярлек зирек агачларын балта белән чабып аудара, ботакларын кискәләп төшерә, бригадирга гозерләнеп, аны эчертеп, ат юнәтеп, мең газап белән утынны алып кайта. Югыйсә, Ауропа илләренә, шул исәптән Алманиягә дә газ үткәрүче торбалар Айсинәләрнең бакча артыннан гына китә дә бит. Әтисе бу кадәр дә гаделсезлеккә ачынып: «Кара инде: без, җиңүчеләр, дер-дер килеп салкында утырмас өчен, нинди газаплар чигәбез, ә алар – җиңелүчеләр – бер хәсрәтсез оҗҗмахта яши»,- дип лаф ора. Мондый чакларда әнисе:»Әй ходаем, кеше – мазар ишетсә, мондый сүзләрең өчен тагын алып китәләр бит инде. Авызыңны йом ичмасам, бер без генә мени, ил белән бит»,- дип әтисен орыша башлый. Үзенә тормыш йөген җигелеп тартырга туры килсә дә түзә инде, нишләсен, ире авыру, әнисе карт, балалары – Айсинә белән энесе- әле кечкенә.

    Әбисе, өйдә үзе баш, үзе түш булып йөрсә дә, кайчакларда сугышта үлеп калган ике улын, (улларының берсе фин сугышында, икенчесе Ерак Көнчыгышта – Хәсән күле буенда - башларын салган), алардан да бигрәк 1956 нчы елны Венгриядә һәлак булган төпчеген сагынып елый –елый да газизләренең диварга зурайтып эленгән сурәтләренә карап: « Һай, бөркетләрем, сез исән-сау булсагыз, кияү өендә яшәп ятар идеммени?! Хараплар гына булдыгыз шул, илтеп ут эчләренә салдылар, сугышып туя алмаган каһәр төшкереләре!» – дип кемнәрнедер каргап, рәнҗүле яшьләрен коя. Аннан, елап туйгач, диварда уллары белән рәттән елмаеп торучы - немец фашистларына каршы көрәштә һәлак булган иренә гаҗизләнеп карый да аны гаепләгән сыманрак итеп: «Син дә инде шул кылны кырыкка ярырлык үткенлегең белән чит-ят җирләрдә ятып калдың» ,- дип үпкәсен белдерә.Сурәт, гафу үтенгәндәй, кыңгыр салган кепкасын чак кына түбән игән сыман итә. Дивардан алар шулай дүртәү – ире һәм өч йөрәк парәсе карап торалар, ә әби алар белән тереләр белән аралашкандай сөйләшеп йөри: « Һай, газизләрем, өй суынып китте шул әле, хәзер- хәзер берәр генә кочак утын алып керим дә ягып җибәрермен», - ди яисә « Менә бит, исән кешегә язлары да килеп җитте, әйләнеп карарга өлгермәссең, җәй булыр, аннан көзе килер, исән –имин булсак, иншалла, кышына да керербез. Сез генә, бәгырьләрем, кайсыгыз җәйдә, кайсыгыз кышларда торып калдыгыз, аһ, йөрәк парәләрем!» -дип иңри. Керештереп йөргән карчык – корчык: »Һай, Зифаттәй, үзеңнең күзең дә күрә, нишләп стенада сурәт тотасың, намазлы – ниязлы башың белән, гөнаһысын кая куярсың?» – дисәләр дә, әбиләре:»Торсыннар, торсыннар, берсе хәләлем, өчесе җанымны ярып чыккан газизләрем бит. Стенада гына торсалар да, шулар белән бергә яшәгән кебек тоелам. Ә намазны эчке бүлмәдә укыйм мин аны», - дия.

    Мондый чакларда Айсинәнең әтисе читенсенеп, үзен гаепле кеше кебек хис иткәндәй, аптыраулы бер кыяфәттә тора, әбисен юатыр сүз дә таба алмый. Нишләсен соң инде, ни дип юатсын? Үз хәле дә хәл бит. Дөрес, ул сугыштан, яраланып булса да, исән кайткан. Тик күрәчәге бетмәгән икән шул: 1946 нче елны трактор бригадиры булып эшләгән җиреннән кулга алалар аны. Җан өшеткеч салкын ноябрь аенда аларны Камадагы пристаньнарның берсендә баржага төяп, Соликамскига алып китәләр. Баржадагы тоткыннар, мичкәдәге балык кебек, бер-берләренә сырышып басып баралар. Шул кадәр тыгыз була ки, оеган аягыңны алыш-тилеш китереп басыйм дисәң, урын юк. Ноябрь төне озын. Инде боз кисәкләре йөзеп йөргән су өстеннән гүр салкыннары бәрә. Өстән җепшек кар ява. Иртәнгә баржа иркенәя: төн эчендә үлгән тоткыннарны конвоирлар аяклары белән су өстенә этеп төшерергә өлгерә алмыйлар – шул кадәр дә күп була алар.

    Айсинәнең әтисе Архангельск якларында өч еллап урман кискәч кенә, бронхиаль астма эләктереп, үз авылларына кайтып егыла. Кайтса – хатыны аннан суд белән аерылып, үз фамилиясенә күчкән (шунсыз аны партиядән чыгарган һәм бер җиргә дә эшкә алмаган булырлар иде, халык дошманы хатыны бит, ә яшь баланы һәм картайган биата – биананы туйдырырга кирәк), өч яшьлек сабые ул кайтыр алдыннан гына скарлатина дигән тамак чиреннән үлгән.

    Шулай да әтисе белән әнисе яңадан да бергә яшәп китәләр, тик инде дөньяга килгән Айсинә дә, энесе дә әнисе фамилиясендә йөриләр, аларның туу турындагы таныклыкларында әтисе дигән графада сызык тора. Биата – биана үлеп, энесе Венгриядә һәлак булганнан соң, әниләре әбиләрен үз янына алган.

    Айсинә унны бетереп, пединститутка кергән елны әтиләре үлде. Өйләре өстендә кайгы сөреме озак асылынып торды. Вакыт җиле генә әз-әзләп булса да сөремне таратыштырды. Тик ташкыны китсә дә, юшкыны кала дигәндәй, әтисенең үлеменнән соң әниләре еш авырый башлады.

    Шулай да үлем дә, авыру да Айсинәнең язгы ташкындай гөрләп килгән кояшлы яшьлек елларын күләгәләп бетерә алмадылар.

    Матурлыгы, дәрт-дәрманы, өмете-бәхете ташып торган яшьлек Айсинәне дә үзенә бөтереп алды. Институтта укып йөргән бәхетле еллар иде ул. Фән дөньясына алып кереп киткән лекцияләр, уку залында китап »кимереп» утырулар, дулкынланып имтихан тапшырулар, шау-шулы кичәләр, тулай торакның ыгы-зыгылы, тынгысыз булса да, яшьлек кайнарлыгы белән җылытылган үзенә бертөрле күңелле тормышы һәм, ниһаять, бөтен барлыгыңны биләп алып, сине уттан суга, судан утка салучы мәхәббәт...

    Хәзер инде алар бар да тәмле төш кебек кенә калды.

    Менә алар өчәү – Айсинә, Гөлсәрия, Искәндәр – яшь белгеч булып үз мәктәпләренә эшкә кайттылар. Беренче сентябрьдә зәвык белән киенгән, йөзләренә җитдилек кыяфәте чыгарырга тырышкан бу яшь укытучылар, дулкынлануларын яшерергә тырышып, укучылар алдына кереп басарлар да үзләре кебек үк яшь, тынгысыз җаннарны үз артларыннан фән дөньясына ияртеп алып китәрләр. Шулай ел артыннан ел кабатланыр, ә алар һәр иртәдә балалар алдына кереп басарлар да тәҗрибәле лоцман кебек аларны белем диңгезендә йөздерерләр. Ә үзләре? Үзләре борылып карарга да өлгермәсләр, инде чәчләре чаларган, маңгайлары сырланган булыр. Әнә бит, кайчакларда Айсинәнең әбисе дә ни дип сөйләнеп йөри:

    Кичә генә япь –яшь бер кыз идем,

    Янып тора иде битләрем,

    Куе керфекләрем арасыннан

    Көлеп карый иде күзләрем...

    Аннан бераз торгач, өстәп куя:

    Ах, сез еллар, хыянәтче еллар,

    Сез бит мине карчык итүче.

    Яшьлегемне урлап китүче!

    Ә, юк,юк! Картаю әле аларга янамый. Алар яшь, чибәр, көчләре – куәтләре ташып тора. Ямьсез, зәгыйфь картлык әллә кайларда – Каф тавы артларында әле. Йөрсен шунда адашып. Ә алар хәзергә өчесе дә күз явын алырдай булып балкып торалар. Тьфу – тьфу, күз тимәсен.

    Айсинә белән Гөлсәрия дүртенче сыйныфтан бирле, бергә укыдылар. Алар, холыклары белән капма-каршы булсалар да, (Айсинә җитди, сабыр-салмак хәрәкәтле, Гөлсәрия – җитез, җиңел) ничектер дуслашып киттеләр. Шуннан бирле гел бергә. Гөлсәрия бик матур бии, ул хореография училищесына керү турында да хыялланган иде дә, тик анда бик яшьли – буыннар картаеп катканчы – алалар икән шул. Хәер, Гөлсәриянең уй-хыялы көнгә унга төрләнә. Аның иртәнге планы кичкә ярамый. Сары күбәләк кебек (аның чәчләре, каш-керфекләре сары) җилпенеп, бер урында гына басып та тора алмаучы хәрәкәтчән кызны әби-чәби бик өнәп тә бетерми: «Бигрәк җилбәзәк күренә бу ут борчасы»,- дип гаепләргә дә күп алмыйлар. Ләкин алар ялгыша. Гөлсәрия үзенә ни кирәген һәрвакыт белеп эшли, максатына ирешми калмый диярлек. Серен дә селкеп сала торганнардан түгел. Тик аңа уку гына авырданрак бирелде. Имтиханнарда «бата башлаган « иптәш кызына Айсинә ничә мәртәбәләр ярдәмгә килгәндер (алар анда һәрвакыт бергә керергә тырыштылар) – санап бетергесез. Шулай да «өчлегә» генә булса да укып чыкты тагын. Аның урынына егет-җилән бик ошата Гөлсәрияне. Талчыбыктай сылу гәүдәсе, буяп куйган чәче, каш-керфекләре әллә кайдан мин монда дип игътибарны тартып тора. Һәрвакыт шат күңелле, уенчак Гөлсәрия үзе дә «Кыз кешегә - йөз кеше», - дип кенә җибәрә. Чынлап та, укып чыкканчы, йөзгә тулгандыр аның егетләре. Бары тик берсе – Кавказдан – кайдандыр Майкоп тирәсеннән – килеп укыган аспирант егет белән генә озак юанды ул. Айсинә хәтерли әле, бу озын кара егет бүлмәдәге кызларны кәҗә сөтеннән ясалган бик тәмле сыр белән сыйлаган иде. Инде Гөлсәрия бу кавказлыга кияүгә чыгу турында да сөйләнештерә башлагач кына, ( дүртенче курсның кышкы каникуллары алдыннан) егет юкка чыкты. Боегып калган Гөлсәрия каникулны нишләптер Чистайда - әнисенең туган ягында уздырырга булды. Ялдан ул бер атнага соңарып кайтты. Ничектер ябыгып, суырылып калган иде кыз. Күрәсең, егетләрне перчатка урынына алыштырып торса да, кавказлыны югалтуны авыр кичергән. Шулай да яшьлек үзенекен итте, бераздан Гөлсәрия нәкъ элеккечә уйный – көлә, җилкенеп, дәртләнеп йөри башлады, аның янында яңадан егетләр галлереясы барлыкка килде.Ул янә дә »Искәндәр дип күзең томаланган инде синең, нәрсәсе бардыр шул сорхәнтәеңнең?«,- дип , гадәтенчә Айсинәдән көлә башлады. Кайчакларда ул Айсинәне кочып ала да хыялга бирелеп, күзләрен йомып:

    - Ах, дускаем, бар ул егетләр, бер үпсәләр, һушыңны алырлыклар! Синең пешмәгән Искәндәрең түгел инде, - ди.

    Үз чиратында Искәндәр дә Гөлсәрияне өнәп бетерми. Анда – монда барганда Айсинә Гөлсәрияне дә үзләре белән чакырса, егетнең кәефе китә:

    - Гафу ит, шушы тозсызыңны ияртмәсәң , булмый идемени соң? –дип куя.

    Искәндәр Айсинәләр дүртенче курста чагында армиядән кайтып укый башлады. Ул геофакта иде. Айсинә аңа бер күрүдән гашыйк булды. Хәер, гашыйк булу нәкъ менә бер күрүдә буладыр да инде. Искәндәр якташ булып чыкты. Ул да район үзәгендә туып – үскән, нәкъ Айсинә укыган мәктәпне тәмамлаган икән, тик моңарчы алар бер-берләрен белмәгәннәр. Менә инде аларны Казан таныштырды.

    Гыйшык уты кызу. Ни басынкы Айсинәне дә көйдерә. Кыз шашып сөя. Искәндәр дә Искәндәр дип йөри торгач. Гадел Кутуйның « Тапшырылмаган хатлар» ындагы Галия хәлендә генә калмаса ярар иде. Ә, юк. Искәндәр дә Айсинәгә муеннан гашыйк. Аулакта очрашканда Искәндәр Айсинәне сак кына кочып ала да әллә нинди моңлы итеп, озак итеп кызның сөю, наз тулы күзләренә карап тора, аннан нишләптер икесенең дә күзләрендә хәсрәттән елап туйганнан соң барлыкка килгән сыман кыюсыз елмаю хасил була. Шулай яратышып, бер – берләренә карап туя алмый торалар да, Искәндәр шашып үбәргә керешә. Айсинә, мәхәббәтеннән, бәхетеннән башлары әйләнеп, үзен каядыр ак болытлардан да өстә очкандай хис итә...

    Әле укулар башланырга унбиш көнләп вакыт бар. Башлангыч хәрби хәзерлек укытучысы алдагы атнада югары сыйныф егетләре белән елга буйлап салда Иш тамагына кадәр поход оештырмакчы булып күнегүләр үткәрә икән. Яшьләрне дә шул походта катнашырга чакырды.Хәзерлек белән ике-өч көн үтеп китте. Менә иртәгә таң белән салда Иш тамагына юнәләчәкләр. Кая басканын белми йөргән Айсинә инде алдагы көнне үк рюкзагын тутырып куйды. Бизәнү кирәк-ярагын да онытмады. Искәндәр янында ничек инде бизәнмәгән – төзәнмәгән килеш йөрсен. Ах, ничек күңелле булачак! Табигатькә хозурланып, салда әкрен генә йөзеп бару, кичен палаткалар корып, учак ягу, йолдызлар белән серләшеп, җәйге җылы төнне үткәрү, сызылып кына аткан таң вакытында әле үзе күренеп өлгермәгән кояш нурларында балкыган Чулпанга карап соклану, сөйгәнеңнең сине иркәләгән наз тулы карашы – никадәр романтика! Нинди гүзәл, син тормыш!

    Тик Айсинәгә бу гүзәлллекне күрү насыйп булмаган икән. Алдагы көнне генә Айсинә мунчадан чыгуга коймак пешереп йөргән әбисе төнлә кинәт авырды да иртәнге бишләрдә үлеп тә китте. Бу шул кадәр кисәк булды ки, әбисенең үлеме хәтта Айсинәнең аңына барып җитә алмый торды. Ничек инде ул, Айсинә үз-үзен белә башлаганнан бирле, кырында булган, ашаткан-эчерткән, күпме әкиятләр сөйләгән, әдәп-әхлак тәрбиясе биргән, мәңгелекнең үзе кебек тоелган, әле генә җил-җил атлап йөргән әбисе юк?! Соң бит әле ул үзе дә , сугышларда үлгән балаларымның гомерен яшимдер инде, дия иде. Ул гомерләр дә үтеп бетте микәнни?

    Бу хәсрәт дигәнең нигә ялгызы гына йөрми икән? Әбисенең кырыгын үткәрүгә, бик нык бавыры авыртып, әнисе урынга егылды. Катлаулы операция кирәк дип, Казанга юлладылар. Айсинә, эшеннән үз хисабына ял алып. әнисен шунда алып китте. Өйдә хуҗа булып унынчыда укучы энесе калды. Әнисенең үтенә һәм бавырына операция ясап, үтен алдылар, бавырын таштан чистарттылар. Авылларына бер айдан соң гына әйләнеп кайта алдылар.

    Алар кайткан көнне кичен, хәлләрен белергә дип, Искәндәр белән Гөлсәрия килде. Сөйгәнен үлеп сагынган Айсинәнең күзләренә шатлык яшьләре бәреп чыкты. Йөгерә-йөгерә чәй өстәле әзерләде. Чәй янында яңалыклар, мәктәп хәлләре турында озак кына гәпләшеп утырдылар. Айсинә Искәндәрдән күзләрен ала алмады. Соклангыч бит аның сөйгәне: озын буйлы, киң җилкәле, коңгырт күзләре нур сибеп елмая. Тик шунысы бар, кич дәвамында аларга аулакта калырга һич кенә дә җай чыкмады. Айсинә түр бүлмәгә көйләнгән чәй өстәленә кече яктан чәй, тәм-том ташый башлагач, Искәндәр дә аның артыннан кече якка юнәлгән иде дә юнәлүен, сүз дә алышып өлгерә алмадылар, очынып Гөлсәрия килеп җитте:

    - Һайт сезләрне, кара күзләрне, мине берүземне генә калдырмый торыгыз әле, - дигән булды ул көлә-көлә.

    Сәгать унны сукты. Кунаклар китәргә җыенды. Айсинә өстенә курткасын салып, аларны озата чыкты. Ноябрь төне ямьсез, караңгы, аяк асты катканак. Ярый әле Искәндәр фонарь алган икән. Айсинә аларны бераз озата барды да, кунаклары шактый ераклашканчы, карап калды. Инде кайтырга борылгач, яңадан аларга күз ташлады һәм кинәт катып калды: Искәндәр белән Гөлсәрия җитәкләшеп китеп баралар иде.

    Шик-шөбһәдән гасабиланган Айсинә төнне изаланып үткәрде. Икенче көнне – ул якшәмбе иде – иртәдән кичкә кадәр Искәндәрне көтте – ул килмәде.

    Хафага төшкән Айсинә дүшәмбе көнне мәктәпкә

    барса, аны басыч төбендә үк көтеп торган Искәндәрне күрде. Кичә килә алмаган, күрше районга зона буенча үткәрелгән шахмат ярышына барган икән. Айсинәнең газапланулары кул белән юып алгандай юкка чыкты.

    Ә шимбә мәктәптә укытучылар көненә (югары сыйныфлар, район колхозларына таралып, чөгендер алганлыктан, бәйрәмне вакытында билгеләп үтә алмаганнар) һәм Октябрь бәйрәменә багышланган кичәгә җыйналдылар. Гөлсәрия гена килә алмады: өч абыйсының өлкәне – инде кырыкка якынлашып килүчесе - өйләнә. Туйлары шәһәрнең икенче башындагы кафеда үтә икән.

    Мәктәптә искиткеч күңелле булды. Җыр-биюдән, шау-гөр килеп көлешүдән актлар залының люстралары чыңлап торды. Укытучы халкы арасында җыр-биюгә, музыкага, нәфис сүзгә һәвәсләр күп була, шунлыктан кичә, гомүмән, импровизацияләнгән концертны хәтерләтә иде.

    Кичә уртасындарак директор Искәндәр белән өч- дүрт егетне алып чыгып китте: Казаннан мебель алып кайтканнар (кичкә кадәр кайтып җитәргә тиешле машина, юлда ватылу сәбәпле, тоткарланган), шуны бушатырга икән. Егетенең беразга китеп торуы ярап куйды: Айсинә чәчен – башын төзәткәләргә фойега төшеп китте. Трюмо каршында чәчен рәтләп тора иде, ишектән атылып Гөлсәрия килеп керде. Өс-башы чыланып, чәче тузып беткән – тышта җепшек кар ява икән. Ул Айсинәнең :»Я, туйлар ничек бара? Син нишләп монда килдең соң әле? «, - дигән сорауларына да юньләп җавап бирмәстән, озын гәүдәсендә куш йодрык кадәр генә булып күренгән башын боргалап, кемнедер эзләде. Аннан: «Искәндәр кая соң ?»,- дип үртәлебрәк белеште. Айсинәнең инде җавап бирергә ачкан авызын туалеттан кайтышлый кызлар янына туктаган завуч Сания апасының :»Кайтып китте Искәндәр»,- дигән җавабы яптырды. Айсинә, олы кешенең сүзен ялганга чыгарырга уңайсызланып, ни әйтергә белми аптырап торган арада Сания апасы күзлек пыялаларын усал ялтыратып:» Әйе, яңарак кына кайтып киткәннен үзем күрдем»,- дип кабатлады.

    Көзге каникул башланды. Директор Гөлсәрияне көчләп, елатып диярлек сыйныф җитәкчеләре курсына – 15 көнгә Казанга җибәрде. »Мин әле яңа гына укып чыккан кеше, миңа тиеш түгел»,- дип бик карышса да, директор сүзеннән кайтмады. Гөлсәриягә курска китәргә туры килде.

    Ә Айсинә өчен ноябрьнең соры, шыксыз көннәре ямьләнеп киткәндәй булды, чөнки әнисе тернәкләнеп аякка басты, бераздан эшенә дә йөри башлады. Ә Искәндәр? Ул гел Айсинә янында бөтерелде. Күрше-күлән, таныш-белеш кызның әнисенә :»Нәфисә, итәк-җиңеңне җыя, каз-үрдәгеңне суя тор, туй мәшәкатьләрегез ерак йөрми бугай инде»,- диештерә башладылар.

    Бәхет касәләре тулып, чайпалып торган көннәрнең үткәне сизелми дә. Гөлсәрия дә курслардан кайтып төште. Бергә-бергә тагын да күңеллерәк булыр төсле иде дә, тик нигәдер Гөлсәриянең йөзе чытык, кәефе юк, әллә авырып тора инде. Өстәвенә Искәндәр дә өч көн мәктәпкә килмәде. Ул да авырганмы, берәр мәшәкате чыкканмы, Айсинә һич белә алмады, сорашып, белешеп йөрергә уңайсызланды.

    Ниһаять, бүген кич Искәндәр Айсинәләргә килде. Үзен шат күңелле итеп тотарга тырышса да, эченнән ниндидер корт кимергәндәй, йөзе гамьле, күзләрендә әллә нинди тынгысызлык бар иде. Чәй эчкәндә ут яктысында Айсинә аның күз төпләренең кара янып күгәргән икәнен шәйләп алды. Ни булган аңа? Әйтәм өч көн эшкә дә килмәде. Сөйгәненең сак кына сораштыруына егет уңайсызланыбрак: »Дискотекага баручы исерек малайлар бәйләнде»,- диде.

    Айсинә Искәндәрне озата чыкты. Суыткан. Кар шыгыр-шагыр килә. Әллә суыктан, әллә мәхәббәтләре ташып, яшькелт йолдызлар җиңелчә генә дерелдиләр. Салкыннан калтырап киткән кызны егет кайнар кочагына алды. Кызны үбә-үбә ул нидер әйтә түгелме? Ни ди ул? «Өйләнешик «,- дип пышылдый аның сөю уты көйдергән иреннәре. Айсинәнең бу сүзләрдән күңеле мөлдерәмә тулып, яңаклары буйлап энҗе күз яшьләре тәгәрәде. Искәндәр сискәнеп китте: «Ник елыйсың, бәгърем? «- дип назлап кына сорады ул. «Бәхетемнән» дип әйтә алмый бит инде аңа Айсинә.

    Яңа ел алдыннан егет әти-әнисен кызны соратырга җибәрмәкче булып аерылыштылар.

    Бу кадәр дә олы сөенечен Айсинә дусты белән уртаклашмый булдыра алмады. Хәбәрне ишетүгә, Гөлсәрия коелып төште. Айсинә аптырап калды. Ни булган аның дустына? «Кисәк кенә эчем борыплар авырта башлады, әллә аппендицит инде», - дип аңлатты сердәше үзенең сәер халәтен.

    Бер атна вакыт узды. Йокыдан Айсинә кәефсезләнеп уянды. Бу кәефсезлекнең сәбәбе, әлбәттә, Искәндәр иде. Нишләптер кичә килмәде. Мәктәптә дә Айсинәдән ераграк булырга тырышты, бер авыз сүз алышмадылар, дәресләре бетүгә, юк булды. Ни булган аңа?

    Чәй дә эчмичә, авырдан гына киенеп, төшенке күңел белән, җаны үртәлгән хәлдә Айсинә өйләреннән чыкты. Тышта тирә-як күренми дә: ниндидер сәер кара томан төшкән. Эче пошып торган кыз кинәт бер сәбәпсез елап җибәрде. Елап туйгач, авыр гына атлап, кузгалып китте. Билгесез хәсрәт баскан җилкәләрен түбән төшереп, ниндидер аңлашылмаган кайгы хуҗа булып алган башын түбән иеп, берни уйларлык хәле булмыйча, ул атлады да, атлады.

    Мәктәп тә аның хәлен җиңеләйтә алмады,чөнки ни гаҗәп, Искәндәр дә, Гөлсәрия дә эшкә килмәгәннәр иде. Айсинә дәресләрен көч-хәл белән укытып бетерде.

    Кайтырга чыкты. Һаман эче поша иде. «Юньлегә түгел бу»,- дип уйлады кыз. Әнисенә бер-бер хәл булганмы әллә? Шомланып, ул райпога таба йөгерде. Сулышы кабып барып керсә, әнисе бухгалтериядәгеләр белән көлешә-көлешә чәй эчеп утыра. «Бу нинди диваналык?« –дип Айсинә, үзен тирги-тирги, кайтыр юлына юнәлде.

    Авыл урамына керүгә, аксак Патый (аның чын исеме Фатыйма булса да, никтер аны үз артында барысы да Патый диләр иде) очрады. Чегән арбасыннан төшеп калган кебек кап-кара бу хатын ЗАГС бүлегендә җыештыручы булып эшли иде. Айсинәдә кара кешеләрдән ниндидер патологик курку хисе бар, өстәвенә, кыз, Лермонтовның Печорины кебек, гәүдәсендә берәр нинди кимчелеге булган кешеләрне өнәп бетерми, алардан явызлык ук булмаса да, начарлык күрергә мөмкиндер кебек тоя иде. Бу юлы да ул сискәнеп китте, юл читенә табарак тайпылды. Аның халәтен аңламаган Фатыйма ачык кына йөз белән: « Нихәлләрдә. Айсинә?»- дип ягымлы гына исәнләште дә кинәт, әле яңа гына нәрсәдер исенә төшкәндәй, капылт кына: « Син соң егетең белән ташлашкан идеңмени? Бүген Искәндәр белән Гөлсәрия безгә язылышырга гариза китерделәр дә Ижауга, балдаклар, туй күлмәге алырга киттеләр»,- дип ярып салды.

    Шомлы кара болытлар кыз өстенә ишелеп төшеп, аңын томаладылар, тезләре, аякларын тота алмас булып, калтырадылар, ул чайкалып китте...



    (дәвамы)
    Нурания Көбәш
    роман на татарском языке.
  • Нурания Көбәш:
  • Бүләкләү (портрет)
  • Замана кызы (хикәя)
  • Мутантлар (роман)




  • ← назад   ↑ наверх