• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Маула Колый

    Мәүла Колый
    (XVII йөзнең икенче яртысы)
     
    ХИКМӘТЛӘР*
     
    ["Нәчә кусаң, үткән гомер янә булмас"]
     
    ...Бу җиһандин олуг китап укың сабак,
    Сабак укып гакыйл ирсәң гыйбрәтә бак,
    Тереклекдә хак юлында әйлә яраг1, –
    Терек икән хак юлыны табкым микән2?
     
    Бу тереклек кулдин китәр, кайра3 килмәс,
    Гомрең заигъ4 кичәр, сәңа әсигъ5 кыйлмас.
    Нәчә кусаң, үткән гомер янә булмас, –
    Тереклекдә хак зикрендә торгам микән?
     
    Кяһиллекдә6 гафил ятып7 гомер кичәр,
    Җандин җөда булып8 бу тән гүргә күчәр.
    Гүр эчерә терек булып күзен ачар,-
    Минем хәлем ул көн ничек булыр микән?..
     
    ...Бу мескин, Мәүла Колый, төн-көн ятмай,
    Хак коллыгын кыйлсаңчы (сән) хикмәт айтмәй,
    Кол Сөләйман9 хикмәтенә әдәп тотмай, –
    Хикмәт әйтер нәчә хәлең булыр микән?
     
    [Ата-ана турында]
     
    Ата-ана тугырды безне, мөхиб10 дустлар,
    Хөрмәтләрен яхшы кыйлып йөрмәк кәрәк.
    Аһ-ваһ тәйү күңелләре мөшкел булса, –
    Хәлләрене тәгъзим берлә11 сормак кирәк...
     
    ...Һәр угыл-кыз ата-ананы белер булса,
    Гыйззәт, хөрмәт берлә хезмәт кыйлыр ирсә,
    Күнелене хушнуд кыйлып12, дога кыйлса,
    Ул угыл-кыз хак дустдыр, белмәк кирәк.
     
    Терек икән, ата-ананы газиз белең,
    Хәйатлыкда13 күңелләрен хушнуд кыйлың.
    Үлеп китсә, мең ел остай кайд14 булгың, –
    Тереклекдә идгү дога алмак кәрәк.
     
    Нәгяһ15 әҗәл йитеп килсә башларына,
    Мәшгуль улыр җан бирмәкнең эшләренә,
    Газраил килеп торса кашларына16, –
    Сәне белмәз фиракъ17 көне, белмәк кәрәк.
     
    Угыл-кызга ата-ана хәдши18 булса,
    Алгыш19 кыйлмай, дога кыйлып каргыш кыйлса,
    Угыл-кызга йөз кыерса, хакдин булса, –
    Мондый олуг хәтәр пә бар, белмәк кәрәк.
     
    Ата-ана сүзе кабул булмаз тимәң,
    Алгышы һәм каргышы килмәз тимәң.
    Монлар кыйлган дога сиңа булмаз тимәң, –
    Бу хәтәрдин хәсрәт йотып тормак кәрәк.
     
    Ата-ананы угыл-кыз сүксә, белең,
    Шәригатьдә кисмәк торыр моның телен.
    Кулы берлә сугар булса, янә кулын
    Буынындин кисмәк торыр, белмәк кәрәк.
     
    Мәүла Колый, атаң-анаң белден микән?
    Хушнуд кыйлып, изгү дога алдың микән?
    Юкса хушнуд булмай анлар үтте20 микән, –
    Кани21 бу көн? Кулдин китде, нитмәк кәрәк?
     
    [Карендәшлек турында]
     
    Карендәш мәхәббәте бал-шәкәрдин
    Ләззәтледер, кыйммәтене белер булсаң.
    Карендәш – тереклекдә җанга куәт,
    Аригъ22 йуып, гүргә куяр-үләр булсаң.
     
    Карендәшкә кыйлгыл мәдәд23, йитсә халең,
    Сарыф кыйлгыл аның өчен дөнья малын.
    Карендәшләр сәнең берлә булса, белең,
    Дошманлар сәндин куркар, күрер булсаң.
     
    Карендәшсез кешеләргә юкдыр сәбәп,
    Хак тәгалә үзе кыйлсын аңа мәдәд.
    Рузи кыйлсын24 ул гарибкә мал вә нигъмәт, –
    Карендәшсез кеше – гариб25, белер булсаң.
     
    Карендәшсез кешеләрнең сердәше юк,
    Дошманларга каршы торса, юлдашы юк,
    Күңлендәге эшне кыйлса, кулдашы26 юк,-
    Һәркем моңлы-карендәшсез булыр булсаң.
     
    Карендәшләр барча хален күреп белсә,
    Дөшвар27 килмеш эшләреңне асан28 кыйлса,
    Һәрбер эштә сәнең сару29 кулдаш булса,-
    Карендәшең шул кешедер, белер булсаң.
     
    Дошман улдыр: өйүгә керер, ашың йийәр30,
    Андин чыкып хәлайыкга31 гайебең дийәр,
    Мәҗал тапса, тигъ алып, күзең уяр32, –
    Баикъ33 дошман шул кешедер, күрер булсаң.
     
    Карендәшсез кешеләрнең хәсрәте чук34.
    Галәмара тереклекнең ләззәте юк,
    Нәгяһ үлем килер башка бер көн баикъ,
    Карендәшсез дөшвар эшдер, үләр булсаң.
     
    Мәүла Колый, хакга кол бул, моңлуг башың,
    Хак бирсен, чура35 торыр карендәшең.
    Хак төзесен гүр өендә сәнең эшең, –
    Әҗәл килеп, үлеп гүргә барыр булсаң.
     
    ["...Яз кебек йәшлек китәр"]
     
    Яратканның рәхмәте чук, белер булсаң,
    (Бар) алты айны яз итәдер кодрәт берлә.
    Тәнрилеген белсен тийү36 галәм эчрә37,
    (Бер) алты айны кыш итәдер кодрәт берлә.
     
    Бу галәмне йегет кебек төзендереп,
    Төрлүк сәчкә берлә йири бизәндереп,
    Төрлүк нәбат38 уңдырубән39, узандырып,
    Оҗмах кебек нигъмәт бирер кодрәт берлә.
     
    Бу кыш көнне карыйлыкка40 охшатадыр,
    Бу галәмдин нигъмәтләрен бушатадыр.
    Мәхлукатны41 ризык биреп кышлатадыр,
    Тәмуг кебек суык кыйлыр кодрәт берлә.
     
    Кыш булса төрлүк мивә42 түгеләдер,
    Күреклек нәбат бөгелеп иңеләдер43.
    Карыйларга манәнд44 улып бөгеләдер,
    Карыйлар тик хәлсез булыр кодрәт берлә.
     
    Кыш килде исә, көнләре суык булыр,
    Яктысы аз, караңгысы чук-чук булыр.
    Карыйлык(ы) адәмигә кыш тик калыр,
    Шадлык китәр, золмәт45 кыйлыр кодрәт берлә.
     
    Яз көнендә болыты аз, чуак ула46,
    Йегет кеше кайгусы юк – даим көлә.
    Карый кеше мисле47 һаман кыш тик була,
    Шул сыйфатлы гомре кәчәр кодрәт берлә.
     
    Кыш булдисә, йир йөзендин нигъмәт китәр,
    Яз булдисә, ут-нәбәт кайра бөтәр48,
    Рузә, намаз йегет кыйлса, куәте бар,
    Карый булса хәлсез булыр кодрәт берлә.
     
    Кыш көнендә үләнләр(е) йирдә черер,
    Яз булдисә, нәбат нигъмәт үсә торыр.
    Барча адәм үлеп барып, гүргә керер,
    Кыямәт көн кайра терлер49 кодрәт берлә.
     
    Йимәк-эчмәк хазер кыйлса50 яз көнендә,
    Ул кеше тук, үзгәләр ач бу көн менә.
    Рузә, намаз кыйлган булса йегетендә51,
    Оҗмах эчрә нигъмәт бирер кодрәт берлә.
     
    Мәүла Колый, яз кебек йәшлек китәр,
    Кышка охшаш карыйлык сәңа йитәр.
    Рузә, намаз кыйла күргел, гомрең үтәр,
    Кыямәт көн намаз соралыр, кодрәт берлә.
     
     [Гариблек турында]
     
    Хак бирмәсен һичбер кемгә гариблекне,
    Гариблеки52 барча хәлдә михнәт иркән.
    Бимәкяни53 вә бичара горбәт чигеп54,
    Йөрәкендә хәсрәт уты янар иркән.
     
    Гарибләргә барча хәлләр ирер хәтәр,
    Йорты-мәкян55, малы-нигъмәт күлдин китәр.
    Аһ итмәкдә гариб уты гарешкә56 йитәр,
    Гарибләрнең хәлен сорсаң мондаг57 иркән.
     
    Гариблек һичкемгә кыйлмаз вафа58,
    Пәйгамбәргә, әүлийага бирде хода,
    Хан углы, солтанларны тәх(е)тдин йыка,
    Кол тик булып ишекләрдә торыр иркән.
     
    Гарибләрне һичбер адәм алмаз санга,
    Аш йийәрсә59, ләззәт бармаз һәргиз60 җанга.
    Мәкянлылар миһманлашыр61 тиңле тиңгә,
    Гарибләри моң-зар булып торыр иркән.
     
    Гарибләргә тормага йорт-мәкян кани62?
    Баш агырса63, әҗәл йитәр, куркар җаны.
    Ыруг, кардәш кыйла алмаз сәне гани64,
    Гариблекдә үлем килсә, дөшвар65 иркән.
     
    Башында ултырмага66 атасы юк,
    Өстендә хәсрәт йотар анасы юк.
    Уңлы-суллы хәлен сорар иясе юк,
    Бер үлмәке мең үлмәкдин яман иркән.
     
    Гарибләргә үлем килсә, монлуг67 башы,
    Юктыр аның гүргә куяр карендәше.
    Аш кыйлмагай гариб өчен тикмә кеше,
    Гариблекдә килгән үлем шул тик иркән.
     
    Хак гыйшкында горбәт чигә һәр адәми,
    Аһ итмәкдә гарешкә чыга аның дәми68.
    Хак тәгалә хәзрәтендә булмаз кәми69,
    Хөллә70 кийеп, наны-нигъмәт йийәр иркән.
     
    Гарибләргә гыйшык уты төшәр булса,
    Күңел бәхре мәүҗ кайнап ташар булса71,
    Гыйшык утилә йөрәк бәгъре пешәр булса,
    Хак кашында гариблеки гайан72 иркән.
     
    Рәсүл алла гариблекне чикде үзе,
    Гарибләргә даим73 шәфкать ирде сүзе,
    Һәр кайчанә гарибләрне күрсә күзе,
    Элҗүләйен74 күзнә йәше тулар иркән.
     
    Мәүла Колый, гарибләрнең хәлен сорсаң,
    Хәлен сорап, гарибләргә шәфкать кыйлсаң,
    Кулда барңн биреп күңлен хушнуд75 кыйлсаң,
    Изем76 рәхман сәндин хушнуд булыр иркән.
     
    ["Галимнәр күк йөзендә көнәш яңлигъ"77]
     
    Гыйлемлек хак рәхмәтедер, бер нур торыр,
    Кемне галим кыйлса изем, газиз кыйлыр.
    Углан икән, төн-көн гыйлем тәхсыйль кыйлыр78,
    Хак рәхмәте ул колына булыр булгай.
     
    Гыйлемлек хак рәхмәтедер, бер нур торыр,
    Хак кемене79 газиз кыйлса, аңа бирер,
    Гыйлем белеп, хак әмрилә80 тугры йөрер,
    Дөнья-гокъба81 морадына йитде булгай.
     
    Гыйлемлек һичкем булмаз шандыр82 белсәң,
    Гыйлем белеп ахирәтлек гамәл кыйлсаң,
    Алып калмаз сәндин гүргә барыр булсаң,
    Гүр эч(е)рә нуру чираг83 булыр булгай.
     
    Гыйлемлек күкрәкдин иңде галимнәргә,
    Мөрсәл, нәби, әүлийа-тәмамләрә84.
    Газиз кыйлып бирде алла пакь җанларә,
    Гыйлем белгән хак дидарын85 күрер булгай.
     
    Гыйлемлек күккә охшар, тәхсыйль кыйлсаң,
    Наданлык дөнья кебек, гакыйль ирсәң,
    Хак рәхмәте күкдин иңәр, гыйбрәт күрсәң,
    Гыйлем әмрен хәлаикга86 сачар булгай.
     
    Надан белмәз: хәлял, хәрам бердер аңа,
    Коңгыз-корт тик дөнья өчен һәб казгана87,
    Үләр булса, казгандыги улыр фәна88,
    Малы-милке бу дөньяда калыр булгай.
     
    Үлсә надан, малы-милке гүргә бармаз,
    Галим үлсә, гыйлемлеге үздин калмаз,
    Гыйлем белгән рәхмәт хакдин кирү калмаз,
    Тәмуглардин изем азад кыйлыр булгай.
     
    Наданлар ахирәт димәз, дөнья тотар,
    Коңгыз-кортлар йорт тотам дип, тизәк тишәр.
    Суык булса кара йиргә иңеп китәр,
    Казгандыгы заигъ булып89 калыр булгай.
     
    Галимнәр күк йөзендә көнәш яңлигъ,
    Шәкердләр тулып торган айга яңлигъ,
    Мөэминләр күк йөзендә йолдыз яңлигъ,
    Наданлар коңгыз-кортка охшар булгай.
     
    Мәүла Колый, көнәш Яңлигъ гыйлем кылсаң,
    Яки сән шәкерд булып ай тик тулсаң,
    Тагъәт90-намаз кыйлып яки мөэмин булсаң,
    Рәхмәтендин хакның өмид булыр булгай.
     
    ["Игенчелек гали91 эшдер..."]
     
    Игенчелек хуш һөнәр хак колларына,
    Гыйззәт-хөрмәт бардыр монда, белер булсаң.
    Нәфегъ идеп92 бирде алла җаннарына,
    Хак рәхмәте бар монда, кыйлыр булсаң.
     
    Игенчегә хак рәхмәте баикъ булыр93,
    Дөньялык һәм ахирәтлек кулга килер.
    Игенчене рәхман изем94 газиз кыйлыр,
    Кыямәтдә урны-җәннәт, сорар булсаң.
     
    Игенченең әл-азакы95 булыр туфрак,
    Хак тәгалә хәзрәтендә96 лөзләре ак,
    Кыямәт көн асан97 булгай сөаль-сораг98,
    Игенченең эше мондаг, белер булсаң.
     
    Игенчеләр туфрак үзә иген иксә,
    Кош-корт, хайван, адәм – һәркем андин йийсә99,
    Игенчегә андаг100 саваб белер ирсә,
    Һәр локъмәгә101 бер кол азад кыйлыр булсаң.
     
    Игенчелек – галәмара изге аты,
    Нигъмәт йийәр мөэмин, кяфир – юкдыр каты102,
    Игенчене көйдермәгәй тәмуг уты,
    Игенчелек гали эшдер – кыйлыр булсаң.
     
    Бу игенне газиз белеп һәркем игәр-
    Тереклекдә галәмара гыйззәте бар;
    Үлеп барса – хак тәгалә рәхмәте бар,
    Иген иккел, рәхмәт өмид итәр булсаң.
     
    Мәүла Колый, иген игеп сәхи103 булгыл,
    Сәхи булып, нәфкалекне104 хакдин кулгыл,
    Йите ниран105 газабындин азад булгыл,
    Бу дөньядин ахирәткә барыр булсаң.
     
    ["Сән гүзәл яр..."]
     
    Яр(и) мәңа бүләк измеш106 акча107 яулык
    Ул яулыкны ачмаклыкга сондым илек108,
    Ярым үзе халык эчендә олуг мәлик109,
    Хезмәтендә торайым мән башым салып...
     
    Былбыл кошның артар гыйшкы кызыл гөлдин,
    Нәүмид кыйлса110 сүнмәз яр(и) күңел сәндин,
    Бу чыкар җан ахыр бер көн чыкар тәндин,-
    Сән, гүзәл яр, айрылмайын торгыл мәндин.
     
    Яр мәне килсен димеш, китәйен мән,
    Ярның әйткән вәгъдәсенә, нитәйен мән,
    Бүләк тапмай бардым ирсә, нәтәйен мән? –
    Хәлем күреп әсиргәсә111 рәхим андин.
     
    Мәүла Колый, яр сүзене тота белмәй,
    Гомрең заигъ үтде һәргиз112 юлга кермәй.
    Ирәнләр113 тик хакдин табып, хәлгә килмәй,
    Гайебемне ул кичергәй дип, өмид мәндин.
    * Мәүла Колый хикмәтләре / Төз. Камил Дәүләтшин. – Уфа, 1991. – 41 б.
    Аерым хикмәтләр бераз кыскартып бирелә.
    1 Яраг – кирәк-ярак. Монда: рухи азык.
    2 Табкым микән – табырмын микән.
    3 Кайра – кабат, янә.
    4 Заигъ – әрәм, буш.
    5 Әсигъ – файда.
    6 Кяһиллекдә – ялкаулыкта.
    7 Гафил ятып – пошмыйча ятып; сизмичә ятып.
    8 Җөда булып – аерылып.
    9 Кол Сөләйман – ХII йөздә яшәгән атаклы шагыйрь Сөләйман Бакырганый.
    10 Мөхиб – якын.
    11 Тәгъзим берлә – олылап, ихтирам белән.
    12 Хушнуд кыйлып – сөендереп, ризалатып.
    13 Хәйатлыкда – яшәгәндә; исән чакта.
    14 Остай кайд – оста юлбашчы, җитәкләүче.
    15 Нәгяһ – кинәт.
    16 Кашларына – каршыларына.
    17 Фиракъ – аерылу, аерылышу.
    18 Хәшми – тупас; ачулы.
    19 Алгыш – мактау; фатиха.
    20 Үтте – монда: үлде.
    21 Кани – кайда.
    22 Аригъ – чиста, пакь.
    23 Кыйлгыл мәдәд – ярдәм ит; булыш.
    24 Рузи кыйлсын – өлеш чыгарсын.
    25 Гариб – гарип; чит, ят.
    26 Кулдашы – булышчысы; иптәше.
    27 Дөшвар – кыен, мөшкел.
    28 Асан – ансат, җиңел.
    29 Сәнең сару – синең яклы; синең белән.
    30 Йийәр – ашар.
    31 Хәлайыкга – халыкка; кешеләргә.
    32 "Мөмкинлек (чара) тапса, пычак (кылыч, хәнҗәр) алып, күзеңне чыгарыр".
    33 Баикъ – чын.
    34 Чук – күп.
    35 Чура – кол; хезмәтче.
    36 Тийү – дию.
    37 Галәм эчрә – галәмдә.
    38 Нәбат – үсемлек; үлән.
    39 Уңдырубән – уңдырып.
    40 Карыйлык – картлык.
    41 Мәхлукат – җан ияләре.
    42 Мивә – җиләк – җимеш.
    43 Иңеләдер – иеләдер.
    44 Манәнд – охшаш.
    45 Золмәт – караңгылык; төшенкелек.
    46 Чуак ула – аяз була.
    47 Мисле – кебек, шикелле.
    48 "Яз җиткәч, үлән – үсемлек кабат чыгар (үсәр)".
    49 Кайра терлер – кабат терелер.
    50 Хазер кыйлса – әзерләсә.
    51 Йегетендә – егет (яшь) чакта.
    52 Гариблеки – гариблек.
    53 Бимәкяни – урынсыз; йорт-җирсез.
    54 Горбәт чигеп – күчеп йөреп; каңгырып йөреп; чит-ят җирдә яшәп.
    55 Йорты-мәкян – йорт-җире.
    56 Гареш – дини тәгълимат нигезендә күкнең иң югары (җиденче) каты.
    57 Мондәг – моның кебек.
    58 Вафа – тугрылык.
    59 Аш йийәрсә – аш ашаса; аш эчсә.
    60 Һәргиз – һич, һич тә.
    61 Миһманлашыр – кунак булыр.
    62 Кани – кайда.
    63 Агырса – авыртса.
    64 Гани – бай; дәүләтле.
    65 Дөшвар – кыен, мөшкел.
    66 Башында ултырмага – монда: баш очында утырырга.
    67 Моңлуг (моңлы) – кайгылы.
    68 Дәми (дәме) – сулышы.
    69 Кәми – ким.
    70 Хөллә – өс киеме.
    71 "Күңел диңгезе дулкынланып ташыр булса".
    72 Гайан – ачык.
    73 Даим – һәрчак.
    74 Энҗүләйен – энҗеләнеп; энҗедәй булып.
    75 Хушнуд – канәгать; риза.
    76 Изем – аллам.
    77 "Галимнәр күк йөзендәге кояш кебек".
    78 Тәхсыйль кыйлыр – өйрәнер; укыр.
    79 Кемене – кемне.
    80 Әмрилә (әмере ил ән) – әмере белән.
    81 Дөнья-гокъба (гокъби) – дөнья-ахирәт; теге һәм бу дөнья.
    82 Шандыр – дәрәҗәдер.
    83 Чираг (чыраг) – шәм; яктырткыч.
    84 "Пәйгамбәр, әүлияләр – һәммәсе дә".
    85 Дидар – йөз.
    86 Xәлаикга – халыкка.
    87 Һәб казгана – казына; тырыша; көчен түгә.
    88 "Үлсә, туплаганы юкка чыгар".
    89 Заигъ булып – әрәм булып.
    90 Тагъәт – гыйбадәт кылу; (аллага) буйсыну.
    91 Гали – бөек, олуг.
    92 Нәфегъ идеп – игелек итеп; киң күңелле булып; кайгыртып; мал итеп.
    93 Баикъ булыр – ачык булыр; ирешер.
    94 Рәхман изем – рәхимле алла.
    95 Әл-азакы – кул-аягы.
    96 Хәзрәтендә – монда: каршында.
    97 Асан – ансат.
    98 Сораг – сорау.
    99 Йийсә – ашаса.
    100 Андаг (андай) – шулкадәр.
    101 Локъмә – бер кисәк ризык; бер кабым.
    102 Юкдыр каты – монда: аермасы юк.
    103 Сәхи – юмарт.
    104 Нәфкалек – тормыш итәргә җитәрлек мая (байлык, акча).
    105 Йите ниран – җиде тәмуг.
    106 "Ярым миңа бүләк иткән..."
    107 Акча – ак, аксыл.
    108 Сондым илек – суздым кулны.
    109 Мәлик – патша, хөкемдар (кебек).
    110 Нәүмид кыйлса – өметсез итсә.
    111 Әсиргәсә – кызганса; ярдәм итсә.
    112 Һәргиз – һич тә.
    113 Ирәнләр – (изге) ирләр.





    ← назад   ↑ наверх