• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Дибәҗә Каюмова

    Урланган бәхет

    Бу әсәр каләмдәшем Раис ага Кашаповның
    хәер-фатихасы белән язылды.

    1
    Янтирәк авылын нәкъ икегә бүлеп чип-чиста сулы инеш ага. Ул Корытау урманы уртасыннан башланып, күпсанлы чишмәләрнең суы белән тулылана. Авыл уртасында—инеш аркылы салынган таш күпер. Борынгы авылның борынгы күпере. Бабайлар, бабайларның бабалары үз куллары белән салган таш күпер ул. Нык күпер, мәңге ишелмәс һәм искермәс күпер.
    Янтирәкнең көньягында таучыкларны әйләнеп үтә-үтә, сабыр гына, моңсу гына Сакман елгасы сузыла. Авыл аша үткән инеш шул Сакманга барып кушыла. Нәкъ шул инеш тамагында Кондызлы күл җәйрәп ята, сөйләп тә, язып та бетерә алмаслык ямьле, оҗмахтай почмак. Яз кояшы җирне иркәләп, урыны-урыны белән яшел җәймә булып ачыла башлау белән, Янтирәкнең яшь-җилкенчәге шул күл буена ашкына. Бөтен тирә-як гармун моңына, җырга күмелә.
    Язның иң матур, кояшлы көне. Әле кыр эшләре башланмаган. Тау өсләре кипкән, ә тау итәгендә кар ята, шул яктан дымсу җиләс җил исеп ала. Үлән калкынган, агачлар яфрак яра башлаган вакыт.
    Авылда: "Иртәгә—Карга боткасы!"—дигән хәбәр тарала. Малайлар учак өчен кичтән агач әзерлиләр.
    Иртән иртүк карга боткасы пешәсе урынга чишмә суы китерелә, учак ягыла, казан асыла.
    —Кайнап чыкты, балалар, уйный торыгыз, үзем кычкырырмын,—ди Хәдичә карчык.
    —Сакка йөгерәбез!
    —Сакка йөгерәбез!
    Малайлар-кызлар парлашып сакка басалар.
    —Сакка—Сок, йөгереп чык!—дип кычкыра ялгыз калган Ирек исемле малай.
    —Тота алсаң—синеке, тоталмасаң, минеке,—диләр арттан сакка йөгерүчеләр. Сакка йөгерүчеләр—Нияз белән Гөлчирә. Алар Иреккә тоттырмыйча йөгереп барып "кавышырга" тиешләр.
    Менә эре-эре атлап Нияз алга таба чыга һәм, кинәт ыргылып, Ирекне урап үтә, ә Гөлчирә аны тотып алырга ташланган Иректән читкәрәк йөгерә, үзе Ниязны күрә-күрә аңа таба омтыла.
    —Гөлчирә! Тоттырма!
    —Тоттырма!!
    —Һай! Тота бит!—Урыннарында аларга куәт биреп, тыпырданып, дуслары тора.
    Нияз белән Гөлчирә, Ирекне артта калдырып, кулларын сузып, бер-берсенең кочагына ташланалар. Их, ул кайнар кочак! Их бу яңа өлгергән чор, сөю-сөелүнең бөтен матурлыгын, тәмен тоя башлаган көннәр! Нияз белән Гөлчирә җитәкләшеп, яшьләр янына килеп алга басалар. Тагын чират көтәләр.
    —Балалар! Оланнар! Ботка пеште!
    "Карга боткасы" уены башлана. Һәркемнең кулында агач кашык. Боткалы казанны ике як колагыннан тотып, ике малай "урлап" алып китә. Башкалар казан артыннан чаба, куып җитеп бер кашык ботка эләктерә.
    Аннан барысы җыелып тыныч кына ботка ашыйлар. Казанда йомырка пешә.
    —Йомырка, йомырка! Байлык бир илгә, йортка!—дип йомырка тәгәрәтәләр. Аннан тагын уеннар башлана.

    2
    Янтирәкнең уртасында зур агач мәчет. Тик ул хәзер мәчет түгел—мәктәп. Алгы кечкенә бүлмәдә беренче сыйныф, ә зур бүлмәдә—җиденче. Унөч малай, ун кыз. Шаяннар. Кызлар малайларга серле караш ташлый, ә тегеләре кызларның үкчәсенә баса, кич аулакка серләшергә чакыра.
    Шул шаяннар арасында моңсу кара күзле, озын толымлы, кыйгач кашлы, янып торган алсу йөзле, чия иренле Гөлчирә бар.
    Гөлчирә—бу авылга иярә килгән кыз. әнисе Бибилатифа күрше Сакман авылыннан Янтирәккә умартачы Минхәер картка кияүгә килгән.
    Минхәернең ян бакчасында умарталар. Авылның яше-карты үз итеп, бал алырга аларга килә. Бибилатифаның җиз самавыры һәрчак өстәлдә. Килгән-киткәнне баллап тәмле чәй белән сыйлый, һәркемгә җылы сүз, якты күз карашы бүләк итә.
    Җомга көннәр—Гөлчирә өчен зур шатлык. әнисе таңнан торып коймак пешерә.
    —Тор, кызым, тор матурым! Чәй эчкәч, кендек әбиеңә коймак илтерсең.
    әнисе кайнар коймакларны тәлинкәгә салып, чуптарлап сугылган ашъяулыкка төрә һәм Гөлчирәгә тоттыра. Кыз төенчек тотып, күрше авылы Сакманга, кендек әбисенә китә.
    Мәликә әби берүзе генә яши.
    —Һай, матур кызым икән, чәчен үргән, зәңгәр күлмәген кигән, күбәләктәй очып, минем янга килгән,—дип такмаклый кендек әби, Гөлчирәнең башыннан сыйпап.—әниең Бибилатифа ни хәлдә? Минхәер картның аяклары сызламыймы? Мал-туарлар көтүгә йөриме?
    әби, Гөлчирәне олы кешегә тиңләп, хәл-әхвәл сораша. Килгән саен шул ук сораулар булса да, Гөлчирә тагын җавап бирә:
    —Әнием иртүк торган, сыерны саугды, коймак пешерде. әткәем намаз укыды, чәй эчеп калды. Аякларыннан зарланмады.
    —Менә, кызым, сиңа дип кенә саклаган җиләк кагым, бераз чикләвегем дә бар иде,—дип серле сандыгыннан күчтәнәчләрен чыгара.
    Аннан Гөлчирә белән кара-каршы утырып, алар чәй эчәләр. Чәй эчеп туйгач, кендек әбисе:
    —Яле, кызым, мин өйрәткән догаңны онытмадынмы?—ди.
    —Юк, әбием, онытмадым.
    Алар икесе бергә ашны олылап, дога кылалар.
    Кай көннәрдә Гөлчирә кендек әбисенә куна бара, матур савыт белән юкә балы алып килә. Әбисе белән мәтрүшкәле чәй эчеп, ул тирән йокыга тала, матур-матур төшләр күрә...

    3
    Югары очта Гөлчирәнең классташы Нияз яши. Ниязга әле биш яшь тә тулмаган иде, әтисе Бөгелмә базарыннан бәләкәй гармун алып кайтты. Башта Нияз аның телләренә барлык бармаклары белән берьюлы басып, өй эчен шау-шуга күмде, колакларны тондырганчы кычкыртты. Аның күзләре ялтырый, нечкә беләкләре киеренке халәткә кереп, юанаеп киткәндәй була.
    —Карале, әнисе, кәмәленә китерә бит бу малай, кара-кара, чын гармунчы диярсең,—дип, соклануын яшерми, әтисе Галиәхмәт мыекларын борып куя.
    Ун яшьтә инде Ниязга әтисе чын гармун алып бирде—тальян гармун.
    Ләкин Галиәхмәт бик иртә дөнья куйды: Нияз сигезенчедә укыганда, авариядә һәлак булды ул. Алар сеңелесе Зөһрә белән ятим калдылар, әтисез үстеләр.
    Нияз—җор сүзле, шаян табигатьле, шат күңелле малай. Ул алтынчы сыйныфта укыганда ук Гөлчирәне үз итте. Әллә нәрсәсе тартып тора шул кызның, карап кына торасы, чәчләренә кагыласы, кулларын тотып карыйсы килә. Гөлчирәнең күзләренә карап көннәр буе утырырга риза Нияз, тик кыз гына, Нияз аңа караса, керфекләрен төшерә, әллә ояла, әллә яратмый. Нияз әрсезләнергә курка, читкәрәк китә дә, Гөлчирәдән күзен алмый.
    Ул Гөлчирә утырган парта янына килә. Гөлчирә исә, тамчы-тамчы керфекләрен түбән төшереп, тынып кала. Сүзе бармы? Йомышымы? Ник әйтми? Нияз кызның ике толым итеп үргән шома чәчләренә озак кына карап тора да, кабат үз урынына барып утыра. Кызга борылып карый. Күзләрен күтәргәнме? Аңа таба карамыймы?
    ...Алар тугызынчы сыйныфта укыйлар иде. Нияз чандыр гына егет. Аның белән очрашкан саен Гөлчирәнең йөрәге тукталып калгандай була.
    Язгы ташу вакыты. Якшәмбе көн. Көн буе ташу карап, түгәрәк уен, сакка йөгерү кебек сабый чак уеннары уйнап туйгач, кайсы кая таралышты. Елга яры буенда алар икесе генә утырып калдылар. Гөлчирә Ниязның гармун уйнаганын тыңлый. "Беркем дә аның кебек матур итеп уйный алмый",—дип уйлый кыз.
    Текә яр астында тасма-тасма булып боз яргаланган, ярылган урыннары зәнгәрсу-яшел төстә, Су өстендә бертуктаусыз хәрәкәт итүче зур-зур бозлар шау-гөр килеп бәрелешәләр, берсе өстенә икенчесе килеп менә дә, вак кисәкләргә яргаланып, шыбырдап коела, юкка чыга. Язгы ташкын бозларны чүбе-ние белән каядыр куа.
    Нияз гармунын җиргә куеп, Гөлчирәнең нәзек бармакларын үзенең учына алды. Кыз аңа күтәрелеп карамады, йөрәгенең кызу-кызу типкәнен генә сизде. Нияз кызның йөзенә якын килеп, кинәт кенә аның чия төсле кабарынкы иреннәреннән үбеп алды. Бу Гөлчирә өчен көтәлмәгән хәл булды, ул кычкырып куйды һәм Ниязның аркасына сугып, сикереп торды да, авылга таба йөгерде.

    4
    Тире җыючы Халикның Ниязлар өенә урам аша каршы салынган йорты башкалардан йөз чөерүче тәкәббер кешене хәтерләтә, барлык өйләрдән калкурак, зуррак һәм матуррак.
    Халик кызы Сәримә, тәпи йөри башлау белән, Ниязга тартылды. әнисе яңа күлмәк тегеп кидерүе була, Сәримә йөгереп Нияз янына килә:
    —Матурмы күлмәгем? Күрәсеңме, нинди төймә такты әни! Матурмы? Матурмы?
    —Матур, матур. Йә, аптыратма әле, Сәримә.
    Никтер кечкенәдән үк Нияз аны яратмады. Иркә, кылтык, назлы булып үсте Сәримә, Нияз дип ут йотты. Ycә төшкәч, аны фәкать үзенеке генә итеп хис итте. Хыялларга бирелде: менә алар мәктәпне тәмамлыйлар, өйләнешәләр, яна өй салалар, Нияз Сәримәнең әтисе кебек тире-йон җыя башлый, байыйлар, балалар үсә. Ниязны ул нәкъ әнисе әтисен биеткән кебек "биетеп" кенә тора. Нияз арт аякларында үрә басып торучы маэмай булып күз алдына килеп баса...
    Сәримәнең әтисе юаш, бик сабыр холыклы кеше. Хатыны Маһибәдәр—холыксыз хатын. Халик түзә, дәшми.
    Сәримәнең әнисе "кызның кырыгыннан" дип, "кыз бишектә—җиһаз сандыкта" дип бирнә хәстәрен күрә торды. Кияү дигәнең Нияз кебек ярлы булса, кызы шыр-ялангач өйгә килен булып төшсә... Бер караганда, үз бизмәне белән үлчәп, "бай кызга мең ия"—дия-дия, әйбер җыйды. Авыл кызлары кебек алача палас, чуптарлы тастымал түгел, шәһәрчә, яңача, асыл мал җыя торды. Ак чәчәкле зәңгәр төстәге карават җәймәсе, затлы челтәрләр, мендәр япмалары... Бөгелмәдән елык-елык килеп торган калай тышлы яшел сандык кайтартты, шул сандыкка шыплап чүпрәк-чапрак тутырды. Сәримә генә сандыкны яратмады. Кем хәзер сандык төяп кияүгә чыга? Комод, шифоньер кирәк, яңача! Шәһәрчә!
    ...Сәримә җиденче сыйныфта укыганда ук, кашларын йолкып, нәзек кенә калдырды, күз төпләренә сөрмә тартып, көзгедә мут яшькелт күзләрен күреп, үз-үзенә соклана, сыйныфта иң чибәр кыз—мин, дип уйлап йөри башлады. Йөзенә иннек сөртә, бит очына кара каләм белән миң төртә, маңгай чәчен кайчы белән кисеп, каш өстенә чәч тәлгәшләре төшерә. Иреннәр генә калынрак, тешләр сирәк. Аларны һич үзгәртеп булмый. Күзләр матур булгач, теш сирәклеге чүп кенә, авызны йомыбрак йөрергә туры килер, дип фикер йөртә кыз.
    ...Ул Ниязның Гөлчирә тирәсендә бөтерелгәнен сизә башлады. Аның күршесе, аңа гына булырга тиешле Нияз Гөлчирәдән күзен алмый.
    Бер кичне Сәримә Ниязның Гөлчирәне озатып кайтканын үзләренең капка төбендә көтеп торды. Нияз таш күпер өстендә күренү белән кыз, эскәмиядән торып, урам аша җәһәт-җәһәт атлап, Ниязлар капка төбенә килеп басты.
    —Менә сезгә кергән идем,—дигән булды.
    —Нигә?
    —Нигә дип, әниең белән сөйләшеп утырырга.
    —Ярый, бар, өегезгә кер.
    —Минем синең белән сөйләшәсе сүзем бар.
    —Ә минеке—юк.
    —Йә, нәрсә инде син, күрше, минем белән тупас.
    —Тупас түгел, бөтенләй сөйләшер сүзем юк.
    —Табарбыз. әйдә, тегендәрәк китик, тыкрыкка.
    —Юк, Сәримә, мина әйтәсе сүзең булса, шушында гына әйт, тыңлыйм.
    —Шул Гөлчирәнең нәрсәсе миннән артык соң?
    —Синең сүзең Гөлчирә турында икән...
    —Әйе, Гөлчирә турында. Шул йолкыш, хәерченең нәрсәсе сиңа ошыйдыр инде? Миннән кай җире белән артык соң ул? Чибәррәкме?
    —Син, Сәримә, һичшиксез чибәр, кара инде, синең кыйгач кашларың, сөрмәле күзләрең генә ни тора,—диде Нияз сүзенә тирән мәгънә салып.
    Мактау сүзләрен ишәткәч, Сәримәнең зур авызы ерылып, сирәк тешләре күренде.
    Нияз, аның көлүен күрмәскә теләп, күзләрен җиргә төбәде.
    —Йә, булды, Сәримә, сөйләштек. Мин керим...
    әле Сәримәнең монарчы Нияз белән болай кыюланып сөйләшә алганы юк иде. Ниязны болай гына кулга алып, үзенә каратып булмаячагын кыз аңлады.
    Сәримә укуда әллә ни өлгер булмаса да, hәp җирдә чәчрәп чыгып үзен күрсәтергә, Гөлчирәдән бер дә ким булмаска тырышты. Гөлчирә килмешәк, атасы да юк, киеме дә рәтле түгел. Чибәрлеккә мин аннан кимме әллә, дип фикер йөртте. Тора-бара Гөлчирәнең хас дошманына, көндәшенә әверелде. Араларын бозарга тырышты.

    5
    Әле сигезенче сыйныфта укыйлар иде. Февраль ае. Салкын. Гөлчирә көянтә-чиләк тотып, күрше Гапсаттарлар капка төбендәге чыгырлы коега су алырга чыкты. Кое буе ап-ак боз, кое авызы боз катып бәләкәй генә калган. Чылбырга эленгән кыршаулы чиләк тә бозланып ялтырап тора. Кемдер су алган да, төбендәге суын салып бетермичә, кое капкачына утыртып киткән. Гөлчирә бозга каткан авыр чиләкне күтәреп алып, кое капкачын бер кырыйга шудырды, сузылып кына кое эченә күз төшереп алды да, чиләкне коега төшереп җибәрде. Суга чупылдап барып төшкән чиләк, су белән тулып, чыгырны сөйрәде, коеның терсәкле тимер тоткычы зыр-зыр әйләнеп, коточкыч шау-шу күптарды.
    —Су аласыңмы, Гөлчирә? Кая чиләгеңне үзем алыйм, тая күрмә.
    Үтеп барышлый, Нияз кое буена туктаган иде.
    —Юк, юк, үзем,—диде кыз, сер бирмәскә тырышып.
    Ул арада Нияз тимер тотканы әйләндерә башлады. Сулы чиләк тар кое авызына килеп җиткәч, Гөлчирә аңа сузылды, әмма аягы таеп китеп, боз каткан кое бурасына күкрәге белән килеп төште, ә уң кулы сулы чиләкнең кыршавы белән кое читенә каткан боз арасында калды.
    Нияз каушавыннан кое чыгырының тоткасын кулыннан ычкындырды, чылбырга тагылган сулы чиләк дулый-дулый коега төшеп китте. Нияз ашыгып Гөлчирәгә таба омтылды, аның канга баткан кулыннан бияләен тартып алып, бармакларын учына алды, һәм җылы тынын канлы бармакларга өрде. Кыз, кулы авыртуга чыдый алмый, үксеп-үксеп елый башлады.
    Бу көннән соң кызның бармаклары кызыллы-зәңгәрле булып шешеп чыкты. Бик озак төзәлде. Гөлчирәнең чәнчә бармагы бөтенләй тырнаксыз калды. Ул аларга теге көндәге хәвеф-хәтәрне гел исләренә төшереп торды. Тырнаксыз бармак Гөлчирәнең тамгасына әверелде.
    Ә Нияз кыз белән очрашкан саен:
    —Я, ничек, бармагыңа тырнак үсмиме әле?—дип шаярта торган булды.
    —Оныт инде син аны, авыртмый да, сызламый да,—дия иде Гөлчирә.

    6
    Яз.
    Гомер дә тоташ яз гына булыр төсле. Күңел моңарчы сизелмәгән, беләнмәгән яшерен хисләрне ак өметләргә әйләндереп, ап-ак күлмәкләр кидерә, чәчәкләрнең бәхет, мәхәббәт теләгәннәрен эзли, сөю көтә. Яз вәгъдәләренә ышана кыз бала.
    Үзе дә гөл сыман, яңгырның җылысы, җилнең назлысы, кичнең сандугачлысы, төннең йолдызлысы турында гына хыяллана.
    Язлар уяткан хыялларның эссе җәйләрдә, яңгырлы көзләрдә, салкын кышларда барысы да чынга ашырмы? Юкмы?..
    Менә хәзер барысы да артта, дәфтәргә соңгы нокта куелган. Имтиханда мәсьәлә дә бик җиңел иде.
    —Синеке беттеме?—диде Гөлчирә, урыныннан торып.
    —Ә синең барысы да дөресме?
    —Дөрес, киттек.
    Алар дәфтәрләрен тапшырдылар, бүлмәдән чыктылар.
    Алар ун сыйныфны уңышлы тәмамладылар. Аттестатларында икесенең дә өчәр дүртле, калган фәннәрдән бишле иде.
    ...Чыгарылыш кичәсе. Күңелләрне куаныч һәм дәрт сарган көннәр.
    Утлар балкыган зур залда озак кына җырлаган-биегәннән соң, Гөлчира белән Нияз урамга чыктылар. Таң сызылып килә иде. Алар, аяк кайда әйди, шунда атладылар. ә аяклар ялгыз каен аланына юл алды.
    Алар алдында зур сорау: алга таба нишләргә? Гүя кайчандыр зур бер ишектән кергәннәр дә, ун ел буе шунда янып-көеп, алҗып-арып зур юл үткәннәр, бүген генә шул ишекне ябып бу дөньядан чыкканнар. Кулларында ишекнең зур ачкычы. ә ул ачкыч тагын нинди ишекне ачып керергә ярдәм итәр? Ул яңа ишек кайда? Каян табарга аны? Анда кайсы сукмак, кайсы юл илтә? Уңдамы ул, әллә сулдамы?
    Әйе, әле бүген генә алар кулларына аттестат алдылар. Мәктәп директоры аларны бик җылы тәбрик итте...
    Ялгыз каен янында Нияз белән Гөлчирә бик озак сөйләштеләр.
    Таң белән саубуллашучы йолдызлар күз кысыша-кысыша берәм-берәм сүнделәр, ә ялгыз каен аланы, яшел үлән, чәчәкләр, ачып куелган зур китапны хәтерләтеп, аларга колач җәйде. Ерактагы биек тау сыртыннан кояшның җирән сырты күренде, каршыдагы урман кояш нурларыннан ялтырады.
    —Йә, ярый, көн туды, кояш чыкты, безнең өчен яңа тормыш башланды,—диде Гөлчирә уйчан гына.
    —Яңа тормыш, яңа юллар,—диде Нияз.—Гөлчирә, ник син бүген бик күңелсез?
    —Нияз, сиңа бер дә әйткәнем юк, син бит берни белмисең. әни авырый минем. Шуңа бер дә күңелем үсми, табиплар бер дә өметле сүз әйтмиләр.
    Гөлчирә кояш нурларыннан алсу төскә кергән каенны кочаклады һәм кулларын югарыга таба шудырды.
    —Карале, Нияз, безнең каеныбызның кәүсәсенә нинди гөмбә ябышкан!
    —Ул—мәшкә дип атала. Укыганым бар, бик күп авыруларга дәва икәне турында язалар.
    —Минем әниемә ярдәм итмәс иде микән?
    Нияз кулын сузып гөмбәне капшап карады.
    —Кап-каты. Өзеп алыйммы?
    —Юк, кирәкми, торсын.
    Гөлчирә уйга калды. Бераз торгач, тирән сулыш алып, әкрен генә сөйләп китте:
    —Каен ул—сагыш агачы, ялгызлык символы, ул һәрчак сагышлы, язларын елап күпме күз яшьләре түгә. Шул түгелгән каен яшьләре шушы каты гөмбә булып бергә җыелып оешкандыр. Ул гөмбә каенның бәгыредер, елый-елый каенның бәгыре каткандыр.
    —Син әллә ниләр сөйлисең, Гөлчирә.
    Гөлчирә дәшмәде, аның күңеле һаман авырудан шәмдәй сызып баручы әнисе белән иде...
    Гөлчирәнең әнисе Бибилатифа, карты Минхәер үлеп биш ел үткәннән соң, алмалар җитешкәч, августның соңгы көнеңдә дөнья куйды. Унҗиде яшьлек Гөлчирә каңгырып япа-ялгыз калды. Ялан чаклы өйдә беръялгызы яши башлады.

    7
    Сәримә унынчы сыйныфта укыганда ук зур күкрәкле, тулы гәүдәле, җитлеккән кызга әйләнде. Карап торуга бер дә кеше карамаслык түгел, әмма ни өчендер башка кызлар кебек аны бер генә егет тә үз итмәде. Фәкать түбән оч саескан Фәрхиенең кайдадыр яшәп, хатын аерып кайткан малае Фатих кына берничә мәртәбә озата килде.
    Таң атканчы кайдадыр олагып йөргән кызын Маһибәдәр берничә мәртәбә тыкрыклардан, бакча башларыннан, инеш буйларыннан чыгып эзләп йөрде.
    —Сәримә! Сәримәү!—дип, югалган бәрәнен эзләгәндәй, кычкырып йөреп тә таба алмагач, күршеләрдән ишетеп, кызының кем белән бәйләнгәнен белде.
    Сәримәнең кайтканын капка төбендә саклап торды да, кызы капка төбенә килеп җиткәч, яңагыннан ут чыгарып, чалтыратты. Урамда тавыш куптармады, кызын аркасыннан этә-төртә өйгә алып керде һәм, бар зәһәрен җигеп, авызыннан утлар чәчеп сүгә башлады:
    —Син нәрсә? Хатын аерган зимагур белән йөри башладыңмы? Юкмы сиңа үзеңә бер егет? Ирлек тәмен тойган кеше синең битеңнән үбәр өчен генә озатып йөрмәс. Ике аягыңның берсен дә атлатмыйм. Клубка түгел, капка төбенә дә чыгармыйм. Итәгеңә салып бала алып кайтсын, дип үстердеммени мин сине?
    Әнисе зимагур дип атаган Фатихны моңарчы егетләр назы күрмәгән Сәримә инде ярата башлаган иде.
    Фатих матур гына киенә, читтә йөреп чарланган, теле телгә йокмый, ярату сүзләрен сибә генә. Сәримә бу ирне инде үзенең язмышы итеп күрә башлаган иде. әмма Маһибәдәр катгый рәвештә кызының чыгар юлына йозак салды:
    —Чыкмыйсың, бетте-китте,—дип кычкырды.—Әнә Нияз. Бергә үстегез, ярлы булса да, үз кеше. Тәртипле, акыллы. Сиңа башка кеше юк. Ишетсен колагың!
    Ул да булмады, Фәрхи малае Фатих авылдан чыгып китте...

    8
    —Гөлчирә,—диде беркөнне Нияз бик җитди генә.—Мин уйладым-уйладым да, вербовка белән Кузбасска китәргә булдым. Авылда ни калган!? Безнең бит мәктәп тәмамлаганга кәгазь генә бар, ун ел буе укыдык, бер һөнәр алмадык. Алга таба укырга акча кирәк, әни дә: "Укыта алмам, улым, сеңлеңне үстерәсе бар, берәр кая китәрсең, өс-башыңны карарсың",—ди.
    Ниязның бу сүзләре Гөлчирәне уятып җибәргәндәй булды, аның күңеле әллә нишләде:
    —Мине дә ал, Нияз, мин дә китәм синең белән,—диде.
    —Гөлчирә,—диде Нияз,—вербовка белән егетләрне генә җыялар, мин укып һөнәр алыйм әле, эшләп карыйм, урнашыйм, сине чакырырмын, яки кайтып алырмын.
    —Нияз, минем бит беркемем дә юк, мин синнән башка нишләрмен? Ал мине дә, икәү китик.
    Гөлчирә елый ук башлады.
    —Мин сине бер елдан кайтып алырмын. Шушы ялгыз каен янында вәгъдә бирешик: тормышта кем генә очраса да, бер-беребезгә хыянәт итмәскә, ташлашмаска, мәңгегә бергә булырга. Вәгъдәме, Гөлчирә?
    —Вәгъдә, Нияз, вәгъдә,—диде Гөлчирә тынычлана төшкәч. Кайчан китәсең? Кем белән?
    —Иртәгә, Рәфис белән.
    —Нәрсә белән китәсез?
    —Поезд белән.
    Гөлчирә белән Нияз утырган җирләреннән торып бастылар һәм, каен янына килеп, икесе ике яктан каенны кочаклап, кулга-кул тотындылар:
    —Мине көтәрсеңме?
    —Хатлар язарсыңмы?
    —Күрәсеңме, каенның яшьләреннән оешкан гөмбә безгә дәшә, вәгъдәгезне ныгыттым, ди, күз яшьләре түкмәгез, ди, бер-берегезгә ышаныгыз, ди...
    Алар каенны кочаклаган килеш, кулга-кул тотынышып озак кына тордылар...
    Икенче көнне Нияз бик иртә уянды. Әнисе, улының уянганын күреп, ашыга-ашыга өстәлгә пар бөркеп торган самавырны китереп куйды.
    —Көтү киттеме әле, әни?
    —Юк әле, улым, иртә әле.
    —Көтүгә кадәр юлга чыгарга кирәк, юкса, тузан басылганын көтәсе булыр.
    —Әйдә, улым, юынып кер дә, чәй эчәрбез, Аллага тапшырып, авылны чыкканчы озата барырмын.
    Нияз кичә кич Гөлчирә белән саубуллашуын исенә төшерде. Вәгъдәләшүләр, Гөлчирәнең күз яшьләре... Менә шул күз яшьләре башка бервакытта да таммасын өчен Нияз әллә ниләр бирер иде.
    Нияз, әтисеннән калган иске пинжәкне киеп, аркасына биштәр асып, урам буйлап атлады. Аны дусты Рәфис капка төбендә көтеп тора иде инде. Күк йөзе аллы-гөлле төсләр белән балкыган. Тиздән кояш та чыгачак. Кошлар тынып калган. Нияз эре-эре атлап Рәфис янына килеп туктады, елмаеп аңа кулын сузды:
    —Сәлам!
    —Сәлам! Киттек.
    Алар Бөгелмә станциясенә сәгать унга барып җиттеләр. Малайларны клуб кебек бер зур бүлмәгә җыйдылар. Җыелу урыны дип атала икән. Беркемне дә чыгармыйлар. Озакламый комиссия булды. Нияз белән Рәфис тә каралдылар. Рәфисне комиссия яраксыз дип тапты.
    —Мин, болай булгач, Нияз, авылга кире кайтам. Озата гына бардым, диярмен инде.
    Бy фикер белән Нияз да килеште. Рәфис Ниязга бераз акча бирде, поездга дустын утыртып, кул болгап, озатып калды

    9
    Өйдән чыгып киткәнгә ике атна дигәндә, Нияз Осинники станциясенә килеп төште. Тимер юлның уң ягында елга, суы кап-кара. Сул якта вокзал бинасы. Бу яклар безнең җирләргә бер да охшамаган икән. Бөтен җир өсте кап-кара. Елга да кап-кара, урамнарда да ниндидер кара су ага.
    Вагоннардан аның кебек үк малайлар коелды. Аякларында чабата, өсләрендә иске, ямаулы фуфайка. Кайсы соры чикмән кигән, кайсы—кыска тун. Менә бик каты кычкырып команда бирделәр:
    —Стройся!
    Эреле-ваклы малайлар бер рәткә тезелеп бастылар. Команда биреп, аларны җәяүләтеп шәһәргә таба алып киттеләр.
    Уң якта биек тау, тау буйлап йортлар тезелгән. Бер генә агач та юк. Җир дә кап-кара, йортлар да.
    —Син кайдан?
    —Әлмәттән.
    —Ә син?
    —Бөгелмәдән.
    —Зәйдән...
    Малайлар шулай шыбыр-шыбыр сөйләшеп баралар. Шлак түшәлгән юлдан атлап бару җиңел түгел, аякка каты. Аларга каршы кулларына ниндидер кораллар күтәргән бер төркем шахтерлар очрады. Битләре кап-кара, ком гарәбе дә алай ук кара түгелдер, күзләре генә ялтырый. Үзләре малайларның сәләмә киемен күреп, бармаклары белән төртеп күрсәтә-күрсәтә көлгән булалар. Тешләре генә ап-ак. Алар көлгәндә бигрәк ямьсез икән.
    Нияз күзенә күренгән hәp нәрсәне исендә калдырырга тырышты. Менә "Центральная" дип язылган биек каланча, аның артында, кара төтен бөркеп, коточкыч зур тау күренеп тора. Шахта дигәннәре шулдыр инде, дип уйлады Нияз.
    Бара торгач, кирпечтән салынган зур, матур бина күренде. Анысы шахта идарәсе булыр, чиста кешеләр, начальниклар эшли торган җирдер инде.
    Ул арада каяндыр бер төркем малай-шалай килеп чыкты. Чиста, матур киемле шәһәр малайлары. Шулчак берсе:
    —Вон, японцев ведут!—дип сөрән салды.
    Икенчесе тагын:
    —Бей самураев!—дип, рәт белән матур гына, тәртипле генә атлап баручы малайларга күмер кисәкләре, ташлар ата башладылар. Малайларның кайсы кычкырып җибәреп, башын тотты, кемдер аксый башлады.
    Аларны "ФЗО-17" дип язылган өч катлы бина каршысына китереп туктаттылар. Берничә группага бүлделәр. Яңа киемнәр өләштеләр. Мунчага озаттылар. Иске киемнәрне яндырдылар.
    әнисе юлга чыгар алдыннан Ниязга догалык-бөти биргән иде. Нияз аны иске бишмәтенең түш кесәсеннән эзләп алып учына йомарлады. Әнисе ана:
    —Шушы догалыклар сине хәвеф-хәтәрдән саклар, исән-сау өйгә алып кайтыр,—дип әйткән иде.
    Укулар башланды. Уку дигәннәре—бер көн класс бүлмәсендә укытучының сөйләгәнен тыңлау, биш көн җир астына төшеп, тәҗрибәле шахтерлар күзәтүе астында забойда күмер чабу икән.
    Нияз забойщиклар төркеменә эләкте. Аны төркемнең өлкәне итеп билгеләделәр.
    Төркемнең мастеры—Тау техникумы тәмамлаган, чандыр гәүдәле, җитез хәрәкәтле, төскә-биткә чибәр, егерме биш яшьләрдәге хохол Петр Иванович Перебейнос—яхшы, кешелекле егет булып чыкты. Урыс телен ипилек-тозлык кына белгән татар малайларын ул үз күреп, яратып, малайлар арасында зур абруй казанды.
    Брезенттан тегелгән калын, авыр кием, аягына резин чуни, башына шахтер каскасы киеп алгач, Нияз гомере буе шахтада эшләгән кешегә охшады да куйды. Ул көлеп җибәрде. Их, Гөлчирә янына шушы киемнәр белән барып басарга!—дип уйлады егет. Бигрәк "матур" икән бу шахтер киемнәре!..

    10
    Сентябрь ае. Гөлчирә башка барлык авыл хатыннары белән бәрәңге алды, чөгендер казыды. Арып, эштән туктап, барысы бергә олы тирәк янына җыелдылар. Кем нәрсә алып килгән—бары уртак: кабыклы бәрәнге, кара ипи, әйрән, катык. Гөлчирәнең күршесе Сәмига никтер көндезләтеп кенә эшкә килде. Гөлчирәгә кесәсеннән алып конверт тоттырды.
    —Ал, әҗерен сорамыйм. Биемәсәң, икенче кат тәтемәс,—дип шаяртты.
    Yткен күзләр Сәмиганың Гөлчирәгә хат биргәнен күреп, аңа табарак елыштылар.
    —Әйдә, ярар бу юлы биетеп торма инде...
    —Хат дигән куаныч көн дә килеп тормый. Миңа язсыннар иде әле, хәлдән тайганчы биер идем.
    —Ниязданмы?
    —Нияздандыр. Кемнән булсын.
    Гөлчирә читкәрәк китеп, ашыга-ашыга конвертны ачты. Таныш кул, түгәрәк-түгәрәк хәрефләр...
    Кызлар барыбер Гөлчирәне уратып алдылар, җилкә аша сузылып, очлы күзләрен хатка төбәделәр.
    —Кызлар, бәйләнмәгез әле!
    —Ниләр яза, Гөлчирә? Без да укыйк әле.
    —Адресын гына булса да күрсәт инде.
    Сәримә Гөлчирәнең кулыннан конвертны алмакчы булды, Гөлчирә аның кулына сукты, кырт борылып китеп барды. Гөлчирә янына дусты Рәйсә килде.
    —Ник елыйсың, Гөлчирә?
    —Үзем дә белмим, дустым.
    Гөлчирә яшьле күзләрен сөртеп алды.
    Хат озын иде. Нияз юлда ниләр булган, ничек барып урнашкан, укуы һәм эше турында бәйнә-бәйнә язган иде.
    Хатының ахырында бер җыр да бар.
    "Алтын пәкемне сындырдым
    Гөл тамырын кискәндә.
    Сәламнәремне җибәрәм
    Кичке җилләр искәндә..."
    Гөлчирә Ниязга шул көнне үк хат язып салды. "Нияз!—дип язды кыз,—син киткәннән бирле күңелем урынында түгел, авыр миңа, мин ялгыз. Ник син мине үзең белән алмадың? Ник ташлап киттең? Кемгә ташлап киттең? Минем бит беркемем дә юк.
    Әнием үлгәннән бирле мина өйгә керү дә бик авыр. Ярый әле Рәйсә бар, аның белән бергә кунабыз. Һәркөн диярлек төшләремдә сине күрәм, синең өчен бик борчылам, сак бул анда, шахта эше бик хәтәр, диләр бит.
    Ялгыз каен янына ялгыз барасым килми. Сине бик сагындым, бик күрәсем килә, күзләреңә карыйсым, кулларыңны тотасым килә...
    Минем хәлләремне белмисең бит. Бер генә туганым да юк бит минем. Сер сөйләр, сагышымны таратырга ярдәм итәрлек кешем юк.
    Син киткәнгә менә бер ай булды. Мин инде сагынып үлә яздым. Бер ел сине күрми ничек түзәрмен? Ләкин мин өметемне өзмим. Алдагы бәхетле көннәрне уйлап елмаям. Бәхет ул—язларда язылган язмышның рәхәтен дә, михнәтен дә күреп, яшисе, кавышасы килү теләген җуймыйча, һаман матурлыкка, мәхәббәткә омтылудыр. Мин үземне бәхетсез димим, безнең бәхет әле алда, без һичшиксез бергә булачакбыз. Мин моңа ышанам.
    Гөлчирә."

    11
    —Шәлеңне сал, Рәйсә, чишен. Ярый әле, дустым, син бар.
    —Гөлчирә, алма исе килә, эм-м, әллә алмаң бармы?—Рәйсә борынын җыера-җыера иснәнә башлады.—Хуш исе борынны яра, әллә мәтрушкәң дә бар инде?
    —Чоланнан әни белән җыйган мәтрүшкәләрне алып кердем, баздан алма алып мендем син килүгә. әнием төсе, аның белән агачтан өзеп, кәгазьгә төргән идек. Кызым, кыш көне ашарбыз, Алла теләсә, дигән иде. Үзенә генә ризык булмаган,—дип сөйләнә-сөйләнә Гөлчирә өстәлгә алмалар куйды.
    —Минем әни чәйгә дип кишер киптерә, кабак көйдерә. Туйдырды инде,—ди Рәйсә.
    —Мәтрүшкә чәе эчәрбез, дустым, баллап-тәмләп эчәрбез...
    Мәтрүшкәле чәй эчеп, кызлар йокларга яттылар. Рәйсә пышылдап кына сорап куйды:
    —Нияз ниләр яза соң?
    —Ниләр яза, дип... Берничә хаты килде дә, туктады, язмый. Нәрсә булгандыр...
    —әллә башканы тапты микән?..
    Рәйсә бик тиз йоклап китте. ә Гөлчирәнең күзенә йокы кермәде. Туңып киткәндәй булды. Өй дә суынып өлгерде ахыры...
    Кыз таң алдыннан гына йокыга талды. Йокысы да тыныч булмады. Менә ул сап-салкын су эчендә. Туңа, калтырана. Судан чыгарга тели, булдыра алмый. Кулына ниндидер бау эләгә. Бау яр өстендәге ялгыз каенга бәйләнгән. Ә яр шундый биек—күккә тигән. Яр өстендә ялгыз каен җилдә уңга-сулга чайкала.
    әллә каян ерактан бер аваз килә:
    —"Ник суга ташландың"?
    —"Мин үзем ташланмадым, мине ташладылар",—ди Гөлчирә.
    —"Кем ташлады?"
    —"Белмим... Ниндидер явыз, кара көч".
    —"Кем чыгарыр икән сине бу судан?"
    —"Минем бик яшисем килә! Каенкаем! Ярдәм ит!"
    Гөлчирә бауга ябыша, үрмәләргә тели. Бау дигәне бау түгел икән, ямь-яшел үлән. Өзелә! Өзелә! Тагын бераз гына! Бераз гына!
    —Өзелә! Өзелә!—дип кычкырып уянды Гөлчирә.
    Рәйсә дә бу тавышка уянып китте.
    —Нәрсә өзелә, Гөлчирә?
    Гөлчирә авыр сулап, һушын җыеп, караватында утыра бирде. Дәшмәде. Аның кәефе юк иде.

    12
    Янтирәккә ел башында кайсыдыр бер районнан Арслангали исемле егет килеп төште. Ул ниндидер кыңгыр эшләре өчен теге районнан куылган. Лубян урман хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, ул районда озак эшли алмаган, яңа җиргә—Янтирәккә күчкән.
    Олы юлның ике ягындагы киң кырларны, урманнарны карап бара торгач, Янтирәккә керә торган чана юлын күреп, ул машинадан төшеп калды һәм авылга таба җәяү генә атлады. Аяклары туңа төшкән иде, чана юлыннан тая-тая атлый торгач, җылынып китте.
    Биш чакрым араны ул бер сәгать үтте, ул бер сәгать Арслангалигә бер ел кебек тоелды. Ул үзенең үткәннәрен уйлады, алга планнар корды. Ул ышанычлы адымнар белән яңа урынга эшкә килә.
    Арслангалине фатирга Сәримәләргә керттеләр. Сәримәнең әтисе Халик егетне бер күрү белән ошатты. Карчыганыкы кебек очлы күзләр, кавказлыларныкы кебек кәкре борын, киң җилкә. Үткен, җилле егеттер, эш сөя торган кешедер, дип уйлады Халик. Егетне өстәл янына чакырып, рюмкага аракы койды, үзе өстәлнең икенче ягына утырды:
    —әйдә, юлдан килгән кешегә әз генә чеметеп кую ярый ул.
    Арслангали икеләнеп калды: киң күңеллелекме бу, хәйләме?
    —Әйдә, әйдә, җибәр әле, яхшырак йокларсың. Арыгансыңдыр.
    Арслангали рюмкадагы аракының яртысын эчте дә, чыраен бик нык сытып, рюмкасын өстәлгә куйды. Халик исә рюмкасындагы аракының тамчысын да калдырмыйча авызына каплады, олы ләззәт кичергәндәй мыекларын сыпырды.
    —Ачы, каһәр. Ачы булса да яхшы!
    Халик бик тәфсилләп Арслангалинең кем икәнен сораштырды. Аракысының калганы өстенә тагын өстәде, тагын кыстады. Бер-ике рюмка җибәргәч, Арслангали сораштыруны көтеп тормады, үзе сөйли башлады.
    —Лубян урман хуҗалыгы техникумын бик яхшы тәмамладым. Менә, иң алдынгы белгеч буларак, урманчылык эшләрен җайга салу өчен монда җибәрделәр.
    —Гаиләң, семьяң, дигәнем?
    —Өйләнмәгән. Баулыда ялгыз әнием калды.
    —Э-э. Өйләнмәгәнмени?..
    Ул арада кичке уеннан Сәримә кайтып керде.
    —Ай, кунак бар икән,—диде кыз Арслангалигә әрсез караш ташлап.
    Аңа күз сирпеп бер карау җитте, барысын күреп алды: үткен караш, куе кара кашлар, кара-кучкыл йөз...
    Хуҗа хатын да биләмнән кайтып керде. Маһибәдәрнең бөкрерәк какча гәүдәсе, ияккә таба очлаеп килгән саргылт йөзе Арслангалигә ошамады: усалдыр, явыздыр, дип уйлап алды.
    —Менә, әнкәсе, безгә бу егетне фатирга керттеләр. Урманчы, бик олы кеше,—диде Халик.
    Рюмкаларга тагын аракы агызды, салкын итне кунакка табарак этеп куйды, ипи кисте.
    —Аша, энем, аша. Юлдан килгән кешегә кайнар аш куярга кирәк иде дә, соңрак килеп кердең шул.
    Рюмканы каплагач, Халикнын теле тагын да ачылып китте.
    —Күрдеңме кызыбызны. Берәү генә. Әнкәсе башка табарга теләмәде. Кызыбызның чибәрлеге дисеңме, характеры дисеңме, Аллага шөкер.
    —Әти, дим, күп лыгырдыйсың, җиттеме, юкмы?
    Кызның бу сүзләре бөтен нәрсене юкка чыгарды. Атасының мактау сүзләре дә, Арслангалинең күңелендә секунд эчендә бөреләнеп алган планнары да, түбә кыегыннан ишелеп төшкән калын кар катламы кебек, җимерелделәр.
    Атна-ун көн үтмәдe, уpмaн белгече, комсомол оешмасы белән килешеп, авыл клубында яшьләр өчен лекцияләр укый башлады. Агротехника, туфрак структурасы, агачларнын төрләре...
    Арслангали кечкенә блокнот тотып яшьләр каршында лекция укый. Уңга-сулга йөренгәли, ботинкасы атлаган саен шыгырдап китә, костюм эченнән зәңгәр күлмәк, шакмаклы галстук таккан. Ул үз-үзенә бик ошый, ул—интеллигент, башы тулы белем, гыйлем.
    Гөлчирә башын бераз гына кырын салып, күзләрен күптән юылмаган идән такталарына төбәп тыңлаган булып утыра. ә Рәйсә утыра-утыра да кулы белән авызын каплап иснәп ала. Сәримә арткы рәттә яшерен генә көнбагыш чиртә, тырнаклары белән генә яра да, кабыгын эскәмия астына ата, төшен тиз генә авызына ыргыта.
    Арслангали кызып-кызып сөйләвендә. Ике сүзнең берендә кызларга таныш түгел сүзләр кыстыра, каенны ул әллә нинди телдә атый, гүя ул ак каен түгел, әллә нәрсә—"ветула" дигән була. Сүзләре дә колакка тыгыла, аңларга комачаулый: "литосфера", "боимасса", "структура", тагын әллә ниләр. Һәрбер аңлашылмаган сүздән соң кызлар бер-берсенә карашып алалар, елмаялар, җилкә җыералар.
    Лектор моны күрмәмешкә сабыша, сибә генә. Уңга таба атласа да, сулга атласа да, ул эскәмиянең нәкъ уртасында утырган Гөлчирәгә күз сала: нинди гүзәл кыз! Кашы—карлыгач канаты, күзләре кара бөрлегән, бит очы—көзге алма.
    Лекция тәмам. Яшьләр сүзсез генә таралышалар.
    —Ә сезне бер генә минутка мөмкинме?—Арслангали  Гөлчирәнең беләгенә кагылды һәм күзләренә туры карады.—Сез бик аңлы кыз күренәсез, сезгә авыл хуҗалыгы академиясенә укырга керергә кирәк.
    —Рәхмәт...
    —Чынлап та, үзем сезгә ярдәм итәрмен.
    Ләкин Гөлчирәнең бу кара тутлы йөзле егет белән сүз куертасы килмәде, бер сүз әйтми клуб ишегенә таба юнәлде. Аның уенда бары берәү—Нияз.
    Кызның үзе белән салкын гына сөйләшүе Арслангалинең кәефен кырды. Бу кызыйга үзенең кем икәнен күрсәтер әле ул! Аның белән авыл кызлары түгел, Баулы кызлары да болай сөйләшми иде.

    13
    ФЗОда укыганда, күп кенә егетләр сагынуга чыдый алмый кайтып киттеләр. Нияз кайту турында уйлап та карамады, ашау яхшы, өстә өр-яңа кием, акча төшә...
    ФЗОны тәмамлагач, аны Прокопьевск шәһәрендәге Ворошилов исемендәге шахтага эшкә җибәрделәр. "Забойщик" дигән белгечлек докүменты булуына карамастан, аны проходчик итеп куйдылар. Проходчик—тау токымын тишеп, киң штрек (тоннель) куучы. Гаять авыр эш. Тамчылап торган салкын су астында токымны бораулап, штрекның түбәсен агач белән ныгытып, терәү салып куя. Еш кына лава баганаларны шыгырдатып кыса, бу кысуга чыдый алмый, токым кисәк-кисәк ярылып килеп төшә, забой дер селкенеп ала. Ниязның өстендә махсус кием, шулай да тәннең һәр күзәнәгенә салкын су үтә. Еш кына ул аягындагы резин итекне салып, суын түгә. Тузаны сулышны авырайта. Шушында инде шахтерлар күкрәк чире—селикоз алып инвалид булалар. Ничек кенә соң забойщик булып урнашырга? Нияз көн дә, төн дә шул турыда уйлый. Егетнең бер куанычы бар—кулга уч тутырып акча бирәләр. Беренче хезмәт хакыннан ул әнисенә биш йөз сум акча салып җибәрде, дүрт йөз сумга өр-яңа ялтырап торган тальян гармун алды. Кичләрен, сменадан соң, шуның белән кайгы-сагышларын уртаклашты.
    Ниязның бәхетенә шахтада яңа участок ачылды. Бу участокка эшчеләрдән икешәр-өчәр кеше күчерелде. Ниязны да шунда забойщик итеп алдылар. Монда коры haвa, күмер катламы калын, өч метрдан алып алты метрга кадәр, катламнар текә, күмерне чабу җиңел, төяп җибәрү уңайлы. Лавада ике кеше эшли: берсе аста, лава эчендә, икенчесе өстә, штректа. Ниязның бергә эшли торган иптәше—зур тәҗрибәле шахтер Галимҗан Зелендинов, татар кешесе. Бик ярдәмчел, мәрхәмәтле кеше. Бер көнне ул Ниязга:
    —Нияз энем, минем гаиләм белән танышасың киләме? Әйдә безгә, кунак булырсың, өй исе иснәрсең,—диде.
    Бу гаилә белән танышу Нияз өчен бер куаныч булды. Ул үзенең кечкенә кайгысын онытып, бу гаиләнең кайгы-хәсрәтен үзенеке итеп кабул итте.
    Яшь кенә авыл малае алар йортына килеп кергәч, Галимҗан аганың атасы Шәңгәрәй карт ун яшькә яшәргәндәй булды. Бик күп сөйләште, әле көлде, әле елап алды.
    —Туган яклар бик сагындыра...
    Картның ачынып әйткән бу сүзләре Ниязның халәтенә бик тәңгәл килә иде. Ул, уйчан күзләрен бер ноктага төбәп, Янтирәкне күз алдына китерде.
    Шәңгәрәй гаиләсе белән егерменче еллар башында туган яктагы ачлыктан качып, Башкортстаннан, Туймазы якларыннан шахтага килгән. Йорт салган, балалар үстергән.
    —Һай, улым, сугышка кадәр тормышлар бөтенләй башка иде. Татарлар күп. Мәктәпләрдә татарча укытылды, клублар ябылып тормады, театрлар уйныйлар иде. Сагынырга вакыт та юк иде. Акча күп алабыз, җәйләрен туган якка кайтабыз. ә хәзер—бөтенләй башка. Кайтырга да оят. Мәктәпләр, балалар бакчалары урыс телендә. Балаларымның балалары татарча белми. Сугыштан соң татар мәктәпләре ябылды, клубларда урыс музыкасы гына. Как-же! Урыс үзен җиңүче дип дөньяга танытты. Барысы да урысныкы! Башка халык—чүп! Гүя башка халык сугышта катнашмаган! Менә шулай, улым, без хәзер татар түгел, нацмен—аңлыйсыңмы? Национальное меньшинство! Менә кая бара дөньялар! Бетте безнең татар, өч улымның берсе генә татарга өйләнде. Киленем—Арча кызы. Балалары барыбер урысча гына сөйләшәләр. Кызлар өчесе дә урыста.
    Картның сүзләрен бик игътибар белән тыңлады Нияз. Түзмәде, үзе дә сорау бирде:
    —Фамилиягез сезнең, ничектер, ни татарча, ни урысча түгел, димме?
    —Аның тарихы да бик гыйбрәтле. Минем бабам Җәләлетдин булган. Балалары Җәләлетдиновлар, урысчалап әйтсәк, Залалетдиновлар иде. Элек бит биш ел саен паспорт алыштыру бар иде. Менә шул биш ел саен бер хәрефне төшереп калдыра торгач, әле Залетдинов, әле Залелдинов булып йөрдем. Инде менә урыс сүзенә якын Зелендинов булып калдык. Тел күтәреп каршы киленмәгән. Ярар, әйдә, дия торгач, балалар да Зелендиновлар булып киттеләр.
    Ул арада өйгә кап-кара күзле, чәчрәп торган бер кызый килеп керде. Керде дә бабасына килеп сарылды, әле Ниязга, әле Шәңгәрәй картка карап, аларның сүзен аңламыйча озын керфекләрен аска төбәп тын калды.
    —Исемең ничек синең?—диде Нияз урысчалап.
    Кыз күзен дә йоммады—тәтелдәде:
    —Папа зовет—Рамиля, мама зовет—Римма, бабушка зовет—"Басурманка",—диде.
    Шәңгәрәй карт бу сүзләрне, бәлки, беренче тапкыр ишетмидер, шулай да ул шаркылдап көлеп җибәрде.
    —Менә шулай, Нияз улым, безнең хәлләр—еласаң, гел елап торырлык, көлсәң, гел шаркылдап көлеп утырырлык,—диде, ташкүмер карасы сеңгән, кара төрткеләр тулы җыерчыклы битен җәеп елмаеп...

    14
    Район комсомол конференциясенә авылдан Арслангали белән Гөлчирәне делегат итеп сайладылар. Конференция озакка сузылды. Кич тынчу залда утырып, талчыгып, саф һавага чыккач, аллея буйлап барганда, Арслангали Гөлчирәне култыклап алды һәм, аңа таба иелә төшеп, пышылдады.
    —Ниһаять, без бергә, икәүдән-икәү!
    Гөлчирә кулын тартып алып, Арслангалидән читкәрәк тайпылды.
    —Кыргый булма, мин бит болай гына, үз итеп, яратып кына,—диде Арслангали.
    Гөлчирә баганадагы электр лампаларына карады, алар яктыртмыйлар, кып-кызыл булып эленеп торалар. Төнлә ай булса, яктырак булыр иде, дип уйлап алды кыз. Конференция делегатлары ашыгып-ашыгып таралыштылар.
    Арслангали тагын кызның беләгенә килеп тотынды, аның беләген үзенә таба тартып:
    —Әллә атны җигеп кайтып китәбезме?—диде.
    —Төн бик караңгы бит.
    —Ә безгә якты төн кирәкми дә, караңгыда кайту күңеллерәк булыр.
    —Ой, юк! юк!
    —Ярар, алайса. Монда гына йокларбыз. Иртәгә иртән шәһәрдә тулганырбыз.
    "Тулганырбыз". Нинди ямьсез сүз.
    Гөлчирә эшсез, кирәкмәсә тулганып йөрүне бер дә яратмады. Шәһәргә килсә дә, йомышын тиз-тиз йомышлап, кайту ягын карый торган иде.
    Аларны колхоз өенең хуҗасы, юан марҗа каршы алды.
    Арслангали Маня түтигә:
    —Без монда кунып калырга булдык,—диде.
    —Мин үземнең караватымны чибәркәйгә бирермен,—диде тегесе.
    —Юк, мин туганнарга барам,—диде Гөлчирә һәм ашыгып капкадан чыгып китте. Арслангали үҗәт кызны озата баруны кирәк тапмады.
    Икенче көнне иртән Гөлчирә колхоз йортына килеп керде. Өстәл тулы пычрак савыт-саба, аракы шешәләре. Гөлчирәне күреп, карт марҗа сары тешләрен күрсәтеп, шаркылдап көлеп җибәрде, чәче-башы тузган, юынырга да өлгермәгән.
    Гөлчирә кырт борылып, ишектән чыгып китте. Коедан су алып атны эчерде. Үзен-үзе кая куярга белми, ишек алдында йөренгәләде. Аннан ишекне ачып:
    —Маня тути! әйт әле теге кешегә, уянсын, авылга кайтып китәргә кирәк.
    Шул арада нидер уйлап өстәде:
    —Юк, юк, кирәкми, уятма, мин үзем генә кайтып китәм.
    Гөлчирә атны йөгәненнән алып тәртә арасына кертте. Ул арада Арслангали уянып, кызның ат җигеп маташканын күреп, йөгереп чыкты.
    —Тукта! Нишлисең? Хәзер үзем җигәм!
    —Кагылма! Үзем, үзем.
    Гөлчирәнең каршылык күрсәтүенә ачуы чыгып, Арслангали дуганы тартып алды һәм камыт бавына тыгып, турылады:
    —Нинди килешле дуга. Шөлдер генә җитми, әллә кибеткә кереп шөлдер алып тагабызмы?—дип шаяртты.
    —Почта алып кайтмыйбыз бит, нигә шөлдер?
    —Минем сине уң ягыма утыртып, билеңнән кысып кочаклап, шөлдер чыңлатып, бар кешене шаккатырып, авылга кайтып керәсем килә. Күрсәннәр иде. Авылның иң чибәр кызы кемнең кочагында, янсын иде күзләре!
    Гөлчирә аракы парыннан айнып җитмәгән бу егетнең сүзләренә ни дип тә җавап бирергә белмәде.
    Алар тарантаска утырдылар. Арслангали дилбегәне үз кулына алырга теләгән иде, Гөлчирә кырт кисте:
    —Юк! Дилбегәне үзем тотам...

    15
    Кемнәр генә эшләми шахтада! Кыргызлар, кытайлар, украиннар, татарлар. Төрлесендә төрле холык, төрле язмыш. Тормыш шундый катлаулы, каршылыклар белән тулы.
    Монда яхшы күңелле Галимҗан ага кебекләр дә бик күп. әмма кеше җанына кадалып, үртәп, үчекләп, усал сүз әйтеп кәеф җибәрүче, тәнгә кадалган шырпы, яки аяк киеме эченә кергән таш кебек борчып торучылар да бар. Шундыйларның берсе—шахтада мастер булып эшләүче Сулейма Володя. Yзe чибәр, буй-сыны килгән, нык бәдәнле, ә менә холкы—яман. Бәйләнәсе килсә, кемнең кем булуы белән исәпләшми. Аның турында төрле сүзләр йөри, имеш, ул сугыш елларында немецларда полицай булган. Дөрестер дә, бу кадәр явыз булмас иде. Беркөнне ул Ниязга бәйләнде:
    —Синең атаң колхозга кермәгән. Советка каршы булган, сез контра, шуңа сезне монда куганнар,—дип Ниязның канына тоз салды.
    Нияз аның сүзләренә әлләни игътибар бирмәде, сөйли бирсен, дип уйлады.
    Нияз эшли торган участокка ФЗО тәмамлап, тагын берничә егет эшкә килде. Аларны күргәч, Сулейма:
    —Күрәсеңме, Батый ханнан тагын безгә пополнение килде,—дип, ачы көлеп, монголларның Киевне яулаулары турында тузга язмаган нәрсәләр сөйли башлады.
    Аның мәсхәрәләп көлүенә, мыскыллавына түзә алмыйча, Нияз кулындагы кәйләсен читкә атып бәрде дә, тегенең якасыннан эләктереп алды һәм, үзе шәйләп алганчы, берничә мәртәбә башына кундырды. Тавышка лавадан Паша исемле шахтер килеп чыкты. Ул чагында Сулейма Ниязны егып салган иде, күзләрен тондырып Ниязга ташланырга торганда, Паша, аны җилкәсеннән эләктереп, скважинага таба сөйрәде. Нияз сикереп торып, Пашага ярдәмгә ашыкты. Паша Бельц:
    —Скваҗинага очырабыз, телеңне тыясыңмы, юкмы? Сүзләреңне кире ал! Гафу үтен,—дип кычкырды.
    Егетләр шаярмыйлар—Володя моны аңлады.
    —Братва! Мине гафу итегез! Башка бервакытта да алай эшләмәм!
    —Кара аны, телеңне тиз кыскартырбыз.
    Күп тә үтмәде, ниндидер карарлар нигезендә, Сулейманы мастерлыктан алдылар, ул гади шахтер булып эшли башлады.
    Галимҗан ага ял иткән көнне Костя Шуруп исемле егет белән Нияз скважина шартлатып киңәйтү эшенә керештеләр. Өстәге штректан утыз метрлап аска төшеп, бораулап шартлаттылар. әмма скважинадан газ чыкмады, күмер тыгылган иде. Костя штректа калды, Нияз баскыч буйлап аска төшеп китте. Кулындагы лом белән тыгылган күмерне тишкәләргә кереште. Ләкин күмер шул кадәр күп, тишекләр ясалмады, газ чыкмады. Ниязның күңеле болгана, башы авырта башлады. Өскә менеп китәр өчен баскычка тотынды, хәле бетте, гәүдәсен күтәрә алмады. Егылып төшеп китүдән куркып, ул бер кулын аркан баскычның арасына тыкты. әллә каян ерактан:
    —Чык тизрәк! Ник туктадың?—дигән тавыш ишетте.
    Нияз һушын җуйды. Ниязның гәүдәсен ул тотынган баскыч белән бергә скважинадан тартып алдылар. Штректа көчле haвa агымы аны бераздан һушына китерде.
    Эш ничек кенә авыр, хәвефле булмасын, Нияз өчен зур куаныч бар. Ул—Гөлчирәдән килгән хатлар.
    Тик соңгы вакытта хатлар килми башлады. Тулай торакка почта килгән саен, ул йөгереп чыгып хатларны карый.
    —Миңа тагын хат юк,—дип көрсенә.
    —Язалар, язалар,—дип шаярта почта ташучы,—сиңа озын, би-ик озын хат язалар. Әле кәгазен сатып аласы бар, карасын ясыйсы, каләмен рәтлисе бар.
    Ниязга бик күңелсез булып китә, аның шаян сүз тыңларга теләге юк. Аңа хат кирәк, яки бер кечкенә открытка да ярап торыр иде. Шунда да бер генә сүз—"Гөлчирә" дип язылса, аңа шул җиткән. әнисе хатларында бер дә Гөлчирә турында язмый. Сорап язарга Нияз кыенсына.
    Ул бу кадерле исемне күмер тузаны кунган кара карга әллә ничә тапкыр язып куйды инде. Тик ул язган хәрефләрне шаян җил шунда ук бозып куя. Язганның эзе дә калмый.
    Ә егетләр авылдан сөйгән кызыннан хат көткән Нияздан еш кына шаяртып-көлеп алалар.
    —Монда кызлар кай яклары белән ошамый?
    —Кара син Катяны, яки Мотяны.
    —Әнә Лиза—атаман. Аның белән яшәргә була. Акча күп ала.
    Нияз түзми:
    —Юк инде, егетләр, үзегезгә булсын кызларыгыз, хатыннарыгыз,—дип кулын болгый.
    Нияз өчен дөньяда бары тик Гөлчирә генә бар, бары ул гына! Гөлчирә генә! Ни өчен хат язмый? әллә ташладымы? Башканы таптымы?
    Беркөнне егетләр Ниязны кызлар барагына чакырдылар. Барак эче җылы, мичтә күмер яна. Кызлар берсен-берсе уздырып частушка сибәләр. Кәстрүл капкачлары кага-кага бииләр.
    Берсе, Катя исемлесе, түфли үкчәләрен идәнгә бәрә-бәрә, Ниязга таба килә башлады. Йомры иңсәләрен чегән кызлары кебек уйната-уйната тыпырдый. Нияз алдында озак кына селкенгәннән соң, ул сул аягы белән идән тактасына типте һәм артка чигенә башлады, гүя кулларын җәеп, егеткә йомшак келәм җәя, үзе белән биергә чакыра. Ә Нияз урыныннан кузгалмады, хатынга кырыс караш ташлап, борын астыннан гына мыгырдап алды:
    —Бернинди бәйрәм түгел, нәрсә дип чашалар инде?
    —Нәрсә, әллә миннән куркасыңмы? Ник биемисең? Һә-әй, бии белмисендер әле, татарин.
    Катя, өметен өзеп, кулын болгады, тыпыр-тыпыр биюче ике кызны кочаклап алып, алар колагына нидер пышылдады.
    Ниязга бик күңелсез булып китте. Их, үз авылларында булса, күрсәтер иде ул биеп! Авыл клубында ул биегәндә идән такталары гүләп тора иде.
    Катя кочагыннан аерылып, кызларның берсе Ниязга шундый итеп карады, Нияз аның түгәрәк йөзендәге, ул йөз өчен кечкенәрәк булып күренгән, өлгереп җиткән шомырт төсле чем-кара күзләренең очкынын күтәрә алмады, күзләрен алды hәм, баракка кайтырга кирәк, дип урыныннан кузгалды.
    Ул арада теге Шомырт Күз аның янына ук килеп басты, егетнең күзләренә бәреп карады:
    —Син татар егетемени?
    —Булса соң, сиңа соң нәрсә?
    Ниязның бу кыз белән дә сөйләшәсе килмәде. Бу да ут чәчрәп торган күзләре белән аңа ут төртергә, яндырырга тели ахры, дип уйлады. Нияз кашын җыерды, чыраен сытты.
    —Тукта, минем беләсем килә, син, чыннан да, татармы?
    —Әйттем бит инде, мин—татар егете.
    —Ә исемең? Николай диләр түгелме соң сине?
    —Мин Николай түгел, Нияз. Ишетәсеңме, Нияз.
    —Мин дә татар кызы, әлфия,—диде кыз.
    —Ярый, ярый, Аля, җитәр, телеңә салынма, ул минеке, мин аны үземнеке итәм,—Катя Нияз белән әлфия арасына килеп басты һәм туп-туры, ашардай булып, комсызланып Ниязның күзләрен, иреннәрен, борынын, шашкан исерек күзләре белән ялап алгандай итте, кулларына ябышты.
    Нияз Катяның кулыннан ычкынып, ишекне каты ябып коридорга чыкты. Коридорда тәрәзә буена чүгәләгән тәмәкечеләрнең борыныннан паровоз торбасыннан чыккан кебек бөркелгән куе зәңгәр төтен селкенеп-селкенеп тора иде.

    17
    Гөлчирә Арслангали белән булган күңелсез көнне искә алмаска тырышты. Корытау урманында зелпе тамыры казу башланды. Арслангали колхоз идарәсе аша hәp хуҗалыкка күпме тамыр җыярга план җиткерде.
    Гөлчирә бертөркем яшьләр белән урманга китте. Арслангали аларга делянкалар бүлеп бирде, эшне оештырды.
    Аны һаман бер уй борчый: ник Гөлчирә аңа бу кадәр битараф? Ничек кенә шул чибәрне үзенеке итәргә? Арслангали бер төпкә килеп утырды. Ара-тирә кызларның эше белән кызыксынды, сүз каткалады. Үзе һаман Гөлчирә турында уйлады: теге вакытта кыз белән кыюрак була алмады, тәүвәккәлрәк, усалрак булырга, кунарга калдырырга иде. Нинди уңайлы вакыт иде бит! Йомшак баш! Пешмәгән! Хәзерге кызлар белән җебеп торсаң...
    Ул Гөлчирәнең бер егетне уйлап саргайганын белә: шахтер диләрме, кайдадыр зимагур инде. Арслангали бит зимагур түгел, ул белемле, интелигент кеше. Аңа булырга тиеш бу чибәр. Ну, ярар, тегенең кебек гармун уйный белми, ди, аның каравы—дәрәҗәсе бар. Гармунчы бит урамда гармун уйнаганда гына шәп, ә өйгә акча табучы кирәк. Өендә ул гармун уйнап утырмас бит, уйнаса да, Гөлчирә бит җырлап кына яшәмәс.
    Урман эче тынчу иде, кинәт җиңелчә җил исеп куйды. Арслангали Гөлчирә ягына атлады. Кыз зелпе тамырларын бер өемгә өйгән, тырышып-тырышып тамыр йолкый. Арслангали кызның балчык белән пычранган кулларына карап сүз башлады:
    —Гөлчирә, монда зелпе беткән инде. Мин сиңа куе зелпелекне күрсәтәм, телисеңме?—диде.
    Гөлчирә тураеп басты да тир белән юешләнеп маңгаена төшкән чәчен яулык астына кертеп, яулыгын кысыбрак бәйләп куйды. Маңгае кулындагы балчыктан пычранды. Арслангали моны күреп, алтынга пычрак кунмый, диләр, дөрес сүз, маңгаендагы пычрак балчык та кызның матурлыгына зыян китерми, дип уйлап куйды.
    —Әйдә, Гөлчирә, мин сиңа бер урын күрсәтәм, бер сәгать эчендә бер көнлек нормаң үтәлер. Анда зелпе менә моннан,—Арслангали кулын муенына тидереп алды.
    —Башкаларга да әйт, алар барса, мин дә барырмын.
    —Башкалар да барса, һәркемгә бер-ике агач кына тиячәк. Син үзең турында уйла, үзең башкалардан күбрәк җый. әйдә, әйдә, моннан ерак түгел.
    Нәрсә булды Гөлчирәгә, башын түбән иеп, Арслангали артыннан атлады. Куе урман үләне арасыннан сукмаксыз җирдән, кычытканнарны, кура җиләге үсентеләрен аралап, бер-бер артлы алар озак бардылар.
    —Менә күрәсеңме? Ничаклы зелпе. Кил әйдә, икәү казыйбыз.
    Арслангали кызның көрәген алып, кызу-кызу казый башлады.
    —Әнә, тартып ал, нинди юаннар, озыннар. Берсе-берсе юан шиннар ясарлык каучук бирәчәк. Зелпедән алынган каучук—натураль каучук ул, безнең илдә резин әйберләр, галушлар, итекләр натураль каучуктан ясала,—дип сөйләнде.
    Үзе шулай сөйләнде, үзе ничек кенә җаен китереп, бу кызны кочаклап алып җиргә егарга, дип план корды. Бу уйларыннан үзе шабыр тиргә батты.
    Гөчирә, аны-моны уйламыйча, һаман зелпе тамырларын йолкуда булды.
    ...Сәримә Гөлчирәне бер генә минутка да күздән ычкындырмады: ни эшли, кем белән сөйләшә? Менә Арслангали Гөлчирә янына килде, туктап нидер сөйләште, аннан алар урманга таба атладылар. Сәримә көрәген атып бәрде дә кача-поса алар артыннан атлады.
    Мәче кебек кенә, йомшак басып, алар ерып барган үсентеләр арасыннан берничә адым гына арттан атлады. Менә алар туктадылар. Арслангали казый башлады. Монда зелпе күп икән. Сәримә юан агач артына качып, тын да алмый аларны күзәтте.
    Менә Арслангали көрәген ыргытты. Гөлчирәгә ташланды, биленнән кысып кочаклап, үзенә тартып китереп, кызның иреннәреннән үбә башлады. Гөлчирә бертуктаусыз чәбәләнде, Арслангалинең кулларыннан ычкынырга тырышты.
    —Коткарыгыз! А-а-а!—дип кычкырды.
    Сәримә шатлыгыннан ни эшләргә белми, кулларын уа-уа, тагын нәрсә булыр, дип тын да чыгармый карап торды.
    Арслангали кесәсеннән кулъяулык алып, кызның авызына тыкты, аннан аны кинәт кенә җиргә егып салды да, үзе аның өстенә ауды, ашыга-ашшыга күлмәген күтәрә башлады. Гөлчирә тыпырчынды, тибенде, кычкыра алмады, бары җан ачысы белән ыңгырашты гына.
    Шул чак Сәримә, агач артыннан чыгып, аларга якынлашты:
    —Менә сез кайда икән!—дип кычкырып җибәрде.
    Арслангали көтелмәгән бу тавыштан сискәнеп, шашкан кеше кебек сикереп торды. Үз-үзен кулга алырга теләп, томан баскан күзләре белән Сәримәгә карады. Аңа Сәримә әллә ике, әллә өч булып күренде, ул башын чайкап алды һәм маңгаена төшкән юеш чәчләрен артка сыпырып куйды.
    —Нәрсә, гыйшык-мыйшык уйнарга уңай урын эзләп монда килдегезме? әйтәм аны, сезнең турыда авылда әллә ниләр сөйлиләр, юкка түгел икән.
    —Тукта, Сәримә, син ни сөйлисең?—диде Арслангали.
    —Кабәхәтләр! Уйнашчылар! Гөлчирәнең уйнашчы икәнен белә идем. ә менә сине... Сине мин юньле кеше дип уйлаган идем.
    Гөлчирә суеп ташланган бәрән кебек, сүз ката да, кыймылдый да алмый шул халәтендә ята бирде.
    —Тор, нәрсә ятасың? Төшер күлмәгеңне! Шакшы гаүрәтең күренә!
    Сәримә бөтен ачуын, бөтен үчен алып бетерергә теләгән кебек, Гөлчирәне төрле яман сүзләр белән мәсхәрәләвендә булды.
    —Ниязны миннән тартып алдың, инде Арслангалигә тотындыңмы? Фәхишә!
    Арслангали ни әйтергә дә белмәде.
    —Менә шушында алып килде мине... Күрәсеңме? Мин гаепле түгел... Мин...
    Сәримәгә шул гына кирәк иде.
    Гөлчирә ашыкмый гына торып басты, күзләрен кысып, җирәнеп әле Арслангалигә, әле Сәримәгә карап алды. Йөзләренә төкерер иде, авыз эче коп-коры, башы чатный, куллары, бөтен тәне сыкрый, сызлый иде. Нинди кабәхәтлек! Нинди вәхшилек! Түбәнлек. Җир ничек мондый бәндәләрне күтәреп йөри икән?
    Еламады Гөлчирә, елый алмады. Аның бөтен барлыгын, моңарчы бервакытта да булмаганча ниндидер салкын нәфрәт биләп алды, ул кинәт калтыранып куйды, күлмәген, оекларын каккалады. Теге нәфрәт үсте, зурайды, күкрәгенең уртасын ташка әйләндерде. Ул бу халәттән котылырга теләп, тирән итеп сулыш алды, калтыранып көрсенде, бу ярсу, бу салкын нәфрәт аның күкрәгеннән кубып, йөзенә таба үрмәләде. Гөлчирә бит очларынын ут булып януын тойды, аннан шул ук нәфрәт рәнҗү булып, күзләренә менде. Күзләре бер мәлгә бик нык әчетеп куйды һәм кайнар яшьләр тәгәри башлады. Яшь тулы күзләре белән Гөлчирә кемнәндер ярдәм сорарга теләгәндәй, тирә-ягына каранды.
    Аның янында Сәримә дә, Арслангали да юк иде. Ул кара урман уртасында, каһәрләнгән бу дөнья эчендә берүзе ялгыз калган икән бит! Шулчак ул әнисен, әнисенең түшәк өстендә яткан, сөяккә калган гәүдәсен күз алдына китерде.
    әнисе аңа үләр алдыннан:
    —И, балам, ялгыз каласың бит. Ничекләр яшәрсең? Дөньяда явыз кешеләрдән саклана күр,—дигән иде.
    Аның да әнисе күпне күргән, күп рәнҗетелгән булгандыр, бәгыре өзгәләнмәсә, баласына болай димәс иде.

    18
    "Тайженка" дип аталган зур участокка юл озын. Унынчы шахта коесыннан төшеп, җир асты поезды белән биш чакрым ара үткәч, юл ике тау арасында җир өстенә килеп чыга. Аннан яңадан коедан дүрт йөз метр җир астына төшеп эшлисе. Кайбер көннәрдә Нияз иптәшләре белән икенче сменадан соң поездга утырмыйча тау аша кайта. Агачлар, куаклар, яшел үлән, чәчәкләр... Шул җәяүләп үткән биш чакырым юл үзе бер бәйрәм була. Сагыну үзәкне өзә. Нияз шунда бер каен янына еш кына туктый, аны кочаклап ала, яшьләрен тыймый. Гөлчирә белән соңгы мәртәбә ялгыз каен янында очрашу исенә төшә, йөрәге телгәләнә.
    —Их, Янтирәгем! Ник киттем синнән? Ник шунда гына калмадым,—дип әрни егет.
    Тау өстендәге урман аланында егетләр шәфәкъ батканчы моңланып утыралар. Һәркайсы үзенең үткәнен искә төшерә.
    Беркөнне шул тау аша җәяуләп кайтканда, алар каршысына бер төркем шәһәр яшьләре килеп чыкты. Күкрәк киереп, сөзәргә җыенган үгезләр кебек каш астыннан усал карап, җиң сызганып, егетләргә ташландылар. Ниязның кулында балта, башкаларда обушок, кәйлә. Сугыш куркыныч булачак. Шул арада мастер Перебейносның тавышы яңгырады:
    —Татары, за мной! Бейте городских!
    Шул чакыру авазы җитә калды, егетләр шәһәрнекеләрне тәпәләп ташладылар.
    Икенче көнне Нияз белән берничә егетне шахта директоры үзенең кабинетына чакырды. Кабинетка мастер Перебейнос та чакырылган иде. Марля белән башлары бәйләнгән шәһәр егетләре берсен-берсе уздыра-уздыра:
    —Мастер Перебейнос әмер бирде, шуңа болар безне кыйнадылар.
    —Перебойнос гаепле!—диделәр.
    Нияз шунда тыныч кына:
    —Без эштән кайта идек, мастер анда юк иде. Шәhәp егетләре үзләре безгә һөҗүм иттеләр,—диде.
    —Әйе, әйе, безнең белән мастер юк иде,—диделәр егетләр беравыздан.
    Тикшерүчеләр һәм шәhәp егетләре чыгып китте. Директор үзенең креслосына утырды да, Ниязга елмайды. Аннан мастер Перебейноска карап:
    —Яхшы егетләр эшли сездә. Мин күптәннән татарларның дус халык икәнен белә идем. Молодцы, егетләр,—диде.

    19
    Арслангали олы юлга чыкты һәм кызу-кызу авылга таба атлады. Ул башы чатнаудан, булып үткән күңелсез хәлләрдән исерек кебек чайкалды. Булмады, булмады. Булдыра алмады. Ул усаллыгына тәкать таба алмый җиргә каты-каты басты. Аның авыр кирза итекләреннән җир дә ыңгырашкандай булды.
    Кыланчык. Ныклап карасаң, әллә ние дә юк кебек, чибәр генә, күзе, кашы... әллә кем диярсең. Сәримәнең сүзләре дөрес булса, инде әллә кайчан кулдан-кулга киткән икән үзе. Кыланган була. Керпе. Күзлут кебек үзе янып, кызыктырып тора, кагылсаң, энәсе кадала. Күзлут инде, нәкъ күзлут.
    Кояш түбән төшә башлаган иде. Арслангали адымын бераз акрынайтты. Тагын ничек кенә күңеленә керергә соң каһәрнең? Башканы эзләргәме?
    Артыннан кемдер ашыгып атлый. Аны куып җитәргә тели, ахыры. Җиңел адым. Арслангали юри борылып карамады. Гөлчирә түгелме? Сәримәме?
    Ашыгып атлаучы—Сәримә иде.
    —Көтмәгән идеңме? Менә көчкә куып җиттем.
    Арслангали папирос алып, авызына капты, шырпы сызды, папиросын кабызырга дип тукталды. Сәримә дә туктады.
    —Бар, бар, мине көтмә,—диде Арслангали, авызын кыйгайтып төтенен өргәч.
    Аның Сәримә белән сөйләшәсе бөтенләй килми иде.
    —ә минем ялгыз йөрисем килми,—диде Сәримә үҗәтләнеп.
    Сәримә тирән итеп тын алды да Арслангалинең күзенә карап:
    —Мин бүгенге күргәннәремне бөтен авылга сөйләячәкмен. Яңа лесник Гөлчирәне көчләргә теләде, мин генә аралап калдым, диячәкмен. Бәлки Гөлчирә сине судка бирер, ә мин шаһит булып барачакмын,—диде.
    Арслангали бу көтелмәгән сүздән туктап, урынында катып калды.
    —Син бит бая башкачарак сайраган идең, нәрсә булды сиңа? Нәрсә койрык болгыйсың?
    —Койрык болгамыйм, дөресен әйтәм. Син Гөлчирәне...
    —Җитте!—дип кычкырды Арслангали.—Җитте! Нәрсә, юк сүз сөйлисең? Мин аны үбәргә генә теләдем, үптерсен иде, карышмасын иде. Мин бит аны яратам.
    —Яратам?! Үзеңне яратмаган кешене яратып буламыни?! Ул бит сине күрә алмый. Булдыра алса, атып үтерер иде. Син сукыр булма. Үзеңне яраткан кешене күрә бел.
    —әллә синеме?
    —әйе, мине.
    Арслангали хәлнең кискенләшү мөминлеген чамалап, үзе дә Сәримәне кочарга, үбәргә торганда, кыз үзе сүзне җайга салды да куйды.
    —Соң әллә кайчан шулай диләр аны. Мин бит сукыр, пешмәгән, юньсез, шуны күрмәдем, сизмәдем. Карале, Сәримә, ник соң син гел минем белән төртмә сүзләр белән генә сөйләшәсең? Нәрсә әйтсәм—ул ярамый, шырпыларыңны тырпайта башлыйсың.
    —Син гел Гөлчирәгә генә карап, күзләреңне ата мачыныкы кебек яшелләндергәндә миңа ни кала?!
    —Синдәй чибәр, яхшы кыз янымда гына булганын ничек итеп сизмәдем икән соң мин?
    —Сизмәдең? Сиздең син, сиңа... Сиңа беләсеңме нинди кыз кирәк иде?
    —Я, я, әйдә, әйтеп кара.
    —Аның биек зур өе булсын, ялгыз булсын, чибәр булсын...
    —Тагын, тагын...
    —Тагынмы? Менә шул, мин бүгенге хәлне бөтен авылга чәчәм, сине авылдан кудырам, я төрмәгә яптырам.
    —Син нәрсә, Сәримә, акылыңа кил. Син шундый чибәр, яхшы кыз, җитмәсә мине яратасың икән әле. Мин, юләр, белмәгәнмен, мин дә бит сине күптән яратам. Тик син миңа карамассың, дип кенә сиңа сүз катмадым. Сәримә, дим, онытыйк, әйдә, теге хәлне, онытыйк. Мин валлаһи сине яратам.
    Арслангали Сәримәне сөякләрен сындырырдай итеп, бөтен көченә кысып, авызын зур ачып, калын иреннәрен капты да тешли-тешли суыра башлады. Сәримәнең буыннары бушады, хәле бетте. Арслангалинең кочагыннан котылырга теләсә дә, егет аны бик озак ычкындырмады, комсызланып, кыргыйларча тупас итеп кызның иреннәреннән чәчрәп кан чыгарлык итеп суырды да суырды.
    Алар урман кырыендә икәүдән-икәү иде.

    20
    Бу көннән соң Сәримә Гөлчирә турында авылда уңлы-суллы гайбәт чәчте. Максаты—Арслангалине үзенә карату иде.
    Арслангали иртән торып, ишек алдындагы юынгыч янында баганага беркетелгән ватык көзгедән үзенең йончыган йөзенә карый-карый сакал-мыегын кыра, борын астыннан акрын гына җыр суза:
    —Кемгә сөйлим серләремне?
    Йөрәгем ялкын кебек...
    —Миңа сөйлә, Арслангали, миңа гына сөйлә, серләребез бер булсын,—диде күзен ертып яңа йокысыннан уянып чыккан Сәримә.
    Сиңа сер сөйләсәң, кәтер китәрсең, дип уйлады Арслангали, сөйләрмен, тот капчыгыңны. ә үзе:
    —Һай, чибәрем, Сәримә, безнең серләр күптән бер бит инде,—дип пышылдады, үзе берәрсе ишетә күрмәсен дип, ялт итеп өй ишегенә карап алды.
    —Тукта, Арслангали, чиста сөлге алып чыгыйм, бу сөлге юеш бугай.
    —Алып чык, алып чык. Әйе, әйе.
    Сәримә өйгә кереп китте, тиз генә йөгереп, юып үтүкләнгән чуклы зур сөлге алып чыкты.
    —Тик... Түлисе булыр.
    —Түләрмен, түләрмен, анысы миннән калмас.
    Сәримә йөзен аңа таба сузып, күзләрен йомды, Арслангалинең үбеп алуын көтте.
    Арслангали Сәримәне эләктереп алды да кырыныр өчен иягенә сылаган куе сабын күбәген аның иреннәренә сылап куйды, үзе каркылдап көлеп җибәрде.
    —Тфү! Тфү! Юньсез!
    Сәримә юри генә ачуланган булды, әмма ул Арслангалинең шушы дорфа шаяруына да шат иде.
    Гөлчирә, Арслангали белән очрашырга туры килгәндә, ләм-мим эндәшмичә, башын түбән иеп, җирәнеп һәм нәфрәтләнеп үтеп китү ягын карый. Бу хәл Арслангалинең күңеленә шом сала, әллә судка бирергә йөриме, дип хафалана егет.
    Беркөнне Гөлчирә, урам буйлап уйланып килә торгач, Арслангалинең аңа каршы килүен абайламады.
    —Гөлчирә, син мине, зинһар, гафу ит, мин синең белән тупас булдым,—диюгә, Гөлчирә башын күтәрде.
    Бу кешене беренче мәртәбә күргәндәй, күзләрен киң ачып аңа карады, ләкин карашы бушлыкта эленеп калгандай булды, кыз аны күрмәде, аның үз кайгысы кайгы иде. Күптәннән инде Нияздан хатлар килми.
    —Гафу ит, Гөлчирә!—дип кабатлады тегесе.
    Кыз эндәшмәде. Арслангали дәвам итте:
    —Мин сине яратам, Гөлчирә, аңла шуны!
    Гөлчирә кинәт уянып киткәндәй булып, җилкәләрен турайтты һәм егеткә ашардай булып каш астыннан карап:
    —Кит юлымнан! Кит, дим,—дип кычкырды.
    Кызның кара күзләреннән чәчелгән нәфрәт очкыны Арслангалине көйдергәндәй булды. Аның беркем алдында да болай каушап калганы юк иде. Ул бу күз карашыннан тетрәнеп куйды һәм, буйсынып, артка чигенде.
    —Бәлки гафу итәрсең...
    Бу аның күптан уйланган, әзерләнгән сүзләре иде.
    Гәлчирә үз юлында булды. Арслангали тукталган җиреннән кузгалмады, кесәсеннән папирусын алып иреннәре арасына кыстырды да, җил уңаена борылып шырпы сызды. Куллары калтыранды, бер сызды, ике сызды, папирусына ут ала алмый озак азапланды. Ут алгач, тирән итеп эченә төтен суырды, озак итеп өреп чыгарды. әмма тәмәке төтене аның тынычлыгы төкәнгән күңелен баса алмады. Их, дип уйлады ул, нинди кыз бит! Нинди кыз! Ашыктым шул, алай кирәкмәс иде, ипләп, җайлап кына җанына үтәргә иде. ә мин, тиле...

    21
    Маһибәдәрнең сеңелесе—почта таратучы. Сәримә күптән инде Ниязның хатларын үзе алып укып, аларны юкка чыгара барды. Гөлчирә язганнары да шулай юкка чыкты.
    Ә бүген Сәримә Ниязга үзе хат язарга утырды. "Нияз!" дип язып куйды һәм уйга калды. Авыл хәлләрен, күрше-күлән турында язаргамы, әллә турыдан-туры Гөлчирә турында гына язаргамы? Алай итсә, Нияз шикләнмәсме? Хат ярыйсы гына озак язылды. Сәримә авыл хәлләрен, үзләре белән укыганнардан кем кая киткән, ни белән шөгыльләнә—бәйнә-бәйнә язды. Хат җылы булсын, Ниязның күңеленә хуш килсен...
    Ә Гөлчирә турында яза башлагач, никтер аның кулы калтырый, хәрефләре кыек-мыек төшә башлады. Дәфтәр битенә хаталы сүзләр ятты. Аларны төзәтәм дип Сәримә язган хатын пычратып бетерде. Ачуы чыгып, урталай ертып ташлады. Ертыкларын җыеп, хатын башыннан ахырына кадәр күчереп язды. Бу юлы аның кулы тагын да ныгырак калтыранды.
    "...Гөлчирә Арслангали исемле лесничий белән типтерә. Авыл халкы инде күптән аларны ирле-хатынлы булып яшиләр, хәтта Гөлчирәнең авыры бар икән, дип тә сөйлиләр. Гөлчирәне күргән идем әле, битен тут баскан, ул бик үзгәргән, күәс чилеге кебек җәелгән, дөрестер, халык белми сөйләмәс. Менә шулай, Нияз, син мине чит иттең. Ә сөйгәнең сине онытты. Башкалар куенында. ә мин сине һаман оныта алмыйм, көтәм. Кайчан кайтасың инде. Кайтсаң, бергә булыр идек..."
    Хатын конвертка салып, Ниязның адресын язып куйды һәм почта ташучы апасы Маһисәүдәгә илтеп бирде.
    —Апа, беркем белмәсен. Бу хат минем киләчәгемне хәл итәргә тиеш. Югала күрмәсен,—диде һәм Маһисәүдәгә исле сабын тоттырды.

    22
    —Yт, әйдә, үт, үт! әйдә утыр, менә монда утыр.
    Гөлмәрьям ашыга-кабалана Гөлчирәгә урындык алып килеп бирде.
    Ниязның әнисе Гөлчирәнең аларга килеп керүен көтмәгән иде. Ул күптән инде кыз турында авыл гайбәтләрен ишетеп, аптырап-йөдәп, ышанырга да, ышанмаска да белми яши иде, Гөлчирә аңа бик кайгылы күренде, йөзе саргайган, үзе тыртылган, ябыгып киткән кебек тоелды.
    Алар бераз сүзсез утырдылар. Гөлмәрьям кыздан хәлләрен сорашты, Гөлчирә елый ук башлады.
    —И Гөлмәрьям апа, авыл тулды инде гайбәт белән. Авылда яшәрлегемне калдырмадылар. Китәрмен, ахыры, авылны ташлап чыгып китәрмен. Өйне саттым, юлга акча бар.
    —Кая китмәкче буласың соң, бала?
    Гөлчирәнең түгеләргә торган барлык кайгы-хәсрәтен, үзе белән соңгы көннәрдә булып алган күңелсезлекләрне түкми-чәчми аның кайгысын аңлардай, хәленә керердәй берәүгә күптән инде сөйлисе килеп йөргән иде. Ул яшьләрен тыймады. Ниязның әнисен үз әнисе кебек якын итеп, киңәш сорап кыз аңа килгән иде. Ул гына ышаныр, аңлар, бәлки, киңәш бирер...
    —Китәм, Гөлмәрьям апа, Пермь якларыннан әнинең туганнарыннан хат алдым, чакыралар,—дип алдады Гөлчирә бераз тынычлана төшкәч.—Монда бер көнгә дә кала алмыйм. Ул якларда урман эшендә акча эшләп була, ди, шунда китәм.
    Гөлмәрьям пар бөркеп торган самавырын өстәлгә китереп утыртты.
    —Ярый, Гөлчирә, сөйләштек, яшермичә барын да сөйләвең өчен рәхмәт. Башыңны имә, кызым, бирешмә,—диде Гөлмәрьям, ни дип сүз башларга белмичә.—Ниязның хатлары киләме соң?
    —Юк, Гөлмәрьям апа, аның хатларын күптән алганым юк инде.
    —Соң, җаным, ул бит миңа Гөлчирәгә дә хат яздым, дип яза. Ничек инде алмыйсың?
    —Белмим, мина аның хатлары килгәне юк, язмый ул миңа.
    Гөлчирә яшьле күзләрен сөртеп алды, ә яшьләре бертуктаусыз актылар да актылар.
    Гөлмәрьям Гөлчирәне үз баласы кебек ике кулы белән кочаклап, басынкы тавыш белән юата башлады.
    —Кирәкми, кызым, елама... Тынычлан...
    Гөлмәрьям бу сөйләшүдән Нияз белән Гөлчирә арасында Сәримәнең кулы уйнаганын аңлады. Ана улының стенадагы сурәтенә карады, күкрәгендә шундый ачы сыкрану кузгалды.
    И бала, бала. Ярату, мәхәббәт дигән изге хисеңә кара куллар сузылган икән бит. Ничек кенә соң сине бу хәлдән йолып алырга?
    Гөлчирә китәр алдыннан соңгы төнен Ниязлар өендә кунды. Гөлмәрьям аңа йомшак мендәрләрен салды, өстенә калын юрганын япты.
    —Иртәнгә өй бик суына, салкын тия күрмәсен,—диде.
    Гөлчирәне авылны чыкканчы озата барды.
    —Хат яз, кызым, үземә атап хат яз!—диде һәм җәяүләп карлы юлдан җиңел-җиңел атлап киткән Гөлчирә артыннан бик озак карап торды.

    23
    Янтирәк белән Бөгелмә арасы ерак. Бераз юл үткәч, Гөлчирә авылга таба борылып карады, туган авылы булмаса да, Янтирәк аның өчен бик кадерле, якын иде.
    —Хуш, Янтирәк!—диде Гөлчирә пышылдап.—Мин китәм инде, кайтырмынмы, юкмы, әйтеп булмый. Хуш! Хуш, яшьлегем үткән авыл, хуш, ялгыз каен!
    Ул кызу-кызу алга атлады. Китәргә, китәргә, ераккарак китәргә. Янтирәкнең бер генә кешесе дә булмаган ят җирләргә китәргә!
    Көн әллә ни салкын түгел, җиле дә тымызык кына иде. Кинәт җил чыгып, буран күтәрелде. Ул көч-хәл белән Сакман тавын менеп җитте дә, тирә-ягына каранды.
    Буран. Кул җитеме арада берни күренми. Кире кайту турында уйларга да ярамый. Буран битне чеметә, салкын җанга үтә. Атларга, атларга...
    Тездән кар ерып бара торгач, Гөлчирәнең колагына ат пошкырган тавыш ишетелде. Юлаучы утыртса, станциягә тиз барып җитәрмен, дип уйлап та өлгермәде...
    —Һайт, юл бир, тапталасың!—дигән тавыш Гөлчирәнең колагын ярды, өмет дигән нәрсә юкка чыкты.
    Ул юл кырыендагы тирән карга батты. Ат пыр тузып чабып үтеп китте. Кыз үксеп елап җибәрде.
    Ничек итсә итте, буранга каршы атлап, Гөлчирә станциягә барып җитте. Аның яныннан ат белән узып китүчеләр—Сәримә һәм аның әтисе, тире җыючы Халик булган икән. Станциядә Сәримә аның янына килеп басты:
    —Гөлчирә? Кая киттең?
    —Бәхет эзләп,—диде Гөлчирә, аңа күтәрелеп карамый гына.
    —Яман исемеңнән качмакчы буласыңмы?
    —Әйе, качмакчы булам.
    —Кач, әйдә, кач. Яманаттан җәяүләп качу кирәк.
    —Юк, яманаттан түгел. Яман кешеләрдән ераграк китмәкче булам,—диде Гөлчирә.
    Гөлчирә поезд белән бик озак барды. Ак бәскә төренгән урманнар, торбалары туктаусыз төтенләп торган таныш булмаган шәһәрләр, ярымҗимерек авыллар күзгә чалынып-чалынып үттеләр.
    Аннан кыз йөк машинасының кабинасында бик озак селкенде. Машина кара урман эченнән тар гына юлдан барды. Урман, урман, шушы иксез-чиксез урманнардыр инде—аның алдагы язмышы.
    Машина урман уртасында юан бүрәнәләрдән салынган озын шыксыз йортлардан торган бер җиргә килеп туктады. Авыл да түгел, шәһәр дә түгел.
    —Килеп җиттек. Шушы инде Камский дигән поселок,—диде машина йөртүче.—Әнә тегәндәрәк контора булыр, шунда барырсың.
    Кайдадыр барлык тавышларны басып, колакны ярып түгәрәк пычкы чиный. Гөлчирәгә шул түгәрәк пычкы аның хәлен аңлап, аны кызганып елыйдыр кебек тоелды. Ул зур гына бер склад яныннан үтте, анда юан бүрнәләрне зур-зур тырнаклар белән эләктереп, трактор чанасыннан склад янына бушаталар. Аның гомерендә дә бу кадәр күп, бу кадәр юан, озын бүрәнә күргәне юк иде. Кая китә икән бу кадәр агач? Саллар итеп агызуларын көтеп шушында өелеп ята инде болар, дип уйлады кыз.
    Гөлчирә кадрлар бүлеген эзләп тапты һәм өстәл артында утыручы күзлекле кешегә документларын сузды.
    —Ибраһимова Гөлчирә...—диде күзлекле ябык абзый аның паспортын кулына алып.—Гөлчирә инде алайса, татар баласы икәнсең.
    —Әйе, татар кызы.
    —Авыр эшкә килгәнсең, кызым, бездә эш тә, яшәү дә бик катлаулы. Нинди язмыш җилләре китереп ташлады сине бу якларга? Үзең бик яшь, үзең бик нәфис, дип әйтимме...
    Абзый кешенең бу сүзләреннән Гөлчирә комачтай кызарды, ләкин аның нинди язмыш җилләре дигән соравына жавап бирергә теләмәде, кулындагы бияләен бертуктаусыз бөгәрләде, тарткалады. Юлда очраган hәp кешенең соравына үз язмышыңны сөйлиләрмени? Ләкин дәшми калу да мөмкин түгел иде:
    —Дөнья күрәсем килде,—диде Гөлчирә.
    Бу аның иң төгәл җавабы иде.
    Күзлекле абзый бөтен йөзен җыерчыкларга күмеп, кызга туры карап, бик юмарт елмайды.
    —Ярый, ярый. Дөнья күрергә теләү дә бик күркәм эш,—дип кенә куйды.—Ибраһимова, Ибраһимова... Ботак чабарга туры киләчәк, кызым, балта тотканың бармы?
    —Булмаска, бар... Мин бит авыл баласы. Балта да тотканым бар, көрәк тә, пычкы да.
    —О-о! Ябык кына булсаң да бик кыю күренәсең.
    Әллә инде күзлекле абзыйның Гөлчирә белән озаграк сөйләшәсе килде, әллә татарча сөйләшү аңа бик рәхәт булып китте, ул сораштырды да сораштырды. Атасы, анасы, белеме, авылы, хәтта сөйгән егете бармы, юкмы икәнен дә сорады. Гөлчирә агайның соңгы соравына бары бер сүз белән җавап бирде:
    —Юк.

    24
    Иксез-чиксез тайга. Кая карама—шәм кебек төп-төз чыршылар. Төптә юаннар, ә очлары күккә тигән. Шул мәһабәт агач төпләрендә бик кечкенә кешеләр вак бөҗәкләр кебек мәш киләләр.
    Менә Гөлчирә үзенә билгеләнгән пычкычы янына килеп басты.
    —Ә, килдеңме? Ботак кисәргәме?—диде урыс кешесе, бүрегенең колакчын бавын өскә күтәреп бәйли-бәйли.—Яңа кыз бугай, беренче көнеңме?
    Ничаклы сорау яуды кызга, ә ул дәшәргә ашыкмады.
    —Исемең ничек?
    —Гөлчирә.
    —Ничек, ничек?
    —Гөл-чи-рә.
    —Ә-ә, бездә "гөл"ләр бик күп. Аларны белеп бетерәсең юк, телең сынар, барысы да Гуля. Син дә Гуля булырсың. Ә мин Иван Александрович.
    —Иван Александрович,—дип кабатлады Гөлчирә.
    Ә үзе мине Гуля ди, гүя мин унтугыз яшьлек җиткән кыз түгел, ә бер бөҗәк, теләсәң, исеме белән ата, теләмәсәң, бөҗәк кенә дип дәш. Кызга бик күңелсез булып китте.
    —Юк, мин Гуля түгел, ә Гөлчирә. Гөлчирә диярсез. Мин бит сезгә зурлап исемегез һәм атагыз исеме белән дәшәргә тиеш, ә мине—бары Гуля. Юк инде, минем үземнең тулы исемем бар—Гөлчирә Ибраһимова. Ә әтиемнең исеме Нургата иде.
    —Димәк, Гөлчирә Нургатовна.
    —Әйе.
    —Телем сынар бит синең исемеңне әйткәндә,—Иван Александрович көлеп җибәрде.
    —Бездә мәктәптә урыс теле укытучысының исеме Глафира Никандровна иде, беребезнең дә теле сынмады. Сезнеке дә сынмас, бәлки бераз гына йомшарыр. Мин сезгә Гөлчирә Нургатовна дип атагыз димим, мин яшь әле, Гөлчирә диярсез.
    —Булды, таныштык,—диде урыс.
    Үзе бик озак пычкысын кабыза алмый азапланды, әллә кызның кыюлыгы аны уйга калдырды. Чыннан да, башка кызлар берсе дә болай сөйләшмәделәр, Гуля инде дигәч, бик риза булалар иде. Шулай "Кудрявая Гуля", "Длинная Гуля". “Толстая Гуля"лар барлыкка килде. Ә бу—Гөлчирә, Гөлчирә, Гөлчирә.
    —Онытмасам, Гөлчирә дип атармын, онытсам искә төшерерсең.
    Урыс пычкысын кабызып җибәрде. Пычкының чылбыры бик каты сызгырып, тешләре арасына кысылып калган агач чүбен чәчеп җибәрде һәм җиңел генә агачның кутырлы кәүсәсенә барып та керде. Пычкы чүбе су чәчрәгән кебек сибелә башлады. Бераз шулай шау-гөр килеп агачның яртысына кереп җиткәч, пычкы туктап-туктап пошкырып та алды. Иван Александрович пычкыны тартып алды һәм шатор-шотыр килеп агачның икенче ягына чыкты. Тагын шау-шулы пычкы агачка керде. Пычкы ыңгырашты, улады, елады, сызгырды. Пычкы чүбе бөтерелеп-бөтерелеп очты, кар бураны кебек өермәләп-өермәләп сибелде.
    Гөлчирә үзенең кайда икәнен дә онытып, аның эшләгәнен карап торды.
    Агач кинәт дерелдәп алды, чайкалды, бер генә мизгелгә тынып калгандай булды һәм салмак кына бер якка авыша башлады. Киселеп бетмәгән агач үзәге ниндидер теш камаштыра торган тавыш чыгарып, сынып чыкты. Иван Александрович кызның җиңеннән тотып, аны читкә әйдәде.
    —Якын торырга ярамый, китереп бәрүе бар,—диде.
    Агач коточкыч тавыш күптарып, вак-төяк агачларны сытып, кар өстенә ухылдап барып төште. Агач төшкән урында буран купты, кар көрте күккә омтылды һәм әкрен генә кире төшә башлады. Куе ботаклы мәһабәт агач күздән югалды, аны тоташ болыт пәрдәсе каплады. Аннан бер-бер артлы әле уңда, әле сулда шулай ук ухылдап агачлар ауганы ишетелде.
    —Синең, Гөлчирә, ботак кискәнең бармы соң?
    —Юк. Өйрәнермен әле.
    —Кеше өйрәнмәгән эш булмас, тик менә көчең җитәр микән?
    —...
    —Балтаңны менә болайрак тот, кәүсәгә якынрак чап, төп калдырма.
    —Анысын гына белермен инде,—диде чая кыз, сер бирмәскә теләп.
    —Ашыкма, алдан сөйләшмә, олыларны тыңла.
    Чыршылар бик юан, куе ботаклы. Гөлчирә кисеп аударылган агачның янын башта яхшылап таптап чыга. Аннан, аскы иренен тешләп, бар көченә кизәнеп, ботакка чаба, бер-бер артлы ботакларны чукый башлады.

    25
    Шахтада тәмәке тартырга, шырпы кабызырга ярамаганны һәркем белә. Кайчакта электрдан чаткы чыгып та шартлау очраклары булгалый.
    Забой кайвакыт гүләп тора, андый көннәрдә забойга кермиләр, хәвефсезлек кагыйдәләре шуны таләп итә. Аварийщиклар штректа сынган кругларны алмаштыралар, бортны чистарталар, лава астындагы штрекның беркетмә кругларын сүтеп куялар, икенче смена килгәч, лаваны шартлатканда, аннан күмер бертуктаусыз агып торырлык булсын.
    Шахтада эшчеләр күп: забойчылар, проходчылар, мастерлар, шартлатучылар, вентиляция эшчеләре. Тик алар бер-берсен күрмиләр. Шахтада беркем дә юк кебек. Һәркем үз урынында. Кечкенә поездлар тимер юл буйлап йөреп тора.
    Беркөнне кинәт лавадан күмер ишелеп төшеп, Ниязны муеныннан ук күмеп куйды. Бәхетенә, аның өстенә коелган вак күмер озак каплап тормады, чокырга шуышты, агып китә башлады. Нияз тиз генә штрекка чигенде һәм Галимҗан аганы тартып чыгарды. Тагын лава җимерелә башлады, өстәге штректан лава җимерелүен ишетеп, мастер килеп җитте.
    —Сез исәнме? Гомерегез озын булсын!—дип үзе елап ук җибәрде...
    Арып-талчыгып кайтуга, Ниязны Сәримәдән килгән хат көтеп тора иде. Бу хат Ниязны пычаксыз суйды.
    Гөлчирә язган хатларында авылга килгән яңа кеше турында хәбәр бирмәде. Ни өчен? Әллә чыннан да... Әллә Гөлчирә Ниязны алдап ятамы? Ышаныргамы Сәримәнең язганнарына? Булмас, булмас! Гөлчирә андый кыз түгел. Ул тагын Гөлчирәгә хат язып салды. Кем ул Арслангали? Нинди егет?..
    Берничә атнадан Ниязга әнисе язган хат килеп җитте. Гөлмәрьям улына Гөлчирә белән булган хәлләрне бәйнә-бәйнә язган иде. Гөлчирәнең гел юкка рәнҗетелүе, Сәримәнең мәкерле эшләре, Арслангалинең явызлыклары, гаепсез кызның авылдан чыгып китәргә мәҗбүр булуы турында иде хат. Ана улын шәлтәләп тә алган иде: "...хатлар язмагансың, синең хатларың булмаганга, Гөлчирә бик гарьләнде",—дип язган. Хатта язганнар Ниязның күзләрен ачты, менә ни өчен Гөлчирәдән хатлар килмәгән икән.
    Күпмедер вакыттан соң, Гөлмәрьям улына Гөлчирәнең адресын салып җибәрде.
    Кыз белән егет арасында җылы хатлар йөри башлады. Алар отпуск алып авылга кайту турында планлаштырдылар. Нияз Гөлчирәне эшләгән урыныннан килеп алачагын язды...

    26
    Бәхетле бүген Сәримә. Ул көн саен Арслангали белән. Менә бүген дә кулындагы сәгатенә күз сала-сала аның яныннан Арслангали атлый. Сәримә аны култыклап алган, үзе кая басканын белми, аяк астында җирне сизми, күбәләк кебек җилпенә. Өстендә өрфиядәй җиңел күлмәк, аякларында шыгырдавыклы чүәкләр. Арттан көнче күзләр карап калалар. Арслангали аның кулын беләге белән җиңелчә генә кысып куя: күрсеннәр!
    Тик бу бәхетле көннәр озакка бармады: Сәрименең гәүдәсе үзгәрде, күкрәкләре авырта, күңеле болгана башлады.
    Маһибәдәр, күпне күргән хатын, кызындагы үзгәрешләрне бик тиз сизде. Чарасын күрә башлады. Арслангали белән сөйләшеп уртак тел таба алмагач, ул колхоз рәисе аша эш йөртергә булды. Арслангали колхоз рәисе Хәсән Харисовка:
    —Минем аның белән булганым юк, ул үзе теләсә кем белән ятып, мине кулга алмакчы була,—дип кырт кисте.
    Арслангали бу сөйләшүдән соң озак тормады, документларны алып, моннан тизрәк таярга булды.
    Арслангали кошовка чанада район үзәгенә докүментларын алырга бара. Карлы юлда чана салулаган саен ул күзләрен ача, аннан тагын күзләрен йомып, уйларына чума. Ә уйлары башыннан ашкан. Кайда гына эшләсә дә, шул ук бер нәрсә: аңа һәрчак җил каршы. Бу яңа урыннан тагын уңмады, урманчылык буенча әлләни майтармады, агач утырту буенча планны үти алмады. Ул бит зур планнар белән килгән иде, элеккеге мәхәббәт маҗараларын онытып, яңача эш һәм яңача тормыш башлау иде планы. Нияте—берәр чибәрне очратып, яратып һәм яраттырып өйләнеп җибәрү, йорт салу, балалар үстерү иде. Тагын бөтенесе җимерелде, тагын ялгышты, нәфес дигән явызны тыя алмады. Беткән баш инде, беткән баш! Дурак.
    Ә ат салмак кына атлады да атлады.
    "Койрыкка басканчы, тизрәк китәргә,—дип уйлады Арслангали.—Сәримә белән буталып беттем. Корсаклы, имеш, әллә кайчан, әллә кемнәр белән чуалган башы белән, син генә мине хур иттең, кеше күзенә күренерлегемне калдырмадың, дип елый, тиз көндә өйләнмәсәң, мин сине нишләтергә белермен, дип яный. Яхшы чакта таярга, таярга! Телесә ни эшләсен. Минем койрыкны тота алмас ул. Китәм, Пермь якларына китәм. Эт белән дә эзләп таба алмас җиргә китәм...

    27
    Арслангали, поездга утыргач, ерак-ерак юл алып, ниһаять, ялгызлык рәхәтенә чумды. Шул вакыт вагонга беләгенә кызыл чүпрәк бәйләгән бер хатын килеп керде. Арслангали чакырылмаган бу хатынга сөенмәде, аның никтер ачуы килде, тик ул, табигате белән тиз аралашучан булганлыктан, үзенең халәтен сиздермәде, ирен читләре белән генә хатынга елмайды. Кечкенә гәүдәле, җитез хәрәкәтле бу хатынның Арслангали яшен билгеләргә тырышып карады, яшь кыз түгел, әмма картайган дип тә әйтеп булмый. Хатын-кыз шундый инде ул, дип уйлады Арслангали. Бер караганда, аңа утыз-утыз биш, икенче карасаң—ерермене дә биреп булмый. Хамельон кебек үзгәреп кенә торалар алар.
    Бу хатын белән Арслангали арасында ниндидер күзгә күренмәгән җеп сузылгандай булды, алар бер-берсенең күзләренә карашып бик тиз аңлаштылар.
    Хатын тиз-тиз генә соры чүпрәге белән тузаннар сөрткән булды, аннан Арслангали белән сөйләшәсе килүен сиздереп, кушеткага утырды.
    Арслангали бу хатынның кечкенә гәүдәсенә бер дә килешмәгән олы күкрәкләренә игътибар итте. Тимер юлчылар формасы эченә тыгызлап тутырылган булса да, ике якта ике баш чаклы булып тызраеп торган тыгыз күкрәкләр Арслангалинең күңелен әллә нишләтте. Аларны капшап карыйсы килде, хәтта иреннәрен тидерәсе килеп китте.
    —Кая юл тотасыз?—диде хатын тупас, ирләрчә калын тавыш белән.
    —Курортка.
    —Себердә нинди курорт, ди?
    —Миңа дигенен салып куйганнар,—дип көлде Арслангали.
    Хатынның йөзенә нәфрәт күләгәсе ятты: сөйләшүен кара, мактанчык, франт. Үзен әллә кем дип белә, ахыры, әллә кая түгел—тайгага, урман эшенәдер әле. Авыл эте. Авылында яшәрлеге калмаган шалапайлар урманга кача. Бу да шуларның берсе инде, дип уйлады хатын. Шулай да, үзен тиз кулга алды. Мондый таза чибәр егетләрне ул аз күрмәде, җылы сүзгә теләсә нинди туң йөрәк тә эреп төшә.
    Арслангали хатынның күз төпләрендәге җыерчыкларына, ирен тирәли сибелгән ачы язмышка үпкә билгесе булган беләнер-беленмәс сырларга күз төшерде һәм ул хатынның бөтен үткәнен күз алдына китерде: мәктәптә озак укымаган, бик яшьли эшли башлаган, иргә иртә чыккан, уңмаган, хәзер ялгыз, ни өе, ни баласы юк...
    Арслангалинең бу хатын өстендәге кысан кительне ычкындырып җибәрәсе килде. Аңа вагон һавасы тынчу булып тоелды һәм ул тәрәзәгә таба шуышты, куллары бу хатынга сузылмасын дип, кечкенә өстәлгә бармакларын җәеп куйды. Ул тагын үзенең кыргый хисләренең баш күтәрүеннән куркып калды.
    Ул кырын күзе белән хатынга карап алды: сизенмиме? Күрмиме?
    Хатын аңа ышанучан караш ташлап елмая иде. Вагон бик каты селкенеп куйды. Арслангали тәрәзәгә күз салды: поезд ике состав арасында тар гына урынга керә иде, тәгәрмәчләр шыкылдавы сирәгәйгәннән-сирәгәя, поезд туктарга җыена иде. Проводница хатын вагоннан ашыгып чыгып китте.

    28
    Көн буе эшләп, арып, кәүсә өстери торган каты юлдан Гөлчирә олы юлга таба атлады. Юлга чыгып җиткәч, киез итекләрен кардан чистартып, сырыган чалбарына ябышкан бозларны бәреп-бәреп төшерде. Кайдадыр бик еракта урман яңгыратып, радио тавышы ишетелә. Поселокка чаклы ике чакырым атлыйсы. Шулай инде, дип уйлады Гөлчирә, карлы юлдан шыгыр-шыгыр атлаганда, кемдер радио тыңлап җылы өйдә утыра, кемдер балта һәм пычкы белән акча эшли. Тормыш шулай бик катлаулы.
    Арттан ат тоягы тавышы ишетелде. Гөлчирә сөенеп куйды: баракка кадәр бер чакырым булса да ул атка утырып кайтыр. Кәүсә ташучылар шулай еш кына аны утыртып алып кайталар. Җигүле ат аның янына ук килеп туктады.
    —Һәй, утыр, кызый!—дип кычкырды кемдер.—Утыр!
    Гөлчирә ат тоткан кешегә карады һәм үз күзләренә ышанмады, өнеме, төшеме? Чана өстендә Арслангали иде. Гөлчирә таныса да, танымагандай:
    —Утырмыйм, үтеп кит!—диде аңа карамый гына, үзе чана яныннан атлый бирде.
    —Нәрсә? Тешләмәм,—дип шаяртты Арслангали.—Икәүләп тизрәк барып җитәрбез. Җылынырбыз.
    —Күземнән олак!—дип кычкырды Гөлчирә үзен-үзе белештерми.
    Монда да эзләп тапкан, каян белгән ул минем монда икәнне? Гөлчирәнең арыган гәүдәсе тагын да авырайды. Ул бу минутта, булдыра алса, бу бәндәне чәйнәп атыр иде.
    Делянкада әле һаман эш кайный, җиргә агач ухылдап ава, балта тавышлары яңгырап тора.
    —Тапмас, дип уйлаган идеңме? Озак эзләдем. Мин бит синнән башка яши алмыйм, Гөлчирә,—диде Арслангали.

    29
    Туң ишекне шыгырдатып ачып, Гөлчирә эчкә үтте. Кызлар мичкә якканнар, берсе мичкә якын утырган, бит алмалары уттай яна. Өстәл өстендәге керосин лампасы томан эчендә булып күренә—бүлмә эче төтен.
    Эштән соң бик арыган булса да, Гөлчирәнең баракка кайтасы бер дә килми. Хатыннар арасында аңа бик читен, нинди генә сүзләр, нинди генә яман хәлләр турында сөйләшмиләр алар. Гөлчирәнең дә кем икәнен беләселәре килеп сорашалар. Гөлчирә сорауларга ачык кына жавап бирми. Бу йомылып яшәү аңа шундый авыр. Кичләрен алар кайсы кая китә, Гөлчирә берүзе кала. Еш кына урамда ялгыз йөреп керә. Янтирәкне, су буйларын, ялгыз каенны, Ниязны искә төшереп, тәкатьсездән күзләренә яшь килә. Ә Арслангали белән очрашудан уттан курыккан кебек курка.
    Арслангали исә һаман да Гөлчирә белән аңлашуга исәп тота, тәкәббер кыз монда юашлангандыр, ачуы басылгандыр, сагынгандыр, дип фикер йөртә. Ничек кенә булса да, ул Гөлчирәнең күңелендә үзенә карата ышаныч, ихтирам хисе уятырга тиеш. Нинди сүзләр табарга? Нинди бүләк бирергә? Ничек итеп ул боз йөрәкне эретергә? Бер әйбер дә алмаса?..
    Юк, ул аны барыбер үзенеке итәргә тиеш. Нинди генә юллар белән булса да. Монда кемне кем белә? Кем күрә? Күрсә дә сөйләми. ә ул әллә кая китә алмас.
    Менә ул, тыкрыклар буйлап үтеп, Гөлчирә яшәгән барак янына якынлашты. Соңгы көннәрдә ул кич саен шушы барак тирәсендә таптанды, очратыр, сөйләшер кебек тоелды. Ләкин Гөлчирә чыкмады. Менә ул тәрәзә рамына якын килде, тәрәзә пыяласының туңмаган бер почмагыннан барак эченә күз салды. Өстәл янында Гөлчирә нидер эшләп утыра, битенә лампадан тонык кына яктылык төшкән, бу яктылыкта ул бигрәк чибәр булып күрәнә.
    Арслангали барак эченә керергә җөрьәт итмәде, урам буйлап китеп барды.
    Күпмедер вакыттан Гөлчирә белән яшәүче кызлар шау-гөр килеп урамга чыктылар һәм клубка таба киттеләр. Арслангали кире әйләнеп килде һәм тәрәзә пыяласы аша тагын бүлмә эченә күз салды. Гөлчирә һаман баягыча утыра, әллә чигү чигә, әллә төймә тага.
    Арслангали, бар кыюлыгын җигеп, бүлмә ишеген ачты һәм үзе белән салкын ияртеп, итекләренә кунган карны да какмыйча, бүлмә эченә атлады.
    —Саумы, Гөлчирә? Әллә үзең генәме?
    Гөлчирә, сискәнеп, башын күтәрде һәм куркынган күзләрен Арслангалигә текәде.
    —Сиңа ни кирәк?
    —Ярар, ярар. Тыныч кына. Ашамам. Ул ашыкмый гына тунын, итекләрен салып ишек төбенә куйды, аннан Гөлчирә янына урындыкка утырды.
    —Чигү чигәбезме?
    Кыз нәрсә уйларга, нәрсә әйтергә белми югалып калды. Шул минутта Арслангали Гөлчирәне җайсыз гына үзенә таба тартып, кысып кочаклады һәм иреннәренә үрелде. Гөлчирә башын артка ташлап:
    —Коткарыгыз! Каравыл!—дип кычкырды.
    —Юләр! Кычкырма! Барыбер беркем дә ишетмәс.
    Гөлчирә аның беләген тешләп алды. Арслангали, авыртуга түзә алмыйча, аны кочагыннан ычкындырды. ә Гөлчирә йөгереп кенә мич яныннан утын агачы алды, аның күзләреннән зәһәр очкын очты:
    —Якын килмә! Якын килмә! Башыңа бирәм! Үтерәм!—дип кычкырды кыз һәм чөйдән пәлтәсен алып, ишектән чыгып йөгерде...

    30.
    Соңгы вакытларда Нияз үз-үзен белештермичә, бәхеттән канатланып, очынып-очынып йөрде. Гүя ул җир кешесе түгел, йолдызлар арасында. Алдагы матур тормыш турындагы хыяллар аңа канатлар куйды. Тиздән алар авылга кайтырлар, никах укытырлар, дусларын җыеп, туй ясарлар. Аннан... Аннан...
    Нияз соңгы сменасына эшкә килде. Лавага төшәр алдыннан, зәңгәр күккә сокланып карап торды. Аннан соң Галимҗан ага артыннан атлады. Соңгы тапкыр, соңгы тапкыр, дип уйлыды Нияз, аннан отпуск, Гөлчирә, авыл...
    Нияз шулкадәр җилкенде, гүя аның кулында авыр көрәк түгел, ханым-туташлар җилпенә торган япон вееры, ташкүмер дә гүя күмер түгел, бодай кибәге. Вентелятор да тузанны яхшы суыра.
    Ара-тирә Галимҗан белән Нияз сөйләшеп тә алалар.
    —Ну, егет, авылга, ялга, дисең инде син?—диде Галимҗан, тешләрен ялтыратып елмаеп.
    —Әйе, Галимҗан абый, иң элек Гөлчирә янына барам, аның белән авылга китәбез.
    —Кайчан юлга?
    —Иртәгә кичке алтыга билет алдым, каршы ал, дип телеграмма бирдем. Өч көннән анда булам.
    —Яхшы, яхшы. Тимерне кызуында сугарга кирәк.
    Эш дәвам итте. Бүген алар аеруча тырышып эшләделәр. Смена бетә, дигәндә забойда кинәт чыбыркы шартлаган тавышлар килә башлады, ныгытма баганалары басымга түзә алмый шыгыр-шыгыр килделәр, өстән токым ишелә башлады. Галимҗан белән Нияз штрекка таба омтылдылар, тик гөрселдәп лава ишелде һәм икесе дә басылып калдылар.
    Коткаручылар отряды озак көттермәде. Башта Ниязны казып алдылар. Аның башыннан кан саркып күзләрен каплаган, йөзе танырлык түгел иде.
    —Пульс бар, тын ала,—диде шәфкать туташы.
    —Ипләп, ипләп, башын тотыгыз.
    Аннан Галимҗанның күмер астында сытылып изелгән үле гәүдәсен казып алдылар. Ниязны ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә алып китте.
    Нияз ике тәүлектән соң гына аңына килде. Башы чатнап ярыла, күзләре тәрәзә яктылыгын томан аша гына шәйли. Башы марля белән бәйләнгән. Бетте, бары да бетте, дип уйлады Нияз, ял да очты, Гөлчирә дә. Ә Гөлчирә аны каршыларга килер, көтәр-көтәр дә ни уйларга белми кайтып китәр. Инде ни эшләргә?..
    Ниязга өч ай буе урыныннан кузгалырга ярамый, диделәр. Хәле бик җитди, мие бик каты селкенгән, күзләренең бик күп нервылары өзелгән. Сукыр калу ихтималы зур, диделәр.

    31
    Тимер юл станциясендә халык күп түгел. Нияз утырган поезд килеп җитәргә ярты сәгать вакыт бар. Гөлчирә бераз утырып та торды. Түзмәде, йөреп килде. Дулкынланудан йөрәк түзми, хәрәкәт сорый. Ул буфетка да кереп чыкты. Нияз поезддан төшкәч, монда кереп чәй эчәргә кирәк булыр, өч көн буе юлда арып, йончып килер. Гөлчирәнең үзенең дә тамагы кипте. Буфетта кыздырылган балык, пирожкилар исә тамакны кытыклады. Кемнәрдер өстәл тирәли басып кына колбаса чәйни, чәй эчә, сүз куерта.
    Гөлчирә буфетта озак тормады, чыгып тагын урынына барып утырды. Поезд килер вакыт җитте. Ул перронга чыкты. Йөк ташучылар уңга-сулга чабуладылар. Вокзалдан кызыл фуражка кигән дежурный чыкты, шул арада аны көтеп кенә торган кебек борылышта паровоз кычкыртып җибәрде. Перронга халык агылды. Паровоз, аждаһадай үкереп, Гөлчирәгә куе пар беркеп, чажлап үтеп китте, ә вагоннар әкренәя төште, тормозлары чыелдады.
    Гөлчирә әле уңга, әле сулга башын бора-бора вагоннарны озатты. Нияз тәрәзәдән аны күрер, кул болгар, кычкырыр, дип уйлады кыз.
    Кемдер ашыгып чабып үтте, аны бәреп era язды. Буферларын шыгырдатып, состав туктап калды.
    Вагоннарның ишекләре ачылып китте, зур-зур чемоданнар, төеннәр тотып, кешеләр төшә башлады.
    Гөлчирә муенын сузып кешеләр арасыннан Ниязны эзләде. Вагон тәрәзәләренә күз салды. Түзмәде, кешеләрне этә-төртә әле алга, әле арткы вагоннарга таба чапты. Ләкин бер җирдә дә Нияз юк иде.
    Әллә йоклап калдымы? әллә поездга соңга калды микән? Әллә бөтенләй башка поездда киләме икән? Кыз нәрсә уйларга да белмәде.
    Гөлчирә бер вагон янына килеп, ишектә басып торган проводницадан:
    —Бу Новосибирск-Мәскәү поездымы?—дип сорады.
    —Әйе, шул, шул,—диде хатын.
    —Чынлапмы?—диде кыз аптырап.
    Ул арада поезд кузгалып та китте.
    Арслангали станциядә Гөлчирәне читтән генә күзәтеп торды. Гөлчирә аны күрмәде. Кызның вагоннар буйлап йөгерүен, каршыласы кешесенең төшмәвен, килмәгәнен аңлап, поезд китеп, перрон тынып калгач, ул әкрен генә кызга таба атлады.
    Гөлчирә рәнҗеп, чарасызлыктан ни уйларга, үзен-үзе кая куярга белми, башын иеп перронда берничә минут басып торды. Килмәде... Килмәде... Кесәсеннән телеграммасын алып кабат-кабат килер көнен, сәгатен укыды. Барысы да дөрес. Нәрсә соң бу?
    Арслангали өчен моннан да уңайлырак вакытның булуы мөмкин түгел иде. Гөлчирә аныкы! Фәкать аныкы! Киләсе кешесе килмәде. Ул аңа кайгысын сөйләр, елар, Арслангалинең җилкәсенә башын салыр, кочаклатыр, дип хыялланды.
    Ул Гөлчирәнең уң ягына килеп басты.
    —Каядыр китәргәме әллә, Гөлчирә?—диде бик ясалма, йомшак тавыш белән.
    Гөлчирә сискәнеп китте, аңа таба борылды. Каршысында торган Арслангалине күреп, куркып калды.
    —Беркая да китмим. Китәр җирем юк,—диде коры гына.
    —Поселокка кайтасыңмы? Мин матай белән, алып кайтам. Әйдә, әйдә, киреләнмә.
    Ул Гөлчирәне култыклап өстери үк башлады. Гөлчирә аякларын терәп каршы торды һәм бик озак тарткалашты.
    Зур гәүдәле, егерме биш яшьләрдәге бер егет бу тамашаны күреп, битараф кала алмады. Аларга таба йөгереп килде.
    —Җибәрегез кызны!
    —Кыз түгел, ул минем хатын.
    —Алдашма!—дип кычкырды Гөлчирә.
    —Җибәр, егет, яхшы чакта!
    —Ә син кем? Нәрсә? Күптән борының канаганы юкмы әллә?—дип җикерде Арслангали.
    —Үзеңнеке канамасын!
    Егет Арслангалинең якасына барып ябышты.
    —Ярый, ярый, егетләр! Сугыша күрмәгез! Җитте! Булды!—дип Гөлчирә икесенең уртасына басты.
    Арслангали тупас итекләре белән лап-лап атлап, алпан-тилпән матае янына китте. Матаен бик озак тырылдатып, әче төтен исе таратып, поселокка таба китеп барды.
    —Сез кем?—дип сорады Гөлчирә, ниһаять, таныш түгел бу миһербанлы егеттән.
    —Исемем Хәмит. Тракторчы. Отпускыдан килүем. Ә син кем?
    —Гөлчирә исемле мин. Камский поселогыннан. Ботак чабучы булып эшлим.
    Хәмит кызның җыйнак гәүдәсенә, сабыйларча саф йөзенә, ихлас карашлы күзләренә кызганып карап торды. Бу нәфис кызга авыл мәктәбендә укытучы яки китапханәче булып кына эшләргә иде. ә ул монда тупас балта тотып, ботак чаба...
    —Бик авыр түгелме соң?
    —Авыр иде, күнегәм.
    —ә бу кеше кем?
    —Бу бер "сагыз", "сагыз"ның да куркынычы, оятсызы, комсызы.
    Хәмит барысын да аңлады. Кызны торган җиренә кадәр илтеп куярга кирәк, дип уйлады.
    —Мин Дубровкадан, Камский аша кайтырмын, сине кертеп куярмын,—диде.
    —Бик зур рәхмәт, Хәмит абый. Сез булмасагыз, мин беткән идем,—диде Гөлчирә Хәмиткә, барак янында машинадан төшкәч.
    Хәмит аның белән җылы саубуллашып, китеп барды.

    32
    Нияз килмәде. Шикләнеп, икеләнеп торасы юк, ул үч ала, мыскыл итә, көлә, мәсхәрәли, дип уйлады Гөлчирә. Шул көнне үк кич бик озын хат язды. Барысын язды. Рәнҗешләрен, үпкәсен, үзенең аны гына, фәкать аны гына яратуын... Елый-елый, күз яшьләрен тамыза-тамыза язды кыз хатын. Ләкин бу хат Нияз кулына эләкмәде. Хат баракта бүлмәдән бүләмгә, кулдан кулга күчеп, таушалып бетте, әмма аны Ниязга алып барып бирүче табылмады. Авыр хәлдә, хастаханә койкасында үлем белән тартышып ятучы Ниязга аның хәлен тагын да кискенләндерер, дипме, әллә башка сәбәпләр беләнме, ул хатны тапшырмадылар...

    33
    Урман һавасы күкрәкләрне сафландыра, әмма Гөлчирәнең эче тулы әрнеш. Ул әле һаман Ниязның алдавын кичерә алмый, аңлый алмый. Бүлмәдәш кызлары Гөлчирәнең бу хәсрәтен, егетенең килмәвен, вәгъдәсезлеген бердәм булып үз хәсрәтләре кебек кабул иттеләр.
    —Гөлчирә, син бик яшь әле. Бер Нияз гына димәгән. Менә дигән егетләр очрар әле.
    —Бәлки башканы сөядер,—диде берсе.
    —Мин аны моның өчен үлгәндә дә гафу итмәячәкмен,—диде Гөлчирә тирән көрсенеп.
    —Бәлки хат язар әле...
    —Нәрсә дип акланыр икән?
    Галя исемле чуаш кызы Гөлчирә янына килеп утырды, аны җилкәсеннән кочып алды.
    —Елама, Гөлчирә, күз яшьләре ярдәм итмәс, нык пул. Мин дә яратып парган ирем пелән мәңгегә аерылдым,—диде.
    Ул үзенең язмышын, тарихын берничә сүз белән әйтеп бирде.
    —Яшь идем. Алдандым. Авырлы пулдым. әни үтергәнче кыйнады да әпигә алып барды. Төшерттерде. Аннан... Аннан кияүгә чыктым... Яратып чыктым. Пала пулмады. Саням пер көнне пуып алды да, дөресен әйт, опорт ясаттыңмы?—дип кысты. Түзә алмадым, сөйләдем. Аерды. Миңа кысыр хатын кирәкми,—диде. Авылдан чыгып киттем. Их, капат унҗиде яшемә кайтып пулса, пелер идем,—дип көрсенде Галя.
    Кызлар барысы да тын гына Галяны тыңладылар. Һәркайсының күңелендә үз язмышы, хәсрәте күзләрендә сөрем булып селкенеп торгандай тоелды.
    —Мин, кызлар, моннан китәм, башка участокка күчәм,—диде Гөлчирә.—Сезнең белән ияләшкән, дуслашкан идек. Минем әле тагын бер борчуым бар.
    —Нинди борчу тагын?
    —Монда мин күрә алмаган, явыз, кара эчле, куркыныч берәү авылдан мине эзләп килгән. Кая барсам, шунда ул, эзәрлекләвенә түзәр хәлем калмады.
    —Кем ул, кем?
    —Мастер Махиянов Арслангали.
    Кызлар барысы да авызларын ачып, беравыздан "Абау!"—диделәр.

    34
    Гөлчирә яңа участокта эшли башлагач, леспромхоз идарәсендә җыелыш булды.
    Җыелыш шау-шулы үтте. Озакка сузылды. Бертуктаусыз тәмәке тарттылар, залда төтен селкенеп-селкенеп торды. Бер генә таныш йөз дә юк. Барысы ят, күбесе ирләр. Кинәт Гөлчирә үзеннән уң якта берничә кеше аша гына, алгы эскәмиядә таныш йөз күреп алды. Кем соң ул? Кайда күрде ул аны?
    Гөлчирә хәтеренең бөтен почмакларын барлап чыкты. Һәм, ниһаять, моннан бер генә ай чамасы элек тимер юл станциясендә очраклы рәвештә танышкан, үзeн Арслангалидән коткарып, Камскигача озата килгән Хәмитне таныды.
    Гөлчирәнең сул ягында утыручы ике татар кычкырып-кычкырып сөйләшәләр.
    —Әле эшеңне алыштырмадыңмы?
    —Юк әле.
    —Кара аны, акча күп килә торган җиргә керегә тырыш. Эшләргә эше булсын. Монда безнең братны өнәп бетермиләр, алдыйлар, кысалар. Алдыңны-артыңны карап йөр. Төп башына утыртмасыннар.
    Икенчесе сүзсез генә аны тыңлый, башын каккалап куя. Яңа килгән кешедер, ахры.
    Тәнәфес игълан иттеләр. Кешеләр тоташ агым булып тышка агылды. Гөлчирә дә саф һавага ашыкты. Тышка чыккач, бер кырыйга барып басты. Шулчак ул, кешеләрне аралап, әллә каян елмаеп, ашыгып аңа таба килүче Хәмитне күрде. Мәрхәмәтле Хәмит, изге күңелле Хәмит абый.
    Хәмиткә дә Гөлчирә бик кадерле, бик якын булып тоелды, ул әллә кайчангы танышын очраткан кебек:
    —Саумы, Гөлчирә!—дип елмайды.
    Яңа гына явып үткән яңгырдан үләннәр юеш иде, җылы пар күтәрелеп, күңелләрне иркәли, агач яфракларыннан төшеп өлгермәгән яңгыр тамчылары сирәк кенә тамып куя.
    Хәмиткә Гөлчирә белән сөйләшеп китү бик җиңел булыр сыман иде. Ләкин бер дә алай булмады. Шаярып сөйләшсә, килешмәс, әле кызның күңелендә теге көндә булган күңелсезлекләр җәрәхәт булып сыкрап торадыр кебек, артык җитди сөйләшсә, кыз ничек кабул итәр?
    —Җыелышта утырасың бик киләме?—диде Хәмит.
    —Юк,—диде Гөлчирә.
    —әйдә, читкәрәк китәбез. Сөйлә, син Дубровкага каян килеп чыктың? Син бит Камскида идең.
    Алар яңгырдан соң ялтырап күренгән бер агачка таба атладылар. Сулыш алганың да яңгырап китәр төсле тын урамда кычкырып сөйләшү җиңел түгел иде. Гөлчирә, Хәмит белән янәшә, юешләнгән түфлиләренә карап, башын бер яккарак кыйгайтып атлады да атлады, биргән соравына җавап бирергә ашыкмады. Хәмит үрелеп бер агач ботагын тартып куйды, шыбырдап алар өстенә салкын тамчылар коелды. Гөлчирә көтәлмәгән бу салкын тамчылардан нәзек кенә тавыш белән кычкырып куйды һәм матур итеп кеткелдәп көлеп җибәрде. Аның көлүендә әле чәчәк атып кына килүче гүзәл яшьлек авазы яңгырады. Хәмит тагын соравын кабатлады:
    —Каян безгә килеп чыктың соң син, Гөлчирә?
    —Теге кешедән качып киттем.
    Хәмит барысын да аңлады, бу сүзне кабат яңартмады.
    —Борылмыйбызмы? Туңмыйсыңмы?
    —Юк, туңмыйм, нишләп туңыйм?
    Соңгы көннәрдә Гөлчирәнең бәгырен телгәләп күңелендә бер теләк кабынды: аңа әнисе кебек ук якын, ышанырлык бер кеше кирәк икән. Сер сыярлык, күңел җылысын тоярлык. Аның беркеме дә калмады. Нияз оятсызларча хыянәт итте, алдады, Арслангали куркыныч, ул аның тормышында очраган куркыныч бер кара көч, ул көчле һәм явыз.
    Гөлчирә кичләрен Хәмит белән очраша башлады. Хәмит бер дә әрсезләнмәде, кызда ниндидер тирән сагыш, моң-зар, олы кайгы сизеп, рәнҗетүдән курыкты. Кызны күрү белән Хәмитнең күңеле күтәрелә, арыганы онытыла. Тик ул үзе дә еш кына моңсуланып кала, аны күңелсез уйлар биләп ала. Яхшы кыз очрату, аны ярату—бер нәрсә, ә аны бәхетле итә алу-алмау—бөтенләй икенче. Ул бу матур, яшь кызны бәхетле итә алырмы? Кыз аны ярата алырмы? Алар сөю, мәхәббәт турында бөтенләй сөйләшмәделәр. Туган як, туган авыл, ата-ана, дуслар, мәктәп...
    Хәмит Казан артындагы бер районның Көтмәс дигән авылыннан икән. Отпускада булып килгән, шуңадыр, Гөлчирәгә гел үзенең туган авылы турында, кызлар, кичке уеннар турында сөйләде. Сагынуын яшермәде. Ул Көтмәснең табигате, урманы, чишмәләренең матурлыгы турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер иде... Әти-әнисе колхозчылар, энесе һәм сеңлесе бар икән.
    Хәмит кичләрен кызлар яшәгән баракка килә, киң күкрәкле, озын буйлы, бөтен барлыгы белән сәламәтлек, көч бөркеп торган егет кызлар арасында күп сөйләшми генә, телчән кызларның шаян, төртмәле сүзләренә елмаеп, кызарып, бераз утыра да, Гөлчирәгә карап күз кыса. Гөлчирә урамга чыгарга әзерләнә. Кичләр салкынча булганга, ул җылы кофтасын кия. Башына юка капрон яулыгын чөя. Урамга чыккач, Хәмит Гөлчирәне, бармакларын аның җылы тәненә тидерер-тидермәс сак кына биленнән кочаклап ала. Аның кызга бик матур сүзләр әйтәсе, тантаналы итеп аны яратуын белдерәсе килә, ләкин һич кенә дә кирәкле сүзләр таба алмый.
    Менә алар бараклар буйлап киттеләр... Әйтер сүзләр генә әллә кайда йөри. Кая соң аның егетләр белән сөйләшкәндәге кыюлыгы? Бераз баргач, Хәмит Гөлчирәне ике куллап кочаклап алды, йөзенә үк якын килеп:
    —Гөлчирә, мин сине яратам,—диде һәм суырып иреннәреннән үбеп алды. Гөлчирә дә тартылмады, сүз әйтмәде. Шушы минутта Гөлчирә бу ят, чит җирдә үзенең япа-ялгыз түгеллегенә ышанды. Бәлки шушы аз сүзле, көчле, үзеннән берничә яшькә олы егет бүген генә түгел, аның иртәгәсе, алдагы еллары өчен бергә тормыш юлы үтәрлек, ышанычлы иң якын кешесе булыр, хыянәт итмәс, алдамас дусты булып чыгар... Кыз егетнең җилкәсенә башын салды...

    35
    Кызлар тәрәзә аша Арслангалинең баракка якынлашуын күрделәр.
    —Кызлар! Арслан килә, Арслан...
    —Килсен, килсен, без аны йолкынган әтәч итәрбез.
    Арслангали кызлар бүлмәсенә килеп керде, исәнләште, башыннан кепкасын салып, кадакка элеп куйды. Бармак очлары белән генә куе кара чәчен артка сыпырып җибәрде. Кызлар урыннарыннан кузгалмадылар, бары да аңа таба карап, елмаймый-көлми, якты йөз күрсәтми, сүзсез калдылар.
    —Ә кая соң минем чибәрем?—диде Арслангали беркемгә дә карамый гына.
    —Чибәреңме? Чибәрең сәлам хатлар җибәрем, дип кайтып китте.
    —Кайтып китте?! Аның кайтыр җире юк. Кая кайтсын ул? Өен сатты. Егете ташлады.
    —Кызларның дүрт ягы—кыйбла, бәлки берәр күз күргәне булгандыр. Җир йөзендә син генәмени?
    —Мин генә. Ул минеке генә... Булырга тиеш.
    —Ой-ой-ой! Мактанчык. Мактанчыкның арты ачык. Мин мастер дигәч тә...
    Кызлар берсеннән-берсе арттырып, Арслангалидән көлделәр.
    Ул бүлмәдән саубуллашмый да чыгып китте. Кызларның кайтып китте дигән сүзенә ышанмады, билгеле. Урамда йөрде, клубка кагылды. Гөлчирә беркайда да юк иде. Арслангали бу баш бирмәс Гөлчирәдән уч алырга уйлады.
    Күптән түгел кайсыдыр участокта урманда ботак чабуда эшләүче Гөләндәм Ибраһимова исемле кызны агач басып үтергән иде. Аның гәүдәсен туганнары килеп авылына алып кайтып киттеләр. Озак та үтмәде, урман хуҗалыгында чыга торган аз тиражлы "Лесоруб" гәҗитендә бер мәкалә басылды.
    Мәкаләдә урман хуҗалыгы җитәкчеләре, мастерлар гаепләнеп, аларга каршы җинаять эше кузгатылу турында язылган иде. "Г.Ибраһимованың фаҗигале үлемендә мастер И.Шмарев һәм К.Саянов гаепле", дип язылган иде.
    Арслангали бу мәкаләне бик әйбәтләп кисеп алды да, Гөлчирә урманда агачка басылып үлде, дип авылга хат язды. Хат янына шушы мәкаләне дә тыгып җибәрде. Айлар буе шушы хәбәр авыл халкының теленнән тешмәде. ә Ниязның әнисе Гөлмәрьям бу турыда соңрак кына белсә дә, хастаханәдә ятучы улына бу хәбәрне хат аша җибәрми булдыра алмады.
    "Улым,—дип язды ул,—авыр булса да язам, язмый булдыра алмыйм. Гөлчирә, мескенем, агачка басылып үлгән икән бит. Гәҗиттә хәбәре дә килде, авыл халкы бик кызганды. Кешеләр телендә гел Гөлчирә. Туганнары бар дигән иде, шунда гына җирләгәннәрдер инде..."

    36
    Әнисеннән килгән бу кара хәбәр Ниязга аяз көнне яшен суккан кебек тәэсир итте, кулларын пешерде. Хатны ул кабат укырга теләмәде, ертып атты һәм гомерендә беренче тапкыр үксеп-үксеп елады. Авариягә эләккәч, ул Гөлчирәгә хатлар язды, килә алмавы өчен гафу үтенде, ләкин Гөлчирәдән җавап хаты булмады. Сәбәбе—шул һәлакәт икән, дип уйлады.
    Нияз көн саен Гөлчирәне төшләрендә күрә. Гөлчирә мәктәптә укыган вакыттагы кебек, аңа карап елмая. Кызның шомырт-кара күзләрен ул аерым-ачык күрә. Ә ул күзләр әллә кайчан йомылганнар, әллә кайчан аның Гөлчирәсе җир куенында ята икән.
    Ул, уйланып ята торгач, Гөлчирәсенә багышлап шигырь дә чыгарды:
    "Ялгыз каен...
    Ялгыз каен яннары
    Яшел чирәм.
    Сине мәңгегә югалттым,
    Мин гаепле, Гөлчирәм..."
    Ниязның бу көннәрдә хәле бик авырайды, күзләрен томан каплады, тәрәзәләр дә кечерәеп, нидер элеп куйгандай булып калдылар. Палатада ятучылар да аның авыр хәлен аңлап, артыгын сорашмадылар, ярасын яңартмадылар.
    —Авылга кайтам, Гөлчирәм белән йөргән сукмакларда йөрү өчен авылга кайтам, дип уйлап ятты Нияз...

    37
    Җәй иртәсеннән дә матуррак вакыт бар микән? Үлән өстендә чык тамчылары ялтырый. Урман эченнән җиләс һава бөркелә. Куакларда бертуктаусыз кошлар чыркылдаша, көнне сәламли.
    Хәмит бу көнне бик иртә уянды. Барактан чыгып, мускулларын уйнатып, гимнастика ясады, берничә мәртәбә баракны йөгереп әйләнеп чыкты.
    Сүз кибәк түгел, җилгә очырып булмый, дип уйлады егет: Гөлчирә белән кушылырга. Кыз каршы түгел, тагын ни кирәк? Чибәр, уйчан, тыйнак, кирәк чакта кыю, чая. Сузарга ярамый.
    Бераз тәнен язгач, ул барак янында җайланган юынгыч янына килде, кушучлап битенә салкын су сипте, биленә бәйләнгән иске сөлге белән муенын, беләкләрен ышкыды.
    Башка егетләр дә чыктылар, көлешә-көлешә йөгерешеп алдылар.
    —Ник иртә тордың? әллә бер-бер хәл булдымы?
    —Юыныгыз, егетләр.
    Хәмит сүзне башкага борды. Алдан кычкырган күкенең башы авырта, егетләргә Гөлчирә белән корган планнар турында ул бер сүз дә әйтмәде.
    Иртәнге ашны ашап, Хәмит тракторын кабызды һәм урманга таба юл алды.
    Бер дә көн бозылыр, яңгыр булыр төсле түгел иде, кинәт кенә урман артыннан кара болыт килеп чыкты, үсте, киңәйде һәм ярты күкне биләп алды. Җирне-күкне тоташтырып, яшен яшьнәде һәм җир селкетеп, күк күкрәде.
    Хәмит, шуңа да карамастан, эшкә кереште. Яшен дип, яңгыр дип тормады. Үзе авылда үткән балачагын исенә төшерде. Яңгырны ул кечкенәдән ярата. Урамда яңгыр явып күлләвекләрдә тамчылардан куыклар кабара башлау белән ялантәпи урамга йөгереп чыга да, шул куыкларга баса-баса, "Яңгыркаем, яу, яу, майлы ботка бирермен!" дип такмаклый. Менә бүген дә егерме алты яшьлек егетнең, балачактагы кебек, яңгыр астында шәбәрәсе, юеш үләндә чабулыйсы килеп китте. Аның куанычы эченә сыймый, җырлыйсы, шаярасы килә.
    Тиз башланган яңгыр озакламый туктады. Урман юлы буйлап балта, пычкылар тоткан эшчеләр килгәне күренде.
    әнә кызлар белән көлешә-көлешә аның Гөлчирәсе атлый. Зәңгәр комбинизоны да, ак яулыгы да шундый килешә, ул гүя урман кисәргә, ботак чабарга бармый, танцыга ашыга. Гөлчирә аны күреп елмайды. Хәмиткә ничектер ул: "Нихәл, кияү егете!"—дия төсле тоелды. Гөлчирә түбән карап, юеш үләнне таптап трактор яныннан салмак кына атлап үтеп китте.
    Алар бу атнаның шимбәсендә язылышырга барачаклар. Туйлар ясап түгел, бик гади генә, тыйнак кына, дуслар белән утырачаклар. Хәмит урман хуҗалыгыннан аерым бүлмә сораячак. Алар шулай килештеләр.

    38
    Нияз өч ай хастаханә койкасында аунап, терелеп, аякка басты.
    Монда көн тудымы—авариягә эләгеп кулы сынган, аягы өзелгән, башы ярылган шахта эшчеләре. Кемнәр белән генә сөйләшмәде, аралашмады Нияз.
    Менә аягы бот төбеннән өзелгән Касыйм исемле урта яшьләрдәге абый. Ул Нияз белән еш кына сөйләшә:
    —Минем әти дә, әни дә шахтерлар иде,—дип башлады ул беркөнне сүзен.—Үзем унике ел шахтер булдым. Бик авыр, хәвефле эш. Ничәмә-ничә кешенең гомере өзелде монда. Мин үзем унике ел буе сменага чыгып киткән саен балаларымны, хатынымны кочаклап үбеп, кайтмасам бәхил булыгыз, дип китә торган идем. Ходай гомерне алмады алуын, ну аяксыз калдым. Бер аяк белән яшәргә туры киләчәк.
    —Галимҗан абый шахтада гомер буе эшләп, карт атасын калдырып китеп барды,—диде Нияз авыр көрсенеп.
    —Терелеп чыксаң, шахтага эшенә кайтырга уйлыйсыңмы соң, Нияз,—диде Касыйм.
    —Ике аягымның берсен дә атламыйм, терелим генә! Авылыма кайтып китәм.
    —Авылны сагындым, дисең инде син?
    —Әйе, авылымны бик сагындым. әни ялгыз минем, безне ялгыз үстерде. Мин авыл өчен яратылган, иген үстерәчәкмен. Агроном буласым килә минем.
    —Әниеңә акча җибәрә алдыңмы соң?
    —Ай саен сала идем. Мин әни алдында зур бурычлы.
    —Менә бит, кемгә нәрсә... Син авылыңны оныта алмыйсың, ә миңа шахта якын. Минем туган җирем шушы.
    Нияз авылда озак тормады.
    Сагынып кайтты, әмма авылның су буйларында, урманнарында була алмады. Шулай да, Гөлчирә белән килә торган ялгыз каен янына бармый булдыра алмады. Каенның кәүсәсен сыйпады, кара гөмбә һаман да урынында икән. Ялгыз каен Ниязга ничектер бик моңсу булып күренде. Инде монда башкалар килмидер, тирә-ягы яшел чирәм, тапталмаган. Нияз үзе дә сизмәстән, Гөлчирәгә багышланган шигырен җыр итеп җырлап җибәрде:
    —Ялгыз каен...
    Ялгыз каен яннары
    Яшел чирәм.
    Сине мәңгегә югалттым,
    Мин гаепле, Гөлчирәм...
    Җыр туды, моңлы яңа җыр туды. Ул аны өйгә кайту белән гармунында уйнап җырлап утырды:
    —Ялгыз каен һаман шулай—
    Тирә-ягы гел чирәм.
    Вәгъдә бирешкән көннәрне
    Оныталмам, Гөлчирәм...
    Ике көннән Нияз Казанга имтиханнар тапшырырга китте.

    39
    Гаиләнең үзәге—ир, өйнең яме—хатын. Хәмит белән Гөлчирә матур гына гаилә корып җибәрделәр. Кечкенә булса да, тәрәзәләре белән кояшка карап торган барак бүлмәсе алар өчен изге оҗмах булып тоелды. Иртән йокыдан уянуларына, тәрәзәдән бөркелеп кояш нурлары керде, җилләр искәндә, агачлар шаулавы, кошлар сайравы аларның күңелен күтәрде, гүя алар өчен генә табигать концерт куя, җыр җырлый. Күңелләре күтәренке, кәефләре шәп иде. Эшләре әйбәт барды, авыр булса да арытмады, ялкытмады. Дуслары күбәйде. Алар үзләрен табигатьнең бер кисәге, бәхет өчен яратылган җаннар итеп хис иттеләр.
    Икесенең дә хисләре, кичерешләре тәңгәл, һәр сулышы, һәр күзәнәге—табигать биргән байлык. Тормышларында тулы гармония, бердәмлек, үзара аңлашып яшәү бәхет китерде.
    Бу—беренче елны да, икенче елны да шулай булды. әмма •өченче елда инде алар яшәү яме балада икәнен аңлап, бәхетнең бер ягы китек икәнен сизә башладылар. Өч ел яшәп, балалары юк. Хәмит еш кына эчә башлады, көйсезләнде. Гаиләдә эчкән ир булуның олы бәхетсезлек икәнен Гөлчирә үз җилкәсендә татыды. Менә шулай матур башланган гаилә тормышы hәp икесе өчен аңлаешсыз газапка әйләнде.
    ...Хәмит көч-хәл белән барак янына кайтып җитте. Барак почмагына таянып, селкенгәләп бераз басып торды да, авырткан башын болгап алып, җиргә таба иелде, коса башлады.
    Гөлчирә, аны күреп, йөгереп чыкты.
    —Әйдә өйгә, Хәмит, әйдә, әйдә!
    —Хатын!
    Аягы белән җиргә тибүе булды, Хәмит кыйгаеп, яны белән барып төште.
    —Әй, Ходаем! Пычранып бетәсең бит! Әйдә инде өйгә, кеше көлдермә,—дип Гөлчирә Хәмиткә торып басарга ярдәм итте.
    Хәмит аякларына баса алмады, тезләнгән килеш Гөлчирәнең аякларын кочаклап елый башлады.
    —Мин болай яши алмыйм, барыбер асылынып үләм, Гөлчирә! Кит син миннән, мин сине бәхетле итә алмадым,—дип үкерде исерек ир.
    —Хәмит, дим, әйдә кеше көлдермә, әйдә, җаным, кер өйгә, исергәнсең, ни сөйләгәнеңне үзең белмисең...
    —Беләм, бик беләм мин ни сөйләгәнемне. Бүген үк китәр идем тегендә. Сине жәллим, Гөлчирәм!
    Хәмит торып баса алмый азапланды. Гөлчирә иренең олы гәүдәсен ничек кенә тырышса да, күтәрә алмады.
    Ул арада, бераз салып алган ике кеше килеп, Хәмиткә басарга ярдәм иттеләр.
    —Бирешмә, Хәмит, аягында нык тор!—диде берсе.—Без әле синең белән дөнья җимертеп эшлисе кешеләр.
    Хәмит, аягына баскач, теге ирләр белән кочаклашып, бер урында аякларын тыпырдатып, биегән булып кыланды.
    Тегеләр үз юлларын дәвам иттеләр. ә Хәмит, чайкалып китеп, Гөлчирәнең җилкәсенә барып асылынды.
    —Әйдә, әйдә, атла, Хәмит.
    Хәмит авыз эченнән нидер мыгырданып, ниһаять, барак эченә атлады.
    Гөлчирә Хәмитне сабый бала кебек хәйләли-хәйләли күлмәк-ыштаннарын салдырып, чиста кием кидертеп, урынга яткырды. Җылы урынга яткач, Хәмит үкереп-үкереп, елап җибәрде.
    Гөлчирә су җылытып Хәмитнең пычрак киемнәрен юып элде. Үзенең күзләреннән бертуктаусыз яшь акты:
    —Кая соң ул—миңа дигән бәхет? Инде таптым дигәч, булмады, бәхет түгел, бәхетсезлек бит бу. Болай ничек яшәргә кирәк?
    Хәмит айныгач, ул бик җитди итеп, Пермьгә барып табибларга күренергә кирәклеге турында сөйләшергә булды. Ярдәм итәрләр, дәваларлар...

    40
    Казан урамында Нияз бер төркем кызлар арасында Сәримәне танып алды. Ул? Нишли ул монда?
    Сәримә дә аны күрде, үзе комачтай кызарды һәм ничектер каушап калгандай булды, кызлар белән карашып алды да, шул минутта әрсезлеген җигеп, Ниязга таба атлады. Аңа кулын сузды:
    —Исәнме?—диде.
    —Бу минем авылдаш,—диде кызларга.
    Нияз теләр-теләмәс кенә аның сузган кулын кысты. Ләкин текә күкрәкле, шәһәрчә киенгән, хатыннарча тупасланган бу кызда ул элекке Сәримәне күрмәде. Ул бик нык үзгәргән: киеме дә, прическасы да, хәтта гәүдәсе дә. Ул элеккедән озынрак та, калынрак та.
    Сәримә үзеннән-үзе бик канәгать булды: Нияз аңа кызыгып, хәтта сокланып карый, дип уйлады. Бер мизгелгә аларның күзләре очрашты. ә менә кызның туп-туры сөзеп карый торган күзләре—гел элекке Сәримәнеке иде.
    —Ник туктап торабыз. әйдә безнең белән.
    Сәримә Ниязны култыклап алды. Кызлар шаркылдап көлеп җибәрделәр.
    Нияз Серимә турында берни дә белми иде. Ул хәзер Казанда пединститутта укый икән. Алар барысы бергә Сәримә яши торган тулай торакка керделәр.
    —Чәй эчәбезме?
    —Юк.
    —Бездә шундый гадәт: эчәм дисәң, эчерәбез, эчмим, дисең икән—кыстамыйбыз.
    Кызлар тагын көлештеләр.
    —Мин озакка кермәдем, күреп кенә чыгыйм, дидем.
    Нияз урыныннан торып ишеккә таба юнәлде.
    —Мин синең белән,—диде Сәримә.
    Алар урам буйлап озак кына сөйләшеп бардылар. Урам тулы халык, этә-төртә йөгереп үтәләр, каядыр ашыгалар. Сәримә, никтер, авызына су капкандай, иреннәрен кыскан.
    Нияз беренче булып сүз башлады:
    —Син чын шәһәр кызы булгансың, карале, сина бик күпләр күз төшерәләр.
    —Алар сиңа карыйлар,—диде Сәримә.
    —Нишләп миңа?
    —Авыл кешесе монда әллә каян күзгә ташлана.
    Нияз Сәримәнең үкчәле түфлиләре белән керт-керт атлавына туры китереп вак атларга тырышмады. Эре-эре атлап барды. Алар гүя бергә түгел, ә аерым-аерым каядыр атлыйлар.
    —Ә син монда нигә килдең?
    —Мин авыл хуҗалыгы институтында укыйм.
    —Ә-ә,—Сәримә иреннәрен генә кыйгайтып мәсхәрәле елмаеп куйды.
    —Әйдә, бу бакчага кереп утырыйк.
    Алар бер бакчага кереп, эскәмиягә утырдылар. Монда Сәримә ничектер авыл кызлары кебек гадирәк булып калды.
    —Менә без дә үсеп җиттек, акыл утырттык,—диде Нияз ни әйтергә, нәрсә турында сөйләшергә белмичә.
    Сәримә көлеп җибәрде.
    —Укытучы булып авылга кайтырсың инде.
    —Белмим әле.
    —Нәрсәсен беләсең аның? Авылда укытучылар кирәк, көтә торганнардыр.
    Сәримә иреннәрен тешләде, түфли үкчәләре белән саргайган каен яфракларын изгәләде, йөзендә уйчанлык сирпелеп алды.
    —Минем монда бер таныш лейтенантым бар. Кияүгә сорый... Ничек уйлыйсың, чыгыйммы?
    —Чык...

    41
    Табип күзлек өстеннән генә ишектә күренгән таза, чибәр егеткә күз салды. Бер дә авыру кешегә охшамаган, нинди хәсрәт китергән аны монда, дип уйлап алды.
    Гөлчирә табипларда булды. Бары да яхшы, бала табачаксыз, бернинди дә патология юк, диделәр. Гөлчирә табип бүлмәсеннән куанып чыкты, киләчәк көнгә зур өметләр туды. Ул ана булачак! Бары да яхшы!
    Хәмиткә табип белән сөйләшү җиңел булмады. Эшнең нидәлеген аңлаткач, табип аңа бик күп сорау бирде.
    —Күп эчәсеңме? Тартасыңмы?
    —Бераз була инде.
    —Агуланганың юкмы?
    —Юк, бервакытта да агуланганым исемдә юк.
    —Кайда хезмәт иттең? Нинди частьта? Менә шушы сорау Хәмитне айнытып җибәргәндәй итте. Кайда? Ракета частьләрендә.
    —Тоцкий полигонында. Оренбург өлкәсендә,—диде Хәмит.
    Сорашу-тикшеруләрдән соң, анализлар ачыклангач, табип бик тыныч булырга тырышып:
    —Хатыныгызны чакырыгыз!—диде.
    Гөлчирә кереп Хәмит янына утырды.
    Табип бик күп сөйләде, күп сүзләре аларга аңлашылмады. Радиация, диде, ионнар, гамма, диде.
    Ләкин Хәмит тә, Гөлчирә дә табипның сүзләрен ишетмиләр иде, алар ул сүзләрне ишетер дә, аңлар да хәлдә түгел иде. Һәм, ниһаять, табип тирән сулыш алып, йомгаклап куйды:
    —Аяныч, бик аяныч, сезне тынычландырыр сүз әйтә алмыйм. Балагыз булмаячак, кадерлеләрем,—диде аларга туры карамыйча гына.
    Хәмит тетрәнеп куйды. Гөлчирәнең күзләреннән өзлексез яшь коелды.
    Ир белән хатын утырган җирләреннән торып, әкрен генә ишеккә юнәлделәр. Табип, башын күтәреп, алар артыннан карап калды. Алар аңа бик нык кечерәеп калган сыман тоелдылар. Кеше бит кояшка үрмәләгән агачтай үсәргә, өскә үрләргә омтыла. Ә болар көчсезлектән, гаҗизлектән, үткән гомерләре, язмышлары өчен күңелләрендә ургып торган рәнҗүдән бөкшәеп, бөрешеп калганнар иде...

    42
    Алар балалар йортыннан үзләренә тәрбиягә бала алырга булдылар.
    Балалар йорты. Киң генә бүлмә. Түрдә зур-зур өч тәрәзә. Идәндә төсе уңа башлаган зур палас. Палас өстендә кайсы утырган, кайсы мүкәләп йөрүче балалар уен белән мәш киләләр.
    Балалар йорты хуҗасы Хәмит белән Гөлчирәне кисәтеп куйды: "Берсен дә кулыгызга алмагыз". Тик монда килеп керү белән, аларга төбәлгән нәни күзләр аларны битараф калдыра алмады. әнә берсе зәп-зәңгәр зур күзләрен мөлдерәмә тутырып карап тора, әнә икенчесе утырган урыныннан сикереп торып, кулын сузып алар янына ук килеп басты, әнә өченчесе, мама! папа! дип елап ук җибәрде. Гөлчирә үзенә таба сузылган бу сөякчел ябык кулга сузылмый булдыра алмады.
    —Син минем әниемме?—диде күбәләктәй очып аның янына килеп баскан кызчык.—Син мине алырга килдеңме?
    Гөлчирәнең сузылган кулына сабый чытырдап ябышты да, аякларын күтәргәләп, кулга алуын үтенде.
    —Йә, ярый, Лена! Синең хәлеңне белешергә килгән апа бу, ә әниең башка көнне килер.
    Ул арада җиде-сигез бала Гөлчирә белән Хәмитне урап алдылар.
    —Минем әниемме син?
    —Син минем әниемме?
    Балаларның һәркайсы аларны үз әнисе, үз әтисе итәргә теләде.
    —Мине дә күтәр әле,—диде Хәмит янында бөтерелгән сары чәчле малай.
    —Ә мине! Ә мине!—дип үрсәләнә башладылар балалар.
    Телләре яңа ачылып килә торган бу сабыйлар язмышларының ачылыгын бөтен тулылыгы белән аңлап бетермәсәләр дә, әти-әни назыннан мәхрүм икәнлекләрен сизенәләр иде бугай. Илереп-илереп бу ят апа белән абыйга карап торганнан соң, бер-икесе инде кабат үз урыннарына барып утырдылар һәм нәүмизләнеп уенчыклары белән уйный ук башладылар.
    Гөлчирә белән Хәмиткә балалар йортыннан бала алу өчен бик күп кәгазьләр тутырырга, раслатырга туры килде, шулай да, алар зур түземлелек белән ул кәгазьләрне тутырып, зәп-зәнгәр күзле, өч яшьлек бер нәни малайны үзләренә балалыкка алдылар. Арада иң ошаганы—шул булды. Хәмит кебек үк зәнгәр күзле, коңгырт-сары чәчле бу малай—Саша Якушев иде. Хәмит баланың докүментларын алды, Александр Якушев—Атлас Якупов булыр, дип уйлады. Бик матур чагы, теле ачылып бетә язган. Бала шатлыклы күзләрен ялтыратып Гөлчирә белән Хәмитне йөгереп килеп икесен берьюлы кочаклап алды да, әле берсенә, әле икенчесенә карап:
    —Папа! Мама!—дип кычкырды.
    Алар өендә моңарчы булмаган, булганы да сүнә барган җылылык, яктылык, нур артты. Гөлчирә баласы булган көннән эшкә чыкмады, расчет алды. Хәмит тә:
    —Эшләмәссең, баланы кеше итеп үстерергә кирәк,—диде.
    Эштән кайту белән Хәмит улын кулына алып:
    —Әти, диген, әти, диген, әти, әти,—дип аның белән әнгәмә кора.
    Бала:
    —Әти, әни,—диде.
    Урыс һәм татар сүзләрен буташтырып, сөйләшеп аларны куандырды...

    43
    Гөлчирә белән Хәмитнең бәхетле көннәре озакка бармады. Хәмит көн дә эштән хәлсезләнеп кайтып егыла, күзгә күренеп сула барды. Ашаган азыгының тәмен тоймый, ашаганы үтми,  коры сөяккә калды, күзләре начар күрә башлады. Табиплар радиация галәмәте, нурланыш чире, диделәр, катаракта дигән диагноз куйдылар.
    Озакламый аның буыннары шеште, аяклары йөрмәс булды.
    Табиплар Подольск шәһәрендәге фәнни-тикшеренү институтына юллама бирделәр. Гөлчирә улы Атлас белән Хәмит янына Подольскига күчеп килде. Фатир табып, тегү фабрикасына эшкә урнашты. Көн саен Хәмит янына йөрде.
    —Саумы, Хәмит!
    —Саумы, Гөлчирә.
    Хәмитнең зураеп калган сукыр күзләрендә җан өшеткеч томан. Атлас, әтисенең кулын тотып, аларның сөйләшүен тыңлап утыра. Хәмит бертуктаусыз улының чәчләреннән сыйпый.
    —Син мине, Гөлчирә, гафу ит инде. Мин сине бәхетле итә алмадым...
    —Мин бик бәхетле синең белән, Хәмит. Бу уйларыңны оныт, минем өчен борчылма. Сина терелү кирәк, терел генә...
    —Күпме җәфалар күрдең син минем белән, Гөлчирә! Күпме хурлыклар. Ни кадәр түземлек, сабырлык кирәк иде сиңа! Мин синең язмышыңны харап иттем.
    —Юкны, сөйләмә, Хәмит! Без синең белән әле матур итеп яшәрбез,—дип юата Гөлчирә, үзенең күзләреннән чишмә булып яшь ага.
    Ул көнне Хәмит көн уртасына кадәр һушында иде, кулын Гөлчирәгә сузды да хырылдый башлады һәм тынсыз калды.
    —Хәмит! Хәмит! Ни булды сиңа? Үлмә! Үлмә!..

    44
    Гөлчирә белән Атлас зираттан соң гына кайттылар. Тәрәзәгә кояшның алтын нурлары төшкән, бүлмә эчендә барлык нәрсә кызгылт булып күренә. Гөлчирә бүген ятимлек һәм ялгызлыкнын чын мәгънәсен аңлады. Ул улы Атласны кочаклап алды һәм күкрәгенә кысты. Шулай кочаклашып алар озак кына утырдылар.
    Гөлчирә соңгы өч ай вакытны күз алдына китерде. Өч ай элек ул Хәмитне бу институтка озата килгән иде. Ак халатлы табип аның күңеленә өмет чаткылары кабызган иде. Бәлки табип нидер эшләп җиткермәгәндер, ниндидер кыйммәтле дару табылмагандыр. Ул аны, бәлки, юри генә юаткандыр, чөнки Гөлчирә белән сөйләшкәндә, аның аскы ирене калтырап-калтырап ала иде.
    Гөлчирә хастаханәгә килгән саен аңа шикәр кебек ап-ак халат бирәләр иде. Хәмит аны күргәч, күгәргән иреннәре белән елмая, кулларында кан тамырлары зәп-зәңгәр, бармаклары нечкә, йөзе балавыз кебек сап-сары иде.
    —Син шәфкать туташы булсаң, мин күптән терелгән булыр идем,—дип шаярта Хәмит.
    —Терелерсең, болай да терелерсең,—ди Гөлчирә.
    ә Хәмит кайнар, коры иреннәре белән аның яңагыннан үбеп ала. Гөлчирә аны китәр алдыннан үбә:
    —Сау бул, иртәгә мин килгәндә терелгән бул,—дип елмая.
    Хәмит аларны тәрәзәдән карап озатып кала.
    Инде хәзер Гөлчирә зиратка йөри, көн дә бара, Атласны җитәкләп бара.
    Бүген дә алар Хәмитнең кабере янына килделәр. Озак басып тордылар. Зират өстендә зур тилгән әйләнә, канатларын селкетми, гүя ул очмый, ә тын гына канат җәеп су өстендә йөзә. ә җир астында Хәмит ята. Гөлчирә аны күз алдына китерергә тырыша.
    ...Алар кояш түбәнәйгәч кайтырга кузгалдылар.
    —Хуш, Хәмит, без киттек,—ди Гөлчирә.
    —Хуш, әти, без киттек,—дип кабатлый Атлас.
    Алга таба ничек яшәргә? Авылга кайтыр иде, өе юк, элекке эшенә урманга кайтырга теләмәде. Гөлчирә шушы Подольскида яшәргә калды. Монда Хәмитнең кабере, аны да ялгыз калдыру ярамас. Эше дә авыр түгел, хатын-кыз эше. Тора-бара, бәлки, улы белән икесенә фатир бирерләр.
    Атласны йокларга салгач, Гөлчирә тәрәзә янына килде. утырды, ике кулы белән яңакларын учлап, шәһәргә күз салды. Төн караңгы, шәһәр урамнарында утлар, еракта зур заводлар, кайдадыр паравоз сызгырта.
    Шулай уйга талып утырганда, ул үзенең җилкәсенә улының кулы кагылганын тойды һәм колак янында аның пышылдаганын ишетте:
    —Әни, әни!
    —Нәрсә, улым, ник йокламыйсың?
    Гөлчирә аны кочаклап алды, тезләренә утыртты. Улының ябык гәүдәсе бүген бигрәк тә җиңел кебек тоелды.
    —Әни, син мине кире балалар йортына илтеп бирмисеңме?
    Гөлчирә соңгы көннәрдә, кайгысына күнегә барып, еламый башлаган иде. Улының сүзләрен ишәткәч, түзмәде, үксеп елап җибәрде. Баланың да олы кайгысы бар икән бит! Балалар йортына кире бирмәссеңме, ди. Гөлчирә яшьләрен тиз генә сөртеп алды һәм якты елмаеп:
    —Юк, улым, мин сине беркемгә дә бирмим. Син бит минем бердән-бер юанычым,—диде һәм Атласны тагын да ныграк кочаклады, чәчләреннән үбеп алды.—Аңлыйсыңмы, балам, минем синнән башка беркемем дә юк...
    —Минем дә беркемем юк, әни,—дип пышылдады сабый һәм борылып Гөлчирәнең муенына сарылды. Ул да елый иде.
    Гөлчирәгә һәр тиенне санап тотарга туры килде, фатирга түлисе, Атлас өчен балалар бакчасына. әмма Гөлчирә акча дип тормады, Хәмитнең кечкенә сурәтеннән фотографиядә зур гына портрет ясатты. Портрет бик матур чыкты. Хәмитнең солдатта хезмәт иткән чагы, күзләре шаян ялтырыйлар, иреннәрендә елмаю, гүя ул үлмәгән, менә шушы рәсемнән чыгып, алар белән сөйләшә, көлешә башлар сыман. Портретны Гөлчирә карават янына, стенага элде. Тар бүлмә киңәеп, яктырып киткәндәй булды. Тора-бара ачы кайгы бераз чигенә башлады.

    45
    Нияз институтның өченче курсында укый иде. Институттан бик арып, хәлдән таеп кайтып керде. Тулай торак бүлмәсенең ишеген ачып керү белән ишектә кемдер күренде.
    —Һәй, кайсыгыз анда зачет биреп кайтты?
    Бу күрше бүлмәдән Ниязның курсташы Илгиз иде.
    —Мин,—диде Нияз.—мин агрономиядән зачет бирдем. Имтиханнарны алдан биреп, кайтып китәргә җыенам.
    —Синнән булыр! Син бит төн йокламыйсың, китап кимерәсең. Күз яшьләре түгеп, Нияз, Нияз, дип авыз суы корытучы кызларны да күрмисең. Авылда сөйгәнең көтәдер. Укытучымы? Табибәме?
    —Бәйләнмә әле, Илгиз, беркемем дә юк минем.
    —Йә, йә! Алдашма, ышаныр, дисеңме?
    —Миңа дигән фәрештәдәй кыз, мине ялгыз калдырып, кара гүрдә ята.
    —Ничек, ничек? Кара гүрдә?
    —Әйе!
    —Башкалары сине сагынып көтеп, тезелешеп торалардыр әле.
    —Җитте, Илгиз, башым авыртып тора.
    Нияз караватына ауды, башы әйләнгәндәй булды, әллә Илгиз белән бу тузга язмаган сөйләшүдән, әллә арудан аның күз аллары караңгыланып китте.
    Ул арада шау-гөр килеп бүлмәдә яшәүче егетләр кайтып керде. Берсен-берсе уздыра-уздыра урамда, институтта булган вак-төяк хәлләр турында зурдан кубып сөйләшә башладылар. Яшьләр, яшелләр, тормышның каймагын гына җыярга өйрәнгән кавем, дип уйлады Нияз, аларның сүзләрен тыңламады. Урамга чыгып йөреп керергә уйласа да, ул уеннан кире кайтты, башы әйләнде, күзен ниндидер кара пәрдә каплагандай тоелды.
    Ул төне буе саташып йоклады. Забойга төшкән имеш, кап-карангы, маңгаендагы лампасы сүнгән, әллә каян тычкан күзе кебек кенә ут сирпелә. Караңгылык эченнән Гөлчирә килеп чыга. Ул, Ниязга үпкәле караш ташлап, алдадың, оныттың, ә мин сине көткән идем. Ник килмәдең? Ник килмәдең?—дип кычкыра.
    Нияз басытрылып уянып китте, Башы чатнап ярыла. Ул күзләрен ачты, тәрәзәдән сирпелеп кергән якты аның күзләрен авырттыра. Нәрсә соң бу? Новосибирскида табиплар:
    "Егет, терелдең терелүен, әмма сак булу кирәк, бигрәк тә күзләреңә көч китермә, сукыраюың бар. Баш мие травмасы белән шаярырга ярамый",—дигәннәр иде. әллә башланамы? әллә чыннан да көч китердемме, дип уйлады Нияз.
    Торып басмакчы булды, башы әйләнеп, ава ук башлады, күз алды караңгыланды. Ул маңгаена кулын куйды, температурасы юк. Нәрсә соң бу?
    —Егетләр, торыгыз, зинһар, миңа әллә нәрсә булды,—диде Нияз егетләргә.
    Шул арада аның караваты янына егетләр килеп бастылар.
    —Нәрсә булды, Нияз? Нәрсә булды?
    —Бер күзем бөтенләй күрми, башым әйләнә.
    —Дамир, бар "ашыгыч ярдәм" чакыр,—диде Хәлим исемле eгет.
    Берничә минуттан "ашыгыч ярдәм" машинасы Ниязны хастаханәгә алып китте.
    Бетте, очты, юкка чыкты бөтен планнар, дип уйлады Нияз. Ник соң бу дөнья гел аңа кире? Ник аның тормышы алдында сынаулар килеп баса? Ник гел үтеп чыкмаслык киртәләр?
    Ниязны берничә көннән Мәскәүдәге Н.Н.Бурденко исемендәге нейрохирургия үзәгенә озаттылар.
    Анда Ниязның баш миенә бик катлаулы операция ясадылар.
    Июнь аенда Ниязны Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендәге фәнни-тикшеренү институтына күчерделәр.

    46
    —Якупова! Сине телефонга!
    Гөлчирә нәрсә уйларга да белми телефонга йөгерде.
    —Кем бу?
    —Якупова кирәк.
    —Мин тыңлыйм.
    —Тиз генә балалар бакчасына килеп җитегез. Улыгыз авырый.
    —Нәрсе булган?
    Гөлчирә балалар бакчасына йөгереп килеп җитте. Атлас йокы бүлмәсендә караватта чалкан ята. Күзләре йомык. Кечкенә ябык бите сулган, карарга кызганыч.
    —Ни булды минем балама? "Ашыгыч ярдәм" чакырдыгызмы?
    Ул арада ак халатлы шәфкать туташы килеп керде. Ашыкмады, кабаланмады.
    —Нәрсә булды балага?
    Тәрбияче, ике кулының бармакларын бер-берсенә аралаштырып күкрәгенә куеп, сөйли башлады:
    —Иртән берни дә юк иде, көндезгә таба битләре кып-кызыл булды, үлчим—температурасы утыз сигездән артык.
    —Чәй калагы бирегез!
    Шәфкать туташы Атласның авызын җай гына ачып, тамак төбен карады һәм башын селкеп:
    —Балада дифтерия, хастаханәгә озатыгыз,—диде.
    —Мин анда бармыйм,—дип ыңгырашты Атлас.
    —Без анда сине тиз генә терелтәбез. Бер атна дигәндә йөгереп йөрерсең,—диде шәфкать туташы аңа бик ягымлы итеп.
    —Кирәкми, мин анда бармыйм. Минем әтием дә хастаханәдә үлде, минем үләсем килми.
    —Улым, алай карышма, табиплар сине бик тиз терелтерләр, әйдә, үзем озата барам,—дип пышылдады Гөлчирә.
    Атласны фәнни-тикшеренү институтының балалар бүлегенә салдылар.

    47
    Нияз, хәле җиңеләйгәч, көн дә төшке аштан соң хастаханә аллеясендәге бер эскәмиягә чыгып утыра торган булды. Мондагы юкә агачлары исе аңа зур ләззәт бирә, күзләре күрсә, ул бакчадагы матурлык белән хозурланыр иде. Шулай да, юкә исеннән ул исереп киткәндәй була. Җәйге талгын җилдә яфраклар шыбырдашуын тыңлап утыра. Кинәт аның борынына каен яфрагы исе килеп киткәндәй булды, каен да бардыр, ахыры, монда, дип уйлады Нияз.
    Аның янына фәнни-тикшеренү институтының баш табибы профессор Рәшит Гәрәевич Сабиров килеп туктады.
    —Сез монда көн да чыгасыз бугай,—диде профессор, һәм Нияз янына утырды.
    Профессор Нияз белән аның монда күчерелүенең беренче көненнән үк танышты. Татар егете, нинди җилләр монда ташлаган? Кем ул? Барысын да сораштырды. Нияз барын да яшерми сөйләде. Гөлчирә турында да, шахтер булуы, авыл хуҗалыгы институтында укуын да. ә профессор үзе турында сөйләде.
    Сабиров Татарстанның бер районында туган, Казан медицина институтын тәмамлап, Әлмәттә хастахәнәдә эшләгән, аннан соң орденатураны Мәскәүдә үтеп, галим дәрәҗәсенә күтәрелгән. Җаны һәм рухы белән татар булып калган. Татарстаннан татар телендә гәҗит-журналлар алдыра, халыкның тормышы, язмышы өчен янып-көеп, уңышларына сөенеп яши. Бер ел элек сөйгән хатыны каты авырудан вафат булган.
    Профессор саф татарча сүз башлады:
    —Үзебезнең тәмле, матур телебездә сөйләшик әле, Нияз,—диде.
    —Яман хәбәр әйтергә җыенмыйсыздыр бит,—диде Нияз хафалана төшеп.
    —Мине синең үзеңне нык тотуың сокландыра. Көчле рух—ул кешенең канаты. Шул рухи канат бyлгaндa, кeшe бөтен авырлыкларны җиңеп чыга. Кайгы-хәсрәткә дә, авыруларга да баш бирми.
    —Бераз баш авыртып тора.
    —Баш авыртуыгыз озакламый бетәчәк. ә менә күзләр... Күзләргә ярдәм итеп булмый, бу өлкәдә әле медицина көчсез. Безнең илдә генә түгел, алга киткән Көнбатыш илләрендә дә дарулар, ул нерв күзәнәкләрен алмаштыру ысуллары табылмаган.
    Алар озак кына сүзсез утырдылар. Һәркайсының үз уйлары, үз хәсрәте алып ашкан иде.
    —Рәшит абый, гафу итегез, минем сезгә бер соравым бар. Туган якка кайту турында уйлаганыгыз юкмы? Татарстанда да сезнең кебек галимнәр кирәк бит.
    Бу яшь кешенең күзгә бәреп әйтелгән соравы Рәшит Гәрәевичны уйга калдырды. Әйе, анда да, монда да галимнәр кирәк.
    —Син минем иң авырткан җиремә кагылдың, Нияз энекәш. Мин бу турыда күптән баш ватам инде, бигрәк тә иптәшем Галия вафат булганнан соң.
    —Бу бакчада юкә генә үсәме? Каен агачы да бармы?
    —Юкә генә.
    —Мина каен исе килгән кебек тоелды.
    —Әйе, бер генә каен бар. Карт каен. Институт бинасын төзегәндә ул могҗиза булып берүзе исән калган.
    —Шул каен янына мине алып бармассызмы?
    Рәшит Гәрәевич Ниязны җитәкләп каен янына алып килде.
    —Менә сиңа исен җибәреп торган каен. Кил, кулларың белән тотып кара.
    Нияз ике куллап каенга тотынды һәм аның кәүсәсен капшый башлады, күзләренә яшь, тамагына каты төер тыгылды. Ул акрын гына кулларын агач буйлап шудырды. Бу каен аңа әллә кайчаннан танышы сыман тоелды.
    —Я, энем, мин киттем, син үзең юлны табарсыңмы?
    —Табармын, Рәшит абый.
    Нияз кулларын тагын да өскәрәк шудырды һәм шулчак кулы кәүсәгә ябышып үскән гөмбәгә барып төртелде. Мәшкә! Гөлчирә аны каенның күз яшьләреннән барлыкка килгән гөмбә дип атаган иде. Бу каен, бу гөмбә Гөлчирә белән бара торган яландагы ялгыз каенны искә төшерде.
    —Бу нинди могҗиза соң? әллә мин саташаммы? Бу бит нәкъ шул агач бугай.
    Нияз каенны кочаклап алды, аның шома тузына иреннәрен тидерде, иснәде, ялап карады. Дулкынланудан йөрәге еш-еш типте, күзләреннән яшьләр акты.
    —Каенкай! әллә син безнең авылдагы Гөлчирә белән минем мәхәббәтемнең шаһиты булган карт каенның игезәгеме? Әллә шул каен үзе монда күчеп утырганмы? Могҗизамы бу, Ходай кодрәтеме? Син миңа үткәннәремне, Гөлчирәмне иске төшерү өчен монда күчендеңме? әйт, каеным! Син беләсеңме, минем Гөлчирәм күптән җир куенында. Сезнең икегез алдында да мин гаепле. Авылымны ташлап киттем. Сине дә, каеным, Гөлчирәне дә ялгыз иттем. Мин гаепле, мин гаепле.
    Нияз акылдан язган кеше шикелле үзалдына сөйләнә-сөйләнә каенны сыпырды, аннан кулларын акрын гына аска таба шудырды. Башы әйләнеп китеп, борын өстендәге кара күзлеге җиргә төшеп китте. Ул җиргә иелеп, озак кына капшанып, күзлеген табып алды. Кесәсеннән Гөлчирә чиккән кулъяулык алып, күзлеген сөрткәләде. Кулъяулыкка төрелгән, әнисе биргән догалык-бөтиен сак кына төреп кесәсенә кире салып куйды.

    48
    Гөлчирә көн дә көндезләтеп Атлас янына килә. Баласының тамагында дифтерия түгел, үлекле ангина булган икән, ул инде терелеп килә. Алар хастаханә бакчасындагы эскәмиягә килеп утыралар. Эсседән качып, юкә күләгәсендә бик озак сөйләшәләр. Бала әнисенең муеныннан кочып ике як битеннән үбә, иркәләнә. Aнa да, үз чиратында, кадерлесен назлый:
    —Терел, тизрәк, улым. Менә сиңа нинди тәмле җир җиләге сатып алдым. Витаминнар сиңа бик кирәк.
    Гөлчирә юып, әле суы да саркып бетмәгән җиләкләрне улына каптыра.
    Шунда ул аллеянең каршы ягында эскәмиядә ялгыз утыручы кара күзлекле яшь кешегә игътибар итте. Бу кеше нәрсәсе беләндер Гөлчирәгә Ниязны хәтерләтте. Бер карады, икенче мәртәбә тагын борылып карады. Ара ерак, шулай да, чәче дә, авызы, ияге дә нәкъ Ниязныкы кебек, дип уйлады Гөлчирә. Азмыни дөньяда охшаш кешеләр?
    Каян килеп чыксын бу урыс шәһәренә Нияз? Ул якка бүтән карамаска, яшьлектәге үткән авыр кичерешләрне яңартмаска булды. Ләкин борылып карамый булдыра алмады. Инде кабат караганда, аның янына ак халатлы табип килеп утырган иде. Алар әкрен генә нидер сөйләшәләр. Ара ерак булганга, Гөлчирә аларның сүзен ишетмәде.
    Ул Атласны хастаханәнең ишегенә кадәр озатты һәм, битләреннән үбеп, ишектән кертеп җибәрде.
    —Улым, иртәгә шушы вакытта тагын килермен, көт,—диде.

    49
    Июльнең кызу көне. Юкә агачлары шау чәчәктә, алар гүя юкә түгел, сары чәчәкле мимоза тавы. Ачык тәрәзәдән кергән бал исенә башлар әйләнә. Нияз бүген дәвалану процедураларын иртәрәк алып бетерде дә, бакчага ашыкты. Бүген аңа ниндидер могҗиза булыр төсле. Рәшит Гәрәевич аңа гәҗитләр һәм тальян гармун алып килергә вәгъдә иткән иде. Тальян гармун! Аның телләренә басып, бер сыздырып җибәрсә, үткән якты кайгысыз көннәре кайткандай булыр иде. Кайда калды соң аның болытсыз, гел кояштан гына торган көннәре? Менә нәкъ бүгенге җылы көн кебек иде ул чаклар. Авыл, мәктәп, Гөлчирә, ялгыз каен. Их!..
    Нияз көн дә утыра торган эскәмиягә килеп утырды. Тып-тын, юкә яфраклары бүген шыбырдамый, фәкать тирә-якка бал исе беркелә. Бал кортлары дуены. Юкә агачы үзенә күрә бер көй чыгарып бертуктаусыз зеңләп тора. Һәй, җанкисәкләрем! Ашыгыгыз, ашыгыгыз! Соңга калмагыз! Җыегыз табигать биргән байлыкны, ләззәтләнегез, куандырыгыз кешеләрне, дип уйлады Нияз.
    Ул арада профессор килеп аңа сәлам бирде:
    —Саумы, баһадир! Бал исе исертмәсен үзеңне.
    —Һай, Рәшит абый, исерсәң дә гөнаһ түгел мондый көндә.
    —Әйе, Нияз, көннәр бик матур тора. Йә, гәҗит укыйммы сиңа, әллә гармун уйныйсыңмы?
    —Гармун, гармун, Рәшит абый. Сагындым гармун тавышын, бармакларым гына мүкләнмәгән булса. Бирегез тизрәк.
    Рәшит Ниязга гармунны тоттырды, җилкәсе аша каешын кидереп куйды.
    —Их!..
    Нияз бармакларын берничә мәртәбә гармун телләрендә биеткәләп алды да, кыска-кыска аккордлар биреп, үзе яраткан көйләрне уйнап алды. Бакчада бары Нияз уйнаган гармун тавышы гына калды, бары да тынды. Кошлар да, бал кортлары да, кычкырып-кычкырып сөйләшүче авырулар да. Аннан Нияз үзе чыгарган көйне башлады:
    —Ялгыз каен,
    Ялгыз каен—
    Яннарында гел чирәм.
    Сине мәңгегә югалттым,
    Мин гаепле, Гөлчирәм...
    Гөлчирә, улы белән кочаклашып утырган җиреннән, җыр тавышы ишетеп, сагаеп калды, татарча җыр, тальян гармун.
    —Утырып тор, улым, мин хәзер,—дип, улын калдырып, җыр агылган эскәмия янына килеп басты—аның каршында кара күзлекле Нияз иде.
    —Нияз! Синме соң бу?
    Бу тавышка Нияз утырган җиреннән кинәт сикереп торды, кулындагы гармуны уфылдап җиргә таба сузылып төште.
    —Кем сез? Кем тавышы?
    —Мин бу, Гөлчирә!
    —Кем, кем? Кайсы Гөлчирә?
    —Авылдашың, классташың Гөлчирә.
    —Уятыгыз мине! Мин саташам бугай,—диде Нияз ачыргаланып.
    —Юк, Нияз, син саташмыйсын. Синең алдында бик чибәр яшь хатын басып тора. Ул үзен Гөлчирә дип атый,—диде профессор.
    —Гөлчирә үлгән, ул юк. Ә минем Гөлчирә исемле башка танышым юк.
    —Я, ярый, аңлашыгыз, сөйләшегез, мин киттем,—диде Рәшит Гәрәевич.
    Гөлчирә Ниязны кочаклап алды.
    —Ни булды сиңа, Нияз?
    Нияз да Гөлчирәне кочаклады.
    —Гөлчирәм, Гөлчирәм. Сине бит мин күптән бу дөньядан киткән, дип беләм. Юк, юк, ышанмыйм, үтерсәгез дә ышанмыйм.
    Нияз Гөлчирәнең чәчен, маңгаен капшады, битенә кулын тидерде.
    —Ышанмыйм, кемдер мине шаярта. Сәримә түгелме? Сәримә тагын бутап йөрмиме мине?
    —Юк, Нияз, бу мин—синең беренче мәхәббәтең—Гөлчирә.
    —Синең үлемең турында гәҗиттә дә язганнар иде бит.
    —Ялгышлык булгандыр. Ышанмасаң, минем ышандырыр дәлилем бар. Исеңдәме? Тугызынчы  сыйныф. Кое буе. Исеңдәме? Минем тырнаксыз калган бармак...
    Нияз Гөлчирәнең кулын үз кулларына алды, бармакларын берәм-берәм тотып, аның тырнаксыз чәнчә бармагына җитте.
    —Гөлчирә! Гәлчирәм! Бу нәрсә бу? Каргышмы? Ялгышмы, язмышмы? Нәрсә бу?
    Гөлчирә улы Атласны чакырып алды. Шушы тымызык матур көндә, туып-үскән җирдән меңләгән чакырымнар еракта, ике йөрәк, ике күңел җил-давылда куптарылган диңгез дулкыннарын хәтерләтте. Күпме хатирәләр, күпме истәлекләр диңгез төбеннән кубарылып өскә калыкты...




    ( Әхмәт Дусайлы редакциясендә )

    © Дибәҗә Каюмова




    ← назад   ↑ наверх