• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Дибәҗә Каюмова

    Буранлы юллар

    Быел Фәһимә туган авылына озакка кайтты. Сагынып, туган ягының һавасын тансыклап кайтты. Агыйдел буйларын буйларга, комнарында кызынырга...
    Таң атып, ерактагы таулардан яшел үзәнгә кояш үзенең беренче нурларын сибә башлау белән, Фәһимә яланаяк таныш сукмактан Агыйделенә атлады. Учма-учма сакалларын тирбәндереп ярдан томан күтәрелә, кәҗә талы ботакларына кагылып-кагылып, ак кисия шәл кебек яр буйлап шуыша. Тирә-юньдә җан әсәре күренми, Агыйделнең теге ягындагы йөгәнсез тайлар гына әкияти җанварлар булып тоела.
    Агыйделкәй элеккечә тонык түгел икән... Яр буенда да гәрәбәдәй сары ком түгел, ниндидер ят кара балчык, сыланчык баткак. Кая соң мондагы киң-киң комлыклар? Фәһимә бала чакта йомшак кайнар комга бата-бата чабулый торган иде. Кая соң монда чи-чи килеп бертуктаусыз әрле-бирле оча торган керәшәләр? Боларның барысы юкка чыккан. Агыйдел дә элекке Агыйдел түгел, ул Фәһимәгә киңрәк тә, шомлырак та булып күренде.
    —Нишләдең, Агыйделем? Ник син бик үзгәрдең?
    —Син дә үзгәргәнсең. Калынайгансың, чәчләреңә чал төшкән, күзләрең дә начар күрә башлаган—борын өстеңдә күзлек. әйе, заман җилләре елгаларны гына түгел, кешеләрне дә үзгәртә. Күпме еллар үткән бит! Йә, сөйләп җибәр, син соң ничек гомер иттең? Минем яннан киткәч ничек яшәдең? Хисап бир!..
    —Ничек яшәвем турында хисап, дисең инде син...
    ...Фәһимәнең үз гомерендә кайларда, кемнәр алдында ничәмә-ничә мәртәбәләр хисап тотканын бер Ходай үзе генә беләдер инде. әмма туган җире, сөекле Агыйделе алдында хисап тоту, ай-һай, җиңел булыр микән? Ниләр генә баштан узмаган да, нинди генә кешеләр белән очрашылмаган!
    Укыган елларында ачлыктан тилмергән көннәрнең, бер кыерчык ипекәй өчен учына акча йомарлап, чиратларда басып торган сәгатьләрнең санын кем исәпкә алган?!
    Шәһәр белән туган авылы арасын ничә тапкыр чабата киеп җәяүләп үтүләрне кем санаган?! Ничә китап укылган, ничәсе укылмый калган, ничә инша язылган, шигырь ятланган, җыр җырланган, ничә мәртәбә сөю, мәхәббәт килгән, хат язылган, ничәсе күз яшьләренә манчылган? Аларны кем санап барган соң?!
    Болары—яшьлектә...
    Ә эш, хезмәт юлы—үзе ярты гасырлык чор гаять сикәлтәле, авыр булып, сырлы-сырлы каршылыклар, уңышлар hәм уңышсызлыклар, үтереп макталулар һәм кара гайбәтләр, биек-биек тауларга авырлыклар белән менүләр һәм мәтәлеп төшүләр, җиңүләр һәм җиңелүләр, агарулар һәм кызарулар, горурлану һәм рәнҗешләр—бер-берсен туктаусыз алыштырып торган.
    Анысы—тормыш дип аталган, Ходай язган, беркемнекенә дә охшамаган олы юл.
    Аңа тулы хисапны ничек бирергә?
    Фәһимә күзләрен йомды. Шунда кемнеңдер бик моңлы итеп җырлаганы ишетелде:
    Агыйделкәй алкын,
    Суы салкын,
    Каз-үрдәкләр каршы йөзалмый...
    Агыйдел өстендә дулкыннар шаулаштылар, ярга килеп-килеп бәрелделәр.
    —Бу синең әнкәң җыры. Хәтерлим, синең газиз әнкәң дә, газиз әткәң дә миндә, шушы дулкыннарда тибрәлеп үстеләр. Тормыш юллары минем күз алдымда үтте. Язмышлары минем белән бәйле булды. Мин аларны ач үлемнән коткардым, балыгымны бирдем, маллары өчен печәнне мул үстердем. Синең дә балачагың шушы дулкыннар кочагында үтте. Ничә мәртәбә миндә су коендың, әткәң көймәсендә ничә мәртәбә минем дулкыннарны ярып үттең—бары да исемдә. Синең җырлаган җырларыңны да хәтерлим:
    Аклы күлмәк бик күп кидем,
    Кимәдем айлыларын.
    Агыйделгә салыйм микән
    Башымның кайгыларын?..
    Бу җырны син әнкәң Бибиәсмадан отып алган идең. Ул бик күп мөнәҗәтләр, җырлар белә иде, яратып, моңланып җырлый иде. Шуңа да ул бик озын гомерле булды...

    * * *
    Күпне күрде Бибиәсма. Уртача гына тормышлы, күп балалы гаиләдә баш бала булып дөньяга килде. Тукмак буе булу белән энеләрен, сеңелләрен карады, бишек тибрәтте. Чиләк биеклеге булу белән, иңенә көянтә салып су ташыды. Унҗидесе тулыр-тулмас, Агыйдел аръягындагы бер авылга, күрмәгән-белмәгән, колга озынлыгы ябык бер егеткә димләп кияүгә бирделәр. Яратмады, ярата алмады Бибиәсма аны.
    Ачлык иде, авыр еллар иде. Ире Герман сугышында юкка чыкты, хаты-хәбәре булмады. Бибиәсма ике баласы белән ятим калды. Яшьлектә алган аз-маз белемен җигеп, ул кышның озын кичләрендә кыз балаларга сабак бирде. Биата-биана белән яшәде, аларга хезмәт итте.
    1920 елның җәе иде. Кызу урак өсте. Бик озак арыш урып, ял итәргә утырган җирендә, Бибиәсма көлтәгә башын куеп, йокыга талды. Кызу кояш аның битен иркәләде, күз төбендеге яшен киптерде. Җиткән арыш исе белән талгын җил аның ак яулыгы астыннан маңгаена төшкән чәченә кагылды. Шулчак битендә кемнеңдер җылы бармакларын тоеп, Бибиәсма уянып китте, ләкин күзләрен ачарга ашыкмады. Гомерендә беренче тапкыр үз битендә тойган ул җылы бармакларның рәхәтенә, тын алудан туктап, ыңгырашып куйды, кулларын күзенә китереп, кояшны каплады.
    —Кояш бәрмәсен үзеңне, Бибиәсма...
    Бу күршесе Сәрбиҗамал тавышы иде.
    Бибиәсма, күзләрен ачып, зәп-зәңгәр күк йөзенә карады. Биектә-биектә кабарышкан ап-ак болытлар сибелгән. Бибиәсма бу матурлыкны күреп шаккатты. Я, Хода! Нинди матурлык, нинди биеклек! Ул сүзсез генә урыныннан торды, күлмәк итәген, оегын каккалады.
    —Нәрсә бар, күрше?
    —Кояш суга күрмәсен, дим.
    Сәрбиҗамал тирә-ягына каранып алды. Беркем дә юклыгына ышангач, ул Бибиәсмага якынрак килеп, бик мөһим сүзе булуын сиздереп, күзләренә карады.
    —Бибиәсма,—диде хатын пышылдап һәм серле итеп.—Cиңa әйтәсе сүзем бар иде. Якын итеп, сердәш итеп кенә. Ачуланмасаң... Үпкәләмәсәң... Сине яратып... Кызганып...
    —Йә, нәрсә, сузма, күрше, әйт сүзеңне.
    —Сине кияүгә сораучы бар...
    Бу көтелмәгән сүздән Бибиәсманың чигәләре тартышып куйды, тәне чымырдады! Ялгыш ишетмимме, дигәндәй, күршесенә бер сүз дә әйтә алмыйча, туп-туры аңа карады. Өндәме бу, әллә төштәме?
    ...Сөйләшү, димләү, киңәшләшүләр озакка сузылды. Бибиәсма кисәк кенә кире дә какмады, ашык-пошык ризалыгын да бирмәде. Чигәсен ярырдай булып, башында уйлар чайпалды. Аның авыр язмышында юлдаш булырга теләүче—кем ул? Акылы? Фигыле? Йөзе-кыяфәте? Нәсел-нәсәбе? Олымы-яшьме? Бибиәсма аны ярата, үз итә алырмы? Балалары ни әйтер? Биана-биата бу хәбәрне ничек кабул итәр? Каргамаслармы? Рәнҗемәсләрме? Яңа җирдә Ўҗәбер-золымга дучар булмасмы? Сораулар, сораулар...
    Бибиәсманы тормыш юлдашы итәргә теләүче ир алардан ерак булмаган Наратлы авылыннан икән. Yзe солдат хезмәтендә чакта хатыны вафат булып, ике баласы ятим калган, егерме тугыз яшьлек, холкы-фигыле яхшы, күркәм генә кеше икән. Сәрбиҗамал ирне шулай бәян итте. Тик бер генә кимчелеге бар—гражданнар сугышында контузия алып, колагы катыланган.

    * * *
    Озакламый, кайната-кайнана ризалыгы белән, өч җанга тияр өлешен алып, Бибиәсма туган өенә, ата-анасы куышына кайтып төште. Атасы Каһирның болай да зур гаиләсе тагын ишәйде. Артык кашыклар да, мәшәкатьләр дә артты.
    Ятимнәр бик ябык, сөякчел балалар иде. Кәҗә сөте эчереп, мунчада мәтрүшкәле каен себеркесе белән чабып, балаларны бераз аякка бастырдылар.
    Ел башында, олы кырлачта, Бибиәсма, ике ятимен ияртеп, Наратлы авылына, Гыймаделисламга кияүгә чыкты. Анда аны, күзләрен ятимлек пәрдәсе каплаган, юаш һәм хәлсез өч-дүрт яшьлек ике ир бала каршылады. Аларның моңсу күзләре, мөлдерәмә яшь аша, булачак әниләренә илереп төбәлгәннәр иде. Ике малай—Мәхиян һәм Барый. Үзенекеләр бер-ике яшькә олырак—Сәлимҗан һәм Хәсанҗан.
    Бибиәсма яңа йортка бик тиз ияләште. Көче-куәте җитәрлек, Ходай биргән сәламәтлеге, эре сөякле гәүдәсе, юан беләкләре—ким-хур булырлык түгел. Ул себерде, юды, кырды—Гыймаделисламның дөньясын берничә көндә гөл итеп куйды. Балалар да өстәл тирәли утырып, берсеннән икенчесе көнләшеп, ярыша-ярыша, кысыр умач ашадылар, чамалап кына киселгән арыш ипекәен валчыгын да калдырмый ашап бетерә башладылар. Баш калкыттылар, үсеп, исәеп киткәндәй булдылар.
    Егерме бернең язы бик иртә башланды, гаять кызу көннәр торды. Кояш бертуктаусыз кыздырганлыктан, кар бик тиз эреп бетте. Апрель урталарында ук агачлар яфрак ярды, җир өсте яшеллеккә күмелде. Моңарчы күрелмәгән, бик иртә килгән яз гаять аянычлы булды. Ачлык килде. Амбарда чәчүлек орлыктан башка берни калмады. Юа, кузгалак, ат кузгалагы сабыйларның эченә ярамады. Эч китүен туктату өчен Бибиәсма нинди генә әмәлләр күрсә дә, тәмам хәлсезләнеп, сөяккә калып, малайлар берсе артыннан берсе дөнья куйдылар.
    Бер-берсенә ияләшеп тә өлгермәгән ир белән хатын арасы бераз суына төште. Бибиәсма үзен бик бәхетсез тойды, балаларның болай булуына үзен гаепле санады: карый алмады, саклый алмады, балаларны кара гүргә тыкты. Гыймаделислам да үзенә урын тапмады, ишек алдына чыкса, кулы эшкә ятмады. Җитмәсә, ничә айлар инде бер тамчы яңгыр төшми. Чәчкән икмәге борын төртү белән кипте, көйде. Ажгырып ачлык килүен сизде ирнең күңеле.
    Ул еш кына үзенең беренче хатыны Мәдинәне искә алды, аны исенә төшереп торучы hәpбep әйберне тотып-тотып карый торган булды, тузаннарын сөрткәләп яхшырак урынга куйды. Менә лапас почмагына кадап куелган урак. Ул Мәдинәнең йөгерек кулларында бик җитез иде. Менә читәнгә сөялгән кул тырмасы, Мәдинәнең утырып сүс эрли торган кабасы. Каба төбе икегә ярылган, почмакта аунап ята. Гыймаделислам ярылган каба төбен кулына алды. Бер-берсенә якын китереп карады. Ярылган агачны ялгап булмый шул. Ул үзенең язмышын шушы икегә ярылган агач кисәгенә охшатты. Ачу белән аларны атып бәрде.
    Татар өе кабасыз булмас, Бибиәсманың кулы эшкә ятышып тора, эрләсен, бәйләсен, киндер суксын, бәлки күңеле ачылып китәр, җиңеллек алыр, дип уйлады Гыймаделислам. Яңа каба төбе ясарга кирәк, дип, агачлар арасыннан элмә агачы табып, кулына үткен балтасын алды. Утын түмәре янына җай гына чүгәләп, агачны юнырга, тасларга тотынды. Эч пошуның дәвасы—эш. Ул, бу эше белән мавыгып, бераз тынычлана төште. Тәрәш таягы тыгу өчен борау алып, тишеген тиште, тагын бераз матурлады, шомартты. Аннан кулында әйләндергәләп, эшеннән канәгать калып, иске кабаның тәрәш тарагын яңа каба төбенә сыйдыру өчен бер суккан иде, яңа каба төбе кинәт ярылып китте. Ярылган каба төбенә карап озак кына утырганнан соң, Гыймаделислам аны өйгә алып кереп китте. Хатынының күңелен күтәрерлек сүз әйтә алмады, шулай да елмаеп эндәште:
    —Менә, хатын, сиңа каба төбе ясадым,—дип шаяртты һәм каба төбен Бибиәсмага сузды.
    Бибиәсманың үзен-үзе кая куярга белми, күңеле бәргәләнгән, балаларын искә төшереп, елап та алган, бик авыр хисләр белән өй эшләрен караштырып йөргән чагы иде.
    Ярык каба төбен күреп, ул шашына язды:
    —Һәй, чукрак! Мыскыл итеп торган буласың! Көлмә, яме! Энеләремә әйтеп, эчеңне издерермен,—дип кычкырды.
    —Нәрсә дидең? Издерермен, дидеңме?
    Гыймаделислам, ярык каба төбе белән нык кына кизәнеп, Бибиәсманың җилкәсенә тондырды һәм кызулап өйдән чыгып китте. Утынлык янына барды, җирдә аунап яткан балтасын алып ачу белән утын түмәренә чапты. Арлы-бирле йөреп, күңелен тынычландырырга тырышты. Анда сугылды, монда сугылды.
    Юк, кулы кычытмаган иде Гыймаделисламның. Талашу, хатынына кул күтәрү, ара бозу түгел иде аның уенда. Балалар вафатыннан соң ике арада хасыйл булган салкынлыктан котылып булмасмы, дип шаяртып алмакчы булган иде. Мәдинәсе булса, шаяруын аңлар иде, кочаклап көлгән булыр иде, күзенә карап: синкәем, шаяртма! дип, оялчан гына кызарыр иде. Юк шул, мөлаемлыгын да, йомшак табигатен дә үзе белән кара җир астына алып китте аның сөйгән хатыны. Бусы көйсезрәк тә, теллерәк тә булыр, ахры, дип уйлады Гыймаделислам. Бу утлы кисәүне беренче кабынуында ук сүндерүенә үзе дә куанып куйды, югыйсә, йөз кызыллыгы булуы бар, дип уйлады.
    Каты агач төшкән җилкәнең авыртуыннанмы, булып алган көтелмәгән җәнҗалдан айный алмыйчамы, Бибиәсма кайнар күз яшьләренә төелеп, бик озак елады. Тәрәзәдән урамга карап та, сәке йөзлегенә утырып та, үзен-үзе кая куярга белми авыр язмышына ачынып елады ул, йөрәге калтырады. Бераз тынычлана төшкәч, үзенең кызулык белән иренә әйткән сүзләрен кабат-кабат исенә төшерде һәм бу гаугага үзенең төп гаепле кеше икәнен аңлады. И Ходаем, нигә бу минутта минем сабырлыгымны алдың? дип ачыргаланды. Орыш-талаш өчен килдемени ул бу йортка? Хәсрәтен уртаклашыр кеше булыр дип, тату гаилә кору өчен, тыйнак, сабыр кеше булганга ризалашты бит ул.
    Бибиәсма түр сәкенең йөзлегенә утырып, башын түбән иде. Башка бервакытта да иренең чукраклыгын телгә алмаска, дип күңеленә киртләп куйды. Гомер буе тату яшәгән ата-анасын күз алдына китерде. Ир хакы—тәңре хакы, дия иде бит әнисе Гайникамал, ирне түбәнсетмәскә, аның ирлек дәрәҗәсен саклый белергә, олыларга, дия иде. әгәр Гыймаделислам аның бу дуамаллыгын гафу итсә, башка беркайчан да тавыш чыгармаска үз-үзенә ант итте, нәзер әйтте.
    Өйлә җитеп килә иде. Комганга җылы су салып, тәһарәтләнеп керде, ап-ак намазлыгын җәеп, өйлә намазын ниятләде.
    Ул арада Гыймәделислам арт бакчадан әйләнеп килде, аңа-моңа кагылып йөри торгач, бераз тынычлана төште. Шулай да Мәдинәсен һич кенә күңеленнән җибәрә алмады. Сигез ел бергә гомер иттеләр бит, яратышып яшәделәр. Тик тормыш дигән иске бизмән генә Гыймаделислам белән Мәдинәне ике тәлинкәсенә салып селкетте, гомерлеккә аерды. Гыймаделислам сөйгәненең соңгы минутларын күз алдына китерергә тырышты. Менә аның Мәдинәсе череп таркалган үпкәләренә тын ала алмый газап чигә. Аның шомырт кара күзләреннән үлем ачысы белән соңгы күз яшьләре тәгәрәгәндер, ул аларны хәлсез куллары белән сөртеп алгандыр. Шунда да ул Гыймаделисламның исемен кабатлагандыр. Бәхил бул, җаным, балаларымның газиз әткәсе. Соңгы сулышымда сине күрә алмый китәм. Балаларымны ятим итмә, сакла, дигәндер. Өйләнерсең, үзеңә тиңне табарга тырыш, дигәндер. Теле белән әйтә алмаса, күңеле белән әйткәндер. Саклый алмады шул ул сөйгән хатыныннан туган балаларын, саклый алмады.
    Гыймаделислам өйгә таба атлады. Ул өй ишеген ачып кергәндә, Бибиәсма сәке уртасында, намазлыгын җәеп, оеп дисбе тартып утыра иде. Бибиәсма озак кына дога укыды һәм, намазын тәмамлап, намазлыгын җыеп алды.
    —Чәй кайнаткан идем, син, чәй эчәбезме?—диде Бибиәсма иренә карап, гүя алар арасында берни булмаган, гүя аңа ире ярык каба төбе белән сукмаган.
    Ул җитез генә йон оекларын киеп алды, өстәл өстенә самавырны китереп куйды, агач җамаяк белән бәрәңге, телем-телем кисеп ипекәй куйды.
    Гыймаделислам өстәлгә якынлашып, күңеленнән: "Өстәлдәге ризык караңгы көнне дә яктырта",—дип уйлады һәм хатынына карап елмайды.
    Гыймaдeлиcлaмның өе, Бибиәсма килгәч, көлеп тора торган җәннәткә әверелде. Өй эче чип-чиста, җыйнак, өй бүрәнәләре кырылып юылган, гәрәбәдәй сап-сары, озын сәкегә кулдан сугылган җәймә җәелгән, түр почмакта биек итеп түшәк-ястык, мендәрләр өеп куелган. Авыл өенең бар байлыгы, матурлыгы—шул. Тәрәзә кашагаларына Бибиәсма алып килгән киҗеле сөлгеләр эленгән. Өстәл өстендә җиз самавыр.
    Гыймаделислам сүзне авырдан башлады.
    —Булган эш булган, үткән эшкә салават, син миңа рәнҗемә инде, телеңне озайтмасаң, мин беркайчан да кул күтәрмәм,—диде.
    Бибиәсма дәшмәде.
    Икенче көнне Гыймаделислам башка көндәгедән иртәрәк уянды. Бибиәсма күз камаштырырлык итеп чистартылган җиз комганга җылы су салып, ирен юындырды. Сүз күп булмады.
    —Ни генә дисәң дә, хатын, тату яшәүгә берни дә җитми, ачуланышмыйк, авыр сүз әйтешмик. Дөньялар җиңел түгел, яңгырлар юк, басуда ком бураны уйный, уҗымнар корып бара. Ниләр күрәсе бардыр? Сүзле өйдә җил уйнар, диләр бит,—диде Гыймаделислам.
    Бибиәсма тагын дәшмәде. Оятыннан бит очлары уттай януын тойды һәм әткәсенең: "Тавышлы йорттан фәрештәләр качар",—дигән сүзләрен исенә төшерде. Ире хаклы, һичшиксез, хаклы иде.

    * * *
    ...әйе, бу җәйдә Агыйдел дә—кайчан гына мул сулы елга иде—бик саекты, азык җитмәгәннән ябыккан ятим бала кебек, нәүмизләнеп, мескенләнеп калгандай булды. Печәнлек болыннар саргайды, җир өсте яргаланып бетте, кошлар сайрамас булды. Авыллар үлек чыккан өйне хәтерләтте, урам буйлап хәсрәт җиле йөрде. Халык мунча ягарга курыкты. Шырпы сызмасаң да кабынырга торган җимерек каралты-кура, мал-туар—барысы да һавага карап яңгыр өмет итте, Ходайның мәрхәмәтеннән ташламавын сорады. Черек баганалы кое сиртмәләре тынып калды, коеларда су бетте. Йа, Хода! Яңгыр бир! Бир! Бир! Бир!
    Яшь-җилкенчәк көн саен авыл читендәге буадан чиләк белән су алып кайтып, урамнан үткән hәp кешегә су сипте, борынгыдан калган халык йоласын үтәп, яңгырга өмет баглады. Ул да ярдәм итмәде. Корылыктан гаҗиз булган халыкның тынычлыгы китте.
    Бер көнне авыл картлары мәчет янына җыелды, яңгыр сорап намаз укырга кирәк, дип киңәш иттеләр. Икенче көнне иртә таңнан тәһарәтләнеп, картлар авыл белән буа арасындагы яланга җыелдылар. Аларга бала-чага иярде.
    Хәзрәт озак кына вәгазь укыды.
    —Агайлар! Шушында истиска намазы укырбыз. Һәркайсыгыз уңайлы урын сайлап урнашыгыз, сабыйларны үз яныгызга алыгыз,—дип башлады ул сүзен.
    —Аллаһы тәгалә үзенең иң яраткан вә өстен күргән колларына гына бәла җибәрә, диелгән Коръән кәримдә, бу бәладән чыгу юллары күрсәтелгән. Аллаһы тәгаләгә сыенырга, ялварырга, теләкләр теләргә тиешбез. Без һәркаюсыбыз беләбез: дөньялыкта бирелгән авырлыклар Ахирәттәгедән җиңелрәктер. Гөнаһларыбыз күп, җәмәгать, илдә никадәр кан коелды, бәндә бәндәгә дошман булды. Шул гөнаһларыбыздан арыну өчен бирелгән җәзадыр бу. Шунлыктан, адәм баласы, бәла килсә, аны сабырлык белән каршы алырга, Аллаһы тәгаләдән ярдәм көтәргә, өмет өзмәскә тиеш. "Хәсәбелләһу вә нигъмәл—вәкил" дияргә тиеш. Гөнаһларыбыздан тәүбә вә истигъфар кылыйк. Дошманлашкан бәндәләр, менә шушында мөнәсәбәтләрегезне ачыклагыз, бер-берегез белән бәхилләшегез, татуланышыгыз!
    Ул арада картлар арасында бераз гүләшеп алу булды. Кайсылары урыннарыннан кубып, низаглы күршесе яки ачуланышкан туганы янына килеп, туры карашып, гафу сорадылар, куллар бирештелер.
    —Җәмәгать!—диде хәзрәт,—башлыйбыз. Изге, чиста күңелегезне намазга багышлап, Кыйбла тарафка карап басыгыз! Ике рәкәгать истиска намазы укырбыз.
    Намаз уку озак булмады. Агайлар җирдән күтәрелеп бастылар һәм хәзрәтнең сүзен көттеләр.
    —Менә, Ходай кушып, барыбыз бердәм намаз укыдык. Ходай, иншалла, рәхмәтеннән ташламас. Инде дога!
    Хәзрәт матур моңлы мәкаме белән гадәттәгедән бераз кычкырыбрак:
    "Аллаһумә әски гыйбәдәкә..." дип дога укый башлады.
    Картлар һәм балалар кулларын күкрәкләренә кушырып, башларын түбән иеп, хәзрәтнең сүзен тыңладылар.
    —Йә Рабби, колларыңны сугаргыл, хайваннарга рәхмәт кыйлгыл. Йә Рабби, безгә дога кыйлмак илә боердың вә һәм кабул итмәкне вәгъдә кыйлдың. Инде без Сиңа Үзең боерганча дога кылабыз. Бәс, имди, Син, вәгъдәң буенча, безнең догаларыбызны кабул кыйлгыл. Йә Рабби, әгәр дә гөнаһларыбыз күплеге сәбәпле үземезгә рәхмәт кыйлмасаң, гөнаһсыз сабыйларымызга вә хайваннарыңа рәхмәт кыйлгыл...
    әмма яңгыр яумады.
    Кояш рәхимсез кыздырды.
    Икенче һәм өченче көнне авыл картлары истиска намазын чәчү җиренә, кырга чыгып укыдылар.
    Өченче көнне, барысын гаҗәп-хәйран итеп, зәп-зәңгәр болытсыз күк йөзеннән кечкенә генә болыт хасыйл булып, берничә тамчы яңгыр сибәләде.
    Картлар башларыннан кәләпүшләрен салып яңгыр тамчыларын кабул иттеләр. Ходайга рәхмәт сүзләре әйтеп, тәкбир әйтеп авылга таба атладылар. Булдымы ул өч-дүрт тамчы яңгыр, әллә юкмы. Картлар хыялында ул бар иде... әмма җирне туендырырлык яңгыр ул язда да, җәйдә дә бер генә мәртәбә дә яумады.

    * * *
    Утызынчы еллар иде.
    Колхозлашу башлангач, Гыймаделислам каршылык күрсәтми генә, бердәнбер кола биясен һәм камыт-ыңгырчагы белән арбасын тапшырып, колхозга керде, яңа тәртипләрдә яңача, баш иеп, кая кушсалар шунда эшли башлады. Язын сабан сөрде, муенына тубал асып, сөргән җиргә ашлык чәчте, печән өстендә печән чапты, кибән куйды, урак өстендә ашлык сукты, эскерт өйде, кышын балык тоту бригадасында катып-калчаеп боз тиште, җылым тартты.
    Бибиәсма да эшне батырып эшли торганнардан иде.
    Колхоз оешуның икенче елында каерылып арыш уңды. Авылның яше-карты таңнан кичке шәфәкъка чаклы басуда булды. Яшь баласы булса, баланы кабык арбага салып, тәпи киткәннәрен тәпиләтеп, үзләре белән алып, хатыннар кырда урак урдылар.
    Бибиәсма ул елны буйга узган иде. Кишәрлекләп бүленгән арыш җирендә хатыннар, берсен-берсе күрә-күрә, ашыкмый-кабаланмый гына урак уралар, көлтә бәйләп сослан куялар.
    —Авыл яна түгелме соң?—дип кычкырып җибәрде кинәт бер хатын.
    Бибиәсма сызлаган биленә кулын куеп, авыртынып кына турайды да авыл ягына борылды.
    —И Ходаем, өйләр яна бит!—дип кычкырды һәм урагын җиргә ташлап, аны-моны карамый, йөгерә-атлый олы юлга чыкты.
    Уракчылар камыл ерып, кайсы каян авылга таба ыргылдылар. Бибиәсма йөгерә алмады, алтынчы аен тутырып килгән көмәнле хатын ике-өч адым атлап карады да туктап калды, тыны кысылды, корсагы касыгына килеп тыгылды. Бик авырлык белән булса да, кабына язып, атлады, ашкынды, үзе бертуктаусыз кабатлады:
    —И Ходаем, и Ходаем! Өебез яна бит! Харап кына булабыз бит!
    Күк йөзен коточкыч куе кара төтен каплап алган, кызыл ут ялкыннары күккә үрмәли. Бибиәсма авылга якынлашты. Коры бүрәнәләрнең шарт та шорт яну тавышы аерым-ачык ишетелде.
    Янгын сүндерүчеләр күптәннән эшсез ятып үшәнләнеп беткән атларын урыннарыннан кузгата алмый, кузгаткач тәртә арасына кертә алмый азапландылар, каушаудан һәм ашыгудан тузанлы камыт-дилбегәләрнең рәтенә чыга алмый әвәрә килгән арада, ялкын инде җиде-сигез өйне ялмап алган иде.
    Бибиәсма тыкрык аша урамга төште. Урамның алар өенә каршы ягында берничә өй ут эчендә, кече урам аша тыкрыктагы Солтангәрәйләрнең салам түбәсенә ут капкан. Ялкын сикерә-сикерә, күз ачып йомганчы тагын берничә лапас, мунча һәм йорт түбәсенә күчте.
    Янгынны күреп, күрше авыллардан янгын мичкәләре белән атлар килеп җиткән. Ут-ялкынга чыдый алмыйча атлар чыгымчылый, бер урында таптана, күзләрен акайтып кешнәп җибәрә. Су мичкәләре ныгытылган арбалар өстендә ирләр су насосын эшләтәләр, кычкырышу, чыр-чу, күзләр шашынган, беркем-беркемне аңламый.
    Кoe сиртмәләре, ашыгып су алган кешеләр кулында, урыныннан йолкынып чыгардай булып шыгырдый, чыелдый, сиртмә баганалары чайкала, коедан күтәрелгән чиләкнең яртысы чәчрәп җиргә түгелә. Ялкынга сибелгән су төкерек кебек чыжлап юкка чыга. Ут шашынганнан-шашына бара. Калган өйләргә ут капмасын өчен ашыга-кабалана аларга да су сиптерәләр. Шулай да бу көнне авылның унбер өе каралты-курасы белән утырып янды, кара күмергә әйләнде.

    * * *
    Көз җитте. Алмалар өлгерде. Бакчалар тулы алма. Алмагач ботаклары алма күплектән сыгылып-сыгылып тора. Ботаклары сына күрмәсен дип, Гыймаделислам терәүләр куеп йөри. 
    Бибиәсма вакыт җиткәнен сизеп, сигез яшьлек кызы Зәйнәпне авылда танылган кендекче Камилә карчыкка йөгертте.
    —Әни тиз генә килеп җитәргә кушты, диген, әбекәең үзе аңлар. Аңа бирерсең,—дип ярты такта чәй тоттырды.
    Бибиәсма кыз тапты.
    —Бисмиллаһир-рахманир-рахим!—дип Камилә әби баланы кулына алды. Баланың беренче авазын ишетеп иреннәрен очлайтып, "әт-тә-нә-нә-не!" дип, җыерчыклы иреннәрен бөреп, гөргелдәп алды.
    —Сөбханалла! Җәннәт исләре белән туды сабыең, дөньяңа яңа нур өстәсен, аталы-аналы, алтын канатлы, бай, шәфкатьле, иманлы бала булсын!
    Кулындагы ак чүпрәккә салган баланы җылы су белән юындырды, аннан сак кына йөзтүбән әйләндереп, чүпрәк белән бик әйбәтләп сөртте һәм:
    —Суы сарыксын, үзе калыксын! Бәхетле, тәүфыйклы булсын!—дип, ак биләүгә биләде һәм Бибиәсманың уң ягына, кечкенә мендәргә салды.
    Аннары тәрәзәгә килеп:
    —Гыймаделислам!—дип кычкырды.
    Колагы каты булганлыктан, ир карчыкның тавышын ишетмәде.
    Ул инде күптән хатынының баладан котылуын көтеп йөри иде. Күңеле сизенеп, ишеккә таба якынлашты. Карчык исә тәрәзәдән кул изәде:
    —Гыймаделислам! Кызың бар! Сөенче!
    Ата дулкынланып, ашыга-ашыга өйгә керде. Хатынының хәлсезләнгән гәүдәсен, каны качкан ябык йөзен күреп, каушый төште. Аның йөзенә якын ук килеп:
    —Ходай рәхмәте белән бушануың өчен мин бик шат, тәбрик итәм!—дип пышылдады.
    Бибиәсма аңа карап елмайды һәм тәбрикләвенә ымлап кына рәхмәтен белдерде.
    Гыймаделислам сабые янына килеп, уң колагына сак кына пышылдап азан әйтте, сул колагына "Кад-камәт-ис-салават!"—диде. Сәке йөзлегенә утырып, "Аллаһумә әҗгалһү бәрран..." дип дога укыды.
    Ир белән хатын, балалары вафатыннан соң дөньяга килгән hәp баланы халыкның борынгы йолаларыннан берсе булган "сатып алу" йоласын үтәргә сүз куешканнар иде.
    Алдан сөйләшү буенча, Камилә әби баланы биләү өстеннән шакмаклы кәшмир шәлгә төрде дә, ишек алдына чыгып китте. Өйнең ян тәрәзәсен ачып:
    —Бала сатам! Кыз бала сатам! Алучылар юкмы?—дип дәште.
    Аның тавышы яшьләрчә шаян, җыерчыклар тулы йөзе, яшәреп, алсуланып киткән иде.
    Гыймаделислам тәрәзәгә таба сузылып:
    —Миңа нәни кыз кирәк! Күпмегә сатасың, әбекәем? Сатып алам!—диде шаян тавыш белән.
    —Биргәнеңне аз диген, алганыңны зур диген. Күпме бирсәң, шуңа риза!
    Карчык тәрәзәдән төенне Гыймаделисламга сузды. Ата кеше сабыен сак кына уң кулына алды да, Бибиәсманың ал кәшмир күлмәген карчыкның беләгенә салды.
    —Алыш-биреш тәмам, биргәнеңне алам, котлы булсын балаң, тәрәзәне ябам,—дип такмаклый-такмаклый, карчык тәрәзәне ябып куйды һәм, йөгерә-атлый өйгә кереп, кечкенә калакка бал һәм май элеп, "әгузе-бисмилла"сын әйтеп, сак кына баланың иреннәренә тигезде.
    —Балдай ширбәтле булсын,
    Сүзе хикмәтле булсын,
    Дусларына чордаш булсын,
    Хозер-Ильяс юлдаш булсын.
    Тагын изге догалар укылды, теләкләр теләнде. Шулчак сабый аваз салды, әкрен генә кыз балаларга хас нәзек тавыш белән елап җибәрде.
    —Сөбханалла!—дип шатланды кендек әби.—Сабый Аллаһы тәгаләне иске төшерде, ишетәсеңме, Гыймаделислам, "Лә илаһа илаллаһи!"—диде, тәһлил әйтте, гомере озын булыр, Аллаһы боерса, сабыең Хак тәгаләне мактап аваз салды.
    Баланың җиденче көне алдыннан Гыймаделислам, дин кушканча җиренә җиткереп, корбан чалдырды. Ике яктан ике күршесен һәм туганнарын мәҗлескә җыйды. Коръән укытты, сөенеч сәдакалары өләште. Җиденче көнне сабыйның чәчен кайчы белән сак кына кыркып, утка якты.
    Исем сайлау, исем кушу да озакка сузылмады. Кызына ата исемне үзе тапты.
    —Улым булса, Мөхәммәт дип атармын дигән идем, кызыма фәһәмле, аңлы-белемле булуын теләп, Фәһимә дип куярбыз,—диде.
    Бибиәсма да моңа бик куанды.
    Гыймаделислам, ашъяулыкка төреп куелган китаплар арасыннан берсен алды да, каләм алып, "193... нчы елның өченче сентябрендә Фәһимә исемле кызым дөньяга килде. Бәхете белән үссен"—дип язып куйды.

    * * *
    Фәһимә бик иртә тәпи китте, теле иртә ачылды. Теле ачылыр-ачылмастан, әнисенә кушылып көйләр көйләде, җырлагандай кыланды.
    —Төпчегебез җырчы булмагае,—диде Бибиәсма иренә.
    —Бирсен Ходай, бирсен Ходай. Җыр да бик кирәк, кешегә гел эш белән черү генә димәгән.
    —Мөнәҗәтләрне бик ярата, миңа кушылып җырлый.
    Кечкенә Фәһимәнең күңеле бик нечкә. әнисенең китап укыганын тын да алмый тыңлап утыра.
    —Муллаҗиңги, китап укымассың микән?—дип кич утырырга кайчак күршеләре дә керә.
    Бар эшне ташлап, Бибиәсма китап укырга әзерләнә. Иң элек сабынлап кулларын юа, бисмилласын әйтеп, бик кадерле әйбер кебек, киштә өстеннән ак киндергә төрелгән китапларны ала.
    —Яхшылап утырыгыз. Бисмилла-һир-рәхманир-рахим,—дип бик җайлап изге китапны кулына ала.
    Күзлеген киеп, матур мәкам белән укый башлый. Кызлары Зәйнәп белән уллары Габделхәй бу китапны инде ничәнче тапкыр тыңласалар да, һаман алар өчен ул шундый кызык. Чөнки әниләре көйләп укый, аның тавышында табигатьнең бөтен бизәкләре чагыла.
    Кечкенә Фәһимәнең күңеле тула. Ул әнисенең әкрен генә кыймылдаган иреннәренә яшьле күзләрен төбәгән, күңеле белән бик ерак җирләргә киткән. Менә ул Йосыф исемле бәләкәй малайны күз алдына китерә. Аны әтисе тезләренә утыртып сөя, аның төшен тыңлый, аны үбә-үбә, бик зур кеше булырсың, дип әйтә. ә абыйлары бик усаллар, явызлар икән. Алар аны каядыр алып китеп, коега салалар,
    Биленә бер бау тагып китерделәр,
    Йосыфны шул тар коега төшерделәр,
    Шәфкать итми, йөзен читке чөерделәр,—
    Урак белән берсе бауны кисәр имди.
    Өстәл өстендә җиделе лампа тонык кына яктылык сибә. Гыймаделислам, җЎайлап утырып, тавышсыз-тынсыз гына җәтмә үрә. ә Фәһимә Йосыф белән бергә кагыла, сугыла, алҗып хәлдән тая, абыйларына ялвара, елый, коега төшеп китә...
    Изге китаплар ак киңдергә төрелеп кабат киштегә куела—кояштан саргаймасын, тузан кунмасын.
    —Китап—изге нәрсә ул,—ди Фәһимәнең әнисе.

    * * *
    Җиде яше тулар-тулмас Фәһимә беренче сыйныфка укырга керде. Ул күптән укырга һәм язарга, санарга өйрәнде. Еш кына аңа дәрестә күңелсез булып китә иде. Язуын тиз генә язып, эшен бетерә дә, тирә-ягына каранып тик утыра бирә.
    Беркөнне, ничектер, дәрестә аңа бик күңелсез булып китте, тик утыру ялкытты, җырлыйсы килә башлады. Сөйләшер иде—ярамый, укытучы ачулана. Ул әкрен генә шуышып парта астына төшеп китте, идәнгә утырып, дусты Сәгыйрәнең чабатасына күз төшерде. Кызык берни дә тапмагач, җырлап җибәрде:
    —Иман белмәгән кеше,
    Хараптыр барча эше,
    Кабул булмас һич эше,
    Аллаһ!—дигел Бәдәвам.
    Укытучы Җиһан апа урыныннан торып басты.
    —Кем җырлый?
    Балалар кычкырып көлеп җибәрделәр.
    —Фәһимә ул! әнә, парта астында!
    Фәһимә әкрен генә парта астыннан чыкты, урынына утырып, башын түбән иде.
    Җиһан апа аның янына килеп басты.
    —Нәрсә дип җырладың, Фәһимә? Тагын җырлап күрсәт әле.
    —Юк, апа, бүтән җырламыйм.
    —Җырла инде, Фәһимә.
    —Җыр түгел лә ул—мөнәҗәт.
    —Кемнән өйрәндең?
    —Өйрәнмәдем, әни җырлый бит аны.
    —Тагын берне генә җырла инде.
    —Иман белмәгән—үләр,
    Шөйлә имансыз китәр,
    Тәмугта урынын күрер,
    Аллаһ!—дигел Бәдәвам.
    —Бу мөнәҗәтеңне башка беркем алдында да җырлама, яме,—дип, укытучы Фәһимәнең башыннан сыйпады.

    * * *
    Икенче сыйныфка күчеп, укый башлаган көннәр иде.
    —Фәһимә! Нәрсә булды, ник елыйсың?
    Укытучы апа Фәһимә янына килеп, аптырап калды. Баланың күлмәгенә, түшеннән итәгенә кадәр, хәтта аякларына да шәмәхә кара чәчрәп беткән иде.
    —Нәрсә булды, үскәнем? Ничек болай карага манчылдың?
    Баланың сул кулы да карага буялган, ватылган пыяла кара савыты идәндә аунап ята иде.
    —Фәвәсим этеп җибәрде дә, кулымдагы кара савытым менә монда бәрелеп ватылды-ы-ы.
    Бала "монда" дип өстәл почмагын күрсәтте. Yзe тагы да катырак итеп, сулкылдап елап җибәрде.
    —Нәрсә белән язармын инде мин? Апам апкайткан иде бит аны. Бүтән калмады. Мин нәрсә белән язармын инде? Кара савыты каян алырмын?—дип такмаклады, бер-бер артлы сабый башына төшкән кайгысын тезде.—әнигә ни дип җавап бирермен? Нәрсә киярмен? Күлмәгем да әрәм булды. Бүтән күлмәгем юк бит минем.
    Кызлар, Фәһимәне кызганып, әле укытучы апага, әле Фәһимәнең кызганыч кыяфәтенә карап, үзләре дә менә-менә елап җибәрердәй булып, бер сүзсез басып тордылар. Дус кызы Сәгыйрә Фәһимәгә якын ук килеп, аның кара түгелгән күлмәгенә кагылырга куркып, дустына балаларча беркатлылык белән:
    —Елама инде, әниең юар әле, карасы да бетәр,—дип юатырга тырышты.
    Баланың күлмәген Бибиәсма каен селтесе белән казанда да кайнатып карады, әмма аксыл зәңгәр күлмәкнең үз төсе тагы да сыегайды, ә шәмәхә кара киҗе-мамыкка шулкадәр сеңгән иде, юылып төшү түгел, аның җете шәмәхә төсе үзгәреп тә карамады.
    Сугышның икенче елы иде. Кибетләрдә сатып алырга әйбер юк, хәерчелекнең чиге чамасыз. Бибиәсма кызын юатты:
    —Кайгырма, балам, бераз шушы бизәкле күлмәгеңне киеп йөрергә туры килер, эшләр бераз җиңеләйсен, сүс эрләрбез, киңдер сугып, үзеңә өр-яңа җылы күлмәк тегеп бирермен.
    Бераз эшләр саеккач, көн саен кичләрен Бибиәсма аркау җеплек эрләде. Фәһимә орчыктан җепне йомгакларга урады.
    —Селте белән кайнатып агартырбыз, бик яхшылап буада чайкарбыз,—дип кызын куандыра торды.
    Гыймаделислам базардан киңдер туку өчен буйлык җеп сатып алып кайтты.
    —Менә нинди нәзек, ап-ак җеп алдым. Төпчегебезгә бик матур күлмәк булыр,—диде, кайтып җепләрне сәкегә салгач, сакалын сыпырып. Киләпле буйлык җепләрне тагын йомгакка чорнадылар.
    —Син миңа йомгак ясарга ярдәм итәрсең,—дип, Бибиәсма киләпне Фәһимәнең кулларына кидерде,—менә шулай ике куллап, тартыбрак тот.
    Бибиәсма җепнең очын эзләп табып, йомгак ясый башлады. Фәһимә кулларына эленгән җеп киләбен әле уңга, әле сулга таба йөртә-йөртә, әнисенә ярдәм итте. Шулай, әни белән кыз сукыр лампа яктысында төн уртасына кадәр җеп чорнадылар. Һәр йомгак Фәһимә өчен өр-яңа җылы күлмәк булып күренде. Ул аларны кулларында сикертеп алды, авырлыгын үлчәгәндәй, кечкенә нәзек бармакларында селкеткәләде. Куана-куана әтисе үргән кәрҗингә сала барды. Җеп йомгакларга уралып беткәч, ишекле-түрле сузып, бик озын киләп ясадылар, аннан әнисе аны урта бер җиреннән тигез генә итеп кисеп, ат койрыгын төйнәгән кебек төенләп куйды.
    Берничә көннән киндер сугу өчен әзерлек башланды. әтисе өй түрендәге сәкенең берничә тактасын алып, озын-озын агач җайланмалар ныгытып куйды.
    —Бусы киңдер сугу станогы булыр,—диде, төпчегенә күз кысып.
    Бибиәсма, чолан диварында озак эленеп торып, тузанланып беткән көреле кылычны каккалап өйгә алып керде. Көреләрне бер-берсенә казның бот сөяге белән тоташтырып, түшәмгә беркетелгән бауга элеп, станга тигезләде.
    Аннан кызына көре аша җепне алгы якка ничек суырып чыгарырга өйрәтте. Фәһимә кечкенә бармаклары белән көренең элмәкләре аша әнисе биргән җепне берәм-берәм алып торды. Бу катлаулы эш кызга бик кызык, мавыктыргыч булды. Ул аны дәртләнеп, бөтен игътибарын җигеп, әнисе белән шаян сүзләр әйтешә-әйтешә, җырлый-җырлый башкарды.
    —Җебеңне бераз тарта төш, салпыланып тормасын,—ди әнисе.
    —Менә шулаймы? Булдымы?
    —Булды, булды. Йә, тартма, тигез булсын. Өзә күрмә.
    —Юк, юк, ипләп кенә тартам.
    Тешле кылычны көренең алгы ягына элделәр. Тешле кылыч аша җепне суыру бик ансат булды. Җепләр тешләр арасыннан гына чыгарылды.
    Эш бәткәч, әнисе җепләрнең барысын бергә җыеп төенләде дә, станның алгы агачына беркетеп куйды.
    —Менә хәзер суга башларга да була,—диде.—Аллаһ боерса, минем төпчек кызыма матур күлмәк тегәрбез. Түгәрәк якалы, бөрмә билле итеп тегәрмен, яме.
    —Путасы да булырмы, әни?
    —Путасы да булыр, кызым, зур кызларныкы кебек билеңне буып торыр. Түшенә матур сәдәф тагармын.
    —Озын җиңле, беләзекле итәрсеңме, әнием?
    —әйе, беләзекле итеп тегәрмен, җылы булыр.
    Фәһимә бөрмә итәкле, матур сәдәфле күлмәкне төшләрендә күреп куанды. Кыз әнисенең киңдер сукканын сәке йөзлеген утырып бик озак күзәтте. Шоп-шома агач coca эчендә аркау җебе уралган шүре келтер-келтер әйләнә. Икегә аерылып киткән җепләр тасмасы арасыннан әнисе сосаны әле бер, әле икенче якка шудырып җибәрә. Келтер-келтер, келтер-келтер. Шундый кызык! Coca бер якка үтү белән әнисе аягы белән астагы тактага басуы була, җепләр тагын икегә аерылып китәләр. әнисе тешле кылычны үзенә таба тартып, киндергә шап итеп бәрә, тагын бер мәртәбә җиңелчә генә кагып куя. Аннан тагын шүреле сосаны җепләр арасыннан йөгертеп җибәрә. Келтер-келтер!
    Фәһимә, киңдер станогына таянып, әнисенең эшләвен, җитез хәрәкәтләрен бик озак күзәтте. Аның күз алдында ак тукыма үсте дә үсте. әнисе, станок эченнән чыгып, самавыр куярга киткәч, үзе дә әнисе урынына утырып, теге такталарга басмакчы булып карады—аягы гына җитмәде.
    Шулай, Фәһимәнең әнисе әллә ничә кич утырып киндер сукты. Өй өчендә бертуктаусыз келтер-келтер, шап-шоп иткән тавыш ишетелеп торды. Бик озын тигез ак тукыма барлыкка килде...

    * * *
    Фәһимә бишектән үк моңлы җырлар, мөнәҗәтләр, Коръән сүрәләре тыңлап үсте. Сөйләшә башлаганчы ук ул матур моңлы тавыш чыгара башлады, җырлагандай итте.
    Ycә төшкәч, моңлы җыр, аның яшеренеп яткан хисләренең илаһи сере булып, йөрәге түрендә яшәде. Аның җырын ишетеп, әнисе Бибиәсма, бер яктан үзе кебек матур тавышлы булыр, дип куанса, икенче яктан, моңлы кеше бәхетсез була ул, дип хәсрәтләнде.
    Сугыш беткән ел иде. Бибиәсма белән Гыймаделислам көн-төн колхоз эшендә. Ун яшьлек Фәһимә үзе генә, өй җыештыра. Өй өчендә таяк болгасаң, берни эләкмәс, шыр-ялангач. Агач карават өстендә киндер җәймә, мендәр, ястык. Фәһимә җырлый-җырлый тәрәзә пыялаларын юа, өй шыңгырдап яңгырап тора:
    —Өй артымда шомыртым ла,
    Яннарында чияләр...
    Чия куаклары артында коймага ышыкланып, ике хатын-кыз аның җырын тынлый. Фәһимәнең моңлы тавышын ишетеп, хатыннар сихерләнгәннәр. "Шомыртым" җырыннан соң, ул "Рамай"га күчә:
    —...Кемнәр безгә теләк теләде икән,
    Аерылышып гомер итсен, дип...
    Күрше Кәшифә апа җырдан әсәрләнеп, яулык очы белән күзләрен сөртеп ала. Аның ире сугышта башын салган, җыр аның иң нечкә кылларын тибрәткән.
    Фәһимәнең тавышында тәрәзә каршындагы чия куакларының кыштырдавы да, зифа камышлар серләшүе дә, йолдызларның җем-җем итүе дә—барысы да бар.
    Фәһимә җырлаганда аның күңеле күбәләккә әйләнеп, каядыр очып китәрдәй була. Туган авылы Наратлының күл буйлары яланнарын иңләп-буйлап бозау эзләгәндә дә, бөрлегән җитешкәч, Агыйделнең текә ярына аякларын салындырып утырып, дуслары белән ял иткәндә дә җыр суза. Дуслары аның тавышын бозарга теләмиләр, аңа кушылмыйлар, хискә бирелеп бары тыңлыйлар гына.
    —...Китәм инде, китәм инде,
    Талдан күпер салырсыз.
    Тал күперләр бик тар булыр,
    Сагынсагыз, барырсыз...
    Бу җырны да дусларына Агыйдел буенда печән җыйганда җырлады. Ул быел Минзәләгә укырга китәчәк. Укытучы булырга укыячак.
    Авыл баласының бар күргәне—шул укытучы инде. Авылда укытучыдан да ыспайрак, укытучыдан да матуррак, чистарак киенеп йөрүчене күрмәгәнгәме, ул мәктәптә укыганда ук укытучы булырга хыялланды. Әнә, Галия апа кебек, Сәхия апа кебек. Куллары нинди нәфис, ап-ак, чәчләрен генә күр: ничек матур аларның. Фәһимә дә укытучы булырга дип күңелен ныгытты. Укытучылыкка укырга. Минзәләгә китәргә, педагогия училищесына...

    * * *
    —Рәхмәт, Агыйделем! Син минем турыда да, изге атам-анам турында да бик күп нәрсәләр бәян иттең. Рәхмәт сиңа! Тагын ниләр сөйлисең бар? Көтәм.
    Агыйдел дулкыннары тын калдылар. Һәм пышылдап диярлек ярга иркә тыннарын өрделәр. Чал Агыйдел тагын телгә килде:
    —Юк, бала, син җиргә килдең, табигать кочагында үстең. ә табигать ул—елга, күлләр генә түгел, ул җир өстендәге борма-борма юллар, җиләкле яланнар, кара урманнар, ничә мәртәбәләр сине адаштырган бураннар. Кулларыңны яргалаган җилләр, ул синең йөзеңә нур биргән, алсулык бүләк иткән кояш. Гомерең буе алар сиңа юлдаш булырлар. Алар сөйләсеннәр, алар үткәнеңне исеңә төшерсеннәр. Аларны тыңла.
    Шунда ерак-ерактан бер илаһи тавыш ишетелде:
    —Агачларның башын киссәң, төбе кала,
    Кыз балакай үзе китсә, моңы кала...
    Бу моңлы тавышны Агыйдел генә түгел, таллар, күлләр, күл өстендеге кыр казлары, камышлар—бөтен дөнья тын калып тыңлады. Бу мөнәҗәтне әллә Фәһимәнең әнисе, әллә Җир-ана үзе әйтте, бу таныш аһәң Фәһимәнең сагыш һәм аяныч катыш күз яшьләренә сәбәп булды.
    Сикәлтәле дә, биек-биек киртәләре дә булган, авыр һәм озын гыйлем юллары сүз алды, алар сөйләде.

    * * *
    Җиде сыйныфны гел "биш"кә генә тәмамлап, кулга "Мактау кәгазе" алгач, җәй буе Фәһимә болында печән өстендә күбә төбе җыйды. Тырманың кытыршы сабыннан алга-артка тарткалап—куллары, кояшның рәхимсез кыздыруыннан янып-пешеп, иреннәре ярылып, ул тәмам хәлдән тайды. Ә август урталарында күрше кызы Җәмилә белән Минзәләгә җәяүләп юл тоттылар. Аларны Җәмиләнең бертуган апасы—укытучы Язилә апа озата барды. Тапшырылачак документларны да ул тотты.
    әле бер кул яссуы гына күтәрелгән кояш нурлары җир өстен кып-кызыл төскә күмгән. Фәһимә беренче тапкыр туган авылыннан каядыр, моңарчы күрмәгән-белмәгән җирләргә китеп бара. Аңа унөч яшь. Кичә генә әткәсе белән әнкәсе арасында, алар җылысына изрәп йоклаган сабый бүген әллә кайларга сәфәр чыга.
    —Юлыгыз уң булсын, балалар, исән-имин йөреп кайтыгыз!—дип калдылар әтисе белән әнисе, авыл башындагы буа янында.
    Өч кыз җил-җил атлап китеп бардылар. Фәһимәгә бу аерылышу әнисе укыган "Йосыф кыйссасы"ндагы Якубның сөйгән улы белән аерылышу вакытындагы газаплы минутлар кебек тоелды. Фәһимәнең тамак төбенә каты төер тыгылды, күзләреннән атылып яшь чыкты. Яшьләрен күрсәтмәс өчен, ул башын иеп арттанрак атлады. Кулында чүпрәк букча, букча эчендә бер кыерчык ипекәй. Аягында өр-яңа чабата, өстендә бер кат күлмәк һәм кечерәеп бара торган бишмәт. (Бишмәтне апасы Зәйнәп теккән иде.) Ике толымга үрелгән калын чәчен артка җибәреп, ак яулык бәйләгән.
    Күтәрелгән ташлы юлдан үз күләгәсенә баса-баса атлау башта Фәһимәгә бик кызык тоелды. Юл такыр, аякта шыгырдавык сап-сары чабаталар. Менә бер-бер артлы эреле-ваклы авыллар үттеләр. Бер авылга кергәндә, Язилә кызларны кисәтергә кирәк тапты:
    —Унике чакырым килдек. Артык чабуламагыз, арырсыз, юл бик озын, салмак кына атлагыз,—диде, бераз шаярышып йөгерешеп алган кызларга.
    Иртәнге җиләс һавада унике чакырым юл әлләни авыр тоелмады. Авыл урамын үткәндә, Фәһимә үзләренең өенә охшаган өй эзләде, уңга-сулга каранды. Аларныкы кебек ике тәрәзәсе белән урамга караган иске өйләр күп күбен, тик ул үстергән алсу чәчәкле кына гөлләре дә, ак пәрдәләре дә юк шул. Иске булса да, Фәһимәләрнең өе биек, тәрәзә каршысында рәшәткәле бакча, чия куаклары. Ул туган елны әтисе өч төп чия утырткан. Алар ел саен Фәһимәгә эчкелтем җимеш бирәләр.
    —Бу авылда өйләр бик тәбәнәк икән, тәрәзәләре башын түбән игән кеше кебек, җиргә төбәлгәннәр, гөлләре дә юк,—диде Фәһимә телгә килеп.
    Фәһимә үзләренең тәрәзәләрен дә, шыгырдап ачыла торган, кайчандыр әткәсе үз куллары белән ясаган "урыс капка"ларын сагынып өлгерде. Суыксу авылын чыгып, тузанлы йомшак басу юлыннан бара башлагач, апалары:
    —әллә аяк киемнәрен салабызмы?—диде.
    Фәһимә оек-чабатасын тиз генә салып, киндерәләрен бергә бәйләп, аллы-артлы җилкәсенә элде. Язилә апа белән Җәмилә дә чүәкләрен салып кулларына тоттылар. Бу юлдан атлау рәхәт, адымнар да озынрак, аяклар җитезрәк булып китте.
    Фәһимә тирә-ягына карана-карана арттан атлады. Сул якта сөзәк тау, арыш басуы, көлтәләр тезелеп киткән, ә уң якта еракларга сузылган иксез-чиксез урман. Юл туп-туры ниндидер авылга алып бара.
    —Менә бусы Адай була, тагын сигез чакырым үттек.
    —Барысы егерме булды,—ди тиз генә ЎҖәмилә.
    —Тагын утыз биш чакырым гына калдымыни?—ди гаҗәпләнеп Фәһимә, куангандай итеп.
    Авылга кереп бер-ике тыкрык үткәч, алар кечкенә инеш агып сазлыкланган урам аша авыл артындагы урманга юл тоттылар. Саркып торган вак-вак чишмәләрне сикереп үтә-үтә, юкә, карама, шомырт, өянке кебек вак агачлы әрәмәлекләр белән бүлгәләнгән болын аша атладылар.
    Инде кояш төшлеккә авышкан, бик нык кыздыра, җилнең әсәре дә юк. Көзгә таба атлаучы кояш җәйнең соңгы көннәрендә кыздырып калыйм, дип тырыша ахры, Фәһимәнең иреннәре чатнап ярылды, тамагы кипте, ашыйсы килә башлады.
    —Балалар, арыгансыздыр, бераз баргач, чишмә булыр, шуның янында утырып, тамак ялгарбыз, туйганчы чишмә суы эчәрбез,—дип юатты Язила апа кызларны, аларның хәлдән тая баруларын чамалап.
    Фәһимә, аңкавына береккән телен әйләндереп, канәгатьлек белдереп баш какты, сүз әйтергә хәле җитмәде. Ак май яккан ипиен ашыйсы килеп, иреннәрен ялап алды. Сагыну бер хәл, карын ачып, тамак кибү хәлләре бик авыр икән шул.
    Арба тәгәрмәчләре эзендә җыелган су күреп Фәһимә, килеп җитәбез, ахры, дип уйлады, ял итәрбез, ипекәй ашарбыз, дип куанды.
    —Менә чишмәгә килеп җиттек, үләннән, юл читеннән атлагыз,—дип киңәш бирде Язилә апа.
    Кызлар, чабып алынган болынның ямь-яшел курпысына басып, бер чокырдан тибеп чыккан көмештәй саф сулы чишмә янына килеп тукталдылар.
    Болын тып-тын. Кибәннәрне санап, яланнарны айкап, талларын иркәләп, көмеш чишмәдән чыккан сулы чокыр эченнән кояш елмаеп тора. Ник бер кош тавышы ишетелсен. Чишмә генә шул тынлыкка сихри бер моң өстәп челтер-челтер ага.
    —Исеме бармы бу чишмәнең?—дип сорады Фәһимә Язилә апасыннан.
    —Исемен мин белмим, болын чишмәседер.
    —Юк, әйдәгез, бу чишмәне Кояшлы чишмә дип атыйк,—диде Фәһимә.
    —Юлда башка чишмә юк, туйганчы суын эчәрбез, ял итәрбез,—диде укытучы апа һәм көзгедә үзен күргән кебек, Кояшлы чишмәнең суына бераз карап торды да, тигез өслекне ватып, учлары белән чумырып су алды, тәмле итеп суын эчеп җибәрде.
    Кызлар да теш сындырырлык салкын суны озаклап, йотымлап-йотымлап, тәмләп кенә эчтеләр.
    —Бу кадәр тәмле сулы чишмә бу болын уртасында ничек хасыйл булды икән?
    —Юлчылар өчен, болынчылар өчен, безнең өчен Ходай тәгалә бүләгедер,—диде Фәһимә.
    —Эчегез, рәхәтләнегез.
    Кызлар чишмә суын туйганчы эчеп, салкын суны битләренә сиптеләр, көлештеләр. Тәннәре рәхәтләнеп, җаннары сафланып китте, хәл керде, яңадан тугандай булдылар. Аннан яшел куе курпы өстенә аякларын сузып утырдылар, бик тәмләп майлы ипи ашадылар. Укытучы апа чишмәләр, җир асты сулары турында нидер сөйләп алды. Аннан кызларның балчык каткан аяк бармакларына карап:
    —Болын юлы бик каты, табаныгыз кабарыр, аякларны юып, киенербез,—диде.
    Фәһимә курпы өстенә чалкан төшеп, бераз зәңгәр күк йөзенә карап ятты. Күкне бизәп каурый болытлар әкрен генә селкенгәләп тора, ара-тирә кабарынкы болытлар күренгәли. Алар бүген гел Фәһимәнең авылына таба агылалар. әнә теге куянга охшаганын аның әнисе күрер микән? Кызының бу болытка карап калуын аңлар микән? әнисенең ак күлмәге менә шушы болытлар шикелле ап-ак иде, җилфер-җилфер итә иде. Ул кызына юл догаларын укыды. "Болытлар! Минем әнием белән әтиемә сәлам әйтегез! Авылыбыз өстенә берничә генә тамчы яңгыр сибегез!"—дип уйлады Фәһимә. Кычкырып әйтер иде, көлерләр, аны аңламаслар.
    —Ял итү, утырып тору бик рәхәт, ягез аякларыгызны юыгыз, киенегез, юлыбыз әле ерак,—диде укытучы апа.
    Алар юлны дәвам иттеләр. Әле уңга, әле сулга боргаланып, тал куакларын әйләнеп үткән болын юлыннан бик озак атлагач, тагын бер авылга якынлаштылар.
    "Барам әле Минзәләгә, юллары такыр диләр",—дип җырлыйлар, юлы бер дә такыр түгел икән, болын юлы, кара балчыгы каты. Шул уйлар белән Фәһимә башын түбән иеп атлады да атлады.
    Игезәк балалар кебек бер-берсенә охшаган кечкенә-кечкенә авылларны үтеп бераз баргач, Язилә апа:
    —Менә бу—Ык елгасы,—диде.
    Алар киң генә бер елга ярына якынлаштылар. Елга буенда суга салынып төшкән куе таллык, камышлык. Елгада арба көч-хәл белән үтеп китәрлек агач түшәлгән тар гына озын күпер. Агачлары йомычкаланып, суелып, ашалып беткән, кайберсе хәтта сынган. Агачтан-агачка баса-баса, азапланып аргы якка якынлаштылар.
    Җитез генә юртып, күпергә таба атлы арба узып китте. Тик ат күпер алдында кинәт туктап калды. Арбадагы агай, чыбыркысын баш өстендә бер кат әйләндереп, атка бик каты сыдырып җибәрде. Атның күзләре киерелеп ачылды, ул урынында бераз гына тыпырдап алды да, ыргылып күпергә барып керде. Арба тәгәрмәчләре аркылы агачларда озак кына доңгыр-доңгыр килделәр. Фәһимә, артына әйләнеп, күпер аша сикерә-атлый, титаклап атлаучы атны кызганып, бераз туктап торды. әле сиңа аргы яктан арбаңны тутырып йә печән, йә утын сөйрисең бар, бахыркаем, дип уйлады. Күңеле тулды, елыйсы килде.
    Сөзәк таудан кызлар авылга күтәрелделәр. Авыл уртасында озын манаралы, алар авылыныкы кебек җыйнак кына агач мәчет. Урамнары тар, ямь-яшел чирәм, анда-монда кое сиртмәләре.
    —Бу Дусай авылы дип атала, алдагысы—Мәлкән, керәшен авылы,—диде Язилә апа.
    Фәһимә аңламады, нинди авыл ул керәшен авылы? Кемнәр алар—керәшеннәр? Моңарчы аңа бу турыда беркемнең дә әйткәне булмады.
    —Керәшеннәр кемнәр алар, Язилә апа?—дип сорады Фәһимә, кыенсынып кына.
    Гүя аңа кемдер, җиде класс тәмамлап, шуны да белмисеңме, дияр төсле тоелды.
    —Берничә гасырлар элек татарларны урыслар көчләп чукындырганнар, муеннарына тәре такканнар. Чукындырылган татарларны "крещен", ягъни чукындырылган дип атаганнар. Шулай безнең халык икегә бүленгән. Чукындырылган һәм чукындырылмаган. әнә шул "крещен" дигәннәренә керәшен атамасы тагылган. Алар татарча сөйләшәләр, урыс кебек чукыналар.
    Фәһимәгә бик куркыныч булып китте, аның тәне чымырдады, күз алды караңгыланды.
    Бу ике авыл арасындагы иләмсез тирән чокырларны үрмәли-үрмәли, берничә чакырымга сузылган Мәлкән урамнарын үттеләр. Чирәме корыган яланнар аша чыгып, игене җыелган басу юлыннан атладылар. Инде тәмам хәлсезләнеп, аякларын көчкә сөйрәп, тузанлы юлдан бардылар да бардылар. Бераз гына утырып ял итәсе, калган ипине ашап аласы иде, тамак та кипте. Юк шул, бу болын түгел, чишмә дә юк, җиләс күләгәле куаклар да.
    —Инде, матурларым, күп калмады, бары унике чакырым атлыйсыбыз бар,—диде Язилә апа.—Менә бу басу беткәч, Минзәлә күренеп кенә тора.
    Кемнәрдер бу юлдан атка утырып кына җилдергәннәр. әнә тәгәрмәч эзләренә әле тузан да кунмаган, дип уйлады Фәһимә.
    Юл үргә таба күтәрелә иде, атлавы тагын да авырлашты. Бара торгач, еракларга сузылган гүзәл бер манзара алдында хәйран булып, Фәһимә туктап калды. Гүя ул биек тау башына менгән дә еракларга күзен текәп, җир өстен күзәтә.
    Баеп баручы кояшның сүлпән нурларына коенып, сибеп ташлаган терекөмеш бөртекләре кебек күлләр, кибәнле болыннар, бормаланып-бормаланып аккан тар гына елга һәм ап-ак таш өйләре белән шәһәр алсу-кызгылт нурга чумган иде.
    Шулар уртасында елга аша салынган салават күпере кебек тимер күпер ниндидер сихри бер могҗиза булып күренде.
    Ходаем! Нинди гүзәллек! Нәрсә бу? Өнме? Төшме? Фәһимә йокысыннан уянып киткәндәй булды. Аруын онытып, йотылып карап торды.
    —Ә-әнә, күрәсезме? Минзәлә шул инде. Барасы өч чакырым юлыбыз калды,—диде Язилә апа.
    Фәһимә җиңел сулап куйды: җиттек бит! Тәки җиттек бит!
    Белем чишмәләренең башы шундадыр. Минзәләдәдер.
    Алар, юл кырыена утырып, калган ипи кыерчыгын вак-вак кына тешләп, тамак ялгадылар.

    * * *
    Сентябрьдә укулар башланды. Минзәлә педучилищесы кызыл кирпечтән төзелгән мәһабәт йортка урнашкан. Нигәдер ул Фәһимәгә беренче күрүдә ошамады. Чыраен сыткан караңгы йөзле кеше төсле, кашын җыерып каршы алды. Эченә кергәч, бу фикере тагын да куәтләнде. Таш суыгы Фәһимәнең тәнен генә түгел, җанын өшеткәндәй булды.
    әмма, укулар башланып, анда укыта торган затлар белән якыннан аралаша торгач, Фәһимәнең фикерләре үзгәрде, училищеның бинасы да кояшка елмаеп дустанә каршылый башлады. Авыл баласы өчен андагы белем ияләре гүя гади кешеләр түгел, ә әнисе укый торган изге китаптагы фәрештәләр булып тоелды.
    Фатирда Сылуҗан исемле хатында яши башладылар. Ике тәрәзәсе урамга карап торган кечкенә өй. Ишек алды чирәм, капкадан ишеккә чаклы сузылган тар сукмак, абзар-кура юк, бары такталардан корамалап ясалган бәдрәф.
    Ишектән керү белән сул якта зур мич, түр башында озын сәке, ишек алдына караган тәрәзә каршында өстәл, ишек катында тактадан ясалган карават.
    Өйнең бар җиһазы шул.
    Кичләрен өстәл уртасына сукыр лампа куеп, шуның яктысында дәрес әзерләделәр. Сөреме чыкмасын өчен ут теле өстенә кәкре кадак атландырып куйдылар. Лампа ике телле булып яктырак яна.
    Укулар авыр, таләпләр зур. Укуның беренче көннәреннән үк диктантлар, контроль эшләр белән белемнәрен тикшерделәр. Күпләр коелып төшеп калды һәм сөзелеп калган төпле белемле укучылар белән октябрь аеннан ныклы укулар башланды.
    Дәреслекләр, язу әсбаплары аз булса да, Фәһимә дәрес вакытында укытучыларны тыңлап утырып, белемне үзләштерә барды, ул укытучыларның мөлаемлыгына, кыяфәтенә сокланып, дәртләнеп һәм яратып дәресләргә йөрде.
    Менә Фәһимәнең иң яраткан урыс теле укытучысы Галина Федотовна Князева, аккош кебек нәзәкәтле генә атлап, сыйныф бүлмәсенә килеп керә, бүлмәгә җиңелчә генә хушбуй исе тарала. Ул балалар өстенә күз ташлап елмая да, бөтен барлыгыннан затлылык бөркеп торган искиткеч килешле гәүдәсен туры тотып, укытучы өстәленә якынлаша. Аның тавышы йомшак, сүзләре җайлы. Чибәр битен бизәп, кашы-күзе нурлана, ап-ак батист кулъяулыгын нәфис борыны астына юри генә тидереп ала да:
    —Так, ребята, начнем,—ди.
    Бүлмәдә чебен очкан тавыш та юк. Фәһимәнең урыс теле чамалы. Укытучы сөйләгенне аңлар-аңламас. Аның ягымлы, йомшак тавышына, сөйләгәндә иннек сөрткән нәзек ирене өстендәге энҗе бөртегедәй кечкенә миңенең җай гына кыймылдавына, ак ефәк кофтасы астында калку күкрәгенең тын алганда күтәрелеп-күтәрелеп куюына сокланып, Фәһимә дөньяда яшәвен оныта. Сәгать үтүе сизелми да кала. Оеп тыңлап утырганда чылтыраган кыңгырау сискәндереп җибәрә.
    Кызу-кызу адымнар белән җыйнак гәүдәле география укытучысы Сәет Маликович Сәүбәнов дәрескә керә. Күрсәткеч таягын өстәл кырыена куеп, журналдан укучыларны барлый, йылт кына ике кулы белән чалбарын күтәреп алгандай бер хәрәкәт ясап ала.
    —Фәһимә, карта янына бүген сине чакырам,—дип, аңа карап елмая. Күрсәткеч таягын аңа сузып:—Мурманскидан Камчаткага кадәр "сәяхәт итәрсең",—ди.
    Бу—Мурманскидан Камчаткага кадәр шул арада очраган диңгезләр, утраулар, ярымутраулар, бугазларны атау һәм аларның табигате, флора-фаунасы h.б. турында сөйләп чыгу, дигән сүз.
    Укучысының түкми-чәчми бу маршрутны сөйләп чыгачагын укытучы белә. Фәһимә аның иң яраткан укучысы. Ул аның белән горурлана.
    Аннан укытучы тагын башка берәүне чакыра. Картага арты белән бастыра.
    —Скагеррак һәм Каттегат бугазларын күрсәт,—ди.
    Укучы, картага арт белән басып, ул атаган бугазларны якынча күрсәтергә тиеш.
    —Алар турында сөйлә. Кая урнашканнар? Урынын ачыкла.
    Укучы җавап бирә:
    —Скагеррак һәм Каттегат бугазлары Төньяк һәм Балтик диңгезен аерып, Ютландия һәм Скандинавия ярымутрауларын аерып торалар,—ди һәм таягы белән төртеп күрсәтә.
    —Аермасы нәрсәдә?
    —Скагеррак төньяктарак, Каттегат көньяктарак.
    —Дөрес түгел. Кем дөресли?
    —Скагеррак Ютландиянең төньяк-көнбатыш ярын, ә Каттегат Ютландиянең көнчыгыш ярын юа.
    Укытучы канәгать.
    —Суматра, Борнео утрауларын күрсәт.
    Укучылар сәгатьләр буе картада "сәяхәт" ясыйлар. География—аларның иң яраткан фәне.
    Аннан тарих укытучысы Нәгыймә Габдрахмановна Чурмантаева керә. Кыска итеп киселгән шомырт-кара чәчен кәкре тарагы белән тарап, артка кадап куя да, тыңкышрак тавышы белән укучыларны барлый, китек тешен күрсәтеп, киң итеп елмая. Ул дәрес алдыннан сорау биргәнне бик ярата. Шул сорауга җәелеп китеп сөйли башлый, дәрес узып китә, звонок була. Укучылар кайвакыт укытучының бу йомшак ягыннан бик оста файдаланалар.
    Менә какча озын гәүдәле физика укытучысы Гыйззәт Рәхмәтуллович Галиев дәрескә керә. Ул барыннан да картрак күренсә дә, шаян сүзе белән яшәрә дә куя. Кайвакыт балаларча самими, кайвакыт вакланучан, усал. Аны кызларның чибәрлеге дә, егетләрнең киң җилкәсе дә кызыксындырмый. Белем давай! Белем!
    Физика дәресе бара. Такта янында килешле генә киемле, зур зәңгәр күзле, чибәр Фәния җавап бирә. Нидер сөйли.
    Кинәт укытучы аны туктата.
    —Мыштыд-мыштыд китеддең, утыд, икеле!—ди укытучы. (Ул "Р"авазын теле белән өске иреннәрен ялап алган кебек итеп әйтә.)
    —Сөйләдем бит инде, абый!—дип суза Фәния елардай булып.
    —Утыд, утыд, авызыңда тады боткасы пешеддең, мин бедни аңламадым. Икеле, яхшылап укып кил, ядыймы.
    Аннан, укучылар өстеннән шаян күзләре белән тиз генә карашын йөртеп ала:
    —Йә, кем ачык итеп, булачак укытучыладча, аңлаешлы итеп сөйләп бидә?
    Куллар күтәрелә.
    —Күдәсезме, нинди галимнәд үсә бездә!—дип куя укытучы.
    Физика укытучысының укучы халкы яратмый торган бер шаян гадәте бар: дүртлеме, бишлеме алсаң, икенче дәрестә яки өченчесендә тагын сорый, бастырып сорый, белмәсәң икеле чәпи.
    Тыйнак, чибәр һәм егетләрчә җиңел гәүдәле математика укытучысы Ясәви Һадиевич Һадиев Фәһимәнең аеруча яраткан укытучысы. Шуңа күрә, ул бу фәннән гел бишлегә генә укый һәм, училищены тәмамлагач, математика укытучысы булып юллама алу турында хыяллана.
    Ә Сания Гомәровна Гобәйдуллина—маңгай өстендә дулкын-дулкын булып яткан ефәктәй җирән чәчле, сирәгрәк вак тешле, бик таләпчән химия укытучысы. Ул күз карашы белән гипнозлагандай, укучыларны бик тиз тынычландыра һәм үзенең бик матур сөйләм теле белән әсир итә.
    Менә тәрбия дәресләренә класс җитәкчесе, логика фәне укытучысы Нурвисан Ибраһимовна Тәлдәева керә. Ярты битен алып торган зур соры күзләрен укучылар өстеннән йөртеп чыга да, елмая төшеп, гадәти булмаган сөйләм теле белән (ул урысча укыган, шуңа татарча начаррак сөйләшә иде бугай) кызлар теге яки бу урында үзләрен ничек тотарга тиеш, ничек утырырга, сөйләшергә, көләргә кирәк икәнен мисалларда аңлата.
    —Син, Фәһимә, башыңны түбән иеп, артыңны суза төшеп йөрисең, алай йөргәч, кызлар картрак булып күренәләр, менә болай, менә болай йөрергә кирәк,—дип, йөреп күрсәтә.
    —Ә син, Рәмзия, артык кычкырып, авызыңны ерып көләсең, ярамый, ярамый. Укытучы кеше үз дәрәҗәсен белеп кенә көләргә тиеш. Укытучының алай чәчелеп түгелергә хакы юк...

    * * *
    Юллар әле истәлекләр сөйләүдән туктамады, ярдәмгә буранны чакырды.
    —Буран, буран! Фәһимәнең бу юлында без икәү идек. Син дә мин. У-у! Ул озын юллар! Анда баланы зур сынay көтә иде. Булу яки булмау, яшәү яки яшәүдән туктау, исәнлек яки үлем арасында көрәш барды. Син, буран, аңа каршы истең, аның юлын бутарга тырыштың. Ул көрәштә бу кечкенә буйлы, көчсез бала җиңеп чыкты.
    —Юк, мин аны киләчәккә әзерләдем. әле алда бураннар булыр, берсе артыннан берсен җиңәргә тырыш, сынма, каушама, нык тор,—дидем.

    * * *
    Ул елны авылдашы Җәмилә укуын дәвам итә алмады, сынауларда җиңелде.
    Ә хуҗа хатын яшь, чибәр Сылуҗан үзенә йортка өйдәш итеп бер ирне кертте. Торыр урын калмады. Фәһимә дусты Ләзидә белән икенче фатирда яши башлады. Дуслары күбәйде, белем ныгыды, кышкы сынауларны бик яхшы бирде.
    Фәһимәне Ләзидә кышкы каникулга үзләренә, ягьни авылларына кайтырга өнди башлады. Фәһимәнең әтисенең олы абыйсы—дүрәткәсе дүрәнкәсе белән шул авылда яшиләр. Ләзидә артыннан күчтәнәчләр җибәрәләр. Кунакка чакыралар. Фәһимәнең аларны да бик күрәсе килә, өйгә дә күңеле тарта. Хатлар аша әтисе белән әнисе аның бу теләген үз ихтыярына куйдылар.
    Шулай итеп, Фәһимә каникулда кунакка барырга карар кылды. Кызлар юлга таң алдыннан кузгалдылар. Ике телем кара ипине Фәһимә туңмасын өчен сырма түшенә тыкты, кирәк-яракны кара сумкага салып тотты. Көнчыгыштан искән таң җиле җылы өйдән кузгалган бу ике сабыйга әлләни куркыныч түгел иде. Кызу-кызу атладылар.
    —Чулман ярына кадәр егерме бер чакырым,—диде Ләзидә.
    —Егерме бер күп түгел,—диде Фәһимә.
    —Аннан Исәнбай, аннан... Ерак түгел, илле генә чакырым. Барысы җитмеш.
    —Җитмеш! Кичкә барып җитеп булырмы?
    —Кичкә җитәрбез, төнгә калмасак...
    Алар әле култыклашып, әле аллы-артлы атладылар. Сызылып таң ата башлады. Алланып кына килүче таң яктысына таба атлау Фәһимәгә бик кызык тоелды. Аның әле бер дә таңга таба болай әсәрләнеп, дәртләнеп атлаганы юк иде. әллә шул уңышлы тапшырылган имтиханнар куанычы, дүртле-бишле билгеләре җанга рәхәт, тәнгә куәт бирде. Стипендия булачак, әткәсе-әнкәсе куаначак. Шуңамы, атлау җиңел, күңелле иде. Аяк астында коры кар шыгыр-шыгыр килеп, адымга куәт өсти, битне салкын җил чеметә. Җырлап та җибәрәсе килә, кар шыгырдавына кушылып, Фәһимә эченнән генә җырлагандай итә:
    —Китәм инде, китәм инде,
    Күренеп тора юлларым.
    Таулар аша, сулар аша
    Сузсаң, җитмәс кулларың...
    Бу аның әнисе җырлый торган җыр.
    Чулман янына килеп җиткәндә, кояш җир өстеннән өч илле чамасы күтәрелгән иде. Чулман өстендә җиллерәк тә, салкынрак та тоелды. Кызлар урыны белән шома бозда шуа-шуа, урыны белән йөгерә-атлый уздылар. Аннан тигез чана юлы башланды. Илле чакырым калды, дип уйлады Фәһимә, Ләзидәнең сүзен исенә төшереп. Атларга да атларга. Түштәге ипекәйнең бер кисәген ашап, кар капкалап тамак ялгадылар.
    Исәнбай авылы дигәннәре карга күмелгән, җиргә иңгән тәбәнәк өйләре, морҗалардан күккә ашкан төтеннәре белән уң якта калды. Юл авыл читеннән генә узды.
    Фәһимә әтисенең сүзләрен исенә төшерде: суык көнне төтен һавага туры күтәрелә, ә җылырак көннәрдә җиргә сарыла, дия иде. Төтеннәр туры һавага күтәрелә, димәк, көн суык. Җәяүләп кызу атлаганга гына әлләни сизелми.
    Ник бер юлчы очрасын! Булганы да, кая баралардыр, гел каршыга очрый. Арттан берәр атлы куып җитсә, бәлки, атына утыртыр иде. Аз гына булса да аякларга ял булыр иде.
    Кичкә таба кинәт кенә буран башланды. Уң яңакка бәреп кар ява, җил юка шәл аша муенга, итәк астыннан билгә, аркага үрмәли. Атлау авырая, аякларның хәле бетә башлады. Көн караңгылана барды. Кышкы кыска көн сизелми узды да китте.
    Юантык гәүдәле Ләзидә әллә чыннан да нык арыды, арттан бара, еш-еш сулыш ала, "уф!" дип куя. Бара торгач:
    —Фәһимә! Күрәсеңме, сул якта салам эскерте! әйдә, шунда кереп бураннан ышыкланып утырабыз, бераз ял итәрбез!—диде.
    —Юк!—дип кычкырды ашыгып Фәһимә, буран тавышын җиңәрлек көчле тавыш белән,—Юк! Юк!! Анда кереп утырсак, катып үләбез без.
    Шунда Фәһимәнең күз алдына кайсыдыр елны буранда туңып үлгән туганнан туган Рауза исемле апасы килде. Ул унике генә чакырым ераклыктагы авылда укыган. Кайтканда адашып, салам эскертендә катып үлгән иде.
    —Юк, уйлама да ул турыда! Ныграк бул! Атларга! Атларга! Туктарга ярамый!
    Җил тагы да катырак сызгырды, биткә бәреп яуган кар үзәккә үтте.
    Кинәт Фәһимәгә каяндыр нәзек кенә тавыш, җыр ишетелгәндәй булды. әллә әнисенең моңлы тавышы, әллә җил сызгыра, әллә кемдер мөнәҗәт әйтә. Нинди моң!
    Балам синең ераклыгың
    Яндыра сагыш-утларда.
    Алам каләм, язам сәлам
    Өзгәләнгән минутларда...
    Бу әнисенең язган хатындагы җыры икән бит. Шунда котырынган буран эченнән әнисенең йөзе пәйда булды. Гадәтенчә яратып елмаймады, ә бәлки шелтәләгән кебек туп-туры кызның күзләренә карады. Кулларын сузды.
    —Балам, бигрәкләр дә ерак сәфәргә чыккансың бит! Адашмассыңмы? Авылга гына кайтырга киңәш биргән идек бит. Әткәң бик сагынды үзеңне, дус кызларың да кереп, кайтмадымы, дип сорыйлар.
    —Юк, әнием, мин дүрәткәйләрдә озак тормам, аларны да бик күрәсем килде. Сәгадәт апаны, Мәдинә апаны. Алар бит безнең бик якын туганнар. Рәнҗемәгез миңа, изге теләктә торыгыз. Көтегез. Мин кайтырмын,—диде Фәһимә күңеленнән.
    —Сагындык бит, кызым, бик сагындык. Сыерыбыз да бозаулады. Угыз эремчекләрен сиңа да куйдым. Авыз итәргә тизрәк кайт.
    Фәһимә әнисе язган хаттагы сүзләрне искә төшерде. Үзе буранга каршы, аруын җиңәргә тырышып, атлады да атлады. Ярый юл такыр, күтәрелгән таш юлны буран артык капламаган. Мондый юлда кеше адашамыни?
    Бара торгач, Ләзидә тагын телгә килде:
    —Безнең авыл олы юлдан ике чакырым эчтә. Авылга кергән юлны таба алсак ярар иде,—диде.
    Такыр юлда берөзлексез шуышып торган җәяүле буран башны әйләндергәндәй итте. Җилгә бирешмәскә тырышып, кызлар атладылар да атладылар.
    Кинәт бик еракта, алда тычкан күзедәй генә ике яктылык пәйда булды. Ул ике күз бер балкып алды, бер юкка чыкты, тагын калкулык артыннан кинәт кенә хасыйл булды, озак кына балкып торды. "Сүнә күрмәсен! Сүнә күрмәсен! Шул утларда безнең язмыш",—дип уйлады Фәһимә.
    —Фәһимә! Күрәсеңме? Бу йә трактор, йә машина,—диде Ләзидә куанып.
    —Ур-ра!—дип кычкырды Фәһимә һәм соңгы көчен җыеп, алга ыргылды. Тынына кабынды, йөрәге дөп-дөп итте. Балкысын, югалмасын, югалмасын! Кышкы ачы буранда, җанга үткән бу суыкта әлеге яктылык аңа җан өрде, көч кертеп җибәрде. Күңеле тынычлангандай булды.
    Тиздән бу көчле яктылык, дөбер-шатыр ажгырып алар каршысына килеп туктады. Ике яктан яктылык астыннан күкләрге ашкан ике кара шәүлә килеп чыкты, аннан ике кеше гәүдәсе күренде.
    —Сез кемнәр? Шайтан балаларымы әллә? Урыс өеннән этен чыгармас буранда кая барасыз? Нишләп йөрисез?
    Ләзидә, кыюланып, сырган чалбарлы, фуфайкалы бу ирләр янына якын килде һәм үзләренең кем булуын, кая баруын аңлатты.
    —Әнә, бераз баргач, тегендәрәк, Торнага керә торган юл булыр. Чит-читенә нарат ботаклары кадалган, күрерсез. Шул маяклар арасыннан читкә тайпылмагыз. Кайтып җитәсез инде,—диде берсе, кызларны юаткандай.
    Юл дәвам итте. Трактор үтеп киткәч, бөтен дөнья дөм-караңгы булып калды. Бераз баргач:
    —Менә, менә маяклар!—дип кычкырып җибәрде Ләзидә.
    Гүя ул инде үзенең җылы өенең ишеген ачып, кадерле әнисен күрде.
    Алар маяклар уртасыннан тез тиңелте тирән кар ерып атлый башладылар. Юлга буран шыплап кар тутырган иде. Кар ярып бару бик авыр, тәмам хәлне алды, ә атларга кирәк. Монда инде юл хуҗасы булып Ләзидә алдан атлады. Фәһимә аның артыннан, эзенә баса-баса, башын түбән иеп, соңгы көчен җыеп кар ерды.
    Кинәт Фәһимәнең җилкәсенә гүя кемдер китереп орды һәм ул юл кырына чалкан барып төште. Каршында коточкыч зур, күкләргә ашкан бер нәрсә: әллә кибән, әллә морҗа, әллә машина—Фәһимә аңлый алмады. Чытырдатып күзен йомды, тагын ачты: әллә җенме, өрәкме, албастымы? Ул урыныннан кузгалырга курыкты. Нәрсә соң бу? Кая башы? Кая койрыгы? Ниндидер торбасыман нәрсә абайлады кыз.
    —Тпру! Тпру!
    "Атлы кеше бугай",—дип уйлады Фәһимә.
    Чаналы ат. Юк, чана түгел, биек кошевка, аның өстендә толыплы кеше. Толып якасын торгызып кигән. Ята торгач, Фәһимә үз-үзенә шуны ачыклады. Ат тыпырчынды, пошкырды, ни өчендер алгы аякларын күтәреп алды.
    —Тпру! Тпру!—диде аттагы кеше һәм кар өстендә яткан Фәһимәгә эндәште.—Кем син? Ник тормыйсың? әллә имгәндеңме?
    Фәһимә әкрен генә торып басты, бил тиңелте карга чумды һәм каты гына:
    —Ләзидә!—дип кычкырды.
    Ләзидә исә, аны-моны абайламый, буранга каршы атлап, бераз алга киткән иде. Фәһимәнең тавышына борылып, үз күзләренә ышанмый торды, аннан кирегә, ат янына килде.
    —Гали абый? әллә синме?—дип дәште.
    Бу чыннан да колхоз рәисе Гали Кадыйров иде.
    Авылга чаклы чакырым ярым юлны кызлар кошевкага утырып кайттылар.
    Фәһимәнең дүрәткәсе Габдрахман карт какча озын гәүдәле, сирәк ак сакаллы намазлык карты иде. Ул Фәһимәнең әткәсенә һич тә охшамаган, куллары көрәктәй зур, аркасы бераз бөкрәя төшкән, карашы кырыс. Бөкрәя төшүнең сәбәбен Фәһимә тиз аңлады: өйләре кечкенә, ишекләре бик тәбәнәк икән, дүрәткәсе, мескен, ишектән кергәндә дә, чыкканда да башын бәрмәс өчен бик нык бөкрәергә мәҗбүр. Өй эче Фәһимәнең моңарчы кергән бик күп өйләрнең игезәге кебек: өй түрендә бер стенадан икенчесенә озын сәке, түрдә ике тәрәзә, бер почмакта мендәр-ястык өеме. Мич каршында ләгән белән җиз комган.
    Дүрәткәсе бик аз сүзле кешедер, ахры, күп сөйләшми, эндәшми-нитми бик озак бер ноктага карап утыра. Шулай да ул икенче көнне иртән:
    —Әткәңнәр сау-сәламәтме соң, олан?—дип сүз башлады.
    —Күптән кайтканым юк,—диде Фәһимә,—хатларында исән-сау, дип язалар.
    —Нигә кайтмадың? Каян кайтмадың? Ата-ана янына еш кайтырга кирәк,—диде карт бераз моңсуланган кыяфәт белән.
    —Мин бит укыйм. Минзәләдә. Имтиханнар бирдем.
    —Укыйсың?! Мәдрәсәдә укыйсыңмыни? Нинди ханнар белән?
    —Ханнар түгел, имтихан. Мәдрәсәдә түгел, училищеда.
    —Ә-ә, нинди чөшледә?
    —Чөшле түгел, училище.
    —Йә, ярар, синеңчә инде, олан, синеңчә. Сиңа соң—ничә яшь?
    —Ундүрт тулды, унбишенче.
    —Унбишенче, дисең инде син. Мин авылдан киткәндә әле син булмагансың икән...  Апаң Зәйнәпне хәтерләем, бик шаян бала иде... әткәң балык тота торгандыр инде.
    —Әйе.
    —Һәй, безнең авылның күлләре! Балыкны кул белән тота идек без яшь чакларда!—дип бик тирән көрсенде Габдрахман карт.
    —Хәзер ау белән, җәтмә белән тоталар.
    —Без дә ау белән дә, җәтмә белән дә сөзә идек, кармакка да каптыра идек, мурдага да эләктерә идек. Һай, үлгәнче бер туган илкәйләргә кайтып булырмы?
    Картның нуры сүнеп бара торган кечкенә күзләреннән бер-ике генә тамчы яшь тәгәрәде. Ул кул аркасы белән генә яшен сөртеп алды да, тагын сүзен дәвам итте:
    —Гыймаделислам бәхетле ул, туган илдә яшәй, яшьләй аунап үскән яланнарда мин йөрмәс идемме?—диде ул үз-үзенә сөйләнгәндәй.—Күлләрдән балык тота, урманнан утын ташый торгандыр...
    —Урманнан утын ташымыйлар,—дип куйды Фәһимә,—утынга күл буеннан кәҗә талы гына кисәргә рөхсәт итәләр.
    —Кем рөхсәт итмәй?
    —Авыл советы.
    —Авыл сәвите кем соң ул?
    —Кем булсын, председатель инде.
    —Һәй! Шул күл буеның кәҗә талын гына ягарга да риза булыр идем әле мин, сыер тизәге ягып булса да яшәр идем. Юк шул, картайдым... Туфрагым да шушында, чит-ят җирдә булыр кебек...—дип көрсенде карт.
    Фәһимәгә бик ямансу булып китте. Ул дүрәткәсен болай ук карттыр дип белми иде шул.
    Ул аны үзенең әткәсе кебек шаян сүзле, уенчак кеше дип уйлый иде. әтисен күз алдына китерде. Ничә яшьтә булгандыр Фәһимә, бик кечкенә иде, әтисе аңа куырган борчак чәйнәп ашата иде. Кич җитсә, җиделе лампа яктысында алар кич утыралар. әнисе лампа яктысында китап укый, Зәйнәп апасы, Габделхәй абыйсы һәм Фәһимә өстәл тирәсендә утыралар.
    Габдрахман картның карчыгы да аның әнисе кебек түгел. Юан һәм зур гәүдәле тупас карчык, йөзе бик җыерчыклы, кайчандыр сөрмәле булган яшькелт күзләре инде моңсуланган, менә-менә күз яшьләре тәгәрәп китәр төсле, сагышлы. Дүрәнкәсе дә туган ягын бик сагынадыр.
    Ул шулай уйлады.
    —Кортка, сиңа әйтәм, самавыр куеп җибәр, чәйләп алаек, кунак кызын сыйлаек әле, нәрсәң бар анда?—ди дүрәткәсе.
    Күп тә үтми, бу кечкенә өйнең дә эче зураеп, яктырып киткәндәй булды. Мич эченнән дүрәнкәсе бәлеш тартып алды. Сый дигәне арыш камыры эчендә пешкән балан икән. Балан бәлеше. Ул төн буе җылы мичтә мәмрәгән. Баланның төше дә йомшап беткән. Фәһимә бик тәмләп балан бәлеше ашап, тышы белән чәй эчте. Шикәр шакмагын теш арасында китеп кенә алып, сөтле чәй чөмергәндә, Фәһимәгә бик тә күңелле булып китте. Кунак шулай була икән ул. Аңа кыстый-кыстый чәй эчерделәр, аның акыллы, зур үскән кыз булуы турында әллә ничә тапкыр әйттеләр. Мактадылар...

    * * *
    Габдрахман Наратлы авылында хәлле генә крәстиян Галләмнең олы улы була. Өйләнгәч, атасыннан бары бер җигүле ат-арба алып, ташландык бер йортка башка чыга. Берничә ел ул җәй буе удмурт якларында байларга бил бөгеп, урак урып, бер ат йөге бодай алып, күпмедер өлешен шунда ук сатып, хатынына кием-салым алып кайта. Берничә елдан, шулай ат кебек эшләп, яңа өй салырга агач-таш юнәтә. Ниһаять, өйләнүенә биш-алты ел дигәндә кыш буе бура бурап, язга кеше көнләшерлек итеп, урамга өч тәрәзәсе белән ялт итеп торган өй салып чыга. Шул елны туган дүртенче кызына Сәгадәт (бәхет) исеме куя. Тагын удмурт якларында кара тиргә батып эшләп, көзгә олау-олау икмәк төяп кайта. Тик тир түгеп тапкан икмәк аларга ризык булмый. Күрше Фәтхелбаян хатыны Мәрфуга икмәк төяп төнлә кайтып кергән Габдрахманны ян тәрәзәсеннән күзәтеп тора. Эче күбә, күлмәгенә сыя алмый, аскы ирене чабырып чыга, колагы чыңлый, теле авызы эчендә үскәндәй була. Таң атар-атмас ул авыл советына барып, түкми-чәчми Габдрахманның ишек алдына күпме икмәк кайтканын сөйләп бирә.
    —Каян алган? Амбарын ашлык белән тутырды.
    Шул көнне үк ниндидер комиссия килә. Тентиләр, амбарларның ишеге шәрран ачып ташлана. Икмәкне атларга төяп, алып чыгып китәләр. Дүрт балалы гаиләне өеннән куып чыгаралар. Берничә көннән өйне сүтеп, каядыр алып китәләр.
    Габдрахман дүрт балалы гаиләсе белән кара мунчада яши. Язга таба читкә чыгып китә. Удмурт якларында күптәнге бер танышын очратып, үз язмышыннан зарлана. Танышы аңа үз авылына күчеп килергә киңәш бирә. Шулай итеп, Габдрахман Торна авылына килеп төпләнә. Колхозлашу башлангач, колхозга керә, гомере буе ат караучы булып эшли. Кызларын кияүгә биреп, өйдә карт белән карчык кына гомер итәләр икән...

    * * *
    Берничә көн кунак иткәннән соң, картлар Фәһимәне әти-әнисенә илтеп тапшырырга дип киңәш иттеләр.
    Ул көнне Фәһимә таң белән уянды. Караңгыдан ук торып, мичкә утын тутырып, мич кабызырга җыенган дүрәнкәсе белән олы кешеләрчә саубуллашты, кунакчыллыгы өчен рәхмәт әйтте.
    —Рәхмәт сезгә, дүрәнкәй, кунак иттегез,—диде.
    —Кунак, дип, балам, каян килсен инде кунак итү! Нәрсә белән кунак итмәк кирәк?! Картайдык. әткәң белән әнкәңә бездән күптин-күп сәламнәр әйтерсең. Сине Мәдинә апаң озатып куяр,—диде.
    Ул арада мичнең күмере төшеп, дүрәнкәсе табада карабодай коймагы пешереп алды. Чәй эчеп, Мәдинә апасы белән юлга кузгалдылар. Мәдинә җиңел чана алды.
    —Арысаң, утыртып тартырмын,—диде.
    Фәһимә башта җәяү теркелдәде.
    Авылга! Авылга! әнкәсе-әткәсе янына! Йөгереп тә алды. Бара-бара Мәдинә апасы аны, арыгансындыр, дип, чанага утыртып та тартты. Шулай көне буе тагын җәяүләп Фәһимә туган авылына кайтты...

    * * *
    Фәһимәнең туган авылы белән Минзәлә арасы артык та түгел, ким дә түгел—илле биш чакырым. Атна саен булмаса да, ул бик еш авылына кайта. Сагынуын басар өчен яки әнкәсе пешергән коймакны ашар өчен генә түгел, ә бәлки хөкүмәт биргән акча җитмәгәнгә, өйдән күтәрә алганча киптерелгән бәрәңге, он, ярма, май кебек ризык алып китәр өчен кайта Фәһимә.
    Шимбә көннәрдә якташлар бергә җыелып, юлга чыгалар. Юл авыр, озын булса да, өйгә кайту бик күңелле. Фәһимә базардан ике кием чабата сатып ала. Бер киеме юлның яртысында "чәчәк ата", утырып ял иткәндә, искесен салып ташлап, өp-яңасын киеп ала. Язларын юлга җәелгән ташу суын, көзге яңгырларда уйсу җиргә җыелган, өсте юка боз белән капланган суны аркылы чыкканда, оек-чабатаны салып кулына тота. Ялан аяк боз вата-вата суны ерып икенче якка чыгалар. Суыкны куар өчен аяк кызышканчы, узыша-узыша, барысы бергә йөгерәләр. Зурраклар эре-эре адымнар белән алдан элдерә. Фәһимәнең бик еш хәле бетә, артта кала. Башкалар утырып ял иткән арада ул да куып җитә, тик аңа ял итәргә вакыт калмый, тегеләр дәррәү кузгалалар. Кайвакыт Фәһимәне ике яктан култыклап алып кайталар. Алай җиңелрәк, тик ул бәхет еш эләкми.
    Өченче елны Фәһимәнең дусты, авылдашы Зифа да училищега укырга керде. Август ахырында Зифаның әтисе Асылгәрәй, колхоздан ат сорап алып, аларны ат белән алып барды. Урыны-урыны белән кызлар атка утырып та бардылар, арба артыннан да җәяүләделәр. Арбада ике капчык бәрәңге, бераз азык-төлек, кирәк-яраклар. Ыкны чыгып, Дусай авылын үткәч, урман аша узганда, кола бия атламас булды.
    —На, малкай, унике генә чакырым калды, барып җитик,—дип, Асылгәрәй ничек кенә атны әйдәкләп караса да, ат барырга теләмәде, башын түбән иеп, чыбыркы очы тигән саен тәне тартышып, баскан җиреннән купмады.
    —Килеп җиттек, балалар, шушында кунарга туры килер, ат арыды,—диде Зифаның әтисе.
    —Ат арыды,—дип кабатлады Фәһимә, бу сүзгә тирән мәгънә биреп.
    Үзе эченнән: "Мин аттан ныграк микәнни? Мин арысам да һаман атлый идем. Ат акыллы хайван шул ул, үз хәлен үзе белә. ә кеше үзен саклый, яклый белмидер. Кеше эт каешыннандыр, ныктыр, чыдам, чырыштыр",—дип уйлады.
    Алар урман эчендә, юлдан читтәрәк бер агач төбендә кунарга туктадылар, Асылгәрәй атны арканлап, урман эчендәге сирәк кенә үлән эченә җибәрде. Көзге караңгы төндә урман эчендә калу Фәһимәгә бик куркыныч тоелса да, арбага утырып, андагы әйберләргә башны төртү белән ул тирән йокыга талды. Кояш чыгар-чыкмас, салкын таң һавасыннан ул туңып уянып китте...

    * * *
    Фәһимә музыка дәресләренә аеруча яратып йөрде. Мандолинада, думбрада уйнарга өйрәнде. Җыр дәресләрендә укытучы еш кына аны класс алдында ялгызын җырлата, өйрәнелгән һәрбер җырны Фәһимә бөтен нечкәлекләре белән кабул итә һәм башкарып чыга.
    Укытучы еш кына:
    —Сиңа, күгәрченкәем, музыкаль белем алырга, укуыңны Казандагы музыка уку йортында дәвам итәргә кирәк. Синдә сирәк очрый торган музыкаль нәфис сиземләү, ишетү һәм матур моңлы тавыш,—дия иде.
    Фәһимәне укытучы кыллы музыка кораллары оркестрында альт партиясенә утыртты. Камил исемле малай белән алар үз партияләрен бик тиз өйрәнделәр. Үзәк өзгеч татар музыкасы аны һәрчак бала чагына, авылына кайтара. әнә, ул туган авылның су буйларында, томан баскан киң яланнарда, Агыйдел буйларында йөри...
    Оркестрда беренче аккордлар яңгырау белән, кызны дәртле бер хис биләп ала, чәч бөртекләре арасында ниндидер аңлатып булмый торган кымырҗу хасыйл була, күзләре дәртле яна башлый. Ул альт-думбраның муенын сул кулы белән тотып, нота битләреннән үзләре уйнаячак ноталарга килеп җитә. Дирижер күзләре белән генә Фәһимәгә карап ала. Башла, янәсе. Фәһимә музыканың дәртле дулкыны белән калкынып, канатланып куя һәм кул бармаклары медиатрны җайлабрак тота, уйнап җибәрә.
    Тоныграк, куе, йомшак тавышлы альт-думбра телгә килә. Минут эчендә Фәһимә гади кыз түгел, ә музыкант Фәһимәгә әйләнә. Оркестр гөр килеп залны яңгырата. Их, әнисе күрсен иде! Дуслар күрсен иде!
    Думбра кызның кулларында җырлый, моңлана. Оркестрга аның думбрасы үзенә бер төрле куе, лирик тавышы белән моң, җылылык өсти. Их күрсеннәр иде авылдашлары! Килеп карасыннар иде бер генә!
    Оркестрның соңгы тантаналы авазларыннан соң зал гөр килеп кул чаба, укытучы, кулындагы нечкә таякчыгы белән ымлап, оркестрда уйнаучыларны аяк өсте басарга куша. Кечкенә гәүдәле, ябык Фәһимә башкалар арасында югалып кала, күренми. Ә аның барысына да күренәсе, елмаеп баш иясе килә. Алкышлар тәмам булгач, алар урыннарына утыралар. Дирижер, дикъкать дигәнне аңлатып, таяк тоткан уң кулын күтәрә, таякны селтәп җибәрә, оркестр дәррәү яңа көй башлый.
    Ah, бу музыка дөньясы! Моң дәрьясы! Фәһимә кебек үк эчке бер киеренкелек белән, хис белән аны кабул итүче тагын бар микән? Мөгаен, юктыр.

    * * *
    Педучилищеның соңгы курсында Фәһимә Мисбах исемле кешеләрдә яшәде. Мисбах бронхлар астмасы белән җәфалана. Хатыны исә бик чибәр. Ап-ак йөзле, түп-түгәрәк кырык биш яшьлек хатын. Аларда Фәһимә олы балалары кебек, үз кеше булды. Атна саен пычак белән кырып, кайнар су белән идән юды, көн саен ике тапкыр көянтә-чиләк белән колонкадан су кайтарды. Балалар белән уйнады, шаярды, җырлар җырлады. Мисбах белән Камилә аның җырлавын бик яраталар, кунак булып танышлары килсә:
    —Тыңлагыз әле, бездә нинди сандугач яши,—дияргә яраталар иде.
    Гөрләвекле апрель иде. Урамнар тулып шарлап су ага. Фәһимә сулар epа-ера укуга йөрде. Аягында базардан сатып алган үкчәле резин бутый, тик никтер көн дә уң аягы дымлана. Ул, үзе дә сизмәстән, бер көнне авырый башлады.
    Башы авыртып, Фәһимә ике дәрестән соң өйгә кайтып китте.
    —Ни булды? Ник иртә кайттың?—дип каршылады фатир хуҗасы Камилә,—Фәһимәнең хәлсезләнеп кайтып керүен күргәч.
    —Авырыйм, бугай, ana, башым ярыла.
    Камилә Фәһимәнең башына кулын тидерде, күзләренә карады. Фәһимәнең күзләрен тонык пәрдә каплаган, бите уттай яна иде.
    —Син бит янасың, бала. Кая, ят, әнә урыныңа ят, хәзер температураңны үлчим.
    Фәһимәнең култык астына градусникны тыкты.
    —Янасың, бала, температураң кырык градус,—диде градусникны кулына алып.—Кайда салкын тидердең син, бала? Аягыңда йон оек, югыйсә, бутыеңны да яңа алган идең бит.
    —Тишек булган ул, Камилә апа, ничә көн инде аягым манма су була.
    —Kahәp генә икән, алдап сатканнармыни? Карап алмаган идеңмени?—дип ачыргаланды хуҗа хатын.
    Фәһимәнең уң аягындагы оекбашы лыч су, аягы боз кебек салкын иде. Камилә грелка алып, аңа җылы су агызды, одеал астына кызның аяклары янына куйды, кайнар чәй ясап эчертте.
    әмма Фәһимәнең хәле авырайганнан авырая барды, ул саташа башлады.
    —Хәле начар, хастаханәгә алып барырга кирәк,—диде фатир хуҗасы Мисбах.
    Ул арада тугызынчыда укучы уллары Рамил кайтып керде. Камилә аны борчылып каршы алды:
    —Фәһимә бик каты авырый, улым, без аны икәү хастаханәгә алып барырбыз, өйдә калдырырга ярамый, яна, кырык градус.
    Алар Фәһимәне балалар чанасына яткырып, икәүләп тартып хастаханәгә алып киттеләр.
    Фәһимәнең ике ягыннан култыклап табиб бүлмәсенә алып керделәр. Табиб аның хәлен тиз аңлады, палатага кертергә кушты. Палатага кереп караватка яту белән, Фәһимә аңын югалтты.
    Күпме яткандыр, аңына килеп күзен ачуы булды, бик каты укшып, косып җибәрде. Аның койкасын ак халатлы ханымнар әйләндереп алган иде.
    —Кан басымы түбән, тын алуы авыр, үпкәсе ике яклап та шешкән,—дигән сүзләрен ишетте.
    Ул тагын һушын югалтты. Беләгенә кадаган укол авыртуыннан бераздан тагын күзләрен ачты.
    Олы яшьләрдәге ак халатлы шәфкать туташы аның баш астындагы мендәрен рәтли-рәтли:
    —Уяндыңмы?—диде бик йомшак ягымлы тавыш белән.—Кайда болай салкын тидердең соң син, кызым?
    —Белмим.
    Дуслары, укытучылары Фәһимәнең сәламәтлеге өчен борчылып, хастаханә юлын таптадылар, табиблар кулдан килгәннең барын да эшләделәр. Яхшы ук терелә башлагач, инде Фәһимә аякка басам дип торганда, аның күңелен тетрәндергән бер хәл булды.
    Аның янына бер укытучы килде. Майда гына кыздырып коймак алып килгән. Фәһимәнең нечкә ябык бармакларын тотып-тотып карый, үзе сөйләнә:
    —Бигрәк ябык шул син. Яхшырак тукланырга кирәк,—ди.
    Башта җайлы гына сөйләшсә дә, укытучы чәрелдәп аны ачулана башлады.
    —Кайда бу кадәр суык тидерергә мөмкин? Егетләр белән төн ката урамда тордыңмы? Үпкә шеше—туберкулезның башы инде ул. Син үзеңә гомерлек чир алдың...
    Укытучысы киткәч, Фәһимә һушын җыя алмый бик озак утырды. Бу сүзләрне әйткәнче, мылтыктан атып үтергән булса соң, җиңелрәк булыр иде. Йөрәкнең дә ярасы берьюлы юкка чыгар иде. Ул аның алып килгән бик тәмле төсле, сап-сары, тишекле-тишекле коймакларына кагылмады, кулын да сузмады.
    —Кайгырма, кызым,—диде шунда күрше караваттагы апа,—үпкә шешен хәзер бик яхшы төзәтәләр. Яңа дарулар, антибиотиклар бар хәзер. Тыңлама, оныт ул апаңның сүзләрен. Акылсыз хатын ул. Аңа укытучы булырга түгел, терлекләр белән эш итәр өчен укырга кирәк булган,—диде.
    Бу хатынның шушы сүзе җитә калды, Фәһимәнең күңеле тулып, елап җибәрде.
    Ике атна дигәндә, Фәһимә, чыннан да, савыгып хастаханәдән чыкты.
    Тагын бер айдан дәүләт имтиханнары башланды. Сәламәтлеге бик какшаган булса да, ул имтиханнарны җиңел бирде. Ел дәвамында яхшы укуы да аңа бу авыр сынауны җиңеп чыгарга ярдәм итте.
    Училищены тәмамлаган илле укучы арасыннан иң яхшы алты егет һәм кызны мәктәп өчен математика укытучысы әзерли торган ике айлык курсларга Казанга җибәрделәр. Алар арасында Фәһимә дә бар иде.

    * * *
    Август. Фәһимә математиклар әзерли торган ике айлык курсларда булып, авылга кайтып төште. Озакламый мәгариф бүлегенә җибәрелгән юллама белән, кайсы авылга укытырга барырга тиешлеген ачыклаячак. Диплом кулда, юллама бар. Аның киләчәге, бәхете шушы ике кәгазьдә, ул шулай дип уйлады. Озакламый сентябрь. ә август—җәйнең соңгы, иң кадерле, иң ямьле ае. Ул муллык, байлык ае, җиләк-җимеш ае. Җәй иртәнге чыклары, ямь-яшел печәннәре, челлә кызулары белән каядыр көньякка эре-эре адымнар ясый. Августта әле үләннәр ямь-яшел, чәчәкләр дә керфек кагалар, бакчаларда чия, алма җитешә. Алтындай басу-кырлар сүрәнләнеп баручы кояшка багалар, арыш, бодай исе, җитлеккән әрем исе борынны кытыклый.
    Район үзәгеннән авылына кайтканда, Фәһимә шулай хозурланып атлады. Аны Аккүл дип аталган зур бер авылга математика-физика укытучысы итеп билгеләделәр. Ул иртән-иртүк юлга чыгачак. Аккүл алардан кырык чакырым ераклыкта. Юлга чыгасы бар.
    Фәһимә таң алдыннан авыр бастырылып уянды.
    Кап-караңгы төн, имеш. Күкнең бер кырыенда гына еракта ниндидер яктылык сирпелә. Яңгыр ява. Фәһимә яңгыр астында каядыр атлый, шәбәргән, калтырана. Кинәт шак-шок ат тояклары тавышы ишетелә башлый, аны кемдер атка атланып куа. Ул арада эт тавышлары якыная, этләр өрә, тешләрен шакылдата, ырылдый. Шулчак әллә каян кара күләгәләр аңа ябырыла. Ул хәлдән тая, бик нык йөгерә башлый, күрмәсеннәр, тотып алмасыннар. Шунда ул бер юан агачка килеп сарыла, агачны кочаклап, бармакларын аның кабыгына батыра.
    —А-а-а!—Фәһимә ачы тавыш белән кычкырып, күзләрен ачып җибәрде.
    Фу! Нәрсә бу? Нинди коточкыч ямьсез төш! Урын-җир көйсез булдымы? Мендәр катымы?
    Шундый уйлар белән ул урыныннан торды. Юк, аның бу куанычларын беркем дә, бернинди яман төш тә, хәтта күк күкрәп каты яңгыр ява башласа да, юкка чыгара алмаячак.
    Бик матур җиләс аяз иртә. Фәһимә олы юлга чыгып басты. әнисе аны изге юллар теләп тагын озатып калды. Өстендә зәңгәр чәчәкле ак якалы яңа күлмәк, аның өстеннән куе зәңгәр йон кофта. Икмәк ташучы машиналар тыз да быз үтеп кенә торалар. Фәһимә кулын күтәреп бер машинаны туктатты.
    —Кая?
    —Аккүлгә.
    —әйдә, мин дә шунда.
    Юл авыр булмады. Кырык чакырым сизелми дә калды. Бара торгач, сүз иярә сүз чыгып, Фәһимә үзенең быел гына педучилище тәмамлап, Аккүл авылы мәктәбенә математика укытучысы итеп билгеләгәннәрен әйтте.
    —О-о! Безнең мәктәп директоры бик коры кеше, әмма яхшы тарих укытучысы. Абруй зур, атна саен лекция укый.
    Фәһимәнең күз алдына зур кара кысалы күзлек кигән, чал чәчле, ни өчендер кәкре борынлы кеше килеп басты. Ул елмаеп куйды.
    —Абруйлы, дисең инде, яхшы укытучы.
    —Укытучыларны да ул сайлап кына ала, диләр. Укытучылар бездә бик модныйлар, биек үкчәле түфли киеп, керт-керт кенә атлыйлар. Элек безнең авыл район үзәге иде бит, шәһәрдән ким түгел, көн дә кино, клуб зур, мәктәп... Мәктәп зур, балалар бик күп.
    Фәһимә утырган машинаның шоферы телгә бик оста, хәтта артык телчән булып чыкты, анекдотлар, кызык хәлләр сөйләде.
    Фәһимә гаять күтәренке рух белән мәктәп янында машинадан төшеп калды. Мәктәп директоры күзлекле дә, зур кәкре борынлы да түгел, какча гәүдәле, тәбәнәк кенә, үткен кап-кара күзле, җитез хәрәкәтле, теле сакаурак, пеләш башлы, олы яшьтәге кеше иде. Ул иң элек Фәһимәнең аякларына күз төшерде, аның аякларындагы чүпрәк чүәкләрне күреп, чырае сытылды. Аннан күлмәгенә, ак якасына, аннан гына күзләренә туры карады. Гүя аның алдында дипломлы укытучы түгел, ә ул сатып алачак мал—тоякларын тикшерә, тешләрен саный.
    Ярый әле метр алып буемны үлчәмәде, дип уйлады Фәһимә. Аңа әллә ничек бик оят булып китте, кечерәеп калгандай булды.
    —Дипломыгыз, юлламагыз,—диде директор.
    Фәһимәнең дипломын ул бик озак укыды. Дипломда билгеләр дә бик яхшы, бары берничә генә дүртле. Исем-фамилиясе дә матур гына икән. Галимова Фәһимә. Фәһемледәдер...
    Ләкин Фәһимә директорга ошамады, кечкенә гәүдә, өзелеп китәрлек нечкә бил, башкорт якларыннан килгән кызларныкы кебек киңчәрәк бит, хәтта кызның өзелеп төшәргә торган карлыгандай кара күзләре дә аны җәлеп итмәде.
    —Бездә математика укытучылары җитәрлек, сеңелем, яңа укытучы таләп ителми,—диде.
    Алмады Фәһимәне эшкә мәктәп директоры.
    Фәһимә таныш булмаган бу авыл урамыннан салмак кына олы юлга таба атлады. Сул якта зур ишекле кибет күреп, анда керде. Кулында подъемный акчасы бар иде. әнисенә чуклы яшел шәльяулык, әтисенә ялтырап торган күн итек сатып алды. Бүләкләрне пөхтәләп чүпрәк сумкасына салып, авылдан читтәрәк үтүче күтәрелгән таш юлга чыгып басты.
    Авыр йөкләр ташучы зур машинаның биек кабинасына кереп утыргач, Фәһимә тын калды. Юл сикәлтәләрендә селкенә-селкенә ул ничектер оеп киткәндәй булды, уйлары чуалды.
    Машина рүленә ике куллап ябышкан юантык гәүдәле, чигәләре чалара башлаган агай да ләм-лим берни дәшмәде. Фәһимә абзый кешенең борын төбеннән генә көй көйләп баруына да гаҗәпләнмәде. Юлда шулай ялгыз көйләү дә, җырлау да кирәктер. Бу абзыйның да юлдашы җыр икән, дип уйлады Фәһимә, әнисе дә һәрчак аңа, җыр йөрәккә ял ул, дия иде. Абзый җырлап җибәрде. Тавышы йомшак, көе таныш иде:
    —Байлар гына элә икән
    Тәрәзәгә пәрдәне.
    Юллар түгел, язмыш йөртә
    Бу дөньяда бәндәне...
    Агай җырлаган бу җыр Фәһимәне әллә нишләтте, миенә сарылды, йөрәген җилкетеп җибәрде. Көе генә нинди бит! Нинди моң! Фәһимәнең әнисе дә шушы көйгә җырларга ярата, сузып-сузып җырлый, Фәһимәнең үзенең дә абзый кешегә кушылып җырлап җибәрәсе килде. Тик аның халәте җырларлык түгел, еларлык иде. Шулай ук ул укытучы булып эшләрлек кеше түгелмени?! Ә диплом? Гел бишлеләрдән генә торган диплом аңа бу хокукны бирмимени?
    Ә Аккүл мәктәбе директоры аңа ышанмады. Фәһимә аның күз каршында: "Син, кызчык-чыпчык, тугызынчы, унынчы сыйныфтагы өрлектәй егетләрне тыңлата алмассың",—дигән фикерне укыды. Директор, авыз чите белән генә елмайгандай итеп, йомшаграк тавыш белән хәтта "сеңелем" дип тә куйды. Еларсың да! Беренче адым бит! Зур планнар, өметләр челпәрәмә килде. Шулай уйлап бара торгач, әнисенең бер җыры исенә төште:
    Тәрәзәге карый-карый
    Кистем бармагым,—каный.
    Бүгенге авыр хәсрәттән
    Үлмичә калсам ярый.
    Җырламады, исенә генә төшерде. Бу җырны әнисе бик еш җырлый иде.
    Хәсрәте күп шул аның әнисенең. Унике бала тапкан, бары икесе исән. ә аның нинди хәсрәте бар соң? Балалары бер-бер артлы үлгәнме? Ятимме? Бу хәсрәтмени?!
    Юк, юк! Фәһимә, башыңны имә! Алда бербөтен гомер, озын гомер. Баш ияргә ярамый. Ярамый!
    Ул уянып киткәндәй булды, туган авылына борыла торган таррак юлны күреп:
    —Абый, җаным! Мин кайтып җиттем. Туктатыгыз машинаны. Сезгә бик зур рәхмәт,—дип, әллә кайчаннан кулында йомарлап килгән кәгазь акчаны аңа сузды.
    —Акча алмыйм, сеңелем! Юлың уң булсын!
    Машина кызу гына китеп тә барды.
    Ул басу юлыннан атлады. Ашлыгы суктырып алынган салам өемнәре, кыркып алынган чәч кебек, тип-тигез тырпаеп торучы арыш камылы аның каршылыклы уйлар тулы күңелен әллә нишләтте. Икмәге җыелган буш кыр, сап-сары салам, сап-сары камыл... Сары төсне яратмый Фәһимә. әнисе дә, кайгы-хәсрәт төсе ул—сары, ди.
    Аккүл авылында укытырга калмавын белгәч, Фәһимәнең әти-әнисе бик куандылар.
    —Үзебездә, Наратлы мәктәбендә генә укытырсың, кызым, Алла боерса,—диде әтисе, кызының фикерен беләсе килеп.—Наратлыда да шул ук балалар, мәктәбебез дә төшеп калганнардан түгел, дип беләм, Казанда да, Ижауда да укыйлар, укытучыларның йөзенә кызыллык китермиләр.
    —әйе, балам, үзебездә генә укытырсың, фатир эзлисе, ни ашыйм, ни эчим диясе булмас, инде фатирда яшәп тә туйгансыңдыр. Ничә ел күрмәгән кунак сыенда булырсың, Аллага шөкер, әле үз көчемдә бит,—диде әнисе Бибиәсма да.
    Райүзәктән Фәһимә туган авылы мәктәбенә юллама алып кайтты.

    * * *
    Июль аеның кайнар кояшы кыздырды да кыздырды, кичкә таба бераз сүрәнләнгәч, таулар артына качарга җыенды.
    —Бераз гына туктап тор!—дип дәште Агыйдел Кояшка. Мин бик күп сөйләдем, инде син, кайнар Кояш!—син бу баланың якын юлдашы булдың, аны hәp көн иртән йокысыннан уяттың, яшәргә көч бирдең, аның hәp адымын күзәтеп тордың. Сөйлә! Ник качасың?!
    —Качмыйм, Агыйделкәй!
    Кояш бераз гына туктап торгандай булды, таулар артына тәгәрәргә теләмәде, салмак кына сүзен башлады.
    —Кешегә,—диде Кояш уйчан гына,—әгәр ул җиргә нык басып торырга, күкләргә күтәрелергә теләсә, ике канат кирәк. Ул канатларның берсе—сәламәтлек, икенчесе—белем. Беренче канаты турында кеше яшьлегендә уйлап та карамый, җилдәй җитез йөгерә, арыса, барын онытып, йоклый, ләззәтле халәттә була, сызланмый, газапланмый. Чөнки ул яшь, яшь организм хәрәкәт тели, биетә, җырлата.
    Ә белем... Ул кешегә бик кирәкле икенче канат үзеннән-үзе генә килми. Ул табигать бүләге генә түгел. Ул канатны hәp каурыен кадерләп, аз-азлап җыя-җыя үстерә белергә кирәк. Кешегә урта белем, ягьни көтек канат кына җитми, югары белем кирәк, карчыга канаты кирәк...

    * * *
    Фәһимә институтка урыс һәм татар теле факультетына укырга керде. Имтиханнарны да бик җиңел тапшырды.
    Институт мохите Фәһимәне тулы килеш үз эченә алып кереп китте. Беренче курста ук аны группаның комсомол оешмасы секретаре итеп сайладылар. Бер сессиядән икенче сессиягә кадәр баш күтәрми уку, язу, лекцияләр, коллоквиумнар, семинарлар h.б...
    Вакыт бик тиз узды. ә үткәннәр үтә күренмәле томан эчендә югала баргандай булды. Үткәндәге матур көннәр кинәт-кинәт искә килеп китсә дә, аларны инде онытырга сүз бирде Фәһимә. Ләкин онытып бетерә алмады.
    Тулай торак. Тимер караватлар. Бер бүлмәдә унике кыз, унике характер, унике гамәл. Күбесе авыл кызлары. Арада бер-икесе урыс кызлары, шәһәр балалары. Киемнәре, килеш-килбәтлере башкарак. Алар авыл баласы күрмәгән челтәрле эчке күлмәкләр, биек үкчәле нәфис түфли кияләр, көн дә кайдадыр күңел ачып кайталар.
    Фәһимә дә ике ел авыл мәктәбендә укытып килде, аның да алмашка бер-ике күлмәге, гәүдәсенә бераз олырак кышкы пәлтәсе, бер халаты, аягына биек үкчәсез булса да, түфлие бар.
    Фәһимә икенче курста укый иде. Дуслары, туганнары белән хат алышты. Хатларда авыл яңалыклары, күңел ачу кичәләре, концерт, спектакльләр турында яңалыкларны белешеп торды. Менә бер көнне ул берьюлы ике хат алды. Икесендә дә бер яңалык. Дусты Сәлимә хатында да, апасы Зәйнәпнекендә дә бер үк сүз. "Бөтен авылны шаккаттырып, көтмәгәндә Шәһит өйләнде. Энесе Вахит өйләнәм дип кайтып әйткәч, бу башын тотып, телсез калган, ди. Аннан күрше кызы Фагыйләгә димче җибәргән, ди, Фагыйлә риза булган, Шәһит белән Вахитның туйлары бергә булды",—дип язган иде Сәлимә.
    Фәһимә бу хатны салкын гына, бер дә исе китми генә укып чыкты. Өйләнгән икән, өйләнгән. Шулай булырга тиеш иде, чөнки Фәһимә институтка кергәч, Шәһиткә, безнең юллар аерылды, башка минем белән күрешү эзләмә, дигән иде. Шәһит нәрсә генә әйтсә дә, ул бу сүзләрнең катгыйлыгын, кире кагарга мөмкин түгеллеген белә иде.
    әмма... Фәһимә әллә нишләде. Хатны вак-вак кисәкләргә ерткалап ташлады да, йөзе белән мендәргә капланып, стенага таба әйләнеп ятты. Димәк, яратмаган, димәк, сүзләре ялган булган.
    —Ни булды, Фәһимә?
    —Әллә кайгылы хәбәр язганнармы?
    Фәһимә бер сорауга да җавап бирмәде, гүя ул аларны ишетмәде.
    Фәкать үткәндәге ниндидер тонык, онытылып бара торган хәтирәләр килеп, кайберләре менә-менә кичә генә булган хәлләр кебек күз алдына килеп бастылар.

    * * *
    Фәһимә педучилище тәмамлап авылда укыта башлады... Унсигез яшьлек җитез, матур кыз. Егетләр дә күз салмый калмады. Берсе килеп серен уртаклашырга омтылса, икенчесе бәйләнеп карады, өченчесе озата килде. Ләкин Фәһимә берсенә дә ачылмады, яратмады, берсен дә үз итә алмады.
    Авылга икенче көзне диңгезчеләр формасы киеп, төз, күркәм гәүдәле, чибәр Шәһит кайтып төште. Авыл кызларының һушын алып, энесе Вахит белән пардан киенеп, кичләрен клубка киләләр, икесе дә гармунчы. әле берсе, әле икенчесе уйный.
    Бер кичне буй бирмәс Фәһимәне Шәһит озата кайтты. Аның күңелгә ятышлы сөйләшүе дә, яше белән үзеннән олырак булуы да, килеш-килбәте дә—барысы да Фәһимәне әсир итте. Ләкин ул, гадәттәгечә, артыгын ачылып китмәде, үзенең бер күрүдә ярата башлавын сиздермәде. Кышкы бураннарда аның белән урам таптау, кар яру ничектер күңелле дә, рәхәт тә иде. Яз җиткәч, Шәһит Фәһимәгә тәкъдим ясады.
    —Фәһимә,—диде,—миңа өйләнергә вакыт, минем белән язмышыңны бәйләргә син ризамы?
    Фәһимә дәшмәде. Ашыгып сөйләшү, хискә бирелеп китүләр аңа ят нәрсә иде.
    —Әйт, ризамы?
    Фәһимә үзе дә сизмәстән йомшак кына көлде дә:
    —Юк, мин "Риза" түгел, минем исемем Фәһимә,—диде.
    Фәһимәнең сүз уйнатуын аңлап, Шәһит тә көлде. Ләкин кызның аңа карата салкынлыгы, җитди булмавы, аның ихлас күңелдән әйтелгән сүзенә шаярып җавап бирүе аны гаҗәпкә калдырды. Бар иде Шәһитнең Фәһимәгә кадәр йөргән, озаткан кызлары! Ләкин алар бөтенләй башка иде. Бер-ике кич озату белән кочакта эрергә әзерләр иде. ә Фәһимә—башка. Ул тыйнак, сак һәм артык җитди. "Укыган кеше..." дип уйлады Шәһит. Күршесе Госман, туры килсә-килмәсә: "Укыган кеше—чукынган кеше, бер чиләк катыкны эчте дә бетерде",—дип шаяртырга ярата.
    Беркөнне гадәттән тыш сөйләшү булды. Шәһит бөтен җитдилеге белән сүз башлады.
    —Уенга алма, Фәһимә, өйдә сөйләшенгән, әни хәер-фатихасын бирде. Мин синсез яши алмыйм, син дә... мине яратасың... дип беләм. Чык миңа кияүгә, бир ризалыгыңны.
    —Юк,—диде Фәһимә,—мин әле яшь, миңа үсәргә кирәк.
    —Ycәргә? Күпме үсәргә тагын?
    —Йолдызларга кадәр үсәргә,—диде Фәһимә һәм тагын көлеп җибәрде, үзе дә бу кыланышын ошатмады.
    әмма җитди итеп Шәһиткә җавап бирерлек хәлдә дә түгел иде. Ярата иде ул аны. Ләкин уку теләге, белем алу теләге барыннан да өстен иде.
    —Кыланма, Фәһимә, әйдә, чын күңелдән сөйләшик.
    —Чын күңелдән булса, шул: мин быел институтка укырга китәм.
    —Укырга? Тагы күпме укырга?
    —Укырга. Биш елга.
    —Ярар алайса, биш елга мин түзәрмен.
    —Түзәрсең? Юкны сөйләмә, Шәһит. Биш ел—бу бит синең кебек яше егерме биштән үткән кеше өчен тулы бер гомер.
    —Мин бөтен гомер буе көтәргә әзер.  
    Фәһимә Шәһитнең җиңел генә итеп "көтәргә әзер" дигән купшы сүзенә ышанмады.
    Һәм менә Шәһит өйләнгән. Дөрес иткән. Биш ел көтү үзе бер юләрлек булыр иде. Онытырга, онытырга. Бөтенләй хәтердән юк итәргә, сызып ташларга! Бу көннән соң Фәһимә бик нык үзгәрде. Кайвакыт чиктән тыш җитди, кайвакыт үтә дә шаян булырга тырышып, җырлый, көлә. Көлә-көлә дә, үзе дә сизмәстән, күзләренә яшь тыгыла. Андый минутлардан соң аның шомырт-кара күзләрен томан каплагандай була, йөзе моңсулана, ятим балага охшап кала, үз-үзен кочаклап, тын гына керфек какмый бер ноктага төбәлеп утыра.
    —Нәрсә булды? Ник тын калдың?—ди дус кызы Нәҗибә.
    —Юк, болай гына.
    Фәһимә уянып киткәндәй була. әмма серен чишәргә ашыкмый. Бу минутта аңа дус кызы да ят, чит кешегә әйләнә.
    Беркөнне алар группа белән "Сөйлә безгә үзең турында" дип аталган "түгәрәк өстәл" сөйләшүе әзерләделәр. Һәркем үзе турында, хисләре, мәхәббәте, табышлары, югалтулары турында сөйләде. Һәркемнең сер капчыгы кагылды. Фәһимә дә үзенең Шәһиткә булган мәхәббәте, Шәһитнең өйләнүе турында энәсеннән җебенә кадәр сөйләп бирде. Аңа ничектер җиңел булып китте. Җилкәсеннән ниндидер авыр йөк төшкәндәй булды. Дусларының да аңа ышанычы артты.

    * * *
    Гыйнвар ахыры. Көннәр суык тора. әле буран чыгып юлларны калын кар каплый, әле бик көчле көньяк җиле яуган карны ялап алгандай каядыр алып китеп яр араларына, таллыкларга сылый, юллар ялтырап кала. Тагын болыт каплап, җилсез-нисез йомшак кар ява. Шундый көннәрнең берсендә гомер тәгәрмәче җитмешкә таба тәгәрәгән Гыймаделислам белән Бибиәсманың ягарга утыннары бетте. Карап торган бер кыска аяклы, озын мөгезле, ак маңгайлы коба мөгезбикәне җигеп, алар утынга барырга җыендылар. Бүген-иртәгәлек кисеп өелгән чыбык-чабык булса да, алар киңәш-табыш иттеләр.
    —Йә иртәгә буран кубар, кортка,—диде Гыймаделислам,—каян беләсең, бүген суык булса да бураны юк, җиле юк.
    Күршеләрдән камыт-ыңгырчак алып, үрәчәле иске чанага сыерны җигеп, чананың төбенә бер кочак печән салып, карт белән карчык утынга киттеләр.
    Утын дигәннәре—күл буенда үскән кәҗә талы. Сыер алдына печән салып, үткен балта белән Гыймаделислам карга бата-бата, тал кисте, Бибиәсма киселгән талны чана янына ташый торды. Чанага төяп, аркан белән аркылы-торкылы бәйләп, әгузе-бисмилла белән кайтыр юлга чыктылар. Сыерның бу беренче баруы түгел, ат булып чана тарту ул—аның яшьтән өйрәнгән һөнәpe. Сыер карышмады, имчәкләрен ике якка селкетә-селкетә салмак кына иңрәеп, бар көчен җигеп авылга таба атлады да атлады. Гыймаделислам йөк артыннан атлый-атлый бүрек колакчыны бавын ияк астына бәйләп, бозланган мыегын сыпырып алды, "әйдә, малкай!" дип, сыерны әледән-әле куалады.
    Бибиәсма да, чи тал ташып шакыраеп каткан бияләйләрен бер-берсенә шап та шоп бәргәләп, шәлен ияк астына әйбәтләп кыстырды. Ике кулын артка куеп, кар ябышып авырайган олтанлы каталарына күзен төбәп, әкрен генә кыштыр-кыштыр карты артыннан теркелдәде.
    Сыер әледән-әле туктап ял иткәләде. Гыймаделислам юл читеннән көрт ерып, тиз-тиз атлап, чана кырыена килде. Утын бәйләгән арканнан эләктереп, чананы селкеткәләп, сыерга кузгалырга ярдәм итте: "На, малкай!"
    Менә алар авылга якынлаштылар.
    —Син, кортка, авылга менеп, тыкрыктан туры кайт, якынрак булыр, алдан кайтып, миңа капка ачып торырсың. ә мин ат тавыннан әйләнермен, анда юл яхшырак,—диде карт.
    Карчык, аның сүзен җөпләп, башын селекте һәм, авыр аякларын көчкә сөйрәп, тыкрыкка күтәрелде.
    Ике яклап кар көрте өелгән тар тыкрыкта трактор чанасына төялгән, фиргавен тавы чаклы печән йөге юлны бүлгән. Алда, усал үгез кебек пошкырып, трактор тырылдый, төтен белән пошкыра. Йөкнең ике ягында ирләр, кул болгый-болгый, нидер кычкыралар, акыралар, сызгыралар. Бибиәсма акрын гына атлап, печән йөге артына килеп туктады. Трактор бертуктаусыз үкерде, төтен чыгарды. Бу печән тавын үтеп китүдән өметен өзеп, әрле-бирле каранып торган арада, ямьсез чыелдык тавышлар чыгарып, печән йөге тырык-тырык селкенгәләп, кинәт артка чигенә башлады. Карчык каушап калды. Ни алга, ни артка атларга белми торган арада, аягы таеп, егылып китте, үрмәләде, торырга азапланды, тора алмады. Ә трактор чанасы коточкыч шыгырдап аның өстенә килеп менде. Бибиәсма чананың ике табаны арасында калды. Ә чана, гайрәт чәчеп, шыгыр-шыгыр чигенде дә чигенде, карчыкның чана астында калганын беркем дә күрмәде.
    —Ай! Ай! Балалар! Беттем бит,—дип аваз салды карчык.—Коткарыгыз!—дип кычкырды, тавышы гына чыкмады.
    Әҗәлем шушы икән, ачы язмышым, күрәчәгем шушындадыр, дип чытырдатып күзләрен йомды. Чананың аркылы агачы аны аягыннан эләктереп, алга таба сыдырды, аннан артка таба шудырды. Карчык:
    —Лә-илаһа-иллаллаһы!—дип пышылдады. Шушы догасын кабатлады да кабатлады. Ә трактор аждаһадай чигенде дә чигенде, чана шыгырдады да шыгырдады.
    —Фью!—дип ачы сызгырды кемдер.—Туктат тракторны!
    —Нәрсә бар?
    —Трактор белән чана арасында ниндидер аяк! Олтанлы киезката! Туктат тракторны!
    Кемнәрдер йөгереште, кемдер кычкырды, кемдер сызгырды:
    —Фью! Туктат! Туктат!!
    Тракторчы педальгә басты:
    —Нәрсә бар?
    Трактор туктады.
    —Һәй! Чана астында әллә берәрсе бармы? Кем бар анда?—дип кычкырды печән чанасы астына иелеп колхозчы Сабир.
    Бибиәсма булган көчен җыеп:
    —Мин, балакаем, мин монда!—дия алды.
    Тракторны тагын бераз алга таба тарттырдылар. Чана астыннан бите кара кан, чәче, шәле кар белән укмашып каткан Бибиәсманың гәүдәсен тартып чыгардылар. Иске бишмәте телгәләнеп беткән, якасы умырылган, җиңе өзелгән, кул-аягы берни тоймый асылынып тора иде.
    —Муллаҗиңги, син түгелме соң бу?
    —Бибиәсма җиңги, ничек чана астына килеп кердең?
    Бу хәлгә барысы хәйран калып, ис-акыллары китеп тордылар.
    Каяндыр чана алып килеп, карчыкның ярымүлек гәүдәсен җирдән күтәреп алып чанага салдылар.
    Бибиәсманы алып кайтканда, Гыймаделислам инде сыерын тугарып печәнгә кушкан, үзе утын бушатып ята иде.
    Карчыгының канга баткан гәүдәсен күреп, Гыймаделислам катып калды.
    —Нәрсә булды? Кайда болай булды ул?—дип илерде карт...

    * * *
    Фәһимә ул таңда бик иртә уянды. Таң сирпелеп кенә килә иде, бүлмә эче кап-караңгы. Тулай торакта яшәүче кызлар әллә кайчан инде каникулга таралдылар. Кемнедер ат белән, кайберләрен машина белән килеп алдылар. ә Фәһимәнең туган авылына кадәр ике йөз чакырым юлны Ходай кулыннан төшеп калган очраклы транспортта, очраклы юлчылар белән үтәсе бар.
    Ул уйланып, хафаланып бераз ятып торды. әле бик иртә, юл хәвефле, кояш чыкмый юлга чыгарга ярамас.
    Уйланып ята торгач, беренче төшен исенә төшерде. Нәрсә күрде соң әле ул? Нинди шомлы төш? Әйе, әйе. Үзләренең бәрәңге бакчасы. Бакча артындагы читәндә кап-кара карлыган тәлгәшләре. Берсеннән-берсе озын тәлгәшләр асылынып тора. Фәһимә җырлый-җырлый шул карлыганны җыя. Чиләгенә сала тора, ә куакларда карлыган һич кимеми, киресенчә, арта гына, карлыганнары кап-кара. Җыры да әнисе җырлый торган шул ук җыр:
    —Бүгенге авыр хәсрәттән
    Үлмичә калсам ярый...
    Фәһимә кинәт сикереп торды, көзгесенә күз салды. Күз төпләре бераз шешенгән. Саташып йоклаган, шуңа шешенгән. ә карлыган ул—ризык. Ризыкка булсын, дияр иде әнисе. Юлга әзерләп куйган әйберләрен тагын бер мәртәбә барлап, киемнәрен киенде. Ашыкмый гына юынды, чәй кайнатып эчте. Ләкин ничек кенә тыныч булырга тырышса да, юлга чыгу шик-шөбһәсез, икеләнүләр, борчылуларсыз булмый. Ничек кайтып җитәр? Бик авыр кайткан чаклар була, юлда да төрле кеше очрый. Яхшысы, начары...
    Фәһимә шәһәр читенә—олы юлга чыгып басты. Җир өстенә чыгып килүче кояш инде беренче нурларын озын-озын учмалар итеп мул сибә иде. Көн аяз, салкын. Олы юлның каткан карын чәрдәкләп-чәрдәкләп, зур чанасын өстерәп, чылбырлы трактор килгәне күренде. Фәһимә, трактор якынлашкач, кул күтәрде. Тирә-якны шау-гөргә күмгән бу гигант кыз янында туктады. Кабина эченнән кара тун кигән тракторчы сузылып кына Фәһимәгә дәште:
    —Кая барасың, сеңелем?
    —Минзәлә ягына.
    —Утыр әйдә, чананы сытмасаң,—дип, эре тешләрен күрсәтеп, киң итеп елмайды. Әллә Фәһимәнең җиңел сөякле булуына ишарә ясап, әллә киеме юкалыгын күреп шаяртты.
    Фәһимә биек итеп төялгән трактор чанасына үрмәләде һәм толып якалары эченнән ялтыраган күзләр күреп елмайгандай итте. Кинәт трактор кузгалып куйды, кыз башта артка чайкалды, аннан җайсыз гына толыплылар арасына барып төште.
    —Кил, кызым, минем толып чабуы арасына кер, өстең бик юка, туңарсың, бүген көн усалрак, чеметкәләр үзеңне,—диде олы яшьтәге абзый.
    Фәһимә Минзәләгә кадәр шул агайның чабуына ышыкланып, йокымсырап кайтты.
    Минзәләдән соң ул бераз җәяүләде, бераз атка утырды, тагын җәяүләде. Ул көнне авылына кайтып җитә алмады. Унике чакырым кала, Суыксу авылында, туганнарында кунды.

    * * *
    Ничә еллар инде Фәһимәне шушылай туган авылының Түбән Очында карт өянкеләр шаулашып каршы ала! Бүген алар иртүк бәйрәмчә киенгәннәр, ап-ак сыкыга төренгәннәр. Өянкеләрне үтеп, авылга күтәрелгәндә, кәефе күтәренке иде аның. Каршысында җаннан да кадерлерәк ягымлы өйләр. Һәркайсының морҗасыннан күккә ашкан ак төтен чыга. Урам да аңа елмая, аны сәламли кебек.
    Ул адымын тизләтте. Менә әнкәсе аңа каршы чыгар, табагач исе, карабодай тәбикмәге исе бөркеп, аңа ике кулын сузар.
    "Кайттыңмы, бәбкәм, бик сагындык!"—дияр.
    Фәһимә аның сөякчел бармакларын учларына алып күшеккән кулларын җылытыр, аннан әнкәсенең җыерчыклы яңагына үзенең кайнар иреннәрен тидерер...
    Кары икегә аерып көрәлгән капка төбеннән ул үзләренең "урыс капка"сына якынлашты, сак кына келәсен күтәрде, капка ачылып китте. Аңа гадәттәгечә карабодай тәбикмәге исе килгәндәй булып куйды. Ләкин ишек алдында да, өй алды баскычында да җан әсәре юк. Бүген аны әнисе каршыларга чыкмады. Ишек алды түрендә, утынлык янында яңа кайткан кәҗә талы өеме. Әтисе Гыймаделислам да утынлык янында күренмәде. Фәһимә йөгереп диярлек биек болдыр баскычына менде, шыгырдатып ишекне ачып җибәрде.
    —Һәй, исәннәрме? Өйдә кем бар?—диде, кайтып җитүен белдереп, әнисенең ашыгып килеп чыгуын өмет итеп.
    Ләкин беркем дә җавап бирмәде.
    Фәһимә өй ишеген ачты, тупсаны атлап өйгә керде. Өй эче тып-тын. Карт әнисенең түшәк өстендә, ак бинт белән уралып беткән битен, кул-аякларын күреп, Фәһимә һушын җыя алмый, үз күзләренә ышанмый, бер мизгел катып торды. Аннан, кызу-кызу атлап, ялгыз яткан анасы янына килде:
    —Ни булды? Нишләдең?—дип илерде һәм сак кына әнисенең иске күлмәге аша калкып, тырпаеп торган сөякчел ябык күкрәгенә маңгаен терәде, кичә генә күргән төше, кара карлыганнар исенә төште.
    —Инәкәем, мине гафу ит! Мин синең ярдәмчең була алмадым,—диде һәм тагы да көчлерәк сулкылдап елап җибәрде.
    —Елама, балам, буласы булган,—диде ана ыңгырашып,—мин күрәсен кеше күрмәс. Йөрәгеңне телгәләмә, мин карт инде. Ходай хөкеме шулай булгандыр. Заманасы шул: яшьләргә укырга, картларга үлгәнче дөнья куарга язган...
    Ананың бу сүзләрендә Фәһимә бераз шелтәләү дә, үпкә дә, үз язмышына ачыну да сиземләде. Ананың да, баланың да бу мизгелдәге халәтен ачык кына аңлатыр өчен сүзләр генә көчсез иде.
    Фәһимә алдында зур сорау туды: укуын дәвам итә алырмы? Хакы бармы аның ата-анасын бу авыр хәлдә ташлап китәргә? Бик озак сөйләшүләр, күз яшьләре, үкенүләр булды. Чиктән ашкан өметсезлек, чарасызлыкка каршы язмышның нинди генә каршылыкларына да баш имәскә, аек акыл белән hәр очракта дөрес юл табарга өйрәнгән, зур тормыш тәҗрибәсе булган ата кеше үзенең катгый жавабын ярып салды, төгәл сүзен әйтте:
    —Без яшисен яшәгән, баланың язмышын кыл өстенә куярга минем хакым юк, укысын, белем алсын. Без ничек тә бу авыр хәлдән чыгарбыз, үз-үзебезне карарбыз.
    —Без бар бит әле,—диде олы кызлары Зәйнәп.—Ташламабыз, ярдәм итәрбез, менә Равил дә кайтыр...

    * * *
    Кеше үзенең язмышына озын юллар аша килә. Туганда ук маңгайга язылган язмыш дисәләр дә, язмыш кешенең үз кулында. Кеше язмышын, үз бәхетен үзе кора, үзе юл сала.
    Институтның соңгы курсында укыганда, Фәһимә Әгъзәм исемле егет белән танышты...
    Шимбә көн була торган танцыларга шәһәрдән яшьләр күп җыела. Шундый кичәләрнең берсендә табигате белән бик тыныч, базык гәүдәле бер егет Фәһимәне танцыга чакырды. Аның киң итеп ачылган ак якасы эчендә шома таза муены, яшьлек бөркеп торган юан беләкләре, киң маңгае өстендә күпереп торган шомырт-кара чәче һәм татар егетләрендә генә очрый торган ягымлы моңсу күзләре Фәһимәне әллә нишләтте.
    Егет әрсезләнмәде, төчеләнмәде, күп сөйләшмәде. Үзенең бик оста биюче түгеллегеннән кыенсынып кына, кулын да кызның биленә тидерер-тидермәс, сак кына, ашыкмый-кабаланмый бөтерелде, үзе ни өчендер тирләп чыкты, йөзе алсуланды. Бу кадәр дә кызлар кебек оялчан, әдәпле егетне шәһәрдә беренче тапкыр очратты Фәһимә. Кем ул, авылданмы, шәһәрдә үскәнме, шул турыда уйлады. Әгъзәм бу кичәдә гел Фәһимә белән генә биеде, һәм исемен сорарга җөрьәт итте.
    —Танышып кую яхшы булыр,—дип сүз башлады ул, өченче тапкыр танцыга чыккач.—Минем исемем—Әгъзәм.
    —ә мин—Фәһимә, соңгы курста укыйм.
    —Димәк, соңгы елыгыз?
    —әйе, соңгы елым.
    —Соңгы очрашу дияргә теләмисездер бит?
    —Анысы сездән тора,—диде Фәһимә сүзенә бик тирән мәгънә салып.
    Кыз, бу чибәр егеткә битарафлык күрсәтүне үзе өчен оятсызлык булыр иде, дип уйлады. Аңа мөмкин кадәр үзенең җылы карашын, ягымлы йөзен күрсәтергә тырышты, чөнки ул бу егеттә башка егетләргә хас булмаган сыйфатлар күрде. Моңарчы да Фәһимәгә күз атучылар булмады түгел, булды, хәтта кулын гына түгел, йөрәген тәкъдим итүчеләр табылды, ләкин аларда кыз үзенә таяныч булырлык җитдилек, эчкерсезлек тоймады. Фәкать аның алдынгы, абруйлы кыз булуыннан файдаланып калу нияте, су өстендә калыккан май табы кебек, ялтырап тора иде. Ә Әгъзәм—бөтенләй башка.
    Фәһимә күрешү, очрашу, атнага бер була торган танцы кичәләрен көтеп җиткерә алмый иза чикте. Ләкин ул үзенең хисләрен бик тирән яшерде, лаф ормады, уфылдамады, беркемгә дә серен чишмәде. Ул яшьтән үк ахмаклыкны, шамакайлыкны гына түгел, артык беркатлылыкны да яратмады. Аның өчен кешенең табигыйлыгы, хәтта бераз гына кырыслыгы, туры сүзлелеге кыйммәт иде.
    Әгъзәм исә Фәһимәнең башкалардан аерылып күзгә ташланган пөхтәлеген, гади җыйнаклыгын күреп алды. Кыз нәфис гәүдәсенә бик килешеп торган гади күлмәк кигән, чәчен авыл кызларыча үреп, баш артына җыеп куйган, бите чип-чиста, кара каләм, иннек-кершән төшмәгән. Табигать биргән сафлык бөркелә.
    Менә шул гадилек, сафлык җәлеп итте егетне. Аңа инде унҗиде яшь түгел, аның ялтыравыклы гүзәлләр белән гыйшык-мыйшык уйнар чагы узган. Бәлки шушы кыз аның соңгы тукталышы, шушы гади кыз—аның язмышыдыр.
    Әйе, алар икесе дә авыл балалары. Ике як кешеләре, ерак авыл, хәтта ерак район кешеләре иде. Бергә үсмәделәр, бергә уйнамадылар. Күрештеләр, очраштылар һәм берсе икенчесе өчен туган икәнен аңладылар.

    * * *
    Дәүләт имтиханнары җитте. Җиң сызганып сынауларга әзерләнү, чабышкы ат кебек соңгы киртәләрне сикереп чыгарга җыенган киеренке көннәр. Биш ел буе алган белемнәрне мәртәбәле комиссия алдында күрсәтәсе, хисап бирәсе.
    Иртәгә Сабан туе дигән көнне Фәһимә белән Әгъзәм бәйрәмгә бергә барырга сүз куештылар. Өскә нәрсә, аякка нәрсә кияргә—барысы килешенде.
    —Сәгать тугызларда килермен,—диде Әгъзәм.
    Ул төнне Фәһимә әсәрләнеп, үзенең якты киләчәге турында хыялланды. Менә алар сөйгәне Әгъзәм белән киң юлдан икесе җитәкләшеп, Сабан туена баралар. Тирә-якта күпләр аларның матурлыгына сокланып карап калалар. Аларның бәхет канатлары—ялтыравык каурыйлар, җилдә җилфер-җилфер чәч җилферди, күзләр яна, алар әле көләләр, әле җырлыйлар, әле йөгерәләр, әле очалар.
    әйе, Фәһимә белән Әгъзәмнең бер-берсенең җылысын тоеп, җитәкләшеп, бер җан, бер тән булып олы гомер юлына чыгар көннәре җиткән. Фәһимә дә кавышырга, язылышырга каршы түгел. Барысы уйланган, килешенгән. Дәүләт имтиханнарын тапшырып, диплом алып, Фәһимә авылга кайтып китә, ә Әгъзәм берничә көннән аларга бара, йола буенча Фәһимәнең әти-әнисенең хәер-фатиха бирүләрен сорый. Аннан язылышу, туйлар...

    * * *
    Гомуми торак кызлары бик иртә торып, Сабан туена барырга әзерләнделәр. Күлмәк үтүкләделәр, чәч бөдрәләттеләр, киенде-ясандылар, бизәнделәр.
    Фәһимә дә ашыкмый гына әзерләнде, сәгатенә карый-карый Әгъзәмне көтте. Сәгать тугызларда кызлар барысы бергә гөрләшеп чыгып киттеләр.
    —Син, Фәһимә, Әгъзәмне көтәсеңме?
    —әйе, тугызда килергә тиеш.
    —Ярый, көт, бергә барырсыз, сезне көтеп торырбыз,—диде дус кызы Нәҗибә, егете Заһит килгәч.
    Бүлмәдә Фәһимә берүзе генә калды. Сәгать тугыз тулып, ун минут, унбиш минут үтте. Әгъзәм һаман күренмәде. Фәһимә дулкынлана башлады. Нәрсә бу? Вәгъдәсезлекме? Алдаумы? Нәрсә? Ул үз-үзен кая куярга белмәде. Ун да тулды. Әгъзәм килмәде. Фәһимә ни еларга, ни көлергә белмәде. Бу кадәр ахмакларча алданганы юк иде әле аның... Менә шунда әнисенең: "Иделгә таянма, ирләргә ышанма",—дигән сүзләре исенә төште. Иң ышанычлы, иң тәртипле, тыйнак Әгъзәм дә бөтен ирләр кебек ышанычсыз, затсыз булыр микән? Юк, юк. Нәрсә дә булса булгандыр, йә юлда бер-бер хәвеф-хәтәр килеп чыккандыр. Ул килергә тиеш иде, шулкадәр ышанычлы итеп әйтте бит.
    Фәһимәнең күңеленә әллә нинди шөбһәле уйлар килде. Бер караганда, ул Әгъзәмне хыянәттә гаепләде, бер караганда, аны яраланган, хәтта үлгән итеп күз алдына китерде. Килер иде, һичшиксез, килер иде!
    Фәһимә, Сабан туена барудан өметен өзеп, матур күлмәген салып, халатын киде, китапларын алып имтиханга әзерләнергә утырды. Өстәл артына утырып, китабын, лекцияләр дәфтәрен ачты, тик башына берни кермәде, ни бирелеп укый алмады, ни яза алмады. Башын, миен бары бер нәрсә бораулады—Әгъзәм ник килмәде? Ни булды?
    Ике көннән соң, дүшәмбедә, кич Әгъзәм гомуми торакка ялтырап килеп керде. Гүя берни булмаган. Фәһимә исә аның белән сүз алышырга, хәтта аңлашырга да теләмәде. Аның күңел көзгесе гүя шушы көндә тагын бер мәртәбә челпәрәмә килде, ватылды, фәкать истәлекләр булып кыйпылчыклар гына калды. Фәһимә Әгъзәмне үзенең язмышыннан сызып ташларга тиеш, мәңгегә онытырга һәм һичбер вакытта да искә алмаска.
    Имтиханнарга да әзерләнерлек хәлдә түгел иде ул. Башын бер сүз яулап алды: хыянәт! хыянәт! ә хыянәтне ул гафу итә алмый. Дәүләт имтиханнарында дуслары да, укытучылар да аны танымады: ул сулган, шиңгән чәчәкне хәтерләтте. Билгеләр дә түбәнәйде. Гел бишлегә генә тәмамларга, "кызыл диплом" алырга тиешле кыз ике фәннән дүртле билгесенә тапшырды. Нәрсәнедер бутады, кайдадыр ялгышты.
    Фәһимәнең сөйләшергә теләмәвеннән гаҗиз булган Әгъзәм аңа хат язды. Ул анда үзенең килмәвенең сәбәбен аңлатты, гафу үтенде, яратуын, үлеп яратуын белдерде. әллә кайлардан, Себер якларыннан мәрхүмә әнисенең энесе ике генә көнгә кайткан икән, кайтышлый үзе белән аны да алып киткән, Әгъзәм баш тарта алмаган.
    Күңеле белән Фәһимә Әгъзәмне аңлады, хәтта кичерде. Ахмакланма, Фәһимә, акылыңа кил, бер Сабантуй күрмәгәннән әллә ни югалтмадың. ә язмышың юлында очраган юлдашыңны югалтсаң, яманрак булыр, ялгыз калырсың, дип фикер йөртте кыз, мәңге оныта алмассың, башканы үз итә, ярата алмасаң нишләрсең?..

    * * *
    Гыймаделислам белән Бибиәсманы яшен суккандай көйдереп, хәлдән тайдырган тагын бер вакыйга булды. Институтта читтән торып укучы кияүләре Равил Зәйнәпкә хат юллаган.
    "Фәһимә дәүләт имтиханнарын яхшы тапшыра, диплом алу белән тормышка чыгачак бугай, егете бар. Әгъзәм исемле. Болай яхшы кешегә охшаган. әзер торыгыз, без икәү кайтачакбыз. әби белән бабайга әйт, кыз бирергә әзерләнсеннәр".
    Хатны уку белән Зәйнәп әнисе янына йөгерде. әнисенә зур сөенче итеп, хатта ире әйткәннәрне сөйләп бирде.
    —Сөенче, әни, Фәһимә озакламый кайта, диплом алып, кияү белән кайта, туйга әзерләнергә кирәк.
    Ана телсез калды. "Ә" дияргә дә, "җә" дияргә дә белмәде. Күптән көткән көн килеп җитте, дигәндә, кызының бу сүзе аңа аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте.
    —Нинди туй ул?—диде ана, ниһаять.—Бернинди туй булмаячак! Фәһимәне без җиде ятка бирер өчен укытмадык. Ул безне картаймыш көнебездә ташлап китәргә тиеш түгел! Ул безне карарга тиеш!
    Аның тавышы гомер булмаганча катгый һәм кырыс иде. Яулыгы эченнән тузып чыккан чәчләрен җыештырып алды да, Бибиәсма урындыкка утырып елый ук башлады.
    —Картлык көнебездә бер караучысыз калырбыз микәнни?! Бәхетсез башкайларыбыз!
    Ул арада Гыймаделислам кайтып керде. Уң кулын колагына якын китереп:
    —Нәрсә бар? Ник елыйсың? Әллә суган әрчедеңме?—дип шаяртты.
    Бибиәсма аның колагына ук якын килеп, кызы Зәйнәп сөйләгәннәрне түкми-чәчми сөйләп бирде.
    —М-м...—диде карт.—Соң, кортка, моны ничек аңларга? Син бит Фәһимә кияүгә чыгарга җыенмый, укып бетергәч, безне карый, дип тәкърарлап килдең.
    —Тәкърарлап, тәкърарлап!—дип үртәде карчык, ни әйтергә белми.—Синең белән минем теләк—теләк түгел, имгәк булган ул. әнә, сезне карыйм дигән иркә кызың тота-каба кияүгә чыга, ди. Бездән сорап та тормаган, ди.
    —Кем әйтә?
    —Кияү язган.
    Зәйнәп, карт белән карчыкның сөйләшүләрен бер сүзсез тыңлап торды да, үзенең катгый сүзен әйтергә булды.
    —Туктагыз әле, чыгырдан чыкмагыз! Мин дә сезгә бер генә сүз әйтим.
    —Нәрсә? Нәрсә, син дә аның яклымы?
    —Сез, карт юләрләр! әллә кыз бала үз бәхетеннән баш тартып, яратам дип торучы барда, ялгыз бәбкәдәй каңгырап, буйдак булып калырга тиешме? Уйлап карагыз башыгыз белән! Үзегез ничә ел гомер иттегез, чөкердәшеп яшәдегез. Әллә аның балалар үстерәсе килмәсме? Кемнеңдер җылысына җылынасы килмәсме? Башыгыз олы, акылыгыз юк. Аңа инде егерме дүрт яшь. Сезгә терәк булырга без бар, киявегез бар. Ташламабыз.
    Шулай да карт белән карчык аның сүзенә колак салырга, аның белән килешергә теләмәделәр.
    Фәһимә берүзе генә кайтып төште. Карт белән карчык аны бик салкын каршы алды, кызым, балам, төпчегем дигән сүзләрне гүя алар онытканнар иде. Нәкъ бер атна аның белән сөйләшмәделәр. Фәһимә әти-әнисен танымады. Бу кадәр каты бәгырьлелеккә ул гаҗиз булды. Нәрсә булган? Нинди явыз көч аларны яңадан тудырган? Нинди давыл уйларын чуалткан, йөрәкләрен чәрдәкләгән? Фәһимә аңламады. Мәктәптә сәркәтип булып эшләүче бертуган апасы Зәйнәп белән сөйләшергә уйлады. Зәйнәп бу хәлне аңа яхшылап аңлатып бирде.
    —Сатып алынмаган биянең, тумаган колынның билен сындырырсың, дип чыккан тавыш икән бу, aпa,—диде Фәһимә.
    —Ник алай сөйләшәсең?
    —Мин нык ышанып, ул һичшиксез киләчәк, дип әйтә алмаганга. Мин, яратса килер, яратмаса—онытырмын, дип кайтып киттем.
    —Озатмадымыни?
    —Озатты, ничек кенә озатты әле! Вәгъдәләр бирде... Нишләр?..
    —Ышанычлы кеше түгелмени?
    —Хәзерге егетләргә ышансаң... Алар бит бүген сөям дисә, иртәгә хыянәт итә. әни әнә һәрчак "Ирләргә ышанма, Иделгә таянма!" ди. әнинең шул сүзе минем колагымда.
    —Күптән танышмы?
    —Ел чамасы. Соңгы курста. Чыгарылыш кичәсендә дуслар йөдәтеп бетерделәр, әйдәгез, бу мәҗлес сезнең туй булсын, диделәр.
    —Мин риза,—ди Әгъзәм.—Фәһимә риза булса.
    —ә син ни дидең?
    —әти-әни ризалыгыннан, хәер-фатихасыннан башка кияүгә чыгарга, мин кәҗә бәрәне түгел, дидем.
    —Дөрес әйткәнсең. Очсызлы булырга ярамый.
    —Килерсең, сөйләшерсең, дидем. Кыз баланың кыйммәтле товар икәнен аңласын.
    —Товар, дип, син бигрәк инде.
    —Нигә? Товар булмый. Бирдем-алдым товарлар белән була инде. Бирсәләр, мине алалар бит инде,—Фәһимә кычкырып көлеп җибәрде.—Туу белән сатып алганнар. Иң кыйммәтле, затлы, карап торган бердәнбер күлмәгенә алышып алган түгелме соң әни мине? Шулай булгач, мин туу белән товар, хәзер дә—товар. Ләкин һиммәтле, затлы икәнемне мин бервакытта да онытмадым.
    —Рәхмәт, сеңелем, сүзләрең дөрес. Әнә Габидулла кызы Сәхия ниндидер урыс егете ияртеп кайтып, әти-әнисенең һушын алды. Бу минем ирем, дигәч, Габидулла белән Маһи телсез калганнар, ди. Авыз ачып сүз әйтә алмаганнар, ди.
    Бу сөйләшүдән соң берничә көн үтте. Фәһимә Әгъзәмнең киләчәгенә тәгаен генә ышанмаса да, беркая чыкмады, клубка бармады. Йөрәге белән көтте. Күңеле белән икеләнде.
    —Кайттылар,—дип кычкырып ук җибәрде Бибиәсма беркөнне, урамда туктаган җиңел машинадан төшүче кияве белән ят кешене күреп.
    Шул сүзне ишетү белән, каушауданмы, Фәһимәнең кулындагы чынаягы идәнгә төшеп китте, челпәрәмә килеп ватылды.
    —Бәхеткә булсын,—дип пышылдады Фәһимә.
    —Нинди бәхеткә?! Савыт-саба бәхетсезлеккә ватыла ул. Бәхетсез бала икәнсең,—дип ачыргаланды ана кеше һәм яулык почмагы белән күзләрен сөртә-сөртә, кече якка атлады. Фәһимә, иелеп, чәчелгән керәч ватыкларын җыйды.
    "Каргама, әнием, каргама,
    Каргышың кабул булмас.
    Минем бәхетем булмаса,
    Синең дә җаның тынмас",—
    диясе килде Фәһимәнең. Тик ул күңелендәгесен әйтеп бетермәскә өйрәнеп бара иде инде.

    * * *
    Кыз ярәшү, кызның кулын сорау гадидән дә гади, көтмәгәнчә бик җиңел булды Әгъзәмгә.
    Таныш түгел бу чибәр яшь егетнең кем икәнен Гыймаделислам тиз аңлады, күрү белән ни өчендер аны үз итте, аңа бу егет үз улы кебек якын, җаныннан аерылып төшкән баласы кебек кадерле булып китте.
    —Әйдәгез, түрдән узыгыз, өстәл янына,—диде карт бераз каушый төшеп, өй тутырып ике яшь кеше тупсадан атлап килеп кергәч.
    Үзе нәрсәгә тотынырга белми арлы-бирле килде, урындыкларны урыннарыннан этебрәк куйды, елмаеп, таныш булмаган егетнең киң маңгаена, акыллы күзләренә карап алды. Ниһаять, исенә килеп, кияве Равилгә кулын сузды:
    —Күрешик, кияү, исән-сау кайтып җитүегез белән,—диде.
    Ак ашъяулык ябылган өстәл өстенә тәлинкә белән берничә телем ипи куелды, чынаяк белән каймак, җамаяк белән катык кебек, көтелмәгән кунак килеп кергән очракта куела торган ризыклар өстәлдә урын алды.
    Гыймаделислам, кунаклар хөрмәтенә, иелеп кенә, өйнең түрен икегә бүлеп торган шкафның аскы бүлегендә торган, күптән кузгатылмаган әче бал салынган графинны чыгарып өстәлгә куйды, стаканнар алып, аларга гәрәбәдәй сары әче бал койды. Күбекләре чәчрәп чемердәп торган әлеге бал күңелләрне күтәрде. Карт үзе дә сизмәстән:
    —Яле, яшь кияү...—дип сүз башлаган иде, кече якта чаршау артыннан hәp сүзгә колак салып утыручы Бибиәсма, сөякчел кулын сузып, картның күлмәк чабуыннан тартты:
    —Ни сөйлисең, карт! Нинди кияү әле ул? Кешенең кем икәнен белмәс борын!—дип үрсәләнде.
    —Шаулама, кортка! Мин үзем беләм.
    Ике кияү берьюлы көлеп җибәрделәр.
    —Бер дә беләсе юк! Күрәм мин, төпчегемнең булачак кияве шушы, дип беләм. Килгән, рәхмәт төшкере, безне олылап килгән. Ата-баба йоласы белән кыз сорарга килгән. Рәхмәт аңа.
    —Шулай, бабай, сүзең дөрес,—диде Әгъзәм, ниһаять, телгә килеп.
    Ике көннән никах мәҗлесе билгеләнде. Яшьләрнең никах укуына каршы төшүенә карамастан, Гыймаделислам белән Бибиәсма бертавыштан: "Никахсыз кыз бирмибез. Никах зинадан һәм хәрамнан саклый ул",—дип нык тордылар. Җомга көн кич белән кунаклар һәм Шәһитләр җыелды. Өйдә югын бар итеп табын әзерләнде. Никах хотбәсен укырга авыл мулласын дәштеләр.
    —Никах булачак хатын белән ир өстенә бурычлар йөкли, никахны саклый белү, таркатмаска тырышу, тугрылыклы булу—бу ике яшьнең бердәй бурычы,—дип башлады мулла үзенең сүзен.
    Никах ашыннан соң ана белән кыз арасында күптән түгел булган үпкә-ачулар юкка чыкты, онытылды. Алар тагын бер-берсенә бик якын, бик кадерле кешегә әйләнделәр.
    —Кызым, Фәһимә,—диде Бибиәсма икесе генә калгач,—сине институтта нәрсәгә өйрәткәннәрдер, мин анысын белмим. әниең буларак, тормышның ачысын да, тәмлесен дә бик күп татыган кеше буларак, сиңа әйтәсе сүзем күп. Бу сүзләрне сиңа миннән башка беркем дә әйтмәс. Яңа тормыш башлыйсың, сынаучылар, сөйләүчеләр күп булыр...
    —Тыңлыйм, әнием, тынлыйм. Синең киңәшләрең, сүзләрең һәрвакыт гомер юлдашым булды, юл күрсәтте, ялгыштан саклады. Тыңлыйм.
    —Балам,—диде ана, дулкынлана төшеп, сүзен ерактан башлады.—Яшьләр хәзер бик тәкәббер. Үпкәләмә, синдә дә бу сыйфатны күрәм. Тәкәбберлек кешенең дусты түгел, дошманы. Тәкәббер булма. Яңа гаиләгә яңа кеше булып, килен булып барасың. Олыларны, биатаң белән бианаңны диюем, олылап, ихтирам итеп "әни", "әти" дип дәш. Тәмле телеңне кызганма. Аларны үзеңә буйсындырырга тырышма. Яшьләрнең иң зур хатасы шул—ирнең ата-анасын, туганнарын үзенә буйсындырырга тырышу. Гомер иткән, тәжрибә җыйган өлкәннәргә баш имәү—мин-минлек чире ул. Менә шунда башлана инде аңлашылмаучылык. Яңа гаиләгә керәсең, анда һәркем сине сынар, энә күзеннән үткәрер. Син аларның ихтирамын, ышанычын яуларга тырыш. Җиң сызганып эш эшлә, хезмәтеңне күрсәт. Эш эшләгәннән сөяк кәкрәйми, хезмәт күрсәтсәң, хөрмәтле булырсың. Кер юсаң, идән юсаң, чистарак итеп, агартыбрак юарга тырыш. Уңганлыгыңны күрсеннәр.
    —Рәхмәт, әнием, киңәшең өчен зур рәхмәт.
    —әле бетмәде, балам. әле әйтәсе сүзләрем күп. Ир башын бөксә дә, тезен чүкмәс, диләр. Шуны исеңдә тот: ирләр сүз белән түгел, кул белән аңлатырга яраталар. Ул теленә салынмый, яхшырак аңлату өчен кулын уйната. Шуны исеңнән чыгарма. Кияү болай бик акыллы, тыйнак күренә, ләкин бераз вакланучан булмагае дим, кием-салымы артык пөхтә, бу—вакланучанлык билгесе. Бәлки ялгыша торганмындыр, болай гына әйтүем. Ни генә булса да, чын ир була күрсен. Тәвәккәлләп язмышыңны аның белән бәйләгәнсең икән, аны ир итеп яшә, ихтирамлы, игътибарлы бул. Юкка-барга чәпчемә, күбрәк елмай. Хатын-кызның бер елмаюы ирләрне кар өстеннән ялан тәпи йөгертә ул. Иреңә киңәш итми эш эшләмә. Ир—ир булып калсын, бар эштә башлап йөрсен, дилбегә аның кулында булсын. Хатын-кызның тырышканы—ир кешенең корышканы, диләр.
    —Ярар, әнием, бик зур рәхмәт.
    —Юк әле, балам, бетмәде,—ана бераз гына уйланып торды.—Минекеләр, безнекеләр, дип мактана күрмә, ирләр аны яратмый. Синекеләр, минекеләр дип чәкәләшә башласаң, өйдән бәрәкәт кача. Арагызга салкынлык кермәсен, бер-берегезгә ышаныч кимемәсен. Мин һәрчак хәер-фатихада булырмын. Намазларым саен теләкләр теләрмен, догалар җибәрермен. Сез дә безне кайгы-хәсрәткә салмагыз...
    Икенче көнне капка төбенә читән тарантаска җигелгән ат килеп туктады. Кызы белән киявен пристаньга озату өчен Гыймаделислам җигеп алып кайткан ат иде бу. Тарантаска Зәйнәп зур гына одеал чыгарып җәйде. Капка төбенә тирә-күрше хатын-кызлар җыелды. Бибиәсма тарантасның утыргычы астына зур гына сумка чыгарып куйды. Аннан яшьләр килеп чыктылар. Озатырга килүчеләргә Фәһимә юл хәере өләште, барысы белән кул биреп саубуллашты.
    Һәркем Фәһимәгә үз сүзен әйтеп калырга ашыкты:
    —Авылны онытып бетермә, кызым.
    —Көзгә парлап кунакка кайтыгыз!
    —Ак бәхетләр, сезгә, Фәһимә!
    Күрше Шәмсенур Фәһимәгә бик якын килеп, бик зур сер әйткәндәй:
    —Артыңа борылып карый күрмә, җаныем,—дип пышылдады.
    —Нигә, Шәмсенур апа?—дип гаҗәпләнде Фәһимә, ул турыда аның бер дә ишеткәне юк иде.
    —Артка әйләнеп карасаң, кире кайтасың, әйләнеп карарга кушмыйлар,—диде һәм үзе елап җибәрә язды.
    Шәмсенур моннан берничә ел элек күрше авылга кияүгә чыгып кайткан иде, үз тәҗрибәсеннән чыгып әйттеме, шундый ышану бармы. Шулай да Фәһимә артына борылып карамаска, түзәргә булды.
    Менә Фәһимә тагын туган авылыннан чыгып бара, тагын шул олпат өянкеләр салмак кына җилдә аңа кул болгадылар: хуш, Фәһимә, безне дә онытма, кунакка кайтуыңны көтәбез...
    Көн аяз иде. Яфрак селкетерлек тә җил юк. Фәһимәнең ишеткәне бар: язылышу, никах көне ничек булса, гомерең шундый була, имеш. Яңгыр булса, күз яшьле; суык, җилле булса, гомерең тынгысыз була; аяз, матур булса, тормышың бәхетле була. Фәһимә үзенең гомерен бик бәхетле итеп күз алдына китерде. Бүгенге көн кебек чалт-аяз, алар күңеле кебек чиста, саф.
    Тарантасның алгы өлешендә утыргычка урнашып, Гыймаделислам дилбегәсен әле бер, әле икенче яктан каккалап атын куалады. Үшән ат юырткалап та, салмак атлап та барды. Көн аларныкы, беркем дә арттан кумый.
    Әгъзәм егерме биш чакырымлы бу араны икенче тапкыр үтә. Җиңел машина белән элдергәндә, ул берни дә күрмәгән икән. Нинди матур җирләр! Уң якта чәчәкләр тулы чабылмаган болын, сул якта төнбоеклы күл. Арба юлы күл буйлап, таллыклар күләгәсеннән сузыла. Менә ат сөзәк кенә үргә күтәрелә башлады. Алда кеше кулы белән өеп куелган төсле зур булмаган текә һәм биек тау. Ул эре яфраклы тәбәнәк куаклар белән капланган.
    —Бу нинди тау, Фәһимә?
    —Бу—Кирмәнчек дип атала. Алып шунда утырып чабатасын каккан. Шуның олтырагындагы туфрагы тау булып өелеп калган, диләр,—диде Фәһимә.
    Аннан аның әби патша заманыннан калган ниндидер корылма икәнен аңлатты.
    Күлдә камыш арасында үрдәк кычкырды, берсе күл өстенә күтәрелеп, бер әйләнеп, кире камышлар арасына төште. Бер тургай озак кына юлда теркелдәгән атны озата барды, зәңгәр күктә югарыда-югарыда эленеп торгандай, ул бер менеп, бер түбәнәеп, җырлады да җырлады.
    Яшьләр бер-берсенә сыенып, тургай җырын тыңладылар, гүя алар бер җан, бер тән булып гомернең озын юлында, гаҗәеп бер әкият юлында сихри сәхраларда икәүдән-икәү калганнар.
    —Җырла әле, Фәһимә. Синең тавышың бик матур,—ди Әгъзәм.
    —Ә әткәй? Ул ни әйтер?
    Фәһимә тирән итеп тын алды да, әкрен генә җырлый башлады, аның тавышы юл сикәлтәсендә сикереп-сикереп алды:
    —Ай-һай да гына дими көйләр килми,
    Кайгылар гына күрми ир булмый...
    Кинәт Фәһимә төртелеп калды, ютәлләп алды һәм алдагы ике юлны тирән күкрәк тавышы белән дәвам итте:
    —Ничек кенә мактап җырласаң да,
    Чит-ят җирләр туган ил булмый...
    Җыр Фәһимәнең йөрәк түреннән моң булып та, сагыш авазы да, туган җирдән аерылу ачысы да булып яңгырады. Кызның җыры карт атаның күңелен нечкәртте, ул яшьләргә күрсәтми генә күз яшьләрен сөртеп алды, ул яшьләр горурлык яшьләре дә иде бугай: менә бит аның кызы нинди!
    Җырны ишетеп, Әгъзәм бик дулкынланды. Фәһимәнең егет алдында беренче мәртәбә җырлавы түгел, шулай да бу кадәр дә үзәк өзгеч итеп җырлаганы юк иде әле.
    Фәһимә җырлады да җырлады. Ат та, гүя җырны тыңлап, адымын акрынайтты. Тургай тынды, камышлар шаулаудан туктады.
    —Агыйделкәй буе гөлләр тулы,
    Гөлләрендә сөмбелләр тулы.
    Күлләрендә йөзә кыр казлары,
    Талларында былбыллар тулы...
    Фәһимә Әгъзәмнең җилкәсенә башын салып тынып калды. Карт дилбегәсен тарткалап атын куалады. Яшьләр шулай бер-берсенә елышып, тарантас белән бергә селкенеп тын гына бара бирделәр. Кояш каты кыздыра иде. Әгъзәм җилкәсендәге костюмын салып тезенә куйды, Фәһимәгә туры карап:
    —Җырла әле тагын, Фәһимә. Бәхет турында, безнең турыда җырла, минем өчен җырла,—диде.
    Кинәт Фәһимә Әгъзәмне кочаклап үбеп алды һәм тагын җырлап җибәрде:
    —Нигә, нигә синең шаян күзләр
    Күзләремә болай багалар?
    Нинди көчләр, сөйлә, нинди көчләр
    Керфек очларыңнан тамалар?...

    * * *
    Мин, Кояш, ничә гасырлар җир өстен күзәтеп, кешеләрне барлап, үсемлекләрне чәчәк аттырып, суларны җылытып, җир өстен яктыртып, моңарчы беркайчан да ул көнге кебек бәхетле парны күргәнемне хәтерләмим. Матурлар иде алар, йөзләре балкый, күзләре очкынлы, йөрәкләре дәртле сөю тулы.
    Ә Фәһимә ул көнне гүзәлләрнең гүзәле иде. ә ничек ул җырлады! Сайрар кошлар аны тын калып тыңлады. Аның тавышы саф чишмә чылтыравы, болындагы кыңгырау чәчәгенең чыңы кебек илаһи.
    Фәһимәнең икегә бүленеп үрелгән авыр толымнары, киң маңгаен бераз яба төшкән чәче аның түгәрәк йөзенә бик килешле. Өстендәге зәңгәр чәчәкле күлмәге гәүдәсенә җыйнак итеп сыланып тора, биле нечкә.
    Ул елмайганда коңгырт күзләре очкынлана. Мин ул көнне Фәһимәнең җырын үзем дә моңланып тыңладым. Ул бит туган йортыннан бу көнне мәңгегә аерыла, шуңа аның җыры аеруча моңлы иде. Дөресен әйтим, мин аны бераз кызгандым да. Юк, бу кызгану аны мескенгә санаудан түгел, аңа яңа бәхет, ак юл теләүдән аерылмады. Мин, Кояш, аңа моннан соң мәрхәмәтемне күбрәк салырмын, дип ант итәрдәй булдым. Тик мин үзем генә ни эшли алам coң?! Кайчак атналар буе җир йөзен кара болытлар каплап ала, мин Галәмнең иксез-чиксез киңлегендә салкын планеталар арасында, Җир-гүзәлемне күрүдән мәхрүм калам. Еш кына минем нурларымны, җылымны шәфкатьсез җилләр еракларга, әллә кайларга очырып алып китәләр, мин тагын чарасызлыктан газап чигәм. Мин, Кояш, җирдә кешене фәкать бәхетле итәргә телим, әмма миңа каршы көчләр дә зур куәткә ия. Фәһимәгә мин ак бәхет кенә телим. Ул шуңа лаек бала...






    ( Әхмәт Дусайлы редакциясендә )

    © Дибәҗә Каюмова




    ← назад   ↑ наверх