• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Илдус Кашфразыев

    Ненецка ник тәгәрмәч кирәк?

    (хикәя)

    Халык арасында таралган анекдотларның шактый саллы өлеше төрле милләт кешеләреннән көлүгә корылган. Мәсәлән, чукчаларның, янәсе, артта калган, надан халык булуы турындагы анекдотлар күп. Тик менә нинди дә булса милләт турында андый йөремсәк мәзәкләр буенча гына фикер йөртергә ашыкмагыз. Бу уңайдан, үзем күргән бер хәлне сөйлим әле.

    Себердәге Харампур тирәсендә эшләп йөргән чаклар. Дөрес, анда чукчалар белән түгел, тормыш рәвеше буенча аларга якын булган ненецлар дигән халык белән аралашырга туры килде.

    Тундрада шактый гына нефть скважналары булса да, ненецлар үз гореф-гадәтләрен саклап яши, , мотонартада (снегоход) түгел, боланнар җигелгән нартада йөри, үзләрендә булган товарны, “олы җир”дән килгәннәргә сата, үзенә кирәк товарларга заказ бирә. Килеп эшләүче нефтьчеләр, ненецларның кыеклап әйткән: “Болан итен күп ашаган “олы җир” кешесенә мөгез чыга”, дигәнен туры мәгънәдә аңлап, болан итен бик яратмыйлар, тундра сулыкларындагы төрле деликатес балыкларны гына алырга тырышалар иде. Югыйсә, хатының янында озын-озак вакытлар булмасаң, “баҗай”ларың барлыкка килә икәнен аңлатырга тырыша да бит җирле халык...

    Көннәрдән бер көнне, безнең эшне тикшереп кабул итәргә Мәскәүдән, үзен бик һавалы тотучы, “болан итен күп ашаган “олы җир кешесенә” мөгез чыгу”ның хорафат кына икәнен белүче килеп төште. Төшке аш вакытында, ашхәнә янына, балык сатарга ненецлар да килеп җитте. Мәскәү кунагының җирле экзотик товар алып кайтасы килде ахыры, балык сатучыларның өлкәнрәге янына килеп:

    - Миңа балык түгел, болан ите кирәк. Хакыннан тормыйм, - дип, шактый калын булган акча янчыгын чыгарып күрсәтте. Сатучы, тыныч кына:

    - Ит юк, менә муксун балыгы алыгыз, - дисә дә, үзләрен “төньяк халыклары буенча белгеч” дип исәпләүче кайберәүләр сөйләвенчә, имеш, берәр ялтыравык әйбер бирсәң, ненец җиккән боланын да чалып, эшкәртеп бирә, дигәнне ишеткәне булган мәскәүле, ненецка матурлап эшләнгән кесә телефонын тәкъдим итә башлады. Җирле сәүдәгәр, телефонга күз салып алуга:

    - Юк, бу телефон безгә бармый, тундрада челтәр юк, ә синеке керәчиннән эшләми,- диде дә, кунакның үз сүзеннән кире кайтмаслыгын аңлап, сатулаша башлады:

    - Ярар соң, бик нык болан ите ашыйсың килә икән, каршы килеп булмас, әйдә машинаңның ике көпчәген салдырып бирсәң, мин боланымны чалам...

    - Машина нарта түгел, тәгәрмәчләрдән башка йөри алмый. Аңлыйм, сез, тундрадан башканы күрмәгәннәргә моны белү кыен...

    - Их егеткәем, - дип авыр сулап куйды ненец. - Машинаның тәгәрмәчтән башка йөри алмаганын бик яхшы белгәнгә дә, синнән ике тәгәрмәч сорадым. Берне генә сорасам, запаскаңны бирерсең дип. Ә менә, шәһәрдә торсаң да, моторы булмаган нартага болан җигелмәсә, аның йөри алмавын беләсеңдер дигән идем. Юк икән шул...

    Гап-гади нәрсәне дә аңлый алмаган “олы кешегә” хәтере калган абориген, бар тундраны шаулатып көлгән халык яныннан узып, боланнарының башын сыйпый башлады...

    24.10.2015

    Илдус Кашфразыев
    рассказ на татарском языке.
  • Кашфразиев Юныс Абрар улы:
  • Кыска хикәяләр
  • «Нурулла бабай хикәясе»нең дәвамы (хикәя)
  • Имтихан (хикәя)
  • Корт чаккыры (хикәя)
  • Талант (хикәя)
  • Спортсменнар... (хикәя)
  • Аңлап бетермәгән (хикәя)
  • Вегетариан дип әйтерлек (хикәя)
  • Ненецка ник тәгәрмәч кирәк? (хикәя)
  • Сунар (хикәя)
  • Болытлар артында (хикәя)
  • Имтихан (хикәя)




  • ← назад   ↑ наверх