• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Илдус Кашфразыев

    Аңлап бетермәгән

    (хикәя)

    Закирне ничә ел йөргән кызы ташлады. Сәбәбен авыз эченнән генә нидер аңлатты да юкка чыкты. Кызның чиле-пешле сөйләменнән бары “минем бала табасым килә” дигәне генә аңлашылды. Сәбәбен уйлый-уйлый Закирнең башындагы тау битендә үскән кылган кебек сирәк чәчләре тагын да сирәгәйде. Талашу түгел, бер-берсенә авыр сүз дә әйтешкәннәре юк иде бит. Кемнәр яки нәрсә керде икән арага? Алай гына түгел, яшьтәшләре дә ничектер кырын карый кебек. Кызганалармы диимме соң...

    Уйлап-уйлап та очына чыга алмаган иде, күрше Хәлимә карчык ниндидер үлән төнәтмәсе күтәреп кереп, аның нидән файда бирүе турында сөйли башлагач кына, башына барып җитте.

    Авылдагы күпләр, сөт, ит ише азык-төлекне сатудан кергән табыш, аны җитештерүгә киткән чыгымны да каплый алмый башлагач, сыер асыраудан туктаса да, күрше Хәлимә карчык: “Җаным чыкса гына сыерсыз булам,”-дип үҗәтләнә-үҗәтләнә малкаен асрады... асырый. Сыер да җан иясе бит, хатын-кыз кебек, даими ир назы теләмәсә дә, елга бер тапкыр үгез белән кавышмаса, сөт тә, бозау кыяфәтенә кертеп ит тә бирми. Менә, Закир күршесендәге сыер да үгез сорый башлаган. Сыерлары да бармак белән генә санарлык авылда, каян аласың инде аны? Агрофермада ясалма орлыкландыру белән шөгелләнүче хатын да, бер атнага ял алып, каядыр китеп барган. Баре-бер мал арасында шөгелләнә, рәтен беләдер, дип, Хәлимә карчык, күршесендә яшәүче, авылда бердән-бер булган оешмада зооинженер булып эшләүче Закирга гөзер белән керә дә инде. Колхоз чорында, ясалма олыкландыручы берәр сәбәп белән урнында булмаса, зооинженерлар аларны рәхәтләнеп алыштыра алса да, хәзер, американнар үрнәгндә эшләргә тырышучы инвесторлар вактында, бу хәл, нигездә мөмкин түгел. Инстукциядә язылмаган. Шуңа күрә дә Закир аны:

    - Әби, минем вәкаләтем кечкенә.Кулымнан килмәс бу,- дип йомшак кына кире каккан иде. Хәлимә әби аны башкача аңлаган шул. Телевизордан төрле тапшырулар карап, шулар тәкъсирендә, күршекәе зоофил булса да, вәкәләткә аваздаш нәрсәсе бик кечкенә булганга, гөзерне үти алмый дип уйлаган. Хай, уйлап кына калса бер хәл иде, бар авыл халкына җиткергән. Бу зур яңалык булып, Нурфиягә дә килеп ирешкән.

    Ярар, яшьләр сөйләштеләр дә, аңлаштылар. Тик Закирнең кимчелекле булуы әле авылда күп сөйләнелде. Аеруча җәен су коенганда Закирның, үзенә төбәлгән игътибарлы карашларны күреп, җене чыкты. “Инвалид”лык ярлыгы Нурфия белән өйләнешеп, бер-бер артлы өч бала тапкач кына төшеп калды.

    07.08.2015

    Илдус Кашфразыев
    рассказ на татарском языке.
  • Кашфразиев Юныс Абрар улы:
  • Кыска хикәяләр
  • «Нурулла бабай хикәясе»нең дәвамы (хикәя)
  • Имтихан (хикәя)
  • Корт чаккыры (хикәя)
  • Талант (хикәя)
  • Спортсменнар... (хикәя)
  • Аңлап бетермәгән (хикәя)
  • Вегетариан дип әйтерлек (хикәя)
  • Ненецка ник тәгәрмәч кирәк? (хикәя)
  • Сунар (хикәя)
  • Болытлар артында (хикәя)
  • Имтихан (хикәя)




  • ← назад   ↑ наверх