• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Илдус Кашфразыев

    Талант

    (хикәя)

    Интернетны ачсаң да, газета-журнал карый башласаң да, бар җирдә ушлары китеп, җырчы-биюче, кино-парно актерлар турындагы язма... Алардан да югарырак, игтибарга лаегыракелар юк имеш...

    Бер авылда Нурфаяз исемле егет бар. Җиде баладан торган гаиләдәге бу малай, туганда башкалар кебек үк булса да, 5-6 яштән соң, үз-үзен тотышы үзгәрмичә, шул килеш кала бирде. Шуңа күрә, мәктәптә дә укымады, ярдәмче мәктәпкә дә бармады. Гаиләләрендә, бар эшне дэ эшли белүе белән аерылып торып, әнисенең беренче ярдәмчесе булды. Бала-чага, үсмерләр кебек үз сүзле түгел бит, шуңа да Нурфаязга барлык авыр эшләр туры килә. Эштән бигрәк, нәселләренә хас булганча, җырга оста, матур җырлый егет. Кешенең ушын алып, теләсә кем тавышына охшатып, аны кабатлый ала. Хәзергечә әйтсәк, породист инде.

    Шулай бер вакыт авылга Казаннан ниндидер зур түрә килергә, бар авыл кешесен клубка җыеп, халыкара хәлләр белән таныштырырга тиешлеге билгеле булды. Авыл советы рәисенә кат-кат, доклад алдыннан гимн җырланырга тиешлеген аңлатып җибәргәннәр. Күпме юлласалр да, авылда гимн яздырылган тәлинкә табылмады. Гонах шомлыгына каршы, тирә-якта бердән-бер булган, мәктәпнең кечерәк сондык кадәр “Днепр” магнетафоны да, районга ремонтка алып кителгән иде.

    Нишләсен сәвит рәйесе, М. Могамаев тавышы белән Нурфаязны җырлатырга карар кылды. Акыл дәрәҗәсе 5-6 яшлек баланыкы кебек кенэ булган 18 яшлек егетнең, җыр сүзләрен истә калдыру сәләте дә, шул яштәгеләрнеке кебек югары булып чыкты. Җырны ике баян ике гитара ярдәмендә аккомпанировать итәргә булдылар. Ләкин, тирә-якта “акылга сай” исеменә ия булган кешегә гимн кадәр гимынны җылауны ышанып тапшырырга ярый микән соң? Бу сорауга төгәл генә җавап таба алучы булмады. Шуңа күрә, төрле күңелсезлекләрдән саклану өчен, биш кешелек музыкаль төркемне сәхнәдәге пәрдә артында җырлатырга булдылар.

    Билгеләнгән көн килеп җитте. Халык кубка җыелды. Сәхнәдәге яшел постау җәелгән өстәл артына авыл активистлары һәм Казаннан килгән түрәдән торган торган президиум менеп кунаклады. Пәрдә артыннан беренче аккордлар иштелүгә, президиумдагылар тиз генә, залдагылар әкрен-әкрен торып басты, җыр тәмамлангач, доклад башланды. Нотыкның язылган өлешен тәмамлап, үзенең музыкал белемле булуы, колагының һәр нотаны тотып ала алуы белән мактанганнан соң, докладчы:

    -Авыл советы хезмәткәрләренең, аерым алганда иптәш авыл советы председателенең, гимнның сирәк яңгырашлы язмасын таба алуларын билгеләп үтәсем килә. Академический Ансамбль песни и пляски Советской Армии имени Александрованың мондый формада уйнавы үзе зур событие. М.Могамев башкаруындагы гимн душаны актарды. Запись чиста языган,-дип телен чарлый башлады. Клуб мөдире, худрук белән беблиотека мөдире, хат ташучыдан торган аккомпаниаторларны Александров оркестры, акылга тулы булмаган егетне М.Могамаев дип атауны ишеткән авыл халкы чыш-пыш килештерә, шыпыпрт кына көлештерә башлауны, үзенең музыкаль белеменә соклану итеп кабул иткән вәкил рәестән:

    -Нинди магнитофонда уйнаттыгыз?-дип сорап куйды. Бердән-бер белгән магнитофон маркасы “Днепр” булгач, рәес тагы ни дип җавап бирә ала инде? Әлбәттә, “Днепр” маркасын атады.

    -Яхшы, зур тырышлыгыгыз өчен, клубыгызны “Дайна” магнитофоны белән бүләклячәкбез,- дигән вәгъдә белән, клуб мөдирен сөендереп китте докладчы...

    Авыл шул... Клубларында дискотека уздыру өчен яңа магнитофон буласына сөенеп, тын гына булсалар яхшы булыр иде дә... Юк инде, кайсыдыр Казанга кадәр барып, гимнны ни ултара, ни пултара кеше башкаруы һәм шуның каршында бар авыл халкының үрә катып торуы турында җиткергән. Нәтиҗәдә, Авыл советы рәесе дә, кдуб мөдире дә алшынды. Нурфаязның әнисе, баласын тагы да андый урыннарга җибәрсә, азагы начар бетәчәге турында кисәтелде.

    Бүгенге сәхнә “йолдыз”ларына карыйм да, алар белән чагыштырганда берничә башка югары булган Нурфаязның сәхнәдә булмавына көрсенеп куям...

    06.10.2014

    Илдус Кашфразыев
    рассказ на татарском языке.
  • Кашфразиев Юныс Абрар улы:
  • Кыска хикәяләр
  • «Нурулла бабай хикәясе»нең дәвамы (хикәя)
  • Имтихан (хикәя)
  • Корт чаккыры (хикәя)
  • Талант (хикәя)
  • Спортсменнар... (хикәя)
  • Аңлап бетермәгән (хикәя)
  • Вегетариан дип әйтерлек (хикәя)
  • Ненецка ник тәгәрмәч кирәк? (хикәя)
  • Сунар (хикәя)
  • Болытлар артында (хикәя)
  • Имтихан (хикәя)




  • ← назад   ↑ наверх