Илдус Кашфразыев
Корт чаккыры
(хикәя)Барлык мәтбугат чаралары, радио-телевидение, атна дәвамында диярлек, ниндидер бик алама, тешләве авыр хәлгә дучар итеп, әгәр дә, ул тешләгәндә аракы-шәрап ише нәрсә капкан булсаң, тешләү нәтиҗәсе үлем белән тәмамлану мөмкинлеге булган бөҗәк барлыкка килү турында хәбәр таратты. Бу бөҗәкләр сулыкларга якын булган урман-куаклыкларда яши икән. Шәһәребез университетының бик билгеле биолог укытучысы, хәттә Чулман буена урнашкан безнең бакчачылык җәмгыятендә дә күргән имеш. Бездәй карт чыпчыкны мәкинәгә алдап булмый. Елганың иске агымы буена урнашкан, шул сәбәпле, төзелеш алып бару тыелмаган урындагы бакчаларыбызга җирле олигархларның, тиенгә төзеп, яхшы урында булганы өчен, берничә тапкыр зуррак хакка корылмалар сатучы төзүче ширкәтләрнең күзе кызуын күптәннән беләбез инде. Төрле янаулар, куркытулар белән, бакча урыннарыбызны саттырырга тырышулар да булмады түгел. Менә хәзер, тешләп үтерүче чебен имеш... Акчалары күп, мәтбугат чарасы, радио-телевидениены сатып алуның бер кыенлыгы да юк бит ул эшкуарларга.
Шундый уйларга бирелеп, бакчага килеп җитүемне дә сизми калганмын. Бакчам, бакчагынамы соң! Оҗмахның бер почмагы. Кул сузымында гына Иске Чулман, Койма артыннан ук юкә урманы башланып китә, ширкәттәшләр белән үзара салым җыеп, җил ярдәмендә су күтәрүче насос булганга суга кытлык юк. Шәһәрдән шактый ерак булганга, хатын сирәк килеп чыга. Атна арасында, хатыннан ял итеп, чит-ят хатыннар авыз итү мөмкинлеге дә бар. Җиләк вакыты булганга, пока эшкә урнаша алмыйча йөрүче кайнешне кичәгенәк шушында китереп куйган идем, күренми әле нишләптер.
Юк-бар эшләремне эшләштереп, өйгә керсәм... өстәлдә, юылмаган савыт-саба, төрле шешә-банкалар арасында, ятылаш эчелгән аракы шешәсе, идәрдә, авызыннан күбек килеп ятучы кайнеш. Бар симптомнар, теге бөҗәк тешләп, инде җан тәслим кылырга җыенучыныкы. Ашыгыч ярдәм чакырдым, чакыруын да, ләкин, бездәге ашыгыч ярдәмнең, күп чакта җиназага гына килеп җитүен белгәнгә, кайнешне машинага чыгарып салдым, мөмкин булган тизлектә шәһәргә элдердем. Олы юлга чыгуга, ГИБДД салагасы таягын болгап калды, аңа карап тормыйча, яныннан выжлап кына узып киткән идем дә, пост янында, юлга аркылы “керпе” салып куйганнар. Туктый-тукташка:
-Күрмисезме, салонда үлем хәледәге кеше ята, тизрәк больницага барып җитәргә кирәк,-дип әйтүемә карамастан, хәрәкәт сакчысы, яралы ташбакадан да акрынрак хәрәкәт белән салонга карап алды, ашкмыча гына:
-Кәкрәйгән бугай инде ул. Моннан бер чакырымда торган инспкеторга буйсынмаган, тизлекне арттырган, өзлексез юл сызыгын кискән өчен протокол төзибез,- дип, үз машинасына таба юнәлде. Кайнеш кыймылдап куймаса, тагы ярты сәгать протокол төзеп утырган булыр иде дә, инде үлгән дип исәпләгән кешесенең, тере булуын күрү, бу малайда бераз михрбанлылык тойгысы уятты.
-Абзый, мин сезне машинагыз белән җибәрә алмыйм. Юл кагыйдәсен бозуыгыз, камераларга төшерелгән. Чистай юлындагы аварияда, машина йөртүченең куркынычсызлык каешын эләктермәгән булуын күргә карамастан, штраф салмаган ГИБДД инпекторы гаепле булып калды бит. Бездән кеше исән калуын түгел, кагыйдә үтәлүен тәлап итәләр. Хәзер берәр машина туктатам да, шуның белән авыруны алып китәрсез, машинагызны алырга килгәч, протокол төзербез,-дип, бер иномарканы туктатты.
Руль артындагы, эәп-зәнгәр күзле, ак чәчле, фәрештәнең үзе кебек чибәр кыз, испкеторның соравына, көзгегә карап, үзенең матурлыгына соклануыннан аерылмыйча гына:
-Утырсыннар,- диюгә, кайнешне арткы урындыкка салып, үзем фәрештә янындагы утыргычка кереп утырдым. Кызкаем, юлга караганда, үз йөзен күрсәтүгә борып куелган көзгегә карый-карый, Фирдәвес Кәбировка караганда да тизрәк җилдерә башлады.
-Матурым, өч мәет була бит хәзр, әзрәк юлга кара инде,- диюемә, артка борлып карады да, авызыннан күбек килеп ятучы кайнешне күреп... аңыннан язды. Ярый рульне тотып кала алдым да, машина автомат коробкалы булды. Юлдан төшеп, куак арасында гына тукталсак та, имгәнү-мазар булмады. Ничек кирәк алай, машинадан чыгып, юлга күтәрелүемә, мигалкаларын яндырып, сириналарын үкертә-үкертә бакчаларга таба ашыгыч медицина ярдәме машинасы узып китте. Кулларымны болгап, күпме генә басып торсам да, ялгышып та берсе дә туктамый. Бер үземә, ике авыру бит. Юл буена алып чыксам, авыруларны күреп туктамаслармы ичмасам, дигән уй белән, куак арасына кереп, теге фәрештәне алып чыгарга маташканда кемдер сыртыма ни беләндер терәп:
-Ирен үтердеп, хатынын көчләргә будыңмы,- дигәч, чак кына тәһарэтемне югалтмадым. Борлып карыйм дигәндә, чигәмә сугуга, уштан язганмын, ни булганын хәтерләмим.
Аңыма килгәндә, больница палатасында идем. Хатыным-күгәрченем янымда утыра. Баксаң, кайнешне бер нинди дә корт та чакмаган, бөҗәк тэ тешләмәгән икән. Алдагы көндә, хатыным-күз нурым, иссез-төссез үтә-күренмәле кул юу перепараты алып, бакчага илтеп куйган булган. Кайнеш, шушындый кызу көнне, борныннан гына ярты шешә аракыны каплап куйган да, су дип белеп кул юу өчен алынган, шул сыек сабын белән бастырыклаган. Күрәсең, сабын белән аракы, яхшы ук башына киткәнгә, йокыга талган, ә сабын, күбекләнеп авыздан чыга башлаган. Ә минем чигәгә утыртуга килгәндә, полициянең махсус отряды, кемдер биргән сигнал буенча, урманда, куак арасында мәхәббәт белән шөгелләнүчеләргә хөҗүм итеп, машиналарын куарга җыенучыга ауга чыккан булганнар икән.
19.07.2014
рассказ на татарском языке.
- © Кашфразыев И.А., 2014-2017 г.г.
© Материалы для публикации предоставлены автором.
© Опубликовано: 24.10.2014
← назад ↑ наверх