• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Илдус Кашфразыев

    Имтихан

    (хикәя)

    Институттан, укуларны бүлеп, калхозга, язгы кыр эшләренә җибәрделәр. Совет чроырнда укып калганнар хәтерлидер әле, студентларның механикалаштырылган отряды, кыскача СМО, студент төзелеш отряды, кыскача СТО дигән нәрсәләре. Менә шул СМО булып, апрель азакларында авыл хуҗалыгын күтәрергә киттек. Тиз-тиз генә зачетларны тапшырып бетерсәк тә, ике имтиханны шуннан кайткач тапшырырга, геодезия буенча практик күнегүләрне, укытучыларыбыз эш урнына килеп, басу-кырда уздырырга тиеш булып чыкты.

    Шәһәрдән соң авыл иркенә ни җитә соң! Ике-өч көннән, үзебезнең студентлар икәнлек гел онтылды. Төнге сменада булмаганнарыбыз, кичке уеннарга чыгып, авылдагы яшләр белән аралашып, авыл халкына әйләнеп беттек диярлек. Иртә белән эшкә барасы бар дип, иртә ятып йоклаганнарга да тынычлап йоклау насыйп булмый иде. Төнлә белән, соңырак кайтучылар, керпе тотып керәләр дә, йокы чүлмәкләренең юрган астына салып куялар. Йомгак кебек йомарланган керпе, бераздан, тынычлык тоеп хәрәкәтләнә башлый. Төшендә кызлар күреп ятучы егетнең кочагына керпе килеп кергәч ни буласын күз алдына китерә аласыздыр инде. Кая анда йоклау... Китә көлеш, үртәш, керпене кем салганын ачыклаш. Иртә белән басуга.

    Шулай берәр атна яшәгәннән соң, геодезия укытучыбыз килде. Исәбе, иксчез-чиксез колхоз басуларында, тапографик күзәтү үткәреп, бездән чын геодезистлар ясау инде моның. Беренче ике көндә, барыбызны бергә җыярга тырышып караса да, барып чыкмады. Язның бер көне ел туйдыра диләр бит. Менә без дә, тәүлек дәвамында, берләребез көндез, икенчеләребез төнлә белән кырда идек. Группаларга бүленеп, аерым-аерым күнегү үтә башладык. Эш файдалы да, аңга ныгырак сеңеп калсын өчен, күнегүләр вакытында, көнлек эшкәртелгән басу мәйданын да санау максаты белән, көндезге сменада җилкуар кушаматы алган егетебез тырмалый торган басу кырына чыгып приборларны көйләп куйдык. Башта укытучыбыз күзәтте дә, прибор янына мине чакырды. Теодолит окулярын линейка тотучыга таба борганда, басу буйлап чабучы күренгән кебек тоелды. Приборны шуңа таба борып, ачыклагыч тоткасын боргаласам, җилкар кулына чүкеч тоткан да куян артыннан чаба, тактор, йөртүчедән башка гына, туп-туры биек, текә ярга таба бара. Белмим, җир тырмалаучы агрегатка кадәр булган 400÷500 метр араны ул чакта мин узган тизлектә, берәрсе спорт ярышлары вакытында булса да, уза алдымы икән. Кыскасы, такторны, ярдан төшеп китәргә 7÷8 метр кала туктатып өлгердем... Шушы хәлдән соң, ике атна дәвамында безне өйрәтмәкче булып килгән укытучыбыз, барыбызның да хисап китапчыгыбызга (зачетная книга), күнегүләрне яхшы һәм бик яхшы нәтиҗәләр белән үтүебез турында язып, тиз генә Казанга кайтып китте. Күрәсең, бер-бер хәл килеп чыкса, җавап бирергә туры киләчәгеннән курку, безне яхшы геодезист итәргә теләүдән көчлерәк булгандыр.

    Язгы кыр эшләрен тәмамлап кабат институт скамиясенә утырганда, кыш буе җыйган белемнәр, басу-кырларда алынган хис-тойгылар астында, бик тирәндә калган иде инде. Берәр атна дәвамында, шул белемнәрне өскә чыгармакчы булып маташтылар да, имтихан көнен билгеләделәр. Электротехникадан имтиханны ничек бирүемне анык кына хәтерләмим. Әти электрик булу сәбәпле, ул фән әллә ни авырлыклар тудырмаган күрәсең. Ә менә, гомуми физикадан бирегән имтихан һич кенә дә онтылмый.

    Ялкаулык көчле булу сәбәпле, конспектлар язылмаган, шпаргалка язарга ирендерә. Шуңа күрә, үзем белеп бетермәгән сорау эләксә, караштырырга дип, кирпич калынлыгы китапның үзен алырга булдым. Арт яклап чабар каешына кыстырып, костюм киеп алгач, әллә ни сизелми дә кабек. Дүрт-биш кешедән сорап карадым, сизмиләр. Имтиханга кереп, сораулар язылган билетны алдым, номерын укытучыга әйттем.

    -Егеткәем, китабыгызны бирегез,-димәсенме, шул вакыт доцентыбыз. “Аллаһының каһәре суккан грек. Ничек сизде икән каешка кыстырган китапны,”-дип уйлый-уйлый, кирпич калынлыгы гомуми физика китабын өстәлгә чыгарып куйдым...

    -Миңа бу китап түгел, хисап китапчыгы кирәк,-дигәндә, җир ярылса, валлахи шунда төшеп китә идем.

    Билеттагы сораулар катлаулы булып чыкмады, исән-имин генә җавапладым да, китапларымны алып чыгарга җыена башладым.

    -Егетем, син бу калын китапны миңа бирмичә, әзелрек вакытында, кирәкле җавапларны шуннан табып күчерсәң, хәзер миңа оештырып сөйләгән кебек җавап бирә алган булыр идеңме икән. Бик шикләнәм. Китабың өстәлдә калганга сөен. Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы. Китаптан күчерсәң озын булыр, җавабың дүртлегә генә тартыр иде,-дип, бар гомеремдә онтылмаслык сабак бирде, грек укытучым.

    06.05.14

    Илдус Кашфразыев
    рассказ на татарском языке.
  • Кашфразиев Юныс Абрар улы:
  • Кыска хикәяләр
  • «Нурулла бабай хикәясе»нең дәвамы (хикәя)
  • Имтихан (хикәя)
  • Корт чаккыры (хикәя)
  • Талант (хикәя)
  • Спортсменнар... (хикәя)
  • Аңлап бетермәгән (хикәя)
  • Вегетариан дип әйтерлек (хикәя)
  • Ненецка ник тәгәрмәч кирәк? (хикәя)
  • Сунар (хикәя)
  • Болытлар артында (хикәя)
  • Имтихан (хикәя)




  • ← назад   ↑ наверх