• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Илдус Кашфразыев

    «Нурулла бабай хикәясе»нең дәвамы

    (хикәя)

    Абзыкайның безнең арадан китүенә дә 4 айдан артык вакыт узган... Китәренә берничә көн кала, «Нурулла бабай хикәясе»нә дәвам язган булган икән. Үзем язганын аңа укырга җибәргән идем. Хикәягә прототип булган кешенең миңа да, абзыкайга да билгеле булуы берәүдә дә шик тудырмый торгандыр дип уйлыйм.


    «Нурулла бабай хикәясе»нең дәвамы.


    Юк,энекәш, армияга мине сугышка чаклы ук алдылар.... 38 елда, Әйе,38 дэ. Кавалерияга эләктем мин.. Атка атланып йөри белэм дип уйлый идем мин үземне, авыл малае бит инде! Соңыннан аңладым, менэ көтүче Гәлләм атта йөри белгәндер... Аның ат сыртында киндер капчык, кайда инде ул вакытта авылда седло, бер кулында ике колачлы чыбыркы, икенчесендэ каткан арыш ипие кисэге. Гел шуны кимереп йөри иде, мэрхүм, егерменче елгы ачлыктан калган гәдәте дип сөйләделәр. Ә менә аты, ул кайда теләсә шул якка бара иде. Безне дә атны шулай йөртергә өйрәттеләр. Һем, тагын агач атка атланырып кылычны дөрес болгарга өйрәттеләр әле. Нигэ дип, син улым, уйлап кара, ул агач атларга һәр атна диярлек яңа баш куялар иде! Хәттә үтмәс кылыч белэн дэ атна эчендә ат башының яртысын каезлап ташлый идек. Ат башына кылыч белән тигәнгә бәдрәф чистартырга туры килэ иде инде, я төне буе яңа казарма очен фундамент чокыры казырга... Соңыннан гына чын ака утыртып кулга агач кылыч бирделәр. Өчме дүрме ат иде ул баштагы атлар. Менә синең телевизорда күргәнең бармы американнар сикергәләүче атка утырып ярышалар? Вәт-вәт радиу! Менә аларның атлары безнең атларның үшән биядән туган колыннары. Шул агач кылыч белән ялгыш аларның колагына, ходай бирмәсен, яки башынарак тисәң... Нурулла абзый бу урында никтер тукталып калды, курэсең уйлары аны ерак 38 елга алып киттелэр. Ни өчендер каравата сөяп куйган агач аягына озак кына карап куйды да, эһелдәп өстәп куйды: “Ґаҗәп, ни эшләптер агач аякка мин 45 енче елда гына хуҗа булдым.”

    Аңнаттылар безгэ, кавалерия очен хәзерләнгән атлар бик кыйбат торалар икән, ә колагына кылыч тигән атларны бракават итәләр. Ярамыйлар алар башка бу хезмәткә. Ә... тагын безне морда-лица ясарга өйрәттеләр. Ягни мәсәлән – куркыныч чырай була инде ул. Дошман синең чырайны күреп үк атыннан егылып төшсен, янәсе. Безнең арада бер елмаеш йөзле егет бар иде, хәтерем ялгышмаса, Вася иде бугай. Менә аны капитан агач атка атландырып кәпме интектерде морда-лица ясаттырып. Без ни Васяга торле киңәш бирабез, тэмэке тартабыз, я махра, бик яхшы булса Беламорканал. Ә капитан Казбек тарта иде, әле нинди Казбек! Ленинград фабрикасыныкы. Безнеә кырыйга якынлашуга, берэрсе шырпы сызп “кабызыгыз иптәш капитан” дие, Капитан уйланмыйчы да папиросын авызына тыга, тик Васяның йөзен күру белән, папирусын ыргыта да, кире китэ, ә безгә тәмле тәмәке! Чыкмады Васядан кавалерист, пехотага ездовой итеп җибәрделәр... Хәер, без дә кавалерист булмадык, расформироватладылар безне. Мине пграничник итеп көнчыгышка җибәрделр, Амур егасы башланган җиргә, әйе, әйе, шул ике елга кушылган җирдә. Ул вакытта кытай җирендэ җапуннар хуҗа иде инде. Безнең яктан заства гына, ә кытай ягында бер бәләкәй генә шәһәр.

    Хезмәт кайда да хезмәт инде ул... Чик хезмәте кызыграк, кемне булса да эзләргә кирәк, булдыра алсаң тотарга. Бер тапкыр шундай кызык хәл булып чыкты... утрабыз икәү секретта, ә сукмак аркылы бер кытай хатыны безнең яка кереп китте. Шундый кара толымлы... Яшь чак, соңгы тапкыр хатын-кызларны якында күргәнгә ике елдан артык.. Бик тиз тоттык ул чик бозучы хатынны. Шунда ук чишендрә дә башладык. Күрәсең, безнең теләкләр аңа бик ошамады, кычкыра башлады “Яон, яон”.. Без кытайча белмибез, авызына чүпрәк тыктк та, эшебезне дәвам итәбез... Менэ, кытайларны вак халык диләр, без тотканы да артык эре түгел иде. Тик менә аныкы шикелле ЯОНны миңа Казанда ирләр мунчасында да күрергә насыйп булмады... Кһе-кһе-кһе. Чик бозучыны заставага тапшырырга туры килде.

    “Яон”ның нәрсә икәне минем башка да барып җиткәч..

    Кырыгынчы еллар башы иде бугай... Заставага яңа начальник килде. Фамилясе үзенең вазифасына туры килеп тору сәбәпле, бик яхшы истә калган: капитан Заставин. Менә ул безне сугыш гыйлеменә өйрәтте дә инде. Заставадан ерак түгел, өстенә менгәндә, япон гаскәре биләмәләре күрнеп торган бик матур сопка бар иде. Беренче эш итеп, иртә белән, шул сопка түбәсенә йөгереп менүне оештырды. Әле шуңа, япон хәрбиләре шөгелләнгән иртәнге күнегүләрне дә өстәде. Беренче көннәрдә, тауның яртысына җиткәндә, хәлебез бетеп, әлсерәгәч, чикнең теге ягыннан безгә карата төрле бик үк матур булмаган ишәрәләр күрсәтелсә, берәр айдан, ул ишәрәләрне үзләренә үк кайтара башладык. Комадирыбыз :

    -Кем тау башына беренче булып менеп җитә, шул җиңүче,-дип, бик еш кабатлый иде.

    Озак вакытлар сусыз тору серләренә дә капитан Заставин өйрәтте. Тел астына маузер потроны салсаң, авыз кипми, сулы фляжкага кул сузылмый... Солдат исән калсын, алга таба сугыша алсын өчен, окопның мөһимлеген миебезгә сеңдерде.

    -Яткан кешене генә саклый ала торган окоп-капкачы булмаган табут ул,-дип, аны тирән итеп казырга кирәклеген кабатлавы, көнбатыш фронтта чакта хаклыгын әллә ничә тапкыр дәлилләде. Менә бүген, сезнең белән гәп корып утыра алуым белән дә шуңа бурычлымындыр әле. Минем кавалерист булуымны, акоп казырга өйрәткәндә, тулысынча файдаланды: кулыма сыек чыбык тотып, окоплар буенча йөгрә, сайрак окопта ятучыларның аркасына, кылыч белән суккан кебек, сыек чыбык белән сыдыра идем.

    Шаянлык өчен хекем ителүче чик сакчылары да булмады түгел... Шулай, бер вакытны, кичкә таба безгә катер килде. Полубасында, ни өчендер, брезент белән ябылган бүрәнәләр бар иде. Бер чик сакчысы, тиз генә катерга керде дә, брезент кырын ачып, бүрәнәне Кытай ягына бора башлады. Ерактан караганда, гел тупны ату өчен көйләгән кебек. Кытай шәһәрендә паника башланды... Бу хәлнең 1941 ел августында булуын исәпкә алсак, шаянлык дип кенә атап була микән...

    1942нче елның җәй башында, заставалардагы сержант һәм старшиналарны аерым төркемнәргә җыя башладылар. Мин инде ул чакта, җиде класс белемгә ия, өлкән сержант дәрәҗәсендә идем. Җиде класс белем, ул чакларда, яхшы белем инде. Русчам да яхшы. Хәттә яхшы гына түгел, бер нинди акцентсыз сөйләшәм. Белем, уку турында сүз чыккаач, чак кына читкә китми кала алмыйм! Никтер, большевиклар, инкыйлпака кадәр тоташ белемсезлек булган дияргә яраталар. Бабайлар әйтүенә караганда, безнең авылга нигез салганда, беренче эш итеп, мәдерәсә төзегәннәр. Авылдагы барлык ир-атлар да укый-яза белгән. Укый-яза гына түгел, математика, физика, география ише фәннәрдә дә яхшы ук уңышлары булган. Менә минем бабыкай, урыс, фарсы гарәп телләрендә яхшы аралаша иде. Бу белемнәр, патша хәкимияте тарафыннан, шәкертләргә дөньяви белем бирүче мөгәллимнәрне каторгага җибәрү булуга карамастан бирелгән. Димәк, халык үз мөгәллимнәрен охранкага сатмаган.

    Баштагы сүзләремә кайтам. Менә шулай, безне җыеп, Грозый шәһәренә, кече комондирлар әзерли торган уку йортына җибәрделәр. Озак бардык. Өч ай чамасы булды бугай. Ашһабат, Баку аркылы. Юлда дингезчеләр белән бераз элгәләшеп алдык. Алар ерак көнчыгыштан киләләр иде. Дингечеләр кызу канлы халык. Ниндидер полустанкада составлар рәттән тукталды. Менә шунда алар:

    -Полундра! Тукма пехотаны,- дип, безгә ташланды. Күрсәттек үзләренә, чик сакчысы пехотадан ни белән аерылуын. Безнең белән элгәләшергә башка теләкләре калмады.

    Менә шулай... Безне поездан турыдан-туры Сальский даларына, фронтны өзгән немец танкларын туктатырга җибәрделәр. Чик буе гаскәрендә үк безне яхшы, тулы комплектта коралландырган иделәр. Барыбызда да карабиннар, берничә сугышчан комплект потроннар. Гранаталар гына пехотага кршы. Ярый, һәр беребезгә “молотов коктейлы” булган шешәләр бирделәр. Без, алты йөз кеше, иксез-чиксез дала һәм тузанлы юл. Шушында оборона тотарга... Җир казый башладык. Немецның кайчан киләсе билгеле түгел. Ун минуттанмы, я булмаса, берәр тәүлектән соңмы. Мондый чакта, башта ятып торырлык окоп, соңыннан аны тирәнәйтә башлыйсың. Заставин киңәшләре һаман исемдә. Башкалар хәл җыярга туктаганда да казуымны дәвам итәм. Шул вакыт, дошман танклары килеп чыкты. Пехотаны тиз туктаттык, танкларны да шөкер генә яндырдык... Пехотага ату белән мавыгыбрак киткәнмен. Күз кырым белән генә, миңа таба зур бер нәрсә килүен күреп, окопка чумдым. Дөбер-шатыр килеп, минем өстән узып китте. Кулга шешә тотып күтәрелгәндә, танк күрше окоп өстендә иде инде. Аңа кадәр, кешенең кабарткан шар кебек шартлавын белми идем. Шешәне ничек ыргытуымны хәтерләмим, каты шартлау тавышыннан аңымны югалтканмын. Соңыннан, шешәнең хәттә таныкка тиюен дә белдем. Бер атнадан, алтмыш өч кеше сугыштан чыктык. Кече командирлыкка уку турында сүз дә булмады. Уку йорты Бакуга күчкән диделәр. Безне төрле частларга тараттылар.

    Сугышта Рокоссовский һәм Жуковны да якыннан күрергә насыйп булды. Кырык дүртнең җендә, без резировта торган, гаскәрләр һөҗүмдә чакта күрдем, Рокоссовскийны. Каршыда ике чакырымлап түбән төшкән, аннан шул чама югары күтәрелгән үзәнлек. Безнекеләр каршы яктагы авылны шурмалый. Менә шунда, миннән ерк түгел генә КВ-2 танкы тукталды да, башнясыннан дингез бинокле тоткан Рокоссовский күтәрелде. Ерак та түгел катюша девизоны залп бирергә әзерләнә. Командарм шундый кәнәгать чырай белән каршы якны күзәтә. Девизон әзерләнеп бетте дә, залп бирде... Сәбәбе ни булгандыр, анысы миңа билгеле түгел, ләкин, катюша снарядланының барысы да безнең, атакага баручы солдатлар өсенә барып төште. Рокоссовскийның:

    -Расстрлять козла,- диюен ачык ишеттем. Башняга төшеп, шапылдатып люкны япты да, китеп бардылар. Немецларның шаянлы чиктән ашкан иде. Шул көнне үк, самалеттан, катюша дивизоны командерына дип, тимер тәре салынган посылканы безнең территориягә ыргыттылар.

    Жуковны көзен, Польша терреториясендә күрдем. Бер таучык артына поскан берничә немец “пантера”сы безнең алга баруны туктатты. Алар безгә күренми. Безнең танклар, алар артыннан без, бераз гына ачык җиргә чыгуыбыз була, тегеләр башняларын кына күрсәтә дә, пух-пух... безнең танклар юк. Пехота ике катлы йорт артында, хәл җыеп утырабыз, танклар атышалар. Шул вакыт, җиңел машинада алгы сызыкка Жуков үзе килеп чыкмасынмы. Ул машинадан чыгуга, майор, дакладовать итү өчен каршысына йөгерде. Командарм, аны тыңлап та тормыйча:

    -Ник һөҗүмдә түел? Әйдә алга,- дип кычра башлады. Майор, бу очракта, Т-34 танкларының бер ни эшли алмауларын аңлатмакчы булып караса да, Жуков таягы белән (ул таякка таянып йөри иде) алга төртеп кенә күрсәтте. Танкистлар, танкларга утырып, һөҗүмгә күчсәләр дә, биш минуттан соң барысы да, кыр уртасында яналар иде. Жуков җиргә төкерде дә, машинасына утырып китеп барды. Берәр сәгатьтән, авиация белән ИС танклары килде һәм без алга киттек.

    Сугыша иң куркынычы, туплар атуы. Хәтердә берничә очрак уелып калган. Беренчесе Белоруссиядә. Штабка хәбәр белән җибәрделәр. Ачык кыр, бер генә качардай урын да күренми. Чабам, ятам, тагы торып чабам. Тирә-яктан снарядлар оча. Бер заман карыйм, снаряд туп-туры миңа таба оча. Нишлисең, яттым. Снаряд миннән 4-5 м чамасы гына ераклыкка төште. Улем икәне ап-ачык инде. Шартлау юк. Берәр секунд узгандыр, снаряд төшкән урында җир калтырап куйды, күбекләр өскә калыкты. Сазлыклык булу сәбәпле, ядрә тирәнгә киткән икән...

    Икенче тапкырында да, ачык җирдә, көчле снаряд янгыры астына эләктем. Җирдә ятканда, мине янга гына, ат атбасы тәгәрмәче килеп төште. Аллага шөкер, минем өскә түгел. Снарятлар янгыры туктаганчы, шул тәгәрмәчне башка кимәкче булып маташтым. Күз алдына китереп карагыз, тәгәрмәчнең күчәр тишеге дә, минем 59ынчы баш. Пилотка дегеткә батып беткән иде. Туплар атудан туктагач кына, үземнең ни белән шөгелләнәнне аңладым.

    Өченче очрак, гел дә куркынычлы ... Ниндидер бер авылны алганнан соң, немецлар планлы рәвештә гаубицалардан ата башладылар. Әллә инде снарярлары брак булды, әллә инде, хәйләкәрлекләре... Снарядлар төшә, ләкин шартламый. Ярты сәгаттән, бу атуларга берәү дә игтибар итми башлады. Солдатлар, төркем-төркем булып җыелдылар. Менә шул төркемнәрнең берсенә снаряд килеп төште дә, иллеләп кешедән йомычка кебек кисәкләр генә калды. Шуннан соң, ату да тукталды.

    ... Нурулла абзый авыр сулап куйды:

    -Барысына да түзеп була, Аллаһым сугыштан гына сакласын. Менә бит, күпме кеше үлде, күпме корбан. Уйлап карасаң, шул ук Гансның миндә, минем анда ни ачуыбыз бар инде? Бер-беребезне белмәгән, күрмәгән килеш, ник үтерешергә? Башымда илле тугызлы бүрек йөрсәм дә, гасырга якын гомер яшәсәм дә аңлый алмыйм.


    Кашфразиев Юныс Абрар улы.


    Револютсия вакытында һәм егерменче елгы бол”шевиклар тарафыннан килеп чыгарылган ачлык вакытында вафат булган 4млнга якын татарлар истәлегенә багышлап.


    Өч комиссар керде авылга
    Галим байны атып киттеләр
    Кем ул миңа
    Кода түгел,
    Дус та түгел
    Татар инде,
    Алар күп кенә.
    Өч комиссар керде авылга
    Муллабызны атып киттеләр
    Кем ул миңа
    Кода түгел,
    Дус та түгел
    Татар инде,
    Алар күп кенә.
    Өч комиссар керде авылга
    Сәнкчеләрне төяп киттеләр
    Кемнәр алар?
    Кода түгел,
    Бер икесе дуслар иде..
    Татар инде,
    Алар күп кенә.
    Өч комиссар керде авылга
    Бар икмәкне җыеп киттеләр...
    Малаем үлде ачтан,
    Үлде хатын
    Үле кызларым
    Я иртәгә үзем үлэрмен.
    Кем соң сезгэ мин?
    Кода түгел,
    Дус та түгел
    Татар инде,
    Алар күп кенә.

    Кашфразиев Юныс Абрар улы.

    Илдус Кашфразыев
    рассказ на татарском языке.
  • Кашфразиев Юныс Абрар улы:
  • Кыска хикәяләр
  • «Нурулла бабай хикәясе»нең дәвамы (хикәя)
  • Имтихан (хикәя)
  • Корт чаккыры (хикәя)
  • Талант (хикәя)
  • Спортсменнар... (хикәя)
  • Аңлап бетермәгән (хикәя)
  • Вегетариан дип әйтерлек (хикәя)
  • Ненецка ник тәгәрмәч кирәк? (хикәя)
  • Сунар (хикәя)
  • Болытлар артында (хикәя)
  • Имтихан (хикәя)




  • ← назад   ↑ наверх