• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Илдус Кашфразыев

    Болытлар артында

    (хикәя)

    Юл йөргәндә, “вакыт үтерү” өчен иң уңайлы урын ашхәнә инде ул... Ашасаң ашыйсың, ашамасаң бер-ике стакан сөтле чәй аласың да, үз поздыңа чират җиткәнне көтеп, тәрәзәдән тыз-быз чабучыларны күзәтеп утырасың тыныч кына. Менә без дә, бичәм белән, үз поездыбыз кигәнгә кадәр булган өч сәгать вакытны шулай “үтерергә” булдык. Капкалап алу өчен офциант заказ алып китүгә:

    -Ай, җан кисәгем, син түгелме соң бу? Ничә еллар узды, бер дә үзгәрмәгәнсең,-дип гөрли-гөрли бер хатын –кыз кәмәше бичә янына килә башлады. Минекенең кыяфәтендә, бик игтибар белән караса да, мөрәҗәгать итүчене таный алмавы, исенэ төшерәлмәве ярлып ята иде... Шулай да, танышлыкка дәгъвә белдерүчене кыен хәлдә калдырмас өчен, урныннан торып, күршү өчен кулын сузды. Инде күршәбез дигәндә генә:

    -Хәчия, син бит бу!!!-дип кочаклап ук алды...

    -Кара әле, безнең очрашмаганга ничә ел?

    -Ничә дип, Төмәнгә бергә килдек тә, шунда айрылыштык инде...

    Ике классташ, өстәл янына кара-каршы урнашты, офциантны чакырып, Хәчиягә дә төшке аш китергә кушты да, истәлек сандыгын актара башлады...

    -Яштән үк врач булам ди идем бит. Менә, Төмәнгә килүгә медицина институтына укырга кердем, укып бетергәч, төньякта, ашыгыч медицина ярдәме авиациясендә эшли башладым. Тайгадагы мунчаларында кайнар суга пешкән берәүгә ярдәм күрсәтергә баргач, татар икәнен белдем дә, озакка сузмыйча гына шуңа кияүгә чыктым. Хәзер Татарстанда яшибез. Син үзең стюардесса булам дип, Рощино аэропортына җыенган идең бит, ничек, барып чыктымы?

    - Рощинода булмады. Аннан, стюардесаларны аэрапорт түгел, авиокомпания эшкә ала икән. Хәтереңдәме, ул елны “Иртышавиатранс” ширкәте очучысы Ричап, исрек килеш, тундра уртасындагы бердән-бер каенга вертолет белән бәрлгәнгә ширкәтне юкка чыгарган иделәр. Менә шул, кыяфәтемнән үк себер татары булуым күрнеп торганга, эшкә урнаша алмадым... Нишләргә, кайда барырга белми торганда, янымнан узып баручы, күрәсең безнең кадрлар бүлегендә сөйләшкәнне ишеткән стюардеса:

    -Сеңлем, Кольцово аэрпротында «Уральские авиалинии» дигән ширкәт бар, шунда барып кара. Алар Кория, Кытай, Вьтнамга да очалар. Сездә шул як кыяфәте, бәлки эшкә алырлар,-дип киңәш бирде.

    Моңа кадәр саладан чыгып, Тубыл торасыннан ары барганым булмса да, самолетларда очасым, шунда эшлисе килүем, куркуларымны җиңде, Екатеринбургка киттем, «Уральские авиалинии»ны да таптым. Озын-озак медицина комессиясе узып, дүрт айлык курсларга укырга кердем.

    Тулы канлы беренче очышым, Екатеринбург-Хабарвск булды. Хабаровскийга барганда, практика узгандагыдан әллә ни аерма булмаса да, Екатеринбургка кайтканда, хәзер көлеп кенә исә алсам да, ул чакта шактый гына борчылуларга сәбәп булган хәлләргә юлыктым...

    Иркутский торасында ягулык өстәргә тиеш идек. Ярты юлны узуга бер пассажирканың тулгагы башланды. Беренче стюардесалар өчен медицина буенча белем тәлап ителгән булса да, хәзер андый тәлап юк. Калган ике коллегам, миннән күпкә өлкәнерәк булсалар да, тулгаклы хатын янына мине җибәрделәр. Шул, кулдан килгәнчә юаткан булып, аның яныдагы пассажирларны башка урынга күчердем. Иркутский урнына, безне экстренно Братскийга кабул иттеләр. Самолётны гадәти парковка урнына, ниндидер тупикка куйдылар... Иллюминатар артында гел ватык җимерек вертолет-самолётлар, шулар янында ук ашыгыч ярдәм машинасы тора... Ни хикмәт, җиргә төшүгә, хатынкайның тулгагы бетте... Йөгереп килеп кергән ашыгыч ярдәм врачларына да, экипажга да, соңырак, безнең белән пассажирка арасында килеп чыккан бәхәсне чишү өчен килгән аэрапорт чиновникларына да аврлы хатын, очкычтан чыкмаячагы - Екатеренбургка кадәр очачагын, бәбине өендә табачагын белдерде...

    Братсийдан күтәрелеп, тиешле биеклек җыйгач, безнең янга, чәй эчәргә бортинженер чыкты.

    -Карагыз әле, Братскийда нинди ватык вертолет-самолётлар иде ул?- дип сорамыйча булдыра алмадым.

    -Ә, алармы? Утырганда сизгәнсездер бит, күтәрелү-төшү поласасы начарлыгын. Калган хезмәтләр дә шул чама гына анда. Шуңа күрә аварияләр күп, менә шул аварияләрдән калган очу аппаратлары инде ул,- дигән җавап, сайлаган профиссиямнең дөрес булу-булмавына шик уятты...

    Сәгать ярым-ике сәгать очуга, салондагы хатынкайның тагы тулгагы башланды. Үч иткән кебек, салонда бер генә врач та юк. Хәер, каян булсын инде, аларның хезмәт хакы белән. Хатын тулгактан, төрле югары урында эшләүче, сәүдә-финанс акулалары булган пасажирлар канәгатсезлек белдереп акыра, мин, аннан-моннан ишеткәннәремне файдаланып, бичәкәйгә ярдәм итмәкче булып маташам, коллегаларым, одеколон, лосьоны булган кеше бармы дип салон буенча чабулый, очучылар, тизлекне арттырырга рөхсәт сорап, ниндидер, запас эшеонга күчерүне тәлап итеп микрофонга кычкыра. Кыскасы, тулы кошмар... .Расписанияга караганда ике сәгаткә якын алданырак Кольцовога төшеп утырсак та, ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре кергәндә, болытлардан югарыракта туган сабыйның кендеген җеп белән бәйләп маташа идем инде... Иң зур уңайсызлык бәби кабул итү булмаган икән әле. Без, үзебезнең аэропортта да ватык вертолет-самолётлар торган урынга тукталган булып чыктык. Күтәрелү-төшү поласасын безнең өчен бушатсалар да, пассажирлар утырту-чыгару урнында, безгә урын табылмаган, шуңа күрә, төрле-сүгү-янауларны тыңлый-тыңлый, ике сәгать очкычлар каберлегендә утырырга туры килде, Гөлкәем...

    Хәчиянең мавыктыргыч монологын тыңлаган арада, без утырасы поезд да килеп җитте...

    11.06.16

    Илдус Кашфразыев
    рассказ на татарском языке.
  • Кашфразиев Юныс Абрар улы:
  • Кыска хикәяләр
  • «Нурулла бабай хикәясе»нең дәвамы (хикәя)
  • Имтихан (хикәя)
  • Корт чаккыры (хикәя)
  • Талант (хикәя)
  • Спортсменнар... (хикәя)
  • Аңлап бетермәгән (хикәя)
  • Вегетариан дип әйтерлек (хикәя)
  • Ненецка ник тәгәрмәч кирәк? (хикәя)
  • Сунар (хикәя)
  • Болытлар артында (хикәя)
  • Имтихан (хикәя)




  • ← назад   ↑ наверх