• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Илдус Кашфразыев

    Сунар

    (хикәя)

    Үрдәк үрәтник, саескан сотник булган вакытларда ук булмаса да, шактый күптән, Пяко-Пур дәрьясы буенда җир мае таба башлаган чорда булган хәлләр бу.

    Яшь чакта кан кайнар, күңел әллә кайларга тарта, чит-ят җирләрдә кесәл ярлар арасыннан сөт елгалары ага сыман тоела. Ураз да, кулына ялгышлык белән килеп кергән газетадан, Харампур тирәсендәге җир мае таба торган оешмага эшчеләр кирәген укыды да, үзенә алмашчы үсә дип сөйнеп йөргән әтисенең ай-ваена карамыйча, башта укырга, укуын бетергәч, Пяко-Пур дәрьясы буенда урнашкан бер торага (себертатар телендә, шәһәр тора дип атала) эшкә китте. Тырышлыгы, кытан (себер татарлары, үзләрен шулай атый) халкына хас булган үҗәтлеге белән, эшендә чагыштырмача тиз күтәрелеп, үзенә тиң яр табып бәхетле гаилә коргач та, ата-бабаларыннан килгән кан һаман саен сунарга чакырып, җаны табигать кочагына ашкына торган булып калды...

    Ямал ярымутравында сунар өчен мөмкинлекләр чиклэнмәгән диярлек: су кошлары болыт белән бер; ак төлке, кеш ише кыйммәтле “тун” кигән җәнлекләр дә, сунар вактында, бер акырып җибәрсә, җанны табан астына төшреп җибәрә торган аю ише эре җанварлар да җитәрлек. Кыр тавыгы, боҗыр ишеләрне, аш пешергәндә суыткычны ачып ит алган кебек, тиз генә атып алышлы...

    Шулаен шулай да, әллә ни үтәлмәсә дә, сунарчылыкны чикләүче төрле законнар да юк түгел. “Үзгәртеп кору” вакытында, җирле халыкка гадәти тормыш рәвешен саклап калу максатында, биләмәләр бүлеп бирелде.Бу биләмәдә хуҗасы рөхсәтеннән башка нидер кылу катгый рәвештә тыелды... Рус халкы, үзенең мин-минлеге, себер ягы мөхитеннән шактый аерылып торган тирәлектә яшәгәнгә күрә, холкы шунда калыпланган булу сәбәпле, җирле ненецлар белән авыр аралаша. Ә менә җирле халык мөхитенә якын шартларда яшәгән кытан егете Ураз алар белән уртак телне тиз тапты... Җир мае таба торган ширкәт, бу дуслыкны җирле халык белән төрле килешүләрне рәсмиләштерү өчен файдаланса, Ураз өчен сунарчылыка киң мөмкинлекләр ачылды: Окатэтта үз биләмәләрендә кыргый боланнар ауларга да рөхсәт итә башлады.

    Түрәләрнең барысы да диярек сунар белән кызыксына. Промысел башлыгы Василий Иванович та, атна саен диярлек болан алып кайтып, хезмәттәшләренә болан ите таратучы урынбасарын, ауга бергәләп баруга үгетли башлады. Тумышы белән себерле булган, сунар белән аракы эчүнең бер казанга сыймавын аңлаган егет, башлыгы белән табигатькә чыгудан, төрле сәбәпләр белән баш тартты. Урыс халкының ауга аракысыз чыгуы мөмкин булмаган кебек, Окатеттаның читләрне үз биләмәсендә күрәсе килмәве дә бар бит әле... Түрә-түрә инде, барыбер үзенекен итте: ауга бару өчен Уразны күндерде. Ураз, үз чиратында Окатетта белән ау оештыру турында килеште.

    Безнең сунарчылар килеп җиткәндә, биләмә хуҗасы болан көтүен икенче урынга куарга әзерләнеп йөри иде. Шулай да Василий Ивановичка кырын карый-карый булса да, чумны, этен һәм хатынын әлегә Пяка-Пур буенда калдырып, кыргый боланнарны чакыру өчен, үз көтүендәге нәселле болан үгезен бәйгә куярга риза булды. Сунар “старший брат”лар гадәте буенча : “аяк язып алу” белән башланды. Аннан соң “бераз җылынырга” карар иттеләр, ә аннары тамакны бер чылаткач, аның азагы да булырга тиешлеген нигезләделәр.. Ә хәмер дигәннәре, көймәдә, бензинга караганда да күберәк иде...

    Көтүдән аерылып калган болан үгезе инәлеп аваз салды, шул авазга кыргый боланнар да килделәр, тик бераз йөрделәр дә кире киттеләр. Күзләренә бер киек ике булып күренә башлаган сунарчылар, атыштырып карасалар да, иректә йөргән боланнарга тигезә алмадыдар. Инде кайтырга җыенып, алып килгән кирәк-яракны көймәгә төи башлауга, Василий Иванович бәйдәге үгез янына килде дә, ике мөгез арасына мылтык көпшәсен куеп атып та җибәрде. Су буеннан менеп килүче Ураз:

    -Ни эшләдең син, Василий Иванович??? - Син бит болан үгезен түгел, үзебезне аттың, Окатэтта безне исән калдырмаячак,-дисә дә, промысел хуҗасы, сугымны эшкәртеп көймәгә төяүне таләп итте. Хуҗаның нәселле үгезен атып алган сунарчыларыбыз, чум янында туктап та тормыйча торага киттеләр. Кан, яңа сугым ите исен сизгән эт кенә яр буенда өреп калды...

    Атна-ун көн узганнан соң, торадан ерак та түгел юл буенда Василий Ивановичның аю ботарлаган гәүдәсе табылды. Җир мае таба торган ширкәттә, араларыннан вакытсыз киткән башлык урынын урынбасарына күпме генә тәкъдим итсәләр дә, Ураз риза булмады. Табигатъ баласы эчке тоемлау белән мәрхүмгә аюның кем тарафыннан юнәлдерелгән булуын сизә иде... Туган якларына кайтып китәргә җыенгач та Окатетта белән күрешмичә китә алмавын аңлады, тик янына барырга да аягы тартмады. Үз-үзенә урын таба алмаган көннәрнең берендә бичәсе, балалары өйдә юкта, ишекне дә шакымыйча ненец үзе килеп керде һәм мылтыгын йорт хуҗасына төбәп:

    -Ураз, син минем олешканы аттың, хәзер мин сине атам,-дип сүз башлады. Тайга, тундра законнарын яхшы белгән себер егете:

    -Атасың икән, бер нинди дә дәгъва белдерә алмыйм, син хаклы. Ләкин бит сине хөкем итәчәкләр! Бу ялда нарат җиләге җыярга тундрага чыгармын, шунда бүреләр ботарлармы әллә аю һөҗүм итәрме, үзең карарсың, -дип, язмышы белән килешүен белдерде.

    - Олешканы син атмаганны, ядрәсеннән белдем. Шулай да, минем чумга намуссыз кешене син алып килдең, җирем сине кабул итә алмый. Тулы айга кадәр кит син моннан, Ураз!

    ...Китмәсәң, җаныңны олешка үз янына чакырачак..

    Ураз атна дигәндә, бер кемгә дә аңлатмыйча эштән китте.Гаиләсен төяп Иртыш буендагы туган авылына кайтып урнашты... Мал-туар асрап, балык тотып тормыш итә башлады һәм, авыл халкының гаҗәпләнүенә карамастан, бүтән кулына мылтык алмады...

    Илдус Кашфразыев
    рассказ на татарском языке.
  • Кашфразиев Юныс Абрар улы:
  • Кыска хикәяләр
  • «Нурулла бабай хикәясе»нең дәвамы (хикәя)
  • Имтихан (хикәя)
  • Корт чаккыры (хикәя)
  • Талант (хикәя)
  • Спортсменнар... (хикәя)
  • Аңлап бетермәгән (хикәя)
  • Вегетариан дип әйтерлек (хикәя)
  • Ненецка ник тәгәрмәч кирәк? (хикәя)
  • Сунар (хикәя)
  • Болытлар артында (хикәя)
  • Имтихан (хикәя)




  • ← назад   ↑ наверх