• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Илдус Кашфразыев

    Кыска хикәяләр

    ТАЙГАДА

    Йомшак, киң уңайлы кроватымда телевизор карап ятам. Канадада яшәүче грезли дигән аюлар турында тапшыру бара. Ә минем күз алдында, Себер тайгасында үткән яшлек елларым яңара...

    Кыш көннәрендәге экспедицияләр авраллы диярлек эш белән узса да, җәйге экспедиция вакыты нәкъ менә мин яраткан, эшләми торган эш инде. Үзем, вакытлыча су буена күчерелгән базада. Иң якын дигән торак пунктларга да, ким дигәндә, вертолёт очышы белән, 300÷400км. Базада, үземнән башка каравылчыдан башка бер кем юк. Атнага бер тапкыр, вертолёт азык-төлек алып килгәч, аның белән, тайгадагы бригадаларга шул азык-төлекне таратып чыгам да, эшем бетте дияргә була. Иртә-кичен, рация буенча, бригадалардагы хәл-әхвәлне белешеп, күпме эш башкаруларын, нинди тирәлектә эшләүләре турындагы информация алып, аны гомумиләштереп Төмәнгә тапшыруны исәпкә алмаганда.

    Бригадаларның нинди эш белән мәшгүл булуын әйтергә онтып торам икән. Югалтмаган нәрсәне, сейсмк дулкыннар ярдәмендә юллау өчен, тайгада профиль кисәләр алар. Профиль дигәне, кыш көннәрендә, илле метр саен борауланып, шуңа шартлаткыч куеп, шул шартлаткычны шартлатканда, нефть катламыннан кире кайтучы дулкыннарны регистрацияләүче приборлардан 2,4 чакырым озынлыктагы үткәргечләрне сузу өчен кирәкле булган, 4,5÷5 м киңлектәге, 50÷60 км озынлыктагы, агачлардан арындырылган поласа... Менә шул поласа, проектта күрсәтелгән урыннан 15метрдан артык читкә тайпылмаска тиеш. Эш башланганда, профильның урнын, кояш һәм Тимерказык йолдызына карап билгелим, юнәлешне югалтмасыннар өчен, дүрт-биш казык кадыйм да, югарыда әйтелгәнчә, күчмә базага кайтып, балокта түшәмгә төкереп ятам, алып килгән китапларны укыйм...

    Шулай тыныч кына эшләп йөргәндә, бер бригаданың отчеты шик тудыра башлады бит. Моңа кадәр, көнгә 1.5÷2 км профиль кискәннәр, ике көн рәттән, 3 км кистек дип, отчет бирә башлады. Иртәнге араралашу сеасннан соң, болар янына барып кайтырга булдым. Ара да әллә ни ерак түгел, 40÷50 чакырым чамасы. Кирәк-яракларымны биштәргә салдым да, чыгып киттем. Иртә көздәге тайганың матурлыгын, язып-аңлатып кына булмый, аны күрергә кирәк!!! Агачлыкта күкҗиләк (голубика) нарат җиләге (брусника) юрган кабек булса, сазлыклы җирләр мүк җиләгеннән кып-кызыл булып күрнә, дүмгәләкләр морошка белән капланган. Елга тугайына якынлашуны, кап-кара карлыганнан сыгылып торган куаклыклардан белсәң, сыртлырак урыннарда, эре җимешләрен күтәрә алмыйча, җиргә сыгылган кура җиләклеге... Ара-тирә, кулга бәрелгән шул җиләкләрне авызга озата-озата барганга, төшке ашка да туктасы булмады. Билләһи, җиләк белән дә тамак туя икән. Егетләр янына да барып җитәргә күп калмаган иде инде. Нишләптер, кура җиләклеге башланган җирдәге, шактый биектән сынган юан гына эрбет агачы игтибарымны җәлеп итте. Иң гаҗәбе, селкенгән кебек тә тоела... 60÷70 метрлап ара калгач, бөгелә башламасынмы минем агачым. Я хода, арт аягына басып җиләк ашаучы аю икән бит. Билләһи, арт аягында торган килеш, ике метрлап булыр. Ул да мине күрде, дүрт аягына басты. Минем аяк буыннарым йомшап китте, кызурак атларга тырыша башладым. Икебез дә бер юнәлештә диярлек, ләкин бер-беребездән ерагая-ерагая бара башладык. Шунда абынып егылдым. Кулбашка, приклад нык кына бәрелгәч, мылтыгым барын, аның, аюларга ату өчен, махсус бронзадан кырып, рюмка формасында ясалган ядерәле патрон белән корылган булуын, кесәдә тагы дүрт-биш шундый патрон булуын искә төшердем. Ипләп кенә торып, як-ягыма каранганда, аю күренми иде инде.

    Бригада шушы тирәдә генә булырга тиеш булса да, палаткалары да күренми, маторлы пычкы тавышы да иштелми, чылбырлы вездеход эзе дә, киселгән профиль дә юк. Юк исә, биргән отчетлары буенча, киселгән профиль булырга тиешле җирдә басып торам. Ярар, тайга эчендә әллә ни күреп булмас дип, 50÷60 метрдан соң башланырга тиешле сазлыкка таба атладым. Сазлык кырында палатка тора, ГТТ (тяжёлый гусеничный тягач) ның өстенә унлап капчыкка тутырылган мүк җиләге төялгән, егетләр-үзләре сазлыкта җиләк җыеп йөри. Болай, сазлыкка чыккач, ике-өч көнгә туктап, җиләк җыю, гөнах саналмый үзе. Шәһәргә кайткач, башта бер чиләген бер литр аракыга сатсалар, сонгы капчыкны бер яртыга биреп җибәрәләр. Мине күргәч, палатка янына җыелдылар. Никтер, бик гаҗәпләнеп, ни булуын сораштыра башладылар.

    -Соң, егетләр, отчетыгызны гадәттәгедән артык бирә башладыгыз бит,-дим.

    -Юк, ни булса да, ничек эшләүне тикшерү, синең эш,-диләр,-нишләп, чыраең кәгазь кебек агарган?

    Аю күрүемне сөйләп бирергә туры килде. Арыган идем, бригадалар белән элемтәгә чыкмадым, палаткага кереп яттым. Рация аркылы булган сөйләшү, еракка иштелеп тора бит. Кайсыдыр бригадада, минем юклык белән кызыксынганга, бу бргададан:

    -Бездә ул. Килгәндә аю күргән. Хәзер ыштанын юып мәш килә,-дип җавап бирделәр.

    Икенче көнне, профильне тикшердек. Акыллы, башлы егетләр бит. Сазлыкка килеп җитәргә 3км кала, чак кына «ялгышканнар» да, профельләре сазлыкка чыккан. Шулай итеп, на халяву, 15 км чамасы уранны кисмичә генә, кистек димәкче булганнар. Юнәлешне дөресләп, сазлыкка параллель баруны, күпме генә аңлатсам да, баре бер, «ыштанын юып мәш килә» өчен, үч алу дип кабул иттеләр.


    БАЛЫККА БАРГАЧ

    Балык ашарга яратмасам да, балык кабарырга булдым. Беренчедән,дуслар чакырып теңкәгә тиде, икенчедән, хатын. Хатын хакы дигэн нэрсэ бар! Ул елга буенда туып үскән кеше. Без авыз тутырып ит ашасак, ул мескеннәр балык сырты кимерергә күнеккән. Шуңа микән, инде 3 көн балык курмэсэ су белэн саташып, тошендэ, дэ «минтай, селедка», – ди башлый. Ни хэл итэсн, туу вакыты да, балык йолдызлыгына туры килгән бит аның! Кибеттән деликатес булып саналган, эллэ кайлардан тотып китергэн балык тояп кайтып пешерә дә: «И-и-и, узебезнең күлләрәге кара, Чулмандагы корбан балыкка җитми инде», – дип,мыгырдана-мыгырдана, шул балыкны ашый.

    Элегрәк, әле Чулманда танкерлар йөргән чакларда, авылдашлары, безнең яннан узганда,балык калдырып китәләр иде дә, хәзер алар да юк, әллә пенсиягә чыгып беттеләр,әллә танкер флоты таралды. Шул чакта:

    – Нинди була соң ул, кара балык, корбан балык? – дип сорагач, күрсәткән иде. Ничек дип әйтим... Менә мин үзем, чуртан белән этләйне таныйм. Болар, ни чуртанга , ни этләйгә охшамаган балыклар иде.

    Ярар, шулай итеп, балыкка барырга булдым... Балыкчы әшнәләремнән, анда бару өчен нәрсәләр алырга кирәклеген белешкәч:

    – Иң мөһиме –жылыткыч!!! Калганын урынында табарбыз, – дип, артык мәшәкатьтән коткардылар.

    Әле, андый мөһим эш берничә сәгатьтә генә эшләнмиди, куна бару кирәк икән. Башка җиргә жыенганда, кайда булачагым турында ,җентекләп төпченә торган хатын да, берсузсез тәүлек ярымга чыгарып җибәрде.

    Машиналарга төялдек тә, киттек су буена. Егетләр, күптәнге балыкчылар буларак, балык күп эләгергә тиешле урынга алып бардылар. Яр башында мунчага охшаш бер корылмаларыда бар икән. Килеп җитүгә, өч кешегә бер ярты исәбеннән, су буеның зарарлы микроблары эләкмәсен өчен, эчләрне дезинфекцияләп алдык та(шулай тиеш, диделәр), мунча ягарга керештек. Мунча юынырлык булып җылынганда, караңгы төшә башлаган иде инде. Ә мунча кечкенә, бергенә кеше сыярлык! Шуңа күрә, юыну – чиратлап. Аннан берәм-берәм чыккан саен, Суворовның: «мунчадан соң, ыштаныңны сатып булсада, 100 грамм кап», – дигән васыятенә тугрылык саклап, канны сыеклата башладык. Юынган кеше үзе генә эчсә, ул эчу белэн мавыгу булыр иде, ә бергәләп кабып куйганда,дуслыкны ныгыту була,-диделэр! Әле балык тотылмаган булу сәбәпле, ухага дип алып килгән бәрәңгене көлгә күмеп пешердек закускага...

    Таңга таба миңа да мунча чираты килеп җитте. Әллә мунчасы ислерәк булган, әллә җиде кешегә ике эржэ чынлап та артыграк -анысын инде кем белгән, чабынып чыгып кан да сыеклагач, ауганмын...

    Башымны күтәргәндэ,яшьрәк ике балыкчы авыл кибетенә барып килгәннәр иде инде. Тәҗрибәлеләр бит: авырткан баш белән суга керергә ярамый, көзәнҗыеруы бар,-дигәч, ​дәвалану процессы башланды... Аннан, көн кызуында балык тотарга ярамавы, эсседэ тоткан балыкның тиз бозылачагы ачыкланды. Егетләр тагын авылга, ашарга колбаса булса да алырга, дип киттеләр . Авыл кибетчеләре хайван белән бер икән, бер таяк колбасага, мәҗбүри, бер ящик очсызлы аракы да тагып җибәргәннәр... Алынган азык бит инде, аны ничек түгэсен?! Колбаса исни-исни генә булса да, эчеп бетердек. Яхшы закуска булмагач, бу эш кичкә кадәр сузылды. Карыйм, инде егетләр кайтырга җыена башлады! Мин, шактый гына башка киткән булса да, өйгә хатын янына кайтасын онытмаган, фикерләү сәләтен югалтмаган идем әле!

    – Егетләр, балыксыз кайтсам, хатын өйгә кертмәячәк,- дип ярып салдым. Балыкчы дусларым, беравыздан:

    – Ярар, кайтышлый, кибеттән алырбыз, – дисәләр дә, провокациягә бирешмәдем. Чөнки хатынның диңгез балыгын елга балыгыннан аера алуын беләм. Дусларымның балык сатучы танышларына кереп чыгарга булдык.

    Әлеге абзыйның сараенда кипкән балык та, мичкә-мичкә тозларга куелганы да җитәрлек икән. Егетләр өстәлгә ике яртыны чыгарып куйгач, сарайга кереп, үзләренә ошаганын сайлап алырга кушты. Хатынның, елгада тозлы балык йөзмәгэнен чамалавы турында кабат әйтергә туры килде. Агай, су буена төшеп китте дә, унбиш минут дигәндә, бер пакет балык тотып таменде. Алдан тотып куелган дияр идем дә, тереләр!!!

    Җан кисәгем төнге сменага эшкә киткән иде, балыклар бозылмасынөчен туңдыргычка куйдым. Иртән, хатынга ишекне ачтым да, туңдыргычтан балыкларны алдым. Бер кисәк булып туңганнар. Хәзер, сафура бураны кубамы, дисәм:

    – Ай, кайлардан белдең балыкны туңдырырга кирәген? Туң балыкнычистартуы җиңел бит ул, – дип, үземне мактап ук атты.

    Икенче көнне эшемдә шәп кәеф белән йөреп, кичтән хатынның канәгать чыраен күрергә өметләнеп кайтсам, ул мине:

    – Нинди садок балыгы алып кайттың? Бу балыклар, ким дигәндә, бер атна садокта ятканнар, тире белән кылчыклары гына калган! – дип каршы алды. Аннан, боларның кылчыгын суырганчы, чак кына ачка үлми калуы турында нотык укыды.

    Мин дә төшеп калганнардан түгел. Хәзерге глобаль жылынулар, эллэ нинди катастрофалар аркасында экология бозылуы, шуна да, ​елга –куллэрдэге балыкларның мутацияләшә баруы турында фәнни лекция укыдым.

    Менә шул хәлләрдәнсоң, теге күлләрдәге кара, Чулмандагы корбан балыклары турында ишеткэнем юк, Аллага шөкер...


    ТУГАН КӨНГӘ ХАШЛАМА... ЯКИ ХАТЫНГА СЮРПРИЗ...

    Бүген эштә хашлама пешерү серләрен белдем. Менә, кирәк бит, хатынның туган көне, бакчадагы суыткычта туңдырылган бер сарык. Махсус әзерләнсәң дә, хатынның күңлен күрү өчен мондый уңай шартларның булу мөмкинлеген күз алдына китерү кыен. Малайны алдым да, туган көнендә, хатынны деликатес азык белән шатландыну мөмкинлегеннән куана-куана бакчага юл киттем. Күрше хатыны «мерседес» трусиктан, күкрәгкнең очын гына каплаган лефчиктан, безнең өй каршында гына, колорода кортларына капкан куеп йөрсә дә, аңа әллә ни игтибар итмәдем. Нәрсә, бөҗәккә капкан куеп булмый дисезме? Әле ничек кенә... Менә, күршекәем, инстетутта биология укыткач, уйлап тапкан бит. Төп азыгы булган, кильки консевасы банкаларын, кыш буе ыргытмый җыеп бара да, бәрәнгеләрне утырткач, алар шытып чыкканчы, бар тирә-як колорода конгызын капканга эләктерә. Ярар, судка бирмәс әле, нау-хоуын әйтеп китим: банкаларның эчен көнбагыш мае белән майлый, тышкы ягына бәрәнгедән сыгып алынган сокны сөртә, банка төбенә, телемләп киселгән бәрәнге сала да, шуларны бакчага куя. Америкосларның үзләре кебек үк аңсыз бөҗәкләр, шул банкага үзләре тула. Һе, игтибар итмәдем дисәм дә, бер аз читкә киттем ахыры.

    Теге килгәндә, бакча ям-яшел иде. Узган ел, җыярга вакыт булмау сәбәпле, әнис орлыклары бакчага коелып, шулар шытып чыккан. Хатын кай арада өлгергән, ике түтәл генә әнис калдырып, калганын утап бетергән. Хашлама өчен күп яшеллек кирәк булганга, ике түтәлдәге әнисне дә йолкып бетердем. Зарар юк, бик талымсыз үсемлек ул, тагы чыгар әле. Петрушканы никтер түтәлгә утыртмаган, тәрәз төбендәге тартмаларда. Иртәрәк өлгерсен дигәндер инде. Аларын да йолкып, яхшылап юдым да, төп ингедриент булган иткә ябештем. Суыткычтагы ит шул кадәр катадыр дип уйламый идем. Пычак кисә алмады, әкренләп, кадый-каера кисмәкче булганда, сынып чыкты. Улым пычкы белән кисәргә тәкъдим итте. Анысын көчкә юллап таптык, иткә тигерерлек түгел, пычрак. Шкафтагы, мөгәен ыргытырга дип әзерләнгән булгандыр, пакетка сылынган чүпрәк белән яхшылап сөртеп, ит кисә башлаган идем дә, түшкә, пычкыга ияреп, алга-артка йөри, кисеп булмый. Шунда күзем, почмакта торган балтага төште. Менә моның белән, итне турап була да була инде. Түшкәне өстәлнең уртасына куеп, кизәнеп бер бирүем булды, ит тәрәзәнең бер өлгесен ватып, тышка чыгып качты, өстәл җимерелеп төште, ит исе сизеп, өстәл астына кергән Мырауҗанның тавышына, күрше хатынның сайланма сүгенүе кушылды. Атказанган фән эшлеклесе, доцент булган интеллигент хатын шулай сүгенә аладыр дип, башыма да килгәне юк иде. Мырауҗан бер-ике тапкыр тартышып алды да, тынып калды. Шул вакыт, сарык түшкәсе, ватылмый калган икенче тәрәзә өлгесе аркылы килде дә, улымны бәреп егып, кроват астына кереп китте. Малайның мангаендагы ярадан кан ага башлады. Шкафны ачып, бинт юллаган арада, хатын кайтып җитте. Чырае калмаган.

    -Ник көздән утыртылган кишерләрне йолкып бетердең,-дип кычкыра башлаган иде дә, юып куелган петрушкаларны күреп,- җитмәсә кәбестәрәрне дә харап иткәнсең икән,- дигән ынгырашу белән лып итеп утырды. Малайның мангаендагы яраны күреп, чак уштан язмады.

    Мин ипләп кенә, аның туган көнен, алдан сөйләшенгәнчә, ресторанга бармый, бакчада, хашлама ашап уткәрәсе килгәнне сөйли башладым. Алай эшләгәндә, романтичнорак та очсызрак та булачагына ышандырырга тырыштым. Әкренләп аңы ачыла башлаган хатын, идәндә яткан Мырауҗан гәүдәсен күреп:

    -Песи итеннән пешермәкче идең әллә? Әлбәттә, песи ашасаң очсызга төшә. Булды җитте, синең ише аһмак белән бер минут торыр хәле юк,- ди-ди, шакфка таба китте. Без пычкы тазарткан чүпрәкле пакетны кулына тотып:

    -Миңа эшемдэ бүләк ителгән, Францядән махсус кайтарылган күлмәкне ни эшләттегез?- дип, илереп кычкырды да... безне ташлап, әнисе янына кайтып китте.


    Менә шулай итеп, малай белән икәү яшәп калдык. Сынган пычак, ватылган өстәл, тәрәзәгә пыялалар кую һәм туң сарык ите тиеп умырау сөяге сынган күршенең дәвалануын түләүгә киткән акчаларга, арттырмыйча әйтәм, бер атна ресторанда тукланып булган булыр иде. Ирләргә вәсият итеп әйтәм, бер вакытта да, хатыннарыгыза сюрприз ясарга уйламагыз, ахыры аяныч тәмамлана...

    21.05.2013


    ИШТЕ ИШӘК ЧУМАРЫН

    Илнур белән Илсур, ике күрше, үзләрен белә белгәннән бергә уйнап үстеләр, бер класста укыдылар, аерылмас дуслар булдылар. Илнур, укуга хәвәс булса, Илсур, төрле оештыру эшләрендә алдыра иде. Мәктәпне бетергәч, Илнур университетның химия факультетын кызыл дипломга бетереп, аспирантурада калды. Илсур себер якларына эшкә чыгып китте. Чыгарылыш кичәсендә аерылышканнан бирле очрашканнары булмады.

    Тыныч, гадәти көннәрнең берсендә, бу ике дус тагы очрашты. Илсур, зур гына бер оешмада эшләп, шактый уңышларга ирешкән, тагы да яхшырак урынга үрмәләү өчен югары белем тәлап ителә икән. Илнур яшәгән шәһәргә килүе дә шуның белән бәйле ди. Алар укуны тәмамлаган чорда, ЕГЭ булмау сәбәпле, имтихан тапшырып керәсе. Ике имтехан тапшырылган, химиядән генә тапшырасы калган. Мәктәптә укыган чорда да, химия белән дуслыгы булмаган Илсур өчен, бу шактый зур проблема. Шуңа күрә, яшлек дустына визитының сәбәбе тиз ачыклана. Паспортларын чагыштырып карыйлар, сигез ел элек төшкән фото буенча, икесе дә бер чама күрнә. Илсурда акча, Илнурда белем җитәрлек, уртак телне табалар.

    Химиядән кабул итү митиханы алучы профессор, яшлегендә амбициоз идеяләр белән яәшәгән, ләкин, ул чорда, идеяларын тормышка ашыру өчен, лабаротория мөмкинлекләре булмау сәбәпле, үкенечкә калган хыяллрга ия кеше. Читтән торып укырга керүчеләргә хөрмәт белән карый, җитештерү тармагында тәҗрибә туплаганнар, әзме-күпме химия белән танышлар дип саный. Шуңа күрә, Илнурны тыңламады да диярлек, үз уйларына батып утырды да, җавап беткәч:

    -Яхшы, дүртле,-дип куйды. Бу сүзләр, бүген-иртәгә кадидатлык диссертациясе яклыйсы егетнең мин-минлегенә тиде.

    -Ничек дүртле? Мин риза түгел!!!

    -Соң ярый, менә бу реакция булсын өчен, нинди катализатор кулланасы,-дип, профессор, кәгазьгә формула язып бирде. Кәгазьдә, диссертантның темасына кагылган фомула булгач, Илнур, бу реакцияне тизләтү өчен кализатор урнына протонның шәхси тирбәлешләре резонансын элекртромагнит кыры ярдәмендә булдыру, шул чакта реакция тизрәк тә барачак, очсызрак та булачак һәм барлыкка килгән мәтдәнең чистарак килеп чыгачагы турында, канатланып сөйли башлады. Йокымсырап утырган профессор уянып китте. Шулай булмыйча сон, бу яшь кеше, аның тормышка ашмый калган хыялын сөйли бит. Имтихан бирүче белән, имтихан алучы, сәгатькә якын рәхәтләнеп сөйләштеләр, күнелләре булганчы аралаштылар.

    -Егеткәем,- диде, ахырдан профессор,-сез бу инстетутка керереп әрәм буласыз бит! Безнең инстетутта, химия төп фән түгел, химия буенча төшенчә генә бирелә. Сезнең урын, махсус химя уку йортында! Ююююк, мин мондый талантны җирли алмыйм. Кая ведомостьны,-дип, билге куеласы документны алды да, «кәнәгатләнмәслек» дип тамга салды.

    -Я, ничек, булдымы?-дип, каршы алды аны ишек төбендә, дусты.

    -Булды, брысы да яхшы. Сиңа гына, кире китү өчен билет аласы була,-диде Илнур...

    07.05.13


    ИКЕ КАПИТАН

    Район үзәге Иртыш елгасының сул ярында урнашып сазлык белән әйләндереп алынган, ә каты япмалы федераль юл елганың уң ягы буйлап сузылган. Дәүләт тарафыннан кабул ителгән законнар белән яшәүче шәһәр, райүзәктән 150÷160км чамасы булып, себер үлчәмнәре белән исәпләгәндә әллә ни ерак саналмаса да, оперативно аралашырлык юл булмау сәбәпле, бистә үз законнары белән яши. Шәһәрдән килгән автобуслар да, Иртышның уң як ярыннан гына борыла. Район түрәләре, нефть «бароннары», эреле-ваклы төрле оешма җитәкчеләре дә, узган гасырның туксанынчы елларыннан соң, үз сарайларын, себер киңлекләренә хас булган иркенлек белән, берничә гектарлы биләмәләр алып, елганың төняк ярына салдылар.

    Шул, узган гасырның туксанынчы елларындагы шаукымда, фамилияларының «ов» кушымчасыннан котылган ГИБДД начальнигы Ричап Куян (Куянов) белән, ЖКХ паромы капитаны Колгалы Тилегән (Тилегин), әллә патриотлыклары көчле булып, әллә башка сәбәп белән көньяк ярдагы төп бистәдә яшәүләрен дәвам иттеләр. Себердәге бар татар туганлашып беткән, бер-берсе белән бик дус яши дисәләр дә, кай чакта, үзара эләгешеп алулар да булмый калмый. Бигрәк тә, ике мин-минлекленең юллары кисешсә.

    Ул көнне, Иртыш аркылы бистә халкын һәм автомобилләрне ташучы автодор паромын, җирле эшмәкәр, косык (эрбер чикләвеге) җыярга яллаган бригадасын эрбетлеккә алып бару өчен арендалаганга, ЖКХ паромы монополист булып калган иде. Көндезге автобус килгән вакытка, каршы як ярга чыгарга теләүчеләр байтак җыелды. Шәһәргә барасы булганга, ГИБДД начальнигы да, үз УАЗы белән пормга килеп керде. Кузгалып китүне көтеп торган халыкны гаҗәпләндереп, гөмер буе кулланылмаган, пором тавышкөчшйткече телгә килде:

    -Фәлән-фәлән номерлы УАЗ машинасы, я кичү өчен түләгез, я поромнан чыгыгыз!

    Кичү өчен, хәттә автодор паромнарында да түләмәгән Ричап, берничә минут ушын җыя алмый торганнан соң, рубкага таба карап, үзенең командир тавышы белән:

    - Колгалы, акылдан яздыңмы әллә? Мине танымыйсыңмы? Мин-капитан Куян,-дип кычкырды. Ул арада Тилегән дә бүксәсен киереп, капитан күперчегенә чыгып баскан иде .

    -Куян икәнеңне күрәм, шуңа да паромнан чыгарга боерам. Суднода бер генә капитан-мин капитан Тилегән генә,- дип, сүз көрәшенә импулсь биреп җибәрде.

    -Закон буенча, дәүләт хезмәтендә буларак, милиция капитаны, кичүдән бушлай файдалана.

    -Ай-яй, законник! Кичә закон дип тормагансың, малайның машина йөртү таныклыгын алып калгансың.

    -Юлда мине узып китеп, тузан иснәтә башлады бит. Таныклык юк дип, бистәдә, тайгада йөрми тормый. Давай отчаливай!

    -Торага (себер татар телендә шәһәр шулай атала) торнакүз (мүк җиләге) сатарга барасы бар. Давай, я таныклыкны бирәсең, я кичү өчен түлисең, я паромнан чыгасың,- дип, үзенкендә нык торды, судно капитаны. Элгәләшү күпме дәвам иткән булыр иде, билгесез. Паромдагы халык, автбус килгәнне күреп, милиция капитанына басым ясый башлады. Ричап, суднодагы хәлне дөрес бәяләп, Колгалы улының машина йөртү таныклыгын, паром капитанына бирде.

    Ике капитанның «көч сынашу»ыннан соң, бистә халкы, «эт оясында көчле» диясе урынга, «һәр капитан үз стехиясендә хаклы» гыйбәрәсен куллана башлады.

    01.09.2013



        (дәвамы)
    Илдус Кашфразыев
    рассказы на татарском языке.
  • Кашфразиев Юныс Абрар улы:
  • Кыска хикәяләр
  • «Нурулла бабай хикәясе»нең дәвамы (хикәя)
  • Имтихан (хикәя)
  • Корт чаккыры (хикәя)
  • Талант (хикәя)
  • Спортсменнар... (хикәя)
  • Аңлап бетермәгән (хикәя)
  • Вегетариан дип әйтерлек (хикәя)
  • Ненецка ник тәгәрмәч кирәк? (хикәя)
  • Сунар (хикәя)
  • Болытлар артында (хикәя)
  • Имтихан (хикәя)




  • ← назад   ↑ наверх