• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Әбрар Кәримуллин

    «Татарика» тирәсендә

    1917 елдан соң без, татарлар, тын алып өлгермәдек, яңадан — элеккесеннән дә мәкерлерәк халыклар төрмәсенә ябылдык. Җитмеш елдан артык концлагерьда, ягъни «бәхетле совет илендә» яшәп, миңгерәү сарыкка, маңкортка әйләнә башладык. Безне чит җирләргә таралган туганнарыбыздан аеру да моңа «ирешүдә» зур өлеш кертте. Чит илләрдәге туганнарыбыз белән элемтәләр өзелде. Халкыбыз турында башка илләрдә нәрсә уйлауларын, аның тарихына кагылышлы ниләр эшләүләрен, ниләр әйтүләрен белүгә дә киртә куелды. Чит илләргә барып чыккач, ул илләр тормышында дан алган татар зыялылары турында авыз ачып сорашу, сүз әйтү иң куркыныч җинаятьләрдән саналды, моның өчен кешене ГУЛАГлар, үлем җәзасы көтә иде.
    1985 елдан башланып киткән үзгәреш тора-бара милли мәсьәләләргә барып тоташырга тиеш иде. Моннан ике-өч ел элек, курка-курка булса да, коммунистик геноцид, урыс булмаган милләтләрне юк итү сәясәте турында да сүзләр сөйләнә башлады. Шулай булса да, әле милли өлкәдәге җинаятьләргә бәя бирелгәне, нахакка илләреннән куылган халыкларның хокуклары тор-гызылганы юк.
    Царизм заманыннан килә торган геноцид социализм шартларында нихәтле чәчәк атмасын, җимерелеп төшмәсә дә, тәмам чатнады инде. Шушы шартларда без азмы-күпме дәрәҗәдә чит илләрдә сибелгән туганнарыбыз, милләттәшләребез язмышы белән дә танышу мөмкинлекләрен яуладык. Безнең укучылар соңгы ике-өч елда чит илләргә барып чыккан милләттәшләре-безнең язмышы турында татар вакытлы матбугатында мәкалә, очерк, информацияләр очрата башлаган икән, бу — шушы үзгәрешләрнең җимеше дип каралырга тиеш.
    Дөрес, без чит илләрдәге туганнарыбыз язмышы, анда безнең турыда ни уйлаулары, ниләр язулары хакында күп нәрсәләрне белмибез. Бу өлкәдә әлегәчә аерым һәвәскәрләр генә кызыксынып килде. Хәзер бу мәсьәләләрне өйрәнү, чагылдыруны фәнни нигезгә күчерергә вакыт җитте. Бу мәсьәлә бүгенге көндә дә гаять актуаль. Үзебезнең мөстәкыйльлегебез өчен көрәшкәндә, халыкара субъект булу турында сүз алып барганда, чит илләр белән сәяси, икътисади, мәдәни, сәүдә һәм башка элемтәләр урнаштырганда, теге яки бу илдә татарларны ничек белүләрен, ничек тануларын, тарихыбыз, язмышыбыз белән нихәтле дөрес таныш булуларын без белергә тиешбез. Чит илләр белән урнаштырыла торган элемтәләрнең уңышлы булуы менә шушы нәрсәләргә бик тыгыз бәйләнгән дә инде. Чит илләрдәге татар диаспорасы язмышын өйрәнү, аларның анда тоткан урынын белү, аларга карата мөнәсәбәтләрне ачыклау, алар тудырган мәдәни казанышларны аныклау безнең чит илләр белән мөнәсәбәтне дөрес оештыруга ярдәм итсә, алар тудырган мәдәни байлыклар, халкыбызның уртак хәзинәсе буларак, өйрәнүгә, саклауга, пропагандалауга лаек. Үзен хөрмәт итә торган һәр халык чит илләргә таралган милләттәшләренең тарихын, язмышын өйрәнә, аларның язмышы, мәдәни үсеше турында кайгырта, аларга төрле яктан ярдәм итә, алар белән аралаша, аларның рухи байлыкларын бөтен милләткә җиткерү өчен көрәшә. Мондый эшне башкару өчен, махсус фәнни, иҗтимагый оешмалар, тикшеренү үзәкләре оештырыла. Тарих, этнос-лар тарихы, диаспора белән кызыксынучы кешеләргә «Росси-ка», «Советика», «Литуаника», «Молдавика», «Украиника», «Эс-тоника» кебек терминнарны очратырга туры килгәндер. Алар әнә шул мәсьәләләр белән шөгыльләнәләр. Безгә дә, «Татари-ка» дигән тема ачып, бу эшкә фәнни нигездә керешер вакыт җитте.
    «Татарика» нәрсә соң ул? «Татарика» — чит җирләргә таралган татарларның тарихын өйрәнүче фән ул. Шул ук вакытта чит илләргә, чит җирләргә таралган татар халкы тарафыннан тудырылган рухи, матди байлыклар, казанышларны исәпкә алу да — «Татарика»ның төп бурычы. Әйтик, чит илләрдә яшәп, безнең милләттәшләр фән, әдәбият яки башка өлкәләрдә хезмәтләр тудырган икән, алар да искә алынырга, өйрәнелергә тиеш. «Татарика»га чит ил галимнәре, зыялылары тарафыннан безнең халык тарихы, мәдәнияте буенча язылган, басылган хезмәтләр дә керә. Без алар буенча теге яки бу халыкта татарны ничек белүләрен, аңа нинди бәя бирүләрен, чынын, ялганын белеп торырга тиешбез. Әлбәттә, «Татарика»ның максаты болар белән генә чикләнми. «Татарика» татар әдәбияты, сәнгате, фәне буенча язылган хезмәтләрнең чит телләргә тәрҗемә ителүен, басылуын да күз уңында тота, өйрәнә.
    Менә шундый аспектларда эш алып бару аның нигезен тәшкил итә. Шул ук вакытта без чит илләрдә булган, безгә караган барлык чыганакларны тупларга, аның информацион базасын төзергә, тулыландырып барырга тиешбез. Татарстан Фәннәр академиясе төзелүе «Татарика» буенча фәнни эшне башлап җибәрү өчен яңа мөмкинлекләр ача. Аны хәзердән үк фәнни эш планына кертергә кирәк. Мин үзем бу өлкәдә инде кырык елга якын эш алып барам. Шул максаттан чыгып, Англиянең, Алман иленең, Австриянең, Теркиннең Көнчыгышны өйрәнүче аерым галимнәре, фәнни оешмалар, китапханәләр белән элемтә урнаштырдым. Шушы дәвердә мин аларга татар халкының тарихы, әдәбияты, мәдәнияте буенча меңгә якын китап, журналлар җибәрдем. Алардан төрле библиографик басмалар, халкыбыз тарихына караган шактый китаплар алып тордым.
    Быел март башында килгән ике бандероль турында җентекләбрәк сөйләп үтәсем килә. Аның берсен Япониядән Токай университеты профессоры җибәргән. Ул — атаклы татар милли азатлык өчен көрәш лидеры, публицист, философ Рәшит казый Ибраһимовның «Япония сәяхәтнамәсе». Бу 412 биттән торган китап 1991 елның ахырында Токиода япон телендә басылган. Рәшит казый (1852 — 1944) 1906 елны, Япониядәге әсир төшкән татар солдатларының язмышын белергә дип барып чыккач, үзенең кулъязмаларын Казанга «Бәянелхак» газетасына җибәреп торган. Вакытында Рәшит казыйның бу мәкаләләре татар җәмәгатьчелегендә зур кызыксыну уята. Шул уңай белән Г.Тукай «Фикер» газетасында (3 июнь, 1906) «Японияне мөселман итәчәк голәма нәрсәдә?» дигән шигырь белән дә чыга. Рәшит казый бик күп Шәрык илләрен гизгән, Төркия, Мисыр, һиндстан, Алман шәһәрләрендә яшәгән. Санкт-Петербургта газета-журналлар чыгарган, татар «Иттифак» фиркасен төзегән, татар милли мәҗлесләрен актив оештыручы кеше, патша куштаннарының татарларга каршы геноцидын ачып салган монографияләр авторы, татар халкының милли азатлыгы өчен ару-талуны белмичә көрәшкән каһарман зат. Соңыннан ул тагын Төркиягә барып чыга, анда «Япония сәяхәтнамәсе»н аерым китап итеп чыгара. Аннан 1933 елны Япониягә күчеп килә, Токио мәчетенең беренче имам хатибы булып эшли. 1944 елда вафат була, шунда мөселман зиратында Җир-ана куенына керә. Рәшит казыйның күп хезмәтләре арасыннан япон теленә тәрҗемә итү өчен аның менә шушы сәяхәтнамәсе сайлап алынган. Тукай булып Тукай да бу сәяхәтнамәгә ышанмыйчарак караган, аннан көлеп чыккан. Әгәр ул сәяхәтнамә Тукай уйлаган кебек «җиңел» нәрсә булса, нәрсәнең нәрсә икәнен яхшы аңлый торган япон профессоры аны япон теленә тәрҗемә итәр идеме икән?!
    Бу сәяхәтнамәне япон теленә аны миңа бүләк итеп җибәргән Хисао Комацу һәм аның хатыны Каурай Комацу тәрҗемә иткән. Хисао Комацу, заманында Төркиягә килеп, белемен камилләштергән. Казан университеты профессоры Н.Ф.Катанов-ның Истамбул университетында сакланучы китапханәсендәге татар басмалары белән танышкач, безнең халык тарихы буенча специальләшүгә күчкән. Үзенең бу өлкәдәге белемен үстерү, татар чыганаклары белән танышу өчен, 1991 елда ул минем чакыру буенча Казанга килде, китапханәләрдә эшләде. Рәшит казый сәяхәтнамәсе басылган «Бәянелхак»ны карап чыкты, Япониягә татар китапларыннан торган уннан артык посылка җибәрде. Ул — япон телендә чыккан Ш. Мәрҗани, Р. Фәхретдин турындагы мәкаләләр авторы. Ибне Фазланның «Рисалә»сен япон теленә тәрҗемә итүчеләрнең берсе. Аның хатыны Каурай да төрек,.татар тарихы буенча эшли. Алар икесе дә терек, татар телләрен яхшы беләләр, татарның гарәп, латин, кириллица алфавиты белән язылган басмаларын җиңел укыйлар. Япониядә татар халкының тарихы буенча кайбер хезмәтләр басылуы билгеле (китаптагы «Япония вә төрки татарлар» мәкаләсен карагыз). Алар арасында Рәшит казый сәяхәтнамәсе — татар теленнән япон теленә тәрҗемә ителгән беренче китап.
    Хисао Комацу 1992 елның июлендә Казанда үткәреләчәк халыкара тюркологлар конгрессына килергә теләген белдергән иде. Аны, шәт, чакырырлар дип уйлыйм. Аның үтенечен оештыру комиссиясенә җиткергән идем.
    Миңа әле генә килгән икенче корреспонденция — Төркия-дә чыга торган «Кардәш әдәбиятлар» журналының 20 нче саны. Аны Измирдагы Эгей университетының доценты, доктор Явуз Акпинар җибәргән. Бу журнал аерым терек галимнәре акчасына елга дүрт тапкыр чыгарыла. Максаты —төрек укучыларын төрки халыклар әдәбияты белән таныштыру. Аның бер саны Г.Тукайга багышланып чыккан. Явуз Акпинар — бу журналның баш мөхәррире. Миңа язган хатларында Төркиядә татар әдәбиятын белмиләр, татар китаплары Төркиядә юк, дип яза. Төрек укучысын татар әдәбияты белән таныштыру өчен ул миннән китаплар, «Казан утлары», «Идел» журналы саннарын җибәреп торуны сорады. Мин аңа 1989, 1990 елларда чыккан «Идел», «Казан утлары» журналларын җибәргән идем. Менә шунда басылганнардан сайлап, «Кардәш әдәбиятлар» үзенең 19 нчы санында Гәрәй Рәхимнең «Татар кешесе» дигән шигырен чыгарган иде. Журналның 20 нче санында мин җибәргән «Казан утлары»ның 1989 ел 12 нче саныннан Н.Хисамовның Дәрдмәнд турындагы зур күләмле мәкаләсе төрек теленә тәрҗемә итеп басылган. 1971 елда Әнкарәдә чыга торган «Казан» журналында (№ 4) Надир Дәүләтнең Дәрдмәнд турында бер мәкаләсе басылган иде, ә бу мәкалә әдип турында төрек телендә чыккан икенче хезмәт. Шушы ук санда бу юллар авторының «Моны без эшләргә тиеш» исемле мәкаләсе дөнья күргән. Төрек һәм татар әдәби элемтәләренә караган бу мәкалә 1991 елның 24 гыйнварында «Шәһри Казан»да дөнья күрде.





    ← назад   ↑ наверх