• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Мостай Кәрим

    ИШЕТКӘННӘР, КҮРГӘННӘР...

    Кадерле укучы, җир йөзендә бөек вакыйгалар, илдә яман-яхшы зур эшләр кылынганда, үтә борчулы көннәр кичерелгәндә, гади кешеләрнең көндәлек вак мәшәкатьләре, сәер кылыклары, беркатлырак гамәлләре турындагы бу кечкенә-кечкенә хикәяләрне синең игътибарыңа тәкъдим итүем, бәлки, сәеррәк тоелыр. Җитмәсә, алар ерак үткәннәр турында. Ләкин бу дөньяда кояш та, чәчкә күзәнәге дә, бөркет тә, күбәләк тә, күк күкрәве дә, сабый тавышы да, тозлы диңгез дә, тозлы яшь бөртеге дә бар. Шуларның һәммәсе бергә җиһанның бихисап бизәкләрен, аның бөтенлеген, камиллеген барлыкка китерә. Нәрсәнедер вак булганы өчен гаепләргә, кимсетергә ярамый. Мәгънәсез булса инде, хөкем башка...
    Автор

    СӘГЫЙДӘ

    Күршебездә генә Сәгыйдә исемле, чем-кара чәчле, ап-ак йөзле, ярты ятим сылу кыз үсте. Әсхәпҗамал кодагыйның кызы. Атасы әүвәлге герман сугышында гаип булган. Шушы Сәгыйдә хәлле генә тормышлы кияүләрдән баш тартып, Югары очның Гыйльметдин исемле егетен үз тиңем дип йортка кертте. Каты бәгырьле, саран куллы булып чыкты ире. Табынга йөрмәде, табын җыймады. Бичәсен дә каккалады, суккалады. Әмма сабыр табигатьле хатын һичкайчан зар сөйләмәде. Хәер, ул заманда иргә булган зарны илгә тарату гадәте юк иде. Бала чактан уйчан Сәгыйдә отыры уйчанлана төште. Берчак шулай, имчәк баласы яткан кабык бишеген аркасына асып уйлана-уйлана тары утарга китеп барганда баласы “йөктән” төшеп калган. Моны абайламый ул һаман атлый биргән. Артыннан куып җиткән ат менгән берәү биләүдә мыш-мыш йоклап яткан баланы анасына сузгач, бишекне иңеннән алып: “Шушында гына салганыем...” – дигән.
    Өч баласын ятим калдырып, Гыйльметдин соңгы сугыштан кайтмады.
    Яу тынып, илгә юлыккач, хәл белергә дип күршеләргә кердем. Байтак сөйләшеп утырдык. Сәгыйдәнең тыныч кына әйткән бер сүзе хәтеремә нык сеңеп калды.
    – Күкрәгемә терәп икмәк кисәр көнне күргәч тә өй тутырып кунак җыяр идем, иншалла, күрербез ул көнне.

    КАЮП

    Утыз өченче ачлык елда урам аша кыйгач күршебез Каюп бабай мине Димдә балык тотарга дип үзе белән Тирәк асты дигән борылмага алып килде. “Табышы уртак булыр”, – диде. Май башлары иде бугай.
    Хөр табигатьле бу кеше кайчандыр – әле үткән гасырда ук бер чая кылыгы белән халык теленә эләгеп калган. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән эш кылган ул. Каюның атасы Кәбир илнең хөрмәтле кешеләрен сый табынына җыйган. Ит ашап, шулпа чүмереп алгач, чәй эчү башланган. Уналты яшьлек үсмер Каюп чәй коелган чынаякларны чаршау эченнән түр якка ташып тора икән. Билгеле, тәүге чынаякны авылның иң өлкән аксакалы Әюп алдына куя. Егет тагын ике-өч кешегә китереп өлгерми, Әюп буш чынаякны кире суза. Табынчы өнсез-тынсыз яңаны китерә. Янә өч-дүрт кунакка чәй эләгеп өлгерми, аксакал бу юлы ике куллап буш савытын тагын суза.
    – Син, Әюп карт, ике кулыңа икене түнтәрдең инде. Нәфесеңне тый чак кына. Монда әле берне дә эчмәгәннәр бар, – дигән Каюп иң түрдә утырган иң өлкән кунакка.
    Әнә кемгә, әнә нәрсә әйткән ул. Әдәпсезлекме бу, әллә гаделлекме?
    Хәзер ул җитмешне куа. Без икебез дә шундый арыкбыз, тәнебездә черки эчәрлек тә кан юк.
    – Тире дә сөяк кенә булгач, нинди рәхәт. Черкиләр безгә кагылып та тормый, – диде Каюп карт. – Симез кешегә чыдау юктыр монда. Һай-һай, мыжгып торалар!
    Сөзгечнең җебен тотып алмаш-тилмәш утырып карадык. Кичтән кәсебебез уңмады. Бөтен ризыгыбыз әле тонып та өлгермәгән су астында йөзә иде. Шулай да тышы корымланып беткән бәләкәй бидрәне тутырып су кайнаттык. Янәсе, булачак балык шулпасы. Кайный-кайный суның шулпага әйләнү өмете өзелгәч, Каюп бабай яңа гына яфрак ярып килгән карлыган сабакларыннан кечкенә пиннек сындырып, аны кайнап торган бидрәгә китереп тыкты:
    – Бар сыйны үзебездән үзебез кызганмыйк әле, Мостафа, – диде. – Хушланганчы чәй эчик.
    Шушындый мул сыйдан соң мин хозурланыпмы, хәлсезләнепме оеп киткәнмен. Төнен картка кот килгән. Таң яктыруга уянсам, Димгә батырылган челтәр капчык эчендә агач көрәк киңлеге ике корбан ласпылдап ята иде...
    Каюп бабай күптән дөнья куйды. Ә сүзләре онытылмады.
    Чишмәләргә ятып сулар эчсәм дә, иелеп юа өзсәм дә, үрелеп шомырт өзсәм дә, әйтә калам:
    – Бар сыйны үзебездән үзебез кызганмыйк әле, Мостафа, – дим. – Шулардан мәхрүм калыр көннәр килмәсен...

    БӘСӘРГӘН ӘБДИ

    Ул кышын утынны безнең урам халкына Чагыл тавыннан бирделәр. Шуннан, морҗа башыннан жирәбә салып, һәркемгә өләшеп бүлделәр. Безнең бер якта мөтәвәлли Искәндәр, икенче якта Тәмәнәй очы Әбди булып чыкты. Үз өлешен теләсә кем теләсә нинди вакытта килеп кырыкмый, бөтен урам бер көндә чыгып кисә. Югыйсә кемнеңдер хәрәмләшүе ихтимал, шул сәбәпле соңыннан бәхәс, низаг чыгуы бар.
    Чатнама суык декабрь көнендә бөтен урамыбыз белән Чагыл тавына ябырылдык. Кая карама – тук та тук. Атайлар, агайлар кыркып тора, без – малайлар, кыркылган агачның көч җиткәннәрен сөйрәп үз өемебезгә җыябыз. Урман алай эре түгел. Утынлык кына. Искәндәр Әсхәте белән кулалмаш эшлибез. Бер аларда, бер бездә.
    Әбди өстенә кыска гына сырма кигән, ыштанының төбен дә капламый. Берчак Әсхәт миңа ымлый:
    – Әнә, бәсәрә башлады.
    – Нәрсә бәсәрә?
    – Әбдинең ыштан төбе.
    Чынлап та, тегенең кызыл киндер ыштан төбен ак бәс сара башлаган иде. Көн буе – кышкы көн озын түгел – кулыбыз эштән бушамады, күзебез күршенең ыштан төбеннән аерылмады. Төш җитүгә бәсәргән урын җәелеп зур бияләй чаклы булды. Кичкә табан ул бөтенләй бозланып катты. Кыш көне икенче катка кияргә, күрәсең, бахырның чалбары юктыр. Ул ярлы кеше иде. Мин кызганып куйдым.
    Әсхәткә җитә калды. Ул кешедән көләргә генә тора. Бөтен күрше-күлән ишетерлек итеп сөрән салды:
    – Әбди агай! Ыштан төбең бәсәргә-ә-ән! – диде.
    – Шулаймыни? Мин күрми дә торам, – диде теге, үзе артына әйләнеп караган булды.
    Шушы сәгатьтән алып Әбдигә “Бәсәргән” кушаматы чат ябышты. Исемен дә әйтеп тормыйлар, “Бәсәргән” дип кенә йөртәләр.
    Байтак гомер үтте. Колхозлар оештырылды. 1934 елның көзендә мин күпмедер вакыт колхоз хисапчысының ярдәмчесе булып йөрдем. Октябрь бәйрәме кичәсендә бүләкләү өчен алдынгылар исемлеге төзелде. Унлап кеше булгандыр. Арада Әбди агай да бар иде. Кемгә бүрек, кемгә шәлъяулык, кемгә күлмәклек, кемгә итек, кемгә постау чалбар тәгаенләнгән иде. Исемлекне матур итеп күчереп язарга миңа куштылар. Исемлек буенча Әбдигә күн тышлы бүрек тиеш иде. Атнабаев Абдулла исемлекнең башында тора. Мин тоттым да, аның исеме турысына “Постау чалбар” дип яздым, бүрекне чалбарның була язган хуҗасына аткардым.
    Тантаналы җыелышта колхоз рәисе – күзгә зәгыйфьрәк Әхмәт – исемлекне укый башлагач, аптырабрак бераз тотлыгып торды. Шулай да бүләкләрне мин язганча әйтеп өләште. Постау чалбар нәкъ иясенә эләкте. Җылы тәнендә тузсын.

    ШАҺИТ БЕЛӘН САНИЯ

    Дөресрәге, Сания белән Шаһит. Алар безгә каршы гына тора. Сания тиз тузынучан, усал телле бичә. Андыйлар турында: “Теле үгезне үкертер”, – диләр. Ә күңеле изге аның. Хәйлә-мәкернең ни икәнен дә белми. Шаһит исә телсез-тешсез юаш адәм. Бик ачуы килгәнда генә хатынына яки хәтере калган башка берәүгә янап куя: “Әйттем-салдым булыр”, – ди. Нәрсә әйтерен Сания да, хәтерен калдырган бүтәннәр дә белә алмады. Шушы серен ул, ашын ашап, яшен яшәп беткәч, үзе белән ахирәткә алып китте.
    Үсмер чагымда авылда яшәгәндә мин аларга еш керә торганыем. Иртәнчәк бер кергәндә Шаһит агай итек киеп маташа, Сания җиңги савыт-саба юа иде. Уртанчы уллары тугыз яшьлек Хәмит, бишмәтенең бер җиңен кигән көйгә ишек төбендә басып тора. Аны каядыр йомышка җибәрергә итәләр, ахырсы. Тегесе ашыкмый.
    – Тизрәк кузгал инде, дим, шайтан арбасыннан төшеп калган тискәре нәрсә! – дип тузына Сания җиңги. – Кулым дүртәү, аягым алтау түгел шул, берегезгә дә инәлмәс идем! Бар, йөгер! Тиз үк!
    – Ыжламыйм да, – ди малай.
    – Ыжлатырмын! Тәки ыжлатырмын әле мин сине, имансыз! Уйнаштан туган мөртәт!
    – Уйнашмагыз иде үзегез. Ул чакта тумас та идем, – дип әрепләшә тугыз яшьлек “мөртәт”.
    – Ә-ә, шулаймыни әле! Битсез! – Йодрыкларын төйнәп, Сания җиңги малайга таба омтылды. Ләкин сукмады. Андый гадәте юк аның.
    Шулчак Шаһит, калкынып, кияргә өлгермәгән итек сыңарын бичәсенә суды:
    – Мә, Сания, шушы итек белән тондыр әле...
    Сания, ярсып, ире каршысына килеп басты:
    – Нәрсә син, уҗым бозавы, мине котыртасың? Нәрсә өсләтәсең? Батыр булып, йөрәгең җитсә, үзең сук. Кеше кулы белән кеше тукмама, иблис!
    Кеше кулы белән кеше тукмаганны гомеремдә байтак күрдем, күрә киләм. Шаһит ише генәме алар!
    Шундый мәлдә Санияны хәтергә алам.

    ҖИР КҮРЕРГӘ БАРГАН АПА

    Колхозлашуга тикле безнең авылның печәнле болыннары күп булды. Шуңа күрә урак бетү белән атлы-тунлы халык калага печән ташый. Нижегород тугаенда төркем-төркем булып куналар да, яктыруга Печән базарына күтәреләләр. Хәзерге Дуслык һәйкәле урынында сары чиркәү, ә чиркәүнең өс ягында Печән базары иде.
    Ике ат белән барганда Мортаза агаем мине дә алгалый. Без юл йөргәндә көннәр гел аяз була торганые. Яңгыр астында калганыбызны һич тә хәтерләмим. Бераз шомлы төнге тугайда дүрт-биш җирдә талпына-талпына учак яна, чәй кайный. Безнең төркемнән ерак түгел З... апа ялгызы ут үрләтә. Мин беләм: бу тол хатын Туңморҗа урамының үрге очында тора. Өйдә ир-ат булмагач, печән сатарга үзе йөри. Агаем атлар янына киткәч, Мотаһир исемле бер кеше миңа йомыш кушты:
    – Бар әле әнә теге ападан чәйнек сорап кил. Тик җиренә җиткереп сора. Болай дип әйт: “Җир күрергә барган апам, сыңар колаклы чәйнегеңне биреп тор әле”, – диген.
    Малай чакта мин тыңлаучан идем. Шунда ук йөгереп бардым да:
    – Җир күрсәтергә барган... Әй, бутадым ла... җир күрергә барган апам, сыңар колаклы чәйнегеңне биреп кенә тор әле! – дидем.
    – Күрсәтермен мин сиңа җирне, ташбаш! – дип, күмер бутап утырган таягы белән апа минем аркага сукты. Авырттырырлык итеп түгел, гарьләнерлек итеп сукты.
    Менә бер тилемсә бичә. Мин аннан ипләп кенә йомыш сорыйм, ә ул таяк белән ора. Җитмәсә, безнең учак тирәсендәгеләр авыз күтәреп хахылдаша. Котырганнар.
    Байтак заманнар үткәч мин шуны белдем. Теге елда яз көне авыл халкы басуга чыгып, жирәбә салып, җир бүлгәндә бу апа жирәбә тартуны быел гына чит урамнан күчеп килгән күршесе Хәбиргә тапшырган икән. Өлешкә чыккан җир башына Хәбир тамга сала да, азактан илтеп күрсәтергә була. Икенче көндә апаны җир күрсәтергә алып китә теге. Әй баралар, әй баралар, Урта басуны үтәләр, хәтта Каенлыкул чокырына килеп җитәләр. Ә З...ның өлеше басу капкасы төбендә үк торып кала. Чокырга төшкәч, Хәбир тегеңә кулын тигезмәкче итә, хатын буй бирми, ир чәмләнә башлый, хатын якын да җибәрми. Сөмсез азгынның тәмам шашынып корбанына ташлануы була, моның ярты колагын теге кетерт итеп тешләп тә өзә. “Сыңар колаклы чәйнек”нең хикмәте менә кайда икән.
    “Җир күрергә барган З...” дигән яманатнымы, хуплаунымы күтәреп, озак яшәде апа.
    Башы күмерләнеп беткән таяк белән ул миңа гомерлек сабак бирде:
    – Мәгънәсен үзең аңламаган сүзне сөйләр булма...
    Юк-юк та, файдасы тиде бугай ул сабакның.

    ВӘЛЕТДИН БЕЛӘН ГӨЛСИРӘ

    – Сайлап кына, чүпләп кенә кунак җыябыз, шәмгә ут алуга килеп җитегез, – диде тыкрык буе “татлы тел” Вәлетдин, иртүк килеп. – Гөлсирә белән икәүләп көтәбез.
    Аның һәр сүзенә Гөлсирәне кыстыра торган гадәте бар. “Гөлсирә әйтте”, “Гөлсирә мактады”, “Гөлсирә хурлады...” Гөлсирәсез аяк атламас, уй уйламас.
    Бары белән байларча кунак чакырыша торган сугыш арты мәле иде, Рауза белән без эңгер төшкәч үк китеп бардык. Берәр сәгать үтүгә биш-алты пар җыелышып өлгердек. Соңрак җөпле-таклы тагын берничә кунак килде, өй тулды. Байтак сайлап, байтак чүпләгән икән хуҗалар. Төрлебез төрле җиргә сибелешеп утырдык. Озын гына өстәл өстенә савыт-саба куелган., сырлы стаканнар тезелгән. Ничектер әңгәмә куермый. Хәтта сүз уйнатучы Мөхәррәмнең дә илһамы кабынып китә алмады. Утырабыз. Тәүдә танауны симез елкы шулпасының буы кытыклап алды, бераз торгач бәлеш көегенең исе килеп сугылды. Сәгать көтәбез, ике сәгать көтәбез. Вәлетдин чыга да керә, чыга да керә. Тора-бара исләр дә басылды, ә табынга чакыручы һаман юк. Ярты төн якынлашты. Утыра бирәбез. Көндез эшләп арыган бәгъзе берәүләр, утыргыч артына сөялеп, оеп та китте.
    Капыл чаршау эченнән беркатлы Гөлсирә чәчрәп килеп чыкты да:
    – Чукынып кына китсен инде! Иң кирәкле кунагыбыз килүен килеп җитмәде дә, ичмасам сез утырышыгыз! – диде. Ул шаяртмый иде.
    Уңайсызрак булып китте. Шулай да кунаклар сүлпән генә өстәл тирәсенә тартылды. Тик, яндырсаң бер уч көле чыкмас чикерткә Гайфулла гына ыргып торды да, кыптыр тунын, тышсыз колакчының киеп алды:
    – Әйдә, хатын! Киттек! – диде. – Капчык авырлыгына йөрер хәл юк! Нигә син, баҗа, шул иң кирәкле кунагыңны ялгызын гына чакырмадың? Төн буе адәм бимазалыйсың!
    – Аштан олы булып кылану киллешерме, атасы? – диде Чикерткәнең җәмәгате.
    – Килешер! Ашның да төрлесе була. Олысы бар, кечесе бар. Вәссәлам! – Хатынын да көтми чыгып китте.
    – Ни кылануың бу, баҗа? – дип кычкырып калды хуҗа. – Ну, кылтым да, әй.
    – Мыскыл итеп кылтайтмас идегез, – диде Гайфулланың хатыны, ирен куәтләп. – Без дә тишек ыштан төбенә салынган ямау түгелбез, иншалла! – Ишекне шап итеп япты.
    Искитәрлек әллә ни дә булмады кебек, ә алдагы ризыкның тәме китте. Әйтерсең, ул сиңа тәгаенләнмәгән иде. Ашның олысы бар, кечесе бар икән шул.

    КАРУН ГОБӘЙДУЛЛА

    Безнең авылда кешегә кушамат төрлечә тагыла. Берәүгә ул иясенең табигатенә һәм холкына тап килгән өчен ябешеп кала, икенчеләргә бөтенләй кире мәгънәдәгесе тамга булып сугыла. Гомер көлмәс-елмаймас Мәрхәбә Галине “Ачык Гали”, үшәнлеге чигенә чыккан безнең Исхак кайнаганы “Юрга Исхак”, урамыбызның иң ярлысын “Калад Сәлимгәрәй” (янәсе, клад – хәзинә) дип йөртәләр. Гобәйдулланың “Карун”лыгы да шушы юл белән килеп чәпәлгән.
    Ул саран да, комсыз да түгел, киресенчә, юмарт һәм игелекле кеше. Ә үзе борын заманның атаклы сараны Карун әл Рәшит сыңары исәбендә йөри Карун Гобәйдулла.
    Бала чакта Гобәйдулланың тавышы моңлы, күңеле юмарт, үзе тыңлаучан булган. Мәдрәсә дә чакта аннан сабакташлары еш кына мөнәҗәт әйттергәннәр. Ул мөнәҗәт әйткәндә йомшаграк күңеллеләр гел туктамый яшь түккәннәр. Карун Рәшит турындагы бәетне ул җиренә җиткереп, үтә ихлас башкарган.
    Карун мәлгунь бар иде,
    Ахырда аны җир йотты.
    Араларындагы бер явыз моңа берчак:
    – Әй, Карун! – дигән.
    Киткән шуннан – Карун да Карун. Мин белгәндә аңа, мөгаен, иллеләр тирәсе булгандыр.
    Гобәйдулла агай чокыр аръягындагы Тумыртка урамында тора. Ул – алты-җиде йортлы бер яклы бәләкәй урам. Анда минем Мөхәррәм исемле дустым бар. Гобәйдулла умарта асрый. Тәүге балын суырткан көн – Тумыртка балалары өчен татлы сый көне. Елның елында шулай. Шул көнне мин ел саен нишләптер дустым янында булам. Гобәйдулла агайның “Көнлеккә килегез!” дигән ораны тиз үк таралып өлгерә. Тумыртканың һәр өеннән ким дигәндә өч-дүрт бала, кашык тотып, умартачы йортына йөгерә. Без “кунакларның” санына карап ике-өч җиргә түгәрәк-түгәрәк булып өстенә тезләнәбез. Төрткәләшүне, тарткалашуны агай яратмый. Коры кашыкларны ялый-ялый сабыр гына көтеп утырабыз. Вакыты җиткәч, Зөбәрҗәт җиңги һәр түгәрәк уртасына агач коштабак тулы сары гәрәбәдәй сары бал китереп утырта. Икмәк бирелми. Үзең белән алып килергә дә ярамый. Сыйлануның шарты шундый: хәрәмләшеп булмый. Тәүдә без комсызланып коштабакка дәррәү ташланабыз. Кашыклар арлы-бирле йөгереп кенә тора. Ялап маташмыйбыз. Соңрак, тансык кана төшеп, тел очы әчетә башлагач, сүлпәнрәк ташыйбыз. Әмма берәү дә туйдым дип туктамый. Ни тикле мул булмасын, бал – бал инде: “бал” дисәң бер кими, бармак тыксаң ике кими. Кашыклап ашагач бетә дә икән. Коштабаклар бушап кала. “Көнлекчеләр” әле утыра бирә. Мөхәррәм олы инәсе өйрәтеп җибәргән теләкне теләп: “Кортыңның канаты талмасын, үзеңне сырхау алмасын”, – ди.
    – Шулай булсын, – дип теләкне кабул кыла Гобәйдулла агай, аклы-каралы сакалын сыйпап елмаеп куя.
    Без һаман кузгалмыйбыз. Табын хуҗасы чарасыздан төшендереп бирә:
    – Балны аны тәме беткәнче ашарга ярамый, балалар. Быелга шуның белән бигайбә, яренгә тагын килерсез, яме...
    Гаҗәп, балның тәме нишләп бетсен икән ул?

    МӘРХӘБӘ КОДАГЫЙ

    Урамыбызда иң тыныч, иң сүлпән, иң шапшак хатын Мәрхәбә кодагый иде. Урыны әллә кайчан җәннәттәдер инде. Гөнаһсыз җаны шунда дип киткәние...
    Үзе тере чакта җәен-кышын аның өендә бәрәңге черегеннән алып сөт көегенә кадәр бөтен исләр аңкып тора иде. Урамга чыкканда еш кына бер аягында күн ката, икенчесендә йон ката булыр. Кодагыйның сыңар мөгезле бер коба сыеры, йөнтәс бәкәлле бер кола алашасы, әйткәнебезчә, көлмәс-елмаймас бер карт буйдак улы – Миңлегалие бар. Әнә шуны инде “Ачык Гали” дип йөртәләр. Үзе дә мин белә-белгәннән ялгыз. Кодабыз әллә кайчан гүр иясе булган. Өй-курадагы һәр җан иясенең үз кылыгы. Әнисе белән улының ниндилеген әйттем инде. Коба сыер – ындырчы, ягъни кеше ындырыннан кайтмый. Шуның аркасында сыңар мөгезгә торып калган да. Кола алаша – эштән чыккан чыгымчы. Чыгымчы кола йөк тартып тау менгәндә генә түгел, буш көе түбән төшкәндә дә киреләнеп шып туктый. Мәрхәбә кодагый аны әрләми дә, тукмамый да, “җене ычкындырганчы” көтеп, авыз эченнән генә мөнәҗәт әйтеп арбасында тик утыра. Тора-тора атының “җене ычкындыра”, ул үзеннән-үзе дәртләнеп, башын кага-кага кузгалып китә.
    Мәрхәбә кодагыйның миңа да вак-төяк йомышы төшкәли. Я лавкага тоз, шырпы, кәрәчин алырга йөгертә (ышанып шикәр кушканын хәтерләмим әмма), я ике-өч тиен бакыр тоттырып мәзин остабикәсенә хәер тапшырырга җибәрә. Сыңар мөгезле коба сыерның бозавын көн дә диярлек үзебезнең бозаулар белән бергә Сай чокырдан куалап кайтарам. “И-их, шушы уңганны...” – дип мактаса миңа шул җиткән. Мактаганны ифрат яратам мин.
    Күп еллар үтте. Пумаладай чәч үстереп, муенга киң яшел галстук тагып авылга кайттым. Шагыйрь, янәсе, шулай кылтыграк булырга тиеш. Тәүге китабымның тәүге данәсе кесәмне өтеп бара. Урамга кереп ике-өч йорт үтүем булды, култыгына озынча чүлмәк кыскан Мәрхәбә кодагыем тап булды. Исәнлек-саулык сорашырга да өлгермәдем, ул тезеп китте:
    – Очравың шәп булды әле... Менә Ваһапларның кар базына куеп торган каймагымны килеп алдым. – Ул мунчадан мунчага гына юыла торган кулын йодрыклап чүлмәккә батырды да, кире чыгарып миңа сузды. – Мәле, Мостафа, эләккәндә ялап ал. Малай чагында йомышымны күп тыңладың. Тартынма, ялап бетер, жәлке түгел.
    Нишләптер, тамчы да җирәнмәдем. Хәтта уңайсызланмадым да. Урам уртасында басып кодагыйның кул сыртын да, уч төбен дә яладым. Чөнки бу хәлдә аштан олы, сыйдан өстен кылану әдәпсезлек булыр иде.

    ГАБДЕЛҖӘМИЛ

    Мөтәвәлли, ягъни мәчет караучы Кави үзенең төпчек улына авыз тутырып әйтерлек әнә нинди күркәм исем куштырган – Габделҗәмил! Шушы исемнең хуҗасы тәүдәрәк Гапҗәмилгә әйләнгән, аннан Әбҗәмилгә торып калган. Мин үсмер чакта ул “ерактан күрүче Әбди” иде инде. Яше арткан саен исеме кыскара барган.
    Кави бабай берчак атаема ачыныпмы, көлепме төпчек улы турында әңгәмә сөйләгән. Атаем аны гыйбрәт итеп, кичке чәй вакытында агаемнарга җиткерде. Менә ул – көлке дисәң көләр җире юк, көлке түгел дисәң, адәм көлкесе.
    – Кичтән чанага йөкне үзем төяп куйдым, – дигән Кави бахыр. – Габделҗәмил тәүге әтәч белән торып калага печән сатарга китәргә тиеш иде. Беренче әтәч кычкырыр-кычкырмас, юлчыны уятып, атны эчерергә чыктым. Карасам, улым бер чабатасының бавын урап маташа. Икенче әтәч кычкырды. Мин чыгып атны җигеп кердем. Габделҗәмилем икенче чабатасын киеп маташа. Бергә барырга сүз куешкан кешеләр урамнан тавыш бирә-бирә узып бетте. Чана табаннары чыжлавы бөтенләй тынды. Өченче әтәч кычкырды. Чыдамадым, калага үзем киттем Печәнне сатып, егерме биш чакрым җирне урап, эңгер төшүгә кайтып җиттем. Өйгә керсәм, минем Габделҗәмилем янып торган мич каршысында әле һаман чабата киеп утыра.
    Күптән Әбдигә әйләнгән шушы Габделҗәмилне, язуы матур дип, өстәвенә эчми-тартмый дип, колхозлашуның беренче елында безнең урамның бригадиры итеп куйдылар. Эшләр, әлбәттә, әлләни уңмады. “Син, Габделҗәмил, тегеләйрәк итеп кара, болайрак эш кылып кара”, – дип киңәш биргән картларның авызын тиз томалады. “Төртеп күрсәтмәгез миңа. Мин ерактан күрәм!” – диде.
    Ерактан күрә-күрә, аяк астындагы һәр нәрсәгә абына-абына, ул бригадабызны көрчеккә китереп терәде. Әллә каян ук, “ерактан күрүче Әбди” дигән даны калды. Әбди данын уртаклашучылар арытабан да булды. Ерактан күрүчеләрне әйтәм...

    ШАҺИБӘК СӘГЫЙТЕ

    Печәнгә чыгар алдыннан гына шаулатып килен төшердек. Мортаза агаема кәләш алып бирдек. Кайда ничектер, бездә шундый йола бар иде: кыш көне кыз ягында туй уздыралар да, җәйгә чыккач килен төшерәләр. Хәер, ул гадәтләр хәзер бетте инде. Чыдамсызга әйләнде яшьләр. Конторга кереп теркәләләр дә, я егет өенә, я кыз өенә җитәкләшеп киләләр.
    Шулай итеп, без – вак балалар – җиңгиле, әтиемнәр киленле, агаем бичәле булды. Булсын, бик әйбәт. Гөлбикә җиңгәбез, шадра ла димәсәң, үтә сөйкемле. Нәрсә эшләптер, агаем шул җәйдә ат ашатырга төнгелеккә бөтенләй йөрмәс булды. Аптыраш. Бу йөк тулысынча минем өскә төште. (Икенче агаем Белорет ягында завод тирәсендә буталып йөри иде. Юнь чыгара алмагач, соңрак кире әйләнеп кайтты.) Минем тугызым тулып килә иде. Кулдан эш килерлек.
    Шушы елда урак өстеннән алып көзгә тикле ике ат белән төнгелеккә йөрдем. Әлбәттә, миңа күз-колак булыр кеше бар, Корбангали улы Мөхәррәм ул. Мин үзем дә җебеп төшмәгәнмен. Бөтен урамның егермеләп малай Дим буендагы Капкалы төбәгенә ияләшеп алдык. Анда – уйсу җирдә – курпы шәп. Янә бер хикмәте бар. Шуннан ерак түгел совхозның бәрәңге җире башлана. Эңгер төшәр-төшмәс үк зур итеп учак ягабыз. Барып бәрәңге йолкабыз да, итәк-итәк ташып, көлгә күмәбез. Мул тотынабыз. Бүселгәнче тыгын. Шулай да тәүдә, тозсыз ашаганда, артык ыратып булмый иде. Бөтенесеннән әүвәл чулак Гыйльметдиннең башы җитте: “Малайлар, – диде ул, – ашның тәме юк бит болай. Тоз кирәк”. Икенче кичтә һәрберебезнең кесәсендә тоз иде. Моннан ары совхоз бәрәңгесе ашап туйгысыз булып чыкты, ай буена рәхәтләндек кенә. Туенып алабыз да, зур кибән тирәли баш төртеп йоклыйбыз.
    Бермәл таң яктырып килгәндә гөп-гөп итеп баш очында гына ике тапкыр мылтык аттылар. Без кот очып сикерешеп тордык. Баксаң, кибәнне дүрт-биш җайдак уратып алган. Икесенең мылтыгы бар. Без, унбиш-егерме малай, камалуда калып әсир булдык.
    Ат менгән берсе алдан төште, икәүсе як-якка чыкты, дүртенчесе койрыкта калды. Мал әйдәгән рәвешле болар безне Дим яры буйлап Лекаревка ягына куалап алып китте. Арабызда иң чая исәпләнгән Габделмәҗит: “Качыгыз!” – дип кычкырды да, капыл ярдан сикерде, “ә” дигәнче тал арасына кереп югалды. Ат менгән берәве: “Стреляю!” – дип кычкырды да, гөпләтеп атып җибәрде. Качкын туктамады, качуында булды. Аны эзләп маташмадылар, әмма бүтәннәребезне ару гына өркеттеләр.
    Кояш чыгуга безне бер ат аранына китереп яптылар да, өстән бикләп киттеләр. Ике-өч сәгать утырганбыздыр. “Бәрәңге өчен штрафын яман каермасалар ярый инде”, – диде зирәк Мөхәррәм. Без үзебезнең хәлне аңлыйбыз. Басу караучы бөкре Шәрәй ашлыкка кергән сыер-бозауны шулай куалап кайта да, ихатасына ябып куя. Зыян күргән кеше файдасына аяусыз штраф суга. Без әнә шул тотылган мал көнендәбез.
    Дөбер-шатыр ишек ачылды. Яман таза гәүдәле ике адәм килеп керде. Руслар. безне тезеп бастырдылар да, берәм-берәм сорау алырга керттеләр:
    – Картошку таскал?
    – Таскал, – дип турысын әйтте иң читтә торган Мөхәррәм.
    – Таскал, – диде Гыйльметдин дә.
    – Таскал, таскал, көч калмады бер мыскал, – дидем мин. Курку инде басылган иде. Теге минем колакны чак кына тартып куйды.
    Чират Шаһибәк Сәгыйтенә килеп җитте.
    – Картошку таскал?
    – Я не украл, я гатауай жрал! – диде Сәгыйть хәтта бераз кукырая биреп.
    Шулай дип әйтүе булды, җирән мыеклы гыйфрит тегенең ике яңагына алмаш-тилмәш чапкалап алды. Сәгыйть хәтта чайкалып куйды.
    – Мә сиңа, гатауай жрал, мә! Дармоед! – дип өстәде.
    Кичкә таба атайларыбыз я агайларыбыз бәрәңге хуҗалары куйган хакны түләргә имза биреп безне тоткынлыктан коткардылар. Бер нәрсә миңа көне буена маза бирмәде. Ничек булып чыга соң әле? Үзләре урлап ашаган малайларга гыйфрит тырнак белән дә чиртмәде, ә урламаган, бары әзерне генә ашаган Сәгыйтьне исәңгерәткәнче чапкалады. Нигә шулай итте икән?
    Кайткач, булган хәлләрне сөйләп, Олы инәемнән сорадым. Ул болай дип төшендерде миңа.
    – Тотылган бур үз җәзасын болай да алыр, ә урлаганны ашаганга шул таман...

    ГАЙФУЛЛА БЕЛӘН СӘЙФУЛЛА

    Бу икәү туган да, әшнә дә түгел. Нибары күршеләр. Әмма ике сыңар – бер кием. Аларның кушаматлары гына да ни тора: “Акыл иясе Гайфулла”, “Сәяхәтче Сәйфулла”. Гамьсезлек һәм ялкаулык белән даннары чыккан. Кышын икесенә бер бәләкәй чана сөйрәп, җәен бер кул арбасы тартып дөнья куалар. Ат юк аранда, кайгы юк буранда. Мин белә-белгәннән аларның өйләре киртә күрмәде, кураларында сыер мөгрәмәде, куначаларында әтәч кычкырмады. “Байлык – бер айлык, фәкыйрьлек, кадерен белеп тотсаң, гомерлек”, – ди акыл иясе Гайфулла. Кадерен белеп, фәкыйрьлекне озак сакладылар. Ләкин гомерлеккә җитмәде. Балалары аякка баскач аз-маз кот күрделәр.
    Берчак яз башында болар әлеге бәләкәй чаналарына берәр пот чамасы арыш салып, өч чакрым тирәсендәге Боголюбовка авылына Савко тегермәненә он тарттырырга киләләр. Киләләр дә, март кояшында изрәп, өй эргәсендә утыралар. Чират көтәләр. Өс-башта ямау өстендә ямау. Озын арык муеннары башларын чак күтәреп тора. Хәлсезлектән хәтта мыеклары түбән салынган. Өнсез-тынсыз утыра болар. Савконың калку күкрәкле, тулы тәнле, яшь, чибәр бичәсе бер чыгып, бер кереп йөри. Узган саен ике бахырга кызганып карап уза. Утыра торгач, сәяхәтче зирәк Сәйфулла моның серенә үзенчә төшенеп ала.
    – Гайфулла агай, бу хахул марҗасын әйтәм, үткән саен ике күзен мөлдерәмә тутырып, валлаһи, сынаган кебек, миңа карап үтә. Бер-бер өмете булмагае, дим, чукынганның.
    – Мин дә сизендем, – дип шикне арттыра акыл иясе Гайфулла. – Бездән бичәсен көнләшеп, ул Савко арышны тарттырмас булмасын тагын. Әйдә, энем, бәладән баш-аяк. Чират җиткәнче абзар артына чыгып утырыйк.
    Китәләр. Адәмнең зирәклеге менә ничек итеп бәладән коткара.
    * * *
    Икенче бер вакыт Гайфулла белән Сәйфулла, кул арбасына таудай төяп, калага каен пиннеге сатарга китеп бара икән. Өфедә ниндидер конторда каравылда торучы аксак Исмәгыйльнең әнисе боларны авыл читендә куып җиткән дә, инәлә башлаган:
    – Тәгәрмәчләрегез келтер-келтер тәгәрәп тора, аякларыгыз тыпыр-тыпыр атлап бара, авырсына күрмәгез инде, оланнар, менә монда Исмәгыйлемә дип эремчек пәрәмәче төйнәгән идем. Илтеп кенә тапшыра күрегезче. Баламның күңеле булыр.
    Ышандырып алалар. Көзгә караган ягымлы кояш астында җитез генә атлап Имәнлекне чыгалар. Кузнецов утарын узалар. Зыбау аермасына җитәләр. Хәл алырга дип, шул аермадагы ялгыз карама күләгәсенә утыралар. Эчләрендә бүре үк уламаса да, этләр шыңшый башлый.
    – Карале, Сәйфулла энем, – ди акыл иясе Гайфулла, – әгәр дә ки гуҗ Искәндәрнең мокыт Исмәгыйленә, әйтик, безгә тәгаенләнгән күчтәнәчне ышанып тапшырсалар, шушы җиргә тикле китереп җиткерер идеме? Җиткермәс иде. Имәнлек авызында ук утырып ашар иде.
    – Әлбәттә ашар иде. Моңа хәтле түзгәнгә дә безгә рәхмәт әйтсеннәр әле, – дип нәтиҗә ясый сәяхәтче Сәйфулла.
    – Жәлке, суыныбрак киткән икән пәрәмәчләре, каһәрең! – дип сукрана акыл иясе.
    Ашап бетерәләр.
    Гакыл дигәнең бәладән дә коткара, тамакны да туйдыра икән.

    ӘБДРӘШИТНЕҖ ҖОР СҮЗЕ

    Берәүләр гомер буе акыл сатып та ил хәтере сакларлык фәһем калдырмый, ә икенчеләр урынлы әйтелгән бер кәлимә җор сүзе белән адәм арасына керә, телдән төшми. Губернатор урамының (ул чакта өч-дүрт йортлы урам иде бездә) Әбдрәшите әнә шундый булып чыкты. Җәмилә җиңгинең усаллардан-усал алты кызы арасында бердәнбер юаш малае иде. Малай дигәч тә, җиткән егет инде. Минем кече агаем чамасы. Җыбыткырак булса да эшкә күндәм. Ир-ат өлешенә төшкән йөкне ул тарта, сабан сөрә, печән чаба, утын әзерли. Атасы Кәшәфетдин исәпкә бар, санга юк. Ятып ук чирләмәсә дә, ничәмә ел кых-кых килеп күкрәген уып йөри. Шуңа күрә Җәмиләнең сүзе юл ярып гел алдан бара. Бөтен нәрсә аның исеме белән башлана: “Җәмилә ындыры”, “Җәмилә алашасы”, “Җәмилә кәҗәсе”, “Җәмилә тыкрыгы”...
    Шул Әбдрәшитнең быел көтелмәгән ике шатлыгы, ике зур шатлыгы булды. Берсе кышын, икенчесе язын килде. Кышкы шатлыкның үз тарихы бар. Үткән җәйдә яман эссе көндә Кадергол төбәгендә печән чапканда егет эсселәп китә дә, чалбарын чишеп ташлый. Ыштаннан гына торып кала. Кичкә тикле бик хутлы эшли. Кайтыр алдыннан чалбарын эзли башласа – таба алмый. Пакусларны буйлап әле бер очка, әле икенче очка йөгерә бу. Зәңгәр буйлы соры чалбарны әйтерсең ай күрде, кояш алды. Иртәгесен, эреле-ваклы алты кызын ияртеп, чабынлыкны тентергә Җәмилә җиңги үзе килә. Биләмәне иңгә-буйга кыдырып, тирә-яктагы куакларны айкап чыгалар. Язмаган малдыр, күрәсең, табылмый. Тәкъдирнең хөкеме шулдыр инде.
    Кыш урталарында беркөн Әбдрәшит ат абзарыннан өйгә сыймаслык, авыл халкын исәңгерәтерлек шатлык кочаклап керә. Шатлык дигәнебез – югалган чалбар – купшы гына итеп төрелгән зәңгәр буйлы соры чалбар булып чыга. Утлыкта ята икән. Көлле галәм бот чабып хәйран кала. Менә бер могҗиза! Ул печән бит кипкәч күбәгә җыелган, кибәнгә өелгән, кар төшкәч чанага төялеп кайткан, печәнлеккә бушатылган, аннан кочак-кочак утлыкка ташылган. “Эш монда ырым-сихерсез генә булмагандыр. Шайтан этлеге бу”, – дигән сөземтә чыгара Келәшнең акыл ияләре. Улының зирәклеге чамалы икәнне белгән Җәмиләнең генә артык исе китми: “Бигрәк күзле бүкән шул...” – ди.
    Икенче куаныч язын үлән яшәргәндә килде. Җәмилә җиңги улына кәләш алып бирде. “Алып бирде” дип авыз тутырып әйтерлек вакыйга булмады ул. Бер төндә, ай калыккач та, кияүнең берничә яшьтәше, алдан сүз куешу буенча, Тумыртка урамының утырып калган, димәк, чираты үткән Миңзадәсен утын арбасына төяп китергәннәр. Иптәшләре өйгә кереп кәләшне киендереп-ясандырып алып чыкканчы кияү кеше ат башын тотып торган. Шулай да азактан: “Кыз урлау пүчтәк лә икән ул”, – дип байтак мактанып йөрде.
    Хатынлы булып ике-өч көн торгач, Әбдрәшит безнең койма буенда тезелешеп утырган ир-атлар янына килде.
    – Кәләш котлы булсын, – дип өстәде тимерче Йомагыл.
    Әбдрәшит йола-әдәпне яхшы белә. Әйбәт теләккә тапкыр сүз белән җавап бирү тиешле. Әйтик, “бәйрәм котлы булсын” яки “ашлар тәмле булсын” дигән кешегә нәрсә дип җаваплыйлар? “Бергә булсын!” – диләр.
    – Яхшы сүзегез өчен рәхмәт, агайлар. Котлысы да, татлысы да бергә-бергә булсын! – диде Әбдрәшит, авызын колак артына тикле ерып.
    Бертын сүзсез торгач, агай-эне буылып көләргә кереште. Нигә көләләр икән? Анысын ул чакта унике яшьлек мин дә төшенмәдем, эчендәге куанычы ташып барган егерме яшьлек Әбдрәшит тә аңламады. Аңламады, ләкин “бергә-бергә булсын” дигән тапкыр сүзе торып калды.

    ХӘТЕР КАЛУ

    Атаем минем капыл гына үпкәләп, үчегеп бара торган кеше түгел иде. Җирле юкка хәтере калган адәмне җиңел-җулпыга саный иде. Әнә Сәйфетдин җизнәбез чебен тешләсә дә турсая башлый. Шундый үпкәчел ул. Иргә охшамаган.
    Шулай да атаем тәү тапкыр миңа хәтере калганын юк-юк та исенә төшерә торды.
    Башта әңгәмәнең асылын ачыклап китик. Бездән урам аша Каюп бабай белән Әкълимә инәй тора. Вак балалары булмагач, алар мине иркәләп, аздырып бетерделәр. Дүртләр тирәсендә булганмындыр. Бәләкәч кенә җае чыкса, тотам да тегеләргә ычкынам. Я бавырсак белән сыйлыйлар, я билле перәннек тоттыралар, я баллап чәй эчерәләр, кыскасы, бал-май эчендә йөздерәләр.
    Атаем шул замандагы бер хәлне еш кына сөйләр иде:
    – Беркөн шулай картлар белән мәчеттән җомга намазыннан кайтып киләбез. Баксам, каршыма Мостафа йөгереп килә. Ике кулына, сабагыннан учлап, ике шалкан тоткан. Менә улым миңа килеп сыеныр да, мин аны күтәреп күккә чөярмен дип алдан рәхәтлек кичерәм. Әй йөгерә бу, әй йөгерә. Килеп җиткәч, миңа сарылмады, бер читтәрәк атлаган Каюп алдына янтаеп туктады да: “Мә, Каюп бабай, Әкълимә инәем белән икегезгә ике шалкан. Давай сездә баллап чәй эчик!” – диде. Гөнаһсыз сабыйга хәтерем калды шулчак. Сәйфетдин кияүнең сыңары булып чыктым.
    Ә миңа калса, өлкәнәя төшкәч, бу хикәяне ишеткән саен отыры ояла, намуслана идем. Әдәп белмәс менә бер тәмлетамак! Бәләкәч оңкыт.
    Әйтергә кирәк, акыл утыра башлагач якыннарымның күңел ихласлыгын бүтәннәрнең татлы сыена алмаштырмаска тырыштым.

    ШИҺАП БЕЛӘН КОРБАНБИКӘ

    Безнең урамның үрге очында читтән өченче – Шиһап агайларның йорты. Шиһап агай минем дустым Гыйльметдиннең атасы ул. Гыйльметдин миннән ике яшькә өлкәнрәк, әмма буйга байтак кайтыш. Үзе үтә чандыр. Гәүдәсенә карап кушаматы да тагылган: Бөҗәк.
    Бөҗәкнең дә төрлесе була. Әйтик, күбәләк, чикерткә, кырмыска, чебен. Гыйльметдин өчен аның төрен аерып тормаганнар. Бөҗәк дигәннәр дә куйганнар. Тәү тапкыр бу, мөгаен, Искәндәр Әсгатеннән чыккандыр. Безнең урамда яңа кушаматларны ул ябештерә.
    Дустымның арыклыгын, кәрләлеген кайсыберәүләр чәрелдек Корбанбикәдән күрә. Үги ана аны кага, рәнҗетә, ачлы-туклы тота имеш.
    Тол Шиһапка Корбанбикә дүрт бала өстенә килгән. Мәхәббәт булгандырмы, әллә бу икәүне нужа кавыштыргандырмы, әче тавышлы, усал телле Корбанбикә белән өнсез-тынсыз юаш Шиһап дөнья көтеп киткән. Мәхәббәт дигәндә, кәкре аяклы, ялбыр колаклы, табак битле Шиһапның гыйшык тотып йөрүләрен күз алдына китерүе кыен хәзер. Ул чактагысы безгә караңгы.
    Әйтергә кирәк, шушы Корбанбикәнең Гыйльметдинне, аның сеңлесе Хәбибәне күрәләтә какканын яки ризыктан мәхрүм иткәнен күргәнем булмады. Өс-башларын да карый. Тик әче теле генә буш тормый. Мин аларда еш булам. Җиңгинең юкка-барга чәпчүенә берәүдә ыжламый. Шымып торса, Бөҗәк әйтә сала: “Әни шауламаганда өйнең коты булмый”, – ди.
    Ә йомык, ипле Шиһап агай беркөн минем исемне китәрде дисәм, аз булыр, һушымны алды ул минем. Хәтеремә килгән саен әле дә чирканып китәм, әйтерсең лә мин бер оят эшнең шаһиты, хәтта катнашчысы булганмын.
    Язгы чуак көндә алачык астындагы баздан Шиһаплар бәрәңге чыгара. Корбанбикә җиңги аста бидрәне тутырып тора, Шиһап агай җеп очына тагылган ыргакка эләктереп аны тартып менгерә, Гыйльметдин белән без алмаш-тилмәш ихата уртасына түшәлгән салам өстенә илтеп аударабыз. Базда кышлап баллана төшкән бәрәңгене шулай җиргә таратып киптерәләр, бер уңайдан балыннан да айныталар. Кешедә эшләгәндә мин отыры елдам кузгалам, уңганлыгымны күрсәтәм, Гыйльметдиннең үзеннән дә өлгеррәк кыланам. Безнекеләр мине кешегә булышып йөрүдән тыймыйлар. “Эшләгәне бүтән өчен булса, өйрәнгәне үзенә калыр”, – ди Олы инәем. Ә менә Төлке Салих агай Хәернасны кеше эшенә аяк та атлатмый: “Хәерченең ялчысы булып йөрмә”, – ди.
    Эш тыныч кына, ырамлы гына барганда, Корбанбикә җиңги баз эчендәге көе кемнедер нәрсәгәдер сөрәнләп әрли башлады. Әрләү генә түгел, дау күтәрде. Күп сүзе аңлашылмый, әмма әче тавышы колакны яра. Әй тузына бу, әй тузына. Шиһап агай эндәшми, җай гына эшен башкара. Баз яртыдан кимегәчрәк ул хатынына киңәш бирде:
    – Тын ал бәләкәч кенә...
    Тын алу кая ул! Эреле-ваклы сүзләрне яудыра гына җиңги.
    – Алмам! Тыйма мине. Хәзер слабуда. Ишетергә теләмәсәң, колагыңны тык! Минем авызымны япма. Гыйбрәт!
    Бу чакны мин баз янында басып тора идем. Шиһап агай өймәкәй тулы бидрәне тартып чыгарды да, аны тагы да югарырак күтәреп, яман кизәнеп, базга ыргытты.
    – Үтерделәр! Рабзуй! – дигән сөрән килде баздан.
    Шул мәлне агай мине шәйләде булыр. Ул бөтенләй борчулы кешегә әйләнде дә куйды:
    – Менә бер кулсыз. Үземне әйтәм. Абайламыйрак калдым, бидрә бавы кулдан ычкынды шул. Менә бер юньсез. Үземне әйтәм. Әллә тиде инде. Корбанбикә дим, кайсы җиреңә тиде?
    Корбанбикә җиңги капыл тынып калды. Баскычтан үрмәләп менгәндә аның бите-күзе кан иде. Баздан чыкты да, яулык очы белән сөртә-сөртә, алачык артына китте. Мин каннан куркам. Кан күрсәм күңелем болгана. Ә шулай да зиһенемне алганы кан түгел, бүтән нәрсә булды. Мәкерлек. Ир кешенең мәкерлеге. Ничек инде кешегә шулай астыртын аяусыз сугарга мөмкин? Әйдә, тегесе яман телле дуамал бер хатын да булсын ди. Нинди кансызлык! Җитмәс, башын этлеккә сала. Абайламый калган янәсе... Абайлады, бик абайлады. Үзем күреп тордым.
    Без, малайлар, үзара сугыш башлар алдыннан: “Алыш бармы, салыш бармы? Егылган еламасын”, – дибез. Хәрәмләшеп астан кисмибез. Йөзгә-йөз дөмбәсләшәбез.
    – Их, Шиһап агай...
    Гыйльметдин егет булгач та буйга әллә ни тартылмады, курач көе калды, ә менә 1945 елда сугыштан кайтканда түшенә Дан ордены белән “Батырлык өчен” медале тагып кайтты.
    Вәт сиңа бөҗәк. Бөҗәк дигәннәре бөркет булып чыкты.

    МИҖЗИФА ИНӘЕБЕЗ

    Әниемнең өлкән апасы Миңзифа инәебез бу дөнья белән йөз дә өчне ашып бәхилләште. Тәмам бәхилләшкәнгә тикле бер мизгел болай гына, араны кырт өзми генә хушлашып торды. Гомер эчендә кешеләр белән дә, тормыш белән дә тату яшәде ул. Йөз ертып адәмгә авыр сүз әйтмәде, каты бәрелгәннәргә каты бәрелмәде, явызлар белән явызланмады. Шуңа күрә дөнья аны үзендә озак асрады, җир озак ризыкландырды. Хәтта әҗәл дә аны беренче омтылышта гына ала алмады.
    Инәебез мин белә-белгәннән колакка нык каты иде, тора-бара күздән дә язды. Шуңа тикле ул Келәшнең бөтен биләмәләрен иңгә-буйга кыдырып яшәде – язын да, җәен дә, көзен дә. Урманнарыбызның, болыннарыбызның, тау битләренең һәр төбәген, һәр култыгын, һәр ешлыгын китап бите ачкан шикелле танып белер иде. Без, бала-чага, язларын балтырган, көпшә, кукы өзәргә, җәй уртасында җир җиләге, тау чиясе, соңрак карлыган, шомырт, аннан чикләвек җыярга инәебезгә ияреп күп йөрдек. Җиләк-җимешнең, чикләвек-шомыртның, карлыган-бөрлегәннең оясына гына алып бара иде ул безне. Без таралышып әрәмәдә яки вак урманда адашмасын дип инәебез әледән-әле тавыш биреп тора. Барыбер ишетми дип без аңа өн кайтармыйбыз. Баксаң, колагы ишетмәсә дә, күңеле ишетә икән. Без җавап бирмәгәч, кычкырып безне барларга керешә: “Заһидулла! Мостафа! Салисә! Фәридә! Сез кайда?” – ди. Без инәебезнең үзен күреп, күзәтеп йөрибез. Ә үзебез поса-поса аннан эз югалтабыз. Янәсе, уен тапканбыз. Исәрләр! Савытларыбыз тулгач отыры азабыз. Инәебез сөрәнли-сөрәнли дә, үзалдына гына әйтеп куя: “Бу балалар кайтып китте ахырсы, юлда аю-бүрегә тап булмасалар ярый да. Алайса, җайлап кына мин дә кузгалыйм инде”, – ди. Үзе чынлап та кайдадыр уңайлагандай итә. “Аю-бүре” сүзен ишеткәч, шунда ук чыгып, җимгә ябырылган тургайлар сыман инәебезне сырып алабыз.
    Күзсез, колаксыз калган шушы Миңзифа инәебез кичатна көнне мунча чабынган җирендә ләүкәдә таралган да төшкән, ягъни җаны тәненнән чыгып очкан. Килене Миңсылу белән оныгы Фәридә коры кура авырлыгы гына калган мәрхүмәне җиләнгә төреп өйгә кайтарганнар да, пөхтәләп түшәккә салганнар. Нәсел-нәсәпкә, әби-чәбигә җәһәт кенә хәбәр таратканнар. Мондый чакта карчыклар үтә дәррәү кузгала. “Ә” дигәнче җыелып та өлгергәннәр. Мәет каршына тезелешеп утырып тәүдә белер-белмәс догаларын укыганнар, аннан соң киңәш ачканнар. Сүз мәрхүмәне юып-җыештыруга күчкәч, шушындый бәхәс купкан.
    – Сөягенә башлап үзем керемен инде. Тере чагында кодагыем “сөягемә керә күр инде” дип кат-кат васыять әйтте, – ди икән “ындыр арты” Мәрхәбә.
    – Куй, Мәрхәбә, бушны сөйләмә. Булмас. Васыятен сиңа әйтмәс. Гомергә азгын күңелле, кыйшаннак, ирсәк булдың. Кече улың койган да куйган теге ындыр арты Байбулат бит, – дип каршы төшкән туры сүзле Гөлйөзем карчык. – Синең сөяккә керүең харам булыр.
    – Әстәгъфирулла! Гөнаһсыз Мәрьям ана үзе килгәнме монда? – дип җаваплаган Мәрхәбә. – Абау! Үләм! Әйт әле, әйт! Теге кытлык елда кылый Гөлгайшәнең аксак кара әтәче, бөтен төбәгебезнең авторитеты, кем казанына чумып гаип булды?
    – Кара әтәч төптән гайбәт ул! Бала-чага этлеге булып чыккты лабаса, – дип яклашкан юаш Хәдичә. Болай да йөгәнсез Мәрхәбә бөтенләй илереп киткән:
    – Син, Хәдичә, утырган җиреңне кысып кына утыр, яме. Синең дә кем икәнеңне беләбез. Әйтмим генә. Юхаланып торасың монда!
    Арада иң сабыры Гыйзелниса карчык чыдамаган, болай дигән:
    – Үтә шашып киттең, Мәрхәбә. Оятыңа көч килер. Кайда утырганыңны онытма.
    – Онытмыйм. Бер дә онытмыйм. Кодагый үзе дә фәрештә затыннан түгел иде. Кадергол кодабыз дөнья алмаштыргач, әле теге ярман сугышы чыкканчы ук, җирән Исмәгыйль белән исеме чыккан иде. Белмәсәң, бел! Ә Исмәгыйль дан ир иде.
    – Кит, гыйбрәт! Телең корыр. Рас булса да монда сөйләр сүз түгел.
    Бәхәс шул җиргә җиткәндә, безнең Миңзифа инәебез, күңеле белән җирән Исмәгыйль исемен ишетепме, әллә вакыты җитепме, җай гына урыныннан торган, кулын мендәр астына тыгып тарагын кармап тапкан, ашыкмый гына чәчен тарарга керешкән, җиренә җиткереп, озак тараган. Үзе сөйләнә ди: “Мунча килешкәч, тәмам изрәп йоклап киткәнмен, ходайның рәхмәте...”
    Бая әйткәнемчә, әҗәлнең бу омтылышы бушка чыккан. Инәебез шуннан соң янә дүрт ел яшәде.

    ТЕЛ БЕЛГӘЧ НИ...

    Күп кеше беләдер, белмәгәннәр өчен кабатлыйм: минем ике инәем булды. Атаемның өлкән хатынын – байбичәсен Олы инәем, үземнең әниемне Кече инәем дип йөртә идем. Кече инәем үзенең русчага осталыгы белән Келәштә дан тоткан хатын булды. Аның бу маһирлыгын авылдашлар әле дә исләре китеп сөйлиләр.
    Әле сугышка тикле беркөн шулай безне урамнан олаучылар узып бар икән. Боларга Кече инәем тап булган. Алдагысы атын туктаткан да сорый икән:
    – Сколько верст до Чишмов?
    Кече инәем ике тапкыр учка уч суккан да, ике бармагын тырпайтып күрсәткән:
    – Два рубля долой, – дигән. Димәк, унсигез чакрым булып чыга. Кече инәем төшендерә белгәч, юлаучы монысын шунда ук төшенеп алган. Хәзер инде теге юл сорашырга керешкән. Монда да Кече инәем аптырап калмаган, юлны дөрес өйрәткән. Кулы белән башта туры күрсәткән:
    – Шулай пойдуш, один умриш, – аннан сул кулын уңга селтәгән. – Болай пойдеш, два умриш, шуннан келдер-келдер шашайка, Чишмә даруга булыр.
    Юлаучының монысын чамаларга башы җитмәгән. Ике күзен шардай тәгәрәтеп шаккатып калган. Менә бер аңгыра нәрсә. Шуны да аңламый. Турыга барганда бер зиратны узарсың, уңга борылгач икенчесенә тап килерсең дигән сүз ләбаса.
    Русларның үз телләрен тиз аңлаганнары да очрый икән. Кече инәем монысын үзе сөйләде:
    – Атаең калага китеп калды. Өйдә Олы инәең дә бала-чагалар гына. Яман буранлы көннәр иде. Берчак кичләтеп тәрәзә кактылар. Юлаучылар кунарга сорый. Жәлләп керттек. Керттек тә шиккә калдык. Чоланда яңа гына суйган сарык түшкәләре асылынып тора. Без йоклагач болар итләрне салып китеп барсалар ни кылырбыз? Юлчылар чишенделәр, аяк киемнәрен салдылар, аларны чәй эчердек. Ятар алдыннан тегеләрнең икесенең дә пималарын алып ишеккә уңайладым. “Апайка, почем валенка таскаешь?” – ди берсе. “Шабраның мич башы зерә җылы, безнеке суык. Шабрада варит будет”, – минәйтәм. Аңлады чукынган: “Ладна, больна хараша”, – ди. Әскәпләргә илтеп мичләренә тыктым да, рәхәтләнеп йокладык. Пимасыз кая барсын алар.
    – Тел белгәч ни...
    Кече инәем кайчакта сөйләшми дә русча аңлата торганые. Монысы инде ул калага күчеп килгәч булды. Берчак өйдә сарымсак беткән икән. Нәрсәдер пешергәндә моңа сарымсак кирәк булган. Өйдә ялгызы гына калган. Хаҗәтнең ояты юк. Күршегә керергә туры килгән. Керүен керә дә, Мария Андреевнадан сарымсакны русчалап ничек сорарга соң? Ул сүзне ишеткәне дә юк. Бер баш суган тоткан да бу, күршенең ишеген шакыган. Мария күренгәч тә, учын ачып:
    – Мәрия, шушының тауаришын бир әле, – дигән.
    Мария Александровна шундук сарымсак чыгарып биргән. Зиһенле марҗалар була бит әй.
    Бу кызыкларны искә төшереп, кече инәемнең үзе алдында көлешә торганыек. Бездән болай ул үзе көләр иде. Беркөн мин сорый калдым:
    – Инәй, сер булмаса әйт әле, русчага бу тиклем шәп кемнән өйрәндең?
    – Мин шәпмени әле ул! Менә Олы инәең шәп иде ул ичмасам. Шуннан өйрәндем. Әмма бичараны урыс үзе генә аңламый җәфалана иде. Ә без аңлап торабыз. Сөйлим әле бер тамашасын...
    Кече инәем шуны сөйләде:
    – Бер елны Лекарь авылындагы знакум Тимофига соңлап бозаулаган коба сыерыбызны саттык. Ат җигеп килеп алды. Бозауны арбага салды, сыерны ат белән янәшә тәртә башына бәйләде. Кузгалып китмәкче булганые, сыер дүрт аягын казыктай терәде дә катты. Кымшанмый да. Әйдәп тә карый Тимофи, чыбыркы селтәп тә карый. Юк. Атаегыз мөгезеннән дә тарта. Сыер ыжламый да. Болай да тискәре мал иде.
    Олы инәең боларны тәрәзәдән карап торган ахырсы. Чәчрәп чыгып күтәрмәгә басты да: “Тимофи! Әй, Тимофи! – диде. – Былтыр бер карауа Каенлыкул чокырында бозаулаганые. Ат җигеп барып алдык. Теленкасын арбага салдык та, карауасы үзе ияреп кайтты. Син болай ит, Тимофи, теленкасы арбада ята бирсен, карауасын ычкындыр, карауасы теленкасына алданып үзе ияреп барыр. Малга да бала газиз”. Атаем белән сөйләшеп сүзе бетмәс Тимофи телдән язды. Нибары “чауа, чауа...” дип мыгырданды. “Чауа, чауа! – дип үчекләде Олы инәең, – Кит, кяфер! Үз телен үзе аңламый”, – дип ачынды да, өйгә кереп китте.
    Рус телен синең үзең белү генә җитми шул, сине аңларлык урысы да кирәк.

    ИКЕБЕЗ ДӘ УНӨЧТӘ БУЛСАК...

    1933 кытлык ел иде. Тамак алдарлык булса да ярар дип, яз башыннан Акманайга балыкка йөрибез. Алты яшьлек энем Ильясны да ияртәм. Ифрат сабыр бала ул. Көн буе чебен-черки талауга шыңшымый түзә. Кәсебебез уңышлырак булса, учак ягып, ялкында балык өтеп ашыйбыз. Бөтенесен дә түгел әлбәттә. Кот килмәгән көндә бар тотканны өйгә алып кайтабыз. Монда тамак аермыйбыз.
    Көн шундый эссе иде. Җилнең әсәре дә юк. Күл өстенең тынычлыгы күңелгә шом сала. Кизәнеп кармак ташлаганда калкавыч кузгаткан дулкын боҗралары әллә кайларга тарала. Ә калкавыч утыра да ката. Җимгә кагылып та караучы юк. Озак көттек, озак түздек. Ак киез эшләпә кигән энем яр читендә зирек күләгәсендә тын гына утыра. Ара-тирә генә сорап куя: “Капмадымы?” “Юк шул”, – дим: “Көн озын бит. Кабар әле”, – дип тынычландыра мине сабый.
    Төш узды. Тирә-якта кармак салган малайлар, кот эзләп, я Ишбайга, я Былыуга, я Димгә китте. Без калдык. Мин үсмер чакта ук бәхетне куып тотармын дип өмет итмәдем, язганын көтеп алырмын мөгаен дип юандым. Әлбәттә һаман-һаман сабыр итеп кенә морадка ирешеп булмыйдыр, хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр. Хәер, төрлечә барып чыгадыр. Чама чамага килеп кенә тормыйдыр.
    Ильяс белән без һаман бәхет сыныйбыз. Көн кичкә авышты. Яман черки күтәрелде. “Агай, капмадымы?” – ди энем. Аның соравы минем кәефемне кыра, әмма аңа ачуланмыйм. “Хәзер, хәзер каба”, – дип ышандырам. Шулай дип әйтүем булды, зур кармагымның калкавычы чак кына кузгалып куйды да, капыл төпкә батты. Тарта башладым. Авыр, шулай да тартыла. Кылдан тотып җай гына үземә савам. Килә. Карышмый. Ярга җитәрәк кенә бер сикереп куйды. Ләкин башкача дуламады. Дуласа да, дүрттән ишелгән айгыр кылы бирешерлек түгел, ныклы. Кармагы да чын корыч кармак. Сатуныкы. Саплы агач соскыдан да озынрак алтын сары корбан балыгы үлән өстенә чыгып ятты. Шундый симез, хәтта тыпырчынырга да иренә. (Кайткач бизмәнгә салып карадык, дүрт кадакка якын тартты). Мондый гыйфрит миңа моңа тикле дә, моннан соң да эләкмәде. Ильяс якын килергә дә курка. “Бу балыкмы, агай?” – ди. “Балык. Корбан исемле”. Ул шунда ук тезеп китте: “Безнең күрше Корбан. Безнең балык корбан”.
    Мин тиз генә кармакларны урадым да, балыкны капчыкка салып алдым. Кайтырга уңайладык. Ильяс дәртләнеп, башта бик ихлас атлады. Алабугалы үрен дә бик елдам менде. Юкәлекул урманына җиткәч ач бала хәлдән тайды. “Чак кына утырып торыйк әле, агаем”, – диде.
    Корбан миңа чиксез дәрман бирде. Утырып тору кая ул! Ильясны иңемә күтәреп алдым. Урам очына килеп җиткәч ул янә җанланып китте. Хәл керде булыр. “Их, агаем, – диде ул рухланып, – нигә икебез дә унөчтә түгел икәнбез? Икебез дә унөчтә булсак күтәрешеп кенә йөрер идек. Бөртек тә арымас идек”.
    Энем инде күптән дөнья куйды. Мин торып калдым. Кайчак үкенеп тә куям: нигә аны шулай ешрак күтәреп йөртмәдем икән? Хәтта арымаган чакларында да... мин бит һәрвакыт аңа караганда өлкәнрәк, көчлерәк булдым.
    Кешеләр бер-берсен ешрак күтәрешсәләр, үкенечләре әзрәк калыр иде...

    ЗАҺИДУЛЛА

    Икетуган агаем ул – Заһидулла. Миннән биш яшькә өлкәнрәк. Бәләкәй чагыннан ук юаш, күндәм булгач, яшь аермасы ничектер сизелми иде. Киресенчә, тегене үзем орчык урынына өерелдерәм. Ни кушсам шуны тыңлый. Алар Мәчет урамында чакта мин еш йөрдем. Килеп бераз торгач та тегенең котын ала башлыйм:
    – Хәзер кайтып китәм, – дим.
    – Мостафа, кайтма инде. Кайтма инде, – дип ялвара.
    Ул мине ярата.
    – Кайтам, менә хәзер пима белән бишмәтемне киям дә...
    – Кимә инде, туганым, – дип артымнан ияреп йөри...
    Кич буе тегене инәлтеп рәхәт чигәм дә, үзләрендә куна калам. Гөлзәгыйфә әбием дә, Кәли бабаем да бик бала җанлылар. Мине үгетләргә алар да кушыла. Гөлзәгыйфә әбием сый вәгъдә итә:
    – Кайтма инде, Мостафа, бүген елкы картасы пешерәм, – ди.
    Кайту минем уемда да юк. Инәлтү ошый миңа. Явыз да булганмын икән.
    Заһидулла агаем үз вакытында гаскәргә дә алынмады, соңрак сугышка да бармады. Бер аягы зәгыйфь аның. Хезмәт гаскәренә җибәргәннәр дә, тиз үк әйләнеп кайткан. Күрше-тирәдә бердәнбер ир заты булып калган. Колхозда нәрсә кушсалар, шуны эшләгән, кая җибәрсәләр, шунда барган. Моннан тыш ул сугышның тәүге кышыннан алып үз ихтыяры белән шундый вазифа башкарган: һәр таң саен Чокыр башындагы “Чишмә коесына” килеп, чатнама суыкта туңып бетәшкән коены сөймән белән боздан тазарткан. Аннан хатын-кыз су алган, мал эчергән. Дүрт озын кыш буен шулай булган. Чирләмәгән дә, ялыкмаган да Заһидулла. Өстендәге киеме ни дә, ашаган ризыгы ни...
    – Заһидулла, – ди икән хатыннар, – кураңда малың, янәшәңдә кәләшең юк. Ата-анаң да дөнья куйды. Нигә шушы кое белән изаланасың?
    – Әнием булмаса, сез бар. Малым булмаса, сезнеке бар, – дип җаваплый икән теге. – Ирләрегез әнә нинди гарасат эчендә. Миннән аларга файда юк. Ичмасам, сезгә игелегем тисен әзрәк.
    Урам аша күршебез Сания җиңги хәзер дә искә алып куя:
    – Авыз тутырып Заһидулланың үзенә рәхмәт әйткәнебезне хәтерләмим. Иллә мәгәр бер ыжгыр суык иртәдә тазартылган бәке читенә басып көянтәмә таяндым да, аңа рәхмәт укый-укый сулкылдап еладым. Тыела алмый еладым. Кызгандым да үзен, сокландым да...
    1989-1990

    Мустай Карим

    Ссылки:
  • Mustaykarim.narod.ru – Мостай Кәрим сайты




  • ← назад   ↑ наверх