• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Марат Кәбиров

    Яратам хатын-кызны

    (юмористик трактат)

    Тиңсезлек. Сөйгән кызына тугъры кешеләр була. Яраткан хатынына тугърылар бар. Бу җәһәттән мин икеләтә б

    әхетле. Мин, гомүмән, хатын–кызга тугъры булдым — берсен дә читкә типмәдем, берсенә дә хыянәт итмәдем.

    Хатын–кызга мин алла сыманрак итеп карыйм. Юк, ялгышам икән, дөрес үк әйтмим икән. Чөнки минем бөтен әсәрләрем дә хатын–кыз турында. Пьессалар да, повестьләр дә, хикәяләр дә. Шигырьләрне инде әйтәсе дә түгел. Димәк, әгәр:«Хатын–кызны алла итеп күрәм»,— дисәм, мин аның пәйгамбәре булып чыгам. Как то нескромно получается. Ни генә әйтсәң дә, алласы белән үбешеп, алласы белән йоклап йөргән пәйгамбәрләрне күргән юк әле.

    Хатын–кызны мин кояш кебек күрәм. Көйдергеч карашын әйтмим. Артык кайнарлыгы белән җанга тиюен дә әйтмим. Бөтен дөньяга тереклек бирүче назын әйтәм. Кояшның бер назлы карашыннан үләннәр күтәрелә, мизгелләр алышына. Ләкин кояш көндез генә балкый. Ә хатын–кыз төнен дә. Төнлә ул хәтта ныграк та балкый әле. Шуңа күрә, хатын–кызны кояш белән чагыштыру хата булып чыга. Аннан соң, мин айны яратам. Айның назлы яр тәнендә чагылган чагын.

    Хатын-кызны мин… Юк, аны бер нәрсә белән дә чагыштырып булмый. Нәрсәгә генә тиңләсәң дә, бу — хатын-кызны кимсетү кебек булып чыга.

    Хатын-кызны бер нәрсәгә дә тиңләп булмый. Ләкин бәтен нәрсәне дә хатын-кызга тиңләргә мөмкин. Матурны да. Ямьсезне дә. Яхшыны да. Яманны да. Хәтта ирләрне дә.

    Хатын-кызны бары тик хатын-кызга гына тиңләп була. Кем ул хатын-кыз? Ул — барсы да!

    2

    Могҗизалар турында. Áåð êè÷íå šåí� êàéòûï áàðãàíäà Галимҗан ïîäúåçä òšáåíä� êàëòûðàíûï óòûðãàí êå÷êåí� ýòíå êœðåï êàëäû. �îííàðû êîìãà êàòêàí, êœçë�ðå �èëã� ÿøüë�íã�í... Галимҗан ÿõøû ꜞåëëå êåøå èäå. Ýòíå óë šåí� àëûï êåðäå ä� àøàòûï, þûíäûðûï, �ûëûòûï éîêëàðãà ÿòêûðäû. Èøåê òšáåí� ÿêè áàøêà øóíäûé êèëäå-êèòòå �èðã� òœãåë, � œçå áåë�í áåð òœø�êê� ñàëäû óë ýòíå.

    € èðò�í, êœçë�ðåí à÷ñà, ÿíûíäà áåð ãœç�ë êûç ÿòêàíûí êœðäå. Óë êûçíûž ÷èá�ðëåãåí ÿçûï òà, ñšéë�ï ò� áåòì�ëå òœãåë èäå. Галимҗан áóéäàê êåøå áóëñà äà øšðë�ï êàëäû.

    — Êóðûêìà, — äèäå ãœç�ë íàçëû òàâûø áåë�í. — ßâûç ñèõûð÷û ìèíå øóëàé ýòê� �éë�íäåðã�í èäå. €ììà ñèíåž èçãå ꜞåëåž êàáàò œç õ�ëåì� êàéòàðäû. Ð�õì�ò, ñèžà, �àíûì!

    ��ì àëàð áåðã� ÿøè áàøëàäûëàð.

    Áó õàêòà Галимҗанның êœðøåñå Ñәлимҗан дà èøåòåï êàëäû. ��ì òší éîêûñûííàí ÿçäû.

    Ìèí Галимҗаннан êèììå �ëë�? — äèï êší÷åëëåê óòûíäà ÿíäû óë. — Ìèí ä� œçåì� øóíäûé ãœç�ë ê�ë�ø òàáà÷àêìûí!

    Øóë êšíí�í àëûï Сәлимҗан êší ñàåí óðàìíàí áåð�ä�ê ýò àëûï êàéòòû. Àíû þûíäûðäû, àøàòòû, œçå ÿíûíà ñàëûï éîêëàòòû Ÿ�ì áàðñû äà áóøêà ãûíà áóëäû. Èðò�í óÿíûï êèòñ�, àíûž ÿíûíäà êè÷ò�í œçå èÿðòåï êàéòêàí ýò ÿòà èäå.

    ÍèŸàÿòü Сәлимҗан àžëàäû: áó äšíüÿäà ìîã�èçàëàð èôðàò ñèð�ê áóëà èê�í. Àëàð Ÿ�ðêåìíåž ä� šëåøåí� òšøìè. ��ì óë ášòåí ãàäè êåøåë�ð êûëãàí ãàì�ëã� òîòûíäû, áåð ìàòóð ãûíà õàíûì áåë�í òàíûøòû, ò�êúäèì ÿñàäû Ÿ�ì òóé äà óçäûðûï êóéäûëàð. Òóé — òóé èíäå, øàòëûãû äà, øàó-øóû äà áóëà, àëàð äà øóëàé ÿðòû òšíã�÷� á�éð�ì èòòåë�ð.

    € èðò�í óÿíûï êèòñ�, Ñәлимҗан œç êœçë�ðåí� œçå ûøàíìûé òîðäû — àíûž ÿíûíäà áåð éšíò�ñ ýò ÿòà èäå.

    — Êóðûêìà, — äèäå ýò, êàðëûêêàí òàâûø áåë�í. — ßâûç ñèõåð÷å ìèíå õàòûí-êûçãà �éë�íäåðã�í èäå. Ñèíåž ì�õ�áá�òåž êàáàò œç õ�ëåì� êàéòàðäû.

    Ìåí� øóíäûé ìîã�èçàëàð áóëà áó äšíüÿäà. €ã�ð: «Õàòûíû Ñәлимҗанга šðåï êåí� òîðà», — äèï ñšéë�ñ�ë�ð, áåëåãåç — áó ÷ûíëàï òà øóëàé.

    3

    Кичерегез безне. Менә сезнең искә алганыгыз бар микән, мәхәббәт турындагы җырларның яртысыннан күбесе диярлек гел:«Эх, бергә булалмадык шул… Өйләнешеп, бергәләшеп, рәхәтләнешеп яши алмадык» — дигәнрәк мотивлардан тора. Нигә, җәмәгать… Өйләнешеп бергә яшәгән кешегә дә бик рәхәт түгел инде-е-е… Мең мәшәкать өелә өстеңә. Яшәр урын кирәк, ашар ризык кияр кием. Ә акча? Ә балалар? Ә килен-кайнә проблеммасы? Менә хәзер киленнәр болай дип яши:

    Үз әниең кебек булса,

    Кайнә була мени ул?!

    Кайнә — килен тату торса,

    Гаилә була мени ул.

    Ә кайнәләр болай диләр:

    Бар яктан да килгән булса,

    Килен була мени ул?!

    Киленеәне чәйнәмәсәң,

    Күңел була мени ул!

    Ә син аларны яраштырырга, килештерергә мәҗбүр буласың:

    Менә безнең киленебез,

    Менә безнең кайнәбез.

    Бер-берегезне чәйнәмәгез,

    Лутчы, кишер чәйнәгез.

    Ә кияү—теща проблеммасы? Менә өйдә утырасың… Ял көне, көн әйбәт, күктә кояш елмая… Бер мәлне ишек тукылдаталар. Йөгереп барып ачасың… ???????

    — Кем чакырды сине?!!

    — Һәй, кияүкәем, кем чакырсын инде. Үзем килдем, үзем.

    — Ярый, үзең килсәң үзең китәрсең әле. Озакка килдеңме инде?

    — Һәй, кияүкәем, бер килгәч, ялкытканчы торырмын инде, ялкытканчы торырмын.

    — Ялкытканчы?! Нәрсә, чәй дә эчми китәсең мени?!

    Монсы әле аерым яшәгән кияүләргә. Ә бергә яшәгәннәренә… Ходай үзе ярдәм бирсен. Әнә, сөйлиләр бит… Бер еврей белән бер татар теге дөньяга барып эләккәннәр дә, Ходай тагалә болардан сорау ала икән. Бер генә сорау бирә бу. Татардан сорый хәзер:

    — Син тещаң белән бергә яшәдеңме?

    Ну, татар пырастуй бит инде ул. Ул болай дип җавап бирә:

    — Әйе, яшәдем шул… Кая барасың инде…

    — Алайса, бар — синең урының оҗмахта!

    Шуннан еврейдан сорый. Ну, еврей ул хитери бит инде. Ул болай дип җавап бирә:

    — Мин ике теща белән яшәдем!

    Ходай тагалә бераз уйланып тора да:

    — Бар, алайса, син тамугка бар,—ди,— Ике теща белән бергә яшәгәннән соң, сиңа тамуг та оҗмах булып тоелачак!

    Менә шундый вак-төяк мәшәкатьләр, ыгы-зыгылар белән, гомереңнең ничек үткәнен дә сизми каласың. Һәм бервакыт көзгегә карыйсың да… ул көзгегә үзеңнең кайсы төшең белән карап торганыңны аңлый алмый аптырыйсың: битең — биткә дә охшаган… Охшамаган да…

    Ә хатының?.. Кайчандыр син яратып өйләнгән теге гүзәл кыз!.. Мескенкәем… Эштән кайта, ашарга пешерә, өй жыештыра, идән юа, кер юа һәм шулай бөтерелеп йөри-йөри дә хәлдән таеп егыла. Ә син аны күтәреп аласың… Караватка илтеп саласың… Яшьлегенә кире кайтарасың килә. Атнасына бер генә тапкыр булса да… аны да бәхетле итеп күрәсең килә. Һәм син иң иркә сүзләрне әйтеп, бөтен дәртеңне, бөтен гайрәтеңне, бөтен кодрәтеңне туплап назлый башлыйсың. Һәм аннан да шундый ук наз, шундый ук дәрт, шундый ук кайнарлык көтәсең. Озак көтәсең… Һәм ниһаять, ул да телгә килә:«Җа-анным… Менә бу мендәр тышлары да тузды-ы-ы…»

    Я, хода! «Үтми торчы, гомер» — диярлеләрең дә бар икән шул… Сезне, имандай саф, алиһәдәй изге затларыбызны, менә шушы хәлгә төшерүебез өчен, кичерегез безне, хатын-кызлар!

    Без бит сезне, барыбер, яратабыз. Без бит сезне, барыбер, аңлыйбыз. Аңлыйбыз, чөнки менә шушы көлкеле дә мәшәкатьле дә тормыш бит… тулысы белән ирләр иңендә ята.(Шулай дигәч, залда бер абзый, тәкәббер генә итеп, хатынына карап куйды. «Бел безнең кемлекне дигән кебек.) Чынлап та тормыш ирләр иңендә ята. Ә ирләр тулысынча диярлек хатын-кыз җилкәсендә яши. Менә шулай булгач, хатын-кызлар безнең байлыгыбыз инде ул.

    Байлык дигәннән. Менә элек кешенең байлыгын аның кызы кигән итәкнең озынлыгына карап бәяләгәннәр: « Собханалла, аяк йөзеннән итәк тектергән. Ай-һай, бигрәк мулдан җиппәргән, бу бик бай гаиләдәндер инде» — дип әйтә торган булганнар. Хәзер кызлар менә моннан гына итәк кияләр дә… Бөтен байлыклары күренеп тора. Юк, җәмәгать, шаяртып кына әйттем, бөтен байлыклары да күренеп бетми. Берсе кала. Ул — күңел байлыгы.

    Ходай сезне дә, безне дә әнә шул байлыктан аермасын!

    4

    Ата һәм ул. Гадәттә, малайлар әнисен, ә кызлар әтисен ныграк яратучан була, диләр. Бәхәсләшмим, бәлки шулайдыр. Ләкин ата кеше белән улы уртак тел тапсын өчен дә хатын-кыз кирәк. Ничек кенә әле!…

    Әтисе улына карады. Улы — әтисенә. Икесе дә дәшмәделәр. Беренче булып әтисе тынлыкны бозды:

    – Син, улым, өйдә утырганчы, кызың белән берәр җиргә барып килсәң…

    – Кайда, папа?!. Кайда?!.

    – Ну, без элек әниең белән кайда йөри идек? Әйтик,менә кинотеатрга барыгыз.

    – Нинди кинотеатр?!

    – Теләсә кайсына! «Спутник», «Ударник», «Родина» – элек без шунда йөри торган идек.

    – Элек, бәлки, йөргәнсездер. Ә хәзер «Спутник»та – казино, «Ударник»та – стриптиз-шоу, «Родина»ны бөтенләй американнарга сатканнар. Ниндидер Рәсәй-Америка дуслыгы йорты ачылган.

    – Ә биюләр, — дип кызып китте әти кеше, — Шәһәр паркына биюгә барсаң начармыни? Без заманында әниең белән тансыдан кайтып та керми торган идек. Әллә хәзер шәһәрдә биюче яшьләр дә калмадымы?

    – Биючеләр бар, анысы… Ләкин шәһәр паркында түгел, ә «Зәңгәр дулкын» шоу-клубында. Ә анда, гафу ит, кызлар белән бармыйлар.

    – Ну син аны театрга алып бар. Кереп утырырдан элек берәр буфетка сугылып тәмле су йотып чыгыгыз да сәнгатьнең бөек көченә сокланып тик утырыгыз.

    – Һы, хәзер анда «Содом һәм Гоморраның йөз егерме көне» бара. Нуддистлар өчен. Тамаша залына ялангач кына кертәләр.

    – Алайса циркка! Соң, әлбәттә, циркка. Һава гимнастлары, кулга ияләштерелгән җанварлар, эквилибристлар… Ә синең әниеңә, бүгенгедәй хәтеремдә әле, чегәннәрнең чыгышы ошый торган иде. Тәнәфестә без һәрвакыт шикәр мамыгы белән газлы су ала идек.

    – Бүген анда лиллипутлар эротик шоу күрсәтә. «Төнге күбәләкнең ике ачкычы» — дип атала. Ә буфетта — бары тик коньяк кына бирәләр һәм әнинең яраткан чегәннәре туалетта наркотик сата. Бер дозасы мең ярым.

    – Ну бит урамда гына йөрергә дә була. Әйтик, Яр буе урамыннан.

    – Якын-тирә урамнарның барсын да скинхедлар кулда тота, ә яр буенда — «Ярканатлар» бандасы.

    – Соң, алайга китсә, кызның өендә дә утырырга мөмкин инде. Синең әниең янында мин бик еш тоткарлана идем. Берәр шешә вермут алабыз да таңга тиклем сөйләшеп чыгабыз.

    – Ну, папа, син нәрсә сөйлисең. Гостиница снимать итсәң — йөз баксы, фатирга барсаң — илле. Каян андый акча булсын?!. Кыскасы, әйдә, жәлләп торма, егерме доллар бир дә мин өйгә кыз чакырам. Ә син урамда йөреп торырсың, Яр буе урамында. Циркка барып килерсең…

    – Ничек берүзем йөрим инде мин хәзер, әниең бит куррортка китеп барды. Берүземне циркта күрсәләр, таныш-белешләр әллә нәрсә уйлар. Әйдә, улым, лутчы ике кыз чакырт — арзангарак та төшәр.

    Әтисе улына карады. Улы — әтисенә. Беренче булып улы тынлыкны бозды һәм кәрәзле телефонын алып кирәкле номерны җыярга тотынды.

    5

    Яратам хатын-кызны. Болай дисәм, гадәттә, ир-егетләр чыраен сытып куя. Яратмыйлар мине, патамушта. Патамушта, мине хатын-кыз ярата. Алар мине ярата, мин аларны яратам. Шуңа ирләре яратмый. Ни диләр… «Чыга да хатын-кыз турында сөйли, чыга да хатын-кыз турында сөйли — бер-бер нәрсә өмет итми микән?!.»— диләр. Ә нигә?! Сөйлим шул!!! Былтыр да сөйләдем, быел да сөйлим, дәлше дә сөйләячәкмен. Чөнки хатын-кызның мутлыгы… гомер буе сөйләсәң дә бетәрлек түгел.

    Менә шулай булгач, ирләр турында сөйлим мени инде?! Ярый, сөйлим, алайса. Яратам хатын-кызны, җәмәгать! Ну, җәмәгать, ул хатын-кызны яратучы бер мин генә дә түгел икән. Әнә, безнең бер озын егет бар бит әле? Ул да хатынын ярата икән. Бер мәлне базарда йөри теге. «Хатынымның туган көне. Чәчәк бүләк итәм әле»—ди. «Нәрсә, башыңа тай типте мени,— мәйтәм,— Чәчәк бит ул тиз шиңә. Ә хатын—кыз тиз шиңә торган нәрсәләрне яратмый.» Ну, шаяртып әйттем бит инде. Ә теге чынлап ышанып, хатынына уклау бүләк иткән. Җитмәсә, әйтеп биргән:«Чәчәк алмакчы булган идем, егетләр:«Синең хатының тиз шиңә торган нәрсәне яратмый»—дигәч, уклау алдым,»— дигән. Ә хатыны… Теге уклау белән… Шундук өч подарок ясаган. Күз төбенә, борынына һәм тагы бер урынына. Бер карасаң, ирләргә уклау хәләл инде, җәмәгать. Менә тормыш авыр дип зарланабыз, тирә-якта тәртипсезлек дибез… Ә бит боларның барсына да ирләр гаепле. Чөнки бөтен эшне ирләр эшли. Политикада—ирләр, милициядә — ирләр… Сатучылар, врачлар, ашарга пешерүчеләр, кием тегүчеләр… Кыскасы, ирләрнең кулыннан бөтен эш тә килә. Кулларыннан бөтен эш тә килә — бала гына таба белмиләр. Ну, корсак үстерә беләләр… Үзен-үзе әллә кемгә куеп йөрүче тәкәббер түрәләр бар. Гомер буе халык җилкәсендә утырып, менә моның кадәр корсак үстерәләр дә:«Корсак астын күптән күргәнем юк, күрсәгез сәлам әйтегез»—дип йөриләр.

    Ә бит безнең дә күбебездә тамак, әлеге шул корсак хәстәре. Анда чабабыз, монда чабабыз. Җитсен, булсын, күп булсын дибез. Һәм үз корсакларыбыздан ераграк карарга вакытыбыз да, теләгебез дә калмый. Корсак астын гына түгел, аның өстен дә күрмибез. Ә бит күктә — йолдызлар бар, җирдә — гөлләр. Һәм шул йолдызларның да, гөлләрнең дә матурлыгын үзендә туплаган хатын-кыз бар. Бер концертта шулай дигән идем, тәнәфестә бер грузин үзенең карт кына хатынын җитәкләп алып кергән:«Слушай, дарагой, вот тебя моя жена. Скажи, какое место на звезда пахоже?»—ди. (Һы, менә бер абзый хатынына карап куйды. «Карт йолдыз»—дип.)

    Яратам хатын-кызны, җәмәгать. Менә аның һәрбер сыйфаты соклангыч бит. Әйтик менә төгәллек… Дөньяда хатын-кыздан да төгәлрәк һан иясе юк. Менә бер мең кайтарып бирсәң дә җиткерә. Ун мең бирсәң дә бетерә. Яки менә тугърылык. Этне тугъры дигән булалар. Ерунда! Тугърылыкта хатын-кыз эттән дә хуже. То есть, лутчы. Менә этне, ул нинди генә тугъры булмасын, өеңдә калдырасың да, балык тотарга китәсең — ул сине эзләп килми. Ә хатын… Ну, балыкка киткәнеңне белеп тоа бит инде. Тик бер дә елга буеннан эзләп йөрми, туп-туры сыраханәгә килеп керә. Могъҗиза! Аннан соң, җәмәгать, хатын-кыз бит ул бөтен эшне берьюлы алып бара. Менә ир-ат нәрсә уйлый— шуны эшли. Ә хатын-кыз берне уйлый, икенчене эшли, өченчене сөйли, дүртенчене тыңлый, бишенчене ишетә. Теге… Комбайны кебек инде — ура, суга, җилгәрә, үзе биреп җибәрә.

    Сокланам хатын-кызга, җәмәгать. Аның күңел матурлыгына сокланам. Менә мин үзем исерекләрне яратмыйм. Айнык чагымда. Ул нинди генә якын кешем булмасын, өч минуттан артык түзә алмыйм. Ә хатын-кыз түзә. Ул минутлар түгел, айлар, еллар буена түзеп яши. Бер ир хатыны янына командировкадан төн уртасында ләх исереп кайткан да… Ну, буласы булган инде, әйбәт булган… Шуннан бу иртән торган да сумкаларын асып, үзенеә хатынына:«Ярый, җаным, гаепләп калма, без, командировочныйлар шундый халык инде — эшебезне эшлибез дә китәбез» — дип чыгып бара икән. Менә шундый иренә дә түзеп яши хатын-кыз.

    Гомумән, хатын-кызның гомере гел түзүдән тора. Ире булса — иргә түзә, булмаса — миргә түзә.

    Менә бөтен авырлык хатын-кыз җилкәсенә төшә, җәмәгать. Менә нинди ир-ат бер кило ит алыр өчен көне буе базарда йөри ала?! Ә хатын-кыз йөри. Аның кесәсе тулы — акча, базар тулы —ит, ул шулар арасында өч тиенгә очсызрагын эзләп йөри. Шулай көне буе йөри-йөри-йөри дә… бер нәрсә дә алмый кайтып китә. Ул да хитери — ит алсаң бит аны пешерәсе була. Аннан соң, җәмәгать, хатын-кыз бит ул тәүлегенә өч смена эшли. Көндез — һөнәре буенча, эштән кайткач — домоработница, ә кич җиткәч — хатын булып эшли (если повезет!). Күрәсезме, әнә, елмаялар?! Боларга повезло.

    Яратам хатын-кызны, җәмәгать.

    6

    Сүз һәм хатын-кыз. Мин кайда булсам да — автобустамы, урамда, яки базардамы — хатын-кызның сүзенә колак салырга яратам. Күп сөйлиләр»— диләр. Юк, алар дөресен, үзәгенә үткәнен сөйлиләр. Хатын-кызның нәрсә уйлаганын сүзеннән генә түгел, кыяфәтеннән дә аңлап була. Хатын-кыз кебек төгәл җан иясе дөньяда юк.

    Берәр ирдән сәгать кенә сора син. Ул сәгатенә бер-ике минут карап тора да болай дип җавап бирә:«Тә-әк… Җиденче егерме бер минутлар тирәсе булырга тиеш.» Ирләр беркайчан да точносын әйтми. Бу аларның канына сеңгән. Менә сез, гүзәл ханым, ирегезнеә күпме зарплата алганын беләсезме? Һы, ул сезгә шулай дип әйтә генә. Ул да сезнең күпме алганыгызны белмиме?! Ялгышасыз, ханым. Ул сезнең зарплата алганыгызны вообще белми. Ул гаиләне мин генә туйдырам, дип уйлый.

    Менә хәзер урамдагы бер гүзәл ханымнан сорап кара сәгать ничә дип. Ул сиңа бер генә карап ала — сәгать ничә икәнен генә түгел, үзеңнең кем икәнеңне дә төшенәсең. Гомумән, үзеңнең кем икәнеңне тәгаен беләсең килсә, хатын-кыздан ни дә булса сорап карарга кирәк.

    Хатын-кызларның сүзенә колак салырга яратам. Аларның сүзендә илнең сулышы чагыла. Һәм, әлбәттә, иренең сулышы да… Автобуска керәсең — бер ханым иренең соң кайтуына зарлана. Автобустан төшәсең — күзе күгәргән бер ханым иренең иртә кайтуына зарлана. Кибеткә керәсең — берәү ахирәтенә пышылдый:«Карале, малай, минем заразаның себеркесе бар бугай…»(Сүз кем хакында барганлыгы аңлашыла инде?!) Ахирәте аңа үз моңын сөйли:«Минеке дә себерелеп алды. Ул кәнтәйнең чыраен күрсә-әң!.. Менә паспортын комак ашаса, билләһи, фотосын калдырачак. Куркачак комак аңа тияргә!»

    Нәтиҗәдә, бөтен ирләр дә бертөрле юньсез булып чыга. Ә сез беләсезме, ни өчен ирләр бертөрле? Чөнки хатын-кыз бер төрле түгел. Барсы да матур, әлбәттә. Тик һәркайсы үзенчә матур.

    7

    Хатын-кыз йөзендә илнең язмышы чагыла. Ә беләсезме алар мексика, бразилия сериалларын ни өчен яратып карый? Чөнки аларның бәхетле хатын-кыз йөзен күрәселәре килә. Мин безнең хатын-кызларны бераз кызганып та куям. Алар бер кайчан да тормыш мәшәкатеннән читкә китә белмиләр. Әйтик, хәләлеңне сөендерергә теләп, бер дә юктан гына чәчәк алып кайтасың. Хатын, әлбәттә шатлана. Шатлана ул! Тик миенең бер почмагында шундый уй да ялтлап китә:«Бу акчага күпме колбаса тияр иде!..» Һәм ул катгый бер фикергә килеп өстәп куя:«Йөри шунда акча әрәм итеп. Беткән баш!»

    Хатын-кыз организмына бер кайчан да акча җитми. Бүген бер мең бирсәң, ул иртәгә ике мең көтә… Рәсәйне бөлгенлектән чыгаруның иң ышанычлы бер юлы бар: безнең хатын-кызларны Америка байларына биреп тору. Алар бер ел эчендә теге миллионерның соңгы берлегенә кадәр качать итеп бетерәчәк. Ә аннан соң алимент түләргә мәҗбүр итәчәкләр. Бары тик кулларына уклау тоттырып кына җибәрергә кирәк. Уклау — ул Рәсәй хатыннарының милли коралы. Ирләр милиция дубинкасыннан да аннан курыккан кебек курыкмый. Дөрес, ирләр арасында да акыллыраклар очрый. Бер ханымның ахирәтенә зарланып торганын үзем ишеттем:«Теге сантыйга (ирләр хәзер шулай атала икән) уклау ясарга кушкан идем. Җилемнән ясаган.»

    Хатынын мактаган ирләрне күргәнем бар. «Минем хатын әйбәт!»— ди алар. Хәтта тирә-юндәге бөтен ир-егет астыртын елмаеп:«Да-а, синең хатының әйбәт шул» — дисә дә(!) Ләкин үз ирен мактаган хатын-кызны очратканым юк. Барсының да ире алама. Менә без киләчәккә планнар корабыз. Тормыш әйбәтләнер, илебез алга китәр дибез. Ерунда! Ил башында кемнәр утыра? Шул алама ирләр!..

    8

    Кимчелекләр хакында. Ирләрнең җитешсезлеге чамадан ашкан. Хатын-кызның ике генә кимчелеге бар. Беренчесе — сөйләгән сүзләре. Икенчесе — эшләгән эшләре.

    9

    Сәясәт һәм гүзәллек. Әгәр хатын–кызлар патша булса, җирдә сугышлар күптән бетәр иде. Бары тик аена утызар көн көчергәнешле сөйләшүләр генә булыр иде.

    10

    Хатын-кыз һәм юмор. Миңа еш кына:«Нигә син гел хатын-кызны мактыйсың, гел шулар турында сөйлисең?» — диләр. Чөнки мин аларны яратам. Юморны хатын-кыздан да ныграк аңлаган кеше юк. Уфадагы бер концертта ничектер:«Дөньядагы тилерәк ирләрдән дә бәхетле кеше юк. Чөнки аларның хатыннары чибәр була.» — дигән идем, залдан бер ханым йөгерә-йөгерә чәчәк күтәреп килә башлады. Мин аны менеп җиткәч кенә таныдым. Үз хатыным икән. «Комплиментың өчен рәхмәт!»— ди.

    Юморны аңлый хатын-кыз. Ул үзе дә табигате белән юморист. Бу миңа, язучы буларак, икеләтә кадерле. Көлке эзләп баш ватасы түгел, бары тик алар авызыннан чыкан сүзләрне язып кына бар. Һәм мин шулай эшлим дә. Түбәндә шундый тәгъбирләрнең берничәсен китерәм:

    х х х

    «Мәхәббәт ул — көрәш. Бигрәк тә мин теләмәгәндә.»

    х х х

    «Кияүгә чыккач, мин җыйнаграк һәм игътибарлыракка әйләндем: иремне һәрвакыт бер үк исем белән атарга тырышам.»

    х х х

    Редакцияга килгән хаттан:

    «Гәзитегездә үги әтиләре белән йокларга мәҗбүр булган кызларның рәнҗүле хатларын еш укырга туры килә. Җитте сезгә, кызлар, яшь түгәргә! Кыюрак булырга кирәк! Менә мин үги әтиемнең юньсезлегенә җавап итеп бер генә типтем. Хәзер минем белән генә түгел, әни белә дә йоклый алмый.»

    х х х

    Базардагы сөйләшүдән:

    «Менә хәзерге ирләр! Бөтен тавыкларымның ботын тоткалап чыкты, берсен дә алмады. Шул кадәр тоткалаганнан соң, бик беләсең килсә, син аларга өйләнергә тиеш!»

    х х х

    Спорт залындагы сөйләшүдән:

    «Сәләмәт тәндә — сәләмәт ир.»

    11

    Зирәк хатыннар турында. Моннан берничә ел элек «Байлар да елый» дигән фильм гына бар иде. Хәзер байлар үзләре дә барлыкка килде. Шәхси шоферлар, хезмәтчеләр, тән сакчылары тотып рәхәтләнеп яши бирәләр. Ләкин адәм баласының бер сәер ягы бар, ул икмәккә туйса, хикмәт эзли башлый.

    Менә шундый бай тормыш белән яшәүче бер ханым ирен өйдәге хезмәтче кыздан көнли башлый. Һәм бик озак уйлап йөргәннән соң, әлеге азгын җаннарны чиста суга чыгару өчен гаҗәеп шәп план кора.

    Кич җитүгә ул хезмәтче кызны эштән азат итеп, өенә кайтарып җибәрә дә үзе, ачу-нәфрәттән шартлар дәрәҗәгә җитеп, аның бүлмәсенә керә һәм юрган астына чума…

    Барсы да нәкъ ул көткәнчә, ул уйлаганча килеп чыга — төн уртасында ишек шыгырдый һәм ишектә ир кеше шәүләсе пәйда була. Ул аяк очларына басып кына карават янына килә дә сүз сөйләүгә вакыт әрәм итеп тормый гына зур дәрт белән эшкә тотына.

    Хатынның иренә булган нәфрәте минуттан-минутка, секундтан-секундка арта бара, ләкин ул финалга кадәр түзә. Ә бердәнбере эшен бетерү белән сикереп торып утны яндыра һәм нәрәтеннән тончыгырдай булып кычкырып җибәрә:

    — Нәрсә, азгын эт! Хайван!.. Нәрсә аптырап калдың?!. Син…

    — Аптырамаслык түгел шул…— дип кенә җавап бирә ала шофер егет…

    12

    Безнең заман геройлары. Áîðûí-áîðûí çàìàíäà ÿø�ã�í, äè Ë�éë� áåë�í Ì��íœí... Àëàðíûž õ�ëå Ÿ�ðêåìã� ä� ì�ãúëœì…

    Áåçíåž ä�âåðä� ä� áåðñåí-áåðñå šçåëåï ÿðàòêàí èêå ãàøûéê ÿøè èäå. ��ì ìèí àëàðíûž èñåìåí ä� Ë�éë� áåë�í Ì��íœí äèï àëàì. Íè š÷åí? Áåðåí÷åä�í, àëàð �ëå ä� èñ�í, áèê êûçûê Ÿ�ì êûçãàíû÷ õ�ëã� ýë�êê�í �ëåãå èê�œíå òàãû äà àâûððàê õàë�òê� êóÿñûì êèëìè. Èêåí÷åä�í...

    Øóëàé èòåï, áåðñåí-áåðñå šçåëåï ÿðàòêàí èêå ãàøûéê ÿøè èäå. Àëàð èêåñå ä� àâûëäà òóûï œñê�í. Óôàãà þãàðû áåëåì àëûðãà êèëäåë�ð. Øóíäà òàáûøòûëàð, òàíûøòûëàð. Ñîêëàíãû÷ ïàðëàð áóëûï êàâûøòûëàð. Áàëàëàðû òóäû...

    Ì��íœí Ÿší�ðå áóåí÷à âðà÷ èäå. Òèçä�í óë ø�Ÿ�ðíåž èž àáðóéëû êåøåë�ðå àðàñûíà êåðäå. Àçûï-òóçûï ý÷åï éšðì�äå, êóëûííàí ýø êèë� èäå. Øóžà êœð� áó ãàèë� áèê êûòëûê êè÷åðì�äå. Òèçä�í çóð ãûíà ôàòèð àëäûëàð. Óë çàòëû �èŸàçëàð áåë�í òóëäû. Ìàøèíàëàðû áóëäû. Êûñêàñû, Ë�éë� áåë�í Ì��íœí äšíüÿäàãû èž á�õåòëå ïàðëàðíûž áåðñå áóëûï, �èòåø òîðìûøòà áàëàëàð œñòåðåï ÷šêåðä�øåï ÿøè áèðäåë�ð. Øóë ð�âåøëå óòûç åë œòåï ò� êèòòå. Áàëàëàðû áàøëû-êœçëå áóëäû, îíûêëàðû òóäû.

    Ì��íœí øàò ꜞåëëå, �îð òåëëå èõëàñ êåøå èäå. Øóžà äà óë òåë�ñ� êåì áåë�í óðòàê òåë òàáà áåëäå, äóñëàðû êœï áóëäû. €ëá�òò�, ìîíäûé ø�õåñ áåë�í ÿø�œ Ë�éë�ã� ð�õ�ò èäå. ךíêè Ì��íœí ꜞåëñåç áåðòšðëåëåêê� þë êóéìûé, óë êàðà êšíí�ðíå ä� ÿêòû èò� àëà èäå. ��ðòšðëå øàÿðòóëàð, èõëàñ êàéãûðòóëàð áåë�í Ë�éë�ã� ꜞåë òšøåíêåëåãåí� áèðåëåðã� èðåê êóéìàäû, êèðåñåí÷�, àíû Ÿ�ð÷àê á�õåòëå, øàò èòåï êœðåðã� òåë�äå Ÿ�ì ìîžà èðåøòå ä�.

    Ë�êèí ãîìåð œòœ áåë�í Ë�éë� èðåíåž áó õîëêûíà êœíåã� áàðäû. Œçåíåž åëäàí-åëãà îëûãàþûí òîéãàí ñàåí, èðåíåž ãåë øàò ꜞåëëå áóëóû ý÷åí ïîøûðäû. «€éå, ìèí ÿìüñåçë�í�ì, êàðòàÿì, äèï óéëàäû óë, Ì��íœíã� ÷óðòûì äà áóëìûé. �àìàí ýëåêêå÷� ä�ðòëå êèëåø. Áîëàé áóëñà, áåð�ð îçûí÷�÷íå êàðàòûï êóþû äà áàð �ëå àíûž...» ��ì áó óå êšçãåä�í œçåíåž �ûåð÷ûêëàíûï òóïàñëàíà áàðãàí éšçåí êœðã�í ñàåí ꜞåëåí� íûãðàê œòåï êåðäå: «Áåð�ð ñšÿðê�ñå áàðäûð èíäå ìîíûž. Òàïêàíäûð áåð�ðñåí. Þãûéñ�, áó êàä�ð œê êàíàòëàíûï éšðì�ñ èäå...» — äèï øèêë�íäå óë Ì��íœííåž áàëêûï êàéòûï êåðœåí êœðã�íä� ä�. Òèçä�í œç øèêë�ðåí� óë ÷ûíëàï òîðûï ûøàíäû, àëàé ãûíà äà òœãåë, áó øèê-øšáŸ�ë�ð àžà áåðä�íáåð õàêûéêàòü áóëûï òîåëäû. ��ì Ì��íœíã� áóëãàí ÷èêñåç ì�õ�áá�òå àÿóñûç í�ôð�òê� �éë�íäå. Áó í�ôð�ò êšíí�í-êšíã� œñòå, çóðàéäû. Ì��íœí áåë�í áåð êûåê àñòûíäà, áåð ø�Ÿ�ðä�, òîðà-áàðà áåð äšíüÿäà ÿø�œíå òœçåï-òîðûï áóëìàñëûê ãàçàïêà �éë�íäåðäå. «Ýõ, á�ðåï êåí� œòåðåðã� øóøûíû» — äèï óéëàäû óë èðåíåž øàò ÷àãûí êœðã�í ñàåí. €êðåíë�ï áó ãàçàï êîòûëãûñûç áåð ÷èðã� �âåðåëäå. Óë èðåíåž œëåìåí òåë�äå. Òèê Ì��íœíå íûê èäå �ëå, òàãû áåð èëëå èêåíå ÿø�ðëåê õóòû áàð èäå.

    ��ì Ë�éë� êàòãûé êàðàðãà êèëäå: «çàêàç» áåë�í œòåðòåðã� êèð�ê ìîíû!» Òèçä�í çàêàçíû œò�ðã� òåë�œ÷å ä� òàáûëäû. Áó Ì��íœííåž èñêå òàíûøû Ãàëè èäå. Áåðíè÷� òàïêûð òšðì�ä� óòûðûï ÷ûêêàí êåøå, ò��ðèá�ëå êåøå. Ë�éë� áåð ìåž äîëëàðãà á�ÿë�äå. Ãàëè ðèçà áóëäû, òèê �åíòåêëå óéëàíó Ÿ�ì �çåðë�íœ š÷åí áåð àòíà âàêûò áèðœíå ñîðàäû. Áó âàêûò ý÷åíä� óë, ÷ûíëàï òà, áàðñûí äà áèçì�íã� ñàëûï êàðàäû. Ìåž äîëëàð àíûž š÷åí çóð ãûíà àê÷à èäå, �ëá�òò�. Ë�êèí àíûž òšðì�ã� ä� êèðå êàéòûðãà òåë�ãå þê èäå. € Ì��íœí, íè ãåí� �éòñ�ž ä�, áèëãåëå ø�õåñ. Àíû ýçë�ÿ÷�êë�ð. ��ì Ãàëè Ë�éë�ä�í àâàíñ àê÷àñû àëó áåë�í òóï-òóðû ìèëèöèÿã� þí�ëäå.

    Êšíí�ðíåž áåðåíä� «çàêàçàòü èòåëã�í» èð šåí� êàéòìàäû. Þê, œëì�ã�í èäå óë, áàðû òèê ìèëèöèÿ õåçì�òê�ðë�ðå ãåí� òîòêàðëàãàí èäå Ì��íœííå.

    € èêåí÷å êšííå Ãàëè Ë�éë� ÿíûíà êèëäå Ÿ�ì œçåíåž Ì��íœííå íè÷åê œòåðœå õàêûíäà �åíòåêë�ï ñšéë�ï áèðäå:

    — Ñšÿðê�ñåí îçàòêàííàí ñîž êàðàžãû óðàìíàðíûž áåðñåíä� î÷ðàòòûì äà... Êûõõ- — óë êóëû áåë�í ìóåíûíà ñûçûï êœðñ�òòå. — Êàðûøûï òà òîðàëìàäû. Ìåí� ïàñïîðòû. Ñèí áœãåíí�í œçåžíå òîë õàòûí äèï èñ�ïëè àëàñûž.

    Ìîíäûé øàòëûêëû õ�ëä�í ñîž êší÷åë õàòûí íèøë�ðã� ä� áåëì�äå. Ð�õì�ò àðòû ð�õì�ò óêûäû óë. ��ì ñšéë�øåï êèëåøåíã�í ìåž äîëëàðãà šñò�ï òàãû éšç äîëëàð Ÿ�ì ìåž ñèãåç éšç ñóì àê÷à òîòòûðäû.

    — Ð�õì�ò ñèžà, Ãàëè. Èçãåëåžíå ì�žãå îíûòàñûì þê, — äèäå óë, êóàíû÷ûí ÿøåð� àëìûé÷à.

    Í�êú øóøû øàòëûêëû õàë�òåíä� óë îïåðëàð êóëûíà ýë�êòå ä� èíäå. �èíàÿòüë�ð êîäåêñûíûž «ÿëëàï œòåðœã� �çåðëåê š÷åí �àâàïëûëûê» äèã�í �šìë�ñå áóеí÷à ãàåïë�äåë�ð õàòûííû.

    € Ì��íœí...

    Ì��íœí õàòûíûíûž œçåí œòåðåðã� òåë�âåí áåëã�÷, êœç ÿøüë�ðå òœãåï ÿðñûï åëàðãà òîòûíìàäû. Ë�éë�íå áîòàðëàï ûðãûòûðãà äèï éîäðûêëàðûí äà éîìàðëàìàäû óë. Ì��íœí Ë�éë�ñåí õšêåì êóëûííàí êîòêàðó þëûíà áàñòû. Ïðîêóðàòóðàäà ñîðàó àëó âàêûòûíäà óë Ÿ�ðêåì èøåòåðëåê èòåï Ë�éë�íå ãàôó èòœåí áåëäåðäå.

    — Ë�éë� äšíüÿäà èž ãœç�ë, èž èçãå ꜞåëëå õàòûí! — äèäå óë òèêøåðœ÷ë�ðíå ûøàíäûðûðãà òûðûøûï. — € �ëåãå õ�ë... Уë áèò õàòûí-êûç. Ãîìåðåíåž àâûð ÷îðûí êè÷åðã�í âàêûòû. Àžëûéñûçìû?! Íåðâëàðû êàêøàãàí, òîðìûøêà ìší�ñ�á�òå œçã�ðã�í ÷àãû. €ëåãå õ�ëã� áàðû òèê øóë ãûíà ãàåïëå.

    €ëåãå âàêûòòà Ë�éë� òèêøåðœ èçîëÿòîðûíäà õšêåì êšòåï óòûðà. € èðå Ì��íœí àíû ÿêëàð š÷åí èž ÿõøû àäâîêàòëàð ýçëè. Šñò�ï òàãû í�ðñ� �éòåðã�?.. Ñœçë�ð êš÷ñåç èíäå ìîíäà...

    13

    Бәйрәмнән соң. Алар көмеш туйларын үткәрде. Бәйрәм шау-шулы, күңелле узды.

    Тостлар, елмаюлар, хатирәләр…

    Дуслар, балалар, оныклар…

    Кунаклар киткәч, хатын ире каршысына килеп басты да аның яңагына чабып җибәрде.

    — Ни өчен? — дип сорады ир кеше.

    — Барсы өчен дә! — дип җаваплады хатын

    14

    Хатын-кызга комплиментлар әйтү кирәк, чөнки ул колагы белән ярата, диләр. Акыллы кеше сүзедер, дөрес сүздер. Бер көнне аның күңелен күрергә теләдем:

    — Бүген син нинди чибәрсең!

    Шатлыгыннан үбеп алгандыр, дисезме?! Юк, киресенчә, аның кәефе генә китте:

    — Нәрсә, бүтән көнне карачкы кебек идем мени?!

    — Юк… Син ничектер яшәреп киткәнсең…

    — Моңа кадәр карт идем, димәк! Моңа кадәр, димәк, әби белән яшәдең?!

    — Юк… Син үз яшеңнән күпкә яшрәк күренәсең.

    — Әһә, миңа ничә яшь икәне исеңә төштеме?! Бик беләсең килсә, хатын-кызның яшен санамыйлар. Бу культурасызлык була.

    — Ачуланма инде, алтыным…

    — Алтыным?! Нәрсә, сатып җибәрергә җыендыңмы! Бик беләсең килсә, алтынның бәясе төште бу айда. Ә-ә-ә, син шуңа ишарәлисеңдер әле…

    Әгәр, хатын-кыз чынлап та колагы белән ярата икән, әгәр ул чынлап та комплиментларга мохтаҗ икән, димәк, ул җылы сүзләреңне эчеңнән генә әйтергә кирәк.

    15

    Кызларның сакчыллыгы хакында. Күп сөйләргә мөмкин. Тик мин бер генә күренешкә тукталам. Егет кызга эндәшә:

    — Бир миңа сумкаңны. Күтәрешеп барыйм.

    — Бирмим!!!

    — Бирмисең?

    -- Сумканы — ЮК!!!

    16

    Мәхәббәт турында. Мәхәббәт ул яуган кар кебек. Һавада чакта саф, матур, соклангыч! Ә учка төшкәч, эреп югала.

    17

    Хазиналар хакында. Ир белән хатын аерылышырга дип судка килә. Судья боларның ни өчен шушы адымга баруын белергә теләп, ирдән сорый:

    — Ник аерылырга уйладыгыз соң?

    — Менә сез әйтегез әле, ике кеше бер хезмәт хакына яши аламы?

    — Яши ала, әлбәттә.

    — Ә минем хатын шуны аңларга теләми, эшкә чыгарга куша.

    Бай гаиләдән булган, яки бик күп акча эшләгән хатын-кызларга өйләнеп, кыл да кыймылдатмый гына рәхәт яшәргә теләгән ир-егетләр дә бар. Алар мондый хатыннарны хазина итеп күрә һәм сөйкемле сөяк булып гомер бакый алар җилкәсендә яшәргә хыяллана.

    Әгәр хатының хазина икән, аның егерме биш проценты — үзеңнеке.

    18

    Дусның хатыны хатынның дустыннан яхшырак була.

    19

    Пропорция. Хатын-кыз бөтен өлкәдә дә пропорция ярата. Аның гәүдәсе калынайган саен, күңеле нечкәрә. Кофта изүе түбән төшкән саен, итәге югарырак күтәрелә.

    20

    Хатын-кызга бер ир генә җитми. Ул һәрвакыт ирләренең күп булуы, һич югы икәү булуы турында хыяллана. Шул хыялы тормышка ашса, ул тулысынча бәхетле булачак: әйтик, бер ире идән юганда, икенчесе кер уар иде.



    Источник: http://webmarat.com/humor/jaratam%20hatin%20kizni.htm



    ← назад   ↑ наверх