• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Марат Кәбиров

    Җанның ялангач чагы...

    Х х х

    Сез мине тагын тиргәрсез инде. Китабының тышына ук ялангач хатын рәсеме төшергән диярсез.

    Миңа бик кыен булыр. Чөнки сез беренче тапкыр гына тиргәмисез бит инде. Сез мине гел әрләп торасыз. Шуңа күрә... миңа бик кыен булыр. Ләкин мин түзәрмен. Һәм сез мине гафу итәрсез.

    Ул сурәтне мин интернетта, язылачак әсәрләрем өчен өстәлмә мәгълумәт юллап утырганда, очраттым. Һәм бер мәлгә өнсез калдым. Мин әлеге рәсемдә сафлык күрдем. Бернинди эротика да, порнография да түгел, ә тән һәм җан матурлыгының бергә үрелгән чагы. Тән һәм җан сафлыгы.

    Бу китапка исем таба алмый аптырый идем. Шушы сурәтне күрү белән исем табылды. “Җанның ялангач чагы...” Иҗатчы җанын мин хатын кыз (АНА) рәвешендәрәк итеп күрәм. Иҗат ул – җанның ялангач чагы. Иҗатчы җаны да менә шушы рәсем геройлары сыман. Саф, ялангач, яклаучысыз.

    Х х х

    Әйтергә теләгән нәрсәмне мин һәрвакыт әйтеп, эшләргә теләгәнемне эшләп килдем. Мин үземнең бер эшем өчен дә кызармыйм, мин һәр сүзем өчен җавап бирәм.

    Бу әлеге китабыма да, башкаларына да кагыла. Әсәрләремдә “Марат Кәбиров” дигән култамга тора икән, бу минем өчен автор исеме генә түгел. Бу минем өчен беренче чиратта сыйфат билгесе. Югары сыйфат билгесе.

    “Җанның ялангач чагы...” башка әсәрләремнән аерылып тора. Бу хәтта әдәби әсәр дә түгел, ә тормыш һәм әдәбият хакында уйланулар тупланмасы. Шуңа күрә, монда реаль кешеләр, реаль вакыйгалар күбрәк очрар. Әгәр берәрегез хакында әйткән сүзем яман булып ишетелә икән, күңелегезгә авыр алмагыз. Димәк, сез аңа лаексыз.

    МИН ҺӘМ БАШКАЛАР...

    Х х х

    Әлеге исемне күреп: “Да-а, Марат үзе турында бигрәк хәтәр уйлый икән...” – дип әйтәчәгегезне чамалап, елмаеп куйдым әле. Шулай уйлыйм, әлбәттә. Һәм моны яшереп тормыйм да. Ләкин сез дә шулай уйлыйсыз бит. Һәркем, биләгән вазыйфасына, тоткан урынына карамастан, шулай уйлый, дөньяны үзеннән башлап кабул итә. Ул башта үзен күрә. Аннан соң бүтәннәрне.

    Ул башта үзенең әйбәт ягын күрә. Аннан соң башкаларның алама ягын.

    Әлеге китап минем хакта, минем тормышка, иҗатка, иҗатташларыма карашым турында. Монда әйтелгән фикерләр – фәкать минем фикерләр генә. Алар бернинди объективлыкка да дәгъвә итми. Ошый икән, кабул итегез. Ошамый икән, үзегез карагыз.

    Сәхнәләргә чыкканда, яки очрашуларга килгәндә яшь кенә, чибәр генә егет кебек күренсәм дә, мин инде кырыкны куып барам һәм иҗатым да зур гына. Тормышымның теге яки бу истә калырлык вакыйгалары бераз үзгәреп, яки үзгәрмичә әсәрләремә кереп киткән. Шуңа күрә, мин аларга мөмкиненчә кагылмаска тырышырмын. Бу мемуар түгел. Бу әдәбият тарихы һәм теориясе буенча дәреслек тә түгел. Бу үткән гомергә, яки язылган әсәрләргә йомгак ясау да түгел. Укуы бик үк күңелсез булмас. Монда язучының уйлары, кичерешләре генә. Икенче төрле әйткәндә, бернинди сюжетсыз, эчтәлексез һәм мәгънәсез әсәр. Ул укучылар өчен дә, тәнкыйтьчеләр өчен дә бернинди дә яңалык була алмый. Һәм үз-үзен хөрмәт иткән тәнкыйтьче бу язмаларга игътибар биреп тә маташмас.

    Х х х

    Мин әдәби иҗат белән егерме елдан артык шогылләнәм, бик күп әсәрләр - шигырьләр, хикәяләр, юморескалар, повестьләр һ.б. иҗат иткәнмен. Кайберләрен күпләр яттан диярлек белә, кайберләрен үзем дә онытканмын. Иҗатымны аңлаучылар, яратучылар бар, аңламаучылар, яратмаучылар һәм минем хакта бөтенләй бернәрсә дә белмәүчеләр бар. Мине инде унөч яшемнән бирле радио, телевидение, гәзит-журналларга әңгәмәгә чакыралар һәм һәрвакыт бер үк сорауны бирәләр: кайда туган, кайда укыган, кайда... Шулай итеп, менә егерме ел буе мин радио, телевидение, гәзит-журналлар аша үз биографиямне сөйләп яшим.

    P.S.

    Әлеге бүлекне шул килеш кенә калдырасы идем. Әмма яңарак кына тагын бер радиога әңгәмәгә чакырдылар. Тагын шул ук сорауларны бирделәр...

    Әйе, мине яратучылар, яратмаучылар һәм бөтенләй белмәүчеләр бар. Һәм журналистлар бар. Алар минем иҗатымны бөтенләй белми, ә башкаларны үзләреннән дә наданрак дип уйлый.

    Х х х

    Мин биографиямны сөйләп тә, язып та ялыктым. Әгәр ул тагын кемнедер кызыксындыра икән, радио яки телевидениедән минем белән булган әңгәмәләрне күзәтеп барыгыз. Анда яңа гына укуын бетереп килгән яшь журналист, яки пенсияга ничә көн калганын санап яшәүче берәр карт журналист мотлак кайда туып, кайда үсүем белән кызыксыначак. Һәм мин “урысның күңеле булсын, чукын, балам”- дигәндәй, җавап бирәчәкмен.

    Яр Чаллының мәйдан журналында чыккан “Мәхәббәттән җырлар кала” дигән повесть уңаеннан укучылардан хат алдым. Бу минем Чаллыда басылган беренче әсәрем, һәм әлеге хат Татарстандагы укучыларымнан килгән беренче хат иде. Аңа үземчә бик ихлас итеп, хәтта кирәгеннән артык ихлас итеп, җавап бирдем. Монда минем биграфиям дә, тормышка һәм иҗатка булган мөнәсәбәтем дә ачык чагыла. Шушы хатны сезнең игътибарга да тәкъдим итәм. Игътибар белән укыгыз да кайда туып кайда үсүемне сорап башкача йөдәтмәгез инде.

    “Исәнмесез, Татарстанның Балык Бистәсе районы Биектау гомум белем бирү мәктәбенең IХ сыйныф укучылары!

    Саумысыз, кадерле дусларым!

    Хатыгызны алдым. Рәхмәт! Шатландым. Ул хатның нәкъ Татарстаннан, нәкъ сәнгатебезнең тере классиклары Хәлим Җәләй, Равил Шәрәфи, Равил Фәйзуллинның туган төбәгеннән килүе өчен дә. Әдәбиятка, иҗат кешесенә игътибарлы, ихтирамлы укучылар булганыгыз өчен дә. Ни генә әйтсәң дә, әдәбият кешенең рухи югарылыгын, шуның нәтиҗәсе буларак, халыкның мәдәни үсешен билгели торган күренеш. Куанычымның иң зурысы сезнең өчен, сезнең киләчәгегез өчен. Алдагы көннәрегездә тоташ бәхет кенә көтәчәк дип алдалыйсым килми, әлбәттә. Ләкин иҗади рухлы кеше тормыш кырыслыгына бирелми, үз максатына ирешә торган була ул. Әнә шул юнәлештә җитди эш алып барган Лира Хәбибрахман кызы Федоровага сокланам. Бәхетегезгә шундый укытучы эләгүе белән сезне котларга да мөмкиндер әле.

    Котлыйм!

    Аннан соң, беркемнекенә дә түгел, ә нәкъ минем әсәргә игътибар итүегез өчен дә сөенеп куйдым. «Сез яраткан язучыбызга әйләндегез»— дигәне бигрәк нык ошады. Мактаганга бик егылып китә торган кеше булмасаң да яхшы сүзнең зыяны тими аның. Рәхмәт.

    Туган якны әйтеп таныштыру кирәк булган урыннарда, мине, гадәттә: «1970 елда Башкортстанның Илеш районы Сеңрән авылында туган» — диләр. Үзем дә шулай дим. Ләкин бу дөрес тә, дөрес түгел дә. Дөрес — чөнки Сеңрән җирендә тәпи эзләрем, күгендә канатлы хыялларым калган. Шул җирдә бала чагым үткән, күңелемдә мәхәббәт яралган, бөтен булмышым шушы җирдә әвәләнгән. Дөрес түгел — чөнки мин Казан каласында туганмын. Бу дөньяга килү белән Казан һавасын сулаганмын. «Тукай урамында туды балаң. Шагыйрь булыр әле…» — дип юатканнар авыру әниемне…

    Паспортымда туган җирем Актаныш районының Чуракай авылы дип билгеләнгән. Монсы әтием Ханнанов Рәфил Кәбир улының туган-үскән җире. Бу авылда да гөнаһсыз чакларым үткән, Ата йортының матчага эленгән бишегендә тибрәнгәнмен, беренче кат әтием куенына кереп иркәләнгәнмен (мин яшь ярымлык чакта ул үлеп киткән), күрше әбиләреннән: «Собханалла, собханалла!» — дип әйттергәнмен. Чуракайда хәзер ул карчыклар да, туган йортым да юк инде. Анда әтиемнең кабере генә бар. Язмыш мине әллә ничә туган авыллы иткән.

    Әнием Солтанова Әнүзә Әмирҗан кызы бөтен гомерен колхоз эшенә биргән кеше. Савымчы иде. Шуңадырмы, малай чагым фермада, маллар арасында үтте. Сүгенергә дә, нәчәлник-фәлән күрмәгәндә сөтен, онын, саламын урлап шылырга да, тотылгач алдашырга да шунда өйрәндем.(Элек үземнең бу тәртипсезлекләрем өчен гарьләнә идем. Хәзер аңлыйм — шулай кирәк булган.) Әнидән яшереп кенә сөткә су да кушкан бар иде. Сөтнең куелыгын тикшерсәләр, аңа тоз саласың — бар да тәртиптә була, беркем сизми. Монсы — физика дәресеннән алып чыккан гыйлем. (Белемеңне тормышта кулланырга өйрәтәләр иде бит.) Мин дәртләнеп су кушкан елны әнигә илле сум премия биреп ташладылар. Гомерендә беренче тапкыр! Моның кадәр зур җиңүнең төп серен мин аңа әйтмичә түзәлмәдем. Зирәклегемә исе китәр, кочаклап сөя-сөя рәхмәт укыр дибрәк көткән идем. Ул кулына каеш алды. Гомерендә беренче тапкыр!.. Аның каешны сызгыртып селтәп:«Сугаеммы?! Сугаеммы?!» — дип сораганы истә калган. Сукмаячагын аңлый идем. Ничә ел фермада эшләп, аның сыерларга да кул күтәргәне булмады. Сукмады.

    Каешын атып бәрде дә

    Бер ни дә эндәшмәде…

    …Әнкәемнең керфегендә

    Тибрәлә күз яшьләре.

    Шул хәлдән соң абзарга чыгып үзебезнең сыер белән аның ала бозауын кочаклап елаганым, әниемне елатмаслык итеп яшәргә дип ант биргәнем хәтердә. Минем, гомумән, сыерлар белән дуслык көчле булды, әнинең төркемендәгеләрдән һәрберсе диярлек танып үз итеп тора, артымнан ияреп йөри иде. Рәнҗегән чакларымда үзем дә аларны кочаклап елый идем. Шуларны уйласам, әдәбиятнең нигезендә яткан МОҢ миңа ана сөте белән дә, тана сөте белән дә кергәндер сыман…

    Моң дигәннән… Авылыбыздан күренекле артистлар чыкмаса да матур җырлаучылар җитәрлек булды. Кичләрен абый-апаларның урамнан җырлап узганын мин сокланып тыңлап кала идем дә күңелем белән аларга ияреп китә идем. Зур үскәч үземнең дә авыл урамыннан җырлап, җырлап кына түгел, ә гармун да тартып узасым килә иде. Гармун минем иң зур хыялым иде. Күршедәге Илдус абыйның хромкасында бер-ничә көйне маташтыра да башлаган идем инде. Әни беренче премиясен алгач, минем алга шундый сайлау куйды: яки гармун, яки велосипед. Велосипедка да кызыга идем шул. Әтиле малайларның барсыныкы да бар иде. Минеке генә юк. Велосипедсызлык минем өчен әтисезлек, ятимлек символы булып тоела иде. Мин дөнья көтәргә дә җиңелрәк булыр дип, велосипедны сайладым. Бу хәзер миңа кызык тоела, ләкин ул чакта нәкъ шулай дип уйладым:«Дөнья көтәргә дә җиңелрәк булыр»

    Сигезенчене тәмамлагач, Үрге Яркәйдәге һөнәрчелек училищесына киттем. «Училищега «өчлегә» укыганнар гына бара. Аннан соң вузга керү авыр булыр» — дип, әнинең күрше авылдагы урта мәктәпкә җибәрәсе килгән иде. Тракторчы булсам, аңа ярдәмем тияр, утын-печәнгә дә башкасына да мохтаҗлык кичермәбез, дип уйладым. Ләкин мин ялгышканмын. Тракторчы булып бер генә көн дә эшләргә туры килмәде. Ничек кенә сәер тоелмасын, СПТУ мине шагыйрь ясады. Училищедан киткәндә районда гына түгел, республикада да таныла башлаган идем инде.

    Уфага укырга керергә дип килгән беренче кәнем бүген дә күз алдымда. Кулда иске чемодан, өстемдә училище формасы, аякта кедалар. Кесәдә тугыз сум сиксән биш тиен акча. Шул кыяфәттә БДУ алдына килеп баскач озак кына икеләнеп тордым. «Шушы кадәр матур урыннарда уку бәхете миңа, гади савымчы малаена, каян килсен инде?!»— дип уйладым. Үземнең беркатлылыгыма исем китте. Абитуриентларның барсы да диярлек әти-әнисе белән килгән. Мин кимсенеп кенә басып торам. Шунда берәү иңемә кагылды. Идән юучы апа икән. «Улым, әллә ятим баласыңмы?» — ди. Бер ни дип тә җавап бирәлмәдем. Тамакка төер тыгылды. Апа мине кабул итү комиссиясенең ишек төбенә илтеп куйды. Алдымда гына торган бер ир, өс-башыма күз йөгертеп чыкканнан соң, миңа борылды:

    — Улым, кайсы районнан килдең? Исемең ничек?

    — Марат… — дидем мин кыюсыз гына.

    — Кәбиров түгелсеңдер бит? —диде ул, һәм үз соравына үзе җавап та бирде, — Кәбировны имтихансыз алганнардыр инде. Аның хакында Атнабай үзе язды бит!

    Мин дәшмәдем.

    Ул елны укырга кереп булмады. Бал җитмәде. Аның каравы, имтиханнарга әзерләнгән арада, вагон бушатып, өс-башны яхшыртканнан калган сиксән сум акча белән өйгә кайтып төштем. Баштанаяк киенгән улын күргәч, әни елап җибәрде…

    Болар хакында шулай җентекләп сөйләвем бер дә юктан гына түгел.

    Һәр әсәргә ачкыч язучының биографиясендә ята. «Мәхәббәттән җырлар кала» әсәрен язуга әлеге хәлләр дә этәргеч булгандыр кебек. Кемгә ничек тоеладыр, мин бу повестьне рухи автобияграфиям итебрәк карыйм. Ул тормыш сынауларыннан мөмкин кадәр пычранмыйчарак чыккан иҗатчының күңел биографияседер сыман. Игътибар итсәгез, хикәяләү рәвеше дә, ритм да, темп та бер күтәрелеп, бер түбән төшеп бара. Йөрәк язмасы (кардиограмма) рәвешендәрәк. Әйтик, анда шатлык белән кайгы, югалту белән табыш, әдәби тел белән журналистика аралашыбрак килә. Образлар да шулай сыманрак.

    Гөлзиләнең прототибы бар дисәм дөрес булмас, юк дисәм хаталанырмын кебек. Ниндидер образны сүрәтләгәндә (хәтта уйлап чыгарылган вакыйгаларда да) мин, гадәттә, тере кешеләрдән, үзем белгән, күргән, аралашкан кешеләрдән этәрелеп китәм, аларны күз уңында тотам. Ул яклап караганда, һәр образның нигезендә тере кеше ята. Шул ук вакытта, (хәтта чынбарлыктагы кешеләр хакында язганда да) мин:«Бу әсәр фәлән кеше турында»— дип әйтә алмыйм. Чөнки иҗат барышында күп нәрсәләр үзгәрә, чынбарлык белән хыял бергә үрелә, вакыйгалар киеренкерәк, характерлар калкуырак итеп бирелә. Нәтиҗәдә, чынлап булган хәлләр белән уйлап чыгарылган вакыйгалар буталышып бетә, аны хәтта үзең дә аера алмый башлыйсың.

    Гомумән, иҗат кызыклы күренеш. Әдәби иҗат бигрәк тә. Ниндидер әсәр язганнан соң, үзеңне бер гомер яшәгән кебек хис итәсең. Бер гомер яшәп икенчесенә күчкән кебек. Кемгә ничектер, язучы хезмәте миңа тылсымчы сыманрак тоела. Җир йөзендәге барлык һөнәр ияләреннән бер язучы гына үзенең кимчелекләрен өстенлек итә, үзенең кайгы-газапларын укучыларының шатлыгына әйләндерә. Бары тик ул гына, үз булмышын югалтмаган хәлдә, берьюлы әллә ничә кеше сурәтендә, әллә ничә кеше язмышы белән яши ала. Ә бу җиңел түгел. Бу дөньяда фәкать үз язмышына гына баш була алмаганнар да җитәрлек бит… Шуңа күрә иҗатчыны шәхес буларак күпләр аңлый алмый, ул үз-үзен аңлаган кебек аңлый алмыйлар. Шуңа күрә, ул, гадәттә, ялгыз була. Меңнәр арасында. Алла кебек.

    Иҗат бөтен гомереңне, бөтен булмышыңны үзенә багышлауны таләп итә торган авыр хезмәт. Лев Толстой әдәби әсәрне балага тиңләгән, диләр. Минем, әлбәттә, бала табып караганым юк. Әгәр чынлап та шулай икән, димәк, ул баланың әнисе — талант, әтисе — хезмәт. Талантың юк икән, күпме генә тырышсаң да син язучы була алмыйсың. Өйрәнмисең, эзләнмисең, эшләмисең икән, син беркайчан да зур язучы була алмыйсың. Иҗат — Талант белән Хезмәтнең иң югары кавышу ноктасы ул. Һәр өлкәдә дә.

    Язучылык ул хезмәт кенә түгел, ә яшәү рәвеше. Һәрхәлдә, мин шулай уйлыйм. Һәм әдәбият юлына аяк басканнан соңгы бөтен гомерем шушы язучылыкка буйсындырылгандыр дим. Башкортстанда чыга торган «Өмет» гәзитендә тәҗрибә туплап, бик популяр булып китәчәк «Атна» гәзитенең беренче санын чыгарганнан соң ук (Начальник буласы килә иде, кәнишне…) сәхнәгә күчтем. Хәния Фәрхи җитәкләгән «Бәйрәм» ансамбленә. Нәфис сүз остасы булып. Аңа кадәр дә Айдар Галимов, Ризван Хакимов һ.б. кебек сәхнә йолдызлары белән эшләгәнем бар иде. Мин юмористик әсәрләр язып, аны сәхнәдән дә үзем башкарам. (Гафу итегез, мактанырга онытканмын.) Яхшы гына эшләп йөргән җирдән, «Бәйрәм» ансамблен дә ташлап киттем. (Зарплата шәп иде, кәнишне.) Бүген тулысынча әдәбият белән генә шогылләнәм. Зарланмыйм. Моны ни өчен әйтәм? Югары дәрәҗә, төшемле урыннардан баш тарту беркемгә дә, гаиләле кешегә бигрәк тә, җиңел түгел. Ләкин язучы, үзенең иҗаты хакына, кискен борылышлардан курыкмаска тиеш. Матди яктан да, рухи яктан да авыр чаклар булды. Без, гаиләбез белән, аны җиңеп чыктык. Гаиләм һәрчак минем таянычым. Үз-үземә кирәкмәгән чакларда да, мин аларга кирәк икәнемне беләм. Яхшы гаилә язучының ярты бәхете ул.

    Үзен язучылыкка әзерләгән кеше күпне күрергә, күпне кичерергә, күргәнен кичерә, кичергәнен күрә белергә тиеш. Минем беренче һәм бердәнбер остазым, дустым, Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев уены-чыны белән болай дип әйтә торган иде:«Язучының биографиясе дә, географиясе дә киң вә широкий булырга тиеш!» Бу сүзләрнең миңа зыяны тимәде, шуңа сезгә дә кабатлыйм. Һәм үземнән өстим — күңеле дә. Чөнки Кеше — кызык хайван, аны аңлап та, аңлатып та бетереп булмый. Минем соңгы акчасын теләнчеләргә биреп киткән кесә каракларын да, шул ук теләнчеләргә бер сумын кызганган миллионерларны да күргәнем бар. Адәм баласының әйбәт ягын яратсам да, аны гөнаһлары, ялгышлары өчен битәрләргә теләмим.

    Кшедән күпне көтәргә ярамый.

    Һәркем үзе өчен бердәнбер.

    Күп укырга кирәк. Ничек кенә тапалган сүз булып тоелмасын, мин моны беркайчан да кабатлап арымаячакмын — күп укырга кирәк. Мин бишенче сыйныфта укыганда ук инде әдәбият теориясен яттан диярлек белә идем. (Кулына тәүбашлап каләм алган һәр җитди кеше әдәбият кануннарын белергә тиеш. Соңыннан ул кануннарны җимерәсең, әлбәттә. Ләкин бер нәрсә бар: канунны белмичә бозганнарны — «надан», белеп бозганнарны «новатор» дип атыйлар.) Татар шагыйрьләренең әсәрләре турында сүз дә юк. Такташ, Туфан, Җәлил, Илдар, Шәүкәт, Атнабай, Мостай, Наҗар… Мин шуларда үстем.

    Үкенмим.

    Бүген бик күп халыкларның әдәбияте белән танышмын. Шигырләрен дә, чәчмә әсәрләрен дә ярыйсы ук беләм кебек. Башка халыклар әдәбияты белән кызыксынып барган хәлемдә, үзебезнең татар прозасын бик хөрмәт итәм, аны инде күптән дөнья аренасында үз урынын алырлык зур әдәбият дип карыйм. Бу шыттыру да, кысыр мактану да түгел. Сез алыгыз Әмирхан Еникины, Фатих Хөснине… Нинди шигърият! Ә Зөлфәт Хаким, Флүс Латыйфи, Факил Әмәк, Нәбирә Гыймадиева әсәрләре?! Галимҗан Гыйлмановның «Йодрык» хикәясе үзе генә ни тора! Шагыйрьләр көнләшерлек! Андый прозаны чит телгә тәрҗемә итеп тә булмыйдыр, бәлки. Ләкин кирәк. Татар үз Казанында гына кайнарга тиеш түгел!

    Күп укырга кирәк, дигәнем ул — белемле булырга кирәк дигән сүз дә. Белемле булырга, дөнья белән күзгә күз карап бәхәсләшерлек булырга кирәк. Безнең буыннан булмады бугай инде, бәлки, булмас та, әмма татар әдәбиятын дөнья мәйданына сез алып чыгарсыз дигән өметем бар. Өметемне акласагыз иде.

    Кадерле дусларым, мин сезнең КЕШЕ булуыгызны телим! ШӘХЕС булуыгызны телим. Шәхес буларак кызыклы түгелсең икән, нинди генә алымнар куллансаң да, сине укучы үз итмәячәк.

    Мин күп сөйләдем. Үземчә дөресмендер дә. Ләкин сез — иҗади шәхесләр. Мине тыңлагыз да үзегезчә эшләгез — тормыш диңгезендә батмасагыз, кичерермен.

    Иң зур ышаныч, иң якты өметләр белән

    Марат Кәбиров.”

    Х х х

    Журналистларның барсын да бер калыпка саласым килми. Башкортстанда чыга торган “Тулпар” журналы бар. Монда Башкортстан татар әдәбиятының иң иң асыл егетләре һәм кызлары эшли. “Тулпарның” баш мөхәррире Рамил Миңнәхмәтов, проза бүлеге мөдире Фәнизә Гыймадиева – минем беренче укучыларым. Һәрбер проза әсәремне диярлек башлап аларга укытам, аларның фатыйхасын алам. Болар инде тормышны да, әдәбиятны да миннән ныграк аңлыйлар. Әйткән сүзләре кырыс та, дөрес тә була. Алар мине аңлый, мин – аларны.

    Яр Чаллыда “Мәйдан” журналы бар. Мин юл төшкән саен анда кагылып чыгам. Бөтен коллективлары белән Ходай тәгаләнең үзен каршы алгандай итеп каршылыйлар. Сөйләшеп утырабыз. Әсәрләремнең инде үзем дә онытып җибәргән детальләренә кадәр хәтерлиләр. Рәхәт! Һәм кыен да. Чөнки мин мондый ихтирамга, бу тиклем кадер-хөрмәткә күнекмәгәнмен. Салкын битарафлык эчендә, шәхесемне һәм иҗатымны күрмәмешкә-белмәмешкә салышкан кешеләр арасында мин үземне иркенрәк тоям, алар белән ничек сөйләшергә, үземне ничек тотарга икәнен яхшы беләм. Ә монда...

    “Казан утлары” бар... “Идел” журналы... Монда инде гади журналистлар турында гына сүз бармый. Монда чын язучылар, татарның горурлыгы булырдай шәхесләр эшли. Алар үзебезнеке.

    Гомумән, Казан мине якын итә сыман.

    Бәлки, анда яшәмәгәнгәдер...

    Х х х

    Журналистлар хакында сүз ачкач, бер вакыйгага тукталмыйча булмый. Узган елны иҗат кичәмне уздырдым. Зурдан кубып. Татарстанның һәм Башкортстанның бик күп сәнгать әһелләрен җыеп. Менә шул чара алдыннан бераз реклама да булыр дип, Башкортстан телевидениесыннан әңгәмә оештырдык. Аны Рәйсә Абдуллина әзерләде. Бу гадәти хәл сыман инде. Ләкин минем өчен ул зур вакыйга булды. Һәм менә ни өчен. Журналистларның гадәттә ни рәвешле эшләвен әйтеп киткән идем инде. Эчтән генә шундыйрак тапалган бер тапшыру көтә идем. Ә Рәйсә Абдуллина – бөтенләй башка дәрәҗә кешесе булып чыкты. Ул минем әсәрләрем белән баштанаяк таныш! Ул минем биографиямне, иҗатымны гына түгел, ә нинди җырчыларны, юмористларны, язучыларны яратуыма, кемнәрне укуыма кадәр белеп тора! Ул минем яраткан язучыларның әсәрләре белән дә танышкан! Үзеңне һәм иҗатыңны белгән кеше белән аралашу җиңел, рәхәт. Ул кеше тапкыр һәм йөгерек акыллы булса, бигрәк тә. Һәм безнең бернинди калыпка да сыймый торган иркен, кабатланмас, ихлас әңгәмә килеп чыкты. Һәм бу тапшыру хакында озак сөйләп йөрделәр. Килешкәне килешеп, килешмәгәне килешмичә. Ләкин ул беркемне дә битараф калдырмагандыр.

    Мин үз эшен белеп, яратып, югары дәрәҗәгә җиткереп башкарган шәхесләрне хөрмәт итәм. “Нәрсәгәдер тотынасың икән, аны башкаларның кулыннан килмәс дәрәҗәдә башкарырга кирәк, - дип уйлыйм, - Ә алай булдыра алмыйсың икән, маташма. Һәр эш үз остасын табар.”

    Башкортстан телевидениесы хакында сүз чыкканда мин һәрвакыт Рәйсә Абдуллинаны күз алдына китерәм дә, канәгатьсезлек белдерүчеләр булса, тыеп куям:”Юк, егетләр, бездә югары дәрәҗәдәге профессионаллар эшли. Алар белән тапшыру оештыру – үзе үк олы бәхет”

    Х х х

    Иҗат кичәсе дигәннән... Башкортстанда яшәүче татар язучылары арасыннан Татарстанга барып:”Анда безне кысалар. Бернигә дә ирек бирмиләр,” – дип зарланып йөрүчеләр бар. Бәлки, кысалардыр да. Ләкин зарлану – ирләр эше түгел. Шул ук иптәшләр монда кайталар да Башкортстан язучылар союзына барып вата-җимерә башкортча сөйләшергә маташып йөриләр, “Китап” нәшриятенә барып ялагайланалар... Кызык.

    Әнгам Атнабаевның “Егетләр бәйләнәләр” дигән шигыре искә төшә. Яшь хатынның иренә хаты рәвешендә язылган шигырьдә мондый юллар бар:

    Син киткәннән бирле инде

    Башларым әйләнә бит,

    Бер минут та тынгылык юк –

    Егетләр бәйләнә бит.

    ...................................

    Берсе бигрәк тә бәйләнчек,

    “Яратам” дигән була,

    Ак күлмәген кигән булып

    Кичләрен килгән бул.

    “Ялгызыңа күңелсездер,

    Клубка китәек”,- ди.

    Клубка барсаң да бәла,

    “Танцевать итәек”, - ди.

    Әгәр ул язучыларны чынлап та кысалар икән, димәк үзләре гаепле. Кәнтәй хатыннар сыман кыланмасыннар.

    Әмма мин “Кысалар” дигән сүзгә бик ышанырга теләмим. Моны Казанга барып жәлләтеп ниндидер шәхси файда алу исәбеннән эшләнәдер дип уйлыйм. Кайберәүләрнең:”Марат, акыллы бозау ике тананы имә ул.” – дигән киңәшен дә ишеткән бар. Мин моны аңлый да аңлата да алмыйм. Бәлки, акыллы булуым җитмидер. Ә бәлки, моны аңлау өчен бозау булырга кирәктер.

    Башкорт милләтеннән булган яштәш каләмдәшләрем бар. Аларның берсе дә миннән күбрәк нәшер ителми, миннән ныграк танылмаган, миннән әйбәтрәк яшәми. Без барыбыз да бер чамада

    Иҗат кичәмне үткәрәм дигәч, Башкортстан язучылар берлегендә бер генә кырын караш ташлаучы да булмады. Башкортстан телевидениесында реклама белән берсүзсез ярдәм иттеләр. Кичәдә бер генә башкорт сүзе дә яңгырамады. Ул чакта да, соңыннан да:”Марат, нигә алай иттең, нигә башкортча маташтырмадың?” – дип бер генә сүз әйтүче дә булмады.

    Менә шуннан соң мин:”Башкортстанда мине кысалар, эшләргә ирек бирмиләр”, - дип әйтә алмыйм. Болай дип әйтү зур оятсызлык булыр иде.

    Х х х

    Шулай ук:”Мине үз итеп, алга алып торалар, һәр эшемдә ярдәм итәләр, һәрбер уңышымны күрәләр” ,– дисәм дә, бу зур шыттыру булачак. Ничего подобного!

    Бу хакта бик җәелеп китеп сөйлисем килми. Шулай да үрдә телгә алынган иҗат кичәсендәге җитмеш яшьлек Карт Марат монологыннан бер өзек китерсәм, начар булмастыр. Ул минем күңел хәлатемне беркадәр чагылдыра сыман.

    “Сез мине белмисез инде.

    Белсәгез,

    Алкышларга күмәр идегез...

    Мин әйткәнне көтмәс идегез,

    Үзегез дә белер идегез...

    Үземне япа-ялгыз итеп тойган авыр мәлләрнең берсендә шушы шигырьне яза башлаган идем...

    Сез мине белмисез инде...

    Ә асылда, мин дә сезнең кебек үк гади бер егетмен. Бәлки, сездән дә гадирәк, сездән дә беркатлырактыр әле. Минем тормыш та нәкъ сезнеке кебек үк кызык һәм кызганыч хәлләрдән тора.

    Өйләнешкәннең беренче көнендә дус егетләр белән табын корып утырдык. Мин бик эчми идем әле. Ләкин беренче тост сөйгән ярлар бәхете өчен булды... Икенчесе - әти-әниләр саулыгы өчен... Өченчесе – ныклы гаилә өчен... Дүртенчесе – туачак балалар бәхете өчен... Бишенчесе... Алтынчысы... Җиденчесе... Иртән, күрше хатынының ишек төбендә уянып киткәч... үземнең хатын нык итеп тиргәде... Уклау белән... Югыйсә, мин ихлас күңелдән аларның сау-сәләмәт һәм бәхетле булуларын теләгән идем бит...

    “Шәрек” радиосының төнге эфирында яраткан язучылар турында сөйләшү бара. Мине Уфада берәрсе ярата микән дип, радионы ныграк ачып, колакларны торгызып тыңлап утырам... Исеме азмы-күпме билгеле булган язучыларның барсын да атап чыктылар... Аларның сүзләренә язылган “Үтми торчы гомер”, “Авылым каеннары”, “Ялгыз балан”, “Китмик әле яшьлек иленнән”, “Хатын-кызның яшен санамыйлар” һәм башка җырларны мактадылар... Хәтта бер ханым яраткан язучысының шигырен чатнатып яттан сөйләп бирде:

    Җаннарыбыз хәзер ят учакта,

    Тәннәребез башка кочакта.

    Ялгышасы калган,

    Эх, ниләргә

    Ялгышмадык икән шул чакта...

    Тик минем исемем генә бер тапкыр да ишетелмәде. Югыйсә, әлеге әсәрләрнең барсын да мин язган идем бит...

    Сез мине белмисез инде...

    Хәер, үземнең кемлегемне мин үзем дә белеп бетермим әле. Язучыларны мактаганда, мине артист дип калдыралар, артистларны мактаганда – язучы диләр. Өлкән язучыларга бүләк өләшкәндә, мине яшь язучы диләр, яшьләргә бүләк өләшкәндә өлкәннәр рәтенә кертәләр. Кем инде мин, шулай булгач?!.

    Күрәзәче дә кирәкми,

    Билгеле минем гомер:

    Бүләксез-нисез картаеп

    Үләргә туры килер... –

    Дип йөри идем, күптән түгел генә Татарстаннан килеп, “Акбабайның туган көне” дигән повестем өчен Илдар Юзиев исемендәге премия биреп киттеләр. Бу хакта Башкортстан матбугатында бер сүз дә булмаган иде бугай, каян белгәннәрдер, Чаллы язучылары телефоннан шалтыратып котлады, Казан язучылары телефоннан шалтыратып котлады, Мәскәүдән берничә язучы шалтыратып котлады. Үзебезнең язучылар гына бик сер бирмәделәр. Югыйсә, Уфа язучыларында да телефон бар бит инде...

    Сез мине белмисез инде

    Белсәгез

    Миннән күз алалмас идегез...

    Иҗатым күрсәгез,

    Сез мине

    Яратмый калалмас идегез...

    Сез мине белмисез инде...

    Ә мин сезнең белүегезне телим. Бер тамчы наз, җылы караш җитә кайчагында. Очраклы бер елмаю да җитә. Мин дә аны көттем.

    Үземне япа-ялгыз итеп тойган авыр мәлләрнең берсендә, шушы шигырьне яза башлаган идем... Ләкин аны язып бетермәдем... Үпкәләрсез дидем, өнсез генә көтеп картайдым...

    Ул чак мин дә бер җыр кебек идем.

    Хәзер нәрсә инде... Узган кышны, әнә, бер бизнесменда эшләдем. Эшләдем дип... Капка төбеннән ишегенә кадәр йөреп тордым инде. Мин аның нигә кирәген дә аңламаган идем. Бозлавык көнне таеп егылмасыннар өчен йөргәнмен икән. Киткәндә үзе әйтте:” Дедуля, с тебя песок сыплется-а...”

    Ком гына коела хәзер... Элек моң коела иде...”

    Моңа өстәп ни әйтәсең инде?.. Беркем дә булдыра алмаганны эшләп, беркемгә дә кирәкмәгәнеңне тоеп яшәүдән дә авыр нәрсә юк.

    Х х х

    Эдгар По ишеләр турында уйланганыгыз бармы?.. Үзләренең беркемгә дә кирәкмәвенә, язган әсәрләренең чынлап та пүчтәк икәненә тирән ышаныч белән дөньядан киткән бөек язучылар хакында?

    Х х х

    Югарыда телгә алынган Рәисә Абдуллина белән әңгәмә вакытында тамашачылардан берәү:”Талантлар бик еш очракта эчеп юкка чыга. Сез моңа ничек карыйсыз?” – дигәнрәк бер сорау бирде.

    Эчеп юкка чыгучылар талантсызлар арасында тагы да күбрәк. Тик алар халыкның күз алдында булмагач, бик күренмиләр. Аннан соң мәсьәлә талантың булу булмауда түгел, ә характерда. Мин үзем эчтем, эчәм һәм эчәчәкмен. Эчәргә телим икән, авызымны тегеп куйсалар да эчәчәкмен, эчәргә теләмим икән авызыма егып та сала алмаячаклар. Эчеп юкка чыгучылар – йомшак характерлы кешеләр.

    Җавап шул рәвешлерәк булды. Мондый әрсезлекне кайберәүләр бик яратып та бетмәде шикелле. Аларның эше. Ләкин телевидениеда дип, төчеләнеп утырасым килмәде. “Әйе шул, шулай шул, эчеп юкка чыгалар шул. Бүгеннән башлап эчүегезне ташлагыз, талантлы иптәшләр...” – дип утырырга тиеш идем мени?!.

    “Талантлар эчә”. Бу фикер халык арасында киң таралган һәм ул дөреслектән мәхрүм түгел. Талантлар чынлап та эчә. Ни өчен?

    “Беркем дә булдыра алмаганны эшләп, беркемгә дә кирәкмәгәнеңне тоеп яшәүдән дә авыр нәрсә юк...”- дигәнрәк сүз ычкындырган идем. Дөрес сүз ул. Ә талант кем? Ул нәкъ әнә шул “беркем дә булдыра алмаганны булдыра алучы” үзе инде. Һәрбер иҗатчы халык өчен бик тә кирәкле, әһәмиятен әйтеп аңлатып бетергесез эш эшли. Һәрхәлдә шулай дип уйлый. Һәм шушы эшнең нәтиҗәсен көтә. Нәтиҗә дигәнемне акча, дан, мактау ише вак-төяк белән бутый күрмәгез. Иҗатчының аңа исе дә китми. Ул, әйтик, тәгәрмәч уйлап тапкан икән, кешеләрнең капчык күтәреп түгел, ә арба тартып йөргәнен күрергә тели. Ә кешеләрнең арбага исе дә китми. Алар капчыктан аерылырга теләмиләр. Алар иҗатчының эшен күрмиләр, аның иҗатын санга сукмыйлар, аңа ышанмыйлар кебек тоела. Иҗатчыга шулай тоела. Ә бу аңа әрнү алып килә. Үзен беркемгә дә кирәксез дип уйларга мәҗбүр итә.

    Асылда, ул кирәксез түгел, әлбәттә. Халыкның арбага борылып та карамавы аның яңалыктан куркуыннан, өйрәнгән нәрсәсен ташларга теләмәвеннән генә килә. Халык кызык хайван, ул күп очракта үзе өчен бик әһәмиятле нәрсәләргә, песи баласын борыны белән сөт савытына төрткәләп сөт эчәргә өйрәткән шикелле, мәҗбүриләп өйрәткәнне көтә. Ул иҗатчыны санга сукмый түгел, аңа ышанмый түгел. Ул аның турында уйлап та бирми. Гомумән, адәм баласы беркайчан да иҗатчы хакында, талант турында уйламый. Ул “фәлән-фәлән эшләр эшләргә кирәк”,- дип уяна, “Шунсын-шунсын эшләдем, шунсы-шунсы иртәгә калды”, - дип йокыга китә. Җыр тыңласа танылган җырчыны тыңлый, китап укса, ишетә белгән язучыны ала. Халыкның менә шушы сыйфаты таланты булып та танылырга өлгермәгән иҗатчыны әрнүләргә дучар итә. Берничә елларга сузылган шушы әрнү талант иясен хәмергә, яки башка “чынбарлыктан качу” ысулына этәрә.

    “Талантлар эчә...” Һәм талантлар курыкмый эчә. Әйтик, редакциядә эшләгән уртакул язучыны эчүдән тыючы иң зур сәбәп: эш урынын югалту куркынычы. Ул яхшы белә: моннан китә икән, башка җирдән эш табу аңа чиксез авыр булачак. Ә талант иясенә мондый куркыныч янамый. Башы белән хәмер сазлыгына гына чуммаса, аны бу эшеннән җибәрмәячәкләр. Бу урыннан киткән хәлендә дә икенче редакциядә бер сүзсез, колач җәеп кабул итәчәкләр. Чөнки барсы да яхшы белеп тора: бу кеше эчкәндә эчә дә, айныганда беркемнең дә кулыннан килмәгәнне эшләп ташлый. Шуңа күрә, талантның хаталарын гафу итәләр, аның кимчелекләренә түзәләр.

    Танылу табу белән, талант иясе тынчыланырга тиеш иде. Әйтик, шул ук тәгәрмәч уйлап табучының теләге кабул булды – кешеләр хәзер капчык күтәреп йөрми, алар арба тарта һәм җае чыккан саен иҗатчыга рәхмәт укыйлар. Иҗатчының әрнүләре таралырга, күңеле канәгатьлек табып, тынычланып калырга тиеш иде. Ләкин алай килеп чыкмый. Бер әсәре киң танылу белән иҗатчы күңелен яңа корт кимерә башлый: “Мондый әсәрне кабат яза алырмынмы? Монсы соңгы әсәрем түгелме?” Бу яшәү һәм үлем соравы. Әгәр яңа яхшы әсәр яза алмый икән, иҗатчы үлә, ул тере мәеткә әверелә. Һәм танылган иҗатчы гомер буена шушы куркыныч астында яши.

    Талант гадәттән тыш хәлдә яши.

    Эчүчелеккә сәбәп булган мондый халәтләрне бик күп китерергә мөмкин булыр иде. Ләкин мәсьәләне бераз күзаллау өчен шушы җиткәндер дим. Шуңа күрә, мин талантларның эчүенә аптырамыйм. Алар эчәргә тиеш. Эчмәсәләр күпләре йөрәк чиренә уралып үлгән булырлар иде инде. Талант зурлыгы белән шәхес зурлыгы тап килгәндә, алар эчкечелек сазлыгына батмас, “беткәнбаш алкаш”ка әверелмәс. Өлешләренә төшкән ачы бәхетне йөкләп барырлык көч-гайрәт табарлар.

    Мин талантларның эчүенә гаҗәпләнмим.

    Мин талантсызларның эчүенә аптырыйм.

    Х х х

    Рәсәй буйлап гастрольләрдә йөргәндә, адашып бер урыс авылына килеп кердек. Бу кечкенә авылның исемен әйтмим, кирәкми. Ярым җимерек йортлар, багана белән тыштан терәтелгән коймалар. Башкортстанда мондый авыллар күптән юк инде. Ләкин иң гаҗәпләндергәне бу түгел әле, бер авыл тиклем авылда туктап юл сорарлык бер айнык кеше дә очратмадык. Хәтта берничә йортка кереп тә чыктык – файдасыз. Авылны чыккач, иренеп кенә атлаган өч үсмерне күреп сөенеп киттек. Болар айнык булырга тиеш иде. Яннарына барып туктагач, үсәлмичә картайган бу малайларның бик каты махмырдан икәнлеге ачыкланды. Мыгырданып кына әйтелгән сүзләрен сүгенүдән аралагач, аларның күрше авылга баш төзәтер рәт юллап баруларын белдек.

    Мин урыс халкын яманларга җыенмыйм. Кешелеккә соклангыч талант ияләре биргән бөек милләт. Әмма ул исерек.

    Татар да эчә. “Акбабайның туган көне” повестен укыгач Казан язучыларының берише:”Бу – милләт өчен зарарлы әсәр, чөнки анда татарда ганнибализм күренеше сурәтләнә” – дигәнрәк фикер әйткән иде. Мин моңа гаҗәпләнмәдем, кайбер зыялыларыбызда татарны идеальләштерү теләге ярылып ята. Без актан ак, сафтан саф милләт, янәсе. Мин аларны аңлыйм, шушы юнәлештә тәрбиәүи эш алып барганда кешеләрдә патриотизм тойгысы уяныр, һичьюгы татар үзенең татарлыгыннан оялмый башлар дип өметләнә инде алар. Ләкин... Урамда ничәнче гасыр? Без әкият илендә түгел, ә усал, кырыс чынбарлыкта яшибез. Бүгенге кеше романтик идеяләр түгел, аяусыз исәп-хисап буенча хәрәкәт итә. Шуңа күрә, без чынбарлыкның күзенә туры карый алырлык булырга тиешбез. Халкыңның үткәненнән, аның тарихи фаҗигаләреннән оялырга кирәкми. Җиңүләр шикелле үк җиңелүләр дә тәрбиәүи әһәмияткә ия. Җиңүләргә илткән батырларыбыз безнеке булган кебек үк, фаҗигагә китергән сатлык җаннарыбыз да безнеке. Аларны безнең халык тудырган. Димәк, аларның тууы өчен шартлар булган.

    “Акбабайның туган көне”ндә татарда адәм ашаучылык күренеше сурәтләнә, дигән нәрсәне мин кабул итмим. Монда 1921-22 еллардагы ачлыкның чагылышы бар, әлбәттә. Адәм ашау күренеше дә бар. Әмма ул милли фаҗига булудан бигрәк, гомум кешелек өстенә килгән бәла буларак тасвирлана. Һәм адәм ашауга да бөтен халык түгел, ә аерым кешеләр генә, диннән һәм изгелек юлыннан читләшүчеләр генә, бара.

    Татар да эчә. Халыкның әдәбияттагы идеальлеге сагында торучылар бу сүз өчен дә рәхмәт әйтмәячәк инде. Мине татар өчен зарарлы язучы дип атарга да күп сорамаячаклар. Ләкин татар эчә. Без бәләкәй чакта, моннан егерме-егерме биш еллар элек, авылда мәчет юк иде. Әмма анда Абрар мулла бар иде. Ир-егетләр эштән кайтышлый кибеткә кереп тамак чылатып алалар да тәмәке көйрәтеп, дөнья хәлләрен сөйләшеп торалар. Әмма урам очында мулла абзый күренү белән, яки аның кайдадыр якында икәнен ишетү белән, йомшабрак киткәннәрне кибет артына чыгарып җибәрәләр, тәмәке төпчекләрен җыештырып куялар иде. Олы ирләр мулладан курка иде.

    Бүген авыл саен мәчет бар. Мәчет төзү модага әйләнеп китте. Кайберләрендә ихлас күңелдән изге эшләр эшләнсә, беришләрендә... Детальләп тикшерәсем килми. Уңайсыз, оят. Шуны гына әйтәм, кайбер дин әһелләрен:”Алланы мыскыл итеп хөренеп утырма монда, башка җирдән эш тап!” - дип сүгеп киткәнем дә бар. “Иман югалса, мәчетнең дә кадере калмый”,- Акбабай әйтмешли.

    Элек олы ирләр мулладан курка иде. Хәзер бот буе бала да хәтта алладан да курыкмый. Гастрольләрдә йөргәндә күренә бит ул, тоташтан исерек авыллар бар. Татар авыллары!

    Авыл халкын бүген шартлы рәвештә өчкә бүлергә мөмкин. Мөлкәткә чукынганнар. Боларның дине дә, көне дә, милләте дә - акча. Алкашлар. Болары киләчәктән өмет өзгән, дөнья белән алдан бәхилләшеп куйган төркем. Һәм кешелеген югалтып өлгермәгән кавем. Болары үз көче белән мөмкиненчә дөнья көтәргә тырышып яши. Һәм бу төркем елдан елга азая бара, я ул баеп мөлкәт колына әверелә, я өметсезлеккә бирелеп, хәмер сазлыгына чума. Кызганычка каршы, соңгы юлга юлыгучылар күбрәк.

    Ни өчен?

    Минем “Убырлар уянган чак “ дигән бер повесть бар. Аны:”Вампирлар турындагы әсәр” – дип, күңел ачучы (развлекательный) әсәр дибрәк кабул иттеләр. Ләкин бу повесть нәкъ менә татар тормышының нигезе булган авыл проблемалары хакында уйланудан туган әсәр иде. Вампир – символ гына. Югалу символы. Теләсәгез, укып карагыз, анда “Ни өчен?” – дигән сорауга ачык җавап булмаса да, бу хакта уйланырга юнәлешләр җитәрлек шикеллле.

    Х х х

    Вампир дигәннән... Башкортстанның бер район үзәгендә йөреп ятабыз. Бер генә җитәкчене дә очратып булмый, ниндидер конференцияме-нәрсәме бара икән, барсын да шунда җыеп алганнар. Соңыннан белдек инде, Уфадан галим Әхмәт Сөләймәнов килгән. Сүз районда башкорт телен ныгыту хакында барган икән. “Нишлисез инде, - дим таныш җитәкчегә, - Башкортча яши башлыйсызмы?” Теге елмая. “Ә нишлисең?!. Килгән кешенең сүзен тыңламый булмый. Аның сүзен тыңлыйсың, фикерен куәтлисең, “сезнеке дөрес, безнеке хата”, дип озатып каласың да үзеңчә яши бирәсең.” Мин дә елмаеп куйдым.

    “Башкортлаштыру политикасы” дигән нәрсә бар. Аны кем уйлап тапкандыр, белмим. Әмма моны уйлап табучы татар, һәм бигрәк тә башкорт кешесе түгелдер дип уйлыйм. Бу сәясәт татарга файда китерми. Әмма артык зыян да китерми ул. Мин үзем беренче сыйныфтан алып башкортча укыдым. Университетта, журналистика факультетында да – башкортча. Башкортча бик яхшы беләм, сөйләшенә карап кемнең кайсы районнан икәнен ачыкларлык дәрәҗәдә. Әгәр башкортча укытып кына татарны башкорт итеп булса, иң беренче кандидат мин булырга тиеш идем. Бу бөтен яклап та минем файдага. Ни генә әйтсәң дә, Уфада татар булуга караганда, Уфада башкорт булу җиңелрәк. Ләкин мин татар килеш калдым. Минем белән бер мәктәптә башкортча укыган егет-кызлар да шулай. Безнең һәрберебез, әдәбият-сәнгатьтән бик ерак торганнарыбыз да, татарча бер хатасыз укый-яза һәм балаларын да татарча өйрәтә. Шуңа күрә, “башкортлаштыру политикасы” дигән нәрсәнең татарга зыяны бар дип әйтә алмыйм. Ләкин бу сәясәт татар игътибарын кирәкле нәрсәдән читкә юнәлтә.

    Бу сәясәтнең башкортка файдасы зур дип тә әйтеп булмый. Бу башкорт игътибарын да кирәкле нәрсәләрдән читкә юнәлтә. Үрдә әйтелгән проблемалар башкортка да хас. Милли үзаңны ныгытуга башкорт та мохтаҗ. Хәтта татардан да аянычрак аның бүгенге хәле. Беренчедән, ул сан буенча аз. Икенчедән... Әйтик, гадидән гади татар белән башкорт бергә очраша икән, алар һәркайсы үз телендә сөйләшеп аралашмый. Телләр охшаш, аңлаешлы булса да, башкорт ирексездән русчага күчә. Бу сәер күренеш, мин аны инде ничә еллар буена гаҗәпләнеп күзәтәм. Башка милләт кешесе алдында башкорт үз теленнән, үз башкортлыгыннан ояла микән әллә, дип тә уйлаганым бар. Сәбәбе, сере нәрсәдә генә булмасын, бу – югалу алдында торган аз санлы халыкның иң зур проблемаларыннан берсе. Тагы бер мисал, нинди генә татар язучысын алып карама, аның баласы үз телендә иркен сөйләшә, укый-яза белә. Башкорт язучыларының балалары хакында алай дип әйтеп булмый. Мин моны кемнедер кимсетергә теләп әйтмим. Дөрес аңлагыз һәм дөрес нәтиҗәгә килегез. Менә шушы халәттә башкортның иң беренче бурычы – үз халкын саклап калу, яшь буынны башкортның арзаклы батырлары, данлы сәнгатькярләре рухында тәрбияләү.

    Татар милләтчеләре “Уфада башкорт класслары фәлән кадәр, ә татарныкы шул тиклем генә” – дип чагыштырырга ярата. Бәлки, бу ниндидер мәнфәгатьләр өчен көрәшкәндә берәр әһәмияткә иядер. Ләкин эш бөтенләй дә мәктәпләр санында түгел. Эш укыту сыйфатында. Ә сыйфат юк, татар телен булсынмы, башкорт телен булсынмы - укыту исем өчен генә, күз буяу өчен генә, алып барыла. Бер генә мәктәптә дә рус теле укытучысы класс бүлмәсе эзләп, балаларын ияртеп кабинеттан кабинетка чабып йөрми. Аның махсус беркетелгән үз бүлмәсе бар. Башкорт теле укытучылары - йөри. Менә шул рәвешле интегеп берәр елга түзәләр дә мәктәпкә кул селтиләр. Әллә нинди зур хыяллар белән килгән яшь белгечләр дә үз эшләренең беркемгә дә кирәкмәвен тоеп, басылып кала. Мондый шартларда башкорт балаларын патриотизм рухында тәрбияләү турында сүз алып барып буламы? Юк, әлбәттә. Менә кайда юнәлтелергә тиеш иде башкорт педогогларының төп игътибары.

    Ләкин ул, Дүртөйле, Илеш һ.б. төбәк халкын башкортка әйләндерү кебек файдасыз эшкә көчен сарыф итеп, үз башкортын башкорт итеп үстерүдән читкә тайпыла. Әхмәт Сөләймәнов дәрәҗәсендәге абруйлы галимнең, мәсәлән, Баймак, Бөрҗән, Салават якларында ясаган чыгышлары Дүртөйледә йөргәнгә караганда күпкә отышлырак та, файдалырак та булыр иде.

    Әнгам Атнабаев әйтә бит:

    Башкорттан да, татардан да

    Урыс туа –вот, бәла.

    Менә кайда мәсьәлә.

    Ләкин мәсьәлә анда гына да түгел әле. Ике халык өчен дә уртак булган урыслашу куркынычы башкортка татарга караганда күпкә ныграк һәм якыннанрак яный.

    Менә шундый хәлаттә үткәрелгән “башкортлаштыру политикасы” дигән нәрсә, ул Башкортстан татарларыннан бигрәк, башкортның үзенә каршы юнәлтелгән, башкортны юк итүгә корылган җинаять булып кабул ителә.

    Х х х

    Вампир дигәннән...

    Узган көзне татар милли мәдәни мөхтәрияте урыннардагы татар милли үзәкләренең җитәкчеләрен чакырып зур җыен уздырды. Шуның ахрында концерт оештырдылар һәм ул концертны алып барыр өчен мине дә чакырдылар. Мыек астыннан елмаеп кына ризалаштым. Бардым. Ни өчен мыек астыннан елмаепмы? Тыйнаксызлык дип кабул итмәгез, юкны сөйләмим, Башкортстандагы татар язучыларыннан мин иң билгеле һәм иң үтемлеләренең берсе. Татар, башкорт җыелган урыннарның барсында да танып торалар, теге яки бу әсәрем турында сүз кузгаталар, әле нәрсәләр язуым белән кызыксыналар. Шундый язучыны татар язмышына кагылышлы җыеннарның рәсми өлешенә чакырсалар да хәрам булмас иде, дип мыек астыннан елмайдым.

    Җыен озакка сузылды һәм без, татар язмышын хәл итүчеләрнең күңелен ачарга чакырылган артистлар, залга кереп утырырга мәҗбүр булдык.

    Берәр юньле сүз, эшлекле фикер ишетмәмме дигән өмет белән ике сәгатькә якын утырдым. Биш-алты ир чыгыш ясады. Барсында да зарлану, хөкүмәткә канәгатьсезлек белдерү. Хәтта кайберләрендә шәхси уңышсызлыкларын да милли проблема итеп күрсәтергә тырышу сизелеп кала. Мин әзмәвердәй ирләрнең зарлануын, кирәксезгә сүз боткасы пешерүен яратмыйм. Әйтерсең, шушында килеп кишер чәйнәүдән генә яшәү җиңеләеп кала, хөкүмәт сиңа яхшырак карый башлый, татар тормышы алга китә. Шушы җыенда минем өчен иң зур ачыш Рамил Бигнов булды. Ул Уфада татар балалары өчен интернат-мәктәп төзи икән. Бу инде трибуна артында батыраеп татарны яклау түгел, бу мескенләнеп татарны кимсетүләре хакында балавыз сыгу түгел. Бу - татар хакына эшләнгән конкрет эш. Нәкъ чын ирләрчә. Беләсезме, татарның иң зур проблемасы нәрсә?! Ул ирлек, егетлек дефициты.

    Тәнәфескә чыккач, мин үземне бөтенләй башка милләт кешеләре арасындагыдай итеп сиздем. Якыннан аралашып йөргән берничә кешедән башка мине беркем дә танымады. Исем-атымны әйтеп таныштырсалар да беркемнең дә исе китмәде. Болар мине белми, әсәрләрем белән таныш түгелләр иде.

    Бу нәрсә хакында сөйли?

    Беренчедән, минем үзем уйлаганча бик үк танылган язучы булмавым турында, әлбәттә.

    Икенчедән, милләтпәрвәрләребезнең соңгы ун-унбиш елда татар концертларына йөрмәүе һәм бүгенге татар әдәбияты белән бөтенләй кызыксынмавы, милли гәзит-журналларга күз дә салмавы хакында.

    Ә хәзер урыс әйтмешли, проверка на вшивость... Шундый тикшерү өчен үзебезгә бер сорау биреп карыйк: Бүгенге татар мәдәниятыннан ерак торган кеше татар өчен нәрсә эшли ала?

    Әлеге җыенда язучылар турында да сүз булды. Анда Татар телле язучылар берлеге рәисе Рәиф Әмиров чыгыш ясады һәм, нигездә, ун ел буена әлеге Берлекне рәсми терки алмаулары һәм сатириклар юклыгына зарланды.

    Ярты дөньяны яулап алыр өчен Гитлерга биш ел җиткән. Бер Язучылар берлеге төзи алыр өчен Р. Әмировка ун ел да җитмәгән. Нәтиҗә: Р. Әмиров Гитлердан да яманрак.

    Монсы болай гына, сатириклар юк дигәннән генә.

    Ләкин татар әдәбиятының проблемасы сатириклар юклыгында түгел. Язучылар берлеге дигән нәрсә дә әллә кирәк әллә юк әле ул. Бүгенге әдәбият өчен болар икенчел нәрсәләр. Бу хакта сүз соңрак булыр. Әле без вампирлар темасында һәм игътибарны менә нәрсәгә юнәлтәсем килә: әлеге җыенда бүгенге иң мөһим проблемалар итеп гел вак мәсьәләләр күрсәтелде.

    Башкортстан татарларының проблемалары бар һәм аның иң беренчесе – милли хәрәкәт башында торучы күпчелекнең милләт язмышына битарафлыгы.

    Х х х

    Вампир дигәннән...

    Без еш кына “татар-башкорт проблемасы” дигән сүзләрне ишетәбез. Шундый терминсыман нәрсә бар. Ләкин татар халкы белән башкорт халкы арасында бернинди дә проблема юк ул. Алар чын мәгънәсендә ике тугандаш халык. Башкортның үз проблемалары бар, татарның - үзенеке. Һәм ул проблемалар да телләр, гореф-гадәтләр шикелле үк уртак. Һәм ул проблемаларны һичнинди каршылыксыз, бер-береңнең мәнфәгатьләренә зыян китермичә хәл итәргә мөмкин. Һәм ул проблемаларны һичкичекмәстән хәл итәргә кирәк. Һәм бу хакта һәркем белә. Һәм бу хакка бер эш тә эшләнми.

    Үрдә әйтелгәннәрдән күренүенчә, безнең илдә милләтләр игътибарын чын милли проблемалардан читкә юнәлтү хәрәкәте бара сыман.

    Сүзне “Убырлар уянган чак” әсәреннән башлаган идек. Өстәп мин нәрсә әйтә алам? Берни дә! Убыр ул – символ гына. Югалу символы.

    Х х х

    Югалу дигәннән... Без телевидение буенча туктаусыз күрсәтелгән азгынлыкка, җинаятьчелеккә күнегеп барабыз инде. Ләкин телевидение азгынлык кына күрсәтми, ул җитди тәрбия эше белән дә шогыльләнә. Дәүләт идеологиясы җимерелгән һәм милли тәрбия чаралары булмаган бер вакытта безнең телевидение буенча туктаусыз рәвештә акча культы пропагандалана.

    Дәлилләр китереп тормыйм. Үзегез уйлап карагыз. Һәм “Сагындым. Кайт инде” дигән повестьт ән берничә өзек китерәм. Бу - әсәрдәге дәүләт идеологиясе.

    “Менә ни өчен безгә аллага табынуны җимерергә, мәмкәләр күңеленнән аллачылык һәм рухыйлык принцибын тамыры белән йолкып алырга һәм аны арифметик исәп-хисаплар, материаль ихтыяҗлар белән алыштырырга кирәк. Мәмкәләрнең акылы сизенерә өлгермәсен өчен аларның төп игътибарын сәнәгать һәм сәүдә мәсьәләләренә юнәлтергә кирәк. Шул рәвешле бөтен милләтләр дә үз мәнфәгатен, үз файдасын гына кайгыртып, уртак дошманнарын күрми калачак. Икътисади өстенлек өчен тарткалашу салкын һәм йөрәксез җәмгыять тудырачак. Аларның алласы Алтын булачак.”

    “Сәнәгать җирдән эшче кулларны да, капиталны да сыгып алырга һәм спекуляциялар нәтиҗәсендә дөньяның бөтен акчасын безгә тапшырырга тиеш. Шул рәвешле без мәмкәләрнең барсын да пролетарийлар сафына ташлаячакбыз. Ул чакта мәмкәләр бары тик яшәү хокукы алыр өчен генә безнең алда тезләнәчәкләр. Мәмкәләр сәнәгатен таркату өчен без аларның байлыкка табынуыннан да файдаланырбыз. Без хезмәт хакын күтәрербез, ләкин моның бер файдасы да тимәс, чөнки бер үк вакытта көнкүреш өчен иң кирәкле булган әйберләр кыйммәтләнер. Моны җир уңышы һәм малчылыкның артта калуы белән аңлатырбыз. Аннан соң, без җитештерүчәнлек тамырларын корыту өчен эшчеләрне баш-баштаклыкка һәм эчкечелеккә өйрәтәчәкбез, бер үк вакытта мәмкәләрнең зыялы көчләрен җирдән кууны оештырачакбыз.”

    “Халыкларның җитешсезлекләрен, начар гадәтләрен, бозыклыгын күбәйтергә кирәк — бергә яшәү кагыйдәләре көннән-көнгә аламалана һәм бозыла барырга тиеш — кешеләр бу болганчыклыкта башын җуйсын һәм бер-берсен аңламый башласыннар. Бу безгә һәртөрле төркемнәрнең үзара берләшә алмыйча, бүлгәләнеп, тарткалашып яшәве һәм безнең эшкә комачаулардай һәртөрле шәхси инициативаны юкка чыгару өчен дә кирәк. Әгәр ул даһиларча булса, шәхси инициативадан да хәтәррәк нәрсә юк, чөнки ул миллионнар эшли алмаганны эшләргә сәләтле. Шуңа күрә, без мәмкәләр җәмгыятен инициатива күрсәтү мөмкинлегеннән калтырап төшәр дәрәҗәгә җиткерергә тиешбез.”

    “Ачыктан-ачык хакимлек урнаштыргач, без бөтен кануннарны да үзгәртеп бетерәчәкбез: безнең законнар кыска, аңлаешлы һәм берничек тә боргаланмый торган булачак һәм аны бөтен кеше дә яхшы үзләштерәчәк. Аның асылында югарыдагыларга берсүзсез буйсыну ятачак. Шунда гына, югары власть алдында бөтенесенең һәм һәркемнең җаваплылыгы нәтиҗәсендә, һәртөрле башбаштаклыклар юкка чыгачак. Ә түбәндәгеләрнең үз вазыйфаларыннан читкә тайпылуы, яки аны усал нияттә файдалануы каты җәзага тарттырылачак. Башкаларга сабак булсын өчен, кечкенә тәртипсезлек өчен дә зур җәза көтәргә тиеш. Каза күрүче, гаебе артык зурдан булмаса да, Власть, Принцип һәм Канун өчен көрәш яланында ауган солдатка тиң булачак.”

    Бу – “Сагындым. Кайт инде...” әсәреннән. Ә повестка ул “Протоколы Сионских Мудрецов” дигән нәрсәдән трыдан-туры килеп кергән. Әлеге Протокол бәхәсле нәрсә, әлбәттә. Кайберәүләр аның уйдырма икәнен исбатларга тырыша. Ләкин эш бу Протоколның чынмы-уйдырмамы икәнендә түгел, эш аның кемнәр тарафыннан чыгарылуында да түгел. Ул тормышка ашып килә. Эш шунда.

    Х х х

    Мин кайвакыт “Убырлар уянган чак”тагы Илһам сыман уйлыйм.

    Татар булып тудың, татар дип яшәдең. Шуннан нәрсә инде? Татар шуннан гына әйбәтрәк яши башладымы? Син язган әсәрләрне укып, аның аңы арттымы? Синең әйтергә теләгән фикерләреңне ул ишеттеме? Хөрде ул бер сине!..

    Әгәр урыс язучысы булсам, укучыларым күбрәк булыр, китапларым ешрак чыгар иде. Мин бары тик язу белән генә шогылләнеп гомер итә алыр идем.

    Әгәр урыс юмористы булсам, Задорновлардан ким бәяләнмәс идем. Акчам да, абруем да, кадерем дә булыр иде.

    Әгәр урыс шагыйре булсам, җыр булып киткән әсәрләрем өчен генә дә күтәреп диярлек йөртерләр иде.

    Чынлап шулай булыр иде.

    Шулай булгач, нигә мин татар дип авыз суы кортырга тиеш әле?! Югалып бара икән, югала бирсен. Үз язмышына, үз тарихына, үз киләчәгенә бу тиклем битараф халыкның яшәргә хакы юк. Ул югалуга хөкем ителгән инде. Монда бернәрсә дә кылып булмый. Бер мин генә берни эшли алмыйм.

    Бәлки, аның югалуына каршы да төшәргә кирәкмидер. Нигә агонияне сузарга? Тоташ Рәсәй бер халыкка әйләнсен, русча сөйләшсеннәр, русча язсыннар... Туачак язучылар, ичмасам, бер проблемадан, тел проблемасыннан азат булыр.

    Чынлап та мин кайчак шулай уйлыйм.

    Бүген күпләр шулай уйлый. Бу халкыңа булган битарафлык дип атала. Үз-үзеңне генә кайгырту. Һәм безнең тормыш шартлары да фәкать үз-үзеңне генә кайгыртуга өстенлек бирә кебек. Менә шундый тормышта башкалардан аерылып тору – авыр. Башкалар кебек яшисе, башкалар кебек уйлыйсы килеп китә. Һәм мин дә шулай уйлап карыйм.

    Ләкин бу – иҗатчы әрнүе, чарасыз җанның чәбәләнүе генә.

    Мин моңа бара алмыйм. Характер ул түгел. Аннан соң, иҗатчы үзе өчен генә яши алмый, ул үзе өчен генә җавап бирми. (Киресенчә булганда, ул иҗатчы булудан туктый, көнлекчегә әверелә.) Иҗатчы - халыкның йөзек кашы, аның пәйгамбәре. Бүген президентлар, патшалар никадәрле генә зур һәм көчле булып тоелмасын, алар бары тик бүгенге көн белән генә идарә итә ала. Минем улларым бар. Һәрвакыт аптыратып, уйланырга мәҗбүр итеп торучыларым, күп кенә әсрләремә нигез салучыларым дисәм дә буладыр. Сигезенчене тәмамлап килгән Айнур бермәлне ипләп кенә сорап куйды:”Әти, ә Ленин кем булган ул?” Минем күз маңгайга менде. Айнур надан малай түгел, кайбер нәрсәләрдә мин аның белән киңәшләшәм, белеме дә фикер йөртү куәсе дә көчле. Ләкин аның Ленин тиклем Ленинны белмәүе – гаҗәп. Моннан егерме ел элек мин дә нәкъ аның яшендә идем. Һәм киләчәктә кемнеңдер Ленинны белмәүен башыма да китереп карый алмый идем. Менә шулай. Патшалар бүгенге көн белән генә идарә итә ала. Ниндидер егерме-утыз елдан соң аларның кем икәнен дә белмәскә мөмкиннәр. Исем-атлары онытылмаса да алар тарихи шәхес буларак кына яши. Ә иҗатчының әсәрләре бүгенге көнгә генә исәпләнмәгән. Шул ук Тукай, әйтик, безнең белән бүген дә идарә итә. Шул ук Сәйдәш...

    Х х х

    Татарның талантлары чиксез. Тукай, Сөйдәш дип авыз ачкач, аларны санап китү теләге уяна. Шул ук Гаяз Исхакый дип тә әйтәсе килә. Ничә еллар буена исеме халыктан яшерелеп килсә дә онытылмаган әдип. Гаяз Исхакый дигәч, аның “Зөләйха”сы искә төшә дә Байрас Ибраһимов дип тә өстисе килә.

    Уфада “Нур” татар дәүләт театры бар.

    Әлеге җөмләне аерым юлга язуым очраклы түгел, Башкортстаннан читкәрәк китсәң, еш кына шундый сорау бирәләр:” Туксанынчы елларда сездә “Нур” театры бар иде. Һаман эшлиме әле ул?” – диләр. Мин:”Әйе, -дим, - Хәзер аның менә дигән үз бинасы бар.” “Ә-ә-ә...- диләр, баш кагып, - Алай булгач, яңа спектакльләр дә куялардыр инде...” “Әйе, яңа спектакльләр дә куялар! – дим мин, ә эчемнән нинди спектакльләр икәнен сорамасалар ярар иде дип уйлыйм, - Менә дигән итеп эшләп йөриләр” Тегеләр дә сөенә:”Алай икән... Ярар, бик яхшы алай булгач...”

    Уфада “Нур” татар дәүләт театры бар иде.

    Репитецияләр үткәрергә үз сәхнәсе дә юк иде әле, бер урыннан икенчесенә күчеп йөриләр иде. Аның каравы, театрда талантлы артистлар күп иде. Һәм шул талантларны балкыта алырлык режиссер Байрас Ибраһимов бар иде. Яңа гына тәпи баскан “Нур”ның еллар буена эшләп килгән Казан һәм Уфа театрларын көнләштерерлек “Көз”, “Өч аршын җир”, “Зөләйха” кебек искиткеч спектакльләре бар иде.

    Мине иң нык тетрәндергәне “Зөләйха” булды. Монда татар җанының бөтен матурлыгы, шул матурлыкның ничек көчләнүе, ни өчен моның мөмкин булуы – барсы да бар иде. Исхакый пьессасында аны бөтен тирәнлегендә күреп булмый. Ә спектакльдә (ике сәгатьлек тамашада!) татарның дистә еллар буе язып та, сөйләп тә аңлатып бетерә алмаслык язмышы бөтен тулылыгында тупланган иде. Халыкта:”башына ярып салу” дигән тәгъбир бар. “Яхшы итеп аңлату” мәгънәсендә кулланыла ул. Бу очракта да мин шушы тәгъбирне кулланыр идем. Спектакль татар язмышын, татар рухын һәркемнең “йөрәгенә ярып сала” иде. “Зөләйха”ның видеоязмасы бар микән? Һәрхәлдә, малайларыма күрсәтергә теләп бер эзләгәнемдә мин аны таба алмадым. Бу әсәр видеоязмада таралырга, һәр татарның видеоханәсендә булырга тиешле зур сәнгать әсәре, көчле тәрбия чарасы.

    Видеоязма дип әйтүемә аптырамагыз. Чөнки сүз бүгенге көн турында түгел, ә моннан ун-унбиш ел элек куелган тамаша хакында бара. “Нур” театрының гөрләп чәчәк аткан чоры иде ул. Әлеге әсәрләрне сез башкача сәхнәдән күрә алмыйсыз инде. Әгәр видеоязмасы да юк икән, татарның тагы берничә шедевры югалган дигән сүз. “Эзсез югалган” дип әйтәсем килми. Менә бит әле, ун елдан артык вакыттан соң да шуны уйлап, шуны сөйләп утырам. Димәк, минем күңелемдә аның эзе калган, шушы дәвер эчендә язылган әсәрләремдә әлеге спектакльнең дә, димәк, Байрас Ибраһимовның да (минем өчен ул бөек режиссер) тәэсире бар. Һәм аның тәэсире бер миңа гына да түгелдер. Башкортстаннан бик еракта яшәүчеләр күңеленә дә театр нәкъ шушы әсәрләр белән кереп калган бит. Ләкин шушы спектакльне балаларымның күрә алмавы кызганыч.

    Бүген театрда артистлар да, режиссерлар да бүтән инде. Театр үзе дә бүтән.

    Ә театр бар.

    Уфада “Нур” татар дәүләт театры бар.

    Х х х

    Әлеге язманы укыганда сез милли мәсьәләләргә кагыла, сәясәткә керә - ә үзе “Мин сәясәт белән шогылләнмим”,- дип кабатларга ярата дип уйламагыз. Мин чынлап та сәясәт белән шогылләнмим. Ә үрдә әйтелгән нәрсәләр алар сәясәт түгел, алар – безнең тормыш, минем биографиямнең һәм иҗатымның бер өлеше.

    Югарыдагы язмалар да беренче карашка күңел юаткыч (развлекательный) булып тоелган әсрләргә ачкыч табу җәһәтеннән генә. Күп тапкырлар әйткәнем һәм бу сүзем белән күпләрне рәнҗеткәнем бар. Тагы әйтәм: Мин наданнар өчен язмыйм. Бер генә әсәрем дә бер катлы түгел. Ике генә катлы да түгел. Һәм һәркайсының үз җаны, үз йөзе, үз язмышы. Шуңа күрә, барсын да бер ачкыч белән ачарга тырышмагыз. Алай итеп тә була, әлбәттә, ләкин ул очракта сез аларның иң кирәкле урыннарын күрми калачаксыз. Чөнки әсәрләрдә күзгә күренмәс образлар да тулып ята. “Тере тамырларның мул шытымы” мәкаләсендә (“Тулпар” 2004/4) Суфиян Сафуанов болай дип язды:

    “Сары йортлар сере”ндә һәр күренеш, һәр деталь үз урынында, бөтенесе бер идея-художество максатына буйсындырылган, бер генә нәрсәне дә арттырып та киметеп тә булмас сымак. Бу автор “Акбабайның туган көне” повестендә дә шундый ук символик образлар кулланды. Андагы Акбабай, мәсәлән, халыкның өметен, ышанычын, хаклыкка омтылышын үзендә туплаган символ төсен ала. Әмма бу әсәрдә әлеге образ тирәсенә тупланган хәл-вакыйгалар художестволы бербөтенне тәшкил итмиләр, ниндидер таркаулык үзен сиздерә.

    Дөрес тотып алынган. Ләкин “Сары йортлар сере” белән” Акбабайның туган көне” икесе ике әсәр. Араларында тышкы охашлык булган хәлдә дә аларга бер үк үлчәм белән якын килергә ярамый. “Акбабай”дагы таркаулык ул “ниндидер таркаулык” түгел, ул татар таркаулыгы. Ул гасырлар буена сузылган, берничек тә тыеп та, туктатып та булмый тоган БӨЕК ТАРКАУЛЫК. Әсәргә килеп керер кермәстән үк югалган персонажлар да, билгеле бер тәртипсезлек белән сибелгән вакыйгалар да, хәтта җөмлә төзелеше дә шул ТАРКАУЛЫККА хезмәт итә. Прологтан бер абзац:

    Заман елгасы ага. Йөгерек дулкыннарга күз иярмәле түгел. Анда таныш йөзләр, таныш хәлләр, таныш әрнүләр чалынып кала. Ләкин аларны тәфсилләп тикшереп тору мөмкинлеге юк, алар мизгел эчендә генә күзгә күренәләр дә, тагы тирәнлеккә кереп югалалар, кайберләре соңрак калкып чыга, ә бәгъзеләре шул китүдән мәңгелеккә юк була.

    Менә бу – татар тормышы. Татар шәхесләре дә, татар вакыйгалары да заман елгасында мизгел эчендә генә күзгә күренеп калалар да тагы тирәнлеккә кереп югалалар, алар шушы дулкын өстендә тотынып кала алмый, үз өстенлеген урнаштыра алмый. Һәм тагы бер нәрсә: алар укмашып, ниндидер зур рәвешкә кереп, кире каккысыз көч булып түгел, ә аерым-аерым калкып чыга һәм күзгә генә чалынып алалар да аерым-аерым югалалар.

    Ә Акбабай – татарның өмете, ышанычы, омылышы гына түгел, ул – халыкның рухы, җаны.

    Ләкин татар белән татар рухы вакыты-вакыты белән генә кавышып алалар да бергә кала алмыйлар, алар Сак-Сок булып, икесе ике тормыш белән яши. Кайчагында, заман шау-шулары белән мавыгып, татар үзенең рухы барлыгын онытып та ташлый.

    Әсәрнең композициясы шуңа корылган. Игътибар итсәгез, әсәрдә татарның бердәм түгеллеге хакында бер генә җөмлә дә юк, анда “таркаулык” сүзе бер тапкыр да кулланылмый. Ләкин ул төп персонажларның берсе буларак хәрәкәт итә.

    Мин “Акбабайның”, яки башка әсәремнең бөтен серләрен дә чишәргә җыенмыйм. Монсына да сәбәбе булганга гына тукталдым. (Миккелланджело әйтә бит: “Камиллек вак нәрсәләрдән җыела, тик камиллек вак нәрсә түгел” ) Ул серләрне сез үзегез ачарсыз. Ләкин шуны гына кабатлап әйтәсем килә: әсәрләрем өстендә торган “Марат Кәбиров” беркемгә дә барлык әсәремә дә бер үк ачкыч, бер үк үлчәм белән якын килергә хокук бирми. Ул бары тик авторның исеме генә. Һәм: “Бу әсәр бигүк начар түгел” дигән сүз генә.

    Х х х

    “Мин – нечкә күңелле сәясмән” Якташым, шагыйрь Роберт Миңнуллин үзен шулай дип атый.

    Мин сәясмән түгел. Сәясмән булсам, нечкә күңелле була алмас идем.

    Әни мине бик авырлык белән тудырган. Докторлар баланы үзләре кабул итәргә куркып, әнине Актаныш район больницасыннан Казанга җибәргәннәр. Баласының үсеп кем булыры һәр ата-ананы кызыксындырадыр, әни дә бер күрәзәчедән сораган:”Бик авырлык белән туды. Исән-имин үсәр микән, чирләшкә-фәлән булмасмы?” Күрәзәче дә адәм баласы, үзеннән ни көткәннәрен яхшы төшенә ул. Болай дигән:” Таш кебек булачак малаең. Әле ул дөньяны яулаячак.” Әлбәттә, әнинең күңелен юатыр өчен, баласының киләчәгенә ышанычын арттырыр өчен әйткәндер инде ул моны. Ләкин әни, бүтән беркемгә дә сиздермәсә дә, күңеленнән генә бик курыккан:”Гитлер шикеллерәк берәр явыз булмаса ярар иде инде”,- дип борчылган. Ә мин, кечкенәдән сугыш алымнары өйрәнеп, үземне хәрби тормышка әзерләп үскән малай, аны тагы да ныграк борчуга салганмын. Хәрбиләр тормышы белән мавыгуым көчле буласым килүдән генә иде. Башка малайлар зурлар бәйләнә башласа, я “әтигә әйтәм”, я “абыйга әйтәм” – дип куркыталар. Минем куркытырлык кешем юк, шуңа алар ешрак бәйләнә, ә минем үз-үземне якларлык буласым килә иде. Чик буенда, эчке гаскәрләрдә, десантурада хезмәт итеп кайткан егетләр белән дуслашып алам да сугыш алымнары өйрәтүләрен сорыйм. Алар риза була, ә мин үзебезнең оч малайлары Рамил, Наил белән күнекмәләр ясыйм, ул алымнарны автоматизмга җиткерергә тырышабыз. Сигезенче классны тәмамлаганда армиядән кайткан егетләрдән дә курыкмый торган үз төркемем бар иде инде. Училищега килгәч тә группа старостасы буларак, шундый төркем оештырдым. Азат, Ирек, Хамит, Борис, Рафис... Без көн саен дәртәр-бишәр сәгатьлек күнекмәләр ясыйбыз. Карате буенча китаплар, кулланмалар җыябыз. Һәм шактый ук җиренә җиткереп шогылләнә идек. Боларның барсы да яшерен эшләнә, чөнки ул чорда карате тыелган исәпләнә һәм моның өчен ике елга кадәр утыртырга да мөмкиннәр иде. Төркем алты-җиде кешелек кенә. Ләкин эш сугышка китсә, олы бер группаны да (анда утыз кеше) акылга утырта алабыз. Чөнки безнең бергә-бер сугышкандагы кебек үк, группага-группа сугышканда кулланыла торган алымнарыбыз бар, алар җиренә җиткерелеп кабатланган. Ике группа арасында конфликт килеп чыга икән, без кинәт кенә сугышка керешәбез дә кинәт кенә юкка чыгабыз. Училище җитәкчеләре, дежурныйлар килеп уратып алганда инде без булмыйбыз. Теге группа җимерек борынлы һәм күгәргән күзле малайлары белән үзе генә торып кала. Без юк. Без чиста. Без үзебезне диверсантлар кебек тоябыз. Десант мәктәбенә китеп, бергә укып бергә хезмәт итү теләге дә бар.

    Хәрби училище турында әни авызны да ачтырмады. “Берүземне калдырып китәсең мени?” – дип кенә куйды. Һәм мин әлеге хыялның тормышка ашмастай икәненә ышандым. Әниеңне ташлап китү дөрес түгел иде. Армияга китү бер хәл әле ул, аннан ике елдан соң кайтасың. Ә хәрби училище... Ул гомерлек. “Үсеп җиткәч, әнине карар идем, кадер-хөрмәттә генә яшәтер идем” – дип хыялланган малай мин түгел мени?!.

    Хәзер чамалыйм инде, әнинең болай диюендә дә теге күрәзәченең тәэсире булмый калмагандыр. Хәрби хезмәткә китсә, күрәзәлекнең чынга ашуы бар, дип курыккандыр ул.

    Мин хәрби кеше була алыр идемме? Була алыр идем.

    Шулай уйлыйсым килә. Була алмас идем дип уйлыйсым килми. Мин сәясмән дә була алыр идемдер. Оештыра алу сәләте, лидерлык миндә бар. Ләкин нечкә күңелле сәясмән була алмас идем. Мондый кырыс өлкәдә күңел нечкәлеген саклап калу мөмкин түгелдер, мөмкин булса да ул минем кулымнан килмәстер кебек тоела.

    Х х х

    Балачак һәм үсмер вакытка кагылып үтүем юктан гына түгел. Һәрхәлдә, без бәләкәй вакытта ук сугышырга өйрәндек, әгәр санга сукмасагыз иманыгызны укытырбыз, дигән исәптән түгел. Бүген сугышчан спорт төрләре тыюдан алынды һәм аның белән теләсә нинди мәктәптә шогыльләнәләр.

    Эш бөтенләй икенче нәрсәдә. Без, бернинди тыюларга карамастан, үз дөньябызны тудыра һәм яшәтә алганбыз. Һәм ул дөньяны бернинди кыеш юлларга алып кереп китмичә матур килеш саклый алганбыз. Үсмер малай өчен бу зур нәрсә. Барыбызның да гади колхозчы балалары булып, акчага хроник мохтаҗлык кичерүебезне исәпкә алсаң, бигрәк тә. Ә бит без ул чор өчен үзенә күрә зур гына көч идек һәм үткән-сүткәннәрнең кесәсен тазарту безнең өчен пүчтәк булыр иде. Ләкин беребез дә мондый түбәнлеккә төшмәде.

    Сәясәтнең дә асылында шушы нәрсә ятарга тиеш түгелме соң? Үз дөньяңны тудыру һәм аны түбәнлеккә төшермичә, матур итеп яшәтә алу. Һәм бу нәкъ тә нечкә күңеллеләрнең генә кулыннан килә торган нәрсә. Сәясмән нечкә күңелле булырга тиеш. Нечкә күңелле, йөгерек акыллы, каты куллы...

    Ләкин бу – идеал. Һәрхәлдә, миңа шулай тоела. Бүгенге сәясәтнең нигезе дә, максаты да шайтан белсен кайда юнәлтелгән. Шуңа күрә, мин нечкә күңелле сәясмән була алмас идем. Бүгенге сәясәт хакында уйлауга ук минем күңел ката башлый.

    Х х х

    Элек чәчәннәр ил эшендә бик теләп һәм бик еш катнашканнар, диләр. Беләм. Шулай ук рустан Евтушенко, Вознесенский, Высоцкий, бездән Атнабай кебек шагыйрьләрнең сәяси дөреслекне, гади халыкның уй-хисләрен халыкка җиткерүче чара, ә күп вакыт бердәнбер чара булганын да беләм. Заманында мин дә аларга ияргән идем.

    Бүген мин сәясәткә катнашмыйм. Аның белән кызыксынмыйм. Мин, гомеремне иҗатка багышлаган кеше, Рәсәйнең күльтура министры булып (әгәр андый вазифа һаман булса) кем утырганын гына түгел, ә Башкортстандагы министрның кем икәнен дә белмим. (Моның өчен мине тилегә, яки психка исәпләмәгез. Әгәр исәплисез икән, димәк, сез мәдәнияткә күпмедер кагылышлы кеше, димәк, сез ниндидер дәрәҗәләргә ирешергә телисез, үзегезгә бер генә сорау биреп карагыз: «Ә министр мине беләме?» Ул сезне белә икән, сез аны да танырга, санга сугарга, алай гына да түгел ихтирам итәргә тиешсез. Бурычлысыз! Әгәр белми икән, мине гафу итегез, сез шундый амбицияле иҗат кешесе була торып, министр сезне белмәсә… Монда фәкать икенең бере генә: яки сез начар сәнгатькәр, яки министр үз урынында түгел.) Мин министрны начарга исәпләмим. Үземне дә. Һәм аны белмәвемнән бернинди дә каза күргәнем юк. Мин ходай биргән талантым һәм үземнең үҗәтлегем нәтиҗәсендә ниндидер әсәрләр тудырам. Һәм үземнең тырышлыгым белән аларны бастырып чыгарам. Минем һәм нәширләремнең тырышлыгы белән ул халыкка җитә. Халык (юк, «халык» дигән сүз монда зур була, әдәбият белән кызыксынучыларның бер өлеше) аны укый, я укымый. Укыганнары ошата, я ошатмый. Ошатканнары канәгать елмаеп куя да берни дәшми, ә ошатмаганнарының бер өлеше мине сүгеп йөри, хат язып җибәрә, гәзиткә мәкалә юллый. Причем монда культура министры? Причем сәясәт? Илбашлары да, министрлар да килә дә китә, ә язучы кала. Әгәр чын мәгънәсендә язучы икән. (Мин, мәсәлән, Гаяз Исхакыйның кем икәнен үзем «әйбәт яза» дигән танылу тапкач кына белдем. Һәм Исхакый минем өчен иң зур әдипләрнең берсе булып кала.) Язучы сәясәт белән маташырга түгел, ә иҗат итәргә тиеш.

    Мин сәясәт белән шогылләнмим. Мин Сәясәт белән шогылләнмәгән язучы һәм Язучы белән шогылләнмәгән сәясәт яклы. Ләкин…

    Ләкин сәясәт белән шогылләнмәү ул сәясәт белән кызыксынмау дигәнне аңлатмый. Сәясәт үзе белән кызыксынырга мәҗбүр итә. Телибезме-теләмибезме без иңебездә сәясәт дип аталган нәрсәнең тәпи эзен тоеп яшибез. Тәпие тимәсә, тезе тиеп үтә… Иңебезгә булмаса, башка җиребезгә…

    Ә бит язучының да шундый әсәрләре була. Язучы ул — үзе уйлап тапкан ялган аша тормыш чынбарлыгын, яшәеш сулышын, бүгенге кешеләрнең уй-фикерен, кәефен чагылдыручы. Аның да сәясәткә (мондый нәрсәләр белән шогылләнергә теләмәсә дә) тәпи эзе, тәпи эзе булмаса тезе тиеп китә. Һәм ешрак ул сәясәтнең йомшак урынына тия. Бер акыллы кеше (Ленин инде, әлбәттә): «Җәмгыяттә яшәп тә, аннан азат булып булмый» — дигән. Бу нәкъ язучылар хакында әйтелгән кебек. Минем хикәяләрдә сүз Путин, Рәхимовларның буе җитмәс җирләрдә, башка планеталарда һәм башка вакыт, башка үлчәмнәрдә барса да мин бүгенге тормыш проблемаларыннан азат була алмыйм. Хәтта шигырьләрдә дә. Остазларымнан аермалы буларак, мин шигырьнең интимлыгын телим. Шигырь –җан авазы. Ул күзгә күз карап сөйләшенә торган нәрсә. Ә күзгә-күз текләп сөйләшкәндә алдашып булмый. Шигырең мәхәббәт турында булсынмы, әллә йолдызлар, яки сирень яфраклары турындамы — әгәр ул чын шигырь икән, ул күз яше сыман, ул син яшәгән дөньяның шатлык-кайгыларын чагылдыра…

    Минем Президент Указларын укыганым юк.

    Кемнәрдер гаепли…

    Бәлки, дөрестер дә… Ләкин Президент минем «Сары йортлар сере»н, «Акбабайның туган көне»н, яки һич югы «Өрәк җаны»н укыймы? Юктыр, әлбәттә. Укыса, андый Указлар чыгармас иде. Һәм мин дә укымыйм. Укысам, бәлки, мондый әсәрләр язмас идем. Бер-беребезне укымаудан гына без икебез дә бәхетле кебек яшибез.

    Х х х

    Үткәннәргә борылып карадым да... “Элек язган шигырьләремне бик яратып бетмим, алар бик гади, бик примитив кебек тоелалар” – дигән сүзләрне еш ишеткәнем бар. Һәркемнең үз карашы инде. Мин үземнең элек, хәтта унөч-ундүрт яштә язылган шигырьләремне дә яратам. Вакыт булганда укыштырып чыгам да –һәркайсының кечкенә булса да үз тарихы, үз биографиясе бар - аларны язган чагымны, язарга мәҗбүр иткән хәлләрне искә төшерәм. Яшьлегемә яңадан кайтып килгәндәй булам. Кайберләрендә әдәби тәҗрибә җитмәгәнен, уй-фикерләремнең беркатлырак, бер яклырак булганлыгын да күрәм. Ләкин төзәтмим. Мин ул вакытта нәкъ шулай уйлаганмын, шулай язганмын, дөньяны шулай кабул иткәнмен. Алар миңа шул көенчә кадерле. Шул көенчә матур. Аннан соң, үткәннәргә карап тагы бер нәрсәгә игътибар иттем.

    Монсын ничегрәк аңлатыйм икән? Үрә басып үз сүзеңне көр тавыш белән әйтү – муеныңа элмәк салуга тиң еллар булган. Мин аңа эләкмәдем. Ләкин шул заманның шаукымы бетеп бетмәгән дәвер миңа да эләкте. Үз сүзен курыкмый әйткән иҗатчыга сокланып һәм кызганып (нинди әйбәт кеше идең бит, авыр туфрагың җиңел булсын инде, дигән сыманрак итеп) карыйлар иде. Шул чорларда мин үз сүземне әйтүдән курыкмаганмын. Шигырьләрем дә ничектер сәясирәк булган.

    Репин иптәш,

    Син мәңгелек сурәт төшердеңме?

    ...........................

    Россия – зур баржа, без – бурлаклар...

    (1989)

    Заман – үксез сукбай кебек,

    Билгесез киләчәге...

    Уң кесәсендә -- бурычы,

    Сулында – бирәчәге.

    (1989)

    Вакыты белән кискен һәм тупас интонацияләр дә яңгырап киткәләгән. Мин моны мактанып әйтмим, мактана торган нәрсә дә түгел, фаҗига белән мактанмыйлар. Заманы өчен, бәлки, шулай кирәк булгандыр. Ә соңгы елларда, теләсә нинди трибунага менеп, теләгән нәрсәңне кычкырыр мөмкинлек барлыкка килгәч, шигырьләремдә ничектер сәяси, публицистик ноталар юкка чыккан, совет дәверендә “интим шигърият” дип каргалган агымга кереп киткәнмен. Әле дә шул юлда. Мәхәббәт шигырьләре, матурлык, яктылык хакындагы шигырьләр. Көнкүрешебезнең зур шау-шулар, ыгы-зыгыларыннан кечкенә матурлык дәньясына кереп киткәнмен. Һәм мин моны аңлы рәвештә эшләмәдем. “Туктале, кеше кыланмаганны кыланыйм әле, төркемнән аерылып чыгыйм әле” – дигән уй башыма кереп тә чыкмады. Шулай ук:”Шау-шулы, тупас, хәтта кансыз дәвердә яшибез. Болай барсак эш харап бит. Кешеләрнең карашын якты хисләр, гүзәллекләр тарафына юнәлтим әле” – дип тә уйламадым. Ләкин ничектер үзеннән-үзе шулайрак килеп чыккан.

    Мин әдәбиятта һәрвакыт фәкать үзем теләгәнне генә эшләгәнмен. Шуңа күрә үткәндәге шигырьләремне дә, бүгенгеләрен дә яратам. Вакыты-вакыты белән сөрлегеп китсәләр дә, алар – минеке. Йөземне кызартырлык түгелләр.

    Х х х

    Премияләр турында. Һәртөрле әңгәмәләр вакытында:”Мин исем өчен эшләмим. Бернинди премиягә дә исем китми.”- дигән кешеләр бар. Әлбәттә, дөрес сүзләр. Бер генә талант иясе дә ниндидер бүләк өчен язмый. Күңел таләбе буенча иҗат итә. Барсы да дөрес. Ләкин журналист алдында шундый дөрес сүзләр сөйлиләр-сөйлиләр дә... кайберәүләр туп-туры власть коридорларына, мактаулы исемнәр сорап ялбарырга китәләр.

    Мин андыйларны да гаепләргә теләмим. Үз әсәрләренең чынлап та югарылыгына үзләре дә ышанып җитмәгән бәндәләр шулай кыланадыр. Аларга кемнеңдер хуплауы, мактауы бик кирәктер дип уйлыйм. Бик-бик кирәктер. Шулай дип уйлыйсым килә. Аларны шизиклардыр дип уйлыйсым килми.

    Ә үземә килгәндә... Концертлар вакытында юмористик чыгышларымда рәхәтләнеп көлеп утыралар, шау-гөр килеп кул чабалар икән, соңыннан мактап, я хурлап йөриләр икән – бу минем өчен иң зур бүләк. Яшьләрнең куен дәфтәрләрендә, җыр дәфтәрләрендә минем шигырьләр бар икән, бу – бүләк. Хикәяләрем, повестьләрем җитди сөйләшүләргә этәрә икән, бу – бүләк. Иҗатымны яратучылар – бүләк. Ләкин бер бүләк икенче төрлесенә комачауламый. Әгәр ниндидер премия бирергә телиләр икән, рәхим итсеннәр, мин каршы килмәячәкмен. Чөнки дәүләт бүләге алу – бәләкәй нәрсә түгел – бу сине әдәбияттә бернәрсә дә аңламый торган надан, бай һәм тәкәббер кешеләр дә таныды дигән сүз.

    Х х х

    Эх, нигә мин икәү түгел икән?! Нигә әллә ничәү түгел икән?!

    Кешене гомере буена озатып барган үкенеч бер булса, минеке шушыдыр. Мин һәрвакыт үземнең берәү генә булуыма үкендем.

    Х х х

    Кайберәүләр картаеп килгән көнендә дә үзләрен шагыйрь, яки язучы дип атарга кыенсыналар. Мин килде-киттеле каләм әһелләре турында әйтмим, зур иҗатлы, талантлы әдипләр хакында әйтәм. Бәлки, бу аларның табигаттән килгән тыйнаклыгыдыр, бәлки, аз гына кылану да бардыр. Ни булса да аларның эше. Мәсьәлә язучының үзен кем дип атауында түгел, аның нинди әсәр язуында. Ләкин мин бер кайчан да үземнең язучы булуыма, ул гына да түгел, әйбәт язучы булуыма шикләнмәдем. Бу начар сыйфаттыр дип уйламыйм, үзеңне зур итеп тою зурдан кубарга булышлык итә. “Мин, Фәлән Фәләнов башым белән, шундый хөрт әсәр язарга тиеш түгелмен”—дип уйлыйсың. Кайчак ярдәме тия. Әле дә үземне һичкуркусыз:”Мин – язучы, мин -- әйбәт язучы!” – дип әйтә алам. Һәм хаклыгымны исбатларга теләп шуны да өстим: шушы көнгәчә, ягъни утыз биш яшемә кадәр, язылган шигырьләрем күләме ягыннан да, сыйфаты буенча да озын гомере буе шигырь генә язып яшәгән типик шагыйрләрнекеннән ким түгел, повестьләр һәм хикәяләр белән дә шул ук хәл. Һәм гомере буена сәхнәдә юмор сөйләп кенә йөргән артистлар белән дә ярыша алам. Минем тамашачым да аларныкыннан ким түгел, аллага шөкер, зал тутырып киләләр, рәхәтләнеп көләләр. Җитмәсә, монда минем бер өстенлегем дә бар әле: артист сәхнәгә чыгып кеше язып биргән әсәрне укый, мин -- үземнекен. Әгәр бер Марат урынына берсе шигърият, берсе проза, берсе юмор белән генә шогылләнгән өч кеше яшәп, өчесе дә нәкъ шушы әсәрләрне генә иҗат итсә, аларның өчесе дә күренеклеләрдән исәпләнер иде. Шулай булгач, мин үземнең әйбәт язучы икәнемә ышанам. Бу гаҗәп түгел – иҗат кешеләренең барысы да, моны минем кебек кычкырып әйтмәсәләр дә, үзләрен бик талантлы дип, кабатланмас шәхесләр, ходайның сайланма кешеләре дип уйлыйлар, шуңа ышаналар. Шуңа күрә, минем дә үземнең зур талант булуыма ышануым гаҗәп түгел. Монсы гаҗәп түгел. Тик мине гаҗәпләндергән... чиксез аптыраткан бер нәрсә бар – шуңа башкалар да ышана.

    Х х х

    Сәхнәдән җенси мәсьәләгә ишарә ясасам, кайбер «акыллы кешеләр»: «Кабәхәть нәрсәләр сөйли» — дип гаепләргә ярата. Әгәр җенси теманы кабәхатьлек дип күрәләр икән, мин мондый җан ияләрен кем дип атарга да белмим. Халык телендә: «чишмә башы» дигән тәгъбир бар… Без барыбыз да үзара сөюнең югары ноктасы булган җенси мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә барлыкка килгәнбез. Әгәр, шул мөнәсәбәтне «кабәхатьлек» дип атыйбыз икән, димәк, адәм баласы — кабәхатьлек нәтиҗәсе булып чыга?..

    Бәхеткә каршы, болай уйлаучылар сирәк. Гадәттә, тамашачы бик җылы кабул итә. Моны мактанып әйтмим — юмор шундый нәрсә, әгәр зал шаркылдап көлеп, кул чабып утырмый икән, сәхнәдә бер секунд та тора алмыйсың. Башлаган сүзеңне дә әйтеп бетермичә чыгып качасың килә башлый. Бер мәлне Кукмарада шундый хәл булды. Мин сөйлим — халык тып-тын. Ахырдан озак итеп кул чаптылар. «Әһә, дим, бу бәндәдән котылдык дип сөенүләре инде» Тагы да кыенырак булып китте. Елар чиккә җиттем. Икенче көнне юлга кузгалганчы базардан урап килергә булдык. Дус егетем белән танытмаска тырышып шым гына йөрибез. Һәм… Ә анда барсы да диярлек бер-берсенә теге юморның иң кызык урыннарын сөйли. Шундук танып алдылар. Автограф сорарга, күчтәнәчләр тәкъдим итәргә тотындылар. Китапларыгыз чыгамы, кассеталарыгыз юкмы дип кызыксыналар. Кыскасы, сәхнәдән миңа шайтандай күренгән Кукмара халкын гафү иттем, яраттым. Ә юморны ничек кабул итүе — аның үзенчәлеге: тыңлый, аңлый, соңыннан сөйләп йөри, әмма залда елмаеп та карамый. Шундый халык та була.

    Бер мәлне Яр Чаллының «Дулкын» радиосында туры эфирда утырганда шундый сорау бирделәр: «Менә сез язучы дип тә атала торган кеше булгач, әйтегез әле, үзегезнең кичәге концертта сөйләгән юморыгызны нинди дәрәҗәдә дип саныйсыз? Югарымы, уртачамы, әллә түбәнме?» Кызганычка каршы, бәйләнеш шундук өзелде һәм мин сорауның соңгы өлешенә ачыклык кертә алмый калдым. Әлеге ханым юморны дәрәҗәләргә бүлгәндә нәрсәне күз уңында тотты, аны нинди таләпләр буенча бүлде икән?

    Мин юморны бернинди дәрәҗәгә дә бүлгәләмим. Сортларга бүлергә ул базардагы тавык боты түгел. Юмор ул я була, я булмый. Ә менә залдагы тамашачыны шартлы рәвештә берничә төркемгә бүлергә мөмкин. Нинди сүз әйтсәң дә шаркылдап көлеп утыручылар бар. Алар күп түгел, чагыштырмача әйтсәк, унбиш процент тирәсе. Артистны тулысынча аңлап утыручылар бар. Болар якынча ярты зал җыела. Урыны-урыны белән аңлап утыручылар — Утыз процент чамасы. Һәм үзләрен бик тә акыллыга исәпләп, һәр сүзеңнән син башыңа да китермәгән мәгънә (ә дөресрәге, мәгънәсезлек) табарга тышып ми чертүчеләр — биш процент тирәсе. Концерт барышында алар «погода ясамый». Ләкин алар тамашадан соң сине чәйнәп йөри, яки гәзиткә берәр нәрсә язып җибәрә. Шуңа күрә, әгәр шаулап-гөрләп үткән, тамашачы басып алкышлаган концертыңны берәр гәзиттә хурлап язалар икән, моңа аптырарга кирәкми.

    Мин сәхнәгә халыкның күңелен күтәрер өчен чыгам. Һәм аны кайгыларын оныттырырлык итеп көлдерергә тиешмен. Әлбәттә, моның өчен мин бүгенге көндә һәркемне борчыган темаларны сайлыйм. Һәм үзебезнең иң аяныч проблеммаларга да тамашачыны көлке күзлеге аша карарга мәҗбүр итәм.

    Һәм, әлбәттә, залдагы күпчелек өчен язам, чыгыш ясыйм. Үземне аңлаган һәм аңларга тырышып утырган теге сиксән процент өчен. Алар — минем таянычым. Шуларның күңеленә ачкыч табып, үз артымнан ияртә алам икән, залның туксанбиш проценты — минеке. Алар рәхәтләнеп көлеп утырачак. Мин:«Артист тамашачыны уйландырырга, тәрбияләргә тиеш!» — дигән югары сүзләрне яратмыйм. Башында булган кеше уйлана ул. Миннән башка да. Ә халыкны тәрбияләү өчен балалар бакчасы, мәктәп, институт, милиция һ.б. бар. Шуның өчен акча алалар — тәрбияләсеннәр. Мин, юморист буларак, тамашачымны көлдерергә, азга гына булса да авыр уйларыннан арындырып торырга тиешмен. Ә инде чыгышларымнан югары фикер, изгелеккә өндәп чакырулар көтеп зарыгучы акыллы башлар, концертка түгел, ә фәнни конференцияләргә, лекторийларга йөрсеннәр. Һичьюгы, мәчеткә барып вәгаз тыңласыннар. Анда, чынлап та акыллы сүзләр сөйлиләр. Үземнең барган бар.

    Минем сәхнәдәге чыгышларым гәзитләрдә басылган мактау, яки хурлау тулы мәкаләләр белән түгел, ә концерттан соң сәхнә артына кереп :”Әй, балакаем!.. Фәлән-фәлән фаҗигадән соң бер болай көлгәнем юк иде.”-дип елый-көлә кочалап алган апа-абыйлар, чыраемны күрүгә үк елмаеп җибәргән егетләр-кызлар саны белән бәяләнә. Шундый кешеләрем юк икән, мин юк.

    Х х х

    “Йолдыз чире”нә карашыгыз ничек? – дип сорадылар бер әңгәмә вакытында. Мин нәрсәдер дип җавап бирдем инде... Иҗат кешесе авызыннан чыгарга мөмкин булган иң тозсыз сүзне әйттем:”Йолдыз чире” миндә юк... Булмады да. Уңышларыма ничектер ирония белән карыйм” – дидем бугай. Йолдыз чире булды ул миндә. Тик аны беркем дә сизмәде шикелле.

    Үрге Яркәйдәге һөнәрчелек училищесында укып йөргән чак. Шигырьләрем республика матбугатында басыла, үзем һәр концертта диярлек чыгыш ясыйм, теге яки бу бәйрәмгә сценарий кирәк булса да, ниндидер юбилейга котлау шигыре кирәк булса да укытучылар миңа килә. Мин карышмыйм. Алар да онытмыйлар, ниндидер үтенечем төшсә -- һәрвакыт әзерләр. Курсташлар арасында да, укытучылар арасында да абруй зурдан. Шулай кинәт кенә мин училищеда бик зур кеше булып киттем. Әлбәттә, борынны чөеп әллә ниләр кыланып йөрмәдем инде. Ләкин күңелдә үз-үземне югары кую дигән нәрсә юк түгел иде. Ничек кенә сиздермәскә тырышсам да мин “йолдыз чире” белән авырый идем. Мин үземне алланың кашка тәкәсе итеп тоя һәм минем алда дөньяның бөтен ишекләре дә шәрран ачык дип уйлый идем. Училищены тәмамлагач, БДУ-га килдем. Укырга керәчәгемә шикләнми идем бугай. Ни генә әйтсәң дә, яшь булуына карамастан, исеме шактый яңгыраган шагыйрь идем бит. Ләкин БДУ профессорларының моңа бик исе китмәде һәм мин студент булу бәхетеннән мәхрүм калдым. Йолдызлар атылган чак... Хе-хе-хе...

    Бу минем өчен бик зур сабак булды. Ә укырга кереп, университетның күренекле... ну бик күренекле шагыйре булып бер ел йөргәннән соң куып чыгардылар. Мин БДУ-да шигърият йолдызларының берсе идем, бөтен Уфа, һичьюгы татар-башкорт даирәсе, мине беләдер, яратадыр сыман иде. Редакцияләр буйлап эш эзли башлагач, моның алай түгеллеген аңладым. Һәрхәлдә, теге талант иясе безгә эшкә килсә ярар иде дип көтеп торучы юк иде. Хе-хе-хе... Йолдызлар атылган чак...

    Чагыштырмачалык теориясен дәрестә аңлап булмый аны. Ул теорияне тормыш аңлата. Озак онытылмаслык итеп.

    “Йолдыз чире” дигән нәрсә югарыга табан беренче адымнарын ясаган һәр кешедә була. Ул булырга тиеш. Ул кеше алдындагы сынау, сайлап алу имтиханы сыманрак нәрсә. Вакыт узу белән “чир” дигәне җуела аның, “йолдыз” дигәне генә кала. Әлеге сынауда сынатмасаң, әлбәттә. Ә сынатсаң, киресенчә була.

    Р.S. : Өстәп тагы нәрсә әйтим инде. Йолдыз чире миндә әле дә бар ул. Тик мин инде аңа ирония беләнрәк карыйм. Сез дә шулай итегез.

    Х х х

    Кешенең... татар кешесенең баймы-ярлымы икәнен ничек белеп була?

    Бер мәлне әни авылдан шалтырата:

    - Улым, хәлләрең ничек?

    - Әйбәт.

    - Чынлап та әйбәтме? Әле менә синең хакта гәзиттән укыдым... Фәлән апаң кертеп бирде... Бик яманлап язганнар бит... Хәлләрең чынлап та әйбәтме, улым?

    Трубканы куюга тагын телефон шалтырый. Монсы – хатынга.

    - Күрдеңме син... Марат турында бик хурлап язганнар бит...

    Кайдадыр мине яманлап язсалар, минуты-секунды белән шул язманы әнигә китереп тоттыралар, хатынга җиткерәләр, авылдашларның кайберләре шул гәзитне фермага, яки башка эш урынына алып барып кычкырып укып күрсәтә. Мондый хәл беркемнең дә игътибарыннан читтә калмый. Һәм иң беренче ул хәбәрне якын кешеләремә ишеттерәләр. Шуңа күрә, гел яман хәбәр генә укыгач, якыннарым минем хакта бик начар уйлыйлардыр сыман тоелып куя.

    Гәзит-журналларга рәхмәт. Гел генә хурлап тормыйлар, мактаулы мәкаләләр дә еш чыга. Тик боларын, никтер, әнигә дә китереп тоттырмыйлар, гаиләгә дә шалтыратып котламыйлар. Боларын беркем дә диярлек күрми кала. Хәтта үзләре шул гәзиттә эшләгән кешеләр дә бу язманы укымаган булып чыга.

    Ә беләсезме, үзеңнең баймы-түгелме икәнеңне кайдан чамаларга мөмкин?

    Бай татар акча чутлаганда, башкалары күзен читкә ала. Күңелен күрсәтмәс өчен.

    Х х х

    Синең башка татар язучыларыннан көнләшкәнең бармы?

    Бер әңгәмә вакытында укуын яңа гына тәмамлап килгән яшь журналист шундый сорау бирде. Беркатлы, самими сорау. Мин ике сүз белән генә җавап бирдем, әмма ул җавапны гәзиттә бастырып чыгармадылар. Һәм дөрес эшләгәннәрдер дә. Чөнки җавап та беркатлы һәм самими иде: “Кемнән? Нәрсәсеннән?”

    Кызганыч, әлбәттә...

    Х х х

    Мине унбиш яшьлек чагымнан ук, менә егерме елга якын инде, “Бик талантлы егет, бик талантлы шагыйрь, язучы Һ.б., һ.б.” – дип киләләр. Элегрәк моңа ышана һәм бик сөенә торган идем. Талантлы булу бик зур мәртәбә булып тоела иде. Хәзер мыек астыннан елмаеп кына куям. Хәзер мин талантның нәрсә икәнен беләм инде.

    Талант ул – ноль.

    Башкортның бер легендасы бар. Шәгале Шакман җәясе турында. Бу җәя кулдан кулга күчеп, буыннан-буынга сакланса да аны тартып ук атырлык батыр табылмый. Һәм бер мәл ул җәяне бер үсмер тартып һавадагы бөркетне атып төшерә. Ул егетнең исеме Салават була. Юлай улы Салават.

    Талант дигән нәрсә дә миңа әнә шул Шагале Шакман җәясен хәтерләтә. Талант ул кешегә ходай тарафыннан бирелгән мөмкинлек, корал гына. Чамалап бирелгән талантны куллану авыр түгел, аны һәркем булдыра. Ләкин зур талант бары тик зур шәхес кулында гына ниндидер әһәмияткә ия була ала. Гомумән, иҗатчы өчен иң беренче чиратта шәхеснең зурлыгы мөһим, аннан соң гына – талант. Чөнки иң башта корал кешене күтәрми, ә кеше коралны күтәрә.

    Талантлы булу ул бәхетле булу дигән сүз түгел. Зур булу, көчле булу һәм кемгәдер кирәкле булу дигән сүз дә түгел. Ул бары тик талантлы булу дигән сүз генә.

    Без, иҗат кешеләре, кайчак тирә-ягыбызга борылып карыйбыз да үзебезнең ифрат аз булуыбызга аптырыйбыз. Чынлап та бармак белән генә санарлык икәнбез, ләбаса. Ә бит иҗат юлына аяк басканда шулкадәр күп идек! Шулкадәр күп идек һәм шулкадәр талантлылар бар иде бит! Бүген арабызда, никтер, нәкъ шул бездән дә талантлырак булганнар күренми. Кайда булып беттеләр соң?

    Һәм санап карыйбыз. Һәм шулар арасында үз талантларының авырлыгын күтәрә алмыйча юкка чыгучыларның күплегенә исебез китә. Кемдер борынын күккә чөеп йөргәндә абынып һәлак булган. Кемдер эчеп юкка чыккан. Кемдер талатын сөйрәп артыбыздан ияреп килә торгач, бик артта торып калган. (Мондыйларына инде:”Ташла талантыңны, кирәкми ул сиңа, башка берәр җиңел юлны сайла.”—дип әйтәсе килә. Тик әйтмибез. Бу сүзне бик күп еллар элек әйтәсе булган, ә хәзер соң инде. Кирегә юл юк. Ул гомерен шул рәвешле дансыз гына очлап куярга хөкем ителгән. Талант корбаны.)

    Үзебез дә, эреле-ваклы талантларыбызны кулда уйнатырлык көч тапкан иҗат бәндәләре, тормыш һәм иҗат кыйблабызны табалмыйча бәргәләнәбез, адашып йөрибез, әллә нинди көлкеле хәлләргә калып бетәбез. Һәм беләбез, бөеклек дигән финишка барыбыз да килеп җитмәячәк. Күпләребез хәтта якын да килмәячәк. Һәм максатына тәмам өметен әзгәннәр ул финишка беребез дә килеп җитмәсен өчен дә тырышкалап куя башлый. Ә иң мәрәкәсе шул – без ул финишның кайда икәнен белмибез бит. Бәлки, ул аяк астындадыр, ә бәлки, бөтенләй юктыр.

    Талант ул – ноль.

    Ноль үзе генә башка бернәрсә дә аңлатмый. Ул бары тик ноль генә.

    Әмма тагын бер нәрсә бар: миллион да нольдән ясала.

    Х х х

    Язучы булырга бик теләгән кеше иҗат серләренә төшенә ала, ул бөтен нәрсәгә дә өйрәнә ала. Барсы да вакыт эше генә. Әлбәттә, аңа ходай тәгалә талант биргән булса, бу өйрәнү өчен әлләни зур вакыт кирәкми, ун-унбиш ел да җитә. Талантың булмаса, бер гомер җитмәскә дә мөмкин.

    Ләкин мәсьәлә анда түгел. Мин шуны әйтергә телим: язу кәсебенә теләсә кем өйрәнә ала, ә чын язучы булыр өчен әйбәт язу гына җитми. Язучы зур шәхес тә булырга тиеш. Язучы иң беренче чиратта зур шәхес булырга тиеш. Шәхес юк икән, язучы юк. Язу – ул ШӘХЕСнең рухи байлыгын башкаларга тапшыру ысулы гына.

    Ләкин зур шәхес булу өчен дә күп нәрсә кирәкми. Зур шәхес булу өчен бер генә нәрсә кирәк. Русча белү... Нәрсә өченме? “Иди на х...!” – дип әйтер өчен.

    Бу, әлбәттә, беренче карашка сәер яңгырый. Сүгенү сүзе бит... Ләкин нәкъ үз урынында һәм нәкъ үз вакытында әйтелсә, шушы сүгенү сүзе иң илаһи догага әверелә. Һәм шушы дога сине һәртөрле ялгыш адымнардан, кабәхатьлекләрдән саклап кала.

    Ләкин аның нәкъ үз вакыты, нәкъ үз урыны кайда икәнен ничек белергә соң?

    Моңа инде өйрәнеп булмый. Моны белер өчен зур шәхес булырга кирәк.



    Источник: maratkabirov.com



    ← назад   ↑ наверх