Дилә Йосыпова
Дилә Йосыпова исеме укучы татар дөньясына күптәннән таныш. Аның шигырьләре, ялкынлы публицистик мәкаләләре Татарстан матбугаты битләрендә дә даими чыгып тора. Өлкәбез укучылары аның “Яңа Вакыт”тагы язмаларын зур кызыксыну белән көтеп ала. Рус һәм татар телләре буенча ике югары белемле педагог ул.
Дилә Тоцк районының Әмирхан урта мәктәбендә директор булып эшли. Мәгълүматымда төгәлсезлекләр дә булырга мөмкин. Космик тизлекләр, башка-уйга килмәслек үзгәрешләр чорында яшибез бит. Бер нәрсәгә ышанычым көчле – Дилә кыйбласын үзгәртүчеләрдән түгел. Аның төрле елларда язылган берничә шигырен тәкъдим итәм.
Мансур Сәгъдиев.
Чыганак: Lira.oren.ru
← назад ↑ наверх