• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Таҗетдин Ялчыгол

    Таҗетдин Ялчыгол

    (1768—1838)

    Татар мәдрәсәләрендә озак еллар балалар укыткан, китапларга аңлатмалар язган, шигъри парчалар калдырган, хәтта медицинага багышланган әсәрләр иҗат иткән, халык арасында табиблек (врачлык) белән шөгыльләнгән Таҗетдин Ялчыгол XVIII йөз азагы әдәбият тарихында билгеле урын били.
    Әдипнең тормыш юлы турында хәзергә без аз беләбез. Аның тәржемәи хәленә караган кайбер белешмәләр үзенең әсәрләрендә һәм улларының язмаларында китерелә. Кайда туганлыгы ачык билгеле түгел. Ялчыгол чыгышының конкрет җирлеген үзе дә яшерергә тырыша. «Тәварихы Болгария» әсәрендә ул әтисен «Әй (елгасы) буенда туып үскән дип күрсәтә, «Рисаләи Газизә»дә үзен «Көди халкының галиме» дип атый, ә кайсы авылдан икәнен әйтми. Әмма Таҗетдиннең бөтен билгеле тормышы, әдәби-агарту, уку-укыту эшчәнлеге татар халкы арасында үтә. Аның үзе язганнардан күз алдына баскан тәрҗемәи хәле болайрак.
    Ялчыгол (кайбер чыганакларда: Яхшыкол, Яхшыколый), кече яшьтәге улы Таҗетдинне алып, Каргалы аша хаҗ сәфәренә чыга. Юлы Әстерхан, Дагстан, Төркиянең Диярбәкер шәһәрләре аша үтә. Диярбәкердә калдырылган Таҗетдин, ундүрт 1 ел атасын көтә, шунда белем ала. Тәрбиячесе үлгәч, ул йстамбулга барып, 'хаҗдан кайтучы атасын каршылый. Һәм алар шунда ике ел торганның соңында Әстерхан, Мәскәү, Мәкәрҗә (Нижний Новгород), Казан шәһәрләрендә тукталып, Троицк ягына кайтырга чыгалар. Әмма 1785 ел рәҗәб аеның 24 нче көнендә, ягъни майның 24 ендә хәзерге Татарстанның Мамадыш районы Кече Сөн авылында атасы вафат була. Таҗетдин үзе дә шунда кала. һәм, читкә китмичә, Татарстанда гомер кичерә. Автор тәкъдим иткән бу биография каршылыклы. Аның читтә йөргән елларын хисапласаң, туганчы ук әтисе аны хаҗ сәфәренә алып киткән була. Диярбәкердә укуы белем үзенчәлегендә һәм әсәрләренең телендә аз гына да сизелми. Ә менә Дагстанда берничә ел булуы бик ихтимал. Тормышының азагында, 1827—1828 ел кышын, ул үзе кайчандыр булган Яксайда үткәрә. Моны шул кышта Яксайда аның үзе күчереп язган китабы күрсәтә.
    Таҗетдиннең бөтен зшчәштеге Татарстан җирлеге белән бәйләнгән. Ул башта Кече Сөндә, соңыннан Җирекле, Кызыл Чапчак, Мәлем авылларында балалар укыта, халык арасында табиблек итә һәм әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Хәтта аның үлеме дә табиблек итеп йөргән вакытына туры килә. Таҗетдин байтак гомерен үткәргән Мәлем авылы күршесе Игәнәбащ авылында 1975 елның җәендә табылган кулъязма җыентыкта Ялчыголның «Тәварихы Болгария»се дә бар. Китапның кырыена Таҗетдиннең тәрҗемәи хәленә караган белешмә дә теркәлгән. Анда мондый юллар бар: «1838 елда Сәратан йолдызының 24 нче көнендә... Мәзкүр Мәлем карьясендә тереклек идәче мелла Таҗетдин (бине) мелла Яхшыколый хәзрәтләре Зәй буенда маризларә (авыруларга) дәва идеп йөрдеке вакытында Зәй суы карбендә (якынында) Имәнле баш карьясендә вафат улып, анда дәфен улынмышдыр...».
    Шулай итеп, Т. Ялчыгол авыл җирендә халыкны төрле авырулардан дәвалау белән дә шөгыльләнгән кеше булып чыга. Бу аның биографиясенә яңа сәхифә булып өстәлә. Тәҗетдиннең тыйб белеменә багышланган «Фәваиде Баһавия» исемле китап язган булуы да аның табиблек итү мөмкинлегенә ышандыра.
    Таҗетдин Ялчыгол 1785 елдан, ягъни 17 яшеннән башлап, бөтен гомерен балалар укыту, халыкны агарту эшенә багышлый. Бу — авыр чор. Көчле крестьян сугышларыннан куркынган патша хөкүмәте татарлар арасында дини мәсьәләләргә бераз юл куйган кебек була. Әби патша Казанда мәчет салырга рөхсәт итә. Икенче яктан, 1788 елда хөкүмәт тарафыннан Идел-Урал буе мөселманнарының дини эшләренә җитәкчелек итү өчен Мәхкәмәи шәргыя — Диния назарәте (Духовное Собрание) дип аталган дини оешма төзелә. Бу чара — һәртөрле халык хәрәкәтенә каршы көрәштә патшаның мөселман руханилары белән бердәмлегенә юнәлдерелгән була. Татарның алдынгы вәкилләре, шундый «юл куюлар»дан файдаланып, зур кыенлыклар аша, уку-укыту эшләрен җайга салу өчен көрәш алып баралар. Бу киң катлау халыкның омтылышына туры килә. Татар халкында балаларны укытуга теләк элек-электән көчле була.
    XVIII йөзнең алтмышынчы еллар азагында Россиянең күп өлкәләре буйлап сәяхәт иткән галим Н. П. Рычков татар авылларында балаларга белем бирүгә омтылышның көчле булуына игътибар итә. Ул болай яза: «Казан һәм Оренбург губерналарындагы юлны күбесенчә татар авыллары аша узганда, мин аларның балаларны ничек тәрбияләвен нык игътибар белән күзәттем. Аларның үз балаларына тәрбия биргәндә үти торган гадәт-йолалары чын мәгънәсендә мактауга лаек: чөнки алар үз балаларын сабый чактан ук үзләренең кануннарын һәм кеше башкарырга тиешле барлык вазифаларны танып-белү рухында тәрбияләргә тырышалар; моның өчен исә һәр татар авылында диярлек гыйбадәтханә һәм балалар өчен мәктәп бар, Аларны шунда яшәүче мулла укыта... Кыз балалар да мондый тәрбиядән читтә калмый».
    XVIII гасыр азагында «төшеп калганнар» («отпавшие») дип аталган, рәсми кәгазьләрдә христиан динендә саналып та үз диннәрендә калган татар авылларында да яшерен рәвештә балаларны укыту оештырыла башлый.
    Таҗетдин Ялчыгол әнә шундый уку-укытуны оештыручы һәм башкаручыларның берсе була. Бу эшкә читтә каңгырып йөргән Утыз Имәни кебек галим укымышлылар җәлеп ителә. Шундыйларның гаиләләрен материаль тәэмин итәр өчен аларга башкорт ягыннан җир бүлеп бирүне оештырырга кирәк була. Һәр нәрсәгә тыкшынучылар күзеннән котылыр өчен, җир алган кешеләрнең башкорт җәмәгатьләре белән бәйләнеше турында риваятьләр эшкә җигелгән. Мәсәлән, Утыз Имәни Урта Азиядән кайтканда бер башкорт старшинасына кунарга кергән. Бу старшинаның Габдрәхим исемле буй җиткән улы үлгән икән, ул; шуңа бик кайгырган. Утыз Имәнине күреп, ул үз улы кайткандай хис итә һәм аны (45 яшендәге 6 балалы ирне) үзенә угыл иткән дә, улы өлешенә тиешле җирне аңа биргән була. Дөрестән дә, Стәрлетамак якларында аңа җир бүлеп бирелгән булган. Аның кайбер балалары шул җиргә күчеп яшәгән.
    Таҗетдиннең «Әй буеннан», «көди башкорты» булуы шундый легенда-риваятьләрнең безгә билгеле булган тагын бер версиясе. Әтисе үлгәннән соң ул «Әй буеннан» әнисен, туганнарын,, ыругдашларын эзләп табып, алар белән йөрешеп, аралашып яшәүне исенә дә китерми. Җир дә аңа «Әй буеннан» түгел,, Тымытык тирәсеннән генә бирелгән була. Нәсәбеннән бүген дә исән өлкән буын кешеләре әле XX йөз башларында да ата-бабаларының шул якларга китеп, атналап җир игеп, урак урып' йөргәннәрен сөйлиләр.
    Шулай итеп, язучы үзенең Кама буйларына кайчан, ни рәвешле, ни сәбәптән һәм кайдан килеп чыкканы турында оста дипломатия теле белән белешмә бирә. Ул төбе-тамыры, үткәне билгесез кеше түгел, Янәсе, Әй буеннан хаҗга китеп озак еллар читтә йөргәннәр дә, туган якларына кайтканда, Сөн тавы башында әтисе үлә. Ул, шул якларда балалар укытып, каберемә килеп дога укып тор, дип васыять әйтә дә, Таҗетдин бу якларда яшәргә кала. Шул чор татар укучысы өчен җитәрлек дәлилле аңлату. Әсәрнең гади укучыга гына адресланмаганын «Әй буе», «Диярбәкер» кебек географик конкретлаштырулардан да күрәбез. Болары инде укымышлы һәм югары катлауларга адресланган: беренче нәүбәттә, әдип шәхесенә карата аларда шик тумаска тиеш. Автор бу төбәк белән очраклы рәвештә генә бәйләнешкә керү ихтималы булган, әмма Пугач-Салават яулары вакытында исеме татарлар арасында киң, таралган «Әй буен» телгә ала. Үзенең этник сурәте «башкорт»ка охшамаганлыгын искә алып, ул әтисеннән калган «Болгар ханнары нәсәбе» шәҗәрәсен Болгар чорыннан ук Әй буйларына кертеп тасвирлый.
    Сизелә ки, әдип үз биографиясендәге халык мәнфәгате белән бәйләнгән кайбер якларын яшерергә тырыша, кайберләренә исә читләтеп, уратып аңлатма бирү зарурлыгын сизә. Чөнки бу юнәлештә халык өчен тырышучылар өстеннән әләкләп, баш орып торганнар, аларны эзәрлекләгәннәр.
    Т. Ялчыголның мөселман хокукы — фикъһы китапларына, Аллаяр кебек суфи шагыйрьнең әсәренә шәрехләр язуы да очраклы түгел. Утыз Имәни кебек үк, ул да эзәрлекләнүче генә «булмаган, каршы юнәлештәге укымышлылар белән әдәби-публи-;цистик бәхәс алып барган. Шәрехләрендә ул үзенең фикерләрен, үз заманы тәртипләренә мөнәсәбәтен белдерергә тырышкан. Югарыда искә алынган кулъязма «Җыентык» (21 б.) кырыена язылган биографик белешмәдә улы Т. Ялчыгол тарафыннан шәрехләнгән һәм язылган китапларны теркәп күрсәткән: «...Минзәлә нахиясендә (төбәгендә) Җирекле карйәсендә йите йыл дәрес әйтмештер. «Хадинәтел-баб» китабыны шәрех итмеш. Кызыл Чапчак карйәсендә йикерме биш йыл дәрес кылмыш. «Сөбател-гаҗизин» китабыны анда шәрех итмеш, исмене '«Рисаләи Газизә» дирләр; «Кафиә» китабыны анда шәрех итмеш, исмене «Гафия» дирләр. Йәнә «Рисаләи Ихйаи вәладә»не анда шәрех итмеш, исмене «Тәнбиһел-гафилин» дирләр. Йәнә «Шәрхе Кодури»гә хашиә итмеш, исмене «Мөфатихел-Кодури» дирләр. Йәнә «Хикмәте һидайә»гә хашиә анда итмеш, исмене «Мөфатихе Һидая» дирләр. Йәнә «Тәлхиожә хашиә анда итмеш, исмене «Фуаидеш-Шәрәфиә» дирләр. Йәнә «Тәгълимет-тарикъ»ка һәм «Китабе Бөһтәрин»гә мәзкүр карйәдә шәрех «тмеш, исемләрене «Фуаиде Җәлалиә» дирләр. Гыйльме тыйб китабы тәсныйф кылмыш, исмене «Фуаид Бәһавиә» дирләр...»
    Бу саналган китаплар рәтеннән Т. Ялчыгол тарафыннан ГОныс Орувиның балалар өчен язган шигъри әсәренә аңлатмасы да бар. Авторның яңа табылган, поэтика мәсьәләләренә караган гарәпчә бер әсәрендә татарлар арасында кулланышта булган кыллы музыка коралының дүрт рәсемен сызып, аңлатмалар язып калдыруы да җитди игътибарга лаек хезмәтләреннән.
    Китерелгән өзектә авторның иҗат мирасы шактый тулы билгеләнә. Саналган 15 ләп әсәрнең һәммәсе фикъһы, педагогика, тәрбия, әдәбият, медицина кебек фән, этика өлкәсенә карый.
    Т. Ялчыгол исеме педагогика яки медиңина буенча хезмәтләре белән түгел, башлыча, язучы буларак, «Рисаләи Газизә» «Шәрхе «Сөбател-гаҗизие», 1796 (97) дигән китабы белән татарихына кереп калган. Бу китап шул чорның әдәбият һәм? йжтимагый фикере белән тыгыз бәйләнгән.
    «Рисаләи Газизә» — Урта Азиядә яшәгән төрки шагыйры Суфи Аллаярның (1630 еллар—1721 яки 1723) «Сөбател-гаҗизин» («Көчсезләрнең ныклыгы») исемле шигъри әсәренә язылган шәрехтән гыйбарәт. Анда Т. Ялчыголның оригиналь шигырьләре дә бар.
    Аллаяр — суфи шагыйрьләрдән. Т. Ялчыгол менә шундый автор әсәренең шигъри юлларына аңлатмалар язган. Шунлыктан Ш. Мәрҗани, Р. Фәхретдинов, Г. Рәхим, Г. Гобәйдуллинл һәм башкорт әдәбиятчысы Ә. Харисов «Едсаләи Газизә»не суфичылык карашларында торып һәм шул карашларны таратырга омтылган әсәр дип бәяләделәр, ләкин халыкның әдәби-эстетик һәм иҗтимагый фикер тарихын өйрәнгәндә аның телгә алынырга тиешлеген дә әйттеләр.
    «Рисаләи Газизә» — язылган вакытыннан (1796 ел) алып, кулъязма һәм басма килеш киң таралган, бигрәк тә мәдрәсәләрдә күп укылган әсәрләрдән. Ул 1847 елда Петербургта, 1850 елда Казанда басылып чыга, шуннан соң ел саен диярлек (ә кайбер елларда икешәр мәртәбә) басыла. Әсәр мавыктыргыч сюжетлы, анда кызыклы риваятьләр, төрле-төрле хикәятләр һәм язучының күп кенә үз шигъри парчалары да китерелә.
    Әсәр язылу сәбәбен аңлатудан башланып китә. Танышларыннан бер төркем Таҗетдиннән «Сөбател-гаҗизин»нең аерым сүзләренә шәрех язуны сорыйлар, ул риза булмый. «Мәгәр үземнең күзем нуры, бәгърем парәсе, бер кыз балам илтимас әйләде». Таҗетдин кызының үтенеп соравына риза булып, аның исеменә бәйләнештә китабын «Рисаләи Газизә» дип атый.
    Таҗетдин Ялчыгол аңлатмасы — бу әсәрне һәркем укый алсын дигән максат. Ягъни әсәр укымышлы, киң катлау укучыга адресланган. Икенчедән, әсәр гади кыз балага атап язылган; соңыннан да ул мәдрәсәләрдә башлангыч сыйныфларда дәреслек итеп файдаланылган, балалар әдәбияты үрнәге дә итеп каралган.
    Авторның үз кыз баласына «бәгърем парәсе», «күз нурым» дип эндәшүләре дә урта гасыр әдәбияты яки суфичылык өчен хас түгел. Яңалык балага мөнәсәбәттә генә дә түгел, шул мөнәсәбәтне тәгъбир итүче сүз һәм гыйбарәләрдә дә бар: моны шул чордагы рус әдәбиятында мәйдан тоткан сентиментализмның татар әдәбиятында берникадәр чагылышы дияргә мөмкин.
    «Рисаләи Газизә»гә карап татар халкы укымышлыларыныщ Диния назарәтенә мөнәсәбәтен дә билгеле күләмдә күз алдына китерергә була. Патша хөкүмәте бу дини оешмадан үз максаты өчен файдалануны күздә тота һәм мөселман дин әһелләрең таянычы итеп күрә. Таҗетдин Ялчыгол укымышлыларның XVIII йөз азагында әлегә хәрәкәтсез торуын битарафлык, хәтта шул карарга риза булып яшәү дип кабул итә. Муллалар патша ягына чыккач, халык рухи юлбашчысыз кала дип борчыла. Халыкның «юлдан язу» ихтималына каршы, авыр минутларында «юл күрсәткеч» булсын дип әсәрендә гакаидкә (дингә ышану нигезләрен аңлатуга) шактый киң туктала. Менә шунда Т. Ялчыголның «Сөбател-гаҗизин»гә мөрәҗәгать итүенең сәбәбе до аңлашыла. Ул суфичылык карашларыннан файдаланып, үз фикерләрен әйтергә һәм шул заман җәмгыятенә мөнәсәбәтен белдерергә тырышкан. Икенче яктан, муллаларның, ишаннарлы ң бозыклыкларын фаш итүгә дә киң урын бирә. «Тамигь улдыр: үзенә хәлайыклар арасында галим вә суфи күргәзеп, ... хәлайык бәңа нәзер вә ниазларыны бирсеннәр дип тәмегъ әйләр. Бу ... хәрамдыр... Күбрәге мал өчен мөрид (җыя), байлар ишегендә ишек саклагучы этләр кеби торырлар... үзләренең йөз суыны сатып тамакларын туйдырырлар» (201, 207 б.). «...Пәйгамбәр кәсеп әйләде... Сезчәләйён, кул күтәрүне көтеп тормады» (105 б.). «...Халык арасында яхшы вәгазь, чалма... башында, бары да — тәкәбберлек, исем чыкармак өчен, хәлайыклар мине суфи, тәкъва, салих дип белсен дип...» (148 б.) һ.б.
    Т. Ялчыгол руханиларның, гомумән халык өстеннән җитәкчелекне дәгъва иткән һәркемнең үз кул көче белән көн күрергә тиешлеген әйтә: аныңча, кеше көче хисабына яшәүче булырга тиеш түгел. «Безнең бу заманымызда ишаннар шәйех дәгъвасе кылырлар. Күбрәке айларның мал алмак вә хатынлар алмак һәвәсендәдер, кәсеп әйләмәеп, халыкның кулына карап, тәмегъ әйләмәк бабындадыр» (61 б.).
    Әдип байлыкка, зиннәткә һәм матур киенүгә гомумән каршы түгел. Аныңча, боларзшң бары да тик үз кул көчең белән табылган булырга тиеш. Мондый фикерләр дини формага төрелсә дә, язучының әйтергә теләгәнен аңлау җиңел. Хәләл көч белән барлыкка китерелгәш материаль байлыкны һәм матурлык дөньясын автор инкяр итми; икенче яктан ул суфичылык карашларыннан да арына алмый. Әдип карашымдагы мондый каршылыкларны шул заман татар җәмгыятендәге социаль һәм идеологик каршылыклар чагылышы дип аңларга кирәк. Безнең өчен әдипнең җәмгыятьтә кешеләр үз кул көче белән яшәргә тиеш дигән нәтиҗәсе кыйммәт.
    Патша хезмәтенә күчкән муллалар наданлыгы, китап башындагы «Шәех Хәбибулла» дигән хикәядә сәнгатьчә киная юлы белән яктыртыла. «Газизә китабы»нда шәех Хәбибулла һәм Суфи Аллаяр турындагы ике хикәя авторның шул чор татар әдәбиятына керткән өлеше булып тора. Автор урта гасыр биятының агиографик хикәят («Җитийская литература» — изгеләр тормышы турындагы фантастик хикәят) жанрына мә-йәжәгать итә. Бу төрдәге хикәятләрдә гадәттән тыш хәлләр-кәрамәтләр турында сүз барырга тиеш. Укучы да, автор да бу гадәттән тыш хәлләргә илаһи бер ышану белән чын күңелдән ышанырга тиешләр. Таҗетдин Ялчыгол бу жанрны тотрыклы хәлдә саклаучы шул төп принципларның икесен дә җимерә. Традицион изгеләр кәрамәтен ул фольклор юморы белән алыштыра. Агиографик хикәят жанрын ул бөтенләй башка максатка хезмәт иттерә,— аны үз заманының сәнгатьле публицистикасы, политик памфлеты формалашу юлындагы бер күренешкә әйләндерә. «Тарихе һиҗрәтнең мең дә йөзенче (1688.— М. Г.) елында Бохара халкы бозыклык юлына китә», ди автор. Бактың исә, ул бозыклык киң катлау массаның түгел, затлы олы кешеләрнең әшәкелек юлына басуы икән.
    Әгәр патша хөкүмәте белән муллаларның халыкка каршы бердәмлеге барлыкка килсә, нинди социаль катлаулар аларга каршылык күрсәтә алыр? — дип уйлана Ялчыгол. Шуның өчен дә ул игътибарын кабат-кабат җәмгыятьнең түбән катлауларына юнәлтә. Бохарадагы бозыклыкка каршы чыккан Хәбибулла «базарда кавын-карбыз сатып көн күрүче» кеше икән. Ул бу бозыклыкка каршы көрәшерлек «гыйлем» сорап аллага ялвара һәм төшендә Хуҗа Баһаветдин Нәкышбәндине күрә. Хуҗа Баһаветдин аңа Сәмәркандка барып, «галимнәрдән» түгел, көтүче Әндәрҗан дигән шәехтән белем алырга киңәш итә. Хәбибулла Бохарага әйләнеп кайткач, аңа ияргән (мөрид булган) кешеләр дә укымышлылар түгел, «базаргянлар» — вак сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр. Китапның башка урыннарында да автор тернәкләнеп килә торган яңа социаль көч — буржуазияне аклау юнәлешендә фикер әйткәли: «Зирагать, тиҗарәттән файда өмид әйләмәк тәмегъ дәгелдер...» (201).
    Шәех Хәбибулла турындагы хикәяттә үк инде автор муллаларның сәдака алмаска тиешлеген күрсәтеп уза. Хәбибулла Сәмәркандта «бер кач еллар» кала. Беркөнне шәех Әндерҗан шәкертләренә: «Кайсыгыз Бохарага барып бу бозыклыкларга каршы чыга?» — дип мөрәҗәгать итә. Җавап бирүче булмагач, шәех бу эшне 20 яшьлек Хәбибуллага йөкли. Хәбибулла: «Бу юлга чыгар өчен дүрт нәрсә кирәк: хәл, каль, сал, мал. Ә боларның берсе дә миндә юк»,— ди. «Мал халаектан тәмегъ әйләмәү» өчен кирәк икән; ягъни рухани җитәкчеләр сәдака алмаска, сәдакага яшәмәскә тиеш. XVIII йөз ахырында һәм XIX йөз башында бу мотив Утыз Имәни шигырьләрендә, «Рисаләи Мөхәммәд әфәнде» кебек публицистик: хезмәтләрдә дә кабатлана.
    Шәех Хәбибулланың Бохарадагы «бозыклыкларга» каршы көрәше «Бохара муллалары белән» конфликтта яшәүгә, аларга караганда үзе күп галим икәнен күрсәтүгә һәм әмир алдында, әмир хезмәтендә булган муллаларның наданлыкларын фащ итүгә кайтып кала. Шул рәвешчә, протестчы укымышлылар (абзагайлар) Диния нәзарәтенә буйсынган, ягъни патша хезмәтенә үткән муллаларны «фаш итәләр». Бу — патша белән лояль яшәүгә каршы чыгуның татар тормышында тирән эчке социаль сәбәпләре бар. Билгеле булганча, татар крестьяннары аерым помещик крепостное булмастай, «дәүләт крестьяны» саналганнар һәм феодаллар дәүләте тарафыннан эксплуатацияләнгәннәр. Шуңа күрә аларның сыйнфый ачуы помещикларга түгел, феодаль дәүләткә, аның башлыгы — патшага каршы каратылган була. Муллаларның патша белән союзы, шуңа күрә, халыкның сыйнфый дошманын яклау, куәтләү булып та аңлашылган һәм укымышлыларның (абзагайларның) бу килешүгә каршы чыгуларында милли азатлык идеяләре белән бергә һәм; аңардан да көчлерәк булып халыкның социаль хәрәкәт мотивлары да чагыла. Дөрес, бу карашларны дини төсмерләр белән күзаллау да үзен нык сиздергән. Әмма ул дини бизәкләр бүгенге тикшеренүчеләргә мәсьәләнең асылын күләгәләп калдырырга тиеш түгел. Бу каршылыклы карашлар нигезендә дини мотивлар ятмавын шуңа карап та билгеләргә мөмкин. Рәсми ислам дине үзе дә гади халыкта, хезмәт кешеләрендә әллә ни зур теләктәшлек уятмаган, нәкъ шул вакытта татарлар арасында суфичылык хәрәкәте көчәя дә. Суфичылык исә феодализмга каршы оппозициянең дини сектантлык төсен алган бер күренеше генә.
    Китап башында китерелгән икенче хикәяттә муллаларга ничек эш итәргә тиешлеге күрсәтелә. Бу хикәят тә агиография (әүлия тормышы) планында язылган. Биредә дә агиографик хикәят жанрын җимерү тенденциясе үзен нык сиздерә. Аллаяр элек Бохара әмиренең күренекле чиновникларыннан берсе икән. Ул базарда әйбер саткан-алган өчен сатучы-алучылардан салым (баҗ) җыя. Бу эштә ул зур елгырлык күрсәтә. Мәсәлән, баҗханә мөһере басылмаган әйбер сатып алган өчен ул гаепсез бер бичараның (шәех Хәбибулла мөриденең) битен камчы белән сугып яра. Бу хикәяттә «кәрамәт күрсәтү» кебек шәех догасы мотивы чагыла. Биредә дә ул халыкның карашына якын көнкүреш сабагы рәвешендә генә бирелә. Шаккатырлык бернәрсә дә юк. Шәех Хәбибулла: «Бу явызлыгы өчен, үзе дә безнең рәвешчә яшәүче кеше булсын»,— дип дога кыла. Аллаяр тәүбәгә килә, дәрәҗәле, төшемле мәнсәбеннән ваз кичә, үз рурлыгын аяк астына таптар өчен, шәех кушуы буенча, Бо-харада йорт саен кереп, хәер сорашып йөри, шәехка базардан һичбер әсбабсыз сыерның дүрт аягын, башын, карпын, эчәкләрен күтәреп алып кайтып бирә. Бусы әкияттәге батырны сынау мотивын хәтерләтә.
    «Рисаләи Газизә»дә, «Сөбател-гаҗизин»нең теге яки бу ишарәсе уңае белән Т. Ялчыгол китергән башка хикәятләр дә бар: Хуҗа Баһаветдиннең һаваланучы шәкерте, Ягкуб Чәрхи һәм Лави һинди, Сәгыйд һәм Сөгыд турындагы һ. б. хикәятләр. Хикәят формасына кермәгән «публицистик» өлешләрдә шул ук патшага һәм мөфтигә мөнәсәбәт мотивларын табабыз. Дөрес, бу мәсьәләләрдә дә автор гадәтенчә ачыктан-ачык сүз йөртми, читләтеп сөйли. Патшага «тел тидергәндә» дә Т. Ялчыгол киная белән генә эш итә. Ул патша булганы өчен генә Сөләйман пәйгамбәрне башка пәйгамбәрләр белән чагыштырганда кимчелекле итеп күрсәтә. Пәйгамбәрләргә кабердә, мәхшәрдә сөаль юк, Сөләйман пәйгамбәргә мәхшәрдә сөаль бар (107 б.). һәр кешенең үзле үзенә мизаны булыр. Мизан мәгәр Сөләйман пәйгамбәр патша булганы өчен... (119 б.).
    Җәмгыятьтә әхлак бозылу өчен җаваплылыкны да «Сөбател-саҗизин» шигыре белән автор патшаларга йөкли:

    Әгәр солтан үзе кылса йаманлык,
    Качан булгай рәгыйәттә әманлык?

    «Газизә китабы»нда әле мөфти патша хезмәтенә үткән башка муллалардан аерып каралмый диярлек (ә андый мулла, ишаннарны фаш итүгә китапта иң күп урын бирелә). Бу адымны ул хыянәт дип атый: «... әмма хыйанәт әһлене сәүсәң, хыйанәт әһеленнән булырсың...» (398 б.). «Берәгү галим улыб, изге йулга бәндәләрне бойырмаса, йавыз эшләрдән адәмиләрне мәныг әйләмәсә, мончалайын галимне хыйанәт әһле дәйү 0елгел. Моннан олуг хыйанәт йуктыр...» (402 б.) һ. б. Бу фикерләрнең бирелүендә абстрактлык әле шактый көчле. Китапның кулъязма вариантларында һәм беренче (1847) басмасында Т. Ялчыголның үзе иҗат иткән байтак шигъри юллар бар. Шундый шигырьләрнең берсендә галимнәр, ягъни дин голәмасы шәригать законнарын үзгәртә, аңа яңалык кертә алырлык булырга тиеш дип сөйли.
    Т. Ялчыгол иҗатында бөреләнгән бу мотив та татар әдәбияты өчен популяр һәм нәтиҗәле күренешкә әйләнә. Утыз Имәни аны үз әсәрләрендә («Гаварифез-заман» һ. б.) указлы муллаларга каршы актив файдалана. Г. Курсави иҗатында исә нәкъ шул мотив, гомумән, урта гасырчылыкны, схоластиканы инкяр итүдә, хөр фикерлелек, акылга ирек даулауда төп таяныч итеп файдаланыла.
    «Рисаләи Газизә» дини-дидактик, көнкүреш, әхлак китабы итеп эшләнгән. Бу әхлак кагыйдәләрен дәлилләүдә автор халыкның авыз иҗатына, төрле ышану-ырымнарына, көнкүреш тәҗрибәсенә нык таяна. Биредә төрле легендалар һәм дини-мифсь логик карашларны, «Сакын, санма, йимәс суфи сугани, кабыгын дәхи куймаз, булса, аны», «эт симерсә, ийәсене тешләр» кебек халык мәкальләрен байтак очратырга була. Аларны автор оста итеп бер тукымага чигеп бирә. Менә, мәсәлән, ул: «Иамаи юлдашның зарары тугыз йәштәге йылан зарары кебидер», дигән фикерне әйтә дә, шуңа бәйләп: «Иылан чакканнан әче әйрәнне тозлап эчерәләр» дигән ярым ышану, ярым практик халык медицинасы киңәшен бирә. «Иыланнан, алдап, ак агачны чактырып, соң курыкмыйча тотарга мөмкин», дип тәҗрибә уртаклаша. Әсәрдә татар әдәбиятында сирәк очрый торган суфичылык пантеизмы, «мин әл-хак» («мин — Алла») идеясенең үзенчәлекле чагылышы белән очрашабыз: «Ул аллаһ тәгалә — гыйшкында вә таләбендә улдыкы кемсәнәсенең бәгъренең парәсе вә йөрәкенең итедер... Аллаһ тәгалә әһеленнән гайре дәгелдер» (211 б.). Мондый детальләр авторны татар иҗтимагый фикер тарихында игътибарга лаек итеп таныталар.
    һәм, ниһаять, «Газизә китабы»ның төрки шигырь культурасын пропагандалавын да истән чыгарырга ярамый. Бу китап эчендә аерым строфаларга — бәетләргә бүлгәләп икенче бер әсәр — «Сөбател-гаҗизин»нең шигъри тексты да тулысыңча китерелә. Автор аның һәр бәетендәге авыр аңлаешлы дип саналган 2—3 сүзгә аңлатма бирә. Китапны кызыклы филологик хезмәткә әйләндерә. Афористик шигъри юллар аны киң катлау укучыга якынлаштыра, укучыларда сәламәт поэтик зәвекъ тәрбияләүгә өлеш кертә.
    Кыскасы, Т. Ялчыгол иҗаты татар әдәбияты тарихында мөһим урын били, һәм аңарда шул чор татар җәмгыятенең мәдәни-әхлакый һәм сәяси-рухани ихтыяҗларына җавап эзләү, шул чорга хас тарихи чикләнгәнлек һәм каршылыклар чагылыш тапкан.

    М.В.Гайнетдинов.

    © CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгшарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 1нче том.


    Чыганак: © Adiplar.Narod.Ru

    Тазетдин Ялчыгол





    ← назад   ↑ наверх