Садри Җәләл
Садри Җәләл иҗаты
Садри Җәләл — катлаулы тормыш һәм иҗат юлы үткән, нахакка гаепләнеп, иректән мәхрүм ителгән, сөргенгә дучар булган язучы.
Аның иҗади эшчәнлеге Казанда Учительская школада укыган вакытта башлана. 1914 елны «Аң» журналында басылган «Дим буенда» повестенда, Казан ханлыгы тар-мар ителгәннән соң, дворянлык өстенлекләрен саклап калу өчен рус патшасына хезмәт итүче татар мирзалары тормышы, дөресрәге, соңгы вәкилләренең иҗтимагый катлау буларак сүнү чоры җанлы картиналарда сурәтләнә. Әдәби тәнкыйтьтә бәхәсләр кузгатса да, әсәр. киң җәмәгатьчелек тарафыннан җылы кабул ителә, соңрак, сәхнәләштерелеп, Татар дәүләт драма театрында уйнала (1925—1926), бу повесть мотивлары буенча композитор X. Вәлиуллин, драматург X. Вахит язган опера М. Җәлил исемендәге театрда уйнала (1965—1966).
Гражданнар сугышы вакытында һәм егерменче елларда С. Җәләл давыллы вакыйгаларда актив мөнәсәбәттә булган хикәя жанрына күчә, лирик нәсерләр яза, җете кызыл бушбугазлардан, милләт пәрвәр булып йөрүче коры куыклардан ачы көлеп сатирик парчалар, үткен памфлетлар бастырып чыгара. С. Җәләл иҗатында тормышны танып белергә ярдәм итә торган, Туган илгә мәхеббәт хисе тәрбияләүче, якты, гуманистик идеяләр белән сугарылган әсәрләр зур урын алып тора.
Әдәби әсәрләр иҗат итү белән беррәттән С. Җәләл төрле елларда «Чаян», «Безнең юл» (хәзерге «Казан утлары») журналларында җаваплы секретарь булып эшли, Сәнгать техникумында, Татрабфакта туган тел һәм әдәбият укыта, яшь язучыларны тәрбияләп үстерүгә күп тырышлык куя. Әмма хаксызга эзәрлекләнү һәм сөргенгә дучар булу аркасында ул иҗат планнарының күп өлешен тормышка ашыру мөмкинлегеннән мәхрүм ителә.
1991 елда Татарстан китап нәшриятында язучының «Дим буенда» исемле җыентыгы басылып чыккан иде. Түбәндә әлеге җыентыкка кермәгән берничә хикәя тәкъдим ителә.
Сафа Сабиров.

← назад ↑ наверх