• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Латыйф Җәләй

    Латыйф Җәләй

    ЛАТЫЙФ ҖӘЛӘЙ

    (1894—1966)

    Тәнкыйтьче һәм күренекле тел галиме Латыйф Җәләй (Латыйф Җәләлетдин улы Җәләлетдинев) 1894 елның 17 ноябрендә элекке Самара губернасы Мәләкәс өязе (хәзер Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы) Иске Кызылсу (русча исеме — Татарское Урайкино) авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Тормыш итү авыр булганлыктан, тугыз яшеннән үк Латыйфка җәй айларында төрле җирләрдә ялланып эшләргә туры килә, ә кышларын ул авылдагы мәхәллә мәктәбендә укый, 1906 елда Мәләкәскә китә һәм, үз көнен үзе күреп, андагы мәдрәсәдә укый башлый. 1912 елда мәдрәсәне тәмамлаганнан соң, Самара губернасындагы Иске Җүрәй дигән авылда ике ел мөгаллим була, аннары, Урта Азия якларына «бәхет эзләргә» чыгып китеп, Ташкент шәһәрендә грузчик, ипи пешерүче һәм башка яллы эшләрдә була. 1915 елда армиягә алынып фронтка озатыла. Февраль революциясен ул Румыния җирендә каршылый һәм Октябрь көннәре алдыннан туган авылына кайта.

    Бөек Октябрь революциясеннән соң Л. Җәләйгә белемен күтәрү һәм яраткан укытучылык хезмәтен дәвам иттерү өчен киң мөмкинлекләр ачыла. Туган авылындагы мәктәптә өч ел эшләгәч, 1921 елда аны Самара шәһәрендәге педагогия техникумына татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп күчерәләр. 1924—1925 елларда ул шул ук Самарада ятим балалар йортында мөдир булып эшли. 1925—1928 елларда башта Бозаулык өязе, аннары Сама¬ра шәһәре мәгариф бүлегендә инспектор хезмәтен башкара. 1928 елдан алып .1932 елга кадәр Кузнецк, Мәләкәс һәм Самара шәһәрләрендәге партия мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Шушы чорда Л. Җәләйнең -әдәби һәм гыйльми иҗат эшчәнлеге башлана. 1929 елны Самарада аның I баскыч мәктәпләрдә атеистик тәрбия мәсьәләләренә багышланган беренче методик кулланма китабы басылып чыга, аннары зурлар мәктәпләре өчен «Туган тел» (1930), «Уку китабы» (1933) кебек дәреслекләре дөнья күрә.

    1932 елда Л. Җәләй Самара авыл хуҗалыгы институты (Сельхозкомвуз) каршындагы аспирантурага укырга керә, 1933 елда анда татар теле буенча аспирантура ябылгач, Казанга күчеп, укуын Казан педагогия институты аспирантурасында дәвам иттерә. 1935 елда аспирантураны тәмамлаганнан соң, 1939 елга кадәр шул ук институтның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә тел тарихы, тарихи грамматика һәм татар диалектологиясе фәннәрең укыта.

    1939 елда Татарстан Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты ачылгач, Л. Җәләйне анда тел секторы мөдире итеп билгелиләр. Монда эшләгәндә ул татар әдәби теле тарихы һәм тарихи грамматикасы буенча күпкырлы гыйльми тикшеренүләр алып бара һәм 1942 елда «Татар теле тарихына карата кайбер материаллар» дигән хезмәте нигезендә кандидатлык диссертациясе яклый.

    1944 елда Л. Җәләй яңадан Казан педагогия институтына кайтып укыта башлый һәм шул ук елны, Казан дәүләт университетында татар филологиясе бүлеге ачылгач, анда да кайбер курслар буенча лекцияләр алып бара. 1946 елда Татарстан Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы составына кергәч, Л. Җәләй бу филиалга күчә һәм пенсиялә чыкканчы (11962 елның апреленә кадәр) башта өлкән фәнни хезмәткәр, 1956 елдан башлап тел секторы мөдире булып эшли.

    Л. Җәләйнең бу еллардагы фәнни эшчәнлеге татар телен төрле аспект¬ларда тирәнтен өйрәнү юнәлешендә бара. «Татар теленең тарихи фонетикасы буенча материаллар», «Татар теленең тарихи морфологиясе», «Татар диалектологиясе», «Татар теленең урта диалекты», «Татар теленең орфоэпик нигезләре» кебек монографик хезмәтләре белән ул татар тел белеменең берничә тармагына ( Әдәби тел тарифы, тарихи грамматикa, диалектология) нигез салучы киң колачлы галим булып таныла. «Татар теленең урта диалекты» исемле фундаменталь хезмәте өчен аңа 1954 елда филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә бирелә. Шуннан соң озак та үтми ул профессор исемен ала.

    Л. Җәләй, күренекле тел галиме булудан тыш, матур әдәбиятта әдәби осталык мәсьәләләрен күтәреп чыккан принципиаль карашлы, нечкә зәвыклы тәнкыйтьче дә. Аның бу өлкәгә караган алтмыштан артык мәкаләсе һәм рецензиясе арасында «Киң җәймәдәге таплар» (1934), «Тукай телендә фи¬гыльләр» (1938), «Татар художество әдәбияты телен баетуда Ш. Камалның роле» (1940), «Совет чоры татар матур әдәбияты теленә бер күзәтү» (1951) «Тукай поэзиясенең кайбер синтаксик үзенчәлекләре» (1954), «Язучылар телен өйрәнү принциплары» (1960), «Әдәби тел һәм матур әдәбият теле» (1964) кебек матур әдәбиятның тел-стиль үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышланган теоретик характердагы мәкаләләрне дә һәм К. Нәҗми, М. Әмир, Н. Исәнбәт, А. Шамов, М. Максуд, Г. Бәширов, С. Хәким, Ш. Мөдәррис һәм башка язучыларның иҗатын яисә аерым әсәрләрен анализлаган «саф» әдәби тәнкыйть мәкаләләрен дә очратырга мөмкин. Ул шулай ук татар әдәбияты тарихы белән дә даими кызыксына, шул турыда мәкаләләр язып чыга.

    Л. Җәләй озак еллар буе уку йортларында, фәнни учреждениеләрдә эшләү дәверендә йөзләрчә яшь кадрларны тәрбияләп үстерә. Аның турыдан-туры җитәкчелеге астында гына да ике дистәгә якын яшь белгеч кандидатлык диссертациясе яклый.

    Л. Җәләй 1966 елның 1 августында Казанда вафат булды. Ул 1939 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

    БИБЛИОГРАФИЯ

    Беренче баскыч мәктәпләрдә дингә каршы тәрбияне комплексларга бәйләп эшләр өчен материаллар.— Самара: Урта Идел өлкә мәгариф бүлеге, 1929.—39 б. 1000.

    Урта Идел: Зурлар мәкт. өчен ил тану нигезендә уку һәм эш китабы.— Самара: Центриздат, 1930.—133 б., ил. 5 500. Г. Вәлид һәм Ф. Давыдов белән бергә язылган.

    Урта Идел: Аз белемлеләр өчен эш китабы.— Самара: Урта Идел край дәүләт нәшр., 1932.— 104 б., ил. 5000. И. Гыйльфанов белән бергә язылган.

    Татар диалектологиясе.— Казан: Татгосиздат, 1947.— 137 б. 5 165.

    Татар теленең орфоэпик нигезләре.— Казан: Татгосиздат, 1953.— 72 б. 3000.

    Татар теленең тарихи фонетикасы буенча материаллар.— Казан: Таткни-гоиздат, 1954.— 108 б. 6000.

    Татар теленең фразеологиясе, мәкаль һәм әйтемнәр.— Казан: Таткнигоиздат, 1957.— 244 б. 3000.—Н. Борһанова һәм Л. Мәхмүтова белән бергә язылган.

    Средний диалект татарского языка: Автореф. дис. на соиск. учен. степ. д-ра филол. наук. Казань, 1954. 22 с. (Ин-т языкознания АН СССР).

    Аның турында

    Борһанова Н. Күренекле галим.— Соц. Татарстан, 1964, 17 ноябрь. Зәкиев М. Күренекле галим: Л. Җәләйгә 70 яшь.—Сов. әдәбияты, 1964, № п, 139—141 б. Сабиров К. Киң колачлы филолог.—Сов. мәктәбе, 1964, № 10, 63 б. Хаков В. Фәнгә багышланган гомер.—Татарстан яшьләре, 1964, 28 ноябрь. Абдуллин И. Киң колачлы галим.—Казан утлары, 1974, № 12, 166— 167 б. МөхәммәдиеваМ, Якупова Г. Зур галим һәм педагог.—Сов. мәктәбе, 1974, № 11, 34—36 б. Якупова Г. Галимне искә алу: (Л. Җәләйнең тууына 80 ел тулу унае <белән).—Соц. Татарстан, 1974, 21 ноябрь. Сабиров К. Профессор Л. Заляй и татарское языкознание.— В кн.; Вопросы татарского языкознания. Кн. 2. Казань, 1965, с. 424—439.—В кон-це список трудов и лит. о нем. Якупова Г. Л. 3. Заляй.—Изв. АН СССР. Серия лит. и яз., т 26, шып. 1, 1967, с. 101. Якупова Г. Латыф Залялетдинович Залялетдинов: К 80-летию со дня рождения.—Сов. тюркология, 1974, № 6, с. 119.


    ©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986), беркадәр үзгәрешләр кертелде.


    Латыф Заляй

    (1894-1966)

    Залялетдинов Латыф Залялетдинович, языковед, литературовед, доктор филологических наук (1954г.), профессор (1958г.).

    С 1935г. в Казанском педагогическом институте, с 1941г. в Институте языка, литературы и истории КФАН СССР, в 1951-53гг., 1956-61гг. работал заведующий сектора языкознания.
    Труды по диалектологии, истории, фонетике и грамматике, орфоэпии, стилистике татарского языка.
    Автор учебников и учебных пособий по татарскому языку для школ и вузов.
    Латыф Заляй, Латыйф Җәләй
    теги: Латыйф Җәләй, Заляй (Залялетдинов) Латыф Залялетдинович, языковед, литературовед, доктор филологических наук
  • Латыф Заляй:




  • ← назад   ↑ наверх