• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Вәдим Фәрүәр улы Исламетдин

    Фикерочучылар


    (Җинү)



    - Шуннан, Исвад, кабатлап карыйбыз мы?

    - Ә син драйвер яңадан куйдың мы?

    - Угу.



    Зур караңгы залда алар икөү генә иде. Карангылык эчендә барлык яклардан уралып буталган жгутлары эленеп торалар. Әгәр шул сәер җемелдеп торган мәтдәдән ясалган жгутларны исәпкә алмаска, бу гади генә спорт залы иде. Шуңа өстәп бөтен стеналары да шундый ук мәтдә белән каплаган. Зал эчендәге һавада таныш гына, бераз тәмле, бераз әче үзенә бер төрле хуш исе тора. Ул ментафорлар1 исе, аларсыз булмый инде.

    Исвад якындагы жгутны тотып алгач, сикереп китте. Жгут аны биле түгәрәп тотып алды, һәм, кыскарылып, зал уртасына алып китте. Шул вакытта калган жгутлары да еракка китеп барган гәүдәгә сузылганнар, һәм һәр яктан тотып, бер бересенә биреп, тагын да ераграк аны алып киттеләр. Икенче кеше дә шулай ук сикереп тотынды һәм беренчесенә капма–каршы булып китте. Стеналар буйлап кабыналар йогерделәр, үзе һава да яктылык сибәргә башлады шикелле.

    Егетләрнең хәрәкәте, залның шартлы үзәге тирәсендә  өерелеп, тизәя һәм тизәя барды. Шул хәрәкәтнең амплитудасы зурая барды, анын траекториясе барган саен катлырак булды. Спиральләр соң сигезлекләр барды, ыргытулары, кульбитлары, үлем төеннәре. Зал уртасында һавасы күзгә күренеп  куерып, карангыланып торган, анын эчендә әле начар гына күренә торган нәрсәдер күренә башлады.

    Киннәт бер кешенең гәүдәсе туктап калды, идәнгә төште һәм ярсулы көенчә жгутларны өзеп бәрергә башлады. Икенчесе дә тукталды һәм янында идәнгә төште.



    - Син нәрсә?

    - Юк Малви, бернәрсә чыкмас. Нәрсәдер җитми.

    - Нәрсә җитми, мин барлыгын тикшердем, исәпләп тикшердем, җитәргә тиеш.



             Исвад акыл эчендә генә исәпли башланды. Меңә инде, залның күләме: озынлыгы 100 метр, киңеге 60 метр, биеклеге 30 метр, барысы 180000 кубометр. Һәрбер кубометрыга 5 миллиард ментафор  молекулалар кирәк.



    - Малви, ишетәсең ме, ноутбук бир әле, акыл эчендә исәпләп булмый.

    - Мә, тик мин барысын тикшердем инде.

    - Беләм мин сине, тикшерде ул…

    - Юк, мин чынлап тикшердем, эш ингредиентларда түгел.

    - Ыгым, ага, көтеп тор әле. Менә инде …, монда … хм, дөрес, монда … м–м–м … монда да дөрес. Шуннан, алайса сәбәбе кайда.

    - Безнең арадан кемдер фальш итә

    - Шул–шул, мин сиңа күпме әйткән идем – син капма–каршы барганда һәрвакыт соңга калаң.

    - Юк, сиң аңламадын, мин физик мәгнәдә түгел, мин рухи мәгнәдә әйттем.



    Ул хаклы, эчендә генә уйлап алды Исвад. Нишләптер бүген көйләнелеп алмыйм, кирәкле хәлне тотып булмый. Ә фикерограмма2 шуны сизә. Тәҗрибә җитми шул бездә. Фикерочу белән алар күптән түгел мавыгырга башладылар. Ярты ел гына инде. Шуңа да Малви сәбәпле, ул беренче булып шул эшне татып карады һәм мине да җәлеп иттерде (тартты). Анын бит зур сәләт бар – төрле электронлы нәрсәләр ясау. Шуңа күрә бервакыт аны таныш фикерочучылар аларга фикерограмманы төзәтергә сораганнар. Ул әлбәттә төзәтте һәм кызыксынып, үзе дә татып карады – ошады. Мине дә чакырды, мин дә татып карадым. Иң кызыгы, Малвидән караганда миндә ул эш тизрәк һәм җинелрәк булып китте.

    Менә шулай без фикерочучылар булып киттек. Ә нәрсә ул – фикерочу, беркем ипләп белми дә. Бу инде яңа сәнгать төре яки спорт яки тик күнел ачу гына дип әйтергә була. Бөтөнесе ике ел алдан башланды, профессор Икуморо үзенен ментагент3 ачылганыннан соң. Теге вакытта чын менталь бумы булган, шул ментагент кайда гына тыкмадылар (өстәмәдәләр) – мебельгә, буяуларга, электроникага һ.б. Шул вакытта аның кире тәэсирен дә ачканнар – кеше фикерләре, аеруча көчле эмоцияләре, тойгылары белән җылытылган ментагент үзе кешеләргә тәэсир итә ала. Уңайлы шартларда менталь резонансы барлыкка килүе мөмкин. Фикерограмма шул менталь резонансын идеясында нигезләнгән. Ул ментагент белән кеше узара тәэсир кочлерәк булсын өчен кешенен барлык тоюлар органнарны куллана – күрү, ишетү, ис сизү, тактиль тоюларны, хәтта вестибуляр аппаратын да. Башта ул бай балаларын күнел ачу гына булды, шуннан спорт төре булып әверелде, фигуралы шуу шикелле. Хәзер инде нәкъ чын спортта шикелле җинү өчен күп тир дә түгәргә кирәк.

    Шуннан нәрсә, хәзер бәтенесе бушка мы. Нинди көч белән алар шул залны үзенә сорап алдылар. Шуны да ректор ике атнага гына бирде, соңнан студентларнын каникуллары бөтә һәм залны бушатырга туры килер. Стеналарны чистартырга, аларның һәр квадрат сантиметыры меластик4 белән капларга, зал эче ментафор белән тутырырга һәм фикерограмманы көйләтергә бер атна китте. Шуннан тагын бернича көн өзлексез күнегүләр. Менә бүген инде соңгы кич калды, иртәдән студентларнын дәресләре башлана, һәм төн чыкканчы залны кире үз кыяфәтенә кайтырырга кирәк.

    Ләкин бу хәлдән икенче чыгу юлы юк инде. Кабат–кабат чамалап карарга кирәк. Тик һәр тапкыр саен авыррак булып чыга, чөнки фикерограмманы кабыздыру өчен һәрвакыт үзенен тереклек көченнән бер өлешен бирергә туры килә. Әгәр булып чыкса, фикерограмманы резонанска тапшыра алсаң, анда шундый тоюлары була, бернәрсә белән чагыштырырга булмый.



    - Йә, нәрсә утырасын, күкә булып, әйлә тагын чамалап карыйбыз, – уйларыннан аны Малви тавышы чыгарды.

    - Угу, – теләр-теләмәс итеп Исвад якындагы жгутларны тартып алды.



    Ләкин бу тапкыр алар яхшылап әйләнеләргә өлгәрмиделәр дә, чөнки залга кинәт спорт форма кигән яшләр төркеме кереп алган.



    - Оһо, нәрсә монда әй?

    - Аңламадым…

    - Ә, алар фикерочу белән шөгылләнәләр!

    - Фи, фикершуучылар, – дип, борынны җыйды бер кыз.

    - Әй, китең моннан! – дип, жгутларны өзеп өлгермича, куллары белән селкенә башлады Исвад.

    - Сез бирегә нишләп кердегез? – дип өстәгән Малви.

    - Без күнегү итәргә килдек.

    - Нинди күнегү, иртә бит әле, сезнең дәресләре тик иртәдән генә башланырга тиеш!

    - Сәлам Малви, сәлам Исвад, – дип студентлары артыннан залга Хара кергән булган.

    - Ә, Хара, сәлам, сезнең монда дәрес булырга тиеш ме?

    - Юк, без болай гына, күнегү үткәрергә теләдек. Без сезгә комачауламадык мы?

    - Дөресен әйткәндә комачауладыгыз.

    - Аңлашылды… Алайса без соңрак керербез, – дип җавап бирде Хара. Шуннан сәер итеп Исвадка карап алды һәм ишеккә борылды.



    Калган студентлары да чыгарга булдылар шикелле. Ләкин киннәт шул төркемнән бер ямсез күренә торган егет аерылды һәм ниндидер җиренү белән әйтеп куйды: “Ә китсеннәр алар үзенен фикерочу белән бергә!” Шунда ук әллә-кайдан болганчык эремә белән тулы шприцы чыгарып, туры Исвадка карап диде: “Теләмисең ме? Курыкма, ул чиста дип әйтергә була, бер мәртәбә генә кулланылган.” Тегесе бернәрсә җавап итеп кайтырырга өлгермичә: “Я, теләмәгәнне кыстамыйлар”, – дип, янында эләнеп торган жгутка шул шприцны кагып куйды. Жгут күз алдында көзән белән  тартышылып, караеп бөтте. “Наркоман!” – дип, кинәт ачуланып уйлады Исвад.  Шундый мыскыл, җирән эшеннән һәм күбрәк тәкъдимнән анын барлык тән эгъзалары дәрелдәп китте. “Син! Ахмак!” – дип сугышырга теләп кузгалды Исвад, жгутлары белән уралганын онытып. Ләкин жгутлары кинәт кыскартып аны күтәрделәр һәм катып калган наркоман өстеннән алып киттеләр. Исвад дошманны әләктерергә теләп тартылды, соңрак ничектер тиз генә аңлады — менә ул, башланды. Башы борылгач, күрде — Малви да бөтөнесен аңлап өлгерде. Ул да хәрәкәт башлап, йәйдәп залнын үзәгенә якыная бара. Ә анда чын, тере фикерограмма язгы күбәләк шикелле үзенең әле нечкә генә канатларың болгата башлый.

    “Фикерограмма суынып өлгермәгән әле, шуңа күрә шулай тиз резонанска керде!” – дип уйлап гәдәттә шикелле кульбит артыннан кульбит эшләп торды Исвад. “Чынлап та агрессия ме, чынлап та бөтен сәбәбе агрессиядә ме? Икенче яктан, нинди монда гаҗәплек, фикерограмма өчен барыбер бит, нинди эмоция, иң мөхиме — шул эмоциясе, тойгысы чын, чиста булсың, күңел эченнән булсың…”

    Фикерограмма инде чәчәк атап, сулап, яшәп торган әйтергә була. Зал эчендә калган кешеләргә ул мистик салават күпере булып, аларны шул менталь бәйрәменә тоташтырырга мәҗбүр итте. Алардан килгән импульслары аңа яңы көч биреп тордылар. Исвадны акылга сыймый, сүз белән аңлатып булмый зур куаныч  дулкыны каплаган. Барысы үзе шикелле эшләнә иде — кирәкле кульбитлары, кирәкле рәвешләре. “Бездә булып чыкты, чыкты, урраааааааааа!”

    Ел саен үткәрә торган фикерочучылар  ярышларда алар хөрмәтле (шәрәфлә) өченче урынны алдылар.




    1 Ментафор – фикер кырысында кабынып китә торган мәтдә

    2 Фикерограмма – фикерочулар өчен кулланыла торган программа (җыелма)

    3 Ментагент – үзенен физик торышын кеше менталь (фикер көче) тәэсире буенча үзгәртә торган мәтдә

    4 Меластик – менталь эластик, үзенен сыгылмалыгын кеше менталь (фикер көче) тәэсире буенча үзгәртә торган мәтдә

  • Вәдим Фәрүәр улы Исламетдин:
  • Ничек мин Җиребезне коткардым
  • Фикерочучылар
  • Шлем
  • Татарлар килә!






  • ← назад   ↑ наверх