• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Вәдим Фәрүәр улы Исламетдин

    Ничек мин Җиребезне коткардым


    Кешелек коткаручының монологы

    Эй, тылмач, кил монда! Нимә сорайдар алар? Калай 1 мин Землю спасать иттем? Хәзер, хәзер, рассказывать итәм. Еще нимә сорайдар?  Почему мин татарса белмәем? Почему белмәем, беләм! Мин тоже татар – мишәрский татар мин. Калай андашырга мишәрский? Это значит, сүләшәм мин шулай – русский и татарский сүзләр мешәйт итәм, шуңа курә мишәр. Аңдамыйгыз? Ә, нимә сездән алаң инде – тупас баштар.

    Сез сурайгыз, калай именно мин Землю спасать иттем? А вот шулай иттем инде. Тылмач, син анда переводить итәсен ме?

    (Укычыларны ялыктырмас өчен калган текст коткаручы теленнән гомумпланета телебезгә тәрҗемә итеп күрсәтелгән)

    Сез сорыйсыз, ничек нәкъ миңа Җиребезне коткарырга туры килде? Менә шулай килде инде. Ахырзаманнан соң өченче кондә шул хәл булып чыкты. Теге вакытта мин ахырзаман турында бернәрсә дә белмәгән идем, өченче көне булганын да соңрак кына белдем. Теге вакытта минем һәр көн саен кечкенә ахырзаман була иде, иртәдән башлап (баш миямдә генә инде). Әйе, мин эчүче, булдым эчүче һәм булачакмын. Шуңа өстәп шул хәл белән горурланам. Дөресен әйткәндә, хәзәрге вакытта шул сүздә икенчерәк мәгънә күздә тотыла. Ләкин сүз хәзер башка нәрсәләр турында. Сүз менә нәрсә турында – ничек  теге вакытта шул эчүем мине коткарды һәм ничек соңрак мин бөтен Җиребезне коткара алдым.

    Алар бит, теге, ничек аларны соңрак атаганнар – мендроидлар шикелле. Менә шулай, шул мендроидлар нинди кабахәт эшләгәннәр – алар үзләренең дөньясыннан безнен мескен планетабызга шулки куп белгесез нурланыш җибәргәннәр, 48 сәгатьтә нинди генә булса да фикер йөртә торган бәндәләрнен бөтен аң эшчәнлеге туктап торган. Төгәлрәк әйткәндә – баш мияләрендә бернәрсә дә калмаган иде – безне җылы көенчә килеп алырга мөмкин иде. Әлбәттә, шул нурланыш икенче көтмәгән эффектлар бирде – кемнең канатлары усеп китте, кемнен, миндәге шикелле, жабралар ускәннәр. Шуңа күрә хәзер шул жабралы кешеләрне эчуче дип атап йөртәләр – без һәрвакыт эчәргә мәҗбүр, эчмәсәк, жабраларыбыз корып, катып бетәләр.

    Шул хәлләр соңрак булганнар, мин барлык кешеләрне коткарганнан соң. Кызык, әллә мендроидларнын нурланышы махсус шундый эффект китерде – безне, потенциаль колларын изәргә җинелрәк булсын өчен, әллә чыннан да көтмәгән эффект булып чыкты.

    Ләкин сүз икенче нәрсә турында. Нишләп сез мине һәрвакыт бүләгез! Нәрсә турында мин… Ә… Әйе! Өченче көн турында. Менә, ди, тордым мин иртән, похмельдән инде, гәдәттә шикелле.  Кәнәфи янында кул белән эзләп алдым – опс! … – юк шешәм. Менә шайтан, авызына сияем! 2  Күзләремне ачырга туры килде, ачтым бер күземне – карангы. Аңламадым, кичәге ут сүндерми калдырдым шикелле. Ачтым икенче күземне – барыбер карангы.  Гәҗәп, компьютер дә эндәшми. Гәдәттә ул миндә һәрвакыт эшли, беренчедән – акылдан шашмас өчен, икенчедән –элемтә тоту өчен, өченчедән – вакыт белү өчен.

    Ю-юк, уйлыйм, монда нәрсәдер дөрес түгел. Бүлмәдә карангы, компьютер эндәшми, эчәргә юк. Шуңа өстәп әллә-нинди ис килә – начар, хастаханә исе. Әллә тагын хастаханәгә эләктем. Бервакыт булган хәл – реанимациягә эләктем. Миндә бит шундый дәвалап булмый торган чир – Бульбульгеймер синдромы аның аты. Баш миясе белән нәрсәдер. Дөресен әйткәндә – миңа эчәргә дә ярамый. Әгәр артык эчеп куйсам – бөтте-китте, өянәк килә башлый. Бөтәнләй эчмәскә дә булмый – түзәалмаслык авырту бит. Мин өйрәнеп тә өлгердем – купме ярый, шулхәтле генә эчәм. Күрәсен, бу вакытта артык эчтем – бернәрсә дә хәтерләмим. Тагын, әгәр бу хастаханә, нинди дә булса җан ияләре булырга тиеш, шәфкать туташлары мәсәлән. Икенче яктан, кулыма дару тамыза торган инә кагылган. Алайса, чыннан да хастаханә, ләкин нәрсәдер булды – әллә ут сүндергәннәр, әллә тагын нәрсәдер.

    Мин торып, өс-баш киемем шкафтан табып кидем, палатадан чыктым. Коридорда да беркем юк, лампалар янмый, тик тәрәзәләрдән аз-маз яктылык төшә. Баскыч мәйданчыгына барып життем – анда ак халатлы кемдер ята. Якынрак килгәч, күземә идәндә яткан кипкән кан бәрелгәч, тошендем – ул бәндә күптән мәет инде. Нәрсә монда булды икән, әллә тагын, безнен заманадагы мода буенча, тотынларны басып алганнар, булмаса хастаханә астына бомба салып куйганнар. Барыбер, моннан тизрәк чыгып китәргә кирәк.

    Урамга чыккач төшендем, нәрсәдер начар әйтергә аз булыр, барлык нәрсә начар дип әйтергә кирәк. Урам буйлап гравимобильләр хәрәкәтсез эленеп торалар. Алар эчендә кешеләр, маңка, сөләгәсе агызып, үз астына тәрәт итеп утыралар. Исе авыр. Күзләре буш, баш мияләрен кемдер чистартып куйды күрәсең. Шундый хәлләрдән котым очты – куркыныч төш күрәм ягъни саташам ләбәса. Хәттә эчүемне туктату кирәге турында уйлап өлгердем. Соңрак, әзрәк үз аңыма керә башлагач, шулхәтле эчәсем килде, бөтенесенә кул белән селтәп куйдым да, тизрәк кибет ягына чаптым.

    Барып җитсәм – тагын куркыныч күренеш – ишекләре җилбәгәй ачык, саклаучы идән өстендә утыра, пистолеты белән уйный. Нәкъ шул турында уйладым гына, ул тәтегә 3 басып өлгерде. Пуля колагым янынан выҗ-җ-җ итеп үтте. Ату тавышыннан шунда ук ерак түгел идәндә утырган сатучы хатыннар бер көенә кушылып акырып елап җибәрделәр. Мин саклаучы кулыннан тизрәк пистолетны тартып алдым һәм ераграк атып бәрдем. Шуннан хатыннарны тынычландыра маташтым. Кая инде! Алар тагын да көчлерәк уларга тотындылар. Өлкән кешеләрнең балаларча кылануы миңа тагын да куркынычлык өстәде. Ләкин, нәрсәгә килгәнемне онытмадым – тизрәк стеллажларга бардым. Бер атнага җитәрлек итеп тутырынганмын. Кире кассаларга кайтсам, түли алмадым – бөтен электроника эшләми икән. Урлап алырга ярамый бит, кесәмдә күпме булган акчаларымны тәлинкәгә салып калдырдым.

    Кире урамга чыктым. Анда, еракта, ниндидер хәрәкәт. Ниндидер кешеләргә охшаган бәндәләр гравимобиль тотылуларын 4 таратырга  тырышалар. Акылдан шашкан кешеләрне ниндидер, аэростатка охшаган аппаратка тутыралар. Мин башта шуларга барып бөтен хәлләр турында сораштырырга теләгән идем, соңрак кире уйладым – аракымны тартып алырлар тагын. Минем бит, дөресен әйткәнчә, булган акчам бөтен алган аракыга җитмәде. Шуңа күрә үзем якка юл тоттым һәм шундый карар чыгардым – башта эчеп, башымны турайтырмын, шуннан гына бөтенесен тикшерергә һәм рәтләргә чыгам. Менә шунда, өй алдымда ул миңа очрады. Кем ул? Кем булсын, мендроид әлбәттә.

    Башта тагын куркып калдым. Нишләп курыктым, сорыйсыз? Юк, бернинди теге, ничек аны, ә-ә-ә, ксенофобия юк иде. Ризамын, безнең заманада куп кешелердә шул ксенофобия булды. Дөрес, хәзер, шундый рәвешләр байлыгында, ксенофобия заты ла юк, анын турында сүз куптармаска да була. Ә теге вакытта, син нәрсә, у-у-у, тире төсе икенче ме, җитте – ят, безнеке түгел. Миндә лә гаеп булды, яратмадым мин тегеләрне, ничек аларны, ә-ә, негрыларны. Бик ук җене сөймәдем дип әйтергә булмый, болай гына, әзрәк яратмадым, үзегез беләсез, ни өчен. Ни өчен, шул инде, ни өчен безнең бисәләрәбез 5 аларны яраткан очен.

    Гомумән, ул нәкъ гади генә кеше булды, киемсез булганына карамастан. Мин башта уйладым – тагын бер псих, тышта май ае түгел – октябрь бит. Соңыннан гына, ул әйләнгәч кенә, курыктым, чөнки бите белән ул нәкъ теге вакыттагы Рәсәй президенты иде. Мин эчүче булсам, тагын дәвалап булмый авыру булсам, миңа беркем түрә түгел булырга тиеш шикелле. Ләкин Рәсәй президентынан әзрәк курыктым, аеруча ул Интернет-террористлар турында әйткән сүздән соң: «Без аларны трактирларда чылатып үтерербез!» 6 Кем оныткан, шуларга хәтерләтәм – ул заманада Интернет-кафеларны трактир дип атап йөрткәннәр.

    Менә, тагын сез мине бүләгез, нәрсә турында сүзем булды? Ә, әйе, торам инде мин, күзләремне тәккәп, һәм уйлыйм, нәрсә ул монда эшли. Ул да тора, күзләре шакаттып, мин төшендем – кешегә ярдәм кирәк ләбаса. Нәрсә булса да, президент бит, болай калдырырга ярамый. Кулларымны суздым һәм әкрен генә аның якка барам. Үзем аны тынычлагандай: «Кил әткәеңә, кил кулыма» - дим. Ләкин шул бәндә туп туры күземә карап алды һәм шунда ук башымда ниндидер ишекләр шап итеп ачылды, ниндидер үтәли җилләр оча башлады. Нәтиҗәсендә төшенчә 7 барып чыкты – сорый ул миннән: «Син акыллы кеше ме?» Башта аңламадым, әлбәттә акыллы дидем. «Юк» - аңлатып бирә ул (фикер рәвештә әлбәттә) - «Син Homo Sapiens төрлеккә керәсен ме?» «Әйе, Homo Sapiens мин.» «Алайса, нишләп син үз аңында калдың?» - сорый. «Аңламадым, нишләп мин үз аңымда булырга тиеш түгел?» - кире сорадым мин.

    Монда ул миңа барлык нәрсәне аңлатып, ачыклап куйды, шундый мәрхәмәтле мендроид әләккән. Аларның мәдәнияте махсус нурланыш кулланып безгә һөҗүм иткән.  Үзе ул мендроид – ментальлы андроид аңлашыла, ягъни «квазибиологик 8 кибернетик мегасистемасың кванты 9».  Ягъни ул чын чит планета җан иясе түгел, тик эмпирик 10 мәгълүматлар җыю һәм идәрә үзәккә тапшыру очен кулланыла торган автомат. Чит планета бәндәләре үзләре монда килә алмыйлар. Шуңа күрә киңлек-вакыт каналлары аша мендроидларны җибәрәләр. Мендроидларны бер ун кешедән копия итеп эшлиләр. Шуңа күрә аларның бите береш булырга мөмкин. Бөтен аларның мәдәнияте – бердәм аң шикелле дип әйтергә була. Барлык мендроидлар белән шул аң идәрә итә, чөнки ул куптармаклы һәм бервакыт берничә миллиард мәсьәләләр чишәргә була ала. Бу мендроидның бурычы – җан ияләренең яңа төрләрең эзләргә һәм тикшерергә.  Шуңа күрә ул мине шунда ук үтермәде, ә киресенчә, кызыксынып китте.

    Безнең мәдәниятебезнең бөтенләй бөткәне турында ишеткәч, кәефем бигук бозылды. Минем бит кызым да бар кайдадыр, оныкларым да булырга тиеш. Алай булгач, алар да хәзер үтереп бөтерелмәгән бүкәннәр шикеле маңка, сөләгәй агызып яталар мы? Мин үземне бик начар тойдым, хәттә уйладым – кайтам өемә, сонгы вакытта туйганчы эчеп алам да, шуннан минем белән нәрсә телиләр, шуны эшләсеннәр. Булмаса, үзе үзем белән берәй нәрсә эшләрмен. Борылдым да, өйгә таба юл алдым. Ә мендроид, әшәке, сукынып катсын 11 инде, тагын артымнан калмый. «Аңлатып бир», - ди,  дөресе фикер җибәрә инде, – «Ничек син безнең нурланыштан сакланып кала алдың?» Мин аңа: «Юк, әйтмәм», – дим, – «Фирмам сере! Һәм гомумән, кит, ябышма, мин эчәргә телим».

    Ә ул калмый, күземә карый, баш миямдә серемне ачыкларга маташа. Нинди инде сер, мин үзем дә белмәдем, ник үз аңымда калдым. Этәрдем, этәрдем аны, ахырда ул мине куркыта башлады – хәзер мендроид-солдатларны чакырам, ди. Алар сине тиз генә сереңне ачыкларга мәҗбүр итәрләр. Юк, сизәм, калдырмас мине шул «президент-резидент». «Я», - мин аңа тәкдим иттем, - «Әйдә, әгәр минем белән эчәсен, мин сиңа бөтенесен сөйләп бирермен».

    Ахырда без бер беребезне аңладык дияргә була, өемә киттек. Мин эчтән генә уйлыйм инде: «Шул мендроид – күнекмәгән бәндә – тиз итеп исереп китәр һәм башка миңа бәйләнми торыр». Я, димәк, салып бирдем аңа, аңлатып бирдем – ничек йотарга, ничек ашап капларга – мин бит ахмак түгел, искәртеп куймаслык итеп  эчерергә. Я, эчеп җибәрде ул, күрәм – ошады. Кызык, ди, ә без мендроидларны шулай кулланырга белмәдек.

    Шуннан ул, бәйләнүчән әшәке, тагын серемне сорый башлады. Ә минем башымда беренчедән ук әзрәк ялкынрак булып китте һәм әллә кайдан акыллы гына фикер керде: «Менә шул аракы мине нурланыштан саклап алды». Гәдәти кешеләр үз аңнарында булганда, мин комада булдым, ягъни баш мием бөтенләй эшләмәде. Тиешенчә, нурланыш, ул сайланучан бит, миңа тимәде. Минем баш миямдә эләгергә мөмкин бернәрсә булмады. Фикерем менә дигән булды, дөрес тә шикелле, ләкин мин аны болай гына мендроидка тапшырырга җыенмадым. Тик алыштыру: син миңа, мин сиңа, күземә күзең, тешемә тешең. Кыскача, мин да шул чит планета җан иясеннән сорый башладым: ничек һөҗүм үтә, күпме алар монда, кеше тәннәре белән нәрсә эшлиләр һәм башка шундый ук сораулар. Нәрсәгә дип сорасагыз, үзем белмим – гәдәтем инде – бернәрсә бушлай бирмәскә.

    Мендроиднын теле аракыдан йомшарган, ул бик җинел булган серләрен ачты – күрәсең уйлаган, нишләп әйтмәскә, барыбер миңа куп калмаган дип. Гомумән, нәрсә мин белдем. Һөҗүм аларның доньясыннан ачылган киңлек-вакыт каналлар аша үтә. Җиребезгә куп булса, берникадер йөз  мен мендроид җибәрелгән. Алардан башка – төрле аппаратура - нуратышлар 12, инкубаторлар, консерваторлар һәм башкалар. Кеше гәүдәләрен алар махсус үзәкләргә ташыйлар. Шул ясле шикелле үзәкләр, һәрбер азмы-күпме зуррак булса да, шәһәрләрдә бар икән. Шул «яслеләрдә» кеше тәннәрен аерым тартмаларга тапшыралар, анда аларны ашаталар, чистарталар һәм иң мөһиме, иң куркынычы – чит планета бәндәләре телеңә һәм кылануына өйрәтәләр. Кешеләрнең баш мияләре нурланыштан соң имгәк баланыкы шикелле тап чиста бит.

    Без мәгълүмат белән уртаклашу вакытында бер шешә китте, икенчесен бетердек, өченчесен дә башландык. Юк, уйлыйм, менә эчә мендроид, аңларга да булмый, әллә исереп китә ме, әллә исерми ме. Куып чыгарырга вакыт инде, аракымны эчеп бөтерә бит. Шул турыда уйларга  да өлгермәдем, ни күзем белән күрәм, нишләптер ыгы-зыгы киткән аракы-кәрдәшем. Курыкты да әйтергә була – агарынып китте, күзләрен миңа шакатып терәде. «Нинди мәтдә син миңа эчерәсен?», – сорый, –  «Нишләп ул шундый нәтиҗә китерә?» Мин сорарга җыендем-ниятләндем: «Нинди-нинди нәтиҗә китерә?», мендроид башын тотты, аны селкетеп тә куйды. Миңа анын фикерләре дә барып җитте: «Тизрәк 356341 номерлы мендроид сүндерергә. Төзәтә алмый торган хата чыкты. Киңлек-вакыт каналларын ябуы ихтималы – 98%.» Анын тагын да фикерләре булды, мин бөтенләй хәтерләмим инде, ләкин нәрсәне яхшы итеп аңладым – бу мендроид исереп киткәннән аларның бөтен мәдәниятенең башы җинеләйгән һәм планеталарында бөтен нәрсә бозылып киткән. Ахырда мендроид шулки тиз итеп төшкән, әйтерсең Windows төште 13.  Мин башта бөтенләй төшенмәдем, хәттә килеп, тибеп карадым, салышмый мы дип. Соңрак, башка мине беркем башымны катырмас икәнен төшенгәч, шулки шат булдым, үземә иң зур дусыма шикелле итеп салдым, үземнең саулыгым өчен эчеп җибәрдәм, тагын салдым. Менә инде ул бәхет – купме телисен, шулки эч. Ләкин юк, нәрсәдер миңа тынычлык бирми, тирги мине бер уй – ничек анда кызым, киявем, оныкларым да, зур инде булырга тиеш. Нәрсә әйтмә, туган каным бит, коткарырга кирәк. Яратмасалар да мине, безнең заманда эчучеләрне беркем яратмаган инде, барыбер коткарырга кирәк.

    Алдым мин авыррак тимер таяк, ике шешә өстәдем, юл чыкканча ашанып алдым, киттем шул «яслеләргә». Аллага шөкер, мендроид, үлмәстән алда, безнең шәһәрдә ул «ясленең» кайда икәнен күрсәтергә өлгергән иде. Урамга чыксам, анда бөтенесе башкача – тынлык, нәкъ аеклык җәмгыятенең сайтында шикелле. Һәрбер биналар ниндидер элпә белән капланган – мин чыкканда шундый элпә ярып чыктым, ләкин ул тиз генә үз-үзеннән төзәлде. Ничек миңа соңрак аңлатып бирделәр – мендроилдар шуны саклап калдыру өчен эшләгәннәр. Соңрак җинелрәк файдаланырлык булсын дип. Урамнар тап–чиста, гравимобильләр, кешеләр юк, тик барлык җирдә сүнеп калган (үлгән?) мендроидлар яталар. Безнең шәһәрдә «яслеләр» үзәк стадионда булганга, шул якка таба юл алдым. Зур ят ак бинаны ерактан күреп алдым – ул 200 метр биеклектәге шикәр канты шикелле иде.

    Эченә кергәч – анда  кечкенә генә зал, ә уртасында бер үтә күренмәле җемелдеп торган куб күрдем.  Шул биеклеге белән миннән зуррак түгел куб үзе куп санлы бүлекчәләргә бүленгән. Һәр бүлекчә эчендә кечкенә кеше сүрәтләре күренә. Бер бүлекчәгә кулымны сузгач, ул кинәт үсеп китте һәм мин анын эчендә шикелле булдым. Карасам, янымда матур гына шәр-ялангач хатын ята. Бер нәрсә генә миндә җирәнү хисем уятып куйды – ул хатын бервакыт стенадан тырпаеп торган имезне имәргә һәм эчәкне бушатырга өлгерде. Шуңа өстәп әллә-кайдан күңел кайтаргыч улау тавыш килә башлады. Ничек мин аңладым – ул тавыш мендроидларның сөйләшүләре булган икән. Шул тавышны эзләп башымны бордым. Хәрәкәтемнән соң бүлекчә сүрәте кинәт сүнде һәм мин үземнең янадан куб алдында торганымны күрдем. Мин аңлаганча – шул куб, ул бөтен «ясле» белән идәрә торган үзәк икән.

    Башта мин үземнекеләрне эзләргә маташтым, соңыннан аңладым – файдасыз эш ул – монда бөтен шәһәрдән һәм тирә-яктан җыелган кеше гәүдәләре. Минем хисабым буенча миллионнан артык.  Әгер һәрбересенә бер секунд кына түккәндә дә, барлыгы 278 сәгать, яки 12 тәүлек чиста вакыт кирәк килеп чыга. Ышанмасагыз, үзегез исәпләп карагыз. Шуңа өстәп, миңа ашарга да йокларга  вакыт кирәк бит. Дөресрәге, эзләнүгә айдан аз түгел китәр. Ә вакытны әрәм итмәскә кирәк, чөнки һәр сәгать саен монда яткан тәннәр кеше түгел, алар барган саен чит планета бәндәләренә әйләнәләр. Беренче чиратта чит планета бәндәләрнең сөйләшү җибәрә торган чыганакны 14 табырга кирәк. Ярты сәгать һәм бер шешә шуңа китте. Гәдәттәгечә, бөтенесе бик гади килеп чыкты – стена буйлап утырган бер шкафта кечкенә төймә таптым. Шул төймәгә баскач шкаф миңа шәмәхә төсле кристалл чыгарып бирде. Улау тавышы шунда ук бөтте.

    Үз-үзем белән кенәгать булып, ял итәргә ниятләндем, ләкин чыкмады. Әле генә шешә тамагыннан эчеп өлгердем, шунда ук башымда тагын бер фикер яктырып чыкты. Ул фикер шул кәдәр кинәт килде, аракы тамакка керә язды. Яңа фикерем гади, ләкин бик күәтле булды – чит сөйләшүне алып ташлау гына җитми. Кешеләр шул вакытта чит планета бәндәләре булмаслар, ләкин чын кеше дә була алмаслар, гомергә акылсыз тиле булып калырлар. Ягъни аларны кире кеше сөйләшүенә өйрәтергә кирәк. Әйтүе җинел, өйрәтергә, ләкин ничек? Нәрсәгә өйрәтергә, ничек безнен мәгълүмат чыганакларын аларның өйрәтү системасына тоташтырырга. Кыскача, таптым үз-үземә тагын бер эш.  Ләкин, ничек бездә әйтәләр – тормышка ашыра алмаслык нәрсә юк. Өйрәтү язмалар урынына мин DVD–дискысында әкият җыентыгы куллана алдым. Мин аны күптән инде кызыма алган идем, үзем әкият сөйләргә ялкауланган вакытта кулланы идем. DVD–уйнаткычны да чит планета системасына тоташтыра алдым. Бушка мы әллә мин оста-электрончы булып 20 ел эшләдем, кулларым эшне онытмаганнар әле. Йокларга мин иртә белән генә яттым, динамиклардан әлеге гүзәл әкиятнең сүзләре чыга башлагач кына: «Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр …»

    Менә инде кыскача барысы да. Тагын нәрсә сөйләп бирергә? Ничек мин ике атна буе бөтен континентлар буйлап йөрдем, барлык «яслеләрдә» чит планета кристалларын әкият җыентыгына алыштырып?  Гафу итегез, һәрбәр халыкка үзенең әкиятләрең эзләргә вакытым булмады, нәрсә кул астымда булды, шуны куйдым. Хәзер барлык кешеләр татарча сөйләшүгә мин гаепле яки лаеклы – кем ничек аңлый инде. Тагын нәрсә сөйләп бирим? Ничек мин ике ел буе гаятъ зур балалар бакчасының мөдире булдым, шуннан тагын биш ел – бөтендөнья мәктәбенең директоры булдым мы? Әллә кешеләрдә мутациялар башлану турында? Ничек кайбер кешеләр акылдан шашына башлаганнар, суга батып үлгәннәр, канатлары түзмәгәч төшеп үлгәннәр?

    Барлык нәрсә турында мин әйтә алам, ләкин икенче тапкырда, яме? Ә хәзер мин киттем,  миңа аракы ваннасына керергә вакыт. Әнә, тирем ярыла башлады, жабрыларым да катып бөткәннер. Үзегез беләсез, безгә, эчучеләргә, аракысыз озак йөрергә ярамый.

    Лесниково авылы – 2002 ел.               

     





    1 Калай – ничек  (Урал аръягында яшәгән мишәрләрнең диалектында). Тылмачнын искәрмәсе

    2 Тәрҗемәсез әйләнмә, шулки калдырылган. Тылмачнын искәрмәсе

    3 Тәте - курок

    4 Тотылу - затор

    5 Бисә – хатын-кыз

    6 «Мы будем их мочить в трактирах»

    7 Төшенчә – понятие, догадка

    8 Квазибиологик – чын биологик түгел

    9 Квант - кисәкчек

    10 Эмпирик - тәҗрибәле

    11 Тәрҗемәсез әйләнмә, шулки калдырылган. Тылмачнын искәрмәсе

    12 Нурлар белән ата торган җиһаз

    13 Windows – искереп бөткән компьтер операцион системасы. Бөтен әйләнмә киннәтлек, көтелмәгәнлек  аңлата. Тылмачнын искәрмәсе

    14 Чыганак – источник, носитель






    Это произведение можно прочитать также:
    на латинице - Nichek_min_cirebezne_qotqardim
    на русском - Как я спас Землю
  • Вәдим Фәрүәр улы Исламетдин:
  • Ничек мин Җиребезне коткардым
  • Фикерочучылар
  • Шлем
  • Татарлар килә!






  • ← назад   ↑ наверх