• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Риза Ишмурат

  • Тиңсез җырчыбыз (Һади Такташ турында)
  • Татар совет драматургиясенең күренекле вәкиле Риза Ишморат (Риза Фәхретдин улы Ишморатов) 1903 елның 17 октябрендә (яңа стиль белән 1 ноябрендә) хәзерге Башкортстан АССРның Янавыл районы Бәдрәш авылында туган. Аның әтисе, чыгышы белән ярлы крестьян катлавыннан булып, малай чакларында ялчылыкта йөри, соңыннан мәдрәсә белеме алып, Бәдрәштә башта — хәлфә, аннары указлы мулла хезмәтләрең башкара. 1913 елда ул, муллалык вазифасыннан ваз кичеп, туган-үскән авылы Уразайга (Татарстанның хәзерге Актаныш районы) кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда гади крестьян булып көн күрә. Булачак драматург алты яшеннән мәктәпкә йөреп укырга-язарга өйрәнә, аннары үз авылларыннан илле-алтмыш чакырым ераклыктагы Янбарыс авылы мәдрәсәсендә һәм Сараш авылының русча-татарча земство мәктәбендә башлангыч белем ала. 1916—1918 елларда укуын Минзәләдә һәм Уфаның «Госмания» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. 1920 елда Уфадагы педагогик курсларны тәмамлагач, берникадәр вакыт эчке иминлек гаскәрләренең Уфа политбүлегендә хәрби хезмәткәр, аннары 1923 елның көзенә кадәр Актаныш төбәгендә башлангыч мәктәп укытучысы һәм Минзәләдәге балалар шәһәрчегендә тәрбияче булып эшли.

    1923 елның көзендә Р. Ишморат Казанга килә һәм театр техникумына укырга керә. 1926 елда техникумны тәмамлагач, Татар дәүләт академия театрында режиссер булып эшли. Шушы елларда аның драматургия өлкәсендәге иҗат эшчәнлеге башлана. Беренче иҗат тәҗрибәләреннән булган «Йокы патшалыгында» (1926), «Өтек философ» (1926) исемле сатирик комедияләрен ул, режиссер буларак, сәхнәгә үзе куя.

    1927—1930 елларда Ленинград Сәнгать тарихы институты каршындагы театр сәнгате буенча Югары курсларда укый. Курслардан кайткач, Р. Ишморат башта елга якын Татарстан Мәгариф комиссариатында сәнгать эшләре буенча инспектор, аннары, 1931—1940 елларда, Татар дәүләт академия театрында режиссерлар коллегиясе җитәкчесе, режиссер-постановщик һәм әдәби бүлек мөдире булып эшли. Сугыш башланыр алдыннан әдип Татарстан Халык Комиссарлары Советы каршындагы Сәнгать эшләре идарәсе начальнигының урынбасары вазифасын башкара. Язучы-драматург буларак та Риза Ишморат нәкъ менә шушы чорда таныла. Аның авылдагы сыйнфый көрәш, колхоз төзелеше, эшчеләр, интеллигенция, студентлар тормышы, Ватанны саклау темаларына бәйләп яңа совет кешесенең югары мораль-этик сыйфатларын, патриотик хисләрен чагылдырган «Пожар» (1929), «Данлы чор», «Мәдинә» (1930), «Тургай» (драматург Кәрим Тинчурин белән бергә язылган, 1932), «Ил өчен» (1936), «Ватан» (1938), «Гөлзадә» (1940) исемле драмалары төрле театр сәхнәләрендә кат-кат куелып, тамашачыларның мәхәббәтен казана.

    Бөек Ватан сугышы башлангач, Р. Ишморат 1942 елның май аенда армиягә китә, Беренче Украина фронтында татар телендә чыга торган «Ватан намусы өчен» исемле газетаның башта — хәрби корреспонденты, соңыннан җаваплы редакторы сыйфатында Воронеждан алып Берлинга кадәр авыр' сугыш юлы үтә, Берлиндагы урам сугышлары вакытында авыр яралана. Сугышчан хезмәтләре өчен Р. Ишморат Кызыл Йолдыз (1943), Икенче дәрәҗә Ватан сугышы (1945) орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

    Драматургның Ватан сугышы чорында иҗат иткән әсәрләреннән «Дошман лагеренда» (1941), «Ватан кызлары» (1941), «Кайту» (1942) кебек пьесаларын күрсәтеп үтәргә мөмкин. Боларда патриотизм темасы үзәккә алынып, җиңүне якынайту өчен көчләрен кызганмыйча көрәшкән совет кешеләренең батырлыклары гәүдәләнә.

    Сугыштан соң Р. Ишморат тулысынча әдәби иҗат эшенә күчә. Хезмәт коллективы кешеләре арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне чагылдырган «Якты юл» (1947), «Якын дус» (1949), «Бистә кызы Гөлсинә» («Яңа Бистә- (1952) пьесалары, «Шәйтан таягы» (1954), «Иске дуслар» (1957), «Серле моң» (1959), «Шаулыйлар дулкыннар» (1964) кебек драма һәм комедияре драматургның иҗат юлында күренекле урын тоталар. Эшче кызның тынгысыз һәм ныклы характерын чагылдырган «Бистә кызы Гөлсинә» пьесасы берничә еллар сәхнәдән төшми уйнала. «Шәйтан таягы», «Серле моң», «Шаулыйларлар дулкыннар» комедияләрендә автор тормышта очрый торган кимчелекләрне тәнкыйтьли һәм бер үк вакытта матур теләкле, саф әхлаклы, намуслы хезмәт кешеләренә дан җырлый.

    Тарихи шәхесләрнең образларын тудыру — Р. Ишморат драматургиясендәге төп темалардан берсе. «Үлмәс җыр» (1954—1955) исемле героик драмасында автор атаклы шагыйрь Муса Җәлилнең дошман тылында күрсәткән батырлыгын тасвирлап, совет кешесенең ныклы ихтыярын, үз идеяләренә тугрылыгын, туган иленә ахыргача бирелгәнлеген раслый. Драма, русчага тәрҗемә ителеп, В. Качалов исемендәге Казан Зур драма театры репертуарына кертелә һәм 1957 елда Мәскәүдә узган татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы көннәрендә башкала тамашачысына күрсәтелә.

    М. Җәлилгә багышланган героик драмасыннан соң драматург «Алар дүртәү иде» (1961) пьесасын яза, Тын океан давылларын җиңеп узган Әсгать Җиһаншин Һәм аның иптәшләренең җанлы образларын сәхнәгә чыгара. 1963 елда исә автор В. И. Ленинның Казан университетында укыган елларын чагылдырган «Давылга табан» исемле драмасын язып тәмамлый. Тарихи вакыйгалар барышында яшь Ленинның характеры чыныга һәм дөньяга :карашы үсә баруын сәнгатьчә бөтен һәм ышандырырлык ситуацияләрдә сурәтләгән бу әсәр бик җаваплы теманы хәл итү юлында татар драматургиясенең уңышы дип бәяләнә. Ул шулай ук В. Качалов исемендәге Зур драма театры сәхнәсендә куела (1963).

    1982 елда язып тәмамлаган «И мөкатдәс моңлы сазым» драмасы да драматургның тарихи-революцион теманы яктырту юлында туктаусыз эзләшүенә дәлил. Бу әсәр — Габдулла Тукай һәм аның мәшһүр замандашлары (Ф. Әмирхан, Г. Камал, С. Сүнчәләй, С. Рәмиев һ. б.) турында. Драманың төп герое Г. Тукайны автор шагыйрь итеп кенә түгел, ә кара, иске тормыш— патша Россиясенә каршы өзлексез һәм кискен көрәш алып барган революцион рухлы кыю шәхес итеп сурәтли.

    Риза Ишморат — кырыкка якын сәхнә әсәре авторы. Аның күп кенә әсәрләре, татар театрыннан тыш, башка милләт (рус, башкорт, казакъ, үзбәк, чуваш һ. б.) театрлары сәхнәләрендә дә уйналып килә.

    Әдипнең иҗади эшчәнлеге киң кырлы. Ул язучы-публицист, тәрҗемәче, здәби тәнкыйть мәкаләләре, истәлекләр авторы буларак та билгеле. Әдипнең туган-үскән яклары, андагы кешеләр — җир хуҗалары, шулар белән бергә бәйләп әдәбият-сәнгать эшлеклеләренең дә авыр һәм мактаулы хезмәте турында язган «Сайрасын тургайлар» (1982) исемле документаль повестен Укучылар яратып каршы алдылар.

    Р. Ишморат Вс. Ивановның «Бронепоезд»ын (1929), М. Горький хикәяләрен, И. Франконың «Украденное счастье» («Урланган бәхет», 1951) пьесасын, Д. И. Фонвизинның атаклы «Недоросль» («Җитлекмәгән егет», 1953) комедиясен һәм башка рус язучыдарының аерым әсәрләрен татарчага тәрҗемә итте.

    Әдәбият һәм театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен Риза Ишморат 1953 елда — Татарстан АССРның, ә 1983 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек булды. Ул шулай ук Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1973) һәм ике тапкыр (1957, 1963 елларда) «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнде.

    Риза Ишморат—1927 елдан КПСС члены, 1938 елдан СССР Язучылар юзы члены.


    БИБЛИОГРАФИЯ

    Сайланма әсәрләр: 2 томда.— Казан: Таткитнәшр., 1966.— 1967. Т- 1. Пьесалар /Г. Иделле кереш сүзе. 1966.

    Ун ел тулганда: Пьеса, 3 пәрдәдә.— Казан: Татарстан дәүләт нәшп 1927.

    Пожар: 3 пәрдәдә драма.— Казан: Татиздат, 1929.

    Данлы чор: 5 пәрдәдә, 23 картинада.— Казан: Яңалиф, 1931.

    Ил өчен: Пьеса 3 пәрдәдә.— Казан: Татгосиздат, 1936.

    Шул ук.—Казан: Татгосиздат, 1939.

    Гөлзадә: Драма 4 пәрдәдә, 5 картинада.— Казан: Татгосиздат, 1941.

    Кайту: Драма 4 пәрдәдә.— Казан; Татгосиздат, 1947.

    Пьесалар. /Биогр. белешмә.— Казан: Татгосиздат, 1950: Якын дус; Якты юл; Ил өчен; Бүләк.

    Пьесалар. /Авт. биогр. белешмәсе.— Казан: Татгосиздат, 1953: Кайту; Якты юл; Якын дус; Бистә кызы Гөлсинә.

    Үлмәс җыр. (Муса Җәлил): Героик драма.— Казан: Татгосиздат, 1956.

    Бәхет турында сөйләшү.—Казан: Таткнигоиздат, 1957.

    Шәйтан таягы: Пьесалар.—Казан: Таткнигоиздат, 1957: Гөлзадә; Шәйтан таягы; Иске дуслар; Күңелле көннәр; Бүләк.

    Серле моң: Лирик комедия. 4 пәрдәдә.— Казан: Таткитнәшр., 1960.

    Давылга табан: Драма 3 пәрдәдә.—Казан: Таткитнәшр., 1965.

    Шаулыйлар дулкыннар: Лирик драма 3 пәрдәдә, 7 картинада.— Казан: Таткитнәшр., 1970.

    Гүзәл син, хәят: Пьесалар. [А. Әхмәдуллинның кереш сүзе].— Казан: Таткитнәшр., 1973.

    Давылга табан: Пьесалар. [А. Әхмәдуллинның кереш сүзе].— Казан: Таткитнәшр., 1977.

    Сайрасын тургайлар: Докум. повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1982.

    Моңлы сазым: Пьесалар /А. Әхмәдуллин кереш сүзе.—Казан: Таткитнәшр., 1983.

    Пьесы. Пер. с татар,—Казань: Таткнигоиздат, 1956.

    Бессмертная песня. Муса Джалиль: Героич. драма в 4 д., 9 карт. /Пер., И. Ингвара.—М.: Искусство, 1957.

    Драмы. Комедия: Сборник пьес.— Казань: Таткнигоиздат, 1962.

    Их было четверо: Героич. драма в 3-х д. /Авториз. пер. Я- Липковича, Репертуар Татар. акад. театра им. Г. Камала.—М.: ВУОАП, 1962.

    Буре навстречу: Драма в 3-х карт. /Авториз. пер. И. Г. Ингвара. Репертуар. Казан. Болып. драм. театра им. В. И. Качалова.— М.: ВУОАП, 1963.

    (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)


    Татарский драматург, общественный деятель, Заслуженный деятель искусств Татарской АССР, Заслуженный деятель искусств РСФСР, участник Великой Отечественной войны 1941-45 годов.

    Родился 1 ноября 1903 года в деревне Бадряш Янаульского района Башкирской АССР. С 1911 по 1915 год учился в Сарашевской средней школе. Член КПСС с 1927 года. Родился в семье крестьянина. Участник Великой Отечественной войны. В 1926 году окончил театральный техникум, работал режиссёром в Татарском академическом театре имени Галиаскара Камала. Первые комедии написал в 1926 году. Автор многих драматургических произведений, в том числе драмы «Буре навстречу» (1952) — о Ленине-студенте и трагедии «Бессмертная песнь» (о Мусе Джалиле, 1956). Перевёл на татарский язык «Недоросль» Дениса Ивановича Фонвизина (1745—1792).

    Умер 29 октября 1995 года в Казани.


    ТВОРЧЕСТВО

    «Сайланма эсэрлэр (Избранные произведения)» в двух томах, Казань, 1966—67.

    «Давылга табан (Буре навстречу)», о начале революционной деятельности Владимира Ильича Ленина (1952, 1963, 1964)

    «Үлмәс җыр (Бессмертная песнь)», о подвиге Мусы Джалиля (1956)

    «В царстве сна», пьеса

    «Горе-философ», пьеса

    «Кайту (Возвращение)» (1942) - о Великой Отечественной войне

    «Сайрасын тургайлар (Чудесен этот мир)», документальная повесть (1982)

    «Гомер сукмаклары (Тропы жизни)», книга мемуаров (1987)

    «За десять лет», пьеса (1927)

    «Гөлзадә (Гюльзада)», пьеса (1939), в 1968 году с композитором Энвером Бакировым была написана опера с одноименным названием.

    «Светлый путь», пьеса (1947)

    «Дошман лагеренда (В стане врага)» (1941)

    «Ватан кызлары (Дочери Родины)» (1941

    «Пожар» (1929)

    «Данлы чор (Славный период)» (1930)

    «Мәдинә (Мадина)» (1930)

    «Тургай», с драматургом Каримом Тинчуриным вместе написанная пьеса (1932)

    «Ил өчен (За Родину)», пьеса (1936)

    «Ватан (Родина)», пьеса (1938)


    ПРИЗНАНИЕ

    Заслуженный деятель искусств Татарской АССР (1953)

    Заслуженный деятель искусств РСФСР (1983)

    Награжден 4 орденами и медалями

    millattashlar.ru

    Риза Ишмурат (Риза Фахрутдинович Ишмуратов) (1903-1996)
    татарский драматург, общественный деятель.




    ← назад   ↑ наверх