• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Гаяз Исхакый

    Кәҗүл читек

    Минем әти бүген Казаннан кайта. Улмы? Ул миңа санлы калач китерә. Аннары миңа читек китерә. Өр-яңа читек.
    Аның саурысы синең апаңның намазлык чигә торган үрнәге кебек чәчәкле була.
    Аның олтаны болгар олтаны, кырыеннан киселгән. Ярып ук киселгән. Үзе кып-кызыл төсле. Кура җиләге тесле кызыл түгел, зияб төсле кызыл.
    Аның балтыры шадраланып тора, чем-кара.
    Миңа әти кәҗүл читек китерә...
    Иртәгә гаеткә мин кәҗүл читек киеп барам.
    Беләмсең, Миңлегали?
    Минем читекнең балтырының очы кып-кызыл иттереп тар сәхтиян тоткан була, ул әнинеке кебек түгәрәкләнеп беткән булмый... тип-тигез киселгән була.
    Ул әкертен генә шыгырдый. Солдаттан кайткан Фәхри малаеның итеге шыгырдаган кебек түгел: шыгыр-шыгыр шыгырдый...
    Ул безнең тырантас.
    Меәззиннәрнеке бит тимерле түгел...
    Мулла абый әтине Казаннан алып кайта.
    Миңа читек алып кайта.
    Йөгер. Әнә сыерлар су эчәргә төштеләр...
    — Миңлегали, Әхмәдулла! Миңлегали, Әхмәдулла!
    — Нәрсә?
    — Минем ак башлы тананы югары очка җибәрмәгез әле... Иртәгә борчак белене бирермен...
    Безнең әни иртәгә бәйрәм ашы пешерә. Әйдә, тизрәк чабыйк. Көтү тиз керсен иде дә, сыерларны тиз табып кайтсак иде
    Әйеме, Миңлегали?
    Миңа иртәгә гаеткә киеп барырга әби чапан тегә, минем чапан җем-җем итеп тора. Әби әйтә: «Мондый чапанны бохар патшасының угылы гына киядер,— ди.— Ул саран-җы»,— ди... Ул әле өр-яңа. Өр-яңа! Әби әйтә, саранҗы искерми, ди.
    Ул әтинең ашка йөри торган чапаны иде. Аның җиңнәре миңа нәни генә була.
    Ямь-яшел!..
    Мулла абый миңа иртәгә чалма чалып бирә.
    Мин гаеткә барам.
    Син тәһарәт төзи беләсеңме?..
    Мин беләм... Авызга өч мәртәбә су аласың, аннан соң әти төсле итеп тамак кырасың:
    — Эһе-эһе.
    Аннан читеккә мәсих кыласың.
    Кәҗүл читеккә мәсих кыласың.
    Минем кәвешем әле өр-яңа... Өр-яңа... Мин аны кимәгәнгә, әзрәк кибеп киткән. Әби әле аны суга салып куйды. Аннан соң әби каз мае белән майлый, ул өр-яңа була.
    Әти миңа перәннек тә алып кайта. Мин сиңа да бирермен...
    Миңлевәли малаена бирмим... Бая туп уйнатмады. Чү-кә!.. Әйе, әнә көтү күренә. Тиз бул. Чап! Син күпернең Шәмсиләр ягында тор, мин югары оч ягында. Ишетәмсең, Миңлегали? Әнә, әнә, чылтыр-чылтыр тарантас чылтыраганы ишете-
    Аннан соң әби Өр-яңа!.. Әти миңа пе;Әлә.
    — Миңа сйяең борчак беленең кярәкми, безнең әни коймак пешерә.
    — Безнең әяя кыстыбый ясый... Аяып кайтыш инде. Җизниләр бакчасында айбагар бар, сезгә дә бирермен.. Әйдә... Тиз! Миңа әти яңа читек алып кайта, кәҗүл чятек...
    — Әй, малайлар... Куркытма! Әй, пычак кергере!.. Кая сыерымны алып барасың?
    — Әй, малайлар... Куркытма! Әй, пычак кергере!.. Кая сыерымны альт барасың?
    — Әхмәдулла!.. Әхмәдулла!.. Әтнен кайтты!.. Әтиең кайтты!
    — Әйдә ку, Миңлегали! Ку!
    — Әби, сыерны куып алып кайтма, каймагы чайпала, ди... Минем әти кайткан, миңа кәҗүл читек алып кайткан... Өр-яңа кәҗүл читек. Әнә тырантас... Әй җаным тырантас... Кара, алаша, мескен, тирләгән... Минем читек авыр микәнни?..
    —- Әхмәдулла, Әхмәдулла! Сыерларны алып кайттыңмы?..
    — Кайттым, әби, кайттым.
    Әнә, Рәбяга тәрәзәдә, кулына нәни генә каймалы читекләр тоткан...
    — Әләлики-кызыкый, әләлики-кызыкый. Яңа читегем, яңа читегем... Абый, абый, яңа читегем...
    — Бик исем китте... Үземә дә әти яңа читек алып кайт кан... Миңа — мулла абзыйныкы кебек кәҗүл читек.
    — Әләлики-кызыкый, әләлики-кызыкый...
    Әти түр башына утырган, аиың янына мулла абый. Самовар гаеткә дип ачылган, самовар келә-көлә җырлый. Әни чәй ясый, әби әллә нәрсә сөйли.
    — Әйдә, угылым, әйдә угылым, әйдә, Әхмәдулла бәбкәм!
    Әни баштан сыйпый, әби аркадан кага.
    — Кил, угылым, үз яныма утыр. Әти мине үз күршесенә утырта.
    Рәбяга, нәни генә читекләрен кочаклаган да, кулы белән сыйпап сөя, битенә китерә, үбә, тиле!..
    — Әти, миңа читек алып кайттыңмы?

    — Кайттым, угылым, кайттым Әнисе, Әхмәдулланың саплы калачын бир әле.
    — Саплы калач, саплы калач, әләлики кыэыкый, әлә-лики кызыкый! — Мин Рәбиганы кызыктырам
    — Синең саплы калачың юк...
    — Минем читегем бар, минем читегем бар...
    — Минем дә читегем бар, минем дә читегем бар Әти читегем кая?
    — Кәҗә Вәлинең килененең угылы кызамык чыгарган икән, угылым, ул сиңа дигәнне ураза гаетенә генә өлгертәм диде... Аннан Миңлесәхип апаларның кодала рыннан гына/алдым
    Мулла абыйга:
    — Кая әле, Фәхрулла. Әхмәдулла читеген бир әле Зур булмаса ярар иде, угылым
    Абый көлемсерәде Мин:
    — Юк, юк, булмый. Минем нәни генә читегем була Нәни генә. Әти! Кәҗүлме?
    — Кәҗүл, угылым Менә читек..
    Бу читек бөтенләй башка. Аның олтаны да кып-кызыл. Битлекләре, балтыпы да тулкынланып тора Ләкин.. Ул ни дип соң кәҗә Вәлинең килененең угылы кызамык чыгарган?
    — Йә, ки, угылым. Йә, ки, зур булмасмы? Зур булса, мулла абыеңа бирерсең...
    Читекнең эченә тәпиләремне тыгам. Аның төбенә аягым барып җитми. Тирә-юньнәрендә минем балтырларым чал-тырларым кысылып, кочакланып тормый.
    — Тор, угылым. Тор, бисмилла... Йә, тор!
    Мин торып бастым. Читекнең кунычы бот төбенә җитте. Аяк башым аның төбен барып таба алмады. Мин төбенә аяк җитми торган суга чумган кебек булып киттем.
    — Зурракмыни?.. Тегүче Хисами да юк бит шуны кечерәйтергә... Анда ук әйттем, безнең Әхмәдулланың тәпиләре әле нәни генә булыр, дидем. Миңлесәхип абыстаңның кодасы: «Юк, булмас, хәзрәт, мәхдүм үсәр әле. Бу елгы гаеткә зур булса, киләсесенә чак булыр»,— ди.
    Рәбига, тиле, һаман: «Әләлики-кызыкый, әләлики-кызыкый!» — ди. Бик исем китә инде. Минем үземнең дә читегем бар Бар шул!
    Мин читекне әйләндереп-әйләндереп карадым... Тагы кияргә аякларымны керттем, тагы икесе дә төбенә барып җитә алмады.
    — Эч, угылым, чәеңне. Әнә саплы калачыңны ал.

    Миң читеккә карадым, караган саен ул миңа дошман төсле күренә килде. Мәхәббәтсез читек, дәүкәди читек...
    — Рәбига, әләлики-кызыкый, әләлики-кызыкый... Минем чапаным бар!..
    — Бар, бәбкәм, бар...
    — Минем чыбыркым бар...
    — Минем курчакларым бар...
    — Тиле!.. Малайлар курчак уйныймыни? Мин катымша түгел.
    — Эч, угылым, чәеңне. Иртәгә менә мулла абыең үзеңә чалма чалып бирер. Чапаныңны киярсең. Читегеңне әллә, угылым, гаеткә киеп барырга мулла абыеңа бирәмсең? Аның, мескеннең, гаеткә читеге дә иске...
    Мин күземне күтәреп карадым, читек тә кызганыч, мулла абый да кызганыч. Бәхетсез читек, нәни түгел читек! Бу кәҗүл дә түгелдер әле... Түгел!
    Мин читекләрне мулла абыйга суздым.
    Әти, әни һәм әби һәммәсе:
    — Менә рәхмәт, менә рәхмәт, мулла абыең менә сиңа чалма чалып бирер. Киләсе гаеткә кәҗә Вәлинең килененең угылы кызамыктан терелер дә, сиңа нәни генә, үзеңнең тәпиләрең кебек кенә читек килер. Казанның үзеннән: «Ошбу читек тапшырылса иде Габдулла авылында Әхмәдулла мәхдүмгә», дип, атыңа язылып килер. Килер шул!
    Мин ураза бәйрәмендә өр-яңа кәҗүл читек киеп гаеткә барырмын.
    «Әти! Ураза гаете еракмы?» — дияргә башымны күтәрдем. Мулла абый, әти, әни бер-берсенә карашып елмаешып торалар.
    Миңа, бердән, минем хәзер дә читегем юк, ураза гае-тендә дә читегем булмас, аннары да булмас кебек тоелды. Тамагымны әллә нәрсә кытыклады, борынга әллә ни тулды, күзне әллә нәрсә юешләтте. Биттән кайнарланып әллә нәрсә агып төште...
    «Минем читегем юк, минем кәҗүл читегем юк»,— дип, әллә кем минем эчемдә сыкранып кычкырына башлады.
    Мин тавышланып еларга тотындым. Саплы калачны алмадым. Чәйне эчмәдем. Акырып барып мендәргә яттым; мине әти дә яратмый, миннән мулла абый да көлә; мине әни дә, әби дә сөйми... Читегем юк... Рәбиганың читеге бар, минем читегем юк.
    Әни торды.
    — Ни булды сиңа, угылым. Синең, бит, читегең бар,
    тик кәҗә Вәлинең килененең баласы кызамыктан авыр-: ганга нәни генә өлгермәгән. Әби:
    — Менә мин сине акыллы дип чапан тектем. Син зур башың белән елап утырасың.
    Әти дә:
    — Елама, елама! Алай булса, мулла абыеңны кызган-масаң, киеп бар.
    Минем күз алдыма тагы шул мәхәббәтсез читек килде. Мин тагы кычкырып еладым. Әни:
    — Тукта инде, акыллы бул. Мә, алай булса, үз читегемне бирәм.
    Әни каймалы зәңгәр җирлекле читек күтәреп килде.
    — Мә, ки, үзеңә булсын.
    Рәбига, почмакта читеген кочаклап:
    — Мин бирмим, мин бирмим,— дип акырырга тотынды. Тиле, мин катыктамыни хатыннар читеген кияргә! Мулла абый:
    — Мин~сине зур булды, мәдрәсәгә алып барырмын дип тора идем. Син анда да шулай елап йөдәтсәң, алмыйм инде,— диде.
    Әби:
    — Мин сиңа үзем кәҗүл читек тегәм, үзем тегәм. Менә күр дә тор, үзем тегәм. Иртәгә чапаныңны киярсең. Читегеңне киярсең. Мәхдүм булып гаеткә барырсың.
    Мин күземне ачтым. Рәбига, тиле, авызын ыржайтып елап утыра. Тиле! Гарәфә көнендә еларга ярыймыни? Тиле! Фәрештәләр тәсбих әйткәндә еларга ярыймыни? Әти авырса нишләрсең?
    Мине җилтерәтеп самовар янына алып киттеләр. Әни чәй ясады. Әти бал кашыгым белән бал алып бирде. Әби чапанымны, яшел чапанымны кигезеп карады.
    — Бар дә тәмам. Өр-яңа чапан, төймәсен генә тагасы бар. Иртәгә менә читек тә өлгертәм.
    — Нәни читекме, әби?
    — Нәни читек, угылым.
    — Кәҗүл читекме, әби?
    — Кәҗүл читек.
    Мин саплы калач белән малайларны кызыктырырга, ындырлар артына сыерлар ашатырга чыктым. Иртәгә минем кәҗүл, нәни читегем була.
    Караңгы төшеп өйгә кайтканда әби түр башында утырган да, колак артларына җеп белән эләктергән күзлеген
    кигән дә, чынаяк астлыгында ак май белән корымны бергә изеп маташа.
    Аның янында әнинең иске читеге, Сәрби әбинең үлек өстеннән бирелгән каймасыз кызыл читеге.
    — Әби, нишлисең?
    — Бар, ят, угылым, бар. Әнә Рәбига акыллы кыз, күптән йоклый. Иртәгә гает бит. Гаеткә тора алмассың. Бар, ят!
    — Әби, читегем өлгердеме?
    — Юк әле, юк. Мин аны намазымны укыгач кына тегәм. Бар, ят.
    Әбинең миңа читек тегүен, кәҗүл читек тегүен күрәсем килсә дә, гаеткә тора алмам дип яттым.
    Юрганның кырыеннан гына әбинең нишләгәнен карап яттым. Әби, аркасы белән утырганга, нишләгәне күренмәде.
    Бүлмә тактасының шәүләсендә генә аның калын бармаклары әллә нәрсә өстеннән бик кызулап йөргәне, аның әллә ни ышкыганы шәйләнде.
    Минем күз алдыма нәни генә читек, кәҗүл читек килеп басты. Ул минеке.
    Кил, кил, кәҗүл читек. Иртәгә гает, кәҗүл читек, иртәгә гает!
    — Тизрәк, угылым! Тәһарәт ал! Әтиең китте. Әнә мулла абыең сиңа чалма чалырга көтеп тора. Тор, балам, тор. Бүген бит гает.
    — Әби! Читекне бетердеңме?
    — Бетердем, бетердем, мә комган.
    , Тышта суык кына җил тзнне кытыклаган кебек булды. Ашыга-ашыга авызга су алганда, әти кебек иттереп «эһе-эһе» дияргә дә оныттым. Битләрне рәтләп себереп бетер-мәекчә йөгереп кердем.
    — Мә, угылым, күлмәк-ыштаныңны. Мулла абый калын гына тавыш белән:
    — Тизрәк, Әхмәдулла. Миңа барырга вакыт! Күлмәкне алай-болай киеп, кыска җиңле казакине кия-
    кия түргә чыктым. Анда әби чапан тоткан. Мулла абый чалма тоткан.
    — Кил, утыр, бисмиллаһи... Йа, элгәре уң кулыңны бир!
    Әби чапан кидерде.
    — Утыр, Әхмәдулла, утыр.
    Мин чәч ала торган тәбәнәк урындыкка утырдым.

    — Башыңны туры тот!
    Мулла абый акрын гына минем баш тирәсендә кызыл телемҗуллы ак чалманы сарырга тотынды.
    Әби әллә кайдан балтыр чүпрәкләр белән читек алып килде.
    — Әби, читекме?
    — Читек, угылым.
    — Кәҗүл читекме?
    — 'Кәҗүл, угылым.
    Мин күзем белән кәҗүл читекне эзләргә тотындым: кап-кара читек тора.
    — Әби, күрсәт!
    Мулла абый калын тавыш белән:
    — Башыңны борма! Чалмаң бозыла.
    Мин, яхшы айгыр кебек, муенымны туры тоттым. Әби минем аякларга балтыр чүпрәк урады. Бисмилла әйтеп, уң аякка читек кигезде.
    Минем күңелгә рәхәт кереп китте. Мин тагы аягымны, кәҗүл читекле аягымны карарга башымны бордым. Мулла абый тагы: «Тик тор!» — диде.
    Менә әби икенчесен дә кигезде.
    Чалма да чалынып бетте.
    — Йә, тор, Әхмәдулла.
    Тордым. Аяктагы читек кап-кара булып, җем-җем итеп тора.
    Чапан — ямь-яшел. Чалма — чуп-чуар. Әби:
    — Менә нинди зур шәкерт булды,— дип, аркамнан какты.
    Әни килеп, исле май сөртенә торган мулла абыйга:
    — Әхмәдуллага да хушбуй сөрт,— дигәч, мулла абый ислемай шешәсенең тыккычы белән минем борын төбеннән бер сызып узды.
    Борынга әти исе керде.
    Мулла абый: «Йә, тиз бул!» — дип кызулагач, мин әле чапаныма, әле читегемә карап өйалдына чыктым.
    Анда минем әле өр-яңа, әби кичә генә каз мае белән майлаган кәвешем кечкенә булганга, мин әбинең яшел башмагын гына киеп киттем.
    Мәчет йортына әллә никадәр халык җыелган. Мулла абый барып җитеп тамак кыргач та, бар да торып юл бирде. Ул алга, алга китте. Мин дә, малайлардан узып, ал арның алдындагы сафка утырдым.

    . Мин мулла малае! Минем чалмам, чапаным, читегем бар!..
    Иртә намазын укыдык. Әти вәгазь сөйләргә тотынды. Мөәззин абзый: «Сафланыгыз!» — дип кешеләрнең аякларына тибеп йөрде.
    Әтигә, мулла абыйга бөтен кеше, берсе арты берсе барып, акча биреп килделәр. Минем артта малайлар кызыгып карап торалар.
    Ә шулаймы? Таз шәйтан! Миңа шалкан бирмәгән идең. Ә алаймы? Минем чапаным бар! Минем читегем бар, кә-җүл читегем бар!
    Мин кулым белән читегемне тотып карадым: йоп-йом-шак, ,майлы кебек.
    Менә кояш чыкты. Мәчет йорты тирәсенә киенгән-би-зәнгән кызлар, хатыннар, малайлар тулды. Барысы да миңа карый:
    «Әнә Әхмәдулла! Әнә Әхмәдулла... Әнә аның чапаны ямь-яшел, әнә аның чалмасы чуп-чуарЬ — ди.
    — Туктаңыз әле. Гает намазына торыйк, аның кәҗүл читеген дә күрерсез...
    Менә мөәззин абзый әллә нәрсә сөйләде. Менә зур тавыш белән әти: «Аллаһе әкбәр!» — диде.
    һәммә кеше кулын күтәрде, төшерде. Миң дә күтәреп төшердем.
    Арттан теге Таз, аның артыннан тагы әллә кем, берәм-берәм көләргә тотындылар.
    — Әхмәдулла әнисенең читеген кигән... Әхмәдулла әнисенең читеген кигән!
    Малайлар пырхылдады.
    — Әнисенең читеген кигән, әнисенең читеген кигән... Мин серне белдермәскә тырыштым.
    Әти кычкырып әлхәм укырга тотынды.
    Малайлар һаман «әнисенең читеген кигән» дигәнне такмаклаудан бушамадылар.
    «Ә, Таз! Көнлисеңме? Кәҗүл читектән көнлисеңме?»
    Менә рөкүгъга киттек.
    Ни күзем белән күрим! Минем читегемнең битлеге бөтенләй кып-кызыл. Балтырының кайбер җирендә кап-кара нәрсә ялтырап торса да, кай җирләрендә кызылланып киткән, ул ала-кола.
    Рөкүгъда малайлар «сөбханә раббел-газыйм» урынына: «Әнисе читеген кигән, әнисе читеген кигән»,— диләр.
    Рөкүгъ — намазда иелеп тору, тезләнү.
    Түгел, ул болай гына кызарган. Мимем чапаным да бар. Чапаным ямь-яшел.
    Менә тагы тордык. Малайлар иырых-пырых көләләр:
    — Әхмәдулланың чапанына корым ягылган! Кап-кара корым...
    — Әнисенең читеген кигән. Әтисенең чапанын корым-латкан...
    Тагы рөкүгъга бардык.
    Ни күзем белән күрим: чапанымның алгы чабулары дегеткә буяган кебек кап-кара булган. Әттәхияттә малайлар:
    — Әнисенең читеген кигән, әнисенең читеген кигән, әнисенең читеген кигән, катымша, катымша,— дип укыдылар.
    Әти сәлам бирде.
    Аллаһе әкбәр! Бөтен халык сикереп торды. Мине малайлар чормап алдылар.
    һәммәсе авызын җәйгән, һәммәсе көлә: «Әнисенең кызыл читеген кигән».
    Мин һаваланып кына:
    — Таз шайтан, айбагар карагы!..— дип киттем. Барып башмакларны кидем.
    Малайлар тагы гөж иттереп көлделәр:
    — Әбисенең башмагын кигән, Әхмәдулла әбисенең башмаган кигән.
    Карасам, чын да әбинең башмагы. Әнинең Сәрви әби өстеннән килгән кызыл читеге. Аның балтыры бешердәп төшкән. Аның эченнән балтыр чүпрәгенең очлары күренеп тора.
    Яшел чапанның бер җире ямь-яшел, бер җире кап-кара булып корымлы майга буялган...
    Бер малай төртеп җибәрде. Икенчеләре көлеп куйдылар. Тагы берсе төртте. Минем бер башмагым аяктан чыкты, аны кия алмаганга кулыма алдым. Берсе чалмамның коерыгыннан тотты. Ул сүтелеп китте.
    Малайлар тагы көлә. «Әнисенең читеген кигән!» дигәнне көйләргә керештеләр. Мин кызу-кызу атларга башладым. Берсе чабуымнан тотты. Мин аның кулын тешләдем. Берсе сүтелә башлаган чалманың өчен алып китте. Мин аны куа башлагач, икенче башмагым төште.
    Капка төбенә җиткәндә әбинең.
    Әттәхият — намазда тезләнеп утырып укый торган дога.

    — Оятсызлар, кая,, колагын кисим! — дигән тавышымы ишеттем. Күземә яшь тулды.
    Умарта кортыннан качкан кеше кебек капкадан атылып кердем. Урамнан гөж итеп малайларның көлүләре, «Әнисенең читеген кигән» дигән такмаклары мине озатты. Хушбуй исле сумса, пәрәмәч тәме чыккан өй каршы алды.
    Әбинең:
    — Бәйрәм мөбарәк булсын, угылым! — дип аркамнан кагуына мин акырып елап җибәрдем.

    Бетте.

    1912.




    ← назад   ↑ наверх