• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Нәкый Исәнбәт

    Татарстаны язучылары: Нәкый Исәнбәт

    Татар совет әдәбиятының аксакалы, танылган драматург, шагыйрь, прозаик һәм галим Нәкый Исәнбәт (Нәкый Сираҗетдин улы Закиров) 1899 елның 29 декабрендә (яңа стиль белән—1900 елның 10 январенда) элекке Уфа губернасының Златоуст өязе (хәзерге Башкортстанның Салават районы) Малаяз авылында мулла гаиләсендә туган. Авыл мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, 1910—1917 елларда әүвәл уфадагы «Хәсәния», аннары Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә укый. Февраль революциясеннән соң, кыска сроклы педагогия курсларын тәмамлагач, 1917 елның көзеннән алып 1920 елның җәенә кадәр туган

    төбәк авыллары (Атау, Тазтүбә, Үрге Кыйгы) мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укыта. 1920—1922 елларда, укытучылык хезмәтеннән аерылмыйча, Уфа Халык мәгарифе институтында һәм Харьков университетының халык мәгарифе факультетында белем ала, аннары яңадан мәктәптәге эшен дәвам иттерә: Мәсәгут педагогия курсларында, Уфадагы урта белем бирү һәм совет-партия мәктәпләрендә, театр училищесъшда тел-әдәбият укыта.

    1929 елның ахырларында Н. Исәнбәт Татарстанга күчеп килә һәм 1940 елга кадәр Казандагы сәнгать техникумында, химия-технология институтында һәм рабфагында, кооператив техникумында — укытучы, «Спартак» аяк киемнәре фабрикасында — эшче (1930—1932) һәм Әтнә районында мәктәпләр буенча методик кабинет мөдире булып эшли. 1940 елдан бирле Н. Исәнбәт— язучы-профессионал сыйфатында әдәби һәм гыйльми иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

    Н. Исәнбәт әдәбият мәйданына бик иртә килә. Унбер-унике яшьләрендә инде ул мәдрәсәдәге иптәшләре арасында шигырьләре белән таныла, ә унбиш яшеннән матбугатта басыла башлый: 1914 елда Казанда чыга торган «Ак юл» исемле балалар журналында аның беренче шигырьләре дөнья күрә. 1914—1916 елларда яшь каләм иҗат сәләтен поэма жанрында һәм драматургиядә дә сынап карый — «Әмирхан хәзрәт» исемле комедиясен яза һәм «Аң», «Сөембикә» журналларында «Сукбай», «Укытучы кыз» исемле ике поэмасын һәм шигырьләрен бастыра.

    Н. Исәнбәт Бөек Октябрь революциясен зур иҗади дәрт белән каршылый. Яңа тормыш төзергә керешкән хезмәт кешеләренең эш-гамәлләрен романтик рух, ялкынлы пафос белән тасвирлаган шигъри әсәрләре, актуаль темаларга багышланган мәкаләләре, дини хорафатларны, мещанлык күренешләрен фаш иткән фельетоннары һәм сатирик комедияләре аны егерменче еллар башында ук әдәбиятның төрле жанрларында эшләүче күп кырлы талант иясе итеп таныта. 1925 елда әдипнең революцион шигырьләре тупланган «Чаң» исемле беренче шигъри җыентыгы басылып чыга. Әлеге җыентыкта урын алган һәм ирекле хезмәт тантанасын сәнгатьчә чаралар белән көчле, үтемле итеп гәүдәләндергән «Коммуна тимерлегендә» исемле шигыре аңа зур популярлык китерә — заманында бу шигырьне сәхнәләрдән сөйлиләр, мәктәп дәреслекләренә кертәләр. Егерменче-утызынчы елларда һәм аннан соң да Н. Исәнбәт поэзия жанрында даими эшләп килә. Илдәге социализм төзелеше күренешләрен сурәтләгән «Эшче Хафиз» (1920) һәм «Днепрострой» (1932), халык легендасына нигезләп язылган «Түләк батыр» (1939), совет кешеләренең Ватан сугышында җиңүен һәм фашизмның антигуманистик асылын фольклордагы традицион образлар аша гәүдәләндергән «Нужа бабай» (1950) кебек поэмалар һәм мәхәббәт, табигать турындагы күп санлы лирик шигырьләр әдип иҗатының үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итәләр. Язучының аерым лирик шигырьләре («Уракчы кыз», «Син сазыңны уйнадың», «Бормалы су», «Илкәем» һ. б.), көйгә салынып, хәзергәчә халыкның I УЗ җырларыдай җырланып йөри.

    Н. Исәнбәтнең нәфис әдәбият өлкәсендәге иң зур уңышлары драматургия белән бәйле. Әле революциягә кадәр үк сәхнә әсәрләре язуда каләм тибрәткәләгән әдип, совет властеның беренче елларыннан башлап, бу жанрга төп игътибарын юнәлтә һәм бер-бер артлы күренекле комедия, драма Һәм трагедияләрен иҗат итә. Ул — утыздан артык сәхнә әсәре авторы.

    Драматург буларак, Н. Исәнбәт «һиҗрәт» (1923) исемле сатирик комедиясе белән таныла. Гражданнар сугышы вакытында Кызыл Армиядән качып барган милли буржуа вәкилләренең мораль һәм сәяси банкротлыкка төшүләрен көлкеле ситуацияләрдә оста итеп күрсәткән бу әсәр 1923 елда Уфа театрында һәм икенче елны Казандагы татар театры сәхнәсендә куела башлый. Шуннан соң иҗат ителгән «Культур Шәңгәрәй» (1925), «Пикүләй Шәрәфи» (1927), «Портфель» (1929) исемле сатирик комедияләрендә дә автор нэп чорындагы төрле тискәре типларның тулы бер төркемен сәхнәгә чыгарып бастыра. Н. Исәнбәтнең сатирик комедияләре тормыш материалының, куелган лроблемаларының актуальлеге һәм характерлар бәрелешендәге яңалыклары белән шул чор татар сәхнә әдәбиятында үзенә бер аерым урын алып торалар.

    Нәкый Исәнбәт драматургиясе жанр ягыннан булсын, тематик яктан булсын, ифрат бай иҗат. Иң беренче чиратта, ул — комедия остасы. Аның тапкыр сүзле, юморга бай, гаделлек юлында теләсә нинди авырлыкларны да көр күңел белән җиңеп чыга торган мәшһүр фольклор герое Хуҗа Насретдин турындагы комедиясе («Хуҗа Насретдин», 1939) татар сәхнәсендә дистәләрчә еллардан бирле зур уңыш белән бара (ике меңнән артык спектакль). Әдип, гомумән, фольклор материалларыннан үзенең әдәби иҗатында бик еш файдалана. Аның «Җирән Чичән белән Карачәч сылу» (1942), «Кырлай егете» (1968), «Хәйләкәр Дәлилә яки «Мең дә бер кичә»дән бер кичә» (1978) кебек комедияләре дә халык риваятьләренә нигезләп язылганнар.

    Утызынчы еллардан башлап Нәкый Исәнбәт ил-халык язмышына бәйле вакыйгаларны, масштаблы геройларны һәм тарихи шәхесләрне гәүдәләндерү юнәлешендә зур иҗади активлык күрсәтә. Революциягә кадәрге крестьян тормышын һәм андагы фаҗигале күренешләрне калку итеп сурәтләгән «Миркәй белән Айсылу» (1936) драмасы, Борынгы Римдагы коллар восстаниесенә багышланган «Спартак» (1940) трагедиясе, буржуаз татар милләтчеләрен фаш итүне максат итеп куйган «Болак арты республикасы» (1940) сатирик комедиясе, беренче татар артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турындагы «Гөлҗамал» (1943), бөек революционер Мулланур Вахитовның халык азатлыгы өчен героик көрәшен сәнгатьчә гәүдәләндергән «Мулланур Вахитов» (1946) һәм, ниһаять, үлемсез шагыйрь Муса Җәлилнең фашист тоткынлыгындагы батырлыгын матур әдәбиятта беренчеләрдән булып чагылдырган «Муса Җәлил» (1956) исемле тарихи-биографик драма һәм трагедияләре белән әдип татар совет сәхнә әдәбияты үсешенә үзеннән сизелерлек өлеш кертә. Бер үк вакытта драматург заман тематикасын да читтә калдырмый. Бүгенге социалистик җәмгыятьтә шәхеснең урыны һәм роле мәсьәләләрен, кешеләр арасындагы катлаулы әхлакый-этик проблемаларны үзәккә куйган «Рәйхан» (1949), «Гүзәл» (1950), «Зифа» (1954) кебек пьесалар әнә шундыйлардан. Образларының тормышчан һәм җанлы булуы, сурәтләү чараларының байлыгы, сюжетның төгәллеге һәм кызыклылыгы белән •әдипнең бу төр пьесаларыннан аеруча «Зифа» комедиясе зур уңыш казанды.

    Нәкый Исәнбәт — татар халкының тел, әдәбият хәзинәләрен җыю, барлау, гыйльми өйрәнү һәм аларны системага салып, бастырып чыгару өлкәсендә армый-талмый эшләүче күренекле галим дә. Аның тарафыннан әзерләнгән һәм кырык меңгә якын берәмлекне үз эченә алган өч томлык «Татар халык мәкальләре», илле мең берәмлектән торган фразеологик сүзлек, күләмле «Татар халык табышмаклары» һәм балалар фольклоры җыентыклары үзләренең тулылыгы-киңлеге, авторның һәр жанрга биргән гыйльми-тарихи аңлатмалары белән татар халкы авыз иҗатын өйрәнү юлында фән ирешкән беренче фундаменталь хезмәтләр булып санала. Өч томлык «Татар халык мәкальләре» китабы өчен әдип-галимгә 1968 елда Татарстан АССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.

    Нәкый Исәнбәт татар әдәбияты һәм мәдәнияте тарихы, татар теле һәм стилистикасына караган күп санлы башка фәнни хезмәтләре белән дә билгеле. Ул шулай ук балалар әдәбияты һәм әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә нәтиҗәле эшли. Аның башлыча фольклор материаллары нигезендә язылган «Куян маҗаралары», «Ни өчен ни булган, яки утыз ялган», Мырауҗан агай хәйләсе», «Нәниләр шатлана», «Балалар дөньясы» кебек китаплары нәниләр арасында яратып укылалар.

    Нәкый Исәнбәт А. Пушкинның «Бахчисарайский фонтан» («Бакчасарай фонтаны», 1937), «Полтава» (1937) поэмаларын, «Каменный гость» («Таш үнак», 1937) трагедиясен, Мольерның «Тартюф»ын (1937), Шекспирның Гамлет»ы белән «Король Лир»ын (1947), А. Грибоедовның «Горе от ума» «Акыллылык бәласе», 1947) комедиясен татар теленә тәрҗемә итте.

    Татар әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен Нәкый Исәнбәт Ленин ордены (1957), Хезмәт Кызыл Байрагы (1969), Халыклар Дуслыгы (1980) орденнары белән бүләкләнде һәм 1957 елда — Татарстан АССРның, ә 1959 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек булды.




    ©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986), беркадәр үзгәрешләр кертелде.




    Чыганак: adiplar.narod.ru
    Наки Исанбет
    Писатели Татарстана - (на татарском языке).
  • Нәкый Исәнбәт:
  • Шигырьләр
  • Хуҗа Насретдин
  • Отчего белый гусь крапчатым стал
  • Татар халык табышмаклары
  • Татар халык мәкальләре
  • Веселые пословицы и загадки


  • Татарстаны язучылары: Нәкый Исәнбәт




  • ← назад   ↑ наверх