• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Нәкый Исәнбәт

    Веселые пословицы и загадки

    Акыллыга сүз әйтәм,

    Уйлады дә белде,

    Акылсызга сүз әйтәм,

    Шарк итте дә көлде.

    Отканга − мәкаль, тапкырга − табышмак

    Балалар фольклоры

    Халык авыз иҗатын җыю, аны төзү, тәртипкә салуда Нәкый ага Исәнбәт гаять зур хезмәт куйды. Бу өлкәдә ул балаларны да онытмады. Аның халык авыз иҗатының иң гүзәл энҗеләреннән төзелгән ике китабын («Нәниләр шатлана», «Балалар дөньясы») балалар бик сөенеп кабул итте.

    «Бу җыентыкта, — ди Нәкый ага Исәнбәт, — укучы балалар арасыннан җыеп алынган һәм темасы белән дә балалар тормышыннан алынып, сурәтлекләре белән дә алар яраткан мәкаль һәм табышмаклар сайланды».

    Өлкән әдибебезнең бу хезмәтләре мәктәпләрдә халык авыз иҗатын өйрәнүдә ярдәмлек буларак та зур әһәмияткә ия.



    КЕЧЕ ЯШЬТӘГЕ МӘКТӘП БАЛАЛАРЫ ӨЧЕН



    ЭЧТӘЛЕК

    МӘКАЛЬЛӘР ТУРЫНДА.

    ТАБЫШМАКЛАР ТУРЫНДА.

    1. ТАБЫШМАК НИ УЛ?.

    2. ТАБЫШМАКЛАР, ЗАМАН ҺӘМ ТОРМЫШ.

    3. ТАБЫШМАК ҺӘМ АНЫҢ ҖАВАБЫ.

    4. СУРӘТЛӘМӘ ӘСӘР БУЛУ ЯГЫННАН ТАБЫШМАКЛАРНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ.

    5. ЯҢА ТАБЫШМАК ЧЫГАРУ.

    МӘКАЛЬЛӘР.

    I БҮЛЕК.

    БӘБИ БАЛА.

    АНА.

    АНА БЕЛӘН БАЛА.

    АТА-АНА, АЛАРГА ХӨРМӘТ.

    БАЛАНЫҢ ХОЛКЫ.

    ИРКӘ, ҮПКӘЧӘН, ЕЛАК БАЛАЛАР.

    ҮГИ-ЯТИМНӘР, ҮГИ АНАЛАР.

    ЮНЬЛЕ БАЛА ҺӘМ ЮНЬСЕЗ-ИГЕЛЕКСЕЗ БАЛАЛАР.

    АТА БАЛАСЫ БУЛУ, АТАГА ЛАЕКЛЫ БУЛЫП ҮСҮ.

    ТЕЛ, СҮЗ.

    СҮЗНЕҢ КӨЧЕ, ТОТКАН УРЫНЫ ҺӘМ ТӨРЛӘРЕ.

    СҮЗНЕ СӨЙЛӘШӘ БЕЛҮ ҺӘМ СӨЙЛӘҮ ӘДӘБЕ.

    СӘЛАМ ҺӘМ СОРАШУ.

    СӨЙЛӘШӘ БЕЛҮ.

    ВАКЫТЫНДА, УРЫНЫНДА СӨЙЛӘҮ.

    КЕШЕСЕНӘ КҮРӘ СӨЙЛӘШӘ БЕЛҮ.

    КЕШЕНЕҢ АКЫЛЫ, КЕМЛЕГЕ СҮЗЕННӘН БЕЛЕНҮ.

    КҮП СӨЙЛӘҮ ҺӘМ АЗ СӨЙЛӘҮ.

    УЙНАП СӨЙЛӘҮ, ЧЫНЛАП СӨЙЛӘҮ.

    СҮЗНЕ ТЫҢЛЫЙ БЕЛҮ.

    ДӘШМИ КАЛУ.

    ҺӘР ӘЙТКӘН СҮЗГӘ ЫШАНУ, РИЗА БУЛЫП ТОРУЧЫЛЫК.

    ХАКЛЫК, ДӨРЕСЛЕК, ЯЛГАН.

    ЯЛГАНЧЫЛАР.

    СЕР СӨЙЛӘҮ ҺӘМ АНЫ САКЛАУ.

    АКЫЛ ҺӘМ АКЫЛЛЫ БЕЛӘН ҖҮЛӘР.

    БЕЛЕМ-ГЫЙЛЕМ, УКУ-ЯЗУ, ГАЛИМ-НАДАННАР ТУРЫНДА.

    БЕЛЕМ-ГЫЙЛЕМ.

    КИТАП.

    УКУ-ЯЗУ.

    ЯЗУ-ХАТ.

    УКЫГАН БЕЛӘН УКЫМАГАН КЕШЕ.

    ГАЛИМ.

    НАДАН.

    ГАЛИМ БЕЛӘН НАДАН.

    ГЫЙЛЕМ ӨЙРӘНҮ.

    БЕЛҮ; БЕЛГӘН БЕЛӘН БЕЛМӘГӘН.

    АВЫЗ ИҖАТЫ, ӘДӘБИЯТ, ҖЫР-КӨЙ, МУЗЫКА, СӘНГАТЬ.

    МӘКАЛЬ ТУРЫНДА.

    ӘКИЯТ, МӘЗӘК, ТАБЫШМАКЛАР.

    ҖЫР-КӨЙ.

    МУЗЫКА ҺӘМ МУЗЫКАНТЛАР.

    БИЮ.

    ШИГЫРЬ ҺӘМ ШАГЫЙРЬЛӘР.

    ЗӘВЫК, ЯМЬ ТОЮ.

    ТАЛАНТ ҺӘМ АНЫ ҮСТЕРҮ ТУРЫНДА.

    КЕШЕ, АНЫҢ РУХИ ЙӨЗЕ, ХОЛЫК-КЫЛЫКЛАР.

    ХОЛЫКЛАР.

    ӘДӘП, ОЯТ, НАМУСЛЫЛЫК.

    РӘХИМ-ШӘФКАТЬЛЕК.

    ҮПКӘЧӘНЛЕК ҺӘМ ХӘТЕР КАЛУ.

    АЧУ ҺӘМ ДУАМАЛЛЫК.

    ЭРЕЛӘНҮ, МАСАЮ.

    МАКТАНУ, АЛДАН ШАПЫРЫНУ.

    КӨНЛӘШҮ.

    ҮЗ СҮЗЛЕЛЕК, ҮҖӘТЛЕК, КИРЕ БЕТКӘНЛЕК.

    НӘФЕС, АЗГЫНЛЫК.

    ЭШ ҮТКӘЧ ҮКЕНҮ.

    ХӘЙЛӘ ҺӘМ ХӘЙЛӘКӘРЛЕК.

    АСТЫРТЫНЛЫК.

    ИРКӘЛЕК, КЫЛАНЧЫКЛЫК, НӘЗБЕРЕКЛЕК, ВАКЧЫЛЛЫК, ХОЛЫКСЫЗЛЫК.

    ИЛ, ТУГАН ҖИР, ВАТАН.

    БӘЙРӘМНӘР.

    САБАНТУЙ, МӘЙДАН, УЕННАР.

    УЕН-КӨЛКЕ.

    КӨЛҮ-ҖЫЛАУ.

    КҮЗ ЯШЕ.

    КЕШЕДӘН КӨЛҮ, МЫСКЫЛЛАУ.

    КЕШЕДӘ ТЕЛӘК, НИЯТ, БАТЫРЛЫК ҺӘМ ЭШКӘ ИХТЫЯР КӨЧЕ БУЛУ, МӨСТӘКЫЙЛЬЛЕК ҺӘМ МАКСАТКА ИРЕШҮ ТУРЫНДА.

    ТЕЛӘК, МАКСАТ ҺӘМ АҢА ОМТЫЛУ.

    КИҢӘШ-ҮҢӘШ ИТҮ.

    ИЯРЕП ЭШЛӘҮ ҺӘМ КОРЫГА ИЯРҮ.

    АШЫГЫЧ-АКРЫН ХӘРӘКӘТ, САБЫРЛЫК.

    АБЫНУ-СӨРТЕНҮ, ХАТАЛЫК, ЯЛГЫШЛЫК.

    АЛДАН КҮРЕП ЭШ ИТҮ, САК ХӘРӘКӘТ, ТӘДБИРЛЕЛЕК.

    ВАКЫТ-ФОРСАТНЫ КУЛДАН ҖИБӘРМӘҮ.

    КЫЮЛЫК, ТӘВӘККӘЛЛЕК.

    БАТЫРЛЫК ҺӘМ КУРКАКЛЫК.

    КЕШЕДӘ ИХТЫЯР КӨЧЕ БУЛЫРГА ТИЕШЛЕК, ҮЗЕҢӘ ҮЗЕҢ БАШ БУЛУ.

    ЭШ, ХЕЗМӘТ СӨЮЧӘНЛЕК.

    КЫҢГЫР ЭШ, ХЫЯНӘТ.

    КЕШЕ ҺӘМ КЕШЕНЕ ТАНУ, АРАЛАШУ.

    КЕШЕ БЕЛӘН КЕШЕ АЕРМАСЫ.

    КЕШЕГӘ ХӨРМӘТ ҺӘМ КЕЧЕЛЕК КҮРСӘТҮ, ҮЗ КАДЕРЕҢНЕ ҮЗЕҢ БЕЛҮ.

    ҮЗЕҢНЕ БЕЛҮ.

    КЕШЕГӘ САЛЫНМАУ.

    ҮЗЕҢНЕ ЯХШЫГА КҮНЕКТЕРҮ, ЧЫНЫГУ ҺӘМ ГАДӘТ.

    КАТЫ СЕРЛЕ БУЛУ, ҮЗЕҢӘ ҮЗЕҢ ЫШАНУ.

    ТАБЫШМАКЛАР.

    ТӨРЛЕ ТАБЫШМАКЛАР.

    ТАП ТАБЫШМАК.

    ТАПКЫР ҖАВАПЛЫ ТАБЫШМАКЛАР.

    БОРЫНГЫРАК ТАБЫШМАКЛАР.

    ҖЫРЛЫ-ҖАВАПЛЫ БОРЫНГЫ БЕР-ИКЕ ТАБЫШМАК.





    МӘКАЛЬЛӘР ТУРЫНДА

    Җыр, бәет дибез, әкият дибез, такмак-такмаза дибез, мәкаль, табышмаклар дип сөйләшәбез. Димәк ки, авыз иҗаты әсәрләренең һәркайсының үз төре бар. Без аларны шул төрләре буенча бер-берсеннән аерып атап йөртәбез.

    Җырны без җырлыйбыз, бәетне көйләп әйтәбез, әкиятне сөйлибез, такмакны шукланып, такмазаны җорланып әйтәбез, мәкальләрне сүзгә кыстырып җибәрәбез, табышмакларны табабыз. Сиңа беркем дә мәкаль җырлап, җыр сөйләп утырмас. Димәк, авыз иҗатының һәрбер төренең үз үтәлеше, үзенә генә хас башкарылышы бар.

    Эч пошканнан җыр файда, диләр. Элек булып үткән берәр фаҗигале хәлне күңелдән тирән кичерим дисәң, бәет әйтерсең. Әйтик, Сак-Сок бәетен. Шукланырга яки биергә теләсәң, такмак әйт; күңел ачар, җорланырга дисәң, тагын такмаза бар. Хыял галәмендә яшим дисәң, сиңа әкиятләр әзер. Инде син сүздә акыл, хикмәт, тапкырлык ишетергә яратсаң, мәкаль кыстырып сөйләүчән берәр картны я карчыкны тыңла. Зиһен сынашыйм, уй йөгертешим дисәң, анда сиңа табышмак... Күрәсең, һәркайсының үз урыны бар.

    Алай да балалар бу авыз иҗатының кайсы төрен күбрәк яраталар соң?.. «Әйт әле син миңа: менә син үзең ничә җыр беләсең?» дигән сорауга каршы: «Һу, минме? Мин көн буе җырлатсаң да туктамам»,— дип сөйләшәләр. Җырлый белмәгән, җыр яратмаган бала, белмим, дөньяда бар микән? Җырлау ул әле, кем әйтмешли, бәлки табигатьнең үзеннән, тумыштан ук килә торгандыр. Тавык та җырлый, диләр. Инде бәетне әйтсәң, аны кем яратмый? Элекке булган сугыш хәлләре яки бәла-казалы үлем-җитемнәр турында дисеңме... Әйтсеннәр генә иде әле. Бәетнең аның һәрберсенең үз көе дә бар бит. Хәер, аны хәзер әйтә белүчеләр дә сирәккә калды шул инде. Ә менә әкиятләрне әйтсәң! Аны тыңлар өчен бала төн буе мендәрдән башын калкытып, күзләрен тасрайтып йокламый ятарга да риза. Такмак-такмазага китсә, алары инде балалар уен-көлкесе. Инде тагын табышмак табышырга дисәң, кич яткач, балалар күпме зиһеннәрен, хыялларын шуңа сарыф итмиләр! «Тап табышмак, табага ябышмак!»

    Алары шулай аның. Менә син әйт: мәкальләр белән эш ничек тора соң? Аны әле картлар сүзе дип тә йөртәләр түгелме? Һәм ул алар авызында күбрәк ишетелә дә. Шулай булгач, балалар яратамы икән соң аны?

    Ерак китмим, үземнең бала чагымнан алып сезгә мин шуны әйтә алам. Минем 12 яшемнән калган бер дәфтәрем бар. Анда мин сызгалап «ясаган» ниндидер паровоз сурәтләре арасында бит-бит мәкаль, табышмаклар язылган. Алар ишеткәннән-белгәннән җыелганнар. Ни дип җыйдым икән соң мин аларны? Әнә шул, табышмакны кешедән күбрәк белгәнеңне күрсәтәсе килгәндер, күбрәк әйтәсе килгәндер. Ә мәкальләр шундый тапкыр, шундый тирән мәгънәле, оста әйтеләләр, мин. сиңа, әйтим, аларны онытмас өчен үзеңә язып куясы килгәндер. Хәтеремдә: миң аларны кат-кат укып ләззәтләнә идем, үземнең дә шундый тапкыр, акыллы мәкальләрне олы кешеләр кебек сүз арасына кыстырып җибәрәсем килә иде.

    Билгеле, ул мәкальләрне башка балалар да миннән ким яратмыйлар. Мәсәлән, минем шкафымда моннан 30—40 еллар элек балалар кулы белән язылган шундый әллә нихәтле мәкаль, табышмак һәм әкият дәфтәрләре әле дә саклана. Аларны язучылар инде картайганнардыр һәм үзләренең бу эшләрен онытканнардыр да. Ләкин яшь чакларында алар моны ничек яратып җыйганлыклары эшләреннән үк күренеп тора.

    Шулай итеп, балалар халык авыз иҗатының һәр төрен дә яраталар. Тик аерма шунда: кайбер бала, үзенең тавышы да яхшы булгач, җырга, көйгә остарак була да ул җырны күбрәк белә. Кайберсе әкият сөйләргә ярата. Кайсы биергә, такмакка оста, кайсы такмазага бик җор була. Ә менә тапкыр, акыллы, хикмәтле, матур-матур мәкальләрне сүзгә кыстырып, бизәп җибәрергә дисәң, кайбер балалар ни җитте картлардан бер дә калышмыйлар. Күрәсең, эшнең бу ягы кемнең нәрсәгә сәләтлерәк булуына карый. Инде сәләт дигәннең үзенә килсәк, анысы яшьтән үк кайсын күбрәк ишетеп яки сөйләп, җырлап үсүгә бәйләнгән. Ишетеп үсү үзе тагын синең әби-бабаң, әни, апаң, абыйларың, яки дус малайларыңның кайсы кайсына оста булуына, синең дә шул арны отып, ияреп яки өйрәнеп әйтә белүеңә дә карый.

    Шуның аркасында балаларның берләре авыз иҗатының бер төрен күбрәк белсә, икенчеләре икенчесен күбрәк белә. Димәк, халык әдәбиятының берәр төренә оста булу өчен табигый сәләт һәм талант булу гына җитми, шуның өстенә, үзең дә аңа күнегеп, гадәтләнеп үсәр өчен, үз тирәңдә аңа шарт һәм сәбәпләр булу да кирәк икән.

    Мин, мәсәлән, мәкальләрне кечкенә Нәкыш булганда җыя башлаган идем, Нәкый абзый булгач та туктамадым, менә инде Нәкый бабай булгач та авыз иҗатының әле һаман да ишеткән берен җыям, яратып җыям. Кулымда җыелган шундый 50 меңләгән мәкаль һәм ничә меңнәрчә табышмак арасыннан балаларга карата булганнарын, үзем дә бала чагымда яратканнарымны менә бу кечкенә җыентыкка сайлап керттем. Аларның күпчелеге укучы балалар арасыннан җыелды яки темасы белән балалар тормышыннан алынып, сурәтлелекләре белән дә алар яраткан мәкаль, табышмаклар сайланды. Чөнки балалар, әйтелеше дә, мәгънәсе дә үзләренә матур һәм кызыклы тоелган мәкаль-табышмакларны яраталар.

    Инде мәсьәләгә тәмам якынлашып җиттек бугай, мәкаль дә мәкаль дидек, сорау туа: нәрсә соң ул мәкаль? Үткәндәге бер язмамда мәкальгә минем тарафымнан шушындый билгеләмә бирелгән иде:

    Сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен көнкүрештә күп сыналган тәҗрибә һәм дәлил яки шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә торган кыска, ләкин гомуми бер тирән мәгънәне эченә алган төгәл җөмләле халык хикмәте әсәрләре мәкаль дип әйтелә.

    Билгеләмәләр гадәттә берәр формула кебек коры булып ишетеләләр. Шунлыктан бу билгеләмәне дә корыга гына укып чыгучы, бөлки күп нәрсә аңламас. Үзе аңламаса, мәкаль нәрсә соң ул дип сораганда, кешегә дә аңлатып бирә алмас, Шуның өчен бу билгеләмәгә пунктлабрак тукталыйк әле.

    Беренче сүзенә игътибар итегез, мәкаль «сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм күәт бирү өчен» диелә. «Сөйләшкәндә» булгач, димәк, мәкальнең көчен һәм аның тормышта нинди вазифа үтәгәнен болай укыганда гына белеп бетереп булмый, аның ямь һәм күәте сөйләшкәндө, сүзнең үз урынында әйтеп җибәргән чагында гына ачыла. Шулай булгач, мәкальне китаптан укыганда да аның мәгънәсен ашыкмыйча төрле яктан уйлап, нинди очракта әйтелә икәнен чамалап хәтергә алырга, аннары урыны килгәндә генә сүзгә кыстыра белергә кирәк, Моның өчен аны башка кешеләр ничек үз сүзләренә кыстырып әйтәләр икәненә дә колак салып өйрәнергә кирәк. Югыйсә, урынсыз әйтелгән мәкаль вакытсыз кычкырган әтәч шикелле. Ә вакытсыз кычкырган әтәчне, мәкальдә әйтелгәнчә, үзегез беләсез, «пешереп ашыйлар»...

    Аннары мәкальнең «сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен» диелүенә тагын бер кат игътибар итик. Димәк, мәкальнең ике вазифасы (функциясе) бар: берсе сүзгә ямь бирә, икенчесе — куәт бирә. Ямь булгач ул, димәк, сүзне матурлау әйбере була, куәт булгач, димәк, анда кешене сүзгә ышандырырлык көч тә була. Инде мәкаль ничек итеп бер үк вакытта ямь һәм куәт бирә, аның ул ямь һәм куәте нәрсәдән килә дисәгез, әлеге билгеләмәбез ул соравыгызга да җавап бирә. Анда мәкальне көнкүрештә күп сыналган тәҗрибә һәм дәлил яки шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә» диелгән. Димәк, мәкаль тормышта ялгыз бер кешенең генә тәҗрибә һәм сынамышы түгел, ул күпләр сынавынча да дөрес табылган һәм гомуми дәлил урынында тотылырлык сүз икән. Тәҗрибә һәм дәлил булгач, билгеле, мәкальне аны кешегә мисалсыз-нисез генә берәр үгет, нәсихәт, акыл яки киңәш йөзеннән генә дә әйтеп була. Һәм мәкальләрнең бер төрләре чынлап та шундыйлар. Мәсәлән, «Арыш чәчсәң, көлгә чәч», «Аз сөйлә, күп тыңла», «Эшләмәгән ашамас», «Шәп эшлә дә шәп аша», «Сыйлы көнең сыер белән», «Иртә аязмаса, кич аязмас» һ.б. шуның кебекләр. Бу мәкальләрдә нинди дә булса шигъри күренешләр, кинаяле сурәтләмәләр күренми, алар кыска-кыска гына итеп, кешегә турыдан-туры берәр тәҗрибә, акыл яки киңәш бирәләр. Аларның күчермә мәгънәләре юк. Шулай мисаллап тормыйча турыдан-туры гына әйтелгәнгә, кайберәүләр андыйларны мәкальгә санамаска итәләр. Ләкин ул дөрес түгел. Безнең шушы билгеләмә буенча алар да мәкаль булалар. Чөнки алар күпчелек таныган тәҗрибә һәм дәлил булу өстенә мәкальчә кыска, җыйнак әйтелгәннәр. Мондый төр мәкальләрне беренчел мәгънәле мәкальләр дип тә йөртеп була.

    Ләкин мәкальләрнең күпчелеге алай турыдан-туры бер мәгънә белән генә әйтелми, бәлки табигатьтән яки тормыштан алынган берәр үрнәк булырлык мисал астында читләтеп, астыртын ишарәле икенче бер мәгънә белән суктырып әйтеләләр. Мәсәлән: «Бака да бакылдамый торсам, ярылам ди икән» дисәк, бу да мәкаль. Без бая «Сыйлы көнең сыер белән» дигәндә, сыерны күздә тотып, ягъни сыерның үзе, аның файдасы турында әйткән идек. Ә бу мәкальне нәрсә турында әйтәбез? Баканың үзе турында гынамы? Түгел. Аны нинди урында әйтәбез? Берәр бака күле турында сүз баргандамы? Анысы да түгел. Без бу мәкальне авызында сүз тормый торган бакылдык кеше турында, аңа карата мисал урынында китереп әйтәбез. Әйтик, хәзер генә бер җирдә без берничә малай җыелдык та берәр җиргә барып качыш уйнарга киңәштек, ди. Әйдәгез, ындырга барабыз дигән генә идек, каршыбызга тыкрыктан бригадир абый килеп чыкты. Ул: Кая чаптыгыз болай?» дияргә өлгермәде, арадан бер малай безнөң серне аңа әйтте дә салды, ди. Бригадир шундук безнең юлга аркылы төште: «Юк, ди, анда кереп көшел таптап йөрмәгез!» ди бу. Без инде хәзер аңа ялынабыз, «Юк, абый, без беләбез ич, көшел таптамабыз» дип тә карыйбыз. Юк, бригадир, безгә анда кермәскә кушып, юлына китте. Инде без нишлибез? Безнең планны җимергән бу такылдык малайга хәзер нәрсә дип әйтергә калды? Аның авызына сугып җибәреп булмый бит. Шунда безнең арадан бер өлкәнрәгебез аңа карап башын селкеп тора да •әйтә сала: шул-шул, ди, «Бака да бакылдамый торсам, ярылам, дигән» бит ди. Ягъни, малайның үз телен тыя алмавына бака белән мисал суктыра. Әйтәсе дә юк, малайга бу мисал аның авызына сугудан да катырак яки аңа «бака» дип кушамат кушудан да яманрак килеп тия. Мәкальнең сүзгә ямь һәм куәт бирү көче әнә шулай үз урынына мач килеп төшү белән ачыла. Димәк, күпчелек мәкальләр тәҗрибә һәм дәлил булу белән бергә, алар шигъри сурәтле бер мисал урынында әйтеп йөртеләләр икән. Без аларның менә шундый күчермә һәм астыртын мәгънәле булганнарын икенчел мәгънәле мәкальләр дип әйтә алабыз. Яки бер малай берәр эштә алдан шапырынып та соңыннан эшен булдыра алмыйча көлкегә калган булсын, ди. Билгеле инде, иптәшләре хәзер бу малайның бушка мактануын фаш итәләр: шул-шул,— диләр,— «Алдан кычкырган күкенең башы ярыла» шул. «Мактанчыкның арты ачык», «Үзеңне үзең мактама, сине кеше мактасын!» дип, юкка гына әйтмәгәннәр аны... дигәндәй мәкальләр әйтәләр. Арадан малайны яклаучылар да табыла; —Ташлагыз, егетләр,— диләр. — «Дүрт аяклы хайван да сөртенә, — дип, аның бу хатасы очраклы булуын мәкаль белән әйтеп, төзәләчәгенә юл калдыралар. Яки малай үзе шулай дип әйтеп, үз гаебен өстенә ала. Күрәсез, мәкальләр я беренчел, я икенчел мәгънә белән шигъри үрнәк итеп китереп әйтеләләр.

    Билгеле инде, бу мәкальләр тик шул бер урында гына, тик шундый хәлгә төшкән бу малай өчен генә чыгарылмаганнар. Һәм ниндидер бер күке хакында мәгълүмат яки хәбәр бирү өчен дә әйтелмиләр. Ягъни монда ул нәрсәләрнең үзләрен әйтү максат түгел, бәлки бу мәкальләрдә күп кенә башка шундый хәлләргә карата мисал булырлык уртак бер гомуми мәгънә бар. Хикмәт мәкальнең әнә шул гомуми һәм уртак мисал мәгънәсе булуында. Инде тагын баштагы билгеләмәбезгә әйләнеп кайтыйк. Анда мәкаль турында тагын «кыска, ләкин гомуми бер тирән мәгънәне эченә төгәл җөмләле халык хикмәте әсәрләре» дип тә билгеләнгән. Менә мәкальнең гомуми мәгънәле халык хикмәте булуы да шуның белән әйтелә.

    Әле без монда мәкальләрнең бары тик башка төр авыз иҗатыннан төп аермасы һәм үз билгеләмәсе хакында гына сөйләштек. Әмма мәкальләрнең ничек килеп чыгулары, аның борынгылыгы, шигъри үзенчәлекләре, хикмәте һәм җәмгыятьчел-тәрбияви роле, әһәмиятләре хакында бу кечкенә мәкаләдә тукталып булмый. Шулай булгач, «Бу әле баласы, мичтә ята анасы». Ул кызык һәм әһәмиятле яклары турында мин «Татар халык мәкальләре» дигән китабымның сүз башында киң тукталган идем. Кызыксынган укучыларыма аннан укып карарга киңәш бирәм.

    Халык үзе дә мәкаль турында әйтә бит: «Әйтем — сүзнең бизәге, мәкаль — сүзнең җиләге»; «Амбар төбендә икмәк бар, картлар сүзендә хикмәт бар»; «Борынгылар әйткән сүз китапның эчендә булмаса, тышында да түгел»; «Атаң әйтсә алдамас, надан мәкаль аңламас»; «Атаң сүзенә колак сал, мәкаль әйтсә, язып ал»; «Картлар сүзен кар басмас» һ.б.

    Кыскасы, мәкаль кешедән фикер уяулыгы сорый. Мие йокымсыраган кеше аны әйтсәң дә барыбер аңламый калучан. Акылың үткен, җитез һәм актив булса, бу җыентыкта басылган мәкальләрдән үзең дә күп нәрсә аңлый алырсың.



    ТАБЫШМАКЛАР ТУРЫНДА

    1. ТАБЫШМАК НИ УЛ?

    Табышмакларны балаларның кайсы гына әйтми дә, кайсы гына аны табарга яратмый? Тагын әле ул табышмакларның нинди кызык әйтелеп, нинди сәер булып ишетелә торганнары да юк? Әйтик, менә шундый бер табышмак:

    Һәт һәт эчендә,

    Һәт Кәләмән эчендә,

    Һәт Кәләмәннең кызы бар

    Бикле сарай эчендә.

    Ул нинди һәт эчендә һәт икән, ул нинди һәт Кәләмән икән? Ул анда кат-кат сарайларга бикләп куелган нинди кыз икән? Чынлап та бу табышмакны табу өчен ничә кат яшерен һәм серле бикләрне ачып керергә кирәк. Нәрсә соң бу? Бумы? Бу — чикләвек. Чикләвекне ашар өчен дә башта аны табарга, аның кабыгын ватарга, аннан кишәнкесен ачарга кирәк, аннары соң гына син аның төшен табасың, күрәсең һәм ашарлык таза булса, ашый аласың. Аның төше дә шулай кат-кат кабыклар эченә яшерелгән. Аның табышмагын табу өчен дә шулай әкият батыры кебек озак юлга чыгарга, аның кат-кат яшерен бикле сарайларын ватып керергә кирәк. Шул дүрт юллык кечкенә табышмак таптыру өчен безне нинди кызыклы, нинди кыю юлларга чакыра. Син хыялларың белән ниндидер тылсымнар патшасы һәт Кәләмән сарайларын эзләп барасың, сиңа бирелгән матур сурәтләмә үзенең охшашлык җебе буенча сине очырта, син бара торгач шул җепнең очын югалтсаң, табышмакның җавабын һич табалмыйсың. Инде син бу табышмакны әйтүченең үзеннән ярдәм сорарга каласың. «Нәрсә затыннан?» дип сорыйсың, ул сиңа «затын» әйтә, «үсемлек» ди. Үсемлек? Нинди үсемлек икән? Ләкин үсемлек миллион төрле. Үзе бер урман... Андагы һәт Кәләмән сарае кайсы булыр? Нинди билге буенча барырга? Бу билге табышмакның үзендә әйтеп бирелгән бит: «һәт һәт эчендә» һәм «бикле сарай эчендә» дигән. Димәк, бу кат-кат кабыклы һәм бикле үсемлек. Безгә кадерле әйбере дә шул бик эчендә. Сине шул охшашлык очыртып бара һәм син ахырында ул тылсымлы чикләвекне килеп таптың, сараен ватып кердең дә төшен кулыңа эләктердең!

    Шушы мисалдан табышмакның нәрсәгә корылганын да бик яхшы күреп була. Димәк, әйберләр арасында охшашлык бар һәм бу охшашлыклар арасында бер-берсенә уртаклык бар. Менә шул бер әйбернең уртак охшашлыгы яки уртак билгесе аша икенчесен табарга кирәк. Моның өчен ут кебек зиһен йөгереклеге кирәк. Димәк, табышмак үзе кечкенә булса да эче төш кенә. Аның шул төшен табу кызыклы. Төше сиңа максат итеп бирелгән, уртак охшашлык билгесе бирелгән. Табу синең кулыңда. Тик моның өчен синең хыялың бай һәм җитез булсын да зиһенең йөгерек булсын.

    Шулай килә торгач, без дә хәзер төп соравыбызга килеп җиттек. Нәрсә соң ул табышмак?

    Гадәттә берничә кеше арасында зиһен-хыял үткенлеген сынашып зәвык ачу өчен, халык телендә күчерелмә мәгънәдә әйтелеп йөргән кыска гына шигъри сөйләм белән ике нәрсәдән берсенең охшашын әйтеп икенчесен табуга, я булмаса астыртын сорау биреп, шуңа каршы тапкыр җавап алуга, яки кара исәп белән берәр четерекле арифметик мәсьәлә чишүгә һәм башваткычларга табышмак диләр.

    Табышмакларның үзенә бер кечерәк әкиятсыманнары да була. Алары сирәк очрый. Мәзәк төсендә әйтелгәннәре дә булгалый.

    Табышмак сүзе урынына җомак, җомах дип атап йөртүләр дә бар. («Җомах әйттем, җөмлә тап». Казанарты Күлле Кимедә әйтәләр.)

    Бу инде казахтагы «җомбак», башкорттагы «йомак» сүзләренә туры килә. Шулай булса да, Татарстанда күп районнарда инде «җомак» сүзен белмиләр. Һәм табышмакларның үзләрендә дә күбрәк «табышмак» атамасы йөртелүен күрәбез: «Тап табышмак: табага ябышмак», «Эче куыш, тышы таш, табышмагым орчык баш», «Табышмакта бер чокыр, бер чокырда мең чокыр» һ.б.

    2. ТАБЫШМАКЛАР, ЗАМАН ҺӘМ ТОРМЫШ

    Табышмак — исеменнән үк күренүенчә, күмәк эчендә берең әйткәннең мәгънәсен икенче кешедән таптыру өчен генә башкарыла торган фольклор. (Ягъни ул җыр кебек ялгыз да үтәлми, көйләп тә әйтелми.)

    Табышмаклар хәзер тик юаныч әйбере булып, зиһен сынашуга һәм, шул ук вакытта, бирелгән сурәтләмәсе аркылы нәфислек тойгысын канәгатьләндерүгә хезмәт итәләр. Зурларга караганда, аны күбрәк балалар һәм яшьләр арасында яратып әйтәләр. Педагогик әһәмияте зур булганлыктан, аларның башлангыч дәреслекләрдә һәм мәктәпләрдә тәрбия чараларыннан берсе итеп тә кулланылуын күрәбез.

    Ләкин элекке заманнарда табышмакларның роле болар белән генә чикләнеп калмыйча, тагын да киңрәк, тагын да катлаулырак булган һәм аны әйтешү яшьләр арасында да җитди бер эш, хәтта изге бер йола итеп каралган.

    Элек табышмаклар исламга кадәрге борынгы мәҗүси культлар белән бәйләнешле булган. Бездә хәзер аның бу культлык роле күптән югалган. Русларда да юк. Ләкин, башка күп кенә халыкларның тормыш, көнкүрешләрендә әле бу гадәтнең сакланганын ачык күрергә мөмкин булган. Мәсәлән; удмуртларда әле күптән түгел генә елның аерым вакытларында табышмак табышу йоласы булган: көз көне кыр эшләре беткәч, яз башынача, бигрәк тә нәүрүз (святки) вакытында, өйләрдә аерым рәвештә «табышмак кичләре» үткәрелә торган булган, табышмаклар да тематик цикллар буенча сайлап әйтелгән.

    Әйберләрне охшаш яклары буенча теркәү һәм аларны бер-берсенә чагыштырып тану — кешенең дөнья һәм табигатьне тану, белем казану юлларының берсе ул. Әле фән һәм техника бик түбән торган борынгы заманнарда табышмаклар, сәнгать әсәрләре булулары белән бер үк вакытта, белем-хикмәт һәм сынамыш әйбере булып та йөргәннәр.

    Шуның өчен дә борынга киткән саен табышмакларның форма ягыннан озынрак һәм теземлерәк булып, мәгънә сурәтчәләре ягыннан да катлаулырак була барганын күрәбез. Аларны бер ишетүдә хәтергә алып, шулай ук җавабын да табып, тезмә рәвештә әйтә белү йола итеп тотылган. Шуның өчен дә табышмакны чишә белү гади юаныч әйбере итеп кенә каралмыйча, бәлки егетнең, кызның акыл ягыннан пешеп җиткәнлегенә сынау булып та хезмәт иткән. Шуңа карап егетләрне өйләндерү, хөкем вакытында үлемнән коткару кебек йолалар да. булганлыгына халык әкиятләрендә җитәрлек мисал табып була.

    Табышмакларның иске заманнардан бирле чыгарылып, әйтелә килгәнен үзләреннән үк күреп була. Мәсәлән, борынгы күчмә тормышның һәм хайван асраучылыкның әле булса кайбер табышмакларда чагылганын күреп була. Мәсәлән, елга турындагы табышмакта:

    Олы юлдан күч килә,

    Иртә чыккан кич килә;

    Үр яратмый әйләнә,

    Арты өзелми бәйләнә.

    Күч сүзе монда күчеп барган ил дигән мәгънәдә. Күчнең озын булып сузылып баруы елга белән тиңләштерелгән. Шулай ук, «Аръякта да мең елкы, бирьякта да мең елкы» (каш) һәм «Ялан үлчәмәгән, сарыклары санамаган, көтүчесе мөгезле» (күк, ай, йолдызлар) дигән табышмакларда да борынгы хайван асраучылык эзләрен күреп була.

    Шулай ук табышмакларда феодализм-коллык заманнарының чагылышын да күреп була. Мәсәлән, «Түрдә дүртәү утыра түрәмен дип, ишек төбендә икәү тора үлмәмен дип» (тәрәзә һәм ишек яңаклары турында); «Ишек артында биле бәйләүле кол ятар» (себерке турында) дигән табышмакларда түрәләр һәм колларның урыны бик ачык чагыла. Мондый табышмаклар бик күп.

    Ләкин табышмаклар, күбесенчә, авыл җирләрендә туып, авылда сакланган. Шуңа күрә игенченең дөнья һәм табигатьне ничек төшенүе, аның көнкүреше табышмакларда реалистик конкрет сурәтләр тапкан. Аның җир сөрүе дә, йорт-җире дә бөтен вак детальләренә хәтле чагыла, аның белән дә калмыйча, җир-күк төзелешен, һәм гомумән табигатьне тануы, күбесенчә, турыдан-туры үз тирәсендәге әйберләр белән бәйләнештә алына: «Өй түбәсендә саплы чүмеч,— саескан», «Киштә башында ярты икмәк,— ай», «Бастырыгы озын, көлтәсе кыска,— саескан» һ.б. Без авыл кешесенең хәзерге чынбарлыгы чагылуы белән беррәттән, авыз иҗатының саклану сәләте көчле булуы аркасында, үткән чорның көнкүреш һәм төшенчәләрен, гаилә катлавын, каенана, каената идарәсен һәм элекке авылның патриархаль көнкүрешенең чагылышын да кайбер табышмакларда очрата алабыз.

    Билгеле, шәһәр тормышы да табышмакларда чагылмыйча калмаган. Мәсәлән, сәгать турындагы табышмакта: «Үзем бистә бикәсе, минем эшемне кем эшләсе» дип, эшне бистәчә сәгать белән йөртү әйтелә.

    Шулар белән бергә, без бүгенге көнкүрешне чагылдырган яңа заман табышмакларының барлыкка килүләрен дә күрәбез. Яңа табышмакларның ясалуы, яңа җырлардагы шикелле, ике юл белән бара: бер төрлеләре элекке табышмакларның калыпла рын саклап, кайбер сүзләрен алыштырып, социалистик эчтәлек кертү юлы белән ясалалар. Мәсәлән, тәрәзә турындагы элекке табышмакта: «Аркылы да торкылы Сәпи агай ындыры» дип әйтелгән булса, хәзер шуның: «Аркылы да торкылы безнең колхоз ындыры» дигән әйтелеше бар. Икенче төрлеләре яңа чыгарылган табышмаклар; алар күбрәк хәзерге техниканы, машиначылыкны чагылдыралар. Аэроплан, комбайн, трактор шикеллеләр турындагы табышмаклар шундыйлардан.

    3. ТАБЫШМАК ҺӘМ АНЫҢ ҖАВАБЫ

    Табышмак белән аның җавабы бер-берсенә чат туры килешле булырга тиеш. Аңардан ике төрле җавап соралмый, җавабы бер генә була. «Чиләгенә күрә капкачы. Шуны тап та авызын яп, тәгәрәтсәң дә түгелмәс» дип тә җибәрәләр.

    Мәгәр тормыш дигәнең дә бик усал, хәйләкәр нәрсә бит. Ул сиңа, Балтач Габдрахман абзый кебек, гел әзер чиләккә әзер капкач тоттырып, шуны гына каплатып тормый. Дөнья көн саен бер яңалык тудыра, иске сорауга яңа җавап табып кына тора.

    Шуңа күрә, һәр табышмакка һәр заманда да, һәммә якта да бер генә җавап бирелгән икән, бу бер катгый, үзгәрмәс закон дигән нәрсә юк.

    Менә сезгә кызыклы бер мисал: 1967 нче елны «Яшь ленинчы» газетасы берничә табышмак язып, балалардан шуның җавабын сораган иде. Шул табышмакларның берсе бу:

    Нәрсә йөгерә аяксыз,

    Нәрсә оча канатсыз,

    Нәрсә үсә тамырсыз?

    Күрәсез, бу катлаулы, өч сораулы табышмак. Бу «өч авызлы чиләк»нең өчесен дә редакция, үзе алдан ук белгән, билгеләгән җавапларны аласы килгән. Балаларны әйтсәк, алар инде, билгеле табышмак дигәндә ап итеп торалар. Төрле яктан, әллә кайлардан җавапларны яудыралар гына. Мин, фольклор җыючы буларак, бу табышмакка биргән җавапларны редакциядән сорап алып, танышып чыктым. Һәр өч сорауны өчкә аерып әйткәндә, җаваплары менә ничек килеп чыга:

    1 — Норсә йөгерә аяксыз?

    Моңа җаваплар:

    Табигать күренешләрен алып алып әйтүчеләрнеке: «Җил, су-елга, елан».

    Ясалма нәрсәләр буенча әйтүчеләрнеке: «Туп; көянтәгә эленгән сулы чиләкләр; каләм».

    Техника-машина әйберләреннән алып җавап табучыларныкы: «Велосипед; машина; поезд; хәтта телефоннан шалтырату!» (Дөрес түгелмени? Анда да сүз «аяксыз йөгерә» ич?)

    Мәгънәви төшенчә булу ягыннан җавап табучыларныкы: «Уй; күңел; хыял».

    Санап карагыз, бер табышмакка ничә җавап!

    2. «Нәрсә оча канатсыз?»

    Җаваплар: табигать буенча: «Җил; кар; буран; тузан; җәяүле (себертмә) буран; йон».

    Ясалма әйберләр буенча: «шар; ядрә».

    Техника-машина әйберләре буенча: «ракета; җирнең ясалма юлдашы (спутник)».

    Мәгънәви-абстракт төшенчә буенча: «сүз; җыр-көй; хыял».

    3. «Нәрсә үсә тамырсыз?»

    Җаваплар: табигать әйберләре буенча: «ай; боз; таш; мәшкә; гөмбә; көрт; борчак».

    Техника һәм ясалма әйберләр буенча: «парашют».

    Мәгънәви, абстракт төшенчә буенча: «белем; табышмак». (Бер җавапта «шәһәр»; хәтта берсендә «коммунизм».) Аннары, гомумән, һәр өч сорауга: «болыт; уй; җил», дигән җаваплар да күп бирелгән.

    Җавапларны алып карагыз. Минемчә, бер үк дәрәҗәдә булмаса да, аларның берсен дә ялгышка чыгарып булмый, алар бик уйлап, зиһенне йөртеп табылганнар. Һәркайсыныкы сорауга урынлы җавап кебек.

    Алай булгач, һәр табышмакның үз җавабы бер генә була дигән сүзебез кайда калды? Һәркем үзенчә биреп, үзенекен дөрескә чыгара торган булгач, аның табышмак булуыннан ни кала!

    Бу үзе иске табышмак. Шулай булгач, элеккеләр аның җавабын нәрсә дигәннәр, шуны карыйк. Хуҗа Бәдигъ җыентыгында һәм аннан алдагы җыентыкларда бу өч сорауга «су, җил, таш» дип җавап бирелгән. Димәк, табышмак бары тик табигатьтә булган әйбер затыннан итеп каралган, җавапны да шуңа карап биргәннәр. Хәзерге балаларның да табигать буенча биргән җавапларында без шундый ук җавапларны күп күрәбез. Күрәсез, чиләк үз капкачын тәгәрәп таба... Табышмакның үз закончалыгы бар. Инде хәзерге парашют, телефон, ракета кебек җавапларга килсәк, элекке заманнарда бу нәрсәләр тормышта үзләре үк булмагач, табигый, андый җаваплар да булмаган. Алар соралмаган да, күздә дә тотылмаган. Хәзер шул ук табышмакка бүген төрле күзлектән төрле җавап килеп чыга икән, бу инде заман һәм тормыш, культура үсеше, үзгәрешләре китереп чыгарган хәл. Шулай итеп, асылда табышмакның җаваплары төптә бер нәрсәгә кайта яки бер тирәгәрәк җыела.

    Ягъни, сораулар табигать буенча куелса, һаман бер төрлерәк җаваплар. Техника, машина яки мәгънәви нәрсәләр соралма — шуңа карап икенче төрдәге җаваплар. Күрәсең, бу җаваплар төрле булса да, аларда закончалык бар.

    Шуңа күрә дә табышмак әйтешкәндә җавап эзләүче кеше башта ул әйбер нәрсә затыннан, нәрсә җенесеннән дип сорый. Соравына күрә җавабы. Газетада исә заты, җенесе әйтелмәгәнгә, җавап төрле тармаклар буйлап күбәеп киткән.

    Тагын бер мисал: «Өй әйләнә кыл дилбегә». Җавабы: — мүк — авыл өйләрендә стена бүрәнәсе арасына салына. Ә менә шәһәр балалары арасында шул ук табышмак әйтелсә, аңа алар электр чыбыгы» дип җавап бирәләр. Табышмакны әйтүче ата-аналар авылдан күчкәндә, бу табышмакны да алып килгән һәм балаларына әйткән булырлар. Ләкин шәһәр балалары агач өйнең төзелешен белми. Менә шуннан кичәге «мүк» бүген «электр чыбыгы»на әверелде, ягъни, табышмак ике җаваплы булды. Әмма аны табучы шәһәр малае өчен ул барыбер бер генә җаваплы табышмак.

    Димәк, бер табышмактан бер генә җавап соралу һаман да үз көчендә кала. Яңа заман аңа яңа өстәмә яки алмаштырулар өсти торса да, табышмакларның күпчелегендә шул элекке җаваплары да саклана ала. Әйтик, нинди генә космос заманы булмасын, кояш, ай, йолдызлар, һаман шул ук булып калган кебек, табышмакларның җаваплары да шул кала.

    Бу хәл шуны күрсәтә: димәк, табышмаклар гел конкрет тормыш әйберләренә, анда да күбрәк материаль культурага бәйле булалар, шуңа карап тормышта кулланудан төшкән әйберләр белән бергә кайбер табышмакларның үзләре дә онытылып, телдән төшә баралар. Яңалар туа тора, шул ук вакыт кайбер искеләре дә яңа эчтәлек — яңа мәгънәләргә күчерелеп, бирешмичә үз йолалары буенча саклана киләләр.

    4. СУРӘТЛӘМӘ ӘСӘР БУЛУ ЯГЫННАН ТАБЫШМАКЛАРНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

    Табышмаклар гадәттә бер яки берничә җөмләдән һәм сөйләү теленә җайлап әйтелгән такмазалы тезмәләрдән торалар. Үзләренең афористик кыскалыклары, сурәттә конкретлыклары һәм эчке, тышкы рифмага бай булулары белән телгә, хәтергә тиз алынып, озак саклана алалар. Төзелешләре ягыннан алар мәкальләргә якын торалар.

    Сәнгать үзенчәлекләренә килгәндә, табышмакларда метафора, аллегория, синекдоха, гипербола, омоним, охшату, антропоморфизм, чыгармалар, карикатура, тавышка иярүләр, корамалык, аллитерация һәм башкаларның тоткан урыннарын күрсәтергә була.

    Бу сүзләр коры атама булып кына калмасын, мисаллар да бирик.

    Метафора (алыштыру). Табышмакларда моның нигез урын тотуы башта әйтеп үтелгән иде, детальләрдә дә бу шактый еш күзгә ташлана. Мәсәлән: «Өй башында ярты икмәк», яки: «Борынсыз чыпчык боз тишә» дигәндә күк — өй башы белән, ай — ярты икмәк белән һәм тамчы борынсыз чыпчык белән алыштырылган.

    Синекдоха. Мәсәлән: «Мең баш елкыны бер чыбык белән әйдәдем» дигәндә, елкыны бөтен гәүдәсе урынына башы белән генә санау.

    Омонимнар (ике мәгънәле-адаш сүзләр). Мәсәлән, казан турындагы табышмакта: «Һәммә татар өендә бар, үзе дөньяда бер генә» дигәндә Казан сүзенең ике мәгънәдә алынуы шикелле.

    Гипербола (күпертү). Мәсәлән, уймак турында: «Метри башлы, мең күзле», мич һәм таба турында: «Элек балчык тавы, аннан тимер тавы...» һ.б.

    Охшату. Бик күп очрый: «Үзе актай, корсагы каптай...» (кәҗә); «Койрыгы без кебек, күзе тоз кебек» (тычкан) һ. б.

    Антропоморфизм (кешесыманландыру). Самовар турында: «Кечкенә генә кыз бала, йөрәгенә ут сала»; куян, эт һәм пычак турында: «Урманнан чыгар, койрык очы чуар, Бикәнәе тотар, Биктимере суяр...» һ.б. Мондый табышмакларда күмәк исемнәрнең ялгыз исемгә күчерелеп бирелүе еш очрый икәнен аерым әйтеп үтәргә кирәк. Мәсәлән, шул ук табышмакларда самоварны — «кыз бала», пычакны — «Биктимер» дип алу шикелле.

    Чагыштыру. Чынаяк, самовар турында: «Балалары терерәк, аналары хуш күңеллерәк» һ.б.

    Чыгармалар. Академик Веселовскийча, моны кире параллелизм дип тә алырга мөмкин. «Авызы бар, теле юк...» (чабата); «Агач түгел, яфраклы; тун түгел, тегелгән» (китап) һ. б.

    Карикатурачылык. Табышмакларның бу ягы әлегә чаклы әйтелмичә килсә дә, карикатурачылыкның халык иҗатында урын тотуын билгеләп үтү дә кирәк булыр. Мәсәлән, кеше гәүдөсе турындагы табышмакны алыйк: «Ике багана, багана өстендә мичкә, мичкә өстендә бөке, бөке өстендә куаклык, куаклык өстендә хайванлык». Моның юри кабартылган штрихларда бирелгән карикатура икәнен күрү өчен шул бирелгән сызыкларны кәгазьгә төшерү җитә.

    Табышмакларда гади нәрсәләр турында сүз барганда аларны юри катлаулы, бизәкле буяуларда кабартып биреп тә, катлаулы мәгънәләрнең гадирәк формада бирелүен бер үзенчәлегеннән санарга кирәк. Мәсәлән, ай һәм йолдызлар турында: «Өй түбәсендә ярты икмәк», «Өй түбәсендә вак таш» дип гади генә әйтелсә дә, тычкан турында: «Бохараның былбылы, Багы Ирәмнең гөле, ай-һай аның йөрмеше, таш капкага кермеше» дип бик тантаналы, бизәкле буяуларда әйтелүе шикелле.

    Аннан соң бер үк табышмакка төрле районда төрлечә җавап бирелергә дә мөмкин. Мәсәлән: «Ары да лап-лап...» дип башлана торган табышмак әвен сугу, икмәк пешерү, коймак пешерү дигән мәгънәдә дә бирелә.

    5. ЯҢА ТАБЫШМАК ЧЫГАРУ

    Табышмакларның сәнгатьчә төзелешенә күз салганда, иң элек аларның ике төрле алымда иҗат ителүләрен күрмичә булмый. Берләре бер әйбернең икенче нәрсәгә охшаганлыгын тиңләштерү, параллель китерү һәм билгеле бер нәрсәнең сыйфаты, тесмере буенча икенче билгесезне табу юлы белән ясала. Болар күбесенчә метафоралы, кинаяле (аллегорик) табышмаклар. Болары табышмак турында башта бирелгән билгеләмәгә туры киләләр. Шуның белән бу алым табышмакның төп жанр үзенчәлеген, аның традицион юлын, сәнгатьчә гүзәллеген әлегә кадәр саклап килә. Борынгы табышмаклар күбесенчә шушы алымда төзелгәннәр.

    Икенче алым исә бер-бер нәрсәнең исемен әйтмичә генә аның тышкы күзгә бәрелгән сыйфатларын санап чыгудан гыйбарәт. Мәсәлән, мин сәгатькә карап алам да: «Стенада бер түгәрәк нәрсә такылдый» дим, монда икенче бер нәрсә белән охшашлык та, параллель дә юк, метафора, кинаяләр дә юк, бу тик бөр нәрсәнең тышкы портреты буенча тасвирлама бирү генә. Болай һәр нәрсәне һич уйлап тормыйча табышмак ясап була. «Үзе дүрт почмаклы, тышы катыргылы, эче тулы бер төп кәгазь» дим дә, әнә сезгә «китап» булды, яки «тартсагыз ачылам, япсагыз ябылам, мин үзем дүрт почмаклы такта, үзем гел стенада торам» дим, менә сезгә «ишек» турында табышмак булды. Билгеле, мондый табышмакны уйлап әйтү җиңел булган кебек, җавабын табасы да авыр түгел. Чөнки йозагының ачкычы да өстендә. Яки, дөресрәге, ачкычы кирәкми дә, чөнки йозагы бикләнмәгән, элеп кенә куелган. Бүгенге яңа техника-машиналар турында шундый табышмаклар хәзер бик күп чыгарыла. Мәсәлән:

    Үзе ура, үзе суга,

    Үзе капчыкка сала,

    Ул гөрләп эшләгән чакта

    Кыр матурланып кала.

    Моның җавабын «комбайн» дип әйтеп торасы да юк, әйтсәң әле шуңа җавап эзләп тора тагы дип үзеңнән үк көләрләр. Чөнки монда комбайнга бернинди дә охшашлык та китерелми, тиңләштерү, параллельләр дә юк, метафора, кинаялар дә юк, һәм шунлыктан монда зиһен йөртеп табарлык нәрсә дә юк, бу дүрт юлда комбайнның ни эшләве әйтеп чыгылды.

    Хәзер укучы яшьләр, балалар үзләре дә яңа табышмаклар чыгаралар. Газета-журналларга һаман язып җибәреп торалар. Бу бик күңелле күренеш. Табышмак чыгару өчен аның югарыда әйтелгән үзенчәлекләрен, алым-традицияләрен яхшы үзләштерергә кирәк. Ә моның өчен үзең дә халык табышмакларын күбрәк белергә, телдән, халыктан ишеткән берен язып алып җыярга, әйтешә-табыша белергә кирәк.

    Табышмакларның монда әйтелмәгән тарихи кызыклы, шигырь чыгару өчен кирәкле һәм башка хикмәтле яклары бик күп әле аның. Минем «Татар халык табышмаклары» дигән зур китабым бар. Чынлап һәм киңрәк танышасы килгән укучылар мена шул китаптан укып карарлар инде.

    Нәкый Исәнбәт




    МӘКАЛЬЛӘР

    I БҮЛЕК. АТА-АНА, БАЛА-ЧАГА ТУРЫНДА

    БӘБИ БАЛА


    * Анадан күлмәксез туалар, күлмәкле булалар.

    * Бабайга таяк кирәк, бәбәйгә сиртмә кирәк.

    * Бала заманасына охшап туар.

    * Бала йөри белгәнче үрмәләп йөри.

    * Баланы кыйнап юатма, көйләп юат.

    * Хәзерге бала тугандук җиде класс бетереп туа, ди.

    * Бала кошның авызы зур булыр.

    * Күгәрчен баласы күрексез булса да, үскәч күгәрчен була, ди.

    * Теле ачылмаган балага сыерчык тел алып килә, ди.


    АНА


    * Ана дигән хәзинә.

    * Анаңдай ана булмас.

    * Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да бурычыңны кайтара алмассың.

    * Анаң хәерче булса да аңардан китмә.

    * Ана — шәфкать диңгезе.

    * Ана яхшылыгын авырсаң белерсең.

    * Анасыз корт бал җыймас, бал җыйса да мул җыймас.

    * Анасыз корт ил булмас.

    * Анасына өргән эт бүре авызына төшәр.

    * Суга ага башлагач, бабай да: «Әнием!» дип кычкырган.

    * Әни суккан авыртмый.

    * Әнкәм йорты алтын бишек.

    * Йорт анасы белән корт анасы бер.

    * Мең нәнкә дә бер әнкәне алыштыра алмас.

    * Өйнең яме ана белән.

    * Туган ана бер, туган Ватан бер.

    * Үз анаңны яратсаң, минекен мыскыл итмә.

    * Үз анасын зурлаган, кеше анасын хурламас.


    АНА БЕЛӘН БАЛА


    * Алтмышка җитсен бала,

    Ана өчен һаман да бала.

    * Алып анадан туар, аргамак биядән туар.

    * Ана балага авызыннан өзеп каптырыр.

    * Ана күңеле балада, бала күңеле далада.

    * Ана бала өчен төн йокысын өч бүлә.

    * Бала моңын ана белер.

    * Баланың телен анасы белер.

    * Бала сакаулана дип ана сакауланган, икесе дә сакау булганнар, ди.

    * Баласы өчен ана арыслан утка кергән.

    * Бала тугач ук анасы телен аңлый, имеш.

    * Тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана,

    Тел биргән дә ана, көй биргән дә ана.

    * Ханнан бала олы,

    Баладан ана олы.


    АТА-АНА, АЛАРГА ХӨРМӘТ


    * Алтын канат атаң бар, көмеш садак анаң бар.

    * Ата-ана гаебен тикшерү бала эше түгел.

    * Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.

    * Ата-ана теләге

    Утка-суга батырмас.

    * Ата-ананы тыңлаган — адәм булган, тыңламаган — әрәм булган.

    * Ата-анасына игелек күрсәтмәгән,

    Олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.

    * Ата-анасын хурлаган үзен хурлаган булыр.

    * Ата аркасы — кала аркасы.

    * Ата — беләк,

    Ана — йөрәк.

    * Ата — җизнә,

    Ана — казна.

    * Ата — йортның матчасы,

    Ана — йортның өрлеге,

    Балалар — стенасы.

    * Ата йөрәге — таудан өлкән,

    Ана йөрәге — диңгездән тирән.

    * Атаның каны,

    Ананың сөте.

    * Атаң-анаң — чын дусың,

    Дус-ишләрең — юлдашың.

    * Атаң кебек кешегә тел озайтма.

    * Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер.

    * Атаңны башыңда тот,

    Аңаңны учыңда тот!

    * Ата өчен улы җан бирсә, улга дан.

    * Ата сүзен тыңламаганны, атауга ыргытканнар, ди.

    * Атасы барның бәхете бар.

    * Атасын алдаган илен дә алдар.

    * Ата угылының үзеннән шәбрәк булуын тели.

    * Ахмак малай ата-анасын үзенә дошман дип уйлый.

    * Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны ташлама!

    * Аю да баласын "аппагым" ди,

    Керпе дә баласын “йомшагым” ди.

    * Бу дөньяда өч нәрсә эзләп табылмас: бере ата, бере ана, бере карендәш.

    * Әти тунын күтәреп кисәң, тап-таман.

    * Әткәй — шикәр, әнкәй — бал.

    * Йомырка тавыкны өйрәтми.

    * Мөгезен кем сындырганны болан онытмас,

    Атасын кем хур иткәнне олан онытмас.

    * Үзең бел, ата-анаңа киңәш ит.

    * Ымны белмәгән нине белсен?

    Атасын белмәгән кемне белсен?

    * Эт атасын танымас.


    БАЛАНЫҢ ХОЛКЫ. АНЫ ТӘРБИЯЛӘП ҮСТЕРҮ


    * Адәм баласын түгел, аю баласын да биергә өйрәтәләр.

    * "Айт!" дигәндә ялт итеп тор.

    * Алтыдагы (холык) алтмышка.

    * Алгы көпчәк кая тәгәрәсә, арты да шуннан.

    * Алма янында яткан бәрәңге алма тәмәйткән.

    * Ана сөте белән кергән онытылмый.

    * Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс.

    * Атай барда атай баш,

    Атай юкта анай баш,

    Анай юкта апа баш,

    Апа юкта үзем баш.

    * Ата алмаган малай атасыннан күргән.

    * Ата-анаң сиңа гомер биргән.

    * Ат өйрәнмим ди дә, авызлык- өйрәтә.

    * Бала безнеке,

    Акылы үзенеке.

    * Бала була белмәгән кеше егет булалмый.

    * Балага бер кәнфит бирсәң, икенчесен сорар.

    * Бала әйткән ди: мине берәү дә тыңламый, чөнки минем әле сакалым юк.

    * Балага иң куәтле кеше — ата.

    * Балага кәкитләнсәң, кәнфит сорар.

    * Бала егыла-егыла егылмаска өйрәнер.

    * Бала яшь чагында ни белән уйнаса — зурайгач мәеле (теләк, кызыксыну) шуңа була, имеш.

    * Бала көчен күрсәтергә яратыр.

    * Бала күргәнен эшләр.

    * Бала кош очар, кунар агачын тапмас.

    * Бала кулында елан үләр.

    * Балалар кесәсендә кәнфит ятмый.

    * Балалык бик бәхетле чак булса да, бала һаман "кайчан зур үсәм инде" дип сорый.

    * Бала "миңа бәләкәй сөяк бирделәр" дип үпкәләгәнче, сөяген песи алып китәр.

    * Бала үсте дигәнче,

    Батыр үсте дисәңче;

    Батыр һөнәр белмәсә,

    Гафил (гамьсез, ваемсыз) үсте дисәңче.

    * Баланы бала арасында якласаң, әләкче булыр.

    * Баланы яшьтән бөк,

    Агачны баштан бөек.

    * Баланы йомышка куш, артыннан үзең йөр.

    * Баланың кулыннан пычак алсаң, алмашына таяк бир.

    * Баланы эшкә өйрәт,

    Эшен бетерергә дә өйрәт.

    * Бала өчен "юк" дигән сүз юк.

    * Бала уйнаудан туймас.

    * Бала үлгәнгә салынса, син аны күмгәнгә салын.

    * Бала-чага ипи сатып калач ала.

    * Бала чактан кергән гадәт гомергә китәр.

    * Башсыз өйдә ата торып ул сөйләр,

    Ана торып кыз сөйләр.

    * Бишектәге бишкә төрләнер.

    * Буй үстергәнче, акыл үстер.

    * Буранда бала котырыр.

    * Әдәпле бала гарьле була,

    Әдәпсез бала гарьсез була.

    * Җидесендә ни булса,

    Җитмешендә шул булыр.

    * Кем нәрсәгә күнегә —

    Шуның белән күмелә.

    * Кыз бала анасына чын дус була.

    * Кыз сөйкемле булса, холыгы белән,

    Ул сөйкемле булса, әдәбе белән.

    * Малай кулына акча керсә, көчек сатып алыр.

    * Олы кызы Мәстүрә,

    Кечеләрен үстерә.

    * Өч яшьлек малай атага булышыр,

    Өч яшьлек кыз анага булышыр.

    * Сабыйга ат та ат, таяк та ат.

    * Сабый хөкеме — уен.

    * Теше чыккан балага

    Чәйнәп биргән аш булмас.

    * Тәрбиясез бала хайван булып үсәр.

    * Туа белми, тора белә.

    * Туа мөгез чыкмый, тора мөгез чыга.

    * Үзе егылган бала еламас.

    * Уйнаса баласы җиңә,

    Чынласа атасы җиңә.

    * Улга утыз өйдән тыю,

    Кызга кырык өйдән тыю.

    * Ул минеке,

    Акыл үзенеке.

    * Ул туды — илгә ту (байрак) туды.

    * Улы барның кулы бар.

    * Улның ояты атага,

    Кызның ояты анага.

    * Хәерсез бала хәерче булыр.

    * Һәрбер яшьнең үз хөкеме бар:

    Сабый хөкеме — уен.

    * Һөнәрле булып ул үссен,

    Холыклы булып кыз үссен.

    * Чыбык чакта бөгелмәгән, таяк булгач бөгелмәс.


    ИРКӘ, ҮПКӘЧӘН, ЕЛАК БАЛАЛАР


    * Ачы белән төзәтәләр,

    Татлы белән бозалар.

    * Балага пычак бирмәсәң бер елар,

    * Бирсәң — ике елар.

    (Икенчесендә киселеп елар, дигәне.)

    * Еламаган балага имезлек бирмиләр.

    * Елыйсы килгән бала атасының сакалы белән уйнар.

    * Елыйсы килгән баланың өч көн борын күзе кычыта, ди.

    * Иркә бала ир булмас.

    * Иркә бала рәхәт күрмәс.

    * Иркәбикә суга ташланам дип чыгып киткән дә яңгырдан куркып кире кайткан, ди.

    * Иркәдән елак туган.

    * — Иркәм, нигә елыйсың?

    — Аягыма чеби басты.

    * Иркәнең күзе кипмәс,

    Юрганың тире кипмәс.

    * Кулында аш,

    Күзендә яшь.

    * Сабый елый-елый үсәр.


    ҮГИ-ЯТИМНӘР, ҮГИ АНАЛАР


    * Анаң үги булса, атаң үзеңнеке булмас.

    * Анаң юктан үги ана да яхшы.

    * Аналы ятим — ярты ятим.

    * Анаң үлсә, елгаң корыды,

    Атаң үлсә, таянган тавың ауды.

    * Анасы үлгәнне еларга өйрәтмә.

    * Ана янында бала ятим булмый.

    * Аталы бала — аркалы,

    Аналы бала — иркәлә.

    * Атадан бала яшь кала,

    Күп-күп эшләр башкара.

    * Дөньяда иң ачы — ятимлек ачысы.

    * Җиде атасын белмәгән — ятимлекнең билгесе.

    * Җиденчели ни яман?

    Җитәкләшеп ятимнәр

    Елый калса, шул яман.

    * Җиргә төшкән ятимнеке.

    * Кемнең газизе кемгә хур булмый.

    * Сабаксыз төймә салмаклы,

    Сабаксыз төймә салмаксыз;

    Аталы бала ардаклы(газиз),

    Атасыз бала ардаксыз,

    * Үги бала үпкәчел.

    * Үги ана — яфрак,

    Үз әнием яхшырак.

    (Үги ана яфрагы — үлән исеме. Яфрагының бер ягы җылымса, бер ягы салкынча була.)

    * Үги бала өй артында елар. "Ник елыйсың?" дисәләр, хәзер генә суган ашадым", — дияр.

    * Үги үз булмый,

    Колак күз булмый.

    * Ятим ашы ярты пешәр.

    * Ятим балага йөзем җиләге дә аш.

    * Ятим бала гарьчел була.

    * Ятим балага ярдәм ит.

    * Ятим бала дип кимсетмә, бәхете булса ир булыр.

    * Ятим баланың күңеле сынык.

    * Ятим еласа, җир-күк елар.

    * Ятим күңеле җирәнчек.

    * Ятимнәрнең бәйрәме

    Яңа күлмәк кигәндә.

    * Ятим тайдан юрга чыгар.

    * Ятим ярасының ямавы өстендә.


    ЮНЬЛЕ БАЛА ҺӘМ ЮНЬСЕЗ-ИГЕЛЕКСЕЗ БАЛАЛАР


    * Атадан яхшы ул туса,

    Ишектәге башын түргә сөйрәр;

    Атадан яман бала туса,

    Түрдәге башын ишеккә сөйрәр.

    * Үрдәк баласы, тавык астында туса да, суга йөгерер.

    * Атадан яхшы ул туса,

    Кар өстендә ут ягар;

    Атадан яман ул туса,

    Ат өстендә эт кабар.

    * Баладан бәхетең булса,

    Карт көнеңдә яшь итәр;

    Баладан бәхетең булмаса,

    Иртә яшьтән карт итәр.

    * Атасы малаена алма бакчасы ясап биргән,

    Малае атасына сыңар алма да бирә белмәгән.

    * Атасы торып, улы сөйләгәннән биз,

    Анасы торып, кызы сөйләгәннән биз.

    * Балалар җиткән,

    Карчык урманга (утынга) киткән.

    * Бала яхшы булса — дәүләт,

    Яман булса .— имгәк.

    * Бәхетленең баласы

    Унбишендә баш булыр;

    Бәхетсезнең баласы

    Утызда да яшь булыр.

    * Буласы бака баштан була.

    * Булыр ат тайдан билгеле,

    Булыр сыер бозаудан билгеле.

    * Булыр бала ун яшендә баш була,

    Булмас бала егерме биштә дә яшь була.

    * Бүре бәйләүгә күнмәс,

    Дуңгыз әйдәүгә килмәс.

    * Гөл чәчәгеннән билгеле.

    * Качыр атасына охшамаса, анасына да охшамый.

    (Качыр — ат белән ишәктән туган гибрид.)

    * Каршы бала үлемен карагай башыннан табар.

    * Кеше булыр баланың

    Кеше белән эше бар;

    Кеше булмас баланың

    Кеше белән ни эше бар.

    * Мисез бала ата-анасын тыңламас.

    * Тырыш бала ах яхшы,

    Ялкау бала фу шакшы.

    * Уңар йортның баласы

    Бер-берсенә "батыр" дир;

    Уңмас йортның -баласы

    Бер-берсенә "кутыр" дир.

    * Тырыш бала талпынган коштай,

    Күңеле тынмас күкләргә очмый.

    * Шәп маллар аякланып туа.

    * Юньле бала ат мендерә,

    Юньсез бала аттан төшерә.

    * Яман бала атасын сүктерер.

    * Яман баланың барыннан югы.

    * Яман бала өйгә сыймас,

    Өйдән чыкса, илгә сыймас.

    * Яман бала тудырганнан елан тудырганың артык.

    * Яхшы угыл атасын ярлылыгы өчен ким күрми.


    АТА БАЛАСЫ БУЛУ, АТАГА ЛАЕКЛЫ БУЛЫП ҮСҮ


    * Алты көн ач булсаң да, ата гадәтен ташлама.

    * Ата баласы аз рәхәткә, күп хәсрәткә түзәр.

    * Ата баласы кемнән туганын онытмый.

    * Ата баласы үз хатасын үзе юар.

    * Атадан бала туар,

    Атасының юлын куар.

    * Атадан күреп ул үсә,

    Анадан күреп кыз үсә.

    * Атаң данын онытма,

    Дан яшәүдән курыкма!

    * Атаңнан борын капкынга төшмә!

    * Атасы кордашның баласы кордаш.

    * Ата юлы балага такыр.

    * Атаң кем булса, син шуның угылы.

    * Бабаң муенын бөкмәгән җирдә син тезеңне чүкмә.

    * Аттан тай узар,

    Атадан бала узар.

    * Акылсыз атка менсә, атасын танымас.

    * Бүре баласын тотарга өйрәтсә, сарык баласын качарга өйрәтә.

    * — Кем угылысың? — дигәннәр,

    — Әти улымын! — дигән.

    * Ким козгындин туар козгын,

    Атасыннан булыр узгын. (Кандалый шигыреннән халыклашкан мәкаль.)

    * Кырык ел кабер каравылчысы булып торган, атасы кабере кайда икәнен белмәгән.



    ТЕЛ, СҮЗ
    Наки Исанбет
    на татарском языке.
  • Нәкый Исәнбәт:
  • Шигырьләр
  • Хуҗа Насретдин
  • Отчего белый гусь крапчатым стал
  • Татар халык табышмаклары
  • Татар халык мәкальләре
  • Веселые пословицы и загадки


  • Татарстаны язучылары: Нәкый Исәнбәт




  • ← назад   ↑ наверх