• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Нәкый Исәнбәт

    Татар халык табышмаклары

    VIII бүлек.
    Кеше, аның әгъзалары

    * Зур мичкә.
    Зур мичкә өстендә кечкенә мичкә,
    Кечкенә мичкә өстендә кара урман.
    (Кеше гәүдәсе)

    * Бер бүкәндә җиде тишек.
    (Баш)

    * Кары күренмәгән кара урман.
    (Чәч)

    * Ике агай суга бара,
    Берсен берсе уза бара.
    (Аяклар)

    * Өй түбәсендә чаңгы юлы.
    (Чәч юлы)

    * Кечкенә генә сарай,
    Эчендә бии утыз ике малай.
    (Авыз һәм тешләр)

    * "Ач!" − дисәң, ачыла,
    "Яп!" − дисәң, ябыла.
    (Авыз, иреннәр)

    * Кечкенә генә җилкапка,
    Ачыла да ябыла.
    (Авыз, иреннәр)

    * "Ти", − дисәң, тими,
    "Тимә", − дисәң, тия.
    (Авыз, иреннәр)

    * Кечкенә генә мич астында кызыл ут яна.
    (Авыз һәм тел)

    * Оясыннан чыгып өрә дә кереп кача.
    (Авыз, тел)

    * Үзе сөяксез,
    Сөйләгән сүзе хисапсыз.
    (Тел)

    * Сөйдергән дә шул,
    Биздергән дә шул,
    Иң татлы да шул.
    Иң ачы да шул.
    (Гел)

    * Ике туган игез,
    Икесе дә тигез.
    (Ике кул)

    * Ике учымда ун бала.
    (Ике кулдагы бармаклар)

    * Ике ананың ун баласы,
    Бар да бер исемле.
    (Ике кул, бармаклар)

    * Бер ананың биш баласы,
    Кайсын тешләсәң, шунсы авырта.
    (Кул һәм бармаклар)

    * Багана башында биш такыя.
    (Кул, бармаклар)

    * Биш туган бергә яши,
    Берсеннән-берсе кечерәк.
    (Бармаклар)

    * Без − ун агай,
    Уныбызга бер исем.
    (Ике кулдагы бармаклар)

    * Өй эчендә биш бала,
    Билгесендә биш тана.
    (Кул, бармаклар, тырнаклар)

    * Таралгач − биш,
    Җыелгач − бер.
    (Бармаклар, йодрык)

    * Үлгәнче үзең белән,
    Күрмисең күзең белән.
    (Иңсә)

    * Җәрәхәте юк − авырта,
    Төтене юк − яна.
    (Йөрәк)

    * Икәү карап тора,
    Икәү тыңлап тора,
    Берәү сайрап тора.
    (Күзләр, колаклар, тел)

    * Сөяге юк, ние юк, сөйләмәгән сүзе юк.
    (Тел)

    * Кечкенә генә җилкапка ачыла да ябыла.
    (Авыз)

    * Тия-тия дисәң, тимидер,
    Тими-тими дисәң, тиядер.
    (Иреннәр)

    * Бер анада биш бала.
    (Кул)

    * Бер агачта ике яфрак.
    (Гәүдә һәм колаклар)

    * Яр буенда ярты алачык.
    (Колак)

    * Бер тау тирәли ике тишек чүмеч эленгән.
    (Колак)

    * Тау битендә бер амбар,
    Аның ике ишеге бар, -
    Бервакытта ябылмый,
    Көне-төне җил уйный.
    (Борын)

    * Йоклаганда бүрәнә тарталар.
    (Борын тишекләре)

    * Ансыз дөнья сансыз.
    (Тешләр)

    * Кечкенә генә келәттә утыз ике капчык.
    (Авыз һәм тешләр)

    * Кечкенә генә абзарымның
    Эче тулы ак тавык.
    (Авыз, тешләр)

    * Кечкенә генә сарай,
    Эчендә бии утыз ике малай.
    (Авыз, тешләр)

    * Түгәрәк күлдә алтын таш,
    Ау салсаң да алынмас.
    (Авыз, тешләр)

    * Сөяк келәт, ит бастырык.
    (Тешләр һәм тел)

    * Утыз ике ак ат,
    Бер чыгымчы җирән ат.
    (Тешләр, тел)

    * Көмеш сарай эчендә
    Чаптар айгырым кешнидер.
    (Тешләр, тел)

    * Сөяк абзар, кабык ишек.
    (Тешләр, иреннәр)

    * Койма коелган,
    Каплап куелган,
    Әмма җил тормый.
    (Тешләр, иреннәр, сөйләшү)

    * Тирән күл − суы акмый.
    (Күз)

    * Кечкенә генә чүлмәктә
    Елтыр-елтыр май кайный.
    (Күз)

    * Абыйсы белән сенлесе
    Күпер аркылы яшиләр,
    Берсен берсе күрмиләр.
    (Күзләр)

    * Ике агай рәттән торсалар да,
    Бер-берсен күрмиләр.
    (Күзләр)

    * Тәртәсе бар, аты юк,
    Күзләре бар, башы юк.
    (Күзлек)

    * Бик күп укый, бер дә белеме юк.
    (Күзлек)

    * Ике батыр.
    Аяк юлы ятыр.
    (Каш)

    * Елтыр-елтыр ике таш,
    Уртасында кара таш.
    (Ике күз)

    * Йөзлек астында йөз энә.
    (Керфекләр)

    * Ялт-йолт ябыла, −
    Йозаксыз бикләнә.
    (Керфекләр)

    * Түгәрәк күлем ташый.
    (Күз яше)

    * Тау битендә бер амбар,
    Аның ике ишеге бар, −
    Бервакытта да ябылмый,
    Көне-төне җил улый.
    (Борын)

    * Алтын сандык эчендә
    Ачылмаган хатым бар.
    (Ми, хәтер)

    IX бүлек.
    Тапкырлар, зирәкләр өчен табышмаклар

    * Һәркемдә бар. Ул нәрсә?
    (Исем)

    * Чөйдә ни тормас?
    (Күкәй)

    * Төшсә суга батмыйдыр,
    Ут кабынса янмыйдыр,
    Күмсәң җиргә чермидер,
    Беләсезме, ул нидер?
    (Кешенең исеме)

    * Казанның уртасында ни бар?
    ("3" хәрефе)

    * Дөньяда иң кирәк,
    Иң кирәктән ни кирәк?
    (Саулык, аны саклау)

    * Бер тавык − тавык, ике тавык нәрсә?
    (Тавыклар)

    * Ашъяулык янына килеп утыруга нәрсә кирәк була?
    (Авыз)

    * Нинди савыттан эчеп булмый?
    (Буш савыттан)

    * Патша кемгә баш ия?
    (Чәчтарашка)

    * Су кайда коры була?
    (Картада)

    * Өй эчендә ни күренми?
    (Җылылык)

    * Иртән дүрт аяк,
    Төштә ике аяк,
    Кич өч аяк,
    Өстендә була маяк.
    (Кеше гомере)

    * Суда нинди таш булмый?
    (Коры таш)

    * Нинди тарак тарарга ярамый,
    Нинди урак урырга ярамый?
    (Әтәчнең кикриге һәм койрыгы)

    * Ат чаба-чаба да, нәрсәдән ары китә алмый?
    (Койрыгыннан)

    * Бер секунд эчендә бөтен җир шарын әйләнеп чыга.
    (Уй-фикер)

    * Кем барлык телләрдә дә сөйли ала?
    (Кайтаваз)

    * Кайсы елда кешеләр күбрәк ашый?
    (Кәбисә елда. Чөнки бер көне артык)

    * Чакырсаң да килми,
    Кусаң да китми.
    (Байлык һәм фәкыйрьлек)

    * Нәрсәне сатып алып булмый?
    (Үткән гомерне)

    * Каз нигә йөзә?
    (Аягы су төбенә тимәгәнгә)

    * Иң җиңелне капка аркылы ыргытып булмый?
    (Йонны)

    * Бушка килә, акчага китә.
    (Чир)

    * Яңгыр яуганда куян нинди куак астында утыра?
    (Юеш куак астында)

    * Кеше үзенең нәрсәсен күтәрә алмый?
    (Күләгәсен)

    * Сыер нигә ята?
    (Утыра алмаганга)

    * Берсе − бер айлык,

    * Берсе − саклап тотсаң гомерлек.
    (Байлык һәм фәкыйрьлек)

    * Үлчәүләрдә үлчәнми,
    Базарларда сатылмый.
    Үзеңнеке булмаса,
    Кешедән сатып алынмый.
    (Бәхет)

    * Бер имәндә өч ботак, ботак саен өчәр алма, ничә алма була?
    (Имәндә алма булмый)

    * Каз судан чыккач нишли?
    (Коры җиргә баса)

    * Карга җидене тутыргач нишли?
    (Сигезгә чыга)

    * Ул минем әтиемнең улы,
    Үзе миңа туган түгел.
    (Кеше үзе)

    * Ат нигә улак янына бара?
    (Улак үзе килмәгәнгә)

    * Дөньяда иң җитез нәрсә?
    (Уй)

    * Кем туганда ук сакаллы булып туа?
    (Кәҗә)

    * Кәҗә судан ничек чыга?
    (Юешләнеп)

    * Урман белән тау арасында нәрсә бар?
    ("Белән" сүзе)

    * Алманың яртысы нәрсәгә охшаган?
    (Икенче яртысына)

    * Ачыдан ачы − ни ачы?
    Татлыдан татлы − ни татлы?
    Катыдан каты − ни каты?
    (Үлем, йокы, ат тоягы)

    * Беренче кисәге − Җирнең иярчене,
    Икенче кисәге − җәзалау урыны,
    Кушып укыганда − кеше исеме.
    (Айдар)

    * Кешегә иң якын әйбер нәрсә?
    (Күлмәк)

    * Бүрегенә чыпчык кунганда каравылчы нишли?
    (Йоклый)

    * "К" дән башлап укысагыз,
    Җир ашларга китә;
    "Г"дән башлап укысагыз,
    Чәчәк атып үсә.
    ("Көл" һәм "гөл")

    * Үзе шар, үзен беркем дә тәгәрәтә алмый.
    Нәрсә ул?
    (Җир шары)

    * Нәрсәне күрү иң җиңел?
    (Кеше гаебен)

    * Эреми дә, череми дә.
    (Усаллык)

    * Тоз түгел − ачы,
    Кылыч түгел − үткер,
    Ут түгел − яндыра.
    (Кайгы)

    * "Табышмак" сүзен ничек укырга кирәк?
    (Сулдан уңга таба)

    * Дөньяда нәрсә тамырсыз үсә?
    (Таш)

    * Сыерда бар, атта юк,
    Сарыкта бар, эттә юк.
    ("С" хәрефе)

    * Беренче кисәге ‑ боерык фигыль,
    Икенче кисәге − иген үсә торган җир,
    Кушып укыганда − зирәк кеше.
    ("Тапкыр" сүзе)

    * Тугай кайчан сайрый?
    ("Р" хәрефен өстәгәч)

    * Кемнең сакалын кырдырырлык та акчасы юк?
    (Кәҗәнең)

    * Сигез таякның дүртесен сындыргач, нәрсә кала?
    (Унике таяк кала)

    * Кайсы ай календарьда юк?
    (Һавадагы ай)

    * Сөрмәгән җир өстендә,
    Үсмәгән каен астында
    Тумаган куян йөгерә.
    (Хыял)

    * Ике әти, ике бала, − үзләре өчәү генә.
    (Бабай, ата, ул)

    * Бернәрсә дә ашамыйча ничә йомырка ашап була?
    (Берне)

    * Нәрсәне йомык күз белән дә күреп була?
    (Төшне)

    * Нинди сан исем дә була ала?
    (Йөз)

    * Биш йөз баш, мең аяк, бер койрык. Ул нәрсә?
    (Чират)

    * Кем үзенең туган көнен дүрт елга бер генә мәртәбә уздыра?
    (29 февральдә туган кеше)

    * Юләр кайчан акыллы була?
    (Тик торганда)

    * Кеше, кеше белән саубуллашкач, нигә артына әйләнеп карый?
    (Артында күзе булмаганга)

    * Нәрсәне сатып алып булмый?
    (Үткән гомерне)

    * Бер килограмм тимер авырмы, бер килограмм мамыкмы?

    (Икесе дә бер)

    * Нинди сәгать тәүлеккә ике генә мәртәбә вакытны дөрес күрсәтә?
    (Туктаган сәгать)

    * Дөнья йөзендә җиде нәрсәдә җиде юк. Нәрсәләр?
    (Күгәрченнең сөте, атның мөгезе, йомырканың җөе, сыерның ялы, ташның тамыры, еланның аягы, мәченең сакалы)

    * Машинаның кайсы тәгәрмәче әйләнми?
    (Запас тәгәрмәче)

    * Бал-шикәрдән татлы,
    Үзен ашап булмый.
    (Йокы)

    * Ике көн рәттән яңгыр явамы?
    (Рәттән ике көн булмый, арада төн бар)

    * Көн белән төн бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар?
    (Беренче хәрефләре белән)

    * Суны кайчан иләк белән ташып була?
    (Карга әйләнгәч)

    * Кайда тавык тилгәннән курыкмый?
    (Кетәгендә)

    * Җир өстендә кешеләр нинди авыру белән бер дә авырмыйлар?
    (Диңгез авыруы белән)

    * Нинди ут яндырмый?
    (Рәсемдәге ут)

    * Аучы мылтык атканда ни өчен бер күзен йома?
    (Икесендә йомса, бернәрсә дә күрә алмый)

    * Агач башында сигез кош утыра иде. Аучы аларның икесен атып алды. Ничәү калды?
    (Берсе дә калмады)

    * Бер өйдә торалар ике ана, ике кыз, әби оныгы белән. Барысы ничә кеше була?
    (Әби, ана, кыз) ,

    * Бер ата белән бер ананың баласы, ләкин үзе аларның улы түгел.
    (Кыз бала)

    * Булган, ди, бер карт белән карчык; аларның бер кызы, бер малайлары булган; шул малайларның карт белән карчыклары, ә шул карт белән карчыкның бер кыз, бер малайлары булган. Бу ничек?
    (Ата, ана, кыз, ул)

    * Утыз "я" хәрефеннән торган кеше исеме.
    (Зоя)

    * Башы − "т", койрыгы − "н",
    Дошманы − "м". Ул нәрсә?
    (Тычкан)

    * Нәрсәсез өй салып булмый?
    (Почмаксыз)

    * Базарда табылмас,
    Үлчәүдә үлчәнмәс,
    Аннан татлы нәрсә булмас.
    (Йокы)

    * Нинди агач утта янмый?
    (Табагач)

    * Бөтен татар өендә бар,
    Үзе дөньяда бер генә.
    (Казан)

    * Нәрсәне урыныннан күчереп булмый?
    (Җирне)

    * Күтәреп була, ыргытып булмый. Ул нәрсә?
    (Мамык)

    * Нинди савыттан эчеп булмый?
    (Буш савыттан)

    * Кешегә иң якын әйбер нәрсә?
    (Күлмәк)

    * Кунган кошны куркытмыйча гына ничек итеп агач ботагын кисеп алырга?
    (Кош үзе очып киткәч)

    * Ике ата, ике угыл бакчада йөргәндә дүрт алма өзеп, һәрберсе берәрдән ашасалар да, кулларында янә бер алма артып калган. Ул ничек була?
    (Бабай, ата, ул)

    * Куянның арт аягы нигә озын?
    (Ал аягы кыска булганга)

    * Нинди дәрьяның суы кимеми?
    (Күзнең)

    * Бер тартмада алмалар бар.
    Алмаларны алгач анда нәрсә кала?
    (Һава)

    * Әй, егет, бу ничек була? Минем өч икмәгем бар.
    Берсе белән алган бурычымны түлим, икенчесен әҗәткә бирәм, өченчесен үзем ашыйм.
    (Ата-анасына, баласына, үзенә)

    * Кем ике мәртәбә дөньяга туа?
    (Чебеш)

    * Түтәлдә нинди ике нота үсә?
    (Фасоль)

    * Борынга керә, күтәреп булмый.
    (Ис)

    * Кыш көнендә күп була торган ике нәрсәнең исеменнән килеп чыккан бакча җимеше.
    (Карбыз)

    * Кара дисәң, карамый,
    Ак дияргә ярамый.
    ("Кара"(кара төс һәм боерык фигыль))

    * "Ч"га бетсә − очып китә, кош була,
    "Н"га бетсә, бакчада җимеш була.
    (Карлыгач, карлыган)

    * Кайсы материк янындагы атауның (утрау) исемен кире яктан укысаң, гөл, чәчәк исеме килеп чыга?
    ("Азор", "роза")

    * Чарлак кайчан кош була?
    (Акка буягач ("акчарлак"))

    * Күлмәкне икегә аерсаң, нәрсә килеп чыга?
    (Күл" һәм "Мәк")

    * Азиядәге бер тауның исемен алам: беренче иҗеге − әйбернең төсен белдерә, икенче иҗеге − йорт хайваны исеме.
    (Алтай)

    * Беренче иҗеге − хайван,
    Икенче иҗеге − боерык фигыль,
    Икесе бергә − кош исеме.
    (Сыерчык)

    * Исеме ике сүздән ясалган. Беренчесе − җир йөзендә иң күп бер нәрсә. Икенчесе − кечкенә бер хайван; икесен бергә җыйганда, өен үзе белән йөртә торган бер хайванның исеме килеп чыга.
    (Ташбака)

    * Нинди сүздә алты "Н" бар?
    (Алтын)

    * Үзе биш хәрефтән тора торган сүз. Баштагы өч хәрефен генә укысаң, татлы әйбер исеме килеп чыга. Соңгы ике хәрефе − Татарстандагы елга исеме. Барысы бергә − суда яшәүче, бик тиз йөзүче.
    (Балык)

    * "Өч" дигәндә − ике була,
    "Ике" дигәндә − өч була.
    ("Өч" һәм "ике" сүзләрендәге хәрефләр саны)

    * Алма дисәң дә алалар,
    Нәрсә соң ул, балалар?
    (Алма)

    * Бер картка елганы көймәдә кичәргә кирәк. Аның юлдашлары − бүре, кәҗә, кәбестә. Көймәдә ике урын гына бар. Кәҗә кәбестәне, бүре кәҗәне ашамаслык итеп елганы ничек кичәргә?
    (Карт башта кәҗәне көймәгә утыртып икенче ярга чыгара. Аннары кәбестәне алып кәҗә янына чыга. Кәбестәне калдырып, кәҗәне көймәгә утырта да бүре янына чыга. Аннары кәҗәне бу ярда калдырып, бүрене кәбестә янына чыгара. Соңыннан кәҗәне икенче ярга алып чыга)

    * Татарстандагы кайсы шәһәр суда йөзә?
    (Алабуга)

    * Иң кыска ай кайсысы?
    (Май)

    * Һәр хәрефе бер иҗек,
    Исеме була ничек?
    (Аю)

    * Мәскәүдә бер дә юк, Казанда икәү.
    ("А" хәрефе)

    * Кәҗәнең башында нәрсә бар?
    ("К" хәрефе)

    * Көн белән төн уртасында нәрсә бар?
    ("Ө" хәрефе)

    * Мин − кояшта, мин − кыяда, ләкин тауда мин юк. Ул ни була?
    ("О" хәрефе)

    * Кое төбендә нәрсә бар?
    ("Ң" хәрефе)

    * Яз белән көз нәрсә белән тәмамлана?
    ("З" хәрефе)

    * Җирнең уртасында ни бар?
    ("И" хәрефе)

    * "У" белән язсаң, тау була,
    "А" белән язсаң, диңгез була.
    (Урал, Арал)

    * Беренче иҗеге − боерык фигыль,
    Икенче иҗеге − атау җөмлә,
    Икесе бергә − кыйммәтле металл исеме.
    (Алтын)

    * Шәһәрдә бар, авылда юк,
    Кешедә бар, адәмдә юк.
    ("Ш" хәрефе)

    * Тыкрык башында ни бар?
    ("Т" хәрефе)

    * Алмагачның төбеңдә нәрсәкәй?
    ("Ч" хәрефе)

    * Бер иҗегем − төс минем,
    Икенчесе − сыеклык;
    Өченчесе болай ди:
    − Безнең авыл бик бай, − ди.
    ("Ак "+" су"="Аксубай")

    * Күлдә бар, елгада юк.
    Үрдәктә бар, казда юк.
    ("Ү" хәрефе)

    * Барда юк, юкта бар.
    ("Ю" хәрефе)

    * Идел читендә ни күрәбез?
    ("И" хәрефе)

    * Тәрәзә төбе нидән гыйбарәт?
    ("Ә" хәрефе)

    * Корыда юк, суда бар; төтендә юк, буда бар.
    ("У" хәрефе)

    * Әбидә бер, бабайда ике.
    ("Б" хәрефе)

    * Чигәдә бар, кашта юк; чирәмдә бар, ташта юк.
    ("Ч" хәрефе)

    * Ташкент белән Уфада юк,
    Әстерхан белән Самарада бар.
    ("Р" хәрефе)

    * Урманда бар, кырда юк,
    Мунчада бар, өйдә юк.
    ("М" хәрефе)

    X бүлек.
    Арифметик табышмаклар

    * Ике кеше, кырдан сарыкларын куып кайтып килгәндә, бер су янында очраштылар. Боларның берсе карт, берсе яшь иде. Карты яшенең сарыкларына карап торды да әйтте: "Ишетәмсең, чибәр егет, әгәр син миңа бер сарыгыңны бирсәң, минем сарыкларым синеке чаклы ике була", - диде.
    Егет, башын кашып, азрак уйлап торды да әйтте: "Юк, бабай, болай гаделсезлек булыр. Син үзең миңа бер сарыгыңны бир, ул чагында икебезнең дә тигез булып, арабызда көнчелек калмас", − диде.
    Минем беләсем килә: боларның ничәшәр сарыгы бар иде?
    (Картның-җиде, егетнең биш сарыгы бар)

    * Бер төркем киек каз очып барганда каршыларына бер каз очрап: "Исәнмесез, йөз каз!" − диде. Болар "саумысыз" дип, исәнлек-саулык сорашканнан соңында, араларыннан берсе әйтте:
    − Юк, энекәем, ялгышасың, без йөз каз түгел шул әле. Әгәр дә безнең чаклы тагын бер булса, тагын безнең яртыбыз чаклы булса, чирегебез чаклы булса, аның өстенә син дә килеп кушылсаң, менә шул чагында булырбыз йөз каз! − диде.
    Беләсе иде:бу төркемдә ничә каз булган иде икән?
    (Утыз алты каз булган)

    * Бер кеше үзенең кечкенә улына әйтте ди:
    − Улым! Мин сиңа бер йомыш кушам. Менә шушы акчага берәр тиеннән тавык йомыркасы, икешәр тиеннән үрдәк йомыркасы, өчәр тиеннән каз йомыркасы сатып алып кайт. Кара аны, ялгыш ала күрмә! − дип кулына бер сум акча тоттырып базарга җибәрде, ди. Шул бер сум акчага барысы алтмыш данә тавык, үрдәк, каз йомыркалары алып кайтты, ди.
    Атасы:
    − И, минем улым йомышка ярый башлаган икән инде! – дип әйтеп улының аркасыннан сөйде, ди.
    Беләсе иде: бу бала тавык, үрдәк, каз йомыркаларын ничәшәрңе алып кайтты икән?
    (Утыз данә тавык йомыркасы, егерме данә үрдәк йомыркасы, ун данә каз йомыркасы)

    * Бер бала ун тиенгә ун данә конфет алган. Конфетлар дүрт төрле, ягъни: данәсе ике тиенлек, бер тиенлек, ярты тиенлек һәм чирек тиенлек икән. Һәркайсыннан ничәшәр конфет алган?
    (Ике тиенлекне − ике данә, бер тиенлекне − биш данә, ярты тиенлекне − бер данә, чирек тиенлекне − ике данә)

    * Өч каләм − бер тиен, бер дәфтәр − ике тиен, бер карандаш − өч тиен тора. Әни миңа кырык тиен акча бирде дә, шул акчага кырык данә әйбер алырга кушты. Мин бу акчага кырык әйбер алдым.
    Мин барлыгы ничә каләм, ничә дәфтәр, ничә карандаш алдым?
    (Егерме җиде каләм, сигез дәфтәр, биш карандаш)

    * Бер кеше мең сумга йөз баш мал алган. Ат − илле сум, сыер − утыз сум, сарык − биш сум тора. Бу кеше ничә баш ат, ничә баш сыер һәм ничә баш сарык алган?
    (Ун ат, ике сыер, сиксән сигез сарык алган)

    * Берәү иптәшенә әйткән: "Мә сиңа биш сум акча. Шуның белән базардан йөз баш кош сатып алып кайт. Каз − илле тиен, үрдәк − ун тиен, чыпчык − бер тиен тора", − дигән.
    (Бер каз, утыз тугыз үрдәк, алтмыш чыпчык алырга кирәк)

    * Бер кешенең алты улы булган. Аларның һәрберсенең берәр сеңлесе булган. Бу кешенең ничә баласы булган?
    (Җиде бала)

    * Ике атага, ике улга өч йомырканы тигез итеп бүллергә кирәк. Берәр йомырка тисен.
    (Бабай, ата, ул)

    * Бер укучы зоология бакчасына барып кайткан. Иптәшләре аңардан:"Бакчада нәрсәләр күрдең?" − дип сораганнар. Бу укучы:
    − Попугайлар, антилопалар, мөгезборыннар күрдем. Ә күпме икәнен үзегез исәпләп белегез. Мин барысы уналты баш, унсигез мөгез һәм илле ике аяк күрдем, − дип җавап кайтарган.
    Ул ничә попугай, ничә антилопа һәм ничә мөгезборын күргән?
    (Алты попугай, сигез антилопа, ике мөгезборын күргән)

    * Бер кеше сәгать кибетенә кереп сәгатьләр сайлый. Соңыннан бер сәгатьне күрсәтеп, хуҗадан сорый:
    − Кыйммәтме?
    − Ике йөз сум.
    − Ә монысы?
    − Монысы йөз генә сум.
    − Төрегез алай булса шул йөз сумлыгын.
    Ишектән чыгып барганда туктый да, яңадан хуҗага әйтә:
    − Юк, мин монысын алмыйм, миңа менә бу зуры ошый. Күпме дигән идегез әле?
    − Ике йөз сум.
    − Мин бит сезгә йөз сум биргән идем.
    − Әйе, дәхи бер йөз сум тиеш.
    − Аның урынына алыгыз бу сәгатьне. Ул да бит йөз сум тора, − ди дә, баштагы сәгатен биреп, икенче сәгатьне алып чыгып китә.
    Зур сәгать өчен ул күпме акча түләгән?
    (Йөз сум түләгән)

    * Бер кеше үзенең кечкенә улына: "Әй улым, мин сиңа бер йомыш кушам, яхшы тыңла. Менә шушы акчага берәр тиеннән тавык йомыркасы, икешәр тиеннән үрдәк йомыркасы, өчәр тиеннән каз йомыркасы сатып алып кайт. Кара, ялгыш ала күрмә, яме!" − дип, кулына бер сум акча тоттырып, аны базарга җибәрде, ди. Улы да, атасыннан акча алу белән, бзарга таба тыр-тыр йөгереп китте, ди. Барып шул бер сум акчага барысы алтмыш данә тавык, үрдәк һәм каз йомыркалары алып кайтып атасына бирде, ди.
    Беләсем килә: бу бала тавык, үрдәк, каз йомыркаларын ничәшәрне алып кайтты икән?
    (Бала утыз данә тавык, егерме данә үрдәк һәм ун данә каз йомыркасы алып кайткан)

    * Унике кеше бергәләп җиде карбыз алганнар да, юл буенда бүләргә утырганнар. Һәркайсы бертигез өлеш алсын өчен, карбызларны ничек бүләргә белми аптырап торганда мәктәптән кайта торган бер бала очрап, ничек итеп бүлгәндә һәркайсына тигез тиячәгең өйрәтеп киткән. Бу кешеләр шулай эшләгәннәр һәм һәркайсы канәгать калган. Укучы бала аларга нинди киңәш биргән?
    (Дүрт карбызны өчәр кисәккә (унике кисәк була), өч карбызны дүртәр кисәккә (шулай ук унике кисәк була) бүләргә кушкан. Унике кешенең һәркайсы икешәр кисәк (берне зурны, берне кечкенәне) карбыз алган)

    * Бер кеше, трамвайга утыргач, җиде тиенлек билет өчен кондукторга бер сумлык кәгазь акча биргән дә, биш төрле акча кайтарып алган. Ул ничәшәр тиенлек акчалар кайтарып алган?
    (Илле, егерме, унбиш, биш һәм өч тиенлек акчалар кайтарып алган)

    * Икмәк төяп калага баручы өч крестьян юлда бер йортка чәй эчәргә туктаганнар. Алар, хуҗа хатынга бәрәңге пешерергә кушып, йокларга ятканнар. Хуҗа хатын пешкән бәрәңгеләрне табак белән өстәлгә куйган да, үзе йорт арасында эшләр карарга чыгып киткән. Ул чыгып киткәч, юлаучыларның берсе торып бәрәңгеләрне санаган да, үзенә тиешле өлешне ашап яңадан йокыга яткан. Аннан соң икенчесе торган. Ул иптәшенең ашаганын белмәгән, калган бәрәңгеләрне тагын өчкә бүлеп, бер өлешен ашаган да, шулай ук йокыга яткан. Аннан соң өченчесе торып, иптәшләре ашап ятканны белмичә, калган бәрәңгеләрне тагын өчкә бүлгән һәм үзенә тигән бәрәңгеләрне ашап яткан.
    Бераздан өчесе дә уянып карасалар, табакта сигез бәрәңге калган булган.
    Хуҗа хатын юлаучыларга ничә бәрәңге пешергән?
    (Егерме җиде бәрәңге пешергән)

    * Авылдан килгән бер укучы, шәһәрдә квартир эзләп, бер кешегә кергән. Квартир хуҗасы аңа болай дигән:
    − Әүвәлге айда бер сум, икенче айда ике сум, өченче айда өч сум, шулай ук уникенче айда унике сум түләрсең, − дигән.
    Укучы шуңа риза булган, ләкин ул да бер шарт куйган:
    − Син, − дигән укучы, − әүвәлге айда миңа ике тиен, икенче айда дүрт тиен, шул рәвешчә һәр ай саен алдагы айдан ике мәртәбә арттырып кайтарып бирерсең, − дигән.
    Квартир хуҗасы моны бик юк кына акчага хисваплап, шуңар риза булган. Бер елдан соң исәпләшкәндә кемнән күпме акча чыгарга тиеш булыр?
    (Укучыдан − 78 сум, квартир хуҗасыннан 81 сум 90 тиен тиеш була)

    * Берәү улын базарга бер кәрҗин йомырка сатарга җибәрде. Аңар сатарга насыйп булмады: бер исерек бәрелеп, йомыркаларын ватты. Бала елап тавыш купты, казыйга(судья) хөкемгә килделәр. Казый баладан:
    − Кәрҗинендә ничә йомырка бар иде? − дип сорады.
    Бала әйтте:
    − Мин ничә булганын белмим, анам кәрҗингә салганда икешәр-икешәр санады − берәү артты; дүртәр-дүртәр санады − берәү артты; бишәр-бишәр санады − берәү артты; алтышар-алтышар санады − берәү артты; җидешәр-җидешәр санады − артмады, төгәл килде, − диде.
    Казый, исәпләп, ничә йомырка икәнен белде дә исеректән түләтте. Кәрҗиндә барлыгы ничә йомырка булган?
    (Өчйөз бер йомырка булган)

    * Абзардагы казлар һәм куйлар саны − алтмыш өч баш икән. Шуларның барысына ике йөз ун аяк. Абзарда ничә куй, ничә каз булган?
    (Кырык ике куй, егерме бер каз булган)

    * Диңгез уртасындагы кечкенә бер утрауда бер көтүче үзенең малларын көтеп йөргәндә, утрауның бер читеннән ут чыгып, җил уңаена иңләп, көтү өстенә килә башлады. Уттан котылырга әмәл юк икәнен белеп, көтүче бер хәйлә корды... Утрау бөтенләй янып бетте, әмма көтүче бөтен көтүне саклап калды.
    Бу көтүче нинди хәйлә корган?
    (Алгарак барып ут төрткән дә, шул янып үткән урынга көтүне күчергән)

    * Агачка унике карга кунган. Аучы килеп икесен аткан. Агачта ничә карга калган?
    (Берәүдә калмаган. Икесе егылып төшкәч, башкалары очып киткән)

    * Өч кеше шахмат уйнаганнар. Барысы өч уен уйналган, һәр кеше ничәшәр уен уйнаган?
    (Икешәр уен)

    * Биш кеше биш сәгатьтә биш метр канау казыганнар. Йөз сәгатьтә йөз метр канау казып бетерү өчен ничә кеше кирәк булыр?
    (Шулай ук биш кеше кирәк)

    * Әгәр төнге сәгать уникедә яңгыр яуса, җитмеш ике сәгатьтән соң көн кояшлы булырмы?
    (Җитмеш ике сәгатьтән соң яңадан төнге унике була. Аяз булса да, кояш булмаячак)

    * Бер малай велосипедта шәһәргә бара икән. Аңа каршы машина очраган. Анда алты хатын утыра икән. Бер хатынның кәрҗинендә ике тавык, ә икенчесенең бер пар киез итеге бар икән. Барлыгы ничә җан иясе шәһәргә бара?
    (Шәһәргә малай үзе генә бара. Машинадагылар шәһәрдән кайта)

    * Бер самолет "А" шәһәреннән "Б" шәһәренә бер сәгать егерме минут оча. Икенче самолет кирегә − "Б" шәһәреннән "А" шәһәренә сиксән минут оча. Кайсы тизрәк оча?
    (Сиксән минут − барыбер бер сәгать егерме минут)

    * Балык ярым − тиен ярым. Ике балык ничә тиен?
    (Ике тиен)

    * Ике сигез − уналты,
    Тагы сигез, тагы алты.
    (Утыз)

    * Ике сигез − уналты,
    Янә сигез, янә алты.
    Ике алты, бер сигез,
    Бер егерме, бер утыз.
    (Йөз)

    * Биш бишең бер төштә,
    Ике бишең бер төштә,
    Бер сигез дә бер тугыз,
    Бер егерме, бер утыз.
    (Йөз дә ике)

    * Өчәү-ечәү еч төштә,
    Берәү генә бер тештә.
    (Ун)

    * Кырда кырык багана,
    Баганалар саен кырыгар боҗра,
    Боҗра саен кырыгар ат,
    Барысы ничә ат?
    (Алтмыш дүрт мең ат)

    * Утыра, ди, дүрт мәче,
    Һәр мәче алдында − өч мәче,
    Һәр мәченең койрыгында − бер мәче,
    Барысы ничә мәче булган?
    (Дүрт мәче булган. Алар өйнең дүрт почмагында утыралар, һәр мәче үзенең койрыгында утыра)

    * Биш алманы биш кешегә берәр алмадан бүлегез дә, берсе кәрҗиндә калсын.
    (Бер кеше алманы кәрҗине белән ала)

    * Ике күлмәкне бер айда өч кешегә егермешәр көн кидерергә кирәк.
    (Икешәр-икешәр кеше,чиратлашып, унар көнләп кияләр)

    * Бер агачка сандугачлар килеп кунган, һәр ботакка икешәр сандугач кунса, бер ботак җитми. Өчәр кунса − дүрт ботак артып кала. Ничә сандугач һәм ничә ботак булган?
    (Ундүрт ботак, утыз сандугач)

    * Очкан өч карга,
    Кунганнар талга,
    Өчәү кунса, бер тал артып кала,
    Берәмләп кунсалар, бер карга артып кала,
    Ничә карга, ничә тал? −
    Җавабын үзең табып ал.
    (Өч карга, ике тал)

    * Йөз аршынлык баганага таракан менә. Көн буена утыз аршын өскә күтәрелә, әмма төн буена егерме аршын аска төшә. Бу таракан багананың башына ничә көндә менеп җитәр?
    (Сигез көндә. (Баштагы җиде көн һәм җиде төндә җитмеш аршын юл үтә. Сигезенче көнне калган утыз аршынны күтәрелә дә багана башына менеп җитә))

    * Бер малай туган. Әтисе аның туган көне саен дүрт сум акча сала барган. Акча егерме сумга җиткән җитүен, улы ничә яшендә өйләнгән була соң?
    (Егерме яшендә. Ул кәбисә елында, 29 февральдә туган була).

    * Бер баладан: "Син ничә яшьтә?" − дип сораганнар. Ул:
    "Яшемнең саннарын алыштырып куйсагыз, утыз алты яшькә зураермын", − дигән. Бу бала ничә яшьтә?
    (Унбиш яшьтә)

    * Берәүдән: "Син ничә яшьтә?" − дип сораганнар. Ул: "Әгәр дә минем яшемнең яртысына биш саны кушылса, моннан унөч ел элек миңа ничә яшь булганын табарсыз", − дигән.
    Ул хәзер ничә яшьтә була?
    (Утыз алты яшьтә)

    * Чакта, чакта,
    Әти утыз икедә чакта,
    Миңа сигез яшь иде ул чакта.
    Хәзер әти миннән ике тапкырга олырак,
    Миңа ничә яшь? Аңа ничә яшь?
    (Егерме дүрт һәм кырык сигез яшь)

    * Бер мужик үз алпавытының җирендә ау аулап йөргән чагында хуҗасының кулына төшкән. Хуҗасы бу эш өчен аны асарга хөкем иткән. Мужик ялынырга тотынган.
    Алпавыт: "Әнә тегендә су белән туп-тулы бер тәпән тора. Һичбер чит аләтсез (корал) шул суның төгәл яртысын түксәң, коткарырмын", − дигән.
    Мужик, бераз исәпләп торгач, тәпән янына килеп, хуҗасының күз алдында суның төгәл яртысын түккән дә котылган.
    Ничек итеп тәпәннең төгәл ярты суын түгәргә мөмкин?
    (Тәпәнне әкрен генә аудара, төбе күренә башлагач туктый)




  • I бүлек. Аң-белем, әдәбият, уку-язу, хат-хәбәрләшү
  • II бүлек. Табигать күренешләре, ел фасыллары
  • III бүлек. Үсемлекләр, куаклар, агачлар
  • IV бүлек. Бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр, йорт хайваннары
  • V бүлек. Яшелчә, җиләк-җимеш
  • VI бүлек. Кыргый хайваннар, җәнлекләр, киек-кош
  • VII бүлек. Йорт, каралты-кура, өй җиһазлары, эш кораллары, савыт-саба, ашау-эчү, ризыклар, кием-салым, транспорт чаралары
  • VIII бүлек. Кеше, аның әгъзалары
  • IX бүлек. Тапкырлар, зирәкләр өчен табышмаклар
  • X бүлек. Арифметик табышмаклар
  • XI бүлек. Нәкый Исәнбәт. Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак
  • Наки Исанбет
    татарские народные загадки на татарском языке.
  • Нәкый Исәнбәт:
  • Шигырьләр
  • Хуҗа Насретдин
  • Отчего белый гусь крапчатым стал
  • Татар халык табышмаклары
  • Татар халык мәкальләре
  • Веселые пословицы и загадки


  • Татарстаны язучылары: Нәкый Исәнбәт




  • ← назад   ↑ наверх