• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Фарит Имамов

    Макаров пистолеты

    (юмореска)

    Подъезд ишеге төбендә ике карчык сөйләшеп утыра. Мәрзия әби шушы йортта яши, ә Шәмсиясе, шәһәрнең икенче почмагыннан аның хәлен белергә килгән ахирәте. Өйдә чәй эчеп чыкканнар да, язгы кояш җылысында рәхәтләнеп ярты шәһәрнең гайбәтен сөйләп, гәп куерталар. Дөресрәге, куертканнар да, хәзер сөйләр сүзләре беткән, күрәсең, сүз юктан - сүз, ата казың күкәй саламы, кодагый, дигәндәй, әллә нигә берәр җөмлә алышалар да тынып калалар.

    Шул чак ишек ачылып китә. Аннан чүп чиләге тоткан бер ир заты чыга. Яннарыннан үтеп баручы бу кешегә Мәрзия карчык бик түбәнчелек белән баш иеп исәнләшә:

    - Здрастуй, Симун Стипаныч!

    Аннан, сүз азыгы табылганга куанып, үзләренең подъездындагы квартирларның берсендә яшәүче әлеге ирне күкләргә чөеп мактый башлый.

    - Симун Стипаныч бу, Макарыф. И-и, яхшы кеше дә соң инде, ахирәт. Карт-корыга ярдәмчел, кулыннан килмәгән эше юк, ачык йөзле...

    Тик дәртләнеп сөйли башлаган карчыкны Шәмсия ярты сүздән туктата:

    - Фамилиясе ничек дидең әле, ахирәт?

    - Макарыф, дидем бит инде!

    Шәмсия карчыкның йөзе кинәт караңгыланып китә. Як-ягына караңгалап:

    - Әстәгъфирулла, - дип куя ул. Аннан пышылдауга күчеп.- Алайса, ахирәт, бик мактарга ашыкма әле син аны. Беләсеңме, кичә тилебизырдан нәрсә сөйләп тордылар? Паркта бер кешене үтергәннәр икән. Аның яныннан беләсеңме нәрсә тапканнар?

    - Нәстә, ахирәт?

    - Пистәлит тапканнар!

    - Шуннан, шуннан.

    - Шуннан шул, ул пистәлит Макарыф дигән адәмнеке икән бит, ахирәткәем.

    - Китче?! Ялгыш ишеткәнсеңдер, ахирәт...

    - Син бигрәк инде, Мәрзиякәем, шушы яшемә җитеп колакка зарланганым юк, анысы. Тилебизырдан сөйләүче теге тәти кыз Ма-ка-рыф пистәлите дип, өздереп әйтте. Хәзер үтерүчене эзлиләр, дип тә өстәде әле.

    Мәрзия карчык әлеге хәбәрдән бөтенләй телсез калды. Шулай да:

    - Бәлки, бүтән Макарыфныкыдыр, ахирәт?- дип сорарга үзендә көч тапты.

    - Парк сезнең йорт янәшәсендә генә бит, шуңа шикләнеп әйтүем.

    Мәрзия, аклангандай:

    - Үзе гел әйбәт кеше кебек, югыйсә,- дип куйды.

    Бу вакытта чиләгендәге чүбен контейнерга бушатып, Семен Степанович подъезд ишегенә якынлашып килә иде. Яннарыннан үткәндә карчыклар аңа яңа гына күргәндәй, шикле күз карашлары белән сөзеп карадылар. Ул подъезд ишегеннән кереп, күздән югалгач, Шәмсия янә телгә килде:

    - Пистәлитне әйтәм, тучны шушыныкы гына булгандыр. Күрдеңме, күзләре май ашаган мәченеке шикелле уйнаклап тора мәлгуньнең.

    - Шәмсиякәй, әллә соң милициягә хәбәр итикме икән?- диде аңа бөтенләй пошаманга төшкән Мәрзия.

    - Авызыңнан җил алсын, ахирәт. Мондыйлар белән бәйләнешкә керсәң... Кесәсендә икенче пистәлите дә бардыр әле. Андыйлар кесә саен корал йөртә ул...

    Шәмсия карчык шулай диде дә, гөнаһлы җирдән ераграк булуың хәерле, дигәндәй, урыныннан кузгалып, таякка таянып, җәлт-җәлт автобус тукталышына атлады. Ә Мәрзия подъездга керергә кузгалган җирдән туктап калды. Ялгыз гына керергә шүрләтә шул...

    Фарит Имамов
    юморитический рассказ на татарском языке.
  • Фарит Имамов:
  • Казанны кем алган? (юмореска)
  • Сәяси тема (юмореска)
  • Гороскоп (юмореска)
  • Тычкан чире (юмореска)
  • Лицензияле Кыш бабай (юмореска)
  • Тимурчылар (юмореска)
  • Авызыңны белеп ачмасаң... (юмореска)
  • Булмады... (юмореска)
  • Җаен тапкан (юмореска)
  • Бомба (юмореска)
  • Саткан, имеш... (юмореска)
  • Тамагы туйган (юмореска)
  • Мена сиңа... (юмореска)
  • Шулар эше гена (юмореска)
  • Шаяра белмәсәң... (юмореска)
  • Аныкы белән йокламаган (юмореска)
  • Әйбәт кәләш (юмореска)
  • Хайваннар дөньясы (юмореска)
  • Гумоноид ярдәме (юмореска)
  • Бутаган (юмореска)
  • Карак тоткан (юмореска)
  • Сенсация чыганагы (юмореска)
  • Алтын күсе (юмореска)
  • Кемгә өйләним? (юмореска)
  • Шифоньерда очрашу (юмореска)
  • Без дә яшибез инде (юмореска)
  • Гайбәт (юмореска)
  • Бензин беткәч... (юмореска)
  • Кәрәзле телефон (юмореска)
  • Путевка (юмореска)
  • Артың коры булмаса (юмореска)
  • Балавыз сыннар караганда (юмореска)
  • Инопланетян (юмореска)
  • Макаров пистолеты (юмореска)
  • Машиналы кызга (юмореска)
  • Жир шулай дәвалана (публицистика)
  • Авылча «заложник» (юмореска)
  • Кризис (юмореска)
  • Уеннан - уймак (юмореска)
  • Халык санын алганда (юмореска)
  • Авыл гүзәле (юмореска)
  • Шоу-бизнес (юмореска)
  • Председатель кызы (юмореска)
  • Һавага да счетчик куймаслармы? (юмореска)
  • Экстрасенс (юмореска)
  • Электрон адрес (юмореска)
  • Экологик чиста агу (юмореска)
  • Машинаң булмаса... (юмореска)
  • Яңа сәхифә (юмореска)
  • Клонлашкан Гайфулла (юмореска)
  • Кәбестә урлаганда (юмореска)
  • «Хәләл һава» (юмореска)
  • Әй, хәзерге бала-чага! (юмореска)




  • ← назад   ↑ наверх