• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Ямаш Игәнәй

    Ямаш Игәнәй

    1938-

    Ямаш Игәнәй (Ананий Нестерович Малов) 1938 елның 10 январенда Татарстан АССРның Сарман районы Ләке авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1955 елда Сарман урта мәктәбен, 1958 елда Лубян урман техникумын тәмамлагач, бераз вакыт Башкортстан урман хуҗалыгында үз белгечлеге буенча эшли. 1958—1960 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, туган районының Рантамак һәм Азалак авылы мәктәпләрендә балалар укыта, бер үк вакытта Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә читтән торып укый. Аны 1967 елда тәмамлый. 1965—1978 елларда Баулы һәм Мамадыш район газеталарында хатлар бүлеге мөдире, 1978—1980 елларда Чаллы (хәзерге Брежнев) шәһәрендә чыга торган «Кама таңнары» газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли. 1980 елның апреленнән ул Брежнев шәһәрендәге ит комбинатында инженер хезмәтен башкара. 1964 елдан КПСС члены иде.
    Ямаш Игәнәй поэзия жанрында иҗат итә. Шигырьләре көндәлек матбугатта («Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» газеталарында, «Казан утлары», «Азат хатын», «Чаян» журналларында), күмәк җыентыкларда җитмешенче еллардан басыла башлый. 1981 елда «Сәфәр чыгам» исемле беренче җыентыгы дөнья күрә. Яшь татар поэзиясендә ул үзенең тормыш, яшәү турында, кичергәннәре турында фәлсәфи уйланулар рәвешендә язган кыска шигырьләре белән билгеле.
    1983 елда шагыйрьнең кече яшьтәге балалар өчен «Йолдыз булып ян» һәм 1984 елда «Хәзинәләр иле» исемле китаплары басылып чыкты. Ямаш Игәнәй—1982 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

    БИБЛИОГРАФИЯ

    Сәфәр чыгам: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1981.—127 б., портр. 2000. Рец.: Маннапов С. Очарга дип туган...— Татарстан яшьләре, 1981, 29 дек.
    Йолдыз булып ян: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1983.—24 б. 10000. Хәзинәләр иле: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 19-84.—62 б. 2400.
    ©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986), беркадәр үзгәрешләр кертелде.

    Ямаш Иганай

    ЯМАШ ИГАНАЙ (Ямаш Игәнай) (псевдоним, настоящее имя - Малов Ананий Нестерович) (1938-97гг.).
    Сборники «Выхожу в путь» («Сәфәр чыгам», 1981г.), «Источник сокровищ» («Хәзинәләр иле», 1984г.), «Добрая земля» («Игелекле тебәк», 1987г.).
    В 1986-87гг. ответственный секретарь Набережночелнинского отделения Союза писателей ТАССР.

    Ананий Нестер улы Малов (Ямаш Игәнәй) 1938 елның 10 гыйнварында Татарстан Республикасының Сарман районы Ләке авылында туган. 1982 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Дистәгә якын китап авторы. 1978 елдан Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итте. 1997 елның 1 мартында вафат булды.

    Нәселебезнең асыл заты

    Белоусова Людмила

    Без Ананий Малов белән 1990 нчы елда таныштык. Минем Чаллы шәһәр Советы президиумы аппаратында эшләгән чак.Ул елны шәһәр Советы «Чулман-Идел» дип исемләнгән татар газетасын гамәлгә куйды. Малов шул газетада бүлек мөдире булып эшли башлады. Журналист буларак зур тәҗрибә туплаган, утны-суны кичкән публицист, танылган шагыйрь иде инде ул. Мине, беркетмәләр бүлеге җитәкчесен – әдәби татар телен яхшы белүче белгеч дип, татар газетасының «шефы» итеп билгеләделәр. Ананий Нестерович минем янга газета өчен мәгълүматлар алу, депутатларның кылган эш-гамәлләре турында хәбәрдар булып тору нияте белән, еш кына керә башлады. Ишек ачылып китеп, башта борын очына гына эленгән алагаем зур күзлек күренә. Аннары, йөзенә төшкән озын чал чәчләрен артка сирпеп, Малов үзе килеп керә. Кулында, гадәттә, заманча, квадрат формасындагы яссы магнитофон.

    – Карале, малай, – ди бу шулай берчак. – Үзебезнең авылга атап бер җыр язган идем. Кемгә бирсәм чын керәшен көе яза алырлар икән, ә?

    Читлеккәен ачып, әй, тутый кош

    Очырдым ла сезнең тарафка.

    Асыл җаннарымның тәрәзәсен

    Ачып куяр әле, җаратса.

    Эй, Игәнә буе, эй, Ләке,

    Күз алдымнан китми сурәте...

    – Нәрсәгә соң бу җырга яңа көй? – димен. – Авыл көенә җырлана торган бер дигән сүзләр!

    Берничә минуттан булачак җыр магнитофон тасмасына яздырылган иде инде. Иң беренче тапкыр җырны Чаллы радиосыннан «Чулман-Идел» редакциясендә корректор булып эшләүче Зәллә Вәлиева җырлап күрсәтте. Аннан соң ул бар матурлыгы, бөтенлеге белән Ләке авылы хоры башкаруында яңгырады. Соңрак Чаллы җырчысы Николай Храмов репертуарына кереп, аның яраткан җырына әйләнеп китте.

    Якташлар да буларак, без аның белән бик тиз арада дуслашып киттек. Ләке белән Чыршылы арасы биш кенә чакрым, безнең авыллар Игәнә елгасының сул ярында урнашкан. Ананий Нестеровичның «Ямаш Игәнәй» дигән әдәби псевдонимы да шул елга исеме белән бәйле иде. «Ямаш» дигәненең дә үз мәгънәсе бар. Әнисе Нарат Асты авылының Ямашевлар нәселеннән булганга, аның кыз фамилиясен үзенә әдәби исем итеп алган иде ул. Атасын бөтенләй белмәгәнгә, ятим сугыш баласы булганга, биш баласын ялгызы үстергән әнисенә карата хөрмәте, яратуы чиксез иде аның.

    Газета укучылар хәтерлидер: 90 нчы еллар башы – реорганизация, ликвидация, кыскартулар, болганулар чоры булды. КамАЗ кичергән коточкыч пожардан соң, болай да тотрыксыз шәһәр тормышының асты өскә килде. Без Ананий Нестерович белән 2 ел күрешми тордык.

    – Син кая югалдың? – дип «тетеп» атты ул мине урамда очратып. – Без бит монда яңа гәҗит чыгара башладык...

    Үзгәртеп кору җилләре үз эшен эшләде. Мин дә, Ананий Нестерович белән бергә, «Керәшен сүзе» газетасын чыгару өстендә эшли башладым. Газета айга бер тапкыр 8 битлек булып чыга. База да, штатлар да, акча да юк. Ләкин энергия, дәрт, теләк бар. Көннән-көн күбрәк ачыла барган тарихи мәгълүматлар, шаккатарлык, моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән яңалыклар кызыксынуны арттыра гына бара.

    «Күк кабагы ачылыр»... Газета өчен бу эпиграфны Ананий Нестерович тапты. Биредә язылганнар киләчәктәге ачышларның башы гына, алга таба укучыларыбызны бихисап яңалыклар, могҗизалар көтә, моңа кадәр архив киштәләрендә, хәтер сандыкларында сакланган истәлекләр тиздән газета битләренә күчеп, сер булудан туктап, чынбарлыкка әйләнәчәк, дигән мәгънәне аңлата иде бу беренче карашка гади генә булып күренгән өч гыйбрәтле сүз...

    Малов эшләгән «Аргамак» журналы редакциясе хезмәткәрләре газетаның һәр санын түземсезлек белән көтеп алалар. Җитәкчелек редакциядә керәшен гәҗите дә эшләнеп ятуга лояль карый, ә гамәли хезмәткәрләр кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар иде. Гомумән, Ананий Нестеровичны ихлас яраттылар, ихтирам иттеләр. Талантлы журналист булу өстенә, кече күңелле, эчкерсез, риясыз булуы да үз ролен уйнагандыр. 60 яшенә якынлашып килүче бу кешенең балаларча беркатлы, ихлас булуы гаҗәпләндерә дә, сокландыра да иде. Шатланса – сабыйларча кул чәбәкләп, сикерә-сикерә шатлана, ачуланса – усалланып, ярсып, дулап ачулана иде ул. Бервакытны шулай үзен дәрәҗәле генә санап йөргән бер кеше, кичен шалтыратып, иртәнгә бер материал язып бирүен үтенгән. Син – профессионал, синең өчен бу берни тормый, янәсе... Дулапмы дулады Ананий Нестерович. «Сыттым теге бәндәне. Андый чи материалны кеше түгел, син дә укымаячаксың бит, дидем...»

    Эшләгән эшләренә, язылган сүзләренә үтә җаваплы карый иде шул ул. Яраткан сүзе «асыл» булды. Язганда асыл сүзләр сайларга тырышты, аралашканда асыл затларга тартылды. Керәшеннәр арасыннан чыккан күренекле кешеләрнең тормышын яктыртып бару йөзеннән, «Нәселебезнең асыл затлары» дигән рубрика уйлап тапты. Матурлыкка, кешеләр арасындагы чиста, саф мөнәсәбәтләргә мәдхия укыды. Игелек кылырга, иман белән яшәргә өндәде.

    Аллам диген, Аллам дисәң –

    Булыр Ул һәрчак Җаныңда.

    Уең, эшең изге итәр,

    Кичерер языкларың да...

    И, Ходаем, кыласымны

    Гел изгелек язсаң иде.

    Иман белән торсам иде,

    Иман белән ятсам иде...

    Чиркәүгә йөрмәсә дә, Ходайга ышана иде ул. Шулай булмаса, мондый ихлас шигырьләр дә тумас иде. Инде 60 яшькә якынаеп килгәндә, Борды авылы чачаунигында махсус уздырылган келәүдән соң чумылган иде ул.Үзеннән ун яшькә өлкән танылган җырчы, үзе дә чыгышы белән Борды авылыннан булган Раиса Тимофееваны «Урсанасы» итеп сайлаган иде...

    Ул табигать баласы иде. Йөз төрле үлән таный, аларның шифа-сихәтләрен белә. Кошларны тавышыннан аера. Иртәләрен боздай салкын су белән коена. Коенганда әйтә торган ниндидер иманнары да бар иде аның. Ырымнарга, әйтемнәргә ышана. Күзлек атландырган борынын учына терәп, «тормыш юлын» өйрәнә. «Карале, минем гомер линиясе кая кадәр җиткән. Әни яшенә җитәм әле мин...»

    Сиксәнгә кадәр яшәгән әнисе яшенә җитәргә 20 ел бар иде әле аңа. Гомер дәфтәренең соңгы бите булган 1996 нчы елда Ананий Нестерович бик күп язды. Үзенә генә хас дуамаллык белән, ярсый-ярсый язды. Дөньяның бөтен бозык төшләрен төзәтергә теләгәндәй, берсеннән-берсе саллырак шигырьләр иҗат итте.

    Чәчәк ясадылар кыяташтан.

    Ни хакына диген?

    Китеп-кыеп бетерделәр. Көчкә

    Калды исән-имин.

    Мәгърүр җанлы кыя иде әле,

    Хәзер мескен чәчәк.

    Һәй бу адәмнәрнең кыйланмышы,

    Мәзәкләрдән-мәзәк.

    Мәсхәрәгә түзә алмый җаны

    Бөркет булып очты.

    Каргыш булып калган буш оясын

    Бер көн яшен сукты...

    ... Шундый бәндәләр кулына дөнья

    Калып бара тәмам.

    Әнә шуңа әрни минем җаным,

    Шуңа газапланам...

    Күңеле нәрсәдер сизенгәндәй ашыкты, кабаланды. Тагын бер елдан соң булачак 60 еллык юбилеена 2 томлык шигырьләр китабын басмага әзерләде. Һәр шигырен кечкенә язу машинкасында үзе басты. Наборга да, редакторларга да бирмәде. «Мин баскан вакытта редакцияли дә барам, кирәкмәс,» – диде. Эштән соң төннәр буе утырып талчыгулар аның болай да, үзе әйтмешли, «тетелгән» йөрәгенә зур авырлык китергәндер. «Аргамак» журналы редакторы Мансур Мортазин белән кулъязмаларны Татарстан китап нәшриятына тапшырырга дип юлга чыккан җиреннән, йөрәк өянәге тотып, шагыйрьне Чаллы больницасына алып кайттылар...

    Гомер дигәнең бик тиз уза. Январь аенда Ямаш Игәнәйгә 71 яшь тулган булыр иде. Ул нигез салган «Керәшен сүзе» газетасына да февральдә 16 ел була. Аның 60 еллыгы уңаеннан туган авылы Ләкедә ачылган музейга да дистә елдан артты... Дөнья куа-куа, шактый битарафланып, гамьсезләнеп барабыз, ахры. Бөртекләп санарлык асыл затларыбызга да тиешенчә игътибарны, кадерне биреп җиткермибез түгелме? Сарман районы администрациясе, республика язучылар Союзы, республика керәшен оешмасы арасында хатлар языша-языша, Ләке авылы мәктәбе коллективы белән хәбәрләшә-хәбәрләшә тагын бер ел узып та киткән. Ямаш Игәнәйнең истәлек кичәсе узмаган, инде унбер ел үтеп тә, әле дә дөнья күрмәгән шигырьләр томы басылмаган... Ләке авылында чиркәү төзелеше башланмаган... Шагыйрьнең туган авылында уздырылган 60 яшьлек юбилее көнендә үлеменнән соң бирелгән Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияне улы Артурга тапшырганнар иде. Артурның шул премия акчасын чиркәү нигезе салу өчен Ләке авылы халкына бирәм, дигән сүзләре әле дә истә...

    Янә күз алдыма Ананий Нестерович килеп баса. Озын чал чәчле башын чайкап, үзенә генә хас, кинаяле тон белән: «Эй җегетлә-ә-әр, бакчый бу дөнҗага!» дияр кебек.

    Мин янә кулыма «Керәшен сүзе»нең болгавыр заманда – 1993 нче елның февраль аенда дөнья күргән, саргайган беренче санын алам. Редактор Ананий Маловның яңа газета чыга башлау уңаеннан кайчандыр халкыбызга мөрәҗәгать итеп язылган сүзләре бүген дә бик актуаль яңгырый: «... Кешеләрне диненә, теленә карап түгел, кылган гамәленең үзе һәм кешеләр өчен кирәкле, файдалы, мәгънәле икәнлегенә карап бәялик әле. Һич булмаса, шуңа омтылыйк. Бер-беребездән гаеп табып, акыл өйрәтеп азапланмасак, бүтән эшләребез беткәнмени? Кырык эшебез кырык якта кырылып ята түгелме соң? Әйдәгез, бергәләп милли мәктәпләр, мәдәният, дин мәсъәләләрен кайгыртыйк. Бергәләп, кулга-кул тотынып, иңне иңгә куеп. Үзара тату булсак кына илебез, җиребез, Ватаныбыз чәчәк атар, үзебез дә бәхетле булырбыз. Бүгенге болганчык, мәтәвекле һәм хәвефле заманда, бик аздан гына да, бер-беребезне югалтып, Сак белән Сок хәлендә калуыбыз бар. Моңа юл куймаска иде, туганнар!..»

    30.01.2009

    Ямаш Иганай, Ямаш Игәнәй
    теги: Ямаш Иганай, Ямаш Игәнәй, Ананий Нестерович Малов, татарский писатель, поэт, публицист
  • Ямаш Иганай:




  • ← назад   ↑ наверх