• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Гульфия Идиатуллина

    Булганнар, ди, торганнар, ди

    (балалар өчен шигыръләр)

    Булганнар, ди, торганнар, ди
    (перевод стихотворения Сергея Тетерина)

    Булганнар, ди, торганнар, ди,
    Урманга утынга йөргәннәр, ди,
    Чана төяп алып килгәннәр, ди,
    Би-ик озак утынны кискәннәр, ди.

    Ярганнар, ди, аны, чапканнар, ди,
    Утынлыкка салып куйганнар, ди,
    Өйләренә алып килгәннәр, ди,
    Мичне ягып җибәргәннәр, ди.

    Мичне ягып җибәргәннәр, ди,
    Тәмле ботка пешергәннәр, ди,
    Ашап–эчеп торганнар, ди,
    Эшчеләрне туйдырганнар, ди.

    Керпекәй
    (перевод стихотворения Сергея Тетерина)

    Яшел чирәмдә керпе йөгерә.
    Аның тәпиләрен күрмәем бер дә.
    Кара әле, кая кулларын качыра!
    Куллары аның энәләр астында!

    Хәзер сукмактан ул инде йөгерә,
    Аның аркада сөлкенә ак гөмбә.
    Килми кулыма, бирелми ул бер дә -
    Көлеп утыра куңелле кәефтә.

    Дәшми чакырганда, бер сүз дә әйтми.
    Көлә кычкырып, туктавын белми!
    Нигә ул көлә? Ни сәбәбе шуңа?
    Корсагын улән кытыклай да тора!

    Балык
    (перевод стихотворения Владимира Степанова)

    Балыкның йөзгәненә
    Песекәй карап тора:
    «Тотарга и аны, их!»
    Ул судан гына курка.

    Көчек һәм болыт
    (перевод стихотворения Владимира Степанова)

    Күктә болыт йөзә иде,
    Ә эт өйне саклый иде.
    Болыт та бәләкәй,
    Көчек тә бәләкәй.

    Болыт яңгыр булып килде,
    Көчек яңгырга юынды.
    Болыт та бәләкәй,
    Көчек тә бәләкәй.

    Болыт эри зәңгәр күктә,
    Эт артыннан моңсу өрә:
    - Әй, килгәлә, Болыт!
    - Йә, каршыла, Көчек!

    Төлкенең гөмбәләре
    (перевод стихотворения Владимира Степанова)

    Төлкенең гөмбәләре – бер кәрҗин тулы.
    Аюга авыз итсен дип ул берсен бирде,

    Ә аю тик бал гына яратып ашый,
    Төлкедән гөмбәләрне һич берсен алмый.

    Ә куянның мәхәббәте – баллы кишерләр,
    Ярата тычкан кояшта уңган бөртекләр.

    Тик керпе баласы гына гөмбәләр ашый,
    Урманда үзе аларны тырышып эзли.

    Әнигә бүләк
    (перевод стихотворения Владимира Степанова)

    Сукмактан бәбкә бара
    Сазланган елга таба.

    Анда яңа торган бака
    «Бак-бак» дип бакылдап тора,

    Көмеш сулар дулкынлана,
    Балык дуслашып шаяра.

    Анда иптәш зу-ур чәчәкне
    Өзеп биреп ярдәм итте.

    Әни-үрдәк өчен чәчәк,
    Бер бәбкәдән матур бүләк.

    Cөтләр әкияте
    (перевод стихотворения Сергея Тетерина)

    Мине Марьям иртән иртүк
    Илтеп куя чирәмгнәргә.
    Му-у... сөт өстен һәм эремчекне
    Шул Мәрьямкәем ярата.

    Мин хуш исле болыннарда
    Көне буе ашап йөрим.
    Сөтем баллы була, чиста!
    Тәмле була сөткәйләрем!

    Елганың су буйларына
    Төшеп ак суларын эчеп киләм.
    Әкиятләр дуслар миңа
    Сөйләгәнен тыңлап китәм.

    Бу көн үтә, кояш баый,
    Өйгә кайтасы юл озын.
    - Исәнмесез, бабай, әби,
    Алып килгән сөтләрем бу-у.

    - Ай, булдыра, сыеркаем!
    Кичкә каршы безнең өстәлдә
    Яңа сөзгән сөт янында
    Тәмле бәлиш һәм сөт өсте!

    Бал әкияте
    (перевод стихотворения Сергея Тетерина)

    Чирәмдә чәчәк өстендә
    Бал корты очып йөри.
    Кинәт, кара болыт килгән дә
    Зәңгәр күкне каплый башлый!

    Менә бәлә-каза булган-
    Суда бал корты чыланган!
    Инде бүтән оча алмый ул,
    Уем бал кортны тартып алган?

    Бака аңа салам төшереп
    Тирән судан тартып алган.
    Тычкан туңган кортны күргәч ук
    Үз шәлен биреп җылыткан.

    Ә кырмыска аңа чиләген
    Эзләп йөреп табып бирде.
    Бал кортым, бар болыннарга, дип,
    Хәерле юл, дип өзатты.

    Кичкә таба тагын кайткан корт.
    Чиләге татлы бал тулы.
    Ярдәм иткән үз иптәшләрен
    Шул бал белән ул сыйлады!

    Яхшылык нәрсә икән?
    Начарлык нәрсә ул?
    (перевод стихотворения В. Маяковского)

    Әтигә малай килгән.
    «Бер сорауым бар, - ди. –
    Яхшылык нәрсә икән?
    Начарлык нәрсә?»- ди.

    Йә, сездән серләрем юк.
    Тыңлагыз, балаларым:
    Шул әтисенең җавабын
    Китапта язамын.

    Җил кубарып ташласа
    Өйнең түбәләрен,
    Боз дөбер-шатыр яуса,
    Урамда начар ул.

    Әгәр яңгыр туктаса,
    Кояшлы, аяз көн,
    Бу бигрәк әйбәт була,
    Һәркем сөенәдер.

    Әгәр син кара булсаң,
    Пычранса битләрең,
    Билгеле ки, бик начар ул
    Тән тиресенәдер.

    Әгәр син теш пастасын,
    Сабын яратасың,
    Алайса бик сөйкемле,
    Бик әйбәт буласың.

    Әгәр холыксыз малай
    Кыйнаса көчсезне,
    Мин аның турда язмыйм,
    Сөймим тәүфиксезне.

    Ә монсы яклый: «Тимә
    Кече балаларга!»
    Бу малай игелекле,
    Карап шатланам да!

    Әгәр син китап ерткансың,
    Тупыңны тишкәнсең,
    Балалар сиңа әйтәләр:
    «Син начар булгансың».

    Әгәр син эш яратасың
    Һәм китап укыйсың,
    Үзенең турда яхшы дип
    Сүзне ишетерсең.

    Каргадан бер ит бүкәне
    «Ай!» дип йөгереп чапты.
    Бу малай куркак булгандыр,
    Ул бигрәк начар булды.

    Ә монсы сабый булса да,
    Усал казга каршы тора.
    Бу әйбәт, батыр булгандыр,
    Гомерендә ул кирәк була.

    Ә монсы сазлыкка кергәндер,
    Күлмәге пычранып бетте.
    Аның турда әйтерләр әле:
    «Ул әшәке, шапшак булды».

    Монсы итекләрен үзе чистарта,
    Узе калүшләрен юадыр.
    Ул әле бәләкәй булса да,
    Шулай да әйбәт буладыр.

    Онытма син шуны, балам,
    Хәтереңдә калып торсын:
    Әгәр син чучка булдың,
    Үскәч дуңгыз буларсың.

    Һәм малай сөенеп куйган,
    Үзенә бер карар иткән ул:
    «Мин яхшы бала булам,
    Һич начар булмамын».

    Гульфия Идиатуллина
    стихи для детей, переводы с русского языка.
  • Гөлфия Идиатуллина:
  • Булганнар, ди, торганнар, ди (балалар өчен шигыръләр)




  • ← назад   ↑ наверх