• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рим Идиятуллин

    Хәерле юл телик!

    Биләп алды мине бу сигезьюллык шигырь:

    Нинди сер бар моңнарда!

    Кайдан ала ул көчне?

    Җир читендәге кеше дә

    Иң якын туган төсле.

    Пулялар тишә йөрәкне, —

    Тик җырлар һаман тынмый.

    Ауганда да җырлаганны

    Бар дөнья басып тыңлый...

    («Нинди сер бар...»)

    Рим Идиятуллинның «Хәерле иртә» исемле тәүге шигырьләр җыентыгыннан алынды бу юллар. Шигырь сөючеләр «тәүге» дигән сүзгә, бәлки, бераз аптырап та куяр. Әйе, төрле газета-журналларда, күмәк җыентыкларда аның шигырьләрен менә егерме елга якын укып белсәк тә, яңарак кына дөнья күргән «Хәерле иртә» — аның тәүге китабы. Моның өчен нәшриятны, авторның үзен беркем гаепләми. Ул урынсыз булыр иде. Рим китап чыгарырга ашыгып бармады. Ләкин бу бәла түгел. Бу — ша гыйрь язмышы. Мондый таләпчәнлек шагыйрьлек бәясен арттыра гына. Шигърият сөюче өчен шигырьнең кайчан язылуы түгел, ничек язылуы мөһим, һәм менә шушы мөһимлек еллар аша, рухи ихтыяҗ кануны аша раслана да инде.

    Рим Идиятуллин күп язмый. Кешеләргә әйтер сүзе аның күңелендә озак кайный, хис тимерлегендә тут-көектән арынып-тазарынып, әгәр шулай әйтергә яраса, чыныгып-чүкелеп чыга. Ләкин барыбер чыга. Автор үзе әйтмешли, «җәяүлегә янчык та — йөк, бара-бара баса ул». Әнә шушы изге йөк күңелне басканда гына яза Рим Идиятуллин.

    Китап аша бер бөтен булып үткән тематик бердәмлекне ике-өч сүз белән «Сугыш — Ватан — мәхәббәт» дип төсмерләп булыр иде. Шагыйрь өчен сугыш абстракт төшенчә түгел. Яу кырларында ятып калган яугир улы өчен ул, бөтенесеннән элек, мәңгелек югалту. Ятим балачак. Кеше үз гомерендә, бер генә тапкыр булса да, «әти» дип әйтүдән мәхрүм. Моннан да аяныч нәрсә бар?! Без Рим белән замандашлар. Язмышташлар. Шигырьдәшләр. Безнең язмышлар уртак. Безнең елгылар югалту трагедиясен ана күкрәгендәге сөт белән бергә тойды:

    Якын булган, ахыры, бишегем белән

    Әтиләрнең окоп арасы.

    Мин сугышка шаһит, — калган, ана,

    Тәндә — эзе, канда — ярасы.

    («Укырсыңмы минем шигыремне?»)

    Ватанның тыныч зәңгәр күге безгә юрган, Ватанның азат җире безгә йомшак мендәр булды. Басудан башак, язгы карада черек бәрәңге эзләп, безнең күзләр ачылды, шушы кадерле башак, шушы кадерле бәрәңге кәлҗемәсе белән безнең буын буынланды. Безне әниләребез, Ватан-анабыз, ятимсерәтмәде. Мин ул елларга караш ташлыйм да, таң калам: һәр гаиләдә диярлек дүрт-биш ятим, ә күңелдә җыр-моң... Күп балалы гаиләдә үскән Рим, җиде классны тәмамлап, Уфага юллана. Уфаның 15 нче татар мәктәбендә (шундый чаклар да булган! А.Х.) урта белем алганнан соң, дүрт ел заводта эшли. Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. Менә егерме елга якындыр, аны «Кызыл таң» газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлегендә күрәбез.

    Әгәр автор үзенең «Әниләргә» шигырендә:

    Ятимлекне шуңа белмәдем мин,

    Килмәде ул миңа күренеп.

    Ә ул — килгән... әни белгән,

    Кәгазь төшеп киткәч кулыннан...

    Ул кәгазьне тартып алды миннән —

    Язу танымаган улыннан, —

    ди икән, бу — хакыйкать. Менә ни өчен шагыйрь күңеле бик еш ана образына, капкасы йолдызлы йортларга әйләнеп кайта. Җыентыктагы иң көчле әсәрләрнең берсе итеп саналырга хаклы булган «Йолдызлы йорт» корбаннарга реквием сымак яңгырый. Бу йортта дүрт улын һәм ирен югалткан ялгыз ана яши. «Тәпәш кенә бер йорт һәм биш йолдыз балкый, ана, кәрниз тышында...» Авторның яу яланында якыннарын югалтканнар өчен дә медаль булдырасы һәм күкрәкләренә тагасы килә...

    ...Көз — туңмаган, кыш тумаган иде,

    Чыга иде кояш ялтырап:

    Кәрнизенә йолдыз кунган йортта

    Укылмаган тарих бер сымак.

    Шулай итеп, күпне кичергән күңел өчен Ватан темасы иң нечкә, иң интим темага әйләнә. Чөнки Ватан кычкыруга караганда пышылдап эндәшүне тизрәк ишетә, шуңа күрә дә Ватан бит ул. Ил, галәм иминлеге булмаса, мәхәббәтнең имин булуы мөмкинме? Юк. Сафлар тыгыз. Күңелләр бердәм булсын, намус безне гамьсезлектән араласын!

    Аяз күгеңне, шул күк астында

    Син бәхет тапкан

    Изге җиреңне

    Якларга һәрчак

    Әзерме син, дип

    Ватан эндәшсә, —

    Мин алга басам,

    Син бас янәшә!

    Бу — минем илем,

    Бу — синең илең.

    Бу — минем иңем,

    Бу синең иңең...

    («Бу — минем илем...»)

    Сүзләр иске — фикер, шигъри калып үзенчә яңа монда. Рим, гомумән, телгә карата бик игътибарлы. Бу сыйфат безнең күпләребезгә җитешми. Аның стиле катгый һәм сыгылмалы. Рим Идиятуллин халык иҗатын, классик мирасны яхшы-үзләштергән шагыйрь. Бер караганда, у# моңача «кеше кулы» тимәгән яңа материклар эзләми дә сымак. Ул күптәй билгеле нәрсәләрне көтелмәгән яктан үзенчә а ю белә. Мохит иске, исем иске, ә җисем яңа. Яңалык тойгысы — аның табигатендә. Менә берничә генә мисал. Җир шарын без соңгы елларда нәрсә белән генә чагыштырып бетмәдек. Аны алма итеп балалар кулына да тапшырдык, туп итеп тә уйнаттык. Азык-төлек ташый торган челтәр сумкага салып, өебезгә дә алып кайттык. Беребез хәтта, җир шарына утырып, аңа тәмәке төпчеген басып сүндерде. Ләкин ул иптәш күптән инде шигырь язмый, прозага күчте. Рим Идиятуллин бу күпне күргән «бишегебезгә» алай җиңелчә карамый, ә аны яңача ачу юнәлешендә эзләнә...

    Кайда илтер хис сукмагым,

    Кай тарафка юл ярам? —

    Үземә дә сиздермичә,

    Үземә кайтып барам...

    ди ул. Димәк, үзеңне дә белү кирәк икән әле! Шагыйрь кеше гомере турында тирәнтен уйлана һәм шундый сыгымтага килә:

    Юк! Тормыш — ул бер матур җыр,

    Яңгырап уза торган.

    Их гомеркәй, булсаң иде

    Гармундай суза торган...

    «Кызлар бүрәнә ярыгыннан да көлә» дигәнне ишеткәнебез бар. Әйе, көлә кызлар. Кызлар көлүе — шигъриятнең мәңгелек сере. Кызлар көлүендә иң изге хис — дәрт, мәхәббәт хисе бөркелә. Ул гынамы? Кыңгырауларны хәтерләткән шушы тыелгысыз көлүне кайсылай әйтеп бирергә соң? Ә менә ничек:

    Кызлар көлә...

    Кыш та көлә, җәй дә көлә,

    Яз да көлә, көз дә көлә,

    Урамда ни, урманда ни, Я

    ңгырда ни, буранда ни,

    Нәрсәдәндер кызык табып,

    Кызлар көлэ-ә-ә-ә...

    Урамнарга шатлык чәчеп,

    Кызлар килә.

    (Ирексездән елмаясың).

    — Саумысыз?! — Кызлар көлә.

    Рим Идиятуллинның «Хәерле иртәсендә» мондый табышлар байтак. Җыентык чынлап та игелекле. Аны укучы кабул итәчәк. Ул кош телендәй кечкенә, кошлы оя сымак җылы. Әлбәттә, дүрт аяклы ат та абына дигәндәй, китапның үзенә генә хас миң-таплары да бар сымак, Бер уңайдан шушы хакта да әйтми китү ярамас. Алар авторның үзенә һәм нәшриятка кайтып кала. «Кичен кояш җиргә бәрелеп, ватылгач та», «икмәкне без, майга манган сымак, йолдызларга манып ашадык» сымак образ җирлеге чынбарлыкта расланмаган, минемчә, урынсыз кулланылган, «бары тик үземчә әйтәм» дип шыттырылган юлларны укыгач, күңел кырылып куя. Әлбәттә, җыентыкка кергән бөтен шигырьләр бертигез була алмый. Араларында чагыштырмача йомшаклары да очрап куялар. Монда да нәкъ шулай. Әгәр тагы да таләпчәнрәк киленсә, ал ардан котылып булган булыр иде. «Ике дөнья», «Сукыр», «Шагыйрь бүлмәсеннән репортаж» дигән шигырьләр китапның бәясен җибәрмәсә дә, аңа әлләни мәртәбә дә өстәми шикелле. Минемчә, җыентыкны идея-эстетик, тематик йә булмаса хронологик яктан бүлекләргә бүлгәндә, яхшырак булыр иде. Шигырьнең язылу елын күрсәтә бармау бу очракта бөтенләе белән үзен акламый. Мин мәкаләмнең башында «шигырьнең кайчан язылуы укучы өчен мөһим түгел» кебегрәк фикер әйтеп куйган идем. Бу тәңгәлдә шигъри әсәрнең эстетик кыйммәтен генә күз алдында тоткан идем. Ә хәзер инде миңа иҗатчының биографиясе кирәк. Чөнки ул мине кызыксындырды. Кайчан язылган бу шигырь? Кайсы шигыре артыннан?

    Ә хәзергә авторга артабан уңышлар телик. Аннан яңа китаплар көтеп калыйк. Шуңа ышаныч зур: бәлки, алар артык калын да булмас, ләкин җылы булыр, яңа булыр, моңлы булыр.

    Айдар Хәлим.

    6.04.1984




    Чыганак: adiplar.narod.ru



    ← назад   ↑ наверх